Логотип Казан Утлары
Повесть

ГЕНЕРАЛ ЯЗМАЛАРЫ

ИКЕНЧЕ КИСӘК 1 ҺӨҖҮМ АЛДЫ КӨННӘРЕНДӘ рмия хәрби советының карары буенча, төп удар Гомельнең төньяк-көн батыш ягыннан армиянең уң флангысы белән ясалырга тиеш иде. Ә аны тормышка ашыру бурычы безнең корпус гаскәрләренә йөкләтелде. Шуңа күрә армиянең төп көче уң флангка — безнең корпус участогына тупланды. Безнең корпус, үз фронты алдындагы Хальч терәк пунктында каршылык күрсәтүче дошманны тар-мар итеп, Гомель — Жлобиң тимер һәм шоссе юлларына чыгарга, шулай итеп, дошманның төньяк-көнбатышка чигенү юлын кисәргә һә.м, 25 нче укчы корпус гаскәрләре белән берлектә, Гомельне чолгап алып, фашистларның Гомель группировкасын туздырырга тиеш иде. Безнең армиянең уң флангысында 63 нче армия 'берләшмәләре, ә Гомельнең көньягында, Речица юнәлешендә, 48 нче армия гаскәрләре һөҗүм итәргә тиеш иде. Бу операция — СССР кораллы көчләренең 1943 елдагы җәйге-көзге операцияләренең дәвамы иде. Гомель операциясенең никадәр зур һәм катлаулы булырга тиешлегең укучы ачыграк итеп күз алдына китерә алсын өчен, мин 11 нче армия командующиеның бу операцияне оештыруга карата кабул ителгән карарьша тукталып китмәкче булдым. Ул карар буенча, төп удар беренче эшелонда хәрәкәт итүче 53 нче укчы корпусның өч укчы дивизиясе (323, 260 нчы һәм минем дивизия) һәм икенче эшелонда хәрәкәт итүче 197, 217, 273 нче укчы дивизияләр көче белән Радуга, Старое Село юнәлешендә ясалырга тиеш. Шулай итеп, дошман фронты 7 километр киңлектә — Радугадан алып Кирпеч заводына кадәрге арада — өзелергә тиеш иде. Дошман оборонасын өзгәндә, күп санлы көчәйтү средстволары белән бергә, 22 нче артднви- зия дә катнашачак иде. Хәрби совет карары нигезендә, бөтен артиллерия үзәкләштерелеп, аның белән идарә итү армия артиллерия командующиена тапшырылды. 9 ноябрьда дивизиягә сугышчан приказ бирелде. Бу приказда дивизиягә, бер ИПТАП1 2 булышлыгында 12 ноябрь, 18 сәгатьтә һөҗүм баш- • Беренче кисәге журналыбызның 1963 елгы 10—12 саннарында басылды. 2 ИПТАП — танкка каршы ата торган истребитель артиллерия полкы. А лап, 144,1 калкулыгындагы дошман оборонасын өзәргә һәм Хальчны алырга, ә аннан соң Новая Жизнь авылы юнәлешендә һөҗүмне дәвам итеп, кичкә Коннчев — Остров сызыгына чыгарга кушылган иде. Бу вакытта инде безнең кулда каршыдагы дошманның көче турында байтак мәгълүматлар тупланган иде. Мәсәлән, безнең 53 иче корпус каршында немецларның кансызлык белән дан казанган 134 нче пехота дивизиясе (командиры — Гитлерның иң ышанычлы генералларыннан саналган кеше— генерал-лейтенант Шлеммер) һәм 13 нче егерь батальоны тора иде. Ә армия фронты каршында немецларның 35 нче армия корпусы, 229, 184 һәм 292 иче пехота дивизияләре оборона тота иде. Гомельнең өч ел буена диярлек фашистлар тарафыннан бик яхшылап ныгытылганлыгын һәм алар өчен иң зур стратегик пункт саналып, «Белоруссия бастионы» дип аталганлыгын искә алганда, каршыдагы дошманның оборонасын өзү шактый кыен булачагы алдан ук күренеп тора иде. Ә Хальч терәк пунктының әһәмияте шунда, ул Гомель — Жлобин тимер һәм таш юл магистральләренә чыгу юлы өстендә, армиянең төп удар юнәлешендә тора. Димәк, Хальчны азат итми торып, безнең армия гаскәрләренә алга бару яки бөтенләй мөмкин түгел яки, аны әйләнеп үткән тәкъдирдә дә, зур кыенлыклар килеп чыгачак иде. Менә шуңа күрә дә немец комаидовапиесе Хальчны югалту—Гомельдән колак кагу булачагым аңлап, ә безнең командование Хальчны алу—Гомельне азат итү булачагын күздә тотып, һәр ике яктан да кискен көрәшкә әзерлек алып баралар иде. Дивизиягә тапшырылган сугышчан приказдан чыгып, штаб офицерлары белән обстановканы бик яхшылап өйрәнгәннән һәм үзара киңәшкәннән соц, мин дә полкларга сугышчан приказ бирдем. Плацдармның кечкенәлеге һәм дошман тарафыннан чамадан тыш тынгысызланып торуы аркасында, подразделениеләрне бер урыннан икенче урынга күчерү һәм маневрлар ясау мөмкинлеге юк иде. Ләкин, шундый читен шартлар булуга да карамастан, бик зур саклык белән генә Абрамовның суның бу ягында калган ике батальоны һәм артполкның ике батареясы төнлә, югалтусыз диярлек, плацдармга чыгарылды. Ә Балашов полкы икенче эшелонда хәрәкәт итәчәк иде. Төп ударны дивизиянең уң флан- гысы белән (Абрамов полкы юнәлеше) Халъчиың көньяккөнчыгыш ягыннан ясарга булдык. Мамонов полкына, 144, 91 калкулыгын алып, ударны Хальчның көньяк-көнбатыш ягыннан ясау бурычы куелды. Шушындый җаваплы һөҗүм алды көннәрендә частьларның сугышка әзерлеген җитди рәвештә тикшерү эшләре башланды. Корпус, армия һәм фронт штабларыннан килгән вәкилләр дә шул мәсьәлә белән кызыксыналар иде. 9 ноябрьдә, кичке сәгать унда, дивизиягә командарм И. И. Федюнин- скнй белән комкор И. А. Гарцев килделәр. Алар килеп керүгә, үткән тәүлек эчеңдә дивизия фронтында әйтерлек үзгәрешләр булмавын, подразделениеләрнең үзләренә куелган бурычны үтәүләрен әйтеп, доклад бирдем. Докладымны тыңлаганнан сон, командарм «яхшы» дип бер генә сүз әйтте дә: — Я, яңа урында эшләр ничек бара? — дип, Амосовка мөрәҗәгать итте. — Хәзергә бик яхшы әле, иптәш генерал, — диде Амосов. — Ә менә һөҗүм башлангач ничек булыр... — Әйе, — диде командарм, кинәт уйчанланып, — ничек булыр. — Ә сез ничек уйлыйсыз, иптәш Булатов? — Дивизия үзенә йөкләтелгә» бурычны үтәр, иптәш генерал! Менә монысы ярый торган җавап! — диде генерал, яңадан күңеле күтәрелеп китеп. — Ягез әле, карталарыгызны җәегез, хәлне тагын бер кат ныклап тикшереп чыгыйк! һәм ул әлеге өстәлләр артына килеп утырды да булачак һөҗүм операциясенең барлык детальләренә кадәр сораштыра ’ башлады. Нигездә, безнең карарны ошатты һәм, үзс дә эшлекле киңәшләр бирел, тагып бер мәртәбә «төп удар!» дип искәрткәннән сон, безгә уңышлар теләде дә үз юлына китте. Ә комкор, аны озаткач, яңадан керде: — Фатих Гарипович, җәй әле картаңны, — диде ул. — Әйдәгез әле, Иван Семенович, тагын бер мәртәбә җентекләбрәк артиллериягә куелган бурычны тикшерик!—дип, артиллерия командующие генерал Ганжены да чакырды. Без артиллерия башкарачак эшләрне яңадан бер кабат тикшереп чыктык һәм планга шактый мөһим үзгәрешләр кертергә туры килде. Бу операциягә әзерләнгәндә плацдармга чыгып, беренче эшелонда хәрәкәт итәргә тиешле полк командирларына үз телем белән приказ бирәсем һәм тиешле күрсәтмәләр ясыйсым килсә дә, андагы сугышчыларны үз күзем белән күреп, сөйләшеп кайтырга теләсәм дә. комкор рөхсәт итмәгән иде. Менә .хәзер комкорның кәефе яхшы булудан файдаланып, ятып калганчы, атып калырга кирәк дигән уй белән генерал Гарцевка (инде өченче мәртәбә) тагын шул сора}' белән мөрәҗәгать иттем. — Иптәш полковник! — диде генерал, официаль һәм катгый той II нче армия командующие белән, — кирәкмәгән сүзне НИЧӘ генерал-полковник мәртәбә кабатларга мөмкин? Плацдармда дөньяның асты-өскә килгәнен ишетмисезмени? Ә операция алдыннан гына сезне югалтып, дивизиягез белән дә командалык итәргә минем башым ике түгел бит! Барыкин да, «җитәр!» дигәнне аңлатып, минем җиңнән тартып куйды һәм мин тынарга мәҗбүр булдым. Тамак ялгап алганнан соң комкор китәргә ашыкты, һәм мин зпы КП дан чыгып озатып калдым да тирә-якны күзәтергә керештем. Төн дөм-караңгы. Яңгыр яумаса да, күк йөзен кара болытлар каплаган, шунлыктан ай, гәрчә хәзер иң тулы вакыты булуга да карамастан, бөтенләй күренми. Бары берән-сәрән җемелдәшкән йолдызлар күренгәләп китә иде. Бераз ял итеп алу нияте белән (хәзер төнге уникенче иде) КПга керергә генә кузгалган идем, кинәт безнең дивизиянең беренче сызыгына бик көчле артналет башланды, йөгереп кереп телефонга үрелгәндә, фашистлар безнең КПны да утка тота башладылар. Ул арада Мамонов: — 141,1 калкулыгында контратака! — дип хәбәр итте. Немецларга каршы артиллериядән ут ачар өчен, Мамоновтан координатларны билгеләвеи һәм тизрәк хәбәр итүен сорадым. Әмма ул моны тиз генә эшли алмады. Чөнки якында гына ярылган снаряд аның шәмнәрен сүндергән һәм землянкасында тузан куптарган икән. Төгәл координатлар булмаса да, Лозовскннга 141,1 калкулыгына (аның, координаты билгеле иде) артиллериядән ут ачарга приказ бирдем. Аның, артиллеристлары ут ачуга озак та үтмичә, Мамонов контратаканың кире кагылганлыгын хәбәр итте. Ләкин бу хәл корпус җитәкчеләрен генә түгел, бәлки югары комаидоваииене дә аякка бастырды: әле Мамонов участогындагы контратаканы кире кагарга өлгергәнче үк, югары штаблардан безпен хәлне сорап, борчылып шалтырата башладылар. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки бөтен армия күләмендәге бердәнбер плацдармны югалтсак, ничә көннәр буена әзерләнгән һөҗүм операциясе үтәлми калырга мөмкин иде бит. Улысына каршы төндә 260 нчы укчы дивизиянең бер подразделе- ниесе Мамонов полкының сул флангысыипап участок кабул итте. Шулай итеп, безнең подразделениелар һөҗүм башлау өчен тулысынча сугышчан тәртипкә урнашып беттеләр, һәм дивизиянең беренче эшелоны дошман фронтын өзү полосасына кертелде. Инде аеруча мөһим эшләрне хәл кылдык буган дип, җиңел сулыш алырга да өлгермәдем, амбразура янында гына бер авыр снаряд төшеп ярылды. Бүлмәгә бөркелеп тузан, таш кисәкләре килеп керде. Шәмнәр дә сүнде, титаклап йөри торган стена сәгате лә бер якка кыйшаеп туктап калган иде. Ул арада Амосов: — Сезгә ИПТАП командиры килде! — диде. Әйләнеп карасам, минем каршымда уртача буйлы, таза гына бер полковник басып тора иде. Ул: «Иптәш полковник...» — днп, доклад ясау өчен авызын ачкан гына иде, мин аны шундук танып алдым, һәм докладын тыңлап та тор м аста и: — Якташ! Иосыпов, синме бу!? — дип кычкырып җибәрдем. Әйе, 1935 елларда Казанда, укчы татар полкында минем белән бергә хезмәт иткән Гали Иосыпов иде бу. Иосыпов ул елларда артбатарея командиры булып хезмәт итте, һәм без аның белән дусларча мөгамәләдә яшәгән ндек. Ул да мине шундук танып алды, һәм без кочаклашып күрештек. Безнең очрашуны күреп торган Лозовский: — Иптәш полковник, сез нинди бәхетле! — дип куйды. — Ә менә миңа бер дә якташларым очрамый бит әле. Башка вакыт булса, ихтимал, без йосыпов белән Казанда хезмәт иткән елларны искә алып, озаклап сөйләшеп утырган булыр идек, ләкин, нн хәл итмәк кирәк, вакыты андый түгел, һәр минут исәптә. Шунлыктан тиз генә алда торган бурычларны тикшерергә керештек... Шулай да, эш арасында гына булса да, мин әледәи-әле йосыповка күз ташлап алгалый идем. Әйе, ул әле һаман элеккечә җитез һәм эшлекле; ягымлы кара күзләре дә һаман шулай мәрхәмәтле ялтырыйлар. Ә менә тавышы шактый калынайган, буе шул килеш калган булса да. җилкәсе тазарып, киңәеп киткән. Мин тиешле күрсәтмәләрне биреп бетергәч, Йосыпов тиз генә «смирно» басты да: — Иптәш полковник, минем полк үзенә куелган бурычны намус белән үтәп чыгар! — диде. Вакыт инде соң һәм йосыповка үз полкына кайтырга, ә миңа ял итеп алырга кирәк булса да, барыбер Казан турында сүз кузгатмыйча аерылыша алмадык. Ул еллардагы командирларны, дусларны искә төшердек. Шаулап торган Бауман урамын һәм Кабан күлен сагынып хәтергә алдык. Мин озатырга чыккач та әле Йосыпов: — Сагынам шуның Кабан күлләрең, Булыр микән шуны күрер көннәрем! — дип көйләп әйтел куйды һәм, тагым бер кабат хушлашып, кайтып китте. Икенче көн (И ноябрь) тулысынча алдагы һөҗүмгә әзерлек алып бару белән үтте. Штаб офицерлары, полковник Амосов җитәкчелегендә, атака сызыкларын актык мәртәбә тикшерү белән шөгыльләнделәр. Артиллеристлар, полковник Лозовский (аңа шул кемнәрдә полковник дәрәҗәсе бирелгән иде) җитәкчелегендә, батарея позицияләрендәге күзәтү пунктларын һәм артиллериянең әзерлеген тикшерделәр. Подполковник Воропаев (аңар да шул көннәрдә подполковник дәрәҗәсе бирелгән иде) полкларның тылларын, санитар пунктларын һәм медсанбатны тиешенчә әзерләү буенча эш алып барды. Күрше дивизияләр белән тагы бер мәртәбә үзара- ярдәм чараларын тикшердек. Элемтә начальнигы майор С. Д. Петреченко телефон элемтәсен, бигрәк тә радиоэлемтәне, сугышчан әзерлеккә китерү чараларын күрде. Киләчәк һөҗүм өчен дивизиядә кирәк кадәрле боеприпас та, сугыш техникасы да тупланды. Әмма мәсьәләне тулысы белән хәл итү өчен корал җитәрлек дип тынычланырга безнең хакыбыз юк иде. Эш шунда, һөҗүм вакытында уңышка ирешү өчен, коралның җитәрлек булуыннан тыш, сугышчыларның җиңүгә ышанган булулары да кирәк. Шунсыз эш барып чыкмаячак. Менә шуңа күрә дә бу көннәрдә дивизиянең политработииклары һәм барлык коммунистлар, һәрвакыт сугышчылар арасында булып, аңла- туагитацня эшләрен киң җәелдерделәр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, дивизия агитаторларына бу көннәрдә сөйләр сүзләр, аңлатыр нәрсәләр шактый күп иде. Бердән, әле ике-өч ай гына элек Совет Армиясе Курск дугасында фашистларны тар-мар итеп, аларны куарга керешкән булса, икенчедән, бу көннәрдә башка фронтларда да уңышлар зур иде. Димәк, алдагы һөҗүмдә уңышка ирешү өчен, безнең сугышчылар мораль яктан да тулысынча әзер иде дияргә кирәк. Ә бу эштә дивизиянең политбүлек начальнигы Барыкинның тырышлыгы аеруча зур булды. Мин Рославль тирәсендә дивизиягә байтак кына яшь сугышчылар өстәлгәнен әйткән идем инде. Аларны интенсив рәвештә сугыш хәрәкәтләренә өйрәтү эше алып .барылды. Ә һөҗүмгә бер көн кала, ул сугышчылар үз иптәшләре алдында хәрби ант кабул иттеләр. Әнә шул уңай белән дивизия газетасында басылып чыккан бер мәкаләне укучы-- ларга тәкъдим итмәкче булам: «Районыбызның авыр язмышын күз алдына китерсәк, йөрәкләр әрни, сулышлар тараеп китә, — дип язганнар иде ул мәкаләдә рядовой В. Блоха һәм Г. Морозов. — Без еллар буенча төзегән нәрсәләр барысы да яндырылды, җимерелде. Меңнәрчә кешеләр, шул исәптән безнең туган-тумачаларыбыз да, я үтерелде, яки фашистик Германиягә куылды. Йөзләрчә балалар ата-анасыз, йортсыз-җнрсез калды. Әйе, кансыз фашистлар шундый котырынганнар ки, алар чал чәчле картларны да, сабый балаларны да кызганмыйлар: барысын аталар, барысын үтерәләр. Безнең район зиратында алар, каһәр немецлар, 2000 нән артык семьяны атып үтерделәр; алар, канечкеч фашистлар, кешеләрне тереләтә күмделәр. Хәтта кабахәтлекнең шул чигенә барып җиттеләр, имчәк балаларын, таяк сындыргандай тезләренә куеп, урталай сындырдылар. Изге кызыл байрак каршында, сугышчан иптәшләребез каршында хәрби ант кабул иткәндә, без бер-берсбезгә сүз бирдек: безнең совет җирендә эшләгән кабахәтлекләре өчен, фашистлардан өчләтә, дүртләтә үч алырбыз! Без бөтен тавыш белән кычкырып әйтәбез: фашистларның бу мыскыллауларын һич тә кичермәбез һәм, аларны тәмам дөмектермичә торып, кулыбыздан коралыбызны ташламабыз». Бу Блоха һәм Морозов уйлары гына түгел, барлык сугышчылар да әнә шундый фикердә иде. ҺӨҖҮМ БАШЛАНДЫ 12 ноябрьга каршы төн салкын булды. Кар явып китте. Киплеге 200. тирәнлеге 3—5 метр булган Сож елгасының кырыйлары юка гына боз белән каплапды. Елга аркылы салынган басманың такталарына боз катып тагын да тайгакланып калды. Шунлыктан ул көннәрдә плацдармга чыгып йөргән сугышчылар аны көндез «утлы басма», ә төнлә «бозлы басма» дип йөртәләр иде. Иртән башланачак һөҗүм турында борчылып, мин бу төнне бөтенләй йокысыз үткәрдем дияргә була. Әле иртә, сәгать 6 тулып 7 нчегә генә киткән булса да, ЫП дан чыгып, дошман ягын күзәтә башладым. Калкулыкка урнашкан Хальч тирәләре кырау белән капланган иде. Тирә-як тып-тып: ми безнең яктан, пи фашистлар ягыннан булсын, мылтык, туп тавышлары ишетелми, һөҗүм алдыннан була торган тынлык иде бу. Мин яңадан 1ЧП га кердем. Юынып, иртәнге ашны ашап алганнан соң, командирлардан һөҗүмгә әзерлек турында докладлар килә башлады. Сәгать сигезгә плацдармдагы полк командирлары да телефон аркылы доклад бирделәр. Аннары корпус командирына доклад ясадым. Әле бөтен армия фронтында тынлык иде. Әмма сигез тулып, тугызынчы 20 минутта, кинәт бөтен дөньяны яңгыратып, безнең бомбарди- , ровщиклар дошман ягына таба очып үттеләр. Ә сигез сәгать утыз биш мпнутта гаҗәеп көчле артәзерлек башланды. Ун минут дигәндә, дошман позициясенең икенче траишеясына авиация һөҗүм ясады. Сәгать тә 10 минут буена өзлексез рәвештә ярылып торган снаряд һәм миналар туңган җир өстен актарып ташладылар. Дошман оборонасының беренче сызыгыңдагы каты, юеш балчык тузанга әверелде, кара төтенгә кушылып һавага күтәрелде. 9 сәгать 45 минутта, ура! кычкырып, частьлар атакага ташландылар, һәм, күп тә үтмичә, дошманның беренче траншеяларында бик каты бәрелешләр башланды. Күзәтү пунктыннан бигрәк тә бер юнәлеш — Хальч янындагы дамба буе яхшы күренә иде. Бинокль дә кирәк түгел. Күрәм: кулына пистолет тоткан офицер, 'бер күтәрелеп, бер ятып, уңга, сулга йөгерә. Ул арада пистолетыннан берничә тапкыр атып та өлгерде, һәм озак та үтмәде, башта әлеге офицер, аның артыннан сугышчылары, дәррәү күтәрелеп, дошман траншеяларьша ыргылдылар. «Кемнәр икән болар? Шулкадәр батыр сугышалар!» Ул сугышчыларның кемнәр икәнен ачыкларга кушып, адъютантны йөгерттем. Тиздән билдән суга манчылган адъютант әйләнеп килде һәм теге сугышчыларның Абрамов полкыннан булуларын, рота командиры лейтенант И. Ф. Дмитриев җитәкчелегендә сугышуларын әйтте. Шундук адъютантка сугыш тынгач бу турыда минем исемә төшерергә куштым. Дмитриевның үзен күреп, аңа рәхмәт белдерәсем кнлә иде. Чөнки нәкъ менә шул ротаның геройларча хәрәкәт итүе полкка гына түгел, бөтен дивизиягә юл ачу дигән сүз иде. Хальч өчен кискен көрәш дәвам итте. Хәзер сугышның иң кызу урыны «Пунктирлы» тау буенда иде. Анда Мамонов полкы батальоннары атакага ташландылар (уң фланг безгә ярыйсы күренә иде). Әнә ике сугышчы дошманның беренче трапшеяларына барып та җиттеләр. Аларныц берсе зур гәүдәле, икенчесе тәбәнәгрәк. — Кемнәр нкән соң алар?—дидем Котовка. — Мөгаен, Буниннардыр. Әтисе—пулеметчы, улы — автоматчы. Аннары аларны төтен каплады. (Сугыш тына төшкәч, миңа теге нке сугышчының чыннан да аталы-уллы Гуннппар булганлыгын, атасының яралануын һәм улыпың, штык сугышында катнашып, биш фашистны юк итүен әйттеләр. Шунда ук миң Буниннарның икесен дә хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәргә боерык бирдем.) ...Көрәш кызганнан-кыза барды. Дошман, әледәп-әле контратакага чыгып, ерткычларча каршылык күрсәтә иде. Ләкпп безнең егетләр, контратакаларны кире кагаткага, метрлап булса да, алга үрмәләделәр. IS сәгатьтә Абрамов полкы Хальчпың яртысын кулына төшерде, һәм урам сугышлары башланып кнтте. Ә шул полкның бер батальоны Поколюбичп —• Хальч таш юлын кисте. Ләкин дошман шуннан ары чигенмәде, оборона өчен уңайлы булган таш чиркәү һәм аның тирәсендәге бакчага ышыкланып, безнең подразделепиеләрнен. атакаларын кире кагып тора башлады. Мамонов полкы да үз юнәлешендә батырларча сугышты, әмма, дошман чамасыз нык каршылык күрсәткәнлектән, әйтерлек алга китә алмады. Комкорга шалтыратып, дивизия фронтында хәлнең кискенләшүен әйттем һәм чиркәү белән бакча тирәсенә КАГ 3 белән 5 минутлык артналет ясатуын үтендем. Комкор ризалык бирде. Шунда ук Лозовский КАГ белән элемтәгә керде һәм, күп үтмәде, артиллерия ут ачарга әзер иде. Биш дивизион Хальч юнәлешен «эшкәртергә» тиеш... Менә хәзер генә өзелгән телефон кабельләрен дә ялгадылар. Башта Абрамов белән сөйләштем һәм аңа конкрет приказ бирдем. Мәсьәлә шунда: немецлар чиркәү, бакча һәм дамбаны аеруча нык терәк пунктка әйләндергәннәр иде. Бу мөһим урынны саклау өчен дошман яңадан- яңа резервларын китерә башлады. Абрамовка менә шул терәк пунктындагы дошманны бетерергә боердым. Аннан Мамоновиы телефонга чакырдым. һәм аңа, артналеттан файдаланып, уң флангысы белән Хальчның көньягындагы исемсез калкулыкны алырга приказ бирдем. Вакытны тагын бер мәртәбә тикшердек. 16 сәгать 30 минут иде. Артналет 16 сәгать 45 минутка билгеләнде. Бу сәгатьләрдә барыннан да күбрәк мине бер нәрсә борчый иде: немецлар иртәдән бирле инде 144,1 калкулыгы ягыннан көчле ут белән дә һәм контратака белән дә дивизиянең сул флаигысын кысалар, һәм Мамонов полкының яртысы диярлек шул якка юнәлеп көрәшергә мәҗбүр. Әнә шул яктан безгә ярдәм итүче булса, эшләр яхшырак барачак. Әмма әлегә ярдәм күренми иде. Мин 260 нчы дивизия командиры В. И. Булгаковка шул турыда әйткәч, ул: — Бөтен булган чараларны күрермен, бу як өчен хафаланмагыз! — диде, ә бераздан конкрет карарын белдерде: — Минем ике дивизион сезнең флангны тәэмин итәр. Ул әзер инде, тиздән эшкә керешер! — диде. Плацдарм көрәшендәге иң катлаулы, иң авыр хәлләрнең берсе — яраланган сугышчыларны эвакуацияләү булды. Чөнки аларпы елга аркылы алып чыгарга кирәк иде. Әнә безнең күз алдында, Сожныц аръягында, снаряд, мина осколок- лары астында санитарлар шуышалар, алар хәтта носилкалардан да файдалана алмыйлар, авыр яралыларны плащ-палаткага салып, суга таба сөйриләр. Дошман күзәтеп торганлыктан, алар берсе дә аягүрә яисә бөгелеп эшли алмый. Менә яралы дүрт сугышчыны су кырыена китереп, салларга куйдылар. Ике салга икешәр. Санитарлар белән дүртәр булдылар. Елга уртасына җитеп килгәндә, ике сал арасына снаряд төшеп ярылды, саллар су баганасы астына күмелеп калдылар. Берничә секундтан, алар тагы күренделәр, ләкин салның берсендә ике генә кеше калган, бер яралы белән бер санитар суга батканнар иде... Сугышның кызуында андый югалтуларга әһәмият биреп булмый, ничектер, кешенең йөрәгендә кызгану тойгысы югала кебек. Ләкин менә бу хәл минем йөрәкне чеметеп алгандай итеп, авыр тәэсир ясады. Көн әле һаман аяз иде. Безнең самолетлар Новый Мир авылына һәм тимер юл тирәсенә бомба ташлыйлар. Туп, мылтык тавышларыннан 3 КАГ — корпус артиллерия группасы. колаклар бөтенләй тонып калган, тирә-якны төтен, тузан болыты каплаган, әйтерсең, бөтен дөнья яна... 16 сәгать 45 минутта артиллерия дошман позициясен кабат утка тота башлады. Биш минуттан Абрамов батальоннары атакага күтәрелделәр. Ләкин сизелерлек уңыш булмады. Беренчедән, дошман пехотасы чамасыз нык каршылык күрсәтә, икенче яктан, бакча буйлап, полкның флангысына танклар үтеп керә башлаган иде. Шулай да безнең егетләр дошманның контратакасын кире кактылар, әмма үзләре алга китә алмадылар. Хальчтан Сожга килеп тоташкан дамба әле һаман немецлар кулында, ләкин безнең бер подразделение, дамба өстенә чыгып, окоплар казын башлаган иде инде. Шул подразделениега ярдәм итәр өчен, артиллериядән ут ачарга боерык бирә генә башлаган идем, 141,1 калкулыгы ягыннан дошман тагын контратакага күтәрелде. Ләкин уңышка прешә алмады, кире үз позициясенә куылды. Сож буенда Хальч өчен барган бу киеренке сугыш сәгать кичке 10 га кадәр дәвам итте. Дивизия частьлары Хальчны тулысы белән дошманнан чистарта алмасалар да, 600—800 метрга, ә урыиы-урыны белән бер километрга алга киттеләр. Шулай да бу безнең өчен җиңү иде. Чөнки ул көнге сугышта «Белоруссия бастионы», бөтенләй үк җимерел- мәсә дә, шактый пык ярылды, ә ярык булу—су үтә дигән сүз инде... ...Фронт бераз тынып калгач, сугышның нәтиҗәләрен сорап, күршеләр шалтырата башлады. — Немецлар, — диде 323 иче укчы дивизиянең штаб начальнигы полковник И. И. Спиридонов, ачуланып, — Сож ярына әрләп шикелле казып кергәннәр. Байтак кына ут нокталарын да юк иттек, ә алар һаман җанлана торалар. Бер полк елганы кичте кичүен, әмма сизелерлек алга китеш булмады. Аннары полковник В. И. Булгаков шалтыратты: ул да бүгенге сугыш нәтиҗәсе белән канәгать түгел, немецларга ачулы иде. Без, бөтен каналлар буенча гаскәр алдына киңәйтелгән плацдармны ныгытырга, сугыш припаслары белән частьларны тулысымча тәэмин итәргә; барлык коралны ут ачу өчен әзер тотарга, разведка оештырырга төнге бурыч куйдык. Аннары сугышның нәтиҗәләре һәм төнгә куелган бурычлар турында корпус командирына соңгы тапкыр доклад ясадым да: — Безнең сул як күршеләрнең эшләре ничек икән? — дип сорадым. — 217 иче дивизиянең бер батальоны Сожны кичеп, Рудпа авылыннан ике километрда плацдарм ясаган диләр. Хәзер, бер генә минутка... — Комкор кем беләкдер сөйләшеп алды булса кирәк. — Әйе, менә әле генә донесение килде: 217 иче дивизиянең бер батальоны чыннан да плацдарм ясаган икән. Хәзер танк полкы плацдармга чыгарга тиеш... Кинәт телефон тынып калды. Корпус КПсы яныннан танклар һәм самоходкалар узган, шулар элемтәне өзгән булып чыкты. Элемтә ялгангач, мин комкордан танкларны тизрәк җибәрүләрен сорадым. ...Төнге 12. Әле һа май төнге чараларны күрү белән шөгыльләнәбез. Азрак ял да итеп аласы килә иде. Әмма шул чак кинәт дошман тарафыннан бик куәтле артналет башланды. Абрамов белән элемтә дә өзелде. Рациягә күчтек. Тагып сәгать ярымлап бик каты бәрелеш .булып алды. Немецлар берничә мәртәбә контратакаларын кабатладылар. Абрамов полкы геройларча урам сугышлары алып барды. Ләкин дошман Хальчның берничә урамын кире алган иде. Төнге сәгать икеләргә полк кулында авылның көнчыгыш ягы гына калды. Сугыш бераз тынып калгандай булды, һәм ул арада телефон да ялганды. Полк командиры Абрамов артык дәрәҗәдә дулкынланган. Алган позицияне дошманга кире бирүе өчен аиы бик пык орышырга кирәк иде, һәм мин шуңа әзерләнгән идем дә. Ләкин, Абрамовның үзе белән сөйләшә башлагач, алай эшли алмадым. Чөнки немецлар күп санлы танклары ярдәмендә һөҗүм итәләр, ә безнең танклар әле һаман килеп җитмәгәннәр иде. — Подполковник, тынычланыгыз! — дидем мин, коры гына итеп, пәм Аорамовтан полкның хәле турында доклад таләп иттем. — Мин сездән үтенәм, иптәш полковник! — диде Абрамов, балаларча ялвару тоны белән. — Иртәнгә кадәр һөҗүмгә әзерләнергә рөхсәт итегез. Alim сүз бирәм: иртәгә дошманнан бүгенге үчне алырбыз! һәрвакыт шулай: ышанычлы кешегә ышанасын. Подполковник М. М. Абрамов җәйге кампаниядә үзен сәләтле командир итеп таныткан иде инде, шунлыктан, мин аның үтенеченә каршы килмәдем һәм тиешле боерыклар бирдем дә трубканы куйган гына идем, Амосов: •— Иптәш полковник, миңа Абрамов полкына барырга рөхсәт итегезчә? — дип мөрәҗәгать итте. — Полк командиры исән-сау, шупын өчен бу мөрәҗәгатегез урынсыз!— дидем мпп. ...Октябрь ахырларында, дивизия Гомель өлкәсенә килеп туплангач та, безгә армия штабы начальнигы генерал-лейтенант Н, В. Корнеев килгән иде. Бик пөхтә киенеп йөрүче, зур хәрби белемгә ия булган ул ягымлы генералны без барыбыз да хөрмәт итә идек. — Нихәл, иптәш Булатов! — диде ул, исәнләшеп. Мин җавап бирергә дә өлгермәдем: — Ә Амосов ничек эшли?—дип сорады. — Михаил Петрович — яхшы офицер. Ләкин кайвакыт эшкә җиңелрәк карау гадәте бар, — дидем мин. — Эш шунда да шул менә! — дигән иде генерал ул чакта. — Ул батыр да, эшен дә чын күңеленнән башкара, ләкин кайвакытта, кызып китеп, кирәгеннән арттырып җибәрә. Ул батальон, хәтта рота белән дә атакага барам дияр. Әмма сез аннан штаб эшен яхшылап үтәүне таләп итегез. Менә шул. Аңа контроль кирәк! Күрәсез, генералның кисәтүе чыннан да дөрес булып чыкты. Хальч терәк пунктын дошманга кире бирсәк, армия күләмендәге операциянең зур кыенлыкларга очраячагы көн кебек ачык иде. Ә Хальч өчен турыдаи-туры җаваплы кеше—мин. «Хальч өчен башың белән җавап бирәчәксең!» — дигән каты кисәтүләр рация, телефон, шифровка аркылы яварга да мөмкин иде, һәм мин аны һәр минут көтеп тордым. Ләкин югарыдан бирелгән күрсәтмәләр, боерыклар башкача иде. Хальчта килеп туган хәлне ишетүгә, беренче булып, мина хәрби советтан шалтыраттылар. Телефонда командарм Федюнинский иде. — Нәрсә килеп чыкты сезнең анда? — диде генерал, каты гына итеп һәм миннән бу мәсьәләгә карата нинди карар кабул итүемне сорады. Мин акланып тормадым һәм акланырга тырышмадым да. Ничек булган барысын да шул килеш сөйләп бирдем һәм һөҗүмгә әзерләнүебезне әйттем. Генерал ачуланмады, тыныч кына докладымны тыңлап бетерде дә: — Иптәш Булатов, мин сезгә ышанам, югалткан участокны кире кайтарырсыз! — дип сүзен, бетерде. Үземнең ярдәмчеләрем белән киңәшкәннән соң, мин һөҗүмне иртәнге 10 да башларга дигән нәтиҗәгә килдем һәм бу фикеремне телефон аша комкорга да әйтеп, аннан рөхсәт сорадым. «Әйе», «шулай» дня-дия тыңлап торса да, комкор 10 да башлауны иртәрәк һәм кирәкмәс санады: -—- Юк, Фатих Гарипович, — диде ул, — атаканы сәгать 11 дә башларбыз. Бу мәсьәлә күрше 25 иче корпус белән бәйләнгән! Трубканы куйгач, гадәт буенча землянканы күздәй кичердем. Штаб офицерлары барысы да үз эше белән мәшгуль: кайсы телефонда, кайсы рация янында кайнашалар; боерыклар, күрсәтмәләр бирәләр иде. Аннары корпус арткомандующне генерал И. С. I анже белән бәйләнешкә кердем һәм Хальчка, кимендә, ике ИПТАП артбатареясыи бирү- ләреп сорадым. Ул югары начальство белән сөйләшергә вәгъдә итте һәм, күрәсең, чыннан да сөйләшкәндер — таң атканчы ике батарея килеп җитеп, Абрамов участогында урнашкан иде инде. 13 ноябрь иртәсе шактый салкын булды. Туктаусыз нссп торган көчле җил төркем-төркем булып аккан кара болытларны көнбатышка куа; болытлар калын һәм кара булсалар да, яңгыр яумый явуын, әмма көннең мондый ямьсезлеге болан да тынычсыз күңелне тагын да борчый, шомландыра иде. II сәгать 15 минутта, кыска гына артналеттан соң, атака башланды. Берәр сәгать сугышкач, Абрамов полкы, көчле удар ясап, Хальчның үзәк урамына чыкты һәм авылның көнбатыш ягында сугыша башлады. Ләкин немецлар да бик каты каршылык күрсәтәләр, әледән- әле резервларын китереп торалар иде. Аннары тапклар катнашы белән дә контратакага чыга башладылар. Безнең полкларга атака артыннан атаканы кире кагып торырга туры килде. Шулай да частьлар, акрынлык белән булса да, алга баралар иде. Көндезге сәгать бердә Мамонов доклад ясады: — Ике батальон белән Хальчтан 800 метр көньяк-көнбатышта икс юл кушылган районны алдым, һәм «Пунктирлы» тавы минем кулда. Дошман көчле, бик каты каршылык күрсәтә. Тагын бер батальонны кертеп, һөҗүмне дәвам итәм! — диде ул, ышанычлы тавыш белән. Мин аның бу эшен хупладым һәм артиллерия белән ярдәм итәргә вәгъдә бирдем. Тиздән Хальчның төньягына һәм көнбатыш кырына берничә дивизионнан ут ачтылар. Дәһшәтле, кан коюлы көрәш нәтиҗәсендә, Хальчның көнбатыш ягындагы дошман, күп югалтуларга дучар ителеп, авылның читенә чигенергә мәҗбүр булды. Аннары авылның төиьягы өчен кызу бәрелешләр башланды. Хәзер иң җаваплы бурычның берсе уң як күршеләр белән элемтәне ныгыту иде. Чөнки уң күршедәге дивизия, әле һаман алга китә алмыйча, бер урында торып сугышуын дәвам итә. Ә мондый хәлдә аның алга баруы безнең өчен бик тә мөһим булып, эшне шактый җиңеләйтер иде. Ләкин немец командоваииесе дә тинтәк түгел: безнең күршеләрнең алга китүе үзләренең хәлен мөшкелләндерәчәгеи сизә һәм ул юнәлештә дә теше-тырнагы белән каршылык күрсәтә иде. Күрәсең, немецлар сул як күрше юнәлешен дә бик яхшы ныгыткан булганнардыр — Булгаков дивизиясе дә дошман оборонасының беренче сызыгында көрәшә иде әле. ...Сугыш көн буена дәвам итсә дә, фронтта әйтерлек үзгәрешләр булмады. Тәмам караңгы төшеп, ике яктан да атышулар тынып калгач, ниһаять, ашарга утырырга мөмкинлек туды. Менә Барыкин да кайтып керде. Ул яраланган сугышчыларны медсанбатка һәм госпитальләргә озату эшенең торышын тикшергән иде. — Я, яралылар күпме? — Аз түгел! — диде күңелсез генә. Бу җавапның дөрес икәнлегенә шикләнмәдем. Чөнки армия күләмендәге операциянең төп юнәлешендә, бигрәк тә плацдармда сугышканда, корбансыз гына җиңүне көтәргә ярамый иде. Иртәгә һөҗүмне көчәйтү өчен, мин бүген киңәйтелгән плацдармны ныгытырга — икенче эшелондагы Балашов полкын да Сожпың аргы ягына чыгарырга дигән карарга килдем. Минем тарафтан куелган сугышчан бурыч буепча, полк Сож елгасын кичәргә һәм, аргы яктагы ике полк арасында хәрәкәт итеп, Хальчның көнбатышындагы дошманны туздырырга, аннары һөҗүмне Новый Мир юнәлешенә дәвам итәргә тиеш иде. Таң атканчы полкның барлык подразделениеләре дә күрсәтелгән урынга урпашып беттеләр. Ә иртән дивизия тагын атакага күтәрелде. <. .с. ә-. № з. Күзәтү пункты Хальчка күчерелде, Ул авылга килеп җиткәндә бер төркем яралыларны очраттым. Араларында ике носилкада авыр яралылар да бар иде. Кыскарак кына буйлы, киң җилкәле 'бер сугышчының беләзек тирәсеннән кулы өзелгән булса да, ул, автоматын муенына аскан килеш, тыныч кына атлап бара, хәтта ыңгырашмый да. Ләкин елый иде ул. — Бик нык авыртамыни? — дип сорады аннан Аряков. — Авыртуына түзәм. Ә менә фашистларны яңадан кыйный алмыйм инде! — диде әлеге сугышчы. — Шуңар гарьләнеп елыйм. — Каян сез? •— дидем мин, кызыксынып. — Бобруйскидан... — Носилкада кемнәр? — Берсе офицер, берсе сержант,— дип җавап бирде мед- сыз ята иде. Минем эндәшүгә җавап бирү түгел, күзен дә ачмады Икенче носилкадагысын карарга дип иелсәм дә, яхшылап күрергә өлгерә алмадым, чөнки безнең тирәдә генә авыр снарядлар төшеп ярыла башлады. Ләкин якташым лейтенант Исхаковның кайда һәм ничек яралануын беләсем килә иде. Мин аны соңыннан белдем. безнең снайпер Николай бер атуда теге дөньяга озата. Шушы моменттан файдаланып, Исхаков дзотның уң ягыннан, Сож елгасы буеннан, шуышып кына бара да дзотка бер-бер артлы өч граната ыргыта. Ул арада Исхаковка ярдәмгә тагын ике сугышчы килеп өлгерә һәм алар да дошман амбразурасына гранаталар ташлыйлар. Дошман дзоты тынып кала, һәм подразделение атакага күтәрелә, һө Әмма ал га китеш юк иде әле, дошман танклары ярдәме белән атаканы кире какты. Аннан сон. тагын берничә мәртәбә дивизия һөҗүмгә күчеп карады, ләкин алга бару урынына, безгә төнге сәгать 10 га чаклы дошман контратакаларын кире кагу өчен сугышырга туры килде. Күрше дивизияләр дә, элекке позицияләреннән ары китә алмыйча, бер урында торып кына сугышырга мәҗбүр иделәр. Бары 14 епнән 15 енә каршы төндә генә, Абрамов һәм Балашов полкларының кискен һәм аяусыз атакасы нәтиҗәсендә, дошман Хальчтан тулысыпча кысрыклап чыгарылды. сестра. ЛАин офицерның өстен ачтым. Носилкада Урсай авылы егете Сарыйм Исхаков күзен йомып, һуш Төплә. Хальчта контратаканы кире каккан вакытта, Исхаковка, ипчек итеп булса да, флангны сакларга һәм дошманны кичү урынына җибәрмәскә приказ бирелә. Мамонов полкы контратака ясаганда, кинәт сул яктан дошманның әлегә кадәр безгә билгеле булмаган дзоты ут ача. Бөтен подразделеииене җиргә яткыра. Менә шул чакта Исхаков бу дзотны шартлатырга дигән карарга килә һәм бер сугышчыга боерык бирә. Автоматчы шуышып бара башлый, ләкин дошман снайперы аны атып үтерә. Дошман снайперына да бурычлы булып калмыйлар — аны җүм уңышлы чыга, әмма чигенүче дошман ыргыткан граната кыйпылчыгыннан Исхаков үзе дә каты яралана. Өлкән лейтенант Сарыйм Исхаков. ...Менә без Хальчка килеп керәбез. Бу авыл аркылыга-буйга траншеяләр белән тулган. Дзот һәм блиндажларның күбесе җимерелеп беткән. Ватылган пулеметлар, туплар, үзләре корган чәнечкеле тимер чыбык коймасына эләгеп, шунда үлеп калган немец .гәүдәләре аунап ята. Җимерелми, яндырылмый калган йортларны тапмассың, авылның уртасындагы чиркәү генә исән калган. Ләкин ул да тишелеп беткән. Урамда бер кеше дә күренми. Бары кичкә таба гына минем янга алтмыш яшьләрдәге, агара башлаган сакаллы, эре сөякле, ябык бер картны алып килделәр. Блиндажга кергәч, ул бүреген салды. Күзеннән аккан яшен сөртеп җитешә алмын иде. Менә нәрсәләр сөйләде ул карт: — Бу авылда Киров исемендәге колхоз иде. Күңелле генә тормыш итә башлаган идек. Фашистлар килеп бөтен эшне харап иттеләр. Күзләрен дә йоммадылар — килгәннең икенче көнендә үк ике еврей семьясын, олыларыннан алып, яшь балаларына кадәр, юк иттеләр. Аннан соң колхозның сигез активын аттылар. 20 дән артык семьяны Германиягә кудылар, күбесе малтуарсыз калды. Фашистлар алдылар. 400 йорттан 10 йорт кына янмый калды. — Авыл кешеләре канда? — дип сорагач: — Аларны, Совет Армиясе якынлаша башлагач, каядыр Жлобин ягына кудылар, — диде карт. Аннан соң ул, бер провокаторның чагуы буенча, авыл активларыннан авыл советы секретаре М. М. Шулъ- цевны, финанс агенты Егор Левшуновиы, кладовщик Андрей Юшкин һәм башкаларны фашистлар Ветка шәһәренә алып китеп атканлыкны сөйләде. Сүз уңаенда шуны да искәртеп үтәсем килә: әле күптән түгел генә мин Хальч авыл Советы председателе Н. И. Медведевтан хат алдым. Аның язуына караганда, Германиягә куылган семьяларның күбесе кире кайта алмаган. Шулай да Хальч яңадан торгызылган һәм анда совхоз төзелгән. Хәзер ул совхоз районда алдынгыларның берсе булып бара икән. Без, Ватан сугышы ветераннары, заманында үзебез азат иткән «Хальч» совхозы коллективының уңышлары белән горурланабыз, өлкә күләмендә беренчелекне алуын телибез. r н» Хальчтан куылсалар да, немецлар әле һаман бик нык каршылык күрсәтәләр иде. һәр карыш җир өчен тырышып-тырмашып сугыштылар алар. Әмма Хальчиы алу безнең дивизия өчен генә түгел, гомумән фронт күләмендәге зур уңыш булды. Чөнки күп кенә частьлар Сожны кичеп, уңайлы позицияләргә урнаштылар. Аннары дошманны Гомельдән тәмам куып чыгару өчен әзерлек эшенә керештеләр, һәм !6 ноябрь иртәнге сәгать 8 дә. ун минутлык артналеттаи соң, бөтен фронт буйлап яңадан һөҗүм башланды. Немецлар ул көйне биш мәртәбә контратакага чыктылар, ләкин, безнең частьларның көчле басымына түзә алмыйча, бик куп үле солдатларын, тупларын, пулеметларын калдырып, чигәргә мәҗбүр булдылар. Кич, кояш баеганда, дивизия фронтындагы хәлләр түбәндәгечә иде: Мамонов полкы бер хуторны һәм исемсез тауны алып алга баруын дәвам итә; Балашов полкы Новая Жизнь тирәсендәге калкулыкны дошманнан чистартты; ә Абрамов полкы нсә Радуга авылы өчен сугыша иде. Үзебездәге уңышлардан канәгать булсак та, безне күршеләрнең хәле борчый иде. Ләкин, берничә мәртәбә тырышып карасак та, алар беләп бәйләнешкә керә алмадык. Ә корпус штабыннан Назаров: — Күршеләрегезнең әллә пи мактанырлык эшләре юк, шулай да, әле яңарак кына, дошманның беренче траншеяларын алулары турыпда хәбәр иттеләр, — дип җавап бирде. Безнең күзәтү пунктыннан Радуга авылы начар күренә. Шунлыктан мин алгарак күчәргә булдым. Үзем беләп адъютант Котовпы һәм бер штаб офицерын да алып киттем. Вакыт кичке 9 тирәсе иде. Радугага җитәрәк, юл буенда бер кешенең: Иптәш полковник, бирегә килүегезне үтенәм!—дигән тавышы ишетелде. Әйләнеп карасам, Абрамов полкының замполиты майор Л. Колов чакыра икән. — Полк командиры әнә теге траншеядә, без менә бу яктан барыйк!— дип, ул мине үзе белән алып китте. Безгә анда йөгерергә дә. ятарга да туры килде. Чөнки пулялар туктаусыз сызгырып тора иде. Абрамов немецлардан калган траншеядә иде. Аны күргәч, минем исем китте: ике атнага якын алгы сызыктай чыкканы булмаса да. Абрамов ялт итеп кырынган иде. Ләкин нык арыган булырга тиеш: күз алмалары кызарган, йөзенә моңсу төс кергән. Аннары безнең тирәдәге траншеядә торучы ике автоматчыга күзем төште. Берсе, матур гына итеп сыздырып, кап-кара мыек җибәргән, йончыгап-арыгап булсалар да, кәефләре әйбәт ахры — автоматчылар икесе дә елмаешып торалар иде. Алар янындагы окопта — рация. Радист, башын иеп. бер ноктага караган, тирә-ягыпдагы офицерларга һич тә игътибар 'бирми шикелле. Нәкъ аның каршында, траншея ячейкасында, телефонист утыра иде. Абрамов белән күрешергә дә өлгермәдем, әлеге телефонист: Иптәш полковник, подполковникка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез? — диде һәм Абрамовны телефонга чакырды. — Сезне Аркатов сорый, — диде полк командиры, миңа мөрәҗәгать итеп. Трубканы алып, 2 нче батальон командиры өлкән лейтенант Аркатов белән исәнләшкәннән соң, ана үзләрендәге хәлне сөйләп бирергә куштым. — Немецларның берничә җирдә бик уңайлы позициягә урнашкан пулеметлары бар, шунлыктан рота тукталырга мәҗбүр булды,—диде Аркатов. — Ә сез нинди карарга килдегез? — дидем мин. — Мин һәрвакыт дошманга ташланырга әзер, тик артиллеристлар ут кына ачсыннар! — Сезнең батальон каршында дошанның көче күпме? — Дөресен әйтүе кыен, иптәш полковник. — Хәзер төнгә әзерләнегез. Беренче чиратта яралыларны чыгарырга тырышыгыз! Разведка оештырыгыз! Боеприпас туплагыз! Сугышчыларны ашатыгыз! Роталарыгызны рәткә кертегез! — дидем мин Аркатовка. Без сөйләшеп бетергәч, Абрамов: — Яшь командир, ләкин бик үткен кеше. Батырларча сугыша. Батальонда сугышчан тәртипне тота белә, — дип, Аркатовтаи канәгать булуын әйтте дә полктагы хәлне сөйләп бирде. Ләкин, төн карангы булганлыктан, дошман позициясен күрергә мөмкин түгел иде. Аннары Абрамовны 17 ноябрьга планлаштырылган сугыш хәрәкәтләре белән таныштырдым. Аның карарын тыңладым һәм кайбер күрсәтмәләр бирдем дә НП га кайтып киттем. Тнз генә кичке ашны ашап алганнан сон, сәгать төнге уникегә киткәч, тагы бер мәртәбә командирлар белән сөйләшеп, аларга тиешле боерыклар бирдем. Иртәгә без һөҗүмне Радуга юнәлешенә тупларга тиеш идек. Әгәр ул юнәлештә дошман оборонасын уңышлы өзә алсак, башка юнәлешләрдә дә алга китеш булачак һәм күршебездәге 323 нче дивизия частьларына да юл ачылырга тиеш пде. Шунлыктан артиллерия, минометларның да күбесен Радуга юнәлешенә тупларга булдык. 17 ноябрьда, кызарып кояш чыккан вакытта, полкларда тиешле перегруппировка ясалып беткән, һәм алар атака сызыкларына урнашканнар иде инде. Нәкъ 9 сәгать 35 минутта артиллерия дошманның беренче сызыгына ут ачты. Шул ук минутларда бездән сулда — Гомель ягында да кара төтеннәр күтәрелә башлады. Бу — 217 иче дивизия юнәлеше иде. «Димәк, ул да һөҗүмгә күчте», — дип уйлап куйдым. 9 сәгать 50 минутта полклар һөҗүмгә күчте. Фашистлар бүген дә бик нык каршылык күрсәттеләр. Берничә мәртәбә контратакага чыктылар. Әмма дивизия частьлары дошманны барыбер чигәргә мәҗбүр иттеләр. Шулай нтеп, дивизиянең сул флангысы кичкә шактый алга китте. 18 ноябрь көне тулысы белән һөҗүмгә әзерләнүгә сарыф ителде. Ә 19 ноябрьда исә, Новая Жизнь авылы юнәлешенә төп көчне туплап, дивизия яңада!! һөҗүмгә күчте. Иртән башланган сугыш караңгы төнгә кадәр дәвам итте. Әмма без әйтерлек уңышка ирешә алмадык. Немецлар, әледәи-әле өстәмә .көчләр килеп тору өстенә, оборона ягыннан да уңайлы позициягә урнашкан- лыктан, безнең частьларга алга бару артык дәрәҗәдә кыен иде. Мондый шартта һөҗүмне дәвам итүдән мәгънә юк иде. Шунлыктан, ныклап торып әзерләнү өчен, мин комкордан ике тәүлек вакыт сорадым. Әйтергә кирәк, генерал Гарцев минем үтенечне кире какмады. Бер атна буена туктаусыз сугышып арыган-йончылгаи сугышчыларлы ике тәүлек эчендә бераз ял иттереп, тнешле юнәлешләргә кирәк кадәр көч туплаганнан сон, 22 ноябрьда дивизия яңадан Радуга юнәлешендә һөҗүмгә күчте. Кыска вакытлы, ләкин нәкъ кирәк урынга юпәл- телгән артналеттан соң, дивизия полклары атакага күтәрелделәр. Дошман белән кискен бәрелешләр башланды. Гитлерчылар позицияләрен бирмәскә ии тырышсалар да, безнең сугышчылар акрын, ләкин ышанычлы адымнар белән алга бардылар, һәм, шул көннән башлап, немецларның «буасы» җимерелде — алар инде безнең частьларны озаклап тоткарлый алмадылар. Хәтта көненә алтышар мәртәбә контратака ясау да файда итмәде аларга. Киресенчә, күбрәк сугышчыларын гына югалттылар. һөҗүм 24 ноябрьның киченә кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә, Захаровский, Новый Мир авылларын азат итеп, дивизия Контуровка тирәсенә килеп җиткән иде инде. Ә 25 ноябрьда .без бераз тукталып торырга тиеш булдык. Чөнки, бердән, гаскәрне тәртипкә китерергә кирәк булса, икенчедән, артта калган сугыш припасла рының килеп җитүен көтәргә туры килде. 25 ноябрь көнне бөтен частьлар да күзәтү, разведка алып бару белән шөгыльләнделәр. Минем күзәтү пункты Новая Жизнь авылының көнчыгыш ягында иде. Телефон һәм рацияләр барысы да траншеяга куелган. Моннан фронт канәгатьләнерлек күренми, ләкин бу бердәнбер җайлы урып. Батып баручы кояш инде яртылай күмелгән, көнбатыш горизонтның болыт капламаган урыннары алсу-кызыл төскә кергән иде. —- Иртәгә аяз була. Шуның галәмәте ул! — диде Барыкин. Күрәсең, минем кояш батышына карап торуымны сизеп алай әйткәндер инде. — Табигатьтә аяз булса, безнең дә эшебез уңышлы булыр, — дидем мин. Без шулай сөйләшеп торган вакытта, кинәт телефон шалтырады. Комкор Гарцев икән. Ул: — Иптәш Булатов, хәзер фронтта шартлар шуны таләп итә: аруга карамастан, сизгерлек, уяулык! Бөтен фронт буйлап бүген төп буе күзәтү алып барыгыз һәм вак группалар белән төрле юнәлешләрдә разведка оештырыгыз! — дип әйтергә генә өлгергән иде, шул чак безнең НП районында дошман снарядлары ярыла башлады. Соңгы икс сәгать эчендә генә дә өченче налет иде инде бу. — Сизәсезме, дошман ни кылана?! — диде генерал, налет башлануын ишетеп. — Көзге чебен шикелле, гомере кыскарганга шулай ашкына ул. Ачырак тешләп калыйм ди торгандыр! — дидем мин. — Дөрес! — диде генерал һәм рәхәтләнеп бер көлеп алды да, саклык чараларын тагын бер кабат искәртеп, трубканы куйды. Тиздән билгеләнгән подразделениеләрнең тиешле юнәлешләрдә разведкага киткәнлекләрен хәбәр иттеләр. Ә таң алдыннан, армиянең бөтен берләшмәләрендә төрле юнәлешләрдә алып барылган сугышчан разведканың кысуы нәтиҗәсендә, немец гаскәрләре чигенә башладылар. 26 ноябрь иртәсе аеруча матур иде. Меңләгән күзләр белән эзләсәк дә, күктә .болыт әсәрен таба алмассың. Күптән инде мондый якты, җилсез. .матур көннең булганы юк иде. Басулар, яланнар һәм тугайлар көзге кар белән тнптигез булып капланганнар һәм, кояш яктысында ялтырап, күзләрне чагылдыралар. Табигатьнең бу матурлыгы күңелгә рәхәтлек бирә иде. Иртүк һавага күтәрелгән безнең самолетлар дошманның резерв һәм тыл рубежларын бомбага тотарга керештеләр. Күктә кучкыл-кучкыл булып кара төтеннәр күренеп китә. — дошман зенитчылары безнең самолетлар белән «күрешергә» азапланалар иде. «Юк инде, алай итеп кенә безне туктата алмассыз, бу кояш сезнең өчен түгел, ә безнең өчен чыкты бүген! — дип куйды Барыкин, бу күренешкә караганнан соң. — Сезнең кояш батты инде!» Гомель операциясенең сонгы һәм хәлиткеч көне иде бу. Бу — безнең НПның алга күчеп барган вакыты иде. Новая Жизнь авылына якынлашып килгәндә, безне комкор куып җитте. Мин, машинадан төшеп, аңа дивизия фронтындагы хәлләр турында доклад ясадым. Әле моннан ярты сәгать чамасы элек кенә Коитуровка авылы дошманнан чистартылган иде. Ул турыда да әйттем. Бик җитди итеп тыңлап торган генерал, доклад тәмам булгач, кинәт эчкерсез генә елмаеп куйды һәм: — Чын күңелемнән котлыйм сине, Фатих Гарипович! — дип кулымны кысты. Аннары безнең күрше дивизияләр хәлен аңлатырга кереште: — 197 нче дивизия, — диде ул, — хәзер Лопатило авылында сугыш алып бара. 323 нче дивизия Будеповский авылы тирәсендәге калкулык өчен сугыша. — 25 нче корпусның хәле ничек? — дидем мин. — Ул корпусның 217 нче дивизиясе Поколюбичида урам сугышы алып бара. Бер дивизиясе сул флангысы белән Плессы авылына бәреп керде һә.м хәзер аны тәмам азат итү өчен көрәшә. Гомумән, хәзер Гомель безнең кулда дияргә була инде! — диде генерал һәм, безгә уңышлар теләп, үз юлына китте. ...Дивизия ул көнне, дошманны бөтен фроит буенча эзәрлекләп, кызу темп белән алга барды. Хәзер немецлар каршылык күрсәтергә түгел,'качу ягын карыйлар, ә күбесе, аңа да өлгерә алмыйча, я безнең сугышчылар тарафыннан юк ителә, я төркемләп-төркемләп әсирлеккә биреләләр иде. Хәер, аларга шуннан башка чара да калмаган иде инде. Чөнки көндезге сәгать 11 гә немецларның Гомель группировка™ Совет Армиясе гаскәрләре тарафыннан тулысымча чолганып алынган иде. Гомель операциясе чорында 11 нче армия ясаган ул көнге зур штурмнар нәтиҗәсендә, дошманның безнең армия каршында сугышкан 35 нче армия корпусы (134, 229 һәм 292 нче пехота дивизияләре) тар-мар ителде; бик күп туплары, машиналары, пулемет һәм башка төр кораллары я сафтан чыгарылды, яки төзек килеш кулга төшерелде. Үлеп калган меңнәрчә фашист солдатлары һәм офицерлары, күп саплы әсирләр, сугыш припасы складлары һәм башка бик күп трофейлар немец командованиесенең Гомельне саклау өчен никадәр күп көч куйганлыгын ык, ләкин барыбер, саклый алмыйча, чигенергә мәҗбүр булуының җанлы шаһитлары иде. Дивизия, дошманны куып, алга баруын дәвам итте. Төшкә кадәр шактый тиз барылса да, төштән сон, кинәт кук йөзеп болыт каплап, кар катыш салкын яңгыр ява башлау сәбәпле, темп акрынайды. Юллар пычранып, йомшап калганлыктан, машппалар еш кына буксовать итә башладылар. Туп тәгәрмәчләренә дә калып булып балчык ябыша иде. Ләкин бу табигый кыенлыклар гына һөҗүмне туктата алмады. Сугышчыларның кәефләре яхшы иде, бер генә минутка да тукталмыйча, дошманны кысрыклауны дәвам иттеләр. Фашистлар ташлап качкан туплар, пулеметлар әледән-әле очрап тора; үле сугышчыларын гына түгел, хәтта яралыларын да калдырыл киткәннәр иде алар. — Әнә тагын бер төркем әсирләрне алып киләләр! —- диде адъютант Котов, вак куаклык ягына күрсәтеп. Әйе, бер офицер һәм ике автоматчы зур гына бер группа әсирләрне юлга алып чыгып киләләр иде. Алар турысына җиткәч машинаны туктатып, тәрҗемәче аша, әсирләрнең кайсы дивизиядән икәнлекләрен сорадым. Барысы да безнең дивизиягә каршы сугышкан 134 иче саксов дивизиясеннән булып чыктылар. — Тагын көнчыгышка барасызмыни? — дип мыскыллап сорады Лозовский бер әсир офицердан. Башын бинт белән ураган, безнең сугышчыларның мылтык түтәсе эләккәнлектән, яңагы күгәреп чыккан бу офицер башын горур тотып көлемсерәргә тырышса да булдыра алмады, бары, еларга җыенгандай, авызы бәлчәеп кенә калды. — Гитлер капут, хайль русь! — диде ул, ниһаять калтыранган тавыш белән. Ул офицердан сорашып, без тагып шуны белдек: 134 иче дивизиянең командиры генерал Шлеммер әле күптән түгел генә Гитлер янында булып: «Минем дивизиямә нинди генә катлаулы бурыч куелмасын. ул аны үтәп чыгарга тулысынча әзер!» — дигән һәм Гомельне кулдан ычкындырмаска ант биреп кайткан икән. — Ә хәзер Шлеммерыгыз кайда соң? — диде Аряков, көлеп. — Кайда булсын, котыла алган булса, күптән качкандыр инде. — диде әл.еге офицер. Әсирләрне алып баручы бер автоматчы безгә ул офицерның планшетын бирде. Аида Шлеммерның соңгы көннәрдә генә бирелгән сугышчан боерыгы бар икән, тәрҗемәче шуны укып күрсәтте. Ул боерыкта, «бер адым да артка чикмәскә» дигән сүзләр белән бергә, «авырлыклардан зарланучыларны һәм скептикларны аяусыз рәвештә җәзага тартырга» дип тә әйтелгән иде. Шушы приказ нигезендә, барлык офицерлар да солдатларга карата кискен чаралар күрә башлаганнар. Ә менә асларына «су үтә» башлагач, шул ук офицерлар үзләре беренче булып качарга керешкәннәр. Бер әсирнең сөйләвенә караганда, рота командиры Вульворт иртән генә: «Кичкә чаклы позицияне сакларга, артка чигенмәскә генә түгел, хәтта әйләнеп тә карамаска!» — дип приказ биргән булса да, безнең сугышчылар дошман оборонасын өзгәч: — Руслар фронтны җимерделәр, кача алганыгыз качыгыз! — дип кычкырган һәм, бер патрон да атмыйча, башлап үзе шылу ягып караган... Әсирләрне алып баручыларга тиешле күрсәтмәләр биргәннән сон. мин шоферга Мамонов полкын куып җитәргә куштым. Тизрәк бару нияте белән, шофер машинасын басу өсләтеп кенә алып китте. Ләкин кузгалып йөз метр да үтәргә өлгермәдек, минем белән баручы Аряков, узен-үзе белештермәгәндәй, каты тавыш белән: — Тукта! — дип кычкырды һәм шофер шул ук секундта тормозга басып өлгерде. Машинадан төшеп карагач, чәчләребез үрә торды: алгы көпчәктәй, күп булса, 15 сантиметр гына арада танк шартлаткыч мина ята иде. Аряков шул минаны күреп кычкырган икән. Тикшерелмәгән җирдән барырга кушуым өчен үземне үзем орышудан башка чара калмады, һәм без олы юлга кире чыгарга мәҗбүр булдык. Мамоновны тимер юл буенда куып җиттек. Юл кырыендагы сирәк кенә булып үскән әрәмәлектә Мамонов батальон командирына сугышчан боерык биреп тора иде. Мин аны инде унсигез көн буена (плацдармга чыкканнан бирле) күргәнем юк иде. Шушы өч атнага якын вакыт эчендә ул шактый ябыккан, олыгаеп, уйчанланып киткән. Аны. кочаклап алып, җиңү белән котладым. Аннары ул полкындагы хәлләр турында доклад ясады. — Ә егетләрең ни хәлдә соң, югалтулар күп булдымы? — дип соравыма каршы: — Исәннәренең кәефләре яхшы, ләкин югалтулар да зур булды, сафлар шактый сирәгәйде. Бигрәк тә плацдарм көннәрендә кыен булды,— дип җавап бирде. Аннары: — Ә шулай да өстәмә көчләр килгәнче фашистларны тукмый торырга шушы егетләр дә җитәр дип уйлыйм, иптәш полковник, — дип өстәде. Дивизия дошманны куып һаман алга барды. Кояш батып, тәмам караңгы төшкәч кенә, частьлар туктала башладылар. Безнең КП җимерелеп бетә язган немец, землянкасына урнашты. Кояш баеганда исә башлаган үткен, салкын җилдән аз гына булса да саклану максаты белән, Лозовский землянка ишегенә палатка корып куйды. Шәм яндырып, киләсе көн өчен һөҗүм юнәлешләрен аныкларга гына керешкән идек: — Приказ! Баш Командующий приказы! — дип кычкырып җибәрде элемтәче. Нәрсә булды икән дип аптырашып, радист янына ашыктык. Ул арада Барыкин белән бер политработник килеп керде. Землянка тып-тын иде. Барыбыз да эфирдагы ягымлы һәм тәэсирле тавышны—-диктор Левитан тавышын тыңлыйбыз. Ә ул бүген, 26 ноябрьдә, Гомельнең фашист илбасарларыннан азат ителүе турында Верховный Баш Командующийның приказын укый. Менә ул: «Гомельне азат итүдә аеруча батырлык күрсәткән гаскәрләр...» — дип саный башлады һәм беренче булып безнең дивизияне атауга, барыбыз да берьюлы кычкырып җибәрдек, ләкин, приказны ахырына кадәр тыңлау өчен, шундук тынып калдык, «...приказ бирәм: Гомельне яулап алуда бик яхшы хәрәкәт итүләре өчен рәхмәт белдерергә һәм Гомель исеме бирергә...» Тагын башлап безнең дивизияне әйтте. Бу юлы барыбызның да шатлыгы тышка бәреп чыкты һәм без, приказны тыңлап та бетермәстәп, бер-беребезне котлап, кулларыбызны кысыша башладык. Мин шундук бу хәбәрне сугышчыларга җиткерергә һәм Верховный Баш Командующий приказын бүген төнлә үк дивизия газетасында бастырып чыгарырга боерык бирдем. Әйе, дивизия Гомель операциясендә иң җаваплы һәм хәлиткеч участокта сугышты һәм үз алдына куелган бурычны намус белән, тулы- сынча үтәп чыкты. Бу операция вакытында һәркөи диярлек я армия штабыннан, я корпустан берәр вәкил безнең дивизиядә булып, кирәк чакта һәм сугыш техникасы, һәм файдалы киңәшләре белән ярдәм итеп тордылар. Дивизия командованиесе, офицерлар составы һәм партия оешмалары да операциянең уңышлы чыгуы өчен бик зур тырышлык күрсәттеләр. Югыйсә немецлар тарафыннан өч ел буенча ныгытылып, аларча әйтсәк, «Белоруссия бастионы»иа әйләндерелгән Гомельне 14 көн эчендә азат итә алмаган булыр идек. Ләкин, барыннан да элек, бу жиңу, бу уңыш рядовой сугышчыларның батырлыгы һәм дошман белән аяусыз көрәшләре нәтиҗәсе иде. Операциядә катнашкан бик күп сугышчыларның батырлыгы турында озаклап сөйләргә булыр иде. Әмма мин үз күзем белән күргән куп санлы эпизодларның берничәсенә тукталу белән генә чикләнергә уйлыйм. Хальч өчен барган кискен сугыш көннәренең берсе иде. Әйтерсең, ниндидер зилзилә купкан да дөньяны айкый, астын-өскә китерә. Тнрә- якны, жирне-күкне төтен, тузан болыты каплаган. Берьюлы берничәшәр снаряд һәм мина ярылудан хәтта җир дә сыкрый, ыңгыраша төсле. Бу — безнең яктан башланган артподготовка дәһшәте иде. Менә берничә минуттан снаряд, мина ярылу авазлары ераклаша башлады — артиллеристлар ут валын дошманның икенче траншеялары- на күчерделәр, һәм шул ук вакытта частьлар дошман өстенә атакага ташланды. Әнә, алар инде дошман траншеяларына җитеп киләләр, кайберләре гранаталарын да ыргыта башладылар һәм төтен эчендә күздән югалдылар. Ләкин лодразделениеләрнең алга баруы барлык участокта да бертөрле һәм уңышлы түгел иде. Кайбер подразделениелар хәтта атакага күтәрелү белән үк җиргә ятарга мәҗбүр булдылар. Менә шушындый киеренке шартларда өлкән сержант Габдулла Хөсәенов, шуышып, дошман пулеметына якынрак бара да, үзенең пулеметыннан көтмәгәндә ут ачып, берничә минут эчендә әлеге пулемет ноктасын юкка чыгара. Шул форсаттан файдаланып, взвод йөгереп алга ыргыла, ләкин 50—60 метрдан соң, дошманның икенче пулеметы утына эләгеп, тагын тукталырга мәҗбүр була. Әмма озакка түгел: коммунист Хөсәенов немецларның икенче пулеметын да бик тиз арада сафтан чыгара. Шушы бәрелеш вакытында взвод командиры яраланып сафтан чыкканлыктан, парторг Хөсәенов командалык итүне үз өстенә ала һәм, взводны атакага күтәреп, дошманны тагын берничә йөз метрга чигенергә мәҗбүр итә... 14 ноябрь көнне, Хальч өчен сугыш барганда, немецлар дүртенче мәртәбә психик атакага ташланалар һәм безнең подразделениеләрне кысрыклый башлыйлар. Дошман белән ике ара нибарысы 80—100 метр гына кала. Менә шундый кискен вакытта сержант Слудневның пулеметы телгә килә һәм ул немецларны туракларга керешә. Немецлар чабылган үлән шикелле кырыла-ава башлыйлар, һәм чигенергә мәҗбүр булалар. Шул моменттан файдаланып, безнең укчылар Хальчка бәреп керәләр һәм урам сугышы башланып китә. Фашистлар авылны калдырырга җыенмыйлар, бакчалардагы агач төпләренә посып, каршылык күрсәтергә тотыналар. Иван Слуднев монда да каушап калмый: пулеметын бер зур бакча каршына көйләп куя да тагын фашистларны ура башлый. Бу кискен сугыш барышында расчетның икенче номеры Евсеев яраланып сафтан чыга, аннары беренче номер Сәлим Юлдаев та яралана. Әмма Слуднев пулеметы бер генә минутка да тукталмыйча атуын дәвам итә һәм шуның нәтиҗәсе: немецлар теге бакчада иллегә якын үлек солдатларын, өч пулеметларын һәм күп кенә автомат, мылтыкларын калдырып чигенергә мәҗбүр булалар. Бу батырлыгы өчен сержант Слуднев Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнде.. Яки менә элемтәчеләрне алыйк. Дивизия Сож буеңа килеп урнашкач, плацдармга элемтә үткәрергә кирәк иде. Ә елга өстен дошман туктаусыз күзәтеп, яктыртып тора. Әнә шундый куркыныч моментта элемтәчеләр Лысенко, Лнмкин һәм Жуков кечкенә генә көймәгә утыралар да, үзләре теләп, аргы якка юнәләләр, ә алар артыннан телефон чыбыгы сузыла бара. Лнмкин чыбыкны сүтеп тора, Лысенко дошманны күзәтеп, юнәлешне билгеләп бара, ә Жуков кулындагы ишкәкләрнең хәрәкәтенә күз иярми. Менә алар елганың яртысына җнтәләр, менә яртысын да үтәләр. Хәзер ярга, күп булса, 30 метр кала. Кинәт дошман ракетасы су өстен ялт иттереп яктыртуы була, шундук пулеметтан да ата башлыйлар, һәм күп тә үтми, снаряд ярылудан егетләр янында бик зур су баганасы күтәрелә. Ләкин, егетләрнең бәхетенә каршы, дулкын көймәне ярга алып ташлаган һәм элемтәчеләргә бернинди зарар килмәгән иде. Алар шундук сикерешеп торалар да, бер минутка да тоткарланмыйча, алга — плацдармдагы безнең сугышчылар янына йөгерәләр, һәм «кечкенә җир» белән телефон элемтәсе булдырыла. Ә сугыш вакытында элемтәнең ни дәрәҗәдә кирәк икәнлеге һәркемгә мәгълүмдер дип уйлыйм... Ә комсомолец Шәйдулла Ялышев ике мәртәбә үзенең рота командирын үлемнән коткарып кала. Хальч өчен барган канлы сугышта артиллерия уты астына эләгеп, рота командиры контузия ала. Бу хәлне күргән Шәйдулла тиз генә командирына ярдәмгә килә: аны куркыныч- сызрак урынга күчерә. Әмма ул командиры яныннан китеп кенә барганда. үч иткән шикелле, тагын авыр снаряд кнлеп төшә һәм бу юлы ротз командирын балчык өеме белән күмеп үк ташлый. Шәйдулла тиз генә борылып килә һәм инде һушын югалткан командирын казып алып, санитарларга тапшыра. Үзе шундук җитәкчелекне өстенә алып, рота белән идарә итә башлый. Әйтергә кирәк, Ялышев җитәкчелегендәге рота \л көнне башкалардан кпм сугышмый. Шул кыюлыгы һәм тапкырлыгы өчен комсомолец Шәйдулла Ялышев Дан ордены белән бүләкләнде. Бер сүз белән генә әйткәндә, Гомель операциясе көннәрендә дивизиянең бик күп солдат һәм офицерлары геройларча һәм аяусыз сугыштылар. Саный китсәң, алар бик күп. Әйтик, капитан Н. А. Скуратов, өлкән лейтенант Аркатов, өлкән лейтенант А. Дубина (ул 22 яшьлек егет батальон командиры иде инде), капитан Н. В. Долгополов батальоннары һәм өлкән лейтенант М. Д. Ленник, лейтенант И. Ф. Дмитриев роталары хакында да, дошманның 8 пулеметын, бер тубын, 40 ка якын солдатын юк иткән взвод командиры В. Н. Колодин турында да бик озаклап сөйләргә булыр иде. Гомель операциясенә йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: ул көннәрдә аеруча батырлык һәм тапкырлык күрсәткән солдат, сержант һәм офицерлардан 400 гә якын кеше хөкүмәт орденнары белән, 300 дән артык' кеше медальләр белән бүләкләнде. ЖЛОБИН ЮНӘЛЕШЕНДӘ Гомельне алганнан соң, 11 нче армиягә, 63 нче армия белән бергәләп, Жлобин шәһәренә бару бурычы куелды. Шул гомуми бурычтан чыгып. 27 ноябрьдә безнең 53 нче корпуска да сугышчан приказ бирелде. Бу приказ буенча, корпус, Жлобинга бара торган тимер һәм таш юллар буйлап, дошманны эзәрлекләвен дәвам итәргә тиеш иде. Ә мин җитәкчелек иткән дивизиягә шул юнәлештәге Радеевка — Кошелев — Шары- бовка маршруты билгеләнде. Бездән уңда — 323 нче укчы дивизия, ә сулда 197 нче укчы дивизия булып, 260 укчы дивизия икенче эшелонда хәрәкәт итәргә тиеш иде. 27 ноябрь иртәсендә дошман Радеевкадаи куылып, безнең КП шунда күчте. Көн шактый салкын иде. Күк йөзе чиста булып, анда инде шактый югары күтәрелергә өлгергән кояш балкып торса да, хәзер аны» җылысы бөтенләй диярлек сизелми, киресенчә, салкынлыкны арттыр- гансыман тоела, суык хәтта колакларны чеметеп-чеметеп ала иде. Димәк, үзенең хокукын даулап кыш килә. Ә фронт шартларында кыш безгә өстәмә мәшәкатьләр тудырачак... Радеевкага килеп, ныклап урнашырга да өлгермәдек, разведка начальнигы дошманның чигенә башлавы турында хәбәр итте. Без тагын алга киттек. Кошелов авылында немецлар бөтенләй каршылык күрсәтмәделәр. Көндезге сәгать икеләргә тикле дошман каршылыксыз гына чигенде. Әмма Шарыбовка авылы тирәсенә җиткәч, көтелмәгән кискен СУГЫШ башланып китте. Эш шунда: Шарыбовка калку җирдә урнашкан һәм оборона ©чем уңайлы булу сәбәпле, немецлар ул асыл тирәсен алдан ук ныгытып куйганнар булып чыкты. Нәкъ шул авыл янында гына аларның өстәмә көч алтайлыклары да мәгълүм булды. Штаб начальнигы Амосов, мәсьәләне яхшылабрак ачыклау өчен, ике автоматчы белән бер офицерны Мамоповка йөгертте. Хәлие үзебез күрү нияте белән, без дә алгарак киттек. Менә безнең каршыда Шарыбовка авылы. Аның буенда немец траншеялары, хәтта туры наводкага җайлап куелган туп көпшәләренә тикле күренә. Ә уйсулыктагы сирәк урманлыкта, дошманнан нибары 200 метр ераклыкта, безнең сугышчылар ята иде. Машинаны калдырып, җәяүләп кенә урман авызына килдек. Дошманның менә-менә контратакага күтәрелергә торуын күрүдән бигрәк, күңелем белән тоеп: — Лозовский, тизрәк налет әзерлә! — дип әйтүемә каршы җавап алырга да өлгермәдем — Шарыбовкадан дошман артиллериясе безгә ут ачты. Немец артиллеристларының максаты нинди булгандыр — анысын әйтү кыен, әмма безнең сугышчан тәртипкә бер снарядлары да төшмәде. — Мин фәкать гвардия миномет дивизионыннан гыпа ут ача алам!— диде Лозовский. — Анда да берәмләп кенә. /Мин шунысына да бик шат идем һәм Лозовскнйның тизрәк эшкә керешүен таләп иттем. Ул арада дошман контратакага да күтәрелде һәм, аягүрә басып, безнең алгы сызыкка килә башлады. Менә шул минутта безнең бер мина нәкъ кирәк урында — ажгырып килүче дошман сафлары арасында ярылды. Аннан тагын .берәү, тагын... Нәкъ шул минутларда, балаларча куанып, минем янга Мамонов йөгереп килде. Аның килүе бик вакытлы иде. Мин аңа килеп туган хәлгә карата тиешле күрсәтмәләрне бирүгә, ул яңадан үз полкына чапты. Дөресен әйтергә кирәк, әгәр дошман, әрсезләнеп, алга баруын дәвам итсә, безнең эшләр шәптән түгел иде. Чөнки әле безнең артиллерия килеп җитмәгән, ә килеп җиткәннәре ут позицияләренә урнашырга өлгермәгәннәр иде. Ләкин гаҗәп: сугышта кайчак көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга. Күрәсең, соңгы атналарда безнең тарафтан үзләренә кирәгеннән артыграк эләккәнне исләрендә тотып булса кирәк, дошманны өркетү өчен әлеге безнең берничә данә мина да җитә калды: алар шундук җиргә сыенырга мәҗбүр булдылар. Ә бу—атака тончыкты дигән сүз. Димәк, без азмы-күпме вакыт оттык, һәм, чыннан да, безнең гвардиячеләр дошманны яткырып торган арада майор А. В. Молчанов дивизионының ике батареясы сугышка әзерләнеп өлгергән иде инде. Тупларын туры наводкага көйләп, полк һәм батальон артиллериясе дә немецларны «мунча» кертә башлады. Ә бераздан дивизия егетләренең тирә-якны яңгыраткан «ура!» тавышлары хәлнең безнең файдага үзгәрүе турында сөйли иде инде. — Әнә качалар, явызлар! — диде, миннән алдаирак торып баскай Лозовский. Күрәсең, җирдә яткан килеш карагангадыр, ул миңа ничектер чамасыз озын булып күренде һәм мин, ни өчеи икәнен үзем дә белмичә: — Кайда шулай озын булып үстегез сез, иптәш Лозовский? — дип сорап куйдым. — Минем әти дә шулай иде. Доп казагы бит! — диде ул, һәм без икебез дә көлешеп алдык. Шарыбовка авылыи азат иткәннән соң, дивизия һәм безнең 53 иче корпус 29 ноябрьның киченә кадәр, туктаусыз рәвештә дошманны эзәрлекләп, алга барды. Әмма шуннан ары китә алмады. Чөнки дошман. электән әзерләнгән оборона ныгытмаларыннан файдаланып, корпгсны тоткарлаган иде. Дошманның бу ныгытмасын ватып алга барыр өчен, 2 декабрьга кадәр әзерлек алып бардык һәм шул ук вакытта сугышчан разведка хәрәкәтләрен дә дәвам итеп, немецларны борчыл, тынгысызлап тордык. Ә оезнең 2 декабрьдә иртән башланган һөҗүм шундый куәтле булды, немецлар, каршылык күрсәтеп тә тормыйча, чигенә башладылар. Дивизия дошманны эзәрлекләп алга китте. Ул көнгә безнең дивизия 23 авылны немецлардан азат итеп, кичкә Окра елгасына барып җитте һәм шунда тукталырга мәҗбүр булды. Чөнки дошманның бу районда алдан әзерләнгән оборона ныгытмалары бар иде һәм ул, шуннан торып, шактый нык каршылык күрсәтә башлады. Хәер, ул рубежда тукталуның сәбәбең дошман өстенә аударып калдыру да бик үк дөрес булмас. Нигә яшереп торырга, безнең яктан да шактый зур кимчелекләр булды анда. Мәсьәлә шунда, Окра елгасына җиткәндә безнең артиллерия тиешенчә удар ясый алмады. Чөнки ул артта калган иде. Әгәр дә без, дошман каршылык күрсәтә башлауга, артиллерия уты белән нык кына удар ясаган булсак, һичшиксез, Окра елгасың тукталып тормастан кичә алган булыр идек. Мин бу турыда Лозовскийга да әйттем, әмма ул: — Мин нишли алам ди, иптәш полковник. ДАГ килеп өлгерә алмады. ә корпустан ярдәм булмады, — дип җавап бирде. Нишлисең, үткән-бсткән, сүз озайтудан файда юк иде. - Сезгә генә түгел, бөтен артиллеристларга да киләчәк өчен сабак булсын бу, подполковник! — дип, кисәтеп куюдан башка сүз әйтмәдем. Подразделениеләр төн буена бөтен фронтта разведка алып бардылар. Кайбер группалар хәтта Окраның аргы ягына чыгып та хәрәкәт иттеләр. Алар анда дошманның көчен һәм ничек урлашуын күзәтү белән генә чикләнмичә, кайбер бик мөһим документлар да кулга төшереп кайттылар. Килеп туган хәлне һәрьяклап тикшерү нәтиҗәсендә, 3 декабрьда иртән ничек кенә итеп булса да Окра елгасын кичәргә дигән карарга килдек һәм шуның нигезендә, һәр полкка конкрет бурычлар куеп, сугышчан приказ бирелде. Шул ук вакытта бу һөҗүмне күршеләр белән дә бәйләргә кирәк иде. Ләкин штаб алар белән элемтә урнаштыра алмаган булып чыкты. Моның өчен Аряковны нык кына кыздырырга туры килде. Иртән, кыска гына артналеттан соң, дивизия елганы кичәргә тиеш иде. Шуңа омтылып та карадык. Әмма немецларның 134 иче пехота дивизиясе частьлары кискен каршылык күрсәттеләр. Бу аңлашыла да иде. Ни өчен дигәндә, ул рубеж Днепрга чыгу юлы өстендә. Ә Днепрдан соң Жлобинга юл ачыла. Менә шуңа күрә дошман ул рубежда безне озаграк тоткарларга һәм үзенә өстәмә көч килгәнне көтәргә чамалый иде. Тик барыбер безнең кайбер частьлар суны кичкәннәр иде инде. Көндез Абрамов шалтыратты: — Дошман сул флангка ут ачты! —диде ул, борчылып. — Сул күршең кайда сон, нигә ярдәм итми икән? —■ Белмим, иптәш полковник. Безнең тирәдә беркем дә юк! «Димәк, ике арада ачыклык хасил булган, шуннан файдаланып, дошман фронтны өзәргә чамалый». Башымнан әнә шул фикер үтеп китте. Абрамовка тиз генә разведка җибәреп, хәлне ачыкларга, күршесен табарга боерык бирдем. Күп тә үтмәде, Абрамов яңадан шалтыратты: — Берни аңлап булмый, тылдан ата башладылар! — диде ул. Бу юлы Амосовка разведка җибәрергә боерык бирдем. Бераздан Абрамов полкыннан капитан Колесников килде. — Бездән сулда берәү дә юк. Ә безмен тылда күршеләр батальоны, полкка алар ата бугай, — диде ул. Аның сүзләренә ышансам да, мәсьәләне яхшылап белми торып, югарыга хәбәр итәргә хакым юк иде. Шул арада Амосов җибәргән разведчиклардан да хәбәр килде, һәм алар да Колеси и ковның сүзләрен расладылар. Димәк, Абрамов полкы күршеләре белән сугыша! Шундук комкорга шалтыратып, тизрәк чара күрүен үтендем. Инде кон дә кичегә башлады. Тештән сон көчәеп киткән җил, карны себереп, буран куптарды, салкынлык тагын да арта төште. Сәгать 5- ләрдә Балашов урынына вакытлыча билгеләнгән майор Скуратов (аңа шул көннәрдә майор дәрәҗәсе бирелгән иде) полкындагы хәлләр турында доклад ясады. Аннан Мамонов белән сөйләштек. Алар икесе дә полкларның Окраны кичеп плацдарм ясауларын әйттеләр. Ләкин немецлар һаман кискен каршылык күрсәтәләр иде әле. Мин полк командирларына тукталган сызыкны ныгытырга һәм иртәнге һөҗүмгә әзерлек алып барырга боерык бирдем. Сәгать кичке 11 ләр чамасында корпустан сугышчан боерык алдык. Анда дошманның 6 нчы һәм 134 иче пехота дивизияләре Окра елгасының аргы ягына, электән әзерләнгән оборона ныгытмаларына чигенүе әйтелгән иде. Ә безнең дивизиягә иртәгә ул ныгытмаларны җимерергә һәм, Бобовка, Лебедевка юнәлешендә немецларны эзәрлекләп барыл, Лебедевка—Жлобин участогына чыгарга кушылган иде. Лозовский, Амосов һәм мин, шул боерыктан чыгып, үзара киңәшләшә генә башлаган идек, бер-бер артлы төшеп ярылган зур калибрлы снарядлардан 1<П урнашкан авылдагы өйләр дер селкенеп китте, хәтта кайберләре җимерелеп яна ук башлады. Дошманның бу «эше» 30—40 минутка сузылды. Ниһаять, Амосовны дежурга калдырып, азрак ял итеп алу нияте белән урынга яттым. Әмма йоклап киткәндә генә тагын торырга туры килде — корпус штабыннан шалтыраттылар. Телефонда полковник Назаров икән: —Бүгенге вакыйганың очына чыктык, ниһаять, — диде ул, — анда Абрамов гаепле түгел. — Ә кем гаепле соң? — Сезнең дивизия бөтен составы белән Окра елгасын кичәргә керешкәндә, — диде Назаров, — сул як күршегез бик пассив хәрәкәт иткән һәм шунлыктан аның уң флангысы артта калган. Дивизияләр арасында элемтә булмау сәбәпле, ул дивизиянең бер батальоны Абрамов полкына ата башлаган. — Ярый, информациягез өчен рәхмәт, югыйсә, гаеп әле Абрамов өстендә тора иде, — дидем мин. Ихтимал, мин бу эпизодны язмаларыма кертмәс тә идем, ләкин һөҗүм вакытында частьлар арасында бердәмлек булмауның әнә шундый аяныч нәтиҗәләргә китерүен искәртеп үтәсем килде. Хәер, бердәмлек сугышта гына түгел, һәркайда кирәк. 4 декабрьгә каршы төндә (сәгать 3 тә) дошман тагын чигенә башлады. Күрәсең, немецлар безгә сиздермичә генә тылларындагы ныгытылган рубежга китәргә исәп тотканнардыр. Тик безнең разведчиклар бу эшне шундук абайлап алганнар иде. Мин тиз генә комкор белән бәйләнешкә кердем һәм хәлне сөйләп бирдем. Ул командармга хәбәр итте. Шулай итеп, 25—30 минут эчендә бөтен армия аякка басты. Шыңгырдап торган төнге салкында безнең гаскәрләр чигенүче дошманны эзәрлекләргә керештеләр. Иртәнге сәгать унга кадәр дошман әйтерлек каршылык күрсәтмичә генә чигенде. Әмма шуннан соң алга бару читенләште. Чөнки немецлар. Днепр елгасын һәм стратегия ягыннан бик мөһим булган тимер юл узелын каплау әчеп эшләнгән оборона 11(1 ньп ытм ал арыннан торып, җан-фәрманга каршылык күрсәтә башладылар. Кан коеш кичкә кадәр дәвам итте. Әмма фронттагы хәл әйтерлек үзгәрмәде. Мамонов полкы Бобовка авылын, Абрамов йолкы Барсуки авылың (Скуратов икенче эшелонда иде) алырга никадәр тырышсалар да, максатларына ирешә алмадылар. Шунлыктан, тукталган урында ныгьш калырга һәм иртәнге һөҗүмгә әзерләнергә боерык бирүдән башка чара калмады. Декабрь төнен — әле кар ныклап яумаган, әмма җир шакаеи туңган һәм шунлыктан салкынлык икеләтә артык булып тоелган вакытны — күз алдыгызга китерегез. Җитмәсә, Днепр ягыннан ачы, үткен җил исә иде. Менә шундый шартларда сугышчылар корычтай булып каткан җирдә окоп казырга тиешләр. Ә ансыз ярамый, чөнки ул тирәләрдә тигезлек, таң ату белән дошман сугышчыларны чүкеп кенә торачак. Безнең әнә шушындый кыен хәлдә туктап калганлыкны дошман командованнесе дә белә иде, әлбәттә, һәм ул, моменттан файдаланып калу уе белән, таң атуга контратакага күчте. Ләкин төн буенча окоп казып керфек тә какмаган безнең егетләр немецларның ул атакасын кире кактылар. Дошман моның белән килешергә теләми иде, ул яңадай берничә мәртәбә атакага күтәрелде. Дивизия фронтында гаҗәп кыен минутлар туды. Ләкин безнең егетләр сер бирмәделәр. Көндезге сәгать уннарда дивизиянең кайбер частьлары, немец подразделениеләреиә зур югалтулар ясап, үзләре берничә юнәлештә һөҗүмгә күчтеләр. Дөрес, алга китеш әллә ни зур түгел, 150—200 метрлап кыңа булды. Бобовка авылы буендагы дошманның беренче траншеяларын кулга төшерде. Әмма мондый читен шартларда ул да җиңү иде. Хәзер гомуми һөҗүмгә күчүдән мәгънә юк, дошманның'көче дә зур, оборона ныгытмалары да яхшы иде. Шуңа күрә бердәнбер чара — актив разведка оештыру иде. Актив разведка хәрәкәтләре 14 декабрьгә кадәр дәвам итте. Әнә шул көннәрдә мин Барыкннга бик җаваплы һәм мөһим бурыч йөкләдем: полкларда перегруппировка ясарга кирәк иде, шул эш белән Барыкин җитәкчелек итәргә тиеш булды. Күрәсең, безнең уйны сизенеп алгандыр — перегруппировка башлангач ук, дошман безнең алгы сызыкка ут ачты. Әмма Барыкин, дошман пулялары туктаусыз сызгырып торуга да карамастан, башлаган эшен дәвам итте һәм шунда үзе дә яраланды. Ләкин, перегруппировка тәмам булганчы, җитәкчелек итүен туктатмады. Үзенә йөкләнгән эшне ахырына кадәр үтәгәннән соң гына, үзен медсанбатка илтергә ризалык бирде. 15 декабрьда генерал Гарцев дивизия командирларын һәм урынбасарларын корпус штабына җыеп, киңәшмә үткәрде. Барыбыз да җыелып беткәч, Гарцев җиңел генә атлап өстәл артына кереп басты да: — Иптәш командирлар, фронттагы гомуми обстановкага карата һәркайсыгыз үзегезнең фикерләрегезне әйтегез! — диде. — Безгә хәзер нишләргә кирәк һәм ни өчен? Ул безнең докладларны тыңлады. Барыбызның да килеп туган хәлгә карата фикеребез бертөрле иде диярлек: туктап калган оборона сызыгын яхшылап ныгытырга һәм һөҗүмгә әзерләнергә. Аннары штаб начальнигы П. И. Назаров корпус фронтындагы хәлләр турында доклад ясады һәм корпусның соңгы бер ай эчендә башкарган эшләре хакында сөйләп үтте. — Сож елгасрснда дошман оборонасын өзеп, аны эзәрлекләүгә күчкәннән бирле, — диде ул, — төньяк-көнбатышка таба хәрәкәт итеп, корпус 627 квадрат километр җирне алды һәм, барлыгы 90 авылны азат итеп, 15 000 кешене фашистлар коллыгыннан коткарды. күчәргә приказ бирде. Әйе, мондый обстановкада шуннан да хәерлесен эшләргә мөмкин түгел иде. Чөнки дошман бик яхшы оборона ныгытмаларыннан файдаланып, күп санлы көч белән Днепрның көнчыгыш ярында, безнең алга баруны тоткарлады. Шуның өстенә, немецларның позицияләре дә уңайлы, калку жиргә урнашкан иде. ...Шулай итеп, безнең дивизия япан кырда, бары тик траншеяларга гына ышыкланган хәлдә оборонага күчәргә мәҗбүр булды. Ләкин безнең оборона пассив түгел, актив оборона иде. Гомуми һөҗүм булма- са да, подразделениелар дә вак группалар белән туктаусыз рәвештә разведка, «ау» хәрәкәтләре алып барыла һәм, әйтергә кирәк, шактый мөһим эшләр эшләнә иде. Әйтик, оборонаның беренче көннәрендә үк, коммунист Олейник бер көндә генә дә 5 фашистны юк итте. Ә икенче көнне шул ук Олейник үзенең иптәшләре белән «ауга» чыгып, тагын 35 дошманны «теге дөньяга» озатты. Оборона көннәрендә дивизиядә партия җыелышы да үткәрдек. Җыелышта оборона чорында дивизия алдында торган бурычлар һәм партиягә яңа членнар кабул итү мәсьәләләре тикшерелде. Беренче көн тәртибе турында сүз барганда сугышчыларны өшүдән саклау чараларына игътибар бирелде һәм разведка хәрәкәтләрен көчәйтергә 53 иче укчы корпус командиры кирәклеге күрсәтелде. Ә аннары үт- генерал-майор И. А. Гарцеэ. кан сугышларда аеруча батырлык күрсәткән сугышчылардан 17 кеше партия сафына кабул ителде. 18 декабрьда мин полкларда булып, андагы эшләрнең барышын тикшереп кайткан гына идем, адъютант: — Сезне комкор чакыра, иптәш полковник, — диде. Трубканы алсам, телефонда комкор түгел, командарм И. И. Федюнинский булып чыкты. Ул минем исәнлек-саулыкны сорашты да: — Иптәш Булатов, мин башка жиргә китәм. Исән-сау булыгыз. Мин дивизиягездән бик канәгать. Киләчәктә сезгә яңадан-яңа уңыш- •чар тел и м 1 — д и д е. — Без бу хәлне һич тә көтмәгән ндек, иптәш генерал! — Бу беренч!есе гепә түгел инде һәм соңгысы да булмас әле,— диде командарм һәм:— Ярын, иптәш Булатов, хушыгыз. Гомельчеләр- сә сәлам әйтегез! — дип, трубканы куйды. Әгәр дә без дивизия офицерлары, командарм белән радио, телефон яки сугышчан приказлар аша гына таныш булган булсак, ихтимал, бу мәсьәләгә әллә ни зур игътибар бирмәс идек. Әмма тынгысыз, ләкин һәрвакыт кешеләр турында кайгыртучы, сабыр холыклы командармны беРничә мәртәбәләр күреп тә белгәнгә күрә, без аның китүенә борчылып куңдЬ1К 0fie күп еллар буена хәрби хезмәттә йөреп чыныккан Соңыннан комкор Гарцев сөйләде. Ул дивизия командирларының фикерләре белән килешкәнлеген әйтте һәм бүгеннән башлап оборонага ул генерал частьларда, берләшмәләрдә еш кына булып, андагы хәлне үз күзе белән күреп, белеп эш итәргә ярата иде. Әнә шуның өчен хөрмәт итә идек без аны... Шул ук көнне кич безнең өчен тагын бер яңалык булды: корпустан килгән приказда безнең 53 нче укчы корпусның 63 иче армия карама- гына күчерелгәнлеге хәбәр ителгән иде. Ул приказны алуга берничә көн үткәч, 63 нче армия вәкилләре без- йен участокны кабул итәргә килделәр. Ләкин бу мәсьәләдә миңа алар белән шактый тарткалашырга туры килде. Чөнки ул вәкилләр участокны ка.бул итү турында төзелгән актка булмаган кимчелекләрне "Дә бар итеп, күпертеп теркәгәннәр иде. Минем бу хәлгә бик нык ачуым I килде һәм: — Безне чит кешеләр дип исәпләмәгез, үзегезне артык күп кайгыртучылар рәтенә куймагыз, дивизия фронтындагы хәлләрне без бик яхшы белеп торабыз!—дип, актларына кул куймадым. Вәкилләр ачуланышып кайтып киттеләр. Шулай итеп, без 63 нче армия карамагына төшенкерәк күңел белән кердек. Икенче көнне командармнан мине ачуланып язылган шифровка килде. Күрәсең, комиссия кайтып жалоба биргән иде. Шул ук көнне армиянең хәрби советына чакырдылар. Без хәрби совет члены генерал С. И. Панковның 63 иче армиягә күчерелүен ишеткән идек инде. Ә Барыкин аны күптәннән белә икән. Шунлыктан, аны күреп сөйләшә тору уе белән, юлга күрсәтелгән вакыттан элегрәк чыктык. Армия штабына килеп җитеп, Хәрби совет члены С. И. Панков янына дип килеп керсәк — анда командарм Г. Я. Колпакчи утыра иде.. Аны шундук танып алып: —Иптәш командующий, Н нче укчы дивизия командиры... — дип, доклад ясарга керешкән идем, генерал тәмамларга ирек бирмәде. Төз һәм килешле озын гәүдәсе белән урыныннан күтәрелеп каршыма килде дә: — Булатов! Сез ич бу! Менә, ичмаса, очрашу!—дия-дия, озаклап кулымны кысып торды. Аннары: — Ну, ничек, Волга буендагы киеренке көннәрне онытмадыгызмы әле? — диде. — Бик хәтеремдә! Бигрәк тә сезнең мине чакырып Көнчыгышка китәргә боерык бирүегез истән чыкмый,— дидем мин. — Әйе. Бездә комбатлар бик күп иде ул вакытта. Корпуста кемне җибәрү турында сүз чыккач, сезнең кандидатураны дивизия командиры генерал Баронов тәкъдим итте, һәм, күрәм, ул ялгышмаган икән, ә?! Сез дә полковник булгансыз, дивизия белән җитәкчелек итәсез икән. Яхшы!.. —Безнең шифровка нәкъ менә шуңа, сезнең элекке комбатыгызга, эләккән дә инде, — дип куйды Панков, көлемсерәп. — Чынлапмы! — диде командарм да, елмаеп. — Ярый, зыян юк, тормышта була торган хәл... Аннары, сугышка чаклы булган көннәрне искә алып, бераз үзара , сөйләшеп утырдык. Ихтимал, генерал әле әңгәмәне тагын да дәвам иткән булыр иде, әмма аның адъютанты килеп, командирларның җыелып бетүен әйтте. Хәрби совет озакка сузылмады. Командарм генерал-лейтенант Г. Я. Колпакчи һәм хәрби совет члены генерал-майор Панков, армия алдында торган бурычларны сөйләп, тиешле күрсәтмәләр бирделәр дә безне кайтарып җибәрделәр. * • ♦ Декабрьнын ахырларында фронтны үтеп чыгучылар күбәеп китте. Гади авыл кешеләре, партизаннар, төнге караңгылыктан, буранлы төннәрдән файдаланып, еш кына безнең якка чыга башладылар. Әйтик, 20 сенә каршы төндә генә дә Колыбовка авылы ягыннан 11 партизан чыкты.. Шушы ук хәл башка дивизияләрдә дә ешая башлады. Безгә беренче сызыктагы подразделениеләргә аерым күрсәтмәләр бирергә туры килде. Югыйсә, партизаннар дип, авызыңны ачып калу да мөмкин иде. 26 декабрь төнемдә тагын ике кешене Колыбовка янында беренче сызыкта тотып алдылар. Болар, ач торудан ябыгып, тәмам эштән чыккан аналы-уллы колхозчылар иде. Аларның сөйләвенә караганда, шушы елның декабрь башларында Колыбовка авылы кешеләрен, Германиягә озату өчен, фашистлар алып киткәннәр иде. Ә ана һәм аның улы юлда барганда фашистлардан качканнар һәм шушы көйгәчә Колыбовка урманында качып яшәгәннәр. Алар дошман тылындагы хәлләр турында менә нәрсәләр әйттеләр: «Колыбовка белән Ветка арасындагы тимер юл бөтенләй сүтелеп ташланган. Веткага чаклы поездлар йөрештерәләр. Колыбовка участогында немецлар туктаусыз обороналарын ныгыту эше алып баралар, һаман казыйлар. Юлларда фәкать арба, чана гына йөри. Артиллерия һәм автомашиналар күрмәдек». Теге 11 партизан да шулайрак сөйләгәннәр иде. Димәк, фактлар туры килә, ышанырга була. Бу мәгълүмат безнең өчен бик мөһим иде. Тагын шунысы әһәмиятле: менә шушындый партизаннар белән очрашу сугышчыларның кәефләрен күтәреп җибәрә, алар фашизмга каршы сугышның фронтта гына түгел, тылда да барганлыгын үз күзләре белән күрәләр иде. Мин инде саклык-снзгерлекне көчәйтү турында әйткән идем. Әйе, бу нәрсә мөһим. Чөнки ул көннәрдә фашистлар да безнең тылга үтеп керергә омтылалар иде. Әйтик, 22 декабрьга каршы төндә мондый хәл була. Бер группа немецлар, фронт сызыгын тыныч кына үтәргә чамалап, алгы сызыкка киләләр. Ләкин тәҗрибәле, күпне күргән артиллерист Симин бу хәлне бик тиз сизеп ала һәм тиз генә үзенең иптәшләрен — расчетны уята. — Бәлки партизаннар яки колхозчылар гынадыр алар, юкка борчылмыйк!— диләр Симинның иптәшләре. — Ихтимал, анысы да булуы мөмкин, әмма тупны әзерлик әле,— ди Симин һәм тубын килүчеләргә төбәргә керешә. Менә килүчеләр расчетка бөтенләй якынаялар. — Туктагыз, кемнәр килә? — ди Симин шул вакытта. — Үзебезнекеләр! — диләр килүчеләр. «Партизаннар булса, башка билге булыр иде!» — дип уйлап ала Симин. Ул арада сызгырган тавыш ишетелә. — Минемчә, безнекеләр, атмыйк!—ди бер артиллерист. — Немецларга каршы ут! — ди Симии. Расчет ут ача. Беренче снаряд ярылу белән дошман ягында кычкыру, ыңгырашу башлана. Ә таң аткач барып карасалар — расчеттан нибары 600 метр чамасында гына үлеп яткан 8 фашист гәүдәсен күрәләр. ...Без яңа, 1.944 елны каршыларга әзерләнә башладык. Ләкин бу әзерлекне тыныч вакыттагыча, бәйрәмчә әзерлек дип аңларга ярамый, һич алай түгел. Яна елга әзерлек — оборонаны тагын да ныгыта төшү һәм һәр минутта дошман атакасын кире кагарга әзер тору дигән сүз. Чөнки дошман нәкъ әнә шул бәйрәм көннәрендә һөҗүмгә күчүне ярата иде. Чыннан да, 26 декабрьдә әсир ителгән немец солдатының сөйләвенә караганда, фашист командованиесенең яңа ел алды көннәренә зур һөҗүм операциясе планлаштырганлыгы мәгълүм булды. Ләкин бу мәгълүматтай соң фронт һәм армия тарафыннан оештырылган авиация һәм артиллерия уты аларның теләкләрен кисте булса кирәк, һөҗүмгә күчмәделәр. Киресенчә, беренче январь 00 сәгатьтә безнең артиллерия дошманның КП районнарын утка тотты. Шулай итеп, 1944 елны безнең 53 иче укчы корпус сугышчылары хәвеф-хәтәрсез каршыладылар. ». .с. Ә." .ч з. 1944 елның 12 январенда, 63 нче армия командующиеиең приказы нигезендә, 323 нче һәм 260 нчы дивизияләр 53 нче корпус составыннан чыктылар. Корпус управлениесе һәм миң җитәкчелек иткән дивизия, 63 нче армиядән Белоруссия фронтының резервына күчерелеп, маршка әзерләнә башлады һәм 13 январьда юлга чыкты. Шул ук көнне кич, Гомель өлкәсенең Уваровичи районында, дивизиягә яна сугышчылар бирелде һәм, шунда тукталып, сугышта катнашкан солдатларны юындыру, киендерү, ә яңа килгәннәрен хәрби хезмәткә өйрәтү эшләре башланды. Без, җитәкче офицерлар, хәзер менә шул нәрсәләрне эшкә ашыруны тикшерергә тиеш идек. Шул ният белән частьларга таралдык. Мин Мамонов полкына киттем. Полкта зур мәсьәлә хәл кылынган—личный составны яхшы ашаталар иде. Дөресен генә әйткәндә, болар бар да В. Н. Воропаев тырышлыгы нәтиҗәсе! — диде Барыкин.—-Ул бер авылдагы ватык тегермәнне төзәттергән дә шунда он әзерләткән. Мамонов безне, чанага утыртып, капитан А. П. Попков батальонына алып китте. Монда артиллеристлар да бар иде. Бездән ерак түгел 76 мм тупны кар ерып тартып баралар. Расчет егетләреннән пар бөркелеп тора. Без туп янына барып җиткәч, урта буйлы, нык гәүдәле сержант «Смирно!» командасын бирде дә: —• Иптәш полковник, туп расчеты командиры сержант Әүхәднев...— дип доклад ясый башлады. Аның докладын тыңлаганнан соң, кайбер киңәшләр бирдем. Расчетның тырышып, үзара ярдәмләшеп эшләгәне күренеп тора иде. — Болар начар сугышмаганнардыр! — диде Барыкин. — Әйе, бик яхшы сугыштылар,—диде майор А. К. Писарев һәм болай дип сүзен дәвам итте: — Сержант Мөзәки Әүхәдиевне кичә генә беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләдек. Монысы инде икенче мәртәбә. Потаповка авылы янында күрсәткән батырлыклары өчен өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән иде. Партиягә керергә хәзерләнә! — Кайдан сез, егет? — дидем мин Әүхәдиевкә. — Мин Татарстаннан, Тархан районының Бакырчы авылыннан, иптәш полковник! — Молодец, егет, сезгә яңа уңышлар телим! — дидем. Без землянкага кердек. Аида утырган бер группа сугышчылар белән исәнләшкәч: — Кемнәр землянкасы бу?—дип сорадым. — Бу Ленин почмагы! — диде взвод командиры Николенко. Өстәлдә яңа газеталар, брошюралар ята иде. Николенко сугышчылар белән әнгәмә уздырып торганда кергәнбез икән. — Кай арада оештырдыгыз соң әле бу почмакны? — Бу Ленин почмагы комсорг сержант Никитин инициативасы белән оештырылды!—дип, горурланып сөйләп- бирде Николенко. Землянкадагы сугышчыларга эшләрен дәвам итәргә куштым дз башка подразделениеләргә киттек. 48 НЧЕ АРМИЯДӘ Уваровичида бер атна торып, дивизияне тулысыпча тәртипкә китергәннән соң, маршка чыгарга приказ бирелде. Күрсәтелгән маршрут буенча 120’километр чамасы араны үтеп, 30 январьда тиешле урынга барып җиттек һәм шул ук көнне, 65 нче армиянең 172 нче дивизиясен алыштырып, сугышчан участок кабул иттек. Марш авыр узды. Көннәрнең буранлы һәм юлның начар булуы частьларга шактый уңайсызлыклар тудырды. Әле дә хәтердә, Уваро- внчидаи 50—60 километрлап киткәч, без Днепр елгасын уздык. Чал Днепр аша салынган лаптоп күпер сугышчылар һәм сугыш техникасы үткәндә салмак кына тирбәлеп торды. Суның көнбатыш ярлары траншеяләр, окоплар, дзот һәм землянкалар белән тулган иде. Елганың икс як ярындагы урманнарны мина һәм снарядлар кырып бетерә язган. Днепр суы, кышкы суыкка карамастан, туңмаган һәм ашыгып агуып дәвам итә иде. Без, штаб офицерлары, дивизияне күпер янында каршыладык һәм барлык колонналар узып беткәнче шунда тордык, һәр сугышчының, бигрәк тә Украина, Белоруссия җирләрендә туып-үскән егетләрнең, йөзендә шатлык балкый иде. «Исәнме, Днепр!» — дип кычкыруларны мин бик күп ишеттем. Днепрдан соң Березина елгасын кичтек. Аннары, сазлыклы урманнар аша, тагын алга, фронтка таба киттек. Ул җирләрне үтүе аеруча кыен булды. Танклар, машиналар үтә алсын өчен, сазлыкка агач түшәп юллар ясарга туры килде. Әмма, ничек кенә читен булмасын, дивизия билгеләнгән вакытка тиешле урынга килеп җитеп, Дубрава, Кобылщина авыллары тирәсендә сугышчан участок кабул итте. КП сугыш тарафыннан артык кыерсытылмаган, моңлы гына ител шаулап утыручы нарат, чыршы агачларыннан торган урман буена урнашты. Бу без алыштырган 172 нче дивизиядән калган КП иде. Шунлыктан безгә землянкалар казып мәшәкатьләнергә туры килмәде. Ә алда дошман... Шунысын искәртеп үтәргә кирәк, немецлар бу рубежны саклау өчен аеруча зур игътибар бирәләр иде. Чөнки немец хомандованиесе Совет гаскәрләрен ике зур магистральгә чыгармаска тырыша иде. Ул магистральләрнең берсе Жлобин —■ Бобруйск, икенчесе— Паричи — Бобруйск. Чыннан да, әгәр безнең гаскәрләр шул олы юл магистраленә чыкса, немецлар каршы тора аямаячакларын яхшы аңлыйлар һәм безнең гаскәрләрне язгы ташу вакытларында Днепр — Березина елгалары арасында калдырып, кысрыкларга өметләнәләр иде. Бу вакытларда күп кенә фронтларда кышкы һөҗүм операцияләре тәмамланган булса да, безнең 48 нче армиягә, һөҗүм операциясе оештырып, вичек кенә итеп булса да, Паричи магистраль юлын кисү бурычы куелды. Чөнки сазлыклы урманнардан язгы сулар кузгалганчыга кадәр чыгып калып, киләчәктә яңадан һөҗүм башлау өчен, армия фронты полосасын уңайлырак урыннарга күчерергә кирәк иде. Безнең дивизия 48 нче армия составына кертелгән көннәрдә, анда бнк актив рәвештә һөҗүм операциясенә әзерлек бара иде. Шунлыктан безнең Гомель дивизиясенең ул көннәрдә килүе, соңыннан армиянең хәрби совет члены генерал Ф. К. Прудников әйткәнчә, 48 иче армия өчен бик зур бүләк булды. Дивизиягә операциянең төп юнәлеше билгеләнде; безгә, бер танк полкы белән бергәләп, иң җаваплы участокта дошман оборонасын өзеп, һөҗүмне 142,7 калкулыгына һәм Церебулинага таба дәвам . итү бурычы куелды. Булачак һөҗүм операциясе планын тагың бер кат ныклап тикшерү өчен, 31 январьда дивизиягә комкор килергә тиеш иде. Шунлыктан, частьларның барысын да тиешле участокларга урнаштырып, аны каршыларга әзерләндек. Нәкъ көндезге сәгать икедә: — Әнә комкор килә! — диде Лозовский, КПга таба якынаючы машинаны күрсәтеп, һәм шундук: — Оһо, үзе генә түгел ахры, әнә гагын ике җиңел машина безнең якка борылды! — дип куйды. Без землянкадан чыктык та килүчеләрне каршыларга киттек. Менә өч машина да урман буена килеп туктадылар, һәм алардан берьюлы берничә генерал килеп чыкты. Мин бераз уңайсызланыбрак калдым. Чөнки 48 нче армия комаидованиесендәге кешеләрнең берсен дә белми идем әле. Миңа бары командармның дәрәҗәсе генерал-полковник, фамилиясе Романенко икәнлеге генә билгеле иде. Алдан килүче уртача буйлы, чал чәчле, түгәрәк битле генерал-полковникны күргәч, командарм шунысы булырга кирәк, дип уйлап алдым да апа доклад ясадым. Ялгышмаганмын икән: ул дөрестән дә командарм Прокофий Логвннович Романенко бу'лып чыкты. Минем докладтан соң, ул кул 'биреп күреште дә башка генераллар белән таныштырды. Аларның берсе — уртачадан калкурак буйлы, киң күкрәкле, калын гәүдәлесе — хәрби совет члены генерал- лейтенант Николай Александрович Истомин, икенчесе — озын һәм чандыр гәүдәле, ак йөзле, алгарак иелеп йөрүчесе — артиллерия командующие генерал-майор Тимотевич һәм өченчесе — тулы, нык гәүдәле, җитез хәрәкәтлесе — армия штабы начальнигы Иван Семенович Глебов иде. Ә калган икесе—генерал Гарцев һәм генерал Ганже— үз кешеләр. Барысы белән дә күрешеп чыккач, мин аларга землянкага керергә тәкъдим иттем. — Керүен керербез, ләкин озакка түгел, — диде командарм, — безне дивизия командирының һөҗүмгә карата кабул иткән карары кызыксындыра. Амосов тиз генә поход өстәленә фронт обстановкасы төшерелгән картаны җәеп куйды. — Николай Александрович, — диде командарм, генерал Истоминга карап, — полковник үзе генә сөйләп бирсә, сез каршы түгелме? Хәрби совет члены ризалыгын белдерде. Мин киләчәк һөҗүмгә карата үземнең карарымны сөйләп бирдем. Доклад тәмам булганчы, барысы да зур игътибар белән тыңлап тордылар. — Фронтны тулысынча өйрәнергә өлгердегезме? — дип сорады аннары командарм. — Юк, иптәш командующий, җитешеп булмады. — Ышанам. Рекогносцировканы бер тәүлек эчендә роталарга чаклы уздырдык. Иртәгә взвод һәм отделениеләрдә дә рекогносцировка тәмам булыр! — дидем мин. — Яхшы, иптәш Булатов! Аннары хәрби совет члены сугышчыларның кәефе һәм дивизиядә партия, комсомол эшенең торышы турында берничә сорау бирде. Мин сугышчыларның кәефләре әйбәт булуын һәм соңгы һөҗүм көннәрендә генә дә кайбер подразделениелар дә партия, комсомол оешмаларының бер. бер ярымга артканлыгын әйттем. Соңыннан хәрби совет члены минем биографиямә кагылышлы берничә сорау бирде дә шуның белән канәгатьләнделәр. Күрәсең, комкор минем турыда аларга характеристика биргән булгандыр. — Я. ярый, полковник, докладыгыздан без канәгать, уңыш телибез! — диде командарм. Мин командирларымны озатырга чыкканда кояш баерга күп калмаган иде. Кар язуы тукталган диярлек. Болытлар ашыгып көнбатышка агылалар иде. — Иртәгә көн аяз булыр! —диде генерал Истомин, һавага карап. — Бирсен ходай! Авиация өчен яхшы булыр!—дип елмаеп куйды Романенко, һәркайсы үз машиналарына утырып, генераллар кайтып киттеләр. * Н: * Дошманны капшап карау максаты белән, 1 февральдә һөҗүм оештырырга тиеш идек. Күрәсең, шуңа борчылыптыр инде, мин ул төнне шактый тынгысыз үткәрдем. Әле таң беленә башлаган гына булса да, торып землянкадан чыктым. Ай инде баткан. Күк йөзе болытлардан бөтенләй диярлек арынып, чистарып калган. Димәк, көя аяз булачак. Әмма салкынлык тагып да арта төшкән иде. Мнн дошман ягын күзәтә башладым. 142,7 калкулыгы бик яхшы күренә иде. Бүген без шул калкулыкка һөҗүм итеп, немецларны капшап карарга тиешбез. Көн яктырганчы Мамонов полкының бер батальоны, беренче эшелон арасыннан алгарак үтеп, атака сызыгына урнашты. Аннары, шактый куәтле артналеттам соц, батальон атакага күтәрелде һәм, немецларның сугышчан сагын берничә минут эчендә юк итеп, 142,7 калкулыгына юнәлде. Әмма дошман да йоклап ятмый иде. Ул да тиздән контратакага күтәрелде. Шулай итеп, ике яктан да кискен бәрелеш башланды. Хәзер инде безнең егетләр алга бара алмыйлар, чөнки аларга әледән-әле кабатланып торган күп санлы дошман атакасын кире кагарга туры килә иде. 15 сәгать 20 минутта 350 гә якын солдат, 8 танк £елән 142,7 калкулыгы ягыннан дошман тагын контратакага ташланды. Бу кадәр күп санлы дошманга каршы тотып, батальонны йончытудан мәгънә юк иде. Чөнки бу бит дивизия күләмендәге хәлиткеч һөҗүм түгел, бәлки сугышчан разведка ясап, дошманны капшап карау гына иде. Батальон үз бурычын үтәде, дошманның таудагы ут нокталары безгә ачыкланды. Мин батальон командирына үз позициясенә кайтырга боерык бирдем. 2 февральгә каршы төн һөҗүмгә әзерлек алып баруга сарыф ителде. Барлык частьлармы да тиешле урыннарга урнаштырырга кирәк булды. Әзерлек барышы белән югары командование дә бездән ким кызыксынмый иде. Сугышчыларны ашату һәм атака рубежларына урнаштыруның барышын сорап, комкор үзе генә дә миңа дүрт мәртәбә шалтыратты ул төндә. ...Ниһаять, таң да атты. Бүген көн гадәттәгедән җылырак, температура— 3° кына иде. Ләкин тиздән вак яңгыр сибәли башлады. Болай да сазлыклы урыннарда су чыгып, туш җәелде. Димәк, һөҗүм итү тагып да кыенлашачак... Әмма планлаштырылган операцияне кичектерергә ярамый иде һәм, билгеләнгән вакытта артподготовка башланып, берничә минут эчендә сезнең снарядлар дошманның беренче траншеяларын актарып та ташладылар. Шуның артыннан ук полклар атакага күтәрелде, һәм немецларның беренче траншеялары өчен канлы сугыш башланып китте. Иртәнге тугыздай көндезге бергә чаклы немецлар бик каты каршылык күрсәттеләр. Ләкин дивизия егетләре метрлап, адымлап булса да алга баруларын дәвам иттеләр. — Карагыз, немецлар Абрамовка ябырылалар! — диде Аряков, бик борчылган кыяфәттә. — Чыннан да! —диде Лозовский, стереотрубадан карап. Мин дә бинокольгә текәлдем. Дошман ике батальоннан артыграк солдат һәм ун танктан торган көч белән Абрамов полкына каршы контратакага күтәрелгән иде. Лозовскийга артиллерия утын шул участокка юнәлтергә боерык бирдем. Ләкин ул команда биреп торган арада цепькә таралып килүче немецлар безнең күздән югалдылар: алар безнең белән дошман арасындагы иңкүлеккә үткәннәр һәм андагы томан эченә кереп югалганнар иде. Мин Лозовскийны ашыктыра башладым. Ул инде тәмам тирләп-пешеп чыккан иде. — Ут! — дип команда бирде ул, ниһаять, һәм дошман өстенә берьюлы берничә дистә снаряд очты. Абрамов белән сөйләшергә ничек кенә теләсәм дә, максатыма ирешә алмадым: телефон өзелгән иде. «Бу кадәр күп һәм көчле дошман каршында каушап кына калмаса ярар иде». Мин хәзер бары ш\л турыда гына уйлый идем инде. Дәһшәтле сугыш ярты сәгать чамасы гына дәвам итсә дә, минем эчен ул гаҗәеп озак булып тоелды. Юк, Абрамов егетләре немец танклары алдында куркып калмадылар, дошманның контратакасын геройларча кире кактылар. Ләкин немецлар һаман өметләрен өзмәгәннәр иде әле. Сәгать 2 дә тагып контратакага ташландылар, әмма яңадан үз позицияләренә чигенергә мәҗбүр булдылар. Кичке сәгать дүрткә дивизия фронтындагы хәл түбәндәгечә иде: Скуратов полкы, дошман оборонасын өзеп һәм аны эзәрлекләп, Дуброва белән Кобыльщина арасындагы олы юлны кисте. Мамонов полкы, бик актив рәвештә, иң читен һәм җаваплы участок булган сул флангта, Дубровадан ике километр көньякта, сугыш алып бара башлады. Абрамов полкы ү ? зенең бөтен көче белән диярлек уң флангны саклау өчен көрәшә иде... Ул көнге сугышта дошманның 2 таныгы, 2 тубы, 6 минометы, 15 пулеметы кулга алынды; үзйөрешле бер тубы, бер алты көпшәле һәм 5 берәр көпшәле минометы юк ителде. Әсир ителгән дошман солдатларының кайсы 466 нчы пехота полкыннан, кайсы 466 нчы артиллерия полкыннан, ә күбесе 134 нче пехота дивизиясеннән иде. Шунысы кызык: бу әле һаман шул Хальчта безгә каршы сугышкан 134 нче дивизия, иске «дустыбыз» иде. Күрәсең, анда сугышчыларын калдырып качканнан соң, Шлеммерга яңадан өстәмә көч биргәннәрдер. Ул сугышта дивизиянең уң флангысындагы Абрамов полкының шактый кыен хәлләрдә калуын әйткән идем инде мин. Әнә шул минутларның берсендә, турыдан-туры үзем җитәкчелек итү уе белән, машинага утырып, Абрамов полкына киттем. Күзәтү пунктыннан китеп, аз гына баргач та зур ачыклыкка килеп чыктык. Юлда кар аз калган. .Машина шома гына бара. Уңда, 700—800 метрда, урман авызы. Алда, Абрамов полкы ягында, километр ярымнан вак урман башлана иде. Юлда ул-бу булмаса да, полкка барып җитүгә, артналет уты астында калдык. Болар бар да күнегелгән хәл. Хәтта ажгырып очкан снарядның килеп төшәсе җирен дә күп вакытта алдан сизенәсең. Андый чакта бердәнбер котылу юлы: я җиргә ятырга, яисә агачка посарга кирәк, читкәрәк китәргә вакыт калмый. Әйе, моның шулай икәнлеген һәр сугышчы белә. Әмма кайвакыт, һич көтмәгәндә, дошман тозагына килеп эләккән чаклар да була икән сугышта. Полкта хәлләрне белеп, кирәкле боерыклар биреп, тиешле чараларны күрергә кушканнан соң, без кайтырга чыктык. Шофер машинаны ипләп кенә алып бара иде. Ләкин... полктан 300—400 метрлап китүгә, сул яктан, алда әйткән урман авызыннан очып килеп, бер снаряд бездән 15—20 метр чамасы гына алда, юлга төшеп ярылды. Без әле урман ягына карап та өлгермәдек, машина артында гына тагын бер снаряд ярылды. Нишләргә? Машинаны туктатып, төшәргә дә җиргә ятаргамы? Юк, ярамый. Тирә-як ачык. Дошман безне дә, машинаны да һәлак итәчәк. Монда күп уйлап торырга вакыт юк иде. Минем артта утырган ике офицер (Аряков һәм Котов) тып-тын, димәк, команда көтәләр! — Газ!! Тәҗрибәле шоферга шул сүз җиткән иде инде. Ул, бик тыныч кына, бер дә кабаланмыйча гына, шундук педальгә басты. «Виллис» шул ук секундта, артыннан китереп төрттергәндәй, алга ыргылды. Спидометр 30 дан 70 кә сикерде, аннан 80—90—-100! Инде дошман да чын-чынлап -<ауга» кереште. Снарядлар бер алга, бер артка төшеп ярылалар. Бөтен ышаныч шоферда. Ул каушамаса, исән калабыз. Мин күземнең кырые белән генә ача карыйм. Ул алгарак иелеп, елтыр күзләре белән текәлеп, юлны карый-карый машинасың куа. Хәзер машинаның тәгәрмәче берәр түмгәккә яисә чокырга туры килсә, фәкать һәлакәт көтелә, ул аны да •бик яхшы аңлый... Ә немецлар танкка каршы ата торган бер тупларын урман авызына урнаштырганнар да, иркенләп, .бернинди каршылык күрмичә, һаман атуларын дәвам итәләр. Бер снаряд бездән алда юл буена гына төшеп ярылды. Машина барып җиткәндә, әле аның һавага очкан юеш балчыклары жиргә төшәргә дә өлгермәгән иде. Белмим ничек алай булгандыр, бу юлы да машинага да, безгә дә зарар килмәде. Шофер башын селкеп куйды да, миңа ишеттермәскә тырышып, нәрсәдер әйтеп алды. Әлбәттә, матур сүз түгел иде ул... Без километр ярым ачыклыкны әнә шул хәлдә узганчы, гитлерчылар уннарча снарядларын расходка җибәрделәр. Хәзер инде без .алар күрә алырлык җирне үттек. Спидометр 90—80—70 цифрларын күрсәтә башлады. — Начар артиллерист!—диде шофер, битендәге пычракларын сөртә-сөртә. Бу минутта мин, исән калуыбызга куанудан бигрәк, шоферның осталыгына һәм куркусызлыгына гаҗәпләнү һәм шатлану хисе кичерә идем. «Рәхмәт, егет, арслан йөрәкле икәнсең!» — дип, аркасыннан кагып, мактавыма каршы, ул: — Иптәш полковник, мин мондый хәлдә беренче генә тапкыр түгел инде. Идел буендагы сугышларда да берничә мәртәбә шушындый хәлдә калырга туры килде, — дип җавап бирде... Дивизиянең ул көнге хәрәкәтенә карата шуны әйтергә мөмкин: барлык частьларда да сугышчыларның кәефләре әйбәт иде. Алар, билдән кар ерып баруларына карамастан, юлбарысларча сугыштылар. Ләкин, шул ук вакытта, безнең яктан шактый зур кимчелекләр дә булды: әйтик, артиллерия белән тиешенчә элемтә булмау сәбәпле, дошман оборонасының эчкәреге участогындагы ут нокталарын кирәк вакытта юк итә алмадык. Шуннан соң без киләчәктә артиллерия, саперлар һәм ышанычлы элемтә белән көчәйтелгән укчы батальон күләмендәге отрядлар оештырырга кирәк дигән фикергә килдек, чөнки безнең дивизия фронтындагы шартларда әнә шундый отрядлар белән хәрәкәт итү кулай икәнлеге .мәгълүм булды. Ә кичен тагып бер нәрсә ачыкланды: разведка начальнигының докладына караганда, немецларның 134 нче пехота дивизиясенә тагын 700 кешедән торган өстәмә көч китерелгән иде. Димәк, каршыбыздагы дошман белән сугышу һәм аны тар-мар итү тагын да кыенрак булачак. Киләсе һөҗүмгә әзерлекнең барышын үз күзем белән күреп, тикшереп кайту өчен, 3 февральгә каршы төндә Скуратов полкына киттем. Башта Когтев батальонына тукталдым. Батальон тылында, беренче сызыктан нибары 300— 400 метрда гына, берничә шалаш ясалган һәм аларның эчендә учаклар' яна. Бу — дивизиянең икенче эшелонындагы подразделение иде. Ә учаклар әйләнәсендә сугышчылар утыра. Алар көнозын сугышта булып юешләнгән өс һәм аяк киемнәрен киптерәләр иде. Шалашларның берсенә кердем дә: — Эшләр ничек, егетләр? — дип сорадым. — Бик яхшы, иптәш полковник!—диделәр сугышчылар. — Киемнәрне киптерүегез әйбәт, билгеле, ә кораллар ни хәлдә? — Безнең 82 номерлы пулемет һәрвакыт хәзер! — диде араларыннан бер сержант. Аннары: «Ике елга арасындагы сугышларда гына да 500 дән артык фашистны теге дөньяга озаткан пулемет!» — дип өстәп куйды. Сержант бик кыю булгач, мин сораштырырга булдым. Сержантның «Максим»ы инде укучыга таныш булган Цепелевлар пулеметы икән. Каягыз әле, Цепелевларныкы булгач, карап карыйк, чиста йөртәсезме икән апы? — дип, пулеметны учак яктысына китерергә куштым. Егетләргә сүз әйтерлек түгел, пулемет үрнәк булырлык дәрәҗәдә чиста иде. — Ә менә минем пулемет күгәреп, каралып беткән иде мин тапканда!— диде икенче сержант. — Атамы соң? — һей, иптәш полковник, атмаган кая! Без бит аңа ремонт ясадык. Ныгытып, җентекләп чистарттык. Ул безгә бик кулай булды. Бу «Максим» безнең кулда өченче ай йөри инде. Отказ биргәне юк! Мин сержант белән сөйләшкән арада, күрәм, шалаштагы барлык сугышчылар да, акрын-акрын гына, коралларын үзләре янынарак шуыштыра башладылар. Эшләр болайга киткәч, безнең коралларны тикшермәсен бу, дип ахрысы, кайберләре мыштым гына мылтыкларын чистартырга да керештеләр. Әлбәттә, барысының да мылтыгы чиста булмагандыр, теләгән тәкъдирдә, һәркайсыныкын тикшереп, орышырга да булыр иде. Ләкин бер караңгыдан икенче 'караңгыга кадәр сугыш кырында кайнаган кешеләрне ничек ачуланмак кирәк? Җитмәсә, әле шулап арыган булсалар да, шаярып үзара көлешеп утыралар бит алар. Шулай да коралларның чнста, майланган һәм иртәнге һөҗүмгә әзер булырга тиешлеген әйттем һәм, егетләрнең кәефе күтәренке булуга куанып, башка подразделепиеләргә юнәлдем. Кыскасы, мин ул төнне батальонны яхшылап тикшердем һәм күтәренке күңел белән кайттым. Чөнки һәр подразделениеда дә иртәнге сугышка әзерлек тиешенчә бара иде... Ә мин сәгать ярым чамасы ял итеп — йоклап торганда көн яктырган, һәм йомшак, җепшек кар ява иде. Димәк, һөҗүм итү өчен тагын да кыенрак булачак. Тиз-тиз генә кар белән юынып алганнан соң, Амосовтан күршеләр белән элемтәнең торышын сорадым. Ул элемтәнең яхшы икәнлегең әйткәч, полк командирларына шалтыратып: —«Иртәнге аш»4 әзерме?—дип сорадым. Барысы да: — Так точно, әзер! — диделәр. Аннары корпус командирына доклад ясадым. Нәкъ 9 сәгатьтә кыска, әмма берәгәйле артналеттан соң, танкларга ышыкланып безнең пехота алга омтылды, һәм гаҗәп хәл: бу һөҗүм шундый көтмәгәндә булдымы яисә дошман юри шулай мөмкинлек бирдеме — немецларның беренче траншеялары унбиш минут эчендә безнең сугышчылар кулында иде инде. Ләкин шатланырга иртәрәк иде әле. Чөнки дошман кайчакта аңлы рәвештә беренче траншеяларын каршылыксыз гына бирә дә аннары кинәт һөҗүмгә күчә торган иде. Шул мәсьәләдә полк командирларын кисәтеп өлгерүем булды, дошман пехотасы күп санлы танклары ярдәмендә контратакага күчте. Сугыш кызганнан кыза барды. Дошман ясаган контратакаларның саны хисапсыз күп булды. Әйтик, ике сәгать эчендә генә дә көндезге (2 дән 4 кә кадәр) немецлар 5 мәртәбә контратакага күтәрелделәр. Ләкин, никадәр генә көчәнмәсеннәр, уңышка ирешә алмадылар гына түгел, бәлки атака саен арткарак чигәргә туры килә иде аларга. Утызга якын танк белән дә рәт чыгара алмагач, дошман авиациясен эшкә җикте. Бу вакытта мин, адъютантны һәм ординарец Иван Морозны ияртеп, Мамонов полкына барырга чыккан идем. Байтак баргач, немецлардан калган траншеяларга килеп чыктык. Анда Мамоновның резервтагы батальоны тора иде. Батальон командиры үзләрендәге хәл турында доклад ясады да алга барырга рөхсәт сорады. Резерв алга ыргылды, без дә шул тирәдәге калкулыктан торып командалык итүче Мамонов янына юнәлдек. Әмма йөз адым да китәргә өлгермәдек, безнең беренче эшелонга авиация налеты башланды. Егермеләп дошман 4 Иртәнге аш — атака дигән мәгънәдә иде. самолеты бер-бер артлы бомбаларын коялар да, әйләнеп килеп, кабат шул эшләренә керешәләр иде. Бу хәл бездән шактый еракта (500 метрлар чамасында) булганга мин ана артык игътибар бирмәдем, полк КПсына баруымны дәвам иттем. Адъютант белән Мороз да минем арттай киләләр иде. Ләкин, кинәт, бер самолет безнең баш өстеннән 40—50 метр биеклектән генә очып, пуля яңгыры сибеп үтте. Ул да булмады, бу самолет тагын борылып килә башлады. Кая барырга?! Тирә-як ачыклык. Артка.— траншеягә чигенәсе килмәде, уң якта куаклык бар иде барын, анда йөгерергә дә вакыт җитәрлек түгел. Мондый хәлдә йөгереп котылып булмый. Ятарга команда бирдем. Әлеге самолет ©ч заход ясады да, ихтимал, барлык патроннарың атып бетергәндер, китеп барды. Күрәсең, немец очучысын минем баштагы папаха кызыксындырган булгандыр, юкса, өч кеше өчен өч заход ясап тормас иде. — Монда да тимәгәч, белмим, кайда гына тияр икән безгә пуля, иптәш полковник! — дип куйды Котов, өстендәге карын каккалап. Мороз да, Котов та барлык патроннарын самолетка атып бетергәннәр иде. Минем пистолетның да магазины бушаган иде, әмма, дошман пулясы безгә тимәгән шикелле, безнең пулялар да самолетка эләкмәгән булып чыкты. Без самолет белән сугышып яткан арада Мамоновның НПсы алга- рак күчкән һәм полк дошманны кысрыклап баруын дәвам итә иде. Шунлыктан анда барып- торуның кирәге калмады. Мин КПны шушы тирәгә күчерергә боерык бирдем. Кичке сәгать җидедә дивизия фронтындагы хәл болай иде: оста маневрлар кулланып хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә, Скуратов полкының беренче батальоны дошманның тылыннан, 3 нче батальоны флангыдай бәреп кереп, Дубрава авылын азат иттеләр. Калган ике полк Дубрава— Гороховичи олы юлын кисеп, Церебулина авылы юнәлешендә дошманны кысрыклый Йашлады. Мин шушы турыда корпус командирына хәбәр итеп, аннан күрше дивизиянең хәле ничек дип сорагач, ул: — Аларда бүген алга китеш булмады, — дип җавап бирде һәм сул флангка аеруча игътибар итәргә боерды. Җае чыкканда тагын бер, өстән генә караганда шактый сәер, әмма, яхшылабрак уйласаң, бик табигый очракка тукталып китәсем килә. Сүз рядовой сугышчы һәм командир арасындагы мөнәсәбәт турында бара. Әйтик, мин, дивизия командиры, гади сугышчыдан икмәк алып ашармын дип бервакытта да уйлаганым юк иде. Шул ук 3 февраль көнне булды бу хәл. Инде көн караңгыланып, сугышның киеренкелеге кими башлаган минутларда адъютант Котов белән траншеяләр буйлап кайтып килә идек. Шактый арылган, киемнәр дә нык юешләнгән. Ә иң читене шулз үзәкләр өзелеп ашыйсы килә башлаган иде. (Киеренке вакытларда ашарга гадәтләнмәгәнмен. Иртән аннан-моннан гына чәй эчкән килеш идем). Траншея буйлап килә торгач, безгә ике сугышчы очрады. Госпитальдә ятып сәламәтләнгәннән соң, Мамонов полкына кайтып килешләре икән аларның. — Нигәдер бик нык ашыйсы килә!—дидем мин Котовка, акрын гына. Кай арада ишетеп алгандыр, әлеге солдатларның берсе: — Иптәш полковник, миндә ипи бар! •— диде дә, аркасындагы әйбер капчыгын алып, чишә үк башлады. — Юк, юк, кирәкми! Рәхмәт, үзегезгә булсын! — дип торуыма карамастан, түм-түгәрәк йөзле матур гына бу сугышчы капчыгыннан 200 грамм чамасы ипиен чыгарды да миңа сузды: — Алыгыз, иптәш полковник! Бу сугышчының ихлас күңеленнән ярдәм итәргә тырышуын күргәч. икмәкне кулыма алудан башка чара калмады. Ләкин бөтенләе белән алу да килешеп бетмәс иде. — Ә ничек бүләбез соң моны? — Хәзер эшлибез аны! ■— диде дә, икенче сугышчы (анысы буйга да озынрак һәм яшькә дә олырак иде) кечкенә көрәген тиз генә чехолыннан алып, икмәкне урталай ярып бирде. Аннары икесе дә полкка киттеләр, ә мин туң икмәкне кар белән катыштырып ашарга керештем. Шундый тәмле булды ул икмәк, әйтерсең, дөньяда аннан да татлырак ризык юктыр кебек нде. Мин теге ике сугышчыга карап торган арада, күрәсең, үзенә дә өлеш чыгарасыммы сизенеп һәм шуннан котылырга теләптер, Котов шактый алга китәргә өлгергән иде инде... Мин кайтып җиткәндә тәмам караңгыланды. Ләкин сугыш тагын да кыза төшкән иде. Чөнки немецларны көндез дә, төнлә дә бер үк дәрәҗәдә кысрыкларга боерык биргән идем мин. Шунлыктан ул кичне НП дан КП га кайтырга да туры килмәде. Полк командирлары туктаусыз рәзештә артиллерия белән ярдәм итүне сорап торалар иде. Танкистлар да төнге сугышка әзерләнә башладылар. Мин аларныц көндезге хәрәкәтләреннән канәгать идем. Сан ягыннан үзләреннән ике тапкыр чамасы артык булган немец танкларының атакасын кире кагуда алар зур осталык һәм батырлык күрсәттеләр. Соңгарак калып булса да, күрше дивизия белән дә телефон элемтәсе булдырылды. Ә менә икенче күршебез 41 нче дивизия белән борчак пешми иде әле. Мин аның бездән уң якта хәрәкәт итүен бик яхшы беләм, бу хәл полкларга да мәгълүм. Әмма элемтә юк та юк. Бу нәрсә мине шактый борчый иде. Чөнки һөҗүм вакытында күршең белән бәйләнештә булып, үзара киңәшеп хәрәкәт итү бик зур әһәмияткә ия. Ә төнге сугышта бу нәрсә икеләтә зарури. Чөнки белербелмәс үзара тукмаша башларга да мөмкин бит. Шунлыктан элемтәчеләргә, ничек итеп булса да, 41 нче дивизия белән бәйләнешкә керергә приказ бирдем. Күрәсең, күршеләр үзләре дә бу турыда кайгыртучанлык күрсәткәннәрдер — безнең егетләр элемтәгә керергә өлгергәнче, 41 нче дивизиядән телефон китерелүен әйттеләр. Тиз генә дивизия командиры генерал С. И. Сурченко белән бәйләнешкә кердем: — Исәнме, иске дус!—диде Сурченко, мине тавышымнан ук танып. (Без аның белән Сожда танышкан идек.) Мин кыскача гына үзебезнең фронттагы хәлләрне әйтеп бирдем. Ул да үз дивизиясендәге хәлне аңлатты, ләкин һөҗүм барышыннан канәгать түгеллеге сизелә иде: — Тукмыйбыз, тукмыйбыз фашистны, әмма әллә ни алга китеш юк әле, — диде ул. Аннары без аның белән беренче эшелоннар арасында ныклы элемтә урнаштыру чаралары турында сөйләштек, һәм, әйтергә кирәк, тиздән ике дивизия полклары арасында ышанычлы элемтә булдырылган нде инде. Тәҗрибәле генерал С. И. Сурченко бу эшне бик кызу тотты... Вакыт төнге 11. Өч полк та беренче эшелонда. Кыска вакытта гына перегруппировка ясау мөмкин түгел иде. Резервта бер батальон, раз- ведрота һәм бер сапер ротасы. Перегруппировка ясауны комкор да көчләмәде. Дивизия фронтында полкларның сугышчан тәртибе болан иде: уң флангта Скуратов, сулда — Мамонов, уртада — Абрамов. Дивизия карамагындагы танк полкының көчең үзәккә юнәлтергә дигән карарга килдем. Әнә шул эшләрнең җиренә җиткерелүе белән кызыксынып, әледән-әле я телефон, яки рация аркылы сорашып йөри торгач, төннең яртысы узып та китте. Инде таң атарга да күп калмады. Караңгы иде. Күктә бер генә йолдыз да күренми, болыт каплаган. Күзәтү пунктын таш юлдан берничә йөз метр алгарак, ур буендагы кечкенә бер землянкага күчердек. Моннан дивизия фронты яхшырак күренергә тиеш иде. Әле рәтләп урнашырга да өлгермәгән идек, Церебулина ягыңнан НП районына артналет башланды. Землянка бик чак булганлыктан, безне сафтан чыгарырга урта калибрлы бер снаряд та җиткән булыр иде. Бәхеткә каршы, ул снарядларның берсе дә землянка өстеиә төшмәде. Землянкада шәм яндырдык. — Абрамов еракмы бездән? — дидем мин, сүнгән шәмне кабызгач. — Күп булса, 300 метрда, — диде Аряков. Котовны, автоматчы Владимир Олейникны һәм тагын бер офицерны алып, алга юнәлдем. Без барып җиткәндә полк командиры үзенең замполиты белән нәрсәдер киңәшләшеп тора иде. Батальоннар моннан ерак та түгел сай гына окопларга урнашканнар. Әледән-әле дошман чөеп юрган ракета утлары яктысында алар аерымачык күренеп-күренеп китәләр иде. — Безгә Церебулина авылын күрергә кирәк иде. Ләкин бу мәсьәлә шактый кыен булып чыкты, — диде Абрамов. — Караңгылык күрергә мөмкинлек бирми. Ә без аны тиздән атакалап алырга тиешбез. — Иртәнгә калдыр^ыйсызмыни? — Юк, төнлә атака белән алабыз! — диде Абрамов, бик ышанычлы итеп. Мин аңа кайбер конкрет күрсәтмәләр бирдем дә НП га кайттык. Без кайтып җитүгә, генерал Гарцев шалтыратты; — Ну, нихәл, Фатих Гарнпович? — 4 тән соң ике «улым» ’ны җпбәрәм! — Яхшы, күршегезне онытмагыз! Генерал башка сүз кузгатмады. Сәгать бишенче 15 минутта, тиешле артподготовкадан соң, Абрамов һәм Скуратов полклары һөҗүмгә күчтеләр. Ә сәгать биштә исә, ике яклап ясалган көчле удар нәтиҗәсендә, Церебулина авылы дошманнан азат ителеп, безнең кулга күчте. Полклар һөҗүмне тагын да дәвам итәргә омтылып караганнар иде дә, ләкин, дошманның бик көчле ут белән каршылык күрсәтүе сәбәпле, тукталырга мәҗбүр булдылар. Дөресен әйтергә кирәк, һөҗүм операциясе хәрәкәтендә «туктадым» яисә «туктаттылар» дигән докладны начальниклар бик яратып бетерми. Мин моны үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Менә бу юлы да миндә шундый тәэсир калды. Әмма берни дә эшләп булмый. Мондый вакытта командирларга кычкырыну-җикеренүдән файда юк иде. Чөнки алар да, минем шикелле үк, дошманны тизрәк юк итәргә ашкыналар бит. Хәзер көн яктыргалаганчы гаскәрне дошман күзеннән яшерергә кирәк иде. Шунлыктан полкларга окоплар казый башларга боерык бирдем. 4 февральдә көндез әйтерлек алга китеш булмады һәм бу мөмкин дә түгел иде. Чөнки кайбер подразделен иел әр төнге сугышта шактый сирәгәеп калган, ә аларны көпә-көндез сугышчан тәртипкә китерергә тотыну акылсызлык булыр иде. Киресенчә, кайбер частьлар арасында килеп чыккан кирәкмәгән хәрәкәтләрне туктатырга туры килде. Түземсезлек белән караңгы төшкәнне көттек тә, полкларда тиешле перегруппировка ясаганнан соң, 5 февральгә каршы төндә яңадан дошманны кысрыкларга керештек. Тагын ике көн, ике төн дәвам итте сугыш. Ләкин дивизиянең уң флангысы гына бераз алга китеп, башка участокларда әйтерлек уңыш булмады. Әледән-әле яңа частьларын су- гышңа кертеп торучы дошман бик кискен каршылык күрсәтә һәм, бер адым җир өчен уннарча снаряд, миналарын расходка чыгару хисабыңа булса да, позициясен саклап калырга омтыла иде. Ул көннәрдәге каты сугышлар нәтиҗәсендә безнең дивизиянең дә сафлары шактый сирәгәеп калган булса да, әлегә кадәр тулыландырылганы юк иде. Күрәсең, корпусның башка дивизияләрендә дә шундый ук хәл булгандыр — полк дигән суз. 7 февраль көнне оборонага күчәргә приказ алдык. Ә 9 февральгә кадәр оборона хәрәкәтләре алып барганнан сон, дивизия, югарыдан алынган боерык буенча, үзенең, сугыш участогын 41 иче дивизиягә тапшырып, Гомель өлкәсе районындагы бер урманлыкка күчте һәм без киләчәк һөҗүмгә әзерлек алып бара башладык. Килеп урнашуыбызга бер тәүлек дигәндә, минем НП га тыл начальнигы Воропаев килеп керде. — Иптәш полковник, — диде ул, күңелсез генә итеп, — мин кичә сезгә донесение җибәргән идем, алгансызмы икән? Без урнашкан Залье авылында корсак тифы таралган. Әйе, күңелле хәбәр түгел иде бу һәм мин әле ул турыда ишетмәгән идем дә. Кичектермичә, кискен чаралар күрергә туры килде. Юкса, сугышчыларга бу авыру бер йогып алса, дошман пулясыннан да яманрак нәтиҗәләргә китерүе мөмкин иде. Тыл районнарында гына түгел, барлык частьларда да сугышчыларны тикшерергә, авырулар булган тәкъдирдә, шунда ук изоляцияләргә кушып, дивизия врачы М. Е. Ястребев- ны Зальега җибәрдем. Без берничә көн киләчәк һөҗүм хәрәкәтләренә әзерләндек һәм 14 февральгә каршы төнне 41 нче дивизиядән сугыш участогы кабул нттек. Хәзер безгә йөкләтелгән бурыч, башка дивизияләр белән ныклы элемтәдә булып, корпус, армия позициясен киңәйтүдән гыйбарәт иде. 15 февральдә КП га генерал Гарцев белән полковник Шеховцев килделәр. Вакыт инде кич, ләкин күктәге тулы ай җир өстен ялт итеп яктыртып тора иде. Кар өсте азрак саргая башласа да, энә табарлык. Начальникларның да кәефе яхшы күренә иде. ч — Карагыз әле, болар безгә кунакка килгәннәрмени, шулкадәр шатлар! Бу сүзләрне миңа Лозовскиймы яисә Барыкин әйттеме — хәтеремдә калмаган. — Картагызны ачыгыз! — диде генерал һәм, кулындагы таягы белән итек кунычына суга-суга, землянкага юнәлде. Үзе Шеховцев белән нәрсә турындадыр көлә-көлә сөйләшә иде. Землянкага кергәч, комкор Амосовның кызыксынып каравын сизде, ахры: — Нигә, безгә еларгамы әллә? — дип сорап куйды. — Төп йортка килдек, төп йортка! —диде Шеховцев. Аннары комкор дивизиягә сугышчан приказ бирде. Приказда Корма авылы белән таш гол арасындагы участокта дошманның оборонасын сындырып, Корма һәм Чернявка авыллары алдындагы терәк пунктларны алырга һәм, һөҗүмне дәвам итеп, Чернявка авылын кулга төшерергә кушылган иде. Шушы сугышчан приказдан чыгып, корпус комаидованиесе минем карарымны тыңларга теләвен белдерде. Мин һөҗүм вакытында беренче эшелонга Мамонов һәм Абрамов полкларын, икенче эшелонга Скуратов полкын куярга, ә төп ударны сул флангтан юнәлтергә теләвемне әйттем. Генерал Гарцев минем карар белән килеште һәм безгә уңышлар теләде дә полковник Шеховцев белән кайтып китте. Ә без 17 февральдә башланачак һөҗүмгә әзерлек эшенә керештек. ...Менә без һөҗүм башлаячак көн дә килеп җитте. Җылы һәм аз гына җепшек кар явып торган көн иде ул. Җил бөтенләй исми дип әйтерлек. Баткак урыннарда (алар .бу районнарда бик күп иде) боз, кешегә чыдамыйча, җимерелә, ярыла башлады.

(Дәвамы бар.)