Логотип Казан Утлары
Публицистика

Зур әдип, эчкерсез кеше

И семе әдәбият мәйданында классикларыбыз Г. Тукай, М Гафурн. Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Ибраһимов белән беррәттән урын алган Шәриф Камал революциягә кадәр үк таныла башлаган иде инде. Шәһәрдән еракта, караңгы авыл мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгәндә, минаның «Уяну», «Козгыннар оясында», «Сукбай», «Бәхет эзләгәндә» кебек матур хикәяләрен яратып укый идем. Ә «Авыл мөгаллиме» исемле хикәясен, белмим, ничә кат укыганмындыр. Шуннан соң күп тә үтмәде, 1915 елда аның «Акчарлаклар» повесте басылып чыкты. Мин ул позестькы авылда, сукыр лампа яктысында, төн йокыларымны онытып укый идем. Ләкин язучының кем икәнлеген, кайда эшләвең һәм кайда яшәвен белми идем. 1914 елда Оренбургта басылган «Хикәяләр төркеме» исемле җыентыгындагы рәсеме буенча, мин Шәриф абзыйны шактый кырыс табигатьле һәм үзен бик эре тота торган кешедер кебек күз алдыма китерә идем һәм, аның үзе белән очрашканчыга кадәр, шундыйрак бер тәэсирдә яшәдем. Бөек Октябрь революциясеннән соң Ш. Камалның иҗат чишмәсе тагын да киңрәк юл алып, әдәбиятыбызны баета башлады. Аның исеме дә бик популярлашып китте. Ләкин мин һаман да әле аның белән таныш түгел идем, таныша алуыма да ышаныч аз, чөнки гади бер авыл укытучысы өчен язучының үзен күреп, аның белән сөйләшү ерак хыял гына иде ул вакытта. Ләкин хыял да тормышка аша икән. 1921—22 елларда Казанга килеп укый һәм эшли башлагач, кайбер тере язучыларның үзләрен күрергә дә насыйп булды. Г. Камал, Г. Ибраһимов, Ш. Усманов, К. Нәҗми һәм башкаларны я урамнарда, я театрларда очраткалый башладым. Ләкин күңел түренә нык кереп урнашкан Шәриф абзый нигәдер алар арасында күренмәде. Соңыннан гына белдем, ул Оренбургта ашли икән. Тик 1925 елда гына Ш. Камалның семьясы белән Оренбургтан Казанга күчеп килүен һәм «Кызыл Татарстан» газетасында эшли башлавын ишеттем. Бу вакытта мин дә, семьялы булып, мәктәп каршындагы кечкенә генә бер бүлмәдә яши идем. Бәхетемә каршы булса кирәи, иптәшем Шәриф абзыйның авылдашы, ул гына да түгел, кардәше дә булып чыкты! Иптәшемнең әтисе Шәриф абзыйны бик еш кына телгә алып, аның язучы булуы турында горурланып сөйли торган булган. Шәриф абзыйның Казанга килеп төшүен ишеткәч тә, аны эзләп табын, бер күреп сөйләшәсем бик килсә дә, кыюлыгым җитмәде: зур кеше, барын чыксаң, яратмас, мәшәкатьләү булыр, дип уйладым. Беркөнне кич. хезмәтеннән бушангач, Шәриф абзый җәмәгате белән үзе безгә килеп керде. Безнең кайда яшәвебезне Казаңдагы туганнары аркылы белгәннәр икән. Алар килеп кергәч, без башта каушап киттек. Икәүләшеп өсләрен чишендерә башладык, утырырга урын күрсәттек. Безнең кровать һәм аш өстәле генә урнаштырылган кечкенә бүлмәбезгә күз йөртеп чыккач, Шәриф абзый елмаеп иптәшемә карады: Зур әдип, * Зур әдип, эчкерсез кеше 147 — Менә тагын очраштык. Сез Җамалн абзыйның кечкенәсе идегез. Авылдаш та, кардәш тә бит сез миңа! (Башта ул «сез» дип сөйләште.) Шуннан, гадәттәгечә, хәл-әхвәл сорашулар китте, туганнар искә төшерелде. Мин шул вакытта, Шәриф абзыйның рәсеменә караганда бөтенләй башка кеше икәнен күреп, хәйран калдым. Ул бик тәкәллефсез, бик гади кеше булып чыкты. Аның гомерлек юлдашы Хәят ханым да бездә бик җылы тәэсир калдырды. Алар безнең белән озаклап чәй эчтеләр. Аннары кунакларны озата чыктык. Тротуар өстен йомшак кар каплаган иде. Тукай урамы буйлап барабыз. Алар Каюм Насыйри урамына туктаганнар икән. Йортларына кадәр килдек, ләкин, вакыт соң булганга, кыстасалар да, кермәдек. Шәриф абзый белән танышлык әнә шулай башланып китте. Тора-барз бу танышлык чын дуслыкка әйләнде. Ул елларда Шәриф абзыйның Йосыф һәм Хөсәен исемле ике улы һәм Зәйнәп исемле бер кызы бар иде. Алгарак китеп булса да әйтик, Шәриф абзыйның уллары кыска гомерле булып чыкты. Хөсәен 23 яшендә Кырымда үпкә авыруыннан үлде, Йосыф Ватан сугышында геройларча һәлак булды. Бу зур югалтуны Шәриф абзый гаиләсе бик авыр кичерде. Кызлары Зәйнәп, югары белем алып, Казан дәүләт музеена эшкә урнашты, матур гына семья корды. Хәзер аның үз балалары ла кайсы югары белем алырга, кайсы урта мәктәп тәмамларга өлгерделәр инде. Шәриф абзый кече җанлы, эчкерсез кеше, үзенең кешелекле сыйфаты белән һәммә- безгә дә үрнәк булырлык чын коммунист иде. Ул кешенең кайгысың да, шатлыгын да уртаклаша белә иде. «Безнең юл» һәм «Авыл яшьләре» журналларында вак-төяк хикәяләрем күренә башлагач, Шәриф абзыйның бик куанып, мине канатландырырга тырышуын хәтерлим. 192S нче елда «Беренче җиңү» исемле кечкенә генә бер китабым да басылып чыккач, ул, олы башын кече итеп, миңа үзе килде, чын күңелдән котлады. — Әйдә, Госман, безнең эздән атла!—диде ул, җилкәмнән кагып. Шәриф абзыйның чын күңелдән әйтелгән бу сүзләре хәзер дә әле минем күңел түрендә саклана. Ул зур язучы белән очрашып, әдәбият, иҗат эшләре турында сөйләшеп утыруны мин зур бәхеткә саный идем. 1926 елларда Шәриф абзый «Таң атканда» романын яза иде. Аның бу әсәре язучының материаль яктан шактый авыр шартларда яшәгән көннәрендә иҗат ителде. Хәтеремдә, ул көне буе «Кызыл Татарстан» редакциясендә эшләп, арып-талып кайта, ашагач-эчкәч, үзенең бик гади тимер кроватенда ятып бераз ял итеп ала, шуннан соң эшкә утыра иде. Бүлмә салкын, шул ук бүлмәдә, төрле төстәге одеял кисәкләренә төренеп, язучының семьясы йоклый, ә ул төн буе эшли, иҗат итә. Иртәгесен юынып, аннан-моннан капкалап ала да тагын эшкә китә. Бер-ике хикәясе басылып чыгу белән «мин—иҗат кешесе» дип, хезмәттән аерылып, язу өстәленә ябышкан кайбер яшьләр өчен Ш. Камалның иҗат юлы шактый гыйбрәтле. Тормышның төбеннән күтәрелгән, патша Россиясе елларында илебезнең төрле почмакларында «бәхет эзләп» йөргән һәм үз башыннан күпне кичергән язучы, ару-талуны белмнчә, әнә шулай эшли иде. 1936 елның җәендә Шәриф абзый семьясы белән Түбән Осланда ял итте. Ял дисәм, ялгыш булыр, эшләп, иҗат итеп ята иде ул. Бер ял копне без, кечкенәбезне җитәкләп, пароход белән Түбән Ослакга киттек. Җәйнең гаҗәп матур вакыты иде. Ял көне булганга, пароход юлчылар белән туп-тулы. һәммәсе шат, яшьләр күңел ача, төрле урында гармонь, җыр тавышы яңгырый, су өстендә акчарлаклар оча... Шәриф абзый тау итәгендәге алма бакчалы бер крестьян йортын алган. Кара-кар- Н1Ы салынган ике өйнең хуҗасы да күренми, тыныч. Йортның бер өлешенә язучының семьясы урнашкан, икенче яртысы — эш бүлмәсе. Ул, тәрәзәдән күрү белән, безне каршыларга чыкты. Хәзер дә исемдә, аның өстендә үзбәк чапаны иде, Ул безне бик шатланып каршылады. Язу өстәле өстендә өелеп торган кулъязмаларны, әле карасы да кибәргә өлгермәгән каләмен күреп, без аны борчып йөрүебез өчен гафу үтендек. Ул, гадәттәгечә, җилкәмнән җиңелчә кагып куйды да: — Юкны сөйләмәгез, бүген ял көне ич, миңа да ял кирәк бит. Килүегезгә бик ш атмын! — диде. Алмагач төбенә яшел палас җәеп, бик озак сөйләшеп, Идел өстен күзәтеп яттык. Су өсте балыкчы көймәләре белән чуарланган. Әледән-әле гүзәл пароходлар узып кятә. Сокланып туймаслык күренеш! Шәриф абзыйның күңеле гаять күтәренке, ул үзенең «ил» көннәреннән бик канәгать иде. Язучы бу көннәрдә «Матур туганда» исемле атаклы әсәре өстендә эшли иде. — Бу арада бик җимешле эшләдем, алты табактан артык нәрсә яздым! — диде ул, папиросын кабызып. Шул арада Хәят ханым, бик тәмле итеп, балык кыздырып китерде. Аштан соң Иделгә су керергә төштек. Мин үзем болан ярыйсы йөзә идем, ләкнн Шәриф абзыйның оста йөзүенә, бигрәк тә аның су өстендә чалкан ятып, озак кына пакыт хәрәкәтсез тора алуына шаккаттым. Минем: — Акчарлаклар чукып китмәсен үзеңне, Шәриф абзый! — диюемә каршы, ул: — «Акчарлаклар» авторына тисәләр, гөнаһсы үзләренә булыр! — дип, шаяртып җавап бирде. Су эчендә бик рәхәт һәм күңелле иде, без, балалар шикелле, әле чумып, әле йөзен, озак коендык. Ул көнне кунып, икенче көнне генә Казанга кайтып киттек... 1937 елда Шәриф абзый безгә килеп керде. Кулына газета белән төрелгән бер китап тоткан иде ул. — Менә. Госман, «Матур тугандаеның беренче кисәге туды. Ләкин бик үк матур тумаган, шулай да ярый инде, — дип шактый калын, ләкин төпләнүе чыннан да әллә ни мактанырлык булмаган китабын миңа сузды. Мин, рәхмәт әйтеп, китапны алдым һәм: — Озын гомерле булсын, әйбәт басмалары да булыр әле, үзеңә тагын да зуррак уңышлар телим!— дип, Шәриф абзыйның кулын кыстым (романның моннан соңгы басмалары чыннан да бик матур булып басылдылар). 1940 елда Шәриф абзый Ленин ордены белән бүләкләнде. Бу хәл язучылар коллективының гына түгел, бөтен татар хезмәт ияләренең дә зур шатлыгы булды. Партия һәм хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән бу лаеклы хөрмәткә без — аның дуслары, туганнары—аеруча нык шатланды. Чын күңелдән котлап, аның кулын кыстык, озын гомер, иҗади уңышлар теләдек. Хәтта минем кечкенәм (ул вакытта мәктәп яшендәге кызым), Шәриф абзыйның күкрәгендәге орденын әйләндерә-әйләядерә карап: — Бик матур икәң абый! — дип куйды. Аңа каршы Шәриф абзый: — Үскәч, синеке дә булыр әле, сеңелем, — диде... 1941 ел. Илебез өстенә кара яу булып фашистлар өере ташланган көннәр... Дошман һөҗүмен кире кагу өчен, ил егетләре фронтка агыла. Күп кенә язучылар да, кулларына корал алып, сугышка китәләр. Якын дустым һәм өлкән киңәшчем буларак, фронтка китәр алдыннан Шәриф абзый янына кердем. Ул мине кочаклап күреште, «җиңеп кайтыгыз» дип озатып калды. Без чыннан да җиңеп кайттык, ләкин якын дус һәм татар халкының зур ихтирамын казанган, аңа куп хезмәт иткән язучы кж иде инде. Ул «Матур туганда» романының икенче кисәген — «Ныклы адымнар» исемле әсәрен яза иде. Аның бу зур хезмәте, кызганычка каршы, тәмамлана алмады. Шәриф абзыйның гүзәл образы, мәңге онытылмаслык булып, минем күңел түрендә сакланып калды.