Логотип Казан Утлары
Нәсер

УЛЫМ АЛЫП КАЙТТЫ УМЫРЗАЯ

Юк, һаман юк... Кояш, хушлашканда сөйгәнең сирпеп караган кебек, соңгы тапкыр дөньяны үпте дә йокларга китте. Тик ул баткан җир генә алсу-саргылт-кызыл нурга манчылып калды. Ә дәү улым һаман юк. Балалар бакчасыннан алар төп-төгәл җидедә кайтып җитә торган иде. Хәзер инде тугыз. Кече улым кайтты, зурысы юк. «Туганың кайда, нигә әйтмисең?» — дип сорыйм. Дүрт яшьлек улым, зурлар кебек, ике кулын артына куя да башын чайкый: — Белмим. Чынлап та белмиме, ӘЛЛӘ ул, үзенең ир кеше икәнлеген күрсәтергә тырышып, серен чишмиме? — Бәлки син аның кайсы якка киткәнен күргәнсеңдер, сабыем? Шул ук җавап: — Белмим. Бәлки, чынлап та белмидер. Чөнки зур балам хәзер үзен бик әре, зур тота. Тотмаслык тамыни: хәзер инде ул исемен яза белә. Аңа көз көне алты тула. Ничек инде алты яшьлек ир-егет дүрт тә тулмаган сабыйга үзенең серләрен чишсен. Үзеңнең бала чагыңны хәтерлә! Эзләргә кирәк. Эзләргә. Зур малаем өч яшьтән үк балык тотарга яратты. Бәлки хәзер дә... аллам сакласын... Чү! Капка ачылды түгелме соң? Юк ла. Шулай тоелгандыр гына. Юк, тоелмады, чын. Өй алды ишеге ачылды бит. Ачылды шул. Балам!.. Балакаем, йөрәгем, күз нурым. Ах... өс-башы, карарлык түгел — су, ботинкалары юеш. Ә үзе чиксез шат — авызы колакларына о/^иткән, күзләреннән нур сибелә. ' Ә кулында... Кулларында ике бәйләм ап-ак умырзая — яз күрке! Язның беренче чәчәкләре, беренче бүләге. Улым ике кулын икебезгә суза. — Эттә... Әннә... сезгә. Яме? Арыган, чыланган улым, ике кулын яңагына куеп, иреннәрен чу- тылдатачутылдата йоклый. Күрәсең, татлы төшләр күрәдер, бәлки умырзаялар артыннан карлы су ярып йөгерәдер. Мин аннан күзләремне алмыйм. Умырзаяның берсен дустым бүләк иткән шигырь китабына куям. Ун. егерме, илле ел үтәр, китапны ачкан бер кеше кыска гомерле, батыр холыклы яз күркен хәтерләр. Ә хәзер минем башыма Максим Гдрькийның улына язган хаттагы юллары килә: «Алуга караганда бирү яхшырак, улым. Гомерең буе шулай кешеләргә яхшылык эшләсәң иде, чәчәкләр бүләк итсәң иде...» Шулай булса иде, балам, балаларым... Ю КҮПЕР ез мине беләсез — сезнең мин салган күперләрдән үтеп- сүтеп йөргәнегез, туктап хәл җыйганыгыз, бәлки, агым суга карап, уйланыпсагышланып торганыгыз бардыр. Хәзер минем кемлегем аңлашылдымы? Күперләр салучы мин. Бер-берсен гомер-бакый күреп тә, күрешергә тилмереп яткан ике ярны тоташтыручы мин. Шушы кыска гына гомерем эчендә кайларда гына күперләр салмадым! Көмеш сулы сахра елгасы Ык аша да, җырлар-моңнар чыганагы Сакмар аркылы да. оеп-йокымсырап агучы Сәрмәсәнгә дә күпер суктым, картая белмәүче Дим ярларын да тоташтырдым мин. Нык итеп, ышанычлы итеп салабыз без күперләрне. Йөз елга чыдарлык итеп. Шул күперләрдән коммунизмда да йөрерлек итеп. Җырлап салабыз без күперләрне — күпер аша о^ырлап кына йөрсеннәр өчен. Күпер салынып беткәч, мин читкәрәк китәм дә кулларымның осталыгына сокланып торам. Болай караганда, һәркемдәгесыман. гади ун бармак, ә күпер рәшәткәләре тәрәзә челтәрләре шикелле нәфис эшләнгән. Яшьли, бик иртә эшкә өйрәттем мин ул бармакларны, каләм тотарга гына түгел, балта-чүкеч тотарга да. Рәхмәт, кулларым, сез миңа акча гына түгел, йөрәк шатлыгы да китерәсез. Минем яныма башкалар да килә. Сөялле, акыллы куллар җитәкләшәләр. Берәү гармунын тартып җибәрә, ә икенчебез «Күперчеләр мар- шы»н җырлап җибәрә. Сүзләре дә. көе дә үзебезнеке. Әнә шулай, ко- чаклашыпҗырлашып, шатлыкны уртага салып, үзебез салган күпердән иң беренче булып үзебез чыгабыз. Ә аннан... ә аннан соң барлы-юклы мөлкәтебезне җыештырабыз да яңа ярларны тоташтырырга китәбез. Ә безнең күпер аша машиналар үтә, җәяүлеләр йөри: берәүләр кабаланып эшкә бара, икенчеләр алпан-тилпән атлап кунактан кайта, берәүләр, ярсып, сөйгәне янына ашыга, икенчеләр шушы күпер өстендә гомерлеккә аерылыша... Мин киткән чакта артыма борылып карыйм. Кыска гына гомерем эчендә күпме күперләр салдым, күпме ярларны тоташтырдым мин, тик менә бер генә кызның күңеленә күпер түгел, басма да сала алмадым. Һаман да, балтамны җилкәмә салып, ялгыз йөрим. Хәер, дөньяда тоташмаган ярлар бик күп бит әле. Бәлки, һәр яр да үзенең күперчесен көтәдер. Шулай булгач, нигә кайгырырга? Кайгыдан күпер салып буламыни?! Күперләр бит ул шатлыктан гына салына. Күперләр бит ул шатлык өчен генә салына... ГӘ РӘ БӘ гет ак күбәләк кебек җилкенеп-җилпенеп торган кызның муенына гәрәбә такты. Гәрәбә... Борынгы греклар гәрәбәне алтынга бәрэбәр күргәннәр. Гәрәбә... Чирләрне дәвалаучы шифалы таш саналган. Гәрәбә... Хәвеф-хәтәрдән саклаучы тылсымлы көч булган. Хәер, безнең заманда да гәрәбә сүзен бик тансык, бик кадәрләп кенә кулланалар: «Гәрәбә кебек бодай», «Гәрәбә төсле шәрап...» Ә сез беләсезме, гәрәбә ничек барлыкка килгән? Борын-борын заманда, юк, синең, минем бабамның әбиләре бәләкне курчак итеп уйнап йөргән чакларда түгел, ә... моннан миллио-он еллар элек нарат имәнгә гашыйк булган. Ләкин бәхетле булу өчен ярату гына җитми шул, бәхетле булу өчен яратылу да кирәк. Ә имәннең С Е бәгыре, тәнесыман. таштай каты булган. Нарат көйгән, нарат кайгырган. Көчле җил искәндә бөгелеп, имәнгә башын салган. — Имәнкәем-йөрәккәем, — дигән нарат. — Минем кай җирем ошамый соң сиңа? Буем зифа, тәнемнән һәрвакыт исертерлек кырку сагыз исе килеп тора, ә чәчләрем, чәчләрем нинди бит — коелмый да, саргаймый да... — Чәчләрең? Фу! — дигән тәкәббер имән, наратны үчекләп. — Чәчләрең синең торганы энә. Чәчләрең чәнечкеле булгач, холкың да чәнечкеледер. Ә мин чәнечкеле-төртмәле холыклыларны яратмыйм. Нарат гарьләнгән, ходайдан теләгән: — О, кодрәтле алла, кабул итче минем теләгемне. Бирсәңче миңа да имәннеке төсле йомшак чәчләр... — Юкка кызыгасың, нарат, имәннең чәчләренә, — дигән алла. — Алар бит кыска гомерле, ә син... яз да яшел, кыш та яшел, мәңге яшисең... — Теләмим мин ел буе яшел булырга, телим мин имән кебек булырга, — дигән ялынып нарат. — Юк, булдыра алмыйм,—дигән миһербансыз алла. — Ничек яратылсаң, шулай каласың. Алланы узып кая барсын инде нарат? Елаган, сыкраган һәм имәннең мәхәббәтен яулап ала алмыйча, картаеп үлгән. Ул үлгәннән соң миллион еллар үткән. Наратның күз яшьләре тамган урыннарны диңгез баскан. Эмма зур мәхәббәт беркайчан да югалмый икән. Үзең үлсәң дә, яши икән ул. Наратның яшьләре диңгез ярсыганда ярга гәрәбә булып чыга икән. Әйтәләр, мәхәббәт кара-каршы булганда гына бәхет китерә, диләр, һәрвакытта да шулай микән? Әгәр имән наратны яраткан булса, гәрәбә хасил булыр иде микән? Ә гәрәбәләр бит ул... Егет сөйгәненең гәрәбә төсле күзләренә илһамланып карады да аккоштай муенына гәрәбә такты. Дөньяда янә бер семья туды. Дөньяда янә бер дәүләт туды. Аны мәхәббәт тудырды. Ә муенга тагылган гәрәбә шул мәхәббәтнең символына әверелде