Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучылар сүзе

ПЬЕСАЛАР КИРӘК өрмәтле редакция! Без, укытучйлар коллективы, «Совет әдәбияты» журналының һәр яңа санын түземсезлек белән көтеп алабыз, чөнки анда яңадан-яңа һәм яхшы романнар, повестьлар, хикәяләр басыла. Ләкин соңгы елларда журнал сәхнә әсәрләрен нигәдер бик аз урнаштыра башлады. Менә шуңа күрә дә без сездән үтенәбез: киләчәктә «Совет әдәбияты» журналында авыл сәхнәләрендә куеп булырлык пьесаларга да урын бирсәгез, бик әйбәт булыр иде. Югыйсә, авыл сәхнәләрендә уйнарлык пьесалар бик аз һәм булганнарын да, басылмаганлыктан, табуы кыек. ГИМАЗЕТДИНОВА Маһирә, Минзәлә районы, Тупач сигезьеллык мәктәбе укытучысы. ЖУРНАЛНЫ ЯРАТАБЫЗ Мин элек тә «Совет әдәбияты» журналын яратып укый идем һәм хәзер, армия сафында хезмәт иткәндә дә аннан аерылганым юк: узган елда журналның һәр санын алып, укып бардым. ЛЧипяән күреп, хезмәттәшләрем дә кызыксындылар һәм алар да журналдагы һәр яна әсәрне чиратлашып укыдылар. Журнал минем үземә әйләнеп кайтканда ул инде тузып беткән була иде. Ә бу ел исә хезмәттәшләрем дә «Совет әдәбияты»на язылдылар һәм аның һәр яңа санын укып барырга әзерләнеп, жиң сызганып торалар. Үземнең исемнән дә, иптәшләрем исеменнән дә редакциядән шуны үтенәм: бу ел журналда тагын да яхшырак һәм чорыбызга лаеклы әсәрләрне күбрәк урнаштырсагыз иде. Рядовой И. ГАЛИУЛЛИН. ДӘВАМЫН көтәм Хөрмәтле иптәшләр! Сезнең журналның 10—-12 саннарында «Генерал язмалары» исеме астында басылган Ф. Булатоа истәлекләрен мин бик яратып укыдым. Генерал Булатовның ул истәлекләре, фактик материалга нигезләнеп язылган һәм укыр өчен шактый кызыклы булуы өстснә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча зур әһәмияткә ия. Ул язмаларны укыгач, сугышның никадәр авыр һәм кирәксез икәнлегенә тагын бер тапкыр ышанасың, тынычлык өчен көрәшүнең ни дәрәҗәдә зарури булуын яхшырак тоясың. Менә шуна күрә дә мин «Генерал язмаларымның дәвамын түземсезлек белән көтәм һәм башка'укучылар да шул фикердәдер дип уйлыйм. Запастагы полковник К. ГЫИЗЗӘТУЛЛИН. Х Рус совет шагыйре Александр Твардовский күп санлы укучылар күңеленә бигрәк тә үзенең атаклы әсәрләре — «Страна Муравня» («Муравня иле») поэмасы һәм «Василий Теркин» китабы белән якын. Аның соңгы елларда иҗат иткән «За далью—даль» поэмасы совет поэзиясендә шундый ук А. Твардовский КИҢЛЕКЛӘР күренекле урын алды. Укучылар әсәрне яратып кабул иттеләр һәм, халык әйткән бәянең чагылышы буларак, аңа Ленин премиясе дә бирелде. Тугандаш халыклар әдәбиятларының иң яхшы үрнәкләре белән татар укучыларын таныштыру йөзеннән, шагыйрь Әнвәр Давыдов поэманы татарчага тәрҗемә иткән иде. Аның аерым бүлекләре моннан 2 ел элек «Социалистик Татарстан» газетасы битләрендә урын алды. Хәзер инде поэманы татарча тулы килеш укырга мөмкин: әсәр Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыкты. Тәрҗемәдә поэманың олы рухы, уйланулар характерындагы салмак агышы сакланып калган. Ул татарча да табигый яңгырый. Әлбәттә, поэманың исеме— аның татарча «Киңлекләр» дип кенә алынышы белән бәхәсләшергә мөмкин. Мондый исем «За далью — даль» — ерактан еракка, ераклыктан ары ераклык мәгънәсен аңлата ' алмый. Билгеле, бу китапның гомуми күркәмлегенә зыян китерми. Аны татар укучылары яратып каршылар, дип ышанып әйтергә була. Китап 9 мең данә тираж белән чыгарылган. Редакторы — М. Хөсәен. Тышлык художнигы И. Әхмәднев. Бәясе 28 тиен. Кешелекнең бәхетле киләчәге өчен халкыбыз алып барган бөек көрәштә совет хатын-кызлары да тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылырлык батырлыклар күрсәттеләр. Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина, Марина Раскоеа, Валентина Гризодубова, Мария Байда, Зина Туснолобова, Маншук Маметова, Елена Мазаийк һ. б. хатынкызларның туган илгә мәхәббәте, Ватанның бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап калу өчен тормышларын аямаулары «Сугыш геройлары» исемле җыентыкка тупланган очеркларда тасвир йтелә. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган хатын- кызлар турында язучылар, тарихчылар, журналистлар һәм Бөек Ватан сугышында үзләре турыдан-туры катнашкан кешеләр тарафыннан иҗат ителгән бу җыентык Мәскәүдә, Дәүләт политик әдәбият нәшриятында басылган. Китап Е. Ко- ноненконың «Аларлын батырлыгы мәңгелек» дигән суз башы белән ачыла һәм анда үлемсез патриотларның сугышчан юлын чагылдырган 70 очерк урнаштырылган. Ул очерклар арасында В. Дмитриеваның безнең данлыклы якташыбыз, Советлар Союзы Герое, очучы Мәгубә Сыртланозага багышланган очеркы да бар. М. Сыртланова сугыш чорында 780 тапкыр очыш ясый һәм фашистларның күп кенә хәрби объектларын бомбага тота. Сугыштан соң ул тыныч төзелеш фронтына кайта һәм хәзерге көндә Казанда яши. Автор аны тәрбияләгән коллектив турында, аның дуслары, танышлары турында шактый мавыктыргыч һәм кызыклы итеп яза. Китапта башка геройларныкы белән бергә Мәгубә Сырт- лаиованың да рәсемен күрәсең. Тыныч кыяфәтле, мө- ; ГЕРОИНИ воины j (Сугыш геройлары) лаем йөзле бу очучының батырлыгы укучыда үз көченә ышану, иптәшлек һәм дуслык тойгылары тәрбияли. «Сугыш геройлары» китабы J65 мең данә тираж белән чыккан. Бәясе 1 сум 90 тиеп. Язучы А. Әхмәт кече яшьтәге мәктәп балаларына атап язган хикәяләрен бергә туплап, «Ауган багана янында» исемле җыентык бастырып чыгарды. Җыентык ике бүлектән — «КечI Абдулла Әхуәт I АУГАН БАГАНА \ ЯНЫНДА \ кенәләр турында хикәяләр» Һәм «Солдат абыйлар турында хикәяләр» дигән бүлекләрдән тора. Беренче бүлектә «Бер дә бер көяне», «Кем гаепле», «Ауган багана янында», «Әби һәм Нәби», «Чуар Шәүкәт». «Идел кочагында», «Лагерь сакчысы» һ. б. хикәяләр белән танышасын. Бу хикәяләрендә автор пионерларның атаананы, өлкән яшь- тәгеләрне ихтирам итүләре, эштә аларга булышлык күрсәтергә әзер торулары, мәктәптә укыганда ук үзләре теләгән һөнәргә өйрәнүләре, бер-берләре белән тату һәм дус яшәүләре турында сөйли. «Пэпэ абый», «Кем гаепле», «Ауган багана янында», «Чуар Шәүкәт» хикәяләрендә балаларның үзара ярдәмләшүе, олыларга биргән сүзләренә турылыклы булулары, иптәшләре ярдәмендә теге яки бу кимчелекләрдән арынулары, чисталык һәм пөхтәлек яратулары тасвирлана. Китапның икенче бүлегендәге «Яраланган сумка», «Аш исе килә», «Солдат балалары», «Сез мине ише: тәсезме?» хикәяләре дә укучылар тарафыннан җылы кабул ителер дип ышанасы килә. Аларда совет солдатының батырлыгы, туган җиргә мәхәббәте, балаларның матур, якты киләчәге өчен үз-узен аямавы нәни укучыларыбызның күңелен дулкынландырырлык вакыйгалар аша сурәтләнә. Җыентыкка кергән әсәрләрнең барысы да җыйнак һәм балаларга хас булган гади телдә язылган. Л. Ихсанова редакциясендә. художник Б. Альме- нов оформлекиесендә чыккан китап 15.000 данә тираж беләк басылган. Җыентыкның бәясе 12 тиен. Бервакыт Акыл белән Бәхет очрашалар да үзара бәхәскә керәләр. Акыл әйтә: — Кеше миннән башка тора алмый,—ди. Бәхет исә аңа болай дип җавап кайтара: ( — Юк, мин булмасам, син берни дә эшли алмыйсың. Кеше дөньяда акылсыз да яши ала. «Акыл белән бәхет» әкияте әнә шулай башланып китә. Әкиятнең ахырында Акыл да, Бәхет тә кешедән аерылмаска, бер-берсенә ка «Патша малае белән хезмәтче малае», «Мөгезле патша», «Бака, тычкан, чабата», «Төшеңне сөйлисеңме?» һ. б. әкиятләр дә кертелгән. Аларда халыкның тапкырлыгы, гади кешеләрнең зирәклеге, яшәүнең бөтен мәгънәсен байлык туплауда күргән сәүдәгәрләрнең комсызлыгы чагыла. 3. Мөхәммәтжанов тарафыннан төзелгән һәм буяу- лы рәсемнәр белән чыгарылган бу җыентык 20.000 данәдә басылган. Бәясе 8 тиен. Сабнр Бәхтияровның фельетоннары, көлкеле хикәяләре, парчалары безнең республика газеталары. «Чаян» журналы һәм «Правда» газетасы битләрендә 1950 елдан күренә башладылар. 1955 елда Казанда аның хикәяләре һәм фельетоннары аерым китап булып басылып чыкты. «Күзле сукырлар» исемле китабы 1961 елда Мәскәудә «Крокодил» китапханәсе сериясе белән чыгарылды. Авторның бу китаплары үз укучыларын тапты. Татарстан китап нәшрияты күптәй түгел аның «Сихерле урын» («Заколдованное место») исемле яңа җыентыгын бастырып чыгарды. Китапка фельетонистның 23 әсәре — сатирик, юмористик хикәяләре, парчалары, фельетоннары, юморескалары тупланган. Автор, үзенең хикәяләре аша, хәзерге вакытта очрап торган төрле тискәре гадәтләрне, хуҗалыктагы ялгыш методларны тәнкыйтьләгәндә. күп кенә очракта халык иҗатыннан, кешеләр арасында йөргән мәзәкләрдән, яки классик әдәбият үрнәкләреннән файдалана. Мисал өчен аның «Ак үгез турында»гы хикәясен алырга мөмкин. Бер хуҗалыкта, сыерлардан сөт савып файда алу хакында уйлап та бирмичә, үгезләр асрыйлар. Ел саен күп итеп печән чабалар. Алардан: «Ни өчен чабасың бу печәнне?» дип сорасаң, алар: «Үгезләргә ашатырга» дип җавап бирәләр. «Ә үгезләрне ни өчен асрыйсыз?» — «Печән ташу өчен!» Менә шу- c. Бахтияров ■ ЗАКАЛДОВАННОЕ МЕСТО (Сихерле урын) лай, эшсез дә тормыйлар, бернинди файда да китермиләр, хуҗалык шулай «акыллы» планлаштырылрата ачу сакламаска сүз куешалар. Шушы ук әкият <> АКЫЛ БЕЛӘН ? БӘХЕТ исеме белән чыгарылган җыентыкка «Кызыл әтәч», «Балыкчы улы Катып», ган. Автор бу мәзәкне кертеп, производствода шундый файдасыз һәм зыянсыз «планлаштыру» тенденциясеннән келә, андый кешеләрне фаш итә. «Сихерле урын» хикәясендә дә шундый хәсрәт җитәкчеләрдән, әйбәт җирдән начар уңыш алуның еәбәбен шайтан кодрәте, сихер белән аңлатырга тырышучылардан «Чуть жнахоз» кешеләреннән көлә. Бу очракта автор бүгенге күренешләрне рус язучысы Н. В. Гогольнең «Сихерле урын» детале белән бәйләп сурәтли. Матур сөйләп начар эшләүчеләр, дин юлында өстерәлүчеләр, ялганчылар, ялагайлар, шпаргалка буенча гына сөйли алучы, хәреф * * * ятлаучыларны тормышта әле шактый куп очратырга туры килә. С. Бахтияров җыентыгы әиә шуларга каршы көрәшне кнскенәйтергә кирәклекне искә төшерә. Китап рус телендә, 15 мең данә тираж белән чыгарылган. Редакторы — Н. Нара- евская. Художнигы — В. Карамьцнев. Бәясе—10 тиен. «Шундый яңгыр була: ул бер дә көтмәгәндә тирә- якны күкрәтеп һә.м тетрәтеп килеп чыга да, юлындагы бөтен чүпчарны агызып, ак гәрәбәдәй эре, саф тамчылары белән жир өстен юып, сугарыл һәм рәхәткә кинәндереп, аз гына вакыт эчендә үтеп тә кнтә. Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның иҗат гомере дә әнә шундый бәрәкәтле яңгыр кебек булды...» Бу юлларны Татарстан китап нәшриятында әле яңа гына басылып чыккан «Тукайның шигъри осталыгы» исемле китаптан алдык без. Сүз дә юк, Тукайның тормышын, ул яшәгән заманны һәм аны тудырган шартларны, әдипнең әдәби һәм политик эшчәялеген. аның дөньяга һәм сәнгатькә карашын өйрәнү буенча бездә күп кенә хезмәтләр эшләнде һәм эшләнеп килә. Ләкин бөек шагыйрьнең шигъри осталыгын: анын әдәби телен, стилен, сурәтләү чараларын, ритмикасын, рифмалар системасын һ. б. якларын өйрәнү исә, гәрчә бу бик мөһим һәм зарури нәрсә булса да, тиешле урынны алганы юк иде әле. Менә шуңа күрә дә шагыйрь Әхмәт Исхакның «Тукайның әдәби осталыгы» исемле китабы дөньяга килү, безнеңчә, бик куанычлы һәм әһәмиятле күренеш. Китап Г. Тукай әсәрләренең телен, шигырьләренең метрикасын, рифма төзелешләрен, сурәтләү чараларын һәм Тукай иҗатындагы шигъри жанрларның төрлелеген тикшерүгә багышланган бүлекләрдән тора һәм, әйтергә кирәк, шагыйрь Ә. Исхак тарафыннан зур көч куеп эшләнгән бу хезмәт Тукай Ә. Исхак «ТУКАЙНЫҢ ШИГЪРИ ОСТАЛЫГЫ» иҗатын өйрәнүчеләр Һәм гомумән әдәби иҗат белән кызыксынучылар өчен ифрат файдалы булу өстенә, бик җиңел укыла, ул бик популяр тел белән язылган. Китапның тиражы 4000 данә, бәясе 17 тиен.