Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сәхнәдә кырык ел

Сәхнәдә кырык ел Узган елның декабрь аенда республикабыз җәмәгатьчелеге РСФСРиын атказанган, ТАССРның халык артисткасы Фатыйма Камалованың тууына 60 ел тулу көнен киң итеп билгеләп үткәй нде. Журналыбызның бу санында укучыларыбызга артистканың замандашлары 3. Рахманкулов һәм Ш. Галнмова иптәшләрнең истәлекләрен тәкъдим итәбез. Редакция. атарстан җәмәгатьчелеге Фатыйма Камалованың тууына алтмыш һәм сәхнә эшчәнлегенә кырык ел тулу юбилеен үткәрәчәк дигән хәбәрне без куанып һәм дулкынланып каршы алдык. Сәнгать эшлеклесепең юбилее — безнең социалистик культурабызның зур бәйрәме ул. Табигый зчке мөмкинлекләре булган кеше сәнгатькә үзенә генә хас юл белән килә. Менә шул юлда аның үсүе, ныгуы һәм өлгереп җитүе аеруча кабарынкы һәм ачык сизелә. Ләкин кеше тәмам өлгереп җиткәнгә кадәр шактый баскычлар үтә, баскычларның кайбер басмаларында ул сөртенә, ә кайберләрендә аңа тормышның искиткеч матур киңлекләре ачыла. Шунда аның куллары ныгый, йөрәге баеп, зураеп китә. Артистканың юбилее уңае белән без дә, кырык елдан артыграк вакыт дәвамЪгнда аның якын дуслары буларак, кайбер фикерләребезне әйтергә телибез. Фатыйма Камалова — зур тормыш һәм иҗат юлын үткән, татар совет театр сәнгате үсешендәге күп санлы мөһим вакыйгаларда катнашкан кеше. Күп еллардан бирле Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә эшләп килүче ул артистка тамашачыларга театрыбыз тарихындагы икенче буын вәкиле буларак мәгълүм. Фатыйма Камалова Оренбургта тегермән предприятиеләрендә эшләүче грузчик семьясында дөньяга килә. Ул революциягә кадәрге эшчеләрнең хәлен бнк иртә татый — кече яшьтән ук байлар семьясында эшли. Аның балачагы, үсмер чагы һәм театрда эшли башлавының беренче еллары Оренбургта үтә. Инде егерменче еллар ахырында ук Оренбург һәм Урта Идел тирәләрендәге шәһәрләрдә, авылларда яшәүче тамашачы даирәләр алдында Фаныйма Камалова үзен театр сәнгатендә реалистик юнәлешне тирән чагылдыручы сәләтле артистка итеп танытып өлгерә. Фатыйма Камалова театр сәнгате хезмәткәрләренең горурлыгын һәм данын тәшкил итүчеләрнең берсе дисәк, һич тә арттырып әйтү булмас шикелле. Фатыйманың театрдагы эшчәилеге бнк иртә, яшүсмер елларында ук башлана. Шул вакыттан алып, аның артистлык сәләте һаман-һаман үсә барды һәм ул менә инде өзлексез рәвештә 40 ел буена совет сәнгатенә хезмәт итеп килә. Сәхнәдә эшләү елларында Фатыйма зур, кыен һәм төрле рольләрдә уйнап, халык вәкилләрен гәүдәләндергән бик күп образлар тудырды. Актрисаның үзе башкарган образларның хис һәм хыялларына тирән үтеп керә алуын аеруча басым ясап әйтергә кирәк. Фатыйма Камалованың иҗади уңышларының һәм сәхнәдә ул тудырган иң яхшы образларның нигезе, безнеңчә, нәкъ әнә шунда. Фатыйманың сәхнә таланты, артистлык осталыгы үсүгә егерменче елларда Оренбург әдәби җәмгыяте уңай йогынты ясады. Андагы атаклы язучы һәм шагыйрьләрнең Т эшчәнлеге әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерүгә багышланган иде. Татар совет әдәбияты классигы Шәриф Камал Октябрь революциясен Оренбургта каршылады Һәм Казанга киткәнгә кадәр шунда яшәде. Революциядән соңгы елларда шагыйрь Шәехзадә Бабич, язучы Афзал Таһкров һәм сәнгать интеллигенциясенең башка бик күп вәкилләре Оренбургта яшәделәр. Татар халкының атаклы шагыйре Муса Җәлилнең таланты да шунда формалаша башлады. Ул вакытларда Ш. Камал Оренбург яшьләренең әдәби эшчәилегенә юнәлеш биреп, аларны җитәкләп барды. Аны эшче клубларындагы үзешчән сәнгать коллективлары куйган спектакльләрдә дә, татар профессиональ театрында да күрергә була иде. Ул сәнгать һәм әдәбият өлкәсендәге яшь талантларның идея җитәкчесе һәм ярдәмчесе иде. Фатыйма Камалованың сәнгать дөньясындагы эшчәнлеге менә шундый зур әдәби даирәдә, эшче клубларының драмтүгәрәкләрендә башланып китте. Әле сәхнәдә берен- J че мәртәбә уйнаган вакытларында ук Фатыйманың теге яки бу рольне табигый һәм ышандырырлык итеп башкарырга тырышуы бик яхшы сизелә иде. Хәтеребездә, J922 елның көзендә, он тартучылар клубында Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» пьесасы барды. Галиябану ролен Фатыйма башкарды. Тамашачылар арасында Ш. Камал, М. Җәлил һәм губерна халык мәгарифе бүлеге мөдире Ф. Хәсәиов та бар иде. Спектакльне, башкалар белән беррәттән, алар да бик яратып каршы алдылар. Фатыйманың Галиябану ролен тормышчан һәм табигый башкаруы барысына да ошады. Бәхет, ирек һәм мәхәббәт өчен көрәшүче революциягә кадәрге хатын-кыз образын Фатыйма чыннан да бик яхшы иҗат иткән кде. Шул спектакльдән соң Ш. Камалның Фатыйманы чын күңеленнән котлавы һәм аңа киләчәктә уңышлар теләп, тормышын зур сәнгатькә багышларга киңәш итүе бүгенгедәй күз алдыбызда тора. Бераз сонрак он тартучылар клубының театр коллективы белән Муса Җәлил арасында да иҗади чын дуслык урнашып китте. Шагыйрь ул коллективның репетицияләрендә, спектакльләрендә һәм концертларында бик еш була торган иде. Фатыйма уйнаган кайбер спектакльләрдә Мусаның суфлерлык иткән вакытлары да булгалады. Концертларда Фатыйма Мусаның шигырьләрен дә укый торган иде. Әйтик, Мусаның «Орлес» шигырен укыганын без бик яхшы хәтерлибез. Фатыйма Камалова колхоз театрында да югары бәягә ия булырлык нҗади эш башкарды. Утызынчы елларда Урта Идел краенда беренче мәртәбә профессиональ татар колхоз күчмә театры барлыкка китерелде. Ул театр составыңда М. Ильдар, Фатыйма Камалова. Ш. Мәҗитов һәм театр сәнгатенең башка бик күп эшлеклеләре бар иде. Әиә шул коллективта Фатыйма Камалова башлап йөрүче артисткаларның берсе иде һәм биш ел дәвамында ул театр йөзләрчә татар, башкорт авылларында булып, бик күп спектакльләр куйды. Ул вакытлардагы транспорт шартларын (ат та арба) күз алдына китергән кешегә күчмә театрда эшләүнең күпме кыенлыклар белән бәйле булуың чамалавы кыен булмас дип уйлыйбыз. Ләкин, ничек кенә булмасын, татар колхоз күчмә театры коллективлашу елларында бик зур һәм файдалы зщ башкарды. Фатыйма Камалова соңгы елларда Татар академия театры сәхнәсендә эшләде һәм, тамашачыларның хәрмәте>1 казанып, РСФСРның атказанган, ТАССРгйың халык артисткасы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Без, дуслары һәм замандашлары, бераз соңгарак калып булса да, юбилярны иҗат бәйрәме белән котлыйбыз һәм аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар теләп калабыз.