СИБГАТ ХӘКИМ ПОЭЗИЯСЕНЕҢ ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ БЕЛӘН БӘЙЛӘНЕШЕ
Сибгат Хәкимнең шигырьләре, лирик җырлары һәм поэмалары халкыбызның рухи тормышында зур урын алып тора. Шагыйрь хезмәт кешесенең эшендә гасырларны шаулатырлык батырлык күрә, илдә барган үзгәрешләрне халык күңеленә якын булган поэтик буяулар ярдәмендә сурәтли ала. Ул тирән хисләр, фәлсәфи уйланулар поэзиясен үстерде, аны үзенең йомшак лирик тавышы белән баетты. С. Хәким, әдәбиятта үзенә чаклы ирешелгән уңышларны баетырга омтылып, Г. Тукай, һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим традицияләрен дә- I вам иттерә, халык иҗатының башка I шагыйрьләр күрмәгән .гәүһәрләрен табарга тырыша. Шагыйрь халык- ' ның тарихын, уйфикерләрен, тирән хисләрен чагылдырган лирик җырларга, образлы сүзләргә таяна, ха; I лык поэзиясенең тел-сурәтләү ча1Пгатгатпя1птатг-фа-йдглана. ~У7Г мәкаль, |~ә итештең? җыр һәм әкиятнең эчке рухи мәгънәсен тирәннән аңлап эш итә, аларны кирәк урында гына кул- 't л ана. Аның әсәрләренә килеп кергән ' халык иҗаты элементлары эчтәлек I һәм сюжет белән бергә үрелеп баралар, һәм, берүк вакытта, яңа I шартларда яңа алымнар белән үстереләләр. Ләкин язучының фольклорга мөнәсәбәте аның үз әсәренә халык мәкальләрен, җырларын күпләп кертү белән билгеләнми. «Шагыйрь, әлбәттә, фольклорны кулланырга хаклы. Тик ул моны иҗади эшләргә, шуның нигезендә бөтенләй яңа поэтик тукыма, сәнгатьчә көчле яңа әсәр тудырырга тиеш» IV дип язды танылган рус шагыйре, җыр остасы М. В. Исаковский. С. Хәким бу таләпне бервакытта да исеннән чыгармый. Фольклордагы сурәтләү чараларының үз рухына һәм стиленә туры килгәннәрен генә алып, форма өчен генә кулланудан, гади стильләштерүдән котылырга тырыша. Мәсәлән, «Юксыну», «Фазыл чишмәсе», «Гомер яңа башлана» һ. б. әсәрләре халыкның мәхәббәт җырларына бнк нык охшасалар да, нәкъ шундый әйләнмәләрне, куплетларны фольклордан табып булмый. С. Хәким әсәрләренең халык акылы белән сугарылуы — аның бөтен иҗаты өчен характерлы күренеш, һәм моның билгеле бер сәбәбе дә бар. Чөнки шагыйрь бала чагыннан ук халык телендә йөргән җыр, бәет, әкият, мәкальләрне ишетә, халыкның тормышын, аның уйхнсләрен, гадәт-холыкларын күреп-белеп үсә. Халык иҗатына мәхәббәте дә шунда тәрбияләнә. Таң алдыннан сандугач сайравы, өлгереп килгән арыш исләре, чык ялтыравы, чишмә чылтыравы, бабайларның әкият сөйләүләре, авылның эшчән кызлары, батыр егетләре — барысы да таныш шагыйрьгә, һәм ул аларны чын күңеленнән ярата. Шигырьләренең «Туган як көе», «Туган җир», «Туган як» дип- исемләнүе дә әнә шул авылга, туган-үскән җиргә булган мәхәббәтеннән килә. 9. .С. Ә.* № 2. IV М. В. И с а к о в с к и й. «О поэтическом мастерстве», мәкаләләр җыентыгы, рус телендә, «Советский писатель» нәшрияты, М., 1953, 23 бит. С Туган жир, ахры, куцелемнон Канчан да китмәс. Ул хакта жырлап, сөйләп тә Сүзләрем бетмәс. («Туган җир».) С. Хәким— үз укучысын инде күптән тапкан шагыйрь. Ул инде сугышка чаклы ук халык җырлары рухы белән сугарылган «Юксыну», «Гомер яңа башлана» исемле уңышлы әсәрләр язды. Ләкин аның соңгы елларда язылган җыр, шигырь һәм поэмаларында халык иҗаты рухы тагын да арта, үсә төшкәнлеге күренә. Бу әсәрләрдә ил белән бергә атлаучы жырчынын тормыш турында уйланулары, борчылуы, шатлыгы, ашкынуы һәм теләкләре чагыла. Халык тормышының үзәгеннән алып язылган «Сары капкалы . йорт», «Күргәннәр аны», «Республикам минем», «Кадерле почмак», «Казах дустыма», «Ленин фәрманы белән», «Ибраһим Йосфи», «Күңелем Ленин белән сөйләшә», «Усал диләр мине» әсәрләре шагыйрьнең бер мәкаләсендә әйткән сүзләрен раслыйлар: «Бөтен узганы, киләчәге бөек рус жире белән бәйләнгән минем үз жи- рем бар, аның төзелүенә инде 40 ел тулды. Хезмәтнең гомуми хорында мин шул республикамның йөрәк тибешен тоярга тырышам» ! . Менә халык җырларында киң таралган «туган туфрак», «җил», «таң», «Идел» сурәтләрен, картиналарын киң кулланып, аларга өстәмә мәгънә салып язылган «Республикам минем» шигыре. Бу әсәрендә шагыйрь халык җырларында гасырлар буе яшәп килгән туган ил символына барып тоташкан Татарстан образын тудыруга ирешкән. Традицион сурәтләр һәм бизәкләр үзәк фигураны тудыруда төп рольне уйныйлар. Татарстанның үткәне белән бүгенгесе һәм якты киләчәге бер үремтәдә, үсештә бирелгән: Республикам минем, Татарстан, Ленив сине тайга караткай. Жилларенә хәтле җанга рәхәт, Иссәләр дә кайсы тарафтан. Җ. Фәйзи тарафыннан музыкага салынган «Гел кояшка карый тәрә1 С и б г а т Хаким. «Поэзия һәм хәзерге заман», «Соает әдәбияты» журналы. № 7, 1960 ел, 119 бит. зәләрең» җырында С. Хәким үзе яраткан Казан артына мөрәҗәгать итә. Зур рухи күтәренкелек белән язылган бу әсәр туган илнең гади бер почмагына дан җырлау булып яңгырый. Шигырьнең үсеше матур табигать күренешләре белән оста бәйләнеп бара. Кыр җилләре иркәләде килеп, Тукай моңы ерактан тартты; Әкиятләрең белән ачылды телем, Казан арты, әй, Казаң арты. Риторик эндәш ярдәмендә җанландырылган Казан арты картинасы халыкның лирик җырларында киң таралган «Агыйдел», «Идел», «Зәй буе» шикелле тулы канлы образ булып килеп баса. Бу образлар халык иҗатында бик киң кулланылалар: Зәй буена чыксам, мин исерәм, Зәңгәр чәчәкләрнең исенә. Әй, ямьле Зәй буе. Исермәс тә идем чәчәк исенә Яшь гомерем төшә исемә. Әй, ямьле Зәй буе. («Ямьле Зәй буе».) Фольклор әсәрләренең герое үзендә халыкның барлык уңай сыйфатларын, милли үзенчәлекләрен туплый. Халык һәм физик, һәм рухи яктан бөтен, ачык образларны гына үзенеке итеп кабул итә. «Фазыл чишмәсе» исемле җырын шагыйрь нәкъ әнә шул таләпләргә җавап бирерлек итеп язган. Бу шигырьнең фольклоризмы ачык күренеп тора. Биредә халык җырларының бизәкләү чаралары: (өздереп карау, тел тибрәнү), урын шартлылыгы (чылтырап аккан чишмә буе), саф мәхәббәт турында сөйләгәндә очрый торган романтик күпертү (ялкыным түгелде йөрәгемнән), кыска җырлар белән ритмик уртаклык (8—7 үлчәве алыну) бик урынлы кулланылган. Лирик герой — халык баласы. Шуңа күрә дә аның характерында, үз-үзен тотышында татар халкына хас тыйнаклык һәм күркәмлек сизелеп тора. Мәхәббәте бик көчле булганга, сөйгәнен очраткач, ул каушап, югалып кала; теле тибрәнә, ләкин әйтер сүзен таба алмыйча тора. Бу тыйнаклык мәхәббәтенең һәм биргән вәгъдәсенең ныклыгын нан, тойгысының сафлыгыннан, сами.милегеннән килә: Кызарып янган шәфакътән Күзләрем алалмадым; Тибрәнде телем әйтергә — Сүзләрем табалмадым. «Бакчачылар» поэмасында сурәтләнгән Сәлим карт образы — характер үзенчәлекләре халык иҗатыннан үсеп чыккан геройның ачык мисалы булып тора. С. Хәким бу әсәрендә халык тәҗрибәсен үзенә туплаган һәм тормышның, хезмәтнең ямен, тәмен белүче ил картын сурәтләгән. Бакчачы соң үзе кайда йөри? Эзләсәң дә син үз тирәннән, Табалмассың, елга буендагы Юкәгә ул барып сөялгән. Ак күлмәген җилләр җилфердәтә, Эшләпәсен салган башыннан. Онытылган бер көйне хәтерлиме Чылтырып аккан суның тавышыннан, Сәлим абзый нишләп уйга талган? Поэмада төп геройның язмышы тормыш вакыйгалары белән үрелеп бара. Халык җырларындагы шикелле ук, биредә дә бер кеше образы аша коллективның, хәтта бөтен бер милләтнең йөзе ачыла. Безнең ил өчен бик кыен шартларда Ватан сугышы бара Бөтен көч бер максатка — дошманны җиңүгә юнәлтелгән. Менә шундый киеренке вакытта да Сәлим карт алмагачлар турында кайгыртып йөри, аларны саклап калырга тырыша, яшьләрне бакчачылык эшенә өйрәтә. Чөнки ул җиңү безнең якта булачак икәнлеккә шикләнми. Сәлим карт образы бөтен эчке матурлыгы белән сурәтләнгән. Халык иҗатыннан кергән алымнар образның поэтик йөзен, характерын тулырак ачу максатына юнәлдерелгәннәр. Мәсәлән, автор Сәлим картның эш сөючәнлеген күрсәтергә теләгәндә аны бал корты белән чагыштыра. Ә халык элек-электән бал кортын эшчәнлекнең үрнәге итеп китерә. Сәлим карт туган авылына, ак күлмәген җилфердәтеп искән җилләргә, чылтырап аккан су тавышына гашыйк. Авыр минутларда ул борыла-сарыла назланып аккан Зәй буена чыга, кайгысын шунда тарата. Менә мондый сыйфатлары Сәлимне халык җырлары героена, әкиятләрдәге батыр егеткә күп ярдәм күрсәтә торган ак сакаллы картка якынайта, аның беләк уртак яклары турында сөйли. Поэмада төрле поэтик интонация кулланыла. Шома афористик юлны салмак әкият алымы алыштыра, аның артыннан ук гади сөйләм элег ментлары белән чуарланган диалог килә: Соңыннан... соңыннан инде Кердем райбашкармага. Игеннәрне сораштылар... — Шулай диген, аннары? — Аннары телгә алынды Колхозның һәр амбары... — Алай икән... — Шулайрак... — Тагы? — Нәрсәсе тагы? — Күрәсең, бакча — колхозның Кирәксез бер тармагы? | С. Хәким үз әсәрләрендә фольк- ’ лорның барлык жанрларын да оста . куллана, аларны әсәренең төп идеясенә хезмәт иттерә бела. Ләкин х а - ‘лыкның поэтик мирасы шагыйрь өчен этнографик материал һәм сурәтләү чараларына өйрәнү мәктәбе генә түгел, ә халыкның үткәндәге уйларын, азатлык өчен көрәш тарихын өйрәнү, киләчәккә өметләрен дөрес аңлау өчен дә чыганак булып тора. Бүгенгенең тантанасын, бөеклеген мактау, аның әхлакый таләпләрен аныграк аңлату максаты белән С. Хәким халык җырларында киң таралган һәм һ. Такташ тарафыннан оста кулланылган антитеза .алымыннан бик оста файдалана. Бу алым да халык иҗатында~бик" киң кулланыла. Мәсәлән, халык җырларындагы «Буй егет»нең солдатка алынганчыга .кадәрге бәхетле тормышы патшага хезмәт иткәндәге авыр көннәренә каршы куелып сурәтләнә. Үз теләгеңнән башка кияүгә бирелгән чибәр кыз атасы өендә үткән кайгысыз тормышын, үзенә насыйп булмаган сөйгән ярын сагына, ул көннәрнең яңадан кабатлануын тели. Әкиятләрдә сурәтләнгән батыр егет тә бик күп җәфа чигеп, калын-калын урманнар, биекбиек таулар, диңгезләр аша үтеп, төрле дошманнарны җиңгәч кенә у& теләгенә ирешә, чын бәхеткә килә. Авыр тормышка рәхәт көннәрне- каршы куеп сурәтләү алымы халык сәнгатен оптимистик рух белән сугара. С. Хәким форма өлгесе сюжетлы җырлардан алынган, афоризмнар, әйтемнәр белән бизәкләнгән һәм халыктан килә торган шатлыклы юмор ■белән сугарылган «Хәйрулла» шигырендә әнә шул алымны куллана. Әсәрнең башында телгә оста, «хәтта бераз борчак сибәргә яраткан» га- жәп каннар йөрәкле, саф күңелле, эш сөючән, ләкин иске җәмгынгь шартларында туйганчы ашарга икмәге. яшәргә рәтле өе дә булмаган чабатачы Хәйрулла сурәтләнә. Көне авыр, күреп торасын Очын очка көчкә ялгавын. Җиңеләер кебек тормышы Кушса кайчак аз-маз ялганын. Ләкин Хәйрулла, күпме генә тырышса да, тормышын рәтләп җибәрә алмый. Аны бу кыен хәлдән бары тик Октябрь революциясе, колхоз коткара. Утызынчы елда колхозлар Хәйруллага җәйде кочагын... Колхоз юри аңа тапшырды Сакларга дип үзенең борчагын. С. Хәким антитеза алымы белән илдә, кешеләр аңында барган зур тарихи борылышның, яңа әхлакның тантанасын ышандырырлык итеп күрсәтүгә ирешкән. «Усал диләр мине» шигырендә дә С. Хәким, ике тормышны капма- каршы кую алымын кулланып, хезмәт халкының күңеле яхшы, аны авыр тормыш кырысландыра дигән фикерне үткәрә. Әсма сугышта ирен югалта. Тол хатынга 4 баланы үстерү, аларга тиешле тәрбия бирү җиңел булмый, әлбәттә. Бу авыр хәл аның характерын да үзгәртә. Еллар мине усал иттеләр. Бер көйләнсә тормыш, булса нык, Әле шуны сизә башладым: Кими бара икән усаллык. С. Хәким поэтик матурлыкны, бизәкләрне көнкүрешнең үзеннән эзли. Менә шунда фольклор образлары ■шагыйрьнең танып-белү алымына, сиземләү органына әверелә һәм үзенчәлекле сурәтләү чаралары тудыруга нигез булып торалар. 1958 елда язылган «Аккош күле» шигырен алыйк. Бу әсәрнең үзәгендә яраткан кеше, сөйгән яр, матур кыз мәгънәсендә халык җырларында киң таралган аккош образы ята. Җәйге кичтә, күлдә көймәдә йөргән лирик герой аккошларның очып китүләре турында фикер йөртә. Халыкта бу символ лирик геройның эчке кичерешләрен, сөйгән ярын сагынуын сурәтләгәндә кулланыла. Ләкин автор шигырен халык җырлары алымы белән башлап җибәрсә дә, сюжет сызыгы өчен башка юл сайлаган. Ул күктәге аккошларны үз янында утыручы яраткан кешесе — «үз аккошы» белән чагыштыру өчен алган: традицион образны .гади кабатлаудан читкә киткән. Күл камышы кебек ник саргайсын — Үз янымда минем аккошым; Аннан башка бәхет ничек тулы булсын, Ничек итеп юлым ак булсын? Халык җырларында әйберне төс ягыннан сыйфатлаучы эпитетлар зур урын алып торалар. Теләсә нинди төс фольклорда образлылыкка, экспрессив мәгънәгә ия: И ал гына, ал гына, Ал гына, кызыл гыиа; Әллә барып кайтыйм микән, Былбыллар булып кына, ]<ызыл-сары күлмәгеңнең Кара тамган түшенә; Сагынсаң да, саргайсаң да Сөйләп булмый кешегә. Төсле сурәтләү чараларының халык иҗатындагы бу бай традициясе акрынлап әдәбиятка да килеп керде. Бу мәсьәләгә «Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре» исемле хезмәтендә Р. Бикмөхәммәтов тә туктала. «Татар совет поэзиясенең төс бизәкләренә баюы әкрен барды. Бу өлкәдәге ■күзгә күренгән беренче уңышлар Такташ исеме белән бәйле. Аның «зәңгәр» эпитетын шигъри .көнкүрешкә кертеп җибәрүе игътибарга лаеклы вакыйга булды. Такташны искә алганда, еш кына шагыйрь исеме белән «зәңгәр» сүзенең янәшә килүе һич тә очраклы түгел» ! . Хәзерге көндә бу традицияне, башка шагыйрьләр белән берлектә, 1 Р. Бикмөхэммәт. «Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре», Татарстан китап нәшрияты, Казаи, i960 ел, 145 бит. С. Хәким дә дәвам иттерә. Мәсәлән, «Зәңгәр чәчәк» шигыре бала белән зәңгәр чәчәк арасындагы катлаулы психологик параллелизмга корылган. Шагыйрь вакыйганы традицион алым белән башлап, кырда үсеп утырган зәңгәр чәчәк турында сөйләп китә һәм драматик конфликтны куертып, логик нәтиҗәгә, төп объектка, әти-әниләре судлашканда читтә утырган сабый бала язмышы турында уйлануларга күчә. Ләкин әле лирик геройның хисләре туры- дан-туры әйтелми. Бер фразеологик рәттә традицион образ килә, ә икенче рәттә шәхеснең кичерешләре тасвирлана. Шагыйрь акрынлап йомгакны чишә башлый. Кичерешнең, хис хәрәкәтенең иң югары ноктасында лирик герой һәм традицион образ арасындагы мөнәсәбәт конкретлаша, сурәт яңадан кабатлана, аның төп максаты ачыла, лирик геройны сурәтләү ысулы икенче яктан чагылып китә. Әти-әннләре судлашканда, Читтә утырып торган сабыйны Мин барыбер күз алдымнан жуймам. Ул да әнә зәңгәр башлыктан. Шулай итеп, оста һәм урынлы кулланылган фольклор образы хәзерге заманга караган зур әхлакый темаларны күтәрергә ярдәм итә, аларны сәнгатьчә чишүгә булыша. С. Хәкимнең төс бизәкләрен иҗади кулланудагы осталыгы «Саргылт кәгазь» шигырендә дә бик матур чагыла. Халык лирик геройның аерылу кайгысын, катлаулы кичерешләрен сурәтләү өчен «сары» эпитетын еш куллана: Сары, сары, сап-сары, Сары чәчәк саплары; Мин саргаймый, кем саргайсын, Килми сәлам хатлары. С. Хәким бу символны поэтик фикер үсешенең үзәге, төп баганасы итеп алган. Саргылт сурәте халыктагыча үзенең төп эстетик мәгънәсендә кулланыла, бәхетсез семьяның фаҗигасен куертып бирү алымы булып тора. Вакыйга үсеше ике планда алып барыла. Яшьлекнең үткәндәге матур, бәхегле көннәрен сурәтләгәндә зәңгәр төс алына һәм, шулай итеп, шигырьнең тәэсир итү көче зурая. Әллә туйлар ясар өчен фәкать Яратылган зәңгәр аланда, Очып китәр төсле ерак атынып, Уйнаганмы яшьлек таганда... Ята кәгазь хәзер суд алдында. Таушалган да, әйе, саргылт та. С. Хәким традицион образларны, төс бизәкләрен өермәләргә, давылларга бирешми торган кешенең хңс- ләрен, рухи халәтен сурәтләгәндә дә оста куллана.. «Давыл чәчәкләре» I.- шигыр’ендэ сары чәчәкләр менә шундый рольне үтиләр. Биредә табигать күренешләрен чагылдыручы сурәткә тормышчан мәгънә салынган. Лирик геройның хисләре табигать тормышы белән бәйләнә, кичерешләрнең офыгы киңәя. Табигать күренешләре лирик геройның матур хисләре белән бизәлә, аларга өстәмә нәфислек өстәлә. Печән җиткән, мин болында йөрим, Тугайларга күңелем табынды. Озын, сары давыл чәчәкләре Көтеп утыра кебек давылны, Н. Юзиев та бу традицион образның шигырьне, андагы төп идеяне, эстетик фикерне оештыруына игътибар итә. «Традицион чәчәк образы шигырьдә бөтенләй яңа булып тоела. Ә бу образ халык иҗатында гомерләр буе килә. Чәчәк турында халык телендә шундый бир миф та йөри: имеш, сары кыңгыраулы бу чәчәкне өзсәң, давыл чыга, шуңа аны давыл чәчәге дип атыйлар икән... С. Хәким шушы халык ышануына, легендасына бөтенләй яңа эчтәлек сала, аны бүгенге көндәге, тынычлык өчен көрәш белән бәйләп җибәрә» Җир өстеннән күпме давыл узды, Бөтерелде күпме өермә... Сез тыпыч та, сез шомлы дасыман, Базмыйм сезгә якын килергә. Символик образ ярдәмендә әсәрдә сурәтләнгән хис, кичереш индивидуаль үзенчәлекләргә баетып бирелә. Хиснең романтик .киеренкелеге шартлылык киртәләрен җимерә һәм укучы йөрәгендә сугышка нәфрәт уята. 1 Н. Юзиев. «Тормыш поэзиясе», Казан, 1961 ел, 133—134 битләр. Юк, купмасын иде тагын сугыш... Кыңгыраулар нигә кагарга! Халык жыена, ничә тапкыр жыена Чынчынлап бер яшәп карарга. С. Хәким поэзиясендә, төс, чәчәк образлары белән беррәттән, таң символы да киң кулланыла. Мәсәлән. «Таң атканда» шигырендә үзәк образ итеп таң картинасы алына. Ул картинаны үстерүдә, аны һәрьяклап ачуда гөлләр, чык бөртекләре, болыннар һәм җил сурәте катнаша. Таң образы лирик «мин» белән чынбарлыкны, табигатьне тоташтыра, катлаулы шигъри рәсем тудыруда төп материал ролен уйный. Уяна тгны илемнең Кырларга сибелә нуры; Тиң булып безнең елларга, Балкысын гомер юлы. Чагыштырып карау өчен халык җырларыннан бер мисал китерәбез: Алсу була, моңсу була Жәй көнендә таң ату; Яратуым бик куәтле Мөмкин түгел аңлату. («Гаң ауыры».) Шигырьдә таң гади картина гына түгел, аңа зур гомумиләштерү хас. Ул туган илнең бәхетле, азат иртәсе тууга ишарә итә һәм халык җырларында кулланылган образны тутырып килә. С. Хәким, алда әйткәнебезчә, әсәрнең эчтәлегенә туры китереп, фольклорның барлык жанрларын да файдаланырга омтыла. «Ибраһим йос- фи» поэмасында халык табигать көчләрен, коллыкның, хәерчелекне!! нигезен аңламаганда туган «Язмыштан узмыш юк» мәкален куллана һәм үзе үк, ачык дәлилләр китереп, аның төп идеясенә каршы чыга, кешенең үлмәслегенә дан җырлый. Язмыштан узмыш Югын юк, диләр... Әгәр ул үлсә, Яшәүне әйдәп, Сугышчан рухы Күңелгә безнең Эз тапмас иде... С. Хәким, геройларының гадәтләрен, характерларын тулырак, хисләрен бөтеирәк итеп ачу өчен халык мәкальләрен куллану белән беррәт- тәи, үзе дә бик күп матур-матур яңа мәкальләр иҗат итә. «Яфрак шау- лый икән җил белән, күңел үсә икән ил белән», «Үзе дә юк, җылы сүзе дә юк», «Эштә таян — юлда аерылма», «Сугышып үлү — үзе батырлык» һ. б. шагыйрьнең туктаусыз иҗади эзләнүе турында сөйлиләр. Халык иҗатыннан С. Хәким поэзиясенә кергән фольклоризм элементларының барысы турында да бер мәкаләдә генә сөйләү мөмкин түгел. Биредә рифма уртаклыгы (2 һәм 4 нче юллар рифмалашу), фраза мөстәкыйльлеге (беренче ике юлның мөстәкыйль фикер бирүе), иҗек бөтенлеге (10—9, 8—5 үлчәве куллану), анафора, кабатлаулар һәм музыкаль яңгыраштагы уртаклык (аллитерация, ассонанс) турында да байтак сөйләп булыр иде. Ләкин без С. Хәкимнең халык иҗатын, да кулланылган тышкы формаларны да яратып кабул итүен, иҗади үстерүен күрсәтү өчен шигырьнең, бигрәк тә җырның, мәгънә һәм форма бөтенлегендә зур урын тоткан кушымтага гына тукталабыз. Кушымта — җырның музыкаль яңгырашын көчәйтү, фикерне җәеп җибәрү һәм, кай вакытта, башкаручыга тын алырга мөмкинлек бирү өчен кулланыла. Ул җиңелрәк хәтердә кала һәм җырның эмоциональ буяуларын тыңлаучыга гадирәк итеп аңлату ролен үти. һәр строфадай соң кабатланган кушымта, күп очракта, яңача яңгырый. Анда күбесенчә мөрәҗәгать, чагыштыру, урын хәле һ. б. әйтелә. Халык җырларында кушымта күптәннән яшәсә дә, ул язучылар иҗатына бик соц килеп керә. Аны куллану, нигездә, һ. Такташ иҗат иткән чордан башлана. Бу яхшы башлангыч безнең көннәр поэзиясендә дәвам иттерелә, үстерелә. «Җил исми—яфрак селкенми» шигырендә кушымта строфаны урталай бүлә, шулай итеп, фикер агышына яңалык өсти, детальләштерә. Кушымта кабатланган саен шигырьнең нинди дә булса мөһим детале өскәрәк калкып чыга, шагыйрьнең уе, фикере ачыклана бара. Җил исми — яфрак селкенми, Күңелләр юкка җилкенми, Үзен дә сизәсеңдер, Үзең дә сизәсеңдер, Яраткан ярлар үкенми, Саф мәхәббәтләре үлми, Үзең дә сөйләрсең бер. Үзен дә сизәрсең бер. Кушымтаның мондый кулланылышы халык җырларында еш очрый: Былбыл да бар, кондыз да бар Димнең татлы ягында. Әй, матур Дим буе, Бик сагындым бу юлы. Хәсрәт тә бар, кайгы да бар Читтә йөргән чагында. Әй, матур Дим буе. Бик сагындым бу юлы. «Һаҗирә» шигырендә кушымта ролен кешегә мөрәҗәгать форм acts үти. Шагыйрь үзенең яшьлеге турында сөйләп, укучы күңелендә үз мәхәббәте турында кадерле истәлекләрен уятып җибәрергә, аның лирик хисенә туры килгән тойгы тудырырга тели һәм кушымта рәвешендә үзен бәхетле иткән кешенең исемен атый: Шау серкәдә утырганда Арышы кырның. Кайчандыр бу ярым белән Син таныштырдың. Снн бәхетле иттең безне, Һаҗирә, Һаҗирә! Ләкин кушымта моның белән генә тәмамланмый әле. Чөнки төп фикер әйтелмәгән. Бәлки шагыйрь безне Һаҗирә белән таныштырыр, аның турында сөйләр, дип көтәбез. Кушымта дәвам итә, безне кызыксындырган һәм билгеле бер кичерешләр тудырган төп фикер кушымтаның икенче өлешендә әйтелә: Үтә үз гомерең синең. Кай җирдә, Кай җирдә? Икенче, өченче строфаларда шагыйрь үзенең тормышы, балалары, тигез мәхәббәте турында сөйли, сурәтләнгән күренешләрнең йомгагы төсендә кушымтаны кабатлап бара, әсәренең төп идеясен, төп фәлсәфи асылын укучыга кабат искәртеп үтә, аны тагын да ныграк сеңдерә. Формасы буенча халык җырларындагы кушымтага охшаса да, төп мәгънәсе, эстетик фикерне җыеп бирүе ягыннан ул аннан аерылып тора. «Казах дусларга» шигырендә С. Хәким кушымтадан укучы белән шагыйрьнең уртак хисен, уртак фикерен тапшыру өчен файдалана. Шигырьдәге кушымта, күп халык җырларында кулланылганча, эчке мәгънәгә тирән кермичә, гомуми фактны алгы планга чыгаруны күз алдында тота: Казан дигән каладан, Юлдашлар, Идел белән Камадан. Юлдашлар, Тукай йөргән төшләрдән, Меңнәрчә дусншләрдән, Сезгә күп сәлам. Сезгә күл сәлам. С. Хәким 4 юллык строфадан соң килә торган 2 юлдан торган кушымтаны да яратып куллана: Сузыла җыр елга аръягында. Каерылып үскән игеннәр тыңлый. Аны намуслы хезмәттә янган Кырларның дәртле яшьләре җырлый: Дулкынлана илнең байлыгы, Яшь гомерем белми кайгыны. («Елга аръягында».) Кыскасы, С. Хәким кушымтаны куллануда һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим тәҗрибәләрен дәвам итә, халык поэзиясе формаларын өлге итеп алып, аны үз талант көче белән баета, үстерә. Югарыда искә алынган фольклор чаралары С. Хәким поэзиясендә гәүдәләнгән хис һәм фикернең төп эчтәлеген ачып салуга ярдәм итәләр — шигырьнең яңгырашын матурайталар һәм, иң әһәмнятлесе, бай традиция җирлегендә туган шигырьләренең халыкчанлыгын күрсәтүче дәлилләр булып торалар. Халык сәнгатендә ирешелгән уңышларны файдаланып, үзенчә җырлый белгәнгә, С. Хәким поэз-иясе укучы күңеленә тиз үгеп керә һәм тирән тәэсир итә.