Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Т ә г эрм эчләр Т әгәрмәчләр Тәгәриләр Келдер-келдер. Гармонь тартып, Моң таратып Бара кемдер. Әллә каян: — Саумысез? — дип, Сәлам биреп. Япь-яшь егет Сөйгән кызын Кочып ала. Кояш келә, Вагон тулы Уеикөлке. Тимер юлны Үтеп чыга Шаян телке. Колач җәеп, Әтисенә Килә бала. Кочаклашып Сөешүләр, Үбешүләр... Ак алъяпкыч Япкан кызлар Яулык болгап, Кала уңда, Кала сулда, Кала артта. Хуш ис бөркеп Тора кырлар Тирәякта. Тәгәрмәчләр Җырлап бара Шушы хакта. — Бик сагындым, Җан кисәгем, — Диешүләр... Тәгәрмәчләр Кузгала да Тагын китә; Җәяүлеләр Җитмәс җиргә Барып җитә. Якынайта, Ерагайта Араларны. Җырлап бара Келдер-келдер Чуен юрга. Төн, дими ул, Көн, дими ул, һаман юлда. Тоташтыра Авылларны, Калаларны. Тәгәрмәчләр Кавыштырсын, Аермасын! Тәгәрмәчләр Бәхет ташый, Шатлык илтә. Адресатка Сәлам хатлар Алып китә. Талпынучы Канатларны Каермасын! Тәгәрмәчләр Тәгәрәсен Келдеркелдер. Тәгәрмәчләр Стан пага .Туктый килеп, Бу юлларда Бер йөрүе Бер гомердер. Таулар очрашалар Тау-ташларның серен анлар өчен Ташчы булу бәлкем кирәктер, Телисеңме? Бар син Яка Зәйгә Сәфәргали сине өйрәтер. Киреләнсә, минем исемемне әйт, Без Җандуслар хәзер, Беләмсек! Табак белән ашын китереп куяр, Турап ташлар бодай кумәчен. Сөйләр аннан ташлар легендасын, Сөйләр хәтта таңнар атканчы. Кулы белән сыйпый-сыйпый мактар Уралныкы бу, дип, акташны. Без аңардан мич салабыз, дияр, Гади мичләр түгел, әлбәттә. Ул мичләрнең көче, Яктылыгы Казаныңа җитә, Әлмәткә. Әллә каян безнең бу якларга Килүенең шунда сере, ди. Металл эри, Металл парга әйләнә. Ә менә бу ташлар эреми. Саный китсәк, ташлар төрле монда: Жигулидан, Чупай тавыннан. Һәркайсысы үз адресын табып, Төзелешкә атлый вагоннан. Очрашалар таулар, Ташлар сөйли, Кварталлап үсә калалар, Искеләрне сипләп тору кайда. Бөтенесе калка яңадан! Кеше белән кеше очрашмыйча Калмый, диләр, Анысы билгеле. Таулар белән таулар очрашмый, дип, Ышандырма хәзер син мине. ягындым, юлларым Мине гел тарттылар. Яңадан шук чаклар Әйләнеп кайттылар. Сукмаклар, тауларым Бар да үз урлында. Тик башка малайлар Чабыша юлымда. Ә инеш шул килеш, Тик бераз саеккан. Болганып тора гел Тагарак каектан. Галимҗан Латыйп* Көянтәләр Чылтыр-чылтыр аккан чишмәләрдән Иңнәренә асып көянтәләр,— Бөгслә-егцгыла су ташыйлар иде Тан-таң атса, безнең Чибәркәйләр. Әллә каян, Акчасына карап. Кайта иде ерак ярминкәдән Зәңгәр чәчәк тешкән, Ал нур кунган, Ромашкалы купшы көянтәләр. Каены һәм талы, карамасы, Зелпесе бар иде көянтәнең. Шомарып ла бетә иде алар Иңнәрендә йөреп Чибәркәйнең. Бик күптәнге, Борын заманнардан Җыр, әкияткә кергән көянтәләр Бөтенесе бер көн Эшсез калды! Елмайдылар безнең чибәркәйләр. Елмайдылар, Салкын чишмә суы Ага хәзер һәр йорт саен кереп; Ял итсен дип, Купшы көянтәне Очырмага менгереп Куйдык элеп. Авылга кайта җырлар tC өзге яфраклар саргая, Торналар китә инде. Чәчәкле язны сагыныр Көннәрем җитә инде. Көзге яфраклар саргая. Тып-тыныч кала кырлар. Инешнең гомергә Тынганы юк аның. Шушыннан башлана Бәләкәй чакларда Кызыгы дөньяның. Мия кайттым авылга. Кордашлар кайтмаган. Тугаш як эзләрне Җуймаган, саклаган. Күм булды корбаннар Бу сонгы сугышта. Кырыклап кеше юк Кечкенә бер очта. «Хәнәфи коесы», Кемнәр су гчм.яән! Боз үзе атылып Чыга күк чишмәдәй. «Биктимер кичүе», «Сөләйман сукмагы*. Исемнәр, исемнәр... Сөйләми юк-барны. Халык ул онытмый Күңелгә кергәнне. Яңадан терелтеш, Яшәтә үлгәнне. Тракторларга ияреп, Авылга кайта җырлар. Көзге яфраклар саргая, Шаулый да, шаулый урман. Кышка отпуск алырга Җыена җәйге юллар. Көзге яфраклар саргая, Яшәрер алар тагын. ӘЙД9, СИН, кояшлы язны Сагын күңелем, сагын! Учак Учак яна, Яна ялкынланып, Тоя пәрдәсен ертып еракта.. Юлчыга соң нәрсә кирәк таг'ын! Мин атымны борам шул якка. Сөзеп үтәм төнне, Тишеп үтәм, Яктылыкка таба омтылам. Күңелем белән инде әллә кайчан Ут янында җылынып утырам. Рәхәт тә соң юлда йөрүләре, Алларыңда яиар ут булса. Нишләрмен соң, Әгәр ут янында Кеше урныиа бүре утырса! Юк! Бүреләр утны яратмыйлар, Беркайчан да учак якмыйлар. Күләгәле сукмакларны эзләп, Яктылыктан чнткә атлыйлар. РӘДИФ ГАТАУЛЛИН Укытучы «Уч төбенә куеп жирке, гүя. Бүгенгесен аның, үткәнен Күрсәтте ул безгә... Урап кайтты Без белмәгән илләр үтәли... Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен Көрәшергә безне өндәде. — Яратыгыз җирне! — диде һамал, Мине яратыгыз, димәде. Ана бүген еллар аша карыйм: Көлеп басып тора күңелдә. Ах, хәйләкәр абый! Җирне, кешеләрне яраттырып. Яраттырган пкән үзен дә! Әнкәйгә ЛГүз яше аша ник карыйсың, әни, Шатлыгыма, һәрбер эшемә?! Елар өченмени син җибәрдең мине Мәшәкатьле дөнья эченә?! Ә мин еламыйм... Еламыйм кече яшьтән... Әллә күңел шулай катымы? Елатырга сине бер хакым юк, Син еларга, ахры, хаклысың?! Жыр /^"иткәнеңне белеп, азмы җилләр Шакып үтте минем капканы... Әйтте дуслар: — һәр озаткан көтми, Киткәннең дә мөмкин кайтмавьт... • Лирика — Кайтам! — диеп, җырлап киткән идең, Шушы җырың Колагымны көн-төн чыңлатты. ...Кайттың: Юллар безне елатып аердылар, Еллар очраштырып елатты. / өш күрдем мин: Дуска тик бер тенге Күзләремне бирдем; Гашыйк булды карап, бер күрүдә Сөйгәнемә минем. Күккә карап минем күзләр белән Үзе йолдыз булды. Җиргә минем күзләр белән карап, Зәңгәр диңгез булды. Ах, дөньяга нәкъ минемчә карап, Шагыйрь булды дусым. Мин сокланган бөтен нәрсә бүген Алды аның һушын. һәм... Качарга җыенды ул урлап Минем сөйгәнемне. Мин нишләдем? Ашыгып кире алдым Дустан күзләремне! Көлеп кенә... Л*өлеп кенә аңа сүз башладым, Көлеп җавап бирде. Уйнап кына: «Чыгарсыңмы?» — дидем. Уйнап: «Ярар!» — диде. Көлеп кенә кичен кочакладым, Көлеп үптем үзеи. Уйнап кына үпкәләгән булды, Яшерде дә йөзен. Көлеп кенә суга төштек икәү, Утка кердек уйнап. Аерылышкач кына белдем Сөюемне чынлап! Тик язмасын миңа LJ ез — кешеләр, Туры килә икән, Шатланабыз, шашып көләбез. Рәдиф Гатауллам Я кайгы килгән чакта кайгырабыз, Яшьне түгеп елый беләбез. Тик язмасын миңа беркайчан да Өлешемә тигән көннәрдә, — Кеше көлгән чакта еларга Һәм Кеше елаганда — көләргә! Таллы алан Таллы алан. Чыклы үлән, Көмеш бит ул, чыкмыни? Чыланам, дип, чыкмый калма, Чыктан куркыр чакмыни? йолдызлар җемелди күктә, Тяздән сүнәрләр инде. Алар безне күрә бугай, Айга сөйләрләр инде. Сандугач сайрый якында, Кайчан уянган икән?! Бөтен нәрсә матур монда, Бергә булганга микән?! Чыкка чыланамын, дисен, Көмеш бнт ул. Чыкмыни?! Иртәгә дә чык аланга, Чыктан куркыр чакмыни?! Төнге Идел Тып-тыныч төн, күкләр аяз, Идел өсте зәңгәрзәнгәр... Асылташ нур белән балкый, Иделенә карый шәһәр. Җиргә карап йолдыз яна, Сиңа карап яна йөрәк. Йөрәк яна: без эзләгән Әллә якын, әллә ерак?! Җил кагыла, чәче тузгып Дулкынлана Идел өсте... Зәңгәр төндә без икәүбез. Зәңгәр — матур, яшьлек төсе... Идел дә шул — яп-яшь төсле! Кабер ташындагы язу У зенә һәрчак тартып тору көчен Аңа бу җир үзе биргәндер: — Гомере кешеләргә шатлык булды, Рәнҗетмәде, яшәп, берәүне... Ә ул үлгәч, озак траур булды, Үзе белмәгәндер, ахрысы: Шушы булды аның кешеләргә Беренче һәм соңгы кайгысы.