Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ГАМИЛ АФЗАЛ

ҮЗ-ҮЗЕМӘ

хБгет өчен начар нәрсә — түземсезлек, Шуннан килә төрлетөрле күңелсезлек. Сөртенсәң дә абынмый бар алга карап, Газиз билең сынганда да сыртың кабарт! Кайвакытта өзгәләнеп җаның чыга, Эчең дөрләп янганда да янып чыда! Сине көтеп, якын гына кабер тора, Арган йөрәк кул селтәргә әзер тора. Шундый чакта үзең белән мавыкма син, Бурыч түлә, кулыңны суз халыкка син. Чыдам халык рухы белән ярдәм итәр, Халык белән бергә-бергә тауны күтәр! ХУҖА НАСРЕТДИННЫҢ ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛЕ Нәкый Исәнбәткә орын заман Хуҗа иптәш Бохарада торган икән. Ярлы булган, язлар җиткәч, Байлар өчен дөге иккән. Хуҗа иптәш ялчы икән, Хезмәт хакы — камчы икән. Эшли-эшли бөлгән Хуҗа: Маңгай тире ачы икән. Ярлылыкта еллар үткән, Жилләр искән, сулар аккан. Хуҗа иптәш сәүдә иткән: Унга алган — бишкә саткан. Бер карасаң, юләр кебек, Бер карасаң, <изге кебек, Кайгы белмәс, башын имәс, Көлеп торган көзге кебек. Урамнарны карап йөри, Фәкыйрьләрне барлап йөри, Казыйларны, муллаларны Урам саен алдап йөри.

Байлар бөлде, ачлар көлде, Асты өскә килде дөнья. Хуҗа сөенеп безгә килде, Совет яклы булды Хуҗа. Еллар кичә. Комнар күчә. Таңнар иңә, сулар ага. Буын килә, буын китә, Мәзәк сөйләп Хуҗа «ала. АСЫЛ КОШ /?ай, йөрәкләр янып, Ялкын йотып, Күр өсенә күңел җилкенде. Аягыннан асыл кошны тотып, Башлы-күзле булдым беркөнне. Мода журналлары карап ятам, Шулар белән тулы бүлмәбез. Рестораннан, Вак-вак кына атлап, Обед ашап кайтты җиңгәгез. Акча туздыруның мең ысулын Без беләбез хәзер. Ә табуда бер дә уңны-сулны Төсмерләми бәгырь. С еемеп э штән к а йт а м, Менә, димен, Өйдә хатын булу ни тора! Иренен кыза-рткан да иркәм минем, Яна фасон карап утыра. Духи белән йөзен йөгертте дә Ательега китте аппагым. Мин самавыр куеп чәй эчтем дә, Күлмәгемне юа башладым. Мин феодал түгел, Исем китми, Сумка тотып чабам кибеткә; Идән юам, Җитмеш һөнәр җитми Минем ише уңган егеткә.

ЕЛЛЫК ОТЧЕТ

Ша ГЫ'Й р ь җы рл ы й, Роман чыга, Мактау ява романчыга. Шаулатып еллар үтә; Яз да үтә, Көз дә үтә. Тыныч ятуларга ни җитә дип, Тәнкыйтьчеләр бездә ял итә.

САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА

ДАН ТУРЫНДА ҖИДЕ ҖЫР 1 уҮалык шыгрым тулы мәйдан... Ни бар? Сора һәр .малайдан, Алар күптән белгән: Андриян килгән, Андриян. Дан! Бөек тә һәм гади дә. Кем белгән кичә фамилияң? Бүген исмең белә дөнья: — Космос, Андриян! Сафлар килә урам буйлап, Атлый хезмәт данын зурлап. Адым төгәл, кулда җегәр — Кем килә? яшь нефтьчеләр. Бу инде безнең гадәттә: Җыела ел да Әлмәттә Башкорт, казакъ, азербайҗан. Дан, Татарстан! Быел слет йолдызлары — Нурисламов һәм дуслары. Слет байрагын элә Дамир, Эштә — яныр, сүздә — сабыр. Җайрап күккә менә байрак. — Кыюрак, Дамир, кыюрак! Малайшалай хуплап тора: — — Дамир, ура! Дан! Бөек тә һәм гади дә. Кем белгән кичә фамилияң? Бүген исмең белән дәшә Карты-яше: — Дамир, яшә! 2 Күпме, азмы яшәү кирәк, Йөз тотарга кайсы якка? Дан юлына алып керә Нинди сукмак, кайсы капка? Иң беренче күзен ачкач, Бала күргән ана йөзен. Атлап киткән тәпи баскач, Җирдә хуҗа сизеп үзен. Төшләрендә күктә очкан, Сөрлеккәндә җирне кочкан. Җылы бәреп җиде каттан, Җирнең кайнар каны аккан. Бу җирләрдә булган әсир Җиде буын, җитмеш нәсел. Кара тирен, кайгы-зарын Җир сеңдереп торган барын. Җир күкрәге — канлы яра, йөрәгенә ялкын каба. Кояш нуры булыр дару, Көн яктысы аңа ■— дәва. Күп гасырлар җир астында Гүләп торган утлы елга. Ата-баба васиятен Сөйләп торган елдан-елга. Ел артыннан еллар үткән, Өстә назлы җилләр искән. Җир гүләвен чор ишеткән, Егет үсеп буйга җиткән. Ата-баба васиятен йолып алса җиде биктән, — Түләр җирдә яшәү хакын, Үтәр изге амәнәтен. Яшәү уты тирән, ерак: — Кыюрак, батыр, кыюрак! Күккә ургый кызыл комач, Чор! Хезмәткә олы юл ач! Салкын кышны ут җылыта, Җансыз кошны кан терелтә. Айга оча ракеталар, Көтә ерак планеталар. Да мирмы ул, Андриянмы — Үтәр изге амәнәтен. Шундый уллар биргән илнең Җирдә калмас яман аты. 3 Уйламадык дан хакында, Эзләмәдек ансатын да. Эш эшләсәң элке-салкы, Улы итмәс сине халкың. 3. ,С. Ә.* № 2. Хәрам булыр баскан җирен, Тамызмасаң тамчы тирең. Җир йозагы ачмас серен, Әрәм булыр үткән гомрең. Туфрак кара көйгән җирдә Алтын фонтан! Кем җан өрде? Егетләрең, Татарстан, Бүген тирәюньгә — өлге. Якын итеп килгән Төмән, Төркмән, үзбәк, коми, пермяк. Девон серен өйрәнүдә Әлмәт үрнәк! Космонавтлар күккә менә — Гел үргәрәк, гел үргәрәк. Нефтьчеләр тауташ кисә, Түбән төшә, тирәнгәрәк. Йөрәк утың, космик кораб, Дөрләр егет дәрте белән. Г аҗәпме, килсә Андриян, Җыелганда күрше-күлән. 4 Халык — дәрья... Бу ни бәйрәм? Юк, төшмәгән кемдер айдан, — Татарстан егетләре Ачып кайткан яңа мәйдан. Себер юлы авыр, ерак, Девон юлы авыррак. Җир бораулый корыч борау, Уйны иги авыр сорау: «Әллә шатлык, әллә кайгы... Бай хәзинәң кайда, тайга?» Җир йозагын кеше ачты, Фонтан булып бәхет ташты! Егетләрең үткән җирдә Алтын фонтан — Дан, Татарстан! Ә кем соң дан өмет иткән? Ана әйткән — улы киткән. 5 Үзәк мәйдан шыгрым тулы: Фотокоры, репортеры... Иң үзәктә данлы халык, Ә без, энем, читтән карыйк. Иң биеккә без очмаган, Рекорд куеп җир тишмәгән. Күңелләрне тетрәтердәй Шагыйрь булып җитешмәгән. Хаклык яулап янса җаны, Җырга тамса йөрәк каны,— Шагыйрь итеп халкы таныр, Гасырларда калыр даны. Дан! Бөек ул. Данны куса, Авып төшәр .космик кораб. Дан хакына яшим дисәң, Гадәтенә булмас ярап. Данга төбәп чыккан юлда Азмы батыр кабер тапты. Үз-үзенә һәйкәл куйса, Халык аны бәреп ватты. Бәхет яулап шагыйрь янса, Байрак булып исме кайта. Ярсый, ургый кызыл комач, Җыр хезмәтне данлый, юл ач! 6 Тантаналы Үзәк мәйдан... Үз улына ана хәйран: Адым төгәл, Кулда җегәр, Кем килә? Яшь нефтьчеләр. Аклый халкым өметләрен — Данлыйм татар егетләрен! Ә кем соң дан өмет иткән? Иле кушкан — улы киткән. Яуда — каны, эштә — җаны; Үлчәмәде өлеш хакын. Ут-су үтеп юды халкым Батый таккан яман атын. 7 Иркен Илем, чиксез иркем — ■ Түгел җирең, чигең киңгә. Төрле телдә уйлар бергә, Әй, Россиям, күңлең киңгә. Җир йөзендә мәгърур көчең. Түгел корал күплегендә; Көчкә каршы үчтән ауган Азмы тарих чүплегендә. Тоеп Җирнең кайгы-зарын, Бәхет яулап түккән каның Мәңге изге, о Россия, туган Илем! Сүнмәс даның!