Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР

V VI

Үзенең күләме, киң колачлылы- гы, идея-художество әһәмияте белән Ибраһим Гази иҗатында иң күренекле урын алып торган «Онытылмас еллар» повесте, ниһаять, төгәлләнде, укучыларга барып җитте. Аның беренче китабы 1948 елда ук басылып чыккан иде. Укучылар аны шунда ук яратып каршы алдылар һәм дәвамын — икенче китабын көтеп калдылар. Ләкин бу ике китап арасы шактый озакка — унбиш елга диярлек сузылды. Моның безгә билгеле булган ике сәбәбе бар. Беренчедән, үз-үзенә гаять таләпчән әдип Ибраһим Гази әсәрне ашыкпошык очлап куярга теләмәде, ул аны, инде соңгы ноктасы куелды дигәннән соң да әле, кат-кат кайтып яңадан эшли 'башлады, төзәтте, яхшыртты, камилләштерде. Икенчедән, тормыш таләпләре И. Газины көннең актуаль темалары өстендә эшләүгә чакырды: «Онытылмас еллар»- ның ике китабы арасында ул күп кенә яна хикәяләр һәм Татарстан нефтьчеләренә багышланган «Гади кешеләр» исемле бик әһәмиятле, актуаль роман язды. Татар һәм рус телләрендә басылып, киң таралган бу роман республикабызның алдынгы кешеләре — «кара алтын» табу-' чылар турында, аларның киеренке һәм мавыктыргыч хезмәтләре, эчке дөньялары турында безнең әдәбиятыбызда киң полотнолы беренче зур ■проза әсәре булды. Без бүген «Онытылмас еллархны инде тулы килеш укыйбыз һәм менә нинди нәтиҗәгә киләбез: кичәге көнебез турында сөйли торган бу повесть, бүгенге «Гади кешеләр» романы кебек үк, үткен һәм актуаль яңгырый лабаса! «Онытылмас еллар»да тасвир ителгән V Повестьның икенче китабы «Совет әдәбияты» журналының J962 ел, 6—!2 саннарында басылды. Быел ул тулы килеш (I — VI китап бергә) Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. чордагы героик көрәшләрдә җиңүләргә ирешү булмаса, Ленин һәм аның партиясе, Якублар һәм- Столяровлар, Шәрифҗаннар һәм Васильевлар булмаса, безнең бүгенге бәхетле тормышыбыз да, гөрләп үсә торган Татарстаныбыз да, «Гади кешеләр»дәге Габптовлар- һәм Камышевлар да, Нурулла һәм Сонялар да булмас иде. Кичәге дигән көнебез әнә шулай бүгенге көнгә килеп тоташа һәм алар — бербереннән аерылгысыз. Шундый онытылмас еллар алар! Повестьтагы вакыйгалар беренче империалистик сугыш елларыннан ук башланып китә. Таулар исемле «авыл башындагы такта түбәле иске йорттан бер малай белән бер олы кеше» килеп чыгалар да, үзләре белән безне дә ияртеп, авыр, катлаулы тормыш сукмаклары буйлап алып китәләр. Малаебыз — 7—8 яшьләрдәге Хәлим, олы кеше- дигәне — аның әткәсе, 40—45 яшьләрдәге, киң җилкәле Галиулла абзый. Алар шул заманга хас гаделсез тормышның ачысынтөчесен (төчесен бик-бик аз, ачысын бихисап күп!) татыйлар. Галиулла абзый семьясының язмышы — иске тормыштагы миллионнарча хезмәтчел крестьяннар язмышы ул. «Җен кебек таза, ат ке-. Ү бек көчле» Галиулла кешечә тормыш кору өчем үз гомерендә ниләр генә эшләми: урман да кисә ул, печән дә чаба, таш та чыгара, сал да куа, шахталарда да эшли... Әмма аның шулай җиде тир түгеп эшли торган хезмәт җимешләре алпавыт Бикмурзиннарны, кулак Маликларны, комсыз шахта хуҗаларын гына баета, ә Галиулланың үзен вакытсыз картайтып, авыр эштә имгәтә, гарипләндерә һәм вакытсыз гүргә кертә... Ибраһим Гази үзенең бу «Онытылмас еллар» исемле повестенда бер семья тормышың күрсәтүдән башлап җибәргән вакыйгаларны, бик оста алымнар белән, ул еллардагы зур социаль хәрәкәтләр киңлегенә җәелдерә. Галиулла, Миңнулла, Шәрифҗан, Гафият, Гапсаттар, Малик кебек төрле катлау вәкилләре аша авылдагы сыйнфый көрәшнең ничек барганын тасвирлый. Галиулланың авылда бергә уйнап үскән дусты, хәзер Казандагы заводларның берсендә эшләүче Якуб һәм аның иптәшләре — Соловьев, Серебряков, Столяровлар аша шәһәрдә бара торган революцион көрәшне күрсәтә. Авыл ярлыларының җир өчен, тынычлык өчен, совет власте өчен ■көрәшләре повестьның төп эчтәлеген тәшкил итә һәм ул Казан шәһәрендә, бөтен илдә бара торган пролетар революция өчен гигант көрәшнең аерылмас бер өлеше төсен ала. Повестьтагы төп вакыйгалар бара торган Т. өязендә Дәүләтьяров дигән ата милләтче һәм явыз эсер совет белән «җитәкчелек итә» һәм халыкка каршы политика алып бара; алпавытларны, кулакларны яклап, татарларда сыйныфлар юк, дигән демагогия белән шөгыльләнә, руслар белән татарлар арасында дошманлык тудырырга маташа... Көрәшләрдә чыныккан большевик Якубларга, Шәрифҗаннарга, Серебря ковл арга мондый кабахәт җаннар белән якалашу, аларны фаш итү җиңел булмый, әлбәттә. Ә бөтен ил күләмендә хәлләр тагын да кыенлаша. Вакытлы хөкүмәт тә мәтәлдерелгәч, бөтен илдә власть халык кулына, Советлар кулына күчкәч, Германия белән Брест килешүе төзелеп сугыш та туктатылгач, алпавыт җирләре крестьяннарга, заводфабрикалар эшчеләр идарә итүенә тапшырылгач, инде бөек җиңүгә ирешелде дигәндә, эчке һәм, тышкы явыз дошманнар төрле урыннарда баш калкытып чыгалар. Ямадан авыр көрәшләр башланып китә, тагын кан коюлар, тагын чиксез мәхрүмлекләр... Гражданнар сугышы, чит ил интервенциясе, аклар, чехлар, Колчак, Деникин, ак. поляклар, япон самурайлары... ачлык, тиф... бандитизм һ. б. һ. б... Шундый шартларда, ленинчыл' милли политиканың тантанасы буларак, Татарстан республикасы төзелә. Аны дөрес юл белән алып бару һәм ныгыту өчен, Дәүләтьяров,. Курманаев кебек милләтчеләргә каршы көрәшергә, аларның чын йөзен фаш итеп, янадан-яңа җиңүләргә ирешергә кирәк була. Ата-аналарыбыз, апа-абыйларыбыз кичергән ул чорны күз алдына китерсәң, чыннан да бөек Ленин идеяләренең, коммунизм идеяләренең ничаклы зур көчкә ия булуы,. Ватаныбызда совет власте урнаштыру һәм аны ныгытуда ничаклы кыенлыклар кичерелгән, корбаннар бирелгән, нинди фидакарь батырлыклар күрсәтелгән булуы турында тирән уйланасың. Әйе, бүгенгенең кадерен белү өчен ул елларны һич тә онытырга ярамый, аларны кат- кат искә төшерү, өйрәнү, акылың,, йөрәгең белән гел тоеп тору кирәк, дисең. Нәкъ менә шундый изге уйлар, көчле тойгылар уятуда «Онытылмас еллар» повестеның роле: зур диясем килә. Бу — мәгълүм тарихка комментарий гына түгел, ә ул онытылмас еллардагы героик вакыйгаларны тудыручы халык турында, тарихи көрәш тудырган онытылмас образлар турында акылга, йөрәкләргә, хисләргә тәэсир итүче' югары сыйфатлы художество әсәре. Повестьта нык истә кала торган төрле кешеләр, төрле язмышлар һәм нәкъ менә шулар аша чорның социаль йөзен, тарихи үсешен характерлау дигән әдәби осталык күренеше бар. Большевик Якуб образы эштә, көрәштә, яхшы үсештә күрсәтелә. Казанда заводта эшләсә дә, ул туган авылы Тауларга кайтып йөри, шәһәрдәге һәм авылдагы социаль гаделсезлекләр аны бик борчый. Ул, үзе дә сизмәстән, революцион хәрәкәткә кушылып китә, эшче революционер Столяровның акыллы шәкерте була, коммунистлар партиясенә керә. Көрәшнең иң кызу чакларында партия аны авылга даими эшкә җибәрә. Якуб авылда крестьяннарны оештыра, гомуми хәлне аңлата, алпавыт җирләрен алырга өнди, Шәрифҗан белән бергәләп кораллы көчләр туплый. Аннары ревком председателе итеп сайлана, волость башкарма комитеты председателе, өяз башкарма комитеты председателе булып эшли. Кешеләр әнә шулай көрәш ялкынында үсәләр, чыныгалар. Якуб янына матрос Федюшкинны куеп карау кызыклы. Алар — бер үк максатка хезмәт итүче капма- каршы холыклы кешеләр. Якуб — сабыр, тыйнак, акыллы, һәрнәрсәне уйлап эшләүчән. Ә Федюшкин исә чиксез кызу канлы, дуамал. Ул үзе революция эшенә бирелгән кеше, ә характеры, эчке дөньясы, кайбер начар хәрәкәтләре белән В. Вишнев- скийның мәгълүм «Оптимистик трагедиясендәге классик «братишка - лар» рәтенә барып баса. Әмма индивидуаль образ буларак, аларның берсен дә кабатламый. Пролетар революциянең көче энә шундый кешеләрне дә үз эченә суырып алып тәрбияләвендә, савыктыруында, чыныктыруында да бик ачык чагыла һәм моны Ибраһим Гази ышандыргыч итеп тасвирлый алган. Әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен күтәрә торган әнә шундый җанлы образлар повестьта шактый күп һәм анда аларның сокландыргыч та, аяныч та. гыйбрәтле дә булган язмышлары күрсәтелә. Образлар уңышлы гына индивидуальләштереп бирелгәннәр. Бер ярым Миңнулланы, мәсәлән, опыту, бүтәннәр белән бутау мөмкин түгел. Ул — үзенең тышкы кыяфәте белән дә (ябык, озын буйлы, «күк терәве»...) бөтен тормышы, характеры, кешеләр белән мөгамәләсе, холкы-гадә- те белән дә бик тулы канлы итеп эшләнгән образ. Авылның иң ярлы ■кешесе ул. Ә шулай да күтәренке күңелле, үзенә карата мәхәббәт уятучан. Бер урында а>втор «Гомер буе ач карынга мәзәк сөйләп, кеше көлдереп йөрде ул» ди аның турында. Әйе, кешеләр алдында һич тә сер бирмичә, шулай гел уен-көлке белән шөгыльләнүче, кешеләр күрмәгәндә сыңар күзеннән яшь тә агызучы Миңнулла образында күпчелек авыл ярлыларының гомуми портретын күрергә мөмкин. Гаделлек өчен көрәшнең беренче сафларында баручы һәм аның җиңәчәгенә ышанып яшәүче ул кешенең холкында, үз-үзен тотышында искиткеч авыр, газаплы юллар аша үтеп, бәхеткә ирешкән халкыбызның оптимистик характеры гәүдәләнә дисәк, ялгышмабыз. Я кубның «уң кулы» Шәрифҗан— истә кала торган топ геройларның берсе. Бу гади крестьян егете, фронтларда һәм тылда төрле авыр көрәш уты аша үтеп, ахырда өяз Чека председателе булуга кадәр күтәрелә. Образ автор тарафыннан яратып язылган һәм укучы аны шулай кабул итә. Ул көрәшче буларак та, кеше буларак та тулы ачылган. Аның яшь укытучы Мәгъсүмә беләи мөнәсәбәтләре, фаҗига белән беткән сокландыргыч саф мәхәббәтләре әсәрнең кырыс эчтәлегенә органик рәвештә тыгыз бәйләнеп тасвир ителгән. Казан шәһәрендәге, пристаньдагы, кирпеч заводындагы большевиклардан Столяров, Серебряков, Васильевның зур көрәштә актив катнашы; солдатлардай Гыйльметдин беләи Анатолий һәм аларның дуслыгы; бөтен гомерем халык бәхете өчен көрәшкә багышлаган карт большевик Баязитов һәм шул юлда беренче адымнарын гына атларга өлгергән яшь көрәшче Хәбибуллин, аларның икесенең дә ахыргы фаҗигале язмышы (кулаклар тарафыннан үтерелүләре); җиргә ябышып яткан урта хәлле Гафиятнең аумакайлыгы. комсызлыгы, куркаклыгы — болар, әсәрдә төп рольне уй- памасалар да, гомуми киң хәрәкәт эчендә мәгълүм урынны алалар, әсәрне тулыландыралар, вакыйгаларның җәелешенә, идеясен һәрьяклап тулырак ачып бирүгә хезмәт итәләр. Ә Хәлим? Бу образны без бөтенләй онытып җибәрдек түгелме? Юк, онытмадык, һәм аны онытырга ярамый. Чөнки әсәрдә ул шактый урын алып тора һәм күп кенә вакыйгалар аның шаһитлыгы аша тасвир ителеп бара. Димәк, ул шулай ук әсәрнең төп образы булып саналырга хаклы түгелме соң? Шулай да, түгел дә. Шулай, чөнки әсәр әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән җи- десигез яшьлек Хәлим белән башлана һәм аның яшь егет булып өлгереп җитүе, Казанга укырга килүе белән тәмамлана. Шул ике зур арада (повестьта тасвир ителгән беренче империалистик сугыш елларыннан алып, совет чорындагы нэп елларына чаклы) автор Хәлимне һич тә игътибарсыз калдырмый, аны төрле шартларда укучыларга күрсәтеп килә. Онытылмас кырыс һәм героик еллар өермәсе Хәлимне төрле авыр, сикәлтәле юллар аша үткәрә, диңгездәге йомычкадай бөтереп йөртә, атаанасыз, ятим калдыра, ачлыкялангачлыкта интектерә, зур социаль вакыйгаларның бәләкәй.шаһиты итә, хәтта ул урыны-урыны белән олы абыйларына файдалы ярдәмнәр күрсәтә, Т. өяз шәһәрендәге балалар йортына килеп эләккәч, үзе ишеләр белән дә якыннан аралаша. Автор мондагы балалар тормышын тасвирлауга шактый урын бирә. Шулай итеп, Хәлим әсәрдә без югарыда телгә алган кайбер олы образларга караганда да күбрәк урын ала. Ләкин, аны әсәрнең төп образы дип карау өчен, минемчә, болар гына җитми әле. Бу яктай повестьның беренче китабы белән икенче китабы ничектер аерылыбрак торалар. Әсәрнең башланып китүе һәм беренче китаптагы архитектоникасы буенча, Хәлимне төп образларның берсе итеп күрергә нигезләр юк түгел. Ләкин ахырга табарак, ә икенче китапта бигрәк тә, автор Хәлимне арткы плангарак күчерә бара, аның урынын зур вакыйгалар тудыручы олылар ала... Бу, ихтимал, әсәрнең бәхәсле моментыдыр, әмма мин моңа карата үз фикеремне әйтми үтә алмыйм. Авторның иҗат лабораториясенә кереп китү кебек бер кыю тәҗрибә ясап карыйк әле. Башта ул барлык вакыйгаларны Хәлим акылы-йөрәге аша үткәрүне, аны олыларның уң кулы итеп гел үстерә баруны бурыч итеп куйган кебек, һәм баштагы өлешендә бу юнәлештә бәхәссез уңышка ирешә алган ул. Алпавыт Бикмурзиннан үз җирләрен көч белән кайтарып алуга күтәрелгән крестьян хәрәкәтен бастырырга дип килгән атлы казакларга Хәлимнең беренче тапкыр таш белән тондырулары — аның ничек үсеп китәчәгенә бик сизелерлек ишарә иде, югыйсә. Ләкин беренче китапның баш өлешендәрәк үк күрсәтелгән бу өметле, ышандыргыч адым үзенең логик үсешен тапмый һәм ул очраклы бер эпизод булып кына кала. Хәлим яңадай үзенең балалык дөньясына кайта һәм әсәрнең ахы- рынача шул божрадан чыга алмый. Ә аны шул заман шартлары таләп ■иткәнчә үстерү, яшенә-аңына хас рәвештә зур вакыйгаларга акгиврак катнаштыру мөмкинлекләре әсәрдә бар иде, һәм бу сорала да иде кебек. Революция һәм гражданнар сугышы елларында балаларның, яшүсмерләрнең, тиз үсеп китеп, зур эшләр күрсәтә алу фактлары аз булмады’ һәм моның совет әдәбиятында реалистик чагылышы укучыларга яхшы мәгълүм. Ләкин Ибраһим Гази башта үз алдына куйган шундыйрак бурычны соңга таба үзгәрткән һәм икенче юл белән китүне артыграк санаган. Җитди язучыны җитди материал биләп алган. Повестьның сюжет агышында бөтен илне тетрәткән һәм барлык кешелек тарихында яңа, гүзәл сәхифә ачкан бөек, героик вакыйгалар шул чаклы тиз үсәләр ки, алар, бик табигый рәвештә, бөтен игътибарны үзенә алалар, ә инде Хәлим һәм аның ише балалар бу гомуми кызу үсеш артыннан өлгерә алмыйча, көтелгәнчә үсә алмый калалар. Күз алдында шундый зур та- рихи вакыйгалар искиткеч кызулык белән киңәя-җәелә баралар икән, шундый зур чор турында, мәңге онытылмас еллар турында язуга керешеп киткәнмен икән,—монда инде Хәлимнәр, Натолъкалар һ. б. белән генә чикләнеп калу, ул бөек чорны алар манарасыннан гына күреп-кү- зәтел язу кысан рамкаларга куяр, укучыны’ канәгатьләндермәс! Бәс, шулай булгач, әйдә, балалар бала килеш калып торсыннар, ә без менә тарихта тиңе булмаган шушы вакыйгаларны мөмкин кадәр тулырак, кинрәк, тирәнрәк, тәфсиллерәк итеп тасвирлап бирик. Бүгенге яшь буын белеп торсын, аларның ата-аналары нинди кыенлыклар кичереп, нинди корбаннар биреп, аларга ирекле тормыш яулап алып калдырганнар!.. Миңа калса, шулай яки шулайрак уйлап эш иткәндер автор. Моңа төрлечә бәя бирергә мөмкин. Повестьта ахырга таба олылар белән балалар арасындагы «җилемнең» зәгыйфьрәк булып чыгуын әсәрнең кимчелекләреннән берсе дип тә санарга була. Ләкин тагы шунысы бар: «Онытылмас еллар» повесте «балалар әдәбияты» киштәсенә керми, ул үтелгән олы елларыбыз турында олылар өчен язылган гаять җитди әсәр. Шулай булгач, ул кимчелекне шартлы рәвештә генә кабул итәргә мөмкин. Чөнки әсәрнең гомуми колачы һәм иде я-худо жест во дәрәҗәсе бу кимчелекне каплап китәрлек зур. Повестьның икенче бер кимчелеген кайберәүләр аның артык озынга сузылуында күрәләр. Бу мәсьәләгә төрле позициядән торып карарга мөмкин. Абстракт фикер йөртү килешми. Шулай да була бит: әһәмиятсез, вак темага кызыксыз итеп язылган кыска әсәрне дә укуы күңелсез була һәм, киресенчә, зур тормыш материалына, онытылмас образларга бай булган һәм югары художестволы итеп язылган әсәрләрне, алар күләм ягыннан никадәр зур булсалар да, кызыксынып, мавыгып, онытылып укыйсың. Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар»ын уку ялыктырмый. Үзенең алдына куелган зур бурычны тиешенчә үтәп чыгу өчен әсәрне әнә шундый киң полотнолы итү зарури булган дияр идем мин. Озынлыкны, күл сүзлелекне яратмаучы, һәрвакыт кыскалыкны яклаучы, үзе нигездә шулай кыска язып килүче автор бу очракта үз кагыйдәсенә «хилаф» эшләгән икән, бу, әлбәттә, юкка гына түгел һәм ул аңлашыла, аклана. Әсәрне кат-кат укып чыккач, мин, мәсәлән, шуңа ышандым. Чөнки повестьта бөтен илебезнең һәм аның һәрбер гражданының башыннан үткән гаять зур тарихи сынау еллары, бер социаль җәмгыятьнең җимерелеп, аңа капмакаршы булган икенче социаль җәмгыятьнең, туу тарихы, яңаның туу авырлыгы художество чаралары белән бәйнә- бәйнә тасвир ителгән. «Россия!.. Аяк астында челпәрәмә килеп ята торган искелек калдыклары арасыннан калкып, күтәрелеп килүче яңа, бөек Россия!: Петроградтан, Мәскәүдән алып, иң ерак, иң караңгы почмакларына кадәр барлык җирендә, җан әсәре булган барлык почмакларында, көрәш, тартыш, якалашу дәвам итә... Елга-елга каннар коела, башлар китә. Искелек үлә, яңалык, тартыша-сугыша, дөньяга киЛә». Повестьның бер урынында китерелгән көчле һәм тирән мәгънәле бу патетик сүзләр әсәрнең лейтмотивы булып яңгырыйлар һәм алар гомумиләштерелгән тарихи .вакыйгалар, җанлы образлар ярдәме белән югары художестволы итеп тасвирланганнар. Менә шуңа күрә без, китап турындагы фикерләребезме йомгаклап, бу повестьны соңгы елларда иҗат ителгән бик әһәмиятле, яхшы әсәрл әребезнең берсе дип исәплибез.