Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЧӘҮ

Рәшит, йоклыйсың штоли? — Уятма! Тимә, йокласын. Биш-ун минут булса да ял итсен. — Ерак барырсың биш минутлы ял белән. — Алай димә. Чак кына калгып алу да хәзер безнең хәлдәге кешегә ял ул. — Ашыгырга кирәк. Әнә, тыңла... Сержант Гречкин, ефрейтор Чумак һәм мин— бер взводның өч сугышчысы— мең төрле чәчәк исе аңкыган тын болында чалкан сузылганбыз. Кеше аягы басмаган, чалгы тимәгән куе болын. Билгә җитеп күтәрелгән тыгыз сусыл үләннән салкынча һава бөркелә. — Менә кайда ул добро! — дни соклана украинлы Чумак. Аның шулай бар нәрсәгә хуҗаларча карау гадәте бар. — Эх, безнең ферма сыерларын җибәрәсе иде монда. Җәйге җылы иртә. Шылт иткән тавыш та юк. Бар тирә, йокы пагшалыгындагыдай, оеп калган. Тик тын алмыйча тыңлар булсаң гына, ерак-еракта, көнбатыш офыкта саңгырау гөрелте ишетелә. Күк күкрәве кебек өзлексез гөрелте. Бар игътибарыңны шул гөрелтегә төбәп тыңласаң, аның, күкрәп килгән яшенле яңгырдай, якыная барганын сизәсең. Арылган. Яман да арылган. Керфекләргә йокысыз узган төннәр авырлыгы сарылган, күзләр йомылып-йомылып китә, ә йокларга ярамый. Кан тирә соң бу? Кайдан килеп чыктык әле без мондый хозур табигать почмагына?! Бер нәрсә бәхәссез: каядыр шушында Азов бугазы булырга тиеш. Без моны һаваның җиләс сафлыгыннан тоябыз. Ачыла барган күк йөзенә карап та күреп була моны: зәңгәр диңгез күк йөзендә көзгедәге кебек чагыла, шундый фирүзәләнгән күк йөзе. Димәк, бердәнбер дөрес юл — диңгез ярына барып чыгу, ә аннан, яр буйлап, Керчька таба, Володарский заводы районына ирешү ансат булачак. Әйе, ашыгырга кирәк. Сугыш шартларында приказны тиз һәм төгәл үтәүнең хәлиткеч әһәмияте бар. Аннары, тагы шул хәтлесе дә бар: дошман гаскәре, хәрби телдә әйтсәк, җәелдереп җибәрелгән фронт буйлап көчле һөҗүмгә күчте. Безнең гаскәргә дошманның бу һөҗүмең туктату бурычы тапшырылган. Җаваплы һәм читен бурыч. Хәер, сугышта бер нәрсә дә ансат түгел инде, әмма сугышның бу участогыңдагы читенлек аеруча зур, чөнки тирә-якта диңгез, мәйдан тар. Без бигрәк тә чолганышта калудан сакланабыз. Шуңа, ахрысы, сержант мине йоклап китмәгәе дип борчыла. Р йоклыйммы сон! Киресенчә, йокыга китеп барудан куркып, күзләремне з\’р ачып ятам. Шулай, ярым сизгер, ярым йокымсырау хәлендә ята торгач ярты сәгать вакыт узып китә. Ул безгә ярты минут кебек кенә тоела. Эх, хәзер тагы бер ярты сәгать... — По-ды-майсь! Күтәреләбез. Яткан урыннарыбызда хуш исле печән изелеп кала. Сержант кына бердән күтәрелә алмый. Иң элек ул торып утыра, аннары аякка басу ягын чамалый. Без булышабыз. — Авыртамы? — Сизмим дә. Әйтерсең, бөтенләй юк. Аякны әйтәм. Кисеп ташлаганнар диярсең. — Оегандыр? — Шайтан белсен. Бая хәл җыярга туктау белән без эшне сержантның яраланган аягыннан башладык. Яраны бәйләгәндә, мин сум итнең пуля тишеп кергән урыны күкселләп-кызара төшүен күргән идем. Шул тынгы бирми. Күңелгә шикле уйлар килә. Белмәссең, инфекция, гангрена, тагы әллә нинди чорт-мурт килеп чыкмагае. Сержант кичә сәгать дүртләр тирәсендә яраланды. Җиде кое станциясе янында бердән башланып киткән сугышларда .безнең рота егетләре дошманның алдагы көчләренә каршы батырларча сугышты, ә сержант Гречкин бер үзе дошманның ике талкысын яндырды. Танк яндыру остасы булып даны таралган сержант өченче танкка таба шуышып барганда яраланды. Башта ул ярасын ансат кына уздырып жибәрмәкче иде. Янәсе, ярамыни бу?! Пүчтәк! Әкият тизлегендә әле алай, әле болан үзгәреп торган сугыш безгә позицияләребезне гел алыштырырга, ә инде дошман танклары флангларга чыгып камап алу куркынычы тугач, сугыша-сугыша чигенергә мәҗбүр итте. Шундый чакта яныбызда яралы сержантны күрү безне бик борчый, тагы да дөресрәге, иркенләп сугышырга комачаулый кебек иде. Санитарлары да күренми, килеп чыксын иде берсе. Булмый болан. Әнә, ярадан аккан кан чалбардан саркып чыкты. Чумак белән миңа яралыны санбатка кадәр озатып кайтырга куштылар. Гречкин, моңа риза булмыйча, чыраен сыта башлаган иде, взвод командиры, бәхәскә урын калдырмавын аңлаткандай, кырт кисте: — Выполняйте! Сугыш кызганнан-кызды. Хәл үзгәргәннән-узгәрде. Станция ут-төтен эчендә калды. Кайда соң монда санбатныкылар? Кемнән сорарга, кай юнәлештә эзләргә? Килеп чыксын иде берсе. Сержант аксый аксавын, тик сынатмаган була. «Барыгыз, мин үзем табармын», — ди. Ничек инде, үзе кушты дип, яралы командирыңны ташлап китәргә? Акылга сыймаган эш бу! Аннары без приказ үтәүчеләр бит хәзер. Әнә, илле-алтмыш адымда куаклык күренә. Булса шунда була инде санбатныкылар. Яткан җирдә ятып, шуышасын шуышып, бер торып, бер йөгереп, баш өстебездә очкан кыйпылчыклардан саклана-саклана чаба торгач, куаклыкка барып кердек. Барып та кердек... котыбыз алынып катып та калдык. Менә сиңа куаклык. Җәһәннәм оясы бу. Маскировка икән. Ни күрәбез: кадап утыртылган тал чыбыклар ышыгында снаряд, патрон ящиклары. Әгәр бу «куаклыкка» бер генә чаткы (бомбасын әйтмә дә) очып төшәр булса, көлгә әйләнүеңне көт тә тор. Хәзер инде без бу дары оясыннан котылу юлларын эзлибез һәм уннарча метрга сузылган ящиклар әрдәнәсе арасыннан иелеп йөгерәбез. Бик сак хәрәкәт итәргә кирәк, маскировканы дошман күзе күреп алмасын. Сугыш өйрәтә икән. Күп нәрсәгә өйрәтә икән. Ут эчендә, үлем алдында калганда да акылыңны җуймыйча ныклы бер карарга килә белергә өйрәтә икән ул сине. Ниһаять, дары оясын да ерып чыктык. Ул артта .калды. Әнә сулда- рак дамба итеп салынган юл күренә, шул юлдан безнең машиналар, обозлар, кухня арбалары узып тора. Санбатныкылар да бардыр әле. — Киттек! Торып йөгерергә дә өлгермибез, «Ят!» — дигән кискен тавыш безне киредән ега. Шул чагында дамба юлындагы машиналарга таба түбәнәеп очып барган дошман карчыгасын күрәбез. Белмим, команда булдымы, әллә инде акыл шулай куштымы, әле генә әйтеп узганымча, сугыш өйрәттеме, кыскасы, чалкан яткан хәлемдә автоматымнан дошман карчыгасына ата башлавымны үзем дә белми калдым. Бу чагында инде сержант та, Чумак та әлеге бомбардировщикка кургаш сибә иде. Күз ачып йому тизлегендә булды бу: иң элек гөлт итеп ут кабынды, аннары бик куе кара төтен бәреп чыкты, койрыгына ут капкан дошман карчыгасы, ут ялкынын йолкып атарга теләгән төсле, әле тегеләй, әле болай ташланып укерәүкерә очкач, бердән, атылган таштай, башы белән җиргә кадалды. Көчле шартлаудан колакларыбыз тонды, биш-ун минут вакыт, кыйпылчык яңгыры басылганын көтеп, башларыбызны күтәрмичә ягып тордык. Ә инде торып утырганда йөзләребездә җиңүчеләр горурлыгына охшаш бер елмаю чагыла иде. Чынлап та күңелле иде бу минутта. Аппетит ашаган чакта килә дигәндәй, безнең дә бу җиңүдән соң кулларыбыз кызышты. Эх, тизрәк сержантны тапшырасы иде дә... Чү, әнә, кызыл хачлы машина күренде. Өчәүләп атласак, өлгерә алмабыз. Мин алдан йөгереп киттем һәм барып җитәр-җитмәс үк кулымны болгап туктарга куштым. Машина туктады. Кабинадан медицина хезмәте майоры чыкты. — Нәрсә булган?! — Иптәш майор, — мин әйтәм... һәм хәлне сөйләп бирәм. Эвакогоспиталь машинасы икән. Майорның приказы кыска: — Менә сезгә индивидуаль пакетлар. Ярасын кыса төшебрәк бәйләрсез. Озак тукталып тормастан, уң юнәлештә барыгыз. Санбатныкылар очрамаса, яралыны сезнең үзегезгә Володарский заводы районына илтергә кирәк. ~ Иптәш майор,— дип сүз әйтмәкче булган идем, олы командир мине шунда ук бүлде: — Кушканны үтәгез! ААайор кабинага менде. Машина кузгалды. Зез басып карап тордык. — Я, нишлибез? — Нинди сорау инде бу тагы?! Ишетмәдеңмени нишләргә кирәген? — Әйдә ул чагында тиз генә яраны бәйләп алабыз. — Азрак атлыйк әле, — ди сержант, — бәлки шул килеш тә барып җитәрбез. һәм без, үз хәлебездән үзебез дә риза булмавыбыз күренеп торган, әмма шуны бер-беребезгә күрсәтмәскә теләгән ике солдат, сержантны култыклап, майор әйткән юнәлештә атлап китәбез. Менә шул чагында, берәр чакрым юл узгач, искитмәле бер күренеш алдында аптырап басып калдык. Безнең алда, ягъни тылыбызда, куер- гаинан-кмера барып, тәтеп дисәң, төтенгә охшамаган, оолыт дисәң, җирдә нинди болыт булсын, шундый бер гаҗәп ак стена, тирә-яки ы каплап, өстебезгә елышып килә иде. Нәрсә б\?! Башка мең төрле шикле уй кереп чыга. Әллә бу яңа сугыш чарасымы? Әллә төтен пәрдәсеме? Әгәр газ булса? Безнең яктан андый җинаять эшләнмәгә дә, дошман ягыннан барсын көтәргә мөмкин. Бу шулай, ләкин бит бу дошман ягы түгел, бу безнең як, безнең тыл. ’ Ак стена якынлашканнан-якынлаша, аның колачына эләккән тнрә- як, каядыр болытлар эченә кереп йотылгандай, югала бара һәм менә ҮЛ безнең өскә дә сарыла, башта ниндидер салкын пар пәрдәседәй булып сизелә v.i безгә. Салкын лар буламы икән? Аптырагач әйтүем, һәм менә без бер-беребезне күрмәслек булып калабыз. Бер-беребезне күрмәсәк тә, тавышларыбыз, хәтта тын алуларыбызга кадәр бик ачык булып, колак төбендәгедәй ишетелә. — Егетләр, томан бу! Томан. Кара диңгездәнме, әллә Азов ягыннанмы, кыскасы, Керчь ярымутравына ябырылган көчле томан бу. Бар тирә тынып, оеп кала. Сугыш тавышлары басыла бара һәм, ниһаять, бердән өзелә. Киеренке нервлар бушанып китә. Ярты гомерем елгаларда, диңгездә узып, күп тапкыр томан эчендә калсам да. мондый томанны күргәнем юк иде әле минем. Без. бер-беребезгә сыенышып утырып, «кәҗә аягы» төреп тартабыз. — Кем файдасына бу томан, анысы соңыннан билгеле булыр, ә хәзер безгә бу хәлдән файдаланып калырга кирәк, — ди сержант. — Адашмыйк. — Әйе, адашмыйк кына. Томан ул бик мәкерле күренеш. Кинәт, каядыр шушында гына, тыпылдап узган тавыш ишетелде, тавыш бик якында узды, аннары ераклашкандай булды һәм тагын якынлашты. Нәрсә ул? Чумак җиргә ятып тыңлады. — Ниндидер хайван бу. Менә әлеге тыпылдаган тавыш тагы безнең турыга җитте һәм бу юлы туктады да шикелле. — Кто там?! Шулай сорарга да өлгермәдек, тонык бер нәрсә күренде һәм ул үзе дә безне күрде булса кирәк— өстебезгә үк атылып чыкты. Аптыраган Чумак: — Ох ты, чорт!—дип читкә тайпылды. — Курыкма, ат бервакытта да кешене таптамый, — диде сержант. Каршыбызда башын иеп, зур борын тишекләреннән битләребезгә җылы бөркеп, бер ат басып тора иде. — Каян гына килеп чыктың әле син, бахбай?! Шулай дияргә өлгермәдек, күктән төшкәндәй, бер колынчык та килеп чыкты. Килеп чыкты да, башын әнисенең корсак астына төртеп, чупылдатып имә дә башлады. Бу күренеш алдында, әйтерсең лә, сөт имүче бәхетле колынчыкка сокланган төсле, без, өч солдат, елмаеп карап тордык. — Егетләр, сугыш өчен бу бер ат көченең файдасы ннчаклыдыр — белмим, әмма, әйтергә кирәк, безнең өчен санап бетергесез, — диде Чумак һәм өстәй тә куйды; — сержантны атландырабыз да җибәрәбез. Алып барыр әле. — Якындагы авылларның берсеннән булып чыкса? Үз авылына апкайтыр аннары. — Тимик инде без аларга, егетләр. — Кызганыч бит, иптәш сержант, дошман кулына эләксәләр, колбаса ясыйлар бит. — Атып үтермәсәләр. — Нишләмәк кирәк. Сугыш... Сержант, атка да бу тирәдә сугыш булуын аңлаткансыман, әйтеп салды: — А ну, марш моннан! Без урыныбыздан күтәрелдек һәм алга карап атладык. Ат та безгә иярде. — Марш дим бит мин сиңа! Иярә генә бит ат, ә колыны — исе дә китми, дөньяңнан -бер хәбәре юк. Әле уйнаклый, әле сикергәли, әле алдыбызга каршы чыгып, юл бирмичә басып торган була, колагын йомып өркетүгә кадәр белә. Көл дә, ела да. Иярә бит ат. — Иптәш сержант, алыйк без боларны. Барыбер көн юк аларга монда. Ни күрсәк, бергә күрербез, ә җай чыкса, тапшырырбыз без аны тиешле кешесенә. Без хәзер бишәү инде һәм, әйтергә кирәк, бишебез дә бер язмыш ияләре. Дөрес, бишенчебез бу авыр язмыш белән бер дә исәпләшергә теләми. Уен да шаяру аның. Менә ул, безгә тап килү шатлыгына түзә алмаган төсле, уйнаклапсикергәләп чабып томан эченә кереп китә. Шулай югалып торгач, әнкәсе кешнәп куя һәм теге ялт килеп чыга. Бала шул, бала! Янында яраткан әни булса, шул җиткән дип белә. Бу колын килеп кушылганнан бирле безгә дә ничектер күңелле булып китте. Ара-тирә йөзебездә елмаю балкый хәзер. Монысы бик тә кирәк аның безнең хәлдәге кешегә. Аннары, мин тагы шуны да сизеп алдым: сержантны атландырып оара торгач, атыбыз да баягы боеклыгыннан котылгандай булды. Күзләрендә яшь тә күренми хәзер. Бик теләп, риза булып атлап бара. Тик колынчакның шаянлыгы артык күпкә китсә, я самолетлар гүләп узса, хәзер колакларын торгызып башын нәниенә таба бора да: «Бик алай чамасыз кыланма, улым, әнә теге усал кош тагы оча» дигән төсле кисәтүле кешнәп куя. Без болында ял иткән арада, дүрт аяклы дусларыбыз да тамак ялгап алдылар. Безнең аякка басуыбызны күргән бия, йомшак ирен очлары белән колынчагының сыртына төртә-төртә, «Я, җитәр инде!» — дигәндәй, куа башлады. Тегесе исә әни имиен тиз генә җибәрергә теләми. Ләкин... ни чара! Китәргә кирәк һәм без кузгалабыз. Көн буена ачылмаган томан безнең юлны башка яккарак борган, күрәсең, кичкә таба без бер тын авылга килеп кердек. Ичмасам, бер генә эт өрсәче! Тәрәзәләрдә тычкан күзе кадәре дә ут юк. Хәер, монда, фронтка якын авылда түгел, тылдагы шәһәр өйләре тәрәзәләрендә дә маскировка ди хәзер. Буйга сузылып утырган авыл урамы уртасыннан барабыз. Бераз баргач, бер хатын очрый. Очраучы, күрмәгәнгә салышып, узып китәргә чамалый. — Апа, бу нинди авыл? Володарский заводына еракмы? Апа туктый. Аннары, яңа гына күреп алгандай, ачылып китә: — И-н... Ходаем! Үзебезнекеләр түгелме? — Үзебезнекеләр! — Мии тагы... И-н. әйдәгез, бәгыоьләәем. чәй-шикәр тапмасам да, самовар куеп бирим. Чәй эчеп китегез. —• Бер стакан чәй булганда зарар итмәс иде анысы, тамак кипкән прәме, — ди сержант. Без апага иярәбез. Иркен генә, җиһазга бик чамалы бер өйгә килеп керәбез. Апа, сөйләвеннән бер дә туктамыйча, самовар янында әвәрә килә, учакка ут сала. Җылымса су белән сержантның аягына ванна ясыиоыз. вещмешокларыоыздан чәй, шикәр чыгарабыз. Чумакның сак- s. ,с. ә.* № 2. лап йөрткән ике пачкы карабодай концентраты оар икән. Менә дигән, телеңне йотарлык ботка пешерәбез. Ул арада апаның ун яшьлек Сережасы да кайтып керә. Әтиләре, безнең кебек, сугышта икән. Тик .менә икенче ай хәбәре булмавы бик борчый икән үзләрен. Булдыра алганыбызча апаны тынычландырырга тырышабыз. Сугыш вакытында хатхәбәрнең булмый торуы, янәсе, табигый. Үз хәлебездән дә тегене-мокы бераз арттыра төшебрәк мисалга китергәч, апа тынычлангандай итә, ышанычы арта, гайрәт кереп китә. Аның батыр сөйләшүеннән авылдай беркая да китмәскә карар итүе күренеп тора. __ Фашист бәдбәхетләренә йортымны ташлап китәмме соң?! Китмим! Монда тудым, кирәк икән, монда үләрмен дә. Бәлки, килеп тә җитә алмаслар әле? Безнекеләр җибәрмәсләр. Шулай бит? — Шулай, шулай, апа! Кәнишне, саклану дигәне дә кирәк инде аның сугыш җирендә. — И-н, берни булмас әле. Безнең халык яшәүчән ул. Әгәр дә инде тегеләй-болай була калса, берәр балыкчының -каегына утырырбыз да әйдә теге якка, Таманьга! Шулай бит, улым?! Безнең сөйләшүләрне тыңлап торган Сережа, әнисенең фикерен хуплап, баш ия. Урам яктан машина килеп туктавы ишетелде. Барыбыз да тын калдык. Сережа ялт чыгып китте һәм шундый ук тизлектә әйләнеп тә керде. — Үзебезнекеләр! Бусагада хәрби киемдәге шофер күренде. Кулында чиләк. — Апа, су кирәк иде. — Рәхим ит, элек үзең эч, чәем кайнар. Володарский заводы районында урнашкан хәрби частьләрнең берсенә кайтып баручы машина икән. Безнең дә шунда юл тотуыбызны белгәч, шофер утыртып алып барырга булды. Шофер бер чынаяк чәй эчкәнче, без әзерләнеп тә өлгердек. — Киттек, иптәшләр! — Киттек! — Рәхмәт, апа! Бик рәхмәт! Артык нәзакәтләнеп торыр чак түгел, барыбыз да ашыга-ашыга ишек алдына чыгабыз. Шул чагында бәгырьләребез теленгәндәй булып китә. Ишек төбендә безнең чыкканны көтеп бия белән колын басып тора. Ай, җаннарым, онытып куйганбыз түгелме соң без сезне? Сержант өй хуҗасына — хатынга таба борыла. — Настя апа, беләсезме нәрсә?! Менә без сезгә шушы бияне калдырып китәбез, теләсәгез колхозыгызга тапшырыгыз, теләсәгез үзегездә саклагыз. Хуҗалыкта ярый ул. Апа шатланырга да, гаҗәпләнергә дә белми, аннары ул җавап эзләгәндәй итеп улы Сережага карый, ә Сережа колынның муеныннан кочып та алган. Тегесе дә бит үз тиңен тапкан төсле мыштым гына тик тора. Безгә күңелле. Солдат белән бер сугыш уты эчендә бер газапны чигеп йөргән һәм тагы да нинди-нинди генә авыр фаҗигаләргә очрап куюы мөмкин булган бу гөнаһсыз хайваннарның шундый әйбәт кешеләр кулында калуын күреп, ничек шатланмассың икән? Шофер гудогын кычкыртып безне чакыра. Өчебез дә машинага менеп утырабыз. Фараларын кабызмыйча сукыр килеш чапкан -машина төн караңгылыгына кереп чума. Караңгы төн. Берни күренми. Дөм-караңгы сугыш төне. Колынчак хәзер ими имә торгандыр. Шул турыда уйлаган саен күңел яктырыпяктырып киткәндәй була...