Логотип Казан Утлары
Публицистика

 НЕФТЬ ЖИРЕННӘН ХАТЛАР

ӨЧЕНЧЕ ХАТIII МЕҢ ДӘ БЕРЕНЧЕ КАБАТ «Мәгълүм ки, Татарстан нефть промышленностенда химиянең чимал базасын иң арзанлы нигездә үстерү өчен бик зур потенциаль мөмкинлекләр бар... Бу ресурслар бер урында тупланган һәм чималга иң якын урында зур күләмле рентабельле производстволар оештырырга мөмкинлек бирәләр... Хәзер нефть газыннан файдаланудагы хуҗасызлык халык хуҗалыгына шактый зыян китерә...» Татарстан партия елкә комитетының беренче секретаре Ф. А. Табеевның КПСС Үзәк Комитетының декабрь Пленумында сөйләгән реченнән. араңгы төннәрнең берсендә без күптән түгел генә үзләштерелә башлаган нефть мәйданы буйлап киттек. Юл, куаклар тирәли боргаланып, еракларга сузыла. Фараларның саргылт нурлары әледән-әле юл уртасында ташлап калдырылган нефть бакларын, бөгелгән бораулау трубаларын, юлның якягында кеше биеклеге булып үскән үләннәрне яктыртып ала. Күңелне нәрсәдер борчый. Мин баштарак игътибар да итмәгән идем, аннары гына күк йөзенә күзем төште: аннан кан кебек кызыл ут шәүләләре чагыла, итәкләре урман белән капланган калкулыклар бу шәүләләр фонында ниндидер шомлы күләгә булып күренә. Менә без шундый бер калкулыкның түбәсенә менеп җиттек, күз алдыбызга әкияттәгедәй гаҗәеп бер күренеш килеп басты: уңда да, сулда да — һәрьяклап күккә ялкын телләре сузылган, әйтерсең лә, иксез-чиксез гаскәр белән килгән яу монда төн кунарга туктаган да утлар ягып ял итә. Ялкын телләре, әле тетрәнеп киткәндәй була, әле искән җилдә җилфердәп ала, аларның тигезсез яктысында урманда ниндидер кара шәүләләр очып йөргәндәй күренә. Әйтерсең, җен-пәриләр туе... III Беренче, икенче хатлар журналның 1 нче санында басылды. К Юл 6ve төрле мәзәкләр сөйләп, безне көлдереп килгән шофер егет кинәт сүгенеп куйды: — Кайчан сүндереп бетерерләр инде бу факелларны. Күпме юл йөрергә тгры килми, алар артканнан-арта баралар... Минем белән рәттән утырган, өстепә карасу-зәңгәр плащ, башына зәңгәр велюр эшләпә кигән кеше — нефтепромысел идарәсенең геология бүлеге эшчесе—аңа кырыс кына карап куйды, ләкин бер сүз дә әйтмәде. — Ә нәрсә, әллә комачаулыйлармы? — дип сорадым мин. — Юк, безгә комачауламый алар, — диде шофер. — Хәтта кайвакыт ярдәм итәләр. Бер заман, кыш көне төнлә, Карабаштан кайтып киләм. Юл уртасында мотор сүнмәсенме. Эзлим-эзлим ватылган урынны — һич кенә' дә таба алмыйм. Ә суык утыз градуслар чамасы бар. Үч иткәндәй, бер генә машина да узмый. Якында гына факел бар иде. Аның янына бардым да яттым. Азрак кына ял итеп алырга исәпләгән идем, иртәнгә кадәр йоклаганмын... — Туңмадыңмы соң? — Кая туңу! Факел янында жир Сочидагы кебек кап-кайнар. — Әгәр шунда нефть бәрсә? — дип сорап куйды геолог, ялкау гына. Аннары миңа карап аңлатып бирде: — Кайвакыт газ трубасына нефть эләгә дә кешенең тере көенә януы мөмкин. — Безнең операторлар гел факеллар тирәсендә җылыналар. Чур- тым да юк, — диде аңа каршы шофер. — Кешеләр генә түгел, сыерлар да җылынырга факел янына килә. Ә кыш көне, каты салкыннар вакытында, куяннар факел тирәсенә җыела. Факеллар тирәсендә кыш буена яшел чирәм үсә — әзер витамин. Бездә бер аучы бар, куяннарны факел янында аулый. Кичтән үк килә дә факел янына утыра, каравыллый. Бик шәп 'була — җылы да, якты да, йөгереп тә йөрисе юк. Куяннар үзләре килә... Шофер, юл уртасында калдырылган трактор чанасын әйләнеп үтү өчен, машинаны читкәрәк борды һәм авыр сулап әйтеп куйды: — Шулай да никадәр байлык янып әрәм була... Исәбе-хисабы юк бит! Халык акчасы җилгә оча — шунысы үкенечле... Мин шофердан шундый факелларның берсе янында машина туктатуын сорадым. Без «Газик»тан төшеп, факел янынарак атладык. Өч метр биеклектәге көчле ялкын кара труба эченнән гөжләп ыргыла, әле аерым кисәк булып күккә омтыла, әле кинәт кенә җир өстенә ябырыла. Ун метрдан факел, үзенең кайнар сулышы белән, битләрне пешерә. — Мондый иллюминация күпмегә төшә? — дип сорадым мин ут уйнаганны бер кырыйдан карап торган геологтан. — Моны исәпләү кыен түгел, — дип җавап бирде ул. — Әгәр скважина тәүлеккә йөз тонна нефть бирә икән (бу скважинадан артыграк та чыга торгандыр әле), һәр тонна нефть белән 50—100 кубометр газ чыга. Шулай булгач, бер тәүлек эчендә биш мең кубометр газ яна. Бер кубометр газның бәясе — 2 тиен. Тәүлек эчендә, димәк, һәр факелда яңа акча белән якынча йөз сумлык газ яна... — Нәкъ минем бер айлык хезмәт хакым... Ай-Һай...—дип башын чайкады шофер. — Әйе, без монда басып торган арада да берничә сум акча утта янды... Ә бер сл эчендә утыз мең сум яна... Бу бер генә факелда бит әле. Дөрес, барлык факелларда да газ мондый куәтле түгел. Шулай да, әгәр барысын кушып исәпләсәк, астрономик саи килеп чыга... — Күзләрем күрмәсен иде моны, тьфү! — диде шофер, үкенечле һәм ачулы тавыш белән. — Бу әле барысы да түгел, — дип сүзси дәвам итте геолог. — Газның һәр кубометрында 600 граммга кадәр сыекча хәлендәге фракцияләр була. Алар химия промышленносте өчен бик кирәкле матдәләр... Менделеев нефть һәм газмы тонналап ягуның акча ягу белән бер булуы турында язган. Ә монда акча мичләрдә түгел, бернинди файдасызга һавада яндырыла... Газның бер тоннасыннан өч мең метр синтетик тукыма яки биш йөз килограмм югары сыйфатлы каучук алырга мөмкин. Синтетик спирт алу өчем бер тонна газ ике тонна бөртекле ашлыкны яки биш тонна бәрәңгене алыштыра. Ә бер тәүлек эчендә шушындый бер факелда гына да якынча 5—6 тонна газ яна. Менә үзегез исәпләп карагыз... — Ләкин нигә соң болай, нигә? — Әй! — дип, теше авырткандай йөзен чытып, кулын селтәде геолог. Беравык ул бер сүз дә дәмшәде. Тибрәнеп торган факел яктысында аның ябык озын гәүдәсе, озын итәкле, искергән модалы плащы, кырып төшкән эшләпәсе бик ачык булып күренә иде. Аның эчкә баткан, күптән пәке тимәгән яңакларында аксыл ут шәүләсе уйнады. Күзләрендә чагылган кызыл ут очкыннары аңа ниндидер табигый булмаган кыяфәт бирә иде. Аннары ул йөрәк тавышы белән сүзен дәвам итте: — Нигә, дисезме? Менә ул дөрес әйтте. Халык байлыгының кадерен белмибез. Менә им өчен. Миллионнарны экономиялибез, ә миллиардларны җилгә очырабыз. Моның өчен хөкем итәргә кирәк, ә безнең газовиклар квартал саен премия алалар. — Бу мөмкин түгел! Газны яндырган өченме? Геолог, беркатлылыктан гаҗәпләнгәндәй, көлемсерәп миңа күз ташлады, аннары сәгатенә карап алды да: — Безгә вакыт, — диде һәм зур-зур адымнар белән машинага таба атлады. Аннары бөтен юл дәвамында ул бер сүз дә дәшмәде. Шофер да үз эшен генә белде. Ә юлның ике ягында факеллар, шушы тынлыкка сөенгәндәй, туктаусыз биешәләр иде. ... Берничә көннән соң «Татнефть» берләшмәсенә тагын кердем. Мин анда газ эшкәртү мәсьәләләре белән кызыксындым. Җидееллыкның дүрт елы эчендә Татарстанда газ чыгару өч мәртәбәдән артыграк үскән икән. Газ хуҗалыгына капитал салу да нык арткан. Куәтле газ үткәргечләр, яңа компрессор станцияләре төзелгән, меңнәрчә эшче һәм хезмәткәр квартираларына газ кертелгән, Казан һәм башка шәһәрләрнең күп кенә эре предприятиеләре газ белән тәэмин ителгән. Шулар белән бергә факел ялкыннарыннан да начаррак тәэсир итә торган саннар һәм фактлар да бар. Нефть чыгару елдан-ел арта бара. Ләкин нефть чыгару темплары үсә барган саен, факелларда юк ителә торган газ күләме дә үсә, хәтта нефть чыгару үсешеннән дә ныграк үсә. Газны файдалану һәм газ җыю корылмалары төзү планы ел саен үтәлә һәм арттырып үтәлә. Ә утилизация проценты 1960 елдан башлап киресенчә ким.и бара. Хәзерге вакытта җир астыннан чыгарыла торган газның яртысына якыны факелларда юк ителә. Тәүлек саен берничә миллион кубометр газ яндырыла. Шул газның яртысы гына да Уруссу ГРЭсына ел буе туктаусыз электр энергиясе эшләп чыгару өчен җитәр иде бит... Ел буена атмосфера һавасын «җылыту» өчен миллиард кубометрдан артык кыйммәтле табигый чимал яндырыла. Газ турында «Татнефть» берләшмәсе управляющие Р. Мингәрәевнең «Татарстанда нефть белән бергә чыга торган газлар» брошюрасында болай диелгән: «Газ иң арзанлы, иң колорняле, иң уңай ягулык төре булып тора. Газның үзкыйммәте ташкүмернекеннән 17 тапкыр, нефтьнекеннән 4 тапкыр арзанрак, җылылык бирү сәләте күмер белән чагыштырганда ике тапкыр һәм утыннан 3—4 тапкыр артыграк». Миллиард кубометрдан артыграк газ янып юкка чыга, шул ук вакытта Татарстанга ел саен меңнәрчә километрдан ике миллион ярым тонна күмер китерелә. Күмерне китерү өчен юл чыгымнарына гына да утыз миллион сумнан артык акча тотыла. Республикада, шул исәптән нефть районнарында да, ел саен ун меңнәрчә кубометр агач утынга киселә. Илебез табигатенә гүзәллек биреп торган каен, имән урманнары әкренләп сирәкләнә яки бөтенләй юкка чыга бара. Ләкин газ ягулык кына түгел бит әле. Бер ел эчендә факелларда янган газдан дистәләрчә мең тонна синтетик каучук — автомобиль промышленносте өчен бик кирәкле булган югары сыйфатлы каучук, йөзләрчә мең тонна пластик массалар әзерләргә, илебезгә миллионнарча тонна корычны, йөзләрчә миллион тонна икмәкне һәм хәзерге техник максатлар өчен тотыла торган башка азык әйберләрен янга калдырырга мөмкинлек булыр иде. Бу газдан меңнәрчә километр озынлыкта, күгәрми, бозылмый торган, нык һәм арзан полиэтилен трубалар ясарга булыр иде, ә алар нефть якларында трубага булган сорауны артыгы .белән .канәгатьләндерер иде. Кен саен миллионлаган кубометр газ факелларда яна, ә шул ук вакытта Урта Идел һәм Уралдагы химия предприятиеләре чимал — газ җитмәүдән «яналар». Ставропольдән, Уфадан, Стәрле-Та мактан, Ново- куйбышевскндан телеграммалар ява: «Чимал бирегез, газ бирегез!» Ә ни өчен соң газ һаман юк ителә? Аны яңадан кире .кайтарып бул- маслыгын нефть предприятиеләре җитәкчеләре аңламыйлармы әллә? Әйтик, җир астында калган нефтьне икенче скважина бораулап булса да җпр өстенә чыгарырга мөмкин, ә янган газны берничек тә кире кайтарып булмый. Аңлыйлар, алар да моны бик яхшы аңлыйлар. Моңа бик күп объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Психологик сәбәпләр дә юк түгел. Нефть чыганакларын үзләштерә башлаган елларда, илебез өчен иң беренче чиратта нефть таләп ителгән елларда, җир асты байлыкларын комплекслы үзләштерү өчен средстволар җитешми иде, һәм ул вакытларда факеллар яну белән берникадәр килештеләр, аңа түзеп килделәр. Ләкин тора-бара аңа шулкадәр күнектеләр, бу бик табигый күренеш булып әверелде. Художник нефть темасына багышланган әсәрендә факелларны бу як пейзажының аерылмас бер кисәге итеп сурәтли, шагыйрь исә, аның гармонь телләрендә ялтыравын мактый, композиторлар бу шигырьләргә көй яза. Күп кенә җитәкчеләр авыр сулап куялар, кулларын як-якка җәяләр, ә үзләре факеллар яну белән килешәләр. Килешмичә соң— факеллар аларның үз кесәләренә сукмый бит. Берничә ел элек безнең матбугатта табигый байлыкларны әрәм- шәрәм итүгә каршы актив кампания күтәрелгән иде. Газны әрәмгә яндыру турында барлык газеталар да язып чыктылар, бу турыда җыелышларда да күп сөйләнде. Нәкъ шул вакытта табигый газны җыю һәм аны эштә файдалану буенча күп кенә эш тә эшләнде. Татарстанда янып торган факеллар саны да кимеде. Ләкин вакыт узды, газеталар бу турыда язып туйдылар, факеллар саны тагын да күбәйде. Менә бик гыйбрәтле факт. Лениногорск идарәсенең Зәй-Каратай мәйданында үрнәккүргәзмә участогы ясадылар. Монда газ үткәргечләр төзү өчен чыгымнарны шактый киметүгә китерә торган яңа прогрессив алым — нефть һәм газ җыюның бер трубалы схемасы кертелгән иде. Шушы 17 номерлы группалы җайланмага бик .күп экскурсантлар килде. Ә якында гына, җайланмадан берничә метр ераклыкта гына факел яна. Нинди генә факел әле! Зур көч белән атыл торган газның ун метр биеклектәге ялкынлы чыжылдавы сөйләшергә дә ирек бирми. Факел тирәсендә уннарча метр радиуста бөтен нәрсә янып көл булган. Бу яңа схеманың бүтәннәрдән аермасы шуңа .кайтып калган: факеллар һәр скважина янында түгел, унга якын 'скважинаның газы бер урында яна. Белгечләр бу схеманың киләчәге зур булу турында әйтсәләр дә, ул Татарстанда таралып китә алмады. Урындагы җитәкчеләрне генә дә гаепләп бетереп булмый. Куп кенә ялгышлар планлаштыру оешмаларының, беренче чиратта, РСФСР халык хуҗалыгы Советының урыннардагы хәлне белеп җиткермәүләре һәм оператив эш итмәүләре белән дә бәйле. Мәсәлән, соңгы елларда Татарстанда газ чыгару күләме белән аны эшкәртү мөмкинлеге арасында диспропорция барлыкка килде. Миңлебай газ-бензин заводының бишенче һәм алтынчы чиратын салып бетерү соңга калганга, бары тик 1962 елда гына да завод капкасы төбендә өч йөз миллион кубометрга якын инде җыелган, промыселлардан китерелгән газ янып җилгә очты. Шулай ук газокомпрессор станцияләрендә дә бик күп газ яндырыла. Хәзер газ-бензин заводының бишенче, алтынчы чиратларын салып бетерүгә бөтен көч юнәлтелгән. Алдагы берничә ай эчендә алар сафка басачак. Ләкин шуңа бәйләнештә тагын бер уңайсызлык килеп туа: Миңлебай—Казан газүткәргеченең - инде хәзер үк куәте соңгы чиккә җиткән, өстә газ үткәрү өчен яңа үткәргеч кирәк. Моңа алдан ук тиешле чаралар күрергә мөмкин иде бит. Хәер, бу мәсьәләне урындагы оешмалар берничә мәртәбә көн тәртибенә куйдылар. Ләкин әлегә кадәр нәтиҗә генә булмады. Яна чыганакларны үзләштергәндә, беренче чиратта, нефтькә генә игътибар юнәлтеп, бары тик өч-дүрт, хәтта биш-алты ел үтеп киткәч кенә, әлләничә миллион һәм миллиард кубометр газ җилгә очкач кына, газ үткәргечләр суза башлыйлар. Кама буенда, Елховода яки Ромаш- кино чыганагындагы яңа үзләштерелә торган мәйданнарда булсагыз, күргәнсездер: анда чыга торган газның яртысы гына түгел, йөз проценты факелларда яна. Нәкъ менә баштагы чорда, катлам басымы аеруча көчле вакытта, иң күп газ чыгып, әрәм була бит. Куйбышев өлкәсендә Ново-Зольнино чыганагында гыйбрәтле бер хәл була. Монда да берничә еллар буена факеллар яна. Газ җыю челтәре сузу, газ-бензин заводы салу 10—12 елга сузыла. Ниһаять, заводны салып бетерәләр. Ни күрсеннәр: завод инде хәзер кирәкми дә икән — җир астында газ запасы бөтенләй бетә язган. Татарстан промыселларында да шундый ук хәл кабатланмас дип кем әйтә ала. Хәзер үк инде газ җыю челтәренә соңга калып тоташтырылган скважиналарның өчтән бер өлеше, төрле сәбәпләр аркасында, газ бирүдән туктаган. «Правда» газетасы үзенең узган елда, 2 августта чыккан санында факел ялкынында яндырып варварларча әрәм ителә торган табигать байлыклары турында болай дип язды: «Моны үз исеме белән — җинаять, — дип әйтергә һәм аның белән җинаять белән көрәшкәндәй көрәшергә кирәк». Ә моның өчен беренче чиратта газны алдан төзегән план буенча яндыруны, чыгарылган газның яртысын, ә күп вакытта барысын да яндыручы предприятиеләргә системалы рәвештә премия бирүне туктатырга кирәк. Бу мәсьәләгә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә һәм алдагы бер-ике ел эчендә Татарстанда һәм аның тирәсендәге өлкәләрдә бер генә факел да калмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк. Тормышка ашырлыкмы соң бу? Чиктән тыш һәм үз-үзен акламаслык чыгымнар таләп итмиме ул? Әгәр бу эшкә хуҗаларча акыл белән керешсәң, эшчерационализаторларның меңнәрчә кулларын кушсаң, әгәр барлык эчке резервларны тулысынча файдаланып, халык инициативасына киң юл бирсәң, һичшиксез, бу проблема иң кыска вакыт эчендә хәл ителер. Ә мондый резервлар бар. Мәсәлән, бораулау вакытында һәр буровой янына корыч су трубалары сузыла. Бораулау тәмам булгач, бу трубаларны, кисәкләргә бүлгәләп, алып китәләр яки алар җир өстендә шул килеш кала бирәләр. Азнакай нефтьчеләре су трубаларын газ җыюда файдаланырга тәкъдим ясадылар. Бары тик бу тәкъдимне генә тормышка ашыру да меңнәрчә сум экономия һәм, барыннан да әһәмиятлерәк, яңа участокларны комплекслы үзләштерү мөмкинлеген бирә. Шулай ук моңа кадәр Татарстанда бик аз кулланылган алымны — нефть һәм газны җыю өчен бер трубалы .схеманы файдалану да зур экономия вәгъдә итә. Куйбышев өлкәсендә газны җир асты куышлыкларында саклау буенча уңышлы гына тәҗрибәләр үткәрелгән. Анда инде газ саклау өчен уннан артык җир асты базлары булдырылган. Баллоннарда кысылган газны да көнкүреш кирәкләренә киңрәк файдаланып була бит. Бу—кечкенә авылларны, аерым өйләрне газ белән тәэмин ’ итәргә мөмкинлек бирер иде. Операторлар, мастерлар, инженерларның аерым очрашуларда, әңгәмәләрдә тәкъдим иткән мондый чаралар бик күп. Әлбәттә, бу эшкә чынлап торып керешсәң, күп кенә башка резервлар да ачылыр иде әле. Ничек кенә булмасын, халык байлыгын варварларча юк итүгә нокта куярга күптән вакыт. Әлеге геолог белән промыселларны карап йөргәндә, мин аңа факеллар турында язарга ниятләвем турында әйттем. Геолог кулын гына селтәде: — Яздылар инде... Мең кабат яздылар... Мәгънәсе юк. — Язган булсалар ни.., — дип уйладым мин. — Мең дә беренче кабат язып карыйм. Чөнки моның белән һич тә килешергә ярамый. ДҮРТЕНЧЕ ХАТ КҮЗГӘ КҮРЕНМИ ТОРГАН ФАКЕЛЛАР Нейлон туннарыбыз яна Көнен дә, төннәрен дә... Нефть районнарында чыгарылган халык җырыннан. Татарстан нефтенең үзенчәлеге һәм аның өстен ягы шунда: аның составында, якынча, 10—12 процент җиңел фракция дип аталган әйбер бар. Нәрсә соң ул җиңел фракция? Ул — метан, этан, пропан, бутан, понтан һәм шулай ук ароматик сафтагы бензол-толуол фракциясе углеводородлары. Бер сүз белән әйткәндә, болар химия промышленносте өчен иң шәп, иң кыйммәтле чимал төрләре. Алардаи бөтен нәрсәне— нейлон туннарны да, капрон оекларны да, минераль ашламаларны да, үсемлекләрне саклау өчен химик матдәләрне дә ясап була. Ләкин нефть промыселларыннан нефть эшкәртү заводларына килеп җиткәнче бу җиңел фракцияләр бөтенләй дип әйтерлек юкка чыга. Югалтулар скважиналарда ук башлана. Җәйге эссе көннәрдә үлчәгечнең ап-ак чаннары янына кил-сәгез, аның трубасы өстендә рәшә тирбәлеп торуын күрерсез. Чап өстенә менеп, тимер капкачны ачып карагыз, нефть исе һәм черегән йомырка исенә- охшашлы бер ис борыныгызга бәрелер. Уч төбегезне куеп карасагыз, җылы агым бәрелгәнне сизәрсез. Бу — нефтьтәге җиңел фракцияләрнең бүленеп чыгуы һәм парга әйләнеп һавага очуы. Югалтулар промыселлардагы җыю пунктларыңда, товар паркларында, тимер юл цистерналарында — нефтькә атмосфера тигән һәр урында дәвам итә. Лениногорск шәһәрендә торучы нефть чыгару мастеры Юрий Байдиков үз бригадасында ясалган бер кызыклы тәҗрибә турында сөйләде. Алар зур бер нефть чанының нечкә трубасына резина шланг кидерәләр. Шлангны салкын су агымына куялар. Берникадәр вакыт үткәннән соң шлангның бер очыннан чип-чиста бензин ага башлый. Аның белән -киемнәрне юарга, мотоцикл йөртергә мөмкин була. Мондый чаннар Татарстанның көньяк-көнчыгышында никадәр! Алар- ның һәрберсе өстендә газ һәм бензин парларыннан торган рәшә беленеп тора. Баштарак нефтьчеләр бу югалтуларга зур әһәмият бирмиләр. Чүп кенә бит ул, янәсе. Бу югалтуларны анализлый һәм исәпли башласалар — нәтиҗә бик күпләрне уйланырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, промысел эчендәге .коммуникацияләрдә генә гомуми нефть үлчәвенең 2—3 проценты очып югала икән. Шуны да онытмаска кирәк, моның белән бергә химия промышленносте өчен бик кирәкле булган гиз кайный торган углеводородлар да оча. Бу кыйммәтле продукт төрләре бер Татарстанда гына да ел саен миллион тонналар һавага оча. Менә сиңа чуп! Бу инде — хуҗасызлык, әрәм-шәрәм итүгә салкын караш. Күренми торган факеллар продукциянең биш-алты процентын югалтып кына калмыйлар, атмосфераны пычраталар, янгын чыгу куркынычы тудыралар. Хәзер инде бу югалтуларга чик куярга кирәклеге турында беркем дә шикләнми. Ә моның өчен ни эшләргә кирәк соң? Беренчедән, моның өчен скважиналарны камилләштерергә, һава кермәслек итәргә, гадәти үлчәгечләрне алырга, арадагы җыю пунктларын бетерергә кирәк. Мондый системалар «Татнефтьпроект» институты тарафыннан .берничә ел элек үк эшләнгән. Бу система, югалтуларны бетерү белән бергә, металл куллануны һәм нефть җыю челтәрен төзү өчен китә торган средстволариы 30—35 процентка киметергә, шул ук вакытта, аз басымлы скважиналардан нефть алуны арттырырга мөмкинлек бирә. Ләкин ул файдалануга бирелүдән элек промышленностьта сынау узарга тиеш. Әмма әлегә кадәр чынлап торып бу системаның сыналганы юк. Беренче промышленность эксперименты аңа «Лениногорскнефть» идарәсе территориясендә ясалды. Әмма идарә бу мәсьәләгә формаль килеп, системадагы аерым кимчелекле якларны бетерергә ярдәм итмичә, бөтенләй яраксызга чыгарган. Шул ук вакытта нефть промышленносте хезмәткәрләренең Бөтенсоюз киңәшмәсендә бу система алдынгы технология ысулларына нигезләнгән әйбәт система дип бәяләнә. Күп кенә промысел хезмәткәрләре,'яна системаның производствога бирелүен дә көтеп тормастан, хәзерге нефть җыю челтәрендәге үзагым системасын яңача үзгәртәләр. Бу эштә Социалистик Хезмәт Герое Корбан Вәлнев бригадасы аеруча уңышлы үрнәкләр күрсәтә. Хәзерге көндә бурыч шул: алдынгылар тәҗрибәсен барлык нефтьчеләр дә куллансын! Икенчедәй, тиз каннаучан углеводородлар очып бетмәсен өчен махсус җайланмалар булдырырга кирәк. Мондый җайланмаларны ясау Татарстан нефте тарихында яңа бер этап булыр иде. Нефтьне беренче эшкәртү, асылда, промыселларда ук башланыр, нефть чыгару’’ белән нефть химиясе бергә кушылыр иде. Бу җайланмалар булдырылганнан соң Татарстан, илебезнең зур нефть районы булу белән бергә, үскәннән- үсә бара торган химия промышленносте өчен төп чимал эшкәртү базасы булып та әверелер иде. Җидееллык план буенча бу җайланмалар 1962 елда ук төзелә башланырга, ә 1965 елга республикадагы промыселларның яртысы шулар белән камнлләштерелергә тиеш иде. Ләкин хәзергә кадәр әле 'бер генә җайланманың да эшли башлаганы юк. Мин нефтьне комплекслы эшкәртү буенча Тихонов җайланмасын карадым. Аны узган елның июль аенда ук ясап бетергәннәр. Читтән килгән кешегә ул искитмәле булып күренә: ректификацион колонналарның биек этажеркалары, аларга ялганып киткән зур шарларга охшашлы корылмалар, акрын гына гүләп торган зур мичләр һ. б., һ. б. Ләкин бу катлаулы һәм зур җайланма нефть эшкәртү буенча аерым эшләрне генә башкара, анда нефть су белән тозлардан гына аерыла. Сәбәбе шул. икән: проект төзүчеләр проектка әзер продукцияне тиешле урынга җибәрү өчен үткәргечләр кертергә «онытканнар». Урманга утын .кисәргә барганда балтаны онытып калдыру кебек килеп чыккан. Ә Тихонов җайланмасының әһәмияте аеруча зур: анда шушындый ук бүтән төзелешләр өчен технологик режим эшкәртелергә тиеш булган. Ә Азнакайда бу җайланма өчен техник җиһазларга заказ бирергә онытканнар. Шундый ук кимчелекләр Сүләйдә дә комплекслы нефть эшкәртү буенча стабилләш- кән блок төзү эшләрен тоткарлый. Шушы кимчелекләр аркасында илебез ел саен меңнәрчә, миллионнарча тонналар сыек газ һә.м бензин югалта. Татарстан нефте чыгарыла башлаган еллар бик күпләрнең хәтерендә. Үсешнең кызу темпы, элек моңа кадәр беркайда да булмаган киң колач һәркемне сокландырды. Элек дала булган җирләрдә әкияттәге кебек шәһәрләр үсеп чыкты, асфальт юллар салынды, югары вольтлы электр чыбыклары, меңнәрчә километрга нефть трубалары үткәрелде. Бик табигый: ул вакытта кайбер ваграк мәсьәләләргә игътибар да ителмәде. Мәсәлән, дипломлы сварщикларның җитәрлек булмаулары аркасында нефть үткәргеч магистральләрдә еш кына аварияләр булып, дистәләрчә, йөзләрчә тонна нефть җиргә түгелә, иген басуларын боза, елгаларны, суларны пычрата иде. Хәзер мондый аварияләр Татарстанда бик аз була. Шулай да нефтькә хуҗаларча караш әле, кызганычка каршы, тиешле югарылыкта түгел (янәсе, җир астында нефть күп— һәркемгә җитәрлек). Нефть районнарында йөргәндә, еш кына кара төтен баганаларын күрергә мөмкин. Андый төтен баганалары җәй көне дә, кыш көне дә, аеруча яз көне күп була. Шундый төтен чыккан җиргә- якынрак барсаң, ул бик куркыныч булып күренә: кап-кара төтен ургы- лып-ыргылып өскә күтәрелә, ә аста ялкын телләре уйный. Куркып калмагыз: бу янгын да, табигый бәлаказа да түгел, — нефтьчеләр... үз гөнаһларын яшерәләр. Шул гына. Нефть үлчәгеч чаныннан тулып ташый (мәсәлән, 1963 елның тугыз ае эчендә генә дә «Әлмәтнефть»нең 1 һәм 3 промыселларында илледән артык шундый хәл булган). Ж.лр эшләре вакытында еш кына бульдозерлар, экскаваторлар нефть трубаларын бозалар. Шулар аркасында, нефть агып, зур-зур күлләр барлыкка килә, һәм алар юкка чыга. Аннары разведка скважиналарын үзләштерү вакытында да йөзләрчә тонна нефть чокырга агызыла, әмма соңыннан ул шунда калып әрәм була. Берничә ел элек Татарстан промыселларында нефтьне экономияләү. әрәм-шәрәм итүне бетерү буенча патриотик хәрәкәт башланып киткән иде. Әмма тора-бара бу хәрәкәт ничектер үзеннән-үзе сүнде. Нефтьне, нефть продуктларын югалтуларга күптән чик куярга вакыт инде. Күзгә күренми торган факелларда меңнәрчә һәм миллионнарча тонна ягулыкның, химия промышленносте өчем кыйммәтле чималның әрәм булуына бармак аша карарга ярамый. БИШЕНЧЕ ХАТ ДУСМЫ, ДОШМАНМЫ? Татарстан нефтьчеләренең бик күптәнге һәм бик зур дошманы — парафин дигән нәрсә бар. Парафин, нефть белән бергә күтәрелеп, скважинага сылана, чистартып тормасац, бөтенләй томалап куя. Скважина чистарту операторлар өчен шактый мәшәкать һәм күп вакыт сорый. Парафин нефть трубаларын томалый. Ә аларны парландыру шактый кыйммәткә төшә. Ул үлчәгечләрнең, чаннарның төбенә утыра. Кыскасы, нефть чыгаруга тотыла торган акчаның ун проценты парафин белән көрәшү өчен китә. Кайвакыт җыю пунктлары янында парафиннан һәм куерган нефтьтән зур-зур күлләр барлыкка килә. Бу бик зарарлы күлләр. Аларның өсте кояшта көзге кебек ялтырап тора. Үрдәкләр су дип алданып төшәләр дә яңадан инде очып китә алмыйлар, талпынган саен, кара баткаклыкка бата гына баралар. Еш кына пошилар, йорт терлекләре дә шунда батып һәлак була. Җиргә күмелгән парафин үләннәрне корыта, елга- суларпы пычрата. Промысел мөдире Сергей Павлович Плешков мине шундый бер парафин каберлеге янына алып килде. — Монда күпме парафин җыелган икән? — дип сорадым мин аңардан. Ул җилкәләрен сикертеп куйды. — Бу турыда һич уйлаганым юк, — диде. — Әлләничә мең тонна бардыр, мөгаен, һәр парландыру вакытында өчәр йөз тонна парафин ташлыйбыз. Ел саен берничә мәртәбә парландырабыз. Шулай итеп, ун- унбиш елга ул бик күп җыела... Бер промыселның бер товар паркы янында гына бу шул кадәр. Ә тагын никадәр яндырыла, җиргә күмелә. Гомумән, парафин һәр җирдә— скважиналарда, нефть магистральләрендә, товар паркларында һәртөрле алымнар белән юк ителә. Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институтында промыселларда күпме парафинның юк ителүен исәпләп караганнар. Бер елга аз дигәндә җитмеш биш мең тонна парафин юк ителә икән. Бу авыр, мәшәкатьле эшне йөзләрчә кешеләр, уннарча тракторлар, бульдозерлар башкара. Парафинны яндырган вакытта янгыннан саклану командалары тәүлекләр буена сакта торалар. Товар парклары елдан-ел пычрана бара. Әйе, парафин проблемасын хәл итү зур әһәмиятле эш булып тора. Мин, дөрес, нефть эшендәге бөтен нечкәлекләрне белмим. Шулай да бер сорау туды: нигә соң бу парафинлы массаны юк итү өчен шулкадәр тырышалар. Аны файдалану ысуллары юкмыни? Мин бу массаның химик составын белергә теләп, Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институтының гыйльми эшчесе В. П. Троновка мөрәҗәгать иттем. Бу массаның 50 гә кадәр процентын саф парафин, 20—30 процентын газолин белән керосин кебек бик әһәмиятле нефть продуктлары, 15—16 процентын көпчәк мае һ. б. лар алып тора икән. Бу массаның әһәмияте нефтьнең үзеннән бер дә ким түгел. Шушы фракцияләрне аерып алу өчен генә дә парафинлы массаны эшкәртсәң, моңа тотылган чыгым үзен йөзләрчә мәртәбә .каплар иде. Парафин үзе, химиклар әйткәнчә, бик кирәкле, бик кыйммәтле продукт икән. Ул халык хуҗалыгында бик күп кулланыла: — Электротехника промышленностенда — кәгазьнең һәм катыргының махсус төрләрен ясауда. — Азык промышленностенда — җиләк-җимешләрне консервлауда, сыр ясауда. — Полиграфия промышленностенда — типография буяулары ясау өчен. Шулай ук парафин сабын ясауда, тире эшкәртүдә, туку промышленностенда күп кулланыла. Парафин медицина өчен дә бик кирәкле. Шырпы, шәм, техник вазелин, гуталин кебек әйберләр ясауда да парафин файдаланыла. Органик химиянең хәзерге үсеше парафиннан файдалануда чикләнмәгән мөмкинлекләр ача. Парафин углеводородларыннан ясалма майлы кислоталар алырга мөмкин. Б)' кислоталар техникага китә торган таби гый майларны тулысы белән алыштыра. Турбореактив двигательләр өчен кулланыла торган май, төрле спиртлар, башка бик күп кыйммәтле продуктлар парафинны эшңәртеп ясала. Мең тонна парафин 250 гектар мәйданнан алына торган көнбагыш уңышын алыштыра ала. Парафинга булган сорау шулкадәр зур, аны эшләп чыгару өчен зур- 3vp махсус заводлар салына. Бу заводларда парафинны кыйммәтле нефть продуктларыннан ясыйлар. Безнең республикага ул, меңнәрчә тонналап, Башкортстаннан һәм Грозныйдан китерелә. — Парафин мәсьәләсен көн тәртибенә куярга күптән вакыт, — диде В. П. Тронов. — Аның белән көрәшергә түгел, ә планлы рәвештә чыгаруны оештырырга кирәк. Хәзергә кадәр нефтьчеләр планына парафин чыгаруны керткәннәре юк. Планга кертелсә, аны чыгару, күчерү җайланмаларына, парафинлы сум аланы эшкәртү әчеп цехлар салырга тиешле средство да бирелер иде. Әйе, газ һәм нефтьнең, җиңел фракцияләрнең, парафинның әрәм булып, җилгә очуына чик куярга күптән вакыт. ...Миң бу хатларда күбрәк кимчелекләргә игътибар иттем. Бәлки, бу язмаларда әлләни яңалык та юктыр, чөнки бу мәсьәләләр турында күп мәртәбәләр сүз булды инде. Ләкин әлегә кадәр алариың хәл ителгәннәре юк. Шуңа күрә мин бу мәсьәләләргә тагын бер кабат игътибар юнәлтүне үземнең бурычым дип санадым. Мин шулай уйлыйм: республикабызның нефть районнары хәзер яңа үсеш этабы кичерә. Әлегә кадәр нефтьчеләр төп игътибарны күбрәк сан күрсәткечләренә юнәлтәләр иде: күпме бораулангаи, күпме нефть бирелгән, күпме квартира төзелгән, күпме акча тотылган һ. б. лар. Бу өлкәдә безнең нефтьчеләрнең уңышлары бәхәссез, әлбәттә. Әмма инде хәзер сыйфат күрсәткечләре турында да уйларга вакыт: һәр яклап исәпләргә, анализларга, нефть ятмаларын файдалырак итеп үзләштерергә, һәр төрле югалтуларга чик куярга һәм моны озакка сузмыйча хәл итәргә кирәк...