МУЛЛЫККА КИҢ ЮЛ
Коммунистлар партиясе илебездә химия промышленносте- Грл ның тагы да үсеше өчен ачык һәм конкрет юллар билгеләж *де. КПСС Үзәк Комитетының 1958 елның май, 1963 елның декабрь, 1964 елның февраль Пленумнары, химиянең халык хуҗалыгын үстерүдәге роле, авыл хуҗалыгын химияләштерүнең әһәмияте турында әйтеп, илебез хезмәт ияләрен минераль ашламаларны, үсемлекләрне химик ысул белән саклау матдәләре, пластмассалар, синтетик сүсләр, химия заводлары өчен җиһазлар җитештерүне кискен арттырырга чакырды. Партиябезнең бу чакыруына җавап итеп, колхоз авылы кешеләре дә, завод һәм фабрика эшчеләре дә, гигант корылмаларда эшләүче төзүчеләр дә, фән-техника белгечләре дә, галимнәр дә — барлык совет халкы зур көрәшкә күтәрелде. Әйе, зур химия югары уңыш өчен, алтыннан да, төрле асыл ташлардан да кыйммәтрәк һәм кирәгрәк яңа материаллар булдыру өчен, халыкның көнкүреш хәлен яхшырту өчен олы көрәшнең алгы сызыгына — удар фронтына әверелде. Бу бик табигый: хәзерге заман фәнендә дә, техникасында да, авыл хуҗалыгында да химия продуктларын һәм синтетик материалларны куллану материаль җитештерүнең барлык тармакларында продукцияне арттыруга һәм аның сыйфатын яхшыртуга чикләнмәгән мөмкинлекләр ача. Химия — ул бетмәс-төкәнмәс байлыклар җирлеге, химия—ул уңдырышлы туфрак, мул уңышның нигезе, химия — арзан һәм нык төзү материаллары, химия — менә дигән тукымалар, аяк киемнәре... Безнең илебездә соңгы елларда, бигрәк тә КПСС Үзәк Комитетының 1958 елгы май Пленумыннан соң, химия промышленностеның үсешенә аеруча зур игътибар юнәлтелә башлады. Хәзер химия заводларын һәм цехларын төзү гаять зур масштабларда алып барыла. Соңгы биш ел эчендә химия промышленностена капитал салу совет властеның 40 ел яшәү дәверендә бу тармак өчең тотылган барлык суммага караганда 1,5 тапкыр артыграк булды. Менә болар, химия промышленносте үсеше өчен күрелгән барлык чаралар, авыл хуҗалыгын химияләштерүнең киң программасын тормышка ашыруга чынлап торып керешергә мөмкинлек бирде. Табигый газларны киң куллану, яңа ачылган калий тозлары, фосфорит, күкертле руда чыганаклары, элеккеге рудникларны бик нык киңәйтү, соңгы елларда бик күп химия предприятиеләренең сафка басуы — минераль ашламаларны күпләп җитештерү өчен база булды, һәм партиябез Үзәк Комитетының декабрь Пленумы химия промышленносте алдына бик җитди, ләкин реаль бурыч — 1970 елда 1963 елдагы га караганда 4 тапкыр артыграк минераль ашламалар җитештерү бурычы куйды. Быел ук инде колхозларга һәм совхозларга 22 миллион тонна минераль ашламалар җибәреләчәк. Аларны дөрес файдалану, тиешле күләмдә тиешле участокларга кертү шактый файда бирәчәк. Хәзер безнең илебез калий һәм фосфор рудаларының запасы буенча дөньяда беренче урында тора. Табигый газ чыганаклары бездә бик күп. Шулай булгач, бездә азотлы, фосфорлы, калийлы ашламалар җитештерү өчен чимал артыгы белән җитәрлек. Ә бу ашламалар бөртекле ашлыкта аксым, крахмал, шикәр, май матдәләрен арттыралар, үсемлекнең төрле авыруларга каршы тору сәләтен үстерәләр. Минераль ашламаларның бер тоннасы 2—5 тонна өстәмә уңыш бирә. Якынча исәпләүләр буенча, 1964 елда минераль ашламаларны планлаштырылган күләмдә файдалану нәтиҗәсендә генә дә бер миллиард поттан артык өстәмә уңыш алыначак. Безнең Татарстан республикасындагы химия предприятиеләре дә соңгы вакытларда фосфорлы ашламаларны күпләп җитештерә башладылар. ЛТәсәлән, Куйбышев исемендәге химия заводы колхозлар һәм совхозлар өчен составында 30 процент фосфор булган минераль ашлама — преципитат эшләп чыгара. Азотлы, фосфорлы һәм калийлы ашламалар, әйткәнебезчә, тиз вакыт эчендә — берничә елда иген уңышың текә күтәрү буенча зур роль уйный торган төп ашламалар. Ләкин химиянең авыл хуҗалыгы өчен әһәмияте тагы да киңрәк. Шулай ук ул төрле микроашламалар (бор. бакыр, марганец, молибден, цинк, кобальт һ. б. элементларның тозлары), корткыч бөҗәкләргә, үсемлекләрдәге авыруларга, кимерүче җәнлекләргә каршы көрәшү өчен агу химикатлары һәм гербицидлар да эшләп чыгара. Составында микроэлементлар булган ашламалар гадәттә, башка минераль ашламалар белән чагыштырганда, бик аз күләмдә кулланылалар, нәкъ менә шуңа күрә аларны микроашламалар дип атыйлар да. Ләкин шулай булса да микроэлементлар үсемлекләр өчен бик кирәк. Мәсәлән, әгәр туфракта бор булмый икән, кайбер үсемлекләр (клевер, люцерна) бөтенләй орлык бирмиләр. Гектарга 2—3 килограмм бор керткәндә дә бу үсемлекләрдән уңыш алу шактый арта. Борлы ашламалар кукуруз, шикәр чөгендере, бәрәңге, җитен һ. б. кебек культуралардан да уңыш алуны арттыра. Марганец исә үсемлекләрнең үсүен көчәйтә, җимешләрнең сыйфатын яхшырта, аларда «С» витаминын арттыра, ә бакыр үсемлекләрнең сулавында һәм хлорофилл хасил булуда әһәмиятле роль уйный. Бакыр җитмәү бодай, арпа, тары, солы, киндер культураларының уңышын нык кына киметә. Цинк җитешмәгәндә бодай кыякларында яшькелт-сары таплар була, соңыннан ул яфраклар корыйлар һәм коелалар. Галимнәр һәм авыл хуҗалыгы белгечләре химик матдәләрнең иген уңышын күтәрүдәге ролен өйрәнүне дәвам итәләр. Мәсәлән, Кыргызстан фәннәр Академиясе галимнәре аммиак суы белән эшкәртелгән ташкүмернең иген уңышын күтәрүдә яхшы нәтиҗәләр бирүен ачтылар. Ашламаның бу төрен әзерләү өчен бнк аз чыгым тотыла. Ә шушы ашлама белән эшкәртелгән туфраклы мәйданнан алынган уңыш гади туфраклы мәйдан уңышына караганда гектарына 7 центнерга артыграк була. Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, суперфосфат һәм ташкүмер кушылмасы белән эшкәртелгән участокта уңыш: бәрәңгедән — 60, помидордан — 83, кукуруздан — 15, шикәр чөгендереннән — 14 процентка гадәттәгедән артыграк алына. Безнең республика шартларында минераль ашламаларны эшлекле, фән нигезендә куллану аеруча әһәмиятле. Чөнки күп кенә районнарда уңыш, гадәттә, хәтта уртачадан да түбәнрәк була. Моның сәбәбе башлыча нәкъ менә шул — туфракны тиешенчә ашламауга кайтып кала. Мәсәлән, шундый бер мисал; Һәркемгә билгеле, узган җәйне яңгырлы, үсемлекләр өчен уңай булды, дип әйтә алмыйбыз. Ләкин шул кыен шартларда да Буа районының «Ирек» колхозында уңыш барлык культуралар буенча да уртачадан югары булды. «Ирек» басуларында аеруча бодай нык уңды. Колхозчылар 200 гектарга якын мәйданнан 28 әр центнер уңыш җыеп алдылар. Бу уңыш үзеннән-үзе генә килмәгән әлбәттә. «Ирек»леләр бодай участогына гектарына 5 әр тонна тирес һәм 1,5 тонна фосфорлы ашлама керткәннәр. Ә ашлама кертмәгән участоклардан гектарга бары тик 12 центнер гына уңыш алынган. Арча районының кайбер колхозларында фосфорлы, азотлы, калийлы ашламалар кертү гектарына 4,6 центнер өстәмә уңыш биргән. Узган ел республика буенча, гомумән арыштан уңыш алу уртачадан да түбән булды. Ә арчалылар, туфракны шул ашламалар белән эшкәртеп, гектардан 22 шәр центнер арыш уңышы алганнар. Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Алар барысы да органик һәм минераль ашламаларның файдасы турында ышандыргыч итеп сөйлиләр. Колхоз һәм совхоз кырларында югары уңыш алу өчен, минераль ашламаларны тиешенчә файдалану белән бергә, төрле корткыч бөҗәкләргә, үсемлек авыруларына, чүп үләннәргә каршы көрәшнең дә роле зур. Исәпләүләр буенча, төрле корткыч бөҗәкләр һәм үсемлекләрдәге авырулар, гомумән алганда, уңышны 20 процентка кадәр киметүгә китерәләр. Бу югалту, акчага күчереп исәпләгәндә, алты миллиард сумны җилгә очыру дигән сүз. Авыл хуҗалыгы культуралары корткычларына һәм авыруларына каршы көрәш, башлыча, агулы химик матдәләр кулланудан гыйбарәт. Корткыч бөҗәкләргә каршы кулланыла торган матдәләрне белгечләр инцектицидлар, ә авыру яралгыларына тәэсир итә торган матдәләрне фунгицидлар дип йөртәләр. Инсектицидлар һәм фунгицидлар җитештерү белән күп кенә химия предприятиеләре, галимнәр һәм белгечләр шөгыльләнәләр. Совет галимнәре һәм авыл хуҗалыгы белгечләре соңгы елларда фосфор-органик кушылмаларны авыл хуҗалыгында файдалану өлкәсендә куп кенә тикшерү эшләре башкардылар. Алар ачкан препаратлар авыл хуҗалыгы культуралары корткычларына каршы уңышлы кулланылалар. Фосфор-органик инсектицидлар әзерләүдә А. Е. Арбузов исемендәге Казан химия институты аеруча уңышларга иреште. Инсектицид сыйфатына ия булган фосфорорганик препаратлар аталы-уллы академик Арбузовлар тарафыннан беренче тапкыр 1932 елда ук инде Казан дәүләт университеты лабораториясендә синтезлаштырылды. 1946 елдан башлап СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы лабораториясендә, шулай ук Мәскәү, Ленинград һ. б. шәһәрләрнең фәнни-тикшеренү институтларында химия галимнәре яңа фосфорлы кушылмалар синтезлау өстендә эшлиләр. Тиофос, октаметил, дитиофос, систокс кебек фосфор-органик препаратлар аеруча яхшы нәтиҗәләр бирә. Бу препаратларның уңай яклары шунда: алар универсаль сыйфатларга ня, аларны күп төрле корткыч бөҗәкләргә каршы кулланып була. Моннан тыш бу препарат эретмәләре үсемлекләрнең сабак-яфракларына сеңеп, озак вакытлар дәвамында бөҗәкләр үсемлеккә якын да килә алмыйлар. Күргәнегез бардыр: түбәннән генә самолет очып йөри, басу өстенә самолеттан ниндидер тузан бөртекләре сибелә. Җәй урталарында, иген өлгерер алдыннан шул урынга тагын килеп карагыз — чип-чиста, тук бодай башаклары салмак җилдә акрын гына тирбәлеп торыр. Очраклы рәвештә самолеттан сибелгән матдәнең кайбер урыннарга тими калган булуы да мөмкин. Андый урыннарда бодайдан биек булып алабута яки билчән үскән булыр. Әйе, химия меңнәрчә колхозчыларны һәм совхоз эшчеләрен гаять кыен кул хезмәтеннән — чүп утаудан азат итә. Чүл үләннәргә каршы көрәш — иген уңышын күтәрүдәге иң мөһим бурычларның берсе. Чүп үләннәргә каршы файдаланыла торган препаратларны фән телендә гербицидлар дип атыйлар. Мондый препаратлар үзләренең химик составлары һәм төзелешләре ягыннан үсемлекләрдәге протоплазма матдәләренә яки алмашу продуктларына якын торалар. Ә төрле үсемлекләр үзләренең химик составлары һәм матдәләр алмашу ягыннан бер-берсеннән нык аерылалар. Нәкъ әнә шуның нәтиҗәсендә гербицидлар бер төрле үсемлекләрне, әйтик, чүп үләннәрен, юк итәләр, икенче герле үсемлекләрнең — авыл хуҗалыгы культураларының — үсүен һәм җитешүен тоткарламыйлар. Чүп үләннәрне химик юл белән бетерү бик арзанга төшә һәм иген уңышын шактый күтәрә. Мәсәлән, Омск өлкәсенең Сосновский совхозында химик юл белән эшкәртелгән уҗым бодае кул белән уталган участоктагыга караганда гектарга 5—7 центнерга артыграк укыш биргән. Химик матдәләрнең үсемлекләр үсешен тизләтүдә яки тоткарлауда да әһәмияте зур. Ә гадәттә үсемлекләрнең акрын үсүләре яки кирәгеннән артык тиз җитешүләре шактый гына уңышны югалтуга китерә. Мәсәлән, безнең республика шартларында помидорны еш кына көз көне яшел килеш җыеп алырга туры килә. Помидорны тиз җитештерү һәм аның уңышын күтәрү өчен ТУ (трихлорфеноксисеркә кислотасының натрий тозы) препаратыннан файдаланалар. Бу препарат белән помидор уңышын 50 процентка кадәр арттырып була. Химик препаратлар ярдәмендә начар тамырлана торган үсемлекләрдә тамыр хасил булуга I һәм тамырларның ныгу процессын бик нык тизләтүгә ирешеп була. Вакыты белән үсешне ясалма тоткарлап тору да авыл хуҗалыгында еш кулланыла. Мәсәлән, кайбер җимеш агачлары иртә яз килеп, кояш көлеп карауга яфрак ярырга, чәчәк атарга ашыгалар. Гетероауксин дигән препаратның билгеле бер концентрациядәге эремәләрен бөркегәндә, бөреләр ун көннән ике атнага кадәр үсми торалар. Шушы юл белән җимеш уңышын язгы кыраулардан саклап була. Бу препарат алмагачларның, грушаның, цитрус үсемлекләрнең җимешләрен тулы- сынча өлгереп җиткәнче коелудан туктату өчен дә бик уңышлы кулланыла. Кыскасы, химия промышленносте эшләп чыгарган материалларны куллану авыл хуҗалыгының һәр тармагында —- кырчылыкта да, терлекчелектә дә, терлек азыгы җитештерүдә дә уңай, файдалы нәтиҗәләр бирә. Производствоның һәр өлкәсендәге кебек үк, авыл хуҗалыгы продуктлары муллыгына ирешүдә дә химиядән файдалануның мөмкинлекләре чиксез. Менә шуңа күрә зур химия чын-чынлап бөтен халык эше булып әверелде. Н,( С. Хрущев КПСС Үзәк Комитетының декабрь Пленумындагы йомгаклау речендә химия промышленностена карата «материаль байлыклар муллыгына керә торган ишекнең ачкычы», — дип бик дөрес әйтте.