Логотип Казан Утлары
Автобиографик повесть

МИНЕМ ТӘРӘЗӘЛӘРЕМ

 II XIV. ЭШЕ БАР, ДИМӘК, ШАТЛЫК БАР

Әйбәт каршыладылар. Остарып йөрүчеләр генә булмыйча, эшләргә дип җиң сызганып килүчеләр икәнлегебезне белгәч, волком секретареның бигрәк тә кәефе килде. Авыллардан олаулар килгәнне дә көтмичә, шундук, булган транспорт байлыкларын җигеп, безне билгеләнгән авылларга озатып куярга кушты. Без, җидешәрҗидешәр кеше, өч авылга — Такталачык, Әлем, Кызыл яр авылларына билгеләндек. Физкультура укытучысы Габдрахман абый Галиев җитәкчелегендәге безнең бригада Такталачык авылына туры килде. Элек ике мәхәлләдән торган, без барганда инде ике мәхәлләдәге ике мәчетнең берсе дә калмаган, аларның берсендә ике катлы зур гына Нардом ачылган, читтәрәк посып торучы берничә аерым хуҗалыкны исәпкә алмаганда, тоташ колхозлашкан һәм, шул активлыгы аркасында булса кирәк, колхоз председателе итеп Мөхәммәдиев дигән яшьрәк кенә һәм бик тырыш «егерме биш меңче» иптәшне дә эләктереп өлгергән Такталачык авылы һәм аның «Кызыл таң» колхозы, гомумән алганда, волость күләмендә үрнәк хуҗалыкларның берсе санала иде. Авылның үз активлары да шактый күп иде. Шулар арасыннан Мутин фамилияле кешеләр, ничектер, аеруча хәтердә калган. Соңыннанрак белдек, татарның мәшһүр трагигы артист Мөхтәр Мутин да шушы Такталачык авылыннан чыккан кеше икән. Без барганда аларның нигезләре ташландык хәрабә хәлендә иде инде. Кемнәре дә калмаган, биек рәшәткәләр белән уратып алынган чирәмле ишек алды уртасында түбә такталары череп мүкләнгән, парадный аллары кыйшайган, кадакланмый калган кайбер тәрәзәләрнең пыялалары ватылып, эчтән шомлы караңгылык һәм йотардай бушлык күренеп торучы ике катлы, чардаклы, төртсәң таралып китәрдәй өйләре генә моңаеп утыра иде. Мин шунда кинәт Садри Җәләлнең «Дим буе» дигән әсәрен, андагы шундый ук хәрабә хәленә килгән өйләрне хәтерләп куйдым. Ләкин, дөресен әйтим, бу шул беренче күргән мәлдә генә шулай булды. Соңыннан мондый моңсу уйланулар миндә яңармады һәм аңарга вакыт та булмады. Бу авылда ике ай эшләү дәверебездә без бу хәрабәләр яныннан еш кына үтеп-сүтеп йөрдек. Мүкләнеп яшәргән рәшәткәләрнең эчкәреге ягында ул хәрабәләр тын гына торып кала бирделәр, безнең үз эшебез муеннан иде. Безне фатирга авылның түбән як мәхәлләсендәге, кара-каршы ике өйле, киң генә ишек алларында коелары һәм кечкенә генә бакчалары булган, гомумән, бөтен хуҗалыклары нык утырып торучы агайлы-энеле II Ахыры. Башы 1 санда. Ә Яһүдин дигән кешеләргә куйдылар. Олысы Хөснул Яһүдин инде өйләнгән, ә энесе Нургали Яһүдин әле өйләнергә өлгермәгән һәм, безнең сизүебезгә караганда, кызлар артыннан бик алай чабарга да яратмый иде. Аның каравы кече Яһүдин бик оста гармунчы иде. Дөресен әйтергә кирәк, авыл яшьләре арасына безнең әкренләп үтеп керә алуыбызда һәм эшебезне уңышлы гына башлап җибәрүебездә кече Яһүдиннын. бигрәк тә аның кулындагы гармунының роле шактый зур булды. (Җәяләр эчендә генә булса да әйтеп үтәргә кирәк: без дә бөтенләй үк йогынтысыз калдырмадык бугай бу егетне. Аның оста гармунчы булуы һәм гомумән тузан астында күгәреп калмаска тиешлеге турында тукый торгач, ниһаять, ул Казанның музыка училищесына укырга килергә ризалык бирде. Анда укыган чагында, бер үк вакытта, сәхнә сәнгате белән дә кызыксынып һәм өйрәнеп булса кирәк, соңыннан Минзәлә колхоз- совхоз театрының артисты булып китте. Бүгенге көндә дә шул труппада эшли булса кирәк). «Кызыл таң» колхозы болан үзе тирә-юньдә алдынгы хуҗалык саналса да, бу — чамача гына йөртелә торган алдынгылык, колхоз председателе Мөхәммәдиев моны безгә килүебез белән әйтте. Безгә эш җитәрлек иде әле монда. Беренчедән, әле тик оешу-өйрәнә башлау чоры гына булганлыктан, колхозның исәп-хисап эшләре бик таркау, сдельщина кертелгән булса да, исәп-хисап эшләре таркау булганлыктан, күбесенчә өлгерә алмыйлар, идарәдә элекке писа.рьдан азган карт бер хисапчыдан бүтән кешеләре юк. Җиде классны бетергән бер кыз күрен- гәләп йөрсә дә, өйдәгеләре бөтенләй үк ычкындырып җибәрмиләр иде булса кирәк, бер көн килә, икенче көн килми иде. Без исәп-хисап эшләрен бик шәп йөртә торган һәм, .гомумән, эшкә бик уңган, аз сүзле, тыйнак табигатьле Шәүкәт Корбангалиев дигән егетебезне бик әйбәтләп кенә колхозның исәп-хисап эшләренә утыртып куйдык. Безнең күпне белеп, остарып торуыбызның кирәге дә булмады, иң кирәклесен, көне-сәгате белән якадан китереп тотканын тормыш безгә үзе кушып тора иде. — Ничек булыр икән, әйтик, сезнең ярдәм белән бәләкәй генә балалар бакчасы ачып җибәрсәк? — диде беркөнне Мөхәммәдиев. Ул еш кына үзе безнең янга кереп, сөйләшеп утырырга ярата, табынга якын килми, ләкин безнең өстәлдә булганы белән кызыксына, җитмәгәнне ничек тә җиткерергә тырыша иде, — сөтмай, эремчек күк ризык үзебездә, колхозның май заводы эшләп тора. Кулаклардан калган буш өйләр бар... һәм кинәт ул, яңа Америка ачкандай, кычкырып ярып салды: — Карагыз әле, егетләр, нигә мин сезнең өстәлегездә безнең май заводында сугылган кирпечтәй тыгыз майны күрмим? Шулай дип әйтүе булды, башлаган сүзен үк онытып, урыныннан сикереп торуы булды. Ярты сәгать тә узмагандыр, күпертмәле ак алъяпкыч япкан чибәр генә бер апа, алъяпкыч итәге белән каплый төшеп, безгә сап-сары бер табак май китереп тә җиткезде. Дөресен әйткәндә, моңа без хәтта ишарә дә ясамаган идек һәм, әле рәтләп эш күрсәтмәгән килеш, ишарә ясарга җыйналмый да идек. Бу мәсьәләдә бик сак булырга, дип безне Казаннан ук нык кисәтеп җибәргәннәр, үзебез дә бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел, колхоз җилкәсен кимереп ятарга дип килмәдек. Җитмәсә тагын, илдә кешенең төрлесе була, килгән көннең иртәгесен ук ишеттерделәр дә безгә. — Әнә, колхозны иортырга төрле яктан саранчалар җыела башлады хәзер, — дип коткы җибәрде кайсыдыр берсе. Бу турыда Мөхәммәдиев- кә әйткәч һәм аның юмартлыгын бәхәс астына куя башлагач, кул гына селтәде: — Әй, авыл кешесенең сүзе бетми аның, җаннарым, — диде ул, үзе дә авыл кешеләре сөйләгән җайга сузып, һәм кинәт бик җитди, хәтта сатулашып торуыбыз өчен бераз ачулаигандан итеп, өстәп куйды. Бирсәм, әллә мин сезгә күчтәнәч итеп бнрәмме? Барысын да соңыннан исәпләшербез. Бер-беребезне обижать итәргә ирек куймабыз, счетовод- ствода бездән бер кеше утырса, сездән бер кеше. Менә шушындый эшлекле, тормышны аңлый белә торган, вак-төяк сүзләрдән өстен торучы, шул ук вакытта кешеләргә бик тә игътибарлы, кеше җанлы председательгә тап булгач, без бик тә сөенеп, кая кушсалар. шунда йөгерергә әзер идек. Җитмәсә тагын Мөхәммәдневнең кичә авыз ачып та әйтеп бетермәгән тәкъдиме дә калган икән. Безнең бригададан бер кызны, колхоздан бирелгән өлкән яшьтәге бер апага кушып, балалар бакчасы ачу хәстәренә керештек. Хәзергә бакча үзе түгел, шуның җаен карарга теләүчеләр бармы? Әгәр шундый бакча ачыла калса, балаларын бирерләрме? Шундыйларның исәбен алырга. Тамаша булып чыкты бу бакча дигәнебез. Элек балаларын ничек тә яздырмаска, төрле сылтаулар табып өйләрендә бикләп асрарга маташтылар, соңыннан, бар булганы белән ачып, өсләре-башлары чиста, борыннарыннан агып тормаган балаларны шәһәрдән алып килгән төрле уенчыклар белән уйнатуны, сафларга тезеп, су буйларына, якындагы урманнарга алып йөрүне күргәч, «Нигә минекен алмыйсыз? Минеке кешедән киммени? Башкаларныкы төшкән җирдән үк төшкән!» — дип аты-юлы белән кычкырып, бәйләнеп йөрүче хатыннар бетәсе булмады. Кыскасы, монда стена газетасына язарлык хәл-әхвәлләр чыгып кына тора иде. Мин үзем Нардом, комсомол ячейкасы тирәсендә булашкан- лыктан, стена газетасы чыгару миңа йөкләтелгән иде. Табып алдык шул авылның художник егетен. Безнең кулдагы ояоя майлы буяуларны, йомшак кисточкаларны, табак-табак калын кәгазьләрне күргәч, бу егетнең йоклап яткан «җеннәре» кузгалды. Карикатура дисәң, «Давай, кемне төшерәбез?» дип кенә тора. Байтак кешегә эләкте безнең бу стена газетасында. Әмма, дөресен генә әйткәндә, үзебезгә дә эләгә язып калган чаклар булмады түгел. Шулардан берсе, ничектер, хәтердә эләгеп калган. Җәмәгатьләштерелгән каралтылар җитәрлек бул.магайлыктан, колхозның күп кенә атлары, сбруйлары колхозчыларның үзләрендә саклана иде. Ләкин бу‘, үзеннән-үзе аңлашыла, колхоз атын, идарә рөхсәтеннән башка, кая җитте шунда җигеп чап, дигән сүз түгел. Бу мәсьәләдә колхозчылар бик нык кисәтелгән иде. Шуңа да карамастан, карап торуга мокыт кына бер агай, үзендә саклана торган атны җигеп, төннең төн буена күрше авылдан сатып алган өйлек бурасын ташыган. Пар сөрү вакыты иде, иртәгесен хайванны сабанга җигеп карыйлар, колхоз аты бит, теләге бик яхшы яхшылыкка, ә җегәре беткән. Шуннан соң безнең әлеге теге үткен күзле художнигыбыз теге адәм актыгын үзен сабанга җигеп, бик шәп карикатура ясады. Ат үзе бер читтәрәк, бик канәгать бер кыяфәт белән башын селкәселкә, тубалдан солы ашап тора. Рәсем астына мондыйрак сүзләр яздык: Ат әйтә: Тарт, тарт, Мөбарәкҗан абзыкаем, бу әле сиңа идарә нә- рәте белән тигән рәхәтлек... Сип үзең мине, бернинди нәрәтсез, төннең ТӨЕ буе җиктең, бер сүз дә әйтмәдем. Рәсемнең тәме татымлы булган ахрысы, миңа карата Нардом бакчасы төбендә начар сүз белән сүгенеп калудан узмаса да, бер кичне, исереп алып, художник малаебызны әнисе алдында яңаклап чыгарга өлгергән бу. Монысы өчен колхоз председателенең исәбе карикатура белән генә калдырырга түгел иде, теге мокыт айныгач тәүбәгә килеп, моннан соң андый начар эшләрне кабатламаска, алдынгы колхозчы булырга сүз биргәч һәм, әлеге художник малай да аңарга ниндидер «чыбык очы» кардәш тиешле туры килгәнлекне искә алып, шуның белән бетерергә булдык. Иң конфликтсыз барган эш — физкультура укытучысы Галиевнеке булып чыкты. Чирәмле бер тыкрыкка таза гына ике казык утыртып, корып җибәрделәр волейбол җәтмәсе. Сикерепме сикерәләр шул тирәдә. Икенче бер якта озынлыкка сикерү. Арырак, бәрәңге бакчалары артында, «тир» ачып җибәрделәр, атарга өйрәнәләр. Кыскасы, Габдрахман абый Галиев, кояш батып, күз бәйләнгәч кенә телен чыгарып кайтып керә. Аннан-моннан гына тамагына каба да, шул җиңел тән, җиңел гәүдә белән Нардомга йөгерә. Безнең танышу кичәсендә күрсәткән һөнәрләребез халыкка бик хуш килде, кайбер җиңелчә үзгәрешләр кертеп, бигрәк тә авыл яшьләренең үзләре исәбенә яңа номерлар өстәп, без ул программаны ай буена биш-алты тапкыр кабатладык һәм һәр кабатлануы саен Габдрахман абыйга — бичарага — ач карынга шактый гына сыгылгалап, үзенең әлеге теге беренче танышу кичәсендә алкышлар астында үткән «акробатика»сын кабатларга туры килде. Кызыл яр авылындагы бригада да әкренләп җаен алган. Безнең анда күбесе кызлар, җитәкчеләре дә хатын-кыз укытучы иде (гафу итегез, исемен онытканмын), алар күбесенчә тормышның әнә шул ягымнан якын килеп, көч белән булудан бигрәк, хәйлә-акыл белән үтеп кереп, кызыклы гына эшләр башлап җибәргәннәр иде. Иң читене Яка Әлем бригадасы җилкәсенә төшкән булып чыкты. Хәер, моны безгә Актанышның үзендә үк читләтебрәк булса да аңлатканнар иде инде. Ул группада безнең элек-электән үк радио «җене кагылган» Мөхәммәтҗанов дигән бер егетебез бар иде. Казаннан ук детекторлы радиоалгыч әсбаплары күтәреп килгән бу егет, авылга культураны радио аша берьюлы кертмәкче булып, клуб түбәсенә бик тырышып радио колгасы бастырган. Ләкин төн чыкканчы аның ул радиомачтасын кемдер кисеп ташлаган. Кичә уздырмакчы булып, бик матурлап афишалар яздырып ябыштырганнар, төн чыкканчы афишаларын ертып атканнар. Алар арасында тагын шигырьләрне, бигрәк тә хикәяләрне, бер дә фальшь җибәрмичә, бик табигый итеп, хис белән, тормыш хисе белән укый белүче Ихсанова дигән бер кыз бар -иде (соңыннан ул артистка булып китте шикелле), шул кыз Казаннан ук үзенә -бик ошаган хикәя китаплары күтәреп килгән иде. Үзенчә, колхоз революциясен нәкъ шул хикәя китапларыннан башламакчы булып, җанлы уку һәм китапны ничек аңлау буенча сорау-җавап кичәсе уздырмакчы булган, берәү дә килмәгән. Шуннан соң алар, тәмам аптырап, безгә мөрәҗәгать иттеләр. Кызыл яр группасы бездән ерак түгел иде, аларга да хәбәр итеп, ике авылдагылар барыбыз бергә җыелып, Яна Әлемгә киттек. Афиша яздырып тормадык, бөтен авылны берыолы, десятниклар аша, Нардомга кудырдык. Үзебез дә вакланып маташмадык, егерме беребез дә берьюлы колонна булып, бераз өркетү өчен, Габдрахман абый Галиевне мылтыгы белән колонна алдына бастырып, җыйнаулашып, кичә булачак урынга киттек. Килгән кешеләр берсе дә эчкә кермәгән, кайсы тәмәке тарткан булып, кайсы кызлар белән хихылдашып, Нардом тирәсендә кайнашалар иде. Ерактан ук сәлам биреп һәм юл уңаеннан шук сүзләр ташлап, арткы ходтан гына кереп киттек. Урыныннан купкан, яңадан килеп утырыр урынын тапмаган, ләкин күңеле тынгысыз рәвештә эзләнә торган кешегә күпме генә кирәк соң! Унбишегерме минуттан пәрдәнең читен ача төшеп карыйбыз, бөтен зал (әгәр элекке мәчетнең фарыз һәм сөннәт бүлмәләрен бергә кушып корыштырган һәм уртада киселгән бүрәнә башлары тырпаеп торган урынны «зал» дип зурлап әйтергә яраса!) халык белән шыгрым тулгап. Мондый чакта барың да кызган табада калгандай буласың, һәрхәлдә без инде бер хакыйкатьне белеп алган идек: әлбәттә, озак көттерергә ярамый! Безнең агай-эне һәм авылның активы ии арада бер сүзгә килеп өл- гергәңнәр, тәкәллефкә юл куймыйча, этә-төртә дигәндәй, мине пәрдәнең алгы ягына — зал ягына чыгардылар. Иптәшләр!—-дип, ничек кирәк алай бер сүзне әвәләп әйтә алдым һәм, залдагы төрлесе төрлечә сынап утырган күзләрне күреп, авызым кипкәндәй булды. Шулай да минем артта, сәхнәдә һәм сәхнә артында, тагын егерме иптәшем һәм кичәне ничек тә урта бер җирендә җимермичә уздырып җибәрергә тырышып йөргән берничә авыл активы булганлыкны сизеп, мин шундук үземне кулга алдым, телемә — кан арада туып өлгерде диген — җор сүз килде. — Без сезне сыйларга дип килдек һәм без сезне хәзинәдә булган байлыгыбыз белән сыйламыйча китмәячәкбез! Башта бераз аптырабрак калдылар һәм кинәт, дәррәү кубып, кул чаба башладылар. Мин моны минем өчен ясалган алкыштыр дип уйламадым, әле хәзер дә алай уйламыйм. Кеше дигәнең һәрвакыт кеше булып кала, аның кызыксынуы аның кирелеген һәрвакыт җиңә. Күрәсең, уйладылар болар: «Мылтыклар күтәреп, бик зурдан кубып килгән идегез, тукта, тыңлап карыйк әле, ни кыланган булырсыз икән?» Ә без"Такталачык авылында ни кыланган булсак, монда да шуны ук кыландык. Җиңел кулдан юлда гына язып өлгерткән әлеге пьесаны куйдык, шуңа концертын ялгадык, кыскасы, ярыйсы гына ерып чыктык. Шушы бергәләп башлап җибәрүдән соң, Яна Әлем авылында да эшләр, ягъни мондагы җиде кешелек бригаданың эше, ярыйсы гына җайланып китте. Колхозлашу чоры турында мин, яхшымы-яманмы, роман язган кеше. Күп хәлләр анда тасвирланган, зинһар өчен дип әйтә.м, икенче мәртәбә минем билбавымны чиштермәгез. Югыйсә, уенын-чынын бергә кушып әйтүем, сезгә дә, минем үземә дә бер атнасыз йокы эләкмәячәк. Тик шулай да, нәтиҗә итеп, бер нәрсә әйтәсем килә: безгә—көче- куәте ташып торган яшьләргә — эш җитәрлек булды бу сәфәребездә. Эш бар икән, димәк, шатлык бар, дуслар бар, күңел көрлеге бар. Менә хәзер, картая төшкәч, уйлап карыйм: барысы да безнең күз алдыннан уздымы ул хәлләр? Әгәр шулай икән, әгәр чынлап та барысы да безнең күз алдыннан, безнең катнашыбыз белән узган икән, димәк, бик тә кызыклы чор кичергәнбез без, шайтан алгыры! XV. УНИВЕРСИТЕТ Җәен авылда аз-маз гына эш күрсәтеп кайткач, бәлки, мин — кара сарык бәрәненең ике кадак майга чыдаша алмыйча сикерүе булгандыр,— көзен яңадан мәктәпкә әйләнеп килгәч, үземә-үзем урын тапмагандай, ничектер ямансулап йөрдем. Өлкән класс укучылары инде юк, дүрт-биш ел буена интернатта бергә торып ияләшкән иптәшләр кайсы кая таралышып беткән, безнең класс инде мәктәптә иң өлкән класс булып калган иде. Өлкәнлеккә өлкән дә, шулай да, тигез ата-ана тәрбиясендә укып, «ботаклары» бер җиргә дә эләгеп калмаган шәһәр малайлары тугызынчы класска —ул чорда урта мәктәпнең иң өлкән классына •— шактый ук вак балык хәлендә килгәннәр, уналты яшендә авылдан качып китеп, дүртенче класска кергән мин — сала бәрәңгесе — ул малай- салай арасында егерме бер яшьлек күсәк идем. Еллар гына үзгәреп китте, еллар бер урыпдарак торып, авылда элеккедәй вак крестьян хуҗалыклары яшәсә, миңем ише күсәкләрне сабан сөрдереп, урак урдырып, кәҗә майларын чыгарган булырлар иде, югыйсә. Ә мин менә, егерме бер яшьлек шәкерт, бала-чага арасында сузылып йөрергә 'тиеш! Җитмәсә тагын, төзелеш еллары башланды. Беренче бишьеллык китте, бөтен җирдә кадрлар кирәк, «Кадрлар барысын да хәл итә!» дигән лозунг ташланган чак. Газеталарда игъланнар күренә: урта мәктәпнең өлкән классларыннан югары уку йортларына имтихансыз алалар икән! Шул җөмләдән Казан университетының берничә факультетына да хөррият капкасы ачылган, имеш! Биш ел буена бер мәктәптә укып туелгаи да булгандыр, авыл кешеләре очрап, «Кем булырга укыйсың син, Фатих?» — дип сораганда, һаман идиотларча баш селкеп тору да ансат түгел иде, кыскасы, барысы да эчкә җыелган иде, мең тугыз йөз егерме тугызынчы елның көзендә, мәктәпкә кайтып, бер-ике ай укыгач та, әлеге теге имтихансыз кабул ителүдән файдаланып, Казан университетының экономика факультетына гариза һәм документларымны илтеп бирдем. Чыккан кагыйдә бер минем өчен генә түгел, алдылар. Шулай итеп, мин көтмәгәндә генә һәм, әллә ни зур мәшәкать тә куймыйча, университет студенты булып киттем. Дөресен әйтим, башта мин бу үзгәрештән берьюлы биш карыш үскәндәй булдым. Әйтергә генә ансат, университет студенты! Әле кайсы университетныкы, диген. Лобачевский укыткан, Бутлеров һәм Зинин кебек мәшһүр химиклар химия гыйлемендә үзләренә бер мәктәп-юнәлеш ачкан Казан университеты. Лев Толстой укыган һәм, ниһаять, кешелекнең иң бөек даһие Ленин укыган. Укыган гына да түгел, кешелек дөньясының бәхете өчен шушында беренче мәртәбә байрак күтәргән. Әнә шул коридорларда хәзер мин — Мәтәскә авылының аксак Хөснетдин малае Фатих — йөрим. Бер үк вакытта бик шәп тә бу һәм чак-чак кына өркетә дә. Әнә нинди зур кешеләр йөргән коридорларда йөрим йөрүен дә, шулай да, дөресен генә әйткәндә,, үземнекен үзем беләм. Бер заман политэкономиядән Марксның «Капитал»ы, андагы абстракт формулалар белән шундый кысрыклап алдылар, минем бәрәңге бакчасында аунап үскән кабактай башның ике як чигәләре берьюлы чатнарга тотынды. Әле ул гына җитмәсә, теге язучылык өянәгенең дә корты тик тормый. Тормышның, мәш килеп кайнаган чагы, тегендә яңаны салалар, монда искене актарып атканнар, газеталардан көн саен укып киләбез: еракта, без белмәгән якларда, Магнитка дигән әллә ниткән яңа шәһәрләр салалар, ә авылның, без пумала башларны тудырып үстергән йомшак урамлы авылның, безнең күз алдында асты өскә килә. Җәен үз күзләребез беләк күреп, ыгы-зыгысында үзебез дә катнашып, яңа авылның беренче кирпечләрен салырга булышып йөргән 'булдык. Монда кайткач та тынгы юк, үзләре килеп тә, хат аша да, сызлаган теш кебек, гел кымырҗытып, сорашып торалар: «Шулай итсәк, ничек булыр икән? Болан гына да калып булмасмы икән? Син укыган кеше бит, законны бездән күбрәк белә торгансыңдыр, колагыңа керә торгандыр: кайда безне тотып тора торган Тимер казык йолдызы?» Менә шулар — шатлыгы да, күңелне кузгата торган өметләре дә, икеләнүләре һәм тәшвишләре дә — барысы бергә җыелып, тәэсиргә тиз бире- лүчән яшь каләмне хәрәкәткә китерә. Язасы, күңелгә җыелганнарның барысын да кәгазьгә түгәсе килә. Хәзер инде материал эзләп әллә кая чабасы да юк, революция әллә кайда, җилдәй очкан күбекле ат өстендә кылыч айкап чабучы романтик герой булып кына түгел, революция, үзенең бөтен катлаулылыгы, җыры һәм күз яше белән, безнең күз алдыбызда көн саен, сәгать саен ясалып тора. Язасы, язасы иде менә шул турыда. «йомшак урамлы авыл» дигәннән, шул елларны иде бугай һәм шул елларның күңелдә кузгаикан тәшвишле уйларына бирелмәскә тырышып түгелме икәбаш селкеп, «Барамы эшләр?» — дип кенә исәнләшәм. Ул арада яңа роман язарга ният барлыкны әйтеп һәм материаллар тупларга дигән булып (бусы инде ин шәп сылтау!). Язучылар союзыннан ике айлык иҗат отпускасы да алдым. Язучы Кави Нәҗми протекциясе белән һәм әлеге теге борынга төреп тыгарлык күн пальтоны киеп, барып сөйләшкәч, фатир ягы да җайланды. Хәзерге Ульяновлар урамы, 65 иче йортның урамга карый торган ике катлы өендә бөтен аскы катны — барлыгы дүрт бүлмәне, бер залны үзенеңбарлыкжлы өч-дүрт кешелек семьясы белән доктор Лифшиц биләп тора нде. Капчандыр Кави Нәҗми аларның күршесе булган икән, исемле язучы тәкъдим иткәч, Лнфшпцлар, озак уйлап тормыйча, мине ишек катындагы сигез квадрат метрлы бүлмәләренә керттеләр. Дөресен әйтим, бик алай тиремне дә тунап түгел: мин бүлмә өчен, гомуми тәртиптә. метр исәбеннән жактка түләргә һәм һәрберсе кыш саен унар-ун- бишәр метр утын уба торган «өч гуҗ» мичнең берсен ягып торырга тиеш булдым. (Шыпырт кына булса да әйтеп үтим: бу «сделка»ның нилектән болан ансат килеп чыгуын әлегә хәтле һич төшенеп җитә алмыйм. Кешеләре алыш-бнреш мәсьәләсендә берни дә белми торган ходай бәндәләре дип әйтеп булмый, минем дә торак нужам бугаздан китерел тоткан: ни сорасалар, шуны бирәчәк идем. Ә менә сорамадылар. Уйлыйм-уйлыйм да, дөресме-түгелме, мопдыйрак бер нәтиҗәгә килә.м: ахрысы, теге гөбердәп торган күн пальто башларын әйләндермәдеме икән? Аннары тагын күн пальто эчендәге егете дә зарарсыз гына бит: армиядән кайткан, язучы, китаплары чыккалап тора... Ә Лифшицларның буй җиткән, хәтта яше узып бара торган Гита исемле кызлары бар иде. Бәлки, мин уйлаганнарның берсе дә чынлыкка туры килми торгандыр, нишләмәк кирәк, шайтан дигәнең күңелгә әнә шундый вәсвәсәие салды бит, каһәр суккыры! Укучыга төрлечә уйларга урын калдырмас өчен хәзердән үк бу мәсьәләне өзеп китик. Юк, ул Гита дигән кыз белән борчак иешмәде минем. Моның өчен ул артык зур борынлы, ә миң — үз нәүбәтемдә — кызларны сайлый белерлек яшькә җиткән идем.) Күн пальтодан һәм, армиядән кайткач, иптәшләр белән гомумән бер «кәеф-сафа» кылып алудан соң калган акчага мнн әлеге шул урамга карый торган бердәнбер тәрәзәле кечкенә бүлмәмне үзем белгәнчә киендерергә тотындым. Идәненә хәтфә палас алып җәйдем. Кровать буена ла палас элдем. Стенадагы паластан бераз югарырак, Лев Толстойның Репин ясаган ялап-аяклы портреты — әлбәттә, меңенче репродукциядән мен. дә беренче репродукция. Каршы як стенада Микель-анджелоньщ бер эше — балаларын алдына алып утырган мадонна, аның күзне иркәли торган ак күкрәге... Почмакта бер этажерка, анда туры килгәндә сатып алынган, ә кайберләре исә сорамыйча дуслардан алып үзләштерелгән берничә дистә китап. Әлбәттә, кәгазьләр, кара савыты, каләмнәр... Кай ягы белән язучы фатиры түгел, әйтеп карагыз? Хәер, әйтеп караучылар да булгалый торган иде. Мәсәлән, шул елларны Юдино тимер юлында машинист ярдәмчесе булып эшләүче һәм, «Күпер» дигән бер роман язып, дәррәү «пролетариат язучылары» төркеменә баскан, әмма дөньяга карашы, эстетик зәвыклары ягыннан үзенең әлеге шул Юдиносыинан ерак китә алмаган, бер үк вакытта иптәшләрчә шаярырга да яратучы Таһир Госман килеп керсә, уенын-чынын бергә кушып, әйтә торган иде: — Шешә, һич булмаса, аның бөкесен күрмим, Фатих. Аракы эчмәгән язучы какой-такой язучы ул, — ди торган иде һәм, кайбер хәлләрдә үзе белән алып килеп, мине ихлас күңелдән сыйларга тырыша иде (миңа карата болай ихлас күңеллелегенең сәбәбе: мин аны, әле Вахитов мәктәбендә чакта ук, безнең класста укучы бер кыз белән таныштырган идем. Шактый гына укымышлы гаиләдән чыккан һәм үзе дә кече яшеннән үк мәдәни тәрбия алган ул кыз белән таркау характерлы Таһир Госман арасында, әлбәттә, бернәрсә дә барып чыкмады. Соңыннан Таһир Госманның бу уңышсыз мәхәббәтне тирәнтен кичергәнлеген, шуның күңелдә калдырган аянычлы юшкыннарын эретеп, ахырдан «Крушение» дигән тагын бер хикәя язганлыгын да әйтә алам). Бүлмәмне әнә шулай курчак өе кебек киендергәч һәм әлеге теге иҗат отпускасы өчен дигән акчаны алып кесәгә салгач, мин, армия сафында хезмәт иткәндә шактый ук сагындырып өлгергән тынлыктан, ялгызлыктан тәмам рәхәтләнеп, күңелем теләгән эшкә — язарга утырдым. Әле нинди темага диген? Ул елларны Максим Горький, актуаль әһәмиятле бик күп эшләр белән берлектә, һәрьяклап җәелә барган культура революциясе дәверендә бик тә кирәкле бер эш башкара: «XIX йөзнең яшь кешесе» сериясеннән, Көнбатыш һәм рус әдәбиятларыннан сайлап, романнар редакцияләп чыгара иде. Француз Поль Бурже, инглиз Э. Бульвер-Литтон, итальян Альфред де Виньи, рус классикасыннан М. Лермонтовның «Безнең заман герое», И. Тургеневның «Рудин», «Аталар һәм балалар» романнары һәм тагын кемнәрне генә эченә алмаган иде бу серия. Максим Горький редакциясендә чыгу үзе генә дә күпне .вәгъдә итә, минем үземне, мәсәлән, бу серия буенча чыккан романнар башымаягым белән күмеп китте. Шул чорда сатып алынган, озак йөртеп укудан тышлары төшеп беткән ул романнарның кайберләре минем китапханәдә әле дә булса саклана әле. Рыцарьлык чоры романнарын укып җенләнгән һәм җил тегермәннәре белән көрәшкә ташланган «изге тиле» Дон-Кихот кебек, әлеге «XIX йөз яшь кешесе» сериясеннән чыккан романнар белән мин дә тәмам җенләндем. Соңыннан үзем дә «Яшь кеше» исемле роман язарга керешеп, Дон-Кихот хәлендә кала яздым. Сүз дә юк, төп уем изге — үз чорыбызның яшь кешесен сурәтләргә тырышу иде. Ләкин, халык әкиятендәге кебек, шалканны сабагыннан ашый башлаганмын. Кайдадыр Суконный бистәсендә, тузан, пычрак, гайбәт арасында кысылып калган иске агач өйләрнең берсендә, аулак бакчага карый торган аулак бер бүлмәдә дөньядай аерылып, кергә- тузанга катып, үзе, имештер, бу фани дөньяның мәшәкатьле ыгы-зыгы- сыннан, вакчыл кешеләреннән бик күпкә өстен торучы бер яшь кеше яши. Өстәлләрендә, шкафларында китаплар, егет бик күп укый, бик күп уйлый бөтен нәрсәгә ирония аша карый. Татар язучыларын, әлбәттә, укымый, бары тик Фатих Әмирхан гына бу «бәхетсезлектән» ничектер котылган. Ф. Әмирхан әсәрләрен ул, күрәсең, үз характерына якын ирониясе өчен булса кирәк, укыштыргалый. Хәтта стенасында Фатих Әмирханның портреты да эленеп тора. Әмма егетнең дөньяга үт аша караучы нигилист җаны монда да үзенекен иткән, портретның астыма: «Гарәфә кич төшеңдә ялган хыяллар белән саташып ятканың өчең каргыйм мин сине, әдип, каргыйм!» — дип үзеннән язып куйган. Әнә шундый дөньядан аерылган бер бәндә иде ул минем «Яшь ке- ше»м! Әле хәзер дә аңлап җитә алганым юк: кайдан, нинди акчага ипи алып ашады икән ул? Кыскасы, «Яшь кеше» романы белән эш барып чыкмады. Кузгалмыйча, ай буена утырып, дүрт-бнш табагын язгач, мин аны, үз кулым белән, яна торган' мичкә аттым. Үзем дә Дои-Кнхотка әйләнмәс боры и, миңа нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Гәрчә бик матур булса да, ялгыз бүлмәм дә туйдырды, өйдә озак утыра алмыйм, кайтсам, тик йокларга гына кайтам". Кайбер төннәрдә үз өемә аяк та басмыйча, яртылаш богема тормышы алып баручы очраклы иптәшләр янында кунып калталы йм. .Менә шунда «Әллә өйләнергәме?» дигән уй башка килде. Безгә — шигырь китапларыннан матур сүзләр укып, һавада очарга өйрәнгән, ләкин тормышны рәтләп белмәүче җиңел сөякле яшьләргә—болай уйлау беркадәр көлкерәк тә тоела иде. Киңәш сорый баргач, иптәшләрнең күбесе бу идеяне уртаклашмадылар. Имештер, өйләнергә, семья чүпчарына, бала чүпрәкләре арасына кереп батарга! Аннары, барлык канатлы хыялларыңны бер якка куеп, семья туйдыру өчен җирдә үрмәләп йөри башларга! Әлбәттә, бу бик проза булып күренә, ләкин ялгыз өйдә йоклый алмыйча яткан (ә бу йоклый алмау чире миндә бик иртә башланды) төннәрдә кабат-кабат уйлап, бик үк канатланып булмаса да, никадәр һавада очсам да, җирдән бөтенләйгә үк аерылырга яратмавым, дөресрәге, аерыла алмавым да файда итте булса кирәк: ниһаять, мни бер нәрсәгә дә карамыйча өйләнергә карар кылдым. Айнык акыл белән үлчәп караганда, кулдан килердәй егетлек хәзергә тик әнә шул гына. Яшем егерме җидегә җитеп бара, институтны бетердем, армиядә хезмәт итеп кайттым, купшы гына җиһазланган бүлмәм бар, чорның-яшь кешесе дип хыялланып йөрүем сабын күбеге булып чыкты. Иң яхшысы: өйләнергә дә балалар үрчетә башларга! Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар икән әле, хәерсез. Кемгә өйләнергә? Мәктәптә, институтта укыганда йөрелгән, кинога барылган, кулларын тотып утырган кызларым кайсы кая таралып беткән. Күрәсең, каз мамыгы кебек, кагынганда төшеп кала торган мәхәббәт кенә булганнардыр. Авылда калган «беренче мәхәббәт»ләргә таба муен борылмый, муен шәһәр тәкәбберлеге белән кәкрәеп каткан. Хәер, кем белгән, ул «беренче мәхәббәт»ләр мине көтеп тордылармы икән? Җитмәсә тагын, өстәмә бер бәла: башны кая куярга белмәгән әнә шул көннәрдә китапханәдә эшләүче бер кыз белән танышып, ул да тәмам аптыратып бетер1 де. Мин берьюлы кабынып, ул йөри торган сукмакка чирәм булып түшәлергә әзер, ә кыз тычкан белән уйнаган мәче кебек кылана: бер кичне ай кебек балкып чыга, икенче кичне вәгъдә ителгән урынга килми, китапханәдән миңа күренмичә качып китә, кесәмдә аңарга дигән кино билетым файдаланылмыйча кала. Болай да ялгызлыктай туеп, нервыларым чыгып беткән, аннары тагын гел аңарга билет алып, файдаланмыйча калдырырга кайдаи килгән бай-бәтчә соң мин! Ниһаять, бу «каз мамыгын» да җилгә очырырга булдым. Авылда туып, авылда үскәнмен, бу очракта да авылга кайтып егылудан яхшысы булмас. Ничек ди әле Салих Баттал: «Авыл урамына егылсаң да, авырттырмас кебек күренә», — дн түгелме! Бу очракта мин инде шагыйрьнең союзнигы идем. Бәхеткә каршы, җае да чыгып куйды. Шул көннәрдә Казанга Балык бистәсе районы Чүкәй авылыннан минем укытучы җизнәм килеп чыкты. Ул — әле һаман колхозга керергә икеләнеп йөрүче Ибраһим исемле бер крестьянның түрле чанасына утырып килгән иде. Карыйсы эшләрен бетергәч, күрәсең, кайнншенең хәлең белеп китәргә уйлаган, минем «урыс ягындагы» кечкенә бүлмәмне эзләп тапкан. Икесен дә бик әйбәтләп сыйладым, үзем дә авыз ачып утырмадым, билгеле. Кызып алгач, без артык күп уйлап тормаучы тәвәккәл кешеләргә әверелдек. Тегеләрнең: — Әйдә, безнең белән авылга, — диюләре булды, мин чатылдатын ярыл салдым: — Барам. Ялгыз бүлмәдә тәмам интектем, ичмасам, күңел ачылып кайтыр. һәм киттек без. Март башлары иде. Кояш инде язчарак карый башлаган, әмма юллар бозылып өлгермәгән иде. Тигез яткан ак кар өстеннән, тар гына юлдан чана табаннарының шыгырдавына чак кына ойый төшеп, эчтән төрле-төрле уйларга бирелеп кайтып барам. Ат хуҗасы Ибраһим абзый үзе козлага утырган, җизни шулай ук бик җәелмәгән. Янәсе, кунак егет, аннары тагын язучы да кеше, ни түрдә, хуш исле коры печәнгә мин җәелгәнмен. Чанага, әлбәттә, тройка җигелмәгән, нибары колхоздан өркеп калган бер алаша. Ләкин тәнле ат, ярыйсы гына юырта, миңа — шәһәрдән арган яки, шулай уйлап, үзен Чайльд-һарольд хәленә куеп баручы карт гашыйкка — шул җитә калган: бөтен барлы- гым белән авыл идиллиясенә бирелгәнмен. Күңелгә әледән-әле үкенечле бер сорау килә: кайдан сон әле мине шәһәр кешесе итеп ташладылар? Калырга иде менә шунда — карлы кырлар кочагында! һәм кинәт... нстә-оста юк чагында тегеләрнең икесенә берьюлы сорау бирәм: — Кайтам инде кайтуын... ә соң бармы, ичмасам, җүнлерәк кызларыгыз? Кем соң үз кунагының борынын төшерер? Тегеләр — берсе авылның бер очыннан, икенчесе икенче очтан — үзләрендә «хәзергесе көндә» исән-сау калган кызларны саный башлыйлар. Фәлән кызы да төгән кызы.' Сүзләренә караганда, күктән йолдыз чүпли торган кызлар бул- масалар да, шулай да бик үк төшеп калганнардан да түгел бугай. Сөйләшә торгач, бу икенең берсе кинәт, күктән йолдыз чүпли торганны тапкайдан гөрләп, әйтеп салды: — Кара әле, онытып торабыз, Зыя абзый кызы бар икән бит әле, малай. Менә, ичмасам, кыз дисәң кыз: калаңа да, салаңа да ярый торган. «Келт» итеп исемә төште: ишеткәнем генә түгел, күргәнем дә бар. Әле теге мин Казанга укырга килгән елларны, моннан ун еллар чамасы элек, әллә артыграк тамы? Зыя абзыйлар ул вакытта Казанда торалар иде. Акком асты урамында иде шикелле, кушарга урын таба алмый йөргәндә, беркөнне кич, шул Чүкәй авылының Әхәт исемле малай белән барып кергән идек үзләренә. Авыз пешерәпешерә кайнар аш ашаганым, аштан соң кып-кызыл карбыз белән сыйланганым хәтердә калган. Алар- да берсеннән-берсе кечерәк өй тулы кыз иде. Олырак дигәне — ун- унбер яшьләр тирәсендәге кара тутлы кыз—озын сыйраклы, үтәли күренердәй чандыр, әнисе йомыш кушса, үзе эшләмичә, сеңелләренә кушып эшләтә торган чая бер нәмәстәкәй иде. Тагын шул чаклысы да хәтеремдә: шул челән кыз мине фонталга суга җибәрмәкче булган иде. Бармадым. Әнисе аңарга кушкан, ә ул, акыллы баш, мине җибәрмәкче була. Тапкан юаш малай. Шул ук җизниләр аша булса кирәк, колагыма кереп калган иде бер мәл: соңыннан ул Зыяныкылар бөтен семьялары белән авылга күчеп тора башлаганнар, Зыя үзе колхоз председателе булып эшли, дигәннәр иде шикелле. Күрәсең, шул чын булгандыр. Әгәр теге озын сыйраклы, кара тутлы, яшькелтзәңгәр күзле, үзенә кушкан эшкә мине йөгертмәкче булган чая кыз — шул «Зыя абзый кызы!» дпп авыз суы корытып әйтә торганнары булса, чынлап та, якыннанрак бер күреп карарга иде ул кызны. Авылга кайтып, күчтәнәчләр белән чәй эчкәннән соң ук, мин, апаны бер читкә чакырып алып, кире кагарга урын калдырмаслык катгыйлык белән әйттем: — Бүген өч-дүрт кенә кыз җыеп кич утыртасың, апа, — дидем һәм башында мие булган кешегә аңлашылырлык итеп өстәдем: — шул өч- дүрт кызның берсе обязательно Зыя кызы Мәрфуга булырга тиеш. XX. БАГАНА ТӨБЕНӘ СУ КИТЕРТТЕКМЕ? КИТЕРТТЕК Бу урынга җиткәч, укучыларымнан гафу итүләрен үтенәм: кызып- китеп, баштан түбәтәен атып бәргән борынгы биюче кебек, мин дә бераз җәелебрәк сөйләячәкмен. Чөнки, үзегез күреп торасыз, кызларга эш килеп терәлде монда. Ә ул халык, дөресен әйтергә кирәк, элек-электән күңелне уйната килде минем. Моңа хәтле бу мәсьәләдә үземне тыя төшеп килгәнмен икән, моның ике сәбәбе бар. Беренчедән, нәкъ менә шушы тирәләргә җиткәч, баштагы түбәтәйне бер якка атып, «бии» башларга көч саклап килдем. Икенчедән, яшереи-батырын түгел, өйләнгән, бала-чага атасы кеше мин хәзер. Хәтта балаларымның балалары бар. Шуларны искә алып, бигрәк тә хатынымның мондый истәлекләргә тыныч карый алмавын искә алып, моңа хәтле, үзегез күрдегез, гел әдәпле шәкерт кыяфәтендә килдем. Шулай итеп, мин авылга кайткан кич үк, апа, берничә күрше кызын чакырып һәм, әлбәттә, Зыя кызы Мәрфуганы да читтә калдырмыйча, кич утыртырга булды. Дөресен әйткәндә, «күрше кызлары» дигәне- күз буяү өчен генә. Мине барыннан да бигрәк Зыя кызы Мәрфуга кызыксындыра иде. Юлда кайтканда Ибраһим абзый белән җизни ул кыз турында бик тәкатьсез калып сөйләгәнгәме, әллә үсмер чакта ук күземә бер чалынып узганга инде, күңел, шаян песи баласы, нәрсәдер гел Зыя кызы ягын каера иде. Апа хәтле апа җылы авызыннан чыккан сүзләре белән әйткәч, кич утыру, һичшиксез, булыр дип уйлыйм, ул яктан шигем юк. Әмма менә кичкә кадәр булган вакытны ничек үткәрергә? Йөрәк дигәнең, читлеккә эләккән тиен кебек, тарсылдап сикерә. Шуның янына тагын өскә киеп кайткан хром пальто да бик шәп, көн яктысында аны да күрсәтәсе килә. Шулай итеп шул, тарсылдаган йөрәкне, ниһаять, өйгә ябып асрый алмадым мин. Ашап-эчкән арты ук, бар булган байлыкны өскә киеп, көяз-көяз генә басып, урамга чыгып киттем. $ г рам- да, әлбәттә, озак буталып йөри алмадым, башыма бик шәп бер усаллык килде. «Тукта әле, — мин әптәм эчемнән генә, — газета сораган булып, туп-туры Зыя абзыйларның өйләренә барып керим. Бусагадан бер атласам, шәт, пумала белән себереп чыгармаслар!» Уйлавым булды — тегеләрнең калай башлы капкаларыннан ялт кереп китүем булды. Еллар, ун еллар, егерме еллар вакыт узганнан соң, кайта-кайта шул турыда уйлыйм: әмма тиле дә соң бу яшьлек! Әйтерсең, газета дигәнең башка җирдә беткән. Шул юк сылтауны бар итеп, һич атламаган бусага аша атлап кер әле син! _ һәм, әйтергә кирәк, юлым уң булды. Аулак өйгә туры килдем, Зыя абзый, хатыны Галия апаны алып, Балык бистәсенә — теш врачына киткән булган икән, башка балалары — кайсы мәктәптә, кайсы урамда — уенда чак туры килде. Мин кергәндә әлеге шул, күрмәс борын ук күңелне иләсләмдергән кеше — Мәрфуга үзе —идәи-сәке юып йөри иде. Яланаяк, итәк кыстырулы, җиң сызганылгаи. Бер кулында идән мунчаласы, баштагы яулыгы чак кына артка шуганлыктан, маңгай чәчләре тыңлаусыз рәвештә битемә, маңгаена сибелгәләгән. Шул тыңлаусыз чәч бөртекләре арасыннан тир белән бераз ялтырый тешкәй кара тутлы йөзе ачылып китә... Бер секунд, бәлки секундның да йөздән бер өлеше генә- дер, кыз миңа бер караш ташлап ала. Аптырау да, гаҗәпләнү дә, «нишләп инде болай... кешенең идән-сәке юып йөргән чагында?»—дип үпкәләү дә, эш өстендә күренүдән чак кына горурлану да чагылып уза бу карашта. Шулар өстенә тагын аз гына тәкәбберлек тә булмады түгелме икән әле? һәм кинәт... шулариың бөтенесен берьюлы каплап, тир белән ялтыраган битне дә каплап, сизелерсизелмәс кенә алсу нур йөгереп уза... — Зыя абый өйдә юк ахры, — дигән булам мин, кызны бу уңайсыз хәлдән ничек тә коткарырга тырышып. Бәхеткә каршы, шунда минем күземә өстәл өстендә яткан яңа газета чалына. Кинәт әлеге теге хәйләм искә төшә, телем чишелеп китә: — Мин ни... Зыя абзыйдан газет сорап тормакчы булып кергән идем. Ул арада кыз да, мунчаласы белән чиләген җәлт алып, аралыкка шылып өлгергән. Ул минем белән кече яктан торып, бүлмә тактасы аша гына сөйләшә инде. — Әткәй өндә юк шул, — ди ул балаларча сузып һәм, шундук үзен кулга алып булса кирәк, бераз кыюрак тавыш белән өстәп тә куя: — газетлары шунда, өстәл өстендә, әгәр карыйбыз дип әйтсәгез. Юк, бу инде теге вакыттагы, әнисе кушкан эшне миннән эшләтергә маташучы шук бер кызчык кына түгел иде булса кирәк! Кара әле, башта ничек уңайсызланды, аннары ничек тиз аралыкка качып өлгерде, ә хәзер инде, кече якка кереп алгач, әнә ничек сайрап җавап бирә. Мин аның гап-гади сүзләреннән дә үземчә әллә ничә төрле мәгънә чыгарып өлгердем: «...газетлар әнә өстәл өстендә, чак кына юана торсагыз, мин дә хәзер шул якка чыгып җитәрмен... Тик менә өстемне генә алыштырыйм». Юраганым юш килде, биш-ун минут уздымы икән, Мәрфугам, өстен- башын алыштырып, тыңлаусыз чәчләрен яулык астына яшереп, озын сыйракларын да оек эченә яшереп, ләкин оялу катнаш алгысудан барлыкка килгән йөз алсулыгын һич яшерә алмыйча, сәкегә киез җәю сылтавы белән, олы якка — мин сорхантай басып торган якка үтте һәм шунда — узган эшкә салават—ялгыш кына күзем төшкәндәй итеп, ә чынлыкта исә тыелгысыз бер соклану белән, мин аңарга карак мәчедәй бер карап алдым. Кыз тәмам өлгергән Һәм (искә алмый калып булмый торган факт!), аның үкчәсенә басып диярлек, бер-бер артлы-ике сеңелесе җитешеп килә иде. Димәк, мондый чакта артык ©ялчанлык күрсәтеп, ачык авыз булып калырга да ярамый, күрәсең. Бигрәк тә, каршыңда шундый шәп күн пальтолы шәһәр егете басып торганда! Баштагы тартынулар, бөтенләй үк юкка чыкмаса да, югала төште. Икебез дә чак кына кыюлык алгандай булдык. Минем телгә хәтта җор сүзләр үк килә башлады. — Әти-әниегез ачуланмаса, сезгә көн саен газета укырга керергә мөмкин икән, — дигән булдым мин, үземчә кызны бераз шаяртырга теләп. Үзем газета караштырган булам, әмма башыма пычак та керми — шундый кызыклы минутлар булгалый икән шул яшь чакта! Минем кебек үк кыл өстендә калмаса да, кыз да бик үк тыныч түгел иде булса кирәк. Әле теге йомыш, әле бу сылтау белән түр якка чык- калап йөрүеннән, бигрәк тә, әледән-әле ян тәрәзәгә карап алуыннан шуны с-изәм: кызга рәхәт тә, бер үк вакытта аны умарта корты да чагып узган, аннары тагын «әти-әниләр кайтып кермәгәе!» дип курка да иде түгелме икән! Әлбәттә, мин аны бу авыр хәлдән коткарырга ашыктым: — Сез бит шәһәрдә туып-үскән кеше, Мәрфуга, — дидем мин, тегене ничек тә булса сүзгә катнаштырырга тырышып, — ничек соң, иялә- шеи буламы авыл җиренә? Анадан шәһәр ягы тартмыймы? Бер торып киткән кешене яңадан тарта торган магниты бар бит авын, шәһәрнең. —Юк, тартмый, — дн кызый, бер сүз белән минем авызны каплап. Ләкин аның әнә шул кызулыгы, бер сүз белән өзәргә тырышып җавап кайтаруы үзе үк күрсәтеп тора: юк, тарта. Тартмаса, син болан берьюлы чәчрәп җавап бирмәс идең, кызый. Хәер, бераздан ул моны үзе үк икърар итәргә .мәҗбүр була. — Тартса кая барасым,— ди ул, кече яктан торып һәм, арада бүлмә гактасы иглгач бераз батырая төшеп, дәвам итә: — тарткан җебе өзелер, без шушында калырбыздыр, ахры, инде. —Әй. .Мәрфуга малай-й-й, — дип сузып куям мин, сүзне шундук уен-көлкегә борып, — ышан хәзерге заман техникасына. Тартам дисә, җиде бабаңны берьюлы тартып чыгарыр. һәм кинәт, бөтен уен-көлкене бер якка куел, хәтта беркадәр инәлеп. хәтта, әгәр рөхсәт итсә, аягына егылырга әзер булып, кызның каршына барып басам. Шундый тәвәккәллек берьюлы кайдан килгәндер? Бернинди риясыз һәм шул ук вакытта ялган пафоска да бирелмичә, күңелемдәген ачыктан-ачык ярып салам: — Сезнең теләвегез генә кирәк, ААәрфуга... Әгәр сез теләсәгез... Әлбәттә, күңелдән ташып кузгалганны берьюлы әйтеп бетерергә мөмкинлек булмады, кала алган кебек чабып, өсте-башы карга манылган малай кайтып керде. —Алма-апа, кибеткә перәннпк кайтты... кибетче Мәннаф абый әйтә... Алма-аласыныкы кебек яшькелт-зәңгәр күзле бу малай, бигрәк тә тыштан чабып кергәннеке булса кирәк, кып-кызыл булып янган, сүзләрен әйтеп җиткерә алмый, тыны бетә, тыгыла. Күрәсең, перәнниккә дә бик күзе төшкән булса кирәк малайның. Алмаапасы, әлбәттә, беркадәр уңайсызланып калды: тиз генә тоттырып чыгарырга — авыл кызына акча кайдан килсен! Акча бирмичә малайны куып чыгарса, кунак егет алдында яхшы түгел. Шул форсаттан файдаланып, мин кыз алдында байлык күрсәтергә булдым. Эчке кесәмдә, «вакласам бетә» дип, вакламыйча саклап торган бердәнбер утызлык акчам бар иде. Аны-моны уйлап тормастан, шуиы, әле туксан тугызы кесәдә калгандай, эре генә тартып чыгардым. — Мә, энекәш, нәрсә җанын, тели, шуны ал. Алма-апасы исенә килеп өлгергәнче, Шәүкәт (малайның исеме шулай булып чыкты) утызлык кызыл кәгазьне эләктереп очкан иде инде, һәм, дөресен әйтим, искәрмәстән килеп туган бу факт мине бер мәлгә «лирик болытлардан» арындырып торды. Акчаны жәлләгәннән түгел, шундый матур кызның шундый матур энесенә җанымны ярып бирергә әзер. Тик менә мәсьәләнең икенче ягы бар: алай-болай ат яллап китәргә туры килсә яки, тагын да четереклерәге —- бу Мәрфуга дигән кыз белән дуслашып китеп, аңарга нинди дә булса күчтәнәч яки бүләк алырга кирәк булса, аллам сакласын, кеше-кара ишетмәсен, кесәдә сукыр бер тиен дә акчам калмады бит, шайтан алгыры. Шул уйлар белән баш ватып һәм, шул ук вакытта тагып, телдән килгәнчә, кыз белән дә сайрашып торган арада, Шәүкәт дигәнебез бер итәк перәнник- конфет күтәреп кайтып та керде. Итәкне сәкегә китереп бушатты, шуның янына тагын берәрлек, өчәрлек, бишәрлек, көмеше-бакырлары — бер көтү акча — сдача — китереп аударды. Шундук эчкә җан кереп китте, юк инде, болан булгач, шәһәргә җәяүләп китте юк, алай-болай күчтәнәчкә эш килеп терәлсә, ул чагында да аптырап калмаячакбыз. Малай үзенә кирәкле кесәсенә тутырды да чыгып тайды. Без Мәрфуга белән тагыл икебез генә калдык. Ләкип сүз тәки ялганып китә ал- мады, шулай ук сәкедә өелеп яткан перәннөк-.конфетларга да кагылмадык. Дөресен әйткәндә, бер безнең өчен генә түгел, малайның үзе өчен дә авыргарак туры килгән ул перәннек-конфет. Моны безгә еллар узганнан соң, инде зур егет булып, үзе кызларга перәннек-конфет ташый башлагач, Шәүкәт уйныйкөлә сөйләде: бичара малайны шул, бөтен бер утызлык күгәреп кергәч, кибеттә бик шәпләп үчектерергә тотынганнар. Янәсе, кем бирде бу акчаны? Җизиәң булырга тиеш кеше бирдеме? Апаңны бик рәнҗетмәсме икән соң ул? Соңыннан ул перәнн-ик-конфетны кайда, ничек калдырганыбызны белмим, әмма малайның «Алма-апа» дигәне ул көнне, чынла-п та, урыныннан купкан иде. Моны мин бигрәк тә шуннан чамаладым: кыз кичнең кич буена чиләк-көянтәләп безнең апалар өе янындагы тыкрыктан үтә-сүтә су ташыды. Суны аны, әлбәттә, бүтән кызлар да китерә, су китерүенә карап кына әйткән сүзем түгел. Әмма бүтән кызлар өчен чишмәнең үз юлы бар: турырак та, такыррак та. Ә менә Зыя кызы «Алма- апа»га ул кичне бүтәннәр йөри торган юл ярамады, Зыя кызы «Алмаапа»га әйләнечрәк булса да башка юл, безнең апалар өе янындагы тыкрыктан йөрү кирәк булды. Аннары адымнарын, җил-җил басып йөрүләрен кара әле син аның. Өстендә кофта гына, биле сыгылып тора, анысы инде, бәлки, чиләк-көяитә күтәргәннекедер. Ә адымнарны шулай оста тезүен һич нәрсә белән аңлата алмыйм. Аннары тагын шуны да һич аңлата алмыйм: нишләп бу хәтле күп су кирәк булды икән аларга? Уйлыйм-уйлыйм да, тик бер генә карашка киләм: күн пальтолы шәһәр егете бичара кызның башын әйләндерде булса кирәк. Соңыннан, еллар, ун еллар узгач, башлар әйләнүдән туктагач, уеннан уймак чыгып, шул Мәрфуга дигән кызга өйләнгәч, ирле-хатынлы булып тора башлагач, кәеф шәп чакларда, узгандагы яшьлек хатирәләрен искә төшереп, хатынымнан тагын һәм тагын бер әлеге шул мәсьәләдә тел яздырырга тырышам: — Узган эшкә салават, Мәрфуга, кызык өчен әйт тә бир: кая ташыдың син теге чакны шулкадәр күп су? Бик йөдәткәч, нишләмәк кирәк, әйтергә мәҗбүр була «Алма-апаң»: — Багана төбенә ташыдым, беләсең килсә, бел, — ди һәм шундук тагын мыскыл итеп өстәп тә куя: — шуңа күрә дә шул сулырак булып чыкты безнең тормыш. Синең «Менә шулай итәм!», «Менә болан итәм!» дип шапырынуларың су булып ага да бетә... Моны ул шаяртып, минем ачуымны -китерү өчен әйтә, ә менә аны, март башында кофтадан гына калдырып, кичнең кич буена багана төбенә су китертүебез булды — анысы факт. XXI. ЧАК-ЧАК КЫНА БОРЧАК... Мең тугыз йөз утыз бишенче елның март башында булган шул очрашу, уйный-көлә сөйләшүләр, кич утырулар һәм, чыгарга дип өсне киенгәч, чыкмыйча калып, карак песи кебек, .караңгыда -кыз куенына елышулар безнең икебез өчендә чынга әйләнде: мин, сабан туе вакытында яңадан кайтып, бирсәләр — туйлап, бирмәсәләр — урлап, кызны шәһәргә алып китәргә булдым. Кыз тегеләй дә, болай да риза — туйлап икән, туйлап. Туйлап барып чыкмастай булса, урлатырга дә әзер. Мактанып әйтүем түгел, ахрысы, мин аны эреттем булса кирәк. Монда, ихтимал, элек тә шәһәрдә торган, шәһәрдә туып-үскән кызның, авыл тормышына ияләнә алмыйча, яңадан шәһәргә качарга әзер торуы да билгеле бер роль уйнагандыр. Әмма күн пальтолы егет тә төшеп з. .с. ә.- № 2. калганнардан түгел иде, ул елларда әле кызлар алдында сандугач булып сайрарга оста иде. — Минеке генә бул, мин сине өрмәгән җиргә дә утыртачак түгелмен, — дип. кызып-кызып, кызны кызыктырырга тотындым мин,— телисең икән, укырга яки эшкә керерсең, теләмәсәң, хәзертә аңа барып төртелмәгән. Минем эшләгән дә аллага шөкер, акчаны без көрәп үк ал- масак та. шулай да санап тормыйбыз. Тиле кеше әйтмешли, бездә акча — бер очырма. Гомеремдә беренче тапкыр һәм, ялгышмасам, соңгысы да шул булды булса кирәк: кызны .кулга төшерергә теләү хиреслегеннән мин тәмам Хлестаковка әйләндем ул көннәрдә. Булганы белән дә, булачагын күздә тотып та, сибә алган чаклы сиптем борчакны, һич гафу итәсем юк, бер кызып киткәч, күземне дә йоммыйча, «минем пианином да бар,, һич тә булмаса, шунда уйнарга өйрәнеп, сәхнә-театр тирәсендә берәр эш чыгарып булмасмы? Төсең-битең, буең-сының ярыйсы», — дип тә ычкындырдым. Бу хлеста,ковлыкны, күз дә йоммыйча ялганлый белүләрне тик бер нәрсә белән генә аңлата алам: яраттым мин ул Зыя кызын! Ничек тә булса аны үземә аударырга, ризалыгын алырга,аны үземнеке, үземнең кәләшем итәргә! Башкасын барысын да «алла гафурыр-рә- хим» дип карадым. Бүген юк икән, иртәгә булыр. Яшь вакыттагы әнә шул изге тәвәккәллек, күп уйлап баш ватмыйча, упкынга сикереп төшәргә әзер тору — кеше гомеренең кире кабатлап булмый торган матур бер җыры шул түгелмени соң инде? Үзегез уйла-п карагыз: мин — югары уку йорты бетергән, армия сафында булган, азмы-күпме тормыш күргән, кайберәүләр өчен инде «Фатых Хуснутдинов и чжа әйләнгән, шигырьләре, хикәя китаплары чыккан, язучы исәме белән телгә- менгән бер кеше, ә Мәрфугам м-инем,— ничек кирәк алай җидееллыкны бетереп, авылда «Ликбез» курсларында сабак укытып маташучы һәм мин сипкән борчакны авыз ачып тыңлап утыручы гади бер авыл- кызы. Аерма шактый ерак. Үзүзеңә сораулар куя башласаң, сорауларга урын бар: ул .мине аңлармы? Минем инде үсә башлаган зәвыкларыма җавап бирерме? Яки мин үзем, ничек тә булса саксызлык күрсәтеп, аның белән ике арада булган бу тигезсезлек өчен болай да кимсенеп йөргән күңеленә кагылыш, аны рәнҗетмәмме? Яшь булсам да, башым җитте: мин бу хәвефле сорауларны куеп тормадым. Мин аны беренче күрүдән үк яраттым, ул мине алгысытты, йөрәгемне үзенә бәйләде, нәрсәсе, кай ягы белән бәйләгәнлеген әйтә алмыйм, әмма шуны ачык беләм, бәйләде. Киләчәктә нәрсә булыш бетәр? Берсенә дә карамастан, әгәр ул мине үзенеке дип кабул итсә, мин аны бөтенләе белән, җитешкән һәм җитешмәгән яклары белән, үземнеке итеп кочагыма алырга, иңбашыма утыртып, дөнья сиздерергә әзер идем. Әгәр шундый бер үлчәүсез тилелекне, кеше гомерендә тик бер генә кабат -кузгалуы мөмкин булган -изге тилелекне «мәхәббәт» дип атарга мөмкин икән, миндә ул кузгалган гына түгел, мине ул хис ба- шым-аягы.м белән бөтереп алган, хыял барып җитмәстәй зәңгәр биеклекләрдә очырып йөртә иде... Аннары тагы, дөресен әйтим, мине болай тилертүгә Тургенев карт та шактый гына булышты кебек. Атап күрсәтергә кыенсынам, ләкин аның кайсыдыр бер китабында, юл арасында гына диярлек, ялгышып кына ычкындырган бер фикере бик истә калган иде: хатын итеп ала торган кешеңнең бөтен яктан да синең дәрәҗәгә күтәрелеп җиткән булуы һич тә шарт түгел, хәтта аның беркадәр тегеләйрәк, коелып җитмәгәнрәк булуы кызыграк та. Ул чагында син аны, үз карашларыңа һәм үз зәвыкларыңа туры килә торга-н итеп, үзенчә коясың. Сүзгә сүз китерүем түгел, әмма күңелемә йогып калган фикере, чама белән әнә шулайрак. Белмим, бөек Тургеневның бу «теориясе» Мәрфуга белән минем бергә уздырган тормыш тәҗрибәбездә ни дәрә җәдә аклангандыр, ул турыда әйтә алмыйм, һәрхәлдә, «яңадан кою» бер генә яклы булмады кебек. Мин Мәрфуганы үземчә «<коеп куярга» тырышсам, ул күп очракта тырышып кын.а калмады. Ләкин, дөресен әйтим, ул мине, мин аны нәкъ үзебез теләгәнчә «коеп кына» бетерә алмадык. Күрәсең, ул да, мин дә камырдан гына ясалган бул.маган- быздыр. Аннары теге, вәгъдә ителеп тә, әле алынмаган 'һәм якын арада алыну ихтималы да күренмәгән пианинога әйләнеп кайтасым килә. Яз үтеп, җәй башлары җитеп, сабан туйлары башлануга мин, әлбәттә, сүземдә тордым, Мәрфуганы Казанга килен итеп төшердем. Бу эш алай монда теркәлеп үтелгәнчә жиңел генә булмады. Килен төшерүгә хәтле әле акча төшерү, туйга әзерләнү, сагыну, хат көтү һәм хат алмау, күңелгә шик төшү кебек эшләр белән бәйләнешле күп кенә ыгы-зыгы булды. Алары турында да әйтеп китәрмен, ләкин менә хәзер әлеге теге кәһар төшкән пианино телгә килеп чалынды бит. Шулай итеп шул, җәй башында мин Мәрфуганы, тормыш иптәшем итеп законлаштырып, шәһәргә килен итеп төшердем. Минем доктор Лифшицлар фатирындагы бик матур кечкенә бүлмәмне югарыда бер тасвирлаган идем инде: яланаяклы Толстой, бала имезеп утыручы мадонна, тимер кровать, аның буенда ашъяулык хәтле генә палас, өстәл, ике урындык, этажерка, шүрлекләрендә тузанга каткан берничә дистә китап... Мәрфугам — бичарам — керә-керешкә үк аптырап бер карап алды: «Шушымы бар байлыгың? Ай-яй, теге чакны борчак сипкән булган идең!» — дигән төсле иде аның бу карашы. Ләкин шундук бик үз, бик якын итеп елмаеп куйды һәм шуның белән бөтен куркуымны берьюлы сөртеп алды. Пианиноны ул бераздан, байтак вакытлар үткәч, бер-беребезгә ияләшә төшкәч, анда да узгандагы бер шуклыкны искә төшергәндәй итеп кенә телгә кертте. — Синең пианиноң да бар бугай бит әле, картым. Нигә син аны миннән яшерәсең? Хәер, мин дә этләшеп җиткән идем инде бу вакытта, әллә ни аптырап калмадым. Бәхеткә каршы, Лифшицлар семьясы, җәйгә дачага күчеп, бөтен фатирларын безгә ышанып калдырганнар иде. Зал ишеген төбенә хәтле каерып ачтым да аларның пианиносына төртеп күрсәттем: — Әнә ул, сиңа әйткән пианино. Уйныйсың килсә, уйный бир. Без икебез дә яшь, без икебез дә бик бәхетле идек ул вакытта. Төпченеп торулар булмады, көлдек тә бетердек. Чынлап та, дөньясы үзе тулысы белән безнеке икән, пианиносы кайдан килеп кая китмәгән! Бүген булмаса, иртәгә булыр... Соңыннан, өйнең аулак булуыннан файдаланып, Мәрфуга буш вакытларында ул пианинода бер бармак белән чүп- ләнә-чүпләнә, ниһаять, «Бас, кызым Әпипә» көен чыгара да башлады. Бу — әле сәнгать түгел, әмма шулай да аның булачагы күренә кебек иде инде миңа. Хәер, миңа — яшь кәләш бәхетеннән башым-аягым белән исергән кешегә — нәрсә генә күренмәгәндер ул бәхетлесәгадәтле минутларда! Әмма, пианино һәм кәләш белән мавыгып, үзем дә сизмәстән алга йөгергәнмен. Кәләшне өйгә төшергәнче бик күп тирләргә туры килде әле миңа. Гомәр Гали редакторлыгында чыккан җыентыкның акчасын инде туздырып бетергән идем. Әйбергә әйләнеп калганы: әлеге шул борынга төреп тыгарлык мактаулы күн пальто да комиссионный магазиннан алган, миңа килгәнче кайсыныңдыр иңен шактый җылыткан һәм, табында саксыз утырганныкы булса кирәк, уң як чабуына вино табы төшкән костюм... Аннары үзегезгә мәгълүм бүлмә җиһазлары: яланаяклы Толстой да, бала имезеп утыручы мадонна һәм башкалар, һәм башкалар. Кыскасы, адәм рәтле туй үткәрәм, кәләшкә бүләкләр алам һәм үземне чын-чынлап кияү егете итеп күрсәтәм дисәм, миңа 5* коточкыч нык тирләп акча эшләргә кирәк иде. һәм мин шулай итмичә булдыра да алмадым. Чөнки көтәр җирем юк, таяныр әти-әниләрем әллә кайчан үлгән, бай меценатлар килеп чыгар кебек күренми иде. Барыннан да элек, «Кызыл яшьләр» газетасы редакциясенә хезмәткә г.ердем һәм тотындым җиң сызганып эшләргә! Талымлап тору юк, ни туры килсә — шуны коям. Тәрҗемә дә итәм, информацияләр дә ташыйм. бүтәннәр өчен дежур торырга да әзер. Кичке сәгатьләрдә редакциядә калып, икенче редакцияләр, бүтән газеталар өчен мәкаләләр, очерклар да укмаштырам. Бик яхшы исемдә калган: ул елларда _яшь- ләр матбугатында, әллә ни зурга үрелмичә, кечкенә эштән тайчанмыйча, куна-төнә эшли белә торган Гаяз Кәтиев дигән бер егет бар иде. Мин аның кызлар турында сөйләгәнен ишетмәдем, шәхси тормышы бөтенләй диярлек юк, редакциядә подшпвкалар өстендә иң тәмле йокы белән йоклый белә торган иде. Аның каравы газета версткалауга, оригиналь информацияләр табуга һәм, кайчы ярдәмендә башка газеталардан кызыклы хәбәрләр кисеп алып, алармы бер-берсенә бик оста ябыштырып, арага үз фантазиясен дә кушып, төрле сенсацияләр укмаштыруга килгәндә, аңардан да уңган .кешенең булганын белмим. Шул Кәтиевкә напарник булып, редакциядә подшивка өстендә йоклап калган чакларым минеке дә булгалады. Ләкин, Кәтиевтән үзгә буларак, минем баш очымда йолдызььм бар, мин әле минеке булып өлгермәгән Мәрфугам турында уйлап, шул якты хыял өчен аңлы рәвештә мәхрүмлекләргә бара идем. Моны мин соңыннан, хәзер, уннарча ел үткәннән соң, ул чактагы гөнаһсыз яшьлегебездән рәхәт бер ләззәт табып. юри шулай кабартып әйтәм. Чынлыкта исә моның бер дә патетикасы юк, миңа туй өчен, яшь .кәләшне киендерү өчен акча эшләргә кирәк, көндез генә өлгереп булмый, төнлә исә синең нәрсә эшләвең һәм ни өчен болан тирләп-пешеп эшләвең белән берәү дә кызыксынмый, йокысызлыкка чыдый алсаң, хет таңга хәтле каләм кыштырдат. Иртәгесен редакторыбыз, Касыйм Шәйхетдинов дигән кеше, йом- шаган-изелгән подшнвкаларны күреп, ниндидер мәгънә чыгаргандай, борын астыннан мыгырданып йөрсә йөри, ә.мма кул астында күзгә чекрәеп торган фактлары булмагач, ул да сукранудан узмый. Тулаем алганда, вакчыл кеше түгел иде редакторыбыз, кайбер вактөяк гаепләрне белсә дә, белмәмешкә салышып уздырып җибәрә, аңарга, барыннан да элек, эшнең эш булып, җиренә җиткерелеп башкарылуы әһәмиятле иде. Шундый егет йөрәкле кешеләр, кызганычка каршы, озын гомерле булмыйлар, бу Касыйм Шәйхетдинов та, кешегә җәбер салмыйча шулай әкрен генә яшәп, ахырында зур эшләр өчен башын куйды — Бөек Ватан сугышыннан кайтмады. Әмма эшебезне эшли белә идек без! Газетабызда нинди дә булса берәр зуррак хата җибәреп, кая булса да чакырып йөрткәннәрен һич хәтерләмим. Чаялыгыбыз да бар иде, хәер. Чыгышын яшереп, уку йортларына кергән кулак, мулла-мөәзин малайларына көн күрсәтми идек. Шулай ук әдәбиятта шыңшу ишеттергән кешеләр дә, олылыкла- рынакечелекләренә карамастан, иң элек шушы яшьләр газетасында тукмак алалар иде. Өлгерә дә белә идек, мактанып әйтүем түгел. Утыз еллап гомер узганнан соң, хәзер инде курыкмыйча әйтәм: үземнең күзем төшеп, вәгъдәләшеп кайткан кызны мактап, мин, башсыз, нәкъ менә шул газетада «Мәрфуга» дигән очерк бастырдым. Аннары тагын, кайдан килгән җитәкче дәү абый диген, шул үз газетабыздагы баш мәкаләләрдән, ВЛКСМ Өлкә Комитеты карарларыннан чыгып, әлбәттә, булган кадәрлесен үземнән дә өстәп, «Комсомолның җәйге урып- җыю чорындагы бурычлары» дигән табак ярымлы брошюра да чыгардым. Ул кечкенә «җитәкче китап» әле дә булса архивымда саклана һәм аңарга күзем төшкән саем мин, ул чактагы тиле егетлекләребезне хәтерләп, горурлык катнаш оялу белән көлемсерәп куям... Тагын бер бәла килеп төште шул кәләш аркасында. Баштарак бер искә төшереп узган идем шикелле инде: сары тун белән булган хәлне. Бу соңгысы солдаттан киеп кайткан трикотаж гимнастерка белән һәм, әлеге дә баягы, өйләнү алдыннан килеп туган комарлык аркасында башыма төште. Әлбәттә, мин теге комиссионный магазиннан сатып алган костюмны кыз .куенына кергәнче сакларга булдым. Чистарттым, өтел эттем һәм, тәмам «яңага» әверелдереп, чемодан төбенә таслап кына салып куйдым. Эшкә әлеге шул солдаттан киеп кайткан трикотаж гимнастерканы киеп йөрим. Әлбәттә, туган -илгә һәм миңа байтак хезмәт иткән мал, түшләре мылтык маена буялып, тапланып беткән. Тагын бер хәтәр ягы бар: эче йомшак, калын трикотаж тукымадан тегелгән бу гимнастерка, тартсаң, гармун шикелле сузылырга тора иде. Редакциядә эшләүче шук егетләр, минем бу сырлы кабыкның шул яман гадәтен белеп алып, узгандабарганда гел итәктән тартып китә торган булдылар. Усал ният белән эшлиләр, анысы факт: минем теге чемодан төбенә таслап салып куйган «яңа» костюмны ничек тә булса чыгарасылары, ничек тә булса туздырасылары, мине кыз янына ничек тә булса иске костюмнан җибәрәселәре килә шайтаннарның. Әмма мин дә крестьян малае, нәрсәнең кайда батканын чамалыйм. Кыскасы, сер бирмим ятларга: теге ерык авызлар көндез минем гимнастерканы итәгеннән түбәнгә таба тартсалар, мин, кич утырып, аркылыга таба тартам. Шул рәвешчә, көндез буйлыга, кич аркылыга таба тарта торгач, минем ул «кабык» тәмам киңәеп .китте, мин аның аркылы, кычыткан капчык аркылы үтеп йөргән чая җил кебек, шома гына үтеп йөрим. Иртән баш ягыннан җиңел генә киям, кичен аяк ягыннан, бер азапсыз, шудырыш төшерәм. Нәрсә булса да булды, шулай да туйга кадәр әлеге теге чемодан төбендәге костюмымны кузгатмадым. Менә шулай бик .кыйбатка төште ул миңа, Мәрфуга дигәннәре. Аның каравы, бергә тора башлагач, без шуның я.мен тоеп яшәдек кебек. ХХП. БАЛА-ЧАГА, УЙЛАНУ ҺӘМ АПТЫРАП КАЛУ... Табигый хәл: шуннан соң без ишәя дә башладык. Өйләнгәннең икенче елында ук безнең беренче кыз балабыз туды, исемен Фәридә куштык. Фәридәгә яшьтә алты көн дигәндә— 1937 нче елның өченче июлендә, болганчык һәм караңгы бер елда — улыбыз Рафаил туды, һәм шулай алга таба барырга иде исәп... Хәер, җан исәбе арттыру өчен әллә ни зур акыл кирәкми. Дөнья яралганнан бирле шулай килгән — яратышканнар, кавышканнар, бә- хетлеләр һәм бәхетсезләр булган. Шул арада, шая.рган кебек кенә итеп, үрчи дә торганнар. Ә менә туганнан соң балаларны үстерү, аякка бастыру, .кеше итү өчен акыл да, борчыла белү дә, җаваплылык хисе дә кирәк, һәм, әлбәттә, балаларыңны салкыннан, яңгырдан, усал күздән саклау өчен үзеңнең җылы куышың булу да кирәк. Минем әлеге, кеше түбәсе астындагы сигез квадрат метрлы бер почмагым бар иде ' барлыкка. Ләкин, дөресен әйтим, бер-бер артлы ике бала туып, югарыда инде берничә мәртәбә тасвирлап үтелгән җиһазлар янына бала коляскалары да .килеп кергәч һәм өстәвенә баш очына бала чүпрәкләре дә эленгәч, илһамга бөтенләй диярлек урый калмады. Илһам турында әйтеп торган булам тагын, илһамны аны редакциядә — эшләгән җирдә дә — канатыннан тартып төшерәбез. Монда нервыга тия торган икенче нәрсә бар: [квартир хуҗабыз кысрыклый башлады. «Без сезне ялгыз гына дип керткән идек...» дип әкрен генә башлый һәм, шул рәвешчә, әкрен генә алып та бара. Бик тә интеллигентный, бер караганда. Әмма нәкъ менә шул әкренләп, җайлап, астыртын кимерүләре белән каныма тоз салалар да инде. Әлбәттә, мин дә тик кенә калмыйм, тавыш күтәрмичә генә, тавыш күтәрмәскә бпк тырышып кый а әй тәм тегеләргә: — Туктагыз, үзегез уйлап карагыз, Михаил Семенович. — дим- мин, шулай у.к бик интеллигентный итеп, — сез дүрт кеше сиксән квадрат биләп торасыз, без дүрт кеше — сигез квадрат метрда. Шулай була торып та мин тарсынмыйм, сез миннән тарсынасыз. Әлбәттә, мина да ансат түгел, ләкин гомергә болай калмабыз, миңа да, шәт, үз өлешемне бирерләр. Шул уңайдан үземнең кем икәнлегемне тагын бер кат тегеләргә сиздерергә теләп, мәҗбүри рәвештә, мактанып та куйгалыйм.— Язучылар союзы члены, танылып килә торган язучы, өлкә газетасы редакциясендә эшлим, үзем жакт члены, ревкомиссия члены... «һәм башкалар»ны ук әйтмим, чөнки ачу килгән чак, чын сүзне уенга алуларыннан куркам. Чынлап та, бу вакытта мин инде Язучылар союзы члены идем. Берничә китапның авторы, алар арасында «Комсомолның җәйге урып- җыю чорындагы бурычлары» дигән «җитәкче» брошюра үзе генә дә ни тора! Аннары тагын «Җир тыңлый» дигән җәнҗаллы роман да минем исемне шактый гына яңгыраткан иде. Җитмәсә, өлкә газетасы редакциясе сотруднигы. Шуларның барысы өстенә, әйтергә генә ансат: ком- мунхозда чиратта торам, үзем яши торган жактта член, аның ревко- миссиясе... Күптән узган ул көннәргә әйләнеп карасам, әле дә булса гаҗәп- хәйранга калам: никадәр сабыйлык булган, билләһи! Шундый торак кытлыгы вакытында үзеңә аерым фатир яулап алу өчен, әйтерсең, югарыда мин санап узган «титуллар» гына җитә. Аерым фатир түгел, яңа йорттан үз исемемә аерым бер зуррак бүлмәгә тиенү өчен генә дә ■күпме тамашалар тудырырга кирәк булганны мин әле алда бер иркенләп сөйләрмен. Хәзергә язучы буларак кичергән хисләр турында бераз кыстырып үтмәкче булам. М. Горький имзасы төшкән билет кесәдәсен кесәдә, исем дә аз-маз яңгырый башлаган, газета-журнал битләрендә вак-төяк очеркларым да чыккалап тора, тормыш тәжрибәсе дә әкренләп туплама бара кебек. Әмма шулай да, дөресең әйтим, мин бер мәлне нәрсәгә тотынырга да белмичә аптырабрак калдым. Мондыйрак бер тойгы биләп алды үземне: әйтерсең, мин төнлә, әйе, .караңгы төн аша, та кыш булмаган билгесез юллардан, таныш булмаган бер йөкченең хуш исле печән белән күмелгән арбасына утырып уяулы-йокылы килгәнмен дә. кояшлы бер иртәдә, минем өчен бөтенләй ят бер урынга: быргы һәм барабан тавышлары яңгырап торган һәм гомумән кызык тамашалар белән тулган, ләкин минем өчен бер дә күз ияләшмәгән ыгы-зыгылы бер ярминкәгә килеп чыкканмын. Инде мине алып килгән йөкче юк, инде акын хуш исле печән белән күмелгән арбасы да юк, борылып кайтыр юлны белмим, килеп туктаган җиремдә ниндидер мин белмәгән кешеләр... Шул елларны, нәкъ шул тәэсирләр астында бугай, ни өчендер рус телендә «О мальчике прекрасном и гордом» дигән романтик бер хикәя дә язып ташлаганымны хәтерлим. Аннары шундый ук иске романтиклар стилендә, сүзләрдән каурыйлар куеп, «Аккош күле» һәм «Бүреләр» исемле парчалар да сырлаган идем. Реаль чынбарлыктан гаять ерак, бары тик шартлы билгеләрдән, бик мәгънәле итеп әйтергә тырышылган ымлаулардан, кабарынкы сүзләрдән генә торган бу символистик парчаларны (соңгы ■икесен) элеккерәк бер җыентыгымда хәтта бастырып та чыгардым кебек. Ләкин соңыннан аларны бүтән бер җыентыгыма да кертмәдем, хәзер дә өйрәнү, чыныгу чорының эзләнүләре итеп, чын ллпбичткп килү юлы ансат түгеллекне күрсәтү өчен генә телгә алам. Шул елларда, шундый ук романтик шартлылык нигеземдә, символик «переворотлар» белән тутырып, «Кара шәһәрнең һәлакәте» дигән шак тый зур күләмле повесть та яздым. Бу соңгысын, машинкада суктырып, хәтта бастыру нияте белән нәшриятка да тәкъдим иткән идем. Күпмедер вакыттан соң, Ибраһим Газиның күкләр күкрәтеп, яшен яшьнәтеп, бик усал тел белән язган рецензиясен тагып, «Кара шәһәр...»емне үземә кире кайтардылар. Әлбәттә, ул чагында Ибрайга бик нык рәнжеаем. •ӘмМа хәзер, уннарча еллар узганнан сон, салкын акыл белән уйлап, тик шуны гына әйтә алам: бәлки, чынлап та, Ибраһим хаклы булгандыр. Ә бәлки, сәнгатьнең тоташ ачык кырдан гына тормаганлыгын белу өчен, андый «саташулар»ның «әйберләрен бастырып чыгарганда д.а дөнья җимерелмәс иде. Ул вакытта үз-үзеңә сораулар биреп, озак уйланып торырга вакыты да тимәгән, яшьлек тә «рөхсәт итмәгән» булса кирәк. Соңга калып булса да, менә хәзер үземә-үзем сорау куям: кайдан, нилектән килеп чыкты икән соң болай аптырап калулар? Мин үзем моның социаль нигезен һич күрмим һәм, бармактан суырып чыгармасаң, ул юк та. Ахрысы, бу утызынчы еллар башында «Җир тыңлый» романы белән уңышсызлыкка очраудан һәм, шактый өлеше язылып та, соңыннан үзем үк туктаткан «Яшь кеше» романыннан соң булган хәлләрдән килеп чыккан, бары тик минем үземә генә кагыла торган бер өзгәләнү булды булса кирәк. Институт елларындагы тәэсирләргә, уйлануларга таянып язылган «академик хикәяләр» инде чыккан, авыл темасы шулай ук очланып бара, тормышны ныклабрак өйрәнү юк, яшьләр газетасы, андагы шук обстановка, шуның өетенә үземнең дә яшь булуым мине ничектер тормыш өстеннән юыртыбрак барырга мәҗбүр итә иде. Боларның бөтенесе янына, әдәбиятның бурычларын ныклап аңлап җиткермәү дә, яшьләргә хас чак кына кыланчыклык та, үзеңчә мөгез чыгарырга тырышу, оригинальлек артыннан куу да булды булса кирәк. Минем Юрий Олеша, Исаак Бабель белән кирәгеннән артык мавыга башлавым да, гомумән, импрессионистик алымнар алдында, беренче мәртәбә Ташаяк ярминкәсенә килеп төшкән авыл малае кебек, авызымны ачып калуым да нәкъ әнә шул елларга туры килә. Узган эшкә салават: булды шундый сөрлегеп китүләр. Бу вакытлы «ис тию» бәлаләреннән арынырга миңа үземнең каләмдәш иптәшләрем дә булышты, тәнкыйть тә әледән-әле искә төшерә торды (Туфан әйтмешли, «баштан сыйпау меллиметрлап» кына эләксә дә, баш очыбызда чыбыркы шартлатуларны күп ишеттек), иң җитди мәктәп тормыш үзе булды. Бөтен кеше тормыш арбасына нык җигелеп, чын дәрт, якты омтылышлар белән социализм төзеп килгәндә, ялгыз бер Фатих кына читтән койрык чәнчеп чаба алырмы соң! Җитмәсә тагын «язучы» дигән җитди исемне өскә алгач. Ул арада мин «Кызыл Татарстан» редакциясенә күчеп өлгергән идем инде. Мине, блокнот тоттырып, әле авылга, әле заводка, әле уку ■йортларына йөгертә башладылар. Монда, җан кисәгем, тормышны өйрәнмәс җиреңнән өйрәнерсең. Җае туры килүдән файдаланып, шуны әйтим: язучы буларак чарлануда көндәлек газета миңа бик нык ярдәм итте. Бераз алгарак сикереп булса да, яңадан шул тамакка килеп тыгылган торак мәсьәләсенә, аның белән бәйләнешле тамашаларга әйләнеп кайтыйк. Иҗади торгынлыкның, аптырап калуларның нигезендә, билгеле бер дәрәҗәдә, ул да, әлбәттә, ята иде. Шулай итеп шул, өйләнгәннән соң бер ел үтә, өч ел үтә. хуҗалар белән ара суынганнан-суына бара, балаларның тавышы үскәннән-үсә, без һаман алдагы өмет белән яшибез, ә бүлмәбез гел шул сигез метр да сягез метр. Ниһаять, бер дә беркөнне безгә дә кояшның бер чите ачыла башлагандай итте. Безнең фатир хуҗабыз доктор Лифшиц, семьясын алып, Сталинградка җыенырга тотынды. Анда яңа мединститут ачылырга тиеш икән дә, шул яңа институтның кайсыдыр бер кафедрасын безнең хуҗага тәкъдим иткәннәр булса кирәк. Бик кызу тотып җыенуларына караганда, яңа урын, аларның Казандагы урыннары белән чагыштырганда, әлбәттә, төшемлерәк булырга тиештер кебек күренә иде. Хәер, ул кадәрлесендә безнең эшебез юк. Безне аякка бастырган нәрсә икенче: шул ыгы-зыгы арасында, аларның сиксән квадрат метрлары исәбенә, чак кына терсәкне - киереп, «территорияне» арттырып калып булмасмы? Үзара мөнәсәбәтләр .какшамаган бер чак булса, моның, бәлки, әллә ни-кыенлыгы да чыкмас: тулаем бер фатир исәпләнә торган җирдә, бер түшәм астында нинди күченүләр ясамаска мөмкин. Җитмәсә тагын икебез дә шул бер үк жакт членнары, өстәвенә мин — реако- миссия... Ләкин күршеләр белән безнең үзара мөнәсәбәт какшаган иде, алар үзләренә Әтәч Фәхри булсалар, без үзебезгә Әтәч Фәхри идек. Аннары әлеге шул берничә җирдә член булу да башны әйләндерде бугай, мин һичбер төрле дипломатия сатып тормыйча, шулай у.к закон белән дә исәпләшмичә, үземә -кирәкне штурмлап алырга булдым. Лифшнцлар инде барлык өй җиһазларын, авыррак мебельне төреп, бәйләп, урам өстендәге зу.р залга «баррикада» -корып куйганнар, (барасы шәһәрләрендәге) фатир алыштырасы кешенең җаен гына көтеп торалар иде. Аларның ишек алды ягына караган, кухня аша үтеп йөрешле ике бүлмәләре, игене җыелган буш кыр кебек, шыр ялангач бушап калган иде. Менә шул буш -калган ике бүлмә минем башымны-күземнеәйләндерде дә инде. Кухнядан без уртак файдаланабыз, коридор ягыннан кухняга юл ачык иде. Шул кухняга сиздермичә генә көчне туплап, теге яктан ишек ачып чыгуларын эндәшм и-тынмый гына сагалап торырга да, ишек ачылуга дәррәү бәреп кереп, тиешле позицияләрне биләп алырга. Көч дигәнебез нәрсә? Ике бала, бер хатын, бер тимер карават, бер өстәл. Интеллигентлык билгеләрен, һәртөрле китапларны, яланаяклы Толстойны, соныннанрак та ташырпа мөмкин булыр. Мондый җәнҗаллы эшкә аларны катнаштырырга ярамас. Кыскасы, план шулай иде. Мондый зур һәм мәкерле планны, читтән нинди дә булса ярдәм алмыйча, уз көчең белән генә ерып чыгарга мөмкинме соң! Редакциядә минем Гаяз Сәетов дигән дуамалрак характерлы бер дустым бар иде. Үткен телле өлгер журналист булуы белән бергә, язучылык эшенә дә дәрте зур, хәтта «Бронепоездның һәлакәте» дигән ярыйсы гына бер хикәя язып, «Совет әдәбияты» журналында әдәби чнркәнчек алырга да өлгергән егет иде. (Ачылып китәргә туры килмәде бичарага, Ватан сугышында һәлак булды). Ярдәмгә әнә шул Сәетне чакырырга булдым. — Барабыз, шундый .мөмкинчелекне ычкындырырга ярыймы соң,, дурак, — дип күтәреп алды бу минем авантюраны. Соңыннан, бераз башын кашып торганнан соң, үзенең шартын куйды. — Ләкин болай итәрсең, Фатих дус, яме: барышлый йөз грамм ак аракы белән бер кружка пиво эчерерсең. Айнык баштан теге ни... әллә ничегрәк. Баш китәрлек шундый зур эшкә нибары йөз грамм да бер кружка сыра. Бөтенләй юк бәя! Сәдакасы дип әйтергә дә оят. Була, дускай, була. Куелган шартларны үтәгәннән соң, кирәкле дәрт-дәрманны җыеп дигәндәй, без, алдан билгеләнгән план буенча, тышкы коридор ягыннан килеп, кухняга бәрмә көч туплый башладык. Әлбәттә, балаларны ук китерергә ашыкмадык. Ни генә димә, тавышлы халык. Берсе елап җибәрсә, бөтен план җимерелде дигән сүз. Әмма балалардан башкалары барысы да тупланды. Монда, әлбәттә, бөтен ышаныч караватта иде. Анысы да шундый хәтәр эш булачагын алдан күреп эшләнгән диярсең. Бернинди капризы юк, җыелмалы тимер карават. Тартсаң—- сузылырга, төртсәң — җыелырга тора. Кар-ават буена бер-бер артлы ике бала коляскасы килеп тезелде. Ике урындык. Өстәлнең аягы дүртәү булса да, ул, каһәр, авыррак күчте, кухня ишегеннән сыймыйча йөдәтте. Сәет, кызмача баштан, «китер пычкы, кисәм аякларын!» дип әтәчләнсә дә, ул чиккә үк барып җитмәдек. Чөнки, үзегез беләсез, пычкы кузгатуның күренеп торган ике куркынычы бар: бердән пычкы тавышына тегеләрнең як-якка каранулары, .коридорга килеп чыгулары ихтимал. Икенчедән, планыбыз барып чыгамыююмы, аягын кисеп, карсак аяклы, гарип өстәл белән калуың мөмкин. Ә безгә—яңарак кына тормыш итә башлаган кешеләргә — барысы да бик исәпле иде. Тырыша торгач, аягын кисмичә дә үткәрдек. Кыскасы, хәзер безнең бар күк «йодрык» кухняга тупланган иде инде. Мәрфуга балаларны әзерли тору өчен, аяк очы белән генә басып, коридор аша үз бүлмәбезгә үтте. Беренче сигнал булуга, ягъни ишек ачылып, без бөтен күчмә көчне әлеге теге бушап калган бүлмәләргә ташлауга, Мәрфуга ике баланы «җәлт» эләктереп, ике урынга чүлмәктәй китереп утыртырга тиеш. Әлбәттә, балалар елап җибәрәчәкләр. Бусы хәтта яхшырак та, «теге як»нын каршылыгын сындырырга, тавыш-гаугасын .ишеттермәскә ярдәм булыр. Көчләр тупланды, көтәбез. Ишектән күзләребезне алмыйча көтәбез. «Теге як»тан кухня ишегенә таба килүче аяк тавышы ишетелми дә ишетелми. Йөрәгем дөп-дөп тибә. Куркудан түгел, уңайсызланудан: билләһи-газыйм, нинди варварлык эшләргә торабыз бит! Үзебез китап, газета-журнал белән эш итә торган кешеләр. Бу калтырау — бушап калган бүлмәне яулап алу өчен. Ә менә икенче бер илнең җирен басып алучылар шундый хисләрне кичерәләрме .икән? Дөресен әйткәндә, чак- чак кына курку да бар. Сәетнең башыннан теге йөз граммның һәм бер кружка сыраның пары очып беткәнче, кайсы якка булса да бер якка хәл ителсен иде. Юкса... ни дип әйтергә дә белмим, юкса! XXIII. ЧИГЕНҮ Нәкъ безнең план буенча диярлек бара: күпмедер вакыт узуга — ә безгә, көткән кешеләргә, ул бөтен бер гомер кебек тоелды —«тегеләр» ягыннан кухняга чыга торган ишек ачылып, аннан Вова килеп чыкты. Вова — Лифшицларның бердәнбер малае. Унбер-унике яшьләр чамасында һәм, гомумән, «тегеләр» ягыннан безгә иң җылы караучы, дуслык саклый торган демократ табигатьле бер малай иде. Ләкин бу кызган минутта без андый нечкәлекләр белән исәпләшеп торырлык дәрәҗәдә түгел идек. Малайны тиз генә бер якка таба этәреп, ачык ишектән әлеге теге бушап калган бүлмәләргә бәреп кердек. Оккупация икән оккупация, алны-артны уйлап тору булмады. Бмк .кызу тотып, үзебезнең бар булган байлыгыбызны түшәп салдык. Ә булган байлыгыбыз үзегезгә мәгълүм: кая тартсаң — шул якка сузыла торган сүз тыңлаучан карават, ике коляска, ике урындык, бер өстәл. Иң ышакычлысы, коткарса, бары тик шулар гына коткара инде, дип күз текәп торганыбыз: ике бала. Алариы икесен ике урынга «лып» итеп китереп утырттык һәм ул бичаралар, яңа урынны ятсыныпмы, әллә «теге як» белән «бу як» арасында кинәт кабынып киткән җәнҗалдан куркыпмы, без планлаштырганнан да катырак тавыш чыгарып, парлашып елап җибәрделәр, һәм китте тавыш, китте тавыш, бөтен тышкы бизәкләр, интеллигент булып кыланып йөрүләр барысы берьюлы һавага очты. Без нәкъ үзебез булып, анадан тума шырлыгыбыз белән диярлек, күзгә күз, маңгайга маңгай басып калдык. Ай, ул фатир маҗаралары! Моңа хәтле кемнәрне генә аптыратмаган-йөдәтмәгән дә, моннан соң кемнәрне якага- яка китермәс! Дөрес, менә фәлән вакыттан соң, кеше саен мәрмәр- якуттаи аерым бер дворец ук салмасак та, торак кытлыгын бетерәчәкбез, дип вәгъдә итәбез итүен дә, бу кытлык дигәне дә бик әрсез. алабай булып чыкты бит, хәерсез: ал капкадан кусаң, арт капкадан кысылып керә. Шулай итеп шул, басып алган бүлмәбездә кан калтырап, «ахырысы нәрсә белән бетәр моның?» дип ут йотып тора башладык. Ашау-эчү- нең тәртибе чуалды: .коры-сары белән генә җан саклыйбыз. Ник дисәң, алган позицияләребез нык түгел, ышаныч юк, Сәет дус дигәнебез, башындагы пары очып беткәч, сиздермичә генә чыгып сызды, без <ут сызыгында» ялгыз үзебез генә калдык. Ә чынлап та, кемнәр генә ябырылмады безгә, нинди генә .көчләр ташланмады. «Жакт» кешеләре, фәнни работниклар секциясе вәкилләре, докторның бик чая хатыны, аның иптәшләре, участковый милиционер, өстенә штатский киенеп тә, куртка астыннан әллә ниткән шөбһәле каешлар аскан янә бер .кеше — яхшылык белән дә, өркетергә тырышып та әйтеп карадылар. Мин бер .мәлне хәтта, яулап алга-н позициябезгә төкереп, яңадай үзебезнең элекке куышыбызга кайтып егылырга риза да булган идем (ач тамагым, тыныч колагым!), ләкин кысан бүлмәнең нужасын миңа караганда, әлбәттә, күбрәк татыган һәм чак кына киңәю калҗасын меиәменә эләктереп алырга торган Мәрфугам-сугыш чукмарымның һич кенә дә йомшар исәбе күренми иде. — Әнә, ике баланы, законы булса, теләсә кая куйсыннар, ;мин аларны итәк астьпма ябып асрый алмыйм, — дип .кенә җибәрә иде ул, караватта күзләрен елтыратып утыручы балаларын калкан урынына файдаланып. Шулай билгесез бер хәлдә, төрле яктан һәм төрлечә килгән һөҗүмнәрне кире кайтарып, тышкы һөҗүмнәр басылып торган арада, ир белән хатын — үз арабызда килеп чыккан наразыйлыкларны ничек тә, кешегә ишеттермичә генә, җайларга тырышыш, кыскасы, кызган табага баскандай куырылып ике көн уздырганнан соң, өченче көнендә, иртән эшкә баргач, мнне редактор Шакир Рәмзи үз янына чакырып алды. — Син анда, Фатих, ниндидер мөгез чыгарырга маташасың, имеш. Квартира турыннан булса кирәк, — дип башлады ул, кырку гына. Ләкин минем мохтаҗлыгымны белә иде, шулай у.к, редактор буларак, үз сотруднигына бу мәсьәләдә берничек тә ярдәм күрсәтә алмавым да сизә иде булса кирәк, кыркулыгы озак бармады. Гадәттәгечә, бөтен битен тутырып, битеннән дә бигрәк, матур кара 'күзләрен мәгънәле елтыратып. дәшмитынмый гына карап торды да, битараф калырга теләгәндәй, сүлпән генә өстәп куйды: — Ул ягын син үзең кара инде, көчең җитә икән, бөтен йорты белән үзеңә калдыр. Мин сиңа тик шуны гына җиткерергә тиешмен: бөтен эшеңне калдыр да, хәзер үк Муринга бар. Ул сине сәгать 1I гә кабул итәргә булды. Хәерлегә генә була күрсен, мине Мурин .кабул итәчәк, Казан шәһәр Советы председателе Мурин үзе. Моңа хәтле, ничә вә ничә мәртәбәләр омтылыш ясап та, аның кабинеты алдындагы тар озын бүлмәдә тутый коштай кабарынып утыручы түшбикәсекретареннан уза алмаган идем. Кайда ул Муринның үзенә барып җитү, хәтта аның артында торучы терәкләреннән берсе — шәһәр Советының торак идарәсе начальнигы .Данилов агай хозурына барып ирешү дә кыенлык белән генә эләгә, безне — торак көтеп чиратта торучыларны — әлеге шул тораклар идарәсенең гап-гади генә бер Газейкин дигән кешесе дә җитәрлек аптырата иде. Сүз уңаеннан әйтеп китүем, гайбәте дип уйлый күрмәгез. Фамилиясе русныкына да, татарныкына да охшаган, үзе татарча сандугачыңнан болайрак сайрый белә торган бу Газейкин дигән кеше—минем кордашрак бер адәм — миңа аеруча ачык чырай күрсәтә иде. Бер елга якын бусагасын таптап, мин бу ачык чырайның астында нәрсә ятканлыкны тәки белә алмадым һәм, дөресен әйтим, соңга таба мин инде аның янына ничек гә булса, кайчан да булса торак ала алырмын дигән өмет белән түгел — мөмкинме шундый баш җитмәслек эшнең булуы! — ә бәлки әнә шул җәенке көләч йөзен күреп, тынычланып кайту өчен генә йөри башлаган идем. һәм кинәт, истә-оста юк чагында, Данилов һәм Газейкин агайларны бер якта калдырып, шәһәр Советы председателе Муринньщ нәкъ үзенә! Аптырау, чак .кына шикләнебрәк-өркебрәк калу, өмет-хыял — бөтенесе бертә буталды миндә һәм шулай буталган килеш, тәвәккәлләп, председатель абзыйның болын хәтле зур, болын кебек якты кабинетына барып кердем. — Утырыгыз,'—диде иптәш Мури-н, каршысыннан урын күрсәтеп. Ничектер күңелгә җылы сала торган итеп әйтте ул шушы бер сүзне, моннан соң инде мин бөтенесенә дә әзер идем. Шәһәр Советы башкарма комитеты председателе итеп сайланганчы Казандагы зур заводларның берсендә баш инженер булып эшләгән бу кешенең йөзеннән, хәрәкәтләреннән, тавышының тембрыннан, кыскасы, бөтен үзен тотышыннан күзгә бәрелеп тормый торган, ләкин күңеле таштан ясалмаган кешене әкрен генә җылыта баручы нәзакәтлелек, интеллигентлык нуры бөркелә иде. — Сезнең язучы халкы — каләм тибрәтергә остарган халык, — дип, башта ул ничектер бөергә төртергә тырышкандай башлап китте бу, — шуны исәпкә алып, мин сезне чиратсыз гына кабул итәргә булдым, жалоба-фәлән белән йөгермәсен, мин әйтәм, тукта, үзем сөйләшеп карыйм, дидем. һәм шундук, үтә кырыс тонга күчеп, ялгап алып китте: — Сез нәрсә анда, иптәш Хөснетдиноз, Лифшицлар өендә суматоха күтәрдегез? Әдип, газета эшчесе, үзегез кешегә акыл бирә торган кеше, фактта исә ан-архия юлы белән китеп, кешенең өенә басып кергәнсез... — Мин бит ни... иптәш Мурин... үзем шул жактныкы. — Бернинди капкага да сыймый, авыз ачып сүз әйтәсе булмагыз. Хәзер үк кайтыгыз да фатирны бушатыгыз, һәркем шулай сезнең кебек тилерә башласа, беләсезме сез, нәрсә килеп чытар иде? Кыскасы, миңа авыз ачып сүз әйтергә дә ирек бирмәде председатель. Сүзе, бәлки, табылган да булыр иде, ләкин сизеп утырам: бәхәскә урын юк. Чынлап та, бөтен кеше шулай икенче берәүнең торагын, бакчасын яки туган илен басып алу белән шөгыльләнә китсә, безнең планетаның әллә кайчан асты өскә килгән булыр иде. Минем, каршы сүз әйтмичә, уйланып калуым председательне йомшартырга сәбәп булды булса кирәк, иптәш Муриң кинәт бөтенләй үз кешегә әверелеп, хәлгә керергә теләгән бер төс белән, әңгәмәне түгәрәкләргә ашыкты: — Сезнең торакка мохтаҗлыгыгыз безгә мәгълүм, иптәш Хөснетди- нов. Без бу хакта сөйләштек. Мин сезгә үзем, горсовет председателе буларак, вәгъдә итәм. Островский урамы чатында безнең коммуналь- никлар өчен яңа йорт салынып килә. Шул йорттан мин сезгә аерым бүлмәгә үз кулым белән ордер язып бирергә вәгъдә итәм. Килештекме шулай? — Килешүен килештек тә... — Икеләнергә һәм сезнең анархиягә юл куярга хакыбыз юк. Кайтыгыз да оккупациаләгән бүлмәләрегездә» чыгыгыз. Ул квартира научный работниклар секциясенә беркетелгән, алар анда үз кешеләрен кертәчәкләр. Шулай итеп, шәһәр Советы председателенең тиргәшен һәм вәгъдәсен альгп, кайтып киттем һәм ике көн ярым дәвамында төрле каршылыкларга, һөҗүмнәргә очрап күңеле кайтып беткән, аннан да бигрәк басыи алган киң бүлмәләргә ияләшә башлаган Мәрфугамны көчкә генә күндереп, без югарыда берничә мәртәбә санап күрсәткән байлыгыбызны — әлеге теге кая тартсаң шул якка сузыла торган тимер караватны, ике колясканы, ике урындыкны, ике баланы, бу юлы инде һич тә каушамыйча. янә үзебезнең урам өстендәге кечкенә бүлмәбезгә ташыдык. ШУНЫН белән җәнҗал бетте. Аның каравы без хәзер кү-ктан җиргә төшкән, әллә кая билгесез җиргә дә түгел, Островский урамы чатына килеп кунган һәм тиздән койрыгыннан эләктереп алырга мөмкин булачак, әмма хәзергә әле эләкмәгән бәхет кошына өметләнеп яши башладык. Гади телгә күчереп әйткәндә, бу—Островский урамы белән хәзерге Кави Нәҗми урамы чатында салынып бетеп килә торган биш катлы, заманына күрә шактый кыландырып, почмакларына колонналар чыгарып эшләнгән йорт. Әнә шунда булачак инде безгә вәгъдә ителгән бүлмә! Фатир хәсрәте гаять көчле булган булса кирәк, әле дә бик яхшы хәтерлим, кичләрен без, Мәрфуга белән икәү һәм кайчакта яңарак кына тәпи йөри башлаган Рафаилне дә ияртеп, өчәүләп, шул йортны, бер бүлмәсе безгә булачак шул сары йортны, янына якынрак барып, карап кайта идек... Тәмам салынып, эше беткәннән соң да, нишләптер, ул йортка бик озак кертмәделәр. Хәер, бәлки анысы безгә — көткән кешеләргә генә — шулай озак тоелгандыр. Кызыклы бер деталь истә калган. Шулай кич барып, тирәсендә әйләнеп йөрү сәгатьләренең берсендә без, йортны урам ягыннан карау белән генә канәгатьләнмичә, ишек алды ягыннан да карамакчы булып, әле ясалып бетмәгән капкага барып сугылды-к. Безгә каршы, ишек алды ятыннан, иңенә иске берданка аскан хәтәр сак бер карт килеп чыкты. Әлбәттә, ул безне ишек алды ягына үткәрмәде, мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда: әлеге очрашудан соң ул .мылтыклы карт бик озакка хәтле минем кечкенә Рафаилем өчен истәлекле бер фигура булып калды. Шуны хәтердә яңарту әчеп малай белән безнең арада әледән-әле булып алга-н бер диалогны китерәм: — Безнең яңа өебез бармы, улым? — Бал. — Кайда соң ул безнең яңа өебез, улым? — Бабайлы мылтык янында. Күрәсез, малай өчен булачак яңа өй дә ул хәтле әһәмиятле түгел, бабай үзе дә мылтыкка кушымта гына, аның өчен иң кызыклысы, күз алдында утырып калганы— мылтык. (Мактана дип уйламагыз, үз итеп кенә чишелүем, соңыннан минем ул малаем һәвәскәр аучы булып чыкты. Мылтыкка һәвәслеге, күрәсең, шул озын сакаллы «бабайлы мылтыктан йогып калган булса кирәк). Шуклык бер якта калып торсын, көтә торгач, без ул йортка, ниһаять, барып кердек. Көзге бер иртәдә киң ишек алдының кешеләр, атлар, автомашиналар белән мәж килгәне әле бүгенгедәй күз алдымда. Шулай ук колакта йөктән дыңгырдап төшкән чиләк, бала ваннасы тавышлары яңгырап китә. Шунда у.к тагын берсенең эте ияреп килгән, ыгы-зыгы арасында кемдер аның тәпиенә китереп басты булса 1ки.рәк, ул бөтен ишек алдын шаулатып чинап җибәрде. Бер секциядән чыгып икенчесенә «чумарга» баручы Данилов күзгә чалынып кала. Данилов— ул чагындагы Горжилуправление начальнигы. Начальник дип тормаган, ул да иртүк торып чыккан. Хәер, мондый тантаналы иртәдә йоклап ятарга мөмкинме соң! Кулында тимер чыбыкка кидерелгән бәйләм-бәйләм ачкыч. Иң элек аңарга сәлам бирмичә, кулында ордеры булуга да карамастан, берәү дә квартирга керә алмый. Шунда, ыгы-зыгы арасында, күземә язучы Гариф Гобәй чалынып китте. Үзе балалар язучысы булуга да карамастан, моңа хәтле миңа гел зур кеше, үтә җитди дәү абый булып күренүче Гариф Гобәйнең тулы түгәрәк йөзе тулган ай кебек булып күренә. Тик менә шунысы сәер: бу «тулган ай» бераз соңгарак калып чыккан түгелме? Түгел икән. Гарифка һәм миңа икебезгә бер коридордан—аңа ишек алды ягына карый торган бер тәрәзәле, миңа урамга карый торган, шу- лай ук бер тәрәзәле — берәр бүлмә бирделәр. Ачкычны кулга алып, идәне сары буяуга буялган, стеналары ап-ак һәм, гомумән, кул-аяк тимәгән, зурлыгы унтугыз квадрат метрлы зур гына бүлмәгә кереп, өченче каттан тәүге мәртәбә тәрәзәдән урамга күз ташлагач, беренче тәэсир: «Кара әле, әнисе, кешеләр нинди тәбәнәктә һәм ничек бер дә ашыкмыйча гына йөриләр!» — дип аптырап калу булды. Әллә бик кечкенә бүлмәдән күчеп килгәннеке, унтугыз квадрат метрлы шыр бүлмә миңа коточкыч зур, ат чаптырып йөрерлек киң булып күренде. Шатлыктан чак-чак кына шаярасым да килә иде. Мәрфугамны, биленнән кочып, бүлмәнең бер почмагына илтеп бастырдым да, үзем икенче почмагына китеп: — Сиңа эндәшәм, әнисе, мине ишетәсеңме? — дип шыр акырып кычкырып җибәрдем. Соңыннан, кереп дүрт-биш ел торгач, бала-чага ишәя, чүп-чураман арта төшкәч, сизә башладык: бүлмәбез алай ат чаптырымы у.к булмаган икән ләбаса! Тагын да соңга табарак бүлмәдә миңа язарга урын да калмады, илһам килгәнме көтеп йөрим дә, ул шук малай килеп җитүгә, аны җитәкләп, төн булса төн, кичен өлгерсәк кичен, тизрәк Матбугат йортына йөгерәм. Анда — редакциядә — минем эш урыным, өстәлем, каләмем... Бөтенесе ияләшенгән, бөтенесенең көен беләм. Соңыннан, Гариф Гобәй радиокомитет җитәкчесе булып эшли башлагач, аңарга икенче бер яңа йорттан аерым квартира бирделәр. Гарифтан бушаган бүлмәне, язучыдан бушаган бүлмәне язучыга бирергә дигән мәгълүм карарга таянып, миңа бирделәр. Карардан тыш, -монда чак кына танышлык та роль уйнады булса кирәк. Казан финанс-экономика институтында минем белән бергә укыган Салих Батыев ул вакытта Министрлар Советы председателенең урынбасары булып эшли иде. Мин, алга-артка карамыйча, аңарга йөгердем. Ул, әле генә телгә алынган махсус карар да булгач, үзен бик иркен тотып һәм, институтташ дусы хакына бер дә иренмичә, шундук телефон трубкасына ябышты. Менә шул: эшнең әллә ни зурайганы күренмәсә дә, «нәфес» дигән шайтан малаеның борыны күтәрелә: торган саен дөньяга тамырларны киңрәк җәя барам. XXIV. БОРЧУЛЫ ЕЛЛАР Фатир эзләү, фатирга тиенү һәм шул эшләр белән бәйләнешле маҗараларга керешеп, мавыга төштем булса кирәк, алгарак сикергәнемне .сизмнчәрәк калганмын. Әйтеп үткәнемчә, үз исемемә ордер алып, Островский урамындагы зур сары йортка урнашуым 1939 нчы елда булды, ә аңарга хәтле караңгы һәм борчулы 1937 нче ел бар, аны уратып узу һич килешмәс иде. һәм искәрмә рәвешендә шуны да әйтим: ул турыда сөйләгәндә мине ияләшкән атым — сикелтәләрдән ансат кына сикереп үтә ала торган җиңел тояклы юргам-юморым алып чыга алмас кебек. Кем белә, бәлки шуңа күрәдер, -мин -аны һаман арткарак чигерә килдем. Әмма үзем белгәнемчә, үзем кичергән кадәресен теркәп үтмичә дә кала алмыйм. Әлбәттә, ул болганчык елларны миңа караганда күп мәртәбәләр авыррак, фаҗигалерәк кичергән кешеләр дә бар, татар әдәбиятымда моңа хәтле кул-аяк тимәгән бу теманы, бөтен эчке каршылыклары белән, алар күтәрерләр дип уйлыйсы килә һәм аларның моңа, бүтән беребезнеке дә 'булмаган кебек, мораль хаклары да бар. Аннары бер уңайдан юксыну хисе белән шуны да әйтми үтеп булмый: башка халыкларда һәм бүтән әдәбиятларда шулай булганы кебек, татар әдәбиятының да Галимҗан Ибрагимов, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш. Гомәр Гали кебек эшчәкнәре нәкъ әнә шул шомлы 1937 нче ел корбаннары булдылар. Менә хәзер, егерме биш елдан сок, шәхес культы дәверендә булып узган ул ямьсез хәлләрне, аның детальләрен, аның авыр, күңелне сытып торган һавасын яңадан күз алдына да китерәсе килми. Әмма кирәк! Яңадан шундый башбаштаклыкларга юл «уймас өчен, безнең кебек үк ике аяклы, ике куллы гөнаһлы бер кешене, элек үзебез мактый-мактый, ирке чикләнмәгән хәкимдарга әйләндереп, соңыннан үзебезне аның тупас итекләре астына тузан бөртекләре итеп җәеп салмас өчен, ягъни булып үткән әнә шундый хурлыклы хәлләрнең яңадан кабатлануын булдырмас өчен безгә ул турыда, авыр булса да, искә төшергәли торырга кирәк. Әлбәттә, революция ак перчатка киеп кенә ясалмады һәм алай гына ясала да алмый. Самодержавиене бәреп төшерү өчен, буржуазия һәм алпавытлар кулыннан властьны тартып алып, илдә эшче-крестьяннар- ның үз властьларын урнаштыру өчен гражданнар сугышы фронтларында, аннан соң ачлык һәм җимереклек белән барган тартышларда бирелгән күп санлы корбаннар гына безне бөтенләйгә үк коткармадылар, Илнең эчендә, теге яки бу төрле бөркәнчек астында качып калган контрреволюцион буржуазия, аның һәртөрле ялчылары, тәлинкә ялаучылары, Көнбатыш буржуазиясенең коткысы белән рухланып, әле теге почмактан, әле бу култыктан көйрәп чыгып, Советлар иленә үзләренең зарарларын сала килделәр. Нәкъ шул утызынчы елларда булган вакыйгаларның кайберләрен искә төшереп үтик. «Промпартия процессы», Шахтинский вакыйгалары, аннары килеп Ленинградта Кировны ату... Партиянең үз эчендәге хыянәтчеләр. Болар барысы да безне итәкне-җиңне җыебрак тотарга, саклыкны, уяулыкны югалтмаска мәҗбүр итә иде. Ләкин, шул ук вакытта, болар берсе дә совет кешеләрен, тоташы белән диярлек шик астына куярга, аларның берсен икенчесенә каршы аякландырырга, газеталарда, җыелышларда урынлы да, урынсыз да «Сталин, Сталин!» ди-п тәкрарлап торырга, Сталинның исемен шигырендә кыстырып язмаган шагыйрьне контр революционерлыкта гаепләргә, ә шул исемне тәсбих урынына тартучы ялагайларны муенга атландырырга хокук бирми иде. Ә без, аянычка каршы, әнә шул юлга бастык. Дөресен әйтергә кирәк, бу юлда газеталарыбыз да кирәгеннән артык тырышлык күрсәтеп эшләделәр. Мин, хәтергә генә ышанмыйча, шул 1937 нче елның «Кызыл Татарстан» газетасы подшивкасын актарып карадым. Мәкаләләрнең башларына гына булса да игътибар итегез: «Политик сукырлык», «Кабахәт бозу», «Гамьсезләр корткычларны күрмәгәннәр», «Семьячылыкны яшерү өчен күз буяучылык», «Битлек астында» һ. б. һ. б. Кем кемгә ничек һәм нинди әшәке сүзләр белән ташланганны тикшереп мәшәкатьләнү юк, бары тик ташланып, бербереңне пычратып кына тор. Шунысы да гыйбрәтле: редакторлар үзләре дә — «бер көнлек хәлифә» хәлендә. Елның башындарак газета сәхифәләрендә яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп тотынган Исхак Еникиев елның урталарына таба инде юкка чыккан, аны «Черек күл» артына алып киткәннәр, газетада яңа редактор Дәүләтьяров. Елның икенче яртысында, көзгә таба Дәүләть- яровны Совнарком председателе игеп күтәрделәр, газетада иске замредактор Шакир Рәмзи. Елмын иң азагында Шакир Рәмзи дә юкка чыккан. газетада редактор хезмәтләрен башкаручы — Ибраһим Узбеков. Ә бит соныннан, партиянең XX иче съездыннан соң, бу кешеләрнең гаепсез икәнлекләре ачыкланып, намуслы ■исемнәре әйләнеп кайтты, әмма ләкин авыр булса да икърар итәргә туры килә: үзләре кайта алмадылар шул! Мин югарыда кыйналучылар рәтенә үз исемемне кертмәдем, һәм соиыннан уйланып калдым. Чынлап та, кайда калдым соң мин? Кзл- маган кайда! Калырсың, бар. Утыртып ук куймасалар да, шулай да ул шомлы елның шыксыз җиле миңа да нык кына кагылды. Язучылар сою зыннан чыгарып аттылар, редакциядәге эшемнән куып чыгардылар, газета тукмагы әледән-әле башка төшә торды. Соңыннан мин боларның дәлилләрен дә китерермен, бәлки, булдыра алсам, кайбер кичерешләрне дә искә төшерергә тырышырмын. Ләкин аңарга хәтле күңел бер фактны әйтеп китүне кирәк таба. Гомуми психозга бирелеп булса кирәк, бәлки ул чагында әле редакциядә эшләвем дә «ярдәм» иткәндер, кеше тукмаклары төшеп, миңрәп калганчы, бер чакны шулай мин үзем дә тукмак була яздым. Дөрес, мин беркем өстеннән дә бер юл да донос язганымны хәтерләмим — утыз җиденче елга хәтле дә, болганчык утыз җиденче елның үзендә дә, аннан соң да — ул яктан вөҗданым саф. Ләкин шул шаукымлы елда «Кызыл Татарстан» газетасында басылып чыккан бер подваллык мәкаләмне, бөтенесен булмаса да, аның кайбер «мөгез чыгарырга тырышып» әйткән формулировкаларын өянәккә бирелү аркасында килеп туган ялгышлык дип карамыйча булдыра алмыйм. Сүз — ««Биш йолдыз»ның берсе турында» дигән мәкалә хакында бара. Күрәсез, мәкаләнең башы алай котны алырлык түгел, хәтта бик әдәби баш дип әйтергә була. Теләге дә начар түгел, мин ул фикерләремнән хәзер дә кайтканым юк. Мәсьәлә моннан гыйбарәт: шуннан берничә ел гына элек тәнкыйтьче Галимҗан Нигъмәти үзенең бер мәкаләсендә, яңа Америка ачкан кыяфәт белән, татар әдәбиятында биш йолдыз булганлыгын, ул йолдызларның Кави Нәҗми, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Г. Толымбайский һәм Хәсән Туфан икәнлеген язып чыккан иде. Бу биш кешенең, Хәсән Туфаннан башкалары, хәзер инде дөньяда юк, аларның, йолдыз буларак, ничек яктыртканлыклары һәм ничек сүнгәнлекләре турында тукталып тормыйм. Ләкин шуны әйтәм: нинди генә талантлы кешеләр турында сүз бармасын, әмма ләкин бер халыкның, бигрәк тә татар халкы кебек катлаулы культурага ия булган халыкның, әдәбиятын бары тик дүрт- биш исем тирәсенә генә «арканлап» калдыру—бу әдәбиятның киңлеген, аның үрентеләрен һәм перспективасын күрмәү, әлбәттә, дөрес булмас иде. Болай раслау, өстән караганда бик оригиналь кебек .күренсә дә, чынлыкта исә, бердән, шул мактап телгә алынган кешеләрнең үзләрен дә үсүдән, эзләнүдән туктауга этәрүче бер факт булыр иде. Икенчедән, тырышып үсеп килүче яшьләрне ачуландырыр иде. Мин моңа хәзер дә тик шулай гына карый алам. Күрәсең, теге вакытта да ачуы кабарган кешеләрнең берсе мин булганмындыр. Шул кызулык белән мин Г. Нигъ- мәти тезеп куйган «биш йолдыз»ның берсенә — минем өчен өлкән ага һәм әдәбиятта беренче адымнарымны ясаганда хәер-хаклык күрсәткән кешегә — Кави Нәҗмигә ыргыльпп ташландым. Язучының «Үч» һәм «Иң соңгысы» дигән һәм тагың берничә элекке хикәяләренә таянып, аның иҗатында революция стихиячел бер көч итеп кенә сурәтләнә, К- Нәҗми крестьянга гомуми бер реакцион толпа итеп карый, дигән ялгыш нәтиҗәне китереп чыгарганмын. Нахакка кулга алынган һәм соңыннан акланыш чыккан өлкән бер язучының тырнак астыннан кер эзләп, аны ничек тә «контрреволюционер» ясарга маташканда, Ежов һәм Берия кешеләре моны искә алсаннардырмы-юктырмы, әмма мин үзем моны үкенү һәм гыйбрәт хисе белән искә -алмыйча булдыра алмыйм. Сәнгать һәм әдәбият кебек катлаулы категорияләр белән эш иткәндә, ай-һай ла, уйлап эш итәргә һәм, тиз генә политик нәтиҗәләр чыгарып, художникка нинди дә булса мөһер басудан бик-бик сакланырга кирәк икән! Дөнья утсыз төтен белән тулган һәм кара машиналар һич гаепсез кешеләрне, бары тик шик һәм ялган донослар аркасында гына, төнлә, җылы урыннарыннан сөйрәп төшереп, судсыз-нисез, тимер рәшәткәләрнең эчкәреге ягына ташып торган ул болганчык чорда, хәер, күп уйлап торырга бирәләр идеме соң! Хәзер менә күз алдына китерү дә кыен. Кыен һәм оят. Үзебез белән бергә үскән, бергә «теш чыккан», нәрсәгә сәләтле — шуны биреп, бергә эшләгән кешеләр .кинәт, истә-оста юк чакта, үз аякларында йөреп торганнары хәлдә «череп таркала» башлый, ул гына җитмәсә, тагын да куркынычрагы — «халык дош-маны»на әверелә. Моннан да ямьсез, күңел өшеткеч, психикага суга торган сүзнең булуы м&мкинме? Имештер, «халык дошманы». Шул чагында да халыкта юмор көче сакланып калган бит, әи. Со- ныннанрак, әйләнеп кайткан аваз төсендә, шул чорның күз яше аралаш туган шуклыклары килеп җитә башлады һәм әле дә әйләнеп кайга тора. Әйтик, урамда күптәнге ике дус очрашты, ди. Иске гадәт буенча, аны-моны абайлап өлгермәстән, берсе икенчесенә күрешергә дип кул суза. Кул суза һәм шундук сузган кулын кире тартып ала. Як-ягына карана һәм пышылдап кына сорый: —- Син дөньядамыни әле, дускай? Газетада бер көн үк бит инде «череп таркалган» идең... — Булса булгандыр, — ди тегесе, ни дип җавап бирергә дә белмичә, бераз аптырап торганнан соң, — хәзергә әле менә йөреп торам. Яки шул чорның менә икенче бер гыйбрәтле «анекдоты». «Фаш ителгән», «әллә кайчан череп таркалган», «политик сукырайган», «халык дошманнары тегермәненә су коючы» берәү, утырып сөйләшер кешесе калмагач, тәмам атыраганнан, үзе кебек, икенче бер «череп таркалган»ның өенә килеп керә. Бик тә сөйләшеп утырасы килә бит моның! Ләкин өй хуҗасы, эче пошканнан, лаякыл исереп кайткан. Кунак, иртәгә хәтле айныр әле, дип боларда кунып кала. Дөрестән дә, өй хуҗасы иртәгә хәтле айный, кунактан элегрәк аякка баса, һәм ни күзе белән күрсен, моның өендә «Череп таркалган» йоклап ята. Алла сакласын берүк, моны соң кем дә булса берәр очлы күзлесе күреп калмадымы икән! һәм өй хуҗасы «Череп таркалган», кунак «Череп таркалган» күзләрен ачканчы, тизрәк өеннән чыгып сызу ягын карый. Язучылар союзында ике көннең берендә, тенге сәгать берләргә кадәр, шау-шулы, тәмәке төтененә баткан җыелышлар була иде ул көннәрдә. Яна әсәр язылган, шуны тикшерәләр дип уйламагыз — анысы аның ул чорда иң әкрен эшләнә торган эш иде. Әлеге шул «череп таркалганнарны фаш итәләр. Моннан элекке җыелышта «фаш ителгәннәр» килеп утырган булса, аларны «контрабанда юлы белән үткән» дошманнар дип, җыелышны бүлеп торып, куып чыгаралар. Шулай куылып чыгарылучылардан мин. мәсәлән, Гадел Кутуйны һәм Фатих Кәримне хәтерлим. Соңыннан бу ике зур шагыйрь, иң гадел совет .кешеләре һәм ялкынлы шагыйрьләр буларак, дошманны очлы каләм һәм «туры сүзле» автомат белән тукмап, чын патриотларча, Ватан өчен башларын салдылар. Ә теге караңгы елны дошман кулы белән борыл җибәрелгән машина уз эшен эшли бирде: кешеләр, берсен-берсе шик астына алып, берсен- берсе «фаш итеп» бушамадылар. Төрле яклап шулай «тырыша-тырыша», Татарстан язучылар союзының беренче председателе өлкән язучы Кави Нәҗмине «таш капчыюжа озаттык. Союз башына, язучы буларак әллә ни танылмаса да, редактор буларак байтак эшләгән Ләбиб Гыйльми менеп утырды. Озак та узмады, төнге машина Ләбиб Гыйльмигә дә килеп житте. Союз башына, зур кыстаулар белән, Мирсәй Әмирне утырттык. Әмир килеп, бары тик җиңне сызганып кына өлгерде, шундук аны да алып киттеләр. Язучылар союзы бер мәлгә «башсыз» торып калды. Шулай да «фаш итү эше» бара: әллә ни ыгы-зыгы күтәрмичә генә тагын берничә кешене, шул җөмләдән мине дә, Язучылар союзыннан сөреп аттылар. Мин инде, сөрелгән кеше буларак, ул тирәдә йөрергә җөрьәт итми идем, шулай да кызыксынып белдем; союзның башында берәү дә калмаганлыктан файдаланып, анда Хан Җәмил белән Җәләй Әмин дигән кеше чиратлашып килеп утыргалыйлар, имеш. Көләрлек тә, еларлы.к та — әмма хәзерге күзлектән караганда. Ә ул чагында тик бер генә күзлектән, тик «фаш итү» күзлеге аша гына карарга мөмкин иде. Ә ул күзлектән караганда, кешеләрнең -берсе дә саф намуслы түгел, нәрсәдер уйлыйлар, кем тирәсендәдер казыналар, кемнедер аударып ташларга җыеналар кебек күренә иде. Исеме чыккан саен аяк үрә баса-баса, үзебез -канат -куйган кумиры- быз, җирдән очып китеп, үзебезнең баш түбәсенә менеп кунаклагач һәм халыктан тәмам аерылгач, халыктан курка башлагач, әнә нинди ямьсез нәтиҗәләр килеп чыкты. Буласы булды, тик моннан соң андый куркыныч хәлләр кабатланмасын иде! XXV. ЯРЫП КАРАГЫЗ: ДОШМАН ЧЫГАРМЫ? «А» сын әйткәч, «Б» сын да әйтик: ни өчен соң мине Язучылар союзыннан һәм редакциядәге эшемнән чыгардылар? Кәгазь барысын да күтәрә, өяргә мөмкин булган сүгенү сүзләрен барысын да өйделәр, әмм-а азмы-күпме тотып курсәтердәе дә юк түгел иде. Беренчедән, 1930 нчы елда басылы-п чыгып, яртысы таралу белән җыеп алынган «Җир тыңлый» романы тамакка килеп тыгылган таш булды. Хәер, үз вакытында шау-шуы да бик зур чыккан иде моның. Имештер, мин, ул чагында әле егерме ике яшьлек комсомолец, элек тырнагым белән җир сөргән крестьян малае, әлеге әсәрем белән матур әдәбиятта кулак идеологиясе үткәзеп ятканмын. Утызынчы елны «үткәзеп ятучы» булган булсам, утыз җиденче елны инде «сөйрәп кертергә маташучы» кешегә әверелдем. Дөрес, үз вакытында бу мәсьәлә буенча .мине бер кат «иләгәннәр» иде инде, рецензентлардан -кайберсенә шелтә дә эләккән иде. Ләкин бүтән кешеләрнең тырнак астыннан юк тузанны эзләп табарга тырышканда, җидееллык тузанны 'актарып атып, аннан бу «фил үләксәсен» казып чыгару читенме-соң? Икенче-бик зур таеп: без Ялтада ютәл чире белән авырып ятучы Галимҗан Ибраһимовка яшь язучылар исеменнән, имештер, яшертен хат язганбыз һәм ул хатта аны «үзебезнең әдәби остазыбыз» дип атаганбыз. Урын өстендә ятучы зур әдипкә азмы-күпме мәгънәви көч кертмәсме, дигән яхшы нияттән чыгып язылт-ан безнең ул хатыбыз, Г. Иб- раһимов «халык дошманы» ди-п .кулга алынганнан соң, безнең үз башыбызга бәла булып төште. «Әгәр сөрсегән милләтчелек сөременнән исергән булмасагыз, сизәргә тиеш идегез: Г. Ибраһпмов хәзергесе көндә халык дошманы, нишләп ул сезнең остазыгыз булсын! һәм гомумән, бөек юлбашчыбыз Сталиннан -бүтән кемне дә булса остаз итеп санарга мөмкинме соң?» дип бәйләнделәр безгә. Хәзер, ул вакыттан бирле егерме биш-егерме алты ел вакыт узганнан соң, Сталин культы һәм аның күзләрне томалагыч зарарлы йогынтысы җилгә очырылганнан соң, бу беркадәр сәеррәк тә тоела: шул дәрәҗәдә үк сукырайган булдыкмы икәннп?—дисең. Ләкин ул вакытта безнең үзебезгә дә шактый куркыныч гөнаһ булып күренде бу эш: «Чынлап та, игътибарны Сталиннан читкә юнәлтергә маташусымак бернәрсә булып чыккан бит бу», — дип уйладык без. Чү-п өстенә чүмәлә килеп ауды дигән сүз. Хатка кул куючылардан Абдулла Алиш, Абдулла Әхмәт, Галимҗан Мөхәммәтшин— барыбыз да бердәй каһәрләнгән һәм меиә-менә кулга алуларын көтеп йөрүче без — дүрт гөнаһлы бәндә, бер-беребездән шикләнеп («ул чакмадымы мине?»), шул ук вакытта бер-беребездән юаныч эзләп («аны алып китмәгәннәр икән, димәк, әле мнңа да килеп җитмәсләр»), көнгә караңгылык төшү белән, курка-курка гына берберебезгә килеп, ишек кагабыз һәм, өйдә утырып, килгән-кпткәннең күңеленә шик төшермәс өчен, йомыш булса да, булмаса да, урамга чыгып китәбез. Төннәр буена, һич югы, ярты төн авышканчы урамда буталып йөрибез. Галимҗан Мөхәммәтшпн, Абдулла Алиш һәм мин — ул елларны без өчебез бер тирә- <5. „с. ә.* № 2. дә: Алиш — Достоевский урамының бирге башымда, үз йортлары белән торучы бер рус мещанының гроб кебек тар, озынча бүлмәсендә, мин шуннан Айвазовский урамы аша, хәзерге Ульяновлар урамында югарыда кайта-кайта тасвирланган бердәнбер тәрәзәле кечкенә бүлмәдә торам Галим, әлеге шул Айвазовский урамы аша кире үтеп, чокырда— Овражная (хәзерге Госпиталь урамы) дигән урамда, кияүдән кайткан кызы һәм оныклары белән торучы Варвара Романовна дигән тол карчыкның бер бүлмәсен били иде. Күрәсез, торакларыбыз һәм баилыкла- рыбыз ягыннан, бер-беребездән бернинди дә өстенлегебез юк,^ тегендә барсак та шул бер бүлмә, монда килсәк тә шул бер. Тегендә барсак та шул бер ярлылык, монда килсәк тә шул: кайсы кайда ташланган китаплар, языла башлап та бетмәгән шигырьләр, чәчелеп ята торган кофе пачкасы, кәгазе майланган хәлвә калдыгы. Бусы бигрәк тә Галимдә була торган иде һәм мин аны менә хәзер дә, күпме еллар үткәннән соң да, бер кулына китап, икенче кулына хәлвә кисәге тоткан хәлдә, куям кебек «мелт-мелт» күшәп, укып утыра итеп күз алдыма китерәм. һәм менә ул утырган җиреннән дәррәү сикереп тора да, өстәлдәге кәгазьләре арасыннан тиз генә берсен алып, кечкенә гәүдәсенә караганда шактый ук зур тавыш белән укырга тотына: ...Кивот миндә ден-делпн дә ден-делпн ...Телефонда кайсыгыз бу? Кем сөйли? Шул куркыныч елларны иде кебек, ул гаять зур мавыгу белән, әйтер идем, балалар кебек телен бер якка чыгарып, тәмам онытылып һәм зур осталык күрсәтеп, Корней Чуковскийның «Мойдодыр»ын һәм «Телефон»- ын тәрҗемә итте. Мин исә, шигырьдән башланып киткән элекке өянәккә бирелеп, Эдуард Багрицкийның «Пионерканың үлеме» дигән поэмасын татарчага «аударып салырга» маташып йөрдем. Эдуард Багрицкий дигәннән, Галимнең дә, минем дә, ул чагында шигырь «җене кагылган» безнең барыбызның да —• уртак «пигамбәребез» иде Багрицкий. Кургашын кебек салмак образлары, кара каурыйлы иске романтикасы, кош аулаучылары, контрабандистлары белән, барыннан да бигрәк, революцияне бөтен катылыгында-кырыслыгында һич төчеләнүсез кабул итүе һәм җырлавы белән ул безне үзенә әсир .иткән иде. Ә балачагы, шыксыз биографиясе үзләре генә дә ни тора: Еврейские павлины на обивке. Еврейские скисающие сливки. Костыль отца и матери чепец — все бормотало мне: Подлец! Подлец! Кемнең әле үзе турында, үзенең балачагы-яшьлеге турында шушы хәтле рәхимсез һәм шушы чаклы туры итеп әйтә алганы бар икән?! Шундый болганчык һәм борчулы көннәребездә безгә онытылу көче һәм мавыгу ләззәте бирә алган бу зур шагыйрьнең, күрәсең, без төшенеп җитмәгән, бары тик тоярга-ләззәтләнергә генә мөмкин булган ниндидер эчке «тылсымы» тарткан булса кирәк һәм без — үзебез турында инде шикләнеп уйлый башлаган «сөрелгән кешеләр»—-рөхсәт ителәме безгә, рөхсәт ителмиме, аңа карамастан, шагыйрьгә ияреп, революциянең катылыгына чын ’күңелдән соклана идек: О, мать-революцня не легка, Грех грани ая откровенность русского штыка. һәм кабул итәрләрме-юк-мы без эшләгәнне, аңа карамастан, эшли идек. Әнә шулай, бер яктан борчылып, икенче яктан, поэзиянең һәрвакыт күңелне иләсләндереп торучы «си-хер»еннәи баш айнымыйча, төн белән көн арасында буталып эшсез йөргәндә, капкабызны төбенә хәтле каерып, яңа бәла киләп керде. Көткән дә идек, 'берьюлы аптырап та калдык. Шулай бер заман, башны кая куярга белмичә, урам таптап кайтып киләм. Кызыбыз Фәридәне җәйге ял вакытында үзебез белән алып барып, авылда, дәү әниләрендә калдырып кайткан идек. Хатыным Мәрфуга кызны да алып кайтмакчы, бераз торып та килмәкче булып, кечкенә Рафаилне алып, янә авылга киткән иде. Өй буш, күңел буш, урам шулай ук буш булып күренә иде (бәлки бу шуныкы да булгандыр:: белгән-күргән кешеләрнең күзләренә чалынмас өчен без ничек тә бушрак, арткырак урамнардан йөрергә тырыша идек). Ялгыз өйгә күңел бик тартмый, тукта, мин әйтәм, Галимгә сугыла узыйм. Борылдым Овражный ягына. Барып җитсәм, капка төбендәге скамьяда, иске шәлгә төренеп һәм яхшы ук бөрешеп, Романовна башын салып утыра. ■— Хәерле «кич, Романовна. Ял итеп утырабызмы? — дип, ерактан ук үз кешеләрчә исәнләшеп, килеп туктадым. — Сидим вот, горюем, — дип, башын күтәрмичә, тонык кына итеп җавап кайтарды Романовна. Күңел кинәт куркынып куйды: «Тагын нәрсә ишетәм икән, ходаем?» Шундук сорарга ничектер уңайсыз, әмма сорауның кирәге дә шулкадәр генә, тонык тавышы, өзеп-өзеп чыгарган шул берничә сүзе белән Романовна бөтенесен әйткән иде инде. Шулай да, ничек итеп кенә булса да, сүзне ялгамыйча мөмкин түгел иде. — Нәрсә 'булды соң 'Мин белмәгән? — Ишетмәдегезмени? Алимны .алып киттеләр бит. Шуннан соң нәрсә турында сөйләткәнебезне хәтерләмим, сөйләшә алмадык кебек. Ә менә шул, йөрәктән өзелеп чыккан шул сүзләр, гади рус карчыгының кечкенә генә татар шагыйре турында чын күңелдән ■кайгырып әйткән: «Сидим вот, горюем», «Разве не слышали, Алима ведь забрали» дигән сүзләре хәтердә кургашын ядрә валчыкларыдай утырып калганнар... Әйтелмәгәне, әйтергә, мөмкин түгеле, ә күңелне өшетеп узганы тагын шул булды: «Галим дә .киткәч, димәк, миңа да чират җиткәндер». Әмма кунакка әзерләнү түгел, өйгә кайтып, кулны кушырып утырасы килми. Бигрәк тә хатынсыз, бала-чагасыз өйдә. Алдан сөйләшкән буенча хатыным әле атна-у.н көнсез дә кайтачак түгел, кем белә, бәлки, кар явып, беренче чана юлы төшкәнне ү.к көтеп ятуы бар. «Нәрсә булса, шул,—• дидем мин кискен карарга килеп,— алсалар, шуннан — бала-чагаларым яныннан алып китәрләр, ичмасам, якыннарыма әйтәсе сүзләремне әйтеп калырмын». Шушы карар белән, шул кичне, шул минутларда ук диярлек, өйгә йөгереп кайттым да, күршебез Фаня Эмануэловнага күңелемдәген һич яшермичә әйттем. Аннары, ул-бу була калса, өстемә бәла китерүе мөмкин дип тапкан китапларны, шул җөмләдән Галимҗан Мөхәммәтшин- ның үз кулы белән язып биргән шигырь китапларын да, янып торган мичкә аттым да, кесәгә бер сынык икмәк тыгып һәм бүтән бернәрсә дә алмыйча, кичке сәгать сигезенчедә, көнгә караңгылык төшеп килгәндә, төнгә каршы, шәһәрдән җитмеш километрдагы авылга — юлга чыктым. Ноябрь башы, әле туңдырып, әле туң балчыкны чиратып, әле яңгыр, әле кар күрсәтеп торган чак. Үзегез -беләсез, җәяүле юлчыга берсе дә уңайлы түгел. Шуның өстенә ул җәяүле юлчы дигәнебезнең аягында шәһәрдә йөрү өчен генә яралган ботннка-галош булып, галошын адым саен үзле пычрак суырып торса, шуның өстенә ганы артыннан курку да куа килсә һәм, бер ук вакытта, башы «Ярып карагыз, дошман чыгармы миннән? Нишләп болай тинтерәтеп йөртәсез .мине?» дигән дәгъва- ле сораулар белән дә тулган булса, аның өчен мондый караңгы төндә, пычрак ерып ялгыздан-ялгыз авылга сәяхәт итүнең ни дәрәҗәдә кыен 6* лар. Ләкин дөньяда яхшы күңелле, кешегә ышанып карын торган мәрхәмәтле кешеләр дә бетмәгән икән. Карчыгы белән икәве генә калган көрәк сакаллы бер рус карты һич икеләнүсез кертте. Әле җитмәсә, карчыгыннан кайнаган сөт таптырып, сап-сары каймаклы куе сөт белән сыйлады. Шуның өстенә җылы сәндерәгә иске толып атып, йомшак урын әзерләп бирде. Шуның да өстенә тагын, яткач, күрәсең, йоклап китә алмыйча булса кирәк, карчыгына әйткән булып, ләкин миңа да ишеттерерлек итеп, сөйләнеп куйды: — Күренеп тора, аптыраганнан йөрүче, ә син... теге ни. Ә үз малаең, Гришаң, мәйтәм, шулай берәр бәхетсезлеккә дучар булып, ишектән кире кагылса, ә? Хырлый да башлады, ә кеше аңарга сүз сөйләп тора. Күземнән яшь агып китте, үземне кызганудан түгел, кешеләргә ышану шатлыгымнан. Юк, дөнья мәңге болай болганчык булып тормас, тормаска тиеш! Ник дисәң, анда шиккә карагайда ышану, төрмәләргә караганда дворецлар, тургайлы далалар -күбрәк. Менә моны инде берәү дә шик астына ала алмас! Иртәгесен әлеге теге сөтле крынка тагын килде. Өстәвенә чажлап торган кайнар самовар да килде... Хужа карт каршыма үзе утырып, сөтләп чәй ясый-ясый, әмма кайдан .килүем, нишләп йөрүем турында һич төпченмичә, хәтта киресенчә, үз тормышыннан карчыгы Агафья башыннан кичкән кызыклы-кызыклы маҗаралар сөйләп, ипи-тоз, якты йөз белән сыйлап чыгарды. Төнге салкын -нык кына туңдырган, юл каты, атлавы җиңел, бигрәк тә шунысы истә калган: бик зур, бик матур булып кояш чыккан, аның кыеклап сибелгән салкын нурларыннан кырау каплаган уҗы.м басулары эреп китәргә бик үк ашыкмасалар да, шулай да җирнең кешеләргә яхшылык теләүче яшькелт елмаюы җәелеп күренә иде инде. Аннары тагын теге көрәк сакаллы рус картының ачык йөзе дә күз алдымнан һич китми иде. Кыскасы, юлның бу ягын шәбрәк атлап кайттым мин. Кояш күтәрелә төшкәч, туң җирнең өске катламы эреп, юл авырайды, аякка сылана, галошны «тешли» башлады. Шулай да иртәнге күтәренкелек, шәһәр талкысыннан котылып, -киң кырлар кочагында уйларым белән ялгыз үзем генә калу миңа — җәяү йөрүне куп күргән авыл кешесенә—көч бирә, шул көнне ничек тә кайтып җитәргә ашкынып, арганлык беләк исәпләшмичә, һаман атларга тырыша идем. Кояш батып, көнгә караңгылык төшә башлаганда мин инде Балык бистәсе районы чикләренә кердем, Солтан авылын чыгып барам, әм-ма авылдан һич чыгасы килми, шуның өстенә урамда очраган кешеләр дә кунып китәргә киңәш бирәләр иде... Мин кайтасы Чүкәй авылына әле ун километрдан артык, әлбәттә, кунып киткән булсам да ярыйсы икән. Шул пычрак юлда кырык биш километр чамасы ара үтелгән, бик арылган, аннары тагын тәрәзәләрдәге утлар да, үзләренә чакырып торгандай, рәхимле җемелдиләр иде. Әмма мин үҗәтләнгән идем ул кичне. Солтан авылын чыгып киттем һәм, юлда адашып, көзге төндә кырда бер эш булганлыгын үзегез, шәт, чамалый торгансыз. Шәһәрдән унбиш километрлар чамасы киткәч, Богородский дигән -рус авылында кунып чыгарга булдым. Әмма анысы да мин уйлаганча җиңел генә булып чыкмады Вакыт байтак киткән, сәгать унбер тулып килә, авыл кеше- ләвенең күбесе йоклап беткән, «исән калган» утлы тәрәзәләргә барып шакысаң, син гозереңне әйтеп бетергәнче алар җавапны биреп куялар. Әлже-мөлже ут яктысында күзләрендә аермачык күренеп торган шик ялтырый: «Кертүен кертер идек тә без сине, әмма ләкин бик шома күренәсең егет: өстеңдә ялык-йолык килеп торган күн пальто, башыңда эшләпә. әмма күзләреңдә бер дә өмет заты күренми, берәр җирдә кеше үтереп, качып баручы түгелме син?» Шулай дигән төсле итеп карый кунып кала яздым. Ул шыксыз .караңгы төндә, ялан уртасында ялгыз баштан кичергән уй-хи.сләрне хәзер инде, ничәмә еллар үткәннән соң, кабаттан яңартып та булмый һәм аның кирәге дә шул чаклы гына. Әмма язучы өчен бернәрсә дә, хәтта иң ямьсез хисләр дә, артык түгел. Мин алармы үземнең хәтер «сандыгыма» салып куйдым, андый-мондый адашкан ялгыз юлчы турында язарга туры килсә, запас буяуларым бар, аптырап калмаячакмын. (Бер җае чыкканда әйтим, «Җәяүле кеше сукмагы» романында, кечкенә чана тартып тегүгә китеп барышлый буранга тап булып, кырда адашып калган Корбангали абзый белән улы Сәфәргали .кичерешләрен тасвирлаганда, мин ул буяуларны бераз гына файдаландым да кебек. Шулай да алар аталы-уллы икәү, аларның кичерешләре ничектер башкачарак чыкты). «Новая деревня» дигән рус авылы янындагы чокырда, алынмыйча •калган иске печән чүмәләсе төбендә .күшегеп утырган җирдән мине Питрәч ягыннан кайтып килүче атлы юлчылар утыртып алып киттеләр. Рәхмәт төшкерләре, аларның юлы Чүкәй авылы аркылы икән. Кесәмдә булган бар күк байлыгымны чыгарып бирдем—мин җәлләмәдем, алар «кирәкмәс» дип әйтә белмәделәр. Шундый караңгы төндә, төн уртасында, җеп-бөртексез пычранып кайтып кергән .мин чакырылмаган кунакны өйдәгеләр ничек каршы алганнардыр, алай нечкәртеп торырлык чамам калмаган иде. Әби, самовар куеп тормыйча, салкын сөт кенә китереп бирде — шуннан аның ничек каршылаганы билгеле иде инде. Әмма бабай мәрхүм, шуның өчен аны һич онытасым юк, төсенә дә чыгармады, сүз белән дә сиздермәде. Кайтып кергән төнне дә, соңыннан да. Шулай булган, шулай булырга тиеш, дигән кебек, башын салып йөри бирде. Югыйсә, ул вакытта колхоз председателе булып эшләүче бу картның, һич югы үзенә сүз килүдән куркып, мыек кабартырга хакы бик бар иде. Аның каравы башкалар бик тиз сиздерделәр. Мин кайтып, ике көн торуга, нәкъ өченче көнендә, безнекеләрнең Яңарыш авылы җидееллык мәктәбендә укучы кызлары — Фәүзия белән Рафига — әйберләрен күтәреп, күз яшьләре белән елап кайтып керделәр. «Җизнәгез Фатих Хөсни— халык дошманы, шәһәрдән качып авылга кайткан. Без халык дошманнарының балдызларын укытып ята алмыйбыз!» — дигәннәр ал арга. Ике төрле уйларга юл калдырмаслык итеп әйткәннәр. Кай натай мәрхүм хәтта шул чагында да төсенә чыгармады. Аннары мин—«шәһәрдән авылга качып кайткан халык дошманы»—- Октябрь бәйрәме көнне, -мәктәп һәм бакча балаларына ияреп, демонстрациягә чыктым. Соңгы ун ел эчендә авылда революция бәйрәмнәре уздыруда катнашканы-м юк -иде, кызык булып китте: бүрекләренә яртылаш күмелгән малайлар һәм шул бүрекләр астыннан утлы күмерләрдәй күзләр елтыраша. Шулар тагын җырлаган булып маташалар. Ә алда, авылның караңгы көзенә ялкын нуры сибеп, күңелле җилфердәп, зур Кызыл Байрак бара... Бәйрәмнәрне аңа чаклы да күргәләгәием бар иде минем. Ләкин шул иртәдә, шул көзге иртәдә күргән бу җыйнак, шау-шусыз, ә минем өчен исә шактый ук каршылыклы кичерешләр белән тулган бәйрәм, ничектер, аеруча истә калган. Әлбәттә, дөньяда гаделсезлекләр дә бар. Әмма кешеләрнең гаделлеккә, бәхеткә омтылулары бөтенесенә караганда да көчлерәк. Шуның нстенә тагын, колхозчылар чәчеп калдырган, язны көтеп, көзге кояш астында күз яше аша көлеп ятучы уҗым басулары да бар. Шуның өстенә тагын, завод-фабрикаларда, стахановчылык вахтасына басып, көнгә икешэр-өчәр норма биреп эшләүче бик яхшы эшчеләр бар. Ул гына җитмәсә, нәкъ шул елларда атаклы очучы Владимир Коккинаки, дөньядагы барлык биеклекләрдән дә биеккәрәк ашып, стратосфераны айкап төште. Гаделсезлекләр юк түгел, әмма социализмның еракларга тавыш бирүче маршын туктатырга берәүнең дә кулыннан килмәячәк! Миңа пычрак ташларга, мине бәлагә батырырга, ниһаять, «халык дошманы» дигән нң куркыныч мөһерне басып, «таш капчык»ка ябып куярга мөмкин, әмма минем күңелдән социализмның җиңүенә булган ышанычны чокып чыгарырга мөмкин түгел. Шулай булгач, шик йотып яшәүчеләргә карап кычкырасым килә: — Ярып карагыз мине, чыгармы дошман? XXVI. ЯХШЫЛЫК НИНДИ АГАЧТА ҮСӘ? Кайберәүләр, бик тырышып карасалар да, мине дошман, бигрәк тә, «халык дошманы» ясый алмадылар. Ә бит чак-чак кына шулай булмыйча калды. Бер кешенең яки берничә кешенең чикләнмәгән хакимлеге, дөресрәге, шул хакимлекне кулдан ычкындырмагаем дип, дер калтырап куркып торуы нәтиҗәсендә, күпме генә яхшы кешеләрнең башына кара язмыш китереп сукмады да, күпме кеше вакытсыз «теге дөнья»га китмәде. Шул җөмләдән татар әдәбиятының, татар культурасының да нинди генә арсланнары корбан булмады. Ул авыр һәм гыйбрәтле көннәрдән үзебезгә, киләчәгебез өчен, һич югы бер сабакны ала белсәк икән: бервакытта да, бернинди тарихи кысынкылык алдында да аерым бер кешенең, гәрчә ул .кеше бик тә акыллы шәхес булганда да, халык өстеннән чикләнмәгән хакимлек алып, үзе белгәнчә теләсә ничек башбаштаклык кылып утыруына юл куярга ярамый. Хакимлек кешене боза, хакимлек кешенең күңел күзләрен сукырайта. Әгәр әлеге шул югарыда әйтелгән «чак-чак» мине коткарып калмаган булса, кем белә, бәлки татар әдәбияты китапханәсендә «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел» романнары, «йөзек кашы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәй башы» повестьлары, күп санлы хикәяләр һәм әдәби фикерне әледән-әле тынгысызлап, кузгатып торучы мәкаләләр булмас иде. Болай әйтү, беренче карашка, беркадәр тегеләйрәк, ягъни тыйнаксызлык кебек тә яңгырый бугай. Төзәтергә ашыгам: мин алар- ны. барысы да алтын күкәйләр болар, дип шапырыну өчен санап чыкмадым — бүтәннәр нинди «күкәй» салса, ,мин дә шундыйны гына салам. Исемнәрен атап санап күрсәтүемнең сәбәбе ике: беренчедән, мин ул саналган әсәрләремнең барысын да әлеге шул шомлы утыз җиденче елдан соң яздым. Икенчедән, мин аларны үзем нык ышанган бер хис белән —үземне халыкның дусты, аның чын баласы санап һәм аңарга ничек тә булса яхшылык эшләргә теләгәнлектән яздым. Нык торыклы булып чыкканнармы алар, чирләшкәләрме? Ләкин аларны кузгаткан, барлыкка китергән төп этәргеч әнә шул. Бу чаклысын мин инде, аллага шөкер, үзем беләм! Шулай ук, күңелдә кешеләргә карата яхшылык теләү хисенең ничек һәм кайдан туганлыгын да бераз гына чамалыйм кебек, һәрхәлдә, шуны әйтә алам: яхшылык хисе агач башында үсми. Ул монда, тормышта, безнең үз тормышыбызда, кешеләр арасында, кешеләрнең үзләрендә, аларның үзара мөнәсәбәтендә. Көн саен, сәгать саен кешеләр белән аралашып, аларның яхшы эшләрен күреп, алардан җылылык һәм нур алып тормасаң, кешеләргә җылы һәм нурлы сүз әйтәсе килү хисе, белмим, кайдан туган булыр иде икән! Менә бу беренче «күңел китабы», әгәр үзенең укучысын табып, мина азмы-күпме шатлык китерсә һәм, безнең яшьтә иң кадерлесе, сәламәтлек булса, бәлки, кырыгынчы еллардан башлап китеп, моның икенче китаоы да язылыр. Шулай була калса, мин үзем айда, башлыча, югарыда исемнәре саналган әсәрләрнең кайчан, нинди тышкы һәм эчке этәргеч мотивлар нәтиҗәсендә туганлыгын, художникның тормыш белән, тормышның художник белән нинди «алыш-бирешләре» булган лыгын, кыскасы, «яшертен» Һәм катлаулы иҗат процессының кайбер пәрдәләрен ачмакчы булам. Көч җиткән кадәр, әлбәттә. «Өйдәге хәл»гә артык исе китмәскә өйрәнгән бүгенге киң карашлы укучыны, бәлки, вак тәфсиллары белән инде туйдырып та бетергән бу язмаларны шушы урында туктатып торып, бүлек -башында куелган идеяне дәвам итү рәвешендә, шулай да кызыклы бер эпизод китермичә кала алмыйм. Әйе, яхшылык хисе агач башында үсми. Ләкин, шул ук вакытта, яхшылыкны чуен койган кебек металлдан эретеп тә коймыйлар. Әлбәттә, ул, барыннан да элек, максатны аңлап башкарылган зур хезмәт нЪтиҗәсендә туа. Ләкин тормыш булгач тормыш инде ул, кайчагында ул син бөтенләй көтмәгән яктан, син бөтенләй күрергә теләмәгән рәвештә дә баш калкытып килеп чыккалый. Менә монда инде -мин, бөтенләй соңгы чорга сикереп, әлеге теге алда сөйләргә свәгьдә иткән эпизодка киләм. ...Әле күптән түгел генә, шагыйрь Хәсән Туфан утыз җиденче ел «хаҗыннан» исәи-имин әйләнеп кайткач, зур һәм яңа эшләр арасында, «тукта, иске сабан туйларын да күреп кайтыйк» дип, без — аның белән икәү, икебезгә кечкенә бер кул чемоданы алып, ул чемоданга икебезгә өч .кипкән вобла һәм, бәйрәмдә кешедән калышмас өчен, икебезгә ярты «Столичный» салып, аллага тапшырыпмы-тапшырмыйчамы, Арчага сабан туена киттек. Тормыш булгач — тормыш, сабан туе булгач—сабан туе: юлда, Казан — Арча поездында дигәнем, төрлесен күреп бардык. Исерекләре дә, аеклары да, җырчылары да, гармунчылары да күп очрады. Хәтта берсе үзе уйнап, үзе җырлый, үзе шул арада, кешегә күрсәтмәскә тырышып кына, янында утырып бара торган чибәр кызның янтыгына кагылып алырга да өлгерә иде. Гармунның бакасын кычкыртканда, ялгыш ■кына, янәсе. Аннары бер заман, дәррәү керешеп, татарның композиторларын тикшерә башладылар. Бу, әлбәттә, белеп, нечкәлекләренә төшенеп сөйләшү түгел, шәхси зәвыктан, ошый-ошамый дигән төшенчәдән чыгып алып барылган әңгәмә генә иде. Ләкин шулай да яшьләрнең, эшләре буенча сәнгатьтән ерак торган кешеләрнең, шулай -күпләп-күпләп һәм шундый ■кайнар кызыксыну белән музыка һәм әдәбият мәсьәләләренә ташланулары бик тә гыйбрәтле бер хәл иде. Сабан туе булгач сабан туе -инде ул: иртәдән алып кичкә кадәр Арча тавы буендагы киң болында, көнбагыш кыры кебек, тирбәлеп торган шау-шулы, җырлы-музыкалы, исерекле-аеклы, комиссия кушканы буенча эш итүче һәм, комиссияне бар дип тә белмичә, күңеле ничек куша— шулай кыланучы кешеләр белән тулган ул чуар бәйрәмне ничек язып бетермәк кирәк. Хәтта кичке эңгер төшеп, йолдызлар калыкканнан соң да көндезге бәйрәмнең кайбер калдыкларын күрергә мөмкин иде әле. Без, мәсәлән, Хәсән абый белән икәү, мәйданнан соң, яшь драматург Мәҗитовта кунак -булып, юлны һәм сукмакны һич эзләп тормыйча, төн уртасында болын ерып Арча станциясенә китеп барганда, шундый калдыкларга үзебез тап булдык. Күз алдыгызга китерегез: Арчаның үзе белән аның станциясе арасында күпме генә җи.р: шунда бер төркем бәйрәм калдыгы адашып йөри. Берничәсе Арча ягына каера, икесеме-өчесеме поездга таба тарта. Бөтенләй үк «ычкынып» бетмәгәннәр, чам-алыйлар: шәһәргә кайтып җитәсе, иртәгә эшкә барасы бар. Берсе икенчесенә сагызлана. Кочаклашу, ялашу, макташу һәм, бер үк вакытта, кәгазь күтәрмәслек сүзләр дә ычкынгалый. Җитмәсә тагын бер читтә, үпкәләгән кебек, гармун җылап тора... Сабан туе булгач сабан туе инде ул: барысын да язып та, сөйләп тә бетерә алмассың, әмма сөйләми калдырырга ярамын торган бер «ачыш» та-мак төбен әле дә булса кымырҗытып тора. Атлар килгәннән соц ачтык без бу хәлне. Дөресен әйткәндә, сабан туеның, иң кызыклы һәм нц борынгы бер тамашасын атлар чаптырганны без ничектер күрмичә калдык. Монда атларны мәйдан җыелган тирәдә түгел, бөтенләй икенче якта — Арчаның югары төбәгендә чаптырып, килгән тәртипләре белән бер-бер артлы тезеп, соңыннан мәйдан әйләндереп халыкка күрсәтеп чыгаралар икән. ...Менә ул чабышкы атлар, берсе артыннан икенчесе көяз-көяз генә басып, кулыннан блокнотын төшермичә язып утыручы шагыйрь Хәсән Туфан белән исәпләшеп тә тормастап, ара-тирә аңарга борын парларын чәчеп пошкыра-пошкыра, мәйданга килеп керделәр, безнең аяк оч.1 арыбыздан гына диярлек узып киттеләр. Әле тирләре дә кибеп’җитмәгән, җанкмсәккәйләремиең... Күзләре очкынланып янып тора. «Менә шулай, агай-энеләр! Булганы белән тырыштык инде» дигән кебек, башларын каккалыйлар. Яллары тузгыган, ялларында комиссия биргән бүләкләр: сөлгетастымаллар, яулыклар, метрлы тукымалар. Әйе, алары Сабан туе комиссиясе биргән бүләкләр. Ә менә монда, мәйданга килеп кергәч аларны аерым кешеләр, бернинди комиссиясез, үзлекләреннән бүләкли башладылар. Бигрәк тә шунысы күздән яшь китерде: баш килгән атны түгел, баш артын да түгел, иң актыктан .килгән чандыр, кечкенә атны бүләкләделәр... Башта бернинди логикасы юк кебек .күренгән бу хәлнең серенә без соныннанрак төшендек: халык күңеленең иң яшерен бер почмагында качып саклана торган хис — мескеннәрне кызгану хисе бәреп чыкты түгелме соң монда? Чынлабрак уйлап карасаң, логикасы бик бар. Актыктан килгән ул бичара ат та тырышмаган түгел бит. Башкаларга бәреп чыккан тир аңарга да чыккан. Әмма шуннан да артыкны булдыра алмагач, ул мескен нишләсен инде! Безнең рәсми идеологиябез белән әллә ни зур уртаклыгы булмаган, һәрхәлдә, безнең шагыйрьләребез тарафыннан күкләргә чөеп җырланмый торган бу хис, бактың исә, гади халыкның эчкерсез күңелендә үз урынын югалтмаган икән әле. Бер караганда, әллә ни зур әһәмияте дә юк кебек күренгән менә бу сабан туе эпизодында без үз халкыбызны, ничектер, моңа хәтле ачып җиткермәгән яктан ачкандай булдык. Дус халыклар семьясында, башкалар белән кулга-кул тотынып, коммунизм төзергә, адәм акылы ирешмәслек могҗизалар тудырырга сәләтле безнең халкыбыз мескеннәргә карата күңелендә шәфкать нуры да саклый белә икән. Ә бит бу агач башында үскән яхшылык түгел, шулай ук бу кечкенә эш тә түгел! Уйламаганда ясаган безнең бу «ачышыбыз» бездә үз халкыбызга карашны, ничектер, тагын да киңәйтеп җибәргәндәй булды. Бигрәк тә шунысы әһәмиятле: без: «Бөтенесен дә беләбез, бар нәрсәгә дә ирешкәнбез!» дигән тәкәббер уйны югалта төштек. Юк, халыкның без белмәгән, без ачмаган байлыклары да күп булса кирәк әле. Безнең—язучыларның һәм, гомумән, барлык сәнгать кешеләренең — изге бурычыбыз: халык күңеленең әнә шундый ачылмаган якларын өзлексез ача барып, халыкның үзенә һәм аннары башка халыкларга әйтү: — Менә син кем! Менә син нинди шаккатыргыч эшләргә сәләтле. Менә синең, әле моңарчы үзең дә белеп җиткермәгән, нинди матур якларың бар! Ә монын өчен художникның күңелендә дөньяны бозмыйча күрсәтә торган, әйберләрне барысын да бер төскә манмыйча, чын үз төсләрендә күрсәтә торган якты пыялалы киң тәрәзәләр — күңел тәрәзәләре булуы кирәк. һәм ул тәрәзәләр кояшка, халык күңеленә таба һәрвакыт ачык торсын. Калганы — барысы да табыла торган байлык. Табылып беткән тугел, табыла бара торган. Март, I9G3 ел.