Үлемсезлек
Шәһәрне стеналар тугел, ирләр саклый. (Борынгы латин язмаларыннан). Бөек Ватан сугышында батырларча' һәлак булган дусларыма багышлыйм. Автор. КЕРЕШ ҖЫРУ Озләгәинәр үлемсезлек чишмәләрен Аллалардан, язмалардан, багулардан, Галим, табип илгизәрнең киштәләрен Сыгылдырып басып яткан дарулардан. Гаҗәп кебек карап алсаң узганнарга: Канатланып, газапланып эзләгәннәр. Менеп тауга, кереп сахраурманнарга, Нинди-нннди «изге сулар» эчмәгәннәр! Утнапиштим, Гилгамешка 1 сиздермичә, Ерак яшерә шифаларның барын-барын. Батыр таба... Тик, кемгә дә бирдермичә, Елан йота үлемсезлек тамырларын... Гарәп карты «үлем юк, дип, зирәкләргә», «Абелхаять»2 тамчыларын санап яткан; Шешә төшеп, таралганда кисәкләргә, Бәхетсезгә үлем килеп канат япкан. Нинди патша, нинди тиран шашынмаган Бу сихри нур, күктә янган йолдыз ©чен? Җирдә ләкин үлемсезлек табылмаган Бәрәкәтсез меңәр еллык тормыш өчен. Үлемсезлек, һаман шулай, эзләүчедән, Чүлгә яткан мираж кебек, кнгә барган. Үлем ләкин күренмәгән эзләр белән Кемгә чират — шуңар һаман җитә барган. Ауган чакта таянгандай черек җепкә, Төрле-төрле сафсаталар ятлаганнар, — Кыска гомер, кайгы-зарлы тереклеккә «Бакый дөнья» әкиятләрен ялгаганнар... ‘Утнапиштим, Ги л гаме ш. Борынгы Ашшур (Ассирия) территориясендә яшәгән халыкларның берничә мең еллар буе телдә сөйләнеп килгән һәм моннан 2600 еллар элек кенә чөй язуы белән таш плиталарга язып алынган «Гилгамеш» исемле эпос геройлары. 2 Абелхаять. Гарәп мифологиясендә «тере су». Бу тылсымлы суны Урта гасыр алхимиклары да бик озак эзләгәннәр. Ни файда сон омтылышсыз йөрәкләргә Алхимиклар хыялланган тамчы судан? Үлемсезлек килеп торды көрәшләрдә Үлем белән бугазлашып тартышудан. Килде ул киң, мәгърурәнә иңләү белән, Гадел эшләр, бәрелешләр шау-шуыннан, Ярсытылган фидакарьнең нң тәүге һәм Иң соңгы кат яшен булып балкуыннан. Килде ул зур, куркынычлы сынауларда, «Ватан» сүзен канга манып язганнарга: Ут кебек саф, корыч кебек чыдамнарга, Ил, халык һәм намус өчен янганнарга. Яшәү дәрте йөрәкләргә ялкын атсын, Тонык жанны ялтыратсын сихри яшен. Туган телем дәрте белән яңгыратсын, Җырга салып үлемсезлек шигъриятен. Тарих һаман үлемсезлек юлларыннан Әйдәп барды ватанымның гасырларын. Дулап узган бөек сугыш утларыннан Алдым җырга чорыбызның батырларын. БЕРЕНЧЕ ҖЫР ■^лдым җырга чорыбызның батырларын,— Әх ничек соң йөрәк сүзен тыңламаска? Ватан рухын, халык җанын, гасыр данын, Үлемсезлек тантанасын җырламаска? Алдым җырга һич вакытта җиңелмәгән Батыр бер ир — Захар иптәш Баклановны; Дәрте белән күңелләрне сихерләгән Ялкын җанлы Тимербулат Рахмановны. Дуслар алар... Бергә килеп очраштылар Чигенгәндә Белоруссия урманыннан. Шул чакта ук бер-берсенә охшаштылар, Икмәктә һәм моң да булды уртагыннан. Танышлыкка уртак кайгы сәбәп булды, — Сораштылар: «Син ни өчен моңлы һаман?» Булат әйтте: «Минем әтием һәлак булды», Захар әйтте: «Башын куйды соңгы балам». Дуслар алар... Сындырмады канатларын, Сукса да гел кыенлыклар, камчы булып. Кичерделәр фронт, поход газапларын, Казан полкы байрагына сакчы булып. Җырладылар моңлы көйгә вакыт-вакыт, Бергә кушып тенор-баслы тавышларын; Балтиканың дулкыннары, чапылдашып, Сөйдесыман Агыйделнең камышларын, һичкем дә юк болар белән кайгы-зарын, Уй, идеал һәм мәхәббәтен багламаган, — Казан полкы байрагының сакчыларын «Дуслыгыгыз тиңсез!» диеп мактамаган. — Бәйләнеште чәчләрегез чәчкә, — диләр, — Бергәлектә көчле дә сез, камил дә сез! Ят нәрсә һәм гаҗәп түгел хәтта, — диләр, — Килсә җырда кафияләшеп фамилиягез! —Эх күп булды баһадирлар тезмәсендә Юлдашларым, иптәшләрем, танышларым!.. Бар минем да алар белән бергә-бергә Кичерешкән уй, тойгы һәм сагышларым. Баһадирлар... һәммәсенең күкрәгендә Бер үк йөрәк, бер үк саф ут, ашкын халәт. Бар як та тик уртак түгел күпләрендә: Берәүләрдә — бүтән холык, аерым гадәт. Бер булса да барыр юл һәм алган бурыч, Батырлыкка төрле караш — төрлесендә. Тик барсы да, җәйге ямьле ал таң булып, Сыйланалар баһадирлык көзгесендә... Кайберләре тимер рухлы, кырыс җайлы, Андыйларга гакыл хуҗа бар төштә дә. Алар салмак, ир йөрәк һәм тыныч канлы. Каршы яктан ишелә-ишелә тау төшсә дә. Алар шундый: һичвакыт та килешмиләр Кирәксезгә ярсуланган батыр белән. «Бул ир йөрәк, бул ут кебек җитез, диләр, Эш ит ләкин айнык уй һәм гакыл белән!» Алар шундый: «йөрәк, диләр, аннан башка — Гәүдәсеннән аерылган шәүлә төсле! Өйрән шуңар — сугышларда алданмаска, Монда, иптәш, уй, гакыл һәм хәйлә көчле!» һәм, ут сулап, җирдә күкне күкрәтәләр, Калса да кыр кабер төсле кысан булып; Баһадирлык, фидакарьлек күрсәтәләр, Хәйлә белеп, сабыр, зирәк, чыдам булып. Алар шундый: «Үлем, диләр, җиңел нәрсә, Бирмә ләкин тормышыңны файдасызга! — Өйрән шуңар •— сугышларда җиңелмәскә, — Юк, үлмәм!—дип, соң чиктә дә даулашырга». Алар шундый: «Синең, диләр, ярсынганың — Кирәксезгә гомер белән уйнау бит ул. Яшьлегеңне — ватаныңның алтын малын Карак кебек күзгә карап урлау бит ул!» һәм Захар да көрәшләрдә шуларсыман, Киң юл биреп аң, гакыл һәм сабырлыкка, — Нәрсә читен, нәрсә хәтәр — шуңар чыдап, Мәгърурәнә тыныч барды батырлыкка. — Ул бит, — диләр сугышчылар вакыт-вакыт, — Җиргә туган чүкеч тотып — тумышыннан. Күк ат белән дала битен давыллатып, Үткән, — диләр, гражданнар сугышыннан. — Без үз иттек бөтен хисне, җанны биреп, Безгә бит ул комсомолец бабай, — диләр. Исмен тишеп пуля үткән канлы билет Музей залын бизәп тора, малай! — диләр. ...Бар тагын да лачын җанлы фидакарьләр, Андыиларны йөрәк кертә ялкыннарга, >— Алар шашкын, уттан-судан бихәбәрләр, Ярсый-ярсый һөҗүмнәргә ашкынганда... Алар шундый: һичвакыт та килешмиләр, «Йөк ул» диеп, каска белән, көрәк белән. «Бул батыр ир, бул ут кебек җитез, диләр, Эш ит ләкин ашкын хисле йөрәк белән!» Алар шундый: Траншеядән ыргып чыгып. «Эх син, фәлән, ут аттың, дип, кемгә каршы?» — «Үч!» дип сусап, төймәләрен ычкындырып, Бер ялгыз да ташланалар меңгә каршы. Канлы кырда данлы эшләр башкаралар Җитезлектә яшен белән ярышкандай, — Утлар аткан амбразурга капланалар Җәрәхәттән өзгәләнгән арысландай. Алар шундый: «Үлем, диләр, нәрсә безгә! Батырларга чүп әйбер ул һәр эш кебек. Күп эчтек ич шәрап салып чәркәбезгә, Үлем дигән туташ белән чәкештереп!» Алар шундый: «Җиргә, диләр, башың тыгып, Кисәү булып, аплар-еллар пыскыганчы — Күнел нурың яшенсыман чагылдырып, Кинәт кенә бер балкы да, ныклы балкы!» һәм Булат та көрәшләрдә шулар кебек Бөтен көчен ычкындырып йөгәненнән, — Нинди ут бар, нинди су бар — шуңар кереп, Батырлыкны сыгып барды йөрәгеннән. Яшь ул Булат, яшьлегенең чәчәкләрен Моңар чаклы түтәленнән өздермәгән; Китапларга биреп килеп мәхәббәтен, Бер кызга да сокланырга өлгермәгән. Булат сөйли: «Ай-Һай менә язмыш та соң! Бер кызны да сөйми үлсәң дөньясында... Тузан сулап, гел ят, имеш, ялгыз башың Ходай дусның «оҗмах» дигән чормасында!» Захар сөйли: «Сиңа нәрсә! Кичкә кадәр Син бу уйдан котылырсың, бәхәстәшем! Ух, мин үлсәм! Эшләр, малай, бик тә хәтәр! Җиргә күмәм иң зур нәрсәм — Мәхәббәтем...» Сугышчылар сөенә-сөенә рәхәтләнеп, «Ут бит ул!» дип мактасалар Рахмановны, — Шул ук вакыт, таңга калып, гаҗәпләнеп, «Көчле» диләр, «корыч» диләр Баклановны. Булса да тик аерым як һәм үзгәлекләр Телдә, яшьтә, аң, холык һәм төсләрендә, — Үлемсезлек басып калды үзләреннән Башкалабыз — бөек Мәскәү төпләрендә. ИКЕНЧЕ ҖЫР башкалабыз — бөек Мәскәү төпләрендә Калды ул чак шаулы юллар карга батып; Декабрьнең давыл-җилле көннәрендә Көлгә, бозга, бизәк-бизәк канга катып. Барды сугыш, көнен-төнен сүрелмәгән Иң коточкыч, иң көчле һәм канлы сугыш; Тарихларда һичвакыт та күрелмәгән Вакыйгалар, эшләр, белән данлы бу кыш. ...Килде дошман, нәрсә очрый — кырыл, ватып, Кисеп чыгып бөтен фронт сызыкларын. Торды җил дә шомлы көйгә чыжылдатып Телефонның өзгәләнгән чыбыкларын... Килде зур яу, иркен илнең тантанасын Кылыч белән канга-яшькә күмдерергә; Мәскәвебез— ак таш кигән башкаланың Мәңгелекле нурлы данын сүндерергә. Килде ятлар гасырларча сасып яткан, Ун мең кабат нәләт алган өннәреннән, — Карта битең тамыр төсле сарыл яткан Шыгырдавык көзге туң юл өсләреннән. Килде фашист... Траншеяләр канга катты, Көмеш йөзле карлы сахра корымланды; Уйдым-уйдым казылмалар чарпалатты Җәйләрендә ал-гөл үскән болыннарны... Төннәрендә, юл-юл булып, мамык карга Офыклардан шомлы шәүлә сузылганда; Ватан, халык, Мәскәү өчен батырларча, Тиргә батып, канга батып сугышканда,— Сызланулар, җәрәхәтләр, кичерешләр Сугышларда барсы-барсы онытылганда; һөҗүмнәрдә ясап зур-зур сикерешләр, Казан полкы Можайскига омтылганда, — Дивизияләр ашкынганда көнбатышка, Кичен буран, кичеп томан-караңгылар, — Булат, Захар, барып кабып чолганышка, Бар яктан да зур яу белән камалдылар. Кызып-иңрәп, кырны иңләп шом килсә дә, Сугыштылар, гранаталар ташладылар, — Булат, Захар, ялгыз калып, соң чиктә дә Полк әләмен кулларында сакладылар. Бар яктан да ялкын-тимер яуган чакта, Декабрьнең карлы-җнлле салкынында, — Калды шулай алтың чуклы ал байрак та Чолганышта, юлбасарлар капкынында. Буран, дулап, калку өстен актарганда, Килмешәккә каһәр, нәләт һәм үч белән,— Сугыштылар батырларча, ак кардан да Аграк күңел, тугры аң һәм намус белән. «Начар, Булат. Дөнья безгә тагын кырыс. Штаб бетте. Бар як — сугыш, бәрелешләр... Байрак — исән, шуңар азрак җаным тыныч. Читен ләкин, читен, иптәш, хәзер эшләр! Хәер, ни дип үлгәннәрне шелтәләргә? Бөтен штаб башын куйды, барсы — вафат. Болар гына котылдылар көтмәгәндә, Килде ләкин читен сынау, кайгы-газап. Алган камап бар яктан да ут һәм тимер, Җил дә монда, пычак булып, тәнгә чәнчә...» ...Захар кисәк тынга калды уйлап нидер, Баттысыман тынычлыкка һәммә нәрсә. «Сугышларга, һөҗүмнәргә тарта күңел, Ләкин бар уй, бөтен тойгы байрак кына!» ...Захар аның канлы сабын карга күмеп, Полотносын төреп тотты җайлап кына. Төреп тотты, тотып торды һәм ул тагын Кочып торды иң гүзәл бер байлык итеп; Аңлап аның керләнмәгән матур данын, Кызыл йөзле, кызыл җанлы шатлык итеп. «Митрофаныч!» — Булат шунда кискен итеп, Кысып тотты кордашының беләгеннән. «Чүп ул дошман, кирәк булса килсен менә: Көл калыр да кисәү калыр меңәвеннән! Сөям, дустым, каракошның, таудан ашып, Болытларда мәгъруранә кагынганын». Боера йөрәк: «Бар, ди, иптәш, капкаң ачык, Торма монда, чык, ди, җиңеп барын-барын!» НИ өстен соң нр җанлы һәм түземледән, Баш куйса да җиңелмәскә карар иткәч? Сүз --"аткан ук, үлсәм, бергә — сүзем белән, Шуңар да мин җиңелмәмен, Захар иптәш! Сөям, дустым, көмеш йөзле Казан күген, Тагын шунда сыерчыклар очкай чагын; Тукай ташын, көзге төсле Кабан күлен, Башларында утлар янган Ослаи тавын. Туган әнкәм — горур халык, батыр халык, Немец абзаң белер Казан татарларын! Антка тугры, дуска юмарт, сабыр халык Төшендерер татар барда хәтәр барын! һәлак булып, каным сыгып, җиргә аусам, Кичке яшь ай туган кырга хәбәр итсен. Сүзем, антым, вөҗданымны җилгә атсам, ӘнкәмВатан гүр комын да хәрәм итсен! Нәләт алыйм — яңгыр-җилдә ярсуланган Мактанычым, Идел-әнкәм күбегеннән; Вахитовның ал таң белән алсуланган Кызыл банты җемелдәгән бүрегеннән! Митрофаныч, әх син, иптәш, төшенсәцче! Матур тавыш янрый һаман җыр бетсә дә. Ярсый дауга йөрәгемнең бөтен дәрте, Көрәшермен, сугышырмын, тын бетсә дә!» «Булат, Булат! Шашма, туган, булчы ныклы, Ашкын да син, азгын да син, тиргәмәсәң! Калды бер юл. Ул да булса — куркынычлы, Калку өстен йозак булып бикләмәсәң... Булат туган, һични килми буштан гына, Булма шулай пафосларга сугарылган! йөзме — йөзең? Юк, йөз түгел, туксан гына! йөрәк хисең кирәксезгә тугарылган... Хәл ит барын, ярсып түгел, хәйлә белән, Кирәк түгел, синең ялкын, очкын хәзер. Калды бер юл... Ул да булса, кәлтә кебек Читкә үрләп, камалыштан ычкын хәзер! Булма, туган, уттай алган тимер төсле Үзлегеннән чаткыланып сирпелүчән! Соң ни файда, юкка ярсып синең төсле, Хәлең белән санашмыйча җилкенүдән? Менә байрак... Башкалабыз күңелләрне Хәрәкәтчел дявар булып, төртеп тора. Карагайлар сынып төште, күмерләнде, Яулар һаман тимер җилен бөркеп тора. Менә байрак... Ал нур белән гәүдәләнеп, Шунда синең каның, җаның, дөньяң килә. Күрче, ничек карачкыдай шәүләләнеп, Безне камап, бар яктан да дошман килә!» ӨЧЕНЧЕ ҖЫР г «°езне камап, бар яктан да дошман килә, — Митрофаныч, күзем бар ич, күрәм мин дә. Аланлыктан, агачлыктан, боздан килә, — Юл юк, туган, безгә хәзер бүтән җирдә. Шуңар да шул минем фикер башкачарак: Ни булса да шунда торып каршыларга. Карар иткән — кагар, диләр, ташка кадак, Бирешмәбез, без дә бүген шакшыларга! Җиңелмәбез! Аннан башка нәрсә бүтән? Бу калку тау кабер булыр дошман өчен! Канга батып тартышудан, чәйнәшүдән Ял табам мин йөрәк белән вөҗдан өчен! Чигенмәбез! Кичәчәкбез ялкын-карны, Торса да кыр сугыш белән көеп-кайнап! Алсын бу җир гәүдәбезне, алсын канны, — Ләкин һаман бездә калыр бөек байрак!» «Чү, Булат дус, сүзең матур — көмеш кебек, Ләкин, иптәш, эндәшмәвең алтын синең! Кичергәнең, фикерләрең дөрес кебек, Юк, шул туган, каның, җаның ялкын синең! Әх, Булат дус, һич тә, җаным, төшенмисең! Без үлдек, ди. Кемгә калыр байрагыбыз? Фидакарьлек — шунда синең бөтен хисең; Юк шул, туган, ул түгел шул максатыбыз! Калыр бәлки канга катып синең тәнең, Давыл бәлки дулап шунда карын түшәр... Анда да син: «Юк, мин, диген җиңелмәдем!» Кабереңнән чыгып, тагын башың күтәр! Байрак ич ул — түгел, иптәш, байрак кына, Полкыбызда көч тә, җан да, шөһрәт тә ул! Җиңә солдат үзен шуңар баглап кына, — Батырлыкка җитәкләгән кодрәттә ул. Байрак ич ул — түгел, иптәш, байрак кына, Сугышларда нурың, рухың, дөньяң да ул! Җиңә солдат аның данын саклап кына, — Үлмәс абруй, ак намус һәм вөҗдан да ул. Ул бар чакта таң да калка тирәбездән. Ул бит, иптәш, символыбыз, ярдәмчебез; Сугышларда иң гадел һәм чибәр эздән — Үлемсезлек эзләреннән әйдәүчебез. Без үч алган, нәләт иткән дошманыбыз Салса шуңар чирканычлы нәҗес кулын, — Үлсәк тә без таплы калыр вөҗданыбыз, Югалтканга сугышчының бәхет нурын... Акланмабыз мәңге-мәңге ул чакта без, Газиз ватан, туган халкы каршысында, — Вөҗданыбыз таплы калыр үлсәк тә без, Тырышмагач үлем белән тартышырга... Батыр булып үлсәң дә сип сугышларда, Абруй түгел, зур зарар ул кайсы вакыт. Бүгенгедәй иң өстен бер бурыч барда. Көрәш ач син үлем белән, каршы оасып! Булат туган, ярсытылган гайрәтебез Сүрелмәсен кар белән дә, җил белән дә! Без тик икәү, җанда — ут күк нәфрәтебез, Бүтән безгә ярдәм итмәс һич берәү дә! Күп күрсә дә монда бүген башларыбыз, Җиңәр, иптәш, хак тугры эш, гадел теләк. Без тик икәү. Ләкин кулда — байрагыбыз, Тик ул өстен, кадерледән кадерлерәк!» «Митрофаныч! Ярсый минем ялкын җаным, Әйтерсең лә һәр эштән дә соңга калам! Байрагыбыз! Шул ич минем яктым, даным, — Син ал да кит! Мин юл кпссп, монда калам. Син ал да кит. Монда калыр синең Булат, Соңгы тынын туган җиргә багышларга. Ярсый йөрәк, сабан туйда җиңел күк ат Ярсыгандай башланачак чабышларга! Синең бурыч: һич хакың юк соңгарырга, Кан басса да барып чыгар мәйданыңны, — Утлар кичеп һәм юл табып, коткарырга, Коткарырга, коткарырга байрагыңны!..» ...Кемгә дөнья сугышларда, ялкын-канда, Монсынулар, борчылулар китермәгән? Кайсы батыр, иптәшеннән аерылганда, Яшькә батып, кайгы-сагыш кичермәгән? Караңгыдан күренмәгән моңлы караш... Җыр бу, ләкин нинди кыска һәм аз бу җыр! Кочыштылар баһадирлар соңгы кабат, — Берсе китәр, берсе монда һәлак булыр... Митрофаныч, вакыт сезгә хушлашырга, Кисеп үт син чолганышны таңга чаклы, Булат калыр килмешәкне туктатырга Соңгы көчкә, актык тамчы канга чаклы! ДҮРТЕНЧЕ ҖЫР Соңгы көчкә, актык тамчы канга чаклы Тартышырга карар иткән ялгыз Булат Калды шулай зур яу белән капма-каршы, Чигенмәскә — торса да җир ялкын сулап. Китте Захар илбасарлар тозагыннан, Баш белән дә гәүдә белән карны сөреп; Туган җиргә җылы биреп кочагыннан, — Дулап искән шаулы җилне каршы сөзеп. Ярсып давыл, бар җиргә дә киртә салды Ташып аккан мамык ак кар энҗесеннән. Барды батыр ун атлам җир җилгә каршы, Рәхәтләнеп байрагының эссесеннән... Китте Захар... Миналардан чыршы сынып, Чал нарат та телем-телем кискәләнде. Килде берсе чинап, җылап, сызгырынып, «Ух»лап кинәт, бөтен көчен җиргә бәрде. Җир, ут сулап, куптарылып, корым катыш Комын чәчеп, юрган җәйде ап-ак карга. Кышкы җилдә куркынычлы фырылдашып, Сибелделәр ядрәчекләр як-якларга... ...Әйтсәгезче, бу киң җирдә кайсы батыр Сугышларда утлар узган җәрәхәтсез?.. Захар да шул яткан килеш калды катып, Калды тынып, үлгән төсле, хәрәкәтсез... Күрде Булат барын-барып тирәсеннән, Утлар чәчеп күктә ракет яктырганга. Китте үрләп дусты үткән тирән эздән, Сыена-сыена сирпелүчән аксыл карга. Җитте Булат. Ләкин кинәт калды тынга; Нарат ауган, сынык башын җиргә терәп. Күрде кинәт: Захар яткан каршысында... «Булат, Булат, хәзер, җаным, синдә терәк!» «Мнтрофаныч! Үтсәм дә зур сугыш шавын, Юк, үлмәм мин, хак антым бу, тыңла, туган! Үлсәм чөнки үтәлмәстән бурычларым, Ким түгел ул вөҗданымны пычратудан... Җаным тыныч, йөрәктә шат нәрсәгәдер, Юк, мин үлмәм, көч бетсә дә тырматырга! Үлсәм чөнки, байрагыбыз — мәртәбәбез Калыр кырда, илбасарлар тырнагында... Шелтә көтәр дивизиябез командирын, Ничек соң ул күзен текәр бүтәннәргә? Әйтер бар да: «Юк, иптәш, дип, карар җирси, Полкыгызны ышангачтын бүкәннәргә!» Полк тузар... һәм бу көнне барсы җылар — Шунда үскән, ут-су үткән ветераннар. Бу зур кайгы, читен хәлгә кайсы чыдар, «Әх сез!» дип тә сүгеп куйса генераллар?» «Булат туган! Бөтенләйгә таратырлар Бу зур семья, шапшәрәфле йортыбызны —- Нигезләнеп Кутузовлар тарафыннан, Иөз кырык ел гомер иткән полкыбызны. Бит бу полк бәрелешләр кайнарында Наполеонны баштанаяк җимерешкән,— Ватан данын горур тотып байрагында, Килмешәкне куган шулай җиребездән. Шул чакта ук сугышларда алган ул дан, Язган шулай пң матур бер тарих башын. Казан полкы мәгъруранә атлап узган, Дәрте белән чаткылатып Париж ташын. Үлсәк хәзер, булса шунда туфрагыбыз, Көләр бар да «Гүрләрегез саерак!» диеп. Нәләт әйтер котелокташ дусларыбыз, — — Ахмакларга ышанганнар байрак! — диеп. Телеграфчы лента тыгар — кайгыбызны Морзе белән хәреф-хәреф бүлгәләргә, — һәм бу хәбәр, кичеп иркен карлы кырны, Барып керер Кремльдәге бүлмәләргә... Илһам алдык, наказ алдык Башкаладан, Көрәшләрдә яшен булып яшьнәү өчен... «Казаң полкы тузды» дигән мәсхәрәдән Җиңел булыр дисеңмени Мәскәү өчен?» «Мнтрофаныч! Боланда бит халкымдагы Кечеләрдән, урталардан, бөекләрдән — һәммәсенең кайгы-сагыш, шатлыклары Бөтен яктан шунда барып төенләнгән. Башкаланың үлемсезлек кайнарлыгы Үткән чакта ялкын булып йөрәгемнән, — Юк, мнн үлмәм! Тәнем-җаным байракныкы!' Аерылмамын синең нркең, теләгеңнән!» Булат кинәт йөзен борды яшькә тулып, — ..С. Ә." X- 2. Белсәгезме, никадәр саф, татлы бу яшь! Карлы кырда чатнаганда таш та туңып. Ташып чыгып, тамчы, тамчы тамды бу яшь, Калды басып, бик аз вакыт моңга талып, Андыйларны яшь түксә дә кичерерсең... «Я, бар, Булат, йөгер, йөгер, торма катып, Вакыт көтми, йөгер, туган, кичегерсең! Калам шунда янган җаным, аккан каным. Ауган тәнем, актык хәлем, көчем белән. Корал төшсә, кан басса да як-якларым, Өзгәләрмен дошманымны тешем белән! Килсә дә тпк кабахәтләр каршыбызга. Бер тамчы да акмас ләкин тиккә бу кап. Я бар, Булат, нп дип, җаным, кайгырырга? Захар бит ул үлмәс булып җиргә тугай!» БИШЕНЧЕ ҖЫР <5ахар опт ул үлмәс булып җиргә туган, — Калды ялгыз богауланып газапларга... Карар бирде: «Соң чиктә дә киртә булам Без үч алган, нәләт иткән палачларга!» Карар иткән зур, гадел эш барып чыгар, Килсә дә тик төрле-төрле фаҗигаләр! — ...Хәтереннән берәмберәм калыктылар Булып узган, күреп үткән вакыйгалар... Солдатмыни — күпне күреп, күпне белеп, Кирәк икән, без белән дә кырынмагач? Фаразиткән якты нурга күзне тегеп, Карлы кырда төтен белән җылынмагач? Солдатмыни — хәйлә белән, сәләт белән, «Балта» салып, тәмле әбәт пешермәгәч? Кирәк чакта төрле көлке, мәзәк белән Сагышларны, кайгызарны бетермәгәч? Чү, ник ләкин күренешләр болытсыман Буталдылар, барсы бергә томанланып?.. Агыла сулар... Бар нәрсә дә тоныксыман. Атыласыман карагайлар, йомарланып... Әрнеп-әрнеп сызланганда җәрәхәтләр Күкрәгендә меңәрләгән ук бар кебек... Берәм-берәм күренешләр, хәрәкәтләр Җемелдәште тауда янган утлар кебек... Әйтерсең лә чәчәк коела агачлардан, Күктә яшь ай уйлый төсле батар чагын: «Әй, рюс, бирел! Капут!» дигән авазлардан Кисәк кенә һушка килде Захар тагын. Таныш җир ич! Тирән чокыр, юл һәм туган, Көнчыгышта янгынсымак балку да бар. Чү, кайда мин? Нидер дулый. Урман бугай. Әллә ничек шунда ят бер шаушу да бар... Хәтер очкан... Коч тә бик аз минем тәндә. Күңел түрен чүлдәгедәй мираж алган... Тукта, тукта! Бу калку бит чигенгәндә Барходаров тарафыннан миналанган!.. Миналанган бөтен яктан киртәләнеп, — Керим дисәң, юк йөрер җир, юк басар җир! Җил килсә дә чыгар аннан кисәкләнеп, — Ул — шомлы җир, туң карга да ут кабар җир! Эх син, ахмак! Кулым да сау, җаным да нык, Ят тик шулай «капут»ларың кычкырынып! — ...Буран җылый буыла-буыла, давылланып, Җирдә юк бер сәер кәйгә сызгырынып... Монда ятсам, зур яу белән сугыш ачсам, Патрон да аз, тартышырга хәл дә кирәк. Җитми миндә берсе дә тик шушылардан, — Димәк, иптәш, берәр төрле хәйлә кирәк! Гранаталар миндә хәзер алтау калды, Өч диска бар — автоматтан файда бик әз. Тагын бер юл — немецларны алдау калды, — Бүрек тагын нәрсә әйтер, сал да киңәш! Монда ятсам юк-бар хәлем-көчем белән, Чыдый алмам корыч булып, таш булып та! ...Шуыша-шуыша буран өргән сөрендедән, Барып менде миналанган калкулыкка... Туган ак кар, мамык ак кар күтәргәнгә .Миналарның һич берсе дә шартламады. Калды шулай киртә булып бүтәннәргә Барходаров — җитез минер «тартмалары». Захар уйлый: «Исән килеш алмакчылар, Серне, димәк, шул этләр дә беләләрдер. Безне монда күп, ди бугай албастылар, Калкулыкка шуңар акрын менәләрдер». Кычкыралар астан торып вакытвакыт: «Әй, рюс, — диләр, — куркытасың син дә кемне? Капут, — диләр, — китте, •— диләр, — давыл басып Җирең-көнең, нәсел-нәсәп, милләтеңне!» Захар уйлый: «Кан сыкса да бөтен тәнем, Юк, рус исмен мәңге-мәңге тапламамын! Беләм ич мин, милли аң һәм төшенчәнең Үлмәс абруй, мәһабәтлек саклаганын! «Рус» димен дә — күз алдымда башкалабыз Бөек Мәскәү, тауга охшап, калкып тора; Юлбашчыбыз, шөһрәтебез, тантанабыз. Байрагыбыз — иптәш Ленин балкып тора. «Рус» димен дә — күз алдымда күрәм кебек Пензаларын, Новгородын, Можайскиен; Кышкы карын, җәйге чыгын, күгәрченен, Тарихыннан Минин белән Пожарскиен. «Рус» димен дә — күз алдымда нурланалар Өсләреннән тарих үткән киңлекләре; Тимер атсаң, таш атсаң да буйламаган Мәһабәттән мәһабәтрәк диңгезләре. «Рус» димен дә — күз алдымда гәүдәләнеп, Пушкиныбыз халык данын җырлап тора. Даһи Глинка... һәм, ут сулап, шәүләләнеп, Ноталардан көрәш дәрте чыңлап тора. Үткән юллар, баһадирлар, үлмәс эшләр... Әх, кайда бар данлылыкта шулар төсле? Мең ел буена күп булса да үзгәрешләр Игорь батыр безгә һаман туган төсле. Әх, рус бит ул «рюс» булса да берәүләргә, . Безгә дөнья, туган семья, ил дигән сүз. Йөрәкләргә илһам салып, беләкләргә Сәләтлелек бүләк иткән иң тирән сүз. Ватанчылык — ни көчле һәм гүзәл нәрсә, БҮ саф идеал канга, җанга, хискә сеңде. Әх, ничек соң байрагында күтәрмәскә Түган җирен, туган телен, милләтеңне! «Туган халык» дибез дә без таңга калып. Әйтче, иптәш, кимсетәбез җирдә кемне? Ләкин сиңа идеал түгел башка халык, Санламасаң туган-үскән милләтеңне! Немец! Синең Германияңә нәләт! — дибез, Каргыйбызмы сине немец булган өчен? Юк. юк! һич тә моңар түгел! Каһәрлибез Бәхтебезгә шакшы кулың сузган өчен! Немец халкы — гүзәл халык, тырыш халык, Сокландыра гакыл, зиһен, талантыгыз! Ләкин нигә, илбасарлар, кылыч тагып, Як-якларга таракандай таралдыгыз? Юк, жәл түгел кан да, җан да, һичнәрсә дә Саклаганда дәүләтебез мәнфәгатен!.. Каршы яктан ялкын катыш җил бәрсә дә Тапламамын сугышчылык мәртәбәсен! Совет халкы һәр эштә дә маһир булып, Дәрте белән искитәргеч хозур халык, — Чирек гасыр үз-үзенә баш, хаким булып, Үлмәс данга күтәрелгән горур халык! Тамды монда, катты бозга аккан каным, Патрон да аз, кулларымда хәл дә бетте... Тик шулай да бусагамнан атлатмамын Көрән йонлы кәперәйгән бәдбәхетне!» ...Килә дошман шуыша-шуыша калку тауга, Караңгыда уйнак утлар елтыратып... Дулый, ыргый, сузып җылын кар-буран да, Курыкканга — куркынычлы, шомлы вакыт... Килә дошман... һәм шунда ук миналардан Теткәләнеп, як-якларга чөелеп китә. Давылланып, бөтәрләнеп, чинап аккан Шаулы җил дә, моны күреп, сөенеп китә. Биреп канын, җигеп кырыс тормышының Бөтен көчен мәңгелекле максат өчен, •— Калды Захар багышларга соңгы тынын Ил, намус һәм саф ал йөзле байрак әчеп... АЛТЫНЧЫ ҖЫР Ял, памус һәм саф ал йөзле байрак өчен... Калды Захар бәрелешләр дәһшәтендә, — Канны-җанны туган җиргә баглар өчен Күтәрелгән үлемсезлек сәхнәсендә... Булат барды сөзеп, сөреп мамык карны, Тар эз кисеп, тыгыз боҗра уртасыннан. Булат барды, күзләрендә сагыш барды, Аерылганга тугрылыклы юлдашыннан... «Митрофаныч! Синең исемең җайда һаман, Белче, туган, уй, сагыш һәм хәсрәтемне! Җылый йөрәк, әрнеп-әрнеп тарта һаман: «Китмә, борыл, йолып кал, ди, кардәшеңне!» Сәләт тә бар, көч тә ташый минем тәндә, Берни түгел кышкы юл һәм шаулы буран. Җылын йөрәк тугры дусны читен хәлдә Юлбасарлар тырнагында калдырудан... Гакыл боера: «Торма монда бер минут та, йөгер, йөгер, һич сәбәп юк моңланырга!» йөрәк ярсый: «Китмә, китмә, бел, ди, тукта, Бар син, ди ул, Баклановны коткарырга!» Гакыл боера: «Ал да кит син байрагыңны, йөгер, йөгер, һич сәбәп юк шомланырга!» Йөрәк ярсый: «Җик тә минем дәрманымны, Бар син, ди ул, Баклановны коткарырга!» Мигрофаныч! Караңгылык карасыннан Күрәм синең үткен, кырыс күзләреңне. Сизәмсыман шелтәләүче карашыңнан «Ахмакланма, ычкын!» дигән сүзләреңне. Беләм, беләм, Захар туган, шелтәлисең, «Торма, диеп, карга һаман тыгып башын!» «Үз урның һәм вазифаңны бел дә, дисең, Җитәр, дисең, кулың тыйчы, кычытмасын!» Мин түгелме — саклаганда ватан жирен Бер ялгыз да разведкага йөргән егет? — Урлап чыгып «Үлек баш»'лар командирын, Кызыгыннан буыла-буыла көлгән егет? Мин түгелме—ялкынсыман, чибәрләнеп, йөрәгеннән көрәш дәрте бәргән егет? — Мәтәлдереп «Фокке-вольф» дигәннәрен, Аткан пулям абруй алган мәргән егет? Мин түгелме — мәрхәмәтле врачлардан, Тәрәз ватып, халат белән качкан кеше? Килеп вагон башларында ераклардан, Тагын-тагын һөҗүмнәргә чапкан кеше? Мин түгелме — күпме прусс шакшысының һөҗүмнәрдә канын-җанын койган кеше? — Эченә кереп «Үлек баш»лар танкысының, Башня тубын көнбатышка борган кеше? Әх, бармы соң эзсез үткән җннел эшләр Сугышчының әкнятсыман тормышында? — Янмый күпме капгысагыш. кичерешләр Тупасланып шәрәләнгән тойгысында? Сукыр лампа сулыш белән калтыраган, Йокламыйча уйлап үткән борчу вакыт... Башланачак һөҗүм таңын каршылаган Иң татлы һәм иң нечкә бер моңсу вакыт... Яңгыр-карда, аулак кырда каңгырулар йөреткәндә сугыш йөген җилкәләрдә; Уйчанланып, күңел тулып кайгырулар Котелокташ дусларыңны җирләгәндә... һөҗүмнәргә арсландай ташланулар Янган күпер, тузып яткан кичүләрдән; Сабыйсыман рәхәт татып шатланулар Канга батып яулап алган җиңүләрдән... Митрофаныч! Ип бар җирдә бу җанга тиң, Шунда тагын әрнеттереи зар-моң туса? Барам, барам, кардәшкәем, кусаң да син! Йөрәк боера, сагышларым, кайгым куша! i «Үлек баш» — фашистларның шул исемдә махсус дивизияләре бар Летор Әйтче, җаным, монда болан качып торып, Ни файда бар, ни ярдәм бар Булатыңнан? — ...Торып басты, «Аһ» дип кинәт, башын тотып, Җиргә чүкте снайперның пулясыннан... ...Караңгылык... караңгылык... караңгылык... Ут та бар күк каршысында — тасмасымак. Ерыла чишмә... Калтыравык тар ал сызык Тәнен кинәт тирәнлеккә тартасыман... ...Урман дисәң, урман түгел, тау да түгел, Бөтен төшне караңгылык баскан, имеш... Җир ак та күк, тик мамык та, кар да түгел, — Моңлы яшь ай болытларга качкан, имеш... Болыт, болыт... Ургыйсыман тулып-ташып, Бөтен дөнья тирән шомга чумган, имеш. Кырык казык һәм тагын да тугыз казык, һәркайсына кара козгын кунган, имеш. Кинәт шунда, көтмәгәндә, төште җиргә Хәтерләтеп ыргытылган алтын ташын — йөрәк яргыч давылларда, көчле җилдә Козгын түгел, зур юл узган ашкын Лачын. Кып-кызыл ул, кызыл йонлы, алтын түшле, Охшыйсыман иңгән шәфәкъ, аткан таңга. Очкынланып, ярсып янган ялкын күзле, — Чик юк ләкин каурыеннан аккан канга... һәр яктан да юлбарыслар ыжгырдылар, Нидер кинәт җиргә төшеп, гөрселдәде. Бу Лачын кош-каһарманга ыргылдылар, Канга сусап, карга-козгын төркемнәре... Тыпырчынып, телгә килде кызыл Лачын: — Булат җаным, кил, ярдәм ит, коткар! — диде. Булчы минем тугрылыклы кылычташым, — Җир дә, кук тә, шөкер әйтеп, котлар сине! Әйтте Булат: «Яшьнә, кылыч, буран чыгар!» — Батыр шунда һич берен дә коткармады. Мамык тузды. Берәм-берәм туралдылар Бу Лачын кош-баһадирның дошманнары. Әйтте Лачын: «Ал син минем рәхмәтемне, Куркынычта ярдәм кулың суздың миңа! Кабул күреп, батырлыгың, шәфкатеңне, Үлемсезлек бүләк итәм, дустым, сиңа! ...Бер өн дә юк. Калдысыман бар да тынып, Ярсыйсыман, давыл эзләп, Лачын тагын... Шунда Булат тойды төсле байрагының Искән җилдә мәгъруранә кагынганын... Булат үлмәс, каршы барыр буран, җилгә, Булат үлмәс, кар катса да йөзләрендә! Калды ләкин, колач салып туган җиргә. Башкалабыз бөек Мәскәү төпләрендә... ҖИДЕНЧЕ ҖЫР башкалабыз бөек Мәскәү төпләрендә Захар калды, канын сыгып, газапланып. Биеклекнең бөтен-бөтен төшләрендә Елтыравык утлар уйный канатланып... Килә дошман үрләп үткән эзләреннән Калкулыкка салып елан сукмаклары. Агыла буран, атыла буран эчләреннән Баһадирның уттан җитез кургашлары... Килә дошман, камап тауны, урман алдын, Киметтереп барыр юл һәм карыш санын. Ишетә Захар һөҗүм иткән урдаларның: «Әй, рюс, бирел, капут!» дигән тавышларын. Захар тыныч. Эшләр болай барып торды, Зарарламый өстән китте астан аткан. Вакыт-вакыт гранаталар бәреп торды, Очередьлар биреп торды автоматтан. Чыршы-нарат тамырыннан актарылган, Ак кыр калды әйтерсең лә түтәл булып. Кычкыралар баһадирның як-ягыннан: «Әй, рюс, бирел, тыпырчынма, күтәр кулың!» Уйлый Захар: «Нинди җавап сезгә бүтән? Юк, мин ныклы, тамса да тик актык каным! Беләм ич мин башың бөгеп тезләнүдән Намус белән үлгәнеңнең артыграгын...» Захар уйлый: «Намус белән түземлелек! Җирдә безгә шулар мәңге тугры юлдаш. Кулым ныклы, һәм пакь тә ул — сүзем кебек, Кечкенәдән гел үзүзенә булды ул баш. Пакь булды ул зур үскәч тә балалыктан, Бөтен яктан кайгы-газап кыйнаганда, — Сөеклемнең җиләс җилдә таралышкан Җемелдәвек ефәк чәчен сыйпаганда. Саф булды ул сугышларда ут-сулардан Күк ат белән Себер җирен аркылганда, — Далалардан, үр-калку һәм уйсулардан Кылыч айкап һөҗүмнәргә ашкынганда. Калка хистә истәлекләр төрле-төрле, Соң барын да бирерсеңме тәсвир итеп? Бу кулны бит Ильич кысты көзге төнне Җиңү белән Смольныйда тәбрик итеп! Тауга охшап күтәрелгән, үскән ватан Карый безгә, саный иң нык калкан диеп. Күкрәгәндә горур өндәү — «Үч, канга — кан!» — Кулларыңны күтәр, имеш, баштан биек! Хәлем начар, һәм күрми дә сизәм кебек Бөтен йөзем көлгә охшап күгәргәнен... Тик шулай да дошманымны кинәндереп, Бу кулны мин һич вакытта күтәрмәмен!» Ярсый читтә иелеп-иелеп шаулы урман, Нарат, нарат! йөзәр еллык карт барысы... Чү, нәрсә бар? Шуыша нидер карлы юлдай, Килде тавыш, тимер тавыш... Танк тавышы. Захар ләкин бер дә моңар кайгырмады, Күрсә дә тик эшнең азрак чәбәлгәнен. Карны казып, эзләп тапты каршындагы Миналарның иң җайлы һәм хәтәррәген. Бик аз калды... Илбасарлар танкысыныц Тимер тешле сырлы-сырлы чылбырлары — Сулап җиргә һәлакәтне, канлы тынын, Ташка басып, куркынычлы чыңгырады... «Чү, көт азрак, җитәр ләкин минем телем, Броня-үлем, сөйләшергә синен. белән! Аңлатырмын инчек-ничек читенлеген Куркытуның корычларны — тимер белән! Юк. сабыр ит! Әлегә монда мин дә бар ич!» ...Броня-үлем ун атлам җпр калгач кына — Торып басты бетен буйга Митрофаныч, — Җилтерәтеп мина бәрде танк астына... Тетри калку баһадирның минасыннан, Карда тагып корым катыш туфрак кала. Ялкынтөтен күтәрелгәч тирәсеннән, Броня-үлем хәрәкәтсез туктап кала... Үлем белән канга батып талашканда Җиңми торып жнргә аусаң, начар бит ул! Батырлыкта Геркулесны кабатларга Үлмәс булып җиргә туган Захар бит ул! Каны белән төз юл салып Рахмановка. Захар тагын яткан килеш калды тынып, -- Сызып сызык бәрелешләр мәйданында, Килмешәкне киртәләүче канлы сызык. Хак эш эшләп, антын аклап сугышканда. Үлемсезлек ярдәм кулын сузмыймыни? һәм язмыш та каһарманга булышканда Моныңсыман могҗизалар булмыймыни? Язмыш дисез, сон. ул язмыш тәвәккәлне Кагып үткән, басып узган дулкынмыни? Яудырмыйча үч, каһәр һәм нәләтләрне. Батыр йөрәк бозга катып туңсынмьпти? Захар яткан салып карга колачларын, Әйтерсең лә, уй, сагыш һәм моңга батып. Сизми калды газиз җиргә тоташканын, Каны белән акрынакрын бозга катып... Күпме күреп, күпме бүген кичерелгән! Җәрәхәттән кан һаман да саркып тора. Алган да боз кысып тотып шинеленнән. Җилем кебек шыгырдатып тартып тора. Дерелдәвек канатларын тирбәтәләр — Күпме факел, күпме ракет, ал-кызыл шар! Күккә ашкан һәм тагын да җиргә кадәр Ыргып очкан елтыравык яктылыклар... СИГЕЗЕНЧЕ Ж.ЫР £^ргып очкан елтыравык яктылыклар... Булат тагын акрын-акрын һушын җуйды. Туган бит ул Үлемсезлек ялкыныннан, — Ни җиңәр соң сугышларда шушындыймы! Таныш җир дә ят күк булды күзен ачкач, Туплаганда таралышкан фикерләрен... Гаҗәпләнеп «Аһ» дип куйды, күреп алгач Байрагының ерткаланып тишелгәнен... «Байрак ич ул минем җанга төнлә дә нур, Тик ул гүзәл, мәңге данлы, нидән дә пакь. Шуңар бугай күз алдымда дөнья матур, Горып-торып тоямсыман тирән рәхәт. Кайчак ич ул җәелә минем кулларымда, Искән җилгә алтын чугын сарылдырыи, — Ал-кызыл саф, җемелдәвек нурларында Халык данын, ватан рухын чагылдырып. Күрәм аннан Париж исемен яңгыраткан, Пер-Лашезда җиргә ауган коммунарны, — Гакылларга, йөрәкләргә ялкын аткан, Бездә туган революцион балкуларны. Күрән аннан броненосец морякларын, Тугыз йөз дә бишенченең ялкыннарын; Преснядагы кичке янгын канатларын, Канда яткан шаулы Лена алтыннарын. Күрәм аннан мәңгелекле Октябрьнең Халыкларга, дәверләргә аткан таңын; Күрәм аннан бөек Леиин-әткәбезиең Мостовойга тамчы-тамчы аккан канын. Кайсы батыр халык данын сакламаган Гүзәл уй һәм илһам белән бүләкләнеп? Карлы кырда күз алдымда калка һаман Совет гербы — кояшсыман сурәтләнеп. Юк, һич үлмәм, байрагыбыз дәвасыннан Күкрәгемдә җәрәхәтләр төзәлгәнгә, — Көиен-төнен меңәрләгән тәрәзеннән Минем күзгә Мәскәү күзе төбәлгәнгә! Митрофаныч! Үлмәм, туган, булчы тыныч, Булат үлмәс, тамырыннан тамса да кан! Синең иркең минем кулда тугры кылыч, Синең исемең, гүзәл хисең җанда һаман! Безне бергә гомерлеккә беректереп, Байрагыбыз уртак канга сугарылган. Шуңар да шул җинәр минем тереклегем. Тотса да тик җитмеш үлем бугазымнан! Митрофаныч! Нык һаман да карарларым, Юк, мин үлмәм, минем кояш иңмәс мәңге! Эзлим туган дивизиямне, табам барып Бүген кичен аерылышкан иптәшләрне! Чү, нәрсә бу? Тугыз башлы каракошлар, Күктә ак тау, шунда күл дә, бакча да бар; Янгыр яуган, канатланып нарат очкан, Болыт янган куркынычлы манзаралар... Күз алдымда тирбәнүчән караңгылык... Үлем дигән серле нәрсә шул мәллә ул? Чаткыларын як-якларга таралдырып, Вакыт-вакыт җемелдәгән нур мәллә ул? Күз алдымда меңәрләгән түгәрәкләр... Үлем дә соң шул чаклы ук күп микәнни? Тирбәнәләр күбәләкләр, күбәләкләр... Ул да шулап күбәләктәй күк микәнни? Тукта, нәрсә? Төн бу дисәң, төн дә түгел, Беркем дә юк, бар җирдә дә утлар сүнде. Булат шунда серле нур да, гөл дә түгел, Каршысында гүләп яткан урман күрде... Күрде Булат: Бөтен җиргә сихри җәймә. Җәймә түгел, ак кар катыш серем яткан. Тукта, бу кем? Каршысында нинди шәүлә? — Ак бүз белән өстен-башын, йөзен япкан. Күрде Булат: Давыл-җилле карлы кырда Вакыт-вакыт пәрдә ачкан караңгыдан — Бер ак шәүлә тешен шакый каршысында, Табышыннан һаваланган шакалсыман... Үлем килгән... һич түгел бу томан-мазар! Күп йөрсә дә эзләгәчтен таптым үзен! йөзе —- чытык, кулларында корал да бар, Шул буган ул, куркынычлы салкын үлем... Беләм хәзер, һич түгел бу серле нәрсә, Бу шул, әлеге үлем дигән дошман икән! Ул да шулай моның кебек бетле кәрлә, Пычак аскан һәм корал да тоткан икән! Үлем шулчак көлемсерәп килде телгә: «Җитте, әй, рюс, өздем синең сукмагыңны! Көчең дә юк, хәлең дә юк җилкенергә, Торып бас та күтәр, ахмак, кулларыңны!» ...Тешен кысып йөрәк өзгеч сызланудан, Булат шунда акрынакрын басты торып. Кызды давыл, кызды тагын кырда буран, Бозлы су күк ишелә-ишелә ташты болыт. «Әх, син кәрлә! Вөҗданымны таплаганчы •— Юк, мин чыгам канга батып чәйнәшергә». ...Калды Булат үлем белән капма-каршы Төнге кырда, сырлы ак кар җәймәсендә. Төз наратта башын салды түбәигәрәк, Карагайлар җилгә каршы ыжгырдылар... Ут белән боз, үлем белән гүзәл хәят. Канга сусап бер-берсенә ыргылдылар... Каплаганда бөтен төшне буран ташып, Ут белән боз ауный-ауный талаштылар, — Кинәт шунда, тынып калып, бугазлашып, Пычакларын бер-берсенә кадаштылар... Булат җиңде, пычак калды җавап булып, Кешелекнең ярсытылган вәкиленнән, — Килмешәккә үч, язмыш һәм сабак булып, Канлы еллар, яшьле илләр хакименнән! Шөһрәт килә канлы сынау кырларында Сугышчылык мәртәбәсен саклап кына, — Өйрәнмәгән сугышларда сыкранырга Бабалардан мирас алган солдат кына! Хөрмәт килә уй, гакыл һәм сәләтләрең Хак зш белән батырлыкка биргәч кенә, •— Ялкынланып, ярсып янган мәхәббәтең .Мәкерләрне мәңгелеккә җиңгәч кенә! Булат җиңде, көч тә җыйды акрын-акрын, Пычак үткән тирән эздән тамса да кан. Бастысыман гүзәл ал нур артын-алдын Бу бәхет һәм иң матур бер тантанадан. Эх, шул килеш, соң чиктә дә култыгымда Бәхет нурым — байрагымны сакласамчы!.. ...Барды Булат шаулы буран дулкынында, Аксылланып күтәрелгән таңга каршы... ТУГЫЗЫНЧЫ ҖЫР А Аксылланып күтәрелгән таңга каршы Бер дулый да буран кисәк туктап кала. Тәүге ак нур, чагылдырып карга-карны, Тугайларга тасма-тасма сукмак сала. Сырлы ак кар, киштәләнеп, наратларга, Тугай-кырга, ярга-тауга, юлга каткан. Багып күккә, болытларга, карап танга, Әйтерсең лә бар нәрсә дә уйга баткан. Захар яткан колачларын бозга салып, Бйк аз вакыт йокымсырап ял иткән күк. Инде таң да, тирән хискә, моңга талып, Баһадирның бөтен йөзен ал иткән күк... Тетри кинәт давылланып, карлы сахра, Артиллерия, минометлар тавышыннан, — Капты ялкын свастикалы шакшыларга Үч, нәләт һәм хакарәтләр дарысыннан. Калкулыкка килеп җитте сугышчылар, Тапты Булат тугры дусты-каһарманын. Бергәләшеп Баклановка булыштылар,— Акрын-акрын торып басты Захар тагын. Ал таң һаман карлы кырга канат салды, Матур да һәм саф йөзле дә, киң дә бу таң! Тагын шу.нда таныш җөмлә кабатланды: «Захар бит ул үлмәс булып җиргә туган!» Сугыш күпме табигатькә кизәнмәсен — Кар да матур һәм нарат та гүзәл монда! Җир түгел бу, әйтерсең лә чибәр рәсем. Әкиятчеләр сурәтләгән бүтән дөнья. Чын дөнья бу, җиргә аннан таң да калка, Илһам булып хискә аккан чишмә дә шул. Гаҗәп түгел — туган җирне саклаганда Яшәүчәнлек батырларга бирсә дә кул! Җәелә ал ямь, матурланып, колач салып, Буран узгач тынып яткан тугайларда, — Җәелә ал ямь, иңнәреннән кочаклашып, Бер-берсенә тотынышкан туганнарга. Артиллерия, минометлар күкрәвендә Сулый бүген, ялкын тынын ил һәм халык. Карлы кырда, тугай-калку күкрәгендә Казан полкы атлый ярсып, илһамланып. Ашыга бар да. Атлый алда сапер Панов, Барходаров, Никитчеико, Камаловлар, — Үзбәк Рәхим, батыр казах Сагынганов, Шахназарян, Торсынзадә, Хабаровлар. Бар да таныш. Җитез тупчы Әхсән белән Павел атлый, көнбатышка күзен тегеп. Атлый артта Мишка-повар аш-чәй беләң, Казаныннан аксыл парын бүселдереп. Бар да таныш, һәммәсендә — гүзәл илһам Җиңүләрнең куәт биргән ялкыныңнан, һәм бу илһам — мәңгелекле туган илдән, ■ Захар, Булат байрагының аллыгыннан. Захар шунда, кулын сузыл көнбатышка, Карап калды узып барган батальонга. «Чигенмәгез, туганнарым, бер карыш та. Безгә һаман карар халык, багар дөнья!» ...Кисәк тагын китте җирне болыт сарып. Сәхнә алдын ябып алган пәрдә төсле. Калды бар як томан белән тоныкланып, Күрер күзгә һәрнәрсә дә — шәүлә төсле. Җәйде томан сөт күк ап-ак канатларын Киштәләнеп, сарып яткан мамык карга, — Текәп һаман көнбатышка карашларын, Бер-берсенә тотынышкан батырларга... Аксыл томан ташкыннары, дулап һаман, Ургылдылар, күбекләнеп күперделәр. Күп тә узмый. Булат белән Захар тәмам Тоныкланып, томанлыкка күмелделәр... Кинәт шунда тоташ томан эчләреннән Яшен яшьни, елтыравык кылыч айкап. Калкулыкка мамык ак кар өсләреннән Үлемсезлек менеп килә, тыныч атлап. Менеп килә ялтыр уттан хасил булып, Мәгъруранә чаңын кагып, чыңлап килә; Томан ярган, тоташ янган факел булып. Батырлыкны, тугрылыкны җырлап килә. ... Үтмәгәндер бер минут та, шунда кабат Бөтен дөнья сәхнәсыман балкып китә. Көләч кояш, туган битен нурга камап, Калку өстен көмеш ямьгә манчып китә. Бар як ямьле, кар да яткан тәңкә-тәңкә, Уйный җир дә аксыл нурын чәчелдереп. Бер тын да юк, катып калды һәммә нәрсә, Табигатьне сурәтләгән рәсем кебек... Калды шунда, карлы кырда, җиргә басып, Захар белән, Булат белән тәңгәл генә — Тамырланып, алтын катыш җизгә катып Пьедесталга күтәрелгән һәйкәл генә! Тора һәйкәл ядкәр булып батырларга, Җизгә катып баһадирлык ныклыклары. Захар, Булат, һәм шунда ук — давылларда Данлы юлдан бергә үткән мылтыклары. Тора һәйкәл. Тасма булып яннарыннан Агыла шунда ямьле ал нур тармаклары. Булат, Захар, һәм, ут сулап, алларыннан Атыласыман көнбатышка байраклары. Калды кырда сырлысырлы карлы юрган. Йөзен чытып узмый ләкин кем дә кышка! «Бөек Мәскәү, туган ил!» — дип, шанлы юлдан Ашкындылар дивизияләр көнбатышка. Без бу юлдан канлы сынау көннәрендә Тарихларга, нурдай иңеп, үтеп кердек. Бөек Мәскәү — башкалабыз төпләрендә Килде безгә идеал бүләк — Үлемсезлек. Калды шулай үлемсезлек, мәңге аумас Бу җиз сыйны бизәкләүче ал-гөл булып; Рахмаповка — ай кук нурлы, ямьле ак таҗ, Баклановка — җемелдәвек ореол булып. Без бу җырда килер еллар, гасырларны, Ул җиз сынга баскыч итеп, үреп тездек, — Мәңге-мәңге үз итсен, дип, батырларны Көрәшләрдә яулап алган Үлемсезлек!