Логотип Казан Утлары
Публицистика

Күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе (Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең тууына 70 ел)

Татар халкының күренекле улы, революционер, партия-дәүләт эшлеклесе Сәхипгәрәй Сәетгалиен 1894 елның 6 февралендә Уфа шәһәрендә эшче семьясында туа. Малай чагыннан ук үз көнен үзе күрә. Патша строеннан риза булмаган эшчеләрнең сүзләре, әңгәмәләре аның дөньяга карашын киңәйтәләр, һәм ул үзе дә бик яшь- ли революцион көрәшкә катнаша башлый. Беренче империалистик сугыш вакытында Сәетгалиев, патша армиясе солдаты булган хәлендә, Екатеринбург эшчләре белән якын элемтәдә була. Анын революцион эшчәнлеге Февраль революциясеннән соң тагы да киңрәк колач ала, ул үзе хезмәт иткән полкта ялкынлы пропагандист булып әверелә, солдатлар арасында Вакытлы хөкүмәткә каршы агитация алып бара. Бөек Октябрь революциясеннән соң, 1918 елның башында, Урал гарнизонындагы татар-башкорт солдатлары аны Икенче Бөтенроссия мөселман хәрби съездына делегат итеп сайлыйлар. Съезд Казанда ике айга якын бара. Съездда катнашкан кызылгвардеец, хәзер пенсионер А. Шаммасов Сәетгалиев турында болай сөйли; «Хәрби съездда ясаган ялкынлы чыгышларында революция дошманнары булган «хәрби шу- ралчылар һәм «милли шура»чыларның чын йөзләрен фаш итте, аларның буржуаз, контрреволюцион планнарын ачып бирде. Ул съездда катнашкан большевистик фракциянең җитәкчесе иде. Сәетгалиев милләтчел «Хәрби шурааны таркатуда һәм аның җитәкчесе, революция дошманы Ильяс Алкинны кулга алуда турыдантуры үзе катнашты». Бу вакыйгалардан соң Сәхипгәрәй Сәетгалиев Казанда кала, Казан губерна Башкарма Комитеты каршындагы мөселман комиссариатында хезмәт комиссары һәм комиссариат председателе булып эшли. Казанны ак интервентлар басып алгач, С. Сәетгалиев Сарапул һәм Уфа юнәлешендәге Кызыл Армия дивизияләре штабларында җаваплы эшләр башкара һәм шул көннәрдән үк Идел — Урал штаты турындагы контрреволюцион идеяләргә каршы көрәш алып бара, милли мәсьәләдә ленинчыл принципларны яклый, Татарстан Автономияле социалистик республика төзүне алга сөрә, һәм ул — Татарстан республикасын төзүчеләрнең берсе. Шушы эш белән аңа берничә тапкыр В. И. Ленин янында булырга туры килә. Сәетгалиев бу турыда үзенең бер мәкаләсендә болай дип яза: «В. И. Ленин безнең делегатлар белән әзерлек киңәшмәсендә, тагар һәм башкорт республикаларын төзү мәсьәләсе бу халыкларның хезмәт ияләре фикерләрен искә алып хәл ителсен, дигән теләк белдерде» >. 1920 елның маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Татарстан респубКүренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе (Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең тууына 70 ел). Татар халкының күренекле улы, революционер, партия-дәүләт эшлеклесе Сәхипгәрәй Сәетгалиен 1894 елның 6 февралендә Уфа шәһәрендә эшче семьясында туа. Малай чагыннан ук үз көнен үзе күрә. Патша строеннан риза булмаган эшчеләрнең сүзләре, әңгәмәләре аның дөньяга карашын киңәйтәләр, һәм ул үзе дә бик яшь- ли революцион көрәшкә катнаша башлый. Беренче империалистик сугыш вакытында Сәетгалиев, патша армиясе солдаты булган хәлендә, Екатеринбург эшч< лнхасының Вакытлы Революцион Комитетын раслый. Комитет составына 7 кеше кертелә, ә анык председателе итеп С. Сәетгалиен билгеләнә. 25 июньдә Казан губерна Башкарма Комитеты бөтен властьны Татарстан республикасы Ревкомына тапшыра. 1920 елнын 25 сентябрендә Казанда, Кызыл Армия Йорты бинасында, ТАССР ның Беренче Учредительный съезды (эшче, крестьян һәм Кызыл Армия депутатлары Советларын сайлау) ачыла. Съезд Татарстан республикасы Башкарма Комитетын 59 кешедән сайлый. Башкарма Комитетның 27 нче сентябрьдә үткәрелгән беренче утырышында Татарстан хөкүмәте твзелә, һәм Сәхипгәрәй Сәетгалиев Татарстан Халык Комиссарлары Советының беренче председателе итеп билгеләнә. Бу гаять авыр чорда Сәхипгәрәй Сәетгалиев үзен нык ихтыярлы, энергияле, сәләтле оештыручы, саф намуслы коммунист, чын-чынлап революция эшенә бирелгән дәүләт эшлеклесе итеп таныта. Нәкъ менә шушы чорда В. И. Ленин Татарстан хөкүмәтенә продразверстка планын вакытыннан элек үтәгән өчен рәхмәт белдерә. 1920 елның июлендә Сәхипгәрәй Сәетгалиев Россия делегациясе составында Коминтернның II конгрессына катнаша. 1921 елда аны РКП(б) Үзәк Комитеты Кырымга җибәрә. Анда 1924 елга кадәр Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасының Халык Комиссарлары Советы председателе булып эшли. Аннан соңгы елларда С. Сәетгалиев Мәсхәүдә һәм Саратов шәһәрендә төрле җаваплы эшләр башкара. Бөтен эшчәнлегеи, сәләтен һәм көчен халык бәхете, аның бәхетле киләчәге өчен көрәшкә багышлаган бу батыр көрәшченең якты образы яшьләребезгә чын мәгънәсендә үрнәк булып тора.