Хәтердә шулай калган
Узган ел азагында республикабыз җәмәгатьчелеге татар совет язучысы Фатих СәйфиКазанлының тууына 75 ел тулу көнен билгеләп үтте. Шул уңай белән язучының замандашы, хәзер пенсиядәге журналист Исмәгыйль ага Рәмиевнең истәлекләрен укучыда рыбызга тәкъдим итәбез. Р едакция еек Октябрьга кадәрге әдәбиятыбыз һәм культурабыз турында яки татар демократик яшьләре хәрәкәте турында сөйлибез һәм язабыз икән, гадәттә, үзәк фигуралардан ике-өч исемне әйтәбез дә, аннан сон, «һәм башкалар» дип үтәбез. Әнә шул «һәм башкалар» арасында әдәби хезмәтләре белән телгә ешрак алынырга тиешле кешеләребез дә байтак безнең. Әйтик, язучылык һәм журналистика өлкәсендә күренекле урын биләгән, киң танылган Сәгыйть Рәмиев, Шакир Мөхәммәтов, Кәбир Бәкерләр бар. Болардан соң да «һәм башкалар» дияргә булыр иде әле. Әнә шул саналып киткән әдипләр рәтендә торган кеше иде Фатих Сәйфи-Казанлы. Беренче рус революциясеннән соң (1905—1907 еллар) исеме матбугатта күренә башлаган бу язучы, киң колачлы журналист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, демократик яшьләр хәрәкәтендә билгеле урын тотып килгән әдипләрнең берсе булды. Хәтердә шулай калган: Казан, 1911 —1914 еллар... Ул чагында инде Фатих матбугатта да, татар җәмәгатьчелеге арасында да танылган һәм шул чорның үзәк фигуралары Тукай, Әмирхан, Галиасгар һәм Галимҗанга якын тора, алар белән дусларча бәйләнештә йөри. Заманына күрә алдынгы карашлы булган, күбрәк укыла торган «Кояш» белән «Йолдыз» газеталарында, «Аң» һәм «Ялт-Йолт» журналларында даими языша иде. Фатих күңеле яткан эшкә, яңага таба прогрессив сукмак буенча зур энергия белән алга омтылучан, хәрәкәтчән һәм җәмәгатьчел характерлы кеше иде. Аның белеме, мәдрәсәләр бирә алган чаклы җитеш булуы өстенә, русча да әйбәт кенә. Соңгысы мәдрәсә биргән җимеш түгел, әлбәттә. Үз тырышлыгы белән табылган хәзинә иде. Түбәннән, крестьян катлавы эченнән, чыккан кешеләргә ул вакытларда дәүләт мәктәпләренә кереп укуны уйларга да ярамый иде. Әмма татар шәкертләре, үзлекләреннән булса да, русча укырга омтылалар иде. Бу хәл беренче рус революциясе көннәреннән соң аеруча җанланып китеп, гомуми бер төс алды. Шәкерт дөньясының алдынгы катлавы, хәзрәте (остазы) белән әтисе «урыс сабагы» укырга рөхсәт бнрмәсә- ләр дә, ләгънәт ишетә-ншетә, ач торып булса да, укырга тырышты. Моны ничек прогрессив омтылыш димисең инде! Фатих та тырыш шәкертләрнең берсе иде. Булган гыйльми йөге белән генә чикләнеп калмады ул. Рус әдәбиятында чагылган алдынгы карашлар, фикер һәм агымнар, революцион идеяләр белән таныша торып, заманасының замандашы булып барды. Б Хәтердә шулай калган Ул елларда Казандагы яшьләрнең үзара очраша торган урыннары газета-журнал редакцияләрендә (ә ул редакцияләрне «Болгар» яки «Лмур» мосафирханәләренең бер, күп булса, ике бүлмәсенә сыенган итеп күз алдына китерегез, чөнки хәзерге кебек ир. кек, якты редакцияләр юк иде ул чакта), шулай ук «Гасыр», «Сабах», «Мәгариф», *1Ол» нәшриятларының берәр тәрәзәле, кысан китап кибетләрендә була иде. Утырыр урыннары тар булса да, күңелләре киң булган күрәсең, шунда җыелалар иде. Юкса, кайда очрашсыннар? Хәзергечә, биш катлы һәм квартал буена сузылган матбугат йорты. язучылар, журналистлар союзлары кебек берләшмәләр юк нде. Дөрес, исемен әле дә булса җылы сүзләр белән телгә алырлык, заманында яшьләр тормышында уңай роль уйнаган «Шәрык клубы» бар иде барын. Кичләрен яшьләрнең бердәнбер очрашу урыны булган ул клубның залы, китапханәсе, өстәл уены бүлмәсе, ял почмагы, буфет залы — һәммәсе дә шыгрым тулы була иде. Заһидулла Яруллин җитәкчелегендәге оркестр да уйнап тора. «Сәйяр» артистлары да килгән. Менә шунда көннең үзәгендә торган мәсьәләләр буенча фикер алышулар, фикер бәрелешләре була, бәхәс туа. Һәм, әлбәттә, клубтагы яшьләр арасында Фатихны һәрвакыт күреп була торган иде. Үзе оста оратор булмаса да, чыгышларында, әңгәмә һәм бәхәстә төпле фикер әйтә алырлык белемле, мәсьәләне кирәкле төшеннән эләктереп алуга сәләтле егет иде ул. Мәдрәсәдә чагында мантыйк (логика) дәресең яраткан булса кирәк, бәхәс теле чарланган иде. Әдәби бәхәс башланса, табынның уртасында Фатих була. Җан-фәрманга бәхәсләшә. Шундый чаклары була, чабарга ашкынып, ярсып торган чабышкы юрга төсле, тыпырчына. башын чайкап, ялын каккан аргамактай, күзенә төшкән һәм таракны тыңламый торган чәчен-башын чайкап артка чөеп җибәрә дә бәхәс кызуына чума торган иде. Ул катнашкан мәҗлескә туры килгәндә, сүзгә саран кешеләр дә кызып китеп, бәхәскә керешәләр. Әйтергә кирәк, бу бәхәсләр схоластик сүз көрәштерү, бәхәс булсын өчен генә бәхәсләшү түгел, бәлки «ислам мәдәниятен терелтәбез, илебездә яшәгән төрки халыклары өчен уртак тел — мөселман теле ясыйбыз» дип маташучы буржуаз милләтчеләргә каршы барган көйдергеч бәхәсләр иде. Демократик яшьләр, шул җөмләдән Фатих та, ул чагындагыча әйтсәк, европа мәдәниятын, ягъни янәшәбездә торган рус культурасын, аның әдәбияты байлыкларыннан файдалануны якладылар, шул юнәлештә кулларыннан килгән өлешне керттеләр. Фатих бәхәс яки әңгәмәне, рус һәм гарәп әдәбиятыннан дәлилләр һәм мисаллар китереп, әдәби рамкада алып бара. Әгәр инде берәү әдәп сызыгыннан тыш дорфа сүз әйтсә, тере надан реплика ясаса, бәхәстән талашка күчсә, Фатих, сүзен кырт кисеп, артына әйләнә дә утыра. Талашмый да, эндәшми дә. «Синең белән сөйләшкәнче, эндәшми утыруым күп артык» дигәне инде бу. Фатих Сәйфинең тормышы, ике-өч ел вакытны исәпләмәгәндә, тоташы белән Казанда үтте. Моннан өч ел элек «Совет әдәбияты» журналында басылган истәлегемдә элекке Казан һәм аның яшьләре тормышын сурәтләп, күпләрне (Фатихны да) телгә алган идем. Шунлыктан, анда язылганнарны яңадан кабатлап тормастан, Фатихның Казаннан читтә яшәгән вакытларын гына искәртеп утмәкче булам. Фатихның Казаннан китеп торуы беренче империалистик сугыш барган елларга туры килде. 1S15 елның көзе булса кирәк, башта Галимҗан Ибраһимов, аннары Фатих Сәйфи Казаннан Уфага күчтеләр, һәр икесе «Галия» мәдрәсәсенә укытучы булып килделәр. Ул чагында Уфада торсам да, гаскәри хезмәттә булганлыктан, алар белән теләгән чакта очрашырга туры килмәде. Галимҗан беләк Фатих Казаңда, Тукай сүзләре белән әйтсәк, шау-шу яратучан- лык, таләбәчелек (җиңү, өстенлек), көрәш сөючәнлек атмосферасында яшәп өйрәнгәнгә, Уфага килгәч тә тынып калмадылар, әлбәттә. Укучылар арасында, гомумән бу каланың татар-башкорт яшьләре арасында, сизелерлек җанлану тудырдылар. Җыелышлар, очрашулар үтте, анда актуаль мәсьәләләр күтәрелде, әдәбият кичәләре ясала торды. «Нур» драма артистларын да Уфага тарттылар һәм, шулай итеп, татарбашкорт җәмәгатьчелеге эчендә җанлану тудырдылар. Бу ике көрәшче февраль көннәрен һәм Бөек Октябрьны Уфада каршыладылар һәм, инештән килеп Идел тирәнлегенә чыккан балыклардай, революция дулкынында йөзеп киттеләр. Алар катнашмаган җыелыш, митинг, белмим, булды микән. Революциянең беренче көннәреннән алып (март аенда) чыга башлаган революцион «Ирек» газетасын * Хәтердә калганнар да алар оештырып җибәрделәр. Редакторы Галимҗан, секретаре Фатих булган ул газета үткен телле, эчтәлеккә бай. акчага ярлы иде. Газета работникларына айлык эш хакы яки гонорар туләү турында суз дә юк, хәтта кәгазен (әйбер төрә торган сары кәгазь) алырга да акчалары такы-токы гына иде. Чөнки газета крестьян белән солдат массасы арасына бушлай таратыла иде. Газета беренче саныннан ук ярлыларны яклап көрәшә башлады. «Бетсен сугыш! Халыкка җир һәм ирек! Федерацияле халык җөмһүрияте!» дигән лозунглар ташлады. «Бай белән ярлының, хуҗа белән хезмәтченең, алпавытлар белән җирсез яки аз җирле крестьянның теләк вә мәнфәгате бер түгел» дип язды. «Милләт бер, байга-ярлыга аерылу юк» дип язып килгән милли буржуа газеталары «Ирек»нең бу революцион өндәвен күсәк күтәреп каршыладылар. Ләкин «Ирек» һаман алга таба атлый бирде һәм: «Бөтен хакимият Советларга!» дигән чакыру белән Бөек Октябрьны каршылады. 1917 елның көзендә Уфада җыелган «Милләт мәҗлесе» утырышларында да, губерна милли шурасы җыелышларында да Галимҗан белән Сәйфи революцион яшьләр төркеме башында торып, татар һәм башкорт милли шурачыларының — мөселман дәүләте төзу уе белән йөргән өернең—җитәкчеләре булган Гаяз Исхакый, Зәки Вәлидигә каршы матбугат аша да, трибунага чыгып та кискен көрәш алып бардылар, «Советлар платформасында халык республикасы» дигән карашны якладылар. Суземле йомгаклаганда Фатихның язу эшендәге алымына да тукталып үтәсем килә. Гомеремдә миңа күп язучылар белән очрашырга, аларның эш шартларын күрергә туры килде. Әмма Фатихның эш алымнарына охшаган тәртипне берәүдә дә очратмадым шикелле. Күз алдына китерегез: аның язу өстәле китап, кәгазь өеме белән күмелгән, «тәпи» басып торган бер генә «аек» китап юк диярсең мәгәр. Өем-өем китаплар берсе яны белән, икенчеләре «башы» яки «аягы» белән тора. Һәр өемнең түбәсе газета, журнал, язып ташланган кәгазь битләре белән капланган. Салам түбәле тузган off кебек. Өстәл тирәсендәге идәндә, урындыкларда һәм диванда китап чүмәләләре. Борынгы өлгедә эшләнгән савытсаба шкафына да шыплап китап төялгән. Анда да тышлыкларын күрсәтеп, табигый хәлендә басып торган китапны күрмәссең. Ничек туры килсә, шулай тутырылган. Өстәлдә, бер бит кәгазь куеп язарлык буш урыннан башка, язу әсбабы, өстәл матурлый торган җиһаз кебек нәрсәләрнең берсе дә юк. Шунысы гаҗәп, кирәк булган китабын, язуын Фатихыбыз әлеге шул «мәхшәрдән» эзләнусез-нисез, җәһәт кенә табып ала торган иде. Әгәр шул тәртнпсезлекнең тәртибе бозылса, кирәк әйберен таба алмый. Шуңар күрә өйдәгеләрпең берсе дә аның өстәленә, китап-язула- рына кул тидермиләр, бары тик «әдәби» тузаннарын гына сөртеп алалар. Эш бүлмәсенең шул торышыннан үзе тәмаме белән канәгать булып, китап «барханнары» уртасында эшләп утыра ул. Тиз яза ала торган сәләте һәм үзеннән башкалар өчен кыен укыла торган почеркы бар. Бер кат язганын яңадан акка, чистага күчерергә түземе җитмичә, аннан-моннан гына төзәткән килеш, редакциягә китереп бирә торган гадәте бар иде. Болардан тыш, газета-журналлар өчен ашыгыч язылырга тиешле материалларны әйткән срогында үти торган әйбәт гадәте дә бар иде. Кичтән иртәме яга, сонмы, һич нәрсәгә карамастан, иртүк, көтү чыгардаң элек үк, торып эшкә утыра иде. Фатих Сәйфи-Казанлы утыз ел тоташтан (1907—1937) журналистика өлкәсендә акта эшләде. Аның күп санлы мәкаләләрен әнә шул активлык нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Мин Фатихны тиз яза дидем. Әйе, анысы шулай, әмма бу хәл аның яшәргә, көрәшергә ашыгуы белән аңлатылырга тиеш. Илдә барган социализм төзелешенә ул көн саен дип әйтерлек публицистик мәкалә яки әдәби әсәр белән катнашты, сүзен ишеттереп тора алды. Кыскасы, янып, дәртләнеп эшли торган журналист иде Фатих. Ул минем күңелемә әнә шулай урнашып калган.