Логотип Казан Утлары
Роман

Ике буйдак

Роман 

IX

Мәдинә верандада утыра иде. Аны күрү белән Мөхәммәт- җановның йөзенә кан йөгерде. Ләкин ул Мәдинәгә авыр сүз ‘ әйтмәде, үзенең нервларына хуҗа була белүе белән Заһидны аптырашка калдырып, көлеп җибәрде: — Нәрсә син?! Батырлык җитмиме әллә? — Әйдәгез, керегез, бу нинди эш бу? Без сезне ни гомер көтеп утырабыз, — диде Басыйров. — Бәлки, аңа әйтүче булмагандыр,—диде Заһид. Зоотехник кызның елаудан күзләре кызарган, йөзе шешенгән иде. Ул кечкенә генә ак кулъяулыгы белән борынын сөрткәләп урыныннан купты. — Әйдәгез, — диде Мөхәммәтҗанов әмер тоны белән. Җыйнаулашып директор кабинетыма тагы керделәр. Мөхәммәтҗанов уз урынына утырды. — Так вот, сөйләп җибәр. Эш ничек булды? Мәдинә, күрәсең, тынычланыр өчендер, тамак кыргалап куйды, аннары Мөхәммәтҗановка туп-туры карап, көтелгәннән тынычрак итеп сүзгә кереште. Дөреслектә, комиссия членнары өчен аның сөйләгәннәрендә бернинди дә яңалык юк иде инде. Ул үзенең узган елда уңышка ирешүен, аннан соң быел директорның тагы да зуррак эшкә керешергә кушуын, башта реаль булмаган бу эштән үзенең баш тартуын, моның өчен директорны һәм партия оешмасы җитәкчесен бик каты пешерүләрен, күп вәгъдәләр бирүләрен; шуннан соң инкубациянең башлануын, ә үрдәк бәбкәләре өчен брудергаузның һәм акклимизаторның бик кысан булуын; кинәт көннәрдән бер көнне үрдәк бәбкәләренең витаминнар җитмәүдән һәм ачлыктан кырыла башлавын, аннары инде дирекциянең, белгечләрнең, эшчеләрнең, никадәр генә тырышмасыннар, нәтиҗәле чара күрә алмауларын сөйләп китте. Ниһаять, ул тынды, матур күзләрен тутырып комиссия членнарына карап алды. Апың йөзе артык дулкынланудан алсуланган, иреннәре чиядәй кызарган иде. — Ә район оешмалары хәлне башта ук белделәр микән соң? — дип сорады Заһид. Белделәр. Аларныц ярдәме һәр көнне килеп безне әрләүдән узмады. — Ә министрлык? — дип сорады Басыйров. Мәдинә мәгънәле генә итеп Мөхәммәтҗановка карап куйды. — Белделәр, минемчә, — диде ул, әкрен тавыш белән. — Әнә син нинди икән, Мәдинә! — диде Мөхәммәтҗанов, кинәт кабы- I Дәвамы, Башы 1 иче санда. М нып. — Министрлыкта белгәннәр, и алар монда ', ле чараларны тормышка ашырып чатырчаоып йөрмәгәннәр. Mm. rut? я.лай әйтмәдем. Син пигә кызасың. г —Кызам, чөнки синең интонацияң үк шикле. Хәтерлә әле, берен сигнал булу белән безнең белгеч сезгә килмәдемени? —Тиз арадТуздырылырга тиешле чаралар турында мәсьәләне совхоз дирекциясе һәм сезнең алдыгызга кунмадымыни. — Куйды. — Соң шулай булгач! _ g бпт ул чараларның берсе дә тормышка ашырылмады. _ Ә кем гаепле соң монда? Әллә министрлык дияр идеңме? Мәдинә бер сүз дә дәшмичә башын аска иде. Юк. болан булгач барып чыкмады инде,— диде Мөхәммәтҗанов, өметсезләнеп. — Ачыктан-ачык әйтим, мин сине булдыра алганча якла- макчы идем. Мәдинә. Ни әйтсәң дә, бергә укыган, бер общежитиедә яшәгән кеше. Болан булгач... —Ә бит мин синең яклавыңа мохтаҗ түгел, Салават. Бары комиссия объектив хөкем йөртсен. Мөхәммәтҗановпың аскы күз кабаклары хәтәр тартышып куйды. —Объективлык турында борчылмаска можешь. Комиссиядә, минемчә. объектив кешеләр. —Әйдәгез эш белән шөгыльләник әле,—диде түземе калмаган Басыйров. —.Минемчә, сөйләнәсе сүз сөйләнелде .инде, бары да аңлашыла,— диде Мөхәммәтҗанов. — Сезнең сорау юктыр, Заһид Сафнч? «Нинди сорау булсын инде. Барысы да аңлашыла бит», — дип уйланды доцент. — Юк. —Минемчә, бүгенгә эшне шуның белән бетерик. Арылды да, ачык- тырды да, — диде Мөхәммәтҗанов, елмая төшеп. — Җитәр алайса, — диде Басыйров, урыныннан торып. Аның йөзе чытылган, күренеп тора: кеше үзен авыр шартларга килеп эләккәндәй хис итә иде. Тышка чыктылар. Салмак адымнар белән акация агачлары арасындагы аллея буйлап киттеләр. Җәйге тымызык төн. Якында гына кемдер балалайка чиертә. Күк йөзендә бихисап күп йолдызлар җемелдәшә. Агачлар артыннан күренгәләп киткән өй тәрәзәләреннән юлга нур көлтәләре сузылган. Шул яктылык тасмаларында агач күләгәләре аерым-ачык, кап-кара булып күренә. Чатлыкка җиткәч, Мәдинә: Кайтасы юлыгызны беләсезме? — дип сорады. Тәрәзәдән төшкән ут яктысында Заһидка аның матур күзләре чагылып китте. Бу күзләр доцентка текәлгән шикелле иде. Юк, бу күзләр телдән әйтелгән сүзләрне генә чагылдырмыйлар кебек. Бу күзләр сорау белән текәлгәннәр. Бу күзләр Заһидтан: «Син дә мине гаеплисеңме?» — дип сорый кебек иде. запид шулай аңлады. Ләкин бер нәрсәдә генә аның шиге калды. Ул күзләрдә тагы олылау хисеме, әллә аннан да зуррак бер .мәгънә бармы’ Басыйров: — Борчылмагыз, безнең «юлбашчы» алай адаша торган кеше түгел һәм шикшөбһәләрдән ерак торган корыч кеше. Шуңа таяныйк, — диде, юкка чыкт'ы/1ЫГЬ ’ 3 ’~ЛИАе Мэди1,э һәм акация агачлары артына китеп - Болай, егстләр диде Мөхәммәтҗанов, серле генә итеп — студент чакны мин бу Мәдинә артыннан бераз йөргән идем. Менә шул минем положениене катлауландыра. Ул җүләрпещ теге вакытны үзенә риза лык күрсәтмәгәнгә шулай исәрләнә, дип уйлавы бар. Бик хәтәр иде ул кыз чагында. О-о, мал-лай, гүзәлнең гүзәле инде! Кыз чагы, што син!! — Хәзер кияүдәме? - Юк, кияүдә түгел. Ну бит безнең положение... беләсез бит, рөхсәт итми андый эшне. Мин инде күптән төшендем. Үзеңә буйсынган хатын- кызга гомереңдә кул сузма икән ул. — Нәрсә, авыз пешә яздымы әллә, муенга менеп атланалармы? — диде Басыйров, ирония белән. — Ничек кенә әле! Кунак өенә килеп җиткәч, өчесе дә тукталып калдылар. — Бераз һава алмыйбызмы соң? — диде Басыйров. — Што сез! Минем эчемне баядаи бирле мәчеләр тырный инде... — Син, алайса, керә тор, безгә дә ашарга әзерлә, без бераз йөрибез әле. Заһид ишектән керергә теләп хәрәкәт ясагач, Басыйров мәгънәле генә итеп аның җиң очыннан тартты. Ишек ябылганнан соң, әйдә бераз йөрик, сөякләр язылсын дип, аны аллея буйлап алып китте. Тын аулак урынга килеп чыктылар. Юлда яткан яктырткыч бөҗәк янында тукталып тордылар. Басыйров пышылдап: — Беләсеңме нәрсә, — диде, — безгә аны опротестовать итәргә кирәк. Ул бит... ул бит һич адәм түзәрлек кеше түгел. Заһид, аңлап җитмәгән хәлдә, һаман бөҗәккә карап торды, ниһаять: — Мөхәммәтҗаповиымы? — дип сорады. — Әйе, анда бит объективлыкның «о»сы да юк. Ул бит бу эштә кемнең гаепле икәнен баштан ук белеп килгән. Аның өчен, дөресендә, гаеплеме ачарга кирәкми, ә бары оформить итәргә генә кирәк. Аңлыйсызмы? — Минем... — диде Заһид, ләкин Басыйров аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде. — Ул бит коточкыч җинаять эшләячәк, һәм җинаятен безнең «сем- нән эшләячәк. Ул бит салдафои. Кемнеңдер ихтыяҗын механик рәвештә башкарып гомер сөрүче... — Тәрбия җитәрлек түгел инде, анысы дөрес... — Тәрбия генәме соң!.. — Ләкин шулай да... — Ничек «шулай да». Әгәр минем сүзем мәсьәләне хәл итәрдәй булса, шунда ук аның комиссия председателе булуына протест белдерер идем. Ләкин сез дә мине якларсыз дип уйлыйм. Заһид барлык көчен җыеп әйтте: — Минемчә, бу эшнең һич тә кирәге юк, иптәш Басыйров. — Ничек инде? — Шулай... чөнки ул, — Заһид тукталып торды, — чөнки ул, ни әйтсәгез дә, принципта хаклы бит! — Ә методлары, методлары? — Аның шундый булуы, кешегә каты кадалып сөйләшүе кешенең сыйфатын төгәл билгеләми бит әле. Мәсьәлә бнт, нигездә, аның нинди эш башкаруында! — Мин сезне аңламыйм. , — Я, әйтегез алайса, гаеплеме бу совхоз җитәкчеләре? Минемчә, гаепле. Чөики алар шундый зур зыян китергәннәр. Аны бит, нишләсәң дә, инкарь итеп булмый. Бу факт. Инде шуның өчен, бары сез әйткән сөйләшү методлары өчен, без зур җәнҗал куптара калсак, ул, беләсезме, Ш5 ДИГӘН сүз? — Юк, сез ялгышасыз, Заһид Сафич. Сүз бит дөреслекне табуда кулланыла торган методлар турында бара. — Ничек инде без баш язмышы кыл өстендә торганда, чәч өчен кайгырыйк. Нәрсә, сез гаепле кешенең башын фрак, ак перчатка киеп чабыйк димәкче буласызмы? — Юк юк, һич алан әйтергә җыенганым юк. Бары тикшерү методы ялгыш булса, нәтиҗә дә ялгыш чыгачак диясем килә. Бу аксиома. — Бу очракта сезнең әйткәнегез нигезсез. Бу бит фәнни тикшеренү түгел. Сез моны фәнни тикшеренү методлары белән параллель ясарга җыенасыз булса кирәк. — Ә. минемчә, нигездә алар икесе дә шул ук, бер үк нәрсә. Мин бүгенге очракта ук ялгыш методның ялгыш нәтиҗәләргә китерәчәген күрсәтеп бирә алам. — Я? — Менә карагыз, безнең һаваланырга яратучан шефыбыз тенденциоз методлар кулланганга күрә бөтен гаепне совхоз кешеләренә генә аударып калдырачак. Ә бит гаеплеләр бер алар гына түгел. — Кемнәр тагы? — Реаль булмаган эшләрне тәкъдим итүче югары посттагы кеше һәм шул ук министерство. ' Заһид тыела алмыйча көлеп җибәрде. — Гаҗәп беркатлы кеше икәнсез, иптәш Басыйров! — Нигә, нигә? — диде тәмам чыгырыннан чыккай Басыйров. — Нигә икәнлеге бик ачык, сез шундый нәтиҗәләр чыгара калсагыз., сезне беренче демагог, җинаять ясаучыларны каплап калырга тырышучы,, диячәкләр. — Ә ни өчен? — диде Басыйров. Дулкынланудан аның ияк асты кабарынкысы дерелди иде. — Чөнки җинаятьне ясаучылар әлеге югары пост биләүче иптәшләр түгел, ә мондагы кешеләр. Ни өчен чарасын күрмәгәннәр һәм ни өчен, әгәр үтәү мөмкин түгел икән, шуны исбат итмәгәннәр, Өлкә Комитетына' язмаганнар, я хәтта югарырак та... әгәр кирәк икән... — Әйе, болай фәлсәфә сатуы ансат ул. Сез үзегез шул хәлдә калсагыз, нишләр идегез икән? Сезнең әйткәннәр фронттагы бер хәлие искә төшерде әле. Кырык икенче елны без бик озак бер елга янында тордык. Немец елганың текә ярлы ягында, без яссы ярда. Җибәрделәр бит шунда, гөнаһ шомлыгына, безнең армиягә башлык итеп бер генералны. Ул ахмак кына булып чыкмады, ул җинаятьче дә иде. Чөнки артиллерия әзерлеге булмаган килеш, коры мылтык белән генә коралланган солдатларга текә ярны штурмларга приказ бирде. Немециең — яр башында ныгытмалары, миномет һәм пулеметлары, ул һәрбер метр җиргә төзәп атып караган. һәм шул мәкерле дошманга каршы, артиллерия әзерлеге ясамыйча, авиациясез, теге җүисез генерал мылтык тоттырып безне штурмга җибәрә. Имеш, безнең солдат болайрак эшләрне дә башкарды әле. Дошманга шул гына кирәк тә: ул безне үзенә якын җибәрде дә • кырып кына салды. Менә дигән арсландай егетләр ятып калды шул елга өстеидә. Ә теләккә ирешеп булмады. — Бәлки, ул генералга Корыч бабай шундый приказ биргәндер? Кинәт аллеядагы куаклыклар арасында нәрсәдер кыштырдады. Күрәсең, анда тагы сукмак бар иде. Ниндидер билгесез бер кеше килеп чыкты. — Кайтыйк, — диде Басыйров, — безнең конкрет сүзие сез бик оста рәвештә иксезчиксез демагогия космосына юнәлттегез. Заһид көлеп җибәрде. Бераз тын гына барганнан соң, эчке борчылу белән, чын дусларча итеп Басыйровка әйтте: — Минемчә, сез юкка шулкадәр авыр кичерәсез. Алай кирәкми. Ул шулай диде. Ләкин дөреслектә үзе дә шул ук Мәдинә өчен, чал чәчле директор һәм баш зоотехник өчен борчыла иде. — Нигә шулай озак йөрисез, суынып бетте инде, — дип сукранып каршы алды аларны Мөхәммәтҗанов. Ул барын да әмәлләп өлгергән Каяндыр кайнар су да тапкан, чәй дә кайнатып җибәргән, үзен дә иптәшләрен дә тиешенчә кайгырткан иде. — һава бик әйбәт бит, — диде Заһид. Мөхәммәтҗанов аңа артык игътибар итмәде. Ул авызын тутырып-тутырып колбасалы, майлы бутерброд ашый, кружкадан чәй чөмерә һәм шунда ук бик бирелеп газета да укый иде. Басыйров теләр-теләмәс кенә хәлвә белән күмәч капкалады да чишенеп кроватена ятты, Заһид байтак вакыт кружкадан хуш исле чәй чөмереп, җиңгәсе хәстәрләп җибәргән әйберләрне ашап утырды. Ниһаять, түзмәде, Мөхәммәтҗаиовтан: — Беләсе иде, нишләтерләр икән боларны? — дип сорады. — Үрдәк бәбкәләре өченме? — Әйе. — Әллә ни булыр дип уйламыйм. Директорга партийный линия буенча каты выговор чәпәрләр, үзен эшеннән алырлар. Аңа бусы әллә ни түгел, ул пенсионер. Баш зоотехникны бер өркетү белән чикләнерләр, ә инде Мәдинә җ-иңелчә курку белән котылыр дип уйлыйм. — Эшеннән дә алмаслар дисезме? — Эшеннән алалар анысы! Тик материаль җаваплылык-фәлән булмас. — һем,—дип куйды Заһид, газета кыштырдатып, — шулай да ул кыз жәл. — Нәрсәсе жәл?! Янарга туры килгән икән, күзләреңне чытырдатып йомасың да түзәсең. Ул кыз түгел, между прочим. Алдаганнар үзен, кияүгә алмаганнар. — Бу нинди хәл тагы? Шундый матур кызны! — Матурын матур. Ләкин тиешле кешесенә туры килмәгән. Егетнең зур положениесе генә түгел, законный хатыны да булган. — Инде бу Мәдинәнең баласы бармы? — Юк, баласы юк. Анысыннан ходай саклаган... Мөхәммәтҗанов, чишенеп, ятагына ауды. — Утны, егетләр, соңга калган кеше сүндерә! Заһид та ятты. Башта ул өйдәге гадәтенчә китап укыды, аннан күзләре әчетә башлагач, утны сүндереп килде, һа, нинди хәл бу! Аның күз алдында Мәдинә җанлана иде. Доцентның уйлары, барысы да шул гүзәл кызга килеп тоташа. Чибәр, әйбәт кыз. Ләкин икенче тапкыр трагедия кичерә икән. Ничек ярдәм итәргә соң сиңа? Ә бәлки, чыннан да, Басыйров әйтмешли, бу Мөхәммәтҗановны хурлап, яңа кеше чакыртыргадыр. Ләкин бу нинди нәтиҗә бирер икән соң? Мәдинәгә файдасы булырмы? Юк, кирәксез эш! Ә бит Мәдинә, ни әйтсәң дә, җинаятьче түгел. Аңа ничек ярдәм итәргә? Заһид бик озак йоклый алмыйча ятты. Ул гадәттә вакытында ятып, тиз арада йокыга да китә ала иде. Ләкин бүген... Ул кроватен шыгырдатырга уңайсызланып, артык хәрәкәтләнмичә ятарга мәҗбүр булды. Хәзер аерата кайнар тоелган мендәренең салкын ягын еш-еш әйләндергә. ләде. Бары көн яктыра башлаганда гына йокыга талды. X Икенче көнне көн буе комиссия үрдәк кетәкләрендә, брудергаузда, акклиматизаторда, күл һәм Идел буйларында йөрде. Бәбкәләр үстерелә торган барлык урында җан әрнеткеч күренеш иде. Үрдәк бәбкәләренең бер ншесе адәм рәтле күренсә дә, күпчелеге котсыз, зур башлы, шәрә тәнле. Үлеп калганнары тынычланган, әле үлә алмыйча ятучылары тәпиләрен, муеннарын сузган килеш, калтыранып үлем алды газабын кичерәләр. Күренеп тора: монда үле бәбкәләрне көннекен көнгә җыеп та өлгерә алмыйлар. Әле генә Казаннан кайтып төшкән яшь ветврач белән бер лектә үләксә яра башладылар- Ниһаять, оерпинди дә йогышлы чир сулмавы, үрдәкләрнең бары ачлыктай һәм витамин җитмәүдән кырылуы тәмам ачыкланды. Кетәктәге биш кат булып тезелгән батарея-читлекләрне, тәрәзәләрне үлчәделәр. Азык рационнарын тикшерделәр. Бу эшләр төгәлләнгәч, су буйларына оуага төшеп киттеләр. Анда каекларга утырган ферма эшчеләре колак тонырлык дәрәҗәдә бакылдашкан үрдәкләрне ярга таба куалар иде. Күз күреме кадәр җирне үрдәк баскай. Су өсте ап-ак. Менә шул үрдәкләрне санарга кирәк. Бөтен эшче көч, совхозмын барлык белгече шул эшкә җигелде. Көндезге аш вакыты җиткәндә халык арыган иде инде. Бары имән түмәредәй нык Мөхәммәтҗанов кына бирешмәде. Ул барысыннан көлә, барысын да мыскыл итә, ә үзе һаман җитез, һаман көр-сәламәт иде. Үрдәкләр саналып беткәч, шул саннарны бухгалтериядән алынган мәгълүматлар белән чагыштырдылар. Ахырда Мөхәммәтҗанов счет төймәсен каты шартлатып тартты да ачуыннан каралып Мәдинәгә текәлде: — Нәкъ илле мең баш! — Илле мең? — диде Мәдинә, агарынып. — Әйе, илле мең. Күпме тора бер йомырка, күпме тора бер бәбкәне инкубацпяләү, күпме азык тотылган, күпме хезмәт түгелгән, күпме нерв тетелгән? Исәпләп кара, ничек чыга икән? Мөхәммәтҗанов карандашын өстәлгә атып бәрде. — Беләсеңме, нишләтер идем мин сезне моның өчен? Мәдинә дәшмәде, бары агарына гына төште. — Эһ. — дип куйды ачуыннан Мөхәммәтҗанов, сүз таба алмыйча. — Ярар, монысы безнең компетенциягә керми, — диде Басыйров.— Нишләтергә кирәклеген сездән башка да белерләр. — Жәл,— диде Мөхәммәтҗанов, — әрәм була шундый-чибәр туташ. И нәрсә аркасында? Эшкә җиңел карау аркасында... — Җитәр, җитәр, — диде Заһид. Мөхәммәтҗанов, аныңча, Мәдинәне юри үрти иде һәм аның шундый авыр чакта урынсыз шаяртуы кешенең зур фаҗигасыннан көлү кебек тоела иде. Мәдинә артык тыела алмады, үксеп, битен каплады да йөгереп чыгып китте. — Ну кеше икәнсең үзен дә! — диде Басыйров, күзләрен ачулы уйнатып. Заһид атылып кыз артыннан чыкты. Ул ни өчендер Мәдинә хәзер үк Иделгә таба чабар һәм суга ташланыр дип уйлый иде. Аның бу юравы шулкадәр көчле иде, хәтта ул кызның үле гәүдәсен, йомык күзләрен, күгәреп калган иреннәрен—барысын-барысын да күз алдына китерде. Ул контораның текә баскычыннан дөбердәп аска төште, уңга ташланды, Мәдинәнең ул якта түгеллегенә ышангач, су буена йөгерде. Аллеядан Иделгә таба тар гына сукмак аерыла. Ул толь белән япкан озын барак артыннан уза, кечкенә генә өй янына килеп чыга, аннан текә генә борыла да куаклыклар арасына кереп, борыла-сарыла күздән югала. Байтак вакыт урман эченнән бара һәм, ниһаять, Иделнең текә ярына җитә. Заһид Мәдинәне әнә шул текә яр өстендә очратты. Ләкин кыз Иделгә ташланырга һич җыенмый иде. Ул, яр кырыендагы артлы эскәмьягә утырган хәлдә, сагышлы караш белән үзенең вак-вак дулкыннарын кояш нурларында җемелдәткән Идел киңлекләренә текәлгән иде. Кыз, Заһидны күргәч, сискәнеп китте. Ләкин бер сүз дә дәшмәде. Доцент тиз генә аның алдына чыкты. — Сез юкка борчыласыз. Кирәкми, ярамый,— диде ул, Мәдинә янына утырып. — Комиссия бөтен гаепне сезнең өскә аударырга җыена дип уйлыйсызмы әллә? Әгәр алай уйласагыз, бик ялгышасыз. Комиссия члены буларак, мин бүген иртәичәк сезнең ферма эшчеләре белән сөйләштем, алар бөтен көчегез белән тырышканлыгыгызны әйтеп торалар. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Безнең институт җимеше бит сез. Ләкин инде булмастай эшне йөкләгәннәр икән... Нишләмәк кирәк? Монда сезне гаепләп булмый. — Мин бит, Заһид Сафич, ярдәм итәрләр, сүзләрендә торырлар дип уйладым. Ә эшләр өзеклеккә таба киткәч, барысы да паникага бирелеп, кача башлады. Бер үзем торып калдым... Мәдинә җиң очыннан яулыгын чыгарды да, еш-еш борынын тарткалап, күз яшьләрен сөртергә кереште. — Мина барысы да мәгълүм, — диде Заһид, — сезнең ашау-эчүсез, йокысызялсыз тырышуларыгыз да, бер эшче кыз эштән баш тарткач, аның эшләрен башкарып йөрүегез дә, — барысы да, барысы да, иптәш Җәүһәрева. Ләкин... — Юк, мине гаепсез дип булмый, Заһид Сафич. Миндә гаеп бар. Мин бу хәлнең буласын алданрак сизә алмаганмын. Заһид ни әйтергә белмичә йотлыгып куйды. Ул Мәдинәнең үз иреге белән элмәккә .муен тыгуым ачык тоя иде. Ниһаять: — Сез, Мәдинә, бик батырланмагыз әле, — диде ул. — Минемчә, совхозда сез үзегез генә яшәмисез. Сездән башкалар да күреп торганнар, ләкин алар да чаң сукмаганнар ич. Димәк, бер сез генә гаепле түгел. Мәдинә кинәт әйтеп бетергесез хәсрәт эчендә Иделгә, күзләрен текәп тынып калды. Елгада һаман элеккечә вак дулкыннар шаяра, дулкыннар өстендә җемелдәп кояш нурлары уйный иде. Икесе дә Идел өстен күзәттеләр. Бераздан, сиренасын улатып, үз йөрешле зур баржа узды. Күп тә үтмәде, астан бер-бер артлы ап-ак ике теплоход күренде. Аларның алдагысында палубадагы репродуктор бар көченә Шостаковичның җиденче симфониясен тапшыра иде. Икенчесе исә тып-тын килә. Анысының палубасы пассажирлар белән тулган. Күренеп тора, анда бәйрәмдәгечә күңел күтәренкелеге. Кешеләр аклы киемнәрдән, шат һәм бәхетле, нидер сөйләшәләр, кул болгыйлар, кайберләре Иделнең сокландыргыч уң як ярына бинокльләрен төбәгәннәр. Мәдинә авыр кичерешләренә түзә алмыйча уфылдап куйды. — Тынычланыгыз, барысы да җайланыр, — диде Заһид. — Ялгышу бик ансат икән ул, — дпде Мәдинә. — Заһид Сафич, мин сезгә дөресен әйтим, чөнки мин сезне студент чактан ук хөрмәт итәм. Мин сезгә ышанам. Менә тыңлагыз әле. Сез мине аңларсыз. Минем бер тапкыр сайсызлыгым аркасында авызым пешкән иде инде. Инде менә хәзер тагы! Гаҗәп! Үзем кеше кебек. Ике аяклы, ике куллы, дигәндәй. Җүләр дә түгел. Нидән ул? Ни өчен алай? Бәлки, мондый бәхетсезлек- ләр гомер буе миннән калмыйча шулай тагылып йөрерләр. Мин моннан барыбер кптәм. Китәм... әгәр төрмәгә утыртмасалар... — Юк, сезне беркем дә төрмәгә утыртмаячак. Мәдинә дәшмичә уйланып торды. — Яхшы, утыртмадылар, ди. Тик шулай да нишләргә? Беләсезме, мин нәрсәдән куркам. Мнн тормыш каршында каушап калудан куркам. Менә күз алдыгызга китерегез. Кеше аптырашта. Аның бер эшкә дә кулы бармый, ул барысыннан да курка, аның үзлегеннән кыл тибрәтергә дә батырлыгы җитми. Күрәсезме, моннан да зур фаҗига була аламы?! Ә минем шундый кешене күргәнем бар. Ул бер алдына, бер артына карап, куркып, калтыранып яши. Аның үзенең юлы юк, зур максаты юк... — Мнн сезне аңлыйм, — диде Заһид. Аннары, бераз уйланганнан соң:—Менә нәрсә, — дип өстәде. — Мондагы борчуларыгыз узгач та Казанга килегез. Мин бит сезне студент чагыгыздан ук беләм. Сез тырыш, әйбәт һәм сәләтле кыз. Мнн сезне үзебезнең кафедрага лаборант птеп урнаштырам. Менә шушы көннәрдә ул урын бушаячак. Нина Ивановна пенсиягә чыга. Әнә шуның урынына. Мин моны уз өстемә алам. -— Рәхмәт сезгә, Заһид Сафич, — диде Мәдинә. Заһидның йөзен елмаю билгеләре яктыртты. Әйе, Мәдинә бу «рәхмәтне» теле белән генә түгел бөтен торыш-кыяфәте белән әйтә иде. Заһид кызга карата ниндидер үтә якынлык хисләре кичерде. Шул вакытны агачлар арасыннан Басы й ровный аюдай олы гәүдәсе күренде. — Әйдәгез, Заһид Сафнч, акт язарга вакыт! XI Заһид Мәдинәгә ярдәм вәгъдә иткән чакта, Рәхим Казанда терлекчелек институты янында иде. Профессор Филипповтап ул өченче көн генә телеграмма алды, шунда ук тиешле кешеләр белән сөйләште һәм балаларын вакытлыча Нәфисә апа карамагына калдырып, Казанга очты. Максат эшкә урнашу һәм квартир мәсьәләсен хәл итү иде. Әлбәттә, телеграмма эш мәсьәләсенең уңай чишелүен аңлата, тик шулай да квартир табу әле хәл кылынып бетмәгән иде. Өмет туган-тумачаларда. Рәхимнең ераграк булса да туган тиешле бер абзасы Казан тирәсендәге бер поселокта яши. Хатларына караганда, аның үз өе бар. Казанга күчү мәсьәләсе алга килеп баскач ук, Рәхим аңа барысын да аңлатып хат язды. Абзасы атна-ун көннән соң: «Бер дә икеләнеп торма, энем, ятимнәрне ал да туп-туры үземә килеп теш. Ходай насыйп иткән булса, барысы да җайланыр. Өебез иркен, сыярбыз. Бергә яшәрбез», — дип җавап бнрде. Иркен күңелле абзасы шулай язса да, Рәхим, квартир булды инде, дип исәпләми иде әле. Ниһаять, ул кунакчыл абзасыныц өен эзләп тапты. Әнисе ягыннан туганнан туган тиешле шушы абыйсында кунып чыкты. Ирле-хатынлы икәү генә яшиләр. Әйе, чыннан да монда бик иркен. Бу өч бүлмәле биек таш өйдә балаларга да, хуҗаларга да кысан булмаячак. Рәхим, бу яктан да тәмам тынычланып, иртәгесен институтка китте, һәм менә ул биш катлы, колонналы, мәһабәт ап-ак бина каршында тора. Күңеле күтәрелеп китте. Галиясе үлгәннән соң Рәхимнең мондый күңел күтәренкелеге кичергәне юк иде әле. Аның ябык йөзен елмаю бизи башлады. Ул студентлык елларының ачысы-төчесен татыган һәм романтика белән сугарылган бу урынга шулай сихерләнеп карап торды. Әйе, бу бина берәүләр өчен бары бина гына, ә Рәхим әчеп бик-бик изге урын! Рәхим ашыгып вестибюльгә керде. Ишек янындагы швейцарьиы сәламләп баш какты һәм, мондагы үзгәрешләрне, ә үзгәрешләрдән дә бигрәк үзгәрми калган истәлекле урыннарны күзәтеп икенче каттагы деканат кабинетын эзләп китте. Бик күп ишекләр яныннан үтеп, озын коридорлар гизгәннән соң, ул физиология кафедрасы мөдире профессор Филиппов каршында иде инде. — Менә ярый, әйбәт булган, — дип каршы алды аны карт профессор. Рәхимнең кулын кысып, өстәле янындагы агач кәнәфигә утырырга кушты. Рәхимнең профессорны күрмәгәненә дүрт-биш еллап узган 'иде инде. Ул чакта ук Филиппов яшь кеше түгел иде, ә хәзер ул бөтенләй картаеп киткәндәй тоелды. Коңгырт күз тирәләрен куе җыерчык челтәре баскан, ансыз да зур борыны тагы да зурая төшкән, ә чәче ап-ак, хәтта ничектер күгелҗемләнебрәк киткән. — Күп сөйләп торуның кирәге юк, — диде ул, — ссз безнең институт шәкерте; лаборант хезмәтен үтәргә алынасыз икән, чын мәгънәсендә лаборант булып эшләргә туры киләчәк. Аена сигез йөз сум акча, сигез сәгатьлек эш көне. Сезнең кул астында, әгәр шулай әйтергә мөмкин булса, бары ике генә кеше — препаратор Настенька һәм этләр караучы апа. Ә сез буйсынырга тиешле кешеләр бишәү — өч ассистент, доцент Таһиров Заһид Сафич, аннан мин. Эш җиңел түгел. Менә шулай! Профессор бераз сынап карап торды да дусларча елмаеп куйды. — Мин барысын да аңлыйм, Иван Ильич, — диде Рәхим, уңайсызлануын җиңеп, — ләкин сез дә төшенә торгансыздыр. Әгәр мин сезгә гади лаборант булып урлашам икән, бу минем лаборант булырга ашкынуым нан түгел, шулай ук Казан кешесе булып китәргә теләгәннән дә түгел... Сез мине дөрес аңласагыз иде. — Мин ацлыйм, — диде профессор. — Ләкин мин аңлаган хәлдә дә сезгә шуны әйтергә тиеш булам. Барысы да сезнең үзегездән тора! Сез быел ук гыйльми эшкә катнаша аласыз. Әгәр инде теләсәгез, бераз эшләгәннән соң, үзегезгә кечерәк берәр тема да бирергә булыр. Менә шулай. Әйтергә кирәк, безнең коллектив бик әйбәт. Арабызда беркайчан да күңелсезлекләр булганы юк. Әлбәттә, деканлык вазифасы аркасында мин үзем кафедрада җитәрлек, һәрхәлдә, үзем теләгәнчә җитәрлек актив эшли алмыйм. Оештыру эшләрен, методик мәсьәләләрне күбрәк үзегезгә мәгълүм Заһид Сафич алып бара. Сез уртак тел табарсыз. Мин аңа сезне өйрәтергә кушармын. — Рәхмәт, — диде Рәхим. — Ә сезнең семья кайда соң? Рәхим үзенең фаҗигасын сөйләп бирде. — Ә квартир мәсьәләсе ничек? — дип сорады профессор, Рәхимнең кайгысын уртаклашканнан соң. Рәхим анысын да сөйләп бирде. — Алайса сезнең бу яктан хәл ярыйсы икән әле, — диде Иван Ильич. — Хәзер кафедрага кереп таныша торыгыз, шунда үтенеч тә язарсыз. Әле Заһид Сафич үзе командировкада. Ул кайтканчы сезне приказдан уздырып, эшнең формаль якларын башкарып куярбыз. Кара тутлы, тузган чәчле бер студент: «Мөмкииме?» — дип, ишектән башын тыкты. — Ярый алайса, шулай сөйләштек, — диде профессор Рәхимгә. ХП Ассистент Капуста яңа лаборантны подвалдагы тәҗрибә этләре торган урынга алып төште. Бу кеше Рәхим студент чакны армиядән кайтып, институтта яңа гына укытучы булып эшли башлаган иде. Чыгышы белән украинлы, ләкин тәмам руслашып беткән бу ассистент шул чакны ук студентларны үзенең фамилиясеннән дә сәеррәк кискен табигате белән кызыксындырган иде. Ләкин, күренүенчә, хәзер бу кеше тышкысы белән генә түгел, эчке ягы белән дә шактый үзгәргән иде. Ул элеккедән дә болайрак озынайган, чекери күзләре тагы да зурая төшкән, йөзе ябык, ә үзе басынкы иде. — Менә болар безнең тәҗрибә этләре була, — диде ул. — Әнә тегесе, — Капуста почмакта яткан йөнтәч сары эткә төртеп күрсәтте, — тегесе безнең аспирант Роза Вәлиевнаныкы. Аңа кагылмагыз. Менә бу икесе белән студентлар эш итә, ә калган өчесе безнеке, ягъни фәнни эш, сынаулар өчен кулланыла торган этләр. Күрәсезме, әнә теге кара эт безгә бик тилмереп карый. Анысына әле кичә генә операция ясап фистула куйдык. Анысы минем эт. Ә теге аклы-каралысы Соломон Израилевичныкы, ә теге соры овчарка — анысы Заһид Сафич эте, ә тегесе, кәнтәе, Шәфика Сабировна эте. — Ә профессорныкы кайда? — дип сорады Рәхим. — Профессорныкы юк. Ул барыбызга да җитәкчелек итә. Әйтергә кирәк, бу этләр гомерлеккә дип беркетелмиләр, тема үтәлү белән, әгәр исән калсалар, башка кеше карамагына күчәләр. — Аңлашылды, — диде Рәхим. — Аңлашылса бик әйбәт. Сез аларпы кабул итеп алыгыз. Әлбәттә, аларны ашату өчен кеше бар, ләкин ул сезнең карамакта эшли. Сез җаваплы. — Аңлашылды. — Кафедрада хуҗалык ассистенты мин булам. Димәк, кафедра мил- кенә минем дә катнашым бар дигән сүз. Соломон Израилевич укыту методикасы эшләрен алып бара, ә Шәфика Сабировна — профгруппорг. Саналган ассистентлар әле хәзергә кафедрада юк икән. Берсе препаратор кыз белән институт хуҗалыгына киткән, икенчесе райсовет эшләре белән йөри икән. Рәхим аларның икесен дә шулай ук яхшы белә иде. Шәфика Өаои- ровна дигәне Рәхим студент чакны институтка ниндидер җитәкче учреждениедән күчеп килде. Ул көр тавышлы, кеше белән бик тиз аралашып китүчән, нсеме-фамилиясе сакланса да, үзе тәмам руслашкан Касим татары.’ә Соломон Израилевичнең исә, шулай ук руслашкан булса да, яһүдлеге исеменнән генә түгел, төс-бптенпәи үк сизелеп тора. Рәхим укыганда ук ул тәҗрибәле ассистентлардан санала иде инде. Тирән белемле, тик артык юашлыгы аркасында чаярак студенткалар тарафыннан еш кына көлкегә калдырыла торган бер кеше иде ул. Теге елларны ук колакка саграк иде. Рәхим, әнә шулармы хәтерләп, онытыла башлаган истәлекләрне яңарту рәхәтен тойды. Ул арада алар өскә, кафедра лабораториясенә менделәр. Андагы аппаратларны, приборларны, реактив һәм төрле җайланмаларны инвентарь кенәгәсе буенча барларга керештеләр. — Бу әйберләрнең барысын да мин әле өченче көн генә тикшердем, — диде Василий Григорьевич Капуста, — ләкин сез шулай да аларның барлыгын үз күзегез белән күреп кабул итегез. Булдымы? Ул зур соры күзләрен Рәхимгә текәде. Бу усал күзләргә карап, Капуста хәзер ачуланышырга тиеш дип уйларга мөмкин иде. Хәлбуки алай булмады. Бик шау-шулы, тынычсыз булса да, әйбәт күңелле кеше иде ул. Алар көн буе армый-талмый бүлмәдән бүлмәгә күчеп, кафедра байлыгын тикшерделәр. Ниһаять, кенәгәдәге исемлекнең кирәге калмады. — Менә шуның белән бүгенгә җитеп торыр, сәгать инде алтынчы китте, — диде Капуста. Алар актны Рәхим районга барып, балаларын алып кайткач язарга булдылар. — Менә шул, — диде ассистент, күзләрен тасрайтып. — Менә сиңа утырырга өстәл, — ул кинәт «син»гә күчеп, бәләкәй язу өстәлен күрсәтте, — менә сина Нина Ивановнадан калган халат, — Рәхимгә зур зәңгәр халат тоттырды, — менә сиңа кафедраның ачкычы. Барлык ишекләр бикле, утлар, приборлар сүндерелгән, краннар ябылган булырга тиеш. Сиңа уңыш һәм сәламәтлек телим. Бир бишне!—диде. Ул киемнәр элгечендәге эшләпәсен егетләрчә кыңгыррак итеп куе чәчле баш түбәсенә утыртты да чыгып та китте. Рәхим иркен лабораториядә япа-ялгызы калды. Бераз хәрәкәтсез торганнан соң, халатны өстенә киде. Халат зур, артык лыпшырдык иде. Салып тормады, кинәт үзенең артык арыганлыгын тойды. Өстәл янына барып утырды, маңгаена учын куйды да тәрәзә аша тышка карап тынып калды. ^Тәрәзә каршындагы скверда балалар уйпый. Менә алар янына бәби арбасы этеп яшь кенә бер хатын килде, ямь-яшел эскәмьягә утырды һәм каплагычлы нәфис арбадагы бәбиен тирбәтә-тирбәтә китап укый башлады. «Тәгаен, бу хатын әле яңа гына эштән кайткандыр,— дип уйланды Рәхим,— ире әле кайтып җитмәгәндер. Эшендә җыелышфәләи булып тоткарланып калгандыр». Уйларын үз агымына җибәреп, Рәхим күзәтүендә булды. Кинәт аның күзләренә лабораториядәге күренеш, үз өстендәге зәңгәр халат чагылып китте, йөрәге авыртып сыкранып куйды. Карасана! Күптән көтелгән, теләгән эш менә ни рәвешле тормышка ашты бит! Ләкин ул да зур югалту исәбенә булды. Рәхим гомеренең ун‘ елын биргән абруйлы һәм сөекле хезмәтен югалтты. Бер-бер артлы аның башыннан истәлекләр уза торды. Әйе, әле дә хәтердә... Шулай айлы төп иде. Рәхим йоклый алмый. Әле бер, әле икенче ягына әйләигәләп, очсыз-кырыйсыз уйлары-хыял- лары белән булашып ята. Шул чак Галия эчке күлмәктән генә, аяк очларына гына басып аның янына килде. Аның күңелгә сеңеп калган тавышы әле дә булса колак төбендә яңгырый: — Рәхим, бәгырькәем! Ни булды сиңа, нигә шулай азапланасың, әллә зур борчуларың бармы? — диде ул. Тәрәзәдән төшкән ай яктысында аның йөзе ачык күренә. Саф коңгырт күзләрендә куркыну һәм сорау галәмәтләре бар. Галия иелгән, Рәхимнең йөзен якыннан ук күрергә, күреп белергә, аңларга тырыша. Рәхим түзмәде, хатынына урын биреп стенага табарак елышты. — Кил, ят әле, Галия, — диде ул, — бик зур сүзем бар сиңа. Рәхим шул чакны хатынына барын да ачып салды, барын да Галиянең хөкеменә куйды. Әйе, ул чак Галия болай дигән иде: «Мин синең сәләтеңә, көчеңә ышанам, Рәхим, син анда да югалмассың. Әйдә, шундый зур ашкынуларың булгач, дәртең кузгалгач, тотыйк та тәвәккәллик!» — Ә син? — диде Рәхим. — Мин синең белән. — Юк, нишләрсең дим? — Нишләрсең, — диде хатын.— Советлар Союзында эш бетмәгән. Булдыра алганча сиңа ярдәм итәрмен. Ул елмая төшеп: «Мин синең беренче ярдәмчең булырмын», — диде. Шул вакыт Рәхимнең күңеле тулып китте. Әйе, шундый акыллы, әйбәт һәм матур хатыны бар иде аның. Хәтерендә, аның күзләренә яшь бәреп чыкты һәм ул хатынының кайнар йомшак тәнен куенына алды... Ә хәзер? Рәхим үзенең өстендәге лыпшырдык зәңгәр халатка күз ташлады да үз алдына әрнеп елмаеп куйды. «Менә хикмәт! Хыял белән чынлык арасында нинди зур аерма бар. Ә аерма булмаса? — дип сорады ул кинәт үземнән. — һа! Ул чагында тагы да начаррак булыр иде. Ничава, карап карыйк», — диде ул, урыныннан торып. Халатны салып чөйгә элде, чыелдатып өстәл тартмасын ачты, кенәгәне урнаштырырга өлгермәде, кинәт ассистентлар бүлмәсендәге телефон шалтырады. — Тыңлыйм, кем бу? Доцент Таһиров шалтырата иде. — Әйтегез әле, кафедрада кем дә булса бармы? — Бар. Мин биредә, Заһид Сафич, —диде Рәхим. — Кем соң бу? Миңа нормаль физиология кафедрасы кирәк. — Әйе, нәкъ нормаль физиология кафедрасы, Заһид Сафич. Сезнең белән кафедраның лаборанты сөйләшә. — Лаборанты? — Әйе, лаборанты, Заһид Сафич. Сезнең белән лаборант Шәйхерамов Рәхим Миңлебаевич сөйләшә. — Сез бездәмени-и? — диде Заһид, тәмам хәйран калып. — Лаборант булып урнаштыгызмыни-и? — диде ул татарчага күчеп. — Әйе, урнаштым. Заһид тынып торды, аннан үзенең кичерешләрен һич яшерә алма ста н: — Тәбрик птәм... котлы булсын... Алай пкә-ән! — дип куйды. Аның әле генә Казанга кайтып төшүе иде. XIII Заһид телефон трубкасын аппаратка элде дә чишенә башлады. Ул әле генә кайткан, өйгә керү белән телефоннан институтка шалтыратып, әгәр профессор кафедрада булса, хәзер үк шунда китәргә җыенган иде. Доцент Зөлхәбирә җиңгәсе белән рәтләп сөйләшергә дә өлгермәде. Рәхимнең хәзер лаборант булуы Заһидның зиһенен чуалтып җибәрде. Ирексездән аның уйларында күзләрен тутырып карап торган Мәдинә җанланды. «Нинди ахмак бер хәлдә калдым мин, —дип уйланды Заһид — Иван Ильичка бераз көтәргә дә мөмкин иде бит әле. Каникул алды барыбер кафедрада әллә ни эш юк. Шулап сөйләшкән идек бит. Жүнлерәк кеше сайлау өчен ашыкмаска дип сөйләшкән идек». Заһид киемнәрен урнаштырды да кухняда плитә янында пешеренгән җиңгәсе янына чыкты. — Ни хәлләр, җиңги, нинди яңалыклар бар? Газ плитәсендә колбасалы күкәй куырып торган Зөлхәбирә елмаеп Заһидка текәлде. Кабаланудан һәм плитә җылысыннан битләре кызарган иде аның. — ҖУК. әйтерлек яңалык җук, Заһидулла, — диде ул. — Мин калдырып киткән корректураларны шул көнне үк алып киттеләрме? — Теге пакиттагы җазул арыңнымы? — Әйе инде. — Алып киттеләр, алып киттеләр, Заһидулла. Теге кем әле, ай алла, Нәстеме, кемме дип йөртәсез бит әле, почык борынлы керәшен кызы, шул алып китте. — Тагы ниләр бар? — Тагымы? — Зөлхәбирә, бераз уйланып, табадагы ашамлыгына текәлде. — Ай алла, онытырмын икән,— дип куйды ул, бераздан, — кичә дә, бүген дә Зөбәрҗәт шалтыратты. — Я, ни сөйли соң? — Әллә ни сөйләми, һаман: «Кайтмадымыни әле?» — ди. Бүгенге шалтыратуында әйттем. Миң әйтәм, өч көнгә дип «иткән ие, инде бишенче көне, үзе ял көне алды, кайтмый калмас, дидем. — Шулай әйттеңмени? — Шулай әйттем. Бүген сезгә бармый калмыйм инде алайса, ди. Син, ди, тәгаен мине алдап йөртәсеңдер, ди. Үзем барып тикшерәм, ди. Көлә. Зөлхәбирә тәмле исләр бөркеп торган табаны җәһәт кенә өстәлгә илтеп утыртты. — Әйдә утыр, карының ачкандыр, Заһидулла. Кулларыңны юдыңмы әле? «Менә әрсез алабай», — дип уйланды Заһид Зөбәрҗәт турында. Юынып, кухняда гына ашарга утырды. Карыны, дөрестән дә, ачкан иде, җиңгәсе әйтмешли. — Кайчан киләм диде соң ул? — Менә анысын әйтмәде инде. Кичкырындыр инде. Эш беткәчтер. Заһид колбасалы тәбәнең шулкадәр тәмле булуына сокланып, ләззәтләнеп ашарга кереште. — Юлда бик җайсыз булмадымы соң, Заһидулла? — дип сорады карчык. Заһид Идел буйларының матурлыклары турында сөйли башлады. Ирексездән күз алдына тагы Мәдинә килде. Гаҗәп хәл иде бу! Әле анык үз гомерендә бер генә хатынкыз турында да бу кадәр бирелеп уйланганы юк иде бит. Кара инде син аны! «Ничек ярдәм итәргә соң аңа?» — дип баш вата башлады ул. — Заһидулла! Кеше менә Идел буйларына дайчага чыга, — диде Зөлхәбирә. — Хәтереңдә булса, әтиең мәрхүмдә җыл саен шулай ял итәргә бара ие бит. Әле дә исемдә, Габделхак абыең исән чагында без дә сезнең янга баргалый иек. Әйе, Заһидның барысы да исендә. Бала чагында ташлы текә ярлардан әлсерәп өскә менгәне дә, суда кызыл канатлар тотканы да, Идел буйларындагы ташлар арасында кара бөрлегән җыйганы да. Әйе, бик тәмле иде ул бөрлегәннәр. Пешеп өлгергәне аның шәмәхә кара төстә, өстенә күгелҗем-ак көл сибелгән кебек... — Каян исегезгә төште әле ул? — диде Заһид. — Каян дип, әллә, бәлкем, әти-әниләреңнең җоласын искә алып, шунда чыгар идек. Азык-төлек, ходайга шөкер, бар инде хәзер. Бик тә менә үземнең сахраларга чыгып бер йөрисем килә, Заһидулла! — Шулайдыр шул, — диде Заһид, җиңгәсен кызгана төшеп. Әйтүе ансат, менә ничә ел инде шушы хатын бары Заһид күңелен табу өчен генә яши. Рәхмәт инде аңа. Заһид шулай уйланды, ләкин Идел буенда җәйне уздыруга бәйләнеп тагы хәтергә Мәдинә төште. Чыннан да, Заһид җиңгәсенең үтенечен башкара калса, шул кыз янында булачак бит! — Анда, исеңдә булса, әтиеңнең элекке дусты Дәүләтша абыйларың да яши бит, — диде Зөлхәбирә. — Ул Дәүләтша абый исән микән әле? — Исә-ән, әле күптәй түгел генә күргәннәр. Хәерниса апаң сөйләп торды. «Чыннан да, үзе Идел, үзе аңа якын гына. Тик кызыйга хәвеф-хәтәр генә булмасын». Заһид совхозда акт язып утырганнарын хәтерләде. Ул документ күп бәхәсләрдән соң Заһидча мөмкин кадәр объектив язылды. Ләкин объектив булган белән Мәдинәгә җиңеллек бирәме соң ул? Ул кызый бит гаебен тапмый, райкомда да үзенең нинди гаебе булганлыгын исбат итеп маташты. Ә тотып төрмәгә япсалар? Заһид урыныннан торды һәм, Зөлхәбирәнең ниндидер яңа хәбәр сөйли башлавына карамастан, үз бүлмәсенә кереп диванга утырды. Менә ничә көннән бирле инде өстәлендә үзен көтеп яткан «Физиологик журнал»га күзе төште. Ул типография буявы исе аңкып торган яңа журналны кулына алып, бөтен дөньясын оныткан хәлдә, хезмәтенең иң татлысына, иң күп рәхәтлек бирә торганына кереште. Гыйльми әсәрләрне ул матур әдәбиятка караганда җиңелрәк укый иде, һәм аңа җитди мәсьәләләр тикшергән, авыр телле, икс сүзнең берендә гыйльми термин белән язылган мәкаләләр ләззәте башка бернинди әдәбиятта да юк иде. Ул баш күтәрмичә бер сәгать чамасы укып утырды. Аннары бүлмә буйлап йөренә башлады. Күңеленә тагы Мәдинә килде. Юк, юк, аңа берни дә булмаска тиеш. Эшеннән чыгарырлар инде, шул булыр. Кинәт Заһидны икенче бер уңайсызлык борчый башлады. «Ә эшеннән чыгарсалар, һәм ул минем вәгъдәмне исендә тотып, миңа ярдәм сорап килсә? — дип уйланды.—Хәзер ул урында кеше утыра, урым буш түгел. Менә сиңа нинди күңелсезлек килеп чыкты бит! Ә бәлки ул егет әле сынау узарга тиештер? Билгеле шулай, аның сынау чорын уза алмавы да бар бит әле». Заһид тынычлана төшеп, бу мәсьәләне ахырынача аныклау максаты белән телефон трубкасына үрелде. Профессор Филиппов өйдә иде. Ул Заһидның кайтуына шат иде булса кирәк. — Әле генә кафедрага шалтыраттым, — диде Заһид, — ләкин анда, кызганычка каршы, иптәш Шәйхерамовтан башка берәү дә юк. ■— Шулайдыр шул. — Сез, Иван Ильич, Рәхим Минлебаечны алырга булгансыз икән? Филиппов бу эшкә профессор Андрияновның катнашуың аңлатты. Әлбәттә, карт галимнең үтенече белән санашмаска берәүнең дә батырлыгы җитмәс иде. — Шулай инде, ул бит сезнең остазыгыз, — диде Заһид. — Иптәш Шәйхерамовны сынау чоры белән, шартлы рәвештә алгансыздыр, дип уйлыйм. — Ә ул эшнең хаҗәте бармы соң? Ул, минемчә, квалификацияле кеше. Заһидның соңгы өмете дә өзелде. Тик ул сер сынатмады. Күңеле өшеп китүен тойса да, ул. һаман елмаюын йөзеннән җуймыйча, профессор 2. „С. Ә. Ml 2. Г, 1 Филиппов бел әп сөйләшүен дәвам иттерде. Ниһаять, трубканы элеп, яңадан кулына журнал алды. Өстәлдәге карточкага күзе төшеп, Зөбәрҗәт турында уйлана башлады. «Кирәкми, бүгенгә кирәкми, килмәсен. Иртәгә, иртәгә». Ул, каоала- нып, Зөбәрҗәткә шалтырату өчен, бүген кәефем юк, дип алдау өчен кулына тагы телефон трубкасын алды. Ләкин соң иде инде. Нәкъ шул минутта ишек звоногы' шалтырады. Заһид үз бүлмәсенә керүгә, Зөлхәбирәнең чыштыр-чыштыр ишек ачарга баруы ишетелде һәм күп тә- үтмәде, Заһидның кабинетына керергә рөхсәт сорап, Зөбәрҗәт ишек шакылдатты. XIV Зөбәрҗәт өстенә аксыл-сары костюм-күл мәк, башына шуңа иш төстәге киң кырыйлы модалы эшләпә кигән иде. Заһид борылып карау белән хатынның йөзендәге үзгәрешне күрде. Зөбәрҗәт чәченең төсен бетерткән һәм бу җитен чәч аңа бик килешә иде. Гадәттәгечә ул бүген дә шат, күтәренке күңелле. Заһид аңа таба атлады. Күрәсең, шунда ук кочаклап алыр дип уйлады булса кирәк, Зөбәрҗәт зәп-зәңгәр мут күзләре!! уйнатып имән бармагын күтәрде дә башта ишеккә карады, аны ныклап япты, аннары гына эшләпәсен кулына алып, кыю адымнар белән Заһидка якынлашты. Хуш исләр килеп тора иде бу хатыннан. Зөбәрҗәт хәзер бөтенләй ияләшкән кеше иде инде. Заһид хатынның тулы тыгыз күкрәген тоеп, аның ап-ак битенә яңагын тидерде. Шунда ук үзен рәхәтлек диңгезендә тойды. Бер секунд эчендә бар уйлары онытылып, һәрнәрсә, нәкъ моннан биш көн элек булганча, элекке урынына килеп басты. «Әйдә, җәһәннәм булсын! Нигә шулкадәр кыйналырга, кичерергә! Менә ул минем Зөбәрҗәтем. Миңа рәхәтлек, шатлык бирүчем». Заһид, кочагыннан Зөбәрҗәтне ычкындырмастан, бик якыннан текәлеп аның күзләренә карап торды, тагы иреннәрен хатынның иреннәренә тидерде. — Качак, кая булдың? — диде бераздан Зөбәрҗәт, чәчләрен төзәткә- ләп. Ул Заһидның сүзләрен әледәп-әле кашларын күтәреп, башын кызу- кызу селкеткәләп, җөпләп тыңлады да читкәрәк китте. — Заһид, карачы. Нигә син минем киемемне котламыйсың әле? — Бер дә әйтеп бетерерлек түгел! Гаҗәп матур, котлыйм, — диде Заһид. — Ә менә чәчем килешәме? Килешәме? — Чәчең? Чәчең дә бик матур. Зөбәрҗәт стенадагы түгәрәк зур көзге янына барды. Ап-ак матур бармаклары белән чәчләрен төрлечә төзәткәләп аның көзге алдында торуын Заһид диванга утырган килеш сокланып карап торды. Кинәт коридордан Зөлхәбирә тавышы ишетелде. Заһид аның янына чыкканда карчык ак ефәк шәлен бөркәнгән, өстенә җәйге чесуча пальтосын кигән, чираттагы биләменә чыгарга әзерләнгән иде. — Мин китәм әле, бүген кайтмам, — диде ул Заһидка карамыйча гына. — Кая табарак соң? — дип сорады Заһид, ирексезләп елмаеп. — Барам әле,— диде карчык, — Хөснулла абыйларына да кереп чыгармын, Әсмабикә дә бик чакырган ие. Күптән дусымда да булганым юк. Барам әле. — Ярый алайса, хәерле юл, —диде Заһид, — юлыңа акчаң бармы соң? — Бар, бар. Ниме... ай алла, Заһидулла, әпә халадилникта пешкән тавык ите бар, колбаса, май бар. Карарсыз инде шунда. — Ярый, ярый, борчылма. — Ни... Заһидулла, ә-ә, ай алла, анда-монда чыксагыз, берүк ишекне бикләргә онытмагыз. Теге вакыттагы кебек, эчкечем үзең белән ал. — Ярый,— диде Заһид. — Я, аллага тапшырып мин киттем алайса! Заһид, ишекне бикләп, карчыкны озаткач, Зөбәрҗәт янына керде. — Беләсеңме, башта эш, аннан кәеф-сафа дигәннәр борынгылар. Хәл итик әле. Вакытны ничек уздырабыз? Безнең хөкемдә менә бүгенге кич. төн һәм иртәгә көндезге ашка кадәр ярты көн вакыт бар. Нишлибез? — диде Заһид. — Мин синең кунагың. Мин синең иректә. — Алайса болай... Хәзер кинога барып кайтыйк. — Фу-у, таптың! — Нишлик соң, әйт? — Карачы, Заһид, кибетләргә бик әйбәт импорт винолар килгән, ди. — Бәлки ресторанга керербез. — Әем, ресторанны яратмыйм! — Дөрес, мин үзем дә яратмыйм. Бәлки мин Горняк кибетенә барып килермен? Хәер, миндә бер Токай бар ахры. Юк, шулай да мин кибеткә барып килим әле. Әйдәле, Зөбәрҗәт, кухняга бер ревизия ясыйкчы, ниләр бар икән анда? Җитешмәгәнен алып кайтырмын. Алар, култыклашып, көлешә-келешә бүлмәдән чыгып киттеләр. Зөлхәбирә апаның ризык запасы җитәрлек иде. Ул әйткәннәрдән тыш та дөнья кадәр әйбер табылды. Монда ашыгыч кына кирәге чыкса дип кыздырып куелган ит тә, чи ит тә, җиләк-җимештән виктория, яшелчәдән яшел суган һәм парникта үскән өч-дүрт кыяр, хәтта бер зур гына кызыл балык кисәге дә бар иде. Ләкин Заһид шулай да, әйбәт вино һәм Зөбәрҗәт яраткан торт булмас микән дип, күршедәге кибеткә кереп чыгарга булды... Заһид алып кайткан ризыкларны өстәлгә куйды, эчемлек шешәләрен ачты. Буфеттан алтынлаган рюмкалар, бокаллар алды. Тәлинкә-кашык, чәнечке-пычак кебек әйберләрне дә онытмады. Ниһаять, Зөбәрҗәткә кычкырды: — Буламы әле синең? Коридорның теге очындагы кухнядан яңгыравык нечкә тавыш ишетелде: — Хәзе-ер, чәйнең кайнап чыкканын көтәм!.. Тиздән бүлмәгә чәйнек, табаларын күтәреп Зөбәрҗәт килеп керде. Аның тырышып эшләп йөрүе, өстендәге иске халаты, бер якка авышкан алъяпкычы һәм чак кына алсуланып киткән көләч йөзе, — барысы да көлке дә, сөйкемле дә иде. — У-у, син монда тутыргансың икән!—диде Зөбәрҗәт табынны күреп. — Пир на весь мир! — диде Заһид кулы беләк кискен генә һава ярып. Алар икесе дә ашамлык-эчемлек тулгак табынга читтән генә кызык итеп карап тордылар. — Син эштән кайткач ашамагансыңдыр да әле, Зөбәрҗәт? — Ни бары бер стакан чәй эчтем, Заһид. Заһид аңа беренче кат күргәндәй карап куйды. Хатын кыска җиңле ефәк кофточка кигән иде. Аның тулы иң-беләкләре, бөтен барлыгы, юка материя аша беленеп торган йомры күкрәкләре, ап-ак муены, йомшак ияк аслары, колак йомшаклары, алкаланып торган йомшак чәчләре... Болар барысы да Заһидныкы... Зөбәрҗәт, Заһидның каршысына утырган килеш, бертуктаусыз текелдәп, ул киткәннән соң эшендә һәм өемдә булган кызык вакыйгаларны сөйли башлады. Ул мәҗлесенә күрә кирәген генә белеп сөйли иде. Әйтер- сен, аның барлык тормышы күңелле кичерешләрдән генә тора әнгерсең, аңа борчылырга да, хәсрәтләнергә дә туры килми. Хәлбуки Заһид Зөбәрҗәтнең хәзер бик җайсыз яшәгәнлеген яхшы белә иде. Ул, җүнсез иреннән аерылганнан бирле,' әнисе һәм кияүгә чыкмаган сеңелесе янында торырга мәҗбүр. Ләкин еллар бер-бер артлы уза бара, бүген булмаса иртәгә аның сеңелесенә кияүгә чыгарга вакыт та җитәр. Квартир бирер ләрме аларга, юкмы? Я булмаса оу мәсьәләне Зөбәрҗәт үзе җанлар мы? —әле хәзергә берсе дә билгеле түгел. Бары бер нәрсә генә ачык: әгәр сеңелесе кияүгә чыкса һәм квартир булмаса, Зөбәрҗәткә көн бетәчәк. Әнисенең сүзләренә Зөбәрҗәт болан да җитәрлек түзде инде. Сеңелесе дә әнисе яклы. Заһид хатынның сүзләрен тыңлый-тыңлый рюмкаларга коньяк салды. Ул күптән белә: Зөбәрҗәт һәрвакыт башта бер рюмка каты эчемлек эчә. Хатын, кинәт тынып, кулына рюмка алды. — Я, нәрсә өчен эчәбез моны? — Безнең киләчәктә бәхетле яшәвебез өчен! — Юк, алай тулы булмый. — Ну, яхшы,—диде Заһид килешеп, — алайса киләчәктә бергә бәхетле яшәвебез өчен. — Менә монысы өчен күтәрергә була, — диде Зөбәрҗәт. Алар төрле нәрсәләр турында бик озак сөйләшеп, ашыкмыйча гына ашап-эчеп утырдылар. Ниһаять, Заһидның тәмәке тартасы килеп китте. Бу аның исерә башлау билгесе иде. Моны Зөбәрҗәт күптән белә иде инде. Заһид үз бүлмәсенә кереп, өстәл тартмасыннан хуш исле сигаретлар алып чыкты, тарта башлады. — Беләсеңме, никадәр катлаулы хәлләр була бу тормыш дигән нәрсәдә?— диде ул, тәмәке төтене Зөбәрҗәткә таба китмәсен өчен читкә өреп. — Белә.м, — диде Зөбәрҗәт уенчак көлү белән. Күрәсең, аның мәҗлесне һич күңелсез темага күчерәсе килми иде. Заһид та моны сизенде һәм елмаеп баш иде: — Менә шул! Аннан ул, нидер хәтерләп, көлеп куйды. — Командировкага барганда гаҗәп бер кеше очрады миңа. Ай-яй, бар бит кешеләр, ә? — Нинди соң? — Хам первой гильдии. — Әйдә, була бирсен, — диде Зөбәрҗәт,— алар бетмәс, Заһидкаем, сии шуннан гына шүрлә— башымны-күземне әйләндерерлек берәр хатын-кыз очрамасын диген, ул чагында, хуш, Зөбәрҗәтем, дияргә туры килер. Заһидның күз алдына тагын Мәдинә килде. Ул Заһидка үпкә һәм шелтә аша карый кебек иде. Ирексездәи аның артыннан ук ни өчендер Рәхимне хәтерләде. «Телефон аша сөйләшә тагы, һәм тегеләй-болай гына түгел, хуҗаларча бик иркенләп, киңәеп сөйләшә. Менә җен алгыры! Ә бәлки ул да әлеге Мөхәммәтҗаков сыңарыдыр?» Ләкин Заһид дәшмәде. Башта, батырланып, матур хатын-кыз күрдем дияргә теләсә дә, аннары Зөбәрҗәткә үзенең яңа лаборант белән телефон аша сөйләшүен әйтмәкче булса да, көче җитте — бер сүз дә әйтмәде. Йөзен чытып, күңелсезләнеп, өстәлдә көйрәп яткан сигаретка карап утырды. Зәңгәрсу төтен тасмасы чайкалып күтәрелә дә юкка чыга, күтәрелә дә юкка чыга иде. Заһид, Заһид дим, әйдә бераз гына... — диде Зөбәрҗәт күзе белән буфет өстендә яткан скрипка футлярына ишарәләп. Заһит кинәт җанланып китте. — Була ул! Ул скрипканы алды. Зөбәрҗәт пианино янына утырды. Башта скрипка кылларын көнләп тордылар. Аннан икесе дә күптән яратып уйный торган көйләрен башладылар. Көчле музыка авазы бөтен өй эченә тулды, ул иң элек уйнаучыларның үзләрен әсир итте. Әллә кайларга еракларга алып китте. Бу — башкорт көе Зөлхиҗҗә иде. Ни өчендер шул көйне бик ярата Заһид, һәм гаҗәп хәл, шул көйнең авазларына бәйләнеп, аның нахакка рәнҗетелгән әтисе исенә төшә иде. Халыкка зур афәт булган бу культ чире әтисенең башына җитте. Әле сугыш беткәндә ул исән иде. Кырык алтынчы елны аны хәтта азат иттеләр, ул, тешләре коелып, бөкрәеп беткән бер картка әверелеп, Казанга хатыны, улы янына кайтты. Ләкин күп тә узмады, ии сәбәптәндер аны яңадан кулга алдылар, һәм ул шуннан соң инде кире кайтмады. Ә бит бөтенләй гаепсез булган. Сталин үлгәннән соң реабилитацияләнде. Ләкин бу чакны Заһидның әтисе генә түгел, әнисе дә кара гүрдә ята иде инде... Бу юлы да Заһидның хәтеренә әтисе килеп төште. Бик ихтимал, ул шушы җырны кайчандыр җырлаган булгандыр. Заһид уйный-уйиый күңеле белән көй авазларына кушылды, һәм күзләреннән тыелгысыз рәвештә яшь ага башлады. Бу хәлне Зөбәрҗәт уен беткәнгәчә күрмәде. Күрү белән тетрәп урыныннан торды: — Кирәкми, җаным, нигә һәрвакыт син шулай?! Заһид, кечкенә малайлар шикелле, смычок тоткан йодрыгы белән борынын сөртеп алды да: — Юк, болан гына. Зинһар игътибар итмә, — диде. — Әйдә нинди көйне уйныйбыз тагын? Зөбәрҗәт беравык ышанычсыз гына карап торды, аннары яңадан пианино янына утырып, Бизеның «Кармен»ыннан дәртле Тореодорны башлады. ...Алар төннең икенче яртысында гына йокыга киттеләр. Ә иртәгесен Заһид уянып күзен ачкач, янында Зөбәрҗәте юк иде. Кояш күптән инде күтәрелгән, ярым ачык тәрәзәдән пәрдәләрне җилбердәтеп тышкы саф һава кереп тора. «Кайда икән бу?» — дип уйланды Заһид. Ниһаять, хатынның ваннада булырга тиешлеген юрап тынычланды, түземсезләнеп аны көтә башлады. Менә кинәт ишек чаршавы җилбердәп куйды һәм шунда ук Зөбәрҗәтнең ак кулы күренде. Ул җилкәсенә халат салган, аягына киез тапоч- калар элеп алган иде. Хатын стена буендагы утыргычтан эчке күлмәкләрен алып киенә башлады. — Их, кызыклы төш күрдем мин, Зөбәрҗәт, — дпде Заһид, киерелеп. Ләкин хатын дәшмәде. Күрәсең, ул үз эше белән бик мәшгуль, я булмаса җитди уйлар белән бул аша иде. Заһид тукталып калды һәм сәерсенеп аны күзәтә башлады. Бераздан Зөбәрҗәт эчке күлмәкчән килеш Заһидның баш турысында келәм ябылган идәнгә тезләнде. Ул бер кулын Заһидның күкрәгенә салды, икенчесе белән кадерлесенең чалара башлаган чәчләрен сыйпарга кереште. — Заһид, тыңлачы мине,— диде ул сагышлы һәм үтенүле бер тавыш белән. — Мин болай яши алмыйм. Аңлыйсыңмы? Мин артык түзә алмыйм. Без бергә булырга тиеш. Син бит беләсең, Заһид, беләсең бит минем өйдәге тормышымны... Заһид хәйран калып хатынга текәлде. — Ни булды сиңа? Әле кичә генә шундый шат, шундый көләч идең. Зинһар өчен борчылма, барысы да үз вакыты белән булыр. — Кайчан соң, кайчан, я әйт? Зөбәрҗәт мәхәббәт ташып торган күзләрен Заһидның көләч йөзенә текәде һәм аның йомшак чәчләрен иркәләп тагы да ешрак сыйпарга кереште. — Менә, бирсен инде... теге... разводныйны, — диде Заһид. Сүз, әлбәттә, моннан алты ел элек кызын ияртеп шушы өйдән чыгып киткән хатын турында бара иде. Зөбәрҗәт моны шунда ук аңлады, ләкип каршы төште: — Ә бирмәсә сон,— диде ул, — бирмәсен! Хаҗәте бар иде! с?ш формальностьтамы соң, Заһид!? — Юк, ярамый, — диде Заһид, — син аңларга тиеш, Зөбәрҗәт. Без бит гомерлеккә, гомерлеккә кушылачакбыз. — Я, шуннан? — Шмлан булгач, без бөтен шартын җиткереп эшләргә тиеш. Беркем, беркем безнең шатлыгыбызны төрле формаль бәйләнүләр белән караңгылата алмасын. Син бит беләсең, мимем мораль йөзем пакь булырга тиеш. — Белә.м, Заһид, — диде Зөбәрҗәт тына төшеп, — ләкин син бит аны, юрп үч итеп, аерылышырга ризалык бирми дисең. — Бирер, беркая да китмәс. — Бәлки ул эшне син миңа тапшырырсың, Заһид? Мин аның белән сөйләшим, аңлашыйм. Кешедер бит ул?! Ул мине, хатын кешене, аңларга тиеш. Барыйммы? — Юк, юк! Андый эшне зинһар эшли күрмә! Ишетәсеңме? Әгәр мине яратсаң, андый эшне эшлисе булма! Зөбәрҗәт, тәкатьсез булып елап, Заһидның муенына сарылды. — Я, нигә инде, нигә? — диде Заһид. Хатынның күзләреннән мөлдерәп-мөлдерәп яшьләре коела, Заһидның йөзен чылата иде. Барысына да ризалык күрсәтүчән, үзен өзелеп сөйгән бу матур хатын Заһидка кинәт артык кызганыч булып тоелды. Ул аны кочып үзенең күкрәгенә яткырды, чәчләреннән сыйпап, маңгаеннан үбәргә тотынды. — Кирәкми, кирәкми, Зөбәрҗәт. Ышан миңа, аппагым, беренче мөмкинлек булу белән мин аны үзем эшләячәкмен. Ул хәтта бу эшнең кайчан булачагын да әйтмәкче иде. Ләкин тотлыгып калды. Кинәт аның уйларында Мәдинә җанланды, үзенең быелгы җәйне Идел буенда уздырырга теләгәнлеге һәм, әлбәттә, анда Мәдинә белән очрашачагына өметләнгәне хәтеренә төште. Бу күренешләр бик урынсыз иде. «Юк, кайдан килеп керде соң әле шундый чакны? — дип уйланды Заһид. — Нинди кеше соң мин? Нинди кеше мин? Нигә кирәк миңа ул Мәдинә?» Ләкин Мәдинә аның саен күз алдыннан китми, моңсу һәм шелтәле караш белән Заһидка текәлгән иде. XV Рәхим өч көн эчендә, районга барып, балаларын алып кайтты.. Әлбәттә, берәүнең дә аны элекке эшеннән җибәрәсе килми иде. Ләкин беркем дә мөнәсәбәтне бозарга батырчылык итмәде. Чөнки бик хөрмәтле кеше иде ул. Өстәвенә бу ветврач үзе әйткәнне эшләмичә дә калмаячак иде. Аның уз араларыннан китүенә чын күңелдән аяныч белдереп, дуслары озату мәҗлесе ясадылар. Ун елда ул барлык район интеллигенциясе белән диярлек танышып, үзләшеп беткән иде. Озату мәҗлесендә өйне тутырып күңелле итеп утырдылар, Рәхимгә ихлас күңелдән уңышлар теләделәр. Өй җиһазларын урнаштыруны Рәхим якын дусларына тапшырды. Алар аны, мөмкин булса, тияр бәясенә сатарга, түгел икән, хуҗасы соратканга кадәр үзләрендә сакларга булдылар. Рәхим китапханәсен дә районда калдырды, белешмә әдәбият кына алды, һәм менә, ниһаять, ул Казанда, дөресрәге, нәкъ Казан артындагы Карьер поселогында/ Бу җирләр матур булса да, ничектер ят иде. Казанга күчүнең беренче көннәре нәниләргә аерата сәер тоелды. Аларга, бер яктан, барысы да яңа, шуңа күрә кызык, икенчедән, барысы да ят, чит, шуңа күрә шомлырак иде. Шулай да алар тиз ияләштеләр. Алъяпкычын беркайчан да салмый диярлек өзлексез хәрәкәттә булган ябык, буйчан Мәрвәрит апа аларга бакчадан өзеп кып-кызыл эре виктория җиләкләре ашатты. Ә йомры битле, такыр башлы Габдуллаҗан абзый ишек алдында балаларга рәхәтләнеп атынырга бер даган да ясап бирде. Юк, түзәрлек, болай булгач! Җитмәсә, күршедә үзләренә тиң бала-чага да бар икән. Разия дә, Равил дә дүрт-биш көн эчендә тәмам ияләшеп беттеләр. Хуҗалар икәү генә яшиләр иде. Тәрәзәсе бакчага караган бер бүлмәне Рәхимнәргә алар рәхәтләнеп бирделәр. Әйтергә кирәк, хуҗалар белән Рәхимнәр арасында якынлык беренче көннәрдә үк урнашты. Әлбәттә, бу эштә Рәхимнең мәплелеге дә аз роль уйнамады. Районнан бер түшкә сарык ите, өч килограмм атланмай, ике йөз күкәй алып килгәннәр иде. Рәхим, килеп төшү белән, Мәрвәриткә Габдуллаҗан алдында боларның күчтәнәч икәнлеген аңлатты. Хатынның саргайган йөзенә елмаю керде, ә Габдуллаҗан абзый исә тамак кырып, мыегын бөтерә башлады. Эшкә урнашуының беренче атнасында ук Рәхим кафедрада бик сирәк була торган профессор Филиппов янына керде. — Минем сезгә үтенечем бар, Иван Ильич, — дип, сүз башлады ул.— Менә мин карап торам да, ничектер, миңа гыйльми эш белән дә кызыксынырга мөмкин кебек тоела. — Шөгыльләнергә, — дип төзәтте аны профессор. — Ә бәлки шөгыльләнергә дәдер. Профессор, көлемсерәп, Рәхимнең ябык йөзенә карап торды. — Әгәр андый дәрт хәзер үк туган икән, миңа сезне тәбрик итәргә генә кала, — диде профессор. — Озакламый кафедра сотрудниклары отпускларга китәчәк. Мин Заһид Сафичка әйтермен, ул җәйге айларда сезне эш белән ул кадәр күмеп ташламасын. — Рәхмәт. — Ә тема мәсьәләсендә без болай сөйләшик, Рәхим Миңлебаевич. Заһид Сафичта студентларның гыйльми түгәрәге өчен темалар бар, шулар арасыннан сезгә ул берәрсен сайлап бирсен. Ул кафедра өчен дә әйбәт булачак, без аның турында түгәрәк членнарының берәрсеинән доклад ясатырбыз. Сезнең өчен дә үзенә күрә бер әзерлек эше булыр. Аны башкарганнан соң, без сезгә, теләсәгез, гомуми кафедра темасыннан өлеш чыгарырбыз. Я булмаса миңа булышырсыз, я Заһид Сафичка. Әлбәттә, без ул эшләрне матбугатка чыгарганда сезне онытмабыз. Рәхим, аптырабрак, профессорга текәлде. Ләкин Иван Ильич бу сүзләрне начар нияттән чыгып әйтми иде. Эшнең куелышы шундый иде, күрәсең. — Я, шулай сөйләштекме? — диде профессор. — Болай бит, Иван Ильич, — диде Рәхим уңайсызлана төшеп, — мин студентлар түгәрәге өчен төзелгән темалар белән таныш. Мине ул... җитәрлек канәгатьләндерми. — Ах, алай икән! — Әйе. Әгәр рөхсәт итсәгез, мин үзем теләгән темага керешер идем, — диде Рәхим һәм ашыгып өстәде: — әлбәттә, сезнең кул астында. Профессор, ни әйтергә дә белмичә, бермәл сәерсенеп Рәхимгә карап торды. Шулай да түзмәде, сорады: — Нинди тема соң ул? Рәхим кызып сөйли башлады. Колхозларда кайчак бозаулар бик зәгыйфь туа. Алар тугач, беренче атнада ук диспепсия белән җәфаланалар. Гыйльми әдәбиятта күренгән кайбер мәгълүматларга караганда, бу карынның эшчәнлегенә, андагы микробиологик процессларга, андагы әчү нәтиҗәсендә барлыкка килгән органик кислоталарның нинди булуына бәйләнгән. Ләкин микробиологик процесслар, үз чиратында, эчке секрециягә, башлыча калкапсыман бизләрнең физиологиясенә бәйләнгән. Менә шул мәсьәләне практик таләптән чыгып хәл итәргә кирәк. Әлбәттә, моны төрле күзлектән карап башкарырга була. Мәсәлән, патологик физиология күзлегеннән, я терапия, хәтта микробиология, хәтта диагностика күзлегеннән. Ләкин шулай да физиология боларның барысыннан да эчкәрәк үтә һәм берләштерә ала кебек. Профессор, күз караларын калык кабаклары астына яшерә төшеп, Рәхимне тыңлады да, кулын аның җилкәсенә куеп: — Кадерле Рәхим Миңлебаевич, — диде, — сезнең теләкләр бик изге. Ләкин сез әйткән нәрсә тема гына түгел, ул җитди зур проблема. Бу мәсьәлә өстендә аерым бер кафедра гына түгел, ә аерым бер, бәлки әле берничәдер, институт шөгыльләнергә тиеш. — Мин бит ул мәсьәләне һәрьяклап кочуны максат итеп куймыйм. — һәрьяклап тагы! Я. я? — Мондый хәл, Иван Ильич. Мин районда эшләгәндә кайбер күзәтүләр алып бардым. Билгеле, анда катлаулы физиологик сынаулар уздырырга бернинди дә мөмкинлек юк. Шулай да мин бу катлаулы процессның бер-берсенә бәйләнештә булуын, бер чылбырга тезелгән, бер-беренә нык бәйләнгән нәрсәләр пкәнек истә тотып, үземнең күзәтүләрем нәтиҗәсендә гыйльми тикшеренү өчен методика төзедем. Әлбәттә, ул методика әле сыналган нәрсә түгел, ул планда гына әле, дөресрәге, башта гына әле, чөнки аны производство шартларында тормышка ашырып булмады. Аны бары менә монда, институт лабораториясендә генә эшләп була. Менә мин болан фикер йөртәм, Иван Ильич. Дүрт нокта: калкансыман бизләр, карын, җилен һәм бозау организмы... — Я, я, сөйләгез, — диде профессор. Рәхим, кабаланмыйча, утырган килеш, артык дулкынланганга күрә чайкала төшеп, сүзгә кереште. Күренеп тора, профессор өчен яшь лаборантның уйлануларын ишетү шактый ләззәтле иде. Чал укымышлының күзләрендә әледән-әле очкыннар кабынып торды. Рәхим булдыра алганча тәфсилләп, профессорны үз тарафдары итәргә тырышып, сөйләвендә булды. Керергә рөхсәт сорап бүлмә ишеген берничә тапкыр шакылдаттылар. Профессор кабат-кабат: «Бер генә минут», — дия һәм шунда ук оныта да иде. Рәхим исә аларны ишетмәде дә, булган барлык зиһенен бары бер эшкә генә җикте. Бу аның өчен соң дәрәҗәдә әһәмиятле иде. Чөнки, ышануынча, бу ничектер әзерлексезрәк килеп чыккан сөйләшүгә аның язмышы, барлык язмышы бәйләнгән иде. Аның исәбенчә, әгәр ул профессорны үз мәсләктәше итә алса, шунда ук аңа эш башларга мөмкинлек биреләчәк, ул башка барлык инстанцияләрне һичшиксез үтәчәк. Беркем дә, беркем дә аңа комачау ясамаячак. Рәхим бу кадәресен генә белә инде! Ул үзенең сынаулар уздыру методикасын һә.м беренче этапка куйган төп максатым сөйләгәннән соң, аркасының һәм маңгаеның тирләп чыгуын тойды. Куркына төшеп, сораулы кыяфәт белән профессорның калын кабаклары астына яшеренгән күзлә- , ренә текәлде. Аның онытылып, кызыксынып тыңлавы күңелне тынычландыра төшә иде, әлбәттә. Ләкин шулай да кызыксыну гына барысын да хәл итми бит әле! һәм шулай булып чыкты да. Иван Ильич, сүз бетү белән, башта йодрыкларын бергә укмаштырып өстәлгә куйган хәлдә, чал башын аска иеп, уйланып утырды, аннары креслосының аркасына авып, Рәхимне бөтенләй онытты. Эре ак бармакларын өстәлдә тыпырдатырга кереште. — Мин сезгә шуны әйтергә тиеш, Рәхим Миңлебаевич, — диде ул, ниһаять, — сезнең бу теләкләрегез, никадәр генә кыю һәм мавыктыргыч булмасын, мин сезнең өметләрегезне җимерергә мәҗбүр. Бу эшне безнең кафедрада уздыра алмассыз сез һәм мин мондый эшкә беркайчан да җитәкчелек итә дә алмам I — Ни өчен, Иван Ильич? Тема бит, минемчә, бик актуаль. — Сез яшь кеше, актуальлек артыннан кумагыз. Әгәр сез эчке бер ихтыяҗдан чыгып үзегезнең, бары үзегезнең сукмагыгызны салмасагыз, сез фән өчен шул ук халтурачы булып калачаксыз. Аннан мин шул кадәресен әйтим: гыйльми эшкә керешү, тема сайлау, проблема мәсьәләсен хәл итү ул сез уйлаганча ансат һәм кустарь ысуллар беләк башкарылмый. Тора-бара күрерсез. Безнең эш планнарыбыз бар, безнең еллык һәм перспектив планнарыбыз бар. Ниһаять, һәр кафедраның үзенең мәсьәләгә карашы, үзенең мәктәбе, үзе тирәнтеи эшкәрткән, бөтен гомерен шуңа багышлаган проблемасы була, һәм ул эшләргә, кем лаеклы, шул җитәкчелек итә. Рәхимнең күзләрендә өметсезлек, хәтта дәһшәт тә сизелә башлаган иде. Профессор аны, беркатлылыгы өчен, белгәнен барын да эчкерсез рәвештә актарып ташлый торган кеше икәнлеген аңлап, кызганып та куйды, һәм күңелен күтәреп җибәрү өчен: — Ә гомумән сезнең фикер йөртүегез бик-бик оригиналь. Хәтта, мин әйтер идем, зур игътибарга лаеклы, — диде. — Әйе, әйтегез әле, сез кафедраның нинди проблема өстендә эшләгәнен беләсезме? Сез куйган мәсьәләләрне безнең кафедра темасына берничек тә якын китереп булмый бит! — Минемчә, кафедраның төп проблемасы... нейро-гумораль регуляция, һәм мин әйткәннәрне шул ук күзлектән карап, хәл итәргә дә була. — Аш кайнату процессларынмы? —• Ә нигә булмасын икән, Иван Ильич? — Беләсезме, Рәхим Миңлебаевич,— диде профессор шактый коры бер тонга күчеп, — минемчә, әле сезгә дискуссияләр белән шөгыльләнергә иртәрәктер. — Гафу итегез,—диде Рәхим, башын аска иеп. — Ярар, зарар юк, — диде профессор йомшарып, — яшь чакта андый хәлләр була. Барыгыз, тыныч кына эшләгез. Без барысын да киңәшеп үзебез хәл итәрбез. Ә, гомумән, сезнең гыйльми эш белән кызыксынуыгыз мактауга лаеклы күренеш. {Зарыгыз, — дип кабатлады профессор, — сезне, мөгаен, кафедрада көтәләрдер. Рәхим төш күргәндәй хәлдә ишекне ачып коридорга чыкты. Анда бер төркем студент декан янына керергә ашкынып тора иде. Алар Рәхимне ачулы караш белән озатып калдылар. Озын коридорда төркем-төркем булып студентлар, ак халатлы гыйльми сотрудниклар һәм лаборантлар күренә. Рәхим ничектер хәзер уйларының агышын туктаткан авыр тойгылар кичереп коридор буйлап китте. Коридор очына җиткәч, аскы катка төште һәм лаборатория ишеге янында тукталды. «Нишләргә соң?» — дип уйланды. Хыялда җитлеккән, күңелне юандырган теләкләр, өметләр шулай ансат кына җимерелер микәнни? Шулай итеп, Рәхим, абруйлы, перспективалы белгеч булган кеше, бик күп лаборантлардай уйсыз, кызыксынусыз, әйткәнне генә башкаручы, буш вакытны гайбәт сатып уздыручы кешегә әйләнермени? һа-а, шулаймы соң! Рәхим андый көнгә калганчы, районына кире кайтыр! Ләкин бераздан Рәхим, айный төшкәч, кемнең дә булса ярдәменә, акыллы киңәшенә мохтаҗ икәнлеген тойды. Бая Капустаның кафедрадай чыгып киткәнен күреп калды ул. «Ә Настя? Ул ни әйтә алсын! Әйе, әйе, Заһид Сафич та бәлки килгәндер инде. Керим әле шуның янына», — дип уйланды ул. Чыннан да, Заһид институтка килгән, кабинетында утыра иде. Ул Рәхимне үз итеп каршылады. Беренче күрешкәндә үк ул Рәхимне күптәнге дустыдай якын күреп сөйләшкән иде, теге чекрн күзле ассистент Капуста аңлатып бетермәгән, я ялгыш аңлаткан хезмәт нечкәлекләрен һич иренмичә сөйләде. Шуңа күрә бу сөйкемле һәм акыллы кеше хәзер Рәхим өчен сыенырлык бердәнбер терәк иде. — Утырыгыз, Рәхим, —диде Заһид, диваннан урын күрсәтеп.— Я, ничек сон яңа обстановка™, яңа эшкә күнегеп буламы? Бик сагындырмыймы авыл? Рәхим күңелсез генә елмаеп куйды. — Барысы да әйбәт булыр иде, авылны да сагынмас идем, тик коточкыч бәхетсезлеккә юлыктым. Заһидның йөзенә куркыну билгеләре йөгерде: — Нәрсә тагы? Рәхим сөйли башлады, Заһидның кыяфәтендә башта барын да аңлап, үзенең дә Рәхим өчен кичергәнлеге, теләктәшлеге чагылды. Ләкин соңыннан ул уйчанланып китте, ниһаять, елмаеп утыра башлады. Рәхим/сөйләп бетергәч, Заһидка текәлеп әйтеп куйды: — Мин үземнең шулкадәр беркатлы икәнлегемне, бер нәрсә дә аңламаганлыгымны әле яңа гына белдем, Заһид Сафим. Ләкин бу бит минем өчен чын мәгънәсендә трагедия. — Юк, алай төшенкелеккә бирелмәгез, сезнең гыйльми эш белән кызыксынуыгыз бик әйбәт. Ә Иван Ильичның эшегезгә ни өчен фәтва бирмәвен’хәзер аңлатам. — Зинһар аңлата күрегез. — Эш менә нәрсәдә. Сез тәкъдим иткән тема безнең кафедраның проблемасына керми. Алай гына да түгел, сез тәкъдим иткән тема белән бик күптән инде Харьковның бик зур бер профессоры шөгыльләнә. — Сез профессор Борисовны күздә тотасызмы? — диде Рәхим. — Ләкин мин тәкъдим иткән юл бит, Заһид Сафич, шактый үзгә. Мин, әгәр игътибар иткән булсагыз, мәсьәләгә башкача киләм, һәрхәлдә килергә тырышам, һәм әйтер идем, моны читләтеп булса да, безнең кафедра, — ул юри басым ясап, үз иткәнен белдерү өчен «безнең» диде, — башкарган проблемага бәйләргә мөмкин. — Ул профессор — безнең Иван Ильичның дошманы. — Ничек инде? — Шулай. Була бит... төрле хәл. Алар күптән инде каты бәхәс алып баралар. — Гаҗәп! Минем бер дә гыйльми әдәбиятта моны укыганым юк. Сизмәдем. — Ә бәхәсләр башлыча гыйльми конференцияләрдә бара. Әлбәттә, алар арасындагы бәхәс һәм дошманлык зур принципиаль җирлектә түгел. Ләкин нишләмәк кирәк! Иван Ильич ул профессорның эшен генә түгел, исемен дә ишетәсе килми. Аңарда «күшәүчеләр карынының физиологиясе» дигән сүзләрне ишетү белән үк тискәре реакция туа. Сез юкка башта минем белән киңәшмәгәнсез. Без аның алдына теманы бөтенләй башка формулировкадан китереп салган булыр идек. — Нинди? — Мәсәлән, болай дип... Сез үзегезнең врачлык тәҗрибәгез нигезендә ул профессорның карашы ялгыш икәнлегенә ышандыгыз һәм сезгә хәзер аның положениеләрен юкка чыгару өчен экспериментлар уздырырга кирәк. Аңладыгызмы? Заһид Рәхимгә серле генә карап торды да көлеп җибәрде. — Юк, мип андый эшкә бара алмыйм, — диде Рәхим, — чөнки эш киресенчә тора. Тормыш ул профессорның теориясе нигездә дөрес булганлыгын әйтә. Ләкин ул теория артык гомуми, аны конкретлаштырырга, практикада кулланырлык дәрәҗәдә конкретлаштырырга кирәк. Нормалар кирәк. Производство өчен, безнең конкрет бүгенге көн шартлары өчен. — Ул нормаларны сез бездә булдыра алмассыз инде, туган, — диде Заһид. — Ник соң алай? Нинди зур гаделсезлек бу, ә! — Мин сезгә менә шундый юл тәкъдим итәр идем: һич карулашмыйча, зур тырышлык белән профессор биргән теманы башкарырга, аның ышанычын казанырга. Сез, Рәхим, мин әйткәннәрне үтәсәгез, дүрт-биш ел эчендә диссертация яклый аласыз. Диссертация яклау, билгеле бер дәрәҗәдә фәндә үз сүзеңне әйтергә ирек дигән сүз дә ул. Әнә шуннан соң инде үзегезчә эшли аласыз. Мин сезгә бу сүзләрне рәсми кеше булып түгел, ә сезне якын күрүче кеше буларак әйтәм. — Рәхмәт,— диде Рәхим урыныннан торып, — аңлатуыгыз, киңәш бирүегез өчен рәхмәт. XVII Рәхим, эш беткәч, халатын чөйгә элеп маташканда, лабораториягә Заһид керде. Аның култык астында «молния»ле җинел портфель, башында эшләпә иде. Күрәсең, ул кайтырга җыенган иде. — Сез беләсезме, мин иртәгәдән башлап отпускник, — диде ул,—■ менә сезгә җәйге айларда башкарылырга тиешле эшләрнең исемлеге. Монысын Василий Григорьевич Капустага бирерсез, ул үзе отпускага киткәнче башкарсын. Менә боларын Шәфика Сабировна белән Соломон Израилевичка бирерсез. Алар июльнең урталарында икесе дә отпускадан кайтачак. Ә инде безнең аспирант Роза Вәлиевиага менә түбәндәгеләрне тапшырырсыз. Хәер, сез тапшырмагыз, — диде ул кран янында савыт- саба юып маташкан Настяга таба борылып: — Настенька, ишетәсезме! Роза Валиевна кафедрада күренү белән әйтегез, ул минем квартирыма барып, үзенә кирәкле китапны алып китсен. Мин аны таптым, ләкин китерергә онытканмын. Мин аны өйдә өстәл өстендә калдырырмын... — Заһид кинәт тукталып калды.— Шайтан алгыры! Алай да барып чыкмый икән әле! Минем квартирымда кеше булмавы ихтимал бит. Алайса болай итик, Настенька акыллым. Иртәгә, иренмичә, син безгә килеп кит әле. Шул китапны үзең белән алып китәрсең дә, беренче очратуда ук Роза Валиевнага тапшырырсың. Ул миннән бик үтенгән иде. Заһид бер ноктага текәлеп уйланып торды: — Шуның белән бетте булса кирәк. Хәзергә сәламәт булыгыз. Мин әлс кафедрага анда-санда кергәләрмен. Быел әллә кайларга китәргә исәп юк. Бәлки Идел буенда гына уздырырмын җәйне. Настя, кулларын сөлгегә сөртә-сөртә, саубуллашу өчен доцент янына килде. — Рәхәт ял сезгә, Заһид Сафич! — Рәхмәт, Настенька. Заһид Рәхимгә карап алды. — Иван Ильич әле, отпуска алмыйм, ди. Аны инде сентябрь башларында озатырбыз. Ул рәхәтләнеп җәй саен бер җылы якларда виноград ашап кайта. Әйе, менә шул, Иван Ильич җәй буе монда булачак. Моны теге сезне борчый торган мәсьәләләрне аның үзе белән бергәләшеп әйбәтләп хәл итәрсез дигән мәгънәдә әйтүем. — Мин дә өйгә кайтам, Заһид Сафич, — диде Рәхим, — шул нәрсәләр турында сөйләшә-сөйләшә чыгарбыз. — Әйдәгез, — диде Заһид. Рәхим өстәл тартмаларын, шкафларны бикләп, ачкычларын кесәсенә салды да, алар икәүләшеп коридор буйлап ишеккә таба киттеләр. Тышта һава җиңел, рәхәт иде. Көндезге эсседән соң якынаеп килгән кичнең сал кынча сулышы тәнгә рәхәтлек бирә иде. — Мин сездән, Заһид Сафич, бер нәрсә үтенмәкче идем, — дип сүз башлады Рәхим, ләкин Заһидның юлга карап бары андагы машиналар белән генә кызыксынуына игътибар итте. — Шантан алгыры! —дип куйды Заһнд. — Китте бит автобус! Өл гермәдем. Сөйләгез, пожалуйста, мин сезне тыңлыйм, нинди үтенеч ул, Рәхим? . . Менә нинди. Дөресен генә әйткәндә, мина уңаисызрак та. Чөнки әле килен җүпләп эш күрсәтмәдем, инде үтенечләр белән мөрәҗәгать итә башладым. Ләкин минем башка мөмкинлегем юк, гафу итегез, Заһнд Сафич. Ну, нинди сүз инде, Рәхим, пожалуйста. Булдыра алам икән, рәхәтләнеп үтәомен. —Мни, Иван Ильич җитәкчелекне үз өстеиә алмаса да, эшкә кереш- мәкче бглам. Әлбәттә, буш вакытта. Түләүле эшемә зарар китерү исәбенә түгел. Ләкин миңа тәҗрибәле гыйльми җитәкче кирәк. Ансыз миңа бик авыр булачак. Менә үтенеч шул, Заһид Сафич, сез алынмассызмы ул эшкә? —Мин? Җитәкчелек итүгә? — дип сорады Заһид. Алар институт бинасы турысыннан узган олы юлга таба баралар иде. Асфальт җәелгән сукмакта тукталып калдылар. —Менә болан бнт ул, Рәхим. Мин бик рәхәтләнеп булдыра алганча методик һәм гыйльми ярдәм күрсәтер идем сезгә. Ләкин бу бернинди дә файда китермәячәк. Чөнки минем җитәкләвем рәсми төс ала алмый. Тәҗрибәләр уздыру бит әле ул билгеле материаль база сорый. Бигрәк тә менә сез уздырырга җыенган тәҗрибәләр. Сез бит сыерлар, сарыклар белән эш итмәкче буласыз. Бу, беләсезме, ни дигән сүз?! Бу— безгә кафедра өчен махсус вивариум салдырырга кирәк дигән сүз. Ул терлекләрне карарга да кирәк бит әле. ашатырга, эчертергә, саварга. Шулаймы? Менә шул. Мондый эшкә тотынганга кадәр берничә ел алдан чарасына керешергә кирәк, .аннан соң планга кертеп смета раслатырга кирәк, аннан штат булдырырга кирәк. Моны безнең кафедра башында утырган профессор кирәкле эш дип яклап чыкса һәм югары оешмалар алдында кирәклеген исбат итсә, башкарырга була. Инде шундый дөреслекне белгәннән соң, сез ничек карыйсыз? Үзегезнең бу хыялларыгыз бары комга корылган бер нәрсә икәнлеген тоймыйсызмы? — Тоям, — диде Рәхим, — ләкин мим аның белән килешә алмыйм. Әйтегез әле, ни өчен гел этләр белән генә эксперимент уздырырга? Эт бит сөт тә, йон да, ит тә бирми. Алар өстендәге тәҗрибәләр терлекчелек өчен бик артык кип, бик артык гомум закончалыкларны гына ача, минемчә. Ә тормыш, тормыш... Мин шулай да аңламыйм Иван Ильичны, ничек инде ул алай?.. — Мин сезгә, Рәхим, анысын да аңлатыйм. Мәсәлән, сез авыр көрәшләр аша. әйтеп бетергесез күп хезмәт салып, тырышып, азап чигеп, фән дөньясында үзегезнең сукмагыгызны таптыгыз, ди. Ул сукмак, әйгик, шул әлеге дә баягы 1үгәнәйнең карын физиологиясе, ди. һәм сезгә,— әйтик, сез инде бу вакыт күренекле карт профессор, ди, — сезгә көннәрдән бер көнне бер яшь белгеч килә дә, туктагыз әле, Рәхим Мицлебаевич, куеп торыгыз шул карын физиологиясен, мине менә сыерның койрыгы кызыксындыра, әйдәгез, шуны өйрәник, ни сәбәптән сыер койрыгын шулай шәп селки дисә, сез ни әйтер идегез? Мөгаен, тегене сез шунда ук кабинетыгыздан куып чыгарыр идегез. — Сез, Заһид Сафич, артык шаржландырасыз. Сүз бит хезмәтнең практик әһәмияте турында бара. — Практик әһәмият турындамы?! Фәндә андый утилитарист булырга ярамый. Сез бит фәннең тарихын беләсез. Шул ук электрны, радионы,, ракетада очуны, инде әйтик, атом энергиясен табучылар башта бик күпләргә, хәтта барлык кешегә дип .әйтергә мөмкин, мәгънәсез эш белән шөгыльләнүчеләр булып тоелганнар. Ләкин без бүген ул нәрсәләрнең практик әһәмиятен бик ачык күрәбез бит. г без сезнең белән этнең эч нервыларына новокаин җиэәрд ■. ■ . шуның ашказаны бизләренә тәэсирен сокның микъдары үзгәрүенә карап тикшердек. Мин монда менә бүгенге терлекчелек тәҗрибәсенә ярдәм китерерлек бер нәрсә дә күрмим. Сез күрмисез, ә Иван Ильич күрә. оапид Сафич, мин моннан ун ел элек институт бетереп, белгеч оулып чыккан кеше, ун ел буена укуымны, фән белән кызыксынуымны гукгагмадым һәм ярыйсы гына тәҗрибә алдым, белгеч булып формалаштым. Менә мин аны күрмим, аңламыйм. Димәк, мин... Димәк, сез әле профессор күргәнне күрерлек дәрәҗәгә җитмә- тәнсез* Ничек инде ул алай? Димәк, син итекче, шулай булгач, картинадагы портретның итегеннән югары менмә, шулаймы? — Юк, алай түгел, — диде Заһид үзенең җицелчә матур көлүе белән кискенлекне йомшарта төшеп. —■ Ул сезнең җитлекмәгәнлегегездән түгел, Рәхим, ул просто сезнең үзенчәлекле карашыгыздан. Ә андый эш фәндә бик мөмкин нәрсә. Менә сезгә бер генә мисал. Биологик законнар мәсьәләсенә Энгельгард бер төрле карый, ә Лысенко икенче төрле. Ә икесе дә зур галим, икесе дә академик, дөньяга танылган шәхесләр. Менә шулай ул. Димәк, сез Иван Ильич күзлегеннән карамыйсыз, ә башкача карыйсыз. Ә мин сезгә карашыгызны яңадан бер кат бизмәнгә салып үлчәргә, уйланырга киңәш бирер идем. Чөнки сез үзегез хыялланган фән өлкәсенә аяк баскансыз икән инде, бу мәсьәләләр, дөресрәге, сезнең киләчәгегез сезне бик нык уйландырырга тиеш. Әйттем бит мин сезгә, әгәр сез гыйльми эштә билгеле бер дәрәҗәдә хөрлек телисез икән — коллыктан курыкмагыз, ничек әле, җиде көннең бер бәйрәме булмый калмый, диме? Менә шулай! Юлда үзәккә таба баручы автобус күренде. — Ну, уңыш телим, — диде Заһид, дусларча елмаеп, Рәхимнең кулын кысты. Рәхим, каршылыклы уйлар кичергән хәлдә, доцентның машинага керүен, алгарак узып утыруын карап калды. Автобус тузан очыртып һәм авыр исле бензин төтене бөркеп кузгалып китте. Әле Рәхимгә ки- .оәкле машина күренми, ул бөтенләй икенче якка китәргә тиеш иде.

(Дәвамы бар.)