Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

ЛЕНИН ПРЕМИЯСЕНӘ СССР Министрлар Советының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Ленин премияләре бирү комитеты 1964 елда иң яхшы әсәрләрне билгеләү, тикшерү ©чей тәкъдим ителгән әсәрләр исемлеген бастырып чыгарды. Татарстан композиторлар союзы бу бүләккә композитор А. Леманның «Ленин» исемле ораториясен тәкъдим иткән. ӘҺӘМИЯТЛЕ ОЧРАШУ Г. Тукай исемендәге клубта КПСС өлкә комитеты секретаре иптәш АТ 3. Тутаев язучылар белән очрашты һәм зур доклад белән чыкты. Ул яңа кеше тәрбияләүдә совет әдәбиятының гаять зур роле турында, язучылар алдында торган яңа проблемалар, Татарстан партия оешмасының һәм хезмәт ияләренең мөһим хуҗалык бурычлары турында сөйләде. Г. КАМАЛНЫҢ, ТУУЫНА 85 ЕЛ Татарстан язучылар союзы, Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның тууына 85 ел тулу уңае белән әдәби кичә уздырдылар. 1964 елның 10 январенда язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында үткәрелгән бу кичәгә язучылар, артистлар, Казан учреждениеләре хезмәткәрләре һәм предприятие эшчеләре килгән иде. Драматургның тормыш һәм иҗат юлы турындагы кереш сүзне филология фәннәре докторы М. Гайнуллин ясады. Г. Камал иҗатына югары бәя биреп, ул болан диде: — Татар театрының мәйданга килүе, татар драматургиясенең классик югарылыкка күтәрелүе Г. Камал исеме белән бәйләнгән. Г. Камал — татар драматургиясенең атасы. Г. Тукай аның чынбарлыктан алынган реалистик типларны гаять уңышлы иҗат итә алуына соклана иде. Драматургның күпьяклы иҗаты татар демократик культурасының нигезен салуга һәм аны һәрьяклап үстерүгә хезмәт итте. Кереш сүздән соң Г. Камалны күреп белгән замандашлары истәлекләр сөйләделәр. Соңыннан Татар академия театры артистлары аиың әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. ДӨНЬЯ КҮЛӘМЕНДӘ Бөек инглиз язучысы У. Теккерейнын үлүенә 100 ел тулды. Бөтендөнья тынычлык советы, бу датаны киң һәм тантаналы төстә .билгеләп үтәргә карар биреп, аиың истәлегенә бөтен прогрессив кешелек дөньясы игътибарын юнәлдерде. У. Теккерейиың исеме Советлар Союзында культуралы һәр кешегә билгеле. Аның «Минминлек ярминкәсе» исемле атаклы әсәре рус телендә революциягә кадәр үк басылган. «Желтонлюш язмалары», «Кокс көндәлеге», «Хоггартның зур бриллианты» һәм башка сатирик повестьларындагы кызыклы картиналар, «Пенденниса» кебек атаклы әсәрләрендәге политик гомумиләштерүләр чынбарлыкны дөрес һәм тәнкыйть күзлегеннән карап сурәтлиләр. Язучы тудырган образлар һәм характерлар вакыт үтү белән тоныкланмый, тәэсир көчен югалтмый. Безнең илдә якын арада Теккерей әсәрләренең тулы җыелмасын бастырып чыгару планлаштырылган. АРТИСТКА ЮБИЛЕЕ Тормыш авырлыгын яшьтән үк татып үскән, гади эшче, грузчик Хәйрулла кызы Фатыйма Камалова, унөч яше тулганда ук, дини йолаларга, гореф-гадәтләргә, гасырлар буена хөкем сөргән тәртипләргә каршы чыгып, үзешчән сәнгатькә катнаша башлый. Ф. Камалова үзенең 45 еллык сәхнә эшчәнлегеидә саф һәм ирекле мәхәббәт кабызучы Галиябану образыннан алып, дистәләрчә оригиналь ’ һәм тәрҗемә әсәрләрдә төп рольләрне башкарып килде. Иҗатының беренче елларында Галиябану белән Дездемона («Отелло»), Луиза («Мәкер һәм мәхәббәт»), Амалия («Юлбасарлар»), Сәрвәр («Сүнгән йолдызлар»), Гөлйөзем («Наемщик») кебек уңай образлар башкарса, иҗат юлының соңгы яртысында ул күбесенчә тискәре (Кабаниха, Васса, Кадрия, Биби карчык, Мәймүнә, Зәмзәмбану һ. б.) обраэ- лар иҗат итте. Нинди генә характер булмасын, артистка сәхнәдә аларныц һәркай- сын үз хәрәкәтләре, үз психикалары белән яшәтә, үз тавышлары белән сөйләштерә ала. Гомумән, артистканың типларны бирүдәге сәхнә алымнарының төрлелегенә һәм образларның эчке дөньясын ачып бирүдәге байлыгына сокланасын. 24 декабрьдә РСФСРиың атказанган артисткасы Фатыйма Камаловага 60 яшь TV.IV көнен күп санлы тамашачылар, сәхнә осталары зур шатлык белән билгеләп үттеләр. КҮЧМӘ ТЕАТРГА 30 ЯШЬ Татар дәүләт академия театры каршында 1933 елның көзендә күчмә колхоз театры оештырыла. Театр Кәрим Тннчурии һәм Кави Нәҗми язган «Булат бабай семьясы» дигән пьеса буенча эшләнгән беренче спектаклен Бөек Октябрь социалистик революциясе бәйрәме көннәрендә Пнтрәч районының Шәле авылында күрсәтә. 1938 елда күчмә театр. Татар дәүләт академия театрыннан аерылып. Арчага күчә. Бөек Ватан сугышы елларында күчмә театр артистлары, бригадаларга бүленеп, республика авылларында бер-пке пәрдәлек әсәрләр һә.м концертлар белән чыгыш ясый. 1942 елда Буага күчә. Драматурглар Т. Гыйззәт һә.м Р. Ишморат белән берлектә «Серле казна», «Кайту» кебек спектакльләр ижат итә. Бу спектакльләр совет кешеләрен патриотик рухта тәрбияләүдә, алар йөрәгендә гитлерчыларга нәфрәт уятуда зур роль уйный. Сугыш елларында коллектив, спектакльләр һәм концертлар белән хәрби частьларда, госпитальләрдә һәм агитпунктларда чыгышлар ясап, солдатларны дошманга каршы көрәшкә рухландыра. 1944 елда ул Казанга күчә. Күчмә театр коллективы Татарстанда гына түгел, Башкортсталда, Урта Азия республикаларында һәм бүтән урыннарда гастрольләрдә була. Аны һәр җирдә көтеп алалар. Ул бүгенге көн идеаллары белән сугарылган, югары идеяле һәм художестволы әсәрләр ижат итә, коммунизм кешесен тәрбияләүдә лаеклы өлеш кертә. Республика сәнгать осталары, сәнгать сөючеләр күптән түгел күчмә театрның оештырылуына 30 ел тулуны бәйрәмчә билгеләп үттеләр. СӘХНӘДӘ — «БОРИС ГОДУНОВ» Республикабызның культура тормышында вакыйга тудыручы әһәмиятле спектакль иҗат ителде: М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры коллективы М. Мусоргскийныл «Борис Годунов» халык музыкаль драмасын сәхнәгә куйды. Борис партиясен солист Б. Башмаков, РСФСРиың атказанган артисты В. Җарков, М. Пантюшия, Самозванецны РСФСРиың атказанган артисты А. Аббасов, ТАССР- нын атказанган артисты И. Ишбүләков. Марина Мнишек ролен РСФСРныц халык артисткасы М. Булатова, РСФСРныц атказанган артисткасы 3. Хнсмәтуллина, солистка А. Мурко, Юродивый партиясен РСФСРныц халык артисты Ф. Насретдинов, солист К- Якупов башкара. Спектакльдә яшь артистлар да катнаша. Спектакльнең дирижеры — РСФСРныц атказанган сәнгать эшлеклесе И. Шерман, художнигы — П. Злочевский. ПАРИЖДА КАЗАН КЫЗЫ Парижда пианистларның һәм скрипкачыларның Маргарита Лонг һәм Жан Тибо- исемендәге конкурсында, йомгаклау концертыннан соң, лауреатларга бүләкләр тапшырыла. Беренче ике бүләкне совет скрипкачылары Ирина Бочкова һәм пианист Виктор Ересько алды. Ирина Бочкова — безнең якташыбыз. Ул Казан музыка мәктәбендә, педагог Р. С. Герман классында укыган. Хәзер Ирина — Мәскәү консерваториясендә, профессор Янкелсвнч аспиранты. Аның әнисе Асия Шәкуровна Бочкова Казанда яши. ӨЧ ТЕЛДӘ Мари АССРның Мари-Төрәк производство колхоз-совхоз идарәсе парткомы һәм район Советы башкарма комитеты органы булган «Байрак» газетасында фронтовик- шагыйрь Мансур Гаяз иҗатына багышланган махсус сәхифә чыкты. Сәхифә шагыйрьнең икенче Бөек Ватан сугышында һәлак булуына 20 ел тулу көнендә чыгарылган. Р. Якуповның «Сугышчы-шагыйрьэдигән мәкаләсендә Мансур Гаязның биографиясеннән кайбер детальләр китерелгән, иҗатына кыскача характеристика бирелгән. «Союзпечать»ныц Мари-Төрек район агентлыгы начальнигы, шагыйрьнең туганы Магруф Гаязов сәхифәгә үзенең абыйсы хакындагы истәлекләре белән катнаша. Биттә урын алган шигырьләрне русчага В. Максимов, Е. Свирская тәрҗемә иткән. Материаллар татар, рус Һәм мари телләрендә басылган. БАШКОРТСТАННАН КИЛГӘН КУНАКЛАР Башкортстаниьщ талантлы эстрада артистлары Әхәт Уразметов Һәм Гафур Латыйпов тудырган Кәтүк һәм Баганай Татарстанның нефть районнарында йөрделәр һәм Казанга килделәр. Н. Хафизовныц «Утырттылар» исемле интермедиясендә начальнигы алдында җитмеш җидегә бөгелеп, куштанланып, икейөзлеләнеп йөргән ялагай рисвай ителә. М. Кәримовпыц «Кашык» интермедиясендә әрәмтамак фаш ителә. Шул ук авторның «Янгын чыккач» дигән скетчында Г. Латыйпов йокы чүлмәге, пошмас пожарпикны, Ә. Уразметов янгын бәласенә таргаи йорт хуҗасын гаҗәп оста гәүдәләндерәләр. Кәтүкнең йорты янып бетеп бара, о бюрократ •пожарник Баганай бик тәфсилләп йортның пипдилегепә анкета тутырып утыра. Кәтүк һәм Баганайның башка чыгышларына да үткен көлү, шаянлык хас. Нәфис сүз остасы Зәйтүнә Бикмөхәммәтова репертуары да бай һәм кызыклы. Ул сатирик һәм юмористик шигырьләр, мәсәлләр укый, зур күләмле әсәрләрдән матур- матур композицияләр тәкъдим итә. Яшь җырчы Рамазан Янбиков һәм Фәния Халитова башкорт халкының озын җырларын, композиторлар әсәрләрен йөрәк җылысы ■белән башкаралар. Биюче артистлар Ләйлә Зарипова һәм Фәрат Мусин татар һ-әм башкорт биюләрен тирән, моңсу хис, яки зур дәрт, шаянлык сизелеп торырлык итеп башкаралар. Биюләр РСФСРның һәм БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе балетмейстер Фәйзи Гаскәров тарафыннан бик оста куелган. МӘХМҮД ЭСАМБАЕВ КОНЦЕРТЛАРЫ Казанга РСФСРның атказанган, ЧеченИнгушия АССРның халык артисты Мәхмүд Эсамбаев килеп китте. Казандылар аның искиткеч сәнгате белән таныштылар, «Чечен ■егете турында баллада», «Алтын алла», «Тегүче» дигән гүзәл биюләренә сокланып туймадылар. ТАТАР АРТИСТЛАРЫ ТАҖИКСТАНДЛ Татарстанның атказанган артисткасы Зифа Басыйров-а җитәкчелегендәге концерт бригадасы Дүшәмбе шәһәрендә чыгышлар ясады. Бригада, мамык игүчеләр янында да булып, күңелле концертлар бирде. ЛЕНИНГРАДТА КАЗАН АРТИСТЛАРЫ Күптән түгел Ленинградта Татарстан сәнгать осталарының концертлары булды. Аларның чыгышларын Ленинград шәһәре хезмәт ияләре бик яратып тыңладылар. Фәйзи Биккинннныц гармоньда халык көйләрен, РСФСРның халык артисты Фәхри Насретдиновның татар халык һәм тугандаш милләтләр җырларын оста башкарулары күтәренке шатлык хисләре тудырды, тамашачылар аларны кабат-кабат рәхмәтләр әйтеп озаттылар. СТУДЕНТЛАР ТЕАТРЫ Казал авиация институты „студентлары һәм укытучылары яңа ел бәйрәмендә кызыклы спектакль күрсәттеләр. Институтта күптән түгел оештырылган эстрада театры яңа программа әзерләде һәм дүртенче тапкыр чыгыш ясады. Соңгы программа «Студентлар — зурайткыч пыяла (призма) аркылы» дип исемләнгән. «Призма»да аерым студентларның матур, уңай сыйфатлары да, тискәре яклары да кызыклы, көлкеле формада зурайтып күрсәтелә. Спектакльдә барлыгы 45 үзешчән артист катнашты. Тамашачылар аларны рәхәтләнеп карадылар, йөзләрдә елмаю бервакытта да сүнеп тормады. Сатирик интермедияләр башкаручы Олег Вишняков, Гайшә Валиуллина, Семен Каминский чыгышлары аеруча әйбәт тәэсир калдырды. АВЫЛДА МУЗЕИ Әлмәт районының Елхово авылында музей оештырылган. Авыл тарихы музееның инициаторы — клуб мөдире коммунист Әхмәтшин. Ул күптән инде туган авылы тарихы буенча материаллар — документлар, фотографияләр, эш кораллары, көнкүреш әйберләре җыя, музей өчен макетлар, модельләр, җиһазлар ясый. Колхоз правлениесе, авыл Советы, мәктәп инициаторга зур ярдәм күрсәтәләр. Музей өчен махсус йорт билгеләнә. Авыл җәмәгатьчелегенең соравы буенча күптән түгел Елховога Татарстан дәүләт музее сотрудниклары бригадасы барды. Дәүләт музее җәмәгатьчелек тәртибендә туып килә торган бу культура учагына фәнни-методик ярдәм күрсәтергә, шулай ук экспонатлар һәм материаллар җибәрергә вәгъдә итә. ЭСТАМП Казан художниклар йортында эстамп күргәзмәсе эшләде. Анда башлыча соңгы икеөч елда иҗат ителгән 120 дән артык әсәр куелган иде. Күргәзмәдәге әсәрләр нигездә барысы да диярлек тамашачыларда әйбәт тәэсир калдырды. Аларда югары графика культурасы, осталык сизелеп тора иде. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Әгерҗе шәһәр культура йортында 25 декабрь көнне язучы А. Расихның «Язгы авазлар» романы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Ул көннәрдә районның Әгерҗе зонасына кергән китапханәләр работникларының семинары бара иде. Роман турындагы сөйләшүгә алар да катнаштылар. Укучылар әсәргә уңай бәя бирделәр, әйбәт киңәшләр әйттеләр. Автор аларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде. Ш. Галиев, Г. Мөхәммәтшин. И. Юзиев, Б. Камалов һәм Р. Гәрәй 21 декабрьдә Казанның I номерлы төзелеш тресты эшчеләре янына, гомуми торакка бардылар. Очрашу вакытында үзләренең әсәрләрен укыдылар. * * 25 декабрьдә Ш. Галиев, Г. Мөхәммәт- шнн һәм И. Юзиев шәһәрнең Ленин районындагы 22 иче кичке .мәктәп укучылары һәм укытучылары белән очраштылар, алар укучыларны үзләренең яна әсәрләре белән таныштырдылар. Мәктәпнең үзешчән сәнгать коллективы членнары бу язучылар әсәрләреннән концерт бирде. Соңыннан авторларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Казан дәүләт педагогия институтындагы әдәби түгәрәкнең 27 декабрь көнне үткәрелгән чираттагы утырышы башка утырышлардан нык аерылып торды: анда, түгәрәк членнарыннан башка, шушы түгәрәктә элек член булып торган һәм институтны тәмамлап чыккан язучылар да килгән иде. Филология фәннәре кандидаты, доцент А. Сайгановның кереш чыгышыннан соң түгәрәк членнары һәм. алар белән бергә, язучылардан И. Юзиев, Г. Мәхә.ммәтшин. 5. Ка.малчз үзләренең әсәрләрен укыдылар. Волгоград шәһәренең 48 нче мәктәбендә 10 декабрьда татар әдәбиятына багышланган әдәби кичә үткәрелде. Очрашуда Волгоград язучыларыннан Юрий Окунев, ТуганБарановский, Татарстан вәкиле шагыйрь Самат Шакир иптәшләр катнашты. Алар үзләренең яңа язылган әсәрләрен укыдылар. С. Шакир, аерым алганда, укучыларга «Совет әдәбияты» журналында 1964 елда басылачак кайбер әсәрләр хакында сөйләде. Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты работнигы Р. Мортазин, КПССпың Волгоград комитеты хезмәткәре Ш. Абдразяков, Волгоград трактор заводы эшчесе X. Булатов иптәшләр журналда басылган әсәрләр турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен, теләкләрен әйттеләр. Атап әйткәндә, алар химия промышленносте предприятиеләрендә эшләүчеләр, трактор заводы эшчеләре турында очерклар күрергә теләүләрен әйттеләр. Соңыннан шәһәр үзешчән сәнгать көчләре тарафыннан зур күләмле кызыклы концерт күрсәтелде. ференциясендә катнашты. Түбән Кама химкомбинатың төзүчеләр, Лаеш һәм Чаллыдагы мәктәп укучылары беләи очрашулар үткәрде. Татар совет язучысы Гадел Кутуйныц. тууына 60 ел тулу уңае белән Чистай шәһәрендә очрашулар, әдәби, тантаналы кичәләр үткәрелде. Шәһәр культура йортында уздырылган кичәне КПСС шәһәр комитетының идеология бүлеге, «Ленин юлы» газетасы редакциясе, 2 номерлы урта мәктәп һәм шәһәр китапханәсе коллективлары әзерләде. Кичәнең беренчесендә 2 номерлы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Усманова коммунист язучы Гадел Кутуйныц тормышы һәм иҗаты турында доклад ясады. КПСС шәһәр комитетының идеология бүлеге инструкторы Ш. Хафизов язучының «Тапшырылмаган хатлар» повестеннан өзекләр укыды. «Ленин юлы» газетасы редакторы урынбасары К- Хәйруллин бүгенге татар совет әдәбиятының уңышлары хакында сөйләде. Соңыннан шәһәр культура йорты каршындагы сәнгать түгәрәге членнары һәм урта мәктәп укучылары көче беләи зур концерт бирелде. Концертта Гадел Кутуй һәм башка язучылар әсәрләре укылды. Кичәгә 250 дән артык кеше килгән иде. 16 декабрьда әдәби кичә Зелеиодольсх шәһәренең Париж Коммунасы исемендәге клубында уздырылды. Аида Г. Кутуйныц ижадн һәм тормыш юлы турында истәлекләр һәм әдәби сүз белән язучылардан Г. Кашшаф, Г. Минский Һәм Ш. Галиев чыгыш ясадылар. РСФСР язучылары союзы оештырган, туристик делегация составында татар драматургы X. Вахит тә Кубада булып кайтты. Делегация членнары барышлый 6 көнгә Чехословакиядә тукталдылар. Кубада 10 көн булдылар. Башта Гавана шәһәре белән таныштылар, аннары, Куба буйлап сәяхәт ител, 6 провинциядә булдылар. Халык нмеииесе крестьяннары, шикәр заводы, тәмәке фабрикасы эшчеләре беләи очраштылар. Аларны Куба язучылары һәм артистлары союзында кабул иттеләр. Халыкара Ленин премиясе лауреаты Николае Гильен һәм шагыйрь Индио Нобари белән очраштылар. Октябрь социалистик революциясенең 46 еллыгына багышланган тантанада катнаштылар. Шагыйрь 3. Нури узган ел ахырында Чаллы районында булып кайтты. Ул район хезмәт ияләре өчен радио аркылы «Совет әдәбияты» журналында басылган һәм басылачак әсәрләр хакында сөйләде. Район китапханәсендә журналны укучылар конИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Ел азагында шагыйрьләр секциясенең ике тапкыр күчмә утырышлары булып узды. 24 декабрьда секция членнары яшь шагыйрь Фәнис Яруллин квартирасында Сулдылар. Автор үзенең яңа язган шигырьләрен укыды, иҗат планнары белән уртаклашты. Ш. Галиев, И. Юзиев, М. Шабаев, Р. Әхмәтҗанов, дусларча әңгәмә шартларында, әсәрләр турында фикерләр әйттеләр, уңышлы һәм уңышсыз якларга тукталдылар, киңәшләр бирделәр. Ф. Ярул- липлыц җитди уйланып, тырышып иҗат итүен билгеләп үттеләр. Казан дәүләт университеты студентларының тулай торагында университет студенты, яшь шагыйрә Рушания Арсланова иҗаты турында фикер алышу булды. Анда шагыйрьләрдән: Р. Гәрәй, III. Галиев, Ә. Баянов, Р. Әхмәтҗанов, студент-язучы- лар Рәдиф Гатауллин, Даут Сөигатов, Зөфәр Шәйхетдинов, Роза Мулланурова иптәшләр катнашты. Прозаиклар секциясендә 9 январьда 9. Касыймовның «Гомер ике килми» дигән романы тикшерелде. Фикер алышуда катнашкан Н. Юзиев, Ф. Мусин, Й. Гази, А. Расях, Л. Ихсанова, К. Миңлебаев, Г. Кашшаф, Б. Камалов әсәрнең кызыклы булуын, татар әдәбиятында моңарчы күренмәгән яңа образлар, катлаулы язмышлар тасвирлануын әйттеләр. Шул ук вакытта аерым кимчелекләрен күрсәттеләр, алармы бетерергә һәм, әсәрне тагын да камилләштереп, матбугатка тәкъдим итәргә киңәш бирделәр.