Логотип Казан Утлары
Поэма

БАТЫРЛАР ҺӘМ МАТУРЛАР ПОЭМАСЫ

Түбән Кама куренешләреннән «ӘКИЯТ ТҮГЕЛ...» лар кама яры буйлап киләләр. Адымнары җиңел, тавышлары ягымлы, йөзләре якты. Берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, күзгә күз карашып, пар күгәрчен кебек серләшәләр. Әле куерып кына килгән яшь бакчаның комлы сукмагына аяклар тия дә, тими дә кебек. Я икесенә берьюлы ниндидер тылсымлы канат үсеп чыккандай була, я ниндидер сихри җилкән киергән һава көймәсенә янәшә утырып алалар. Аннары биектә, җирдән бераз югарыда, йолдызлар арасында сәяхәт башлана. Ә йолдызлар — бихисап. Күктәгеләре — сирәкләр һәм ераклар. Шуңадыр күрәсең, тоныграк та, суыграк та тоелалар. Җирнең үзендә кабынганнары — күз чагылдырып, йөрәкләрне җылытып балкый. Әнә берсеннән-берсе дәү цехларын калкулыктагы урман арасына кертеп бастырган Химкомбинат утлары. Аның якты тәрәзәләре бөтен илгә күренеп торадыр төсле. Бераз бирерәк — чирек миллион кешеле химиклар каласы утларының аксыл диңгезе җәелә. Шул ике якты дәрьяны яңа юллар буендагы җемелдек утлар сызыгы тоташтыра. Юллар — күп тармаклы. Берсе буйлап китсәң — нефть һәм газ биреп торган вышкалы якларга барып чыгасың. Икенчесе Бөгелмәдә Мәскәү юлына барып .кушылган тимер юлның мәһабәт вокзалына илтә. Юлларда — мотор җыры, юлларда — җитез нурлар йөреше. Кама суы өстендәге утлар тагын да йөгерегрәк. Яна кала причалларында каучук һәм бүтән күп төрле химик продукция төягән дәү баржалар илебезнең үзәк «урамы» Иделгә тизрәк барып чыгарга ашыгалар. Металл тутырып яки сал өстерәп Урал якларыннан төшүче транспорт та бу тирәләрне икеләтә кызу тизлек белән уза шикелле. Чөнки аларга Кама һәм Воткинск гидростанцияләре диңгезләрендә генә түгел, инде Чаллы янында эшли башлаган Түбән Кама электростанциясе плотинасың үткәндә дә, шлюзлардан чыгарга чират көтеп, бераз тоткарланырга туры килгән. Хәзер темп өстәп, шул югалтуны капларга кирәк. А 7Q Хәер, юлындагы соңгы плотина бәеннән шунда ычкынган Кама монда инде үзе дә тынгысызланып, ишелеп һәм кайнап ага башлый. Турбиналарга ун катлы бина биеклегеннән сикереп төшкән суның ярсуы тиз генә басылып җитми икән! Зур хезмәт башкарган дулкыннар ак күбеккә батканнар. Алар, әйтерсең шул куанычтан, әле дә булса сике- реп-сикереп бииләр, берсен берсе куышып җырлыйлар. Безнең, булачак танышларыбыз, шундый утларга карап, шул җырны тыңлап атлый. Менә алар, түм-түгәрәр шар итеп кыркылган ябалдашлы бер юкә янына җиткәч, кинәт туктап калдылар. Култыклашкан килеш бер-берсепә бик якын сыенып, бер-берсенең йөрәк тибешен ишетергә теләгәндәй, тын калып басып торалар. Парлашып типкән ике йөрәкнең нидер әйтәсе, утлар белән сөйләшәсе, дулкын җырына җавап бирәсе килә. — Исеңдәме, Матурым, бу юкәне утырткан көнебез? — Онытып буламы соң аны, Батыркай!.. Мең тугыз йөз алтмыш беренче елның пычрак көзе иде. Бертуктаусыз яңгыр сибәли. Аяк астында — камыр булып изрәгән үзле балчык. Без шәрә кыр уртасына өмәгә чыктык. Берең чокыр казыса, икенчең көрәккә ябышкан кантарларны кырып тора. Биклән урманыннан төбе-тамыры белән казып алынган юкәләрне кайтаручы машиналар юлда батып кала. Трактор белән барын өстерәтәбез... Ул чакта әле бу асфальтлар төшкә генә керә иде... Ә шулай да өмә күңелле үтте. — Без утырткан бу беренче куак Кама якларына 'бергә килеп, бергә эшли башлавыбыз истәлеге булыр! — дидек без ул көнне. — Исеңдәме, һәр көз саен шунда килеп, төзелеш башлану еллыгын билгеләп үтәргә сүз куешулар? —һәм сүзебездә торабыз да! Менә быел инде унберенче көзебез шунда каршыланыр. — Күр син аны, нинди төз булып, ничек куерып үсеп җитте. Яшел кордашларының бик күбесе сокланырлык шул! Аннары дусларның очкын күзләре шәһәр ягына текәлә. Күңел дәфтәренең ачык битләре бер-бер артлы укыла. Ә анда барысы да, барысы да теркәлгән. Таш итеп түшәп, кирпеч итеп тезеп, базлар һәм канаулар итеп казып язылган истәлекле юллар! Сез Ахтүбә һәм Чәбпя авылларының тирән кар астындагы буш басуына шул ук алтмыш беренче елда китереп кагылган беренче казыктан башланган идегез. Ә хәзер безне барлык карталарда да Түбән Кама дип зур хәрефләр белән язылган матур кала йортларының парадныйларына, даны бөтен дөньяга билгеле булган химия гигантының капкасы төбенә китердегез. — Безнең Түбән Камабыз! — Безнең гүзәл калабыз! Күңелләргә горурлык хисе ташып тулганда, үзең башкарган матур эшкә үзең сокланып туя алмыйча карап торган минутларда шуннан артыгын әйтү, бәлки, кыендыр да. Нибары өчәр сүз әйттеләр, ә куллары шул кала төзелешенә үзләре салган миллионлаган кирпечләр белән ташларны яңадан сыйпагандай булды... Түбәннән, су буйларымнан, тын гына сузылган җыр тавышы ишетелде. Кемнәрдер төнге ял базасына китеп бара яки ниндидер бәхетле гашыйклар шулай соңгарып көймәдә йөри булса кирәк. Акрын ишетелгән таныш җыр акрынлап ераклаша да бара. Әйтерсең җыр артыннан куып, тынгысыз дулкыннар йөгерәләр. Дулкыннар, дулкыннар... үзләреннән башканы һич белергә теләмиләр шикелле алар. Мин-миилск бишегендә ваемсыз чайкала бирәләр. Янәсе, Каманы «дастаннар елгасы» дип тикмәгә генә мактамыйлар, Янәсе, ул матурлыкта хәтта Иделнең үзен көнләштерә ала. Янәсе, аның турында гына җыр җырласыннар да аңа багышлап кына әкиятләр сөйләнсен... — Юк инде, гүзәлкәй Кама! Алай ук масаештан булмасын әле. Дөньяда бүтән җырлар, бүтән әкиятләр дә бар. Әйе бит, Батырым? — Бар, Матуркай, бик бар! Мәсәлән, менә болан башланганы: Ераклардан килеп ага, бер елга бар безнең якта. Ул—бездән Уралга сукмак, ул — бездән Иделгә капка. Төннәрен күзләр кысышып маяклары яна аның. «Горур гүзәл» диләр аны, чын исеме Кама аның. Башта шулай уйнал кына сөйләп кителгән, кыяр-кыймас кына эләктереп алынган сүзләр, муенса төймәләредәй булып, бер җепкә тезелә башлыйлар. Шундый шигъри күренеш алдында нинди генә йөрәктә шагыйрьлек хисе уянмас икән! Төймә арты төймә табыла тора. Дуслар аларны алмаш-тилмәш чүпли баралар һәм җепкә теркиләр. Матурлыкта нинди генә сулар белән ярышмый ул. Бик күпләреннән уздыра, һичбереннон калышмый ул. И матурдыр ярларында шаулап үскән урманнары! И матурдыр тугайларда яшел хәтфә юрганнары! Кем генә яратмас аны. Күңелгә якын елга ул. Тикмәгә, димәк, чыкмаган шундый хәерле юлга ул. Талгынлыгы сихерләде, гүзәллеге кызыктырды... Әмма Кама бу тирәдән бушка агып узып торды. Уйладык: Бу — гадел түгел! Бу хәл кайчан бетәр? — дидек. Аннары әйттек Камага: «Бик күп көттек, жптәр!» — дидек. Аннары — килдек Камага: «Тиңдәшсез син матурлыкта. Инде өйрәтергә килдек тиңдәше юк батырлыкка...» йөз пот сыешлы чүмечләр ярларны умыра башлады. Комнары юлларга ятты, йорт булып басты ташлары. Чигенде җилләр, бураннар: «Бирешмәсләр, чыдам болар...» Шәһәрне гүя краннар җирдән тартып чыгардылар. . Иңкүлектә бакча үсте, цехлар күтәрдек үргә без. Җир-әнкә газын ташырга торбалар күмдек җиргә без. Биек итеп буа будык. Кама зур эшкә җигелде. Ул диңгез булып җәелде, ул йолдыз булып сибелде... Бөтенесен шуның Кама исе китеп күреп торды. Бердәнбер соравын безгә минут саен биреп торды: «Әйтегезче, нинди көч бу? Бу һөнәр нинди һөнәр соң?» «Ничек болан очраштык без? Әйтегезче, сез кемнәр соң?» Без, дидек, синең дусларың, без сиңа таныш кешебез. Зур суың, якты утларың — барчасы безнең эшебез. Без ул — Батыр белән Матур. Шулай диләр һәммә төштә. Каршыңда икәү торсак та, бик күбәү без кайнар эштә, һөнәребез шундый безнең: туган җирне матурлыйбыз. Батырлар матур булсыннар, батыр булсын матур! дибез. Безнең якка ил юллары киң дә һәм такыр да инде. Күптән матур идең, Кама, хәзер сип батыр да инде. «Хәзер син батыр да инде...» — монысын алар бергә кычкырып, кат- кат әйттеләр. Әкият җебенә теркәлгән төймәләрнең дә иң. соңгысы шул булды. — Карале, Батыркай, чыннан да әкият чыкты бнт! Менә кызык —• үзе әкият, үзе чын. —- Юк, Матурым, мимемчә, без чынын гына сөйләдек әле, әкиятләре белән дастаннарын, кирәгенчә килештереп, бәлки кайчан да булса безнең каләм осталарыбыз язар... Бу тәпие алар Кама аръягындагы карасу-күксел урманнар өстенә иртәнге шәфәкъ алсулыгы бөркелә башлаганчы йөрделәр. Иртәгә Кама буйлап тагын походка кузгалырга кирәк. Юлларын бергә үткән, һәр карышын чиксез якын иткән, үз куллары белән яңарткан, кыскасы, җан яраткан урыннарның якты сурәтен күңелгә тирәнрәк сеңдереп китәсе, саубуллашу сүзләренең иң кирәклесен әйтеп каласы бар иде. Алда аларны суларын әлегә Боз океанына койган төньяк елгалары көтә. Ләкин алар гүзәл Камадан һич тә аерылачак түгелләр — чөнки Печора белән Вычегданы шул Кама белән очраштыру өчен, Төньякның мул суларын шул Кама аша Каспийга койдыра башлау өчен яңа поход башлыйлар. Анда— аларның яңа сөенечләре һәм яңа көенечләре, айда— аларның тиздән туачак яңа җырлары һәм яңа әкиятләре. Ләкин әкиятме соң бу? Әлбәттә — түгел! Бу керештә үзләрен Батыр белән Матур дип таныштырган төзүчеләр дә әкият сөйләмәде. Якын киләчәккә алар белән бергә сәяхәт ясап, без героик хезмәт иҗат иткән чынбарлык панорамасына күз салдык, дөресрәге, төзелешне юри шулай аның азагыннан башладык. Ә хәзер, хөрмәтле укучыбыз, шул панораманы барлыкка китерәчәк сызмаларны, эскизларны һәм этюдларны берәм-берәм карарга керешик. Әгәр күпме дә булса төгәл сызыла алсалар, без аларда замандашлары- бызның батыр эшләрен һәм матур хисләрен күрербез. Бу поэмага яңадан-яңа бүлекләрнең туктаусыз өстәлеп торачагын, аларны шагыйрьләребез белән язучыларыбызның һәркайсы иҗат итәргә тырышачагын ышанып көтәргә кирәк. «БЕЗДӘН БАШЛАНА...» Иван Иванович — инженер. Ә егет аңа «каравылчы бабай» дип эндәште. Җитмәсә тагын сәлам дә биреп тормастан. Җитмәсә тагын яшелле-зәңгәрле тавыш белән. Дөбер-шатыр килеп кереп, кабинадан сикереп төшүенә, тирә-юньгә күз салып тормастан, кычкырына башлады: — Әй, бармы монда берәр адәми зат? Нинди дә булса слесарь кирәгие. Егеткә беркем бернәрсә дәшмәде. Завод хәтле заводның гүләп торган йортында кем нәрсә кычкырмас та, кайда нәрсә шауламас. Барысын ишетеп, берсен-берсеннән аерып бетерергә мөмкинме соң. Югарыдан бөтенесен күреп торган кранчының торна муеныдай сузылган озын стреланы кинәт кыймылдатып куюы, аннары өзек-өзек кыска сигналлары шулай ук кирәкле җавап түгел иде. Ул бит анда җирдән тавыш ишетми. Кран сигналының «күзең чыкканмы әллә? Йөгеңне нинди кул белән сузылып салмак кирәк? Кил, урынына куй машинаңны, дүрт плитаң әһ дигәнче күтәреп куелган булыр!» дигән шелтәле кисәтү икәнен егет яхшы аңлый. Машинаны кайда куярга кирәген дә бик белә ул. Әмма машинасының хәле хәлрәк бит әле. Шуны ничек рәтләргә. Кайткач гаражда да сизмәслек итәргә кирәк. Уйланып бераз торгач, ул панель әрдәнәләре арасында акрын гына йөренгән берәүне күреп алды. Колакчыннарын төшереп, йөнтәс бүрек кигән. Өстендә — соры якалы кара тун. Кулында таяк булса кирәк. — Күпмедән бирле кычкырам, ник дәшмисең, каравылчы бабай? Әллә... — Әллә күрмәсләр дигән идеңме? Бабай дигәнебез машина янына атлады. Егетнең үз «әллә»сенә киртелгән сораулар, адым саен диярлек өстәлә барып, шактый ишәйделәр. — Әллә машина ярышларында чабарга чыктыңмы? Ай-Һай кнц,алдырасың икән. Прицеп терәгең көпчәк тимеренә юл буе шулай кыйналып килдеме? Тавышы дөнья яра иде бит, бәлки шуны да ишетмәдем, белмәдем диярсең? Үзе атлый, үзе сораулар яудыра, үзе егеттән күз алмый. Киң җилкәле төз гәүдә’, ниндидер яшерен елмаю эзләре саклаган җитди чырай, бораулап, йөрәккә үтеп караган зур зәңгәр күзләр якынайган саен, егетнең үзе дэ аңламаган сәер аптырашы арта бара. Тук- тале, кем була соң бу? Ник ул бөтен ташларын берьюлы минем бакчага ыргыта? Турысын әйткәндә, ник тыгыла безнең механизациягә? Прицеп янында очрашу кирәксез һәм күңелсез булырга чамалый. Юк, килмәсен әле ул бирегә үк... Көтмәгәндә һәм бик кыю башланган һөҗүмне үзеннән читләтергә ашыга егет: — Мин бит берәр слесарьны күрергә дип кенә сораганпем. Әйе шул, прицеп бераз имгәнә язды. Менә монда, заводка җнтәрәк кенә. Баганага орынып. Мастерской-фәлән бардыр ич? Шуны әйтсәгез — бик җитә. Ә үзегез... Ә үзегез каравыллагыз. — Мастерской да бар, слесарьларыбыз да аз түгел. Ләкин бар булган өчен генә техника ватарга димәгән. Хәзер инде егетебез баягы бер «бабае» өчен, ун тапкыр «абзый» яки «абый» дияргә риза. Чөнки аның каршысына яше илле тирәсе, сакал-мы- егын чипчиста итеп кырган бер кеше килде. Бер дә юк белән кешенең ачуын шулай кабартырга кирәк булган бит. Күр әнә, һаман туктамый, олтанлы киез итеге белән прицеп көпчәгенә каты итеп тибә-тибә сөйләнә. — Заводка керер алдыннан дисең, ә? Шәрә кыр юлында нинди багана булды икән соң? Чылбырың начар эләктерелгән булган, егеткәй. Карамагансың, юлда терәгең ауган, син аны көпчәккә бәрә-сыдыра чапкансың. Тупса яртылаш өзелгән. Терәкнең башы тәмам кыршылып бетә язган. Ыргагына хәтле купкан бит... Да, дөрес кычкырасың, рәтләргә кирәк. Ә эше шактый. Егет, артын алга әйләндереп, бераз ян га рак авыштырып киелгән кепкалы башын кыюсыз гына күтәрә дә, шомырт кара күзләрен тутырып абзыйга карый. Чыннан да, бөтенесе аныңча, нәкъ ул әйткәнчә булды бит. Әйе, баганасы да сылтау гына, чылбырның да юлда ук ычкынуы хак. Егет карамады, игътибар итмәде. Ә заводка җнтәрәк туктагач, инде соң иде. Кәкрәйгән терәк, кыймылдамаслык булып, пар көпчәк арасына кысылып калган. Сыдырылып резина ашалуларын әйтеп тә торасы юк. Тагы шунысы бик дөрес: рәтләү эше шактый гына түгел, хәтта шактыйның аръягына аяк салындырган. Коры кызулык белән дә бернәрсә алдырып булмаячак. Абзыең аидыйдан күренми. Кикрикне салындырып баш ияргә дә мастерской юлын сорарга, ярдәм эзләп чабарга кирәк. — Мастерской якында гына. Әнә теге кран артындагы полигоннан уцдарак. Әйдә, энекәш, бергәләп ашыгыйк, булмаса. Хәзер төшке аш вакыты, слесарьлар чыккандыр. Ничек булды соң әле бу?! Егет нәкъ шуны үтенергә, хәтта ялварып сорарга курка-курка -булса да ниятләп тора иде, ә йөрәккә май булып яткан сүзләр ансыз да әйтелде. Киттеләр. Абзый кеше алдан бара, егет, аның эзенә басарга тырышып, арттай атлый. Егетнең аңа рәхмәт әйтәсе, «бабае» өчен гафу үтенәсе килде. Ничек җаен китерергә дә, нинди генә сүзләр табарга... Мастерскойдан әйләнеп киләләр һәм прицеп янында кайнашалар. Аннары тагын мастерскойга. Терәкне, утта кыздырып, шактый чүкечләргә туры килә. Егет күтәрешә, тоткал ашкан була һәм... күбрәк карап тора. Чөнки ачкычы да, чүкече дә һаман абзый кулында. Мөмкин кадәр тиз атлый, ашыгып гайка бора, бер булсын, ләкин берәгәй булсын дигәндәй салмаклап, тимер суга һәм егеткә, бер «Абзый» булып, бер «Бабай» булып уйлап, «эчен бушата». — Син дә мнн.а «бабай» дидең. Ярый, шулай да булсын, ди. Чөнки сиңа кордаш булырлык оныкларым бар. Алтмышыма аяк басып киләм. Ләкин безнең агай-энене шулай бабайга әйләндереп бик күпләр ялгышалар бит. Юк, синең турыңда әйтмим... Ә ялгышулары хак. Ә без һаман яшь әле. Яканы эзләп, яңаны эшләп яшибез. Якалык икән — димәк, яшьлек ул. Без булган һәр урында яшь шәһәрләр туа, нинди дә булса яшь бер гигант пәйда була, яшь бакчалар чәчәкләнеп кала. Без һәрвакыт сезнең белән, тынгысыз яшьләр белән, булабыз. Миңа Днепрогэсны салышырга, Уралда металлургия каласы төзергә, Әлмәтне күтәрешергә туры килде. Яратып, кадерен белеп башкарылган теләсә нинди хезмәт, миңемчә, кешене үзе яшәртә ул. Әйтергә кирәк, теләсә нинди машина да шулай. Эшләү эштән чыгармый аны, ә кадерсез итү, кирәк чакта кайнар сулышың белән җылыта белмәү, яратып карамау эштән чыгара — тимерне дә менә шулар картайта яки гомерсез итә. Абзый кулындагы «чыбыркы очының» үзенә эләгүен сизенеп, егет дәшмәс була, эшен генә ашыктырырга тырыша. . Ләкин абзый һаман туктамый. — Хикмәт кемнең ничек аталуында түгел, энекәш. Теге кем әйтмешли, мин хоть чүлмәк дисәләр дә риза, тик мичкә генә тыкмасыннар... Ә кәсебем белән чыннан да күптәнге каравылчы мин. Кешеләр саулыгын, машиналар гомерен каравыллыйм. Барысы да һәрвакыт таза булсын, бер минутка да стройдан чыкмасын, туктаусыз эшләп торсын! Чөнки аларсыз төзелеш юк. Алар имгәнсә — эш үрчеми. Механизмның, мотор көченең кадерен белергә безне Днепр плотинасына җилкәдә ташып бетон салган көннәр бик яхшы өйрәтте... Инде алыйк менә синең прицепны. Үзеңчә, кечкенә гариплек, әз генә тоткарлык диярсең, бәлки. Ә нәрсә ул тау хәтле зур, җендәй көчле машинаның бер сәгать тик торуы? Төзелештә ташчыларны бушка көттерү, заводтан бетонны соңгарып озату дигән сүз. Шуның өченме без бу завод төзелешен ашыктырдык? Моннан алты ел элек аның үз нигезен салу өчен Волгоград якларыннан бетон китергән идек. Ә хәзер, менә икенче ел инде, Түбән Кама төзелешенә бездән көн саен меңләгән тонна тимер-бетон, үзе нык, үзе җиңел күзә- нәк-бетон ташыйсыз. Әнә әзер өйләр ясый торган комбинат ходка китәргә тора. Анысы ел саен ике-өч мең семьялык фатир эшләячәк. Төзелеш бетон көтәме? Көтә. Төзүчеләргә торак тизрәк кирәкме? Кирәк. Ник син шуны вакытында түгел, ә, әйтик, бер сәгатькә соңгарып кайтарырга тиеш булдың әле?.. Прицеп, ниһаять, төзәтелде. Соңгы гайканы борганда егет, ирексез- дән елмаеп, үзе дә сизмәстән ниндидер күңелле көй дә сызгырып куйды. Абзый терәкне тагын бер күтәреп, чылбырын үз куллары белән тагын бер эләктереп карады. — Булды бугай, энекәш. Торып утырды терәк. Минемчә, юлына тагын андый-мондый багана үсеп чыкмаса, җәһәннәмеңә чыдарлык^ Ярый, кузгал, юлыңда бул. Синең ашыгасың бар... Ә без менә шулай инде. Каравыллыйбыз. Кара аны, тагын имгәнештән йулМасын... Тизлек яхшы нәрсә ул, ләкин аның эш тоткарлый торганы, бәлалесе кирәкми. Хәзергә хуш! — Хушыгыз! — диде егет һәм, абзыйның кулын тотып селкә-селкә, рәхмәт әйтте. Аннары, кинәт батыраеп, сорап куйды: — Әйтегезче, кем дип белергә сезне? — Иван Иванович. Инженер. Егет аптырап, югалып калды. «Хушыгыз!»ны инде «Иван Иванович» белән янәшә куеп тагын бер кабатлады да, бүтән бернәрсә әйтә алмыйча, машинасын ипле генә кабызып китеп барды. Ләкин алар тагын очрашачаклар, һичшиксез, күрешәчәкләр әле. Егет, мәсәлән, хәзер юлда: «Тагьш ике рейс киләсем бар, бүген үк та бам, Иван Иванович белән бүген үк сөйләшәм әле!» — дип уйлап кайта. Шунда ул үз гаебен инде бәйнә-Йәйнә сөйләп бирер, прицепның бернинди баганага орынмавын боргаланмый-сыргаланмый әйтер. Шунда ул ямьсез кычкырулары өчен, төшке аш сәгатендә үз прицебы белән мәшәкатьләве өчен хезмәт куркынычсызлыгы инженерыннан түбәнчелек белән гафу үтенер һәм аңа тагы бик күп рәхмәтләр яудырыр. Егет уйлана, әмма шунысын башына сыйдыра алмый: «Без сезгә бетон бирәбез. Килегез, алыгыз. Ә синең җимерек машинаңда минем ни эшем бар. Үзегезнең автотрактор колоннагызда баш инженер утырырга тиеш, һәм слесарьлар да җитәрлектер. Имгәк икәнсең — шуларныкы бул...» — дип, бернәрсә дә эшләмәскә булдыра ала иде бит ул. Ә, күрәсез, эшләр ипчеккә борылды. Бәлки, шуннан соң ул иртәнге наряд алганда һәр көн саен: «Мине Чаллыга куегыз, шуннан күзәнәк-бетон ташырга телим!» — дия торган булыр. Алай булуы бик мөмкин, чөнки инженер Иван Ивановичның: «Төзелеш бездән башлана! Ә бетонсыз берни кылып булмый. Шуңа күрә бетонны күпләп һәм тиз ташырга кирәк аны!» — дигән сүзләре егет күңеленә бик тирән кереп утырган иде.- «ЯШЕН ЯСЫЙМ...» Дәфтәр бите ачыла. Аны дүрткел өстәл өстенә түгәрәк тәңкә булып төшкән калпаклы лампа уты яктырта. Бераз түгәрәгрәк, каракуль бөдрәседәй итебрәк сызылган тәбәнәк хәрефләр тар аралы сызыклар өстенә кыл туры килеп, туры басып тезелгәннәр. Бүлмәдә Рита ялгызы гына. Дус кызлары кичке мәктәпкә киттеләр. Аның әле ике сәгать вакыты бар. Караштырасы, искә төшерәсе, теркәп куясы нәрсәләре дә аз түгел. «Беренче курс. Сызма геометрия. Югары математика. Металл технологиясе. Химия. Чит тел. Машина төзелешеннән сызма. Партия тарихы...» Моңа күз төшереп, ул аерым фәннәр буенча лекция сәгатьләрен, контроль эш һәм имтихан тапшыру срокларын күңелендә тагын бер кат яңартты. Аннары югары математика дәресләре бирергә Казаннан килгән укытучының исем-фамнлиясен шул битнең бер кырыена теркәп куйды һәм почта аркылы Мәскәүдән соратып алдырасы бер дәреслекнең исемен күчереп язды. Ә кат-кат караганы, үзенә-үзе кычкырып укыганы — әнисенә язган хат иде: «Фира белән Равилә судына бардык. Икенче номерлы төзелеш-мон- таж идарәсе кызлары. Берсе — Кәрнмуллина, икенчесе — Гобәйдулли- на. Газетага да суктылар үзләрен. Икесе дә — һөнәр мәктәбе тәмамлаган ташчы. Алар идарәсе безнеке белән ярыша. Эшләре кызыксындырды һәм борчыды. Кирәк бит, аена унар көн эшкә йөрмәгәннәр... Иптәшләр суды, минемчә, бик дөрес сүзне әйтте. Мин дә түзмәдем, «Караклар алар!» — дидем. Чөнки үзләрен һөнәргә өйрәтүгә тоткан акчаны һәм кичке укуга дип бирелгән көннәрне урлаганнар. Ә каракның башыннан сыйпамыйлар... Кайберәүләр: «Юкка чәпчедең, алай ук каты бәрелмәскә иде», — дип, миңа кырын караштыралар. Әйдә, теләсә нишләсеннәр, барыбер үземне хаклы саныйм». Шунда ул үзенә үзен ышандыра төшәргә, язганнарын куәтләргә кирәк тапты һәм тагын берничә катгый сүз өстәде: «Әйе, йөз кат, мең кат хаклы мин! Әйттем һәм әйтәчәкмен: караклар алар!» 6. ,с. ә.* .*4 з. Аннары йөгерек каләм шакмаклы кәгазьнең яңа юлларын сырлап кыштырдый башлады. Әнисенә дип шулай, гадәтенчә, көн саен бераз- бераз языла килгән хатны бүген тәмамларга һәм озатырга кирәк иде. «Берсекөнгә—яшьләр өмәсе. Станциядән төзелеш материаллары ташыйбыз. Йөз егерме машина бирәләр. Мин әзер: кпез итекләрем кипкән. җылы чалбарым бар. Бөгелмәдән Круглое Полега хәтле килгән юлны Түбән Камага җиткерделәр. Озакламый ул берничә урынга, комбинатның хәтта аерым цехлары салынган төшкә тармакланып керәчәк, диләр. Кирәк нәрсәңне вагоннан .бушат та ал! Кирәк түгел машина чаптыру, кирәк түгел өмәләр». «Тукта, ашыкма», — диде кыз, язуын беразга туктатып, һәм өмәнең икенчесен, әле кирәк була торганын исенә төшерде. Анысы — киләсе якшәмбедә. Озакламый өлгертеләчәк 32 номерлы йортта спортзал җиһазлыйсы бар. Белдерү инде эленгән иде. «Яшьләр! Комсомолец иптәшләр! Сезгә Идарәнең комсомол комитеты һәм комитет секретаре Зина лично үзе мөрәҗәгать итә: таза һәм матур буласыгыз килсә, киләчәгегезнең кадерен белсәгез, спортзал әзерләшергә килми калмагыз!..» Бу турыда Рита дәфтәренә: «Бармый калмам!» — дигән ике геиә сүзле вәгъдә теркәлде. Күз алдына өмә турындагы шул матур белдерү килгәч, ул үзе дә эшләшергә тиешле Прожектор листогын хәтерләде. Җитди һәм ашыгыч йөкләмә. «Комсомол прожекторы» штабы кибетләрдә һәм ашханәләрдә тәэминат торышын һәм сәүдә барышын тикшергән иде. Анда кимчелекләр дә, тәртипсезлекләр дә шактый күп ачылды. Шүрлекләрдә һәм менюларда, мәсәлән, соңгы арада балык та балык кына күренә. Анысы да түбән сорт консерва гына. Пошмас работникларны яктыга чыгарып күрсәтергә, хәлне тизрәк рәтләргә кирәк. Листок шуны эшләргә тиеш. Нихәтле үткенрәк сүз әйтелсә, күзгә бәреп торганрак сурәт сызылса — шулчаклы яхшырак. Рита, шактый уйлангач, рәсемчегә бирер өчен шундый бер тема сызгалады: консерва банкалары өеме өстендә ОРС начальнигы утыра. Кулында меню кәгазе. «Иртәнге ашка салака. Төшкегә — селедка. Кичен — килька». Аста кыска гына пке сорау: «Шундый менюга үзеңне утыртсак, озак түзәрсеңме? Җәмәгать туклануын яхшыртыгыз дигән бер балык башын тагын күпме чәйнәтергә мөмкин?» Болай ярыйсы гына чыгарыр төсле. Кыз үзе канәгать. Инде вакыт та к^п калмаган икән. Хәзер аның өч-дүрт көн элек башланган бер хатка нокта куясы гына калды. «Кадерле әнкәем! һаман менә шулай җыеп-җыеп кына язам әле. Көн саен бер хатлык хәбәрем дә юк кебек, дөресен әйткәндә, вакыт та артмый. Институтта лекцияләр башланды. Тагын комсомол комитетына сайладылар. Укуны оештыру буенча нагрузка эләкте. Аннары — Прожектор һәм стена газетасы... Ярый, акланып тормыйм, калабызда зур почта булгач, ешрак язармын әле. Ә син, әнкәй, күп итеп, көн дә, көн дә хәбәр сал. Чарджоу ничек яши дә үзең ни хәлдә аяда? Төрк- мәнстан бакчалары әле хәзер дә чәчәктә булып күз алдыма килә. Аму- Дәрьяның аксыл дулкыннары, Каракомның ак саксауллары турында бик еш уйлыйм. Җылы кулың, ягымлы елмаюларың хәтсез сагындырды. Җәйгә Каманы күреп китәргә тагын, тагын чакырам. Ул чакта инде безнең калабызда да яңа, зур йортлар җиде-сигез дистәләп булыр. Безнең идарәбез тулысынча торак төзелеше буенча эшли. Планнарны, мәйдан исәп-хисабын бик төгәл беләбез... Ә бездә күптән инде чатлама суыклар башланды. Чүлдәге афган җилен хәтерләткән җилләр исә, кар 'бөтереп буран уйный. Әмма берсеннән дә курыктым юк! Без бит свар- шиклар. Ут белән эш итәбез. Битлекле булсак та, аны битләрне чеметкән ачы җилдән куркып кимибез, киресенчә, хәтсез эссе яшеннән генә шулай сакланабыз. Нәрсә эшлисен? — Яшен ясыйм! — Сәер һәм матур җавап бит, әнкәй, әйеме? Менә хәзергә шул. Бик каты кочып, яшенле итеп үбеп калам. Синең Ритаң. Ю январь, 1964 ел». Әнә кузгалырга да нәкъ вакыт икән. Күрше тулай торактагы курсташлары тәрәзә шакыдылар. Рита ашыгып мамык шәлен бөркәнде, йомшак чүәген салып җылы ботинкаларын, аннары пальтосын киеп алды да бүлмәдәшләренә: «Бәрәңге пешкән. Кыздырып ашагыз да тиз генә әллн-бәллн. Бүген безнең өч сәгать. Мин сонрак кайтам», — дигән язуны өстәл уртасында калдырып, йөгерәйөгерә диярлек чыгып китте. Тиз генә култыклашып алдылар. Яңа яуган карга шыгыр-шыгыр басып бистәдән калага атлыйлар. Битләргә суык бәрелә. Керфек очлары укмаша башлый. Кашларга, чәчләргә бәс куна. Күзләр каршыда инде чын шәһәрне хәтерләтеп тезелешкән якты утларга карый. Бераз арыда- рак челтәр гәүдәле кран утлары кыймылдавы, салкын күкне терәп куйган якты баганалар — прожектор нурлары күренә. Анда төнге смена- дагылар эшли. Дәшу-тыну юк. һәм бик әйбәт. Әйдә, һәркем үзенекен уйласын, үз хыялы диңгезеңдә йөзеп барсын. Ә Рита, уйланудан һәм хыялланудан бигрәк, тагын шул «тискәре- матур»ы белән бәхәсләшеп атлый. Лекциягез бетүгә килеп алам, озатып куям, дигән... Ник киләсең? Тагын шул. «Калдыр, алмам, бик күпкә китә бит инде бу көне-төне чабулар...» кебек тутык энәләрең белән чәнечкәләргәме? Шулай икән — кирәкми, килмә. Бәлки, тагын минем буемны зифа тал кебек днп, чәчемне ефәктәй йомшак дип, күземне күк дип мактаргадыр? Анысын да күп ишеттем инде. Әгәр: «Чаллыда менә дигән урынымны ташлап артыңнан килдем», — дип тагын бер әйтер булсаң, тыңларга да теләмим. Килгәнсең икән. эшлә. Урының, үзең әйтмешли, аллага шөкер,, җылы. Сәүдәләр бара, счет төймәләрен тарткалый торасың... Эх, йөрәк, йөрәк, тынлата гына алмыйм бит үзеңне. Юкса аның: «Үтенеп әйтәм, калдыр шул математикаларыңны, болай да башлы эштә инде син», — диюләре өчен генә дә күптән битенә төкерергә кирәк иде. Ә мин — әллә чыннан да юләрмен инде — һаман шуны күрергә теләп талпынып торам бит. Нишләптер күңел тарта шуңа. Бәйләнчек, үзсүзле, җитмәсә гагьиг тискәре... Ә барыбер матур, каһәр. Ярын әле дус кызларым бөтенесен белеп бетерми. Төшенсәләр, оятыңнан кая керергә белмәс нден... Ә кызлар белмиме соң! Ачыктан-ачык итеп, тулай торакларга килешеп йөрмәсәләр дә, Ританың ОРС конторасында эшли торган егете барын, күптән таныш икәннәрен вагы-төягенә хәтле беләләр. Икесе дә 1942 елда туганнар. Ританың әтисе нәкъ шул елда сугышта үлгән... Ул 1961 елда, комсомол путевкасы белән, Түбән Кама төзелешенә килә. Башта — өйрәнчек. Бераздан — штукатур. Аннары атаклы «яшенче» Иван Зотов өйрәнчеге һәм, ниһаять, үзе сварщик. Гади, бик тыйнак, оял- чан бер кыз. Менә дигән активист һәм яхшы иптәш. Егете дә шулай ук... Юк... Әйе, егет тә Маргарита Насыйрованы шулап ук белә. Ул үзе дә көздән бирле төзелештә эшли. Хәтта инде фатирлы да. һәркемгә билгеле булганы — менә шул. Билгесезен Рита үзе дә белмичә, үзе дә аңлый алмыйча көздән бирле инде баш вата. Имеш, ашыкма шул укуларың, шул ыгы-зыгылы җәмәгать эшләрең белән. Кыскасы, башлы-күзле булырга ашыктыра. Имеш, аерым яшәүләре кыен. Кызның-сабыр холкы мондый кабалану белән һнч килешә алмын. Ләкин күренеп тора: күңелен күндерүе, үз-үзең җиңүләре дә бик үк җиңелдән түгел аңа. Мәктәпкә алар нәкъ дәрес башланыр алдыннан килеп керделәр. Шәһәрдә беренче бина итеп өлгертелгәи урта мәктәпнең зур залында йөздән артык кеше — Казан химия-технология институтының Түбән Кама филиалы студентлары утыра. Югары математика дәресен тәҗрибәле укытучы Рифгать Рәхмәтуллин алып .бара. Аның чиксез катлаулы интеграллар турында бик гади һәм үтемле итеп оста сөйләвең бөтенесе дә йотылып тыңлый. Рита, бүген игътибарны аеруча туплап, лекторның авызыннан чыккан һәр сүзне ота барырга тырышып утыра. Шулай да бер урында, инде тәнәфес булыр алдыннан, ул: «Әйе, югары математика бик тә катлаулы предмет икән, әмма күңел эше дигән нәрсә аннан да катлаулырак бит әле...» — дип, әлеге егетенә бәйле борчылулары турында уйлап алды. Бу аның: «Туктале, озатып куярга дип килсә килсен, ләкин минем эземне дә күрмәс ул бүген!».— дигән катгый карар кабул итү алдыннан кичереше иде. Әйткән сүз — аткан ук булды. Беренче тәнәфестә ул каладагы тулай торакта яши торган бер дус кызы белән аның бүлмәсендә йоклау турында сөйләште, икенче тәнәфестә псә пальтосы белән шәлен класска алып кереп кунды. Дәрес бетәргә звонок булуга, йөгерә-йөгерә төшеп, арт ишектән генә чыгып шылдылар; «Озатып йөрүчеләргә хәерле төн!» Ә.мма егетнең төне бик үк хәерледән булмаган икән. Бу турыда инде таң атып яңа эш көне башлангач, яшен яктысында сөйләшүдән беленде. — Исәнмесез, товаришлар! Хәерле иртә, Рита. Рита урамда эшли, ягъни, гадәтенчә, тимер җепләрне ут белән ялгап челтәр үрә иде. Тавыш ишетелүгә, күтәрелеп карады, битлеген маңгаена этәреп куйды. Каршысында — кичә аны озатып куясы егет иде. Кыз әкрен генә сәлам бирде. Аннары, әйдә, сайра булмаса, минем бүген егерме биш балкон челтәре бирәсем бар, ашыгырга кирәк дигән- рәк мәгънә белән битлегенә кул тидереп алды. — Ритам, матурым, мин бик борчылып килдем. Кичә дәрестәй дә юк булдың, бистәгә дә кайтмадың. Ә мин төнне сип узасы юлны таптап үткәрдем. Чирләмәгәнсеңдер бит? — Юк, — диде Рита, ашыгып, — менә күрәсең ич, таза-сау... — Күрәм, матурым, күрәм. Иртүк тулай торагыгызга чаптым, китеп өлгергән идең — үзең дә яшендер син. Аннары идарәгез конторына да кереп чыктым. Менә әле хәзер генә чыгып китте, диделәр... Безгә сөйләшергә кирәк, Рита. Юк, ашыкмыйча, бүтәнчәрәк итеп... Кыскасы, әйдә, кичен кинога барыйк әле. Яңа фильм килгән. — Кичкә чаклы күз күрер әле. Ә сөйләшергә мин каршы түгел,— диде Рита, суза төшеп, һәм өстәп куйды: — Килерсең, барырбыз!.. Егет, шул ике сүзне иңнәренә үсеп чыккан пар канат итеп, эшенә йөгерде... «ҮПКӘЛӘШТӘН БУЛМАСЫН...» Төзелешнең әле җәйге клубы гына бар. Ул — төзүчеләр тресты бинасы каршында. Булачак химкомбинат администрациясе өчен җыелма агач детальләрдән эшләнгән йорт белән бергә төзелешмен башлану көннәрендә үк салынган. Зур җыелышлар һәм киңәшмәләрнең бөтенесе, һәртөрле күңел ачу һәм ял кичәләре хәзергә шунда үткәрелә. Яшьләр еш кына, кино караганнан соң, урындыкларны җыеп алып, шунда ук танец мәйданчыгы да ясыйлар. Хор һәм хореография түгәрәкләре, кышкы спорт секцияләре һәм драмтүгәрәк тә шунда эшли. Клубның буш булган, тик торган вакыты бөтенләй юк. Үз ишекләрен ул эшлекле үзәк булып та, культура үзәге булып та һәркем өчеи һәм һәрвакыт киң :пеп ача. Бүген иртән тәбәнәк, зур һәм салкын шул залга төзелештәге барлык участоклар һәм бүлекчәләрнең командирлары җыелды. Көн чамасыз салкын булганга, утырып килгән машиналарының да моторларын сүндермичә керделәр. Партия-хуҗалык активы җыелышы 1963 ел планын үтәүдә өзеклекләр турындагы мәсьәләне һәм киләсе ел эшләренең төп юнәлешен тикшерергә тиеш. Төп өзеклек итеп трестның уз төзелеш ивдустриясен ходка җибәрү тоткарлануы һәм яңа йортларның соңгарып өлгертелүе әйтелде. Шуңа билгеләнгән бик күп акча тотылмыйча кала икән. Менә шуны уртага салып, артталыкның сәбәпләренә һәм сәбәпчеләренә бармак төртеп күрсәтеп, эшне кичекмәстән яхшырта алачак кпнәшләр һәм тәкъдимнәр әйтеп сөйләшү бара. Төзү-монтаж идарәләре начальниклары, инженерлар, участоклардагы партоешма һәм комсомол секретарьлары, прораблар һәм эшчеләр бер-бер артлы чыгыш ясыйлар. Мәскәүдә эшләнә торган проектларга сылтап акланулар да, эшче көчләр җитмәүдән зарлану да булды, машиналарга да шактый эләкте һәм, ахыр чиктә, көннәр салкын, кышка әзерлексезрәк кердек, юлларны кар басты, дип котылырга маташучылар да булгалады. Янәсе, үзебез тырышабыз, чит сәбәпләр генә комачаулый... Аннары автотракторчылар белән төзү-монтаж идарәсе вәкилләре чәкәште, соңгылары белән аларпың субподрядчяклары бәхәсләште — имеш, еш кына берсенең эшен икенчеләре тоткарлый, имеш, аяк чалыш уеннары булгалап тора... Комсомол комитетыннан Рәимов сүз алып яшьләр өмәсен үткәрү планнары һәм аны конкрет оештыру турында белдерү ясаганнан сон, төзелеш нндустриясе базасыннан бик ялкынлы речь белән Панин чыкты. Аның әйткәннәреннән, барысыннан да элек, бөтен төзелешкә бетон һәм тимербетон җитештерәсе базаның әле үзен төзеп бетерү өчен бетой җитмәве аңлашылды. Бишенче номерлы төзү-монтаж идарәсеннән ташчылар бригадиры Петровка сүз бирелә, диелде. Тәбәнәк буйлы, чандыр битле, кайчандыр зәңгәр булган фуфайкасында измә таплары беленеп торган бу ир •уртасы кеше сәхнәгә ашыгып менде дә, кулларын артка куеп, трибуна белән янәшә баскан килеш, әкрен генә сөйләп китте. — Колакларыгызны, иптәшләр, бүтән дулкынга көйләргә туры киләчәк. Панин иптәш каккан барабаннан соң минем тавышның черки безелдәве генә булып ишетелүе бар. Ләкин аны иптәш Панин пшеләр дә тыңласын иде. Минем бригадамда Миңсәрвәр Хәбибуллнна дигән бер яшь хатын эшли. Шөгер якларыннан ул. Лепиногорскнда да бергә эшләп бик күп йортлар салдык. Аның шундый бер сүзе бар: «Май булса, ботка пешерер идек тә, ярма юк...» Лозунг фәлән дә түгел үзе, ә көн саен телдән төшмәс сүзгә әйләнде. Бригаданың хәтта руслары, чувашлары һәм мукшылары да шуны авыз тутырып, бик төгәл итеп әйтә беләләр. Ә иик дисезме? һәр бирмеш көндә диярлек я кирпеч булганын, я измә килүен көтеп простойда утырабыз. Менә шунда инде ал арның берсен ярма итеп, икенчесе!! май итеп искә аласың. Бигрәк тә измәсе зарыктыра. Кирәк хәтлссенең яртысын да алмаган көннәребез бар. Бер дә көлке түгел бу, иптәшләр. Ярый, эшче буш торганы, миң янында тәмәке көйрәтеп утырганы өчен акча да алсын ди. Ә күпме? Сменага 97 тиен. Инде хатыннарыбыз тирги .башлады. Янәсе, шул хәтле таш өйгән өчен акча алай аз килми ул, без акчаны әрәм-шәрәм итеп бетерәбез булып чыга. Тик тордык, эшләмәдек дип аклану турында уйлама да ■— анысы өчен тагын да катырак шелтә эләгәчәк. Шулай булгач, безне бары тик сез геиә яклый аласыз, начальник иптәшләр. Бигрәк тә сез, Папин иптәш, бигрәк тә сез, Иске һәм Яңа измә-бетон узелы җитәкчеләре. Нигә бик юаш җыелыш әле бу? Ни өчен үзебездә бул* ганны кирәгенчә фандаланмаучыларпы, хезмәтне дөрес оештыра алма- ганнарны тиешенчә пешекләмибез? Безнең кара исәпчә, ике шул узел көненә йөз кубометрдан артык измә бирә ала. Шуның көненә алты-җпде кубометры белән минем бригадам гына алтмыш фатирлы йортның бер катын атна эчендә өлгерткәне бар. Бу бит кырык көнгә бер йорт дигән суз’ Ник бирмиләр безгә шул измәне? Димәк, эшләп чыгармыйлар. Эшләмибез икән, җавап та бирик. Җитмәсә тагын көненә ун-унике машиналык измәгә утызар машина алалар. Нигә кирәк мондый күз бәйләү? Без генә түгел, машиналар да тик торсынгамы? Юк, иптәшләр, тик торулар турында мин үз кесәбезне кайгыртып әйтмәдем. Бездә алай уйлаган ташчы юк. Без бары тик эшкә чыгып та әрәм булып утырул арыбызны, кирәккә кулланылмаган көчебезне кызганып сөйлибез. Цементы да тулып ята икән бит. Аяк астыбызда тапталып яткан комны ташып өлгертә алмасыннар инде. ә?.. Башка сыймый бу. Оятын кая да куеп бетерерлек тугел. Әллә йөрәкләрегез цементланып каттымы, бетончы һәм измәче дуслар? йомшак кына тавыш белән каты-каты шелтәләр юллаган, кемгә барып тиясен бик яхшы белеп шундый уклар яудырган бригадирны тыңлап, зал тынганнан-тына барды. Күпләр: «Менә, ичмасам, яра кирәкне, менә әйтә дә соң белеп», — дигән ишарә белән үзара карашып куялар, күз кысышып алалар. Арадан берәү: «Су, су турында да .берәр сүз!» — дпп тавыш бирә. — Су турында да күптән инде бүтәнчә кайгыртырга мөмкин иде. Ул да бит ком кебек үк бушлай бер нәрсә, — дип дәвам итә Петров. — Аяк астыбыздагы җирдән чыга, сузсаң кулың җитәрлек Камада тулып ята. Ә без һаман әле пар юк та, пар җитми дпп зарланабыз. Измә кытлыгын, мәсәлән, беренче чиратта шул пардан күреп сөйлиләр, һәм чыннан да пар аз ул бездә. Әгәр җитсә, менә бу зал да җылытылган булыр иде. Әнә батареялары бар бит. Җитешмәгән пар өчен дә кемнедер шәпләп парларга кирәктер бит инде? Чөнки, нәрсә, нәрсә, ә пар инде Мәс- кәү проектчыларыннан көтеп ала торган әйбер түгел. Аны безгә Казан да бирмәс. Инде хәзер сакал йолкып .мыек ялгау турында. Шул юклы-барлы измәне дә адәм рәтле итеп бүлә белмәүчеләр бар. Мин безнең диспетчерлар турында әйтергә телим. Моңарчы идарә начальниклары яки прораблар АТКдан үзләре машина алып, үзләре измә китертәләр иде. Ә хәзер, нигәдер, аны бик күп урыннарга бер диспетчер илттерә. Машиналарын билгеләү дә, измәсен билгеләү дә бер аның эше. Участокларның заявкаларын бутап бетерүләр яки бөтенләй онытып калдырулар да күп була. Син салкын бетон көткәндә, кайнарын төяп киләләр. Бер үк нәрсәне ун яры ташыган машинаның койрыгын тотулары да бик кыеп. Ышандыра шофер, тагын килергә булып китә, хәтта кайчакта, килүләре хак булсын дип, әле көтеп калган бер ярым кубометр измәнең талонын да тоттырып җибәрәсең. Ә тегендә аны, диспетчер кирәк тапканча, бүтән якка борып җибәрәләр. Билләһи дип әйтәм, үземне шулай бер-ике мәртәбә утыртканнары бар. Минемчә, идарәләр бу эшкә үзләре хуҗа булып калсын иде. Тагын килеп, кирпечне алыйк. Анысы да запас таулар булып өелеп ятмагач, нинди төзелеш инде ул. Кирпечен дә тилмереп көткән чаклар күп була. Әле генә яшьләр өмәсе турында сөйләделәр. Әгәр кирпеч ташырга икән, әгәр сез инде яшьләр түгел дип кире кагулар булмаса — мин дә бөтен бригадам белән чыгам! Чөнки кирпеч — ташчының икмәге ул. Өмә турында шулай дигәч, ана шаулатып кул чаптылар. Бригадир үзе дә нәкъ шунда туктыйсы булган икән: — Менә шул, иптәшләр, — диде ул, залга күз йөртеп, һәм сүзен шулай тәмамлады: — Ләкин үпкәләштән булмасын. Боларны миңа бөтен бригадам намусы әйтергә кушты. «Син коммунист, Николай Иванович, син атказанган төзүче дип йөртеләсең, бар шул җыелышка, сөйлә бернәрсәдән дә курыкмыйча, кулыңнан кытыршы кирпеч белән каты ташны тартып алмаслар әле, измә җитәрлек биреп торылсын», — биек йортларны түбәинәЕ» күтәрүче ташчылар бүген иртән миңа шуны әйтеп калдылар. Мепә мин хәзер шулар янына, үзебезнең алгы сызыкка кайтырга тиешмен. Буш кул белән кайтыр булсам, көткәнебез иртәгә дә кирәгенчә килмәсә — түбәннән бу тавыш югарыракка да ишетелеп яңгырарга тиеш булачак. Кайберәүләргә, бәлки, ошап та җитмәс бу, әмма безнең эшләр яхшырмыйча калмаячак. Җитәр инде, күп көттек. Хәзер аяк терәп таләи итәчәкбез. Партиябез Үзәк Комитетының химия турындагы Пленумы биргәннәрне кайбер яклау һәм булдыксыз оештыручылардан ялварып сорал, теләнеп йөрүләр булмаска тиеш... Җыелышның бөтен барышын үзгәрткән бу чыгыштан сонгы сөйләшүләр кинәт үткенрәк, сугышчанрак төс алды, таләпчәнрәк, килешмәү- чәнрәк рухлы булып китте. Бу — эшлеклелекне, оешканлыкны һәм конкретлыкны таләп итү иде. Чөнки зур төзелеш — барыннан да элек зур эшчәнлек мәктәбе ул. Күктән төшкәнне көтеп ятма, кемдер, ничектер кыймылдатыр әле дип, пошмас җан булып йөрмә, тынгысыз бул, эзлән һәм ничек тә булса яхшырак эшләү чараларын тап. Шунсы күңелле: җыелыш, һәртөрле буш сүзләрне читтә калдырып, Петровлар чыгышы рухында булган бик эшлекле, яхшы шигырьдәгечә итеп кыска язылган карар чыгарды, һәм шуны корал иткән һөҗүмчеләр, иртәнге унберенче сәгатьтә салкын клубтан чыгып, тагын кайнар хезмәткә, үзләренчә әйтсәк, ут сызыгына ашыктылар. (Дәвамы бар.)