Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮЗ КАНЫМ

Кояш инде кичкә авышкан. Каршыдагы өркәч тауларның каралҗым күләгәләре су өстендә салмак .кына тибрәнә. Әйләнә- тирәгә кичке моңсулык иңә; елганың салкынча-дымсу сулышы тарала башлаган вакыт. Пристань инженеры Кәримуллинның алты яшьлөк малае Гәрәй яр буенда яртылай суга баткан иске баржадан ялан аякларын салындырып, бер ялгызы кармак салып утыра. Вакыты-вакыты белән ул, сулышы кысылгандай, авыр сулап куя; күз яшьләрен кул сырты белән сөртеп ала. Менә аның кармагына балык эләкте бугай: моңарчы вак дулкынчыклар арасында тын гына чайкалган камыш калкавыч, җан кергәндәй, кинәт әле бер, әле икенче якка сикереп ала да бөтенләй су астына чумып югала. Бүтән чакта булса, Гәрәй ул юләр балыкны шундук тартын чыгарыр иде дә саңагыннан тезмәгә тезеп куяр иде. Хәзер йсә аның яшьле күзләре берни күрми. Үзе монда булса да, күңеле әллә кай- ларда аның. Җәй башында үлеп киткән сөекле әнисе турында уйлап, аның белән бергә булган кадерле минутларны сагынып утыра иде ул... Шул чак каршыдагы тау өстеннән яңгыравык ачык тавыш белән: — Асыл-гәрәй-й!.. Син кай-да-а? — дип -кычкырган тавыш ишетелде. Бу — Гәрәйнең үги әнисе Фәния ханым. Гәрәй аңа ничек дәшәргә дә белми әле. Әтисе күпме генә үгетләсә дә, әни дип әйтергә һич тә теле тартмый аның. Гәрәй үзенең ничек үги әниле булганын сизми дә калды. Әнисе белән бергә пристаньда эшләүче бу мөлаем хатын аларда элек тә еш кына булгалый иде. Соңгы вакытта ул үткәндә-б ар ганда тагын да ешрак кергәли, өйләрен җыештыра, керләрен юа башлады. Озакламыйча каты җил-яңгырлы бер кичтә ул, кайтып китә алмыйча, кунып калды һәм шуннан соң һаман аларда яши торган булып китте. Тау өстеннән кычкырган тавышны ишеткән кебек булса да, авыр уйларга чумган Гәрәй әле һаман аңына килә алмый утыра иде. Менә үги әнисе тагын кычкырды: — Асыл-гә-рәй-й!.. Әйдә кайт... Әтиең күптән кайтты инде, сине генә көтәбез... Гәрәй, кинәт йокыдан уятылган кешедәй, сискәнеп куйды һәм югарыга каерылып карады. Хәзер Фәния ханым текә тау читенә үк килеп баскан иде. Гәрәй аңа, хәзер кайтам дигәндәй, кулын күтәреп җавап бирде. Аннары кармакка эләккән меокен бәртәсне суга җибәрде дә җиңел сулап кармагын җыя башлады. Әтисе өйдә булгач, димәк, инде аңа да кайтырга мөмкин. Югыйсә, Гәрәй үги әнисе белән икәүдән-икәү генә калмаска тырыша һәм әтисе өйдә вакытта гына өйгә кайтып керә. Әнисез калганнан бирле ул әтисен бигрәк тә якын күрә, гел аның тирәсендә чуала. Гәрәй тик бер К нәрсәне, аның сөекле әнисе урынына бөтенләй чит хатынны өйгә хуҗа иттерүен генә һич тә башына сыйдыра алмый. Телдән әйтелмәгән бу үпкәне әтисе үзе дә сизсә кирәк, өйдә вакытта гел улы белән була, уенчыклар алып кайта, төрле әкиятләр сөйләп аның күңелен ачарга тырыша. Ә бүген аның кәефе бик шәптән түгел бугай. Гәрәй кайтып кергәч,, борылып та карамады, верандада диванга кырын ятып журнал укыган җиреннән генә: — Кем ул анда? Гәрәй, синме?—дип дәште һәм, бер мәл сүзсез ятканнан соң, өстәп куйды:—Ни булды сиңа, энекәем? Барып чакыр- масалар, үзең кайта белмисеңмени?.. Нинди гадәт бу, бер дә өйдә утырмыйсың. Гәрәй, ни әйтергә белмичә, башта үги әнисенә, аннары әтисенә карап алды да, кармагын баскыч астына куеп, кухняга үтте... Ул ашап-эчеп чыкканда, әтисе инде торган һәм ишек алдында әрекмән, кычыткан котырып үсеп утырган койма буендагы җиргә кыек-мыек дүрт казык каккан да иске такта кисәкләреннән өстәл ясап маташа иде. Шунда ук алама гына скамьясыман нәрсә дә әмәлләп куйган. Бу әкәмәт корылманы күреп, Гәрәй хәйран калды. Әрекмән, кычытканнар арасыннан саклык белән генә үтеп, сәер өстәл янына әле алай, әле болай утырып та карады. Аннары өстәлне ошатмавын да әйтеп салды. — Әти, моны кемгә ясыйсың?.. Бигрәк тә начар ич бу, әйбәтрәк итеп булмыймыни? — Әйбәт булырга, кунак өстәле түгел, ә җәза өстәле бит ул... Димәк, шулай алама булырга тиеш тә, һәркем монда утырып ашаудан оялырга тиеш... Аңладыңмы инде? — Менә гаҗәп... Менә бу шәп! Син моны ничек уйлап таптың? — Гәрәйнең бу көтелмәгән әкәмәттән күңеле ачылып китте һәм ул әле генә үзе яманлаган өстәлне тагын да кызыксынып карыичкарый чын күңелдән мактарга кереште: — Алайса бик оста уйлап чыгаргансың, менә= кызык... Әти, монда утыртып кемне ашатырбыз икән соң?.. — Кем дә кем сүз тыңламаса, вакытында өйгә каитмаоа, аны шунда утыртып ашатабыз... Мин соңга калсам—мине, әниең калса — аны,, син калсаң — сине... Шуңа ризамы, сүз куештыкмы? Үги әнисе дә бу хәлгә гаҗәпләнеп веранда ишегеннән карап тора, иде. Әтисе аның сораулы карашына: — Үгет-нәсихәт белән генә бала тәрбияләмиләр... Менә чын педагогика шундый була ул, — дип горур гына җавап бирде һәм хәйләкәр күз кысып алды. Фәния ханым берни дә әйтмәде. Ә Гәрәй, ияк очын кашый-кашый< бер мәл икеләнеп торганнан соң, үзенә бер тәвәккәллек һәм кызулык белән: — Әйдә, шулай булсын, мин риза... Билләһи менә, риза, — диде һәм шундук үзенүзе искәртеп тә куйды. — Әһә, болай булгач, бүтән соңга калырга ярамас, вакытында кайтырга кирәк... Юкса эләгәсеңне көт тә тор. ...Әмма ул сүзендә тора алмады. Иртәгесен үк тагын да соңлабрак кайтты. Ул кармагын һәм жепкә тезгән берничә балыгын күтәреп кайтып кергәндә, өйдә инде күптән ашаганнар иде. Аңа дип ка-лдырылган карабодай боткасы белән бер кружка сөт әллә кайчан суынып беткән һәм әтисе ал арны кичә ясаган җәза өстәленә чыгарып, ак тастымал, ябып куйган иде. Бик ачыгып кайткан Гәрәй, верандага керү белән, өстәл янына килде һәм берни дә юклыгын күреп аптырап калды. Кухняга да кереп чыкты, ләкин анда да ашарга юк иде. Диванда нидер укып яткан- әтисе аңа бүген соңга калып кайткан өчен гадәтенчә ачуланып та тор м астан: — Гәрәй, син ни эзлисең? Ашыйсың килсә, әнә ич, күрмисеңмени? — дип ияген кагып кына җәза өстәленә күрсәтте һәм, кинәт аптырап калган Гәрәйне кызгангансыман, башын чайкап <куйды.— Тормыш шулай инде ул, энекәем, гаепле булсаң, җәзасын да күрергә туры килә... Оныттыңмы әллә, кичә шулай сөйләшкән идек ич... Нинди кыен хәлгә эләккәнлеген Гәрәй хәзер генә аңлап алды һәм әрекмән, алабута белән урап алынган шыксыз өстәл, янына утырып көрсенде дә сүзсез генә ашарга тотынды. Бу минутта ул, хаксызга рәнҗетелгән кешедәй, бик-бик нәүмиз иде, җиңсез соры майкасы эчендә ничектер кечерәеп калгандай күренде. Җәенке кашлары җыерылган, тәлинкәсенә төбәлгән соры күзләреннән менә-менә яшь тама башлар да үзе үпкәләп торып китәр кебек иде. Шулай да Гәрәй сер бирмәде, түзде. Өстәл янында беркем булмаса да, ашап бетергәч, гадәтенчә, рәхмәт әйтте, савыт-сабасын кухняга кертеп куйды, һәм шуннан бирле ул, чакырылганны көтмичә, өйгә гел вакытында кайта торган булды. ...Каты авырудан котылган кешегә акрынлап хәл кергән кебек, Гәрәйнең дә авыр кайгысы көннәр үтү белән бераз басыла төшкәндәй булды. Иске баржа палубасыннан бер ялгызы кармак салып утыруны ташлады. Еш кына дус малайлары белән пристаньга төшкәли, су керә, онытылып уйный башлады. Әмма кая гына барса да. нинди генә күңелле уеннар уйнаса да, әтисе эштән кайтканчы ул инде өйдә була, көн буе күрешми торганнан соң, аны сагынып көтеп ала иде. Соңгы көннәрдә ул әтисе белән бигрәк тә дуслашып китте. Ә тиздән аның әтисе еш кына исерек хәлдә һәм никтер соңга калып кайткалый башлады. Гәрәй аны барыбер яр читенә чыгып каршылый һәм, күзләрен талдырганчы көтеп-көтеп тә кайтмаса, эчке пошыну белән борчылып, күңелсез генә кире кереп китә. Хәер, бер Гәрәй генә түгел, үги әнисе дә аны сәгатьләр буе зарыгып көтә, менә кайта, менә кайта дип, табын әзерләми тора. Ниһаять, икәү генә ашаганнан соң, аңа калдырган ашны әллә ничә мәртәбә җылытып ала. Урам чатыннан кеше күренгән саен, тәрәзәгә карый-карый интегеп бетә. Мондый минутларда аның ачык матур йөзенә борчулы сагыш пәрдәсе өртелә, ягымлы зәңгәр күзләре эчке көенү белән моңсу карый. Гәрәй аны ихтыярсыз кызганып куя, җылы сүзләр әйтеп тынычландырасы, юатасы килә. Бүген аның әтисе бигрәк тә соңгарды. Инде кичке эңгер-меңгер иңеп килә. Иделдә маяклар кабынды. Ә ул һаман юк та юк. Шулай үги әнисе белән верандада аптырап көтеп утырган вакытта ул өстәл өстендә әтисенә калдырган кичке ашны күрде һәм көтмәгәндә башына килгән уеннан көлеп җибәрде. — Тукта, тукта, кызык итик әле без аны... Соңга калган икән, үзен дә шунда утыртыйк... Дөньясын онытып йөрмәсен. Шулай бит, әни,— дип эндәшкәнен сизми дә калды һәм әтисенә калдырган ашны җәза өстәленә күчереп куйды. Аннары бераздан әтисе дә кайтып керде. Күренеп тора, ул бүген дә кызмача. Ишектән кергән шәпкә игътибарсыз гына Гәрәйнең башыннан сыйлап үтте. Ниндидер көйгә сызгыра-сызгыра өстеннән кителен салып урындык артына элеп куйганнан соң, өстәл янына килеп утырды. Аны- моны карап тормастан: — Гәрәй улым, бар әле, әниеңә әйт: ашарга китерсен, — диде һәм, үзенә калдырылган кичке ашны җәза өстәле өстендә күргәч, юка иреннәрен турсайтып көлгәндәй итте: — Ә, шулаймыни... Бүген минем чиратмыни?.. Алайса берни дә эшләп булмый, утырырга туры килер... Башта, шаярган булып, гамьсез генә барып утырса да, бик тиз сөм- сере коелды аның. Ризасызлык белән ашын болгатып алды, нәрсәнедер кашык очына эләктереп карады да тәлинкәсен ачу белән читкә этәреп җибәрде. — Син нәрсә, чебен шулпасы пешердеңмени?! — диде ул өйдән чыгып килгән хатынына. — Алайса мә, ашыңны үзең аша, мин ул көнгә калмаган әле... Иртәгә хәтле ничек тә түзәрмен... Ул башка берни дә әйтмәде. Урыныннан торып, әрекмән яфрагына төкерде дә өйгә кереп китте. Фәния ханым, ни әйтергә белмичә, аптырап калды. Көтмәгәндә чыккан бу күңелсез хәлдән Гәрәйгә дә бик уңайсыз булып китте. Ул урынсызга рәнҗетелгән үги әнисен кызгана, аның каршында үзен гаепле саный иде. Бу кичне ул әтисе янына бармады, йоклар алдыннан аның әкият сөйләвен дә сорамады. Урынына ятып баштанаяк одеял бөркәнде дә тынды... Күзләре йомылып рәтләп йокыга «китәргә өлгергәнче, ниндидер буталчык төш тә күрә башлады... Идел яры буенда ай нурына җылынган ком өстендә кызынып ята, имеш. Бик якында, аяк очында гына йөгерек дулкыннар акрын гына чайкала, үзләре генә аңлаган серле телдә сөйләшәләр, имеш. Вакыт-вакыт алар, үзара -килешә алмыйча, әйткәләшеп тә алалар кебек. Ләкин Гәрәй аларны ишетсә дә, бер генә сүзләрен дә аңламый. Тагын һәм тагын тын да алмыйча тыңлый һәм, ниһаять, каяндыр караңгыдан әтисенең ачу белән: — Ташла син бу алама гадәтеңне, — дип мыгырдаганын ап-ачык итеп ишетте. — Тапкансың үч алу юлы, нинди юләрлек... Әмма белеп тор, мин моңа түзеп тормам... Менә гаҗәп, төш түгел икән, дулкыннар да гөрелдәми икән. Күрше бүлмәдән әтисе белән үги әнисе сөйләшкәне йокы аралаш аңа шулай ишетелә икән... Гәрәй тик бер нәрсәне башына сыйдыра алмый: үги әнисе әтисеннән нинди үч алмакчы була икән?.. Кара син аны, болай мескен генә булып күренсә дә, үзе әнә нинди усал икән... — Әйе, белеп тор, мин моңа юл куймам. Юкса үзеңә үпкәлә, күп сөйләшеп тормам, — дип әтисе тагын кызып китте. — Шигең бар икән, туры әйт, ашны анда чыгарып кыланма, бала алдында мине уңайсыз хәлгә куйма... — Я, зинһар, юкка кызма... Нинди кеше син?.. Эчеп кайттың исә, юкка бәйләнеп тавыш күтәрәсең. Аны мин түгел, Гәрәй үзе чыгарып куйды. Үзегез сүз куешкан идегез ич... — Ә, шулаймыни... Аны котырттыңмыни... Бала кулы белән үч алырга уйладыңмыни... Кара син аны, бик оста иткәнсең... Ләкин белеп тор, мин сиңа баланы бозарга ирек бирмәм. Күңел рәнҗеткеч бу сүзләр Гәрәйнең үзенә әйтелгәннән дә авыррак тоелды, күзләрен яшь томалады. Ә әтисе аның саен кыза һәм зәһәрләнә бара иде бугай... — Малай тирәсендә юхаланып йөрмә, аңа бик өмет баглама син,— дип отыры җикеренә бирде ул. — Син аны миңа каршы котырта алмассың. Ул минем үз каным. Әлегә миңа буйсынып үз итсә дә, үсә төшкәч, барыбер аңлаячак, синнән бизәчәк ул... Син моны белеп тор... Ул бер мәлгә туктап торган арада, стена аша үпи әнисенең, тыны кысылгандай, көрсенгәне һәм күз яшьләренә буылып, үкси-үкси елаганы ишетелде. Аны кызганудан Гәрәйнең үз күзләре дә кайнар яшь белән тулды. Ниһаять, ул түзә алмады. Ни эшләгәнен дә абайламастан, тиз генә урыныннан сикереп торды да күрше бүлмәгә ташланды. Әнисе карават башына сөялгән хәлдә әле һаман тавышсыз гына елап утыра иде. Тәрәзәдән караган ай яктысында Гәрәй үги әнисенең битләренә тәгәрәп төшкән күз яшьләрен ап-ачык күрде һәм йөгереп барып аңа сыенды. Уңайсызланып һәм каушап калган әтисе үз янына чакыргач, рәнҗүле тавыш белән: — Әнигә тимә... Ул гаепле түгел, — диде. — Синең ашыңны мин чыгарып куйдым, миңа ачулан... Әтисе, кинәт телдән язгандай, ни әйтергә белмичә, аптырап калды. Аннары, урыныннан торып ут кабызды, зур ачылган күзләре белән улына хәйран калып озак карап торды һәм үзалдына сөйләнгәндәй: — Әһә, шулаймыни? Баланы миңа каршы котыртып өлгердеңмени?.. Алай булса, мин монда сезнең белән кала алмыйм. Минсез генә торыгыз,— дип әйтте дә, өстенә киенеп, төн уртасында өйдән чыгып китте. Бераздан Гәрәй дә, әнисе дә, аңнарына килгәч, аның артыннан чыгып чакырып та караганнар иде. Әмма караңгыдан җавап бирүче булмады, әтисе өйгә кайтмады. Бу төнне аларның күзләренә йокы кермәде. Төнне авыр сагышлы уйларга чумган хәлдә үткәрделәр. Дөньяда иң якын һәм ышанычлы кеше булган әтисенең шундый гаделсезлеген һәм ташлап чыгып китүен һич тә башына сыйдыра алмый, аның сабый йөрәге, каты кул белән кысылгандай, өзгәләнеп сызлый иде. Хәер, иртәгесен эштән соң кич белән аның әтисе туры өйгә кайтты. Сүзсез генә ашагач-эчкәч, газета-журналларын карагандай итте, әмма көндәгечә бирелеп укымады. Нәрсәдер эзләгәндәй, әле берсен, әле икенчесен ризасызлык белән аннанмоннан гына актарды да барысын да өстәл өстенә ташлады. Аннары берни дә булмаган кебек: — Гәрәй, әйдә домино сугып алыйк әле,—дип улын дәшеп алды һәм ике арада туган салкынлыкны уен белән таратырга тырышты. Башта бераз уңайсызланыбрак торса да, тиздән Гәрәй дә мавыгып уйный башлады һәм откан саен ихлас күңелдән шатланды... Ләкин шулай да кичәге вакыйга аның сизгер күңелендә бер салкын күләгә булып калды.