ҮР АРТЫНДА ЯҢА ҮР БАР
Юл язмалары
Азнакай урамнарында боргаланып-сыргаланып алгач, аксыл- зәңгәр төстәге зур, матур автобус төньяк-көнчыгышка таба сузылган асфальт тасма буйлап чаба башлады. Бу юл Ты- мытыкка. янәшәмдә утырган җор карт әйтмешли, «Авангард» колхозының «башкаласына» илтә. Нефтьчеләр поселогыннан чыгып җитүгә диярлек үр башлана. Монда машиналар акрын йөри. Автобусның зур тәрәзәләреннән тирә-юньне күзәтергә, җир өстенә көз алып килгән бизәкләрне иркенләп карап барырга мөмкин. Моннан җиде-сигез ел элек бу урын шоферлар телендә «нәгъләт базы» дип йөртелә иде. Сәбәбе бар: аннан елның кайсы вакытында гына узма — һәркайчан тау итәгендә дистәләрчә машиналарның, хәлсезләнгән арысландай үкерә-үкерә, пычракка батып ятуларын күрергә була иде. Ә хәзер алар, Сәпәй тавына сәлам дә бирмичә, җәһәт кенә үтеп китәләр. Тау буйларында баганалар челтәре: телефон, радио, югары көчәнешле электр линияләре уза моннан. Аларның баганалары әкияттәге Алып батырны искә төшерәләр. Әйтерсең, җилкәсенә кеше күтәрә алмаслык йөк салган да, ул баһадир каядыр ашыга, автобуска каршы йөгерә шикелле. Ул да булмый, күз алдыннан ап-ак резервуарлар, нефтьчеләр җиһазландырган төрле корылмалар йөгереп уза. Матур як, бай як! Мул игенле һәм «кара алтынлы» яклар! Автобус, Сәпәй тавын артта калдырып, тигезлеккә чыкты. Сул ягыбызда ямьяшел уҗым, уңда— каенлык. Карасана, шул кечкенә каенлыкта нихәтле бизәк! Яшь, нечкә, төз (каеннарның ак кәүсәләренә алтын йөгерткәннәрмени! Яфраклар төрле төстә: яшел, сары, кызгылт. Көзге җилдә тирбәлә-тирбәлә, алар әллә ничә төскә керәләр. Бер карыйсың, алтынсу-кара, икенче карыйсың, аксыл-кызгылт буяулар өстенлек итә. Ул да булмый, бөтен буяулар бергә буталып, тел 'белән аңлатып булмастай матурлыкка әвереләләр. Туңга сөрелгән җирләр. Салам эокертләре. Әле кайчан гына бу җирләрдә бодай диңгезе дулкынланган, арыш башаклары шаулаган, кукуруз сабаклары кояш нурмын эчкән. Шофер кабинасындагы радиоалгычтан «Соңгы хәбәрләр тапшырабыз», дигән сүзләрне ишеткәч, барыбыз да колакларны торгыздык. Әйдә, сөйлә, Мәскәү, дөньяда нинди яңалыклар бар... «Татарстан колхозлары һәм совхозлары дәүләткә ашлык сату буен А ча алган йөкләмәләрен үтәделәр. Ватаныбыз амбарларына 56 миллион пот ашлык озатылды...» Алда ап-ак ферма биналары, кичке кояш нурларында аксыл-кыз- гылт булып ялтырап торган шифер түбәләр .күренде. — Тымытык шушы инде, — диде бабай, автобустан төшкәч. Аннары көлемсери төшеп өстәп куйды: — Килгән-килгән Фәтхинур дөясен күреп китегез... — Нинди нәрсә соң ул, бабай? — Күз -күрмәгән, колак ишетмәгән нәрсә ул,—дип, ул дөньяны күн күргән эшләпәсен басыбрак киде дә бер тыкрыкка кереп югалды. Гаҗәеп -матур тәти күреп тә, шуны кулга төшерүдән гаҗиз булган сабый төсле, нәүмизләидем дә калдым. Нинди дөя? Күз күрмәгән, колак ишетмәгән үзе!.. Юк ла, шаяртып кына әйткәндер бабай. Колхоз «башкаласының» асфальтка төренгән үзәк урамы буйлап правлениегә таба атлыйм. Як-якта кибетләр тезелеп киткән: культмаг, сельмаг, азык-төлек кибете, вак лареклар, ашханә... Хуҗалык товарлары кибетеннән ир уртасы бер агай телевизор күтәреп чыкты... Культура йорты янында бизәкле афиша: «Бүген кино. «Евгений Онегин». Начар түгел бит! Телевизор сатып алабыз, кинода булса да классик опера тыңларга мөмкинлегебез бар. Бу—бүгенге авыл. Бу — бүгенге кешеләрнең тормышы. Тымытыкта миңа моңарчы да булгаларга туры килгәләде. Минем өчен ярыйсы ук таныш авыл бу. Әмма яңалыклар, үзгәрешләр күп икән. Соңгы елларда авыл җыйнакланган, төзекләнгән. Яшеллек арткан. Яиа өйләр, яңа капкалар күп. Урамнар көлеп тора. Колхоз правлениесе. Игътибарны рәшәткә буендагы махсус урынга беркетелгән зур фоторәсемнәр җәлеп итте. Күп алар—үткен карашын сиңа төбәп, ачык йөз белән елмаючы рәсемнәр. Алар өстендә кызыл хәрефләр җемелди: «Безнең маяклар». Бу тирәдән аларга күз салмыйча үтә алмыйсың. Ә күз салсаң, алар сиңа эндәшәләр шикелле: — Кырга чык, фермаларга кил! Шунда безне очратырсың, ничек эшләвебезне күрерсең... Басудан тракторлар гөрелтесе ишетелеп тора. Анда кукурузның соңгы гектарлары урыла, хуш исле силос курганнары калка, шикәр чөгендере машиналарга төялә, икенче икмәк — бәрәңге дәүләткә озатыла. Кыскасы, кырлар киңлегендә хезмәт кайный әле. Эш азайган, ләкин киеренкелек кимемәгән. Шул киеренкелекнең чагылышын правлениедә үк күрергә мөмкин, йорт алдына машиналар, мотоцикллар килеп туктый. Кешеләр, ашыга-ашыга, ниндидер кәгазьләргә кул куйдырып китәләр. Бухгалтериядә счет төймәләре бии. Колхоз кырларыннан дәүләт амбарларына, артель келәтләренә', силос өемнәренә туктаусыз агып торган байлык чишмәсенең кыйммәтен биредә билгелиләр. Монда гектарлар тонналарга, центнерларга, ә соңгылары сумнарга әверелеп, колхоз кассасына керә. Артель председателе Газиз Кәрамуллин идарәдә юк иде. • — Дуңгыз фермасында, бугай,—диде экономист Хөршидә Рәшито- ва. — Кайчан кайтырын да белмибез. Ул кайтканчы экономика белән таныша торырсыз, бәлки. Менә боларда, — Рәшитова өстәлдә өелеп яткан кенәгәләргә ымлады, —колхозның үткәне дә, бүгенгесе дә ярылып ята... Председательне табып, тизрәк кырга чыгасы килсә дә, бүтән чара юк иде. Сәхифәсе саен уннарча графа,, графасы саен йөзләрчә сан тулы кенәгәләр актарырга керештем. Саннар диңгезендә йөзүләре бик җинел s* түгел икән. Шулай да, үземә кирәкле «балыкларны» эләктердем буган. Аларның иң зурысы—7831. Бу — «Авангард» ;колхозының сөрү җирләре, гектарлар исәбе. Саннар диңгезендәге барлык «китлар» шуннан туа. Экономиканы диңгез дип атаганбыз икән инде, ул диңгездә колхозның нинди җилкәннәр киереп йөрүен, алга баруын да әйтеп үтик. Төп җилкәннәр өчәү: яңа чәчү әйләнеше, хуҗалык исәбе һәм хезмәткә җитештерелгән продукция күләменә карап түләү тәртибе. Шул җилкәннәрнең өчесен бер юлы киереп, «Авангард» колхозы алга барышын елдан-ел тизләтә, «китлар»ның һаман зуррагын эзли һәм эләктерә. Быел колхозда бодайны гектардан 13 центнердан артык алганнар. Арыш, борчак, кукуруз уңышы да начар түгел. Артель дәүләт амбарларына 39 мең 150 центнер ашлык озаткан. һава шартларының кирле-мырлы булуын искә алсаң, бу уңыш начар түгел. Быелгы яз колхоз басуларына елмаеп карамады. Яңгыр көткәндә— тамчы да таммады. Ә көтмәгәне килде: кайбер участокларны боз сугып китте. Шуның өстенә җәе дә игелек күрсәтмәде. Ләкин тырышлык, оешканлык,,бердәмлек табигать кырыслыгыннан өстен чыкты. «Авангард» колхозының бөртекл ел әрдән кереме быел узган елгыдан шактый артык. Быел «Авангард» колхозында 1375 гектар 'мәйданда борчак чәчкән булганнар. Язның тискәрелегенә, җәйнең кирелегенә карамастан, бор- чак-баһадир бирешмәгән. Гектардан 14 центнердан артык — уңыш шундый. Әлбәттә, бу сан үзе генә борчакның «кит», булуын исбат итми әле. Моның өчен икенче сәхифәгә — «Рентабельлек дәрәҗәсе» дип исемләнә торган таблицага күз салырга кирәк. Ул сәхифә бик ачык әйтә: борчак иң файдалы, иң рентабельле культура. Чагыштырып карыйк: бер центнер бодай җитештерү өчен колхоз 2 сум 31 тиен сарыф итә. Ә аны дәүләткә сату бәясе — 8 сум 50 тиен. Табыш 6 сум 19 тиен. Сүз дә юк, начар түгел. .Ләкин борчак белән чагыштыра башласаң, бодайның «кәрлә» булуын күрәсең. Бер центнер борчак җитештерү өчен колхоз кассасыннан 3 сум чыга, ә дәүләткә аның центнерын 21 сумга саталар. 18 сум табыш! Колхозга бу баһадир китерә торган керем соңгы өч елда 10 тапкыр арткан. «Авангард» колхозының отчет саннары диңгезендә мондый китлар бер борчак кына түгел. Кукуруз бар, киндер бар, шикәр чөгендере бар. Мин шул «кит»лар белән танышып утырганда, председатель үзе кайтып керде. Үзе турында сүзгә үтә саран булып чыкты ул. Комсомолда, партия аппаратында эшләгән, партия мәктәбен тәмамлаган. Алтмыш икенче елның февраленнән бирле шушы колхозда председатель. Сөйләшә торгач, Кәрамуллин ул елда колхозның урта кул хуҗалык булуын искә алды. — Бөртекл ел әрдән 12 центнер уңыш алынган иде. Алтмыш өчтә ундүрткә күтәрелде. Күтәрелде! Әйтүе җиңел, ә ничек күтәрелгән. Җилсез яфрак селкенмәгән кебек, уңыш та үзеннән-үзе генә килми бит. Бу турыда сүз кузгалгач, председатель азрак ачыла төште: — Алтмыш икедә чиста парны бетердек... Биләүле парның өстенлеге шунда: ул җирне буш яткырмый. Икенчедән, җир бер үк вакытта эшли дә, көч тә туплый. Борчак аңа көч тупларга булыша. Председатель плащын чөйгә элеп, папирос кабызды. Яңадан өстәл артына утырып, сүзен дәвам итте: — Узган ел бик үзенчәлекле, гыйбрәтле булды. 75 мең 50 центнер бөртекле ашлык җыеп алдык. Биләүле пар безгә 10 мең центнер өстәмә ашлык бирде... Шулай итеп, яна система үзенең өстенлеген беренче елда ук раслаган. Быел да аның җимешләре күз алдында, бүләге мул. # * «Газик» икенче бригада басуына килеп туктады. Без машинадан төштек. Тирә-юньдә көзге моңсулык. Игеннәр инде урып-җыелгаи, җирләр тунга сөрелгән. Тик бер участок кына әле һаман яшелләнеп тора. — Киндер ул, — диде Кәрамуллин.— Без аны быел беренче тапкыр иктек. Доходлы культура... Киндер участогы белән янәшә генә тары чәчелгән булган. — Аның үзенә күрә тарихы бар, — диде Кәрамуллин.— Ул участокка без чөгендер чәчкән идек. Боз сукты. Ник бер шытым калсын, ялап алгандай булды. Җирне буш яткырмас өчен, соң булса да, уң булсын дип, участокка тары чәчтек, һәр гектардан егермешәр центнер алдык... Машина кузгалып китте. Председатель, шоферга акрынрак барырга кушып, папирос кабызды. — Д1енә монда, — диде ул, сул якка, туңга сөрелгән җиргә күрсәтеп, — «Харьковская-46» сортлы бодай гектарыннан 28 әр центнер бирде. Киләсе елда аны күбрәк чәчәргә булдык. Шуның өстенә, тәҗрибә дә үткәрәбез. Сынау өчен, быел ңөзге бодай чәчеп калдырдык. «Миро- новская-808» сортлы. Украин дуслар бүләге. Безнең җирдә дә әйбәт уңыш бирер дип уйлыйбыз... Аннары тагын, Башкортстаннан кайтарылган борчакны да сынап карарга исәп. «Шешминский» сортлы... Кәрамуллин төрле сортлар чәчеп, сынаулар үткәрүнең уңай һәм файдалы яклары турында •сөйли башлады. Болай эшләү җирле шартларда кайсы сорттан күбрәк уңыш алынуын практикада билгеләргә һәм иң яхшы сортларны районлаштыруның дөрес юнәлешен табарга мөмкинлек бирә. — Безгә иң кирәклесе, — диде председатель,—сортның уңдырышлы булуы. Әйтик, «Харьковская-46» быел 28 әр центнер биргән икән, без инде аңа ныграк ябышачакбыз... Машинабыз Күктә кә авылындагы бригада кырларыннан җилдерә. Менә тар гына урман полосасы. Янәшәдә—уҗым басуы. Матур, тигез булып тишелгән, тоташ хәтфәсыман күренеп, күңелне сөендерә ул уҗымнар! Менә без тагын правлениегә кайттык. Председатель, яңа килгән газеталарны караштырырга кереште. Идарә газетасы — «Маяк» сөенечле хәбәр китергән: урыпҗыюда һәм дәүләткә ашлык сатуда ирешкән уңышлары өчен «Авангард» артеле республика Почет тактасына кертелгән. Ишек шакыдылар. Кабинетка бер карт килеп керде. — Ни йомыш, бабай?.. — Бер йөк салам кирәк иде, Газизулла энем, — диде карт, тәкъдим ителгән урындыкка утыра-утыра. Председатель бабайның хәл-ә.хвален сорашып, азрак гәпләшеп утырды. Аннары, аны ияртеп, бухгалтерия бүлмәсенә кереп китте. Кабинетка кереп кенә чыккан бу карт кай ягы беләндер миңа автобуста очраган бабайны хәтерләтте. Әллә эшләпәсе инде... Кылт итеп, аның соңгы сүзләре искә төште: — Фәтхинур дөясен күрми китмә! Кәрамуллин кергәч, шул турыда сорашырга ниятләп куйдым. Ләкин бу юлы «дөя» турында сүз башлау җае чыкмады. Чөнки председатель, кабинетка бик ашыгып керде дә, телефонга тотынды. — Болытица кирәк иде... Кем бу?.. Исәнмесез!.. Сүз барышыннан аңлап алдым: Газизнең әнисе чирләп киткән. Шуның хәлен белергә шалтыраткан икән. Мондый чакта ничек инде «дөя» турында сүз кузгатасың. Мин бөтенләй икенче нәрсә хакында уйлап утырдым: председатель эштә — кырда, фермада йөргәндә, төрле киңәшмәләрдә утырганда, бик җитди. Борчылуын да, шатлануын да, уңышлы башкарылган эшкә соклануын да тышка чыгармый ул. Беренче карашта шактый кырыс һәм коры булып күренгән шушы кешедә нихәтле күңел җылысы, кешеләргә ихтирам һәм мәхәббәт хисе ята икән. Председатель телефонда сөйләшкән арада 'кабинетка ике кеше килеп керде. Берсе — урта буйлы, икенчесе — төз һәм озын гәүдәле. Кәрамуллин аларны каршыларга торды. Урта буйлысы — җәйге пальто өстеннән башлыклы кожан кигәне — Әлмәт производство 'идарәсенең Тымытык зонасы буенча инспектор-оештыручысы Хәмит Харисов иде. Ә икенчесе — зонада чөгендер игү буенча белгеч, агроном Әсгать Хәмидуллин. Хәмит Харисов колхоз партия оешмасының отчет-сайлау җыелышын үткәрүгә әзерлек эше белән килгән. Зур эш, җаваплы эш. Колхозда 130 коммунист. Шундый зур отрядка җитәкчелек итү өчен лаеклы кеше табарга һәм аны колхоз партия комитеты секретарьлыгына тәкъдим итәргә кирәк. Бу мәсьәләдә председатель үз фикерен әйтергә тиеш. Әсгать Хәмидуллинны колхозда шикәр чөгендерен алуның барышы кызыксындыра. Транспорт җитмәвен белгәч, ул телефонга ябышты: — Әлмәт. Әлмәт. Автохуҗалыкны бирегез... АТХны дим... — Болай гына булмас, — диде аңа Кәрамуллин.— Тиешле урыннан АТХны азрак селкетеп алыгыз. Озакка түгел, дүрт-биш көнгә генә машиналар җибәрсеннәр... Тиздән чөгендерне бетерәбез... Инспектор-оештыручы да, агроном да автохуҗалыкның «тузанын кагып алырга» вәгъдә иттеләр: — Машина булыр, иптәш Кәрамуллин. Көн болытлы һәм салкынча иде. Җил шактый көчле. Без, бригадир ярдәмчесе Вәрис Харисов белән, аның тимеркүк ат җигелгән тарантасына утырып, чөгендер алучылар янына киттек. Вәрис ярыйсы ук сүзчән кеше булып чыкты. Юл уңаенда колхозның, бригаданың эше турында шактый мәгълүмат бирде. — Биләүле парга күчү — беренче адым гына. Аның рәтен-җаен бел- мәсәң, уңыш көтмә, — дип башлады ул.— Кайбер колхозларда болан уйлыйлар: биләүле пар җирләрендә уңыш түбән була, янәсе. Әкият! Без төрлечә сынап карадык инде... ’ Күктә кояш күренде. Кыска гына вакытка бөтен җир яктырып алды. Харисов рәхәтләнеп е л м а й д ы: — Оялчан яшь киленмени... Кояшны әйтәм... Көнгә -ике тапкыр гына күренә. — Аннары, өзелгән сүзне ялгап җибәрде: — Ике участокта бер үк сортлы арышны төрлечә чәчеп карадык без быел. Борчактан соң сөреп чәчелгән арыш җирен аркылыга-буйга ике тапкыр катокладык. Уңыш 14 центнер булды. — Ә икенче участок ничек? — дип сорадым мин, түземсезләнеп. — Анысын сөрмичә, борчактан соң, дискалап кына чәчкән идек. Унар центнер гына булды. Димәк, сөреп чәчәргә кирәк, — дип нәтиҗә ясап куйды ул. — Мин «Алга» колхозының бригадиры белән дә сөйләштем. Ул да шулай, ди. Әлбәттә, чәчү нормасын дөрес билгеләү дә бик әһәмиятле. Хуҗалык исәбе белән эшләгәндә алныартны уйламый ярамый. Файдалы культуралар игү, уңышны күтәрү—хуҗалык исәбенә яшәүнең төп шарты бит ул. Чөгендер җиренә кергәч, тарантастан төштек. Өч япьле сәнәк белән арбага чөгендер төяүче абзый янына килдек. Ул инде илленең аръягында булса кирәк. Шулай да беләгендә көч, йөрәгендә дәрт бетмәгән икән. Без "килгәнне күргәч, абзый сәнәк сабына таянды. — Нишләп машина бирмисез? — Картның беренче сүзе шул булды. Ул ачулы иде. Харисов көлеп җибәрде: — Машиналар да хәзер килеп җитәр, Хәкимҗан абзый. Әлмәттән икәү, үзебезиекеләр 'икәү. «Алай булгач, сүзем бетте» дигәндәй, Хәкимҗан абзый яңадан эшкә тотынды. — Чөгендере дә чөгендере! — диде ул, чәйнек хәтлесен кулга алып. — Шикәр генә бит. Менә карагыз... Карт өемнән мке чөгендер алып, бер-берсенә суккалады: — Җырлап торалар бит, җырлап!.. Шул .вакыт, юлның икенче ягында чөгендер алучы сары яулыклы хатын бригадир ярдәмчесенә кычкырды: — Машина буламы? — Була, була, — диде Харисов, аңа таба атлый-атлый. Сара Галиева — сары яулыклының исем-фамилиясе шулай иде — кышын сарык карый, ә яз һәм җәй айларында чөгендерчеләр арасында эшли икән. Быел аңа ярты гектар чөгендер җире бүлеп бирелгән. Шуның ,күп өлеше инде алынып, өемнәргә салынган. Эше күп чөгендер алуның: йолкырга, сабакларын кисәргә, стандарт булырлыкларын бер өемгә, ә бүтәннәрен икенче өемгә салырга кирәк. — Өч көннән бетәр, — диде Галиева, алда яшелләнеп утырган рәтләрне күздән кичереп. — Көннәр генә аяз булсын инде... Аннары ул, кулын быргы итеп, күршесендә эшләүче хатынга кычкырды: — Кафияттәй, сиңа кайтырга вакыт... Балаң көтәдер инде. Без тарантаска таба атладык. Мин күңелдә сүз белән аңлатып булмаслык күтәренкелек тойдым. Әллә инде менә шушы кешеләрнең — яшь йөрәкле карт Хәкимҗан абзыйның, сары яулыгын җилфердәтеп эшләүче Сара ханымның, миңа билгесез Кафияттәйләрнең дәрте, тыйгысызлыгы өстәлдеме йөрәккә, рухланып, бөтен кырны яңгыратып, кычкырасым килде. Кычкырмадым, ләкин Хәкимҗан бабайга әйттем: — Аяз көннәр, бетмәс көч сезгә!.. — Рәхмәт! — диде Хәкимҗан абзый. Урам башында каршыбызга бүрәнәләр төялгән атлы арба янында салмак *кына атлап килүче ике кеше чыкты. Харисов аларның берсен кычкырып туктатты: — Нихәл, Кәбир. Эшләр тәгәриме? — Майлагандай, — дип җавап бирде тегесе. — Ремонтлыйбыз. Кәбир Габдрахманов — комбайнчы. Хәзер терлек абзарларын ремонтлауда эшли икән. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», дип халык нәкъ менә шундый егетләр турында әйтә торгандыр инде. Харисов миңа икенче төрлерәк итеп әйтте: — Тракторны тезгенли, комбайнны йөгәнли. Балта тотса— коеп куя, чүкеч алса — очкын чәчрәтә. Кыскасы, белмәгән һөнәре юк. Хәтта, сунарчы да. Бригадир ярдәмчесе белән чөгендер алучылар янында йөреп, прав- лениегә кайтып керсәк, безне сөенечле хәбәр белән каршыладылар. Республиканың дәүләткә ашлык тапшыру һәм сату йөкләмәсен үтәве уңае белән Казанда митинг буласы икән. Кәрамуллин шунда китәргә жысна иде. Ул яшәреп киткән: кырынып җибәргән, килешле костюм кигән' Бәйрәмгә бара ич, республика игенчеләренең җиңү бәйрәменә! Председатель юлга әзерлек ыгы-зыгысына чумган минутларда мин дә үз «хәсрәтемә» чумдым. Әлеге дә баягы бер бетмәгән ’ «дөя» инде. Чынмы, ялганмы ул — беләсе иде бит. Колхоз парткомы секретаре иптәш Харрасов күрсәтер әле дип, председательгә бу хакта ләм-мим эндәшмәдем. * * й; Басуда киндер көлтәләре әвеннәргә өелгән. Хәзер аны суга башлаганнар. Молотилка бер әвенне сугып бетерә дә икенчесенә күчә. — Молотилкабыз стационар иде, механизаторлар аны күчмә итеп үзгәрттеләр. — Бригадирның тавышында «бел син безнең егетләрне» дигәнгә охшаган аһәң бар иде. — Әнәс Гарипов белән Вәзетдин Бәд- ретдинов эше бу... Гади генә нәрсә—кипдер молотилкасын күчмә итеп кору — дистәләрчә центнер кыйммәтле орлыкны саклап калырга юл ачкан. Киндер көлтәсен ташып суга башласаң, ярты орлык җирдә калыр иде. Ә бо- лай — югалту юк. Менә кайда ул — кул көче белән акыл көченең берлеге, дип уйлыйм мин. Киндер молотилкасына сварка ярдәмендә беркетелгән рельсларга карагач, ихтыярсыздан, шундый уй туды: әйтерсең, механизаторлар тимергә-тимерне түгел, кул көче белән акыл көчен эретеп ябыштырганнар, гомергә купмаслык 'иткәннәр. — Безнең егетләр мондый нәрсәләргә оста, — диде'партия оешмасы секретаре Харрасов. — «Дөя»дә ясап куйдылар алар. Ниһаять, дөя! Кайда ул, нәрсә ул? Сораулы карашымны сизеп, Харрасов елмайды: — Хәзер шуны күрергә барабыз... Мин мотоцикл янына атладым. Ләкин бригадир да, секретарь да ашыкмыйлар иде. Харрасов әвеннән бер көлтә алып, киндер буен үлчәргә кереште. — Миннән биек бит бу, егетләр!.. Беләсеңме, Мирсәет, киләсе елга 100 гектар чәчәбез аны... — Харрасов мотоциклга якынлашты. Рульга Сабиров утырды. — Кыенрак булыр бит, — диде ул, мотоциклны кабызып. Кузгалып киттек. — Кыенрак булыр дисеңме? — Секретарь, гаҗәпләнеп, Сабировка карады. — Стоп, Мирсәет!.. Мотоцикл туктап җитүен дә көтмәстән, Харрасов сикереп төште. «Бишек» артындагы ящиктан калын китап алып, Мирсәет алдына куйды. — Менә кара. — Харрасов китап битләрен актара башлады. — Болар нәрсә? Киндер комбайннары бит болар. ҖСК-2/1 маркалы. Бүтән төрләре дә бар. Менә монысы киндерне ура да, көлтәгә дә бәйли. Безгә шулар кирәк. Тотабыз да заводына язабыз. — Ә җибәрмәсәләр?.. — Җибәрерләр. Җибәрмәсәләр, үзебез барып чыгарга да күп алмабыз. Харрасов бөтен уйларын бер сулуда әйтеп бетергән шикелле, тынып калды. Аннары «Авыл хуҗалыгы машиналары» белешмәсен ящикка ташлады. — Киттек... Ферманы узып бераз баргач, ниндидер мотор тавышы -ишетелде. Харрасов шул якка таба атлады. Без аңа иярдек. Каршыбызда ерактан караганда чыннан да дөягә охшаган машина тора иде. Аның алгы өлешендәге мотор дөянең өскә сузылган муенын хәтерләтә, ә арттарак, зур бак өстенә куелган кечкенә савыт —нәкъ дөя үркәче. Парторг аның зур багына суккалап алды: _ Эшләмәгән эше юк бу «дөя»иең. Тирес сыекчасын җыеп ала, басуга илтеп сиптерә... Сабиров та аңа кушылып, «дөя»псң эш сыйфатларын саный башлады: — Уҗым тукландыруда эшли, яшелчәгә су сиптерә. Хәтта салам да жыя ала. Волокуша белән җиһазландырылган ул. — Быел бөтен саламны ул җыеп бетерде бит, Мирсәет, — диде секретарь. — Эскерт өясе җиргә тау-тау этеп китерә... Аның универсаллыгы күрше-тирәгә дә билгеле инде хәзер. һәм Харрасов «дөя»нең ничек дөньяга килүе, аның даны таралу турында сөйләп бирде: — Борчакка корт төште быел. Самолет чакырттык. Очучылар — төгәллекне ярата торган халык бит — безгә шарт куйдылар. «Без 17 минут саен төшәчәкбез. Агулы химикат әзерләү өчен су күп кирәк булачак. Тәэмин итегез». — Без аларга шушы насосны күрсәттек. Суны ташып торыр, дибез. — Шушы «дөя»ме?—дип гаҗәпләнде очучыларның берсе, ышанып җитмәделәр, әлбәттә. Ләкин безнең машина сынатмады. Самолет һавадан әйләнеп төшкәнче суны китереп җиткерә, агулы химикат сыекчасы да әзерләнеп куела... Эшне тәмамлагач, очучылар Фәтхинур Насыйровны уратып алдылар. — Кем иҗаты бу? — Бергәләп ясадык инде шунда,—диде Насыйров. — Яраксыз «С-4» комбайнының рамнарына бак куйдык, моторын ныгыттык — и вәссәлам! — Яшәсен Фәтхинур «дөясе»!—дип кычкырды очучыларның берсе, шаяртып. Шул исем берегеп калды үзенә. Икенче көнне үк очучылар күршедәге «Тельман» исемендәге колхозга киттеләр. Озак та үтмәде, «Авангард» Управлениесендә телефон шалтырады. — Нинди «дөя» бар сездә? Очучылар аптыратып бетерделәр: «китертегез дә китертегез!» Биреп торыгыз үзен, су ташып өлгертә алмыйбыз. Җибәрдек. Берничә көннән тагын телефон шалтырый. Бу юлы «Алга» колхозыннан. Тагын «дөя»не сорыйлар. Шулай даны таралды Фәтхинур иҗатының. Болытлы иртә. Көзге салкын җил «исә. Беренче бригада басуына кукуруз силослауга чыккан егетләр, әле килеп җитәргә өлгермәгән иптәшләрен көтеп, учак тирәсендә утыралар. Колхозның төп көче, авылның бизәге монда: шоферлар, комбайнчылар, тракторчылар. Дөнья хәлләре, кыз-кыркын — нәрсә турында гына сөйләшми егетләр. Гәп кызган чакта гына, арадан берсе, учакка мазут сибә дә кычкырып җибәрә. — Генерал килә.,-. Чыннан да басу юлында җигелгән ат күренә. Арбада карсак кына буйлы карт утыра. Өстендә кыска бишмәт, башында малахай бүрек. Иңенә кыр сумкасы аскан. Килеп җитүгә, арбадан җиңел генә сикереп төшә дә, учак янына атлый: — Нихәл, егетләр, җыелып беттекме? — Так точно, товарищ генерал... — Алайса, по местам! — Тракторчылар машиналарын кабыза, шоферлар стартерга баса. «Кукуруз генералының» сүзе — закон. Ул, машиналарны озаткач, кур- гансыман өелгән кукуруз силосы янына килә. Ашыкмыйча гына өскә күтәрелә һәм карап чыга: беренче машинаны кайсы төшкә аударырга. Менә яшел масса төялгән машиналар да күренә. Шәфыйк бабай курган өстендә чабып йөри башлый. Үзе йөгерә, үзе шоферларга кычкыра, кул из и. «Кукуруз генералы»ның армиясе зур түгел, ләкин көчле, җитез, хәрәкәтчән. һәр көнне аның кул астында сигез-ун автомашина, өч-дүрт трактор, өч комбайн эшли. Шул гвардия беренче бригада кырында берничә көндә яшел кукуруз массасыннан ике зур курган өйде. — Берсендә 12 мең тонна чамасы, — ди Шәфыйк бабай, курганның зуррагына күрсәтеп. — Икенчесендә — 7 мең... ЛЪеңнәрчә тонна силос! «Авангард» колхозы быел кимендә ике еллык 'герлек азыгы әзерли. Артель сөт һәм ит терлекчелеге җитештерүдә специальләшәчәк. Бу инде хәл ителгән... Курган һаман үсә. Ә яшел масса өзлексез агылып тора. Кукуруз төялгән машина килеп туктауга, Фәрит Сәгъдиев тракторы, тросска эләктереп, кузовтагы кукуруз массасын курган өстеиә сөйрәп мендерә. Бабайның уң куллары — комсомолецлар Әнвәр Кәримов һәм Әнәс Исхаков — аны шундук таратып ташлыйлар. Ул да булмый, Фәритнең тракторы курган өстендә йөри .башлый. Шулай силос массасын тыгызлыйлар. Сәгъдиевка бу арада көне-төне эшләргә туры килә: кичтән ул туңга сөрергә китә, ә көндез кукуруз курганына күтәрелә. Аның алмашчысы Казанга, республика игенчеләренең җиңүенә багышланган митингка киткән. Фәрит ике кеше өчен эшләргә өлгерә. — Бүген берсен очларбыз инде, Фәрит, — ди аңа бабай. Тракторчы сүзсез, ияк кагып кына ризалыгын белдерә. Бүген, кичкә табан, курганның берсе очланыр. Шәфыйк бабай шуның өстенә менеп басар да туган авылы Тымытыкка күз салыр. Аннары, авыл артындагы үрләргә карар. Күп алар анда. Берсе бетүгә икенчесе башлана. Шул вакытта бабайның күз алдына килеп басар: әйтерсең: «Авангард» колхозының «башкаласы» ТымытЫк шул үрләргә таба бара. Яңа үрләргә, алдагы үрләргә. Хәерле юл сиңа, «Авангард»! Хәерле юл сезгә, тымытыклылар, кыр батырлары, заман батырлары!