Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘЛМӘТ ҖЫРЛЫЙ

Журналның бу санында 11 шагыйрь, тоташ бер бәйләм итеп, укучылар кулына тапшырыла, «Әлмәт җырлый» дип исемләнгән бу циклда Әлмәтнең үзендә яшәүче шагыйрьләр генә түгел, нефтьле Татарстанның Әлмәт, Лениногорск шәһәрләрендә, Карабаш эшчеләр поселогында һәм шушы якларның авылларында яшәүче яшь авторлар да катнаша. Шагыйрь дусларның бер өлеше — Саҗидә Сө- ләйманова, Энҗе Мөэминова һәм Клара Булатова инде укучыларга байтактан бирле таныш исемнәр. Эшче егетләр: Хаҗип Әхмәтов ' (Карабаш), бетончы Хәбир Хөсәенов (Әлмәт), Мәхмүт Газизов (Лениногорск), оператор Фоат Насыйбуллин (Тимәш), укытучы Әхмәт Вильданов (Кәләй), артист Җәүдәт Исмәгыйлев (Әлмәт) өлкән журнал битенә беренче мәртәбә аяк басып керәләр. 1 атарстан язучылар союзының Әлмәт бүлеге үзенең җиде яшь язучысын Казан университетына укырга җибәрде. Алар үзләре канат чыгарган туган якларын уку тәмамлагач та онытмаслар дип ышанабыз. Шуларның икесен — Гәрәй Рәхим белән Шамил Мәннаповны без бу Әлмәт букетына ямь өстәргә чакырдык. Әлмәт якларында яшәүче шагыйрьләр, әлбәттә, моның белән генә бетми. Язучылар союзының Әлмәт бүлегендә 60 тан артык яшь автор җиң сызганып эшли. Хәзергә унберен тәкъдим итәбез. Төкле аягыгыз белән, шагыйрь дуслар! Клара Бул ат о в а Коеп-коеп яңгыр яуды бүген... /Voen-коеп яңгыр яуды бүген, Керендереп басу күкрәген. Яңгырны бит снн дә көтә идең, Каршыларга нигә килмәдең? Килмәдең син... Менә безнең якны Калдырасың инде, китәсең. Кәләй юлындагы һәр җайдакны Кырлар нигә син дип көтә соң? Коеп-коеп яңгыр яуды бүген, Коендырып үтте басуны. Күкрәк киереп сулыш алды җирем, Күкрәп алды сабан ашлыгы. Яшь агроном, синең күзләреңә Кыр тузаны тартты сөрмәне. Җәй буена кояш күзләсә дә Йоклаганың синең күрмәде. Практикада үткән бу җәеңдә Эшең калды безнең кырларда. Исемең калды бер кыз йөрәгендә Сагынганда кушып җырларга. Кырлар көтәр сине: «ВУЗы беткәч, Бөтенләйгә безгә кайтыр», — дип. Кызлар көтәр сине «бер үз иткәч, Читкә китмәс, Кәләй тартыр»,—дип. Син инженер... Сугыштан соң авыр еллар иде, Каралтылар сүтеп ягылган; Әти эшли торган мәктәпкә син Йөри идең күрше авылдан. Әти сине: — Тырыш малай, — диеп, Телгә ала иде һәрвакыт. Башка балаларга үрнәк итеп Сойли иде сине яратып. Син инженер... Син зур кеше булдың инде хәзер, Зур киләчәк синең алдыңда, ВУЗ бетереп диплом алып быел Ялга кайттың безнең авылга. Ялга кайттың... әле бая гына, Безнең урам буйлап үткәндә, Тәрәзәдән әти күрде сине, Журналларын куйды өстәлгә. Күзлекләрен салды, дулкынланды... (Күңеле дә йомшап киткәндер; Баласыдай сине сөйгән кеше Бер җылы сүз өмет иткәндер...) Каршыларга сине әзерләнде Ә син... Борылып киттең чаттан... кермәдең... — Безгә түгел икән... — диде әти, Һәм яшерде миннән күзләрен. Ерак ярларны чорный һәр төндә... /Зрак ярларны чорный һәр төндә Томан да сыман, төтен дә сыман; Якын кешеңне сагынып көтүе Рәхәт тә сыман, читен дә сыман. Ап-ак шәлемне салып иңемә Юлларга чыгам, юк шул беркем дә. Тик салкын нурлар айдан сибелә, Җыр булып калган күпер өстенә. Белсәң иде син. сизсәң иде син, Йөрәкне өзгеч сагыш моңымны, Ничек көткәнем белсәң иде син, Кайтыр идең бит ишетеп җырымны. Ерак ярларны чорный һәр төндә Томан да сыман, төтен дә .сыман, Кайтыр көнеңне сагынып көтүе Рәхәт тә сыман, читен дә сыман. Кызның исеме Дилбәр иде /1 ызның исеме Дилбәр иде. Саубуллашкан чагында: «Очрашырбыз,— дигән иде Яна йортлар янында». Үтте атна, үтте айлар, Үтте елның яртысы. Дилбәремне кабат күрү Насыйп түгел, ахрысы... Көтмәгәндә беркөн шулай Торба сузган чагымда, Бәхет кошым өстән үтте Күтәртү кранында. Үз-үземне тетеп тиргим, «Кара, — димен, — юләрне! Мин бит җирдән эзләп йөрим һавадагы Дилбәрне. Инде сине табу, дидем, Кыен булмас ахрысы...» Тик краннар күзләп үтә Елның тагын яртысы. Ул әллә кайсы урамда Әллә кайсы кранда, Яна урам, яңа кран Тегендә дә, монда да. * У1 ирән түгел сулар безнең Зәйдә, Йөреп булмый җәен көймәдә; Көймәләре калган Енисейдә, Үзе монда кайткан бу җәйдә. Сәлам илтеп аңа безнең Зәйдән Җырлар барган җилләр артыннан, Әллә Зәйгә инде, әллә җәйгә, Әллә миңа аны чакырган. Колшәрипнең яшел бакчаларын Зәй ураган түбән башыннан. Әллә Зәйгә, әллә бакчаларга, Әллә миңа күңеле ашкынган. Көймәләре калган Енисейдә, Үзен менә ерак яклардан Әллә Зәйне инде, әллә җәйне, Әллә мине сагыну кайтарган. Саҗидә Сөләйманова Z1 ул өсте нәкъ көзге. Көлтәләп Күктән нур коела. Таң белән уянган күп төсләр Җуела, җуела... Бик иртә чык кипкән. Күзләрем Камаша яктыга. 88 Клара Булатова Баш иеп миләүшә берәүне Озаткан вахтага. Ай күргән эзләрне, И кояш, Чык белән алдыңмы? Таң белән уянган төсләрне Оталмый калдыммы? Диңгез ярында Тан нурлары төшә, Вак дулкыннар җемелдәшә. Яр буенда яулык болгап, диңгез Кемне дәшә? Рәхәт тә соң Дулкыннарга башны салып, Күк гизүе... йөрәкнең дә Була ялга талган бер мизгеле. Нинди матур, дөнья, Нинди тыныч җир-күгеңдә! Кояш бата. Ай нурлары — Кызлар керфегендә. Күкне җирдән аерып, Кинәт Кара болыт ятты. Дулкын ярдан купты, Болытларга ташлар атты. Төне буе Диңгез шавы изде төш аралаш... Мин уяндым, Тәрәзә ачып тәүге нур карагач. Юеш комда, Авыр атлап, ике солдат бара, Арган дулкын Солдат итегенә башын сала. Яңгыр килә Яптыр килә, яңгыр килә Күксел урман буеннан. Явар түгел, кояр яңгыр, — Күк болытлар куерган. Яңгыр килә, яңгыр килә, Юл өстендә ком-тузан. Әйдә, бер яу, җәйге яңгыр, Ком тузаннан тын кысан. Яңгыр килә, яңгыр килә Күк күкрәтеп, яшенләп. Узма, яңгыр, җил уйнатып, Явар булсаң, яу чынлап. Энҗе Мөэминова Шигырь һәм мин СГ^ырларымда булам кайчак Нәни кызчык, Кайчагында тол анага әйләнәм мин. Кайчагында укытучы апа булып, Балалар һәм мәктәп белән бәйләнәм мин. Кайчагында миңа картлык хуҗа булып, Җайлап кына акыл, үгет биреп тора. Кайчагында мин әйләнәм үсмер кызга, Балалар да һәм ирем дә онытыла. Кайчагында нәфрәт хисем тулып таша, Кайчагында сөю хисем күккә аша. Шуңа кайчак йөрим мин гел җырлап, биеп, Ә кайчакта сагышланам, янып көеп... Кара кибеп бетә кайчак каләмемдә, Уйлар белән хисләр бергә бәйләнгәнче. Дулкынланам, давыл көткән диңгез кебек, Синең хисләр минем хискә әйләнгәнче! Дәфтәремдә арткан саен юллар саны, Маңгаемда арта бара сырлар саны. Каләм-кәгазь алган саен кулларыма, Иҗат дигән таулар үсә юлларыма. Язгы җыр Таныш та син, Түгел дә син, кем соң син? Якын да син, Түгел дә син, кем соң син? 90 Энҗе Моэминова* Чибәр дә син, Түгел дә син, кем соң син? һәрвакытта Күңелдә син, кем соң син? Әллә кояш Нурымы син, кем соң син? Язгы тамчы Җырымы син, кем соң син? Көтәм дә мин, Көтмим дә мин, килмисең... Килер идең, Көткәнемне белмисең!.. Җәүдәт Исмәгыйлев Яңгырдан соң у4вырайган яфракларда Ял итүче тамчылар Машинаның гүләвеннән Өркеп җиргә тамдылар. Борын төртеп туктаган ул Сулы күпер башына. Үч иткәндәй яланаяк Бер кыз килә каршына. Кашларына энҗе кунган, Алка-алка чәчләре. Юеш халат кесәсеннән Карый болын чәчәге. «Йөртә белмәгәчтен, рульгә Ник тотынган буласың?» Шаяртып, үртәп китә кыз Машинаның хуҗасын. Ә үзе кереп югала Күрше йорт капкасыннан, Ярсыган шофер егетнең Хәлен аңлагансыман. Пошкырып алга кузгала, Машина үрне менә, — Машина чыга күперне; Чыгалмый күңел генә. Каеннар артка йөгерә Каршылап алган кебек; Аларда юеш толымнар, Алкалар күрә егет. Шамил Маннапов Кем эшче, ә кем студент £/акырды мине редактор: — Менә нәрсә, — ди, — Тыңлап тор. Яз,—ди,— бүген хәбәр кичкә: «Студентлар төзелештә». Киттем-бардым төзелешкә. Карыйм аска, Карыйм өскә. Анда яшьләр, монда яшьләр, Бөтенесе кызу эштә. Бер ташчыга якын киләм. (Кесәсендә китап күрәм.) — Студентмы? — Так точно, — ди, — Укырга заман кушты,—ди. Кәгазь-каләм китте ходка, Шалт мин моны блокнотка. Кранчы кыз янына менәм, Киштәсенә китап өйгән. — Студентмы? — Ие, шул, — ди, — Өч курс бетте быел, — ди. Кәгазь-каләм китте ходка, Шалт моны да блокнотка. Прораб Разак. Мыегы ак, Култыгында калын китап. Сорау биргәч, кеткелдәде: — Бастың бит нәкъ өстенә, — ди. Эзләмәдем зур көч куеп, Очраттым бик күп студент. Кайсы гына тап булмасын, Арттырып үти нормасын. Әзер булды хәбәр кичкә: «Студентлар төзелештә». Ә икенче көн редактор Кирәкне бирде, чыДап тор: 92 Җәүдәт Исмәгыйлев — Син, — ди, — бөтен заочникны Бутагансың очник белән. Смотри! — ди, мин сиңайтим, Тагын шунда фәлән-төгән... Аптырап карап тордым да Әйтеп салдым мин кычкырып: — Бар, хәзер аерып кара, Кем эшче, Ә кем студент! Әхмәт Вильданов Безнең кала /7 и өчендер, Әлмәт, дисең; Әлмәт, дисең, Шәһәре дә, районы да әйбәт, дисең. Туган ягың түгел ңч ул, ник яклыйсың, Нәрсә бар соң шул Әлмәттә, ник мактыйсың? — Бик күңелле бергә эшләү дуслар белән, Дуслар белән — татар, башкорт, руслар белән. Бу тирәдә йөрми инде нужа хәзер, Миңлебаең зур заводка хуҗа хәзер. Күрше егет — оператор — Әдһәм атлы, Эшли торган җирендә бер җәүһәр тапты: Шушы елның шатлыкка бай көзе белән Туй ясады Миңлебайның кызы белән. Сокланырсың, күрсәң әгәр шәһәр халкын: Кашлы йөзек кимәсә дә кулы алтын. Безнең Әлмәт — нефтьчеләр каласы ул, Нурлы чорның, җырлы чорның баласы ул. Җырчылар да, шагыйрьләр дә Әлмәттә бар, Җырланачак яңа җырлар, әлбәттә, бар! & Хәбир Хөсәенов Хезмәтемнән риза булса -Zi уҗа апам бик еш кызыксына: — Эш хакларың күпме, үскәнем? Беләсезме, аның бу сүзләре Йөрәгемне ничек кискәнен. Элек тә мин никтер сәерсенеп Карый идем андый кешеләргә: Акча белән түгел, Маңгай тирем белән Хезмәтемне телим үлчәргә. Чын күңелдән маңгай тирен түксәм, Читләтмәсләр бәлки бәхеттән. Хезмәтемнән риза булсын кеше, Минем өчен, апам, шул җиткән. Мәхмүт Газизов «2» саны Ул зур инде. Беренчедә укый. Туры сызган өчен таякны, Укытучы апалары аның Чәченнән дә сөйде бер чакны. Соңрак икән әле эшнең авыры... «2» санын бүген язалар. Кемнең нинди ике әйбере бар, Башта шуны әйтеп алалар. — Ике абыем... — Икс кара тубым... — Ике тасмам чәчем үрергә. Дәвам итә шулай... теге кызчык Торып баса җавап бирергә. — Әнием дә минем икәү әле, Мине күргәч елый торганы Бездә тормый гына... ...Дәрес бара, Тизрәк таныр өчен дөньяны... Фоат Н асыйбу ллин Гөлнәзек Кызу -кызу узып бара Күрше кызы Гөлнәзек: Уң кулында алтын балдак, Сул кулында беләзек. Үткән чакта карыймын да Сокланам буйларына. Тик төшенмим, чибәр кызның Ни икән уйларында. Уттай кызу эш өстендә Өйдә ята Гөлнәзек, — Тирләп-пешеп эшләр иде, Әрәм китә... гүзәллек. Хаҗип Әхмәт о в Сүнми безнең утыбыз Төн урталары җиткәнче Сүнми безнең утыбыз: Улым укый, Үзем укыйм, — Икебез дә укыйбыз. Хатын әйтә: «Картайгачтын Укып йөрү килешми, 94 Мәхмүт Газизов* Улың белән бер класста Укып йөре, имеш!»—ди. Мин белемгә гашыйк булдым, Хатын шуңа көнләшә, Аныңча, ике мәхәббәт Яши алмый янәшә. Сизеп йөрим, китап чире Йогып бара хатынга. Утырмагае үзе дә Безнең өстәл артына. Гәрәй Рәхим. Буш кырда буран дулады С узып-сузып бүре улады. Буш кыр буйлап буран дулады, — Чемоданга куеп яңагым Юл буйлатып чакрым санадым. Кыш бабайның тузган чәчедәй Кыр өстендә буран дулады, Ап-ак чәчләр миңа уралды. Кыш бабайның тузган чәчедәй Эскерт-эскерт салам тузгыды. Адашкан эт, арыган тай кебек, Эштән чыгып, янып, талчыгып, Кара төндә күпме юл уздым, Ялан кырда япаялгызым. Эштән чыксам, арысам, талсам да Уйламадым үлем турында, Кайгырмадым үзем турында. Көтә-көтә зарыгып бетәр, дип һаман саен сине уйладым, Шушы уйларымнан туймадым. Чемоданны куеп йөземә, Кире киттем килгән эземнән, Кире киттем капка төбеннән. Авыл буйлап туең уйнады, — Гармоннарга тынгы булмады; Ә буш кырда буран дулады, Сузып-сузып бүре улады...