Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨРӘШНЕҢ АЛГЫ САФЫНДА

(Карт артист Нуретдин ага Сакаевның сәхнәдә уйный башлавына 55 ел һәм аның тормыш иптәше — РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Нәгыймә Тащдарованың сәхнәгә чыгуына. 50 ел тулу уңае белән) елның язы. Оренбург шәһәрендә берничә көннән бирле туп, - мылтык, пулемет тавышлары яңгырый. Урамнарда әледән-әле ашыгып станциягә баручы гаскәри бүлекләр, өчәр-дүр- тәр пар ат җигелгән туплар, йөк төялгән яшел фургоннар, ике тәгәрмәчле санитар арбалары, кыр кухнялары һ. б. очрый. Кичкә таба атышулар туктап, шәһәр тынычланган шикелле була, ләкин күпкә түгел. Бераз вакыт үтү белән яңадан туплар гөрселдәргә, снарядлар очарга тотына. Ул көннәрдә чит ил капиталистлары (Америка, Англия, Франция, Япония һ. б.) ярдәме белән баштанаяк яхшы коралланган, бөтен кирәк-ярак белән тулысынча тәэмин ителгән Колчак армиясе зур көч белән Иделгә якынлашып килә иде. Уфа, Бирск, Бәләбәй, Бөгелмә, Бугуруслан, Стәрлетамак шәһәрләре аның кулында. Бозаулык, Самара (Куйбышев) шәһәрләре аклар тарафыннан алыну алдында тора. Оренбург шәһәрен ак атаман Дутов бандалары өч яктан чолгап алган. Байлар, сәүдәгәрләр, мулла-мо- тагай, буржуаз милләтчеләр — гомумән контрреволюция койрыклары: — Совет влачы бүген-иртәгә дөмегә!.. Ирекле сәүдә башлана!.. Ярлы-ябагайның, хәерчеләрнең авызы томалана!.. Яңадан элеккечә типтереп дөнья көтә башлыйбыз!—дип зур куаныч белән Дутовның шәһәрне алуын көтәләр. Әнә шул Советлар хөкүмәте өчен чиксез авыр, куркынычлы көннәрнең берсендә без, Төркстан армиясе политработниклары, Оренбургтагы татар труппасы артист-артисткала- рына, Көнчыгыш фронтның кызыл гаскәрләре һәм акгвардия кулыннан азат ителгән урыннардагы халык арасында эшләр өчен, Төркстан армиясе политбүлеге каршында төзеләчәк хәрби труппага керергә тәкъдим иттек. Труппа артистларына фронт хәлләрен, сугыш барышын аңлатканнан соң, без аларга хәрби труппа бары тик үзләре теләгән кешеләрдән генә төзелергә тиешлекне әйттек. Куркыныч, авыр шартларда эшләргә туры киләчәк икәнен ачык белсәләр дә, артистлардан Нуретдин ага Сакаев, Әхәт Хисамов, Нургали Якупов, Вәли Хөсәенов, Хәнәфи Сабитов, Нәгыймә Таҗ- дарова (соңыннан РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы), Лиза Сырланова (соңыннан Башкортстанның халык артисткасы), Мәрьям Сафина (Мәрьям Сульва, соңыннан Татарстанның атказанган артисткасы), Фәхерниса Сәмитова; яшь һәвәскәрләрдән Абдулл аҗан Ашурбаев, Габдрахман Әхмиров (Варлам), Хәлил Насый- ров; музыка осталарыннан Хәбибулла Насыйров (соңыннан Хәби m булла Ибраһимов, композитор) Шәриф Насыйров, Мәсәллим Вәли- ев (композитор) һ. б. хәрби труппага үзләре теләп керделәр. Хәрби труппаның җитәкчесе һәм режиссеры итеп Нуретдин ага Сакаев билгеләнде. 4 апрельдә труппа гаскәри эшелоннарның берсе белән Оренбург станциясеннән чыгып китә һәм икенче көнне кич белән Бозаулык станциясенә килеп туктый. Төн -урталарында, йокының иң тәмле вакытында, шәһәрдән бераз читтәрәк мылтык тавышлары ишетелә башлый. Озак та үтми, тревога сигналы буенча, вагоннардан төшкән кызылармеецлар атышу ишетелгән якка чабалар. Бераздан атышу тагын да көчәя, мылтык тавышына пулемет, туп, снаряд тавышлары да кушыла. Сугыш, бер көчәеп, бер акрынаеп, көн буенча дәвам иткәннән соң, кичкә таба шәһәрдән байтак ераклаша һәм аннары бөтенләй туктала. Шәһәрдә дә, станциядә дә тынычлык урнаша. Ике якка да күп кенә зарар китергән ул төнге сугышның башлануына ак казаклар сәбәпче була. Алар, төннең караңгылыгыннан файдаланып, кинәт кенә шәһәргә керергә һәм станциядәге эшелоннарда йоклап яткан сугышчыларны, командирларны ^ылычлар беләнтуракларга уйлыйлар. Ләкин, шәһәргә җитәрәк безнең бер гаскәри бүлегебезгә очрап, тукталалар һәм аны чолгап алып, кысрыкларга тотыналар. Кызылармеецлар үзләреннән күп көчле булган аклар отряды белән батырларча көрәшәләр, аларга шәһәргә дә, станциягә дә үтәргә ирек бирмиләр. Бераздан станциядән килеп җиткән бүлекләр дошманны төрле яктан чолгап алып юк итәләр һәм кызылармеецларны чолганыштан коткаралар. Тирә-як тынычлангач, труппа шәһәргә барып урнаша һәм спектакльләр, концертлар әзерләргә тотына. Көнчыгыш фронтның көньяк төркеме штабы, Колчак армиясенең Самарага һәм Иделгә таба баруын туктату өчен, аның сул канатына һөҗүм -итәргә уйлап, Бозаулык'тирәсенә зур көч тупларга керешә. Шул һөҗүмгә әзерлек барганда без кызылармеецлар арасында җыелышлар, митинглар оештыра идея. Шунлыктан труппага көненә ике- шәрөчәр урында, кайбер көннәрне Бозаулыктан 30—40 километр җирдә урнашкан бүлекләргә барып, ачык һавада яки зур сарайда ящиклар, өстәлләр, такталардан ясалган сәхнәләрдә чыгышлар ясарга туры килде. Спектакль барганда артистларның баш өсләреннән пулялар, снарядлар очып киткән чаклар да була иде. Менә шундый көннәрнең берсендә, алгы сафка якын гына бер авылда урнашкан бүлеккә барып, митинг үткәрдек. Аннары концерт башланды. Кайдадыр сирәк-сирәк кенә атышу тавышлары -ишетелсә дә, аңарга әһәмият бирүче юк: — Тегендә дә уйный башладылар! — дип кенә куялар. Атышу тавышлары тәмам якынайгач кына концерт тыңлаучылар арасында да тынычсызлык сизелә башлый. Улда түгел, бераздан якында гына ике снаряд төшеп ярыла. Берәүгә дәза- рар китермәсә дә, бу хәл куркып, борчылып утыручыларны бөтенләй чыгырдан чыгарып җибәрә: — Ах!.. Харап булдык!.. — Концертны бетерергә кирәк! Туп, мылтык, пулемет тавышларына әлеге шау-шу да кушылгач, тамашачыларның күбесе, урыннарыннан торып, ишеккә ябырыла. Нәкъ әиә шул вакытта Нури ага Сакаев көчле, ачык тавыш белән: — Иптәшләр! Туктагыз!—дип тамашачыларга мөрәҗәгать итә. Кинәт барысы да тынып калалар. Сарайдагылар ни булыр икән тагын дип көтеп торганда, шул ук тавыш ышанычлы һәм катгый рәвештә: —' Иптәшләр, хафаланмагыз! Бернинди куркыныч та юк! Дошман әле шактый ерак, аны монда җибәрмәсләр, бәлки аның үзен куарлар әле безнекеләр! — дип халыкны тынычландыра. Шулай итеп, артистларның салкын канлылыгы һәм политработникларның тырышлыгы аркасында, паника күтәрелми кала. Ләкин туп, мылтык, пулемет тавышларының һаман якыная баруы, әле- дән-әле снарядлар төшеп ярылуы һәм ура тавышларының бик якын гына ишетелүе— акларның бу авылга шактый ук якынайганнарына шаһит иде. Труппага мондый куркынычлы вакыйгаларны бер генә түгел, күп мәртәбәләр кичерергә туры килде. Әйтик, апрель ахырында безнең гаскәрләр Колчак армиясенең сул канатына кинәт һөҗүм итеп, 4 майда Бугуруслан шәһәрен азат иткәннән соң, труппа Бугурусланга килеп эшли башлый. Ләкин күп тә үтми, акларның каршы һөҗүме (контратака) аркасында, вакытлы рәвештә Бугурусланның яңадан аклар кулына төшү куркынычы туа. Труппадагы бөтен ирләргә мылтык һәм патроннар биреп, аларны станциядәге гаскәри бүлеккә кушарга, ә артисткаларны, шәфкать туташлары итеп, күчмә лазаретка җибәрергә туры килә. Бугуруслан тирәсендә сугышлар өч көн дәвам -итә. Ул көннәрдә күзләрен кан баскан ак казаклар, акылдан шашып, сөңгеләрен алга сузып, кылычларын ялтыратып, көненә берничәшәр мәртәбә атакага ташландылар. Әнә шундый чакта каушап калмыйча, солдатлар белән бергә труппа артистлары да батырларча көрәштеләр. Күчмә лазареттагы шәфкать туташлары да үзләренә төшкән бурычны яхшы башкардылар. Бугуруслан аклардан чистартылгач, труппа яңадан үз эшенә тотына. 17 майда Бәләбәй шәһәре дә аклардан азат ителә һәм труппа анда килеп тә чыгышлар ясый башлый. Бәләбәйдән чигенгәннән соң, Колчак армиясе Агыйделнең аргы ягына кача һәм Уфа шәһәрендә туктап, аны ныгытырга тотына. Уфага һөҗүм итәр өчен, Көнчыгыш фронт гаскәрләре Агыйделне кичәргә әзерләнә башлыйлар. Ул көннәрдә труппа Дәүләкәи станциясенә урнаша һәм Уфага һөҗүмгә барачак гаскәрләр арасында эшләп, аларны концертлар, спектакльләр күрсәтеп, рухландырып озата. Билгеләнгән вакытка Агыйдел буена тупланган'5 нче армия, Төркстан армиясе һәм 1 нче армия гаскәрләре Уфага һөҗүм башлыйлар. Бар көченә каршы торуына карамастан, 9 июньдә Колчак армиясе Уфадан куыла. Уфа азат ителгәннән соң, Төрк- стан армиясе бүлекләре башка армияләрне көчәйтү өчен җибәрелә, ә аның политсоставы һәм труппа Самара шәһәренә кайтып, Көнчыгыш фронтның политидарәсе карамагында эшли башлыйлар. Труппа шунда байтак вакыт төрле фронтларга үтүче Кызыл Армия частьлары арасында эшли, шул җөмләдән, Төркстан фронтына үтеп баручы 1 нче татар бригадасы бүлекләренә дә спектакльләр, концертлар күрсәтеп озатып кала. Тиздән Башкортстаи республикасы Хәрби Комиссариаты һәм аның политбүлеге төзелә. Без, Төркстан армиясендә эшләгән политработ- никлар һәм труппа артистлары, Стәрлетамак шәһәренә (ул вакытта Башкортстаи үзәге) барып эшли башлыйбыз. Артист Сәед Булатов (соңыннан Татарстанның атказанган артисты) труппаның режиссеры итеп билгеләнә. Труппага Стәрлетамакта шактый авыр шартларда эшләргә туры килә. Ул вакыттагы республика җитәкчеләре — контрреволюцион буржуаз милләтче Зәки Вәлиди, Әүхәди Ишмурзии һ. б. труппага һәр адымда аяк чалалар, ярдәм күрсәтәсе урында, вакытында акча түләмичә, труппаны кыен хәлгә төшерәләр. Бөтен көчләре белән татар һәм башкорт арасында дошманлык тудырырга тырышалар. Бу кыенлыклардан тыш, авылдан яңа гына килгән бөтенләй белемсез кызылармеецлар арасында спектакль концертлар вакытында күңелсез вакыйгалар да килеп чыккалый. Ш. Уема, новның «Канлы көннәрдә» пьесасын куйганда эшнең асылын төшенмәгән кызылармеецлар, сәхнәгә сикереп менеп, ак офицерлар һәм казаклар ролендә уйнаучы артистларны чын-чыилап кыйнарга тотыналар. Г. Камалның «Әдәбият кичәсендә җәнҗал»ы куелганда залда тамашачылар арасында утырып уенга катнашучы артистларны «нигә тавыш чыгарып, уен карарга уңайсызлыйсыз!» дип залдан кыйнап чыгаралар. Әмма труппа үзенең эшен туктатмый, ахырынача дәвам иттерә. Ул вакытта труппаның репертуарында «Канлы көннәрдә», «Яшь гомер», «Ике фикер», «Ямьсез тормыш» пьесалары; «Галиябану», «Ачлык кушты», «Сукыр музыкант» драмалары; «Беренче театр», «Безнең шәһәрнең серләре», «Казанга сәяхәт», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Бәхет кошы» комедияләре һәм төрле концертлар,инсценировкалар бар иде. Кайбер әсәрләрне сәхнәгә куйганда, кеше җитмәү сәбәпле, без — политработниклар да (Шаһбәк Сакаев, Курмаев, мин һ. б.) катнаша идек. 1920 елда бу труппадан Сөләйман Вәлиев (Сульва), Әхәт Хисамов, Хөсәен Вәлиев, Фәхерниса Сәмито- ва, Мәрьям Сафина (М. Сульва), Рауза Урманцева һ. б. Көнбатыш фронтка киттеләр. Алар анда 7 нче армиянең Новгород, Псков, Остров шәһәрләрендә урнашкан һәм Эстония (ул вакытта буржуаз дәүләт) чигендә сакта торучы бүлекләрендә бер елдан артык эшләделәр. (Соңыннан бу труппа нигезендә Башкорт дәүләт театры төзелде һәм ул 1922 нче елда Уфага күчте.) Труппаның артистлары һәм музыка осталары үзләренең төп эшләре белән генә чикләнмиләр иде. Җае туры килгәндә шәһәр һәм авыл халкы арасында һәртөрле политик мәсьәләләр хакында әңгәмәләр үткәреп, кызылармеецлар арасында культура-агарту эшләре белән дә шөгыльләнәләр иде. Моннан кырык биш ел элек, социалистик илебезнең язмышы хәл ителгән тарихи көннәрдә, һич икеләнмәстән көрәшнең алгы сафына баскан, баш очыннан дошман пулялары, снарядлары сызгырып үткәндә дә, ак казаклар шашынып, кылычларын болгап атакага килгәндә дә, паникага төшмичә, салкын кан белән эшләүләрен дәвам иттергән, кирәк вакытта корал алып ак бандалар белән батырларча көрәшкән бу артистлар, музыка осталары бик күпләргә патриотик үрнәк күрсәттеләр һәм практик эшләре белән татар, башкорт театры тарихында мактаулы урында тору хокукын яулап алдылар