Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗЕРГЕ ЧОРДА ТАТАР СОВЕТ МУЗЫКАСЫ

Хәзергене яхшырак күрү һәм киләчәкне ачыграк итеп сиземләү өчен, кай- чакта үткәнгә дә күз ташларга кирәк. Бүген, Татарстан композиторлары Союзының VII пленумында утырганда, без күңелебез белән үз оешмабызның төзелү көннәренә әйләнеп кайтабыз һәм, ихтыярсыз рәвештә, үзебезнең 25 еллык иҗат юлыбызны күз алдына китерәбез. Әгәр элекке эшләребезне хәзерге эшләребез белән чагыштырып карасак, чыннан да, гаҗәпләнерлек һәм куанырлык нәрсәләребез бар безнең. Революциягә кадәр, әле царизмның социаль һәм милли караңгылыгында яшәгән чакта ук, татар халкы кыю рәвештә рухи культураның чәчәк атуы турында хыялланган: үз арасыннан чыккан язучыларны, шагыйрьләрне, художникларны, композиторларны, җырчыларны, музыкантларны, актерларны, кыскасы — халыкның рухи, мораль байлыгы җебен үзләре аша үткәрүче кешеләрне күрергә теләгән. Ләкин күрә алмаган. Менә шуңа күрә дә безнең күпкырлы художество иҗатыбызның чын тарихы зур симфониядән— Ленин тарафыннан җитәкләнгән революциядән соң гына башлана. Барлык совет халыклары белән бергә татар халкы да ирешкән нәрсәләр — ирек, тигезлек һәм туганлык — элек тә безнең иҗатыбызның төкәнмәс чыганагы иде, хәзер дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булыр. Революция биргән ирек нәтиҗәсендә җанланып киткән, әле ныгып җитмәгән яшь иҗат көчләребез ярдәмгә, киңәшкә, гади генә итеп әйткәндә — өйрәтүгә мохтаҗ иделәр. Ул ярдәмне безгә, һич кичекмәстән, барлык совет халыкларының олы туганы — рус дусларыбыз күрсәтте. Туган җиребездә үскән барлык музыкаль талантларны үз эченә алган һәм аларга һәртөрле белем, культура биргән Мәскәү дәүләт консерваториясенең эчкерсез ярдәмен без беркайчан да онытмабыз. Бүген безнең М. Мозаффа- ров, Җ. Фәйзи, 3. Хәбибуллин, Ф. Яруллин, А. Ключарев кебек танылган композиторларыбыз һәм башка күп кенә җырчыларыбыз, музыкантларыбыз бар икән, алар барысы да — шул Мәскәү консерваториясендә белем алган кешеләр. Әйе, моннан 25 ел элек, Мәскәү консерваториясен тәмамлаганнан соң туган җиребезгә кайтып, яшь композиторлар совет композиторлары Союзына берләштеләр. Аннары ул оешмага өлкән буын вәкилләреннән С. Сәйдәшев, В. И. Виноградов һәм В. В. Виноградовлар да кушылды. Шулай итеп Татарстан композиторлары Союзы барлыкка килде һәм эшкә кереште. Без ул чакта теге яки бу форманың үсеше өчен түгел, бәлки татар музыкасында ул формаларны тудыру өчен тырыша идек. Ул чорда опера, симфония яки квартет язу — космоска очу белән бер иде. Һәм без оча идек. Дөрес, һәрвакытта да «орбитага» чыгып булмый, чөнки белем, тәҗрибә җитенкерәми иде. Ләкин без, бик тырышып, барлык формаларда һәм жанрларда татар музыкасының мөмкинлекләрен эзләүне дәвам иттек. Җыр, опера, симфоник хор музыкасы безнең иҗади хыялыбызны туктаусыз биләп, үзенә тартып торды. Менә шушы «чирәм җирләрне» күтәреп, милли музыкабызның рамкаларын киңәйткәннән һәм аны тугандаш халыклар культурасының үсеш процессына якынайтуда беренче уңышларга ирешкәннән соң, безгә тагын бер кыенлык белән очрашырга туры килде. Дөрес, хәзер инде ул көлке тоела, ләкин, ышаныгыз, заманында татар музыкасының үсеш процессын тар, милли рамкаларда гына калдырырга теләүчеләр дә булХ мады түгел. Тик без андыйлар белән исәпләшмәдек һәм аларның наданлыгына каршы көрәшеп килдек. Япа формаларны һәм жанрларны үзләштергәннән соң, композиторларыбыз топ игътибарны художество осталыкларын үстерүгә һәм җитлеккән идеяле әсәрләр тудыруга юнәлттеләр һәм бу хәзер дә шулай. Идеяне истә калырлык, тәэсирле итеп бирергә тырышу — безнең күптәнге тенденциябез. Бу мәсьәләне чишүгә безнең иҗади оешма бик күп көч куйды һәм ул көч бушка китмәде: күп кеиә оешма членнарының профессиональ дәрәҗәсе елдан ел үсә бара. Элек тик җыр музыкасы гына язган Җәүдәт Фәйзи башта музыкаль комедияләргә, аннары опера иҗат итүгә күчте, ә хәзер оратория язарга уйлап йөри; Заһид Хәои- буллин җырдан балетларга күчте (ләкин шунысы кызганыч — җырлар язуны оныта башлады); Мансур Мозаффаров әле хәзер дә үз алдына яңа бурычлар куя һәм, һичшиксез, иҗади үсешен дәвам итә; Александр Ключарев зур булмаган инструменталь пьесалардан, татар һәм башкорт көйләрен эшкәртүдән балет, симфония һәм опера язуга күчте. Башка композиторлар иҗатында да шундый ук үсешне күреп була. Аларның барысын да санап тормастан, шуны гына әйтәсе килә: композиторларыбыз- ның иҗади үсеше яңа формаларны һәм жанрларны өйрәнүдә генә түгел, бәлки алар язган әсәрләрнең сыйфаты яхшыруда да ачык сизелә. Әйтик, бүгенге романс (бигрәк тә Р. Яхин, А. Монасыйпов романслары), кайчакта композиторлар әйткәнчә, элеккеләрдән нечкәрәк тә, матуррак та һәм әйбәтрәк итеп «эшләнә». А. Ключаревның М. Хөсәен сүзләренә язылган «Коммунистларча...» һәм «Мулланур Вахитов турында җыр», Р. Яхинның М. Ногман сүзләренә язылган «Яшьлек хыялы» исемле җырлары шәп яңгырыйлар. Шул ук А. Ключаревның «Татарстан — туган ягым» исемле лирик җыры да бик җылы гражданлык мотивы белән сугарылган, ә аның «Бохара-Урал» җыры халыклар дуслыгын чагылдыруга багышланган. Үз вакытында А. Вәлиуллин, X. Вәлиуллин, Җ. Фәйзи һәм А. Ключаревның Ленин турындагы җырларын; Б. Мулюков, А. Ключарев, Р. Яхинның партия турындагы җырларын һәм Ә. Бакиров, А. Монасыйповның тынычлык турындагы җырларын тыңлаучылар яратып кабул иткәннәр иде. Ул җырлар хәзер дә бик актуаль яңгырыйлар әле. Төзүчеләр (Б. Мулюков) һәм яшьләр (М. Латыйпов) турында да ачык, әйбәт яңгырашлы җырларыбыз бар безнең. Татар музыка-сәхнә сәнгатенең үсүе һәм ныгуы язучылар, шагыйрьләр катнашыннан һәм ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Иң алдынгы һәм иң талантлы татар язучылары һәм шагыйрьләре һәрвакыт безнең якын дусларыбыз һәм соавторларыбыз булып килделәр. М. Җәлил һәм Ә. Фәйзи белән иҗади дуслык, иптәшлек — культурабыз тарихында онытылмаслык сәхйфә булып тора. Җыр-хор жанрын Һәм опера либреттоларын тудыруда шагыйрьләрдән С. Хәким, Ә. Исхак, Ф. Кәрим, Ш. Маннур, Н. Арсланов, X. Вахит һәм Н. Исәнбәтнең роле бик зур булды. Татар музыкаль культурасын үстерүдә зур ярдәм иткәннәре өчен, язучыларга, драматургларга һәм шагыйрьләргә бүген тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килә! Татар музыка сәнгате культурасының бик нык үсүен, аның потенциаль көчен искә алып, 1945 елда Казанда консерватория ачылган иде. Аның ачылуы бер үк вакытта безнең хаҗәтләребезне һәм мөмкинлекләребезне тану да булды. Консерваториянең роле һәркемгә билгеле. Бик күп яшь музыкантлар, җырчылар, оркестрантлар, композиторлар, музыка белгечләре һәм дирижерлар тәрбияләп чыгарды ул. Опера театрына кереп карагыз: андагы солистлар һәм оркестрантлар барысы да диярлек Казан консерваториясен ’тәмамлаган кешеләр. Пединститутның музыка факультетында, шәһәребезнең музыка училищесында һәм музыка мәктәпләрендә эшләүчеләрнең дә күбесе консерваториядә белем алган иптәшләр. Яшь иҗат көчләре хисабына үсүе буенча, безнең оешма илебездәге башка оешмалар арасында иң алдынгы урыннарның берсен тәшкил итә. Соңгы ун ел эчендә генә дә без үзебезнең иҗади сафыбызга композиторлардан И. Шәмсетдиновны, X. Вәлиул- линны, А. Вәлиуллинны, Ә. Бакировны, Б. Мулюковнм, Н. Зарипованы, А. Монасый- повны, А. Бренингны, А. Лупповны, Б. Трубинпы, Ф. Әхмәтовны, Р. Еникеевны, М. Яруллиниы һәм Чиграл-Облаиы; музыка белгечләреннән Г. Касаткинаны һәм О. Егорованы алдык. Ләкин безнең ишекне тагын яңа үрентеләр — яшь композитор* лар шакый башлады инде. Яшьләр — безнең ышанычыбыз. Аларга карата сак, игътибарлы һәм шул ук вакытта кирәгенчә таләпчән булу — барлык өлкән буынның бурычы. Без яшьләрдән якты, кыю иҗади омтылыш һәм осталыкларын күрсәтүне көтәбез. Яшь иптәшләргә шуны әйтәсе килә: иҗат ул шәхси теләк кенә тү<ел, бәлки җәмәгатьчелек алдындагы бурыч та; менә шуңа күрә дә иҗади эш башкарганда ялкаулыкка, ваемсызлыкка, пассивлыкка һәм акрынлыкка урын булмаска тиеш. Минем өлешчә аның турында да әйтүемне Ренат Еникеев аңлагандыр дип уйлыйм. Безнеңчә, ул үзе башкара торган эшләрдән күбрәккә сәләтле. «Пассивлык» дигән сүз уңае белән, ихтимал, Зарипованың, ә акрынлык турында сөйләгәндә үзара дус булган Ф. Әхмәтов- ның һәм М. Яруллинның исемнәрен дә атарга туры килер. Иҗатның туктаусыз рәвештә рухи яктан байый бару процессы икәнлеген онытмаска кирәк, һәм бары тик шул процесс тәртиптә булса гына калганнарына ирешергә мөмкин. Музыка белеме буенча кадрлар тәрбияләүдә дә консерватория җитди роль уйнады. Хәзер инде теоретик фикернең реаль җимешләре турында да сөйләргә мөмкин. Безнең оешманың теоретик дәрәҗәсе югары булу — Казан шәһәрендә пентатоника буенча конференция үткәрергә мөмкинлек бирде. Мәгълүм булганча, ул конференциядә нигезендә пентатоника яткан күп кенә милли культуралар вәкилләре катнашты. Конференциянең йомгаклары пентатоника үсешенә бәйләнгән күп кенә катлаулы һәм мөһим мәсьәләләрне чишүдә, һичшиксез, зур әһәмиятле булды. Музыка белгече Я. М. Гиршман шул конференциядә пентатоника турында ясаган докладын соңыннан тагын да баетып, үстереп, кандидатлык диссертациясе яклады/ Әзһәр Абдуллинның татар халык җырлары турында, Чулпан Бәхтиярованың «Милли музыка культураларының үзара баешулары һәм якынаюлары турында» дигән хезмәтләре; Г. Касаткина, Н. Шумская, 3. Хәйруллина һәм М. Җиһапшиналарның татар музыкасының аерым жанрлары турындагы («Совет Татарстанының музыка культурасы» дигән җыентыкта) мәкаләләре дә шактый кызыклы. «Совет Татарстаны композиторлары» исемле китап һәм С. Сәйдәшев, Ф. Яруллин, А. Ключаревлар турындагы аерым монографик очеркларның музыка сөючеләр арасында популярлык казануын да әйтеп үтәсе килә. М. Мозаффаров, Ю. Виноградов һәм 3. Хәйруллиналар тарафыннан төзелеп, әле яңа гына басылып чыккан «Татар халык җырлары» җыентыгы да татар халык музыкасын өйрәнүчеләр өчен кыйммәтле бәхәс чыганагы булырга тиеш. Тиздән Ә. Абдуллинның «Революциягә кадәрге татар җырларын жанр-тема ягыннан классификацияләү турында», Г. Касаткинаның «Җәлил» операсы, Йолдыз Исәнбәтнең «Муса Җәлил һәм татар музыкасы» исемле фәнни хезмәтләре һәм 3. Хәйруллинаның «1905—1917 еллардагы вакытлы татар матбугаты битләреннән» исемле музыка елъязмасы басылып чыгачак. Хәзерге чорда музыка иҗатының иң мөһим үзенчәлеге — аның заман белән бәйләнеше тирәнәя баруында. Яңа иҗат ителгән әсәрләрнең күбесе бүгенге көн темаларына багышланган булуы әнә шул турыда сөйли. Ләкин сәнгатьнең бүгенгелеге тема актуальлеге белән сенә билгеләнми, бәлки ул югары художество осталыгын да, тарихи вакыйгаларны бүгенге көн күзлегеннән кичерүне дә һәм батыр рәвештә киләчәккә күз ташлауны да эченә ала. Менә шушы кыен юлдагы иҗади уңышларыбызга куанабыз без. Җ. Фәйзинең Г. Кутуй повесте буенча язылган «Тапшырылмаган хатлар» операсы да, Ә. Бакировның «Тальян моңы» музыкаль комедиясе дә тормыштагы мөһим мәсьәләләрне чагылдырган. К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы А. Вәлиуллинның шул исемдәге операсы өчен нигез булды. С. Сәйдәшев музыкасы нигезендә А. Ключарев тарафыннан иҗат ителгән «Наемщик» (Т. Гыйззәт драмасы буенча X. Вахит либреттосы) Һәм X. Вәлиуллинның «Дим буенда» (X. Вахит либреттосы) исемле опералары да заманча яңгырыйлар. 3. Хәбибуллинның «Раушан» (Сәлимов либреттосы) балетында әкият фантастикасы аша актуаль проблеманы хәл итәргә тырышу сизелә. Соңгы елларда композиторларның симфоник һәм камера иҗаты сизелерлек җанланып китте һәм бу өлкәдә дә коммунизм төзүче замандашларыбызның эчке дөньясын тулырак ачарга омтылыш төп урынны алып тора. Шушы иҗади тенденция характерлары һәм мәгънәләре белән төрле булган әсәрләрдә: А. Леманның скрипка белән оркестр өчен язылган ике концертында, виолончель белән оркестр өчен язылган концертында, фортепьяно өчен прелюдиялар циклында һ. б. күп кенә инструменталь пьесаларында; М. Мозаффаровның симфоник поэмаларында һәм скрипка өчен концертларында; Л. Лупповның симфония-легендасында; А. Бренингныц симфоник һәм фортепьяно әсәрләрендә; А. Монасыйпов симфониясендә; Л. Ключаревның Идел буе халыклары темасына язылган симфоник пьесаларында һәм фортепьяно әсәрләрендә; А. Вәлиуллинныц икенче кыллы квартетында; Ф. Әхмәтовныц камера әсәрләрендә; Ә. Бакиров һәм Б. Мулюковларныц җыр-хор иҗатында да теге яки бу дәрәҗәдә күренеп тора. Ленин темасы да үсә һәм киңәя. М. Мозаффаров, Б. Мулюков һәм А. Вәлиуллин- нарның Ленин турындагы җырлары һәм кантаталары, һәм, ниһаять, А. Леманның монументаль «Ленин» ораториясе әнә шул турыда сөйли. «Ленин» ораториясенең Казанда һәм Мәскәүдә башкарылуы зур вакыйга булды. Ул монументаль әсәрдә В. И. Ленинның күпкырлы образы сурәтләнгән. Халыкның Ильичка булган мәхәббәте, Ленин идеяләренең үлемсезлегенә ышанычы, революцион көрәшнең героик пафосы музыкада аеруча матур чагыла. Заманыбызның әйдәп баручы темасы буларак, Ленин темасы бездә һаман ныгый, үсә бара. Без беркадәр иҗат тәҗрибәсе тупладык. Бу — безнең байлыгыбыз. Һәм әгәр бу байлыкны халык белә икән, ул аны бары тнк безнең иң кадерле дусларыбыз — башкаручылар аша белә. Алар иҗади яктан безнең әсәрләрне башкару процессында үстеләр. Без моңа шатбыз. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: алардан башка, безнең иҗатыбызның шушылай шаулап үсүе турында сөйләргә дә мөмкин булмас иде. Башкаручылар арасында татар совет музыкасы энтузиастлары шул кадәр күп, санап бетерерлек түгел, ләкин безнең музыканың актив пропагандистлары — Мөнирә Булатова, Фәхри Насретдинов, В. Шәрнпова, А. Аббасов, И. Ишбүләков, 3. Хисмәтуллина, Ф. Тимерова, Р. Билялова, Г. Сәйфуллина, Й. Гыйззәтуллин кебек оста җырчыларның һәм опера театры дирижерлары Хәсби Фазлуллин, Җәләл Садриҗиһанов, Алмаз Монасыйповларның исемнәрен ничек атап үтмисең ди инде! Совет музыкасының чын энтузиасты, танылган дирижер профессор Исай Шерман безгә күп еллардан бирле зур ярдәм күрсәтеп килә, үз әсәрләрсбезнең язмышын без аңа аеруча теләп тапшырабыз. Татар музыкасын пропагандалауда II. Брауде, Э. Монасзон һәм X. Ходжаев та актив катнаша башладылар. Яшь башкаручылардан аеруча Эмиль Җәләлетдиновны билгеләп үтәсе килә. Татарстан композиторлары иҗат иткән җырларны иң күп пропагандалаучы кеше ул. Бик оста башкаручы, халыкара конкурслар лауреаты Зариус Шахморзаеваныц тагар музыкасы белән күбрәк кызыксына башлавы да безнең өчен куанычлы хәл һәм, пленумыбызда катнашучы буларак, без аны кайнар рәвештә сәламлибез. Музыка иҗат итүчеләргә һәм аны башкаручыларга, ягъни композиторларга һәм артистларга, бик бай булсак та, без бер нәрсәдә һаман артта калып киләбез әле. Мин филармония эшен күздә тотам. Совет кешесенең (ул кайда гына яшәсә дә — Мәскәү- дәме яки Бөгелмәдәме) художество таләпләрен бары тик эстрада бригадалары белән генә канәгатьләндереп булмый хәзер. Филармониягә моны аңларга вакыт җитте инде. Безнең иҗатыбыз нигезендә тупланган художество байлыгы белән ул байлыкны киң халык массаларына җиткерү өчен кирәк булган мөмкинлекләр арасындагы резерв тиешеннән артык зур түгелме икән? Композиторлар Союзы художество иҗаты өчен генә түгел, бәлки республикабызда музыканың гомуми торышы өчен дә җаваплы. Ләкин, опера театрында, филармониядә, радиокомитетта үзенең вәкилләре булса да, Союз аларның эшенә тиешенчә нәтиҗә бирә торган тәэсир ясый алмый. Композиторлар Союзы үзенең пленумнарында, иҗат җыелышларында күтәргән мөһим мәсьәләләр бары тик кәгазьдә генә кала. Филармония адресына юнәлтелгән үткен һәм гадел тәнкыйтьнең теләгән нәтиҗәне биргәне юк әле. Татар музыкасын пропагандалау эше бик начар куелган. Бары тик композиторлар Союзы инициативасы белән һәм бары тик Союз хисабына гына филармония елына бер-ике тапкыр татар музыкасы концерты бирә. Филармониянең канә< гатьләнерлек эшләмәвенә объектив сәбәпләр (симфоник оркестр өчен концерт залы булмау) дә бар, әлбәттә. Безне шулай ук татар радиосының музыкаль тапшырулары да канәгатьләндерми. Анда үз эшен белеп һәм эзлекле рәвештә эшләп баручы пропагандист кулы сизелми. Заманында радионы үзенә бер төрле иҗат активлыгы үзәге итә алган Зәйнәп Хәйрул- линаның яхшы эшен без әле хәзер дә сагынып искә алаоыз. Опера театрына да бер нәрсәне әйтеп үтәсе килә: кадерле иптәшләр! Нигә сез музыкасы икенче дәрәҗәдә булган, өстәвенә, кайчакта безнең заманнан ерак торган әсәрләрне куясыз соң? Үзегезнең көчегезне (дөрес, бездә бара, әмма сирәк бара торган) гениаль операларга юнәлтсәгез һәм репертуарыгызны совет композиторлары әсәрләре белән тулыландыруга аеруча игътибар итсәгез әйбәтрәк булмас микән? Татар музыка-сәхнә әсәрләрен тудыруга активрак, эшлеклерәк ярдәм итәргә кирәк. Театрның яңадан совет операсы һәм балеты лабораториясенә әйләнүе кирәк. Дөрес, театр музыка яза алмый, ул — композиторлар эше. Ләкин театр актив тупларга — темалар тәкъдим итәргә, танылган либретто язучыларны, драматургларны үз тирәсенә җыярга булдыра ала бит. Опера театры, аның милли репертуары турында сүз барганда үземне борчый торган бер фикерне әйтми үтә алмыйм: безнең милли совет опера сәнгатенең үсеш процессы инде тулысынча тәмамланган һәм ул инде барлык бурычларны үтәгән, максатларына ирешкән дип исәпләвебез дөрес микән? Милли опера сәнгатендә эзләнү һәм эксперимент стадиясендәге, халык тарафыннан сыналып, үзләренең яшәргә лаеклы булуларын күрсәтү стадиясендәге, нәрсәләр күп бит әле. Тамашачыны музыка әсәрен аңларга өйрәтү өчен шулай ук вакыт һәм тырышлык кирәк. Милли опера өчен, хәзерге заман операсы өчен агитация алып бармый булмый әле. Аның өчен көрәшергә һәм аны актив пропагандаларга кирәк. Ә моның өчен кайчакта «мораль дотациявдән дә курыкмаска кирәк. Материаль яктан кыенрак булганга, театр күбрәк касса ягын кайгырта. Әйтик, театрга, мәсәлән, X. Вәлиуллин операсын куюга караганда, бөтен дөньяга танылган операны, аннан да бигрәк, берәр опереттаны кую файдалырак. Болай иткәндә, билгеле, театр кассасында акча күп булыр, әмма халыкта милли операларны ярату хисе тумас, киресенчә, ул алардан читләшер генә. Мин бу фикеремне РСФСР Культура министрлыгына адреслыйм һәм мине дөрес аңларлар дип уйлыйм. Композиторлар Союзының 25 еллык яшәү чорында тупланган материал турында тәүлек буена сөйләргә дә булыр иде, ләкин мин докладымның йомгак өлешен хәзерге этапта безнең оешма алдында торган бурычларга багышлау әйбәтрәк булыр дип уйлыйм. Безнең Союз хәзерге вакытта үз алдында торган бурычларның иң мөһиме — Владимир Ильич Ленинның тууына йөз ел һәм Октябрь революциясенә илле ел тулу көннәренә һәрьяклап әзерләнү дип саный. Бу темалар бик зур һәм күпкырлы. Ленин темасы кешелек дөньясында бәхет, ирек һәм тигез хокуклылык өчен барган бөтен көрәш тарихын эченә ала. Бу тема совет халкының хәзерге тормышының барлык компонентларын (космосны да кертеп) эченә ала. Октябрь революциясенең 50 еллыгы да асылда — шул ук Ленин темасы дигән сүз. Менә шушы теманы художестволы итеп яктырту өчен сәнгатьнең чикләнмәгән мөмкинлекләре бар. Хәзер үк инде бу теманы яктыртуга бездә байтак иҗади омтылыш бар. Җ. Фәйзи һ. Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасына контата яки оратория язарга җыена. А. Леман В. Маяковскийның «Яхшы» поэмасы буенча оратория язу өстендә эшли. Композиторлар белән тыңлаучылар арасындагы контактны да ныгытырга һәм яхшыртырга кирәк дип уйлыйбыз без. Тыңлаучылар белән күбрәк аралашу композиторга бик зур иҗади илһам бирә, аның күңелендә яхшы фикерләр уята. Әйтик, композитор А. Луппов Ангара ГЭСын төзүчеләр янына бер тапкыр гына барып кайтканда да бөтен бер әсәрләр циклы язарлык материал алып кайтты, ә аннары шул материаллар нигезендә симфония язды. Совет сугышчыларына актив шефлык итүне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Бездән шулай ук туктаусыз рәвештә мәктәп балаларын эстетик тәрбияләү дә сорала. Без балалар өчен күбрәк язарга тиешбез. Дөрес, балалар өчен язылган байтак әсәрләребез бар безнең, ләкин, бүгенге таләпләр күзлегеннән караганда, алар һич тә җитәрлек түгел әле. Композиторларның'идея һәм профессиональ осталыкларын туктаусыз үстерә бару мәсьәләсен дә көн тәртибеннән төшермибез без. Киләчәктә ул таләпләр тагын да зур- рак булырга тиеш. Сәнгать чараларының барлык мөмкинлекләрен кулланып, зур художество осталыгы белән язылган әсәрләр генә тыңлаучыларга барып җигүен һәм аларның күңеленә тиешле дәрәҗәдә тәэсир ясавын һич тә истән чыгарырга ярамый. Халык музыкасы белән бәйләнеш мәсьәләсенә карата берничә сүз. Безнең үсеш башланган чорда — халык иҗаты композиторлар иҗаты өчен мелодик материал булган вакытта — халык музыкасына мөрәҗәгать итү, аның белән аралашу законлы, нәтиҗәле хәл иде. дигән фикер яшәп килә иде. Ә хәзер исә, халык музыкасын «эксплуатацияләүне» туктатырга вакыт инде, үз көйләрегезне языгыз! дигән тавышлар ишетелә башлады. Мәсьәлә катлаулы. Дөрес, халык музыкасыннан файдаланган, әмма үзе аны берничек тә баетмаган композиторлар бар иде һәм хәзер дә бар әле. Ләкин халык иҗатын өйрәнүдән тукталу да бик зур ялгышлык булыр иде. Җыр аша халык үзенең бөтен рухи байлыгын ачып бирә. Туктаусыз үсә баручы халык иҗатындагы фикер һәм хисләрнең тирәнлеге әнә шуңа бәйләнгән. Яңа интонацияләр — тормышның яңа билгеләре алар. Аларны белү, җыю һәм өйрәнү — һәр чын композиторның төп бурычы. Тик безгә җырның милли билгесен бәяләгәндә мәсьәләгә киңрәк карарга гына кирәк. Бездә шундый хәлләр дә булгалый: әгәр теге яки бу җыр Казанныкы булмаса, аны гомумән татар җыры дип исәпләмиләр иде. Ә бит татар халык иҗаты илебезнең бик күп өлкәләрендә очрый югыйсә! Себер татарларының үзенчәлекле җырлары матур яңгырамыймыни да, Казахстанда яки Башкортстанда яшәүче татарларның көйләре безгә ятмыни? Юк, иптәшләр! Мин ышанам: интонацион яктан без үзебез уйлаганнан шактый байрак. Без ул бетмәс-төкәнмәс байлыктан үз иҗат процессыбызда бер дә курыкмыйча файдаланырга тиешбез! Халык музыкасы — безнең җиранабыз ул. Киләчәктә дә аннан аерылмаячакбыз! Татар совет музыкасының хәзерге художество йөзен билгеләүче һәм аның үсешендәге иң әһәмиятле нәтиҗәләрнең берсе — хәзерге милли стильнең һаман саен ачыклана, кристаллаша баруы. Социалистик эчтәлек нигезендә милли музыкаль культураларның нәтиҗәле рәвештә үзара бәйләнеше һәм тәэсир итешүләре бу хәлгә ныклы фундамент булды. Яңа эчтәлекнең һәм музыкаль культураларның аралашуы һаман саен үсә бару нәтиҗәсендә яңа художество традицияләре барлыкка килә. Киләчәктә милләтләрнең үзара берләшүе, дип өйрәтә партия, һәр милләт культурасындагы кыйммәтле нәрсәләрне мөмкин кадәр тулырак ачу юлы белән хәл ителәчәк. Нәкъ менә шулар — милли культураның иң кыйммәтле һәм прогрессив элементлары ул милләтнең коммунизм эпохасында гомумхалык культурасына керткән өлешен тәшкил итә. Башка милләтләрнең күп кенә музыкаль культура элементлары белән баетмыйча һәм халыкның үзенчәлекле музыкасы нигезләрен сакламыйча, ул үзенчәлекләрне кыю рәвештә һәм һәрьяклап үстермичә торып, барлык социалистик милләтләр өчен уртак булган культураны формалаштыру мөмкин түгел. Милли башлангычын югалткан сәнгать чын-чынлап халык сәнгате, демократик сәнгать була алмый, дигән сүз никадәр хак булса, һәрбер милли культураның үз кабыгына гына бикләнеп, тугандаш халыкларның культуралары белән аралашмыйча, үзара тәэсир итешмичә яшәвенең куркынычлы булуы да шулай ук дөрес. Бары тик үзенең хәзерге милли стилен яхшырта һәм үстерә барганда гына татар музыкасы күп милләтле совет музыкасы хәзинәсенә тиешле өлеш кертә алыр, социалистик милләтләрнең музыкаль культурасы үсешенә һәм үзара баешуына ярдәм итәр.