Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары
ТАТАРСТАН КОМПОЗИТОРЛАРЫНЫҢ VII ПЛЕНУМЫ 27 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татарстан композиторлары союзының VII пленумы ачылды. Пленум композиторлар союзының 25 еллык юбилей көннәренә туры килде. Чирек гасыр эчендә татар композиторлары совет музыка сәнгатенә зур өлеш керттеләр, аларның күп санлы әсәрләрендә халык тормышы һәм аның якты киләчәк өчен батыр көрәше киң чагылыш тапты. Халкыбызның сөекле композиторы Салих Сәйдәшев җырларын һәм зур күләмле музыкаль әсәрләрен, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Альберт Леман, Заһид Хәбибуллин, Хөснул Вәлиул- лин, Аллаһияр Вәлиуллин, Әнвәр Бакиров, Рөстәм Яхин. Алмаз Монасыйпов һәм башка композиторларның операбалетла- рын, симфоник әсәрләрен һәм җырларын татарлар гына түгел, башка тугандаш халыклар да яратып тыңлый. Татар композиторлары иҗат иткән кайбер музыкаль әсәрләр чит ил тыңлаучыларына да яхшы таныш. Пленумга Татарстан композиторлары, музыка сәнгате эшчеләре генә түгел, Мәс- кәү һәм тугандаш халыкларның да музыкаль җәмәгатьчелеге вәкилләре, язучылар, журналистлар катнашты. Пленум ачылган көнне анда катнашучылар симфоник музыка концерты тыңладылар. Татар дәүләт опера һәм балет театрының симфоник оркестрына кушылып, Казан консерваториясенең хор классы, Татарстан ЛССРның халык артисткасы Р. Билалова, артистка Ф. Тимерова, пианист Э. Моназ- сон, РСФСРның халык артисты Ф. Насретдинов башкарган А. Монасыйпов, Җ. Фәйзи, Н. Җиһанов, М. Яруллин, Ф. Ахметов, А. Леманның яңа әсәрләре татар музыкаль сәнгатенең соңгы еллардагы үсешен ачык күрсәттеләр. Икенче көнне Казан дәүләт консерваториясе бинасында пленум үзенең эшен дәвам иттерде. Композиторлар союзы председателе Н. Җиһанов үзенең докладында Татарстан композиторлары союзының 25 ел буена дәвам иткән эшчәнлеген яктыртты, хәзерге этапта татар совет музыка сәнгатенең торышын анализлады. Аннан соңгы көннәрдә пленумга катнашучылар С. Сәйдәшев белән А. Ключаревныц «Наемщик», Н. Җи- һановның «Җәлил» операларын, Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен, халыкара конкурслар лауреаты 3. Шихмур- заева, филармония артисты Э. Җәләлетдн- нов, РСФСРның атказанган артисты В. Җарков, РСФСРның халык артисты Ф. Насретдинов, Казан консерваториясе укытучылары Н. Брауде, А. Леман, опера һәм балет театрының симфоник оркестры, Татар дәүләт филармониясенең кыллы квартеты һәм тынлы инструментлар квинтеты, консерватория студентлары башкаруында татар композиторларының симфоник, ка- мерноинструменталь, инструменталь, вокаль, балалар өчен язылган әсәрләре белән таныштылар. 1 ноябрь көнне композиторларыбыз- ның әсәрләренә һәм союзның эшчәнлегенә карата фикер алышу — иҗади дискуссия булды, композиторлар союзының яңа прав- лениесе сайланды. КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БҮЛЕГЕНӘ 20 ЕЛ 1944 елдан бирле, егерме ел эчендә. Хезмәт Кызыл Байрак орденлы В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген 500 гә якын кеше тәмамлады. Татар филологиясе буенча Казан университетын тәмамлаган белгечләрнең бер өлеше хәзер халык мәгарифе өлкәсендә эшли. Алар арасында партиясовет органнарында җаваплы эш башкаручылар да, журналистлар да, галимнәр дә, исемнәре укучыларга киң танылган язучы һәм тәнкыйтьчеләр дә бар. СССР язучылары союзы членнарыннан унбиш язучы — университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган белгеч. Бу бүлек 1 фәннәр докторы, 22 фәннәр кандидаты тәрбияләп чыгарды. 50 гә якын белгеч Казан, Уфа, Алабуга, Мәскәү, Бухарест шәһәрләренең югары уку йортларында укыта. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә эшләүче укытучылар. фән эшлеклеләре егерме монография, күп кенә фәнни хезмәтләр бастырып чыгардылар, югары, урта һәм сигезьеллык мәктәпләр өчен дәреслекләр яздылар. Актлар залында тул уңай белән 31 октябрьдә университет Гыйльми Советының тантаналы утырышы үткәрелде. Утырышта бик күп партия һәм совет оешмалары, югары уку йортлары һәм аерым кешеләр университетның татар филологиясе бүлеге укытучыларын, фәнни эшчеләрен һәм студентларын 20 еллык юбилей белән котладылар, тирән белемле яшь белгечләр тәрбияләп чыгаруда яңа уңышлар теләделәр. М. Ю. ЛЕРМОНТОВНЫҢ ТУУЫНА 150 ЕЛ Октябрь аенда Советлар Союзы халыклары һә.м бөтен прогрессив дөнья әдәбияты җәмәгатьчелеге бөек рус шагыйре М. 10. Лермонтовның тууына 150 ел тулу көнен билгеләп үтте. By дата уңае белән илебез шәһәрләрендә һәм авылларында: 'льтура йортларында, клубларда, китап- нәләрдә, югары уку йортларында, мәктәпләрдә, музейларда шагыйрь иҗатына карата күп санлы әдәби кичәләр үткәрелде, күргәзмәләр оештырылды, радио һәм телевидение буенча Лермонтов иҗатына багышланган махсус чыгышлар булды, газета һәм журналлар бөек шагыйрь турында яңа материаллар бастырып чыгардылар. 13 октябрьдә Казан офицерлар йортының колонналы залында республикабыз җәмәгатьчелеге бөек шагыйрь юбилеен билгеләп үтте. Бу кичәгә язучылар, партия- совет эшчеләре, журналистлар һәм күп санлы әдәбият сөючеләр катнашты. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында докладны шагыйрь Әхмәт Исхак ясады. Соңыннан сәнгать мастерлары шагыйрь әсәрләреннән зур концерт бирделәр. Татарстанның дәүләт музее бу юбилейгә багышлап күп кенә әдәби кичәләр үткәрде. Бу кичәләрдә тамашачылар «М. Ю. Лермонтов поэзиясе» дигән темага үткәрелгән әдәби концерт карадылар, Казан театры артистларының Лермонтовның драма әсәрләреннән өзекләр башкаруларын, Ираклий Андронниковның Лермонтов турындагы хикәяләрен тыңладылар. СӘЙФИ КУДАШКА 70 ЯШЬ 10 октябрьдә Уфада Башкорт совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе, күренекле башкорт һәм татар шагыйре Сәйфи Кудашка 70 яшь тулуга багышланган тантаналы әдәби кичә булды. Кичәгә, Башкортстан язучылары, журналистлары, әдәбият сөючеләре белән бергә, тугандаш халыклар әдәбияты вәкилләре: Татарстаннан X. Туфан һәм Г. Кашшаф, Үзбәкстаннан Гафур Голәм һ. б. катнашты. Сәйфи Кудашка, 70 яшь тулу уңае белән, башкорт совет әдәбиятын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Башкортстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелде. Юбилярга бик күп оешмалардан, иҗат союзларыннан котлау адреслары тапшырылды. СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ТҮГӘРӘК Күптән түгел Татарстан язучылары союзына Гази Кашшаф исеменә Украинаның Львов өлкәсе Пустомытов районы Старо- сельское урта мәктәбеннән бер хат килеп төште. «Узган елны безнең әдәби түгәрәк членнары, — диелгән бу хатта, — Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнделәр. Күршедәге мәктәпләрнең укучылары белән берлектә, Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган укулар оештырдык. Шуңа күрә мәктәп дирекциясе безнең әдәби түгәрәккә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирде. Без бу исем белән горурланабыз һәм шагыйрь иҗатын өйрәнүебезне дәвам иттерәбез. Без сезнең Җәлил белән ул исән вакытта ук дус булуыгызны һәм хәзер аның иҗатын өйрәнү, тикшерү буенча эшләгәнегезне яхшы беләбез... Мәктәптә Муса Җәлил почмагы оештыру буенча киңәшләр бирсәгез иде. Безнең түгәрәкнең почетлы члены булырга ризалыгыгызны сорыйбыз...» Шушы хат белән бергә укучылар Гази Кашшафның Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге әдәби түгәрәкнең почетлы члены булуы турында таныклык та җибәргәннәр. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Татарстан язучылары союзы каршындагы рус язучылары секциясенең 5 октябрьдәге утырышында яшь шагыйрь И. Данилов әсәрләре укып тикшерелде. Бу әсәрләр буенча фикер алышуда катнашкан В. Синев, А. Булгаков, Ю. Малков, А. Степанов, А. Фомина, М. Елизарова һәм башкалар И. Данилов шигырьләрендәге кимчелекле якларны күрсәтеп, киләчәк иҗатында аларны бетерүгә юнәлдерелгән киңәшләр әйттеләр. Шушы ук секциянең 19 октябрьдәге утырышына катнашучылар: М. Елизарова, Б. Зильберман, К. Лебедев. А. Булгаков, 10. Белостоцкий, А. Степанов һәм башкалар И. Ингварның «Кешеләр, мин сезнең яныгызга киләм» исемле яңа пьесасы турында фикер алыштылар. Әсәрнең сюжетын, конфликтын, образларын тагы да тулыландыру, кыскасы, пьесаны яңадан эшкәртү өчен авторга җитди киңәшләр әйттеләр. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР Быел көз Гази Кашшаф нефтьчеләр шәһәре — Әлмәттә булып кайтты. Ул, шәһәрнең Горький исемендәге клубында һәм Техника Йортында әдәбият сөючеләр белән очрашып, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның батыр иптәшләренең фашист тоткынлыгындагы фидакарь көрәшләре турында сөйләде, аларны Муса Җәлилнең дошман тылындагы патриотик эшчәнлеге турындагы яңа материаллар белән таныштырды. Шундый ук очрашулар Казан шәһәренең 6 больницасында, 6 урта мәктәбендә һәм Төзелеш институтында да булды. Төзелеш институтындагы очрашу аеруча кызыклы булды, чөнки Муса Җәлил җитәкчелек иткән яшерен оешма членнарының берсе — Фоат Булатов шушы институтта укыган. Очрашуга катнашкан институт укытучылары һәм студентлары Гази Кашшафның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар, Фоат Булатовны хәтерләүчеләр аның институтта уку еллары турында истәлекләр сөйләделәр. ^Сентябрь ахырында Г. Минский Чаллы районында булды. Ул анда Чаллы шәһәренең Вахитов исемендәге урта мәктәбендә «Замандашларым» исемле китабы буенча үткәрелгән укучылар конференциясенә катнашты, укучыларга бу китапның язылу тарихын сөйләде. Соңыннан конференциягә катнашучы укучылар китап турында фикер алыштылар, авторга иҗади уңышлар теләделәр. 27 октябрьдә, дәресләрдән соң, Зеленодольск шәһәренең Культура йортына 5 нче урта мәктәп укучылары әдәби кичәгә җыелдылар. Кичәгә балалар язучылары И. Туктар, Г. Галиев, Н. Гайсин, Ә. Бикчән- тәева, М. Фәйзуллина, Р. Фәйзуллин һәм К. Латыйпов килгән иде. Язучылар балаларга үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, әдәбият яңалыклары турында сөйләделәр. Аннары укучылар язучы абыйлары һәм апалары язган әсәрләр турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар һәм алар- ның аерым әсәрләрен яттан укып күрсәттеләр. Бу кичәгә өч йөзләп укучы катнашты. Соңыннан автографлар белән китаплар сату оештырылды. Әдәби кичә гаять җанлы үтте. Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» китабын укучылар яратып укыйлар. Бу китапта сурәтләнгән вакыйгалар турында сөйләшү өчен укучылар, эшчеләр һәм колхозчылар, хәрби хезмәткәрләр авторны әледән-әле үз коллективларына чакыралар. Соңгы вакытларда шундый коллектив очрашулар Казан шәһәренең беренче, бишенче мәктәпләрендә, Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләре янында булды. Очрашуларның берсендә 1 нче мәктәп укучылары «Яшәү белән үлем арасында» китабы буенча үзләре эшләгән инсценировканы уйнап күрсәттеләр. Октябрь аеның беренче яртысында Галимҗан Латыйп Әлмәт, Бөгелмә, Чистай районнарында булып кайтты. Әлмәт районының Урсал авылы сигезьеллык мәктәбендә укытучылар һәм укучылар белән очрашмп, ул бүгенге татар әдәбияты һәм «Совет әдәбияты» журналында басылачак әсәрләр турында сөйләде, үзенең яңа шигырьләрен укыды. Шундый ук очрашу Чистай районының Шәхмәй авылы мәктәбендә дә булды. Шул ук Шәхмәй авыл клубы бинасында «Совет әдәбияты» жур. налы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциягә катнашучылар алдында чыгыш ясап, Г. Латыйп журнал һәм аның авторлары, киләсе елга планнары турында сөйләде. Китапханә мөдире Галиева, клуб мөдире Гыйрфанова, укытучылардан Зәйнуллина һәм Саттарова, колхозның партия оешмасы секретаре Хөснуллин, мәктәп директоры Шәрипов һәм башкалар журналда басылып чыккан проза, поэзия һәм тәнкыйть әсәрләре турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. «Совет әдәбияты» журналының быелгы 7 санында басылып чыккан «Урман гарнизоны» документаль повестеның авторы запастагы полковник Сәлман Таһнров 11 октябрьдә Татарстаннан Совет Армиясенә китәчәк егетләр белән очрашты. Ул үзенең чыгышында повестьта сурәтләнгән вакыйгалар, геройларның язмышы, хәзерге вакыттагы эшләре турында сөйләде. Совет Армиясенә барачак Татарстан егетләренең Бө- ек Ватан сугышы фронтларында зур батырлыклары белән дан казанган аталарына, бабаларына һәм абыйларына лаек булырлык хезмәт итәчәкләренә ышаныч белдерде. Егетләр С. Таһнровның «Урман гарнизоны» повестен яратып укулары турында әйттеләр һәм аның үзләренә булган ышанычын акларга сүз бирделәр. Сентябрь аенда шагыйрь И. Юзиев белән яшь язучы Г. Сабитов Мамадыш шәһәренең икенче урта мәктәбендә һәм районның Югары Ушма, Түбән Ушма, Шәдче, Дүстәм, Иске Комазан авылларында булып, укучылар белән очрашулар үткәрделәр, аларны татар әдәбиятының бүгенге торышы белән таныштырдылар. Илдар Юзиев 14—20 октябрьдә Сарман районы әдәбият сөючеләре белән очрашулар үткәрде. Ул 1 Май колхозы клубында, Азалак сигезьеллык мәктәбендә, Теләче-Тамак урта мәктәбендә, Чулпан колхозында һәм башка урыннарда чыгыш ясап, очрашуга катнашкан колхозчыларга, механизаторларга, укытучыларга һәм укучыларга әдәбият яңалыклары турында сөйләде, яңа шигырьләрен укып күрсәтте. Октябрь аенда Шәүкәт Галиев белән Илдар Юзиев республикабызның Куйбышев районының Базарлы Матак, Үргәагар, Алпар, Түбән Әлки авылларында булып, клубларда, мәктәпләрдә, совхоз эшчеләре, укытучылар һәм укучылар белән очраштылар. Очрашуларда алар «Совет әдәбияты» журналы, анда басылачак әсәрләр буенча әңгәмәләр үткәрделәр, әдәбият сөючеләрне иҗат планнары, яңа әсәрләре беләй таныштырдылар, укучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирделәр. БӨТЕНСОЮЗ ТЕЛ БЕЛГЕЧЛӘРЕ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 22—26 сентябрьдә СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында тел белгечләренең бөтенсоюз конференциясе үткәрелде. Ул хәзерге совет тел белеменең иң актуаль проблемаларының берсенә — совет халыклары телләренең үзара йогынтысы һәм бер-берсен баетуы проблемасына багышланды. Анда күп санлы тел белгечләре, шулай ук башка иҗтимагый фәннәр өлкәсендә эшләүче белгечләр дә (тарихчылар, әдәбиятчылар, философлар, психологлар, методистлар) катнаштылар. Конференциядә 6 коллектив доклад, бернигә өстәмә доклад һәм 35 ләп чыгыш ясалды. Филология фәннәре докторы Ю. Д. Де- шериев (Мәскәү) доклады, Молдавия ССР Фәннәр Академиясе член-корреспонденты Н. Г. Корлэтяну һәм филология фәннәре кандидаты И. Ф. Протченколар докладында Совет чорында СССР халыклары телләренең үзара йогынтысы һәм берберсен баетуы мәсьәләләренә теоретик һәм практик яктан анализ бирелде, телләрнең үсеш юнәлеше һәм перспективасы билгеләнде, ул фәнни яктан нигезләнде һәм куелган проблемаларны тикшерүдә кулланылачак методик алымнар күрсәтелде. Докладның авторлары илебездә яшәүче халыкларның милли әдәби телләрен баету һәм үстерүдә беренче чиратта аларның эчке потенциаль мөмкинлекләре төп һәм иң әһәмиятле чыганак булып торса, икенче яктан рус теле зур роль уйный, дигән фикергә басым ясап әйттеләр. Шул ук вакытта авторлар рус теле тарихи үсешенең барлык этапларында да үз байлыгы белән генә уртаклашмады, бәлки ул үзе дә СССР халыкларының телләре йогынтысы астында баеды һәм байый бара, — диделәр. Филология фәннәре кандидатлары Ә. М. Ахунҗанов, М. А. Кумахов, Л. А. Покровская, Н. М. Терещенко һәм А. П. Феоктистов иптәшләрнең «Рус теле— СССР халыклары телләренең үсүе һәм баюының төп чыганакларыннан берсе» дигән темага ясаган докладларын конференциягә катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Казан тел, әдәбият һәм тарих институты сотрудниклары И. Абдуллин, Ф. Ганеев, Г. Ахунҗановларның «Рус теле — татар әдәби телен үстерү һәм баету чыганакларыннан берсе» дигән өстәмә докладында, шулай ук Әзербайҗан ССР Фәннәр Академиясе члены М. Ш. Ширалиев, Молдавия ССР академиясе член-корреспонденты Н. Г. Корлэтяну, филология фәннәре кандидатлары Ш. С. Ханбикова (Казан), С. Оненко (Новосибирск), А. Ниязов (Нукус), 3. Т. Франко (Киев), М. М. Тоща- кова (Горно-Алтайск), И. К. Илишкин (Элиста), В. И. Абрамзас (Рига), Н. X. Кулаев (Орджоникидзе), Кабарда-Балкар Дәүләт университеты өлкән укытучысы М. Л. Апажевларның чыгышларында да рус теленең аерым телләргә (шул исәптән татар, әзербайҗан, молдаван, нанай, каракалпак, украин, алтай, калмык, литвалылар, осетин, адыгей телләренә) ясаган уңай йогынтысы турында сөйләнелде. Докладлар һәм чыгышларда шундый төп фикер әйтелде: СССР халыклары' телләре, үзләренең эчке ресурслары белән беррәттән, рус теленең бай тәҗрибәсеннән дә файдаланалар. Алар рус теленнән иҗти- магый-политик, культураэкономик, фәнни- техник һ. б. өлкәләргә караган рус һәм интернациональ терминнарны үзләштерәләр, рус теле йогынтысы астында яңа төр фразеологик берәмлекләр барлыкка килә, телләрдә .яшәп килгән кайбер синтаксик формалар һәм морфологик элементлар активлаша, алынма сүзләр белән бергә (ягъни алынма сүзләр составында) бу телләргә хас булмаган авазлар һәм сүз ясагыч кушымчалар керә. Кайбер чыгышларда (В. X. Хаков, 3. Т. Франко, А. Ниязов) телнең грамматикасы икенче бер телнең йогынтысына бик аз яки бөтенләй диярлек бирелми дигән фикергә басым ясап әйтелде. Филология фәннәре кандидатлары A. М. Кобахидзе (Тбилиси) һәм Н. Я. Габараев (Цхинвали) телләрнең эчке ресурсларыннан мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк дип чыктылар. Филология фәннәре докторлары Н. А. Баскаков (җитәкчесе), Т. А.. Бертагаев, B. И. Абаев, Е. А. Бокарев, И. Г. Добро- домов, В. И. Лыткин, С. И. Ожегов һәм филология фәннәре кандидаты Г. П. Ижа- кевичларның коллектив докладында рус теленең СССР халыклары телләреннән алынмалар исәбенә баюы мәсьәләсе җентекләп тикшерелде. Әзербайҗан ССР Фәннәр Академиясе члены М. Ш. Ширалиев, филология фәннәре кандидатлары М. Л. Апажев, С. Оненко, филология фәннәре докторы Т. А. Бертагаев (Мәскәү) рус теленә әзербайҗан, адыгей, нанай һәм монгол телләреннән кергән сүзләр турында сөйләделәр һәм бу мәсьәләне киләчәктә тагын да тирәнрәк һәм һәрьяклап өйрәнергә кирәклеген әйттеләр. Филология фәннәре докторлары О. П. Суник, Ю. Д. Дешериев, филология фәннәре кандидатлары К. М. Мусаев, Э. Г. Ту- манянның «СССР халыкларының икетел- лелек проблемасы» дигән докладында массовый икетеллелекнең ике төре һәм аларның тарихи сәбәпләре күрсәтелде: 1) бер милләтне икенче бер милләт эксплуататорлары тарафыннан мәҗбүри ассимиляцияләү, изү, колониаль халыкларны коллыкка төшерү политикасы нәтиҗәсендә килеп чыккан икетеллелек һәм 2) экономика, культура һ. б. өлкәләрдә йөзләрчә еллар буена дус, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгән азат һәм тигез хокуклы халыкларның ирекле бердәмлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән икетеллелек. Беренчесенең идеологии нигезе булып, буржуаз милләтчелек, расизм торса, икенчесенең идеологии нигезе булып пролетар интернационализм, халыклар арасындагы дуслык политикасы тора, дип күрсәттеләр докладның авторлары. 3. Т. Франко (Киев), К. А. Токазов (Орджоникидзе) һәм X. Курбатов (Казан) һәр ике телне яхшы белмәү нәтиҗәсендә ике тел күренешләрен (бигрәк тә сүзләрен) катнаштырып, бутап сөйләү фактларына тукталдылар. 3. Т. Франко бу хәл, культурасызлык, наданлык нәтиҗәсе буларак, кн- ләчәктә юкка чыгарга тиеш дип күрсәтте. Конференциягә катнашучылар, рус теле культурасын күтәрү белән беррәттән, ана телен өйрәнүгә, ана теле культурасын күтәрүгә игътибар итәргә кирәклекне күрсәтеп уздылар. Конференциядә куелган проблемалар, аеруча нкетеллелек, тел культурасы мәсьәләләре, мәктәп практикасы белән турыдан- туры бәйле. Бу исә бигрәк тә ТАССР Мәгариф министры М. И. Мәхмүтовның һәм РСФСР Педагогия Фәннәре Академиясенең милли мәктәпләр институты сотруднигы филология фәннәре кандидаты Н. 3. Бакее- ваның чыгышларында чагылды. Конференциядә СССР халыкларының әдәби телләре үзара йогынты ясау һәм бер- берсен баету нәтиҗәсендә, киләчәктә дә үсәчәкләр, коммунистик төзелеш алып бару процессында һәм хезмәткәрләргә коммунистик тәрбия бирүдә зур роль уйнаячаклар дигән фикер ачык әйтелде. Филология фәннәре докторы М. 3. Зә. киев чыгышындагы татар әдәби һәм сөйләм телләре мөнәсәбәтләре турындагы ка- рашы X. Р. Курбатов, А. 3. Сайганов, Л. Т. Мәхмүтова һ. б. тарафыннан тәнкыйтьләнде. Алар М. 3. Зәкиевнең татар әдәби теле белән сөйләм телен якынайту юллары турында әйткән фикерләрне берьяклы, ялгыш дип таптылар. Конференциягә катнашучыларның кайберләре, мәсәлән, филология фәннәре докторы 3. К. Әхмәров (Уфа), А. Ниязов, милли телләрнең алфавит һәм орфографиясен камилләштерү мәсьәләсенә кагылдылар. Бу турыда Н. Е. Петров та (Якутия) үзенең чыгышында әйтеп китте. Конференциядә философия фәннәре' кандидаты К- X. Ханазаров (Ташкент), филология фәннәре кандидаты. әдәбиятчы А. 3. Сайганов (Казан), тарих фәннәре кандидаты X. Г. Берикетов (Нальчик) чыгыш ясадылар