Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШКАЛАДА ТУГАН ХИСЛӘР

(Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты бәйрәме турында язмалар) Мәскәү каласы — таш кала, Бар калага баш кала... у җырны «Казан каласы — таш кала» дип җырлыйлар бугай. Ләкин бүген аны ни өчендер бераз гына үзгәртеп җырлыйсы килде. Без башкалага барабыз. Беренче декададан соң инде җиде ел вакыт узган. Җиде ел эчендә күпме җилләр* исеп, күпме сулар аккан. Юк! Моны гадәттәге шаблон сүз белән генә әйтеп булмый. Жиде ел эчендә ничәмә-ничә елга суларын кирегә борган, әнә шул «кирегә аккан» сулар җир өстенә күпме утлар кабызып, күпме заводларны, күпме буровой установкаларын хәрәкәткә китергән. Иксез-чиксез илебезнең төрле тарафларына, җир асты торбалары буйлап, күпме «кара алтын» — Татарстан нефте ага. Үткән гомерне әнә шул нефть елгалары белән дә үлчәргә кирәктер! Җиде ел эчендә безнең уй-фикерләребез дә шаблонлыктан, «тоташ бертөсле уйлаудан» аек акыл белән, үзебезчә уйлый белүгә күчте. Үткән гомерне «кирегә ага торган» уйлау рәвеше белән дә үлчәргә кирәктер! Беренче декада вакытында романнар, драмалар, поэмалар берәмләп кенә языла, көттереп кенә языла иде, хәзер алар дистәләп языла. Үткән гомерне әнә шул татар язучысының эшләү культурасы үсү белән үлчәргә кирәктер! Беренче декадага 1500 кеше барган иде. Бу юлы ни барысы... 14 кеше бара. Әнә шул 14 бөртек кеше СССР Язучылар союзы членнары гына 100 кеше, әдәбиятта җиң сызганып эшләүче яшь язучылары 200 дән артык кеше булган зур бер отрядның, ягъни барлык татар әдәбиятының ирешкән уңышларын, кайнар хисләрен һәм саф тойгыларын башкала хезмәт ияләренә түкми-чәчми китереп җиткерергә тиеш. Әйтергә дә түгел, зур бурыч, гаять җаваплы бурыч! Башкалада очрашуларны октябрь аеның беренче көннәреннән башлап җибәрергә- тиеш идек. Җәйге паркларның капкалары ябылып, театр ишекләре ачылган чак бу. Агачлар яфраксыз калган, көзге салкын җилләр исә башлаган чак. Өстәвенә әдәби кичәләрнең даими тамашачылары, алай гына да түгел, әдәби кичәләрнең шау-шуын, бәхәсен, темпераментын үз җилкәләрендә күтәреп бара торган тынгысыз халыкның— студентларның, тимер көрәкләрне иңбашына салып, колхоз авылларына, бәрәңге басуларына киткән чагы. Үзеннән-үзе аңлашыла, безнең Язучылар союзы мондый хәлгә борчылмый кала алмый иде. Кеше җыелырмы? Буш залга карап, үзеңне үзең дәртләндергән ясалма пафос белән шигырь укып, иелгән баш белән кайтып китәргә туры килмәсме? Безнең русча чыккая китапларыбыз хакында рус укучысы ни әйтер? Язучылар союзы секретаре Рафаэль Мостафин оештыру эшләре белән Мәскәүгә инде ике мәртәбә барып кайткан булса да, Язучылар союзы идарәсе бу язмаларның авторын тагын бер мәртәбә алдан җибәрүне кирәк дип тапты. Быково аэродромыннан, чемоданнар-ниләр белән төянеп, туп-туры СССР Язучылар союзының әдәбиятны пропагандалау Бюросына килеп төшәм. Стеналарда — зур- зур афишалар: Мәскәүгә киләчәк язучыларның исемлеге, -завод культура сарайларының, укучылар конференцияләре булачак китапханәләрнең төгәл адресы. Бюро председателе Ляшкевич, зурайтып әйтсәк, Дмитрий Ефимович, бер айдан пенсиягә китәчәк кеше, юан, җитез, чал бер карт, бик ягымлы каршылап, урындыккаБ утырта, хәлләрне сораша һәм стенадагы афишаларның берсенә, минем фамилиям турысына, зур бер «чәүкә канаты» билгеләп: — Слава аллаху, один прибыл! — дип куя. Ул моны гаять тыныч, хәтта гамьсезрәк тавыш белән әйтә. Бәйрәмнең әле бер генә көне дә узмаган чакта мондый тынычлык белән килешеп буламыни! — Булышырга килдем сезгә,— дим мин, аның хәтерен калдырмас өчен.— Нәрсәдән башларга киңәш итәсез? — Мәшәкатьләнеп йөрмә, балакай, Мәскәүне кара, театрларга бар, монда бар да көйләнгән. Шулай микән соң? Безнең бәйрәмгә капка ачып җибәрә торган атаклы «Трехгорная мануфактура» комбинатының культура сараенда хәлләр ничек? Бөек Ленин исемен йөртүче һәм Ильич Мәскәү пролетариаты каршында берничә мәртәбә чыгыш ясаган бу дворецта ремонт эшләре бара. Кеше килмичә хур булмабызмы? Безнең борчылу урынлы булып чыкты. Дмитрий Ефимович әйткәнчә үк көйле түгел икән шул эшләр. Әле нибарысы 40 билет сатылган. (Җәя эчендә генә әйтеп китим, безнең әдәби кичәләрдә артистларның да чыгуы кирәк дип табылды һәм шуңа күрә, аларның юл расходларын каплау өчен, арзан бәягә генә билет сату да кертелде.) Икенче көнне — якшәмбе. Культура сарае кешеләре Измайловский паркка — татар хезмәт ияләренең иң күп җыела һәм татарча көрәш карый торган урынына — махсус вәкилләрен җибәреп, 100 билет саттырдылар. Монысы инде күңелле хәл. Алда әле башланмаган өч көн бар. Ләкин ул өч көнне кулдан ычкындырырга ярамый. Без тагын пропаганда бюросына җыелабыз. Без дигәнем биш кеше: бюро председателе Ляшкевич, безнең декаданың председателе Николай Чуковский, партиянең Мәскәү шәһәр комитетында эшләүче Әхәт Галиев, элекке инженер, хәзерге пенсионер- общественник Әнәс ага Галкәев һәм мин фәкыйрегез. Бу юлы өметләр Чуковскийга төбәлгән. Без аны язу өстәле яныннан, җылы урыныннан кузгатып китердек. Николай Корнеевич — алтмыш яшьләр тирәсендәге зур гына борынлы кеше. Ләкин аның йөзе шулхәтле мөлаем, үз-үзен тотуы шулхәтле сабыр, ягымлы гына елмаеп торуы аның борынының зурлыгын шундук оныттыра. Ул быел яз көне Татарстанга бер төркем рус язучыларын алып килгән иде. Әлмәттә чакта, алар сәяхәтенең йомгаклау кичәсеннән соң, безгә нефтьчеләр: — Мондый юаш кеше «Балтийское небо» дигән усал романны ничек яза алды икән? — дип сорау биргәннәр иде. Ул чакта мондый сорау безнең күңелләргә бик ошаган иде. Бүген исә без аның алай ук юаш булуын теләмибез. Дөресрәге, Мәскәүнең общественниклары Әнәс агай Галкәев белән партработник Әхәт Галиев ярсыналар. — Олимпийский тынычлык — ул, Николай Корнеевич, үз урынында әйбәт нәрсә, ләкин бүген сезнең ул тынычлыгыгыз безгә файда китермәячәк, — ди Әнәс агай. —Әле бер газетада да әдәбият атналыгы хакында белдерү бирелмәгән, афишалар аз басылган, татар районнарында бу хакта бөтенләй диярлек белмиләр. — Безнең төп кичәбез, башлап җибәрү көнебез язучыларның үзәк йортында. «Трехгорка» — репетиция генә, — дип җайлап кына аңлата Чуковский. Аның сүзләрен партработник Әхәт Галиев эләктереп ала: — Юк, Николай Корнеевич, «Трехгорка»ны репетиция итеп кенә карау — үзе зур хата. Ни өчен дисезме? Анда күбесенчә татар хезмәт ияләре җыелачак. Без аларда әдәбиятка зәвык тәрбияләргә тиешле. Без анда Мәскәүнең милли әдәбиятлар кибетеннән китаплар алып килеп сатарга тиешле. Ни өчен дисезме? Мәскәү горкомында белешмә бар: башкалада яшәүче төрле милләт халыклары арасында татарлар — 120 мең кеше — белем ягыннан иң түбән урында торалар. Дворниклар, сәүдә хезмәткәрләре, вокзал тирәсендә чемодан ташып йөрүче носильщиклар. Күп булса, белемнәре 3—4 класс. Җомга көннәрендә дөнья тулып мәчеткә җыелалар. Юк, формально карамыйк әле, кызыксындырыйк әле без аларны. — Яхшы, сез нинди чаралар тәкъдим итәсез? — Беренчедән, сез — председатель кеше, язучы буларак та авторитетыгыз зур. «Вечерняя Москва» газетасына интервью бирегез. Икенчедән, афишаларны кирәк урын нарга ябыштыру хакында иптәш Ляшкевич гайрәтле командасын бирсен. Өченчедән, китап магазины белән сөйләшеп, кичәләрдә китап сатуны оештырыйк. — Ә үзегез конкрет нинди чара күрергә вәгъдә итәсез? — Мин горком аркылы Красная Пресня райкомы белән бәйләнешкә керәм. «Трехгорка». «Богатырь», «Компрессор» заводларының җитәкчеләре белән сөйләшеп куям,— ди Әхәт Галиев. — Ә без, общественниклар, икенче Октябрьда язучылар клубында үткәреләчәк иң зур кичәгә билет таратуны үз өстебезгә алабыз, — ди Әнәс ага Галкәев. Ярдәм итәргә атлыгып торучы мондый тынгысыз кешеләр, ниһаять, Ляшкевич- ның да. Чуковскийның да күңеленә хуш киләләр. Әнәс агай 700 билет алып, общественник иптәшләре Фаик Хәмитов, Бари Юсупов, генерал Чанышевлар янына китә. Әхәт Галиев завод парткомнарына ашыга, мин «Вечерняя Москва», «Литературная газета», «Советская Россия» редакцияләренә китеп барам. Беренче Октябрьда көндезге сәгать унберләр тирәсендә бер вагон төялеп, язучылар, артистлар килеп төшә. Мәскәүнең Казан вокзалында безнең язучыларны башкала хезмәт ияләре, рус язучыларыннан Николай Чуковский, Михаил Львов, Борис Дубровин, Алла Стройло, Белла Әхмәдуллина, генерал Якуп Чанышев, СССР Язучылар союзының әдәбиятны пропагандалау бюросы вәкилләре, Мәскәүнең күпләгән вузларында укучы студент яшьләр каршы алды. Чәчәкләрнең күпме булуын, нинди шаян сүзләр әйтелүен, кочаклашып күрешүләрне һәм фоторепортерларның ялт та йолт рәсемгә төшерүләрен тәфсилләп язып тормыйм. Болар — безнең тормышыбызга бик нык керен урнашкан һәм кунак-кунак уйнаганда гел кабатланып тора торган гадәти, шул ук вакытта матур бер җолага әйләнде инде. Безне «Украина» гостиницасына чәчтеләр. Кызык өчен әйтелгән сүз түгел бу. «Украина» — 29 катлы биек йорт. Иң түбәнгә — 2 нче катка Мирсәй Әмир белән Рафаэль Мостафин эләкте. Начальство тирәсенәрәк дип, Фатих ага Хөсни дә шул катны сайлады. 13 нче катка Зәки Нури белән артист Эмиль Җәләлетдинов туры килделәр. 16 нчы катка Саҗидә Сөләйманова белән Татарстанның халык артисткасы Венера Шә- рипова урнашты. 20 нче катта Хәсән Туфан, Нәби Дәүли, Сибгат Хәким урнашып, бүлмәнең тарлыгын, эсселеген һәм биеклеген тиргәп йөрделәр. Хатип Госман, Әхмәт Исхак 22 нче катка менеп җитә яздылар. Ә иң биеккә — 27 нче катка без — Рөстәм Кутуй, Гамил Афзал һәм мин — туры килдек. Бер-беребез белән без телефон аша гына сөйләшә торган булдык. «Украина»ның 3000 кешелек контингенты эчендә, без, бая әйткәнемчә, ундүрт бөртек язучы, ике артист һәм композитор Рөстәм Яхин югалып калдык. Негрлар, әфганлылар, американнар, Демократик Германия немецлары арасында, лифтларда йөргәндә, безнең үзара татарча сөйләшүебезне чит ил кешеләре сөйләшүенә юрадылар. Ниһаять, безнең Мәскәү хезмәт ияләре белән очрашу сәгатебез дә сукты. Язучылар союзы җибәргән зур гына автобуска чыгып төялгәнче, без гостиница каршысында егерме метрлы буе белән, болытлар аккан уңайга башын ия төшеп, үз уйларына бирелгән бөек кобзарь Тарас Шевченко һәйкәле янына җыелдык. Ул безне, хәерле юл теләгәндәй, уйчан гына озатып калды. Юлда безне Пушкин каршылады, бөек якташыбыз Горький, революция трибуны Маяковский озатты. Дөресен әйтеп сөйләшик, «Трехгорка»да тамаша залы тулып җитмәгән иде. Ләкин бу шундый җылы, шундый ихтирамлы очрашу булды — делегация членнарының барысы да бу очрашудан бик канәгать булып калдылар. Баштарак сөйләшү рус телендә алып барылды. Кичәне ачып җибәрүче Мәскәү язучысы И. Осипов та, татар әдәбиятының уңышларын кәгазь-мазарсыз гына аңлатучы Мирсәй ага Әмир дә, аннары кичәнең дилбегәсен үз кулына алган Рафаэль Мостафин да русча сөйләделәр. Көтмәгәндә залдан «кош телләре» ява башлады. Безнең татарча сөйләвебезне, татарча шигырь укуыбызны, татарча җырлавыбызны таләп иттеләр. Кичә татарча агып китте. Русчасы такы-токырык булганнарыбыз моңа сөенде, русча да, татарча да бик шәп сукалаучы- ларыбыз ике телдә дә һөнәрләрен күрсәтергә җай табылуга тагын да ныграк сөенделәр. Кичәнең азагында безне «Трехгорка»ның текстильче кызлары Мөнирә белән Роза һәм шушы фабриканың мастеры, утыз яшьләрендәге мөлаем бер яшь кеше Солтан Невретдинов котладылар. Солтанның сөйләве бик хәтердә калган. Мишәрчәгә рус сүзләрен катыштыра-катыштыра сөйләгәннән соң, ул безнең делегациягә фабриканың үзендә эшләнгән, Ленин портреты төшерелгән ефәк гобелен бүләк итте, тагын мишәр- чәләп-русчалап сөйләп китте дә, иң соңыннан: «Татарча усал сөйлимме?» дип залны да, язучыларны да туйганчы көлдерде. Текстильче кызлар безгә яулыклар бүләк иттеләр. «Гел булып торсын кояш» дигән атаклы җыр темасына эшләнгән бер яулыкны кызларның берсе Мирсәй аганың муенына бәйләп, битеннән үпте, безнең председатель каушады, кызарды, хәтта рәхмәт әйтергә дә онытып, кулларын бутарга тотынды. Безнең кичәләребез бик төрле булды, бер дә бер-берсенә охшамады. «Трехгорка»- да кичә үзенең иркенлеге, җан ачып, күңелдән-күңелгә сөйләшү мөмкинлеге туу белән атаклы булса, Язучылар йортында бераз тыенкырак, интеллигентчарак булуы бе лән истә калды. Монда инде җиде йөз урынлы зал шыгрым тулы иде. Безнең общественник агайлар, үзләре теләп өсләренә алган бурычларын бик ихлас күңелдән, бик тырышып үтәгәннәр иде. Бу кичәне декада председателе Николай Чуковский үзе ачты. Иң алдан Эмиль Җәләлетдинов «Татарстан — туган ягым> җырын башкарып, кичәнең аккордын бирде. Аннары Татарстанның халык артисткасы Венера Шәрипова җырлары аркылы бөек Тукайга, Муса Җәлилгә сүз бирелде. Хәсән ага Туфанны өлкән шагыйрь дип, укучыларның аңа булган ихтирамын да искә алып, алданрак чыгардылар. Шигырьләре янына «соус» та өстәп, кереш сүзләрен озаккарак суза башлагач, ниһаять, кичәне берүзе кулында тоту «хәвефе» килеп баскач, әдәп белән генә аның итәгеннән тарттылар. Ни дисәң дә 14 язучы сөйләргә, рус шагыйрьләре аларның тәрҗемәләрен укырга тиешләр иде. Халыкның татар сәнгатенә булган омтылышын күреп, Венера Шәрипова һәм Эмиль Җәләлетдинов бик теләп, дәртләнеп җырладылар, армый-талмый җырладылар, композитор Рөстәм Яхин да, аккомпониатор Николай Алексеев та күңел хисләрен кызганмадылац. Бу урында мин әйтеп китәргә тиешмен: баштарак без әдәби бүлек аерым, концерт^бүлеге аерым булыр дип уйлаган идек. Кайсы акыллысының башына килгәндер, артистлар белән әдипләрне бергә бәйләп алып бару бик дөрес булды. Җырчы дусларыбыз, композитор һәм музыкант дусларыбыз безнең 10. .С. Ә“. № 12. кичәләрне бик җанландырдылар, аны тагын да ача, баета төштеләр. Алар уенында, алар җырында без югары культура күрдек. Рәхмәт аларга! Нур өстенә нур өстәп, бу кичәгә бөтендөнья конкурслары лауреаты скрипкачы кыз Халидә Әхтәмова да килеп кушылды. Ниндидер бер эчке пружина, эчке бер ярсыну бар Халидәнең уйнавында. Гади генә кара күлмәктән, тыйнак кына булып чыгып баса да ул, скрипка кылларына кагылу белән, авазлар дөньясына, ашкындыргыч моң дөньясына күмелә. Шау-шусыз аның уе, хисләрен тыеп асраган юмарт күңел бу балада. «Зәңгәр шәл»сн бөркәнеп, ул «Сарман буйлары»нда йөрде, опера театры сәхнәләренә күтәрелеп, татар композиторларына кул бирде, дөньяның мәшһүр композиторларын бирегә — Язучылар йортына алып килде. Программа буенча без җиде көнгә җиде мәртәбә зур очрашу үткәрергә тиеш идек. «Компрессор» заводында, «Богатырь» һәм «Коксагыз» заводларында, Мәскәүдән утыз Снбгат Хәким Язучылар йортында чыгыш ясый. биш чакрым ераклыктагы Дзержинский исемендәге поселоктагы кичәләр дә зур оешканлык белән узды. Безне һәркайда олылап, алкышлап, Тукай ватаныннан, Җәлил ватаныннан килгән кунаклар итеп каршыладылар. Ул хакта әдәби газеталарда язып чыктылар. Башкала хезмәт ияләре тарафыннан күрсәтелгән мондый хөрмәт бер хакыйкатьне искә төшерде: моннан илле биш еллар элек Россиянең башкаласына — Петербургка бөек Тукай килгән. Мәркәзнең байлары тарафыннан кимсетелеп, тар, кысан бүлмәдә яшәп, дөньясын каргап, кире кайтып киткән. Авыру Тукайга, күңел өчен генә дә бер җылы сүз әйтүче булмаган. Ә бүген татар язучысына, татар шагыйренә, татар артистына нинди зур хөрмәт! Кичәләрне алып бару вазифасы үзенә йөкләнгән чакта Рафаэль Мостафнн безнең шушы уртак һәм изге тойгыларыбызны Мәскәү хезмәт ияләренә матур итеп әйт» белде. Алдарак кичәләребезнең бик төрле булуы турында әйткән идем. Җиде зур кичә- нен җидесен дә бу кыска язмаларда язып бетерү мөмкин түгел. Шулай да тагын берсен — хәрби частьта үткәрелгән кичәне әйтми үтсәм, тойгылар ничектер тулы булмас кебек. Хәрбиләр — дисциплиналы халык. Без килгәндә залда 800 солдат утыра иде. Залның нң түрендә, безгә каршы якта, плакаттан, шушы 800 солдатның һәм совет илем күз карасы кебек саклаучы башка миллионлаган солдатның барысын үзендә берләштереп, гигант солдат безгә карап тора — каскалы, йолдызлы һәм ракеталы солдат, йөзләгән заводлары, иксез-чиксез кырлары, плотиналары, мәшһүр ГЭСлары булган гаять зур Ватанлы, җитди-кырыс йөзле солдат. Ян-яктагы стенадан берьюлы өч сугышчы карый — гражданнар сугышы солдаты, Бөек Ватан сугышы солдаты, бүгенге тыныч тормышыбызны саклаучы солдат. Өченчесе, честь биреп, татар әдипләрен тәбрикли, ул да җитди итеп, автоматын нык кысып, постта тора. Шушы обстановка үзе үк кичәнең характерын билгеләде. Моңарчы узган өч кичәдә я лирик-нәфис шигырьләр, я шаяп-шук сүз белән залны тотып торган шагыйрьләр дә кинәт җитдиләнеп киттеләр. Татар язучысы совет, солдатына әйләнде. Кичәне атаклы Заслонов отрядында хезмәт иткән Белоруссия партизаны Зәки Нури алып барды, сугышчыларга ул Советлар Союзы Герое солдат Мусаны, ил азатлыгы өчен башын салган Фатих Кәримне, Нур Баянны, ил күгендә канат кагып оча алмый калган, гомерләрен фашистлар Германиясенә каршы сугыш өзгән яшь шагыйрьләрне тәкъдим итте. Бөек Ватан сугышы елъязмасын үз җилкәсендә күтәреп баручы сугышчы Габдрахман Әпсәләмов иҗаты турында сөйләде. Сәхнәдә, почетлы өстәл янында утыручы язучыларыбызның тыныч профессиясе үзгәрде. Филология фәннәре докторы, профессор Хатип Госман — хәрби корреспондентка, усал мәсәлче Әхмәт Исхак — пехотинецка, кайчан карама уйчан кыяфәтле Сибгат Хәким рота командирына әйләнде. Фашистлар тоткынлыгының барлык газапларын үз җанында кичергән, «Яшәү белән үлем арасында» исемле популяр китабын язган Нәби Дәүли дә тиешле хөрмәт белән тәкъдим ителде. Шаян сүз дигәндә беркайчан да күршегә керми торган Зәки безнең аксакалыбыз Мирсәй Әмиргә дә исем тапты — аны безнең әдәби маршалыбыз дип атады. Кичәдән кайтканда безне гостиницага хәтле полковник озатып куйды. Автобуста ул калын-көр тавыш белән борынгы солдат җырларын җырлап кайтты, ә безнең кичәге солдатлар, бүгенге күренекле шагыйрьләр һәм язучылар, аның җырын бердәм рәвештә күтәреп алдылар. Л1әскәүгә татар әдәбияты декадасына килүчеләр, җиде көнгә җиде зур кичә билгеләнгәнне белгәч, бик авыр сулап куйганнар иде. Ләкин бу әле программаның яртысы гына булып чыкты. Башкаланың төрле тарафларында 4 китапханәдә М. Әмирнең «Саф күңел», Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» һәм минем «Хәзинә» романы буенча рус телендә укучылар конференцияләре уздырылды. Бик иркенәеп, алдан җентекләп әзерләнгән конференцияләр түгел иде бу; вакыт, ни дисәң дә, әзерлек өчен азрак бирелгән иде. Шулай да рус укучысы безнең китапларга, гомумән русча чыккан башка татар китапларына карата да, таләпчән үз сүзен әйтте. Конференцияләрне аеруча Фатих агай ошатты. Аның җен ачуларын чыгара торган «кәгазь сүзе», ягъни алдан язылган шпаргалка белән сөйләү булмады. Укучылар күңелләрендә булганны үзләренчә итеп, гади итеп, дулкынланып әйтеп бирделәр. Мин хәтта берничә мәртәбә Фатих агайның сокланып: «Профессиональ тәнкыйтьчеләребезнең дә теше үтми торган хикмәтләрне тартып чыгардылар, шайтан алгырысы!» — дип язучыларга сөйләп торганын ишеттем. Мәскәү общественникларының бу эштә дә файдалары тиде. Әнәс агай Гал-- кәсв безгә бик әйбәт стенографистка табып бирде. Мөбинә ханым Таһирова (ә ул безнең өлкән буын әдипләребезнең якын танышы икән) конференцияләрдәге чыгышларны, бөтен күңелен куеп, җентекләп язып барды һәм бик пөхтә итеп, төпләп китерде. Шуңа күрә хәзер — теләге булган кешегә — конференция материаллары белән Язучылар союзында танышу мөмкинлеге бар. Программаның зурлыгыннан куркуыбызны әйткән идем. Күз куркак, кул батыр, ди халык. Безнең әле программадан тыш чыгышларыбыз да булды. Мәскәүгә килеп төшү белән, безне МГУ (Ленин тауларындагы Мәскәү университеты) студентлары чолгап алдылар. Башкаланың төрле ВУЗларында укучы татар студентларын җыеп, өстәмә очрашу үткәрергә мәҗбүр иттеләр. Казан университеты профессоры Хатип Госманга, Һади Такташның замандашы Хәсән Туфанга, бүгенге популяр җырларның авторы, Сибгат Хәкимгә монда иркенләп йөзәргә мөмкинлек туды. Гамил Афзал лирик шигырьләре белән шаккатырмакчы булган иде, барып чыкмады — аңа юмор-сатирасына атланып чабарга туры килде. Саҗидә Сөләйманованың яшьлек хисе белән тулы шигырьләрен яратып тыңладылар. Ниһаять, мин фәкыйрегезгә дә, моннан унөч ел эпек ю* университет студенты булуым фактыннан чыгып, кичәне алып баруны ышанып тапшырдылар. Кичәдә катнашучы студентлар арасыннан без Әлмәттән килгән 20 егет һәм кызны табып алдык. Сораша торгач, алар Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтында 300 кеше булып чыктылар. Бу безнең өчен бик кызыклы матур бер яңалык булды. Программадан тыш, безне Мәскәүнең 204 нче эксперименталь мәктәбенә чакырып алдылар. Монда инде 9—10 класс укучылары алдында яшь һәм чнбәр шагыйрь Рөстәм Кутуй дан алды. Балалар өчен язган үткен шигырьләре белән Әхмәт Исхак шөһрәт казанды. Бу мәктәптә әдәбият укытучысы Ирина Сергеевна Кошечкина инициативасы белән моннан ярты ел элек Гази Кашшаф чыгыш ясаган иде. Хәзер Мәскәү мәктәбе укучылары татар язучылары белән даими очрашуны традициягә әйләндерергә вәгъдә иттеләр, вәгъдәләрнең чынлыгын раслау өчен, Муса Җәлил шигырьләрен өч бала яттан укыды. Әйбәт күренеш бу. Әнә бит Мәскәүнең Химки поселогында Җәлилчеләр отряды бар. Алар Арча мәктәбе һәм Татарстан Язучылар союзы белән нык бәйләнештә торалар. Фатих Хөсни белән Рафаэль Мостафинның Тарусы шәһәренә Марина Цветаеваның кызы белән күрешергә, тәрҗемәче Николай Богданов белән әңгәмә үткәрергә барулары һәм «Украина» гостиницасында Саҗидә Сөләйманованың туган көнен үткәрүне дә «программадан тыш» башкарылган чаралар дип санарга кирәк. Туган көн дигәннән, Мәскәү безне рус язучылары белән дә, бер-беребез белән дә бик якынайтты, туганлаштырды. Без бер-беребезне яңабаштан ачтык. Саҗидәнең туган көне 27 нче катта үткәрелде. Кошлар очып йөри торган биеклектән, миллионнарча утлары белән балкып яткан Мәскәү өстенә карап, бу көнне күпме шигырь укылды, күпме җыр җырланды. Безнең өлкән иптәшләребез Әхмәт Исхаклар, Мирсәй агайлар, Саҗидә Сөләйманова дигән шагыйрәнең иҗатын моңарчы якынчарак кына белә торган кешеләр, аның зур кичәләрдәге чыгышларыннан, аеруча бүген укыган шигырьләреннән соң, татар әдәбиятына чын шагыйрә килүен әйттеләр. Ихлас күңелдән, кыланусыз әйтелгән сүзләр иде бу. Яңа яшь поэзия өчен куану иде. Моның шулай икәнен аларның Саҗидәнең киләчәге турында беркадәр борчылу белән сөйләүләре дә раслады. Үсәргә, үсәргә, гел үсәргә дип таләп куелды. Кызык халык бу шагыйрь дигәнең! Сөйләсәләр киемнәренә ут кабардай итеп, ялкын сулап сөйлиләр, сәерлек эшләсәләр, эчең катып көләрдәй сәерлекләр эшләп ташлыйлар. Гамил Афзал, беркөнне «Советский писатель» нәшриятына барып, лифтта йөрергә «өйрәнеп» кайтты: лифтның кнопкасына баса белмичә, өске катка күтәрелгәч, ярты сәгать лифт эчендә басып торган. Шуннан соң өч көн рәттән ул безгә, «Вооруженный палата»га алып бармыйсыз дип, үпкә белдереп, аптыратып бетерде. Хәсән Туфанны исә автобуска төялеп беткәч тә биш-ун минут эзләп йөрергә туры килә иде. «Компрессор» заводы клубыннан кайткан чакта, ул, дирижер булып, безне автобуста Мәскәүнең буеннан-буена җырлатып алып чыкты. Нәби Дәүлине без, гадәттә, шаян һәм пошмасрак кеше дип белә идек. Әдәбиятчылар йортында һәм Язучылар союзында түгәрәк өстәл янында сөйләгән төпле, тирән мәгънәле сүзләре белән ул барыбызны да таң калдырды. Шагыйрьләрдән Сибгат Хәким белән Әхмәт ага Ерикәй генә үз холыкларына туры булып, үзгәрешсез калдылар. Сибгат Хәким кичәләрдә дә, түгәрәк өстәл янында утырганда да чәчрәп чыкмый, кичәдә бер шигырь укый, әңгәмә вакытында бик кирәкле бер тәкъдим кертә — аннары аның барлыгын сизмисең дә: ул үз дөньясы белән яши. Күрәсең, «Дуслык юлы» турында язылып бетә торган поэмасы да уйландыра аны. Әхмәт ага Ерикәй кичәләргә иң алдан килә, сәхнәгә чыгып утырмый, бер-ике шигырь укый да тагын сәхнә артына кереп югала. Аның өчен җырчылар җырлый, җырчылар аны популярлаштыра. Фатих Хөснине дә мин шагыйрьләр рәтенә кертер идем. Кичәләргә ул үзенең атаклы «Кырык хикәя»сен алып килә. Укырга дип ниятләнгән битләр арасына аккуратный итеп кәгазен кыстырган була, ләкин аңа сүз бирелер вакыт җиткәч, кинәт чыгымлый башлый. Юк-юк, ди, ниткән эш ул, прозаикларны сайратып, көйсез җыр көйләтеп азапланмагыз. Мин укучылар конференциясенә килдем. Барам, тыңлыйм, кайтам, йоклыйм, ди. Ә үзе чыга, рәхәтләнеп укый һәм залны гөрр китереп, урынына барып утыра. Безнең программада эшлекле сөйләшүләр дә бар иде. «Литературная Россия» редакциясендә уздырылган шундый сөйләшү вакытында: бу атналык газетада Россия федерациясенең милли әдәбият вәкилләренә шулай да урын азрак бирелә, гел бер тирә исемнәр кабатлана дип, редакция тарафыннан оештыру эшләре җитенкерәми дип, әйтелде. Хатип ага Госман, аңа хас тирәнлек белән, татар әдәбиятының зур тарихын, бүгенге уңышларын ачып бирде. Мондый эшлекле сөйләшүләр «Дружба народов» редакциясендә, Детгиз нәшриятында да үткәрелде. Мулланур Вахитов, Хөсәен Ямашев кебек революционерлар, Татарстанның Социалистик Хезмәт геройлары, Тукай, Сәйдәш, Җәлил кебек мокатдәс кешеләребез турында документаль әсәрләр тудыру өчен социаль заказлар бирелде. КПССның Мәскәү шәһәр комитеты, безнең делегация җитәкчеләрен чакырып, аерым сөйләште. Барлык зур программа үтәлгәннән соң, 8 октябрьда Мәскәү Язучылар союзы бүлеге безне түгәрәк өстәл янына җыйды һәм ул түгәрәк өстәл дигәнебез азакта кабул итү мәҗлесенә әйләнеп китте. Татарстан язучылары исеменә, башкалада татар әдәбияты бәйрәмен үткәрүгә күп көч куйган рус язучылары һәм әдәбиятны пропагандалау Бюросы исеменә байтак җылы сүзләр әйтелде, үзара тәбрикләшүләр булды. Мәҗлестә күренекле рус язучылары Сергей Михалков, Николай Чуковский, Константин Воронков, Лев Ошанин, Иосип Осипов, шагыйрьләрдән Василий Федоров, Михаил Львов, Ирина Волобуева, Борис Дубровин, Алла Стройло һ. б. катнаштылар. Василий Журавлев татар язучыларының һәм артистларының һәркайсына шигъри автографлар белән китабын өләшеп чыкты. Генерал Я. Чанышев КПССның Мәскәү шәһәр комитеты һәм башкала хезмәт ияләре исеменнән котлады. Инде барысы да түгәрәк, күңелләр почмакланган кебек иде. Кинәт шул чакны безнең шагыйрь күңелле дуамал Фатих агабыз, моңарчы юаш кына, күзен йомып, суфиланып кына утырган Фатих Хөсни, тагын бер мәртәбә кырмыска оясына таяк тыгып, болгатып алды. (Алдан ук әйтеп куям, моңардан без — хуҗалар да, кунаклар да — канәгать булып калдык.) — Рәхмәт җылы сүзегезгә, рәхмәт җылы каршылавыгызга,—диде ул. — Ләкин күңелемдәге бер гөманны әйтми кайтып китсәм, мин үземне гөнаһлы бәндә дип уйлар идем. Башкалага килдек, ат урынына җигелеп эшләдек, башкаланың үзен күрмәдек тә! Во-от. Программаны алагаем зур иткәнбез, әй. Бер генә мәртәбә театрда да булмадык, шайтан алгырысы! Аннары килеп, рус язучылары безнең кичәләргә бик катнашмадылар. Дөресен әйтеп сөйләргә кирәк. Во-от. Завод клубларында булдык, завод эшчеләрен күреп сөйләшмәдек. Кимчелек бу. Ә нигә? Менә монда Мәскәү Союзы җитәкчеләре дә бар, Татарстан Союзыннан да тәти абзыйлар утырып тора. Ходаем, ул хәтле үк эксплуатацияләргә ярамый бит... — һәм үзе рәхәтләнеп көлеп, күмәк кул чабу астында дуслыкка (гадел сөйләшергә дә дигән сүз була бу!) тост тәкъдим итә. Мәҗлес яңадан үз җаена төшеп, шаулап-гөрләп, вакыт-вакыт эшләнеп бетмәгән эшләребез өчен бераз гына моңсу да булып, тагын әллә ни гомер дәвам итә... Шулай да күп эш эшләнде. Биш меңгә якын кеше алдында чыгышлар ясалды, радио татар әдәбиятын бөтен Союзга тапшырды, безнең әдипләрне телевизор күрсәтте, «Вечерняя Москва», «Литературная газета», «Литературная Россия», «Советская Россия», «Московский комсомолец», «Комсомольская правда» газеталары татар совет әдәбиятын пропагандалады, китапханәләр татар әдәбияты тирәсенә күпме укучыны җыйды. Кичәләрдә татар матбугатын тарату мәсьәләләре күтәрелде. Кимчелекләргә дә күз йомып тору булмады. СССР халыклары әдәбияты кибетенә китап сәүдәсе работникларының татар китапларын аз җибәрү фактлары ачылды. Алгы көндә әнә шундый кимчелекләрне бетерү турында уйларга кирәк булыр. Тиздән Бөтенсоюз буенча әдәбият айлыгы башлана, Мәскәү тәҗрибәсен ул айлыкта искә алу да зыян итмәс. Иң мөһиме—тугандаш әдәбиятлар арасында дуслык җепләре тагын да ныгый төште. Ә бу кечкенә нәрсә түгел.