Логотип Казан Утлары
Роман

БАЛА КҮҢЕЛЕ ДАЛАДА

 

Ул дәвам, итте. Машина саман йортлар яныннан ук башланып киткән сөзәк ярдан аска төште дә тигез үзәнлек буенча алга чапты. Юл читендә каты ботаклы кәрлә куаклар очрады, яшел куе үлән арасыннан пырылдап кошлар очып китте; арт аякларына басып, өннәре янында йомраннар торып 'калды. Күп тә үтмәде, машина Иртыш буена килеп җитте һәм ачык бер урында— яр буенда туктап калды. Кешеләр шыбырдашып җиргә коелдылар. Барысы да яр кырыена килделәр, җәелеп ялтырап яткан су өстенә текәлделәр. Болай да аяз, кояшлы көн киң дәрьяга күз карашы ташлагач тагын да ачылып, яктырып киткән төсле булды. Бу кадәр яктылыкка тиз генә күнегә алмыйча, кешеләр ирексездән күзләрен кыстылар, кулларын маңгайларына куйдылар. Иртыш безнең Иделгә дә, Чулманга да охшамаган иде. Аның суы Иделнеке төсле каралҗым да, Чулманныкы төсле кызгылт-комлы да түгел иде. Шулай ук ул безнең якның киң колачлы батыр дәрьялары кебек салмак, тыныч канлы түгел иде. Пыяладай яшькелт, чиста сулы Иртыш ашыгып-ашкынып ага иде. Ул кайсыдыр ягы белән безнең гүзәл Агыйделне хәтерләтә иде. Кешеләр, комлы ярлар, яшел тал-тирәкләр арасыннан уйнаклап, кызулап аккан, кояш нурларында ялт-йолт килеп, шаян дулкыннарын кагып аккан суга төбәлгән көе, бу кадәр гүзәллек, бу кадәр хозурлык алдында телсез-өнсез калгансыман, бераз вакыт тын гына басып тор-'' дылар. Кемдер шунда гармун сыздырып җибәрде. Яңгыравык моңлы авазлар, Иртыш дулкыннарына бәрелеп, шундук кире киттеләр, күккә аштылар, киң болынга җәелделәр. Барысы да, көчле бер тәэсиргә бирелеп, гармунчы ягына борылып карадылар. Сабан туе башланды. XIV Аларны чабылмаган болын уртасынарак алып киттеләр, биек үләнне таптап тигезләделәр дә, көрәш .мәйданы әзерләделәр һәм икесен дә төрле яктан уратып алдылар. Белугин каяндыр тиз генә ике сөлге алып килде, сөлгенең берсен Мансурга, икенчесен Һарунга тоттырды да, кулларын югары чөеп: I Ахыры. Башы 10—11 саннарда. Ю — Башлыйбыз! Татарча көрәш! — дип белдерде. Җиңүчегә йөз грамм! Юк, ике йөз грамм! Һарун белән Мансур бер-берсенә якынрак килделәр, оау шикелле бөтәрләнгән сөлгеләре белән бер-берсенең билләреннән уратып алдылар. — Туктагыз, башламый торыгыз! — дип кычкырды тагын Ьелугин, уртага чыгып. — Үзем судья! Мин әйтми башламагыз. Минем сүз закон. Ул шулай әйтеп бетерергә дә өлгермәде, арттан килеп Илгиз аның чалбар төбеннән эләктереп тә алды. Ул аны читкә тартып чыгармакчы булды, ахрысы. Ләкин шунда чалбар төбе шытырдап-китте. Ялт итеп Белугин артына борылды, үзенең судьялыгын да, хәзер менә көрәш башланырга тиешлеген дә онытып, Илгизгә ташланды. Бу бөтенләй көтелмәгәндә килеп чыкты, һәм түгәрәкләнеп басып торган тынгысыз халык шундук көлешергә, кычкырырга тотынды. Ул арада көрәш башланып та китте. Көрәшчеләр аякларын җиргә терәп бастылар да, иңбашлары белән бер-берсенең иңбашына тиеп торган хәлдә, нык тартылган сөлгеләре белән бер-берсенең билләрен сынап карагандай иттеләр. Икесе дә әз генә дә кымшанмады. Беравык шулай сагаеп, сакланып торгач, икесе дә кинәт кенә селкенеп куйдылар һәм арка сөякләрен шытырдатып кыскан сөлгегә бирешмәскә, киресенчә, үз дошманын кысып алып, җиргә атып бәрергә чамалаган хәлдә, кызарынып, көчәнеп тартышырга, түгәрәк мәйданчык уртасында таптанырга тотындылар. Шул чакны Мансурга нидер булды: әллә кулы тирләде, әллә бүтән нәрсә килеп чыкты — сөлгесен рәтләмәкче булып ул бераз гына кулларын ычкындырып җибәргәндәй итте. Шул ук секундта бөтен тәне, баштагы ныклыгын югалткандай, искәрмәстән сыгылып китте. Һарун аны шундук күкрәгенә кысып алды, кысып алды да җилтерәтеп күккә дә күтәрде. Халык гөж килде. Тик шулай да халык иртәрәк гөжләде. Ул арада Мансур аякларын тиз генә ике якка аерып җибәрде, башта сул аягын җиргә тидерде, аннары уң аягына да басты, үзен кыршаусыман кысып тоткан көчле куллардан тартылгандай итте дә, ярсып, шунда Һарунның үзенә ташланды. Нәрсә булганлыгын Һарун искәреп тә өлгермәде — ул бары үзенең җирдән аерылганлыгын гына тойды, һәм, шул ук секундта диярлек, бөтен җир өсте гөрс итеп китте. Аның күзләреннән яшелле-зәңгәрле очкыннар чәчрәде, әллә арка сөяге, әллә калак сөяге чатнап киткәндәй булды. Күпмедер вакыт ул, ныклап аңына , килә алмыйча, чытык, кызганыч йөз белән, җир өстендә сузылып ята бирде. Бераздан аның колагына дөнья бетереп шаулашкан, кул чапкан тавышлар ишетелде. Шундук аның башына кан йөгерде. Аны кинәт ярсу биләп алды, аның торып үзен шулай хур иткән кешенең якасына барып ябышасы килде, әмма чатнап торган каты авырту, җиргә кагып куйгансыман, әз генә дә аңа кузгалырга ирек бирмәде. ’ Батыр чыккан Мансур, бөтәрләнеп беткән сөлгесен күтәрде дә, цирк көрәшчеләре кебек, әле бер якка, әле икенче якка карап баш иде, елмаеп җибәрде. Кемдер аның аяк астына ике-өч конфет ыргытты, икенче берсе бер пачка печенье ташлады. — Иөз грамм! йөз грамм! — дип кычкырды Белугин. Бригадир, уртага чыгып, Мансурның кулына өр-яңа шахмат тоттырды. Шаулатып тагын кул чаптылар. Батырга кем чыга? диде Барый, Мансурның кулын күтәреп. Җиңнәрен сызганып, чандыр Карам килеп чыкты, җирдә аунап яткан конфет белән печеньене алды да батыр кулындагы шахматка үрелде. — Бүләкләреңне җыеп барам—уртак булыр! — диде ул. — Кем чыга, кем? — диде Барый, соравын кабатлап. Шунда Һарун көч-хәл белән аягына басты. Көлешү, шаулашу көчәя төште. — Җиңдеңме?! — Гел син генә булмассың! — диештеләр берәүләр. — Исәнме? Исән! — Биле сынган! Ашыгыч ярдәм кирәк!—диештеләр икенчеләре, үчекләшеп. Һарун жир тишегенә керердәй булып оялса да, ачы сүзләр колак итен көйдереп-көйдереп алса да, бүтәннәргә ияреп, берни булмагандай елмайган булды, 'көлгән булды. t Халык ныграк көлсен өчен әле бер як янбашын тотып карады, әле икенче як янбашын тотып карады һәм юри аксаклап түгәрәк уртасыннан чыгып китте. .— Ягез, батырга беркем дә юкмыни? — диде Барый, янә соравын кабатлап. Өстендәге яхшы күлмәген салып ташлап, уртага Илгиз килеп керде. — Мин батырга! — диде. Аңа Һарунның сөлгесен бирделәр, ләкин Илгиз аннан баш тартты. — Җиңелгән кеше сөлгесе белән көрәшмим мин! — диде ул, эре генә. — Мә, алайса, минекен, — диде Мансур. Алар шундук алыша башладылар. Көрәш бер-ике минут чамасы гына дәвам итте. Мансур Илгизне дә күтәреп бәрде. Тагын дер селкетеп көләргә, шаулашырга тотындылар. Илгизнең дә егылуын күреп, егетләр кызып киттеләр, һәркемнең батыр чыгасы килде, һәркем инде Мансурның, ниһаять арыган булуы их- тималына исәп тотты, ләкин кем генә чыкмасын, барысы да бер-бер артлы җиңелә торды. Өч-дүрт кешедән соң бүтән бер генә кыю кеше дә табылмады. — Барый абый, Барый абый, әйдә син! — Бригадир, чык батырга! — дип кычкырдылар төрле яктан. — Куркам, — дигән булды Барый. — Сезне күтәреп бәргәнне... мине генә инде ул!.. Ул моны шаярыбрак әйтте, ә шулай да күңеленнән чын-чынлап шүрләп куйды. «Каян беләсең аны, алыр да орыр!» — диде ул, үз-үзенә. — Теләүчеләр юкмы? — диде ул, төркемгә карап. — Булмаса, быелгы сезон чемпионы Мансур... — ...Белән мин! —дип ялгап алды Карам һәм шундук Мансур янына барып басты. — Көрәш тәмам! — дип белдерде бригадир. — Хәзер — күз бәйләп чүлмәк вату. XV Төш җитүгә аш өлгерде. Үлән исләре, чәчәк исләре белән аралашып болынга тәмле, -кайнар -исләр таралды. Ачыккан кешеләр казан тирәсенә җыелдылар, табын булып утырдылар һәм көтә башладылар. Бригадир әрҗә өстендәге япманы ачып җибәрде, берәрсе чәлдермәде микән дигәндәй оядагы шешәләрне күздән кичерде, әрҗәне үз янына утыртып куйды да бергә җыйналган стаканнарга, йомыры, кружкаларга тигез итеп сала башлады. Мәҗлес башланды. Беренче тостны «яңа җирдә үткәргән беренче яз өчен, язгы чәчүне уңышлы тәмамлаган өчен» эчтеләр. Аш алдыннан беркадәр тынып торган тавышлар яңадай көчәеп китте. Түгәрәкләнеп утырган табын аша берберсенә эндәшеп сүз кушкан, табак-савыт шалтырат кан тавышлар ишетелде. Кемдер җыр башлап җибәрергә азапланды, кемдер чыркылдап көләргә кереште. Беренче стакан Һарунга бик әз булып тоелды. «Янган йөрәген» басу өчен аңа бер шешә эчеп бетерсә дә җитмәс шикелле иде. Әмма эчкәннән соң биш минут вакыт үтмәде, тәнендә ул гаҗәеп җиңеллек тойгандай булды. Кинәт аңа бик тә күңелле булып -китте, әле генә эчен пошырган хурлыклы нәрсә бик вак булып, бик әһәмиятсез булып калды. Баштарак аның күңеленә: Мансур белән икенче дуслашмыйм, аның урынына бүтән кеше алам, дигән бер тәкәббер уй да килеп киткән иде. Үзен күңелле хис итә башлагач та ул мондый уеннан кире «кайтырга мәҗбүр булды. Чөнки, ни әйтсәң дә. Мансур ярыйсы гына егет иде, аның белән алай тиз генә аерылышу да мөмкин түгел иде. Кеше алдында шулай егып салган икән — нишлисең — ул бит батыр! Ул бит аны гына түгел, бүтәннәрне дә егып салды! Уен эшмени ул, иптәшкәем, батыр бит ул! Батырга ник үпкә тотарга? Юк, шәп егет ул. Әгәр ул булмаса, алар шулай алдынгы да булып чыкмаслар иде. юк. валлаһи, чыкмаслар иде. Ул бит капчыкларны туп урынына гына күтәреп йөртте. Беркайчан да «карышмады, беркайчан бер каршы сүз әйтмәде. Алтын егет бит ул! Ничек итеп аның белән ачуланышасың? Икенче стаканнан соң Һарун үзен тагын да җиңелрәк, тагын да күңеллерәк хис итә башлады. Барлык дөнья кайгылары каядыр юкка чыкты. Үзендә ул моңарчы булмаган бер иркенлек тойды, нишләргә, кая барырга теләсә дә, нинди сүз сөйлисе килсә дә — барысын да, барысын да булдыра алыр шикелле тоелды. Өченче йомырыны -күтәрер алдыннан алпан-тилпән атлап алар янына Ислам килеп җитте, стаканын башта Һарунныкы белән, аннары Вагыйзьнеке, Мансурныкы белән чәкештерде дә, элекке явызлыкларыннаи тәүбә иткән бер кыяфәттә: — Их, егетләр!—диде. — Эш вакытында төрлесе була, үпкәләштән булмасын, и бетте-китте! Яшь гомерләр үтә-китә, татулыкка ни җитә! — Ышту син, Ислам абый! Узган эшкә салават! — диделәр егетләр беравыздан. Исламнан соң алар янына кызарынып, кулларын бутап Белугин килде. Ул да шул ук сүзләрне кабатлады. Һарунны мактады, Вагыйзьне, Мансурны мактады, авызына китергән йомырысын кире алды да, сул кулын югары күтәреп: — Иптәшләр! Иптәшләр!—дип кычкырды. — Тыңлагыз әле мине, бер сүз әйтәм. Бу тостны мин Һарун өчен күтәрергә тәкъдим итәм! — Дөрес, күтәрәбез! — диештеләр төрле яктан. XVI Ашагач-эчкәч болында, табыннан читтәрәк, күмәк уен башланып китте. Илгиз гармунда уйнады, кызлар биеде. Җыелган кешеләр, биючеләрне дәртләндереп, кул чабып тордылар. Уен башланганда Һарун табын янында утырып калды. Ләкин күп тә үтмәде, көлеп-елмаеп, хушбуй исләре аңкытып, аның каршысына Зәкия килеп басты; җиңел генә аның кулыннан алды да, шелтә дә, үпкә дә белдергән бер кыюлык белән: — Тумас борын картайгансың икән, Һарун! — диде. — Нишләп утырасың — әйдә биергә! Һарун шундук урыныннан сикереп торды. — Биергә? Киттек! Биергә! Аларга барысы да юл бирделәр, кул чаба-чаба уртага чакырдылар. Һарун ялындырып тормады — Зәкиядән кулын ычкындырды да, өйрән1 мәгән аю кебек, алпан-тилпән килеп биергә дә керешеп китте. Биеп туктагач, бөтенесе аңа бердәм булып кул чабарга тотындылар, шәп, шәп, диделәр, тагын, тагын, диделәр. АчыК изүле күлмәген ике куллап тоткан көе җилләнә-җилләнә ул читкә китеп барды. Шул чакны ул каршыда гына — учак янында иренеп кенә, күңелсез генә табак-савыт юып азапланган Фәридәне күреп алды. Аның аракы буы белән томаланган зиһене яктырып китте, әле генә тилергән, очынган йөрәге, рәхәт, куанычлы бер тойгыдан кысылып, талпынып куйды. Фәридә! Кайчаннан бирле инде аның күргәне юк аны, кайчаннан бирле инде аның белән сөйләшкәне юк! Әнә ул үзе генә, әнә ул боек, (күңелсез... Ни булган аңа, ни булган? Барый Иртыш буеннан балык алып кайткан теге көннән соң—Фәридә өчен фаҗигалы булган шул онытылмаслык төннән соң ике-өч көн дә узмады, Ислам күзгә күренеп үзгәрә башлады. Элеккечә сөям, яратам сүзләре дә әйтмәде, өйләнү, бергә тору турында да искә төшермәс булды, читләтеп кенә шул хакта сүз башладың исә, бер дә юктан кызарга, ачуланырга тотынды. Ул хәзер аның янына төннәрен бернинди тартынусыз килде, шулай тиеш булганга, килергә мәҗбүр булганга ‘килгән шикелле килде, һәм алариың бөтен гыйшыклары бик кыска вакытта аулакта очрашуларга гына кайтып калды. Көндез кеше алдында ул аңа бер авыз сүз эндәшмәде, бер ягымлы -күз ‘карашы ташламады. Сөйләшкәи-эидәшкән вакытта да ул аңа үзен бөтенләй чит кеше игеп тотарга тырышты. Әле генә шундый шат күңелле Фәридә, .кырау суккан зәгыйфь гөл төсле, кисәк .кенә шиңде дә калды. Аның боек, күңелсез йөрүенә иң элек кызлар игътибар иттеләр. Борчылдылар, сораштылар, хәленә керергә тырышып карадылар, ләкин Фәридә беркемгә дә дөресен генә әйтмәде— башым авырта, диде, хәлем юк, диде, күрәсең, мин дә чирләгәнмендер, диде. Кызлар башта мондый сүзгә шомланып калдылар, Рәйхана апага күрен, диделәр. Фәридә тагын да ныграк аптырашта калды. Миндә дизентерия түгел, диде, ‘казан исе, аш исе тия, ахрысы, диде. Ләкин шулай да зирәк кызлар озакламый мәсьәләгә төшенеп алдылар. Аның күңелендә хәзер көн-төи ут-ялкын дөрләде. Бу ут-ялкын >бер дә әүвәлге ут-ялкыига охшамаган иде. Үзенең нинди ышанычсыз хәлдә икәнлеген ул бары соңгы көннәрдә генә ныклап аңлый башлады. Ул төшенкелеккә бирелде. Мондый хәлдән котылу өчен ул бернинди әмәл күрмәде. Кайчагында аның бер Исламга тына түгел, бөтен дөньясына ачуы килде, бәгыре катты, һәм, ни генә булса да, хәзер инде барыбер шикелле тоелды. Ә кайчакта... Бүген алар бер-берсенә берни эндәшмәделәр. Хәтта мәҗлес вакытында да, хәтта уен-көлке вакытында да Ислам .күңел өчен генә булса да аның янына килеп тә әйләнмәде. Фәридәгә бик жүңелсез булды, ифрат дәрәҗәдә моңсу, күңелсез булды. Әледән-әле иптәшләре-килде, әйдә безнең белән, диделәр, соңыннан бергәләп юарбыз, диделәр. Ә Фәрхәиә апа ачуланып алды: бар, бар, үзем юармын, диде, яшь башыңа монда теге... балтаң суга төшкән кеше кебек, диде... Ләкин Фәридәнең беркая да аягы тартмады. Кеше әллә ни уйламасын өчен:’ кәефем юк, дигән булды, башым авырта, дигән булды, ә үзе әледән-әле Ислам ягына караштырып алды. Һарунны күреп ул эшеннән туктап калды. — Ник юып маташасың, — ташла барысын да Иртышка!—диде Һарун. — Кешеләр күңел ача, син монда һаман шул кашаяк белән була- шасың. — Әйттем инде мин аңа! — диде Фәрхәиә апа. — йөрисез сез дә шунда егет булып—тотарга да алып китәргә! — Аңа да күп сорамам мин! —дигән булды Һарун :кыю гына. Әллә аның шундый сүзләре тәэсир ясады, әллә башка бер сәбәп тән—кызның боек йөзе кинәт яктырып китте. Һарунга ул текәлебрәк карагандай итте дә, елмаеп, назланып: — Һарун, әллә безгә булышырга -килдең? — диде. — Әнә мунчала, ал да сөртә башла шул табакларны. — Сөйләмә инде юкны! — диде Фәрхәнә апа кырыс кына.—Су алып менсен әнә Иртыштан. — Алайса, бар су алып кил, — диде Фәридә, көлеп. — Эшең беткәч минем белән китәсеңме? — диде Һарун. — Китәм, китәм!— диде Фәридә. — Кара аны! — диде Һарун һәм җирдә аунап яткан чиләкне кулына элдерде дә Иртышка чапты. Яр астына төшәргә ул җайлы урын эзләп-нитеп тормады — кайсы, турыга йөгереп барган булса, батыраеп шуннан аска сикерде. Яр текә иде, ике-өч метрдан да ким түгел иде. Дөп итеп каты җиргә, ташлыкка килеп төшкәч, ул егылып китте. Чиләге, кулыннан ычкынып, суга тәгәрәде. Кеше-кара -күргәнче ул тиз генә урыныннан сикереп торды да суга капланган чиләкне эләктереп алды. Башын күтәреп караган иде, яр өстендә авызын ерып торган Фәридәне күреп алды. — Әллә егылдың? — диде Фәридә. — Кай җирең имгәнде? — Таптың имгәнер кеше! —диде Һарун. Фәридәне күргәч, ул яңадан исергәнсыман булды. Ул, чиләген суга чумдырып алды да, Фәридә каршында ничек тә туры басарга тырышып, уңгасулга борылмыйча, туп-туры текә ярга ташланды. Ярда ул аяк белән басарга, кул белән тотынырга ниндидер ярыклар, ниндидер калку урыннар тапты һәм, арттан кемдер этәреп җибәргәнсыман, җенләнеп, дөбер-шатыр килеп, югары менеп тә -китте. Бер-ике мәртәбә аягы таеп алды, бер-ике мәртәбә чиләге бәрелде, суы түгелде—ул, әйтерсең, берни сизмәде, берни тоймады. Җиңүче төс белән -кыз янына менеп җитте дә яртылаш калган чиләкне шапылдатып җиргә утыртты, тыны кысылып: — Менә... тагын ни боерасыз? — диде. — Фәрхәнә апага... Фәрхәнә апага/’.—диде Фәридә, буыла-буыла көлеп. Һарун аның нәрсә әйтергә теләгәнлеген аңлап алды, җилтерәтеп чиләкне Фәрхәнә апа янына илтеп тә куйды. — Фәридәне җибәрәсеңме, Фәрхәнә апа? — диде ул аңа. — Әллә мин тотам аны? — дигән булды Фәрхәнә апа. — Егет булсаң, җебеп торма, ал да кит. — Әнә, ишеттеңме?! —диде Һарун, кызга борылып. Фәридә бер ни эндәшмәде, көлүеннән туктагандай итте дә, яулыгын, чәчләрен төзәткәләп алды, Фәрхәнә апага Һарунның ничек итеп яр астына сикереп төшүе турында, ничек итеп сулы чиләк белән текә ярдан менүе турында сөйләргә кереште. Ләкин сөйләп бетерә алмады, тәкатьсез булып яңадан көләргә тотынды. Күзләреннән елтырап яшь бөртекләре чыкты һәм ул, ярым елаган, ярым куанган хәлдә, бүтәннәргә сиздермичә генә, бер төркем егетләр ягына карап алды. — Киттекме? — диде Һарун кыю гына, аның биленнән тотып. — Кая? — Уенга. Биергә, җырларга. — Киттек, — диде кыз. Ләкин алар бөтенләй икенче якка китеп бардылар. XVII Яр буеннан таллыкка таба сукмаксыман ниндидер иске эз сузылды. Куаклыкта, куе үлән арасында, коры чыбык-чабык арасында сукмак югалып калды. Алар, үлән ярып, һаман эчкәрәк керделәр. Ни өчен шу лай -кисәк кенә әрәмә ягына каерылуын Һарун үзе дә рәтләп аңламады. Фәридә берсүзсез риза булып баргач, аның өчен кая барсалар да барыбер булып тоелды. Тирә-ягында яшел яфракка күмелеп утырган талларны, карама, шомырт куакларын күргәч, саф-рәхәт урман һавасын сулый башлагач, ул үзенең туган якларын, иртәнге су буендагы карт тирәкләрне исенә төшерде. Аңа чак-чак кына моңсу булып китте. Фәридә белән, горур, тәкәббер Фәридә белән, шулай икәүдән-икәү әрәмә эченнән баруы аңа бик гаҗәп булып, сәер-шомлы булып тоелды. Аның янында ул әкренләп- әкренләп үзенең ихтыяр көчен, үзенең җиңеллеген, дәртлелеген югалта баргансыман булды. Алай гына да түгел, ул аннан хәтта бераз гына шүрләгәндәй дә итеп куйды. Сөйләшми бару озаккарак сузылгандай булды. Һарун сүзне нәрсәдән башлап җибәрергә дә белмәде. — Фәридә... — диде ул кисәк кенә. — Ә без кая барабыз? — диде кыз. — Кая барсак та ’безнең өчен барыбер түгелмени? — Минем өчен барыбер. — Теге вакытта мин сине... син миңа бик ачуландың, иеме? V- диде Һарун. — Кайчан? — диде Фәридә, берни аңламаган булып. «Аңлап» алды да, табигый булмаган бер искитмәүчәнлек белән көлеп куйды. — Алар- ны искә төшерсәң!.. — Чынлап, ачуланмыйсыңмы? — Ю-ук,— диде кыз, башын чайкап. Ул, күрәсең, сүзнең нәрсә турында барганлыгын бик үк аңлап та җитмәде. Күңеле белән ул монда түгел иде, ул кайдадыр читтә, еракта иде. Кыяфәте аның бу минутта сәер, бик сәер иде. Моңсу, уйчан -күзләре ниндидер ят бер очкын белән очкынланып елтырый иде. Шулай ук аның хәрәкәтләрендә дә, сөйләшүендә дә'ашыгу-кабаланумы, ни өчендер кау- шау-борчылумы сизелә иде. Урман эчендәге бер ачыклыкта алар туктап калдылар. Бер үк вакытта диярлек алар бер-берсенә -күтәрелеп карадылар. Күз карашлары бергә очрашты, бүтән чакларда очрашкан салкынлык белән, ераклык һәм аңлаешсыз бөркәнчек белән түгел, бәлки омтылышлы бер сорау белән, курку-өркү, өмет һәм вәгъдә белән очрашты. Һарун күп уйлап тормады, канында сөю дәрте булган яшь егеткә хас бер кыюлык белән, тилелек, җиңеллек белән Фәридәне шундук кочаклап та алды; кочаклап алды да, бар оятын артка ташлап, кызның уттай янган алма битләреннән, кипшенгән кайнар иреннәреннән үбеп алды. Куаклар артында бертуктаусыз ишетелеп торган гармун, җыр һәм көлүчыркылдау тавышлары да, якында гына Иртыш шаулавы да, үлән арасында меңләгән чикерткәләр чәкелдәве, кошлар сайравы да — барысы да, барысы да, ниндидер калын нәрсә белән томалап куелгандай, кинәт кенә ишетелмәс булды. Хәтта күзгә карап көлеп торган кояш та бу вакытта оялып әллә болытлар артына яшеренде, әллә бөтенләй үк күк йөзеннән юкка чыкты. Бары тик егетнең дөпелдәп, ашкынып йөрәге типте дә, тирә-якның барлык нурын, барлык яктысын каплап, күз алдында кызның очкынланып ике күзе янып торды. Беркем бер сүз әйтмәде, беркем бер хәрәкәт ясамады. Ләкин шул ук вакытта нидер әйтергә кирәк иде, нидер эшләргә кирәк иде. Беренче булып Фәридә исенә килде — гәүдәсен турайта төште, башын читкә борды һәм, үзсүзле бер ныклык белән, әкрен генә, җайлап кына, егетнең каты кулларыннан ычкынырга тырыша башлады. Аның каршылыгын тоеп, Һарун каушап калды. Әле генә шундый җиңел булып, мөмкин булып тоелган нәрсә күпмедер вакыт эчендә аның өчен коточкыч каршылык булып, бернинди кеше акылы җитмәслек тирән бердзер булып әверелде. Шул ук секундта ул үзенең ничектер шиңеп, бөрешеп /калганлыгын тойды. XVIII Фәридә аның йомшак, хәлсезләнеп калган кулларыннан җиңел генә ычкынды да җилкәсенә шуышып төшкән яулыгын алга табарак тартып куйды. Төзәтенгән арада ул, башын читкә борып, никтер көлемсерәгәндәй итте, аннары кисәк кенә шаркылдап көләргә, баягыча тыелгысыз бер көлү белән, әмма ниндидер үртәү-үчекләү сизелеп торган усал бер көлү белән көләргә кереште. Егет кеше бер кызарды, бер агарды. Анда әле үзен беркайчан да сиздермәгән ирлек горурлыгы кимсенеп куйды, йодрыкларын кысты да, тыела алмыйча, ул: — Җитәр!—дип кычкырды. Аның шулай тамак ярып кычкыруын Фәридә колагына да элмәде — кулларын хәлсез асылындырып, тыелудан тәмам тәкатьсез калып ул һаман бөгелә-сыгыла .көлүендә булды. Кинәт кискен бер омтылыш белән, калтыравык бер кайнарлык белән ул көтмәгәндә Һарунны 'кочаклап алды, яшьле битен аның күкрәгенә каплады да, еларга, үксеп-үксеп, сулкылдапсулкылдап еларга тотынды. Һарунга ул әле һаман көлә шикелле тоелды. Ул аның үз -муенына сарылган кулларын йолкып алды, үлән арасына аны төртеп җибәрмәкче булды, ләкин шул ук секундта ул үзенең күкрәгендә күлмәк аша үткән кайнар яшьнең юешлеген тойды. Ул тетрәнеп китте. Яратып, кызганып, тупас кына, дорфа гына ул кызның аркасыннан сыйпап алды. — Ни булды? Җә инде, җә... Карале, тукта инде, — диде, үз алдына мыгырданып. — 10к, юк, Һарун җаным!.. Ачуланма миңа. Әйбәт кеше син... Һарун... Үпкәләмә. Эчми эчкәнгә... Уф,f үләм, Һарун! — Нишләп үпкәлим мин сиңа? Карале... әйтәм бит менә...—дип сөйләнде Һарун, нишләргә белмичә. — Мин сине рәнҗеттем. Син үпкәләмә. Әйтәм бит менә... Теге вакытта да рәнҗеттем мин сине... Хатын- кызларга аракы эчерәләрме соң! Балавыз сыгарга гына... Шулай сөйләнгәләп ул аны юаткандай итте. Фәридә бераз тынып торды да яңадан үксергә кереште. Һарун үртәлә башлады. Нишләптер бу минутта ул аңа карата әз генә дә кызгану хисе кичермәде. Тешен кысып ул аның тынычланганын көтте., Ул аны чыннан да бары аракы эчкән өчен генә кәефсезләнгәндер дип уйлады. Ул аннан бер нәрсә дә төпченеп тормады. Аннары аның хәзер, гомумән, аннан ни дә булса сорашасы да, аның белән нәрсә турындадыр аңлашасы да килмәде. Аның өчен ул һаман да элеккечә чит булып, аңлаешсыз һәм серле-катлаулы булып калды. Бераздан Фәридә тынычлангансыман булды. Читкә борылды да яулык чите белән күз төпләрен сөртте, яшькә чыланган битләрен, борын очларын сөрткәләде. Ике арада яңадан газаплы тынлык урнашты. Фәридә, әле генә булган нәрсә өчен гафу үтенгәнсыман, зәгыйфь кенә бер елмаеп куйды. Бу минутта ул шундый чибәр булып, якын, аңлаешлы булып күренде — Һарунны кинәт үкенү шикелле ачы, үткен нәрсә калтыратып җибәрде. Фәридә авыр гына көрсенеп куйды да, аңлатырга -кирәк табып: — Эчкәнгә күрә... — диде. — Тиле кебек... Үземне үзем белмичә... — Икенче эчмә! Ярамый икән—эчмә! Хатын-кызга бөтенләй ярамый. — Ярамый шул, — диде Фәридә, килешеп. Ул моны ихлас күңелдәй әйтте. Аш вакытында тәкъдим ителгән «тост»ларга авызын да тидереп карамаганлыгын ул хәтта үзе дә онытып җибәрде. Якында гына куаклар арасында ниндидер авыр, зур нәрсәнең агач ярып болайга таба килгәнлеге ишетелде. Икесе дә сискәнеп киттеләр, артларына әйләнеп карадылар. Алардан беркадәр читтәрәк ике куак арасындагы кояшлы аланга башын тыгып кызыл сыер карап тора иде. Ят кешеләрне күреп ул бик гаҗәпләнгән иде, шундый гаҗәпләнгән иде—авызына капкан яшел үләнен дә чәйнәп бетермичә, күшәвеннән туктап тынып калган иде; тавык күкәедәй зур, елтыр күзләрендә, турсайган калын иреннәрендә аның: нишләп торасыз монда, дигәнсымаграк бер сорау шикелле нәрсә сизелә иде. Әллә аның шундый үпкәле кыяфәтен күреп, әллә үзләренең сискәнүләрен уйлап, Фәридә әкрен генә көлеп куйды. — Ашка сөт буласы икән дә, соңгарак калгансың шул!—диде Һарун сыерга, күңеле күтәрелеп. Ул арада куаклар арасында, коры агачларны сындырып, тоякларын шартшорт итеп атлый-атлый, мышный-мышный кызыл сыерга якынлашып килгән башка сыерлар тавышы ишетелде. Каяндыр таллыкка көтү килеп кергән иде бугай. — Киттекмё? — диде Һарун, кайта торган якка борылып. — Киттек, — диде Фәридә. Алар әкрен генә урыннарыннан кузгалдылар. Бераз баргач, кыз туктады да, тартынып кына: — Һарун, — диде, — син инде әллә нәрсәләр уйлагансыңдыр... Ачуланма, яме... — Нишләп ачуланыйм!—диде Һарун. — Егетләр әле эчкәч әллә нәрсәләр кыланалар. Мин үзем дә... — Юк, юк! Кеше белсә, нинди оят! — Ә мин беркемгә әйтмәм, Сөрт күзләреңне. Миннән алданрак чык. Мин яр буйлап китәрмен. — Чынлапмы, чынлапмы? Әйтмәссеңме? — Мин инде исерек түгел... ни әйткәнемне аңлыйм. — Һарун, әйдә без дус... кына булыйк синең белән? — Булыйк, — диде Һарун сүлпән генә. Артына караиа-караиа Фәридә алдан китеп барды һәм бераздан куаклар арасында күренмәс булды. Һарун кесәсеннән папирос чыгарды, тынычланмакчьь булып беркадәр вакыт төтен суырды да әлерәк кенә үзләре туктап торган якка әйләнеп карады. Аланның теге башына көтү кереп тулган иде — зур корсаклы, зур мөгезле ала, кызыл, көрән сыерлар, мыш-мыш килеп, баш калкытмый үлән умыралар иде, ә сыерлар арасында, яшел зелпе куагы артында, таш һәйкәлдәй катып, атка атланган бер казакъ егете тора иде. Казакъ егетенең үзенә таба карап торганлыгын шәйләп Һарун ни өчендер куаклар арасына яшеренде. Күптә үтмәде, Иртыш буйларын яңгыратып көтүче сыерларга кычкырып җибәрде. Һарун сагаеп калды. Көтүченең тавышы нишләптер аңа кызларныкына охшаш булып, алай гына да түгел, ничектер бик таныш кешенекенә охшаш булып тоелды. Ул аның тагын кычкыруын көтте. Ләкин көтүче бүтән кычкырмады. Шулай да ул якында гына иде. Өзәңгегә баскан килеш ул шомырт ботагыннан ап-ак чәчәкләр өзәргә азаплана иде. Ул бөтенләй егет кеше түгел иде, ул чыннан да кыз кеше иде, Гөлбиби иде. 2. ВС. Ә." № 12. • Г'-лингЯ *1 I * ’ ' .if 1 ' • • И . Аi ■ .д-yjr в. и. ЛЕННҺ XIX Сабан туенда егетләрнең кайберсенә исерткеч җитми калды, дөресрәге, тулысынча аларның нәфесен канәгатьләндерерлек, аларны чыи- чынлап аяктан егарлык булмады, һәм алар, бер-ике сәгатьтән үк айный башлаулары белән килешә алмыйча, бригадирдан тагын булмаган нәрсәне таптыра башладылар. — Бетте, — диде Барый, — ышанмасагыз әнә ящикиы барып карагыз. — Син әле үзеңә дә калдырмагансыңдыр, бригадир? — диде Белугин. — Синең ише туймас тамаклар барында калдырырсың! — диде Барый. Эчкегә артык мөкиббән китә торган ;кеше булмаса да, шулай да ул суфый да түгел иде. Мәҗлес вакытында ул һич тә үз-үзеи олы кеше итеп, аерым дәрәҗәдәге кеше итеп тотмады: барысы белән бергә эчте, барысы белән бергә җырлады, биеде, уеннарга катнашты. Соңга таба- рак аракы аңа да әзрәк булып тоелды. Кич бригадага кайткач тамак чылатып алу өчен берни калдырмавына аның чын-чынлап күңеле тырналып куйды. — Кайтканда тагын кибеткә тукталмый булмас, ахрысы, — диде ул, үз алдына сөйләнеп. Аның бу сүзләрен ишетеп алдылар, хуп күрделәр һәм тизрәк кайтып китү ягын чамалый башладылар. Ләкин кибеттә эш сәгате беткәнче барыбер кайтып өлгерә алмадылар. Кибет ябык иде, ишеккә аркылы төшеп, озын, яссы тимер сузылган иде, тимернең бер башында исә зур, авыр йозак асылынып тора иде. Кызмача егетләр үзара киңәштеләр дә болай гына кайтып китмәскә, ничек тә кибетне ачтырырга дигән фикергә килделәр. Аларга бригадир да кушылды. Алай гына да түгел, бөтенесен ул үзе башкарып чыгарга булды һәм, үзенә берәрсе иярә-нитә күрмәсен дигәнсыман, ашыгып: — Шушында гына торып торыгыз, таралышмагыз, — диде. Кая барырга ниятләве турында ул берни әйтмәде. Әйтмәсә дә аны бик яхшы аңладылар. Кая барырга мөмкин ул? Әлбәттә, иң әүвәл Мәрьям янына. Исламның йөзенә кинәт тынычсызлану билгесе чыкты. Ул бригадирга бер сөзеп карады да иреннәрен тешләп куйды. Барый Мәрьямнең кайсы йортта торганлыгын белә иде. Ләкин әле аңа бер генә мәртәбә дә анда булырга туры килмәгән иде. Кибетнең бикле булуына ул чын күңелдән сөенде. Моннан да уңай вакытның булуы да мөмкин түгел иде. Хәзер ул аны күрергә тиеш, сөйләшергә тиеш. Ачыктан-ачык. Бернинди тартынусыз. Ни булса да булыр. Үз алдына шулай уйланып барганда аның күңеленә: «Кем белә, бәлки инде мин соңга да калганмындыр!» дигән бер уй килде. «Юк, йөрмәскә!»— диде ул аннары, йодрыкларын кысып, ә үзе һаман алга атлавында булды. Мондый чакта еш кына булганча, ул үзен юатмакчы булып карады: ник болай башымны катырам әле, диде; Ислам бит Фәридә белән чуала, диде. Фәридәне исенә төшергәч, уйлары тагын буталды. Ул аның соңгы көннәрдә бик күңелсез йөрүе турында уйлады, аның бу кү- ңелсезлеге белән теге вакытта чатырда елап ятуы арасында бәйләнеш табарга тырышты, һәм искәрмәстән Мәрьям бөтенләй артка чигенде. Сатучы тора торган йорт янына килеп җиткәндә аның инде кыюлыгы да, кыюсызлыгы да юкка чыккан иде. Аның күңелендә хәзер бер генә ачык уйфикер дә, бер генә билгеле теләк-омтылыш та юк иде. Шуңа күрә, Мәрьям бүлмәсенең ишеге каршысына килеп туктагач ул үзендә әз генә дә тынычсызлану шикелле нәрсә тоймады. Ишекне ул бик тыныч шакыды һәм бүлмәгә дә тыныч кына барып керде, күптәнге таныш <ке шесенә, көн дә күреп күнегеп беткән кешесенә барып кергән кебек барып керде. Мәрьям кечкенә өстәл янында нәрсәдер тегепме, чигепме утыра иде. Барый килеп кергәч, ул кызарынып китте, тегүен-чигүен тиз генә йомарлап, каядыр читкә яшереп куйды һәм, Барый һич тә көтмәгәнчә, балкып урыныннан торды, шундук аңа урын тәкъдим итте, изүе ачык халатының якаларын каплаттырып, уңайсызланып беравык урынында басып торды да, көтмәгәндә: — Барый... сез... чыгып торыгыз...—диде. — Мин хәзер... Хәзер киеиәм. Аның мондый тәкъдиме Барыйга бик сәер тоелды, шулай да ул тоткарланып тормады — күндәм генә кыланып кире тышка чыкты. Мәрьямнең үзен ягымлы йөз белән каршылавы, килеп кергәч тә кызарынып китүе, гомумән, үз-үзеи серле-уңайсыз тотуы, йомшак, ягымлы тавышы— барысы да аның күңелендә өмет чаткылары кабызып җибәрде. Ниһаять, Мәрьям киенеп бетте һәм елмаеп килеп тә чыкты. — Гафу ит инде, куалап чыгаргандай булды, — диде ул караңгыда. — Басып кергән шикелле булгач... — диде аңа каршы Барый. Мәрьям, аның ни өчен килгәнлеген аңлагансыман, берни эндәшмичә, тышкы ишеккә таба атлады. Алар сүзсез генә кибеткә таба юл тоттылар. Мәрьям бер нәрсә турында да сораштырмады. Хәзер аны ,бер генә нәрсә дә кызыксындырмады. Ул бары Исламнарның Иртыш буеннан кайтуларын гына белде, үзенең менә хәзер аны күрергә, мөмкин булса, аның белән сөйләшергә тиешлеген генә белде. Ихтимал, бүген ул монда да калыр. Ул калырга тиеш. Ул калмый булдыра алмас. Аларга сөйләшергә кирәк, бик күп нәрсә турында сөйләшергә кирәк. Шулкадәр вакыт үпкәләшеп яшәргә, бер-береңнән аерым яшәргә мөмкин түгел. Моңа хәзер чик куелырга тиеш. Ул хәзер качып-посып яшәмәячәк, качып-посып яшәргә инде мөмкин дә булмаячак. Ул аңа ачыктаначы.к әйтәчәк. Тагын үзсүзләнә икән, бөтен халык алдында әйтәчәк! Җитәр, күп йөрде алданып, ышанып... Моннан соң болай булмаячак, моннан соң бөтенесе үзгәрәчәк... Тагын киреләнә икән, ул чагында... ул чагында... Ул барыбер көрәшәчәк, теше-тырнагы белән тартышачак! Ислам киреләнсә, үзсүзләнсә нәрсә эшләячәген әле ул үзе дә анык кына белмәде, тик шулай да ниндидер зур эш, бөтенесен шаккатырырдай коточкыч эш эшләячәген бик яхшы аңлады. Ул үзендә хәзер бөтен дөньясын пыран-заран китерердәй бер .көч сизде. Ул үзенең кая басканын да белмәде. Аннан калышмас өчен Барыйга хәтта ашыгырга ук туры килде. XX Бригадир кибетчене эзләп киткәч, Ислам үзенең дусларын читкәрәк чакырып алды да башкалар ишетмәсен өчен пышылдап кына аларга үзенең «бер планын» сөйләп бирдё. — Мин, — диде, — мондагы .кибет күселәренең иң олысы белән таныш. — Беләбез инде, беләбез! — диде Карам, мактанып. — Нәрсә беләсең? — диде Ислам, дәһшәтле итеп. — Юк, юк, белмибез! —диде Карам шундук. — Кыскасы, чыгарыгыз акчаларыгызны!—диде Белугин, Исламның аңлатып бетергәнен дә көтмәстәп. Хәер, егетләргә аңлатып торуның кирәге дә юк иде. Исламның башка вакытлардагы шикелле тагын төп башына утыртып 'калдыруы бик мөмкин булса да, кесәләрендә бер кочак акча булганда һәм, бигрәк тә, 2* тамаклары күптән инде кыткылдап торганда беркем дә саранланып маташмады, кайсы егерме бишне, кайсы иллене сузды. — Белеп торыгыз, мин сезгә ящигы белән алып кайтам! — дип мактанды Ислам, бблай да кызмача күңелләрне кыздырып. — Тик, карагыз аны, бригадирга ләм-мим! Үзебез генә беләбез, үзебез генә бәйрәм итәбез. — Әгәр кибеттән бирсәләр? — диде Димка, икеләнгәндәй итеп. — Бирерләр, тоттырырлар!—диде Ислам. — Бригадаларга бүлеп куйганнар икән, кибетче үз белдеге белән ничек сатсын? Ә күселәр җи- тәрлеген алып куйган булырга тиешләр. Шуның өчен дә күсе алар! . — Кайгырма, Димка, син алмасаң, үзебезгә генә булыр. — Артыгын .коега салырбыз, — диделәр дуслар, остарып. Шул чакны якынаеп килүче бригадир белән Мәрьям күренде. . Беренче булып аларның кыяфәтенә Ислам игътибар итте. «Ну, кәнтәй, күрсәтермен әле мин сиңа күрмәгәнеңне!» — диде ул күңеленнән, Мәрьямгә янап. Мәрьям сабан туеның ничек узуы турында, Иртыш буйларының ямьлелеге турында бер-ике сүз сорашты да, зур ачкычын тотып, күтәрмәгә менде. — Кемгә нәрсә? — диде ул, кибеткә керешли. — Аракы, аракы!—дип кычкырдылар егетләр, тамак ярып. — Аракы? — диде Мәрьям, гаҗәпләнеп. Ул бары шунда гына мәсьәләгә төшенеп алгандай булды. Башка берни әйтмичә ул кибетнең товар саклана торган икенче як бүлмәсенә чыгып китте. Пычкы чүбенә буялган дүрт шешә алып чыкты да шешәләрне Барый алдына китереп куйды. — Артыгы булмый, — диде ул. — Ярамый. Сезгә инде алдынгы бригада булган өчен генә... Ул Барыйга елмайгандай итеп куйды. — Булды, булды! Монысына да рәхмәт!—диештеләр егетләр, күңелле шаулашып. Аласы нәрсә алынып, кибеттә йомышлар беткәч, бригадир машинага утырырга кушты. Ул үзе арткарак калды, Мәрьямгә тагын рәхмәт әйтте, үзенчә кызның күңеленә шом салып карады: әллә безгә кунакка барасызмы соң, диде, мотоцикл белән китереп куяр идем, диде. Мәрьям дә рәхмәт әйтте, сез бик еракта торасыз шул, дигән булды. Ул тизрәк тышка чыгарга, кирәкле кешесен күрергә ашыкты. Әрсез бригадир исә, ачу китереп, юлына аркылы төште һәм әйдәләп чыгарма- саң, үзе белеп һич тә чыгар төсле күренмәде. Ул тышка чыкканда инде кибет алдында беркем калмаган иде, барысы да машинага төялешеп беткэннэ'р иде һәм кузгалып китү өчен бары бригадирларын гына көтеп торалар иде. Барый кабинага кереп утыргач та машина гүелдәп, газ исе таратып китеп тә барды. Мәрьям хәлсезләнеп калгандай булды. Кулындагы тимер йозак, ике потлы гер кебек, коточкыч авыр тоелды. Ул ишекне бикләде дә җиргә төште, әле һаман аны күрмәкче булып, артына борылып карады, кибет тирәсенә, йортлар арасына күз йөртеп чыкты. Тирә-як буп-буш иде. XXI Аның һич тә өенә кайтасы килмәде. Аның күңеле һаман дала ягына, машина китеп барган якка таба тартты. Аның ачуланасы килде, рәнҗисе килде. Ләкин шулай да ачулану гына, рәнҗү генә монда бик аз булыр шикелле тоелды. Моңарчы Ислам көн-төн эштә булды, һәм аның рәтле- башлы күзгә күренмәвенә бу ышандыргыч сәбәп булып торды. Әмма бүген, күзгә күренеп тә, кулга тими калгач, мондый хәлне ул үз-үзенә ничек итеп аңлатырга да, үз вөҗданы алдында моны ничегрәк итеп акларга да белмәде. Онытылып ул дала ягына карап торды-торды да теләр-теләмәс кенә өенә борылды. Бүтән вакытта дүрт-биш минут чамасы йөри торган араны ул хәзер икеләтә-өчләтә озаграк кайтты. Черегән салам, тирес һәм мал-туар исе аңкытып торган саман йорт алдына кайтып җиткәч тә ул, буш, ялгыз бүлмәсенә керәсе килмичә, бераз вакыт ишек төбендә тукталып торгандай итте. Тирә-як, шәрә табигать аңа бик тә котсыз булып, ят һәм ямьсез булып тоелды. Аның күңеле тагын сыкрап-сызлап куйды, һәм ул, елап җибәрүдән куркып, тизрәк түбә астына керде. Бүлмә ишеген тартып җибәрсә, ишек биксез булып чыкты. Ә бүлмәдә... бүлмәдә балкып ут яна иде. Тәртәдәй озын аякларын карават янындагы урындыкка сузып салган килеш, апак җәймә, мендәрләр өстендә кара Ислам ята иде. Мәрьям, ни әйтергә белмичә, беравык аңа карап торды да, бугазына килеп тыгылган төерсыман нәрсәдән кытыкланып, елмаеп җибәрде, кулындагы ачкычын өстәлгә ташлады, үзе шундук тәртә аяклы кешегә таба омтылды. — Менә кайдасың икән син! —диде ул тыелып кына. — Озакладың, — диде Ислам. — Мин инде сине китте дип торам, — диде Мәрьям, аның сүзен тыңламыйча. Караватка утырды да шаяртып Исламның каты чәчләрен маңгаена төшерде. — Мине шулай бик күрәсең килдемени? — диде Ислам. —' Кем әйтте әле алай диеп? — Алайса минем сиңа бөтенләй кирәгем дә юк? Ислам аякларын урындыктан алды да торып утырмакчы булды. Мәрьям аны кире урынына екты, торгызмыйм дип аның күкрәгенә капланды, артка кайтарылган озын чәчләрен яңадан тузгытып ташлады, ләкин ир кешенең кырыс йөзендә әз генә дә эрү билгесе күренмәде. —■ Я инде, бер генә елмай! — диде Мәрьям. Ислам, бик ачулы кешесыман кашларын җыерып, тын гына, авыр гына аны күзәтеп утырды. Мондый шомлы тынлык хатын кешенең эчей пошыра башлады. — Тагын минем белән ачуланышыр өчен килмәгәнсеңдер бит?—диде ул, эшеннән туктап. — Әйе, ачуланышыр өчен. — Булмас инде, аппагым, минем андый көнем түгел!—дигән булды Мәрьям. Ислам эндәшмәде. Аннары тып-тыныч бер гадәти тавыш белән әйтеп куйды: — Бригадир белән эшләр шәп барамы? — диде. Аның бу сүзләре Мәрьямгә «кибеттә .сатулар ничегрәк бара?» сымаг- рак тәэсир итте. Шулай да ул аның нәрсәгә ишарәләп әйтүен бик яхшы аңлады һәм бала-чаганың берәр көтелмәгән мәзәк сүзеннән көлгән кебек, рәхәтләнеп көлеп җибәрде, — Көлмә! — диде Ислам. — Әллә елыйм микән, Ислам? — диде Мәрьям, елмаеп, аның каршы- сына килеп. — Шул гынамы сүзең? •— Шул гына. — Әллә мине көнлисең, Ислам? — диде Мәрьям, кыланган булып.— Әллә мин генә көнләшә беләм микән дигәнием, син дә көнләшә беләсең икән. Исең китәр! — Син турысын гына әйт... — диде Ислам һәм кинәт төртелеп калды« нәрсәнең турысын гына әйттерергә теләгәнлеген ул үзе дә белмәде. Хәзер аның күңелен бөтенләй икенче нәрсә: аракысы бармы, булса җайлап кына алып булырмы, дигән нәрсә борчый иде. Ә үзара килешү... анысы аның берни түгел! Мәрьямнең елмаюы шундук юкка чыкты. Җитди, боек йөз белән ул яңадан эшенә тотынды. — Аның белән минем арада нәрсә килеп чыкканлыгын үзең күреп торасың, — диде Ислам, яңадан сүзгә башлап. — Ул булмаса, күптән инде без бергә булырыек. — Аның безгә бер зыяны да тигәне юк, — диде Мәрьям. — Безнең бергә булу-булмауга беркем гаепле түгел, аппагым! Бары син генә. Үзең гаепле. Мин бөтенесенә риза: телисең икән, бүгеннән синең янга күченеп китәм. Кибете дә кирәкми, Көктугае да... Теләмисең икән, иртәгә үк директорга барам, парторгка барам: машина бирегез аңа, ди- мен, бозмагыз безнең тормышны, димен! — Барып кара! — Болай булса, бармый да булмас, аппагым. Җитәр, күп түздем! Көнләшәсең икән, минем ят ирләр белән сөйләшкәнне теләмисең икән... — Төкерәм мин синең сөйләшүеңә! — Алайса, иик дулыйсың соң? —диде Мәрьям, исе китеп. — Мин сиңа теләсә нинди ирләр турында әйтмим. Мин сиңа бер генә кеше турында әйтәм. Бер мәртәбә инде ул минем юлны бүлде, тагын икебезнең арага керә икән... белеп тор! — Икебезнең арага?!—диде Мәрьям, шаккатып. — Миндә синең балаң була торыпмы? Акылың кая синең?! XXII «Бала» сүзе Исламны тилертеп җибәрде. — Бала! Әллә бөтенләй минеке дә түгелдер! — диде ул, ажгырып. Мәрьям кисәк кенә башын калкытты, карават ягына борылып карады да, теле тотлыккан кешесыман, нәрсә дә булса әйтергә теләп тә әйтә алмаган шикелле тынып калды. Ул хәтта моны тиз генә аңлап та җитә алмады. Аңа ул ялгыш ишетте шикелле тоелды. Ләкин моның ялгыш түгеллеген белдереп, Ислам тагын: Барый, диде, бригадир, диде, әллә нәрсәләр сөйләп бетерде. Коточкыч мәгънә, ниһаять, аның аңына барып җитте; барып җитте дә, авыр чүкеч булып, шап итеп, дөпелдәтеп бар көченә сугып алды. Күз алды караңгыланды, һәм инде көие буе, атна буе нидер сизенеп, тынгысызланып йөргән күңеле язгы ташкын кебек кисәк кенә ташып-ургылып куйды. — Телең корыр... Ислам... — диде ул әрнеп, әкрен генә. Аннары, кечкенә өстәлгә арты белән терәлгән көе, тыела алмыйча еларга кереште дә китте. Кирәгеннән артыгын ычкындыруын Ислам үзе дә шәйләп алды, ләкин инде эш узган иде. Шулай итеп, алар тагын ачуланыштылар, моңарчы булган барлык ачуланышулардан да ныграк ачуланыштылар. Бер-берсенә каты-каты сүзләр әйттеләр, янадылар, үпкә-шелтә белдерделәр. Берсенең әзерләнгән ашы онытылды, икенчесенең йомышы онытылды. Инде тәмам бозылышкач һәм бер-берсен гаепләрдәй нәрсә бетте шикелле тоела башлагач кына Ислам үзенең монда нинди максат белән килгәнлеген исенә төшерде; исенә төшерде дә, кырт кына борылып, кире чабарга тотынды: шулай диде, болай диде, гафу ит, диде; бары сине генә яратканга шулай көнләшәмдер, диде; менә бергә тора башласак, берни булмас, диде, күпкә түзгәнне әзгә түзәрбез, диде. Мәрьям эреде дә китте. Күз яшьләре дә кипте, дәрте дә кузгалды, йөзенә хәтта елмаю билгесе дә чыкты. Аш янында алар тыныч кына, тату гына утырдылар. Ашау-эчү тәэсирендә алар тагын шул ук нәрсә турында — әле генә үзләрен талаштырган төп нәрсә турында сүз башлап җибәрделәр. Монысында инде алар бөтенләй икенче төрле итеп, үртәлмичә, кычкырышмыйча сөйләштеләр һәм озакламый уртак тел тапкансыман да булдылар. Ләкин һәркем үз фикерендә калды һәм үз фикерен һәркем ераграк, тирәнрәк яшерде. Тамагын туйдыргач, бераз ял итеп алгач, Ислам җайлап кына кайту турында сүз кузгатты. Аның шулай буласын Мәрьям алдан ук сизенгән иде. Ул бары көрсенеп кенә куйды. Ислам, үзенең ип өчен кайтырга тиешлеген аңлатып, үз алдына нидер сөйләнергә тотынды. Иртәгә эшкә башларга кирәк, диде; миңа хәзер бригадир белән бозылышырга ярамый, диде. Мәрьям, башын иеп, теләртеләмәс кенә өстәл җыештырды. Ислам торды, җыена башлады һәм инде кузгалып китәргә генә торганда, карават астына ымлап: — Бармы анда? — диде. — Ал, ал!—диде Мәрьям ашыгып. — Нәрсә сорап торасың... күпме кирәк, шулкадәр ал. Авыр гына мышнап Ислам иелгәндәй итте дә карават астыннан берничә шешә тартып чыгарды. Шешәләрне кулына алу белән аның йөзе балкып китте, тавышы йомшарды, күз карашы, беркайчан да булмаганча, нурланып, ягымлыланып калды. Шешәләрне кесәләренә салгач ул беравык икеләнгәндәй итеп торды, аннары мышнап, тамак кыргалап, куен кесәсеннән бер уч унлыклар, бишлекләр чыгарды. — Мәле, алып куй әле шулармы, — диде ул, йомарланган акчаларны өстәлгә ташлап. һәрбер шешәнең фәлән сум, фәлән тиен торганлыгын һәм шул шешәләр өчен кайчан да булса бер исәп-хисап ясарга тиешлелеген бик яхшы белсә дә, Мәрьям аның кулында акча күргәч кинәт үзгәреп китте. Ул аңа аптырау катыш куркып, хәтта нәфрәтләнеп карады. — Син нәрсә?!—диде ул, күзләрен зур ачып. — Болай рәнҗеткәнең җитмәгән... — Мин бит үземнекен бирмим,— диде Ислам, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып. — Егетләр өчен алам. Бушлай килми лә ул сиңа! — Алар алмый бит, син аласың! — Шулай да... — Ничек оялмыйсың, Ислам! — диде хатын әрнү, сыкрау белән.— Сатып алмакчы буласыңмы мине? Син бит минем ирем! Үксеп ул аның күкрәгенә ташланды. Ислам аны кочаклап алды, тук,.тыныч бер тавыш белән: — Шулай, шулай, ирең, — диде, аркасыннан сөеп. XXIII Бүген инде вакыт та соң иде, Фәридә белән Фәрхәиә апалар да арыганнар иде, шуңа күрә, һәркемнең ризалыгы белән, кичке ашны пешереп азапланмаска булганнар иде. Ләкин Фәридә, иптәшләренең андый ризалыгына да карамастан, титанда чәй кайнатмакчы булды. Шул ният белән ул учакка ут ягып җибәрде дә гадәтенчә кухня тирәсендә кайнаша башлады. Көтмәгәндә аның бик каты башы авыртырга кереште, йө< рәге сукты, хәле бетте. Чәен кайнатып чыгара алмады, вагонга кереп ятарга мәҗбүр булды. Иптәш кызлары чыш-пыш сөйләшергә, вагон белән кухня арасында тыз-быз чабышырга тотындылар. Ни булды? дигән сорауга беркем дә ачык кына җавап бирмәде. & Чәйне Зәкия белән Рәшидә җитештерде. Кичке табынны да алар әзерләделәр. Чатыр эчендәге озын өстәлгә берничә газет җәйделәр дә табаксавытларны, кашыкларны, консерв һәм май, шикәр ише нәрсәләрнең барысын да шунда таратып ташладылар. Табын әзерләнеп беткәч, Белугин бригадир вагонына кереп китте. Арып йокыга талган Барыйны ул ишек шакып уятты һәм өстерәп диярлек зур чатырга алып керде. Барый, әле һаман йокылы күзләрен ачалмыйча, өстәл башына килеп утырды. Аның инде хәзер ашыйсы да, эчәсе дә килми иде. Татлы йокыдан аеруларына аның бераз гына ачуы да килеп тора иде, тирә-яктагы тавыш һәм каршыдагы утлы лампа бер дә юктан җанын үрти иде. Ләкин, алдан килешенгән булганга һәм, шуңа күрә, күпчелек теләгенә каршы киләсе килмичә, ул барысына да түзәргә булды. Күп тә үтмәде, көндезге 'сабан туеның дәвамы булып, кичке мәҗлес башланып китте. Исламның Көктугайда торып калуын Барый әле бөтенләй белми иде. Үзенә тигән илле грамм чамасы аракыны эчеп җибәргәч һәм гадәттәге тавыш, шаушуга, ут яктысына ияләшә төшкәч, ул чатыр эченә игътибар .беләнрәк күз йөртеп чыкты, әмма, никадәр генә каранса да, Исламны күрә алмады. Бүген ул нишләптер гел аның турында гына уйланды, гел аны гына күрергә тырышты. Ни өчен моның шулай икәнлеген ул аңлап та җитмәде, ләкин аңа: әгәр дә ул Исламны күрмәсә, аның тавышын ишетмәсә, нәрсәдер үз урынында булмас шикелле тоелды. * — Ислам кая? — диде ул үз янындагы Димкага. Димка Исламның кайда икәнлеген, әлбәттә, белә иде. Ләкин ул туры җавап бирмәде, ы-мы итәргә тотынды. — Сезнең белән кайттымы соң ул? — диде Барый. Аның кем турында сораганлыгын ишетеп, сүзгә Ира катышты. — Юк, кайтмады, — диде ул, кеше аша Барый утырган якка кыч* 'кырып. — Көктугайда калдымыни? — Бүтән кайда калсын? Анда бит аның сөяркәсе бар диләр... — диде Андронов, хатыны өчен җавап биреп. Барыйга әллә ничек булып китте. Аның башына кан бәрде, һәм күпмедер вакыт эчендә ул үзенең кайда утырганлыгын да, нишләп утырганлыгын да онытып җибәргәндәй булды. «Димәк, сөяркәсе?» — диде ул үз-үзенә, мондый нәрсәгә һич тә ышанасы килмичә. Димәк, чынга чыкты, моңа кадәр колакка чалынгалап калган төрле имеш-мимешләр дә, бүген көндез кибеттәге очрашудан соң туган сизенүләр дә — барысы да чынга чыкты? Юк ла, булмас ла! Ә ник булмасын? Бәлки, ул бүген төнлә шунда калыр... аның янында... кечкенә, җыйнак кына шул бүлмәдә... Әгәр кайтса?.. Ух, кайтсын гына! Сөяген он итеп, авызын җимереп... типкәләп... бер минут торгызмыйча... Ә Фәридә?! Әйе шул, Фәридә... Бүген ул шундый күңелсез йөрде. Ник? Димәк, чын! Димәк, сөяркәсе... — Фәридә кая? — диде ул, як-ягына каранып. Үз эшләре белән мавыккан, кычкырып сөйләшкән, көлешкән кешеләр аның сүзен ишетмәделәр. Шуңа күрә аңа җавап -кайтаручы булмады. Ул ярсып куйды. Аның шундук, шушы секундта ук үз соравына төгәл җавап ишетәсе килде. Кисәк кенә ул урыныннан сикереп торды, кызларга эндәшеп: — Фәридә кая? — диде тагын да. Егетләр бер-берсенә мәгънәле генә күз кысышып алдылар. Берсе әйтте: Барый абый исерде, диде, икенчесе әйтте: юк, ул Фәридәгә гашыйк, диде. Кызлар да шулай ук бер-берсенә каш сикертеп алдылар, пыи/ылдарга тотындылар. — Авырып торЗле ул. Ята, — диде Зәкия, көттереп. — Ни булган аңа? — дип кычкырды бригадир. һәм, .Зәкиянең аңлатып торганын да көт.мәстән, җилләнеп, ул чатыр- ’дан ук чыгып китте. XXIV Юрганына төренеп Фәридә үз алдына үксеп ята иде. Барый каршы як сәкедәге урын-җнрне кайтарып куйды да, авыру янына килгән док- торсыман, кыз янына килеп утырды. Артык нечкәләнеп, әдәп-фәлән саклап тормыйча ул Фәридәнең башына капланган ефәк юрганын аскарак тартты. Бүлмә эче бик үк караңгы да, бик үк якты да түгел иде, шулай ~ да кеше йөзен аерырга була иде. Фәридә кызарынган, чыланган яшьле күзләрен шундук читкә борды һәм зәгыйфь бер хәрәкәт белән юрганын кире кайтарып куймакчы булды. — Япма! -г- диде Барый боеручан һәм шул ук вакытта йомшак бер тавыш белән. Ул беркадәр иелә'төшкәндәй итте. Аның борынына шундук кызның кайнар тәненнән килгән җиңелчә ис бәрелде. Аның күңеле кытыкланып куйды. Шул чакны ул үзенең дуамаллыгын шәйләп алды. — Гафу ит, — диде ул. — Юк, юк!.. — диде Фәридә, әледән-әле борынын тартып. — Фәридә... сеңелем!.. — диде Барый күңел түреннән чыккан бер ихлас үтенү белән. — Әйт дөресен генә... яшермичә генә... Ни булды сиңа? — Сорамагыз, сорамагыз, Барый абый!—диде кыз үксеп һәм шундук икенче ягына әйләнеп ятты. — Курыкма. Оялма, — диде бригадир. — Мин барысын да беләм... Дөресме? Нәрсәнең дөресме, түгелме икәнлеген ул әйтмәде, ләкин аның нәрсә турында әйткәнлеген Фәридә, әлбәттә, бик яхшы аңлады. Ул яңадан тыела алмыйча үксергә тотынды. Барыйга бу баштарак бик җиңел тоелган иде, ләкин кыз тарафыннан мондый каршылык күреп ул аптырабрак калды. — Алай булмый бит инде...—диде ул, үз алдына сөйләнеп. — Үз кешеләремне мин белергә тиешмен. — Мин авырыйм, Барый абый, — диде Фәридә. — Ярый, алайса, мин хәзер Рәйхана апаны чакыртам, — диде Барый, тиз генә урыныннан торып. — Юк, юк!—диде Фәридә, кабаланып. — Чакыртмагыз, беркем кирәкми. Аның шулай ялганлап ятуы бригадир кешенең ачуын китереп куйды. — Нәрсә, авырмыйсыңмыни инде? — диде ул кырыс кына.—Мин сиңа малай-шалай түгел. Әйтмисең икән, үзеңә үпкәлә. Сабый бала түгелсең, үзеңне үзең беләсеңдер. Ә Исламны җыелышта тикшерәчәкбез. Булдымы! Шулай диде дә тузынып чыгып та китмәкче булды. Фәридә ашкынып башын күтәрде, бригадирны тотып калырга теләгәнсыман, ялварып: — Барый абый, Барый абый! — диде. — Тикшермәгез! Барый абыка- ем! Үзем гаепле, .барысына да үзем гаепле!.. Барый кире урынына утырды һәм бөтен күкрәген дер селкетеп авыр* авыр тын алган хәлдә, әйтер сүз таба алмңйча, Фәридәнең тартышкан кызганыч йөзенә текәлеп калды. — Курыкма, — диде ул. — Мин үзем белермен. Тынычлан. Үз хәле дә кайсыдыр ягы белән аныкына охшаш булганга, бу сүзләр* не ул шундый ышандыргыч итеп әйтте, Фәридәнең үксүе күз алдында басыла төште. Аңа кинәт кенә җиңел булып киткәндәй булды, үз әнисе якындагыча, иң якын сердәше якындагыча рәхәт һәм җиңел булгандай булды. XXV Барыйның ашаучылар-эчүчеләр яныма керәсе килмәде. Аның хәзер, гомумән, беркем белән дә очрашасы килмәде. Хәзер ул гаҗәеп бер тойгы кичерде: күзенә чалынган, кытыгына кагылган теләсә нинди чүп нәрсәгә каршы ташкын булып, давыл булып ыргылырга торган ярсулы бер тойгы кичерде. Юк, бу хәтта ярсу гына да, нәфрәт кенә дә түгел иде, бер үк,вакытта бу ачыну да иде, әрнү һәм сыкрану да иде—күңел түрендә йөрткән кешеңнең шундый булып чыгуы өчен, күктә йөзгән хыялыңның кинәт җиргә төшеп чәлпәрәмә килүе өчен әрнү һәм ачыну иде. Юк, бу шулай ук әрнү һәм ачыну гына да түгел иде, бу тагын да үкенү дә, оялу һәм хурлану да иде — үзеңнең шул дәрәҗәдә беркатлы һәм бик тиз ышанучан булуың өчен, сукыр һәм томана булуың өчен оялу һәм хурлану иде. Ләкин бу бары үкенү, хурлану гына да, әрнү ҺӘхМ ачыну гына да түгел иде, монда тагын кызгану да бар иде — җиләк чәчкәседәй шундый япъ-яшь кызның, фәрештәдәй саф һәм гүзәл кызның .шундый ахмакларча алдануы өчен чын күңелдән кызгану да бар иде. Караңгы төшкән иде инде, түбә өстемдә укмашып-укмашып кара болытлар капланып тора иде, түбәндә исә шашынып, котырынып черки өерләре кайнаша иде. Мондый вакытта далада йөрү түгел, вагоннан башыңны тыгып карарлык та түгел иде. Юл буенча ул Көктугай ягына карап китте. Ул, билгеле, кая да булса барам дип бармады. Ул болан гына барды, йөрәге янган өчен генә, бер урында туктап тору мөмкин булмаган өчен генә барды. Күпмедер киткәч ул адымын әкренәйтә\төште, ә бераздан бөтенләй үк туктап калды. Салкынча һава, чиксез-кырыйсыз бушлык, шул бушлык эчендә үз-үзеңне япа-ялгыз итеп тою һәм бигрәк тә утлы черкиләр аның кузгатылган, ташкын булып урыныннан купкан күңелен беркадәр дәрәҗәдә баса төшкәндәй булды. Баягынак бригадир чатырдай чыккач та, аның артыннан ук кемдер ияреп чыккан иде. Барый кызлар вагонына кереп киткәч, ул «кемдер» тышта торып калды. Бригадир юл буенча китеп баргач исә ул янә аның артыннан иярде. Барый аны күрмәде дә, сизмәде дә, чөнки ул бер генә мәртәбә дә артына әйләнеп карамады. Ләкин каршысына икенче бер карачкы — озын буйлы таныш карачкы калкып чыккач ул аны күрми кала алмады. Алар бөтенләй көтмәгәндә, бөтенләй искәрмәстән очраштылар. Исламны китерә килгән машина, бригадага килеп җитмичә, Барый вагоннан чыкканчы ук борылып киткән иде. Шуңа күрә бригадир аның утын да күрә алмады, тавышын да ишетмәде. Ислам бригадирга бер-ике адым каларак туктап калды да дусларча бер гаҗәпләнү белән: — Барый?! — диде. — Нишләп торасың монда бер үзең? Барый эндәшмәде. Ул, аякларын аерып баскан хәлдә, дошманына ыргылырга җайлы вакыт көткән юлбарыстай, тынын кысып, тешен кысып бер урында кымшанмыйча тик торды. Караңгыда Ислам аның йөзен аера алмады һәм шуңа күрә аның монда нинди уй белән басып торуын да шәйли алмады. Аның күңеле бик күтәренке иде. Бригадирны ул үз вагонында гырлап ятадыр дип уйлаган иде. Ләкин әнә ул да йокламаган. Нишләп йөри ул монда? Исергәнме, әллә соң... Җитмәгәндер дә, аның менә кайтып җиткәнен түземсезлек белән көтеп йөридер... Таран кебек... Берәр тишек авызы ычкындыргандыр. Үзе тагын күңеленнән газапланадыр, алып кайтырмы, юкмы, ди торгандыр. Аракы ул, иптәш бригадир,-теләсә кемне үз кубызына биетә. Бер авызыңа эләксә, әллә нинди изге булсаң да, әллә нинди чыкылдап торган патриот булсаң да, иптәш бригадир, аяктан егып сала! Аракыда иблис көче бар анда, туганкаем, иптәш бригадир! Ислам Барый белән мөмкин кадәр әшнәләрчә, куштаннарча булырга тырышты, анык күңеленә хәтта бригадирның иңбашына дусларча берне сугып алу теләге дә килде. Әмма шулай да аны ниндидер бер Сагаю тойгысы тотып калды. Кесәсеннән папирос, шырпы алып ул ут кабызып җибәрде. Шул эше белән мавыккан арада үзе һаман' сөйләнүендә булды. — Син сорама, мин әйтмим дигәндәй... бер җирдә мин бер-ике шешә таптым әле. Тартмыйсыңмы? Әйдә керәбез, нәрсә монда... Барый һаман кымшанмады. Ләкин бу нибарысы ярты минут чамасы гына дәвам итте. Кинәт ул теленә килде. Бөтенләй ят, карлыккан бер тавыш белән, һәрбер сүзен теш арасыннан сыгып: — Синең белән сөйләшәсе бар, — диде. — Сөйләшик соң!—диде Ислам, тагын да ныграк сагая төшеп.— Нәрсә турында? — Фәридә турында. — Фәридә турында?! — Бүген үк... хәзер үк... сип аңа өйләнергә тиешсең!—диде бригадир, дәһшәтле тонын әз генә дә үзгәртмичә. Ислам шундук төшенеп алды. Ләкин берни аңламаган һәм чиктән тыш гаҗәпкә калган кеше кебек, кинәт көләргә керешеп китте. Бригадирга күңелендә никадәр үч һәм нәфрәт сакламасын, аның белән ачык- тан-ачык бәрелешкә керергә ул әле бик үк әзер түгел нде. Ул әле хәзергә аның белән дуслашу, якынлашу ягын карый нде. Ә инде чын-чынлап дуслашкач, якынайгач... анда инде нишләргә кирәген ул үзе беләчәк иде. — Син нәрсә... сорамаган җиргә кысылмакчы буласыңмыни? — диде ул, мыскыллы көлемсерәү белән. Җавап урынына шул чакны караңгыда чатнап-шапылдап киткән тавыш ишетелде. — Аы-ы, шула-аймы-ы!—диде озын карачкы, тамак төбе белән чинап. Барый башын иеп калды — селтәнгән йодрык якында гына һава ярып үтте. Күптән инде ыргылырга торган ташкын көчкә ирек биреп ул карачкының шешә тулы күкрәгенә тимер йодрыклары белән бер-бер артлы дөп-дөп орып алды. — Монда берсе белән, тегендә икенчесе белән... Хәшәрәт! Ләкин Ислам тиз арада исен-акылын җыеп өлгерде, куенындагы бер шешәне тартып чыгарды да бар көченә кизәнеп җибәрде. Шул ук секундта шартлап пыяла ватылды, һаваны спирт исе белән бозып, күзләрне ачыттырып, як-якка аракы чәчрәде. Барый чайкалып китте, ыңгырашып куйды һәм шундук кулы белән башына тотынды. Шул чакны арттан килеп кемдер Исламга ябышты, аның бугазыннан кысып алды да каядыр аны аска, упкынга өстерәде. — Әһә, каптыңмы?! — дип сөйләнде Һарун аның колак төбендә генә, шатланып-усалланып. XXVI Якында гына тавыш-кычкырыш ишетеп, «авыл» ягыннан кешеләр йөгереп килде. Барыйга ни булганлыгын караңгыда рәтләп беркем дә күрә алмады. Аны култыклап аягына бастырмакчы булдылар, ләкин ул бик авыр булып чыкты. Кемдер шырпы сызып җибәрде һәм шундук коты алынып аһылдап куйды. Бригадирның сул як чигәсе кып-кызыл кан иде. Кызыл кан арасыннан яраланган биттә елтырап пыяла кисәкләре күренә иде. Кан шулай ук аның иягенә, муенына агып төшкән иде. Башындагы кепкасы да канга, аракыга буялган иде. Җыйнаулашып аны үз вагонына алып керделәр, урынга салдылар. Кызларның берсе тиз генә Фәридә янына кереп китте. Бер-ике минуттан, кулына санитар сумкасы тотып, коты алынып Фәридә килеп керде. Керде дә сумкасындагы барлык бинтларын, йод, мамыкларын өстәлгә чыгарып салды һәм пыскып янган ут яктысында, куркып-кабаланып, эшкә дә тотынды. Иң элек ул күренеп торган пыяла кисәкләрен алды, аннары мамык белән кан тапларын сөрткәләде. Ярасына кагылгач, Барый тартышып-тартышып куйды. Фәридә үзе белгәнчә җәрәхәтне җентекләп карады, чистартты да, мамык белән йод сөртте һәм яралы башны тубалдай итеп бинт белән урап бетерде. Ул арада бригадир исенә килде. Ярасы бәйләнгәч, ул сыңар күзен ачты да, әкрен генә: — Рәхмәт, — диде. — Авыртмыймы, авыртмыймы, Барый абый? — диде санитар,кыз. — Юк, — диде бригадир. — Бетәр әле. Була инде ул. — Ни булды соң, ни булды, Барый абый? —диде Фәридә, бригадирның күзенә керердәй булып. — Аракы... беләсең инде... — дигән булды Барый. Бригадирның үз авызыннан мондый сүз ишеткәч, бүлмәдәге кешеләр өчен мәсьәлә тиешенчә ачыкланган кебек булды. Төпченү, кызыксыну кими төште. Моңа хәзер бик гади бер нәрсә итеп карадылар. Тик менә аек чакта шундый яхшы кешенең эчкәч бозылуы һәм бер дә юкка сугыша башлавы гына ничектер сәеррәк тоелды. Хәер, эчкәч .кем дә шулай инде... Барый, билгеле, бәрелешнең төп сәбәбен әйтә алмады. Әлегә ул моңа ничегрәк карарга кирәклеген ачык кына белеп тә җиткермәде. Ул бары үзенең төзәтеп булмаслык хата ясаганлыгын гына аңлады да, моннан соң Ислам белән икесенә бер җирдә эшләү дә, яшәү дә мөмкин түгел икәнлеген генә аңлады. Иртәгә үк ул директорга барырга, бернигә карамый Исламны бригададан куаларга, бригададан гына түгел, совхоздан ук сөрдертергә дигән карарга килде. Икенче көнне таң атар-атмас борын кемдер аның ишеген шакыды. Барый, күбеп чыккан яңагының, маңгаеның бик нык авыртканлыгын тойган хәлдә, авырлык белән генә сыңар күзен ачты, шаку тавышына колак салып торгандай итте дә: — Ишек ачык! — диде. Бүлмәгә Ислам килеп керде. Барыйның шундук йокысы качты, тамырлары буйлап кан шәбрәк, кызурак йөрергә тотынды, һәм ул, башының авырлыгын да, авыртуын да онытып, кискен бер хәрәкәт белән урыныннан торып утырды. Ислам якынрак килде, өстәл астыннан артсыз урындыкны тартып алды да, кайгыртучан, кызганучан бер төс белән: — Хәлең ничек, Барый? — диде. Барый, берни эндәшмичә, аның агарынган нурсыз йөзенә текәлеп калды. — һич тә сине шундый булырсың дип уйламаганыем, малай,—дип дәвам итте Ислам. — Үзең башламасаң, мин сиңа кул күтәрә торган кешеме? Харап була яздык бит, малай! — Ник кердең?—диде бригадир. — Ник дип... ышту син, Барый! — Кыскасы, сиңа нәрсә кирәк? — Кыскасы, миңа торыр урын кирәк, иптәш бригадир! Аерым бүл-* мә кирәк... чүпрәк сарай булса да ярый. Барый урыныннан кузгалып куйды, сыңар күзен тагын да киеребрәк ачты. — Алайса?.. — диде ул, сизенеп. — Алайса... без бүген өйләнештек!—диде Ислам, ярым тантана, ярым мыскыл белән. — Ярый. Булыр, — диде бригадир коры гына. — Ә хәзер... күтәр үкчәңне! йөрмә йокы бүлеп. — Ну усал да кеше син, Барый! — диде Ислам, уфтанган булып. Урыныннан торды да, мыскыллы ирония белән авызын кыйшайтып, ишеккә* борылды. Жиденче бүлек I Алдан уйланылган исәп буенча, профилактик ремонтны тәмамлагач, бригада бүген яңа урынга — сөреләсе яңа басу ягына күченергә тиеш иде. Яна басуның чикләре, сөреләсе җирнең гектар исәбе, авыл булып утырасы урын — һәммәсе дә инде билгеле иде. Иртәнге аштан соң бригада шундук эшкә тотынды. Төшкә кадәр кешеләр баш калкытмый эшләделәр. Төшке аштан соң да бер минут ял итми эшкә керештеләр. Бригадир әледән-әле ризасызлык белдерде, бертуктаусыз ашыктырып, кызулап йөрде. Аның җаны түзмәде, анын тизрәк моннан, бу урыннан кузгалып китәсе .килде, күңелендә тактлы эз булып, яра булып торган -кайбер нәрсәләрне оныту өчен бөтенләе белән чын эшкә, зур эшкә чумасы килде. Ни генә булмасын, монда тагыш-бушка бер төи .уздыруда мәгънә юк иде. Бүтәннәр дә шулайрак уйладылар һәм караңгы төшкәнче тиешле урынга барып җитеп урнашу, хәтта төнге сменага чыгу өчен барлык көчләрен куеп тырыштылар. Эшнең очы-кырые күренгәндәй булгач, бригадир берничә кешегә чатырларны сүтә башларга кушты. Галимулла белән Илгиз, Ислам бауларны чишәргә, казыкларны суырырга тотындылар. Шул вакыт бригадир янына Димка килеп җитте. — Рациягә чакыралар, — диде ул. Ни булган инде анда тагын дигәнсыман шомланып һәм ризасыз бер тойгы белән Барый вагонга кереп китте. Аны Көктугайга чакыралар иде. Аның йөзе караңгыланып китте, шикләнүе арта төште. Нәрсәгә чакырганлыкларыи белмәкче булып ул төпченеп карады, ләкин аңа аңлатып тормадылар, тизрәк килеп җитәргә кушылды, дип кенә җавап бирделәр. — Мин кайтканчы юлга әзер булыгыз, — диде Барый кешеләргә. Ул мотоциклына атланды да Көктугайга чапты. Аның чорналган-бәйләнгән башын күреп директор шаккатты. — Нәрсә, тагын сугыштыгызмыни?— диде ул шактый кырыс .кына. — Тагын дип... безнең беркайчан да сугышкан юк, Игорь Андреич, — диде Барый, елмаерга тырьГшып. — Нәрсә, караваттан егылып төштеңмени? — Шулайрак булды инде, Игорь Андреич. Сабан туе бит! Сезне дә көттек, килмәдегез. Өегезгә барырга кыймадым. — Мине дә тукмарга исәпләгән идегезме? — Анысы менә башка килмәде! Горшков, эх син, бригадир! дигәнсымаграк итеп башын чайкап торды да, берни эндәшмичә, караңгы чырай .белән кузгалып китте. Алар конторага керделәр. Монда ниндидер җыелыш булырга тиешлеге әллә каян сизелеп тора йде. Бүлмә уртасына рәт-рәт урындыклар, озын утыргычлар тезеп куелган иде. Берничә кеше, бер тирәгәрәк өелеп, нәрсә турындадыр үзара гәп алып баралар иде. Җыелган кешеләр арасында совхоз җитәкчеләре дә, бригадирлар да бар иде. Шунда ук Таран да күренә иде. Бригадирлыктан төшерелгәч ул механика мастерскоена урнашкан иде. Киләсе кешеләр, күрәсең, барысы да килеп җитмәгән иде һәм шуңа күрә барысы да киеренке бер түземлек белән кемнәрнедер көтәләр һәм ишек ачылган саен, сүзләреннән бүленеп, күз кырыйлары белән генә шул якка карап алалар иде. Директор белән яңа бригадир килеп кергәч тә, барысы да аларга игътибар иттеләр. Берсе әйтте: күренмиләрме әле, диде; икенчесе әйтте: бик озак көттерделәр, диде. Барый аларның кемне көткәплекләреи дә, бүген монда нинди җыелыш булачагын да белмәде һәм белергә дә теләмәде. Монда килгәндә ул: күрәсең, бригададагы хәлләрне директорга җиткергәннәрдер, дип уйлаган иде. Ләкин директор әнә берни белми булып чыкты. Хәер, кичә төнлә булган хәлне аның әле белүе дә мөмкин түгел иде. Сүзнең үзе турында булмаячагын аңлагач, ул тәмам тынычланып калды һәм хәзер нәрсә генә булса да, аның өчен барыбер иде. Ул үзенең чорналган башыннан, җимерелгән йөзеннән уңайсызланып, иң арткы рәткә барып утырды. Беркадәр вакыттан соң тышта йорт янында җиңел машина килеп туктаганлыгы ишетелде. Күп тә үтмәде, контора бүлмәсенә райком секретаре Нурсәетов белән бер-ике казакъ агае килеп керде. Райком секретарен күргәч, Барый кинәт кенә шүрләп куйды. Никтер аңа хәзер кичәге талаш-сугыш турында райкомга ук барып җиткәндер шикелле булып, директор бу турыда юри әйтмәгәндер һәм җыелыш та нәкъ шул нәрсәне тикшерү өчен, ягъни үзен кыздыру өчен җыелгандыр шикелле булып тоелды. Ул тынычсызлана башлады, әледән-әле ят кешеләргә, совхоз җитәкчеләренә күтәрелеп карады, аларның йөзләренә карап, үз уйларының дөресме, түгелме икәнлеген белергә тырышты. II Барыйның бәхетенә каршы, бу бөтенләй икенче төрле җыелыш булып чыкты. Бу совхоз җыелышы гына түгел, бәлки совхоз белән төзелеш участогының берләштерелгән җыелышы иде, һәм каралачак мәсьәлә дә, язгы кыр эшләре йомгаклары яисә, гомумән, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре булмыйча, бөтенләй икенче мәсьәлә — төзелеш эшләренең барышы мәсьәләсе иде. ...Җыелышта күпчелек төзүчеләр иде. Алар, күрәсең, барысын да ачыктаначык сөйләшергә дип, алдан ук кызып, әзерләнеп килгәннәр иде. Аннары, «игенчеләргә» караганда алар кыюрак та, усалрак та шикелле иде. Малярдан соң икенчеләр, өченчеләр сөйләде. Ярсып-ярсып алар эштә бернинди тәртип, бернинди оешканлык булмавы турында, шуның аркасында бер нәрсәнең дә алга китә алмавы турында сөйләделәр. «Боларның эше чыи-чынлап хөрт икән», дип уйлады Барый, төзүчеләр өчен борчыла башлагандай булып. Болар белән чагыштырганда, бригада эшләре әнә нинди! Сигез йорт урынына ике йорт! Ягъни биш мең гектар урынына бер мең гектар чәчү кебегрәк була инде ул. Бер мең дә түгел әле... алты йөз, җиде йөз... Яисә трактор белән сөрү урынына ат белән еукалаусымаграк... Ярсырга урын бар монда! Ләкин шулай да аларның эшенә «игенчеләрнең» ни катнашы бар соң? Бригадалардан кешеләр алмакчы булалар микәнни? Менә тагын кайгы! Хәер, прицепщикларны бирергә була. Чәчү вакытында тракторчылар үзләре генә сөрделәр. Төзүче эшчеләрдән сөйләргә теләүчеләр күренмәгәч, Нурсәетов үзе торып басты. Җыелыш башланганга күп вакыт үтмәгән иде әле һәм шулай ук тикшерелә торган мәсьәлә дә очланмаган иде. Ләкин Нурсәетов җыелыш барышында бер генә сүз дә эндәшмичә, бары тик азактан гына академик чыгыш ясаучы һәм бүтәннәрнең үзенә кадәр әйткәннәрен үзенең авторитетлы «соңгы сүзе» белән каплап куючы кайбер парт- секретарьлар шикелле түгел иде, ахрысы. Ул ниндидер тиктормас, тынгысыз һәм дәртле кеше иде. Җыелышта ул башта ук гади тыңлаучы булып кына утырмады — чыгып сөйләүчеләргә кыскакыска гына сораулар биреп куйды яисә берәр сүз кыстырып җибәрде һәм шуның белән сөйләүче кешенең фикерләрен — кирәк икән — тиешле юнәлешкә борып җибәрә белде. Ләкин ул моны бик оста эшләде һәм аның мондый сораулары, мондый сүз кыстырулары һич тә кеше сүзенә кысылу булып аңлашылмады. Киресенчә, җыелышка бу үзенә күрә бер җанлылык, иркенлек кертеп җибәрде, җыелышның кайчагында тыңлаучыны җәлеп итә алмый торган гадәти рәсмилеген, формаль рухын таратып җибәрде. — ...«Татарстан» совхозы язгы чәчүне уңышлы тәмамлады, — диде ул. — Беренче сынауны сез... ягъни без барыбыз да җиңеп чыктык. Бу безнең бик зур җиңүебез. Ләкин, иптәшләр, эш моның белән генә бетми. Сез монда шуның өчен генә килмәдегез. Чәчкән игенне җыеп аласы бар. Аннан соң көз җитәр, кыш җитәр. Хәзер безнең өчен беренче көн тәртибе шундый: уракка төшкәнче кешеләргә кышкы торак җитештерергә кирәк. Кешеләрне без кышка киндер чатырларда, такта вагоннарда калдыра алмыйбыз. Бу хакта төптәнрәк уйларга кирәк. Уен эш түгел. Яз башыннан ук саманга тотынырга кирәклеге турында без сезгә әйтә килдек, Вениамин Степанович. Ә сез нишләдегез? Бернәрсә дә эшләмәдегез! Ник сез бары такта йортларга гына исәп тотасыз? Саманга ышанып җитмәү бәласе түгелмени бу? Саманга кул селтәп карау, саманга борын җыерып карау читтән килгән кайбер иптәшләр арасында әле булса бетеп җитми. Шундый иптәшләрнең берсе сез — Вениамин Степанович. О-о, саман, имеш! Балчык йорт, имеш! Сыер абзары, мал фермасы, имеш! Без яңа совхозлар төзибез, шулай булгач, безгә бөтенесе дә өр-яңадан булсын, завод-фабрикадан чыккан гына булсын! Әлбәттә, алай җиңелрәк тә, уңайлырак та — китереп биргәннәрен генә көтеп ятасың. Ләкин, иптәшләр, белегез, ул такта йортлар безгә алтын бәясенә төшә. Үзара гына әйткәндә, ул җыелма йортларның шуннан башка кыйммәте дә юк... алтын бәясеннән башка... — Кабатлап әйтәм,— диде ул, бераз тын алып торгандай иткәч,— бөтен көчне хәзер саманга җигәргә кирәк. Ләкин төзү оешмасы бары саман белән генә шөгыльләнә алмый. Уракка төшкәнче без, бернигә карамый, таш амбарны өлгертергә тиешбез. Өлгертмәскә безнең хакыбыз юк. Шуның өчен... «эчке резервлардан» «тулырак файдалану» өчен, ягъни төзелеш эшчеләрен тулысымча амбар салуга туплау, шул ук вакытта торак төзелешен дә ныклап торып кузгатып җибәрү өчен безгә хөрмәтле Игорь Андреичка мөрәҗәгать итәргә туры килер. — Нурсәетов сөйләп туктады да Горшковка борылып карады. Директор, рөхсәт сорагандай, парторгка күз төшереп алды һәм ашыкмыйча гына урыныннан торды. Барый сагая калды. — Салыначак яңа йортларда төзүчеләр түгел, без торачакбыз,—, диде директор, салмак кына сүз башлап. — Шулай булгач, үзебезнең йортлар турында үзебезгә кайгыртырга кирәк булачак. Ныклап, чынлап торып. Моңарчы без төзүчеләргә ышанып килдек. Шундый ышандык, аларның ничегрәк эшләүләре белән дә, планнарының үтәлүе-үтәлмәве белән дә кызыксынмадык. Моннан соң без кызыксыначакбыз. Төзү участогы үзенә башка, совхоз үзенә башка яшәүдән туктарга тиеш. Язгы чәчү беткәч, безнең хәзер төзү мәсьәләсендә конкрет ярдәм күрсәтерлек мөмкинлекләребез бар. Парткомда үзара киңәшкәч-сөйләшкәч, без саман кирпеч сугуны бөтенләе белән үз өстебезгә алырга булдык. «Оһо!» дип куйды Барый үзалдына. — ...Кирпеч сугу — бездән, матур итеп, яхшы итеп йортлар салу — сездән, Вениамин Степанович, — диде Горшков, башын иебрәк утырган Куракин ягына борылып. — Шулай иткәндә, безнең эшебез бермә-бер алга китәчәк. Амбарлы да булырбыз, торак йортлар да салырбыз. — Конкретрак итеп әйткәндә, нишләргә уйлыйсыз? — диде Нур- сәетов. — Конкретрак итеп әйткәндә, иптәшләр, ике бригаданы без кирпеч сугу эшенә куймакчы булабыз. Үзегез аңлыйсыз, сөрүне бөтенләй үк туктатып булмый. Ә саманга без алдынгы бригадаларны: дүртенче белән икенче бригаданы билгеләдек. Яна хәбәрне бригадада начар каршыладылар. Өйрәнелгән, гадәтләнгән эштән, өйрәнелгән, гадәтләнгән киң, иркен табигатьтән аерылып беркемнең дә каядыр «чит» җиргә — Көктугайга күченеп китәсе килмәде, анда китеп ниндидер ят, авыр эшкә барып тотынасы килмәде. Бригадир кайтып төшкәндә инде чатырлар җыелып алынган иде, төяләсе әйберләр вагоннарга төялгән иде, һәм вагоннар да, сабаннар, тырмалар да, чәчкечләр дә — барлык тагылма инвентарь тракторларга тагылып куелган иде. Хәзер инде, бер минут көтеп тормыйча, бөтен бригада белән кузгалып китәргә дә була иде. Ләкин күпчелек китү турында ишетергә дә теләмәде. Беркая бармыйбыз, диделәр, яңа басуга китәбез, диделәр, безгә саман йорт кирәкми, безгә чатырда да күңелле, диделәр. Кешеләрнең шаулашканын Барый караңгы чырай белән тыңлап, көтеп торды да, авыр гына: — Юк, булмый, — диде. Дөресен әйткәндә, ниндидер белмәгән-күрмәгән саманга аның үзенең дә бик үк тотынасы килеп тормады. Ләкин бу турыда ул хәзер берни сиздермәде. — Булмый, иптәшләр, — диде ул тагын да. — Ярамый! Үзегез беләсез: без монда бөтенесе, әзер булыр дигән өмет белән килмәдек. Без монда шәп-шәрә дала икәнлеген бик яхшы белеп килдек. Без хәзер шәрә даланы иген басуына әйләндердек. Инде безгә үзебез өчен оя кора башларга вакыт. — Ислам белән Фәридә кебекме? — диде Карам. — Андый оя кору да кирәк, — диде бригадир. — Мин дә оя корам!—дип кычкырды Белугин. — Кызлар, әйтегез тизрәк, кем миңа кияүгә чыгарга әзер? Ашыкмыйча гына... берәмләп кенә сөйләгез... Иртәгәдән үземә саман йорт сала башлыйм! — Төлкеләргә өйлән! Син диванага кем барсын, — дип куйды Тәзкирә, бер дә юктан тузынып. — Карале, Барый туган, баш белән уйлап караганда...—диде Галимулла, бригадирга якынрак килеп. — Белугин Ваня шаяртып сөйли дип уйлыйсыңдыр да син... шулай да, Барый туган, начар сүз сөйләми ул. Башка шундый уй килде әле минем: менә без, мәсәлән, Фәрхәнә апаң белән үзебезгә саман йорт салып чыксак, ничегрәк булырые икән, ә? — Ничек була инде ул? — диде Барый. — һәркем үзенә йорт сала башласа, кая китә ул? — Юк, алай түгел ул! —диде Галимулла. — Менә безнең кебек, Ислам белән Фәридә кебек кешеләргә яхшы булырые ул, Барый туган. — Берни әйтә алмыйм, —диде бригадир, икеләнеп. — Әйтеп торам бит: йортны без салмаячакбыз, без бары кирпеч кенә сугачакбыз, йортларны төзүчеләр салачак, проект буенча. — Шәһәрдәгесыман! —дип .кычкырды Белугин.— Тирестән, балчыктай салган икешәр, өчәр катлы сарайлар, асфальт юллар, трамвай-трол- лейбуслар! Мин риза, теләсәгез ни әйтегез! — Шулай да киңәшеп караганда ярарые ул, Барый туган, — диде Галимулла, тиз генә бирешергә теләмичә. — ЛАенә Андроповлар да... — Миңа бер бүлмә дә җиткән! — диде Андропов, кулын селтәп.— Өйләр турында ,хыялланырга иртәрәк әле. Карале, иптәш бригадир, нәрсә монда сүз куертып торырга? Әйтелгән икән — күченәбез! Кая куялар — шунда эшлибез! Аның мондый катгый әйткән сүзләре бригадирга тәэсир иткәнсыман булды. Ул сумка каешын кысыбрак тотты да, шаулашкан кешеләргә карап: — Аңлашылдымы? — диде. — Аңлашылса, шул: кайчан күченәбез — хәзер үкме, әллә иртәгә иртәнме? Бригада төнне далада уздырырга булды. Чатырларны ашык-пошык яңадан корыштырдылар да, урын-җирләрен, төйнәлгән әйберләрен чишеп ташладылар да йокларга яттылар. Ә иртән, кояш чыгып шактый кыздыра башлагач һәм кешеләр тамак ялгап алгач, артына ике вагон таккан беренче трактор кузгалып китте. Аның артыннан сабаннар, чәчкечләр, тырма-культиваторлар кузгалды, мичкәләр төялгән арбалар кузгалды. Дала яңадан көчле моторлар гөрләве белән, корыч-тимер шыгырдавы һәм яшьләр шау-шуы белән яңгырап торды. Әле генә алар торган, әле генә алар йөргән, алар утырган җир өстендә, тапталган, казылган-сырланган һәм трактор майлары белән тапланын беткән җир өстендә иркенләп җил исте. Берәр нәрсә төшеп-та- мып калмады микән дигәндәй, чыркылдашып шундук чыпчыклар килеп җитте. Вак-төяк икмәк катылары, коелган ярма, токмач ише нәрсәләр таптылар, үзара талашып, куанып чүпләргә дә тотындылар. Чыпчыклардан беркадәр соңлап тилгән килеп җитте, түбәннән генә очып әйләнде дә, эләктерер нәрсә күренмәгәч, тукталып тормыйча, ары очты. Чыпчыктан да, тилгәннән дә соңгарак калып, иснәнәиснәиә очлы борынлы төлке килеп чыкты. Ул да шулай ук үзенә кирәкле нәрсәләр эзләде, тапты, ашады һәм тамак ялгап, үлән арасына кереп посты. Дала бушап калды. Моннан соң бу урынга, бәлки, беркайчан да беркем килеп йөрмәс, беркем авыл кормас. Монда шулай чыпчык-тил- гәннәр, йомраннар, төлкеләр тулысымча хуҗа булып калыр. Ләкин шулай да бу вакытлыча гына булыр. Монда хәзер бик якында гына кеше барлыгы сизелеп торыр, тын даланы шау-шу белән күмеп киткән, тып-тын яткан җир йокысын бозып, куенына бөртек ташлап киткән чын хуҗаның якынлыгы сизелеп торыр. V Көктугай халкы суны яр аегындагы коедан ала иде. Тирәнлеге ике метрдан артмаган һәм бер мичкә тутырып алдың исә, шундук суы болгана башлый торган бердән-бер кое совхоз кешеләрен тулысынча тәэмин итә алмады. Совхозның әлегә көтү-көтү сарыклары да, сыерлары да юк иде. ләкин аның су күп сорый торган машиналары бар иде, ашханәсе бар иде, төзүчеләре бар иде. Шуны истә тотып, Көктугайда төпләнүнең беренче көннәреннән үк өстә, авыл читендә тирән кое казылды. Шуңа күрә Көктугай халкы әлегә су кытлыгы күрмәде. Саман кирпеч сугу мәсьәләсе кузгатылгач, су мәсьәләсе яңадан калкып чыкты. Саман өчен су күп кирәк булачак иде. Монда инде бер- ике кое белән генә котылып булмаячак иде. Шулай ук суны алты-җиде километр ераклыктагы Иртыштан ташу да бик үк күңелле эш булмая3. .С. Ә.“ № 12. чак иде. Бу бик кыйммәткә төшәчәк иде. Шуларның барысын да искә алып, кирпеч сугуны су буендарак оештырырга кирәк дигән фикергә килделәр һәм дүртенче бригаданы турыдан-туры Иртыш буена күчерергә булдылар. Икенче бригадага килгәндә, мәсьәлә алай җиңел генә хәл ителмәде. Көктугай турысында Иртыш янына ук барып утырырга мөмкин түгел иде, чөнки елга үзәнендә саман кирпеч өчен яраклы кызыл балчык юк иде. Кирпечне ничек тә шушында, төзелешкә якынрак җирдә сугарга кирәк иде. Уйлашкач-киңәшкәч, шулай да җае табылды. Көктугайдан бер-ике чакрым төньякка таба, Иртыш үзәнендә бер кечкенә тирән .күл бар иде. Күлдән калку ярга кадәр булган ара шулай ук бер-ике чакрым чамасы иде. Икенче бригаданы нәкъ шул турыга — үзәнлектәге күл турысына, калкулык буена урнаштырырга булдылар. Күлдән су ташу өчен брига- дага бер бензовоз, тирес, салам ташу өчен бер йөк машинасы беркетелде. Күченү көн буена сузылды. Тракторлар билгеләнгән җиргә килеп җиттеләр дә бер-бер артлы туктап калдылар. Монда Иртыш буйлары да, елга аръягындагы авыл да, яшел урманнар да, Көктугайдагы ап-ак цистерналар гына түгел, хәтта барлык йортлар да яп-якын булып, апачык булып күренеп тора иде. Ә якында гына, бер ярты чакрым чамасы читтәрәк, дала ягында — шәһәргә китүче олы юл сузылып ята иде. Барый Һарун тракторына утырды да калкулык буен — бригада авыл булып урнашачак җирне түгәрәкләп сөреп чыкты. Бер-берсенә кычкырынгалап, теләртеләмәс кенә бушатына башладылар. Далада утырган тәртип буенча, вагоннарны тиешле урынга борып, турылап куйдылар, чатырлар өчен урын җайладылар, тракторларны, тагылма инвентарьны шулай ук тиешенчә саф-саф итеп тезделәр. Кешеләр яңа җиргә урнашу белән булышкан арада Фәридә поход кухнясына ягып җибәрде. Морҗадан күңелле бөркелеп тирә-якка зәңгәр төтен чыга башлады. VI Яңа җирдә беренче көн тыныч кына, басынкы гына үтте. Ә икенче көнне кешеләр, ашап алгач та, чатыр тирәсендә, тракторлар тирәсендә кайбер соңгы эшләрен башкардылар да берәм-берәм генә яисә төркем-төркем булып Көктугайга агыла башладылар. Күзне кызыктырып, күңелләрне кытыклап якында гына ап-ак цистерналар ялтырап торганда, ниндидер серле, яшерен бер гүзәллеккә ия булган шикелле булып Көктугай «шәһәре» күренеп торганда, беркемнең дә монда ятасы килмәде. Аннары, әле монда эшлисе эш тә юк иде, ә саман дигән нәрсәгә кайчан һәм ничек тотынырга кирәклеген әлегә беркем дә белми иде. Озак та үтмәде, алар артыннан бригадир да кузгалды. Килешү буенча, кирпеч сугу эшенә төзүчеләр өйрәтергә тиеш иде. Шуны истә тотып, ул туптуры төзелеш участогына юнәлде. — Беренчедән, сезгә, иптәш Рамазанов, — диде Куракин, • аны үз вагонына алып кереп, — беренчедән, иптәш Рамазанов, сезгә күп итеп, ягъни һәркемгә җитәрлек санда такта калыплар ясатырга кирәк булачак. Ике бригадага да калыплар ясар өчен безнең тактабыз юк. Моны инде сез үзегез эшләргә тиешсез, үз көчегез белән. Икенчедән, нәрсә кирәк? Икенчедән, кызыл балчык, су, тирессалам катнашмасыннан кирпеч өчен яраклы балчык изәргә өйрәнергә кирәк. Монысы артык катлаулы түгел, шулай да баштарак кыенга туры килер. Шуңа күрә, мин сезгә якындагы берәр казакъ авылына барып, анда алариың кирпеч сукканнарын карап кайтырга киңәш итәм. Аннары тагын нәрсә? Ан нары, билгеле, тимер көрәк, сәнәк һәм башкалар кирәк. Аларын инде болай да беләсез булыр. «һу-у, артыннан үзең йөрмәсәң, берни барып чыгачак түгел икән әле монда!» дип уйлады Барый, кашларын җыерып һәм Куракинның сүзен бүлдерде дә, түземсезләнеп: — Хәзер үк, бүген үк эшкә тотынуда сез безгә нинди ярдәм күрсәтә аласыз? — диде. — Бүген үк?! Хәзер үк?! Алай тиз булмый ул, иптәш Рамазанов,— диде Куракин, башындагы чәч көлтәсен селеккәләп. — Мин сезгә нинди ярдәм күрсәтә алам? Мин сезгә балчык измәсенең рецептурасын бирә алам, шуннан башка, иптәш Рамазанов, берничек тә ярдәм итә алмыйм. Киресенчә, сез безгә ярдәм итәргә тиешсез! — Аңлашылды, — диде Барый, ачу белән. — Миңа сезнең рецептурагызның кирәге юк! Төзүчеләр, имеш. Әрәм тамаклар! . Ул шулай кинәт кенә дулады да начальниктан кулын селтәп чыгып китте. Ул Горшковны эзләп китте. Директор үз бүлмәсендә иде. Бер кызудан Барый аның белән дә ачулы гына сөйләште. Безне эштән аердылар, диде; саман кирәк, саман кирәк, диделәр, диде, баксаң, берни әзер түгел, беркем берни белми, диде. Директор аны сабыр гына тыңлап торды да: кызма, кайнарланма, диде; әгәр бик җиңел генә эшләнелә торган эш булса, иң яхшы бригадаларыбызны без төп эштән аермаган да булыр идек, диде. Бригадирның күңеле беркадәр тынычлангандай булды. Шулай да ул Куракинның якындагы берәр авылга барып кайту турындагы .киңәшен дә исенә төшерде. — Яхшы, барып кайтыгыз, — диде директор да, килешеп. — Ләкин үзегез генә бармагыз, бөтен бригада белән барыгыз. — Әлбәттә! VII Барый, Димканы очратып, аңа Көктугайда теләсә кайда йөргән үз кешеләрен бергә җыярга кушты. Берничә минуттан яшьләр контора алдына җыелдылар да, машинага төялеп, бригада авылына кайтып киттеләр, төшке ашны ашагач исә, Камыскүлгә сәфәр чыктылар. ...Бу яктагы казакъ авылларының күбесе кебек, Камыскүл дә тәртипсез утырган иде. Монда чын мәгънәсендә урам дигән нәрсә дә юк иде. Камыскүл беркадәр дәрәҗәдә Көктугайны хәтерләтә иде. Ләкин ул үзенең саман йортлары белән генә, йорт араларындагы тирес өемнәре, мал абзарлары белән генә Көктугайга охшаган иде. Көктугайга караганда Камыскүл икенчерәк тормыш белән яши иде. Монда, барыннан да элек, йорт араларында яисә «урамиар»да бала-чаганың күплеге, мал-туарның, кош-кортның һәм этләрнең күплеге күзгә ташлана иде. Аннары, кая карама, тау-тау итеп кирпечләп сугылган тизәк өеп куелган иде. Монысы дала халкының кышлык утыны иде. Авыл читендә исә бөтен җирне тезеп куелган, өеп куелган саман кирпеч каплап алган иде. Машина, авылга кереп тормыйча, күл буена, саманчылар янына борылды һәм шунда кирпеч өемнәренә якынрак бер җирдә туктап калды. Бригадир кешеләрнең барысын да бер төркемгә туплады да саманчылар янына алып китте. Монда күл буенда кызу эш кайный иде. Өй. урыны кадәр түгәрәк чокырлар тирәсендә чалбар балакларын күтәргән ирләр һәм итәкләрен югары кыстырып куйган хатын-кызлар мәш килеп кирпеч сугалар иде. Кешеләрнең өс-башлары чыланып, пычранып беткән иде, аяк-куллары ләпеккә баткан иде, йөзләре җитди, эшчән һәм кырыс иде. з* Яшьләр бер чокыр янына килделәр, эшчеләр белән исәнләштеләр дә тавыштынсыз гына карап тордылар. Җир казу, балчык изү, үзлән- гән тапталган балчыкны калыпка тутырып тигез җиргә илтеп каплау — боларның берсе дә баш җитмәслек катлаулы нәрсә түгел иде. Бик гади, бик аңлаешлы нәрсә иде бу. Ләкин никадәр гади, никадәр аңлаешлы булып күренмәсен, шулай да бу беркемгә дә ошамады. — Бу бит феодализм калдыгы! — диде Белугин нәфрәтләнеп һәм шунда яткан бер чи кирпечкә аягы белән тибеп җибәрде. ' Ялтырап торган ак туфли яртылаш кирпечкә батып керде. Кирпечкә берни булмады — ярылмады, чатнамады, уртасында бары чокыр булып туфли эзе генә торып калды. Пычранган аяк киемен күреп Бе- лугин сүгенергә тотынды, аның янындагылар көләргә керештеләр, кызлар исә, эшчеләрдән берәрсе күрмәде микән дигән шикелле, як-якка карангалап алдылар да. әдәпсез егетләрне усал гына өтеп алдылар. IX Күл буендагы саман сугучыларның барысы да диярлек Көктугай- дан күченеп килгән кешеләр иде. Кирпечне алар үзләре өчен сугалар иде. Камыскүлнең аргы башында инде яңа бер урам — тигез, туры, чын урам төзелеп ята иде. Урамның ике ягында да яртылаш өелгән яисә инде өелеп беткән дүртәр, бишәр тәрәзәле җыйнак, матур йортлар тезелеп киткән иде. Кайбер урыннарда әле яңа гына нигез салып яталар иде, ә кайберсендә инде сырлы шифердан кыеклап түбә ябалар иде. Әле анда, әле монда балта, чүкеч тавышы ишетелеп китә иде. Авыл кешеләре баштарак совхозныкылар белән бик үк теләмичә генә сөйләштеләр, ләкин тора-бара телләр дә чишелде, йөзләр дә яктырып киткәндәй булды. Очлы озын мыегы салынып төшкән карсак кына, юан гына бер агай, сорауларга җавап бирү белән генә дә канәгатьләнмәде— иркенләп сөйләргәаңлатырга ук керешеп китте. Үз эшеннән бүленеп ул бригада кешеләрен челтәрләп штабельләргә өелгән кирпечләр янына алып килде; саман кирпечнең ни дәрәҗәдә нык булуын күрсәтмәкче булып, кулына бер кипкән кирпечне алды да бар көченә аны җирдәге икенче кирпечкә орды. Ташны ташка бәргәндәге кебегрәк тавыш чыкты. Кирпечләрнең берсе дә ватылмады. Шунда кемдер берәү: — У-у! —дип куйды. Икенче берәү, шул ук кирпечне кулына алып, аны яңадан бәреп карады — кирпечләр барыбер бирешмәделәр. Мыеклы агай саргылт тешләрен күрсәтеп елмайды да ашыкмыйча гына сүзен дәвам итте. Хәзер инде кунаклар сыек ләпек тулы чокырларга, баш калкытмый үз эшләре белән мәшгуль булган кешеләргә һәм корсак аслары, тезләре, койрыклары пычранып беткән, йончылган үгезләргә икенчерәк күз белән карый башладылар. Ә саман кирпечтән салынган йортларга якынрак килгәч, монда аларга тагын да ныграк ошый төште. Алар яңа урам уртасыннан бардылар, кайбер йортлар янында туктап-туктап тор* дылар, эшчеләр белән, хуҗалар белән исәнләштеләр, сөйләштеләр, сораштылар. Беренче булып Галимулла үзгәрде. — Эх, менә шундый йортың булса! —диде ул, кызыгып. — Шәп булырые ул. — Вагон ише булмасые, — диештеләр бүтәннәр дә. Шуның өчен килдек тә инде, — диде Барый, аларның сүзен куәтләп. — Карарга, өйрәнергә кирәк. Күреп торасыз, бер дә мулла ки-* рәкми — теттереп кирпечен дә сугалар, йортын да салалар. Карагыз -— начармыни? Таштай коеп куйган кебек. Шәһәрдәгечә бүлмәләр дә бүлеп җибәрсәң... үлә дә китә! Булдымы! — Ни... баш белән уйлап караганда, Барый туган, күңелгә ятты бу минем, — диде Галимулла. — Фәрхәнә апаң белән икебезгә шушындый йорт салып чыкмасам, исемем Галимулла булмасын! — Салабыз, салабыз, Галимулла абзый!—диде Барый, аны тагын да ныграк дәртләндереп. — Ә безэ — диде Ира, иренә карап. — Миңа да йорт кирәк, йорт! — Карарбыз, карарбыз! — диде Андронов, үчекләшеп. Карыйсы нәрсәне карап, сорыйсы нәрсәне сорап бетергәч, яшьләр кире борылдылар. Бөтен тирә-якиы томалап, явып көнбатыштан яңгыр болыты килә иде. Янгыр килеп җиткәнче тизрәк кайтып җитү нияте белән, машина ашыгып чабарга тотынды. Ләкин яңгыр җитезрәк булып чыкты. Күп тә үтмәде, килеп тә басты. Кызлар, чыркылдашып, бер-берсенә сыендылар, чәчләрен-башларыи капладылар. Яңгырдан саклану өчен беркем бер нәрсә алмаган иде — эре яңгыр шундук кешеләрне чылатып та ташлады. Тигез юл буенча бар көченә чапкан машина озакламый яңгыр астыннан чыгып китте. Болыт чаршавы, дала өстеннән киң итәген өсте- рәтә-өстерәтә, Иртыш аръягына юл тотты. Бераздан ул ерагайды, кечерәйде, Камыскүл ягын томалап алган карасу-зәңгәр күк фонында аксыл-соргылт бер тастымал гына булып калды. Тиздән тастымал да дәһшәтле бер зәңгәрлек белән бер-берсенә каш җыерган ачулы, мыгырдавык болытлар арасына кереп буталды. Иртыш аръягындагы караңгы күк кисәге хәзер коточкыч биек бер стена булып күренде, ә шул стенага астан яшькелт дала-үзән барып тоташты. Карасу-зәңгәр күк стенасы белән җир кушылган турыда бик кечкенә булып Иртыш буе урманнары күренде, тасма булып аксыл-кызгылт яр күренде, яр өстендә шакмак-шакмак йортлар күренде. Алда исә, ерактагы дәһшәтле караңгылыкка капма-каршы буларак, якты кояш балкып чыкты. Юл читендәге чокырлы урыннарда табак- табак зәңгәр - сулар ятып калды, олы юлны аркылы кисеп үткән һәм дала үләне арасында боргаланып-сыргаланып узган аксыл, юеш сукмаклар ялтырап калды. Алда тәгәрмәч эзенә җыелган яңгыр суын эчеп торган кызыл сыер, машина тавышын ишетеп, иренеп кенә башын күтәрде; хайвани горурлыгын саклап, бер дә исе китмичә, ашыкмыйча читкә тайпылды, ләкин автомашина килеп җитеп кинәт бөтен киң корсагына пычрак салкын су сибелгәч, башын чайкап сикереп җибәрде, арт аякларын күтәреп, койрык чәнчеп чабарга ук тотынды. Машина артыннан әкрен генә башын бора-бора юл читендә атлы көтүче торып калды, һавада җиңел ‘ис— яңгыр һәм чыланган җир исе аңкыды. X Һарун юл буена күңелсез булды, бүтәннәр кебек авыз күтәреп җырлый да алмады, юк-бар -сәбәп табып көлә дә алмады, хәтта кызларның үзенә атап әйткән шаян сүзләренә дә колак салмады. Читтән караганда аны авыру дип уйларга мөмкин иде. Ләкин бу тыштан гына шулай иде. Күңелендә аның бер минут тынгы белмичә, өермәдәй булып уйлар бутала иде. Бу «буталыш» анда бүген генә башланмады, бу «буталыш», бу үзгәреш анда кичә үк башланды, бөтен бригаданы таң калдырган яңа хәбәр мәгълүм булгач та башланды. Фәридәнең Исламга кияүгә чыгуына күпчелекнең исе китте. Ә Һарунны бу, әйтерсең, аяктан екты. Ул һич тә моның белән килешә алма ды ул һич тә моны гафу итә алмады. Ул шиңеп калды, ул бөрешеп ?<алды. Ул яңадай «мужик»ка әйләнде, «бозау»га, «авылдаш»ка әйләнде. Үзенең шаулап, тилереп йөрүләре, алдынгылыгы белән, «бап» булуы белән масаеп йөрүләре аңа хәзер көлке булып тоелды. Ул үзенең тагын бер мәртәбә җиңелүен, читкә кагылуын күрде. Кайчан да булса үзенең кемгә дә булса кирәк булуы мөмкинлегенә өмет итүдән ул хәзер тәмам ваз кичәргә мәҗбүр булды. Ләкин шул ук вакытта ул үзендә үсү, олыгаю шикелле бер нәрсә тойды. Ул үзенең хәзер киләчәктә һичшиксез «акыллы» булачагын һәм беркайчан да буе җитмәстәй биеклеккә үрелмәячәген белде. Саман турындагы хәбәр, күченү, гомуми ризасызлык, Камыскүл— боларның берсе дә аңа әз генә дә тәэсир итмәде. Хәзергә ул андый көндәлек нәрсәләр турында уйлый да алмады. Хәзергә аны, барыннан да бигрәк: киләчәктә нишләргә, ничек яшәргә, дигән мәсьәлә борчыды. Аннары ул ничек тә «тегеләр» беләи очрашмау турында, ничек тә алардан качу, яшеренү турында уйлады. Алардан гына түгел, ул, гомумән, бригададагы һәркемнән качарга, яшеренергә тырышты. Ул хәтта Мансур белән дә, Вагыйзь белән дә рәтләп сөйләшмәде. Әйе, ничек яшәргә, ничек торырга хәзер бу дөньяда? Яныңда гына, чатыр киндере артында гына кайчандыр синең өчен шундый кадерле булган кеше синең дошманың куенында яткан чакта ничек яшәргә, нинди күңел белән, нинди тынычлык белән яшәргә?! Каян моңа көч табарга, чыдамлык һәм гамьсезлек табарга? Юк, анда андый көч тә юк, чыдамлык та юк. Булуы да мөмкин түгел, һәм кирәге дә юк! Ул таш түгел, ул агач түгел. Нишләп торсын ул монда алар белән... алар янында? Хурлыгы ни тора! Дөньяның кендеге монда гына түгелдер әле. Китәргә кая да булса күз күрмәс, колак ишетмәс җиргә. Башка бригадага яисә башка совхозга. Теләсә нин- дненә, теләсә кайсына. Сөрә торган бригадага. Алай иткәндә ышанычлырак та булачак. Саманны яратмый китте, диячәкләр. Дөрес, шулай итәргә кирәк. Алдынгы тракторчы булгач, каршы да килмәсләр. 2Моннан ычкына алса, ул инде нинди эшкә дә риза: сөрергә дә, саман сугарга да. Аңа барыбер. Аның беләге нык. Андый балчык изүләрне генә ул күргән инде. Алар ягында да нәкъ шундый саманнан мал абзарлары салалар. Аны тик Белугиннар да Тәзкирәләр генә күрмәгән. Уйлана-уйлана ул шундый фикергә килде. Ләкин күңеленнән никадәр дуламасын, никадәр бетеренмәсен, шулай да бу аны тулысынча канәгатьләндерә алмады. Мондый уй-фикерләр нигезләнгән ныклы бер теләк булып түгел, бәлки үз-үзеңне, үзеңнең кузгатылган күңелеңне бер юату гына булып калды. Чынында аның бригададан беркая китәсе килмәде. «Нишләргә соң алайса?» диде ул бераздан, баштагы уй-фикерләренә кире кайтып. Ул тиз генә җавап тапмады. Үзалдына ул көрсенеп куйды. Үзе янында утырып барган кешеләр аңа чит-ят булып күренделәр, алар- ның сүзләре, көлешүләре аның җенен котыртты. Ул табак-табак җыелып яткан суларга да, су эчеп торучы сыерга да, юл буендагы атлы көтүчегә дә—-бер нәрсәгә дә хәзер сокланып, яратып карый алмады. XI Бригадага кайткач, ул Барыйның үзен генә туры китерде дә аңа үзенең эч серләрен ачып салды. Шулай-шулай диде, ул эш бер дә күңелемә ятмый. Барый абый, диде, директор белән сөйләшеп, мине бүтән бригадага җир сөрергә күчерттер әле, диде. Бригадир аның сүзләрен караңгы чырай беләи тыңлап торды. — Эх син, Һарун! — диде ул, башын селкеп. — Мин тагын сиңа ышанып йөрим! Булмады бу болан булгач. Мин үзем дә атлыгып тормыйм ул саманга. Кирәк булгач, нишлисең! Үзебез өчен бит. — Миңа аның кирәге юк, — диде Һарун. — Нәрсә, әллә минем өчен генә кирәкме? — диде бригадир. — Мин җир сөрүче, — диде Һарун, үзенекен кабатлап. — Без барыбыз да сөрүчеләр, — диде Барый, кыза башлап. — Нәрсә син «мин» дә «мин» киләсең? Нинди «мин» әле ул? — Үзем өчен сөйләгәч, мин булмый кем булсын, — диде Һарун, үртәлгәндәй итеп. — Беләсеңме нәрсә, — диде кинәт бригадир каты гына, — йөрмәле син булмас нәрсә белән баш катырып... кеше котыртып! Һарун кызарынып китте: Барый абыйсыннан ул һич тә мондый җавап көтмәгән иде. — Мин директорга барам!—диде ул усалланып, киреләнеп. — Бар, бар, — диде бригадир, салкын гына. «Көн-төн басуда ятып чәчү чәчкәндә Һарун кирәк булды, чәчү беткәч, кирәге юк!» дип уйлады егет, үпкәлисе килеп. Ләкин шулай да ул чын-чынлап үпкәли дә алмады. Нәрсәсенә үпкәлисең аның? Барый абыйсы бит төп сәбәпне белми, ул чыннан да аны саманнан кача дип уйлый. Туктале, әллә соң аңа гына әйтергәме? Юк, әйтмәскә. Беркемгә әйтмәскә. Әйтсән, көләр. Сөйләшеп тә тормас. Аңа эшләрдәй кешеләр кирәк, «ышанычлы» кешеләр кирәк. Ә директор өчен барыбер. Аның өчен икенче бригада да бригада, өченче бригада да бригада. Сөрү дә эш, саман да эш. Шулай, иртәгә иртүк барырга да сөйләшергә... Кичке аштан соң ул, өстен дә чишенеп тормыйча, урынына ауды. Ул беркемгә, бернигә карамады — чирле кешесыман тын гына, боек кына ята бирде. Ул шулай ятып торганда, чатырга Зәкия килеп керде. Кулына ул хат тоткан иде. Аны күреп алдылар да: кемгә дә кемгә, дип кычкырырга тотындылар. Зәкия елмаеп туп-туры Һарун янына килде.*Килде дә, хатны баш очында күтәреп: / — Һарун, бие! —диде. — Аяк авырта, — диде Һарун, дәртсез генә. — Авыртса да бие! — диде Зәкия, кыстап. — Мин инде сабан туенда биедем, —диде Һарун һәм күңеленнән уйлап куйды: «Сеңелләрдән микәнни?» диде. Монда килгәч, ул алардан инде әллә ничә хат алган иде. Сеңелләре аңа хатны бер-берсеннән уздырырга тырышып, бер-берсеннән көнләшеп язалар иде һәм язган саен бер үк хәбәрләрне, хәтта бер үк сүзләрне язалар иде. Өйдәге хәлләрне ул инде болай да белә иде, соңгы бер атна эчендә генә анда әллә нинди үзгәреш булуы мөмкин түгел иде. — Бие инде, бие! —диде Зәкия, хатны һаман кулыннан ычкындырмыйча. — Биемичә дә таманга килер әле, — диде Һарун, кыты гына. — Алай ярамый инде, Һарун,— диде Зәкия, үпкәләгәндәй итеп. — Ярар. Икенче мәртәбә биермен, — диде Һарун, иренеп кенә. Зәкия, күрәсең, сүз тыңлата алмаячагын аңлап, хатны караватка ташлады да, башын иеп, кызу-кызу атлап чыгып та китте. Беркадәр вакыттан соң Һарун ул ташлап калдырган хатны кулына алды. Алды да, аның кемнән икәнлеген дә карап тормыйча, яткан килеш укырга тотынды. XII Аның дәртсез йөзендә шул чакны кызыксыну билгесе күренде. Кызыксыну тиз арада шатлыкка, чын-чынлап шатлык-куанычка әйләнде, һәм ул башын калкытты да сикереп торып урынына утырды. Хат Хәлимәдән иде, күптәй инде үлгәнгә исәпләнгән, тик шулай да кайчагында эчне тырнап, иске җәрәхәтне кузгаткалап торган Таш- кичү Хәлимәдән иде. Хатны укып чыккач, ул яңадан урынына ятты. Алдагы билгесез көннәр, бригадир белән бозылышу, «тегеләр», Илгизләр, Белугиниар — барысы да, барысы да кинәт каядыр юк булдылар. Аның күз алдына үткән истәлекләр, татлы, куанычлы истәлекләр килеп басты; аның бөтен күңелен биләп алды, аны бөтенләй икенче дөнья белән, хыялый, илаһи дөнья белән яшәргә мәҗбүр итте. Әйе, дөньяда бит әле Хәлимә дә бар! Фәридәләр генә түгел, Хәлимәләр дә бар. Ул бит аның Хәлимәсе, Һарун Хәлимәсе. Әнә бит онытмаган, оныта алмаган. Димәк, чыннан да ул аның Хәлимәсе! — Һарун, әйдә шахмат уйныйбыз! — дип кычкырды Мансур якында гына. Һарун тавыш килгән якка борылды, сәер генә бер карап алды да, иптәшенә җавап кайтарып та тормыйча, мендәр астын актарырга кереште. Ул хәзер үк Хәлимәгә хат язарга булды. Ләкин ул яза башлаган хатын язып бетерә алмады — нидер исенә төште дә ашыгып чыгып китте. Күзе-башы акаеп ул бригадир вагонына барып керде. Барый, кечкенә өстәлгә иелеп, шәм яктысында китап укып утыра иде. Һарунны, күреп ул теләмичә генә башын калкытты. — Ни булды тагын?—диде ул, коры гына. — Барый абый... Барый абый!—диде Һарун, буталып, тотлыгып.— Син миңа ачуландыңмы? — Нинди ачулану ул тагын?—дигән булды бригадир. — Сезнең Һәрберегезгә ачулана китсәң, бик тиз картаерсың монда! — Барый абый!—диде Һарун. — Сиңа бер үтенечем бар: биш көнгә ял бир миңа! — Ни булды? — Авылга кайтып киләм! Барый аның кулындагы хатны күреп алды. Күрәсең, шул хат аркасында тилергәндер дип уйлап, ул аның кулына үрелде. — Укы, укып чык!—диде Һарун. Барый укып тормады: хатның кемнән булуына игътибар итте дә кайбер сүзләргә генә күз төшереп алды. — Барысына да ризамын: кирпеч сугарга да, йорт салырга да, тау- таш актарырга да!—диде Һарун, аның эндәшмәвен үзенчә аңлап. — Кайчан?—диде бригадир. — Авылга кайтып килгәч. Хәлимәне алып киләм... килсә... — Бөтенләйгәме? — диде Барый, елмайгандай итеп. — Бөтенләйгә... — диде Һарун, һәм кинәт аңа бик кызу, бик 'бөркү булып китте. — Аңлашыла. Үзен генә чакыртсаң? — Кызны бит барып алалар, йоласы шулай. — Дөрес! Аңлашыла. Риза. Кайт, алып кил. Һарунның авызы колагына җитте. Ул әле моңа ныклап торып ышанырга да, ышанмаска да белмәде —аның әле беркайчан да бу кадәр шатлык кичергәне юк иде бугай. — Тик менә... иптәшләргә әйтмәскәе, Барый абый, — диде ул бераздан, исенә-акылына килеп. — Көләрләр... — Дөрес, барып чыкмаса көләрләр, — диде бригадир. — Ләкин син булдырырсың дип уйлыйм. Нинди егет ул үзенә бер кыз да карата алмагач! Шулай диде дә тотлыгып туктап калды, эче тырналып куйды. «Акыл сата!» диде ул үз-үзенә, мыскыл белән. — Син инде үзең беләсең, бу вакытта бернинди ял бирелми. Биш көндә син кайтып та җитә алмыйсың. — Мин самолет белән очам! — диде Һарун, канатланып. — Очсаң да, самолет сине авылыңа илтеп төшермәс бит. Берәр унбиш көнгә сорарбыз. Алдынгы эшче дип, фәлән-төгән дип. Юк, директорга дөресен әйтербез. Егетләргә генә... Булдымы? — Булды, Барый абый! — диде Һарун. — Ә килгәч, мин саманны калган унбиш көн өчен дә сугармын. Менә күрерсең! Икәүләшеп килсәк... менә күрерсең! Уракка кадәр әле вакыт бар. Менә күрерсең, саманда да беренче булырмын! Бригадирның йөзендәге елмаю сүрелә төшкәндәй булды. — Ярый, хәзергә андый сүзләр сөйләмә. Килгәч, эшли башлагач күз күрер. Сигезенче бүлек I Икенче бригаданың Көктугай ягына күченеп килүенә барыннан да бигрәк Мәрьям сөенде. Исламның бригададагы тормышы турында ул Ислам үзе сөйләгәннән башка берни белми иде һәм бик үк белергә дә тырышмый иде. Кайбер хатын-кызга хас булган шымчылык белән, сүз йөртү, юкка-барга шикләнү, көнләшү ише нәрсәләр белән ул бөтенләй диярлек таныш түгел иде. Исламның соңгы вакытларда бөтенләй күз- гә-башка күренмәвенә дә, килгән чакларда үз-үзен бик сәер тотуына да, хәтта булачак бала турында әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйләвенә дә карамастан, ул әле һаман аңа карата ышанычын югалтмаган иде. Ул аның бүген кич килеренә әз генә дә шикләнмәде. Ул үзендә гаҗәеп бер күтәренкелек тойды. Эштән соң ул үз бүлмәсенә ашыгып-ка- баланып кайтты. Аңа Ислам аны күптән инде анда көтеп торадыр шикелле тоелды. Ишектә йозак эленеп торуына да ул артык кәефсезләнмәде. Ярым-караңгы бүлмәгә килеп кергәч тә, балкытып ут яндырып җибәрде дә, өстен-башын чишенеп ташлады да плитәгә якты, чәй утыртты һәм чәй (кайнаганчы тиз-тиз генә идәнен сөртеп ташлады. Шуннан соң ул ике кешелек итеп ашарга әзерли башлады. Ул әледән-әле сәгатькә күз төшереп алды, ишеккә колак салды, чоланда ниндидер аяк тавышлары, кыштырдаган тавышлар ишетеп хәтта бер-ике мәртәбә ишеген дә ачып карады. Вакыт һаман үтә торды, ләкин килүче-китүче булмады. Чәй дә кайнады, күкәй тәбәсе дә куырылды, табын да әзерләнде... Мәрьям, авызына берни капмыйча, борчылып, дерт-мерт килеп һаман көтеп утыруында булды. Вакыт үтте дә үтте, чәй дә суынды, күкәй тәбәсе дә суынды, ә ул әле -һаман ашарга тотынмады. Хәзер инде ашыйсы да килми башлады. Шулай боегып утырганда, йшек ачылып китте. Мәрьям сискәнеп шундук урыныннан торды. Ләкин керүче кеше аның күршесе Рәйхана апа булып чыкты. Рәйхана апа белән алар тату гына яшиләр иде, бер-берсенә йомыш- ка-нигә кергәлиләр иде, кайчагында серләшеп-сөйләшеп тә алгалыйлар иде. Рәйхана апа Мәрьямнең кайбер серләрен дә белештерә иде, һәм өстәлдәге ашамлыкларга карап, хуҗа кешенең кыяфәтенә карап ул хәзер дә мәсьәләне бик тиз төшенеп алды һәм үзе дә сизмәстән: — Көтәсеңме? — диде. Мәрьям, әйе дигәнсыман, елмайгандай -итеп куйды. Күрше хатын исә, үзенең кирәкмәгәнне ычкындыруын шәйләп алып, тизрәк йомышын әйтергә ашыкты. — Оятын оят та инде, Мәрьям җаным, чәй эчәргә шикәребез калмаган,— диде ул. — Бераз гына биреп тор инде син, Мәрьям җаным. Мәрьям, иелеп, өстәл астын караштырды да, тапмагач, өстәл өстендәге шикәр савытын күршесенә тоттырды. Үзенә ул ике-өч шакмак кына алып калды. — Болай күп булыр бит, Мәрьям җаным, — диде Рәйхана апа,-— Оят булса да... — Ал, ал, Рәйхана апа! Ни сөйлисең, без бит инде... Рәйхана апа, һаман да «оят булса да» дип сөйләнә-сөйләнә, шикәрне савыты белән күтәреп чыгып китте. Аның керүе Мәрьямне газаплы уйлардан арындырган кебек булды. Аның ашыйсы килеп китте, һәм ул иренеп кенә, теләртеләмәс кенә ашарга кереште. Исламны ул төн уртасына кадәр көтте. Килүче кеше булмагач, өсте- нә киенеп тышка чыкты, калку яр читенә килде дә икенче бригада ягына— үзенә тартып,ч кызыктырып кызгылт утлар җемелдәшкән якка озак кына карап торды. «Ярар, бүген килмәсә, иртәгә килер. Эше бардыр»,— диде ул, үз-үзен юатып. Икенче көнне ул аны иртүк көтә башлады. Кибетен ачып эшкә тотынгач та, һәрбер/керүчене игътибар белән күздән кичерде. Икенче бригада кешеләре күренгәли башлагач, аңа күңеллерәк булып китте. Алар белән ул бик теләп, иркенләп сөйләште, ник кайттыгыз монда, дигән булды, саман сугаргамыни, дигән булды, ярый инде, әллә кайда далада ятканчы, якынайдыгыз, дигән булды. Кыюланып, шаярткалап хәтта: бригадирыгыз ниндирәк кеше соң сезнең — усал түгелме, дип тә ычкындыргалады. Кайберәүләр инде Барыйның кибетче кыз тирәсендә әйләнгәләвен сизенеп алганнар иде. Мәрьям исә ул турыда икенче бригаданыкыларның барысы да беләдер дип уйлый иде. Үзенең шуклыгыннан ул үзе дә көлеп куйган булды һәм тагын да ныграк кыюланып: — Бик чибәр күренә ул, каһәр, — диде. — Чибәрен чибәр дә, без аны ятларга бирмибез шул! — диделәр " кызлар, шаулашып. — Әйдәгез безгә! Бригадага бер сүзсез алырбыз, — диделәр егетләр. Яшьләр белән шулай көлешеп-сөйләшеп торганда, кибеткә ышкылып беткән кара портфель тотып, күзлекле бер кеше килеп керде. Аның янында рабкооп председателе Галимов һәм тагын бер ят кеше бар иде. Мәрьям күзлекле кешене шундук танып алды. Бу — районнан килгән ревизор иде. » II Кибеттәге кешеләргә чыгарга куштылар. Кибет ябылды һәм ишеккә «учет» дигән язулы ак кәгазь ябыштырылды. Яоык ишек артында ревизия башланды. Ревизия кичкә кадәр дәвам итте һәм икенче көнгә дә калды. Мәрьям үз бүлмәсенә бик төшенке күңел белән кайтты. Аның исәп- хисап эшләре бик үк шәптән түгел иде. Бу турыда ул үзе дә белә иде һәм вакытывакыты белән шактый пошаманга да төшеп куйгалый иде. Ләкин күңелендә бүтән төрле борчулар өстенлек иткәнгә, бу мәсьәләгә ул тиешенчә игътибар итеп җиткерә алмаган иде. Аннары аның сәүдә кешесе өчен иң хәтәр, иң начар бер гадәте бар иде: көндәлек исәп-хисапны ул бик яратып җиткерми иде һәм тиеннәрнең, граммнарның көндәлек хисабын алып баруны вак эш, ялыктыргыч эш дип исәпли иде. Шуңа күрә, үз өстендә^ күпмелек товар барлыгын ул чама белән генә белә иде, ләкин, чама оелән исәпләгәндә дә, күпмедер аның өстенә чы- гарга тиеш иде. Акчасын соңыннан китерерсез, дип ул кайберәүләргә шикәрдер, ярмадыр биреп җибәргән иде. Алары әле аның берни түгел. Ә менә бәясе түләнмәгән аракылар, балыклар, папирослар!.. Алары инде җитәрлек. Эш хакы алгач түләрмен әле, диде, качмас әле, үз кулымда, диде. Менә түләде! Хәтта Ислам өчен дә шулкадәр юмарт булырга ярамаганлыгын ул нишләптер исеннән чыгарып ташлады. Ләкин ник килми ул? Ни булган аңа? Белмимени ул аның башына кайгы төшкәнен? Белә торгандыр., белми булмас. Иптәшләре әйтергә тиеш. Әллә соң бер-бер хәл булганмы үзенә? Ни генә булмасын, ул килергә тиеш! Ислам исә бүген дә килмәде. Мәрьям төнне тагын ут-газап эчендә уздырды. Икенче көнне кичкә таба ревизия тәмам булды. Сатылмаган барлык товарларны үлчәп-санап чыкканнан соң һәм бухгалтериягә кергән мәгълүматларны тикшереп-чагыштырып караганнан соң барлыгы өч мең дә бер йөз кырык өч сум сиксән тиен җитмәүчелек чыкты. Ревизор акт төзеде, тиешле кешеләрдән кул куйдырды да район үзәгенә кайтып та китте. Мәрьямнең әле сатучы булып эшләү дәверендә беркайчан да мондый хәлгә юлыкканы юк иде. Аның коты алынды. Ул үзен беткәнгә исәпләде һәм алда бернинди котылу юлы күрмәде. Моңарчы аның өскә чыгулар турында, суд, төрмә турында күп кенә сүзләр ишеткәне бар иде. Ләкин боларның барысы да аңа чит нәрсә булып, үзенә һич тә катнашы булмаган һәм булуы да мөмкин булмаган нәрсә булып тоела торган иде. Хәзер ул үзе ишеткән шул куркыныч хикәяләрне исенә төшерде, һәм аның түбә чәчләре үрә торды. «Минем турыда да шулай кызганып я куркып сөйлиләр микән?» дип уйлады ул. Шуннан соң аның күңеленә икенче төрле уйлар килде, икенче төрле уйлар артыннан өченчеләре килде һәм кинәт үз-үзенә ул: «Ә бала?» диде. Әйе шул, бала нишләр? Төрмәдә туар микәнни? Атасыз булып? Нинди хурлык, нинди мәсхәрә! Үз-үзен түгел, бәлки булачак баласының булачак язмышын кызганып ул чак-чак кына елап җибәрмәде. Ләкин аның хәле хәзер елаудан узган иде. Елап кына монда берни дә эшләп булмаячак иде. Ялынычлы, кызганыч күзләрен тутырып ул Галимовка карады. Маңгай чәче коелып беткән зур, такыр башлы, зур калку маңгайлы һәм чепи зәңгәр күзле Галимов, ревизор калдырып киткән акт кәгазен нишләтергә белмәгәндәй кулына алды да, Мәрьямгә ничектер кыеклатыбрак, яны беләнрәк караган көе, салкын гына: — Да, сеңелем, — диде, — эшең харап. Ярый ла бер-ике ел белән генә котыла алсаң... Мәрьям агарынып китте һәм керфекләрен чылаткан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен тиз генә читкә борылды. Үз хәленең бик үк шәптән түгеллеген аңласа да, шулай да ул Галимов авызыннан берәр җылырак сүз көткән иде. Ни әйтсәң дә, ул баш кеше иде, сәүдә эшендә шактый тәҗрибәле, шактый шомарган кеше иде һәм, әлбәттә, ул инде мондый гына хәлләрне башыннаң кичергән булырга тиеш иде. Галимов исә аны бераз гына шүрләтмәкче булды. Монда аның үз исәбе бар иде. Ул инде ир уртасы кеше иде. Казанда аның бик шәп фатиры, хатыны, ике баласы калды. Хатыны белән ул аерылышып китмәде, онытканда бер аңа хат язып, акча салгалап торды. Ләкин Казанда хатыны булган өчен генә ул һич тә монда әүлия булып яшәргә исәп тотмады һәм кайда гына җай чыкмасын, ничек тә форсаттан файдаланып калырга тырышты. Бергә эшли башлаган көннән үк аның чепи күзе Мәрьямгә төште. Ул бик озак сызланып, нурсыз күзләрен майландырып йөрде. Ләкин үзенең аннан бик олы булганлыгын, яшь, чибәр кыз тирәсендә яшь, чибәр егетләр бөтерелеп йөргәнлеген белгәнгә күрә, аннары, билгеле, Мәрьям шактый кырыс торганга күрә, баштарак ул аңа якын килергә бик үк батырчылык итә алмады. Шулай да аның белән бергә булган чакларда ул аңа шаяртып сүз кушкан булды, кочакларга, я булмаса сыларга-сыйпарга, иркәләргә азапланган булды, ә бер көнне кызмача баш белән хәтта аның бүлмәсенә үк барып керде. Апдыи-мон- дый нәрсә турында ачыктаначык сүз кузгатмаса да, Мәрьямнең эчен пошырып, саруын кайнатып, Казанда калган хатынын, бала-чагаларың хурлап утырды, мин инде анда кайтмыйм, диде; шушында тормыш корып җибәрергә кирәк, диде. Мәрьям көлә-көлә аны чәй белән сыйлады. Аның янына ул икенче мәртәбә дә килде. Монысында инде хатынын, балачагаларын гына хурлап калмады, күңелендә булган барлык нәрсәсен чыгарды да салды. Мин сине ман эчендә генә йөздерермен, диде; атласка, ефәккә төрендерермен, диде. Мәрьям әйтеп тә карады, ачуланып та карады, алай да аңлата алмагач, өеннән үк куалый башлады. Галимов чыкмады.- Шуннан соң хуҗа кеше күршесенә шакырга тотынды. Куркып, ни булды дип, Рәйхана апа килеп керде. Кызарынган, уңайсыз хәлдә калган Галимов, исереккә салынып, гафу үтенә-үте- нә, тизрәк чыгып таю ягын карады. Шуннан соң аларның аралары бозылып китте. Галимов, ачыктан- ачык аяк чалмаса да, аңа карата үзен эре тотты, хәтта беркадәр дәрәҗәдә хәтере калган, нахакка рәнҗетелгән кеше кебек тотты. Менә хәзер җай чыкты. «Әһә, асыл кош аягыннан эләгә!» дип уйлады ул, куанып. Караңгы төшкәнне генә көтте дә өченче мәртәбә аның янына китеп барды. III Галимов килеп кергәндә, бүлмәдә беркем юк иде, түшәмдә ут янып тора иде, димәк, хуҗа кеше кайда да булса шушы тирәдә генә булырга тиеш иде. Ә Мәрьям бу вакытта Рәйхана апаларда иде. Үз бүлмәсенә кеше кергәнен ишетеп, ул тиз генә урыныннан кузгалды. Керүчене ул Исламдыр дип уйлады, ләкин Ислам урынына Галимовны күргәч, йөзендәге шатлык нуры шундук юкка чыкты, һәм үз бүлмәсенә керергәме, кермәскәме дигән төсле, ул бусагада туктап калгандай итте. — Ник килдегез? — диде ул, коры гына. Үзенең шушы такыр башлы кешегә буйсынган икәнлеген һәм киләчәк язмышы да, ихтимал, аның кулында булуын яхшы белсә дә, аңа карата ул хәзер әз генә дә ягымлы һәм ачык йөзле була алмады. Ул әле генә үзенең нинди хәлгә таруы турында Рәйхана апа белән сөйләшеп утырды. Аның белән сөйләшкәч, аның күңелендә беркадәр ышаныч һәм өмет чаткылары тугаисыман булды. — Гафу ит, өйдә юк икәнсең, сеңелем...—диде Галимов, үзен гаҗәеп дәрәҗәдә тыныч тотып. — Галимов абый, — диде Л1әрьям, эчке бер әрнү белән, — тагын күршеләр сизенгәнче... чыгып китегез тизрәк! Үзегез дә оятлы буласыз, мине дә... — Туктале, кызма, сеңелем, — диде Галимов, кайгыртучаи бер йомшаклык белән. — Мин менә сине оятлы итмәс өчен дип килдем дә. Кер, утыр, тыңла. Мәрьям эчкә керде, ишекне япты һәм ишек яңагына сөялеп калды. — Алай булмый инде ул, сеңелем, — диде Галимов, аның басып торуыннан риза булмыйча. — Аяк өсте генә сөйләшә торган сүз түгел бу. — Мин болан да ишетәм, — диде Мәрьям. — Сөйләгез, тыңлыйм. Галимов, башларгамы, юкмы дигәнсыман, беравык ы-мы итеп утыр* ды, аннары күзгә төртелеп, сөзелеп торган киң, елтыр маңгаен калкытты да, шаярткан булып: — Сөйләсәм, нәрсә бирерсең икән? — дигән булды. — Мин карт кешегә әллә ни күп тә кирәк түгел, бер үптерсәң, шул җиткән, хе-хе... Мәрьям эндәшмәде, түбән карап, иреннәрен чәйнәп, ишек төбендә басып торуында булды. — Үземә авырлык китереп булса да... — диде Галимов, әкрен генә сүзгә башлап, — мин сиңа булышырга'уйлыйм, сеңелем. Ул сүзеннән туктады да, ни әйтерсең моңа дигәнсыман, зур маңгаен тагын югарырак күтәрә төште. Мәрьям һаман эндәшмәде. — Иртәгә районга барам, — диде Галимов. — Түләтергә генә ясармын... Шул чакны Мәрьямнең йөзендә җанлану әсәре күренде. Каш астыннан гына ул Галимовка карап алды, ләкин баягыча, конторадагыча аның алдында җебеп калырга, ялынырга, ялварырга аңа нидер комачаулап торды. Ул аңа хәтта рәхмәт тә әйтә алмады. Аның сүз- сезлеге исә Галимовның эчен пошырды. Сабырсызланып ул утырган урынында кыймылдап алды, өстәлгә барабан каккандай итте. Тиз генә ачылып китүе өчен ул күңеленнән үкенеп куйды. Шулай шактый тынып утырды да кинәт икенче яктан һөҗүм итеп карамакчы булды. — Миндә бер мең чамасы бар, — диде ул, аның кайгысын уртаклашкан булып.—Мин сиңа биреп торырмын. Башкасын каян табарсың... менә анысы мәсьәлә. Бу турыда бик шауларга да ярамый. Баш китә торган эш бу, сеңелем. Но... җайларга да булыр кебек... Анда әле аларга бераз төртергә дә кирәкмәгәе — шундый халык инде алар... ягъни без... — Мин ничек тә акча табарга тырышырмын, Галимов абый!—диде Мәрьям тиз генә. — Син инде, сеңелем, аңлыйсың, судка бирмәгән очракта да, эшеңнән алынырга тиешсең... законы шундый аның, — дип дәвам итте баш кеше, өстәлгә барабан каккалап. — Үзеңә генә әйткәндә, минем сине бер дә эштән чыгарасым килми. Өйрәнгән яу сугышмакка яхшы, ди... — Рәхмәт инде, Галимов абый, — диде Мәрьям, күңелсез генә.— Казанда да өч-дүрт ай гына эшләдем, монда тагын... Минем бит тәҗрибә юк сезнеке кебек. — Шул шул! Әнә шулай килеп кабасың инде аны, сеңелем, итәгеңне җыеп йөрмәсәң. Ярый әле мин булдым... Син минем кадерне белмисең белүен... Бүтән кеше булса, күз дә йоммый төрмәгә илтеп тыгарые. — Рәхмәт инде, Галимов абый, — диде Мәрьям, кабатлап. Кыска гына вакыт эчендә гөлт итеп кабынып киткән шатлык хисе шундук юк булды. Аның хәзер такыр башлы бу кешегә — әрсезләнеп, үзен-үзе түбәнсетеп, үзен-үзе мактап утырган бу кешегә тагын ачуы кабара башлады. — Мин, алайса, Рәйхана апага кереп карыйм әле,—диде ул, ишек тоткасына тоты н ы п. — Теге врач хатынгамы? — диде Галимов, сагаеп. — Әйе, шуңа. — Ярый, сеңелем, мин китим. Акча табалмасаң, үземә кил. Ничек тә җайларбыз. Монда халык бай, безнең ише генә түгел. Чыгып киткәндә ул шулай да никтер икеләнгәндәй итте, елмайган булды да кисәк кенә Мәрьямне кочып алды һәм аракы, тәмәке сасысы килеп торган авызын аның иреннәренә якынайтмакчы булды. — Хәйләкәр дә соң үзең дә, — диде. — Хәзер инде күршесе белән генә куркыта! Мәрьям, боргаланып, шуышып тиз генә аның кочагыннан ычкынды, елмайган булып, шаярткан булып, бар көченә аны ишеккә таба этеп Җибәрде. Галимовның каты башы ишек яңагына барып бәрелде, ишек ачылгандай итте, һәм төнге кунак чак-чак кына бусагага барып төш мәде. Ул ачуланмакчы булды, ләкин Мәрьямнең шыркылдап көлүен кү- pen, тыелып калды, кызарынып нидер мыгырданды, бармак янады һәм... яңадан кибетчесе өстенә килә башлады. — Шакылдатам!—диде Мәрьям, көлүеннән туктап. — Яхшы чакта чыгып китегез, Галимов абый... әйбәт кенә, тәүфикълы гына.. — Ярый, хуш, — диде Галимов, акылга килеп. — Хуш... Әйткәнне онытма... Син усал булсаң да, мин... Ярый, хуш... Фуражкасын басыбрак киде дә чыгып та китте. IV Ул киткәч, Мәрьям тагын күршесенә керде. Рәйхана апараңа биш йөз, алты йөз чамасы биреп торырга мөмкинлеге барлыгын әйтте. Мәрьямнең үзенең дә кассада өч йөздән артыграк акчасы бар иде. Бу барысы сигез йөз, тугыз йөз чамасы булды. Галимовныкын да истә тотсаң, бу барысы ике мең чамасы булачак иде. Ләкин аның Галимов- тан аласы килмәде. Шулай булгач, аңа тагын ике меңнән артыграк кирәк иде. Каян, кемнән алырга? Аның алдына котылгысыз булып шундый сорау килеп басты. Ул уйланырга тотынды. Хәер, уйланып та тормады. Аның уйлары шундук Исламга юнәлде. Аның монда аннан да якын, аннан да үз кешесе юк -иде. Монда аны бары ул гына коткарып калачак иде, монда бары аңа гына ялынырга, аңа гына егылырга мөмкин иде. Ник ялынырга? Монда алай ялынып, егылып торасы да юк. Аңа бары мәсьәләне генә аңлатып бирәсе бар. Калганын инде алар икәүләшеп хәл итәчәкләр. Ә шулай да ул килмәде. Күрәсең, чынлап та бер-бер хәл булгандыр. Бармыйча ярамый. Ачуланса ачуланыр, бармыйча ярамый. Мөмкин түгел. Җитәр болай яшәргә! Ара якын, күп булса унбиш-егерме минутлык юл. Ул анда ятарга тиеш түгел... пычракта, халык арасында. Ул монда күченергә тиеш... чирлеме, үлеме анда! Чирле? Чирле булса, Рәйхана апага килгән булыр иде, ишетелгән булыр иде. Үле булса да... Нәрсә булган булырга мөмкин аңа? Юк, барырга кирәк, күрергә кирәк. Булмый болай, булмый, булмый! Ах, хәзер үк барырга кирәк аның янына! һәм ул яхшылабрак, томаланыбрак киенде дә бизгәк тоткан кеше- сыман ашыгып-кабаланып тышка чыкты. Ул инде моңарчы да: әгәр дә мәгәр Ислам бүген дә килмәсә, бернигә карамый аның янына барырга кирәк, дип уйлап куйган иде. Галимов белән булган сөйләшүдән соң аның хәле ачыклана төште, үз-үзенә ышанычы арта төште. Ул хәзер Ислам белән хәтта чит кешеләр алдында очрашудай да, Исламның моның өчен ачулануы мөмкинлегеннән дә курыкмады. Алай гына да түгел, моңа кадәр аннан аерым яшәве, кешеләрдән качып-посып яшәве аңа хәзер шундый мәгънәсез булып, шундый көлке булып тоелды — үзенең шулкадәр йомшак була алуына ул гаҗәпләнеп бетә алмады. «Үз ирең белән, үз балаңның атасы белән бергә булмыйча... кешедән куркып... оялып яшә, имеш!» диде ул үз-үзенә. Юк, моннан соң болай булмаячак. Аның анда бригадир белән талашуында, кемнәргәдер икенче төрле булып күренергә тырышуында аның эше юк. Кешеләр өйләнешәләр дә, ни булса да бергә торалар, ни күрсәләр дә бергә күрәләр. Әгәр ул аның янында булса, аңа шулай газапланырга, ут йотарга туры килер идемени? Әллә нинди кабахәт Гали- мовларның оятсызлыгына түзеп торырга туры килер идемени?! Теләсә нишләсен, я муенына сарылырга, я үзен өстерәп алып кайтырга. Икенең берсе. Исән генә булсын, өйдә генә булсын. Хәзер инде юк-бар сәбәпләр табып тора алмас. Кибеттән дә чыгарачаклар. Бик шәп булачак. Ике арадагы киртә җимерелер һич югы. Ислам кайда, ул анда. Баш калар нәрсә эшләсә, ул да шуны эшләр. Кеше эшләмәстәй эш түгелдер әле саманнары. Юлда ана беркем очрамады, бары 'тик каршыдан авыр гыжылдап, дәһшәтле дню күзләресыман ике утын балкытып, ниндидер машина гына узып китте. Бригада «авылы» якынайганнан-якынайды. Төн карасында аермачык булып очлы башлы чатырлар, озынча вагоннар һәм трактор шәүләләре күренә башлады. Чатырларга якыная барган саен, аның әллә нишләп хәле бетә, тыны кысыла шикелле тоелды. Ул туктап калды. Тынычланмакчы4 булып, бераз хәл җыеп торды, үз-үзен юатырга, дәртләндерергә тырышты. Ләкин ниндидер көтелмәгән шомлы нәрсә, хәтәр нәрсә буласын сизенгән йөрәк, бернинди акылга, ихтыярга буйсынмыйча, ярсып, шашынып тибүендә булды. Бераз җир барды да тагын туктап калды, тагын ике куллап күкрәгенә тотынды. Аңа кинәт бик күңелсез булып, бик куркыныч булып китте. Хәзер инде ул бер нәрсә дә уйлый да алмады, нинди дә булса билгеле бер карарга да килә алмады. Ул бары менә хәзер Ислам белән, ике көн инде никтер килми яткан, үзе турында бернинди хәбәр-хәтер белгертмәгән Ислам белән очрашасын гына белде. Нишләгән, ни булган аңа? Һәм нинди йөз белән каршылар ул аны? Аның өчен хәзер бөтен дөнья, бөтен тормыш, бөтен мәгънә менә шушы берике сорауга кайтып калды. Бригада «авылына» бөтенләй үк якынлашкач, гармун тавышлары, кеше тавышлары аермачык булып ишетелә башлагач, әлеге шул бер- ике сорау, таркалып, берничә сорауга әйләнде, һәм аларның барысы да баштагы шул берике сорау кебек, бик мөһим, бик катлаулы булып тоелды. Каян табарга Исламны? Иң әүвәл кайсы вагонга, кайсы чатырга барып керергә? Керергәме, әллә берәрсенең чыкканын көтеп торыргамы? Ул, карак шикелле як-ягына карангалап һәм тирә-яктагы тавышларга бик нык колак салып, читтәрәк торган бер вагонга якын килде. Килде дә сагаеп кына тыңларга кереште. Вагон эчендә бернинди та- выш-фәлән ишетелмәде. Гармун кычкырту зур чатыр ягыннан ишетелә иде. «Андадыр» дип уйлады ул. Урыныннан кузгалды да, ниндидер тимер-томырларга абыиа-сөртенә, шунда таба атлады. Аның чатырга якынлашуы булды, киндер ишек ачылып китте. Ачык ишектән кара җ-ир өстенә көчсез генә яктылык бөркелде һәм «күсәкләр» дип сөйләнеп Белугин килеп чыкты. Аны Мәрьям белә иде. — Белугин!—диде ул, кычкырып. Ләкин аның кычкыруы чынында бары пышылдау булып кына, карлыккан бер ыңгырашу булып кына чыкты. Белугин, бик якында гына булса да, күрәсең, аны бөтенләй ишетмәде һәм, черкиләрдән селтәнгә- ләп, каядыр китеп барды. Мәрьям тамак кырды һәм тагын да: — Белугин! — дип кычкырды: Монысында Белугин ишетте, туктады, үзенә кем эндәшкәнлеген аңлый алмыйча, артына борылып карады. Шул ук секундта аның беләгенә кайнар куллы ниндидер хатын-кыз килеп сарылды. — Саша! —диде Мәрьям. —Әллә ишетмисең? Таныйсыңмы? Мин сине таныдым. ■— Ә-ә! — диде Белугин. — Таныйм! Тик мин Саша түгел, Ваня. — Ул кадәр кычкырма, Саша!—диде Мәрьям. — Әһә, Ислам кирәкме? — диде Белугин, тавышын әкренәйтә төшеп. — Әйе... Белугин аны култыклап алды, нидер уйлангандай итеп торды да, бер сүз эндәшмичә, тракторлар ягына юнәлде. Шунда ул аңа көтеп торырга кушты, ә үзе кире чатырга йөгерде. Берничә минуттан караңгыда таныш кеше шәүләсе күренде. — Кем ул анда?—диде Ислам, тракторларга якынлашып. Мәрьям урыныннан купты, тимер кебек авыр аякларын өстерәп аңа таба атлады. — Бу мин... — диде ул, калтыранган, карлыккан бер тавыш белән.— Исән икән! Син дә .исән икәнсең! V Белугинның ипчек эндәшүе буенча, Ислам кем чакырганлыгын сизенеп алган иде. Соңгы көннәрдә аның кәефе болан да шәптән түгел иде, бу сизенү исә аның күңелендә җыелып, йомылып ятарга мәҗбүр булган нәрсәләрне кузгатып җибәрде. Үзе өчен ул бернинди алга китеш күрмәде. Ул әле бер генә теләгенә дә ирешә алмады. Теләкләр, янаулар, ачу-нәфрәтләр арткапнан-арта барды, берсе өстенә берсе өелә барды. Хәзер инде андый теләкләрне, янауларны коры кул белән генә башкарып чыгып булмас шикелле тоела башлады. Күрәсең, гомер буена аңа шулай ләгънәт камыты киеп яшәргә туры киләчәктер. Аек акылы аның шулап диде, ләкин комсыз күңел һич тә моның белән килешә алмады. Үзенең хәле начарлана барган саен, аның бары ярсуы гына арта барды. «Ник килгән ул монда?» дип уйлады ул Мәрьям турында. Нинди йомыш белән килгән? Аның өйләнүе турында белеп, тавыш-гауга чыгарыр өчен килгәнме?.. Янган йөрәгенә түзә алмыйча?.. Мәрьямнең үксүен, үксегән арада бәйләнешсез сүзләр сөйләнүен ул тешен кысып тыңлап торды. Үксү-зарлаиу аңа шулай да озаккарак сузылган шикелле тоелды. Ниһаять, аның түземлеге бетте, һәм ул аны тупас кына тотып алды да читкәрәк алып китте. Калкулык астына төшкәч, ул аны җиргә утыртты, тезләрен чәнчеп үзе дә аның янына утырды һәм куллары белән черки куалаган арада: — Ник килдең? — диде. Мәрьям җавап кайтармады, аннан гафу үтенгәнсымаи, йомшак кына итеп аның битеннән, башыннан сыйпалады, аннары бер кат яулыгын чишеп, аның ачык муенына бәйләде; аңа табарак елышты да, сабый ба- ласыман, башын аның күкрәгенә куйды. — Ачуланма, Ислам, — диде ул, күрәләтә бер ялыныч белән.— Син миңа гел ачуланырга гына торасың. Минем бит сиңа бер сүз әйткәнем юк. — Сөйлә, ник килдең? — диде Ислам, йомшый төшеп. Мәрьям сөйләп бирде. Бу көннәрдә үзенең бик сагынуы турында, ревизия турында, өстенә чыгуы турында сөйләде. «Өйләнү турында ишетмәгән икән әле»,—дип уйлады Ислам, сөенү шикелле бернәрсә тоеп. Ләкин ул уйга калгандай булды. Акчаны ул мулла кебек бары ала гына белә иде. Аның шундый бер наданлыгы бар иде. Мәрьямнең тел төбен ул бик яхшы сизенде. — Нәрсә, түләргә кушалармыни? — диде ул. — Ыы, түләргә кушалар...—диде хатын, көттереп. Бу мәсьәлә үзе өчен никадәр әһәмиятле булмасын, бу яктан үзенең хәле никадәр мөшкел булмасын, шулай да Мәрьям аннан иң элек бүтән нәрсә ишетүне өмет иткән иде. Иң элек ул аның үзе турында, үзенең ни өчен күзгәбашка күренмәве турында сөйләвен көткән иде, һәм Исламның, шундый зур, катлаулы һәм серле сорауга җавап бирмичә, сүзне бөтенләй икенче яктан башлавы аңа шактый гаҗәп тоелды. — Акчаң бармы соң? — диде Ислам салкын гына, ниндидер чит кеше белән сөйләшкән шикелле. Мәрьям башын күтәрде, әле генә ишеткән сүзләрне яңадан ишет- мәкче булып, кинәт тынып калды. Караңгы һавада күзгә күренмәгән черкиләр безелдәде, якында гына һава ярып ниндидер кошлар очып китте һәм калкулык өстендәге.чатырлар ягында әүвәлгечә өзек-өзек тавышлар ишетелеп торды. Җан өшеткеч сүзләр башка әйтелмәде. Бу турыда бу рәвешчә сөйләшермен дип Мәрьям башына да китереп карамаган иде. Бу, аныңча, үзеннән-үзе аңлашылачак иде һәм Ислам да ул турыда төпченеп, сүз озайтып тормас шикелле тоелган иде. Ул бары аны юатыр шикелле булып, бернәрсә турында да кайгырма, барын да үзем җайлармын дип әйтер шикелле булып тоелган иде. Ләкин менә бер дә алай булмады. Ул әиә сорады. Бар нәрсәдән элек шул турыда сорады. Ул шундый куркыныч итеп сорады! Курка икән, кирәкми, бер тиене кирәкми. Әллә ул шуның өчен килгәнме? Шуның өчен генә килгәнме әллә ул? Нәрсә булды соң әле бу? Ник әйтте ул аңа?! Әле генә әйтелгән сүзләрне һәм шул сүзләрнең авыр тәэсирен оныт- макчы булып, ул кисәк кенә: — Кара, нишләп монда утырабыз соң әле без, Ислам? — диде.— Әйдә безгә! Әйдә, җаным! Нинди эш соң бу? Син бөтенләй үзгәргәнсең, Ислам. Нинди эш соң бу, ходаем? Мин курка башладым, Ислам, мин шикләнә башладым! Ни булды сиңа? Әйдә хәзер үк үзебезгә! Ислам эндәшмәде. Мәрьям аны әле һаман акча турында борчыла дип уйлады һәм аның күңелсез уйларын таратмакчы булып, ялганлап: — Миңа акча кирәкми, Ислам! — диде. — Мин инде барысын да җайладым. Рәйхаиа апа бирә. Кассада аның биш мең акчасы бар. Исламга бу чыннан да тәэсир иткәндәй булды. Аның йөзгә бәреп торган салкынлыгы күз алдында кими төште. — Кирәк булса да бирә алмасыем,— диде ул бераздан. — Биргән чакта үзең алмадың, хәзер инде үзеңә үпкәлә. Булган бар акчаны бригадирга бирдем. Мотоцикл алганда бурычка баткан булган. — Әйтәм бит, кирәкми миңа!—диде Мәрьям, бөтен тәне белән калтыранып. — Мин бит аның өчен килмәдем. Мин сине алырга килдем, Ислам! Ислам тагын эндәшмәде. Ул хәзер нишләргә дә белмәде. Аның хәзер тавыштынсыз гыиа Мәрьямне озатып җибәрәсе килде. Аның хәзер һич тә Көктугайга барасы килмәде. Бу бөтенләй мөмкин булмаган нәрсә иде. Шул ук вакытта Мәрьямне исән-имин генә озату да бик үк җиңел булмаячак иде. Ләкин аиы барыбер озатырга кирәк иде, аның белән араны тәмам өзәргә кирәк иде һәм мөмкин кадәр кискенрәк итеп, соңыннан арттан тагылып йөрмәслек итеп өзәргә кирәк иде. Ул тәмәке төпчеген читкә ташлады да, ике кулына таянып, аякларына басты һәм һәрбер сүзен аермачык итеп, чүкеч белән сандалга сук- каисыман нык итеп: — Менә нәрсә, — диде, — мин сиңа әйтә килдем, тыңламадың. Хәзер инде соң. Үзеңә үпкәлә. И бел: моннан соң минем янга килеп йөрисе булма. Безнең арада алыш-биреш тәмам. Бөтенләйгә! Мәңгегә! Соңгы сүз итеп, ул: хуш, диде һәм, артына борылып та карамыйча, калкулык өстеиә менеп китте. Мәрьям берни аңламады, аңлый да алмады, аңларга да теләмәде. Исенә килеп, ул кинәт урыныннан торды, күкрәктән, йөрәк түреннән чыккан иң ачы, иң әрнүле бер тавыш белән: — Ислам!—дип кычкырып җибәрде. Ул кычкырып кына да калмады, ул чабарга тотынды, куарга тотынды. Ләкин бу аның үзенә генә шулай тоелды, чынында ул аякларын күтәрә дә алмады. Аның хәле бетте, аның тыны кысылды, җитмәсә үр шундый биек булды, текә булды. Ике-өч адым атлагач та, ул сөрлегеп китте, кулы белән җиргә таянды. Кулына ниндидер каты үлән сабагы 4. „С. Ә.“ № 12 . кадалгандай булды. Ул торды, аякларына басты һәм тыны бетеп, еламсырап: — Ислам... Ислам!—диде һәм яңадай хәлсезләнеп җиргә егылды. VI Кайчагында шулай куркыныч төшләр күрәсең: ниндидер текә, биек ярдан егылып төшәсең, суга батасың, я булмаса караңгы базда, тау- таш арасында торып каласың. Кайчагында аннан да дәһшәтлерәк, аннан да куркынычрак нәрсәләр күренергә мөмкин. Ләкин, ни генә булмасын, канчан да булса син барыбер уянып китәсең, үзеңнең исәнлегеңне аңлыйсың һәм шул чагында син, чынчынлап үлемнән котылган кебек, искиткеч бер шатлык- куаныч кичерәсең. Нәкъ шундый куркыныч төшләрдәге кебек, Мәрьям дә ниндидер упкын төбенә ташлангандай булды. Җир өсте, караңгы күк гөмбәзе, бөтен тирә-як кинәт гадәттәге урыныннан купты, баш-аяк килде. Ләкин җирнең, күкнең буталуы да, шул буталчык эчендә аның каядыр ыргытылуы да бик аз вакыт дәвам итте. Шуннан соң ул каядыр юк булды. Ул үзенең кая төшкәнлеген дә, төшкәнме, әллә төшеп кенә барамы икәнлеген дә, хәтта үзенең исәнме, түгелме икәнлеген дә аера алмады. Тик шулай да кайдадыр еракта нәрсәдер өздереп, ачыттырып сызлаган шикелле булды. Бу сызлау-авырту бераздан якыная башлады, көчәя башлады, һәм ул, исе китеп, аның — бу сызлау-авыртуның—бер дә әллә кайда булмыйча, үзендә, үз тәнендә, үз күкрәгендә булуын аңлады. Шуны аңлау белән бер үк вакытта зиһенендә: «Ярый әле төш кенә икән!» дигән бер кыргый шатлык чаткысы ялтырап китте. Авырту көчәйгәннәи-көчәйде. Әкренләп-әкренләп ул үзенең кулларын, гәүдәсен, аякларын тоя башлады, үзенең кайда, ничек ятканлыгын шәйләп алды. Шуннан соң ул терсәгеңә таянды, башын күтәрде, җайлап җиргә утыргандай итте. Шул чакны ул югарыда эленеп торган кара болытларны, болытлар арасындагы аксыл күк китеген күрде, чекрәешеп җемелдәшкән йолдызларны күрде һәм күкнең дә, җирнең дә урыннарыннан купмауларына, күк гөмбәзенең исә шундый нык булып, зур булып баш өстендә капланып торуына шаккатты. Шул ук вакытта, әйтерсең, аның күз алдында кинәт кояш балкып китте. Ул сикереп торды, аякларына басты һәм исерек кеше кебек чайка- лачайкала, шулай да усал, тәвәккәл адымнар белән кузгалып китте. Ул калкулык астыннан китте, биек үләннәр белән, чәнечкеле вак- вак куаклар һәм түмгәкләр белән, чокыр-чакырлар белән капланган үзән буенча китте. Көктугайга ул турыдан гына кайтмакчы булды. Ул өскә, тигез юлга менмәде, менә алмады. Аның өчен хәзер юл бикле иде, юл хәзер сөзәк калкулык өстендә генә түгел иде, юл хәзер күкләргә терәлгән биек, текә кыя өстенә күтәрелгән иде. Анда икенче дөнья иде; дингә ышанучы кешеләр вәгъдә иткән тәмуглы, оҗмахлы теге дөньяга шушы килеш, тере килеш 'күчеп булмаган кебек, ул текә кыя артына да инде болай гына күчеп булмый иде, кыя өстендәге юлдан да инде җиңел генә* китеп булмый иде. Ул астан китте, ул үз юлы белән китте. Аның өчен хәзер ни булса да барыбер иде, аның өчен хәзер бөтен нәрсә болганчык бер томан иде, караңгылык иде, һәм күкрәктәге ниндидер бик газиз, бик якын бернәрсәне кысып, әрнетеп торган җәрәхәттән башка аермачык бернәрсә дә юк иде. Итәккә эләгә торган, оекларны ертып, балтыр итен тырный торган каты куаклар да юк иде; атлаган саен абындыра торган түмгәкләр дә, чокыр-чакырлар да юк иде; колакка, күзләргә тула торган агулы черкиләр дә, кулны кисә торган үткер камышлар да юк иде; якынлашып килгән кеше исен сизеп, Иртыш ягына качып барган ерткыч бүре дә, түмгәк арасында посып калган усал-куркак төлкеләр дә юк иде. Ул барды да барды. Ул чабып барды, ул очып барды. Аны аяклары түгел, бәлки әлеге шул әрнү-сызлау тойгысы, җәрәхәт тойгысы һәм беренче мәртәбә баш калкыткан ярсулы горурлык тойгысы алып барды. Егылуы, упкынга тәгәрәп төшүе аркасында, ул югары күтәрелде, беркем буе җитмәслек, беркем кагыла алмаслык болытларга кадәр күтәрелде. Ләкин аның әле моның белән генә дә канәгатьләнәсе килмәде, ул һаман биеккә, югарыга качты. Аның йолдызларга җитәсе килде, аннан да арырак күтәреләсе килде. Ул аннан качты, андагы түбәнлектән һәм үзенең үткәненнән качты. Ул курыкмады, үкенмәде, әрнемәде. Ул үзен хәтта җиңүче итеп сизде, бәхетле итеп сизде, бернинди вакчыллык, бернинди пычраклык җитә алмаслык илаһи бер биеклектә итеп сизде һәм кайчандыр үзен җәберсетә алган вак, пычрак нәрсәләрдән каһкаһә белән көлеп, якты, чиста биеклектән бар дөньяга, дөньядагы барлык ыбырчыбырларга мыскыл һәм җирәнү уклары тондырды. VII Ул барды да барды.^Ул кая барганлыгын да, ни өчен барганлыгын да исәпләп тормады. Ул үзенең бары тик каядыр барып җитәргә тиешлеген генә шәйли алды. Аның күңеленә мең төрле, миллион төрле уйлар килде, ләкин ул уйларның берсе дә үсмәде, зураймады һәм бары тик очкын булып, чаткы булып елтырап-елтырап кына киттеләр дә, бер- берсенә орынып, бер-берсен яндырып, шундук юкка да чыктылар. Меңәрләгән уй чаткылары арасында: акылдан шашаммы әллә дигән берсе гөлт итеп кабынып китте, аның бөтен зиһенен балкытты һәм шул ук секундта юк та булды. «Шашасың! Шашасың», диделәр чаткылар, шатланып, күз алдында биешеп. Ул, әйтерсең, чыннан да акылдан шашты. Ул тагын кисәк кенә ниндидер чокырга, ниндидер караңгы базга төшеп китте. Бу тагын да нәкъ төштәге кебек булды. Төштәге кебек ул кычкыра да алмады, ни дә булса уйлый да алмады. Сул аягы искәрмәстән ниндидер бушлыкка туры килде, уң аягы исә, бот төбеннән каерылып, нәрсәгәдер эләгеп тоткарланган кебек булды. Шул ук вакытта уттай янган бите, маңгае ниндидер каты, салкын нәрсәгә, ниндидер очлы кырлы нәрсәгә бәрелде. Далада ташландык коелар гадәти нәрсә. Алар бигрәк тә кипкән күл буйларында, үзәнлекләрдә очрыйлар. Аларның кайберләрең хуҗалары тирес, чүп-чар белән күмеп китәләр яисә, вакыт узу белән, ул үзеииән- үзе саега, күмелеп бетә. Ләкин аларның күмелми калганнары да булырга мөмкин. Караңгыда Мәрьям әнә шундый ташландык коега барып төште. Озак кына онытылып ятканнан соң, ул айнып китте. «Өнемме, төшемме?» дип уйлады ул, коты алынып. Кулын кыймылдаткан иде,'кулы каты, салкын ташка тиеп китте. Аркасына да шундый ук каты, салкын ташлар тиеп тора шикелле тоелды. «Нәрсә бу?» —диде ул үз-үзенә һәм моның нәрсә булуы мөмкинлеге турында уйлый башлады. Ул аңлап алды. Аның бөтен тәне буенча чиркәнчек йөгерде, маңгаена салкын тир бәреп чыкты,'һәм ул, тыела алмыйча, дер-дер калтыранырга тотынды. Билгеле бер тәртипкә килә башлаган зиһенен, утлы кылыч белән ярып: «Тирәнме бу кое?» дигән бер уй ялтырап китте. Авыр башын күтәреп ул югары карады. Чит-читләре үлән сабаклары белән капланган түгәрәк ачыклыкта ул тагын да баягы кебек кара болытлар күрде, кара болытлар арасындагы аксыл күк китеген һәм күк китегендәге чекрәеп җемелдәшкән бөртек-бөртек йолдызлар күрде. Кое бик үк тирән түгел сыман иде. Ул әле бүген төш вакытында гына су алырга барган коены исенә төшерде. Ул коеның тирәнлеге, күп булса, ике-өч метр 4* чамасы булырга тиеш иде. Суны аннан чыгыр белән яисә сиртмә белән тартып алмыйсың, кырыйдан чыгып торган эре ташларга басасың да аска төшәсең, елгадагы шикелле чүмечеңне чумдырып аласың. Әкренләп-әкренләп аның тәне буенча тереклек җылысы таралды. Дәртләндергеч җиңел бу җылы аның күкрәген тутырды, кул-аякларына, табан очларына йөгерде. «Чыгарга! Чыгарга!» дип кычкырды ул күңеленнән. Ул шундук сикереп тормакчы булды, ләкин урыныннан әз генә кузгалгандай иткәч тә, башы әйләнеп, кире егылырга мәҗбүр булды. Уң аягын кыймылдатырлык та түгел иде. Аннары аякларында ул ниндидер юеш тойды. «Әллә суы да бармы соң моның?» дип уйлады ул һәм куллары белән тирә-ягын капшап карагандай итте. Ләкин куллары коры чүп-чардан башка, каты ташлардан башка бүтән бернигә дә тимәде. «Тирләгәнгә күрә шулай микәнни?» — диде ул аннары, гаҗәпләнеп. Аны кинәт үз-үзеинән, үзе утырган ниндидер чүп-чардан, шакшы тирестизәктән җирәнү һәм косасы килер дәрәҗәдә, акылдан язар дәрәҗәдә чиркәнү тойгысы биләп алды. Бу җирәнү-чиркәнү тойгысы андагы өскә-югарыга омтылу, чиста, саф җиргә омтылу теләген һәм күкрәктәге, беләктәге көч-куәтне кисәк кенә арттырып җибәргәндәй булды. Баш өстендәге түгәрәк ачыклыкны гына, саф һаваны гыиа күз алдында тотып, көчәнеп, киерелеп, ул яңадан кузгалып карады. Монысында инде ул сул аягына гына басты. Башы тагын әйләиеп китте. Ул чак- » чак кына артына авып төшмәде, ләкин куллары белән таш стенага тотынып калды. Маңгаеннан, аркасыннан янә салкын тир бәреп чыкты. Ташлы стенага күкрәге белән сөялеп, ул беркадәр вакыт хәл җыеп торды. Шуннан соң бер кулы белән як-ягын капшанып карады. Стена текә иде, ташлар тигез өелгән иде. Ничек чыгарга моннан? Ничек?! Ике ^ягы да исән булса, аякларын аерып баса-баса, куллары белән тотына-тотына, ул бик җиңел генә чыккан булыр иде. Ләкин ул бер генә аяклы. Җитмәсә, кое да киң. Бер як стенасыннан икенче як стенасына кулыңны сузсаң, кул җитәрлек түгел. Нишләргә, ничек чыгарга? Кычкырыргамы әллә? Ләкин кем ишетсен аны монда? Бүреләр, төлкеләр?.. Нәрсә, мәңгегә шушында торып калыргамыни? Юк, чыгарга, чыгарга! Ничек кенә булса да чыгарга... чыгарга... Ярсып ул яңадан аягына басты, бар көченә өскә, югарыга ыргыл- макчы булды, һәм... канаты сынган кош кебек, чинап-ыңгырашып яңадан да җиргә ауды. VIII Күзләрен ачып җибәргәч, ул үзендә коточкыч хәлсезлек тойды. Башы әйләнде, аяк-куллары калтыранды. «Беттем! — диде ул үз-үзе- нә. — Беттем... күрәсең, каберем шушындадыр». Колак төбендә әллә һаман черкиләр безелдәде, әллә шулай бертуктаусыз колагы шаулады... Өстә, югарыда ирекле җил исеп китте, кое авызына капланып утырган куе үләннәр кызганыч, бик кызганыч итеп шыштырдап алдылар. Кара болытлар арасыннан кызганыч, бик кызганыч итеп, энҗедәй күз яшьләрен түгеп, йолдызлар җемелдәште. Күз алдына бала вакыты килде, ваемсыз, шат бала вакыты килде. Йолдызлы төннәр, шау-шулы Казан урамнары, кояш нурында балкыган комлы Идел буйлары килде. Аннары күбәләктәй кыз чаклары... Ислам... Сулышының соңгы минутында ул аны исенә төшерде, яратып, кызганып түгел, бәлки моңарчы булган яратуы дәрәҗәсеннән йөз мәртәбә, мең мәртәбә көчлерәк җирәнү белән, ярсу-иәфрәт белән исенә төшерде. Үзенең барлык газапларын, үзенең шушында, әзер кабергә килеп эләгүен, үзенең менә озакламый тынсыз-өнсез,'хәрәкәтсез калачагын ул бары аннан гына күрде; монда бары аны гына гаепләде һәм күңеленнән аны хәзер үз куллары белән буып, ботарлап ташлардай булды. Үзенең көчсезлеген аңлау аңа көч бирде, куәт бирде. Ул яңадан аягына басты. Нишләптер хәзер аңа уң аягы баягыча ук авыртмый шикелле тоелды. Аякларын аерып баскан килеш, бөтен авырлыгы белән кое стенасына терәлеп азапланган арада, аның сул ягына, кое төбенә өстән авыр гына бер таш килеп төште. Чак-чак кына таш аның аягына тиеп китте, ләкин авырттырмады. Үләргә һәм дөньядагы барлык нәрсә белән Хушлашырга ниятләгән адәм 'күңелендә кинәт өмет чаткысы балкып китте. Кулын сузып ул таш кубып төшкән урынны капшап карады. Шул чакны ул кое читенә өелгән ташларның үзе уйлаганча бер- берсенә бик үк берекмәгәилекләреп һәм, бераз гына көч куйганда, аларны урыннарыннан куптарып төшерергә мөмкин икәнлеген аңлап алды. Ул әле генә кубып төшкән таш янындагы икенче ташны кузгатып карады — таш җиңел генә кубып чыкты һәм дөпелдәп янә кое төбенә килеп төште. Кое ташын ул бер-бер артлы куптара торды, ташлар, шакылдап- шакылдап, төпкә төшә тордылар. Кое төбе шактый югары күтәрелде. Ул, ташлар өстенә басып, киңәеп калган түгәрәк ачыклыкка якынлашты һәм бер заман, бөтенләй көтмәгәндә диярлек, өстәге каты үләннәргә тотынып алды. Күкрәге белән шуышып, көчәнеп, тартышып җир өстенә килеп чыкты да шундук чыклы үлән арасына ауды. Ул шәһәр кызы иде. Хәлле генә ата-апа кызы иде. Тормышта әле аның телгә алырлык кайгы-хәсрәт тә, мохтаҗлык та татыганы юк иде һәм шулай ук күңелендә тирән эз булып калырлык нинди дә булса фаҗига да кичергәне юк иде. Ул бик йомшак табигатьле, килешүчән, күн- дәм холыклы иде. Үз гомерендә аның беркемгә дә каты орынганы да, беркемгә дә кул күтәргәне дә юк иде һәм үзендә ул ихтыяр көченең барлыгын-юклыгын да белми иде. Аның өчен бу беренче сынау булды, һич тә уйламаган, һич тә башка китермәгән авыр сынау булды, үлем белән тиңдәшсез бер тартыш- сугыш булды. Ул җиңеп чыкты. Ул искиткеч батырлык эшләде, адәм баласының көндәлек тормышында бик еш булып тора торган, ләкин беркайчан да тарих күзләренә чалынып калмый торган, метал тәңкә бәясенә бәяләнми торган, данлы исем алмый торган батырлык эшләде. Ул үлемне җиңде. Ә дөньяда тагын шуннан башка, шуннан бөек нинди каһарманлык була ала? Салкын үлән арасында ята торгач, саф һаваны сулый торгач, аңа хәл кергәндәй булды. Ул күзләрен ачты, як-ягына каранды. Бик үк ерак булмаган бер җирдә караеп сөзәк яр күренде, яр өстендә йортлар һәм тонык кына җемелдәшкән утлар күренде. Якында гына Көктугай утыра иде. Ул үлемне җиңде... Аны Рәйхана апа очратты. Ул аны эзләргә чыккан иде. Ул инде аны икенче мәртәбә эзләргә чыккан иде. Алар очрашканда Мәрьям калкулык өстенә менеп җиткән иде, якындагы саман йортның стенасына то- тыиа-тотына, әкренләпәкренләп үзләренә таба хәрәкәтләнә иде. Аны танырлык та түгел иде. Чамасыз күп кан киткәнгә агарынган, суырылып калган йөзе-бите буялып, пычранып беткән иде, чәчләре тузгыган, киемнәре ертылган иде. Аның хәтта ирен кыймылдатырлык та хәле калмаган иде. Рәйхана апа аны күтәреп бүлмәсенә кертте, җәрәхәтләрен карады, үзе белән бергә тора торган сестраны аның янында калдырды да каядыр чыгып йөгерде. Бер ярты сәгатьтән, таң алдында, ярым үлек Мәрьямне машина белән район больницасына алып киттеләр. IX Икенче бригадада саман сугу эше тиз генә җанланып китә алмады. Баштарак һәркемгә көрәк, калып ише нәрсәләр җитмәде. Эш кораллары булмаган кешеләр карап тору белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр булдылар. Менә көрәге дә җитте, калыбы да җитте. Ләкин көтмәгәндә икенче төрле каршылыклар килеп чыкты. Барыннан да бигрәк, су җиткереп булмады. Бензовоз алып килгән су, чокырга агызгач та, коры туфракка сеңде дә бетте. Бензовоз ашыгып яңадан күлгә - чапты. Кешеләрнең күңелләре төште, һәркем үртәлә, тынычсызлана башлады. — Кирәге юк саманның! Бетсен саман!—дип кычкырды Белугин, көрәген җиргә атып. Бензовоз тагын килде, тагын чокырга су агызырга тотындылар. Егетләр, ашыгып-кызулап, балчык изәргә, балчыкны су белән, тирес беләң^ буташтырырга тотындылар. Монысында су тиз генә агып бетмәде. Ләкин кирпеч өчен яраклы балчык ясарга барыбер өлгерми калдылар. Эш яңадан тукталды. Яңадан бензовоз килгәнне көтә башладылар. Кирпеч сугу өчен яраклы балчык бары кичкә таба 'гына өлгерде. Барысы да, дәррәү кубып, калыпларына тотындылар, сыек үзле балчыкны тишекле калыпларга тутырдылар да читкә алып китеп каплый башладылар. Такыр җир өстендә беренче кирпечләр ятып калды. Ләкин, кызганычка каршы, кирпечләрнең берсе дә рәтле булмады: кайберләре, калыптан төшкәч тә, як-якка таралып, җәелеп китте, кайберсенең я чите китек булды, я урта бер җире куышланып калды, һәм барысы да диярлек начар булып, гарип-горәбә булып чыктылар. Бөтен бригада өчен әзерләнгән бик зур чокырдагы балчыкны караңгы төшкәндә генә ташып бетерделәр. Барысы да арып-алҗып һәм соң дәрәҗәдә үртәлеп йокыга яттылар. Икенче көнне тагын шуңа тотындылар. Монысында инде бөтен бригада бер булып түгел, бәлки ике төркемгә бүленеп эшләргә булдылар. Икегә бүленгәч, чокырны кечерәк, җыйнаграк итеп ясадылар. Беренче көндәгегә караганда эш бүген яхшырак барды. Шулай да су мәсьәләсе тулысынча хәл ителмәде, киресенчә, беренчелек өчен хәтта бераз тарткалаш та булып алды. Берәүләр әйтте: суны иң әүвәл без агызабыз, без иртәрәк тотындык, диделәр; икенчеләре әйтте: безнең чокыр тизрәк өлгерде — су безгә тиеш, диделәр. Суны бензовоз юл өстендәге беренче чокырга агызды да, яңадан күлгә чапты һәм ике төркемне дә канәгатьләндерә алмыйча, күл белән ике арада тыз-быз чабып тик йөрде. Көн дә болай эшләргә туры килсә, әлбәттә, әллә ни алга китеп булмаячак иде. Монда нәрсәдер уйларга, нәрсәнедер яңача корып җибәрергә кирәк иде. Монда инде Курагин да, бүтән беркем дә ярдәм итә алмаячак иде. Монда инде үзеңә уйларга, үзеңә баш ватарга туры киләчәк иде. һәм Барый уйлады, баш ватты, анысын-монысын исәпләп, чамалап карады. Төштән соң ул кулына көрәк тотты да күл буена китеп барды. Саманны суга тагын да якынрак китерергә кирәк иде, нәкъ Камыскүл- дәге кебек эшләргә кирәк иде. Эшләр бары шул чагында гына җайланып китәргә мөмкин иде. Бензовоз су ала торган күл тирәсен камышлык каплап алган иде, ярга якын җирдә бернинди калкулык та, кызыл балчыклы урын да юк иде. Ләкин күлдән беркадәр читтәрәк, ниндидер коры елга ярында түмгәксез-иисез Дигез җир бар иде. Барый шул тигез җирне казып карады. Кызыл балчык монда бик якында ята иде. Саман сугуны бригадир шунда күчерергә дигән карарга килде. Ләкин, шул турыда бригадага кайтып әйткәч, күпчелек моңа риза булмады. Аида черки талап үтерер, диделәр; монда инде ияләштек, күченмик, диделәр. Кайберләре әйтте: бу саманнан берни барып чыкмаячак, яхшы чакта баш тартырга кирәк, югыйсә, озакламый күлмәк-ыштанны сатып ашарга туры киләчәк, диделәр. Барый бөтенләй күченү мәсьәләсен куймады, торуын шушында торырбыз, кирпеч сугарга көн дә барып йөрербез, диде. — Нәрсә, этме әллә без шулкадәр җиргә сөйрәлеп йөрергә! — диде Ислам, бригадирга кычкырып. Бу әле аның саманга күчкәннән бирле беренче мәртәбә тавыш күтәрүе иде. Фәридәгә өйләнгәч, ул кисәк кенә басылып калган иде. — Ярый, алайса, — диде Барый, айың кычкыруына игътибар итмичә, — кемнәр күл буена барып эшләргә риза, шулар күл буена китәр, кемнәр монда калырга тели — монда эшләр. Үзегез күреп торасыз, бер җирдә өелешеп ятып без берни кыра алмыйбыз. — Шулай, Барый тугай,— диде Галимулла, аның белән килешеп.— Кеше китмәсә китмәс, үзем китәм. Эшмени бу? Бер чокырга унлап кеше тыгылып ят, имеш! Эшләгәне эшли, эшләмәгәне тик тора. Баш белән уйлап караганда, Барый туган, һәркем үзенә аерым чокыр казырга тиеш, һәркем үзенә балчык ясарга, үзенә кирпеч сугарга тиеш. Үгез дә кирәкми, чурт та! Балчык измәгән кешеме әллә без! — Сүзең дөрес, Галимулла абзый, — диде Барый. — Насос бар, эчәк бар, хәзер үк складтан алып киләбез дә көйләп җибәрәбез. — Теләсәгез нишләгез, мин беркая бармыйм, — диде Ислам, киреләнеп. — Мин әйттем: теләгән кеше монда кала! — диде бригадир. — Без дә күл буена китәбез, — диде Андронов. — Мин дә! — Без дә! — диештеләр тагын берничә кеше. Шулай итеп бригада икегә бүленде. Мондый бүленү соңыннан бригадирның эчен тырнап куйды. Болай да җаена төшенмәгән эш, болай да буталчык, таркау эш аңа аерылгач тагын да ныграк буталыр, тагын да ныграк таркалыр шикелле тоелды. Күченү турында сүз кузгатуы өчен ул хәтта үкенми дә булдыра алмады. Әмма бүленеп эшләү көткәнгә караганда да яхшырак нәтиҗә бирде. Бернинди таркалу, башбаштаклык сизелмәде, тик хәзер эшкә бер үк вакытта чыгу, бер үк вакытта эштән туктау тәртибе генә үзгәрде. Эшкә кем кайчан өлгерә, шунда чыкты һәм кайчан үз нормасын үти, кайчан хәлдән таеп арый, шул чагында гына «өйгә» кайтты. Болай караганда бу тәртипсезлек булды, ләкин яңа эш шартларында бу бик яхшы тәртип булды. Аннары, кешеләр хәзер икешәр, өчәр кешелек кечкенә төркемнәргә бүленделәр; һәрбер төркем үзенә кечерәк кенә аерым чокыр казыды, аерым балчык ясады һәм кирпечне дә аерым сукты. Һәркем үзе өчен эшләде. Иптәше белән эшләде. Эш күзгә күренеп алга китте. X Барыйның бөтен вакыты әле алай итеп, әле болай итеп узды, теге- сенмонысыи җайлап, анда чабып, монда чабып узды. Берникадәр кеше күл буенда эшли башлагач, ул ике араны таптарга тотынды. Киңәште, орышты, кулыннан килгәнчә ярдәм итте яисә, теге-бу нәрсә кирәк булып, шундук Көктугайга китеп барды. Шушы дүрт-биш көн эчендә ул саманнан башка, су, тирес, балчыктан башка берни турында да уйлый алмады. Шулай бер матур иртәне, киенеп тышка чыгарга торганда, аның бүлмәсенә Тәзкирә килеп керде. Үз-үзен гадәттәгечә иркен-кыю тотарга тырышып, шулай да эчке бер каушау һәм киеренкелек белән, тотлыгыбрак, ул сүзгә кереште. — Карале, Барый җаным... иптәш бригадир, — диде. — Сиңа әйтәсе сүзем барые әле минем... — Әйтеп кара, — диде Барый. — Бригаттан китәргә җөрим бит әле мин, Барый җаным. —- Китәргә? Кая? — Кая дип... Җырак түгел инде ул түгелеп, Көктугайга гына. Аның «бригаттан» китүенә Барый һич тә каршы түгел иде, киресенчә, ул моңа сөенеп кенә калачак иде. Ләкин аның киткәнен күреп, бүтәннәр дә шул турыда уйлый башламаслармы? Бит әле Һарун кайтып киткәч тә шактый ризасызлык булып алды. Шулай ук Вагыйзь белән Илгизнең комбайнчылар курсына китүләре дә күпләрнең күңелен кузгатып куйды. Нәрсә, шулай таралышып бетәргәмени? — Ник?—диде ҮЛ. — Саман туйдырдымыни? Булмый, беркая китмисең! — Кибеткә сатучы итеп алырга итәләр, Барый җаным, — диде Тәзкирә, никтер ихахайлап. — Галимов абый белән сөйләштем. Игер Әндрич белән дә... — Кайсы кибеткә? Кем урынына?—диде Барый, гаҗәпләнеп. — Мәрьям урынына. Аның бит бик күп өстенә чыккан. Кайгысыннан, бичара, авыруга сабышкан, ди... — Авыруга сабышкан? Нәрсә юкны лыгырдыйсың?! — Ыы, авыруга сабышкан, бүлнискә салганнар, Барын җаным,— диде Тәзкирә, артына чигенә-чигенә. — Кайчан, күптәнме? — Ике-өч көн бар инде. Хәле бик авыр, ди, бичараның. Үлмә хәлдә ята, ди. — Ни булган, ип булган?! — диде Барый, ашыгып, агарынып. — Белмәссең инде, Барый җаным, —диде Тәзкирә, кайгырган, пошынган булып. — Берсе әйтә, коега ташланган икән, ди... Өч мең тәңкә өчен коега ташланып торырга да инде! Икенчесе әйтә, йөрәге начар икән, ди... Монда әле ташланырлык рәтле-башлы коесы да юк, Барый Җаным. — Кайда ята, райондамы, шәһәрдәме? — Раюн бүлнисендә, ди. Бигрәк инде төпченгән буласың да төпченгән буласың. Әллә бер-бер хәл бармы соң арагызда? — дигән булды Тәзкирә, янә хихылдап. — Төпченмичә! Кеше анда үләргә ятсын! — Ничегрәк соң, Барый җаным? Галимов абый бүген үк килергә кушканые... — диде Тәзкирә, үз мәсьәләсенә кире кайтып. — Бүген беркая китмисең. Кирпеч сук, нормаңны тутыр, — диде Барый, — соңыннан сөйләшербез. Ул бүген үзе дә бүтәннәр кебек кирпеч сугарга* чыкмакчы булган иде. Ләкин Тәзкирәнең шомлы хәбәре аның бу ниятен юкка чыгарды. Ревизия булу сәбәпле кибетнең ябылып торуын белсә дә, ул әле Мәрьям турында берни белми иде. Ул, гомумән, аның турында инде онытып бетергән иде диярлек. Тәзкирә белән ул артык сөйләшеп тормады, өстеннән эш киемнәрен салып ташлады да, икенче киемнәрен киде дә, вагон янында торган мотоциклына атланып, район үзәгенә чапты. ■ ' XI «Үлмә хәлендә ята, үлмә хәлендә ята!»-—диде ул, Тәзкирәнең сүзләрен кабатлап. Тәзкирә сөйләгәннәрдән бары шулар’ гына аның хәтеренә сеңеп калды һәм бөтен уй-фикере, бөтен хис-тойгылары бары шул тирәдә генә чуалды. Мәрьям хәзер аңа үлгәндер шикелле булып яисә үлеп ятадыр шикелле булып тоелды. Ул бөтен күңеле белән шунда — аның янына омтылды. Ул соңга калудан, аиы күрмичә, аның белән сөйләшмичә калудан курыкты. Илле-алтмыш чакрым араны ул әллә утыз минутта, әллә егерме минутта узды. Бу егерме-утыз минут вакыт аңа бөтен гомер булып тоелды. Район үзәге булып исәпләнгән зур гына авылга килеп кергәч, ул йөрешне әкренәйтә төште. Больницаның кайда урнашканын ул белә иде, шуңа күрә ул, бер җирдә дә тукталып тормастан, олы урам уртасыннан выжт итеп узып китте дә авылның икенче башына барып чыкты һәм Иртыш буендарак, читтәрәк утырган иске генә озынча бер агач йорт каршысына килеп туктады. Тышкы ягы сыланган, агартылган бу иске йорт урам яктан коймалап алынган иде. Койма такталарына, баганаларга һәрбер район больницасы алдында булганча, авылдан килүчеләр атларын бәйләп куйганнар иде. Барый маңгаендагы күзлеген күтәреп куйды һәм ерактан ук- дару исе аңкытып торган, бөтен тәрәзәләренә ак марля эленгән йортка керергә һич тә ашыкмыйча, өстен-башын кагынырга тотынды. Аның кинәт тәвәккәллеге дә кимеде, дәрте дә сүнгәндәй булды. «Нәрсә әйтергә соң аңа? Ник килдем дияргә?» — диде ул үз-үзенә, аптырап. Шулай да хәзер инде баш ватып торыр вакыт түгел иде. «Ярар, ни булса да булыр», — диде дә нык кына басып ишегалга кереп китте — больницага керә торган ишек шул яктан иде. Көтмәгәндә ул Рәйхана апа белән очрашты.- Рәйхана апа аксыл клеенка белән тышланган ишектән чыгып килә иде. Ул туктап калды. Рәйхана апа да тукталды. Бер-берсенә карашып алдылар да, бер-бер- сен танып, икеседә берьюлы диярлек: исәнмесез, диделәр. — Ни булды, иптәш Рамазанов, әллә чирләп киттегез? — диде Рәйхана апа. • » — Юк, үзем түгел, — диде Барый. — Кем? Сезнекеләрдән монда беркем дә юк шикелле. — Шунда бер иптәш инде... — диде Барый, кызарынып. — Ә-ә! — диде Рәйхана апа. — Мәрьямме әллә? Монда алай сизенмәслек нәрсә дә юк иде—Көктугайдан больницада, бары Мәрьям генә ята иде. — Ул мондамы? Күрдегезме? — диде Барый. — Хәле ничек? Кертәләрме? Рәйхана апа аңа Мәрьям турында сөйләп бирде: хәле начар түгел, диде, ләкин хәзергә әле беркемне дә кертмиләр, диде, хәтта мине дә кертмәскә иткәннәр иде, диде. Аңа хәзер, барыннан да бигрәк, тынычлык кирәк, диде. Барыйга болай кисәк кенә борылып китү килешмәс шикелле тоелды. Ул, ни әйтергә белмичә, урынында таптанып торгандай итте дә, Рәйхана апа кузгалып киткәч, аның артыннан иярергә мәҗбүр булды. Бер чишелгәч, Мәрьям турында аның күбрәк, ныграк сораштырасы килде. Ни булган аңа, нишләгән, диде, өстенә чыгуы дөресме, диде. Рәйхана апа әйтте: дөрес, диде, өч мең дә ничә йөз өстенә чыккан, диде, шуны түләргә кушканнар икән дә, акчасы булмаган икән, диде. — Бөтенләй түләмәгәнмени әле? — диде Барый. — Кем түләсен аны? —диде Рәйхана апа. — Ревизия беткән көнне үк әиә бәлагә юлыккан. Караңгыда суга баргач аягы таеп коега егылып төшкән. Бер килсә килә бит ул. Борчылган чагы булгандыр, карап Җиткермәгәндер. Башы бәрелгән, кан киткән. Галимовка әйттем, ашыгыч булса, акча миндә дә бар, биреп торырмын, дидем. — Акча миндә бар!—диде Барый, ашыгып. Күпме? Өч мең? Мин сезгә бирермен... үзегезнең исемнән түләрсез. Булдымы?! — Алай килешер микән? — дигән булды хәйләкәр хатын, көттеребрәк. — Нинди килешмәгән инде ул тагын! Беркемгә дә әйтмәбез... үзенә бигрәк тә! о ~ — Ярар, карап карарбыз, — диде Рәихана апа. Өч меңне каян алсын инде ул хәзер генә... шулай булышмагач та... Сату эшендә эшләгәне юк, тәҗрибә аз. Таяк янына нуль куярга оныттыңмы, менә шуннан китә эшләр! Өстеңә чыга, ялгышасың. Акча эше шундыирак бит инде ул. , п «Ник өстенә чыкканлыгын беләбез инде!» дип уйлады Барый үз алдына. Шулай да Рәйхана апа белән сүз көрәштереп тормады, әйе, диде, шулайрак шул, диде. „ — Сез нәрсә белән килдегез? — диде ул аннары Рәихана апага.— Әйдәгез, утыртып алып кайтам. — Рәхмәт, минем әле монда йомышларым бар, —диде Рәихана апа. — Мин көтеп торырга да риза, — диде Барын. — Юк, рәхмәт, — диде Рәйхана апа, көлеп. — Әллә төшеп калырмын кайтканда. Рәхмәт. — Алайса, сау булыгыз, — диде Барый, мотоциклына атланып.— Бүген кич мин сезгә килермен. XII «Исламның өйләнгәнен ишеткән дә шуңа авыруга сабышкан», дип уйлады ул Мәрьям турында. Ә, бәлки, коега ташлануы да дөрес сүздер. Мотоцикл бик кызу чапты. Ул бригадага кайтып җиткәндә, кашлакта да, күл буенда да инде эш кызып киткән иде. Чокырлар су белән, изелгән балчык белән тулган иде, кайберәүләр баш калкытмый кирпеч сугалар иде, иртәрәк’ кузгалучылар исә балчыкны икенче мәртәбә изәргә тотынганнар иде. Бригадирның каяндыр кайтып килүен күреп, елан Тәзкирә Ислам янына килде һәм әледән-әле Барый ягына караштыргалап, Исламга нәрсәдер пышылдарга тотынды. Ислам да кырын күзе белән бригадирга карап-карап алды, төкереп куйды һәм ашыгып шундук җир казырга кереште. Мәрьямнең авырып больницага керүенә ул башта әз генә дә борчылмады да, вөҗдан газабы да кичермәде. Аның коега ташлануы турындагы сүзләргә ул һич тә шикләнеп карамады. Бригадирның мотоциклга атланып район үзәгенә барып кайтуы анда бер-берсенә капма-каршы уйлар тудырды. Көне буе ул күл ягыннан күзен ал.мады, уйланды, тәмәке тартты, янә күзәтергә тотынды. Барый исә аның турында исенә дә кертеп чыгармады. Ул бер як читтә үзе генә азапланып яткан Мансур янына килде дә аңа сәлам бирде һәм бүтәннәр шикелле өстен-башын чишенеп ташлады. — Үз әртилеңә аласыңмы мине дә?—диде ул Мансурга. — Соңга калып йөрисең, иптәш бригадир! — дигән булды Мансур, шелтәләп. Алар шулай сөйләигәләп, икесе дә чокыр эченә керделәр, әрле-бирле таптанып, балчык изделәр. Мансур, тәҗрибәле кеше буларак, Барыйга кайсы төшне ныграк таптарга, ничек таптарга кирәклеген әйтте, сыек ләпеккә әледәнәле тирес ташлады һәм кулындагы көрәге белән балчыкны бутап, аралаштырып алды. Барый баш калкытмый эшләде. Төшкә хәтле алар Мансур белән балчыкны ясап бетерделәр, ә төштән соң кирпеч суктылар. Ике таза кешегә бер чокыр балчык күпкә бармады, һәм озакламый чокыр төбе тап-такыр булып калды. — Йөз җитмешәр булды!—диде Мансур, ак тешләрен елтыратып. Кичкә кадәр әле вакыт бар иде. Алар тагын чокыр казыдылар, балчык ясадылар. Шулай да икенче чокыр авыргарак туры килде. Кич ка раңгы төшәр алдыннан, алар күл буеннан иң соңгы кеше булып кузгалдылар. Эшләми эшләгәнгә һәм беренче көнне үк бар көчен биреп эшләгәнгә, Барый ярыйсы гына арыды. Бөтен тәнендә ул рәхәт бер авырлык, изелгәнлек тойды. Шул ук вакытта үтереп тә ашыйсы килде. Бригада «авылы»на кайтып кичке ашны ашагач исә, шундук күзен йокы басты. Вакытның әле иртә булуына да карамастан, ул инде ятып йокларга да исәпләгән иде, ләкин шул чакны ул Рәйхана апага биргән вәгъдәсен хәтерләде. Район үзәгеннән кайтканда ул бүген кассадан кереп өч мең ярым акча алган иде. Шул акчаның өч мең ике йөзен кесәсенә салды да, иснәнә-иснәнә, җәяүләп кенә Көктугайга китеп барды. Рәйхана апа өйдә иде. Барый биргән акчаны ул төргәге белән чемоданына салып куйды: рәхмәт, диде, беренче мәртәбә күргәч мин сине бик алама кеше икән бу дип уйлаган идем, алай ук түгелсең икән әле, дип шаяртып та алган булды; аннары аны повидло белән чәй эчәргә чакырды. Барый кыстатып-нйтеп тормады, ашар-эчәр рәте булмаса да, берсүзсез өстәл янына утырды. Чәй эчкән арада ул ипләп кенә, сакланып кына Мәрьям турында сүз кузгатып җибәрде. Рәйхана апа, шулай ук ипләп кенә, сакланып кына, үзе белгән кайбер нәрсәләр турында сөйләде. Барый өстәлдәге сәгатькә күз төшереп алды да, рәхмәт әйтеп, урыныннан торды. XIII Урамда ул Горшков белән очрашты. Игорь Андреич конторадан чыгып килә иде. «Төнлә дә тынгы юк кешегә», дип уйлады ул директор турында. — Каян болай? — диде Горшков, гаҗәпләнеп. — Ни... монда бер танышым янында булдым,—диде Барый. — Мин әле генә синең турыда уйладым, — диде Горшков, аның йөзенә, тавышына бөтенләй игътибар итмичә. — Әле генә Нурсәетов шалтыратты— Алма-Атага киңәшмәгә чакыралар. — Алма-Атага? Кайчан? — Иртәгә көндезге икедә анда булырга. — Икедә!—диде Барый, сызгырып. — Икедә шул менә!—диде директор, беркадәр ачыну белән. — Килеп кысылгач кына... вакыты җиткәч кенә... Ниндидер зур кешеләр булырга тиеш шикелле. Бер-ике бригадирны да алырга кушалар. Менә шул. — Ә бригада?—диде Барый, аның тел төбен сизенеп. Шул ук вакытта ул еракта больницада яткан кеше турында да уйлап алды. Ул хәзер берни әйтми-нитми китеп барды исә, аның хәле никтер тагын да ныграк начарланыр шикелле тоелды. — Вакытлыча берәрсен калдырып торырга туры килер, — диде Горшков. — Мәсәлән, Ислам Мусинны... Сездә бит эшләр җайланды?.. Ике-өч көнгә берни булмас. —- Җайлануын җайланды да... — диде Барый, икеләнеп. — Шулай Да,.. Ярый, алайса! Була, Игорь Андреич! — диде ул аннары, хәрбиләрчә бер җитезлек белән. — Кайчан чыгабыз? —- Хәзер үк. Бер-ике сәгатьтән дә соңга калмыйча. Таң атканчы өлкә шәһәренә барып җитәргә кирәк. Алма-Атага самолет иртән оча. Сез хәзер әзерләнә торыгыз, юл оңгаенда сугылып үтәрбез. — Булды! Аңлашылды!—диде Барын. Бригадага кайткач, ул Исламны үз янына чакырып алды, мәсьәләне аңлатып бирде һәм, мөмкин кадәр дусларча булырга тырышып: ■— Сиңа монда минем урынга калырга туры килер инде, — диде. Аның кытыгына кагылмас өчен ул «бригадир булып» димәде, ләкин шулай да Ислам җавап кайтарырга ашыкмады. u "— Берни булмас бригадаңа, — диде ул, караңгы чырай оелән. — Булуын булмас, шулай да малай-шалайга күз-колак булып торган яхшы, — дигән булды Барый. — Ярар, булырмын, — диде Ислам, көттереп, киң күңеллелек күрсәтеп. Икенче көнне бригадада эш гадәттәге тәртип белән башланды. Һәркем үз вакытында торды, үз вакытында эш урынына китте. Бригадирны беркем кирәксенмәде. Бары тик 'Мансур гына аның турында уйлаштырып алды һәм әледән-әле вагон ягына карап-карап куйды. Ул аны йоклап калгандыр дип уйлады. «Үз вакыты ;белән чыгар әле чыгасы килсә», — диде ул үз-үзенә. Төш вакытында кемдер «Барый абыйсын» юксынып куйды. — Төнлә ул шәһәргә китте директор белән,—диде Ислам. — Типтерергә, күңел ачарга... . Үзенең вакытлыча баш булып калуы турында ул берни әйтмәде. Ул әйткән хәбәргә беркем дә артык гаҗәпләнү белдермәде, моңа барысы да гадәти бернәрсә итеп карадылар. Ләкин шулай да бригадада баш кешенең юклыгын белү яшьләрдә үзеннәнүзе чишелү тойгысы тудырды. Төштән соң егетләр бераз гына селкенгәләп алдылар да, бер җиргә җыелып, юк-бар нәрсә турында гәп сатарга керешеп киттеләр. Алардаи күрмәкче кызлар да эшләрен ташладылар. Ә Тәзкирә бөтенләй күзгә-башка да күренмәде—бригадир юклыгын белгәч тә, шундук Көктугайга чапты. Бераздан кызулап, кызарынып ул кире кайтты, вагонда бераз гына югалып торды да тагын чыгып йөгерде. Төшке ашка кайткач исә барысына да белдереп: — Мин хәзер сезнең бригат кешесе түгел, — диде. — Хушыгыз, җанкисәкләрем! Апагыз хәзер сатучы булды. — Болан булгач, аракыга кытлык бетә икән, — диде Белугин. — Бетә, бетә! — диде Тәзкирә, куанычыннан уттай дөрләп. — Моннан соң инде миңа гына килерсез, җанкисәкләрем. — Алдыңнан артың! — Күптән кирәгие! — диештеләр башкалар. XIV Төштән соң Исламның никтер эче пошты. Бернәрсәгә күңеле ятмады, бернәрсәгә кулы бармады. Ул яртылаш тулы калыбын чокырга батырды да пычрак кулларын, аякларын суда юып ташлады. Аннары, ты- нычланмакчы булып, тартырга кереште. Ләкин алай да йөрәгенә ял була алмады. Шуннан соң ул «кызык итеп» күл буена китеп барды. Аның әле анда бер генә мәртәбә дә булганы юк иде. Ул китеп күп тә үтмәде, олы юлда шәһәр ягыннан кайтып килүче бер машина күренде. Машина икенче1 бригада чатырлары турысына җитеп кырт кына борылды да дала уртасыннан туп-туры «авылга» таба килә башлады. Буразнага килеп терәлгәч, ул, чик аша үтәргә кыймыйча.; «ындыр артта» туктап калды. Кабинаның бер як ишегеннән шофер чыкты, икенче як ишегеннән кулына яшь бала күтәргән бер хатын чыкты. Хатын аягын сузып җиргә басты, кулында йоклаган баласының битендәге яулыгын ачып карады, аннары башын күтәреп тирә-ягына: җир өстендәге чокыр-чакырларга, саман кирпеч өемнәренә һәм чокыр тирә- сендә кайнашкан ярым шәрә егетләргә, кызларга күз йөртеп алды. Өстенә ул тузанланып беткән искерәк кенә көрән саржа плащ гән иде. Төймәләре каптырылмаганга, плащ итәкләре як-якка кайта рылып, салынып тора иде. Ул бик чандыр иде. Аның нык кысылган ирен читләрендә, озак юл килгәнгә арыган, йончылган һәм эчкәрәк баткан- сыман шикелле тоелган зәңгәр күзләрендә эчке бер сагыш һәм моңсулык сизелә иде. Шофер, тәгәрмәчкә басып, кузовтан бер кечерәк кенә чемодан кисәге белән бер төргәк алды; әйберләрнең икесен дә җиргә — хатынның аягы янына куйды да яңадан кабинасына кереп утырды, шартлатып кабина ишеген япты һәм, пырпыр килеп, кузгалып та китте? Ят хатын, баласын күтәргән килеш, әйберләре янында торып калды. — Безгә килгән ич бу! ** — Кем икән? — диештеләр саманчылар. Хатын буш кулына чемодан белән төргәген тотты да, әкрен генә, ава-түиә генә атлап, сөрелгән җир аша чыкты, якындагы беренче чокыр янында туктап калды, .әйберләрен җиргә куйды һәм сытык бер чырай белән: — Шушымыни инде силина? — диде. — Шушы инде, шушы!—диде күрше чокырдагы Карам, барысына караганда да җитезлек күрсәтеп. — Бу икенче ’бригадамы? — диде хатын, Рәшидә белән Зәкиянең пычранып беткән аяк-кулларын күзәтештереп. — Икенче бригада, — диде Зәкия. — Сезгә кем кирәк соң? — Миңа Мусин Ислам кирәк. Шушындамы ул? — Шушында, — диде Карам, хатын янына килеп. Эшләреннән туктап калган яшьләр, берни әйтмичә, аптырашып бер- берсенә карашып алдылар, якынрак'килделэр һәм, кәмит күргәнсымаи, исләре китеп, ят хатынга карап тора башладылар. Хатын, күрәсең, алар арасында Исламны күрмәкче булып, тынгысыз күзләре белән анда- монда каранды да йоклап яткан баласын тирбәтеп алган булды. — Сез Исламның кеме буласыз соң, гражданка? — диде шул чакны Белугин. — Ярар, кеме булса да булыр, кайда ул... күрсәтегез дә... — диде хатын, тупас кына. — Була ул!—диде Карам һәм җитез генә аның чемоданына килеп тотынды. Хатын, үзенчә бик тәкәббер кыяфәт белән, эндәшмичә, Карам артыннан кузгалып китте. Карам аны Ислам белән Фәридәнең ялгыз чатырына алып килде. — Әйдәләрме? Кунак килә! —дип кычкырды ул, чатыр итәген күтәргәндәй итеп. Чатырдагы бердән-бер караватта тирә-ягына ниндидер чүпрәк-чапраклар, төрле төстәге җепләр, төймәләр таратып ташлаган Фәридә Исламның кыска җиңле ефәк күлмәген мәреп утыра иде. Башын кал- 'кытмыйча гына ул Карамга: әйдә, диде. Ул, күрәсең, «кунаклар» сүзенә игътибар итеп җиткермәде. Ул арада Карам кулындагы әйберләрне чатыр эченә кертеп куйды да шундук тышка килеп чыкты. Балалы хатын эчкә узды. Карам тизрәк иптәшләре янына йөгерде һәм ниндидер бик кызык эш башкарган кебек, көлә-көлә: — Ну шәп булды!—диде.— Хатыныдыр әле ул аның. Эзләп килгән... Ну шәп булды! Барды да керде! Ләкин аның көлүенә беркем кушылмады. Бу минутта һәркемнең йөзе җитди, борчулы иде. j — Булдырдың! — диде Зәкия. — йөрисең шунда ма^муллапып. Без дә инде каттык та калдык. — Кем икәнлеге күренеп тора инде... Харап иттек. диде Рәшидә.— Нишләр инде алар? Барысы да пошынып, сабырсызланып көтә башладылар. XV Исламныкы булырга тиешле чатырда яманып утырган япь-яшь кызны күреп, ят кунак башта аптырап калгандай булды. «Мине алдап ки7 терде микәнни теге ут күз?» дип уйлады ул Карам турында. Шулай да ул чыгып китәргә ашыкмады һәм, Фәридәдән күзен алмыйча: — Исәнмесез, — диде. — Ялгыш кердем бугай... Миңа Ислам Мусин кирәгие. — Ислам?! Ислам монда тора. Мин аның хатыны. Ят хатынның йөзе кинәт үзгәреп китте. — Хатыны?! — диде ул, әкрен генә, ысылдап чыккан бер пышылдавык тавыш белән. Ләкин Дания тиз арада исенә килде. Эчкә баткан күзләре шундук атылып чыгардай булды, әле генә агарынган йөзенә зәһәрле кызыллык йөгерде, һәм Исламга карата айлар буе Җыелып килгән барлык каһәрләре, юл азаплары, барлык кайгы-хәсрәте берьюлы тышка бәреп чыкты. — Шулаймыни?! — диде ул, яшелле-зәңгәрле тавышлар белән.— Сез монда шулай хатынлы ирләрне аздырып-туздырып ятасызмыни әле?! Елый башлаган баласын ул Фәридә янына караватка ыргытты, аннары ишек төбендәге әйберләрен түргәрәк тартып китерде. — Күрсәтермен мин сиңа Исламның хатынын! — дип кычкырды ул, ярсып, сөякчел күкрәгенә сугып. — Мин аның хатыны! Мин! Менә баласы, менә закуннай хатыны! Фәридә коелды да төште; урыныннан торды, нидер әйтмәкче булды, ләкин Дания аңа авыз ачарга да ирек бирмәде — борып куйган автомат кебек бертуктаусыз чәрелдәвендә булды. Фәридә, колакларын каплап, кызарынып, ут капкандай шундук ишеккә ташланды. Усал хатын ирләр кебек аның аркасына сугып калды. Ул аның артына да типмәк- че булды, ләкин кече хатын искиткеч җитезлек күрсәтте — туптай атылып чатырдан чыкты да елый-елый кызлар вагонына йөгерде. Чатыр тирәсенә саманчылар килеп җыелды. Алар, нишләргә белмичә, ят хатынның тузынуы өчен уңайсызланып, аптырашып тик тордылар. — Исламны чакырырга кирәк,—диде Белугин. — Нинди хатын ул — әллә берәр аферисткадыр, — диде Зәкия. — Берәүләрнең ике хатын, берәүләрнең бер дә юк. Нинди тигезлек бу? — диде Димка. Тирә-якта кешеләр җыелышып торуына да карамастан, Дания һаман тузынуында булды — ишекне күтәреп куйды да Фәридәнең кием- салымнарын бер-бер артлы тышка бәргәли башлады. Нәкъ шул чакны күл ягыннан Ислам кайтып җитте. Үз чатыры янында халык җыелганын күреп, ул шомлана калды. Дания тавышын ишеткәч исә, эсселе-суыклы булып китте. — Исәнме, качкан егет!—диде Дания, ирен каршылап. — Шуның өчен качтыңмыни силинага? Шуның өчен килдеңмени?! Бер тиен акча салганы юк, бер хат салганы юк. Әнә балаң, теләсәң нишләт. Ах, җир бит, ах, ыштыр бит! Торгызыр дип уйлыйсыңдыр шул себерке белән? Җир йотсын менә... алла боерса, бер минут торгызмаячакмын! Ислам, кемнәргәдер бәрелеп-сугылып, уртагарак узды, ачык ишектән эчкә ташланды. Күп тә үтмәде, дулап-тузынып алар яңадан тышка килеп чыктылар. Кешеләр аһылдап куйдылар. — Оят түгелме әзрәк!—диде шунда Фәрхәиә апа, Ислам белән Дания арасына кереп. Шулай диде дә нык кына итеп Данияне култыклап алды. Ярдәмгә кызлар килеп җитте. Усал хатын, ике яктан култыкланган килеш, алпан-тилпән атлап бераз җир барды да лып итеп шундагы бер түмәргә утырды һәм, авызын бик ямьсез кыйшайтып, күз яшьсез генә, тавышсыз гына еларга тотынды. — Су... су... диде аннары, авызын көчкә ачып. Зәкия тиз генә су китерде. Су эчкәннән соң Дания күз яшьләре белән еларга кереште. — Балам! Баламны...—диде ул, чатыр ягына ымлап. Фәрхәнә апа чатырга кереп баланы алды һәм буш кулы белән бала анасына тотынды да, үзләре чатырына әйдәп: Әйдә безгә керик, — диде. — Тынычлан. Шул хайван өчен елап торырга! Хатын-кыз Дания белән булашкаи арада, Ислам кызлар вагонына йөгерде. Фәридә янына кереп калган Рәшидә вагонны эчтән бикләп куйган иде. Аңа ишек ачмадылар. Шул вакытта вагон тирәсенә яшьләр җыела башлады. — Спектакль тәмам, өйләрегезгә таралышырга вакыт, — диде Белугин, кешеләрне куалап. Барысы да, күңелләрендә авыр, ямьсез бер тойгы белән, үзләренең эш урыннарына китеп бардылар. XVI Ислам, берүзе бер караватка сузылып яткан килеш, берөзлексез тәмәке тартты. Тышта җил чыккан иде. Әледән-әле чатыр киндере чайкалып, суккаланып алды, кайдадыр якында гына җил сызгырды. Төн урталарына кадәр ул һаман шул бер үк хәлендә ята бирде. Тышта аяк тавышлары басылгач һәм далада тик кара төн дә, йөгәнсез җил генә хуҗа булып калгач, ул, озын аякларын карават башыннан алып, җир идәнгә басты, иелеп, бер читтәрәк буш әрҗә өстендә утырган лампаны кабызды, ишекне элдереп куйды да эшкә тотынды. Карават астыннан ул иң элек үз чемоданын тартып чыгарды, аннан үзенең яхшы кием-салымнарын алды, билгеле бер урынга яшерелгән акчасын алды. Өстендәге эш киемнәрен салып ташлап, яхшы киемнәрен киде. Үзенең барлык нәрсәсен әвеш-түеш китергәч, ул Фәридә чемоданын ачты. Пөхтәләп, яхшылап өеп куелган затлы әйберләрдән аның борынына хуш ис килеп бәрелде. Бу ис аңа Мәрьямне хәтерләтте. Беразга ул туктап калгандай булды. Шуннан соң ул кабаланып нидер эзләргә кереште. Чемодан төбеннән ачык конвертка салынган беркадәр акча килеп чыкты. Конвертлы акчаны да ул кесәсенә салып куйды, аннары, ачык чемоданнарга, кием-салымнарга карап, янә тукталып торды. Әлбәттә, бар нәрсәне дә алып булмаячак иде, иң кирәклеләрен генә, иң кыйммәтлеләрен генә алырга кирәк иде. Ул Фәридәнең күлмәкләрен, кофтаюбка ише нәрсәләрен сайлап актарырга кереште. Аерып алган кыйммәтлерәк әйберләрнең барысын да рәтләп, тыгызлап солдат капчыгына тутырды да чемоданнарны ябып, кире карават астына этәрде. Капчык авызын бәйләп, каеш бауларын каптыргач, ул, тагын нәрсә кала икән дигәнсымаи, чатыр эченә игътибар белән күз йөртеп чыкты. Шуннан соң ул капчыгын кулына алды, аркасына киде, тышта андыймондый тавыш ишетелмиме дип, беравык тыңлап торды да ишек элмәкләрен ы ч к ы и д ы р д ы. Тышта күзгә төртсәң күренмәслек караңгы иде, якын-тирәдә бер* нинди җан иясе барлыгы сизелми иде, вагоннарда, чатырларда күптән инде утлар сүнгән иде. Төнге каравыл булып исәпләнелгән һәм көне буе саман сугып арыган Галимулла, күрәсең, «С-80» кабинасында йокы симертә иде. Ислам, песи кебек сак кына атлап, бригадир вагоны янына килде. Тагын тирә-якка колак салып тыңлап торды. Шуннан соң вагон тәгәрмәченә сөяп куелган мотоциклны ипләп кенә урыныннан кузгатты. Ул аны олы юлга кадәр этеп алып барды. Юлга чыккач, җиңү-котылу шатлыгы белән, мыскыллы бер тантана белән бригада ягына соңгы мәртәбә карап алды да .мотоциклны кабызып җибәрде. Ул станция ягына юл тотты. Ике йөз чакрым җирне ул таң атканчы үтәргә исәпләде. Мотоциклны ул иң кызу тизлектә алып барды. Бик озак аның уйлары бригададан, көндезге гаугадан, Даниядән, Барыйдан аерыла алмады. Соңгы көннәрдә булган бөтен нәрсәне ул яңадан бер мәртәбә хәтере аша уздырды. Бер-берсенә өелешеп, бер- берсен кысрыклап күз алдына килгән күренешләр арасында ул кинәт чатыр эчендә торып калган утлы лампаны, ачык ишекне исенә төшерде. Баягынак юлга чыгып артына борылып карагач та, аңа анда ниндидер кызыл нәрсә күренгән шикелле тоелган иде. Димәк, ул аны сүндерергә оныткан! Бу бик хәтәр иде. Чатыр яна башласа — эш харап! Шундук күреп алырлар, бөтен бригада уяныр, эшне сизеп алырлар да эзләргә тотынырлар. Аның эче жу итеп китте. Кире борылып аның шул утны сүндерәсе килде, ләкин шул ук вакытта бер котылгач кире анда кайту чамадан тыш куркыныч булып тоелды. Мотоцикл бер туктамый алга чапты, ә күңеле аның һаман артка өстерәде. Шактый вакыт ул, урталай өзелгән елан кебек, нишләргә белми барды. Тик шулай да, Көктугай яклары ерагая барган саен, бригада беләи бәйләнешле шомлы уйлар артта кала барган саен, аның куркуы да кими барды. Ә бераздан моның өчен ул сөенеп тә куйды. «Шәп булды! Янып бетсеннәр шунда бөтенесе өелешеп!» дип уйлады ул, зәһәрле шатлык беләи. XVII Аксу станциясе янында гына ниндидер күлләр, сазлар бар иде. Мотоциклны Ислам шундагы берәр күлгә батырмакчы булды, чөнки поездга утырганда аны кеше күзенә калдырып китү ярамый иде. Ул инде хәзер дә үзен яртылаш котылган дип исәпләде. Инде таң атты, караңгылык артта калды һәм, бәхеткуаныч вәгъдә итеп, алда Аксу йортлары.^ каралты-куралар күренде, тимер юлда пошкырып торган паровоз һәм паровоз артыннан озын койрык булып сузылган вагоннар күренде. Тагын бераз гына сабыр итәсе дә, тагын бераз гына барасы да, ниһаять. ул бушап, иркенәеп калачак... Ләкин станциягә бөтенләй үк якынлашкач, аның күңелен икенче бер уй кытыкларга тотынды. Мотоцикл аңа хәзер ниндидер Барыйныкы булып түгел, бәлки үзенеке булып, үз акчасына сатып алынган үз әйберсе булып тоела башлады. Аны ташлап калдыру, суга батырып калдыру, әлбәттә, бик кызганыч иде. «Туктале, нигә әрәм итәргә әле аны? —диде ул үз-үзенә.—Акча бит әле бу... ярты бәясенә җибәрсәң дә акча...» Иртыш аръягындагы өлкә шәһәреннән ун километр чамасы көнба- тыштарак урнашкан Аксу станциясе элекке елларны гадәттәге кечкенә станцияләрдән берние белән дә аерылмый иде. Монда турыдан-туры станциягә караган берничә агач ызбадан һәм читтәрәк утырган унлап саман, йорттан башка бүтән берни юк иде. Ләкин далага яңа кешеләр килеп, яңа совхозлар төзелә башлагач, Аксу кинәт кенә үсеп китте, үзенә күрә бер үзәккә әйләнеп китте. Монда һәрвакыт ыгы-зыгы, һәрвакыт базар иде. Ислам, мотоциклны нәкъ менә шушы ыгы-зыгыда, нәкъ менә шул базарда сатып булмасмы дигән карарга килде. Дала җирендә мотоцикл бик^кадерле иде. Кулдан сатканда аны җиңел генә ике бәясенә җибәрергә була иде. Ислам алып качкан мотоцикл «И/К» маркалы иде, өр-яңа иде. Моңа, әлбәттә, кызыгучылар табылырга тиеш иде. Ул аңа әллә ни куп тә өмет итмәде, ике-өч мең бирсәләр, миңа шул җиткән дип уйлады. һәм ул, әрәмәлек артындагы күл ягына борылып тормыйча, туры юлдан элдерде генә. Станциядә халык инде уяна башлаган иде. Бер җирдә берничә кеше, ашыкмыйча гына, иренеп кенә, вагоннан такта бушатып яталар иде. Икенче бер җирдә, тимер юл 'буенда, автомашинага ниндидер тимер- томырлар төииләр иде. Ислам алар яныннан җилдәй узып китте, станция читендәге шлагбаум аша тимер юлның икенче ягына чыкты һәм, артыннан тузан туздырып, вокзал йорты каршысына килеп тә туктады. Аңа хәзер барыннан да элек расписаниене белергә кирәк иде. Капчыгын аркасыннан салып тормыйча, ул көтеп тору залы дип аталган зур гына бүлмәгә килеп керде; зур-зур утыргычларда башларын салындырып яисә бер-берсенә сөялеп йокымсырап утырган кешеләр яныннан узды да билет кассасы янындагы бердән-бер расписание тактасы алдына килеп басты. Поездлар тиз генә булмаячак иде. Төньякка таба китәчәк бер пассажир поезды бары өч сәгатьтән соң гына килергә тиеш иде. Ләкин аңа өч сәгать түгел, ярты сәгать тә, чирек сәгать тә көтәргә ярамый иде, аңа моннан тизрәк, мөмкин кадәр тизрәк ычкынырга кирәк иде. Ул ашыгып кире чыкты һәм, мотоциклдан котылмакчы булып, кибет, ашханә урнашкан йортлар ягына юнәлде. Кибетләр, ашханәләр ачылырга әле иртәрәк булса да, анда инде кешеләр кузгалган иде. Бер машина янында ике-өч кеше күренде. Алар, иртәнге салкыннан бөрешеп, юыныргамы, ашаргамы әзерләнеп торалар иде. Урыныннан куптарып алынган сиртмәле утыргыч өстенә ерткаланып беткән газет кисәге җәелгән иде, газет кисәгенә ярты кирпеч ак икмәк, колбаса куелган иде. Саргылт чәчләре тузгып беткән һәм шешкән муенына калын итеп марля уралган алыптай юан, таза бер егет бер кулына башланмаган бер шешә, икенче кулына ачылмаган консерва банкасы тоткан иде. Шунда ук икенче берсе, башын иеп, битен-күзен юып азаплана, өченчесе исә аңа шешәдән су салып тора иде. Ислам аларга якын гына килеп туктады һәм, ашыкмыйча гына кыланган булып, капчыгын Яркасыннан салды. — Пәке бирегез әле, пәке! — диде муены бәйләнгән егет, юынучыларга эндәшеп. Ул, ахрысы, консерва банкасы ачмакчы була иде. Шешәдән су агызып торучы малайсыман яшь кенә егет кесәсен актарып карады да иптәшенә нәрсәдер алып бирде. — Моның белән ничек ачасың? —диде алыптай егет.— Теш казырга да ярамый бит бу! < Ислам аларның сүзләрен ишетеп торды. Чалбар кесәсеннән ул алты чатлы пәке алды, егетләргә якынрак килде дә: — Менә, миндә бар, — диде. Егетләр барысы берьюлы борылып аңа карадылар. Пәке сораганы, берни әйтмичә, аның кулына үрелде, пәкесен алды һәм шытырдатып банка калаен кисеп чыгарды. — Рәхмәт, — диде ул, пәкене кире сузып. — Тамак ялгарга җыенабызмы? диде Ислам, сүзгә башлап. — Исәп шулайрак, — диде алыптай егет. Ул арада аның иптәшләре юынып, әзерләнеп беттеләр. Өчесе дә бер тирәгәрәк җыелдылар да, бердән-бер стаканга аракы агызып, чиратлашып эчеп чыктылар һәм, Исламның барлыгына-юклыгына әз генә дә игътибар итмичә, зур-зур кабып, икмәк белән колбаса умырырга то- гывдылар. калдымы анда?_дпде бераздан өлкәнрәк егет, шешә төбе- иә күз төшереп. 5 - .с. ә.“ № 12. Бушаган стаканга ул яртыга якын итеп аракы салды да, теге-бу турыда сөйләнгәләп, һаман үзләре янында басып торган Исламга сузды. Ислам ялындырып тормады, эчеп җибәрде, тамагын кырып куйды, тыйнак кына кыланып икмәккә үрелде. Аңа колбаса суздылар, Һәм, биш-алты минут вакыт узмады, ике арада танышлык барлыкка килде. Ислам әйтте: ял алдым әле, диде, туган якларга кайтып килергә исәп, диде, әти-әниләр бәла-казага юлыкканнар — йортлары янган, диде. Шулай сөйләнде-сөйләнде дә, егетләр белән шактый үз булып киткәч: — Менә мотоциклны сатам, — диде. — Кирәк кеше юк микән, белмисезме? Яңа танышлар лач-лоч чәйнәүләреннән туктап калдылар, кыегаеп эре генә басып торган мотоциклга борылып карадылар, якынрак килделәр һәм сатылачак малны кызыксынып карарга тотындылар. XVIII — Ашыгам, егетләр, әйтер сүзегез булса әйтегез дә... — диде Ислам, китәргә җыенып. — Ашыкма! — диде муены бәйләнгән егет. — Кая ашыгасың? Әле поезд юк. — Миңа самолетка өлгерергә кирәк, — диде Ислам, җавапка аптырап тормыйча. — Мин монда килеп тә тормасыем. Боран! Боран эшли башлаганчы чыгарга кирәк шәһәргә. Аның сүзләренә бик үк колак салмыйча, яңа танышлар төпченеп мотоциклны карауларында- булдылар. — Карыйсы да юк, кичәгенәк кенә заводтан чыккан, — диде Ислам. — Тияре генә күпме?—диде алыптай егет, башын калкытып. — Сыйлап биргән йөз грамыңны да исәпләсәк, күп булмас, — дигән булды хуҗа кеше. — Чын, күпме? — йөз граммга тагын ике йөз грамм өстә дә, бетте-китте! — Сатмый ич ул, шаярта!—диде малайсымак яшь егет. Ләкин сатулашкан кеше тәҗрибәлерәк'күренә иде. Исламның тел төбен ул бик тиз аңлап алды, йөз граммга кушкач ике йөз граммны була өч йөз грамм, димәк, өч мең! Никтер бик очсыз бу. Хәтта үз бәясенә караганда да очсызрак. Нинди ахмак бу? — Чынмы? — диде ул, Исламның кулына тотынып. Ислам да аның ниятен сизенеп алды һәм оста сатучылар кебек тимерне тагын да ныграк кыздырмакчы булып: — Мин киттем, — диде. — Әйтеп торам ’бит: вакытым Ю’К, егетләр. — Кил әле!—диде кинәт алыптай шофер, Исламның беләгеннән тотып. Ул аны үз иптәшләреннән читкәрәк алып китте. — Ике йөз грамм! — диде ул, сатучының күзләренә туры карап. Ислам хәтере калган кешесыман кырт кына борылды да эндәшмичә китеп тә барды. Ике меңнең шактый акча икәнлеген ул бик яхшы аңлады, ләкин мондый эштә алай тиз генә бирелү дә ярамый иде. —. Үзең беләсең тагын... — диде шофер, с-үрелгәндәй булып. — Мин киттем, — диде Ислам рульгә тотынып. — Соңгы мәртәбә әйтәм!—диде сатулашкан егет. Ислам иелеп, нидер чокчынырга тотынган булды.^Шофер түзмәде,- әкрен генә атлап аның янына килде. — Акылың барда биреп кал!—диде ул, пышылдап. Исламның чын-чынлап ачуы килеп куйды, ләкин берни эшләп булмый! Ул күнәргә булды һәм, шулай ук пышылдап, боеручан төстә: — Чыгар акчаңны! — диде. Алып егет ашыгып кесәсенә тыгылды, бөтәрләнеп беткән берничә йөзәрлек, иллелек һәм вак-төяк акчалар чыгарды. Тиз-тиз генә санады да мәгънәле генә итеп авыз читен суырып алды: «Эх, җитми!» — диде, кызулап иптәшләре янына китеп барды — иптәшләре теләр-теләмәс кенә кесәләренә тыгылдылар. — Син соң нәрсә, ир кешеме, әллә хатын-кызмы?! — диде Ислам, үртәлә башлап. — Җитми бит, җитми!—диде егет, өзгәләнеп. — Тукта, әнә тегендә генә безнекеләр тора. Барып кына килим. Ул ашыгып читтә, дала ягында күренгән чатырларга таба йөгерде. Ислам сүгенеп алды, китәм, диде, ләкин үзе нишләптер китми калды һәм, нидер рәтләгән булып, яңадан мотоциклга иелде. . v Чатырлар ягына киткән кешене күрү нияте белән, ул бер-ике минуттан башын калкытып карады, ләкин шофер егет урынына каршысында Һарунны күреп, катты да калды. «Әллә күземә күренәме?» дип уйлады, сәерсенеп. Ләкин бу чыннан да Һарун иде. Постаусыман тупас трикодан тегелгән яңа костюм кигән; керле ак күлмәгенең изүен яка турысыннан ук каптырып куйган; чалбар балакларын җыеп оекбашына кыстырган; кулында— чемодан, йөзендә — ахмакларча елмаю. Каян килеп чыккан бу, нишләп йөри? Әллә аның артыннан килгәнме, карап-күзәтеп торганмы? Үзе генәме, әллә иптәшләре дә бармы? Ислам билен турайтты, як-яҮына караигалап алды һәм, һөҗүм була- нитә калса сакланырга әзер булып, тынып калды. — Исәнме, — диде Һарун, һаман шул ахмакларча елмаю белән елмаеп. — Исәнме, — диде Ислам, ашыгып. — Әлерәк кенә килеп төштем, — диде Һарун, иснәнеп. — Нәрсә, Барый абый белән килдегезмени? Сагындырды, малай... Безнекеләр нишләп яталар — исәннәрме-саулармы дигәндәй? Тагын кемнәр килде? Машина бармы бездән? — Бик тиз әйләнгәнсең син, — диде Ислам, телгә килеп. — Менә бригадир белән килгәниек тә, аракы эзләп китте әле. — Вокзалда йокымсырап утырам... Нинди таныш кеше бу дисәм, син икәнсең... — диде Һарун, сөйләнеп. «Юри кылана»,— дип уйлады Ислам аның турында. — Кая җыендың болай капчыклар белән?—диде Һарун. Ислам җавап кайтарып тормады. Артына әйләнеп ул тагын ерактагы чатырлар ягына карап алды. Ниһаять, көткән кешенең кызу-кызу атлап болай таба килгәне күренде. — Хәзер! —диде Ислам, көтеп тор дигән мәгънә аңлатып. Капчык бауларын ике куллап тоткан килеш, ул алыптай егет каршына йөгерде. XIX «Нәрсә булган соң моңа?» — дип уйлады Һарун, гаҗәпләнеп. Нигә шулай тызбыз чабып йөри соң әле бу? Ә теге кем? Барый абый, диде. Нишләп Барый абый булсын ул! Кызык... Аркасына капчык кигән... Исламны беренче мәртәбә вокзалда күргәч тә аңа монда нидер шикле булып, серле булып тоелгансыман булган иде. Барыннан да бигрәк аны аркадагы капчык аптырашта калдырган иде. Хәзер аның шиге арта төште, һәм йокымсыраган миендә аның сәер бер сизенү барлыкка килде. Шуннан соң ул кызулап машина тирәсендәге егетләр янына килде. — Әллә сата?—диде ул, мотоциклга ымлап. — Сатты инде, — диде егетләрнең берсе. — Сатты?! Күпмегә? — Кем белсен ал арны! Һарун кинәт телсез-өнсез калгансыман булды. Ләкин тиз арада ул исенә дә килде: йокысы качты, гәүдәсе турайды, һәхм әле генә гамьсез караган күзләрендә ихтыяр һәм тәвәккәллек очкыннары чагылып китте. — Бу урланган мотоцикл! — диде ул, шомлы һәм янаулы итеп.— Кем алды? Бу безнең бригадирның мотоциклы. Без аның белән бер бригададан. Карак!.. Бандит!.. Егетләр ашауларыннан туктап калдылар, күзләрен зур ачып аптырап Һарунга текәлделәр, якынрак килделәр. — Урланган?—диде малайсымак егет, коты алынып. — Никтер шикле күренгәнне лә! — диде икенчесе. Шул ук вакытта Ислам шофер белән эшне җайлап та куйды. Акчаны ул санап та тормады, төргәге белән кесәсенә тыкты да, Һарун ягына ишарәләп: — Әнә теге минем таныш, — диде. — Хәзер мин аны читкәрәк алып китәм. Без ерагайгач та... Ул, сүзен дә әйтеп бетермичә, машина ягына кызулый башлады. Ләкин алыптай шофер, монда ниндидер хәйлә булуы мөмкинлеген сизенеп, кисәк кенә аның җиңеннән тотып алды. — Ю-ук!—диде ул, усал пышылдап. — Алай батмый! , — Батмаса, мә акчаңны! — диде Ислам, сүгенеп, һәм тиз генә кесәсенә тыгылды. — Син нәрсә, бала-чага кебек... Ю-ук, бергә барабыз!—диде егет, кызарынып, еш-еш тын алып. — Тотма, качмам! — дип ыжгырды Ислам. Шофер җиңне ычкындырды, һәм алар, бер-берсен узарга тырышкандай тиз-тиз атлап, егетләр янына килделәр. — Туктале! — диде кинәт алыптай егет, ииктер икеләнеп. — Фу!—диде Ислам. Ул туктап тормады, Һарунны култыклап алды да, көтмәгәндә бөтенләй ачылып китеп, ниндидер яңа хәбәр әйткән төсле: — И, син әле белмисеңдер дә әле... — диде. — Әйдәле мин сиңа бер нәрсә әйтәм... Нәкъ шул минутта баядан бирле пошкырып торган паровоз, кузгалып китәргә җыенып, озын гына бер кычкыртып алды һәм як-ягыннан ап-ак пар өрдереп, кара төтен ургытып, әкрен генә кымшанып куйды. Бер-берсенә тагылган кызыл вагоннар, шыгырт-шыгырт килеп, салмак кына, талгын гына урыннарыннан күчә башладылар. Ислам Һарунны кузгалып яткан шул вагоннар ягына әйдәде. Ул аның йөзенә бөтенләй игътибар итмәде. Аның белән Һарун дүрт-биш -адым чамасы гына барды да беләген тартып алды һәм, күзенә ак-кара күренмәгән хәлдә каядыр ашыккан, ашкынган дошманына кинәт аяк чалды. Озын, авыр кеше, баганадай гөрселдәп, искәрмәстән җиргә капланды. Шундук Һарун юлбарыстай ярсып аның өстенә ыргылды, һәм шул ук вакытта ярдәмгә килеп җиткән кешеләр тавышы ишетелде. — Аягын бәйлә... кулын! Тизрәк!—дип кычкырды Һарун егетләргә. — У-у. боза-ау! — диде Ислам, тешләрен шакырдатып. — Качмый тор! Эләктең инде! —дип сөйләнде Һарун, эчке бер тантана белән. Күз ачып йомган арада егетләр качкынның кул-аягын бәйләп ташладылар. Кызарынган, еш-еш тын алган шофер аягына басты да муенындагы марлясын тоткалап карады. — Бар әле, Миша, вокзалга йөгер — милиционер юкмы анда... диде ул, яшь кенә егеткә эндәшеп. — Шешне сытты, хәшәрәт! Бар инде, .бар, йөгер тизрәк! Сонгь1 бүлек I Мәрьямгә больницада шактый озак ятарга туры килде. Күп кан китү белән бергә, аның аягы да тайган иде. Аны гипска, салдылар, һәм беренче көннәрне ул урыныннан да кузгала алмады. Аның янына, көн саен диярлек, Рәйхана апа килеп китте. Ул аңа ят ризыклар алып килде, күңелен күтәрде һәм ара-тирә совхоз яңалыкларын сөйләп алды. Билгеле, ул аңа үзе белән бар нәрсәсен берьюлы чыгарып салмады. Иң элек ул аңа өч мең дә фәлән сум, фәлән тиен бурычның тулысымча түләнүе турында әйтте, барысын да үзем җайладым, ул яктан тыныч бул, диде. Мондый хәбәр Мәрьямгә хәл кертеп җибәргәндәй булды. Соңга табарак, авыруның хәле яхшыра башлагач, Рәйхана апа аңа җайлап кына, әкренләп-әкренләп кенә бүтән төрле яңалыкларын да чишә башлады. Ул аңа Исламның Фәридәгә өйләнгән булуын да сөйләде, көтмәгәндә бригадага Дания килеп төшүен дә, Исламның мотоцикл урлап 'качуын һәм, Аксуда тотылып, кулга алынуын да, өч елга хөкем ителүен дә — барысын да сөйләде. Мәрьям аны тыныч кына тыңлады, үзенә бөтенләй кагылышы булмаган чит нәрсәләр, чит кешеләр турында тыңлаган кебек тыңлады. Дания турында сүз чыккач, шулай да аның агарынган йөзенә сыек кына булып кызыллык йөгерде. — Бичара, каян кая азапланып килгән!—диде ул, Данияне кызганып. — Баласы белән бит әле! — диде Рәйхана апа. — Баласы белән?!—диде Мәрьям. Ул моны кисәк кенә әйтте, курку катыш гаҗәпләнү белӘн әйтте, ләкин аның бу кисәк кенә кабынып китүе шулай ук кисәк кенә юкка да чыкты. — Килүен килгән дә, кайтырга бер тиен дә акчасы калмаган булган шул, — диде Рәйхана апа. — Кайтып киткәнмени? — диде Мәрьям, гамьсез генә. — Киткән. Дирекция юллык акча биргән,— диде Рәйхана апа. Дания мәсьәләсендә сүз шуның белән тәмам булды һәм шуннан соң беркайчан да бүтән кабатланмады. Хәер, Ислам турында да башка сүз булмады. Аның турында Рәйхана апа яңалыкларын сөйләп бетергән иде инде, ә Мәрьямнең яңадан да төпченәсе килмәде. Төпченү түгел, аның, гомумән, Ислам турында да-, Дания турында да ишетәсе дә килмәде. Ләкин аның бу ишетәсе килмәве һич тә үз-үзен мәҗбүр итү түгел иде. Рәпха»на апа үз теләге белән шул хакта яңадан сүз башласа да, ул моңа каршы да килмәс иде һәм шулай ук куанмас та -иде. Ул битараф иде, тулысынча битараф иде. Ул хәзер андый нәрсәләрдән бигрәк, үз хәле, үз язмышы турында уйланды. Ятаята ул үзенең үткән көннәрен, үткән юлларын күз алдына китерде. Ләкин ул «юллар» Исламга килеп терәлгәч тә һәрвакыт тукталып калдылар, өзелделәр һәм, ниндидер могҗиза ярдәмендә, тар, караңгы коега барып ялгандылар. Тар, караңгы коега кадәр булган күпмедер араны ул ничектер сикереп <кенә үтте. Ислам кайдадыр аста, бушлыкта торып калды, бернинди мәшәкатьсез, бернинди әрнүсез, үкенүсез торып калды, һәм шуңа күрә, Ислам турында нәрсә генә сөйләсәләр дә, аның өчен инде барыбер иде. Караңгы коеда, таш һәм чүп-чар өеме астында, Ислам гына түгел, аның каны белән яратылган икенче бер истәлек тә күмелеп калды. Аны хәзер элеккеләр белән берни бәйләп тота алмады, һәм шунлыктан ул үзен хәзер яңа туган кеше кебегрәк хис итте, шунлыктан ул, караңгы бушлыкны шулай җиңел генә сикереп үтеп, узган гомер җебен турыдан- туры бүгенгегә ялгап җибәрергә азапланды. Тик шулай да әлегә ул моны берничек тә ялгый алмады. Коедан соң аның юлы беркая да китмәде. Ул шунда тукталып калды, югалып калды. Ә икенче юл баш- ла-рга аның әле кыюлыгы җитмәде, дөресрәге,'ул әле кайсы юлдан ничек, кайчан китәчәген төгәл генә күз алдына китерә дә алмады. II Көннәрдән бер көнне ул аягына басты, аннары торып утырды, беркадәр вакыттан соң исә йөри дә башлады. Җилле, кояшлы бер көнне, ул ипләп кенә, мыштырдап кына тышка ук чыгып китте. Айдан артык ябылуда ятканнан соң, бу әле аның беренче мәртәбә чыгуы иде. Җиргә басу белән, ул үзендә искиткеч шатлык һәм җиңеллек хисе тойды. Дала ягыннан җил үлән исе һәм ниндидер көйгән исләр алып килде. Бу татлы исләрдән, саф һавадан ул исереп киткәндәй булды — кинәт кенә аның башы әйләнеп куйды, күз аллары томаланды. Берничә адым атлагач та, ул сукмакта туктап калды, бераз хәл җыеп торды да, үз алдына елмаеп, әкрен генә Иртыш яры буена таба юнәлде. Больница ишегалды яр кырыена барып терәлә иде. Биек, текә яр буена тәбәнәк кенә текмә тотылган иде, ә текмәдән болайрак авыруларга утырып ял итү өчен озынча утыргычлар ясап куелган иде. Бернинди агач-фәлән үсмәгән, ышыкланырга бернинди күләгәле урыны булмаган «больница бакчасы» менә шуннан гыйбарәт иде. Ләкин бу «бакчаның» шулай да бер яхшы ягы бар иде: текмәгә сөялеп яисә такта утыргычларга утырган көе, аста җәелеп яткан киң Иртыш дәрьясын, Иртыш аръягындагы юлларны, болыннарны күзәтергә була иде. Әгәр инде көтмәгәндә еракта — күк белән Иртыш бергә тоташкан турыда — кара төтен ургытып кыймылдаган берәр каек күренсә, ул чагында инде тирә-як тагын да ямьләнеп, киңәеп китә иде. Яр буендагы балыкчыларга, су керүчеләргә карап тору да үзе бер хозур иде. һәм’үзләре йөри алган авырулар, еш кына шушы «бакчага» чыгып, күңелләрендәге авыр тойгыларны, киемнәрендәге авыр исләрне таратып керәләр иде. Мәрьям утыргычлардагы бер-ике авыру яныннан үтеп китте дә текмәгә килеп сөялде. Үзе алдында ачылган киңлекне, гүзәллекне күреп, ул гаҗәпләнеп китте. Аның әле беркайчан да Иртыш буенда булганы юк иде. Никтер аңа дала бары тик Көктугай тирәсендәге шикелле генә- дерсыман тоелган иде. Ә монда ул бөтенләй икенче төрле табигать күрде, бөтенләй икенче төрле киңлекләр, ераклыклар күрде, бөтенләй икенче төрле зәңгәрләнеп, томанланып торган серле офык һәм төпсез күк йөзен күрде. Бу яңалыкны, бу гүзәллекне ул кисәк кенә аңлый да, тоя да алмады. Ул, әйтерсең, искәрмәстән сихерләнеп калды. Аның кинәт күңеле җирсәп куйды, борын очы кытыкланып алды һәм иреккә сусаган, зарыккан йөрәге сулкылдап-сызланып тибәргә тотынды. Аның каядыр шул зәңгәрсу томан артына яшеренгән серле җирләргә, яшел болыннарга, әрәмәләргә барып җитәсе килде, юл буенча каядыр ниндидер бәхетле якларга ашыгып чабучы машиналарга утырып китәсе килде, һич югы, аның үз иркендәге балыкчылар кебек, сү керүче малайлар, кызлар кебек яр буенда йөгергәләп йөрисе килде. Шулай үзалдына уйланып-хыялланып торганда, ул урам якта мотоцикл тавышы ишеткәндәй булды. Хәер, мотоцикл тавышы аңа ерак* тан ук ишетелде. Колак тондыргыч каты тавыш бик тиз якынлашты һәм больница янында томаланган кебек сүнеп калды. Аның менә шул кисәк кенә сүнеп калуы Мәрьямне уйларыннан 'бүлде. Ул хәзер зәңгәрсу офыкны да, Иртыш буйларын да күрмәс булды. Бер дә юктан ул халат изүен, төймәләрен сыйпаштыргалады, хәлсез куллары белән чәч ләренә орынып алды һәм тынычлыгын җуйган, уттай янган күзләре белән тиз генә артына әйләнеп карады. Мотоцикл тавышын ул бик яхшы таныды. Ул инде күптән үк таный башлады. Әлегечә шул тавыш больница янында туктап калдымы, бераздан көлеп-елмаеп Рәйхана апа килеп керәчәген ул инде электән, үк белеп ята иде. Рәйхана апа аңа мотоцикл хуҗасы турында беркайчан берни сиздермәде. Ләкин ул барыбер сизде һәм шуңа күрә аңына килүенең беренче көннәреннән үк үз янына Көктугай докторыннан башка бүтән беркемне дә кертмәскә кушты. Бер-ике мәртәбә ул хәтта аның коридор ягыннан ишетелгән тавышын да тотып алды, ә бер мәртәбә аны тәрәзәдән күреп калды. Шуннан соң аның тәмам тынычлыгы югалды. Ул шактый вакыт үз-үзенә урын таба алмады. Ул аңа ачуланмады, ләкин ул аның бу эшен яклый да алмады. Аның әле ныклап торып тынычланасы килде, аның әле чәчел гән-таркал- ган уйларын, хистойгыларын барлыйсы, тәртипкә саласы килде. Ләкин әнә, күрәсең, бу дөньяда күңелгә беркайчан да тулы тынычлану да, тиешенчә акыллы, әдәпле булу да мөмкин түгел икән! Ул тагын артына әйләнеп карады һәм шул чакны ишегалды аша сузылган озын баудагы ап-ак керләр арасыннан бу якка — «бакча» ягына чыгып килүче Барыйны күреп алды. Ул ахрысы бүген үзе генә килгән иде — аның янында Рәйхана апа да, бүтән беркем дә юк иде. Ш Мәрьямгә ул үсеп, озынаеп киткән шикелле тоелды. Аның өстендә шул ук солдат гимнастеркасы, солдат чалбары иде. Билендә дә шул ук каеш иде. Тик аягындагы күн итекләре генә яңа иде ахрысы. Әйе, күн итеге тар, озын кунычлы иде, таза балтырларын кысып, бераз гына сырланып тора иде. «Карале, камыт аяклы икән ләбаса ул!»— дип уйлады Мәрьям, беренче мәртәбә аның аякларына игътибар итеп. Мәрьям аны шулай бер карауда баштанаяк күздән кичерде дә, каядыр китеп барырга җыенгансыман, бер ике-адым атлап куйды. Ләкин ул үзенең аксаклаганлыгын шәйләп алды һәм, бөтен тәне кинәт хәлсезләнгән килеш, текмә тактасына тотынырга мәҗбүр булды. Шул ук секундта диярлек якында гына кысылып чыккан басынкы таныш тавыш ишетелде. — Исәнме... Мәрьям, —диде Барый, бер читтәрәк туктап. Мәрьям кабаланып артына борылды, кабаланып «исәнмесез» диде, кызарынды, тирләде һәм тиз генә яңадан Иртыш ягына борылды. Аның уңайсызлануын Барый бөтенләй күрмәде дә, сизмәде дә. Кыюсыз гына ул тагын аңа таба тартылып куйды, текмә янына ук килде дә, ике куллап, Мәрьям кебек такта башларына тотынды. — Карыйбызмы?—диде ул, ни өчендер елмаерга тырышып. Мәрьям, җавап биргәнлекне аңлатып, авыз эченнән генә нидер сөйләнеп куйды. — Хәлең ничек, Мәрьям? — диде Барый, янә сүзгә башлап. — Ярый... рәтләнеп киләм...—диде Мәрьям. Шулай, да ул Барыйга әйләнеп карамады. Аның шулай үзенә гел аркасы белән торуын Барый шунда гына күреп алды, йөзендәге ел- маюы шундук юкка чыкты, һәм, үзенең әрсезлегенә, кирәксез кыюлыгына эче пошып, ул читкәрәк тайпылды. ЛҮәрьям шундый ябыккан иде, шундый үзгәргән иде — аның бөтен кыяфәте, бөтен торышы үзеннән-үзе күңелдә бары кызгану һәм ярату гына тудыра ала иде. һәм шуңа күрә ул аның күңелен кырудан, аны рәнҗетүдән курыкты, аның янында ничек тә сак һәм игътибарлы булырга тырышты. Ә ул хәзер шундый киң күңелле, шундый йомшак күңелле иде, әгәр Мәрьям ачуланып берәр тупас сүз әйтсә дә, хәтта яныннан ук куалап җибәрсә дә, әз генә дә аңа хәтере калмас шикелле иде.^ Ләкин Мәрьям аны куалап та җибәрмәде, аңа бернинди тупас сүз дә әйтмәде. Киресенчә, үзенең бала-чага кебек качышлы уйнавын ул, ниһаять, сизенеп алды, Барыйга борылды да, гади генә итеп: — Әйдәгез, утырып торыйк,— диде. Ул, гадәттәгегә караганда ныграк аксаклап, якындагы буш утыргычка килеп утырды. — Менә... аксыйм әле, — дигән булды ул, гаепле бер төс белән, елмаеп. Барый да аның янына килеп утырды һәм бераз тынып торгандай итте дә: — Авыртамыни әле? — диде. — Авырта шул, —диде Мәрьям.—Менә бүген беренче мәртәбә чыктым. Туйдырды яту... чыгасы килә, йөрисе килә... — Килми ни! Беләм, минем дә ятканым бар, — диде Барый.— Минем дә аяк тайды. Армиядә. Биш-алты ай буе авыртып, сызлап йөрде. — Шулай озакка бара микәнни ул?—диде Мәрьям, курыккандай итеп. — Ничек тайган бит!—-диде Барый. — Дәваламасаң, билгеле, озакка бара. Сине бит дәвалыйлар... дыр? — Дәвалыйлар инде, — диде Мәрьям. Алар шулай җиңел генә, иркен генә сөйләшеп киттеләр. Алар бик күптәнге танышлар кебек, дөнья күргән картлар кебек сөйләштеләр, ләкин шул ук вакытта алар әле яңа гына очрашкан, әле яңа гына танышкан кешеләр кебек сөйләштеләр. Үзләрендә алар хәзер бернинди киеренкелек, бернинди уңайсызлык тоймадылар, ләкин шул ук вакытта алар бер-берсен бик яхшы сизеп-тоеп утырдылар. Четрекле нәрсәләр турында алар ләм-мим эндәшмәделәр. Алар андый нәрсәләрдән читтә, еракта булдылар, ләкин шул ук вакытта алар андый «нәрсәләр» белән янәшә генә утырдылар. Алар икесе дә бер үк һаваны суладылар, икесе дә бер үк киңлекләрне, бер үк Иртышны күрделәр, бер үк кояш җылысын тойдылар, һәм аларга бу бераз гына гаҗәп тоелды, ләкин шул ук вакытта монда бернинди гаҗәпләнер нәрсә дә юк шикелле иде. Аяк таю, аяк сызлау турында сүз беткәч, Мәрьям урыныннан кузгалгандай итте. — Бүгенгә җитәр. Алҗытты, — диде ул. — Ярый, мин китим, — диде Барый, ашыгып. — Күп йөрмә. Өзлегерсең. — Шулай шул, —диде Мәрьям, күндәм генә. Барый артык сөйләнеп тормады, саубуллашты да кызу-кызу атлап китеп тә барды. Ул киткәч тә Мәрьям кире урынына утырды. Аның хәзер һич тә бөркү палатага керәсе килмәде. Аңа монда рәхәт иде, бик тә рәхәт иде. Монда киңлек, монда иркенлек иде, монда якты һәм җиләс иде. һәм монда Иртыш аръягындагы зәңгәр1 бушлыкка таба үрмәләүче юллар гына түгел, бәлки Көктугайга илтә торган таныш юл да,, шул юлдан тырылдап чапкан якын кеше дә күренә шикелле иде. IV IV Авылдан иркен далага чыккач, Барый очты гына. Юл таныш булса да, хәзер ул моннан беренче мәртәбә бара шикелле тоелды. Каршыга томырылып чапкан юлны гына түгел, талгын җилдә дулкынланып яткан соргылт даланы да, яр буена сыенып утырган саман авылларны да,- көтүләрне дә — барысын да ул әле яңа гына күргән кебек булды. Ул хәзер бөтен тирә-якка, бөтен җиһанга икенче күз белән, икенче төрле күңел күзе белән карады. Җилгә каршы киерелгән таза күкрәгендә ул бернинди көенеч белән, бернинди шик-шөбһә белән тапланмаган тулы бер шатлык хисе тойды. Як-ягында ул бернинди 'киртәләр белән чикләнмәгән төпсез киңлек тойды; алдында ул бернинди таулар-ташлар белән капланмаган ^тигезлек һәм бер болытсыз күк табагын күрде; артында ул үзе өчен бу дөньяда иң кадерле булган, иң сөйкемле, гүзәл булган кешесе барлыгын белде. Ул үзе генә чапмады, ул аның белән бергәләп чапты, ул дала белән, көтүләр белән, Иртыш буендагы әрәмәләр белән бергә чапты. Алар аны озата бардылар, алар аңа канат бирделәр, алар шулай аның канын котырттылар. Шуңа да ул үзен хәзер шундый бәхетле сизде, көчле һәм гайрәтле сизде. Үзендә ул хәзер бөтен җирне — далалы, Иртышлы иксез-чиксез җирне колачлардай киңлек сизде. Көктугайга ул күз.ачып йомган арада кайтып җитте. Ләкин аның әле туктыйсы килмәде, аның әле беркемне дә күрәсе килмәде. Ул кинәт далага борылды, бик зур әйләнгеч ясады да яңадан олы юлга төште һәм тилереп, шашынып кирегә — район үзәгенә чапты. Больница яныннан икенче мәртәбә әйләнеп кайтканда, аның инде күңеле тынычланган, уйлары-фикерләре җайга салынган иде. Ул Көк- тугайда тукталып тормады, туры бригадага узып китте. Бүген ял көне иде, кешеләрнең күбесе Иртыш буена китеп беткәннәр иде. Барылтик күл буенда гына берничә кеше саман белән булашып ята иде — кирпечне алар үзләре өчен сугалар иде. «Миңа да, күрәсең шуларга кушылырга кирәк булыр», — дип уйлады Барый. «Юк, әлегә ярамый»,—диде ул аннары, үзенә үзе каршы килеп. Әлегә иртәрәк. Вакыты җиткәч тә өлгерергә булыр. Көзгә кадәр әле вакыт-бар. Ул үзенең бүлмәсенә керде, күн итекләрен, гимнастеркасын салып ташлады һәм, кулларын баш астына куйган килеш, рәхәтләнеп сәкегә сузылып ятты. «Шулай да чамалый башлаганда ярый», — диде ул тагын да, баштагы фикерен дәвам итеп. Чынлап та, нәрсәсе бар инде аның? Әнә ич кешеләр өйләнәләр дә, үзләренә оя да коралар. Нәрсәсе бар аның? Киндер сугуның нисе бар — атасы да кагасы! Өй салуның нисе бар — мүклисе дә чутлыйсы! дигән ди түгелме соң бер оста. Саман йортның нисе бар —өясе дә куясы! Шул вакыт кемдер тышта кыюсыз гына ишек шакыды. — Кем ул? Кер әйдә, кер! — диде Барый һәм урыныннан торып утырды. Бүлмәгә Фәридә килеп керде. — Менә сезгә аш керттем, Барый абый,—диде ул, кулындагы тәлинкәсен өстәлгә куеп. Барый аптырагандайрак итеп калды һәм, берни эндәшмичә, беравык пешекченең моңсу йөзенә, кара янган матур беләкләренә карап торгандай итте. Фәридә элеккегә караганда бераз гына тартылып, ябыгып калгандай күренә иде, ләкин шулай да ул һаман матур иде, сылу иде. Аның үз-үзеи тотышыннан, бөтен кыяфәтеннән тыныч бер Җитдилек, ныклык һәм эчке сагыш бөркелеп тора иде. — Аш керттең?—диде Барый, каоатлап.^ Бүтән чакта ул кешеләр белән бергә ашый иде, һәм аның әле бер генә мәртәбә дә болай иркәләнгәне юк иде. —■ Әйе, аш керттем, Барый абый, диде Фәридә, башын түбән иеп. — Төш җиткән, ашарга вакыт. — Карале, Фәридә, синең белән бер ныклап торып сөйләшәсе килә әле минем — диде Барый, аш турындагы сүзне җавапсыз калдырып. — Сөйләшик, Барый абый,— диде Фәридә, урындык читенә утырып. •— Әйт әле турысын гына: нишләргә уйлыйсың син киләчәктә. Диде бригадир. — Күз күрер әле, Барый абый, — диде Фәридә. — Алдагысын алла белә... — Карап-карап торам да, тагын бер карап куям,—диде Барый, бераз гына вәгазь тонына бирелеп. — Иптәшләрең анда Иртыш буенда күңел ачалар, син монда берүзең боегып йөрисең! Берүзең! Нәрсә, дөнья җимерелгәнме әллә шулкадәр? Бер мәртәбә абынып егылгансың икән, гомер буена шулай караңа көенеп йөрерсеңмени? Гомер буена шулай ярым үлек булып йөрерсеңмени?! — Минем эшем бар. Эшемне ташлап мин беркая киталмыйм, Барый абый, — диде Фәридә, тагын да ныграк башын иеп һәм бөтенләй көтмәгәндә борынын тарткалый башлады. «Каты бәрелдем ахрысы», дип уйлады бригадир һәм беркадәр вакыт тынып утыргандай итте дә, йомшак кына итеп: — Беләсеңме нәрсә, бар, Казанга кайтып кил! — диде. — Әтиең-әни- ең янада. Ял итәрсең, онытылырсың. Теләсәң — ярты айга, теләсәң — бер айга... Ничек тә җаен табарбыз. * — Юк, мин беркая китмим, Барый абый, — диде Фәридә, нык итеп. — Миңа монда да күңелле. — Күңелле?!—диде Барый, кискен бер хәрәкәт белән башын калкытып. — Күңелле, — диде Фәридә, көттеребрәк. — Сезнең янда... миңа күңелле, Барый абый... Барыйга кинәт уңыйсыз булып китте, хәтта кызу булып китте. Фәридәнең үзенә тыныч кына карый алмаганлыгын ул инде күптән сизеп, күреп йөри иде. Ләкин ул моңа ничектер игътибар итеп җиткерми иде. Аңа бу бары гади бер ягымлылык кына булып, һич югы, мәхәббәткә әйләнмәгән гади бер ярату гына булып тоела иде. Ә ул әнә алай гына түгел икән! Ә ул әнә чын-чынйап ярата икән! Үзенең күңеле бары бер генә кешедә булганга күрә һәм монда инде мәхәббәттән кемгә дә булса икенче берәүгә өлеш чыгарырга мөмкин булмаганга, Фәридәне ул чын күңелдән кызганып куйды. Аның аңа ярдәм итәсе килде, аның аны юатасы килде, күңелен күтәрәсе килде, ләкин шул ук вакытта ул анда «Барый абыйсына» карата киләчәккә өмет чаткысы кабызудан да курыкты. — Нәрсә, миңа аш пешерер өчен калдыңмыни? — диде ул, ясалма бер кырыслык белән. — Әйе, Барый абый, — диде Фәридә, юаш кына һәм иелгән башын чайкап күтәрде дә кызарынып чыгып та китте. V Исенә-акылына килә алмыйча, Барый урындыкта утырып калды. — Менә сиңа кирәк булса!—диде аннары, үзалдына сөйләнеп. Шулай утырды-утырды да аягына басты, күн итеген киде, гимнастеркасын киде. Аның инде ашап торасы килмәде, һәм ул җилләнеп вагоннан чыкты да күл буена китеп барды. — Менә сиңа кирәк булса! — диде ул, тагын да үзалдына сөйләнеп. — Исең китәр бу дөньяга: бер ягы төзек булса, икенче ягы китек була да куя! Күл буена ул ничек барып җиткәнен дә сизмәде. Чалбар балагын тезенә тикле кайтарып куйган, күлмәген исә бөтенләй салып ташлаган һәм көне буе дала кояшында янганга бакыр төсенә кергән Галимулла аны беренче булып күрде. Күрде дә ерактан ук аңа сәлам бирде һәм: — Иптәш генерал килә! —дип кычкырды. Әле булса хәрби киемнәрен салып ташламаганга, кайберәүләр, -шаяртып, бригадирга я «генерал» дип, я «капитан» дип эндәшкәлиләр иде- Галимулланың шаг-көләч йөзен күргәч «генерал»га күңелле булып -китте. ~~ Рота, смирно. дигән булды ул, чокыр кырыенда туктап. Саманчылар оашларын калкыттылар, билләрен яздылар — Барамы эшләр? —диде Барын. ' — Барганы бара, бармаганы тик тора,— диде Галимулла. Эссе. Яндыра гына. Әллә мотоциклыңа утыртып Иртышка су керергә алып барасыңмы, иптәш бригадир? — диде Ира, тирләгән маңгаен сөрткәләп. — Ник, була! диде Барый, шундук риза булган булып. — Ирең рөхсәт итсә, көн дә барып кайтырбыз. «Менә Фәридәне алып барып кайтканда ярый!» — дип уйлады ул, үзалдына. — Болай бик кыздырса, рөхсәт тә сорап тормам әле мин, — диде Ира, батыраеп. Галимулла белән Андронов чокырларыннан чыктылар да, кулларын юып, Барый янына килделәр, һәм ирләр өчесе дә, коры җиргә утырып, тәмәке көйрәтеп җибәрделәр. Фәрхәнә апа белән Ира кирпеч өеме ар4 тына күләгәгә китеп бардылар. — 'Үзең соң нишләп йөреш, Барый туган?—диде Галимулла.— Ни җомга, ни шимбә дигәндәй, бүген бит сезнең эш көне түгел. Ул, күрәсең, тапкыр сүз әйттем'дип уйлады һәм, үз-үзеннән канәгать ■булып, кеткелдәп куйды. — Йөрим әле, Галимулла абзый,—диде Барый. — Бер уй белән йөрим әле мин. Әллә миңа да сезнең кебек эшкә тотыныргамы дим. — Ни... баш белән уйлап караганда... — диде Галимулла,, тамагын кыргалап. — Ничегрәк соң, үзең өченме дигәндәй? — Билгеле, үзе өчен!—диде Андронов, Галимулланың шуны да аңламавына исе китеп. — Җитәр, генералга да башлы-күзле булырга вакыт! Галимулланың авызы җәелеп китте. — Чынлапмы, Барый туган? — диде ул, күзләрен елтыратып. — Чынлап, Галимулла абзый!—диде Барый. — Үзем өчен! Үземә йорт салу өчен. — Ә килен? Килен кем булачак соң?—диде түземсез Галимулла. «Килен» турында кычкырып әйткәч, үзе түгел, бәлки бүтән кеше әйткәч, бу мәсьәлә Барый өчен тагын да ачыклана төшкәндәй булды. «Килен» аңа ерактагы хыял булып түгел, бәлки чын булып, якын булып тоелды. Һәм үзенең озакламый «килен»ле булырына ышанычы булганга һәм бу турыда бүтәннәр дә инде сизенгәнгә күрә, аны кинәт тыелгысыз шатлык, горурлык хисе биләп алды. Ул көлеп җибәрде. Ул куанып, рәхәтләнеп көлде. Шулай да ул тиз генә чишелеп тә китмәде. — Күз күрер әле, Галимулла абзый,—дигән булды ул. — Башта йорт турында уйларга кирәк, аннары килен турында... — Юк, алай түгел ул, Барый туган! — диде Галимулла. Икәүләп Җиткергән йорт кадерлерәк була ул. — Анысы да дөрес! — диде Барый, килешеп. — Синнән күрхмәкче башкалар да тотыныр, диде Андронов, бераз гына хыялга бирелеп. — Бөтен бригада бер урам булып утырырсыз! — Мин дә шуны уйлаштырам шул, — диде Барый. Төпләнергә икән төпләнергә! Нәрсә монда килде-китте йөрергә... —■ Сиңа ул күптән кирәгие дә... — диде I алимулла. Ярый, әле Дә соң түгел. Менә без Фәрхәнә апаң белән киләсе атнага өмә ясарга Дип торабыз әле. Безнең кирпеч инде шактый... Варый аның соңгы сүзләрен тыңламады, каядыр Иргыш ягына кара- гән килеш, ул үзалдына уйланып утыра иде^ — Әйдәгез әле Көктугаига барып (Килик!— диде ул кинәт, Галимулла белән Андроповка карап. — Була ул, Барый туган!—диде Галимулла, җитез генә. Андронов та каршы килмәде, һәм алар өчәүләшеп Көктугайга китеп бардылар. Көктугай читендә яланда совхоз эшчеләренә үзләренә йорт салу өчен урын билгеләнеп куелган иде. Аида инде казыклар кагылган, сызыклар сызылган иде. Алай гына да түгел, анда инде и.ке-өч урында йорт асты өчен чокырлар казылган һәм ком, таш китереп аударылган иде. «Урамга» якынлашкач, Галимулла кызурак атлый башлады, алга- рак чыкты да Барый белән Андроповны турыдан гына үз «йортына» алып китте. Аның йорт урынында дүрт почмакка дүрт казык кагылган иде. Күрәсең, казыкларга гына ышанмыйча, хуҗа кеше казыклар янына тимер көрәк белән шулай ук кечкенә чокырлар да казып куйган иде.’ Галимулла «йорт» эченә керде дә, юлдашларына эндәшеп: — Әйдәгез, түрдән узыгыз, кунаклар!—дигән булды.—Менә шушы инде минем алтын сараем. Биш тәрәзәсе бар, өчесе көн якка карый, берсе кояш чыгышына, берсе кояш баешына. Тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра. Өй артында бакча. Якында гына кибет. Менә дигән урын. Өчебез дә күрше булырбыз: минем сул якта Андронов, уң якта урын буш. Утыр шунда, Барый туган! — Дөрес, менә дигән!—диде Барый, күңеллеләнеп. — Утырам. Шушында утырам, Галимулла абзый! Бригадага кайтканда ул очынып, җилкенеп кайтты. Аның күз алдына биш тәрәзәле яңа йорт килде, тәрәзә төпләрендә үсеп утырган гөлләр килде. Ул үзенең булачак йортының сырлы шифер түбәсең күрде, тырпаеп торган кызыл морҗасын күрде, бакча эчендә алмалар, карлыганнар күрде... Эх, киләчәк турында хыяллану нинди күңелле! Ләкин, үз вагонына кайтып ашарга утыргач, ул кинәт чынбарлыкны исенә төшерде. Аның йөзендәге хыял нуры борчылу белән алышынды. «Туктале, чыннан да Иртыш буена алып барыйм әле үзен,— дип уйлады ул Фәридә турында. — Тегеләрнең дә хәлен белермен, ул-бу булып ят- ’мыймы анда». VI һәр якшәмбе көнне бригада кешеләре, машинага төялеп, Иртыш буена ял итәргә баралар иде. Аларның бөтен көннәре диярлек шунда уза иде. Бүген дә шулай булды. Машина кешеләрне иртән иртүк елга ярына китереп бушатты да кире кайтып китте. Ял итүчеләр яр буенда торып калдылар, чыр-чу килеп су керделәр, кайнар комда кызындылар, ут ягып ашарга пешерделәр, төрле уеннар уйнадылар. Мансур җитәкчелегендәге берничә балыкчы, гомуми төркемнән аерылып, балык тотарга китте. Алар аулаграк урын сайларга булдылар һәм, таллык ярып, түбәигәрәк китеп бардылар. Алар балыкны шактый күп тоттылар. Балык тотып арыгач, алар да су керделәр, кояшта кызындылар. Төш вакытларында балыкларын пешереп ашадылар да рәхәтләнеп йоклап алдылар. Вакыт шулай бернинди борчылусыз, эч пошусыз үтте. Кнннең кызуы сүрелеп, черкиләр күбәя башлагач, егетләр кайту ягына борылдылар. Ләкин алар, иптәшләре булырга тиешле урынга килеп җиткәннәр иде, яр буенда беркем дә калмаганлыгын күрделәр. Балыкчылар Көктугай юлы өстенә чыктылар да, берәр машина туры килмәсме дип, көтә башладылар. Ун минут көттеләр, унбиш минут көттеләр, ләкин Көктугай ягына кайтучы бер генә машина да күренмәде. Машиналар бүген Иртыш буеннан ком-фәлән ташымыйлар иде, ә бо- лай гына килгән яисә ял итүчеләрне алып килгән машиналар инде, күрәсең, барысы да кайтып киткәннәр иде. Көтеп-көтеп тә рәт чыкмагач, Мансур: — Әйдәгез җәяү генә кайтабыз? — диде. Егетләр тузанлы киң юлның як-ягына таралдылар да сүзсез генә кузгалып киттеләр. Алар Иртыш буендагы сирәк әрәмәлектән чыгарга да өлгермәделәр, көнне кисәк кенә караңгылатып җибәрде. Төньяктан дымсу салкын җил исә башлады, һәм, күп тә үтмәде, еракта, дала өстендә, корымланган чүпрәк төсле кара болыт калкып чыкты. Егетләр кызурак атларга тотындылар. 1 Кичке кояшның хәлсезләнгән кызгылт нурлары болыт артында калды. Тирә-як һаман саен караңгылана барды. Үз алдында бернинди каршылыкка очрамаган җитез җил отыры ныграк көчәя барды, отыры ныграк ярсый барды. Юл читендәге үләннәр җиргә егылды. Юл өстеннән бөтерелеп тузан күтәрелде. Биткә, муенга каяндыр җил китергән вак ком бөртекләре бәрелде. Колак төбендә бертуктаусыз дәһшәтле җил сызгырып торды. — Йөгерергә кирәк, йөгерергә! — дип кычкырды Мансур иптәшләренә. Алар инде болан да йөгереп баралар иде. Мансур тавышы башкаларга боерыксыман булып ишетелде. Алар тагын да ныграк кызулый төштеләр. Юл ниндидер иске күл эзенә килеп керде. Сул якта ярсулы шыбырдашкан һәм нишләргә белмичә өзгәләнеп-йолкынып утырган биек камышлар күренеп калды. Яшен яктысында, көянтәгә эләктерелгән чиләктәге су шикелле булып, тар гына ярлары эчендә бәләкәй түгәрәк күл чайкалып калды. Иске күлнең икенче яры өстенә килеп менгәч, җилнең шашынуы арта төште. Ертылыр дәрәҗәгә җиткән киемнәр тарткаланды, аяклар буталды, һәм җил ихтыярына бирелеп гкаядыр юлдан читкә китеп бармас өчен шактый көч куярга туры килде, тыгыз һава дулкынын чын-чынлап күкрәк белән ерып барырга туры килде. VII Бераз вакыт Һарун Мансур артыннан ук йөгереп барды. Ләкин корыган күлне чыгып беркадәр җир киткәч тә нишләптер аның тын алуы авырлаша башлагандай булды. Бугазыннан аскарак, күкрәк өстенә ниндидер бөке килеп кысылды да, эчтәге һаваны тышка чыгармыйча, тыштагысын эчкә үткәрмичә, бөтен күкрәген авырттырыпкысып тик торды. Аның адымы үзеннән-үзе әкренәя башлады. Күкрәктәге авырту озакламый касыкка төште. Аның эченә кату йөгерде. Иң элек аны бәләкәй Карам узып китте, аннары Димка узды, һәм бервакыт ул барысыннан да артка калды. Ул, ышыкланыр өчен берәр куак-фәлән юкмы дигәнсыман, як-ягына карангалап алды. Ләкин далада ышыкланырлык куак эзләү ком чүлендә челтерәп аккан чишмә эзләү белән бер иде. Аның аяклары хәлсезләнгәннән-хәлсезләнде. Аңа тын җитмәде. Ул туктарга мәҗбүр булды. Туктады да беркадәр вакыт хәл җыйгандай итте. Яңадан кузгалып киткәч, юл нишләптер аңа тараеп калган шикелле тоелды, аннары җил дә кисәк кенә икенче яктан исә башлагандай булды. Бу ничектер аңа гаҗәбрәк тоелды, шулай да ул моңа артык игътибар итмәде, — ничек тә иптәшләреннән калмаска, ничек тә кайтып җитәргә тырышып, һаман йөгерүендә булды. Бөтен тирә-якны көндезгедәй яктыртып, кисәк кенә көчле яшен яшьнәп китте. Шул ук секундта чатырдап күк күкрәде һәм сибәләп вак 1-х1 р яварга тотынды. Яшен яктысында Һарун алда беркемне дә HI - ' *?’ аХрые ы ' нптәшләреннән бик нык артка калган иде. « У*- 1 арада.» дип уйлады ул, исе китеп. Ул кычкырырга тотынды, ләкин аның тавышы кайдадыр алда йөгереп барган кешеләргә түгел, хәтта үзенә дә көчкә ишетелде. „ Аңа бик куркыныч булып китте. Ул дөньяда хәзер иптәшләрейнән оашка.^аларны куып җитәргә кирәклектән башка бүтән берни турында да уйламады. Әгәр ал арны куып җитсә, әгәр алар белән бергә булса, аңа хәтта бригадага кайтып җиткәннән дә артыграк булыр иде шикелле Ул үзенең кайчаннан бирле йөгерүен дә, күпме йөгерүен дә онытты. Сибәләп* яуган яңгырны ул бөтенләй диярлек сизмәде. Ул шулай битеннән, колак очларыннан салкын тир тамчысы тамадыр дип уйлады. Менә бер заман аның тын алуы җиңеләеп киткәндәй булды, касыктагы каты авырту юкка чыкты. Ул, ниндидер газаптан котылган кебек, бушанып, иркенәеп, ике кулын да селти-селти, адымнарын кызулый башлады. Каршыда гына, якын да гына ул ниндидер куаклар күреп алды. Юл өстендә бит Көктугайга кайтып җиткәнче бернинди куак-фәлән булмаска тиеш иде. Каян килгән бу куаклар? Әллә адаштымы соң ҮЛ? 1 аҗәп, олы юлда нишләп адашып торыр икән? Туктале, олы юлмы соң бу? Ул туктап калды, иелеп, күзләрен зур ачып, юлны, юл читләрен караштырырга тотынды. Бу олы юл түгел иде, бу ниндидер ят юл, машиналар бик әз йөргән каты, такыр юл иде. Димәк, ул чыннан да адашкан! Юк, адашмаган, икенче юлга кереп киткән! Ярый, шулай да булсын — нишләргә хәзер? Кире борылыргамы, әллә һаман алга барыргамы? Ул кире борылмаска булды. Ул бары алга йөгерүен генә белде. «Берәр зуррак агач астында яшеренеп торырмын да, давыл тынгач кайтып китәрмен», дип уйлады ул. Бөтен җир, бөтен тирә-як көтмәгәндә серле бер төс белән тынып калды. Тоташ бер стена булып, агарып, томалап килгән көчле салкын яңгыр Һарунның юлын кисте һәм, аның үз иптәшләреннән аерылып калуы өчен, шундый куркыныч чакта, шундый җен туе барган чакта бу далада берүзе калырга батырчылык иткән өчен аннан үч алырга теләгәндәй, ярсып-ярсып өстенә коярга тотынды; барлык тишек-тошыкларын, барлык ярыкларын, капкачларын ачып коярга, түгәргә тотынды. Мондый яңгыр астында юлны дәвам итү һич тә мөмкин түгел иде. Һарун юл читендәге зәгыйфь кенә, сирәк кенә бер зелпе куагы янына йөгерде. Ләкин аңа нибарысы ярты минут чамасы гына ышыкта, корыда утырырга туры килде. Вак яфраклы кәрлә куак аны берничек тә саклап кала алхмады. Ул манма су булды, елгада манчып алгандай булды. Һарун туңа башлады. Яңгырга ул кайсы ягы белән борылса да, ничегрәк җайлап, бөгәрләнеп утырса да, чиркәндергеч салкын аның бөтен жиренә үтте, куенына, култык асларына керде, үпкәсенә кадәр, ут учагы булган йөрәгенә кадәр үрмәләде. Куак астына кереп бик зур хата ясаганлыгын ул бары шунда гына аңлый алды. Яңгыр туктаганын көтеп тору һич тә ярамый иде, ничек тә кузгалырга, ничек тә хәрәкәтләнергә кирәк иде. Ул кыенлык белән генә урыныннан торды, дер-дер калтыранып, сикергәләп юлга чыкты. Янгыр тынып торган арада, ул кайдадыр урман ягында эт өргән тавышлар ишеткәндәй булган иде. Ни булса да булыр дип, ул әлеге шул эт өргән якка йөгерде. VIII Юл аны урман эчендәге ниндидер саман йортлар янына китереп чыгарды. Аның бу якта булганы юк иде, һәм бу йортларның нинди йорт, кем йорты булуын да ул, билгеле, белми иде, ләкин шулай да моны белү дә кыен эш түгел иде. Урман эчендә нинди йорт булырга мөмкин? Я урманчыларныкыдыр, я көтүчеләрнекедер. Чыннан да, яңгыр пәрдәсе аша ул арыдарак фермага охшаган каралты-куралар һәм киртәләп алынган түбәле утар эчендә өелешеп, мөгерәшеп торган сыерлар күрен алды. Шунда ук көтүчеләр тавышы ишетелеп китте. Ул тагын да ныграк йөгерергә тотынды. Аның эченә җылы кереп китте. Ул якындагы саман йорт янына барып җитте дә, еш-еш тын алып, ашыгып, йортның корырак ягына барып сөялде. Бераз тын алгач, үз-үзен ниһаять ышанычлы җирдә итеп сизгәч, ул йортка, каралтыкураларга игътибар беләнрәк карана башлады. «Бо- ларның кайсында кеше тора икән соң?» дип уйлады ул һәм, тикшереп карамакчы булып, йортның икенче ягына чыкты; стена буеннан узганда, тәбәнәк тәрәзәдән өй эченә карап алды. Анда кеше-кара күренмәде. Шуннан соң ул чолансыман бер җиргә килеп чыкты. Бу чолансыман куыш бер яктан бөтенләй ачык иде, ләкин, шулай булуга да карамастан, түрдә караңгы иде һәм өйгә керә торган ишекнең кайдалыгын да. гомумән, анда нәрсә барлыгын да тиз генә чамалап булырлык түгел иде. Һарун берничә адым алгарак атлады да караңгыга карап тора башлады. Каршыда ишьексыман бернәрсә шәйләгәндәй булгач, ул сакланып кына, ‘ капшанып кына тагын кузгалгандай итте. Ул инде ишек янына килеп тә җиткән иде, иде — шул чакны яңгырдан качып кемдер түбә Килеп керде дә, ишек төбендә таптанып торган кына кычкырып җибәрде. Һарун '.кинәт кире чигенде һәм, күзләрен зур ачып, керүчегә текәлде. Ярым караңгыда ул ниндидер кыз кешене күреп алды. — Кем болады бо? — диде кыз, куркып, шикләнеп. Һарун аны тавышыннан танып алды һәм куанып: — Гөлбиби! — дип кычкырып җибәрде. Үз исемен'ишетеп, кыз тагын да ныграк аптырап калды. — Сәлим ага? — диде ул, ни әйтергә дә белмичә. — Һарун мин! Һарун... Әллә танымыйсың? — Һарун?! Шуннан соң кыз ишекне тиз генә ачып җибәрде. Алар өйгә керделәр. Гөлбиби Һарунның өс-башына күз төшереп алды, әүвәлгегә караганда да ныграк каушап, сорау һәм гаҗәпләнү белән аның күзләренә бер тутырып карады да, нәрсәдәндер кыенсынып, тиз генә икенче як бүлмәгә чыгып китте. — Менә, яңгырга эләктем әле... адаштым... — дип сөйләнде Һарун, өйдәгеләр ишетсен өчен юри кычкырып. Өй эчендә ут янмаган иде, караңгы иде, икенче як бүлмәдә балачага, хатын-кыз тавышы ишетелә иде. Гөлбиби ул якка чыгьЧп нәрсәдер әйткәч, үзара сөйләшү тынып калды. Бераздан чәче тузгып торган яланаяклы бер кыз бала, аннары, аның артыннан ук диярлек, кулына янган лампа тоткан бер хатын-кыз килеп чыкты. — Исәнмесез, — диде Һарун, елмаерга тырышып. Гөлбибинең әнисе аңа баштанаяк күз йөртеп алды да аның сәламенә каршы сәлам белән җавап бирде, лампаны җир идәнгә утыртып куйды һәм ят кунакны түргәрәк, учак янынарак чакырды. — Менә... балыкка килгәниек тә... яңгырга туры килдем, — дип сөйләнде Һарун, учакка таба атлап. тоткага да үрелгән астына килеп керде, кешегә бәрелеп, чак Хуҗа хатынының үзенә җылы тыныш күрсәтүенә һәм, бигрәк тә, таныш кешеләргә, бер көн булса да үзе белән бергә эшләгән кешеләргә килеп керүенә күңеленнән сөенеп куйды. Моңарчы үзләрендә гел чит авылда эшләп, чит кешеләрдә торып өйрәнгәнгә, ул инде үзен теләсә кайда үз өендәге кебек хис итәргә гадәтләнгән иде. Монда да ул үзен нәкъ шулай хис итте һәм, хуҗаларның үзе хакында нәрсә уйлаулары турында артык пошынмыйча, утлы учак алдында кулларын угалап, хуҗа хатың белән шундук сүзгә дә керешеп китте. — I өлбиби белән без бергә эшләдек, — диде ул. — Әйттеме? Аптырап калдым... Хатын, күрәсең, аның нәрсә турында сөйләгәнен бераз гына чамалый иде. Әйе дигәнсыман, ул аңа баш кагып алды. — Кая булды соң әле үзе? Керде дә качты, — диде Һарун, чамадан тыш кыюланып һәм, Гөлбибине күрергә иткән кебек муенын сузып, икенче як бүлмә ягына карап алды. Ишек ачылып китте, һәм Гөлбиби урынына тыштан чыланып Бай- болат карт килеп керде. IX — Исәнме, бабай, — диде Һарун, урыныннан кузгалып. Үз өендә ят кеше күреп, Байболат карт сагаеп -калды. Ят кешенең «нугай» икәнлеген, совхоз «нугае» икәнлеген танып алгач, төсе чак- чак кына үзгәргәндәй булды. Һарунга ул теләр-теләмәс кенә җавап кайтарды һәм ашыкмыйча гына юеш киемнәрен чишенә башлады. Һарунның күңел күтәренкелеге шундук юкка чыкты. Учакка бнк якын утырса да, ул дерелдәп, чиркәнеп куйды. — Менә, Гөлбибидең танысы экен, — диде хатын, Һарунны карты белән таныштырып. — Сулайбы?.. — диде Байболат карт. Такыр башына дүрт кырлы түбәтәен киеп, ашыкмыйча гына ул учак янына килде дә Һарун каршындагы буш урынга чүгәләде. Чүгәләгәч, һаман берни эндәшмичә, күшеккән кулларын учакка таба сузгалап алды. Өйдә бик үк күңелле булмаган тынлык урнашты. — Сапкузданбы? — диде карт, кунакка күтәрелеп карамыйча гына. — Совхоздан, бабай, совхоздан! — диде Һарун, хуҗа кешенең теле ачылуына күңеле булып. — Мин сине таныдым: син бит безгә килгәннең. Карт бүтән сүз эндәшмәде. Аның күңелен болай да кузгата алмагач, Һарун, уртак тел тапмакчы булып, яңгырны сүгәргә тотынды, мондый яңгырда көтү белән бик кыендыр, диде; дала уртасында калсаң, менә минем кебек, бик тиз салкын тидерүең мөмкин, диде һәм үзенә ничек салкын икәнлеген аңлатмакчы булган шикелле, бөрешеп-калтыра- нып алды. Байболат карт барыбер ачылмады, кунакның сүзләренә бөтенләй колак салмаган кебек, үз уйларына бирелеп, караңгы чырай белән тын гына утыруында булды. — Балыкка дип килгәниек тә иптәшләр белән... — диде.Һарун, инде берничә мәртәбә әйтелгән сүзләрен кабатлап. — Ял көне бит... Кибенәм дә, җылынам да, кайтып китәм турыга гына. Яңгыр туктады түгелме соң?.. Беркадәр дәрәҗәдә үз-үзеи кызгандыру өчен, «кайтма» дигән сүз ишетү өчен әйтелгән бу сүзләр дә хуҗа кешегә әз генә дә тәэсир итмәде. Ачу китергеч, күңел шомландыргыч тынлыгын саклап ул урыныннан кузгалды да икенче як бүлмәгә чыгып китте. Ул арада хатын-кызлар идән уртасына — киез өстенә табын әзерли башладылар. Өстенә коры киемнәрен, хәтта яхшы киемнәрен киеп, юеш чәчләрен тарап, үреп, Гөлбиби килеп чыкты. Учак янында берүзе боегып утырган егеткә ялт кына бер карап алды да, шундый шат, шундый яңгыравык тавыш белән көлеп: — Гүр суыгы кергенбе сиңа? — диде. — Ни гылып ут яныннан кит- пәйсең? Һарун күтәрелеп карады, һәм аңа тагын бик күңелле булып, бик җылы булып китте. «Кусалар да китмим бүген!» дип уйлады ул, эчке бер кирелек белән. — Сездә яңгыр бик салкын була икән, — дигән булды ул. — Әйдә, тагын киттекме безгә? Гөлбиби йөзенә курку билгесе чыгарды, тсс, ишетә күрмәсеннәр тагын! дигәнсыман, авызын очлайтып, әтисе кереп киткән бүлмә ягына ымлады да бер дә юктан мысмылдап көлеп1 куйды. «Аңлашыла!» — диде Һарун, күз карашы белән елмаеп. Шул вакыт, кулына юылган ап-ак эчке күлмәк белән эчке ыштан тотып, бүлмәгә Байболат карт килеп чыкты. — Киен, — диде ул, күлмәк-ыштанны егет алдына ташлап. — Кие- меңде алыстыр. Һарун, аптырап, бер картка, бер киемнәргә карап алды. — Киен, киен! — диде карт, аның икеләнүен күреп.— Бар, анау өйгә барып киен. . Кунак киемнәрне берсүзсез кулына алды да тышка чыгып китте. Яңгыр әле һаман ява иде, тик ул баягыча салкын да, дәһшәтле дә түгел иде. Ниндидер җылы яңгыр иде ул, иркенләп, җебетеп ява торган z яңгыр иде. Һарун юеш киемнәрен салып борды да шундагы чыбык очына кибәргә элде, аннары коры, чиста киемнәр киде. Картның күлмәк-ыштаны аңа таман гына булды. Бу киемдә аңа ничектер сәер дә, рәхәт тә булып китте, һәм ул оялып, елмаеп өйгә керде. Гөлбиби пырхылдап көлеп җибәрде, аңа ияреп балалар да көләргә тотындылар, хәтта Гөлбибинең әнисе дә көлемсерәп куйды — тоташ ак киемнән ул бөтенләй икенче кешегә әйләнеп калган иде. Байболат карт чөйдән озын гына бер тун алды, тунны янә егеткә сузып: — Киен, — диде. — Җылырак болыр. Һарун, рәхмәт әйтеп, тунны да өстенә каплады. Аңа хәзер учак яныи- дагыга караганда да җылырак булып китте. Табын әзер иде. Киез өстендәге җәймә уртасына .итле аш килеп утырган, табаксавыт тезеп куелган иде. — Отыр, отыр,— диде Гөлбибинең әнисе, Һарунга урын күрсәтеп. X Ашап туйгач, Байболат картның боз күңеле тәмам эрегендәй булды. Шырпы белән теш араларын казыштырып, кикергәләп, ул Һарунга сораулар биргәләп куйды, кайсы якныкысың, диде, Казанның үзеннәнме, әллә бүтән җирдәнме, диде. Һарун: Казаннан түгел, дигәч, җанлану билгесе күрсәтеп: —• Әллә Урымбурданмы?— диде. — Юк, Ырымбурдан да түгел, —диде Һарун һәм үзенең кайсы авылдан икәнлеген әйтеп бирде. Шуннан соң карт аның йорты-җире белән, ата-анасы, туган-тумачалары белән кызыксынды, сезнең якта ничек, диде, безнең яктагы 1 Мысмылдап көлү — тавышсыз гына, шыпырт көлү. 6. .C. Ә.- № 12. шикелле даламы, әллә урманлы җирме, диде. Һарун, хуҗа кеше белән сөйләшергә мөмкинлек чыгуына сөенеп, бик теләп, иркенләп жаваплар бирде, үзләре ягы турында, йортлары-җирләре, әнисе, сеңелләре турында сөйләде. Сүзне шулай бик ерактан урап хәйләкәр карт совхозга китереп ялгады, сакланып кына, ашыкмыйча кына бригада хәлләре турында, саман сугу турында сораштырды, акча төшәме, диде; эш авыр түгелме, диде һәм, тел төбендә әйтелеп бетелмәгән ниндидер нәрсәсе барсыман, янә тынып калды. Аны, билгеле, Һарунның әтисе-әнисе булуы-булма- вы да, саман да, ни дә кызыксындырмады. Барыннан да бигрәк аны дала кызыксындырды, туган даласы кызыксындырды. — Бидай үсәме? — диде ул, ниһаять, үзендәге кирелекне җиңеп. — Үсә! — диде Һарун, күңеле күтәрелеп. — Ямь-яшел! Үзе куе... менә дигән! Барып карасаң, исең китәр! Мин бит инде иген иккән кеше, бабай, шулай да менә андый бодайны күргәнем югые. Җир җаксы сездә. — Җаксы!—диде карт, уң кулының баш бармагын тырпайтып. — Синең әле безнең бодай җирен күргәнең дә юкмыни?—диде Һарун, гаҗәпләнеп. — Синең бит атың бар — атлан да килеп чык бер. Әйләнеп чыгалмассың... Нишләттек менә сезнең буш даланы! Кунак егетнең мактаныбрак әйтелгән сүзләрен Байболат карт, әлбәттә, аңламый калмады. Аның чал кашлары җыерылып куйды. Ул яңадан тынып калды. Шулай беравык тын гына утыргач, хатынына нидер әйтеп, ул урыныннан торды. Аның артыннан хатыны да торды һәм почмактагы сандык өстенә өеп куелган ястык-мендәрләрне әвеш-түеш китерергә тотынды. Гөлбиби табын .җыештыра башлады. Янында олылардан беркем юклыгыннан файдаланып, ул тунга төренгән килеш стенага сөялебрәк утырган Һарунга утлы күзләрен тутырып бер карап алды да, аның белән үзе арасында ниндидер уртак серләре бар кешесыман, хәйләкәр генә елмаеп куйды. — Тагын бер тун кирәкпәйме? Каты тонгансың, той! — диде. Кинәт тәне авыраеп, йокымсырап киткән Һарунның күзләре ачылды. Кызның елмаюына ул елмаю белән җавап бирде һәм, аның белән генә дә канәгатьләнмичә, шаяртып, бөтенләй үз итеп аңа күз кысып алды. Ят кешегә читтән генә исләре китеп карап утырган кара чәчле бәләкәй малай белән бәләкәй кызый апалары шикелле пырхылдап көлеп җибәрделәр. Һарун, елмаеп, аларга да күз кысып алды, туңган, бөрешкән булып кыланды. Балалар шырк-шырк көлделәр дә көлделәр. Өстендәге тунны ябынып, йомшак ястыкка сузылып яткач, Һарун бик озак йокыга китә алмый азапланды. Күз алдына елмаеп Гөлбиби килде, нидер вәгъдә итеп аңа күз кысты, көлде һәм матур беләкләрен җитез хәрәкәтләндереп, табын янында нәрсәнедер әвеш-түеш китерде. Тышта чуп-чуп итеп юеш җиргә авыр тамчылар тамды, бер өзлексез дөпелдәп яңгыр яуды, сирәк-мирәк этләр өреп куйды, ә өй эчендә, ичмасам, кыштырдаган тавыш та ишетелмәде, бары тик теге якта кайсыдыр баланың ара-тирә сулкылдап-сулкылдап куюы гына тынлыкны бозды. Күңелендә төрле уйлар буталышкан, йөрәге җилкенгән егеткә никтер менә хәзер аның янына шыпырт кына кемдер килеп җитәр шикелле булып, яратып колагына нидер пышылдар һәм кыюланып аның кочагына керер шикелле булып тоелды. Ул көтте, тыңлады, колак салды. Караңгы тынлыкта ул хәтта шул серле кешене, күңеле хәзер шундый нык теләгән, күңеле хәзер шундый нык омтылган кешене күргән шикелле, тойган, сизгән шикелле булды. Ләкин бу бары хыял гына иде. Чынында исә күрше бүлмәдә беркем дә кузгалмады, беркем дә шыпырт кына бу якка да чыкмады һәм шыпырт кына аңа ул теләгән сүзләрне дә әйтмәде. «Барысы да йоклап бет кән, әллә үзем барыйммы?» дип уйлады ул, тилеләнеп, һәм әгәр дә мәгәр сак кына, ипләп кенә барып уятса, берсүзсез ул аны тыңлар шикелле булып, берсүзсез аның янына килеп ятар шикелле булып тоелды. Кинәт кемдер урынында кыймылдап куйды. Егетнең колагы үрә торды, йөрәге тынып, сагаеп калгандай булды, һәм ул чак-чак кына башын калкыта төште. Кеше аягына басты, алпан-тилпән атлап ишеккә юнәлде, тимер келәне ычкындырып тышка чыкты да тамак кырып алды һәм каядыр абзарлар ягына таба китеп барды. Байболат карт чыгып киткәч, өй эче иркенләп калгандай булды. Хәзер инде Гөлбиби килер, һичшиксез, килер, йөгереп, качып-посып аның янына килер шикелле булып тоелды. Теге якта чыннан да кемдер кыштырдап куйды, йокы аралаш нидер сөйләнеп, саташып алды. Һарун аның кем икәнлеген аера алмады, шул чакны тышта йөткерәйөткерә ишеккә таба якынлашып килүче Байболат карт тавышы ишетелде. Кайнар уйлар, хыялый тиле уйлар, тишелгән куыксыман, кинәт шиңеп калды. Арыган егетнең арыган күзләренә сыек кургаш булып искәрмәстән йокы тулды. XI Иртән ул уянып киткәндә, өй эчендә беркем юк иде. Өстендәге тунын әллә кая читкә атып орып, ул как киездә бөгәрләнеп ята иде. Ул тиз генә сикереп торды. Торса, чөйдә эленеп торган үзенең киемнәренә күзе төште. Кемдер аны тыштан алып кергән, киптереп, угалап куйган иде. Ул өс киемен алыштырып киде дә, саубуллашу нияте белән, икенче як бүлмәгә күз төшерде. Анда корышып беткән куллары белән йон язып утыручы карчыктан башка бүтән беркем юк иде. — Сау бул инде, әби, китәм. Рәхмәт, бик рәхмәт, — диде Һарун, карчыкка эндәшеп. — Ой-бой! Уяндыңбы? Кайда җугалды өйдең адамдары? — диде карчык, кузгалгандай итеп. Ул ишарәләп Һарунга сабыр итәргә кушты, мыштырдап, аякларын көчкә хәрәкәтләндереп, тышка чыгып китте. Уң кулы белән, зур гына чүлмәк кочаклаган көе, бераздан ул кире өйгә керде, чүлмәкне сүзсез генә Һарунга сузды. Һарун, чүлмәкне авызына каплап, аяк өсте генә кымыз эчте. Эчкәч, кесәсеннән бөтәрләнеп беткән бер бишлек чыгарды да, рәхмәт әйтеп, карчыкка сузды. Карчык акчаны алып учына йомды, бөрешеп беткән иреннәрен кыймылдатып, пышын-пышын дога кылың куйды. Ул акчаны, күрәсең, хәергә бирделәр дип уйлады. Бөтен тәнендә сәер бер җиңеллек, күтәренкелек тойган хәлдә, үз алдына елмаеп Һарун тышка чыкты. Тышта каты яңгырдай соң гына була торган бер тынлык хөкем сөрә иде. Һава искиткеч саф, чиста иде, бөтен җир юып алган төсле ялтырап, җемелдәп тора иде. Табигатьнең ямен җибәрә торган чебен-черкиләр булмаганга, бу көн тагын да матуррак, тагын да гүзәлрәк булып күренә иде. Көтүләр инде күптән чыгып киткән иде, кайдадыр әрәмә арасында сыер мөгрәгән, ара-тирә кемнәрнеңдер кычкырып куйган тавышлары ишетелгәли иде. Утар тирәсендә бер генә җан иясе дә күренми иде. Бары тик абзар киртәсе янында тезгеннәреннән бәйләп куелган ике ат кына моңаешып торалар иде. Хуҗаларны күрмичә китү, аларга рәхмәт әйтми китү әйбәт булмаячак иде. Аннан да бигрәк, нишләптер, Һарунның күңеле юксынды. Аның кемнедер күрәсе килде, «кемгәдер» нәрсәдер әйтәсе килде. Алай гына түгел, аның хәтта моннан китәсе дә килми шикелле тоелды. Ул, берәр таныш кеше күренмәсме дип, йорт алдында бераз гына басып торды да, йөзләгән, меңләгән сыерлар таптап, изеп, сазга әйләнеп беткән баткак җирдән сакланып атлый-атлый, абзарга, бәйләүдәге атлар янына таба юнәлде. Һарун атлар янына барып җиткәнче, шундагы бер саман йорттан Байболат карт килеп чыкты. Һарунны күреп, ул аңа беренче булып үзе сәлам бирде, атларны чишеп алды да, егеткә эндәшеп: — Мынау атка менеп карачы! —диде. — Атта йөри беләсеңбе, нугай баласы, карап караекчы! Һарун берни аңламады. Ул, картның тәкъдимен ишетмәгәнсыман, аңа рәхмәт әйтергә, аның белән саубуллашырга тотынды: мине инде югалтып яталардыр, диде; хәзер инде адашмам, көн аяз, диде. Соңыннан болан гына, сүз уңаеннан гына өстәп куйды: безгә кунакка бар, бабай, диде. — Менә сезгә конакка барам, әлдә алып бармайсыңбы?—диде Байболат карт.— Әйдә, атлан, конак җегетен җәяү кайтарыңбы?! Һарун төшенеп алды, ятсынып, колагын шәмрәйтеп торган яшь тимер күкнең каеш тезгенен кулына алды. Байболат карт алдында ул атка җиңел генә атланмакчы булды, ләкин чынында бик үк җиңел булып чыкмады. Карт исә аның көчәнүен күреп, үчекләшкәнсыман: — Нугай баласы атта җөрүде оныткан! — диде, көлеп. Алар кузгалып киттеләр. Алдан Байболат карт барды, аның артыннан бераз калышып Һарун барды. Аяк астында сазлы җир пычтырдады, ат тояклары баскан саен батып-батып китте. Юлга чыккач та әле вак-вак кына чокырлар белән, тояк эзләре белән тишкәләнеп беткән сазлы җир дәвам итте. Кичәгенәк шундый каты булган юл бүген бөтенләй йомшап, җебеп калган иде. Кайбер урыннарда күл-күл булып яңгыр суы җыелып ята иде. Агач яфракларыннан әле булса берән-сәрән тамчылар тама иде. Ялгыш кына берәр ботакка кагылып китсәң, өстеңә шыбырдап су коелырга гына тора иде. — Каты җауган, ай-ай, балам! — диде Байболат карт, телен шартлатып. — Яусын! Игеннәргә бик шәп булды әле бу, — диде Һарун. Барган саен әрәмә артындагы көтү тавышы якынайганнан якынайды. Күп тә үтмәде, алар зур гына бер ачыклыкта ашанып йөргән сыер көтүе янына килеп чыктылар. Куаклар арасында Һарун Гөлбибине күреп алды һәм янында гына ата кеше барлыгын да онытып, кинәт: — Гөлбиби!—дип кычкырып җибәрде. — Сау бул, без киттек! Атка атланган Гөлбиби алар каршысына чыкты. Байболат карт атын туктата төште, кызын көтеп алды да үзенең Көктугайга баруы турында әйтте, аннары көтү мәсьәләсендә киңәшләр бирде. — Хуш, сау бул. Аман бул, Гөлбиби,—диде Һарун, кузгалып киткәч һәм кичәге шикелле елмаеп күз кысып алды. — Хош, хош!—диде кыз һәм шулай ук кичәге шикелле чыңлатып көлеп җибәрде. Байболат карт аларның сөйләшүе белән әллә бөтенләй кызыксынмады, әллә юри кызыксынмаган булып кыланды — артына борылып карамыйча, атын әкрен генә атлатып тик барды. Һарун кинәт кире борылды, атын юырттырып, юлдан читтәрәк туктап торган кыз янына килде дә аның күзләренә карап: — Хуш, Гөлбиби,—диде. — Хош, — диде кыз, әкрен генә. — Гөлбиби, әйдә безнең бригадага!—диде Һарун. Кыз башын чайкады. — Алайса үзем килимме... синең янга? Кыз җавап кайтармады. — Киләм! Көт!—диде егет, үзсүзләнеп. — Кайчан? — Теләсә кайчан. Кайчан вакыт бар, шунда! —- Син мине тапмассың. Мин мал багам. — Мин сине җир тишегеннән дә табам! Кайда көтү, шунда син! Кыз елмаеп җибәрде. — Хош, Һарун!—диде ул, кысык күзләре белән, ирене, бите белән— бөтен йөзе белән, бөтен кыяфәте белән балкып-елмаеп. — Хуш, Гөлбиби! — диде егет. Тезгенен ул кисәк кенә тартып җибәрде, тезген очы белән атын сыдыра-сыдыра, ләпек чәчрәтеп, Байболат карт артыннан чаптырып китте. Карт, берни сизмәгән кебек, һаман шулай атын салмак кына атлатып бара иде. Һарун аны куып җитте, атый тыя төште һәм янәшә атлатып бара башлады. — Эх, бабай, көне нинди матур бүген! — диде ул, тәэсирләнеп. Иртыш буе әрәмәлекләрен шактый артта калдырып, ачык җиргә килеп. чыккач, еракта болай таба килүче бер мотоцикл күренде. — Барый абый түгелме соң? — диде Һарун, үзалдына. Мотоцикл бик тиз якынлашты. Атлылар белән тигезләшкәч, ул тук- . тап калды. Бу чыннан да Барыц абый иде. Аның бөтен өсте-башы ләпеккә буялып беткән иде. — Һарун! — диде ул курку да, шатлык та һәм шул ук вакытта шелтә дә белдергән бер өн чыгарып. — Син исәнмени?! Без инде сине яшен суккандыр дип уйлаган идек. Төне-буе яңгыр яуды, беркем рәтләп йокламады. Кайда булдың? — Мине яшен сугамы соң!—диде Һарун, масаеп, авызын ерып.— Менә Байболат бабайларга барып чыкканмын адашып. — Аманмы, бабай, — диде Барый, чит кешегә шунда гына игътибар итеп. — Аман, балам, аман,—диде карт, җитез генә. — Әйдә, алайса, төш тә утыр артка, — диде Барый Һарунга.— Карт кешене интектереп йөрергә... Бабай сине илтә барадыр ич? — Җок, җок!—диде Байболат карт, аның ни әйткәнен бик яхшы төшенеп. — Мин әзем барам. Сезгә конакка барам. Далада бидайның өскәнен күрергә барам. — Ә, алай булса гына!..—диде Барый. — Әйдә, әйдә, бабай, рәхим итәсең! Синдәй кунакларга без бик шат. — Кунак түгел—хуҗа!—диде Һарун. — Ие, ие, конак имәс, куҗамын!—диде Байболат, куанып.

Бетте.