Зур Хәзинә
Татарстан китап нәшрияты «Борынгы татар әдәбияты» XXVI дәреслек - хрестоматиясен бастырып чыгарды. Бу зур күләмле китап СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми эшчеләре тарафыннан әзерләнгән. Китапка 10 нчы йөздән алып (Ибне Фадлан язып алган әкиятләр) XIX йөзгә чаклы арада туган әдәби әсәрләр теркәлгән. Бездә татар әдәбияты буенча XIX йөздә язылган әсәрләрне эченә алган дәреслек-хрестоматия булса да, әлөгә тикле борынгы татар әдәбияты буенча укучы яшьләргә тәкъдим итәрлек нигезле материал юк иде. Әнә шул яктан караганда, бу җыентыкның практик әһәмияте зур булачак. Ул — тел, әдәбият укытучылары, югары уку йортларының әдәби факультетлары студентлары һәм урта мәктәпләрнең өлкән классларында укучылар өчен кыйммәтле кулланма булып хезмәт итәчәк. Гыйльми китапханәләрдә сакланган борынгы әдәби әсәрләрне табу шактый кыен эш. Табылганда да, алардан хәзерге яшьләр файдалана алмый, чөнки, беренчедән, алар гарәп шрифты белән басылган, икенчедән, аларда еш кына очрый торган гарәп, фарсы, төрки телләрдән кергән күп санлы сүз һәм тәгъбирләргә аңлатмалар бирелмәгән. «Борынгы татар әдәбияты» билгеле дә< рәҗәдә әнә шул бушлыкны да каплаячак. Алай гына да түгел, бу хезмәт татар әдәби теле һәм әдәбияты буенча озак вакытлар бәхәсле булып килгән мәсьәләләргә дә шактый ачыклык кертә. Билгеле булганча, татар әдәби теле һәм XXVI Борынгы татар әдәбияты, Казан. Та- татарстан китап нәшрияты, 1963 ел. әдәбиятының башлану тарихы, хәтта татар халкының үзенең чыгышы мәсьәләләре., соңгы елларга чаклы бәхәсле, фәнни яктан чишелеп бетмәгән бер хәлдә яшәп килде. Татар әдәби теленең бары тик XX йөз башыннан, хәтта Октябрь революциясе елларыннан гына башланып китүен «дәлилләргә» тырышучылар да булмады түгел. Дөрес, алар озак яши алмадылар. Соңгы 10— 15 ел эчендә чыккан кайбер гыйльми хезмәтләр (мәсәлән, «Татарларның килеп чы,- гышы», «Татар әдәбияты антологиясе» исемле китаплар) ул карашларны шактый какшаттылар. Бу җыентык ул яктан аеруча зур урын тота. Анда бирелгән әдәби материаллар, татар әдәби теленең һәм әдәбиятының кайчан формалаша башлау тарихын, көчле дәлилләр нигезендә, ышандырырлык исбат итәләр. Кыс: ка гына бер өзек китерик: «Халык һәм аның тарихы белән аерылмаслык булып бәйләнгән әдәби тел, халык авыз иҗаты һәм язма әдәбият мәсьәләләре дә ХШ—XV йөзләрдә катлаулы һәм каршылыклы язмышны кичерде. Чорга һәм конкрет тарихи шартларга хас булган көрәш процессында Урта һәм Түбән Идел үзәнендә монгол, фарсы, гарәп һәм башка тел түгел, бәлки шул өлкәләрдә күпчелекне тәшкил иткән, үзләренең күптәнге тра- , дицияләре булган халыкларның теле — төрки теле өстенлек алды... Т Без бу җыентыкны «дөньяга чыгару өчен бик күп көч куелган, бик күп тикшеренү-эзләнү эше алып барылган» дигән идек. Әйе, бу шулай. Җыентыкны төзүчеләр аңа теркәлгән әдәби материалларның теленә аңлатма бирү өстендә дә күп эшләгәннәр. Моңа сарыф ителгән көчне үлчәү өчен барлыгы 4478 урында аңлатма бирелүне күрсәтү генә дә җитсә кирәк. Бер Кыйссаи Йосыфка гына да 747 аңлатма бирелгән. Моннан тыш, төзүчеләр кулъязманы уку, аны берничә нөсхә яки вариантлар белән чагыштыру буенча да зур эш башкарганнар. Шуның аркасында хрестоматия тулы булып чыккан. Билгеле, күләм ягыннан зур, эчтәлеге ягыннан гаять катлаулы, өстәвенә аз өйрәнелгән проблемаларны эченә алган бу хезмәттә кимчелекле, җитешсез яклар да бар һәм аларның байтагын билгеле дәрәҗәдә табигый дип санарга да мөмкин. Әмма шулар арасында бик үк табигый булмаганнары да юк түгел. Хәзер аларның кайберләренә тукталып китик. Хрестоматиянең кереш сүз өлешендә С. Е. Маловның 1946 нчы елда Мәскәүдә татар халкының чыгышы мәсьәләсе буенча махсус чакырылган сессиядә сөйләгән фикерләреннән түбәндәге өземтә китерелгән: «Мин уйлыйм... бу ике тел (татар һәм чуваш теле. — Авторлар.) безнең эрага кадәр берничә йөз ел элек үк хәзергегә охшашлы бер хәлдә булганнар. Әгәр дә хәзерге татарлар безнең эрага кадәр, якынча әйткәндә, V йөздәге «борынгы татар» белән очрашсалар, алар бер- берсе белән тулаем сөйләшеп аңлашырлар иде. Безнең эрага кадәр шундый ук төрки (татар) теле булган, ә чуваш теленең ул вакыттагы исеме ничек булгандыр — әйтә алмыйм. (13—14 битләр.) Әмма С.^Е. Малов чыгышында бу мәсьәлә башкачарак яңгырый. Анда ул менә болай бирелгән: «Я думаю, что эти две языковые стихии были здесь очень давно, за несколько столетий до нашей эры... До нашей эры здесь были такие же тюркские языки... «татарский», я не знаю, какое название'было тогда, и чувашский... Чувашский язык я считаю самым старым из тюркских языков. Я сторонник считать чувашей потомками булгар по языку». (Происхождение Казанских татар», Казань, 1948 г., стр. 116.) Күренә ки, С. Е. Маловның фикере ялгыш бирелгән. Хрестоматиядә С. Е. Маловның: «Ул вакытта исеме ничек булгандыр — белмим», — дигән сүзләре чуваш теленә бәйләп бирелгән булса, «Происхождение Казанских татар» исемле җыентыкта басылган үз мәкаләсендә ,ул сүзләр «татар» сүзенә бәйләп әйтелгән. Кыска гына бер өземтәдә мондый принципиаль ялгыш җибәрелүен, тәрҗемәченең рус телен аңлап җитмәве белән генә аңлатып булмый, әлбәттә. Авторлар, болгар кабер ташлары турында сөйләгәндә, ни өчендер «2 нче стиль теле» (чуваш теле элементы булганнары) белән язылган кабер ташларына бөтенләй күз йомып үтәләр. Хәлбуки татар теленә якын телдә язылган кабер ташлары уннан да артмый, ә чуваш теле элементлары кушылып язылган кабер ташларының саны йөздән артык. Болгар кабер ташлары турында сүз барганда, бу мәсьәлә азмы-күпме ачыкланырга тиеш иде! « Кыйсс а и й ос ы ф »та н кайбер строфаларның төшерелеп калдырылуын да урынлы дип әйтеп булмый. Мисыр патшасы булып алгач, Йосыфның ачлык елларында халыкка кыйммәт бәя белән ашлык сатуын һәм ач халыкларның балаларын иген бәрабәренә коллыкка төшерүе турында сөйләнә ул строфаларда. Ул строфалар басылып чыккан һәм кулъязма нөсхәләрдә дә бар. Мәсәлән, 1839 нчы елда басылган нөсхәдә болай бирелә: «Беренче ел алтыи-көмеш виреп ашлык сатып алды. Кызыл алтын тәңкә виреп алыр имде. Икенче ел ак Катерны һәм вирде- ләр. Өченче ел Кәлә-Камаш вирделәр. Дүртенче ел Милак-Заккарны вирделәр. .j Зур хәзинә Бишенче ел угыл-кызын вирер имде» һ Шул ук строфалар 1825 елда лар бар: «Гадел көтүче кол»да гаделлек аркасында колның азатлыкка ирешүе, «Сизгер кол»да хуҗага туры хезмәт итүченең зур дәрәҗәгә ирешүе сөйләнә. Димәк, «Нәһҗел фәрадис»тәге хикәяләрнең бер төркеме кешеләрнең әхлагын, морален уңай якка таба тәрбия итүне күздә тоталар». Мондый караш белән килешү, билгеле, мөмкин түгел. Кешелекнең үсеш тарихы колларның, изелүчеләрнең кол биләүчеләргә, изүчеләргә буйсынуы, баш июе юлы белән түгел, бәлки, аларга каршы күтәрелеп, үзләренең кешелек хокукларын яулап алу юлы белән бара. «Нәһҗел фәрадис», феодализм чоры өчен характерлы булганга, колларны хунталарына буйсынырга өндәгән. Хәзерге шартларда «Нәһҗел фәра- дис»тәге хикәяләрнең бер төркеме кешеләрнең әхлагын, морален уңай якка таба тәрбия итүне күздә тоталар», дип билгеләүне ялгыш юлга басу дип кенә бәяләргә мөмкин. Бер үк әсәрдә, бер үк редактор күзе аркылы үткән хезмәттә бер үк шагыйрь турында каршылыклы мәгълүмат бирелүне дә нормаль күренеш дип әйтеп булмый. Мәсәлән, 348 нче биттә шагыйрь Мөхәммәт Әмин турында түбәндәге юлларны укыйбыз: «XV йөзнең ахырында һәм XVI йөзнең беренче чирегендә яшәгән Мөхәммәт Әмин исемле шагыйрь булган һәм Аксак Тимергә карата «Гыйкаб» исемле шигъри китап язган дип сөйли...» Ә 448 биттә Мөхәммәт Әмин исемле шагыйрь турында болан язылган: «Казан ханы Мөхәммәт Әмингә нисбәт бирелгән бер шигырьдә Аксак тимер залим, фетнәче, ислам дөньясын таркатучы итеп сурәтләнә». Менә бу ике өземтәдә сөйләнгән Мөхәммәт Әминнең кем икәнлеге — гади шагыйрь генәме, әллә шагыйрь Мөхәммәт Әмин ханмы икәнлеге томанлы кала. Аннары Мөхәммәт Әмингә нисбәт ителгән шигырьнең 343 биттә басылганында: «Үзе — аксак, гакылы — ахмак фетнәдә» дип, ә 448 биттә басылганында: «Үзе аксак, гакылы ахмак,- фетнәдар» дип бирелгән. Йосыф кыйссасын болгар-татар- язылган кулъязмада да бар 27 28 . Тексттан күренгәнчә, бу строфалар ханнарның, патшаларның эксплуататорлык йөзләрен фаш итә торган көчле документ булып яңгырыйлар. Ләкин, ни өчендер, алар хрестоматиягә кертелмәгәннәр. Ихтимал, авторлар моны кереш сүзнең 3 нче битендә: «Биредә үткән заман культура мирасларының, иң беренче, прогрессив, демократик, халыкчан, гуманистик, революцион, социалистик һәм коммунистик идеяләр белән сугарылган... элементларын файдалану күзалда тотыла», — дигән ялгыш карашларын үткәрү теләге белән шулай эшләгәннәрдер. Ләкин, безнеңчә, мондый юлга басмаска кирәк иде. Йосыфны гуманистик моральле итеп күрсәтү өчен, авторлар оригиналдагы билгеле строфаларны төшереп калдыру белән генә канәгатьләнмәгәннәр, бәлки үзләреннән дә күп кенә нәрсә өстәгәннәр: «Хәзер Йосыф үзенең бөтен энергиясен, сәләтен халыкка, көтелгән җидееллык корылык аркасында булачак ачлыктан коткару эшенә багышлый. Моның өчен ул бөтен чараларны күрә: халыкны тырышып иген игәргә, запас ашлык әзерләргә өнди, дәүләт амбарына ашлык туплый. Ә инде ачлык башланып, халыкның запаслары беткәч, ярдәм итү максаты белән Йосыф үз амбарларындагы ашлыкны сата... Илгә, халыкка, ачларга-ялангачларга, колларга булышу, аларның авыр тормышларын җиңеләйтү максатыннан чыгып эшләнгәннәр». Әнә шул рәвешле, авторлар Йосыфны халыкчан, гуманист итеп күрсәтергә көчләрен кызганмаганнар. Шуңа охшаш бизәүләр китапның «Нәһҗел фәрадис» идеясен ачуга багышланган битләрендә дә очрый. Мәсәлән, 224 нче биттә мондый юл- - 27 «Кыйссаи Йосыф», Казан, 1839 ел, 34—85 битләр. 28 Кулъязма № 165, 52 бит, Казан университетының Лобачевский исемендәге гыйльми китапханәнең кулъязмалар бүлегендә. ныкы гына дип хөкем итү дә бик үк дөрес булмастыр. 1960 елда булып үткән XXV бөтендөнья шәрык галимнәре конгрессында бу кыйсса турында ясалган доклад буенча фикер алышуда катнашкан төрекмән галиме үзенең чыгышында: «Йосыф кыйссасының төрекмәннеке булуын да онытырга ярамый», — дигән иде. «Татар әдәбияты тарихы» авторлары Г. Гобәйдуллин һәм Гали Рәхимнәрнең фикерләре дә шуңа якын. Алар бу турыда болай диләр: «Безнең фикеребез бу әсәр турында шулай: ул Урта Азиядә бер төрек мәркәзендә язылган булыр... табигате халык әдәбиятына бик якын булганга, бу әсәр күп төрек кавемнәре тарафыннан бик тиз кабул ителгән» («Татар әдәбияты тарихы», 1 нче кисәк, 2 нче бүлек, Казан, 1926 ел, 168 бит). Димәк, бу мәсьәлә шактый катлаулы һәм ул ныклап ачыклауны сорый. Китапның «XVI—XVIII йөзләрдәге әдәбият» бүлегендә автор, ни өчендер элек Пугачев турындагы әдәбиятны китерә (431 бит), аннан соң Салават Юлаев, Лашман бәетен һәм иң соңыннан XVI йөз әдәбиятыннан «Тәварихы болгар»ны бирә (444 бит). Шуннан соң 17 гасыр башында язылган «Җамигъ-эт- тәварих»ка туктала. Безнеңчә, элек XVI йөз әдәбиятына, аның артыннан XVII йөз әдәбиятына, шуннан соң инде Пугачев һәм Салават Юлаевлар турындагы әдәбиятка тукталырга иде. Китапта югарыда күрсәтелгәннәрдән башка да төрле характердагы җитешсезлекләр күзгә ташлана. Ләкин аларның һәркайсына кыска гына мәкаләдә киң күләмдә тукталу мөмкин түгел. Мәсәлән, Болгар чорын XI нче йөздән башлана дип раслау (11 б.), 918 нче елларда болгарлар яшәгән территориядә гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташлары байтак очрый, дип күрсәтү (64 бит), безнең эрага кадәр өч мең ел элек яһүдләр Йосыф һәм Зөләйха турында библиягә керткәннәр дип күрсәтү (79 бит), шул ук биттә «Ветхий завет»ны христианнарныкы дип раслау һәм башкаларны әнә шундый җитешсез- лекләргә кертергә мөмкин. . Китапта гарәп, фарсы һәм башка төрки сүзләре бирелгән аңлатмалар һәм аларның язылышлары буенча да кытыршылыклар байтак. Инде әйтелгәнчә, китапта гарәп, фарсы һәм төрки сүзләр бик күп" Аларга мәгъиәаңлатмалар бирүдә авторлар зур тырышлык күрсәткәннәр. Әмма шулар арасында ялгыш мәгънә бирелгәннәре, форма һәм орфография ягыннан ялгыш язылганнары да шактый очрый,. Монда шуны да әйтергә кирәк: ав-' торлар сүзләрне аңлату, аларны форма һәм орфография ягыннан бирү мәсьәләсендә үзләрен кирәгеннән артык иркен тотканнар. Мәсәлән, м о җ а в и р сүзе 100 биттә м оҗаве р формасында, 525 биттә м о ж а в и р рәвешендә; г а к е с сүзе 166 биттә га кәс дип, ә 517 биттә г а к е с рәвешендә; Сәйфе-эс- сарай сүзе 196 биттә С ә е ф сарай дип, ә 191 .биттә Сәйфе-эс- сарай дип; Г а б д е р ә х и м сүзе 68—70 битләрдә Г абделрә- х и м формасында, ә эчтәлек өлешендә Г а б д е р ә х и м рәвешендә; X а р ә з е м сүзе бер үк биттә (76 бит), X а в а р ә з е м, Харизм һәм X а р ә з е м формаларында бирелгән. Бу төрлелек китапның башыннан алып ахырынача бара. Аерым сүзләргә аңлатма бирүдә дә бу төрлелек шактый киң урын алган. Мәсәлән, м ә л а м ә т сүзенә 255 биттә газап, борчылу дип, ә 266 биттә рәнҗү, р и з а с ы з- л ы к, 280 биттә каһәрләү, зарарлау дип аңлатма бирелгән. Хәлбуки, 255 биттәге текстта бу сүзнең шелтә мәгънәсендә килгәнлеге аермачык аңлашылып тора: «Ки шаһга барча кылдылар мәламәт». Контекстына карап, җөмлә эчендә сүзләрнең мәгънә оттеноклары үзгәрү телдә гадәти хәл булса даг китаптагы чуарлыкны аның белән генә аклап бетерү ярамас, безнеңчә. Дөрес, кимчелекләр шактый күп. Ләкин алар тиз төзәтелә ала торган кимчелекләр. Китапның икенче басмасын әзерләгәндә, авторлар аларны искә алырлар дип ышанырга кирәк.