Яңа китап
Шагыйрь Гамил Афзал укычыларга бигрәк тә үзенең күп санлы юмористик һәм сатирик шигырьләре белән яхшы таныш. Халык тормышын, аның җор һәм көр күңелле характер сыйфатларын яхшы белүче бу автор үзенең җитди тонда язылган, лирик яки фәлсәфи шигырьләрендә дә уңышка ирешә. Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган1 соңгы җыентыгында да («Шигырьләр») бу хәл ачык күренә. Гамил Афзал ШИГЫРЬЛӘР Китап өч бүлектән тора. «Могҗизалар чоры» бүлегендә, исеменнән үк күренгәнчә, безнең заман картиналары чагылыш тапкан. Халкыбыз тарихта калырлык могҗизалар тудыра икән, болар барысы да Ленин исеме белән, партия идеяләре белән бәйләнгән. Бүлекнең шушы юнәлештәге төп эчтәлеге «Ленин варислары» шигырендә аеруча уңышлы әйтелә: Зур йолдызлар җирдән сорадылар: — Әйтче, энем, синең ниең бар? һәм Җир әйтте: — Миндә Ленин бар! Ленин исеме белән җирдә башкарылган эшләр турында рухланып язылган юллар «Совет космонавтларына багышланган' шигырьдә дә дәвам итә. Җир, бетон күлмәкләр киеп, һаман бизәлә, матурлана, моңарчы мөмкин түгел дип исәпләнгән эшләр тормышка аша. Менә без нинди заманда яшибез. Бу хакта язганда шагыйрьнең үз чоры белән горурлануын, шатлануын тоясың һәм ишетәсең. «Күңел тибрәнгәндә» бүлегендә, башлыча, лирик шигырьләр тупланган. Аларда кешенең олы мәхәббәте, шатлыгы һәм көенече, туган җирне ярату хисләре, табигать күренешләренә соклану, кыскасы, .лирик геройның куп төрле, бай кичерешләре, уйлары Г. Афзалга хас йомшак һәм ягымлы шигыри буяулар аркылы бирелгән. Авторның юмористик һәм сатирик шигырьләре соңгы бүлектә «Минем көзгем» исеме астында берләштерелгән. Алар арасында олы язучыбыз Нәкый Исәнбәткә багышлап язылган «Хуҗа Насретдинның тәрҗемәи хәле» исемле юмористик, ләкин җитди эчтәлекле шигырь, «Әкрен генә барган көйгә» дигән шигъри фельетон әйбәт тәэсир калдыра. Икесе ике төрле, капма-каршы пландагы бу әсәрләрне бер уртак сюжет — аларның зур иҗтимагый эчтәлеккә ия булулары берләштерә. Юмор чаралары белән шундый әһәмиятле темалар күтәрү, гомумән, Г. Афзалның бу бүлектәге барлык шигырьләренә дә диярлек хас. Бу, әлбәттә, аның художество отышы дип бәяләнергә тиеш. Китапның тиражы — 8 мең • данә. Бәясе — 8 тиен. Халыкта буыннан буынга күчеп сөйләнелә торган легендаларны һәм әкиятләрне җыеп, шигъри үстереп, аннары халыкның үзенә яңадан тәкъдим итүдә Нури Арсланов — зур тәҗрибә туплаган шагыйрь. Без аның мондый хезмәте белән «Яшьлек чишмәсе», «Мәхәббәт», «Шатлык» һәм «Якты юл» китаплары аша танышкан идек инде. Әле күптән түгел Татарстан китап нәшрияты аның «Айсылу» исемле җыентыгын бастырып чыгарды. Анда шагыйрьнең, китапка исем булып әверелгән «Айсылу» белән бергә, «Нартлар илендә», «Тапкыр игенче», «Рәссам», ‘ «Йолдыз» һәм башка легендалары һәм әкиятләре урнаштырылган. Беренче легенда «Ай» һәм «Айсылу» сүзләренең ничек килеп чыгуы турында менә ничек сөйли. Ай кайчандыр, борын-борын заманда, күктә исемсез килеш кенә йөзеп йөргән. Шул вакытта дөньяга бер кыз туган — аңа Сылу дип исем кушканнар. Шушы кызны, бераз үсә төшкәч, матур бер төнне Нури Арсланов АЙСЫЛУ урамга алып чыкканнар икән, ул, күктәге тулыи балкыган якты җисемне күреп, сокланудан «ай!» дип кычкырып куйган. Дәү йолдызны (элек айны шулай атаганнар, имеш) шул көннән соң Ай дип атап йөртә башлаганнар. Сылуның үз исеменә дә Ай өстәлеп, Айсылу булып киткән. Бу вакыйга халыкчан, гади тел белән, ачык, хәйләсез сюжет аркылы гәүдәләнә, «йолдыз» сүзенең ничек килеп чыгуы татар халкының үткәне, тарихи көрәш фонында ачыклана, «йолдыз» гади термин гына түгел, ә хезмәт кешләренең киләчәк бәхете, максаты булып әверелә һәм легенданың идеяхудожество эчтәлеген әһәмиятле итә. Халыкның ерак заманнарда ук туган өметләре безнең көннәрдә тормышка аша: Гагариннар — ил дуслары Очты ерак; Очар алар йолдызларны Урапурап! Галәм буйлап йөзәр космос Кораблары. Аларның да йолдыз булыр I Маяклары.- ■ Китапта бүгенге көн белән турыдан-туры бәйләнгән шигырьләр дә байтак. «Бәйрәмдәге утлар», «Язгы хисләр», «Планетам минем», «Ник кордаш түгел», «ү3.’ гәреш», «Йолдызлы чыршы янында», «Әбисе белән улы» шигырьләре илебездә барлыкка килгән тарихи үзгәрешләр, җиңүләр белән рухланып язылган. «Такмаклар» бүлегендәге «Салкыннан салкын», «Ансаттан ансат», «Түбәннән түбән» шигырьләре сатирик үткенлеккә ия. Җыеп әйткәндә, китап тематика ягыннан да, язылыш формалары ягыннашда төрле һәм алар җиңел укылалар. Тиражы — 5 мең данә. Бәясе — 6 тиен. Татарстан китап нәшрияты Галимҗан Латыйпның «Чын күңелдән» исемле шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды. Анда шагыйрьнең соңгы елларда язылган әсәрләре тупланган. Иң башта шигырьләрнең тематик яктан бай булуын әйтергә кирәк. Бүгенге көннең героик көрәше, хезмәт уңышлары, аларны көн саен яулап килүче батыр кешеләр, характерлар турында язылган шигырьләр белән беррәттән, китапта халкыбызның революция елларындагы изге көрәше хакында, безнең буынның революционерлар эстафетасын тагын да алгарак илтүләре хакында уйланулар, кеше гомеренең мәгънәсе, табигатьнең яңаруы турындагы шигырьләр табарга мөмкин. «Мортаза агай» шигырендә Рәчәйнең иңен-буен җәяү үткән карт солдат — революция ветераны язмышы истә калырлык буяуларда сурәтләнә. Менә аның портреты: өстендә — «ике Мортаза сыярлык» зур иске шинель, аякларында тузуы тәмам җиткән сары ботинка, бүрегенең бер як колагын снаряд кыйпылчыгы өзеп алып киткән. Шушы кыяфәте белән ул патшалар гына йөргән затлы келәмнәр өстеннән атлап үтә. Шул кыяфәтендә ул революция да- \ < Галимҗан Латыйп ( ( / ЧЫН КҮҢЕЛДӘН S һие В. И. Ленин каршында басып тора. Менә бит ничек үзгәрә дөнья! Чабата кигән мужиклар Сарайлар ала икән! «Хәтерлим мин әле ул кышны» шигырендә гражданнар сугышы вакыйгасы турыдан-туры сурәтләнсә, «Аның хөрмәтенә», «Күктә болыт юрганым бар» кебек шигырьләрдә бу вакыйгалар үткәнне хәтерләү төсендә, бүгенге хәлләр белән бәйле рәвештә бирелә. Җитез чаналарга салып, Алып китте мине еллар. Туган якларыма таба Еш борыла һаман юллар. «Таулар очраш алар» исемле шигырьдә безнең көннәр картинасы мөстәкыйль гәүдәләнә. Зәй буендагы төзелештә Сәфәргали исемле агай ташлар турында легенда сөйли. Төзелеш мәйданында, Урал, Жигули, Чупай ташлары очраша. Алар, Әлмәт цементы белән берегеп, шәһәр урамнары булып калкалар. Шагыйрьнең «Кояш бәхеткә дәшә». «Гармонь тавышы», «Дүрт туган», «Куба батыр», «Бу- лон урманында имәннәр» шигырьләре тынычлык темасына, халыкларның иҗади хезмәтен зурлап язылганнар. «Күзләр», «Тәгәрмәчләр» шигырьләрендә бу фикерләр фәлсәфи планда ачыла. Китапта шагыйрьнең интим уйлануларына да байтак урын бирелгән. Җыентык 7 мең данә тираж белән чыгарылган. Бәясе — 8 тиен. Шәүкәт Галиевнең күптән түгел Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган яңа китабы «Тамаша» дип бик дөрес исемләнгән. Анда чыннан да тамаша булырлык нәрсәләр күп. Китапны кулга алуга, беренче чиратта, аның тышлыгы дикъкатьне җәлеп итә. Гимнастика ясап, ике аякта басып торучы куян, ишле «икелеләр»не санаучы малайлар, тагын башка төрле үзенчәлекле рәсемнәр җыелмасы— үзләре бер тамаша. •Титул битен ачуга, кашыгын уң кулына, китабын сул кулына тоткан хәлдә әллә укып, әллә ашап, буялыппычранып беткән Әнәс утырып тора. Китапнын эчендә дә шундый ук карикатура характерындагы рә семнәр күп. Ал арны художник Г. Огородников эшләгән һәм, өзеп кенә әйткәндә, уңышка ирешкән. Моңа, әлбәттә, шагыйрьнең кызык эчтәлекле әсәрләре ярдәм иткәндер. Китапта, үзләренең көтелмәгәнчә яңгыраулары белән игътибарны тарта торган шигырьләр байтак. Әйтик, кемнең «витаминлы хәрефләр» турында ишеткәне бар? Бармыни андый хәрефләр? Ә менә шагыйрь тапкан. «А» дигән витамин, «В», «С», «Д» дигән витаминнар бар. Бу хәрефләрне ишетүгә, , шул исемдәге витаминнарны хәтерләүче бала алариы «витаминлы» дип кабул итсә, бер дә гажәп түгел. Өстәвенә, хәрефләрдән сүзләр җыела, сүзләрдән — шигырьләр. Әйбәт шигырьләр исә, витамин шикелле «күңелләрне үстерә, йөрәкләргә көч бирә». Төп фикере шундый булган, «Витаминлы хәрефләр» дип аталган шигырь исеме астында, моннан тыш, «Тамаша», «Кыш бабай бүләкләре», «Кызык гадәт», «Бер ирек өч чиректә», «Ышанмый», «Киресенчә», «Суда шуабыз», «Нәни Мәргән» һәм башка шигырьләр урнаштырылган. «Дагалы малай» бүлеге «Физзарядка ясый куян» $ Шәүкәт Галиев > J ТАМАША исемле шигырь белән башлана. Аның артыннан «һай, тешем!», «Пешмәгән ул», «Салкын көндә», «Кар бөртеге, кун кулга», «Карасана, оча чана», «Кар сатып алдык», «Ни булды?», «Энем елый бишектә» кебек ши_ гырьләр китә. «Безнең. безләр» бүлеге «Тукмак». «Кү- ык», «Атлап чыктым Иделне», «Минем күркәм», «Тиеннәр», «Учымда ни бар?», «Безнең безләр», «Фаяз йөри масаеп» дигән шигырьләрне эченә ала. Бу өч бүлекне исә бер үк сыйфат берләштерә: алар барысы да диярлек шаяру тонында язылганнар һәм шул ук вакытта укучыларга җитди нәтиҗә ясарга мөмкинлек тудыралар. Җыентыкның ахырында табышмаклар бирелгән. Анда җәй дә, яз да, кыш көне дә эшләпәсен салмый тор-' ган кадак, сакалын парикмахерга кереп төзәттерә белмәгән кәҗә, «каты-каты типкәләп» йөрткәнгә дә үпкәләми торган туп һәм тагын кайбер башка әйберләргә багышланган табышмаклар истә кала. Китапның тиражы—10 мең данә. Бәясе — 7 тиен