Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕ ҺӘМ МАТУР ӘДӘБИЯТ ТЕЛЕ ТУРЫНДА

Әдәбиятыбызның күкрәп үсүенә куануыбыз белән беррәттән, безне татар әдәби теленә игътибарның җитәрлек булмавы, кайбер әдипләрнең, бигрәк тә яшь язучыларның, тәрҗемәче иптәшләрнең, әдәби телебезгә җитәрлек таләпчән булмаулары борчый. Шуңа күрә без «Совет әдәбияты» журналы (Г. Бәшнров, А. Әхмәт мәкаләләре) һәм өлкә газеталары битләрендә бик сирәк күренә торган, әмма әдәби телебезнең сафлыгы турында кайгырткан мәкаләләрне хуплап каршы алабыз.,Үз нәүбәтебездә укучыларның игътибарын аерым әсәрләрдә, дәреслекләрдә һәм тәрҗемәләрдә татар әдәби теле белән матур әдәбият әсәрләре теле буташтырылу, алардан һәр урында да дөрес файдаланмау очракларына юнәлдерергә уйлыйбыз. Кайбер дәреслек төзүчеләр, тәрҗемәчеләр, яшь язучылар, хәтта өлкән әдипләр дә ара-тнрә бу ике күренешне, ягъни әдәби тел белән әдәби әсәрләр телен, бер-берсеннән аерып җиткермиләр, күрәсең. Шул сәбәпле татар әдәби теленә нигезләнеп төзелергә тиешле дәреслекләр, әдәби әсәрләр йогынтысында, диалекталь һәм архаик сүзләр белән, тәрҗемә ителгән әсәрләр, урынсызга рус һәм башка телләрдән кергән сүзләр белән чуарланалар. Мәсәлән, М. Горькийның татар телендә чыккан «Әдәбият турында» дигән китабында (Казан, 1953) «төп черталары» (35 бит), «жуликларча» (36), «үзенең мастерствосы» (25) кебек сүзләр бар. «Ленин әдәбият турында» (Татарстан китап нәшрияты, 1960) исемле китапта «заграницадагы» (91), «настроением» (93), «средство- гыз» (94), «скандалсыз» (66) кебек байтак рус сүзләре очрый. Мондый сүзләрне тәрҗемәсез бирү В. И. Ленинның шушы ук басмада бирелгән түбәндәге күрсәтмәсен игътибарсыз калдыру дигән сүз: «Рус телен бозабыз. Чит сүзләрне кирәксезгә кулланабыз. Аларны ялгыш кулланабыз. Недочеты яки недостатки, яки пробелы дип әйтергә мөмкин чакта, нигә дефекты дияргә? ...Безгә инде чит сүзләрне кирәксезгә куллануга каршы сугыш игълан итәргә вакыт түгелме икән?» («Рус телен чистарту турында», 57 бит.) Бу күрсәтмә безнең татар әдәби теленә дә бердәй кагыла. Билгеле, без телебезгә икенче ана теле хокукын алган рус теленнән һәм рус теле аша бүтән телләрдән совет, коммунизм, социализм, пионер, колхоз, совхоз, экономика, поезд, трактор, паровоз, революция, идея, электр, фарфор, хрусталь, пенсия, квартира, макарон, авария, кино, театр, музей, классик, музыка, промышленность, комсомол, бригадир кебек сүзләрнең татар әдәби теле хәзинәсенә үтеп керүен һәм аны тагы да баетуын яклыйбыз. Әмма «заграница», «жулик», «черта», «скандал» кебек сүзләрне тәрҗемә белән бирергә кирәк дип саныйбыз; алар өчен телебез хәзинәсендә бик матур сүзләр бар лабаса. Дәреслек яки вакытлы матбугат битләрендәге «агитацион лозунг», «рус моряклары» («Морфология», 1959), «телефон-автомат» («Синтаксис», 1960), «мәктәп-интер- нат» («Совет мәктәбе», 1960) кебек сүз тезмәләре — ялгыш тәрҗемә үрнәкләре. Аларны «агитация лозуигысы», «рус диңгезчеләре», «автомат телефон», «интернат мәктәп» рәвешендә бирү әйбәт тә булыр, татар әдәби теле үзенчәлекләренә дә туры килер иде. Шуңа күрә дәреслекләрдә, вакытлы матбугатта, политика белән техника өлкәсенә караган әдәбиятта «сүзләрне иң нык аныклык белән кулланырга кирәк» (М. Горький. «Әдәбият турында», 1953 ел, 30 бит). Телебез практикасында әдәби тел белән әдәби әсәрләр телен буташтыру очракларына керешкәнче, бу ике күренеш арасындагы аерманы ачыклап үтик. Ә Бүтән әдәби телләр кебек үк, тагар әдәби теле дә язу куллана башлауга тыгыз бәйләнгән. Ә әдәби тел, язуга нигезләнгәнлектән, зуррак территориягә тарала һәм яшәүчән була. Әмма диалекталь сөйләм турында моны әйтеп булмый. Әдәби тел белән халык теле аермасын М. Горькийның: «Телне әдәби телгә һәм халык теленә бүлү, ул безнең «чи» телебез һәм мастерлар тарафыннан эшкәртелгән телебез бар дигән сүз генә»,—дигән билгеләмәсе белән аңлатырга мөмкин. Татарларда язу кулланыла башлау тарихы шактый ерактан килә. Билгеле булганча, IX йөз ахырларында, X йөз башларында болгар халкы гарәп язуы куллана башлаган. Әмма гарәп язуына кадәр берничә гасыр элек аларның рун язуын кулланулары да мәгълүм. Дөрес, рун язуына нигезләнгән зур материалларның (истәлекләрнең) хәзергә булмавы ул вакыттагы әдәби телне тулы күзалларга мөмкинлек бирми. Ә гарәп язуына нигезләнгән материаллар, мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Иосыф»ы (XIII йоз) шул чордагы әдәби телне өйрәнергә ярдәм итә. Язу кулланыла башлау белән, шул телдә әдәби әсәрләрнең барлыкка килүе бердәм әдәби телнең — әдәбиятта, культура өлкәсендә куллану җирлегендә шомартылган, шул телдә сөйләүчеләрнең барысы да аңларлык дәрәҗәдә нормалаштырылган телнең формалашуын тизләткән. Әдәби телнең, шул җөмләдән татар әдәби теленең, язуга, ягъни матур әдәбиятка нигезләнгән булуы әдәби тел белән шул телдә иҗат ителә торган әсәрләр теле арасына тәңгәллек куярга ирек бирми әле. Алар арасында билгеле күләмдә аерма да бар. Шуларга кыскача тукталыйк (киң рәвештә теоретик материалны академик В. В. Виноградовның «О языке художественной литературы» (Москва, 1959) исемле хезмәтеннән карарга мөмкин. Татар әдәби теле — татар теленең фонетик төзелеше, грамматикасы законнары белән формалаштырылган, лексик фонды системага салынган, стилистик нормалары шактый эшкәртелгән тел. Ул рус теленең уңай йогынтысы астында камилләшә һәм байый бара. Ләкин ул урынсызга чит телдән, шул җөмләдән икенче ана телебез булган рус теленнән, сүзләр куллануга түзеп тора алмый. Әдәби әсәрләр теле исә татар әдәби теленә карагайда шактый киң: биредә, әдәби телне лулысынча кулланудан тыш, кирәкле урында диалекталь, архаик, чит телләрдән кергән (бозып та, бозмыйча да) сүзләр дә файдаланыла. Матур әдәбиятта моның бик зур әһәмияте бар: матур әдәбият — тормышның көзгесе, ул образларның җанлы телен, алар яшәгән заман һәм мохитны, культура һәм фән үсешен дөрес итеп чагылдырырга тиеш. Телебез практикасында шушы ике күренешне аерып җиткермәү һәм алардан һәрвакытта да дөрес файдаланмау еш кына җитди ялгышларга, грамотасызлыкка урын калдыра. ААәсәлән, гомуми белем бирү мәктәпләре, хәтта югары уку йортлары укучылары да диалекталь сүзләр катнаштырып сөйлиләр, бер дә урынсызга рус һәм башка телләр сүзләрен дөрес тә, бутап та (соңгысы бигрәк тә аянычлы хәл) кулланалар. Шул ук нәрсәләрне үзләренең язма эшләрендә дә җибәрәләр. (Мәсәлән, Тау ягы мәктәпләрендә «шулый», «болын», «келәнче», «азбар», «кәки» кебек диалекталь сүзләрне кулланалар; «җомырка», «җон», «җегет», «җокы» рәвешендә сөйләүче һәм язучыларны еш очратырга мөмкин.) Байтак мәктәпләрдә, шулай ук югары уку йортларында (укытучыларын да кертеп) «вечь». «вә1», «ничего», «дневник», «все-таки» кебек рус сүзләрен бозып та, бозмыйча да куллану шулай ук тискәре күренеш. Боларның төп сәбәпләрен түбәндәгеләрдән эзләргә кирәк: 1. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәрвакытта да әдәби тел белән әдәби әсәрләр теле арасындагы аерма укучыларга җиткерелми, әсәрләрнең тел үзенчәлекләре турында да мәгълүмат аз бирелә. Әдәбиятны сөюче һәм яратып укучылар белән дә бу юнәлештә бернинди эш алып барылмый. Әмма бу эш кирәк иде. Укучыларның бер өлеше: «Китапта шулай язылган, димәк, шулай язарга һәм сөйләшергә ярый», — дип уйлый. Киләчәктә, бәлки, «Совет әдәбияты» журналы бу бушлыкны тутыруда нәтиҗәле эш башкарыр. 2. Әдәби әсәрләрдә тел хәзинәсе байлыгыннан я урынсыз, я ялгыш файдалануның урын алуы. Мәсәлән, Н. Фәттаховның «Сезнеңчә ничек?» романында татар теле һәм әдәбияты факультеты студенткасын бөтен әсәр буенча «җ»ләштереп сөйләтүен акларлык бернинди дә дәлил юк: аны ун ел буе мәктәптә әдәби телгә өйрәткәннәр, тагын югары уку йортында да шуны дәвам иттерәләр. Бәлки, автор ул кызның җиңелчә характерлы булуын күпертү максатыннан шулай эшләгәндер? Юк, биредә дә ул үзен акламый. Әдәби телгә игътибар итеп җиткермәү чын мәгънәсендә сүз остасы булган язучы- ларыбыз әсәрләрендә дә очраштыргалый әле. Мәсәлән, И. Гази иптәшнең киң укучылар массасы тарафыннан бик җылы каршыланган «Онытылмас еллар» повестеның икенче китабыннан түбәндәге сүзләрне китерергә мөмкин: «...иген басулары солы чүмәләләреннән ч е п-ч у а р була торган иде»; «...инде сулышы тыгыла башлаган Польшаны яңадан тернәкләндереп җибәрделәр»; «Поляклар бик каты хәзерләнәләр»; «Тубал коедан су алырга чыккан иде, ч е п-ч иста итеп себерелгән ишек алдына...»; «Якуп кебек дорфалар гына шушы ч с п-ч и с т а хакыйкатьне аңламый...»; «Ш алтырату чы (ишекне — Л. 3. белән Б. М.) кеше, чынлап та, Мәгъсүмә» һ. б. ш. Асларына сызылган сүзләргә игътибар итик. Боларда образлар теле үзенчәлеген бирү дә, заман белән мохит күз алдына килерлек сүзләр сайлауга басым ясау да максат итеп алынмаган. Шуңа күрә автор хикәяләвендә «чеп-чуар» кебек артыклык сыйфатын куллану бик тә ятышсыз һәм урынсыз. Шуны истә тотарга кирәк ки, артыклык дәрәҗәсе ясаучы кисәкчәләр составындагы беренче сузык авазлар төп сыйфатның беренче сузык авазларына тәңгәл килә, тик, чем, өр, шырл чалт, дөм, тома, җете шушы кагыйдәдән читкә чыгалар. Инде «әзер» сүзе белән «хәзер» сүзен аерырга күптән вакыт шикелле. Телебездә, гадәттә, «ишекне шакыйлар» я «ишекне кагалар» рәвешендә сөйлиләр, әмма «шалтыратмыйлар». 3. Урынсызга чит тел, бигрәк тә рус теле, сүзләренең һәм вакытлы матбугат, һәм әдәби әсәрләр битләрендә еш кулланылуы. Моңа да мисалны без үзенең әсәрләренең матур теле белән күптән укучыларның ихтирамын казанган әдипләрнең берсе Ә. Еникидән күрсәтергә булдык: «Ләкин егетнең бәхетеннән аны беренче куркыныч көннәрдә үк военкоматка чакырмадылар»; ««Повестка» кичтән килгән иде»; «Уралдагы бер татар миллионерында доверенный кеше булып эшләгән кеше икән»; «Кухнядан прихожий га чыгып,’ каршы ишектән зур залга уздылар». Асларына сызылган сүзләр «Рәшә» исемле повестька көчләп тагылганнар. Мисаллардан күргәнебезчә, әдәби әсәрләрнең теле, әдәби телебездән шактый киң һәм чуар булса да, тел хәзинәсеннән ничек туры килде шулай файдалануга түзеп тормый. Шуңа күрә: «Кайвакытта әдип үзенең әсәрләрендә әдәби тел нормаларыннан чигенә ала?» дигән сорауны ачыкларга кирәк дип уйлыйбыз. Безнең карашыбызча, әдәбиятка мөнәсәбәте булган теләсә кем әдәби әсәрләр теленә хас үзенчәлекләр белән эш итә ала. Әмма түбәндәге күрсәтмәләр истә тотылырга тиеш: 1. Әсәр кем исеменнән хикәя ителсә, аның теле шул хикәя кылучы шәхеснең тел үзенчәлекләренә туры килергә тиеш. Тел үзенчәлеге исә аның культура һәм белем дәрәҗәсенә, яшенә, яшәгән мохитына һәм чорына, нинди хезмәт кешесе булуына карап йөри. Бу — үзәк алым. Ә калган образларның теле алар ничек сөйләсә яки алар- ны автор ничек сөйләтергә теләсә, шулай бирелә ала. Тик ул тел логик эзлекле, образ буларак гәүдәләндерелгән шәхеснең усешен күз алдына китереп бастырырлык булсын. Мисал өчен М. Гафуриның «Кара йөзләр» повестена күз салыйк. Автор әсәрне шәкерт Гали авызыннан хикәяләтә. Бөтен повесть буена Гали балаларга хас булган әдәби телдә генә сөйли диярлек. Мәсәлән: «Мин үзебезнең капка төбенә чыктым. Бөтен авыл шау килә, һәркемнең авызында шул. Төркем-төркем җыелып, шул хакта сөйлиләр. Авылда бер мунча януы, берәр кеше үлүе, берәр кешенең кәҗә урлап суюы авылны аякка бастыра иде. Ләкин бу эш аларның һәммәсеннән дә зур...» Моннан күргәнебезчә, шәкерт малай — Галинең сөйләме гади, грамматик яктан төзек. Артык сурәтләү чаралары белән дә бизәлмәгән. Ә сурәтләнгән күренеш гаҗәп |,оста бирелгән. Повестьта гәүдәләндерелгән башка образларның телендә шактый иркенлек сизелә: нәкъ алар сөйләгәнчә бирелә. Мәсәлән, Галимә әтисенең теле: — Син, кара йөз, карт көнемдә ак сакалыма оят китердең, бөтен галәм алдында рисвай иттең; Хәзрәт сөйләме: — Әгәр дә ялган сөйләсәгез, к и з е п үзегезгә хәт лазим булып килә... Шәригать бик нечкә ул, мондый зур эшләрдә, ягъни гөиаһе кәбаирларда бик тикшереп хөкем итәргә куша... «Намус» романы бөтен әсәр буена төзек әдәби тел белән Г. Бәшировның үз исеменнән хикәяләнә. Биредә инде шәкерт малай Гали теле түгел, сурәтләүләргә бай булган оста художник теле — татар әдәби теленең бик матур үрнәге. Бер генә мисал китерик: «Эре бодай бөртекләре, Мәүлихә түтинең бармагы белән ишарәләвенә буйсынып, бере артыннан бере, көтүдән кайтып килгән сарык бәтиләредәй күңелле сикергәләп, алъяпкычына тәгәриләр. Мәүлиха түти аларның телен беләдер, бодай бөртекләренә, шулай пышылдап, ниндидер ягымлы сүзләр әйтәдер кебек» («Намус», 1951 ел. 3 бит). Ә образлар теленә килгәндә, әдип аларны тормыш чынлыгына тапкыр китереп бирә. Менә тәрбиясез хатын Әпипә сөйләме: «Илдә булмаганны пешер, катын, дигәндәй, ни чыкмаса, шул Акбитнекеләрдән чыга. Безнең бригада, имеш! Бакчи, менә мин дә синең бригада бит. Нигә минем сүзне җыелышка әйтмисең? Авырын-җиңелен белгән юк, уптым иләйхи чыгар да аудар. Һай, һай, һай, ташкүлчим» (шунда ук, 81 бит). «Нинди яхшы булыр иде, әгәр дә без менә шушы бакчаны аякка бастыра алсак! Нинди ямьле булыр иде безнең туган ил, безнең туып-үскән җир, әгәр дә без менә шундый инеш буйларында, кысыр тау битләрендә зур-зур җимеш бакчалары үстерә башласак!.. г> Беләсезме, балалар, әгәр сез бик тырышсагыз, бу бакчаның киләчәге бик матур булырга мөмкин бит!» (шунда ук, 391 бит). Бу өзек укытучының балалар алдында сөйләменә хас. Шул ук укытучы Хәйдәр райком секретаре Җәүдәт Мансуров белән башкачарак сөйләшә инде: «Миңа калса, — диде, — мин коммунизм чорының кешесен бездән чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә өстен торучылар итеп күз алдыма китерәм. Акылы, иҗтимагый аңы үсү өстенә, мин әйтер идем, ул чорда кеше тагын да матурланыр, затлылыгы артыр. Андагы гүзәл кешелек сыйфатлары, аның сәләте, хәтта физик көче, яхшы туфракка төшкән орлыксыман, күкрәп үсә башлар» (шунда ук, 278 бит). Бу җөмләләр әзерлекле кешеләр арасында бара торган тел үрнәген хәтерләтәләр. Башка байтак тәҗрибәле әдипләргә хас булганча, Г. Бәширов та, үз исеменнән хикәяләгәндә, экспозиция максатыннан чыгып, әдәби тел рамкаларына сыеп бетми. Мәсәлән, Хәдичә түтинең Бөек Ватан сугышы елларындагы кичерешләрен тасвирлаганда: «Сугыш башланганнан соң, фашист мәлгуньнәрнең тизрәк җиңелеп, бу сугышның тизрәк бетүен, Газизләрнең тизрәк җиңеп кайтуларын теләргә кирәксенеп, Хәдичә түти намазын ешайта төште. Тик ул хәзер намазлык өстендә, күбесенчә, Газизе турында уйлап уздыра; кайвакытларны, бөтенләй онытылып, рокугъ урынына сәҗдәгә китеп бара, дүрт фарыз урынына ике белән генә очлап куйгалый; исәбен җуеп, арттырып та җибәргәли иде. Намаз укыган чагында совет информбюросының белдерүен сөйли башласалар, Хәдичә түти, иреннәрен тиз-тиз тибрәтеп, учы белән битен сыйпый-да тизрәк олы якка чыгарга ашыга иде» рәвешендә бирә. Гәрчә биредә публицистика жанры өчен хас тел үзенчәлекләре күбрәк урын алса да, чит тел (гарәп, рус) сүзләре кертелсә дә, алар урынлы кулланылганнар: Хәдичә түтинең халәтен күзалларга ярдәм итәләр. Тик «олы» сүзе үз урынында түгел шикелЮ. .С. Ә." №11. ле: телдә «олы кеше», «олы улы» кебек сөйләү урын алса да, «олы йорт», «олы бүлмә», «олы як» формалары кулланылмый, бәлки «зур йорт», «зур бүлмә», «зур як» рәвешендә сөйләү урын алган. Безнең карашыбызча, зур — күләм, олы сүзе исә яшь аермасын белдерү максатларында кулланылырга тиеш. ч С. Батталның «Сигезенчесе кем?» исемле әсәрендә дә хикәяләү автор исеменнән алып барыла. Дөрес, әсәр эпистоляр жанрда язылган. Әмма хатлар, төрле документлар арасындагы бәйләнеш, нигездә, әдип хикәяләве аша бара. Әсәрдән: «Моңа райисполкомның опека бүлеге мөдире кул куйган. Болардан тыш тагын бер документ бар. Анысы — Баймурзин хезмәт иткән частьта чыга торган күп тиражлы газетаның баш мәкаләсе. Анда... тормыш мәсьәләләренә обывательләрчә чикле карашы... турында әйтелгән» кебек өзекләргә күз салганда, авторның телгә карата таләпчәнлеге җитмәвенә шикләнмисең. Ярый, аныңча булсын ди. Ул вакытта автор «райисполкомның опека бүлеге заведующие» яки «райисполкомның опека отделы заведующие» кебек язарга тиеш иде. Ләкин ул аны эшләмәгән. Ә аның «мөдир» сүзен бирәсе килгән, «райбашкарма» сүзе, ничектер, аңа ят тоелган; «опека», «обыватель» сүзләрен бирерлек тәгъбир эзләп тә мәшәкатьләнмәгән диясе килә. Мисаллардан күргәнебезчә, әдәби әсәрләрдә хикәяләүче шәхес телен бирү аеруча җаваплы. Ул шул шәхеснең яшь үзенчәлегенә, әзерлек дәрәҗәсенә, белеме һәм культурасына, нинди эш башкаруына, мохит үзенчәлегенә һәм заманга туры килергә тиеш. 2. Әдәби әсәрләрдә гәүдәләндерелгән башка образларның теле тулысынча, ягъни киң мәгънәсендә, әдәби әсәрләр теле җирлегендә бирелә. Биредә инде бер үк заман, бер үк чор кешеләре төрле үзенчәлекле тел белән бирелә алалар. Монда әдипнең фантазиясенә киң юл ачыла. Шуңа мисалларны Г. Әпсәләмов тарафыннан «Сүнмәс ут- лар»да гаҗәп осталык белән сурәтләнгән төрле буын кешеләрен гәүдәләндергән образлар теленнән күрсәтергә була. Сүз уңаенда, темадан чигенеп булса да, «Сүнмәс утлар» романы турында берничә җылы сүз әйтмичә китәргә көчебез җитмәде. Чынлап та бу әсәр — Г. Әпсәләмов- ның зур уңышы, иҗатының шау чәчәктә чагын дәлилләүче әсәр. Ул әсәр тормышчан һәм сәнгатьчә сурәтләнгән образ һәм вакыйгалар аша чорыбызның иң әһәмиятле проблемаларын (коммунизмның материаль-техник базасын булдыру, җәмгыятькә файдалы җитештерүчән хезмәттә кешеләрне тәрбияләү һәм коммунистик җәмгыять кешесен формалаштыруны) хәл итә. Биредә һәр буын (өлкән, урта, яшьләр, хәтта урта яшьтәге мәктәп балалары) өчен дә азык бар. Роман һәркем тарафыннан яратылып укыла. Анда уңай һәм тискәре образлар тулы эшләнгәннәр. Шуңа күрә укучы күпчелек образларның һәр адымын, хәрәкәтен, кешеләргә һәм җәмгыятькә мөнәсәбәтен җентекләп күзәтә, аеруча яраткан геройлары артыннан ияреп йөри: алар белән заводта да, җәмәгать урыннарында да була; алар белән бергә шатлана, кайгыларын уртаклашкан кебек хис итә. Публицистика байтак урын алуга карамастан, романның телендә әдәби телебезгә карата авторның ихтирамы бик нык үскәнлеген күрсәтә. Әсәрдә йөрәккә кереп урнаша торган фраза һәм өзекләр байтак. Чын мәгънәсе белән йөрәккә үтеп керә торган сүзләр яки, халык әйткәнчә, «кулда тотып торырлык» өзекләр коммунистик җәмгыять кешеләрен формалаштыруда зур роль үтиләр бит! Мәсәлән, «Кешенең иң кадерле нәрсәсе — тормышы. Тормыш аңа бер генә тапкыр бирелә һәм аны мәгънәсез үткән еллар өчен газапланмаслык итеп, әшәкелек һәм ваклык белән үткән көннәр өчен хурлыкта янмаслык итеп үткәрергә кирәк. Үлгән вакытта бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде дип әйтергә мөмкин булсын», дигән өзекне я яттан белмәгән, яки ишетмәгән, яисә үз тормышында аннан файдаланмаган кешене очратуы бик кыен булыр. Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» исемле әсәрендәге бу «канатлы» сүзләр күпме кешене олы юлга алып чыгарга ярдәм итте һәм итәчәк әле! «Сүнмәс утлар» әсәрендә дә бик матур өзекләр бар. Шуларның берннчәсен күрсәтеп үтик: «Акылны, улым, ходай һәркемгә тигез бүлеп биргән. Тик берәүләр барлык акылларын җилгә чәчәләр дә, үзләре шыр тиле булып калалар. Икенчеләре акылларын яшереп, саклап тоталар; кешегә күрсәтмиләр. Ә бикле сандык эчендә, картлар әйтә, җәүһәр ятыр» («Сүнмәс утлар», 1960 ел, 332 бит); «Беләсең килсә, эшчеләр элек тә тормышның тоткасы булганнар, хәзер дә ул шулай, киләчәктә дә шулай булачак» (99 бит); «Директор булу — зур мәртәбә, ләкин кеше булу тагын да зуррак мәртәбә» (343 бит); «Кеше үзе үлсә дә, намусы үлми» (394 бит); «Яшь егеткә кичәге дан кешесе булып йөрү килешми ул» (651 бит). Әсәр буенча фикер алышу һәм диспутлар өчен гаҗәп әйбәт өзекләр! Аларның һәр- кайсы үзенә бер тема була ала. Кызганычка каршы, «Сүнмәс утлар» әсәрен пропагандалау, киң укучылар массасына тәкъдим итү эше җитәрлек югарылыкка куелмаган әле. Вакытлы матбугат битләрендә моңа кадәр күренгән бер-ике мәкалә генә аның сәнгать көчен һәм эстетик кыйммәтен ачып җиткерми. Ул күбрәккә лаеклы әсәр бит. Ярый, чигенү шунда тәмам булсын. Сүз образларның теле турында бара һәм без аерым образшәхес сөйләменә «Сүнмәс утлар»дан мисал китерергә җыенган идек: — Безнең илдә, — диде ул, — хакыйкать беркайчан да югалмый, Надежда Николаевна. Аны бернинди явыз дошманнар да күмеп яки пычратып калдыра алмыйлар (653 бит); — Хуш, — диде ул, Назировка карап, — раслатырга Мәскәүгә үзең барырсың. Сабак та булыр, дөнья да күрерсең. Иң мөһиме: сугышырга өйрәнерсең. Хәзергә әле синең эш сугышсыз гына бара (209 бит); — Минем җанымны күптән борчып йөри торган сальник корпусы дигән деталь бар. Шуның әмәлен табарга булышыгыз әле. Какраз бүген миңа шушы детальне бер партия китереп аудардылар... Минем күңелгә көтмәгәндә бер уй килде: кечкенә генә потоксыман бер нәмәрсәкәй оештырып булмасмы, мин әйтәм, һы? (283 бит); — Яшь чакта булса булгандыр... Әмма да ләкин хәзер мин сабый бала белән бер. Еруым да минем бер генә, кызыл түш еруы кебек. Беләсеңме син кызыл түш дигән кошны? Беләсеңдер: ахутага йөри торган кеше вет син. Кызыл түш үмер буе бер еруны ерлый... Мин дә шуның кебек әкият инде: «Шинавой колюса, пар алаша, туда- суда. Айхайлюк...». Ну, бүген башканы ерлыйм әле, Сөләй... Әйдә, сеңелем Гөлчирә, музык бир. Музыксыз минем грмафун ерламый, «ызба артында биш казык...» (262 бит); — Сез миңа артистлыгыгызны да күрсәтерсез, яме. Мин Октябрь бәйрәмендә клубка бара алмадым. Бик күңелле булган диләр сездә. Ярыймы, вәгъдәме? Ә мин сезгә күгәрченнәр күрсәтермен. И, матурлары бар. Бүреклеләре! (470 бит). Беренче (Макаров) һәм икенче (Мортазин) мисаллар—әзерлекле җитәкче кешеләр теленә хас сөйләм үрнәкләре. Алар төрле чуарлаулардан азат, әмма тирән мәгънә аңлаталар. Ләкин алар арасындагы аерманы сиземләү дә кыен түгел: беренчесендә— йорәк җылысы, икенчесендә— администратор тоны. Өченче мисалда Сөләйман абзый сүзләре бирелә. Ул профессиональ эшче. Аның телендә «сальник», «корпус», «поток», «деталь» кебек аерым профессиягә карый торган сүзләрнең кулланылуы—табигый күренеш. Аның үзенә карый торган «һы»сы бөтен әсәр буенча эзлекле бирелә. Татар картлары, гомумән, өлкән яшьтәгеләр өчен характерлы «нәмәрсәкәй» сүзе дә үз урынында. Айнулла бабай (дүртенче мисаЪ) сөйләмендә Казан өчен чит диалект вәкиле теле ярылып ята. Аның телендә диалекталь сүзләр дә, рус сүзләре шул килеш тә, бозып та кулланылалар. Алар Айнулла бабай теленә көчләп тагылмаганнар; образ буларак, аны тагы да җанлырак итеп күз алдына китереп бастыралар. \ Соңгы мисалның яшүсмерләр телен хәтерләтүен беренче тапкыр укуда ук тотып була. Ул — Нурия сөйләменнән китерелгән өзек. Аннан әле беркатлылык, ягымлылык сизелеп тора. Бу мисаллар әдип Г. Әпсәләмовның образлар телен алар яшәгән чор, мохит таләпләренә, әзерлек дәрәҗәләренә туры китереп бирүен күрсәтәләр. Димәк, әдипләр образларның телен бөтен тулылыгы белән бирергә хаклылар. Әмма, А. Әхмәт күрсәтеп үткәнчә, кешеләр теле һәм стилендәге үзенчәлекләрне бирәм дип, артык чуарлау, бернәрсәне кирәгеннән артык кабатлау әсәргә матурлык өстәми. Киресенчә, укучыны ялыктыра, аның күңелен болгата башлый («Совет әдәбияты», 1963 ел, № 5, 149—151 бит). Моны алда телгә алынган шул ук «Сезнеңчә ничек?» романы мисалында күрсәтергә мөмкин. Анда кирәгеннән артык «җ»ләштерү һәм йөзләрчә тапкыр урынлы да, урынсыз да «шундук» сүзен куллану бик ямьсез яңгырый. Романны рус теленә тәрҗемә иткәндә, андый чуарлыкны бирү мөмкинлеге булмаган. Шул сәбәпле ул күңелгә ятышлы булып чыккан. Тагы бер үзенчәлекле мисал. Ул — X. Камаловныц «Девон җыры» исемле яңа поэмасы. Бу 13 битлек поэмада 80 нән артык рус теле яки аның аша бүтән телдән кергән сүзләр бар. Берничәшәр тапкыр кабатланган ул сүзләрнең күбесе урынлы кулланылган: я образның тел үзенчәлеген бирә, я безнең әдәби телебез хәзинәсендә инде гражданлык хокукы алган (идеал, хрусталь, полк, костюм, фигура, музей, авария) сүзләр. Әмма поэманы хикәяләү теле, биредә аны лирик герой теле дип тә атарга мөмкин, шактый чуарланган булу әсәрнең ямен җибәрә. Моңа «отказ бирә», «хет кайсын», «торба ташлый узкоколейкада», «вахтовойга утырып», «Ханов жәлләттереп^, «колун ала», «книжкегә бүген күпме салган», «расход тотарга», «дефектлары бетәр», «подход кирәк», «коры оклад», «менә Динә запискасы» кебек сүзләрне кертергә була. Сөйләнгәннәрдән, китерелгән мисаллардан чыгып, түбәндәге нәтиҗәне ясарга була: күп гасырлар продукты буларак формалашкан һәм әле һаман камилләшүен, баюын дәвам итә торган татар әдәби теле үзенең сүзлек хәзинәсе, грамматик төзелеше һәм стилистик нормалары белән һәрбер әсәрнең нигезен тәшкил итәргә тиеш. Моннан чигенү исә бары тик әдәби әсәр теле таләпләреннән чыгып кына эшләнә. Кызганычка каршы, Ш. Рамазановның «Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле», ««Кызыл Татарстан» газетасы теле турында» кебек хезмәтләре һәм киң җәмәгатьчелек кулына кермәгән берничә диссертациядән башка, бер бөтен хәлендә аерым әдипләрнең телен тикшерүгә багышланган хезмәтләр юк. Ә алар бик кирәк. Безнең карашыбызча, классик язучылар белән беррәттән, бүгенге көндә актив иҗат эшчәнлеген дәвам итүче әдипләребез әсәрләренең телен дә фәнни яктан тикшерергә бик вакыт. Ә яшь язучылар әсәрләре телендә булган уңышлы һәм җитешсез якларны үз вакытында әйтү аларның иҗат осталыгын арттыруга ярдәм итәр иде. Югыйсә, бездә гадәттә әдипнең йөрәге тибүдән туктаганнан соң гына дан җырлыйлар. Язучыларның уңышларын да, кимчелекләрен дә үз вакытында күрсәтеп бирү әдәбиятыбызның һәм идея ягыннан, һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан үсүенә кирәкле этәргеч булыр иде