Сибгат Гафуров
Язмыш ундүрт яшьлек Сибгатне Идел буендагы кечкенә бер татар авылыннан Баку шәһәренә илтеп ташлый. Ул монда өс-баш карарлык, авылдагы таркалган хуҗалыкны аякка .бастырырлык акча эшләп булмасмы дип, бәхет эзләп килә. «Каспий — Кара диңгез җәмгыяте»нең 38 участогына аны эшкә алалар. 1903 елда — яшүсмер Сибгат Ба-куга килгән елны — нефть промыселларындагы төрле милләт вәкилләре булган эшчеләрнең сыйнфый көрәше аеруча активлаша. Сибгат килеп масленщик булып эшли башлауга ике ай да үтми, Баку пролетариатының беренче гомуми стачкасы .башланып китә. «Үткән елның җәендә Россиянең бөтен көньягында ун меңнәрчә эшчеләр күтәрелделәр, яхшы тормыш өчен, полиция изүеннән котылу өчен көрәшкә күтәрелделәр. Бер удар белән гаять зур шәһәрләрнең бөтен промышленностен туктаткан дәһшәтле эшчеләр армиясе алдында буржуазия һәм хөкүмәт калтырап калды»XI ,—дип язды В. И. Ленин бу стачка турында. Әлбәттә, бу зур вакыйгадан Гафуров та читтә калмый. Дөрес, аның бу стачкага катнашуы әле ул вакытта политик .аңы җитлеккән булудан бигрәк, иптәшләренә теләктәшлек белдерүдән генә була. Шулай да бу стачка аңарда эшчеләр сыйныфының көченә зур ышаныч уята... Большевизмның политик агым буларак оешу чорында җәелеп .киткән бу зур стачкада катнашуы турында Сибгат Гафуров соңыннан зур горурлану белән сөйли торган була. Россиядә революция торган саен киңрәк җәелә. Илнең төрле почмакларында яңадан-яңа стачкалар кабына. 1904 елның декабрь XI В. И. Л е н и н, Әсәрләр, 7 том, 195 бит. Татарстан китап нәшрияты, 1956 ел. Я забастовкасы — Сибгат Гафуров тормышында гаять зур эз калдырган вакыйгаларның берсе. Бу забастовка «Каспий — Кара диңгез җәмгыяте» предприятиеләрендә — Сибгат Гафуров эшләгән урында башланып китә. 13 декабрьдән 31 енә кадәр дәвам иткән забастовка эшчеләрнең тарихи җиңүе белән тәмамлана — Россиядә беренче'коллектив договор төзе.лә. DV забастовка көннәрендә Сибгат Гафуров А. М. Стопани, П. А. Джапаридзе (26 Баку комиссары арасында алар да була) кебек күренекле большевиклар белән таныша, алар йогынтысы астында кичке мәктәпкә укырга керә, массовкаларга даими йөри башлый. Шулай итеп аның z тормышында яңа сәхифә ачыла — ул аңлы рәвештә революцион көрәш сафына баса. Тагын бер елдан — 1905 елда Сибгат Гафуров РКП(б) сафларына керә. * 1905 ел революциясенең кайнар көннәрендә Баку эшчеләре легаль рәвештә киң -колачлы эш алып бару мөмкинлеге алдылар. Яшь большевик Гафуров та хәзер стачкаларда, җыелышларда һәм демонстрацияләрдә катнашу белән генә чикләнеп калмый, большевистик әдәбиятны тарату, предприятиеләрдә, эшчеләр арасында агитация алып бару буенча Балахан район комитеты задаииеләрен дә бик тырышып үтәргә керешә. 1906 елның ноябренда Баку шәһәрендә меңнәрчә эшчеләрне берләштергән Нефть промышленносте эшчеләре союзы оештырыла. Союз прав- лениесе председателе итеп В. Тронов, секретаре итеп П. Джапаридзе, казначее итеп С. Якубов сайлана. Союз эшендә Сибгат Гафуров та актив катнаша. Эшчеләргә, прогрессив көчләргә каршы реакция һөҗүмгә күчкән чорда партия массалар белән элемтәне тагы да ныгыту бурычын алга куйды. Бу бурычны тормышка ашыруда С. Гафуров кебек (ул союзда эшчеләрне туплау буенча вәкил вазыйфасын үти) гади функционерларнын роле зур иде. Нәкъ менә шул функционерларның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә Союз хезмәт кешеләренең массовый оешмасы булып әверелде. 1907 елда Сибгат Гафуров Нефть промышленносте эшчеләре союзы правлениесенә сайлана. Бу турыда архив документлары да сакланып калган. Бакуда партия тарихын өйрәнү комиссиясе бастырып чыгарган «Үткәннәрдән» дигән җыентыкта правление членнарының 1907 елгы исемлеге бирелгән. Исемлектә ундүртенче булып Гафуров фамилиясе тора. Шунда ук правление членнарының фоторәсеме дә бар. Гафуров соңгы рәттә кырыйда басып тора. Большевикларның турыдан-туры җитәкчелеге астында Нефть промышленносте эшчеләре союзы асылда царизмга каршы көрәш штабы булып әверелә. 1907 елдагы зур вакыйгаларның берсе — сәүдә флоты морякл-арынын гомуми стачкасы. Бу стачка 9 марттан 25 апрельгә кадәр дәвам итә һәм аңа җиде меңнән артык кеше катнаша. Диңгездә сәүдә һәм пассажир суднолары хәрәкәте бөтенләйгә туктала. Нефть кампаниясе хуҗалары стачканы бастыру өчен патша хөкүмәтеннән җәза отряды җибәрүне сорыйлар. Моңа Нефть промышленносте эшчеләре союзы стачкачы тагы да киңрәк җәелдереп, барлык эшчеләрне гомуми забастовкага чакыру белән җавап бирә. Үзәк партия архивында саклана торган шәхси белешмәсендә С. Гафуров үзенең бу вакыйгаларга мөнәсәбәте турында болай дип яза: J «Моряклар забастовкасын 'бастырырга килгән генерал Фон Таүбенын Каспий диңгезен кызыл диңгезгә әверелдерәм, дип .янавына каршы протест забастовкасына актив рәвештә катнаштым» Шушы елда Баку пролетариаты Беренче майны бик зурлап бәйрәм итә. Демонстрация вакытында Союз правлениесе председателе Гафу- ровны партиянең Баку комитеты белән җитәкчелек итәргә килгән Серго Орджоникидзе белән таныштыра. Өч айдан соң партиянең Үзәк Комитеты Бакуга РСДРПның икенче бер күренекле эшлеклесен — Степан Щаумянны җибәрә. Алар килгәннән соң Бакуда сыйнфый көрәш тагы да оешканрак төс ала. Материаль югалтулардан һәм туктаусыз дәвам иткәй стачкаларның политик нәтиҗәләреннән курыккан Баку промышленниклары эшчеләрне революцион көрәш методларыннан читләштерү максатын күздә тотып, хәл ителәсе мәсьәләләрне тикшерергә дигән булып, киңәшмә чакырырга карар чыгаралар. Эшчеләр хәрәкәте басымы астында алар, властьлар белән сөйләшеп, Нефть промышленносте эшчеләре союзына гомуми таләпләр эшләү, вәкилләр сайлау өчен җыелышлар үткәрергә, вәкилләр советы оештырырга хокук бирергә мәҗбүр булалар. Бу «киңәшмә кампаниясе» 1907—1908 елда кыш буе дәвам итә һәм ул Столыпин реакциясе чорында легаль мөмкинлекләрне царизмга каршы көрәштә файдалануның үрнәге булып тора. Союз правлениесе члены С. Гафуров мондый җыелышларны оештыруда, хуҗалар алдына, куелачак эшчеләрнең таләпләрен эшкәртүдә турыдан-туры катнаша һәм ул үзе дә вәкил итеп сайланып, бүтән вәкилләр белән бергә, промышленникларга әнә шул таләпләрне куя. Промышленникларның эшчеләрне революцион көрәштән читләштерү нияте барып чыкмаганнан соң, алар үзләре үк бу кампанияне бетерергә мәҗбүр булалар. 1908 елда Союз правлениесе бинасына тентү ясаган вакытта Гафу- ровны кулга алалар һәм ул ике ай төрмәдә утырып чыга. Баку жандармериясе архивында Гафуровны төрле яктан төшергән һәм аның аерым билгеләрен, - бармак эзләрен күрсәткән рәсем сакланып калган. Бу рәсем аның ленинчыл профессиональ революционер юлына аяк басканлыгын ачык күрсәтә. Әйе, «Каспий— Кара диңгез җәмгыятемнең 38 участогында эшләүче Сибгат Гафуровның большевик булуын хәзер жандармерия ' бик XII XIIIяхшы белә. Жандармериядәге Гафуровның тышкы кыяфәтен характерлаучы билгеләр аны даими күзәтү астында тоту өчен җитәрлек. Әмма бу аның якты киләчәккә омтылышын сүндерә алмый, ул яшерен политик көрәшкә тагы да активрак катнаша ’башлый. РСДРПның III съезды делегаты П. А. Джапаридзе В. И. Ленинның партиянең район комитетларын бүлгәләү турындагы директивасын алып кайта. Балаха-и район комитетында биш бүлекчә барлыкка килә. Төрмәдән чыккач, С. Гафуров район комитетының Романеи -бүлекчәсе члень. итеп сайлана һәм аңа большевикларның Баку комитеты белән бәйләнеш алып бару эше тапшырыла. Шул уңай белән ул эш урының да алыштыра — телефонист булып эшли башлый. Яшерен партия оешмаларының адреслары аңарда була. С. Гафуров бу чорда - партиянең В. Ефимов, И. Землянский, И. Дорофеев, Н. Матурин, И. Фиолетов. Б. Трофимов, Ф. Мхорадзе, Н. Карташев һәм башкалар кебек күренекле эшлеклеләре белән бәйләнеш тота. 1909—1910 елларда ул большевиклар партиясенең Степан Шаумян Җитәкчелегендәге Баку оешмасының эшлекле активистларыннан берсе булып әверелә. Бу киң эрудицияле ленинчы, курку белмәс революционер, талантлы теоретикның Сибгат Гафуровның политик аңы үсешенә йогынтысы зур була. С. Гафуров аңардан большевизм теориясен һәм практикасын өйрәнә, аны үзенең остазы дип исәпли. 1912 елда Гафуров большевикларның Баку Комитетына кертелә1 . 1912 ел башыннан Россия буйлап тагын стачкалар дулкыны җәелег китә. Ә 1914 елның маенда Бакуда ике ай диярлек дәвам иткән стачкада 1 Бу турыда Галимҗан Ибраһимовныи «1905 елгы революциядә татарлар» китаXIII бында да әйтелә. 1 «Ульяновск өлкәсенең Барыш районы 40 ел эчендә» китабы, Барыш шәһәре 1957 сл, 4 бит. ’ 50 мең эшче катнаша. Ике стачка комитеты (төп һәм запас комитет) белән дә РСДРП (б)ныц Баку комитеты членнары җитәкчелек итә. һәм бу эшкә С. Гафуров якыннан катнаша. Бөтендөнья СУГЫШЫ башлану турындагы хәбәргә Баку пролетариаты зур демонстрациягә чыгу белән җавап бирә. Демонстрантлар полиция һәм гаскәр белән кораллы бәрелешкә керәләр. 22 июльдә Саоунчада хәрби хезмәткә яраклы эшчеләр сугышка барудан баш тарталар һәм стачка вакытында кулга алынган иптәшләрен иреккә чьи аруны таләп игәләр. Митингта С. Гафуров та чыгыш ясый. Демонстрациягә чыккан эшчеләргә каршы корал көче кулланырга янаган полицмейстер таш белән бәреп үтерелә. «Өч көннән соң. — дип яза Сибгат Гафуров үзенең автобиографиясендә, — Балахан, Кара шәһәр, Биби-Айбат районнары өчен Бакуда җыелу пункты билгеләнде. Хәрби хезмәткә алынганнар һәм эшчеләр, губернатор 'белән прокурор үгетләвенә карамыйча, кулга алынганнарны азат итәргә төрмәгә юнәлделәр. Юлда аларга казаклар һөҗүм итте. Эшчеләр баррикада ясарга тырышып карадылар, ләкин бу барып чыкмады». Забастовкада һәм демонстрацияләрдә катнашуы, сугышка .каршы чыгыш ясавы өчен Гафуров Ротшильд промыселыннан эштән чыгарыла, аннары, берничә көннән соң, Союзның үзәк .кассиры һәм стачка комитеты члены буларак РСДРП (б) да торуда гаепләнеп, кулга алына. Елдан артык ул төрмәдә утыра. Берничә мәртәбә карцерга ябылып, ике мәртәбә ачлык игълан иткәч, Гафуров этап белән Ново-Черкасскига озатыла, аннары полиция күзәтүе астында яшәү өчен Саратов губернасына, туган ягына сөрелә. Ләкин ул Сембер губернасындагы Зөя башы авылына килеп урнашуны .артыграк күрә. Чөнки Гафуров Бакуда эшләгәндә үк инде бәхет эзләргә килгән күп кенә Зөя башы кешеләре белән таныш була. Әмма мәсьәлә бу танышлыкта гына да түгел. Билгеле булганча, ул заманда ук, аннан элегрәк тә, пантюркистлар, татарларга да, сыйнфый антагонизм хас түгел, дип раслыйлар. Янәсе, мөселман эшчесе «фабрика-завод казанында пешеп чыккан пролетарий түгел», янәсе, «алар мөселман булмаган эшчеләрдән аерым булган бер социаль категорияне тәшкил итәләр». Чынлыкта исә Зөя башы авылында Акчуриннарның туку мануфактурасында эшләүче эшчеләрнең гаять авыр тормыш хәлләре моның нәкъ киресен сөйли. Бу фабрикалар узган гасыр урталарында төзелә. Сәүдәгәр Акчурин фабрика салу урынын бик белеп сайлый: беренчедән, биредә аз җирле, ачлы-туклы халык яши. Алар үз хезмәтләрен бик арзанга сата алалар; икенчедән, якында гына тимер юл үтә; өченчедән, якындагы Зөя елга'сын оуып, йон юу эшләрен оашкару уңай; дүртенчедән, бу тирәдәге урманнар, торфлы сазлыклар — бай табигый ягулык 'чыганагы. Ә мануфактура фабрикаларында эшләүче татар хезмәт ияләренең социаль хәле бер дә панисламистлар һәм милләтчеләр әйткәнчә булмаган. Фабрика төзелеп ун ел, үтүгә Зөя оашы эшчеләренең күтәрелеше белән патша сенаты үзе шөгыльләнергә мәҗбүр булган Әлбәттә, моның белән эшчеләргә җиңеллек тумаган. Әмма хуҗа белән ачыктаи-ачык бәрелеш тәҗрибәсе алариы, рус хезмәт ияләре оелән бер булып, зур көрәш юлына алып килгән. Еллар үтү белән Ак-чуриннар фабрикасы бик нык киңәйгән һәм яшь татар пролетариатының зур үзәгенә әверелгән. Рус тукучыларының Иваново һәм Орехово Зуеводагы стачкаларына кайтаваз булып Зөя башы һәм аның тирәсендәге Акчуриннар фабрикаларында забастовкалар, стачкалар оешкан. Яңа гасырны Зөя башы тукучылары стачка белән каршылыйлар. Бу стачкаларга фабрикада эшләүче татар хатын-кызл-ары актив катнаша. Ә беренче рус революциясе елларында Сембер губернасының көньягындагы туку районнарында эшче депутатлары Советы оеша. Зөя башы эшчеләре бу Советка үз делегатларын җибәрәләр. Шулай итеп җирле татар эшчеләре хәрәкәте Россия пролетариатының гомуми агымына кушыла. Бу -вакытларда күтәрелеш шулкадәр киң булып үсә, губерна көчле сак хәлендә дип игълан ителә, һәм фабрика урнашкан районнарга гаскәр җибәрелә. Зөя башына бер рота солдат килә. Әйе, сугышчан Баку пролетариатының революцион традицияләре җирлегендә- тәрбияләнгән, Степан Шаумян һәм Серго Орджоникидзе шәкерте булган Сибгат ага Гафуровның ни өчен сөрген урыны итеп эшчеләр һәм хуҗалар арасында кискен көрәш барган Зөя башы авылын сайлавы бик табигый. Сибгат Гафуров үзенең автобиографиясендә Акчуриинарның Зөя башы фабрикасында партия түгәрәге оештыруы «хакында яза. Түгәрәкнең‘составы турында документлар сакланмаган. Шулай да бу гугәрәккә татар халкының танылган вәкилләре Бэкер Белоусов, Абдулла Рәҗәпов, Шамил Усманов кебекләрнең актив катнашулары турында ышанып әйтергә була. Зөя башы картлары 1916 елда Май бәйрәме уңае белән зур демонстрация уздырылуын әле дә хәтерлиләр. Демонстрация, әлбәттә, Сибгат Гафуров һәм аның тирәсенә тупланган алдынгы эшчеләр тарафыннан оештырыла. Бу /демонстрациядән соң Гафуров Зөя башыннан китә. Февраль революциясе алдыннан ул Сембердә 96 пехота полкының солдаты була. Октябрь алды көннәрендә Ильич туган шәһәрдә беренче Советны оештыручыларның берсе — ул. Гимов, Крылов, Швер һ. б. иптәшләр белән берлектә Гафуров коммунистларның Сем'бер оешмасына нигез сала. Октябрь көннәрендә С. Гафуров, гарнизондагы иң зур гаскәри часть— 96 полкның солдатлар комитеты члены булганы хәлендә, властьны яулап алу өчен көрәшкә җитәкчелек итүдә катнаша. Сембер губернасында татарлар, башлыча, төньяк раконнарпа— хәзерге Татарстан республикасына кергән районнарга урнашкан. Революциянең беренче көннәреннән үк бу районнардагы татар халкы арасында оештыру эшләре алып бару бурычы туа. Шушы максат белән партиянең губерна комитеты каршында Мөселман секциясе оештырыла. Бу секцияне оештыру Сибгат Гафуровка тапшырыла. Секция өчен кадрлар туплау, аның әшчәнлеген җанландыру буенча Сибгат ага армый-талмый эшли. Секция акрынлап чыныккан большевиклар хисабына тулылаша тора. 1918 елның мартында Сембергә большевик Шакир Измайлов килә, шул ук елның май аенда Акчурин фабрикасыннан Бәкер Белоусов та губерна үзәгенә чакыртыла һәм Гафуров рекомендациясе буенча ЧК коллегиясе члены итеп билгеләнә, апрельдә Казан университеты студенты Кадыйр Абдрахманов партиянең Сембер .губерна комитетына учетка баса. Ләкин ак чехларның Сембер шәһәрен басып алулары нәтиҗәсендә секциянең эше берникадәр тоткарланып тора. Шәһәр азат ителгәч, кадрларны туплау дәвам итә. Губерна башкарма комитеты органы булган «Көн» газетасы чыга башлый. Анда Әхмәтша Хәбибуллин һәм Фәтхи Бурнаш актив эшчәнлек күрсәтәләр. РКП(б)ның Сембер губерна комитеты каршындагы Мөселман секциясе Сибгат Гафуров җитәкчелегендә татар хезмәт ияләрен Совет власте, партия тирәсендә туплау буенча зур эш ’башкарды. Бу коллек- тивтан партиянең .күренекле эшчеләре тәрбияләнеп чыкты. 1\адыйр Абдрахманов — Татарстан республикасын оештыру эшләре буенча В. И. Ленин янына барган вәкилләрнең берсе. Аннары ул Р1\П(б) Үзәк Комитеты каршындагы Көнчыгыш халььклары коммунисток оешмаларының Үзәк Бюросы секретаре һәм Закавказье Крайкомы секретарьлары- А. Ф. Мясников һәм Г. К. Орджоникидзеның ярдәмчесе булып эшли. Бэкер Белоусов һәлак булган Камил Якуб урынына Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясе члены итеп билгеләнә. Беренче Идел буе аерым Татар бригадасының хәрби комиссары булганы хәлендә Уралдан Фир- ганәгә кадәр сугышчан юл үтә, Урта Азиядә Совет власте урнаштыру эшенә зур өлеш кертә. Фәтхи Бурнаш Үзәк Мөселман Хәрби ^Коллегиясе органы булган «Кызыл Армия» газетасының редакторы булып үсә, татар халкының талантлы шагыйре булып таныла. Ә Шакир Измайлов Татарстан АССРның хезмәт халык комиссары булып күтәрелә һәм *Якын Көнчыгыш илләренә Совет илчесе итеп җибәрелә. Сибгат Гафуров җитәкчелегендәге Мөселманнар секциясе марксистикленинчыл милли политиканы тайпылышсыз үтәде, дисәк ялгышмабыз. Секция «Көн» һәм «Таң» газеталары аша татар хезмәт ияләрен революция казанышларын якларга, Совет власте, Ленин партиясе тирәсенә ныграк тупланырга чакырды, байларның, буржуазия калдыкларының, кулакларның, дин әһелләренең һәм төрле милләтчеләрнең ЧЫЕ йөзләрен фаш итте. Бу газеталар татар хезмәт ияләренә үз ана телләрендә Ленин сүзләрен, партия һәм хөкүмәтнең мөһим карарларын җиткерә иде. Редакция бик күп эшче һәм крестьян хәбәрчеләр белән бәйләнешкә керде. Күп кенә яшь әдипләр үзләренең беренче әсәрләрен шул газетада бастырдылар. Яшь, талантлы шагыйрь Әхмәт Япанчының бу газетада басылып чыккан шигырьләре укучылар арасында популярлык казанды. Кави Нәҗминең дә күп кенә шигырьләре «Көй» һәм «Таң» газеталарында чыкты. Ул чорда марксизмга дошман булган төрле агымнар бар иде. Шундый реакцион агымнарның берсе — вәисовчылык Сембер өязенең Бидән- ге авылында барлыкка килә. Гафуров .инициативасы белән «Таң» газетасында марксизм белән динне кушарга маташкан бу агымның реакцион асылын фаш итә торган берничә мәкалә һәм фельетон басылып чыга. 1919 елның октябренда Мөселман секциясе татар коммунистларының губерна конференциясен үткәрә. Бу конференция Көнчыгыш х/алык- лары коммунистик оешмаларының икенче съездына делегатлар сайлап кына калмый, съезд көн тәртибенә куелачак мәсьәләләрне дә тикшерә, милли мәсьәләдә Солтангалиев позициясенә кискен каршы чыга. Сибгат Гафуровның һәрвакыттагы кебек бу чор эшчәилегенә дә большевиклар позициясендә, ленинчыл позициядә нык тору х.ас. Сибгат Гафуров, Сембер губерна башкарма комитеты члены буларак, бер үк вакытта милләтләр бүлеге буенча бүлек мөдире вазифасын да алып бара. Губернадагы татар хезмәт ияләре арасында совет төзелеше эшләрен оашкара, урыннардагы Советларның, ярлылар комитетларының эшен җайга салу өчен еш кына татар авылларына чыгып йөри. Контрреволюциям һәм чит ил интервентларына каршы көрәшкә милли отрядлар әзерләү эшенә дә ул актив катнаша. Сибгат Гафуров Мирза Давыдовка удар татар батальоны оештырырга ярдәм итә һәм Икенче Аерым Татар бригадасын оештыру эшенә дә булышлык күрсәтә Сибгат Гафуров яшь буынны тәрбияләүгә гаять зур игътибар бирә. 1919 елда Себердә «Яшь мөселман интернационалистларның кучьтура оешмасы» төзелеп, бу оешманың уставын Гафуров җитәкчелегендә комиссия әзерли. Гафуров тәкъдиме буенча комсомолның губерна комитеты конференциясе чакырыла. Анда татар яшьләре арасында масса эшләрен җәелдерү мәсьәләсе тикшерелә. Сибгат Гафуров конференцияне котлап чытыш ясый һәм аның барлык утырышларында катнаша. Бу конференция паннар Польшасының Советлар Россиясенә һөҗүм иткән -көннәрдә җыела. Ахырдан күп кенә делегатлар үзләре теләп фронтка китәргә язылалар. 1920 елда Сибгат Гафуровны РКП(б) Үзәк Комитеты эшкә Татарстанга җибәрә. Ә 1922 елда ул РКП(б) Үзәк Комитеты -карамагына чакырып алына, анда Коминтерн Башкарма Комитетының Көнчыгыш бүлегендә җаваплы эшләр башкара, Коминтернның Икенче киңәйтелгән Пленумында катнаша. Аннары тагын Татарстанга кайта, Татарстан Өлкә Контроль комиссиясе Президиумы члены һәм партия комиссиясе секретаре урынбасары «булганы хәлендә, троцкийчыларга һәм җирле милләтчеләргә каршы көрәштә үзен чыныккан ленинчы, чын коммунист итеп күрсәтә. Татарстанда Сибгат ага 1937 елга, шәхес культы чорында хаксызга кулга алынганчыга -кадәр — унбиш елга якын эшли. Сибгат Гафуров — гаҗәп тыйнак, кыю һәм шул ук вакытта принципиаль кеше, Ленин гвардиясенең менә дигән вәкиле иде — күреп белүчеләр аны шулай хәтерлиләр. Эшче-большевик, профессиональ революционер, күренекле партия һәм хөкүмәт эшлеклесе Сибгат Гафуров- ның мораль йөзе, күп кырлы эшчәнлеге бик күпләр өчен, аеруча яшь буын өчен якты үрнәк булып тора.