Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Керфек очындагы кояш ./1Сояш! Күземә үк төштең. Рәхмәт! Сиңа да, керфек очындагы тамчыга да. Сөйләшик. Сөйләп җибәр Җир турында, \ илләр турында: Анголада ни хәлләр бар? Лаоста? Кубада? Сиңа мин күбрәк ышанам: син барсына шаһит, сиңа барсы мәгълүм. Дәшмисең? Юк, курыкма! Бу сиңа төбәлгән пушкалар түгел,, керфекләр бу... Каушама! Атом сынамыйлар миндә, Дерелдәп китү ул — күз кабакларының кыймылдавы... Сөйлә, Кояш! Бүтән илләрдә минем кебек егерме яшьлекләр ни уйлыйлар?* Кырыкка җиткәч нишләмәкчеләр? Алтмышта?.. Юынганда, Уйланып, борчылып, керфек очындагы Кояш белән озак сөйләшәм шуһай. Юынганда. янымдагы җиде яшьлек малайның да керфегендә тамчы була, э тамчыда Кояш була. Ә ул шаян Кояш белән сейләшеп тә тормый! Поши кебек башын селкүгә, Кояш диск кебек оча җиргә! Малай үзе көлә. Ә Кояшны миннән ким яратмый ул! Сабый санарга өйрәнә Б армакларын бөгә-бөгә, иреннәрен бөрә-бөрә сабый саный. Бер. Мин — берәү, Кояш — берәү. Ике. Әти. әни — икәү, күзләр. куллар — икәү. Өч... Санарга мине әни өйрәтте. Мин дә бердән башладым. Башта бармакларны, салават күпере төсләрен санадым, аннан — көннәрне, чакрымнарны... Хәзер инде саннар дөньясында мин: кабинетта да, урамда да, ресторанда да, таксида да... Саннар! Уңда — саннар! Сулда — саннар! Адымымны үлчи саннар, кан басымын үлчи саннар, фикеремне үлчи саннар, хисләремне үлчи саннар... Саннар! Кечкенәләр, Зурлар... (Зур саннарны әни миңа йолдызлар санар өчен кирәк диде.) Нульләр! Баланслар! Саннар! Саннар! Кирәклеләр, кирәксезләр... Төн. Мин язам. Бүлмәдә беркем юк. Тик кемдер комачаулый? Шымчы счетчик тек! тек! энергия чутлый почмакта. Кычкырасым килә: «Тукта! Кешелек үз яшен оныткан! Аңлыйсыңмы, кешелек яшен оныткан! Ә син...» Бармакларын бөгә-бөгә, иреннәрен бөрә-бөрә сабый саный. Бер. Мин — берәү, Кояш — берәү. Ике. Әти, әни — икәү, күзләр, куллар икәү. Өч... Ул санарга өйрәнә. Сугыш кырындагы үлекләрне түгел, күктән үзе кояр йолдызларны санар өчен өйрәнә ул! ер чайкыйлар кызлар. Тезләрендә — Кояш! Уйларны да, керләр кебек, ак иткәнче, пакь иткәнче эх, чайкарга иде! Сагышларны ике куллап, кысып-кысып, кысып-кысып сыгарга иде! Шатлыкларны иң башыңа сыйган кадәр, сыйган кадәр өяргә иде! Чын җырларны җилфердәргә биеккәрәк, биеккәрәк эләргә иде! Кер чайкыйлар кызлар. Тезләрендә— Кояш! Күзләрендә — яз! Ярым-ачык күкрәкләре оялган күк бераз... iZt рый, сау бул! Бәхетле бул! Киттем... Мәхәббәткә Җир шар түгел, Магеллан күк бу ноктага бүтән кайтмам. Кузгалганда соңгы тапкыр сиңа түгел, G tC. Ә/ № 11. Кабанга карадым мин. Тойдым, t сиздем, күзләрең ялварды, соңгы кат карачы миңа дип, иреннәр — миңа дип, иңнәрең — миңа дип... Кабанга карадым мин. Күзләреңнән артыграк аңа ышандым. Казанның моңлы бер күзе күбрәк аңлар кебек иде... Мин синнән киттем. Таң белән Төн булып киттем мин синнән. Иртәләрен Кабанга карасаң, пар түгел, аннан — минем сагыш күтәрелә... Метаморфоза Саранда я га колун балта. Түтәсе иңгән — күп сугудан, йөзе тонган — тутыгудан. Бер үрмәкүч узган җебен суза-суза. тупас йөздән чормадаңы балавызга... Бар иде колунның ялтыраган чагы,— йөзәр яшьлек имәннәрнең калтыраган чагы! Ә хәзер... тумранны ваткан, таш-сөякне чапкан дәһшәтле балта йокымсырап, изрәп ята. Пәрәвезне ичмасам бер чебен очып өзмәсме дип, җан юата. Кар ява «'*; ар ява. Кар ява. Сафлыкка күмелә, аклыкка төренә, пакьлеккә тиенә Җир-ана. Кар ява. Иң соңгы кышына кергән карт уңарган күзләрен текәгән урамга. Уйлана: «Җир кәфен урана. Җир кәфен урана...» Кар. ява. Шул ук урамда гыйшыктан исергән яшь егет, (Әйтерсең күк кабагы ачылган!) сөенә: «Кешеләр, күрегез! Кешеләр, күрегез! Ап-актан Җир туйга киенә, Җир туйга киенә!» Яңгыр Яңгыр! Коргаксыган Җиргә тизрәк төш! Тизрәк... Әнә кырда — чалкан яткан тырма, тимер бармакларын сузып, тели каршы алырга! «Тырма нәрсә?! Гөлләр, димсең, ялварсыннар!» Керфекләрен йомып иелгәннәр алар — назлылыктан түгел — борылып сиңа карарга да хәлләре юк... «Кеше дә сорасын дисең?» Әнә, күр, Кеше маңгай тузанын сөртеп, күктә карашын йөгертеп, пышылдады: «Иген кора... Яңгыр, яңгыр! Бер тамызлык кына!» Менә күктә күптән көткән өмет йомгагы — болыт! Болыт!!! Әй, кошлар очты түбәнтеннән, биешеп торган сыек рәшә юкка чыкты төтенләп, көтүченең чыбыркысы үләннәргә сөенеч салып, шуышты җир өстеннән... Болыт күл өстенә килеп койды орып, койды оеп... Кырда эсселектән кызган тимер тырма күккә табынып, кулларын сузып калды. Гөлләр — ауды. Ә Кеше — дәшмәде, яңгыр булып Җиргә тире тамды... Күзләр Уалкан яткан күзләреңне үптем. Иреннәрем белән гүя күккә орынып болытларны, тургайларны үптем... Алар барсы күзләреңә сыйган иде. Җиргә баккан күзләреңне үптем. Туфракны, чәчәкләрне, шулар белән үземне үптем... Алар барсы күзләреңә сыйган иде. Күзләреңне үптем. Синең кайгың, шатлыгыңны кушып мин дөньяны Җилфердәүч е Без елый белмибез. Авыр булсак та, яшькә бай булсак та, елый белмибез. Без җырлыйбыз бары: җилфердәп торсак та, кыштырдап куйсак та, бары җырлыйбыз. Без сансыз күп төрле, ә җырыбыз — бер: Кояш турында гел, Җил турында гел. Без бик күп төслеләр. Безнең арада — Бар сары, ал да... төсен җуйганнар да, манылганнар да. Безне киючеләр — Кешеләр төрле. Үзләре кебек үк җырлары төрле... үптем! керләр жыры Безнең җыр — мәңгелек, безнең һаман бер: Кояш турында гел, Җир турында гел. Пуля тишә безне, сода кисә безне... Юк, сыкрау түгел, — әйтү бу сүзне. Кешеләр мәңгегә киткәндә бездән, яшь агызып түгел,— кул болгап калабыз, җырлап калабыз. Без авыр булсак та, яшькә бай булсак та, елый белмибез, — бары җырлыйбыз без. Ә җыр һаман бер: Кояш турында гел, Җил турында гел... Мөхәммәт Садыйков Тик бер генә шигырь укыр идем Уик бер генә шигырь укыр идем Менеп басып Памир очына, Бар дөньяның уе-хисе сыйган Йөрәгемне алып учыма. Тыңласыннар иде шигыремне Дөньядагы барлык ил-телләр. Уянсыннар иде йокысыннан Байрон, Пушкин, Тукай, Гётеләр. Тезелгәннәр әрлән оясыдай Күккә карап әрсез атомнар... Җир шарының киләчәге өчен Борчылырга минем хакым бар! Хиросима кырларында шыткан Гөлләр кебек әрсез бу йөрәк. Сабыйлар һәм толлар елап түккән Күз яшедәй керсез бу йөрәк. Тик бер генә шигырь укыр идем Менеп басып Памир очына, Бар дөньяның уе-хисе сыйган Йөрәгемне алып учыма. Язгы күкрәү W* /7\ирдә язгы шытым, яшь үләннәр. Күктә яшен яшьни. Вәгъдә биргән кыздай басып тора. Ак каеным дәшми. Яңа ачкан бөре иреннәрен Язгы җилләр үбә. Килә болыт мамык мендәреннән Яшен түгә-түгә. Ята туфрак язгы рәхәтлектән Түшен ачкан килеш. Орлык булып шыта куенында Җәен пешәр җимеш. Җирдә язгы шытым, яшь үләннәр, Күктә яшен яшьни. Яшен булып күктә киләчәгем, Язгы хисем яшьни. Сулап исерерлек язгы һава. Хәйран калып торам: Яиа салган авыл йортлары да Яфрак ярасыман. Н. Хисамов Каберең кайда? «Китерегез миңа чәчәкләр!’..* (Ф. Әмирхан,} /Нин Иделнең шомырт чәчәкләрен, Фирганәнең утлы мәкләрен, Кавказның ак магнолияләрен, Россиянең зәңгәр умырзаяларын, Кырымның ак розаларын Бергә җыеп букет ясадым. Куярга дип шуны кабереңә, Ил кырларын күпме айкыйм менә, Тик тапмыйм бит, тапмыйм кабереңне, Белмәдекме юкса кадереңне... Табалмагач Казан зиратыннан, Барып чыгам башкорт кырларына, Узып китәм Урал буйларыннан, һич юк юлның туктап каласы: Җәелеп ята минем каршыда Мәгърифәтче татар баласын Якын -иткән казакъ даласы. Кая бармыйм — дуслар-илдәшләр Букетыма чәчәк өстиләр, Тик һәркайда ишетәм бер үк җавап: — Китте шул ул күптән үк, — диләр. Кырым, Кырым! Кара диңгез! Соң кат аны сез бит күрдегез, Сезгә килдем, җавап бирегез: Чәчәк илтер идем мин аңа, Илткән кебек бөек Тукайга, Кабере соң аның тик кайда? Кабере соң, кабере тик кайда? Эзлим, эзлим аны тагын да. Хаклык юлы мине Мәскәүгә, Мавзолейга, Ленин янына Алып килә. Букет кулымда. Куям аны халкым йөрәге Итеп санаган шушы кабернең Иң лаеклы иясе кырында Бушап калган яңа урынга. Галимҗандай юкка чыкканнарның . Каберләре менә шушында... Тирәкләр белән сөйләшү «Но не твое ли время, юность, Нести ее на всю страну?» (А. Твардовский.) үпме еллар яныгыздан үтеп, Беренче кат бүген күрдемме? Яңгырдан соң сипкән хуш исегез Сихерләде минем күңелне. Тирәкләр һәм кеше... Гаҗәпмени Сөйләшергә булса сүзебез, Элек ничек аңлашмадык икән, Якташлар бит юкса үзебез! Урманнарның яшел күләгәсен, Авылның хуш исле сафлыгын Китергәнсез монда, бизәү өчен Сез тормышын шәһәр халкының. Ә без менә бүген диплом алдык. Каршыгызда торам басып мин, Яшералмыйм, күләгәгез төшкән Юеш асфальтларга гашыйкмын. Шәһәрнең шул шаулы тормышы, Колонналы шул ак Диналар, Йолдызлардай шул хисапсыз утлар — Барсы-барсы тансык миңа алар. Нурга чумган люстралы заллар һәм аларны күмгән музыка, Ленин өмәләре... Үзенә тарткан Ниләр генә тагын юк икән?!.. Тик шәһәрнең шушы яктыларын Сусап көткән яклар бар әле, Шул якларга без дә омтылмасак Кемнәр генә илтер аларны? Тирәкләр һәм кеше... Ә шулай да Без үзара охшаш икәнбез: Сез килгән күк шәһәр бизәр өчен, Без авылга яшьлек илтәбез. Кави Латыйпов «Чуваш дуслар» циклыннан Минем бабай Юл өстендә агач йорт бар, Анда яши минем бабам. Дус-ишләре тирә-яктан Килеп йөри аңа һаман. — Сәлам сиңа, сәлам сиңа, Күршеләрдән, Латыйп пиччә *, I Пиччә — агай. Дип чувашлар, мактый-мактый, Татарчалап чәйләр эчә. Әйбәт бер җыр тыңлагандай, Юлчыларны бабай тыңлый. Колагында гүя аның Юлка 7 чулпылары чыңлый. Минем бабам чувашларда Иген иккән, гомер иткән. Егет чакта чуваш кызы Чиккән күлмәк бүләк иткән. Юлка биргән шул күлмәкне Бүген дә ул саклап тота. Карчык сизенмәсен, диеп Юлчыларга күзен кыса. Хәзер дә ул чувашларга Шыртан 8 ашарга дип бара. , Латыйп бабайны күргәндә Сырып ала бала-чага. «Татар килә» дигән сүздән Инде алар шүрләмиләр: — Латыйп пиччә, әкият сөйлә, «Шүрәле»не сөйлә, диләр. Күпер төбендә бер йорт бар, Алманчыга9 10 карап тора. Һәрбер чуваш әйтер сиңа, — Латыйп, ^диеп кенә сора. Кешелеген чуваш күрсәтте длек булган чуваш мескен кеше, Бар байлыгы — тимер китмәне, Кырыкмаса-кырык ямалган Йөз бөрмәле киндер чикмәне... Гомер иткән салам башлы йортта, Яшәгәндәй чыпчык ояда. Чабатага юкә каезлаган — Күп еллары үткән заяга. ...Тик үзгәрде инде заманалар — Кешелеген чуваш күрсәтте: йолдызларга тикле күтәрелеп, Ул яулады биек күкләрне. Сеспель* Сеслель, Сеспель, Син үлгәнсең яшьләй, туган. Кабереңне япкан үләннәр, Әйтерсең лә, яшел юрган. 7 Юлка — кыз исеме. 8 Шыр тан — чуваш халкының яраткан ашы. 9 А л м а нч ы — чуваш авылы. 10 М. Сеспель (1899—1922), чуваш совет поэзиясенә нигез салучы. Украина җирендә^ күмелгән. Быел 16 ноябрендә атаклы шагыйрьнең тууына 65 ел тула. Сеспель — чувашча умырзая дигән сүз. Сеспель, Сеспель, Түгелә лә күздән яшьләр. Сагына сине бала-чага, Сагына сине картлар, яшьләр. Сеспель, Сеспель, Дип шаулыйлар гүя таллар. Бал кортлары оча төсле: — Җырларыңда ширбәт, бал бар. Сеспель, Сеспель Дигән кебек ак каеннар. Җырчы диләр сине сөеп Татарлар һәм украиннар. Сеспель, Сеспель Умырзая төсле сүндең, «Ләкин беләм, үлгәндә дә Чувашны син күктә күрдең. Улып бабай •£)ашы аның гүя күккә тия, Әйтерсең лә, Улып — каланча. Атлаганда җирне тетрәтә ул, Бер басуда җитәр Канашка. Ул күтәрә, диләр, хәтта атны, — Кара икмәк аңа килешкән, Бер утырса — бер самовар эчә, Ташы гына суны инештән. Йөрер һаман салмак кына атлап, Эчтән генә көйләр көйләр ул. Үз-үзенә сузып сызгыргалар, Өч тәүлектә бер сүз сөйләр ул. Торалмас тик эшсез бер тәүлек тә, Куллар, дияр, никтер кычыта. Мыекларын сыйпап, эш артыннан Барыр хәтта җәяү котыпка! Настюк б?удан кайтып килә Настюк әнә, Ал яулыгын читләп бәйләгән. —Гомерлеккә, — ди ул, — Самат белән Чәчләребез чәчкә бәйләнгән. Гашыйк булган татар егетенә, йолалардан куркып тормаган. Алып килгән Настюк бирнә итеп Урак кына бары чормадан. —Чуваш булсаң, юаш бул син, — диеп, Усал телләр аңа әйткәннәр... Туй иткәндә, гадәт-йола саклап, Камчы белән кызны теткәннәр. Шунда Самат: «Калам кәләшсез», — дип, Түзә алмый өзелеп елаган. Настюк гүя берни булмагандай, «Шуты шыйвы» 1 җырын җырлаган. Ул чак Настюк түгел, Нәфисә дип, Килененә дәшкән әнкәсе. Син бәхетле, диеп адым саен Чыңлый хәзер Настюк тәңкәсе. Нәҗип Мадьяров Кайларга барсам да /4йкыйм мин җир өстен, — Тик кая барсам да. Һаман бер урынга Тоташа үткән юл. Саргылт дулкыннар 1 2 Әрәмәләрдә Еллар узса да, Кошлар чыр-чуы. Таң бер төсле үк. Аллана офык, Шундый ук иген Уяна иртә. Тирә -ягымда. Тургай җырлары Тургай җырлары Белән алкышлап, Белән алкышлап, Юл мине тагын Алып кайта юл Каядыр илтә. Мине авылга. Тирә-ягымда Аксыл дулкыннар, Саргылт дулкыннар. Саргылт дулкыннар Алар да минем Юл уңаена Белән баралар. йөгерә басудан. Җай искән җилгә Алар да, гүя, Серләрен сөйләп, Минем шикелле Бер-берсен куып, Ил гизеп, кире Җырлап агалар. Кайталарсыман. Тургай «Шуты шыйвы» татарча «Якты чишмә». Чуваш халкының яраткан җырыһәм миңа көннән-көн Ачыграк сизелә: Туган җир дөньяның Уртасы икән ул. w* /Т\ ырлый тургай, җырлый Уҗымнарны мактап. Гашыйк булып иркен кырлар һавасына; Эзләми ул матур чардак кырыйларын, Оясын да кора иген арасына.