Поэзия
Мөхәммәт Садри
Көзге уйлар
Язны көтеп, баш иеп көн туган'якка, Алмагачлар яфракларын койган чакта, Җилгә туры карап, Ослан тауларында Уйга чумдым, шаулы Идел яннарында. Колагымда — көзге ачы җил моңнары, Күз алдымда — ярсу Идел дулкыннары, Баш очьпһда — кургашын кебек болытлар. Йөрәгемдә—шашкын хисләр, сүнмәс утлар. Уйларымда — кояш күрми үткән җәйләр, Таш кыяга кадакланган Прометейлар, «Җәһәннәмнең беренчесе» туган яклар: Борынгы Рим — канга баткан Спартаклар. Уйларымда — көрәш белән тулган еллар, Степан Разин, Пугачевлар, ачлар, коллар; Искәндәрнең1 караңгыда суккан «Чаңы», An-ак Маркс. Баррикада. Париж таңы. Колагымда — Вив ля, Коммун! — Коммун, яшә! — Пер-лашезның корбаннары алга дәшә. Варлен 2 тавышы, Потье3 җыры ул бүгендә Байрак булып яши йөрәкләр түрендә. Күз алдымда — сөргеннәргә куган юллар, ) Канлы дарлар, зынҗырланган аяк-куллар. Бишенче ел. Кышкы сарай. Патша залпы. Ут-төтен һәм канга баткан Питер халкы... Сараена качып патша карап тора, Мәйдандагы корбаннарга янап тора, Туймаган ул кан эчеп һәм асып-кисеп, Россияне коточкыч «җәһәннәм» итеп. Колагымда — көзге ачы җил моңнары, Күз алдымда — ярсу Идел дулкыннары, 1 Искәндәр — Герцен кушаматы. «Чаң» — Герцен . чыгарган газета — «Колокол». 2 Варлен — Париж коммунары. 3 Потье — «Интернационал» сүзләре авторы. Бат очымда — кургашын кебек болытлар, Йөрәгемдә — яңа хисләр, сүнмәс утлар. Салкын көзне уйлап уйный күңел сазы, Ямьсез көздә туды ямьле язлар язы, Язлар язы, яңа эра — чорлар чоры, Россиянең иркен сулап җырлар чоры. Көзге көндә йөрәгенә туплап барын: Маркс уен, дөнья-уен — кояшларын, Себер, сөрген, палач кордоннары аиит Киң мәйданга эшче Петров килеп баса, Ленин, Ленин броневикка менеп баса, Кояш булып тиңсез бәхет юлын ача: — Бөтен власть Советларга, Советларга! Халыкларның байлыклары — халыкларга! Һәр почмакка барып җитә Ленин анты, Ул сүзләрне кабатлый бөтен ил халкы, Халык белән «Аврора»ның көчле залпы; Җир куана: Ленин, мәңге балкы, балкы! Җир шарында туа тиңсез таңнар таңы, Азат хезмәт, чын дуслыкның зур Ватаны! Халык атлый кояшка карап туп-туры, Балкый аңа Ленин нуры, бәхет нуры! Колагымда — көзге ачы э^ил моңнары, Күз алдымда — ярсу Идел дулкыннары, Баш очымда — космонавтлар салган юллар, . Йөрәгемдә — язгы хисләр, язгы орырлар! Кар яуса да туган җирем өсләрендә, Алмагачлар чәчәк ата хисләремдә!
Әнвәр Давыдов
ОКТЯБРЬ
Бөек Октябрь бу! — дибез. I Ракета мең чакырымнарны очып үтсә — Бөек Октябрь бу! — дибез. Яңа заводлар, фабрикалар, могҗизалы автоматлар — Бөек Октябрь! Елгаларда — җирдә төнне көн ясаучы гигантлар — Бөек Октябрь! Әйе, аларны азатлык алган куллар төзеде! Әйе, бу чагыштыруларда дөреслек бар. Ләкин... Ныо-Иорктагы Бруклин күпере? Андагы күккә ашкан небоскреблар?! Алар да йортлар сала белә. Кеше тире һәм каны белән кирпечне кирпечкә шактый нык беректерә. Шәһәрләрдә яңа биек өйләр үрелсә күккә, * Октябрь Эчкәндә генә түгел, эштә дә колачны киң җәя белгән Россия байлары да 47 ел ятмас иде бит тик кенә. Ятларны шак катырырга алар бик яраткан. Мәскәүдәге высотныйлар бәлки тәбәнәграк яки ямьсезрәк булмаслар иде. Байлар баш тартмас иде галимнәр биргән ракета-канаттан. Беренче булып айга бәлки барыбер рус кешесе басар иде. Купецлар, корсакларын җыя төшеп, йөгерерләр иде Америка артыннан. Бәлки куып та э^итәрләр иде — күпме сыга белгәннәр алар Рәсәй халкыннан. Бәлки... бәлки... Әмма безнең ракеталарның, безнең йортларның, фабрика һәм заводларның, могҗизалы автоматларның, кояш тудыручы гигантларның бүтән бер гүзәл сыйфаты бар: Аларның хуҗасының исеме бик кыска, анык — Фәлән Фәләневләр түгел, түгел фәлән фәлән компанияләр — ә халык! Бу — Бөек Октябрь. Ул йортларда торучылар, заводларда эшләүчеләр — хуҗалар да түгел, ялчылар да түгел, ә шатлыклы хезмәт өмәсендә яңа дөнья иҗат итүче өмәчеләр! Бу — Бөек Октябрь. Минем улым бу юлларны укыды да сорый: — Әти, нәрсә ул «ялчы», эштән соң ял итүчеме? — ди. Миллион квартирада миллион малай, бу сүзне укыса, шундый сорау бирәчәк. Бу — Октябрь. Ә минем оныгым: — Нәрсә ул «ярлы?» — диячәк. Ярты Европа шундый сорауларга табан бара. Ә Африка күпме еллар үз йөрәген сыкраткан сорауларга җавап таба: Кара куллар, кызгылт куллар, сары куллар, ак куллардай, ил язмышын хәл итә ала, моның өчен алар чын хокуклылар! Коллык төне кайтмас инде Африкага! Бу — Октябрь. Бөтен дөнья хәзер шуны яхшы белә: Җир йөзенә мәңгелеккә Тынычлык, Азатлык, Тигезлек, Туганлык һәм Бәхет килә. Чигенү юк! Ку — Бөек Октябрь. 1964.