КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМ
Ул безгә, барыннан да элек, күренекле тел галиме, әдәби тәнкыйтьче, олы остаз, киң күңелле иптәш, эчкерсез киңәшче буларак билгеле. Латыйф ага Җәләй — татар тел белеме өлкәсендә фәннәр докторы дигән югары дәрәҗә алган беренче галим. Аның тормыш һәм иҗат юлы ленинчыл милли политиканың тормышка ашуын күрсәтүче бик ачык бер мисал булып тора ала. Сезонлы эшче булып төрле урыннарда каңгырып йөргән ярлы крестьян малае бары тик Октябрь революциясеннән соң гына зур галим дәрәҗәсенә күтәрелә алды. Латыйф Җәләлетдин улы Җәләлетдинов (Л. Җәләй) 1894 елның 17 ноябренда Ульяновск өлкәсе Кече Кандал районы Иске Кызыл Су (русча: Тат. Урайкино) авылында ярлы крестьян семьясында туа. Семьяга ярдәм кирәк булганлыктан, Латыйф тугыз яшьтән үк төрле җирләрдә ялланып эшли. Шул вакытта рус балалары белән аралашып, русча өйрәнә башлый. Кыш көннәрендә авыл мәктәбендә укый, 1906 елда Мәләкәскә китә һәм шунда үз тамагын үзе туйдырып, мәдрәсәдә укый башлый. Шул елларда яшь Латыйф әти-әнисез кала. Ләкин бу аның укуга булган омтылышын юкка чыгармый. Ул мәдрәсәнең соңгы ике елын бер елда тәмамлый. 1912 елда хәзер Куйбышев өлкәсенә керә торган Иске Җүрәй авылында укытучылык эшенә керешә. Ул вакытта татар укытучыларының аерым билгеләнгән хезмәт хакы булмый, алар укучылардан керә торган сәдакага гына яши торган булалар. Латыйфны сәдакага яшәү кимсетә, һәм ул 1914 елда үзенең бер иптәше белән Ташкентка бәхет эзләп китә; анда грузчик, ипи пешерүче булып эшли. 1915 елда солдатка алына, империалистик сугышта контузияләнә, Мәскәүдә госпитальдә ята, яңадан фронтка китә. Февраль революциясен — Румыниядә, Октябрь революциясен үз авылларында солдат шинелен салырга өлгермәгән килеш каршылый. Бөек Октябрьдан соң Латыйф ага зур дәрт белән яңадан үзенең яраткан укытучылык эшенә кайта. Өч ел буе үз авылында укыткач, Латыйф аганы 1921 елны Самарага детдом мөдире һәм педтехннкумга татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерәләр. Шул елларда ул әдәбият белән кызыксына башлый, үзе дә шигырьләр, пьесалар яза. 1925—27 елларда Бозаулык өязе мәгариф бүлегендә, 1928—29 елларда Самара облоносыида инспектор булып эшли. 1929—31 елларда башта Кузнецк шәһәрендә, аннан соң Мәләкәстә партия мәктәбендә татар теле укыта, Самарадагы сель-' хозкомвузга аспирантурага керә. 1933 елны, анда татар теле буенча аспирантура ябылгач, Латыйф Җәләй, Казанга килеп, КГПИ да аспирантурада укуын дәвам итә. 1935 елда аны тәмамлый, институтта татар диалектологиясен һәм әдәби тел тарихын укыта башлый. 1939 елдан алып . 1962 елга кадәр Латыйф Җәләй тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теле секторы мөдире булып эшли. Бер үк вакытта университетта татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештыруда актив катнаша, шунда диалектология һәм тел тарихы курсларын укыта. Латыйф ага Җәләйнең фәнни эшчәнлеге 20 нче елларда башланып китә. 1929 елда аның беренче хезмәте аерым китап булып басылып чыга. Бу дингә каршы тәроияУ не оештыру методикасы турында була. Шуннан соң Л. Җәләй тел укыту турында мәкаләләрен һәм уку китапларын берсе артыннан берсен бастырып чыгара башлый. Әдәбияттан дәреслекхрестоматияләр төзүдә актив катнаша. Казанга килгәч, Латыйф ага әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә актив эшли башлый. 1934 елда М. Әмирнең «Командир» исемле әсәренә рецензия яза. Шуннан алып 1941 елга кадәр ул «Зәңгәр алан», «Башлап язучылар теле», «Сиваш», «Татар художество телен баетуда Ш. Камалның роле» дигән фәнни-тәнкыйть мәкаләләре яза. Г. Тукай поэзиясенең телен тикшерә һәм шул темага берничә мәкалә бастыра. Бөек Ватан сугышы елларында Латыйф аганың әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге тагын да җанлана. Бу чордагы әдәбиятка күзәтү рәвешендә Л. Җәләй берничә мәкалә бастыра. Ул аларда Г. Тукай, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, С. Хәким, Г. Бәширов һәм башка язучылар иҗаты һәм аларның теле турында кыйммәтле фикерләр әйтә. Төп хезмәте тел өлкәсендә булуга карамастан, татар әдәбияты тарихы белән якыннан кызыксына, шул турыда мәкаләләр язгалап тора. Латыйф ага — 1939 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены. Латыйф Җәләй — тел галиме, бигрәк тә татар диалектологиясен мөстәкыйль фән дәрәҗәсенә күтәргән гыйльми эшче. Диалектолог буларак, ул халыкның җанлы сөйләшен өйрәнү буенча 19 экспедиция оештыра. Җирле сөйләшләрне тикшерү аша татар халкы тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә. 1938 елда ук инде Латыйф ага «Татар телендә диалектлар» дигән мәкалә яза. Шуннан соң ул диалектология өлкәсендә системалы эш алып бара һәм 1947 елда «Татар диалектологиясе» дигән беренче зур китабын бастыра. Бу — югары уку йортлары өчен чыгарылган кулланма татар диалектологиясе фәнен, башка төрки халыклар диалектологиясе белән чагыштырганда, иң беренче урынга чыгара. Латыйф ага, беренче буларак, татар диалектлары сүзлеген төзүнең кирәклеген исбатлады. Хәзерге көнгә Латыйф аганың турыдантуры катнашында Н. Борһа- нова һәм Л. Мәхмүтовалар тарафыннан диалектологик сүзлекнең өч кисәге басылып чыкты да инде. Татар теле диалектларын өйрәнү буенча сораулыклар төзүдә Л. Җә- ләйнең роле аеруча зур. Аның диалектологик эшчәнлегенең иң югары ноктасы — 1955 елда яклаган «Татар теленең урта диалекты турында монография» дигән докторлык диссертациясе. Бу хезмәткә СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты профессор Н. К. Дмитриев түбәндәге бәяне бирә: «Безнең алда татар фәнендә әле моңарчы күрелмәгән грандиоз хезмәт, һәм бу Сөембикә манарасыдай памятникка автор үзенең бөтен яшьлеген, үзенең кыю һәм иҗади эзләнүләренең бөтен ялкынын салган». Хәзерге көндә Л. Җәләйнең шәкертләре ул башлаган эшне уңышлы рәвештә дәвам итәләр: татар теленең диалектологик атласын төзиләр. Җанлы сөйләшләрне тикшерү халык тарихының аерылгысыз өлеше булган тел тарихын өйрәнү өчен кирәк. Тел тарихы тарихи грамматика белән аерылгысыз бәйләнгән. Менә шуңа күрә Латыйф ага, диалектолог буларак, әдәби тел тарихы һәм тарихи грамматика буенча да нәтиҗәле гыйльми эш алып барды. 1938 елда ук инде Л. Җәләй «Татар телендә фонетик үзгәрешләр» дигән мәкалә язды. 1942 елда «Татар теле тарихына карата кайбер материаллар» дигән хезмәтен кандидатлык диссертациясе итеп яклый. Шуннан соң ул КГУ һәм КГПИ дагы татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары өчен әдәби тел тарихы һәм тарихи грамматика курсын һәм аның программасын төзи, шул өлкәгә караган күп кенә мәкаләләр бастыра. 1954 елда Л. Җәләйнең «Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар» дигән китабы чыга. Аның иң зур хезмәтләреннән берсе - «Татар теленең тарихи морфологиясе буенча очерклар» дигән китабы Казан университетының нәшриятына тапшырылды. 20 табаклык бу хезмәт 1965 елда басылып чыгарга тиеш. * Зур галим Латыйф ага Җәләй хәзерге татар әдәби теле проблемалары буенча да әһәмиятле хезмәтләр язды, татар әдәби сөйләм культурасын үстерү юлында күп тырышлык күрсәтте. Аның 1953 елда чыккан «Татар теленең орфоэпик нигезләре» дигән китабы татар телендә татарча дөрес әйтү, дөрес сөйләүнең төп кагыйдәләрен һәм принципларын яктырткан зур күләмле беренче хезмәт булды. 1956 елда Л. Җәләй «Социалистик Татарстан» газетасында «Татар тел белеме алдындагы бурычлар» исемле мәкаләсе белән чыга һәм монда татар теленең тулы аңлатмалы сүзлеген төзү, әдәби телне стилистик яктан эшкәртү, диалектологик атлас һәм тулы диалектологик сүзлек төзү һ. б. проблемаларны тиз арада тормышка ашырырга кирәк дигән фикер үткәрә. Бу бик вакытлы әйтелгән сүз иде, бүгенге көндә аны Латыйф аганың шәкертләре һәм дуслары уңышлы рәвештә тормышка ашыралар. Кыска гына мәкаләдә Латыйф аганың эшчәнлеге турында сөйләп бетерергә мөмкин түгел. Шулай да аның халыкка булган хезмәтендәге үзенчәлекле бер якны әйтмичә калдырырга һич ярамый. Латыйф ага, барыннан да элек, яшь кадрлар тәрбияләүче ул. Педагогия институтында һәм университетта ул тәрбияләп чыгарган укытучылар илебезнең кайсы гына почмагында юк икән! Латыйф ага — ачык күңелле, таләпчән, аз сөйләп күп мәгънә бирергә тырыша торган педагог. Күбрәк сөйләргә ярата торган студентларга ул: «Син, энем, беләсең, ләкин күп сөйлисең, кыскарак сөйләргә өйрәнергә кирәк», — дип, әдәби тел матурлыгының күп сөйләүдә түгеллеген, бәлки кыска, аңлаешлы сөйләүдә булуын һәрвакыт искәртә килде. Латыйф ага — татар филологлары арасыннан фән кандидатларын иң күп тәрбияләгән профессор. Аның җитәкчелегендә диссертация яклаган яки якларга җыена торган яшь галимнәр саны 20 гә якын. Хәзер дә әле пенсиядә булуына һәм сәламәтлеге бик яхшы булмауга карамастан, Латыйф ага яшьләрнең эше белән якыннан кызыксынып, аларга акыллы киңәшләр биреп тора, үзенең бай тормыш һәм гыйльми тәҗрибәсе белән чын күңелдән уртаклаша. Латыйф аганың шәкертләре, дуслары, каләмдәшләре, танышлары һәм аның хезмәтләре белән таныш булган кешеләр аны тууына 70, иҗади, фәнни-педагогик эшчән- легенә 50 ел тулу уңае белән чын күңелдән котлыйлар, саулык-сәламәтлек, яшьләрне тәрбияләүдә бетмәстөкәнмәс көч һәм шатлык телиләр.