Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨРМӘТЛЕ СӘЛМАН ДУС!

Совет әдәбияты» журналының 7 санында синең «Урман гарнизоны» исемле документаль повестеңны укыдым. Бу повесть дәһшәтле сугыш эпизодла- /z рын коры фактлар рәвешендә кәгазь өстенә теркәү генә түгел, минемчә, бу — чын художество әсәре. Чынлап та, Сәлман, болар синең табигыи үз сүзләрең бит! Һәрвакыттагыча бик мәгънәле дә, бик тапкыр да, кирәк жирдә шаян сүзләр белән, тәмле итеп, сокландыргыч итеп, күңелләргә рәхәт бирә торган итеп сөйләвең бит бу! Әдәбиятны, бигрәк тә татар әдәбиятын, бик яхшы белүеңнең күркәм җимеше бит бу! Мин эшли торган китапханә укучылары да бу повестьны зур кызыксыну белән укыдылар. Без барыбыз да сезгә — халкыбызның иң фаҗигале көннәрендә барлык авырлыкларны җиңеп, меңләгән кешеләрне үлемнән коткаручы батыр разведчикларга — мең-мең рәхмәтләр әйтәбез! Сәлман! Минем укучыларым синең үзең белән бик кызыксынып күп кенә сораулар бирделәр. Мин аларга моннан 35 еллар элек бергәләп Казан педагогия институтында укыган шау-шулы көннәрне, синең бик яшьтән үзең теләп Совет Армиясе сафларына китүеңне, турылыклы батыр солдат булып хезмәт итүеңне, хәзер дә җәмәгать эшендә актив катнашуыңны, кешеләргә зур ихтирам белән карый торган, ярдәмчел олы җанлы, иркен күңелле, ачык, шаян табигатьле кеше булуыңны, бик яхшы семьячыл ата булуыңны — барсын да, барсын да сөйләдем. Шулай ук синең татар халык көйләрен (бигрәк тә «Гөлҗамал»ны) матур итеп башкаруыңны да яшереп кала алмадым. Без, укучылар белән, алдагы көннәрнең берсендә синең белән очрашу кичәсе оештырырга һәм синең сугыш хатирәләре «байлыгын» үз телеңнән ишетергә телибез. Син безнең бу теләгебезне кире какмассың дип ышанабыз. Тагын бер мәртәбә хөрмәт һәм зур сәлам белән: МӨХТӘРӘМӘ ГАЗИЗОВА. Казан шәһәре Дербышка культура сарае. * Солдатның да төрле вакыты була. — Кайчак авыр походлардан соң арыла: тәннәр үзеңнеке түгел кебек, күз кабаклары гер аскандай авыраеп кала, куллар бер* эшкә дә бармас кебек тоела. Менә шундый минутларда еш кына күңелгә үтемле китапка очрыйсың да, ул сине сихәтләндереп җибәрә. Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше» романын укып чыгу миңа шуңа охшаш бер тәэсир ясады. Күз алдына халкыбызның бәхете һәм азатлыгы өчен Бухенвальд үлем лагеренда батыр көрәшүче олы җанлы, көчле рухлы кешеләр килеп басты. Алар дәһшәтле үлем тырнагында газапланганда да төшенкелеккә бирелмәгәннәр, үзләренең югары омтылышлары һәм ышанычлары аркасында җиңүчеләр булып чыкканнар. Бу бит солдат өчен генә түгел, һәр кеше өчен батырлык үрнәге. Бу китапны без, бик күп татар солдатлары, зур кызыксыну белән укып чыктык. Үзебезнең канәгатьлек хисләрен «Совет әдәбияты» журналына юллап, хөрмәтле язучьг Г. Әпсәләмовка иҗат уңышлары һәм сәламәтлек телибез. Солдатлар исеменнән: САЛИХ БАИМӨХӘММӘТОВЛенинград.