Логотип Казан Утлары
Публицистика

Галимҗан Ибраһимов жандарм күзәтүе астында

Галимҗан Ибраһимов үзенең анкета-биогра ф и я с е н д ә: «Мин реакция вакытларында, 1912— 1913 елларда Киевта идем, анда - мөселман революцион студентларының яшерен оешмаларында актив катнаштым... Студентлар арасында яшерен эш алып барганым өчен 1913 ел 17 апрельдә 14 Киевта кулга алындым, азат ителгәннән соң 1917 елга кадәр полициянең гласный күзәтүе астында булдым», — дип яза 15 . Архив документларыннан күренгәнчә, патша хөкүмәте Галимҗан Ибраһимовның Киевта студентларның яшерен оешмасына катнашуына нык игътибар иткән һәм аңа язучы Ибраһимов дип кенә түгел, бәлки патша строена каршы, политик яктан ышанычсыз кеше дип тә караган. Киев хәлләреннән соң Г. Иб- раһимовны Киев губерна жандарм идарәсе исемлегенә теркәп, ачык (гласный) күзәтү белән генә чикләнмиләр, бәлки яшерен (негласный) күзәтү астына да алалар. Ә Казан губерна жандарм идарәсе Г. Ибраһимовка «интеллигентный» дигән яшерен кушамат бирә, һәм ул жандарм идарәсе документларында шул кушамат белән аталып йөртелә башлый. Хәзер инде Галимҗан Ибраһимов кая гына китсә дә, ни генә эшләсә дә — барысы да жандарм идарәләренә билгеле була, чөнки аның һәрбер адымын яшерен күзәтеп, хәбәр итеп торалар. 1914 ел башында полиция департаментына биргән белешмәсендә Казан губерна жандарм идарәсе Галимҗан 14Даталар иске стиль белән биреләләр. 15 КПСС ӨК партархивы, ф. 292, эш 4543, 4, 8 бит. 16ТАССР ҮДА. ф. 2, эш 2848, 35—37 бит. ■’ Г. Ибраһимов. Сайланма әсәрләр, т. 1, 18 бит. 1957 ел. Таткниг’оиздат. Ибраһимов турында менә болан дип язган: «...Галимҗан Ибраһимов беренче тапкыр 1913 елның апрель аенда Киевта оештырылган мөселман студентлары түгәрәге члены буларак телгә алына. Бу түгәрәк Киевтагы төрле университетларда укучы мөселман сту- д е н т л ары вәкилләре и е ң җ ы ел ы ш ы н оештыра; анда катнашучылар, шул исәптән Галимҗан Ибраһимов та, кулга алыналар, төрмәгә ябылалар һәм Киев губерна жандарм идарәсе исемлегенә теркәләләр. 1913 елның сентябрендә Ибраһимов Казанга күчеп килә һәм «Аң» журналы редакциясенең секретаре булып эшкә керә»16 . Л ә к и и Г а л и м җ а и И б р а һ и м о в «Аң» журналында озак эшләми. Аның «Аң» журналыннан чыгып, тиз генә Казаннан китүенең сәбәбе тәмам ачык түгел әле; бу хакта төрле фикерләр бар, һәм ул вакыттагы матбугат моны төрлечә аңлата. Г. Халит үзенең Галимҗан Ибраһимовның сайланма әсәрләренә язган кереш сүзендә: «...Редакциядән китүнең бер сәбәбе 1915 елда «Аң» нәшере бастырган «Альбом»га («Сәнаигы нәфисә мәҗмугасы»на) бәйле булуы белән аңлатыла»17 ,— дип яза. Галимҗан Ибраһимов моны, журналның көндәлек эшләреннән үзен бераз чикләп, иҗади Г эш белән ныклап шөгыльләнергә теләве белән аңлата. Ләкин аның «Аи» журналыннан китүе тик «Аль- бом»га гына бәйле ’булса, нигә ул т11з генә Киев, Кырым, Кавказ якларына барыр иде икән? Безнеңчә, аның 1913 елда журналдан китүе билгеле бер дәрәҗәдә Киев вакыйгаларына да бәйләнгән 'булырга тиеш. Казан губерна жандарм идарәсе Галимҗан Ибраһимовның Казаннан китүенә зур-политик әһәмият бирә: язучы Казаннан чыгып киткәнче үк инде аның маршруты жандарм идарәсенә билгеле була һәм, ул юлга чыгу белән үк, башка губерна жандарм идарәләренә хәбәр итәләр. Галимҗан Ибраһимовның Казаннан Киев, Кырым, Кавказ якларына китүе турында 1914 елның 15 февралендә полиция департаментына биргән донесениесендә Казан губерна жандарм идарәсе түбәндәгеләрне яза: «...Шушы елның 13 февралендә «Аң» журналы секретаре, чынлыкта исә аның редакторы, Галимҗан Ибраһимов көтмәгәндә скорый поезд белән Казаннан китте... «Аң»ның редакторы — нәшире Хәсәнов белән Ибраһимов бик дусларча аерылыштылар. Хәсәнов аңа әдәби әсәрләре өчен алдай ук юлга акча бирде һәм, Ибраһимов журналның сотруднигы булып калганга күрә, гонорарны ай саен вакытында җибәреп торырга вәгъдә итте. Галимҗан Ибраһимов үзенә шушындый маршрут төзеде: Киев, аи- Да берничә көн торачак; Одесса, аннары Кара диңгез буйлап, Кырым аркылы Сухумига барачак. Ләкин бу 'китүнең билгеле бер максаты бар дип уйларга кирәк. Ул аларны үзе сер итеп саклый. Эш шунда ки, китәргә берничә көн элек ул... әгәр мөселманнарның.... сәяси партияләрен оештырырга туры килсә... моның өстендә күп кенә тырышып эшләргә туры киләчәк... Партия яшерен эшләргә тиеш булачак һәм татар прогрессив матбугаты бу хакта шауламаска тиеш. Партияне Россиядәге социалистик партияләр шикелле оештырырга һәм шул юнәлештә эшләргә туры киләчәк, 18ТАССР ҮДА, ф. 2, эш 2635. 1—2 бит. 19 ТАССР ҮДА, ф. 2, эш 2635, 4 бит. моның өчен аларның эшләре, программалары, уставлары белән яхшы танышырга, аларның тәҗрибәләре белән файдаланырга кирәк булачак, дигән фикерне әйтте... Бу сүзләрне Ибраһимовның маршруты белән чагыштырганда, ул үзе бу турыда ачыктан-ачык әйт- мәсә дә... сәяси партияләр белән танышыр өчен китте дип уйларга мөм кин. Ибраһимов фикеренчә, Казанда булачак яшерен мөселманнар партиясенең үзәге үзенең якын танышы һәм ышанган кешесе — Шәһид Әхмәдиев булырга мөмкин. ...Бу хакта Киев, Кутаиси, Одесса губерна идарәләре начальникларына хәбәр ителде» Күрәсез, жандарм идарәсе Г. Ибраһимовның Казаннан китүенә политик төс бирә һәм аны-бик ныклап күзәтеп, тикшереп тора. Галимҗан Ибраһимовның килүе турында Киев губерна жандарм идарәсенә алдан ук билгеле була һәм ул Киев вокзалында вагоннан төшүе белән үк. аның артыннан яшерен күзәтү башлана. Киев губерна жандарм идарәсе 1914 елның 21 февралендә Казан губерна жандарм идарәсенә җибәргән донесениесендә Г. Ибраһимовның вокзалда каршы алынуы турында белдереп: ...«интеллигент- н ы й » н ы Жил я б и н с к и й у р а м ы н д а г ы 130 нчы йортта урнашкан «Москва» номерына кадәр озата бардылар, ә икенче көнне, 16 февральдә, Ибраһимов Львов урамындагы 55 нче йортта бүлмә алды һәм хәзер шунда тора...»18 19 ,—дип яза. Киевкә ни өчен килүе белән кызыксынгач, Г. Ибраһимов, 1913 елны тентү вакытында алынган әйберләремне алырга килдем, ди һәм, анда бер ай торганнан соң, 11 мартта Одессага китә. Киев губерна жандарм идарәсе, Г. Ибраһимов артыннан күзәтүне дәвам иттереп: «Интеллигентный» кушаматлы Галимҗан — Алимҗан Гирфанов Ибраһимов 11 мартта I Цп роз^синсиу пункту I ПОЛУЧЕНО . вход. ж?р. Л? /// I Д'ьл0 м А? внесен отъ 24 минув* то ИЗВЕСТКУЙ Вамъ Галимжаяъ-’ Алимзанъ Гирфановъ ИБРЛГИМОБЪ^ кличка по наблюден 1ю "Интеллигентами сег^Марта $£1халъ изъ Кхева въ г. Одессу безъ наблюден!я; о чемъ телеграммой того же числа за № 57 сообщено Начальнику Жандармскаго Управлен1я Г. Одессы на предметъ учреждения за названными Ибраги- мовымъ наружиаго наблюдения. Начальнику Каэанскаго Губернскаго Жакдармскагс Управления. күзәтүчесез генә Киевтән Одессага китте...» 20 — дип Одесса губерна жандарм идарәсенә хәбәр итә. 13 мартта Галимҗан Ибраһимов Одессага килеп җитә; анда ул бер генә көн була да, «Царевич Георгий» пароходы белән Кырымга китә. Одессада бер генә көн торуына карамастан, Г. Ибраһимов анда да күзәтү астында була. Бу турыда Одесса губерна жандарм идарәсе Казан губерна жандарм идарәсенә түбәндәге хәбәрне җибәрә: «...Казанда һәм Киевтә «Интеллигентный» кушаматы белән күзәтелгән Алимҗан21 Гирфанов Ибраһимов... Одессада бер генә көн булды, ике тапкыр Россия пароход һәм сәүдә ширкәтенең конторасына килеп, Кырым, Кавказ юлы буенча 20ТАССР ҮДА, ф. 2, эш 2635, 11 бит. 21Допесеииедә шулай. х 22ТАССР ҮДА, ф. 2, эш 2635, 12 бит. пароходларның китү вакытларын сорашты, аннары, бераз урамда йөргәннән соң, гостиницасына кайтып китте. 13 мартта Ибраһимов сәгать 12“ дә «Германия» гостиницасыннан чыгып, сәгать өчтә «Царевич Георгий» пароходына утырды да күзәт- чесез генә Кырым, Кавказ юлы белән китте... Севастополь жандарм идарәсенә хәбәр ителде»22 . 14 мартта Ибраһимов Севастопольгә килеп җитә, ләкин Севастопольдә озак тормый, пароход туктап торган арада гына шәһәрне карап килә дә, шул ук пароход беләк Ялтага китә. Ибраһимов 17 мартта Ялта аркылы Сухумига килеп җитә. Анын Сухумига килүе дә жандарм идарәсенә билгеле була һәм Сухуми жандарм идарәсе начальнигы 1914 елның 2 апрелендә НАЧАЛЬНИКЪ К1ЕВСКАГО ГУБЕРНСКАГО Ж АНДАРМСКАГО УПРАВЛЕНИЯ. Вь алФВБНтъ Въ дополненie къ записи^ моей ‘шаго Февраля за № 532 сообщаю. о э н И к Ъ ' Казан губерна жандарм идарәсенә җибәргән яшерен донесениесендә: «...Аң» журналы секретаре Галимҗан Ибраһимов 17 мартта «Ца- 'ревич Георгий» пароходында Сухумга килеп җитте. Михайловский Набережной урамындагы «Бениция» гостиницасына туктады, анда «журналист» дип язылды... Ибраһимов Сухумда бер дүрт ай чамасы торырга тели һәм квартира бәяләре белән кызыксына... Күзәтү дәвам ителә» \ — дип яза. Галимҗан Ибраһимов өстеннән күзәтү һаман саен катылана бара. Жандарм идарәсе хәзер аны яшерен күзәтү белән генә чикләнми, бәлки аның исеменә килгән хатларны да яшерен рәвештә укый, тикшереп бара. «...Ибраһимов, — диелә Сухуми жандарм идарәсенең Казан жандарм идарәсенә җибәргән донесе- ниесендә, — һәркөнне 12 дән бергә кадәр почтада була, анда конвертына басма хәрефләр белән: Казан, 1 ТАССР ҮДА, ф. 2, эш 2635, 16 бит. «Болгар» номеры, «Йолдыз» газетасы 23 Перлюстрация — яшерен уку. 24ТАССР ҮДА, ф. 2, эш 2635, 18 бит. редакциясе һәм конторасы дип басылган, Сухуми, Е. В. Б. Галимҗан Ибраһимовка дип язылган, довостребования җибәрелгән корреспонденцияләр ала: аларны шунда ук почтада яки диңгез буендагы бульварда карап чыга, аннары ресторанга ашарга бара. Ә соңыннан квартирына кайтып китә. Кайвакыт .кичкә таба пристаньда яки бульварда йөри, калган вакытларын өйдә уздыра. Ибраһимов ала торган корреспонденцияләрне перлюстрацияләү23 чаралары күрелде» 24 . 16 июньдә Галимҗан Ибраһимов Сухумидан Одессага килә һәм үз исеменә килгән корреспонденцияләрне кире Казанга «Гасыр» нәшриятына җибәрергә куша. Галимҗан Ибраһимов Одессада ҺАЧНЛЬҺИКЪ УФИМСКОГО Вход. 23 СЕНИ914 Д'Ьло №.Ж ЖАНДА-РМСК АГО УПРАВЛ ЕН’.Я. Г. УФА Галимдханъ ИБРАГИМОВЪ проживаетъ нынЪ въ деревн’В Султ анмуратово , гдЪ за нимъ ңаблюдеШе установлено. Начальнику КАЗАНСКАГО Губернскаго Жандармскаго Управления берничә көн булганнан соң яңадан Казанга капта. Ләкин ул Казанда озак тормый, туган җиренә китә. Казан губерна жандарм идарәсе, шундук бу турыда Уфа губерна жандарм идарәсенә хәбәр итеп, Г. Ибраһимовны күзәтергә һәм хәбәр итеп торырга куша. Уфа губерна жандарм идарәсе начальнигы 1914 елның 18 сентябрендә Галимҗан Ибраһимовның туган авылы — Солтанморатта яшәвен, аның өстеннән яшерен күзәтү алып барганлыгын хәбәр итә. Г. Ибраһимов Солтанморат авылыннан кире Казанга киткәч тә: «...Галимҗан Ибраһимов 2 Октябрьда Казан шәһәренә күчеп китте» — дип донесение җибәрә. Югарыда күрсәтелгән материаллардан чыгып, Г. Ибраһимов инде 1913 елда ук патша хөкүмәте өчен куркынычлы фигура булып үсеп җиткән, шунлыктан туктаусыз рәвештә жандармерия күзәтүе астында тотылган дип әйтә алабыз. Галимҗан Ибраһимов Казанга кайткач та аның артыннан күзәтү дәвам итә, һәм ул 1917 елга кадәр ачык һәм яшерен күзәтү астында яши.