ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
I Кинәт кенә башланып, гомерен чак кына өзмичә .калган йөрәк авыруыннан соң, .врачлар ана урыныннан 'кузгалмаска гына тү-гел, укырга, язарга, хәтта сөйләшергә дә кушмадылар. Ләкин врачлар тынгысыз пациентны бер нәрсәдән — уйлаудан тыя алмадылар. Хәрәкәтсез һәм сүзсез чалкан ятучы ул авыру безнең һәр хәрәкәтебезне күзәтеп юра, сүзләребезне тыңлый, хәтеренә җыеп 'бара һәм, «уңай очрактан» файдаланып, медицина работниклары турында язылачак әсәренә материал җыя дигән уй врачларның да, шәфкать туташларының да, нянькаларның да башына килмәгәндер, әлбәттә. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын язу уе нәкъ әнә шул больница койкасында хәрәкәтсез һәм сүзсез яткан чакта туа. Больницадан чыгуга, әле тул ысы н ч а терелеп, ныгып та.җитмәгән килеш, язучы үзенең шул уен тормышка ашыру өчен эшкә тотына, ә берничә елдан, 1964 елның язында «Ак чәчәкләр» шсемле зур күләмле яңа романын «Совет әдәбияты» редакциясенә китереп тапшыра. Бу факт Г. Әпсәләмов иҗатына хас булган якларның берсен—аның зур иҗади омтылыш белән, бөтен рухи һәм физик көчен биреп, үз-үзен онытып эшли алуын бик ачык күрсәтә. Ул, язу өстәле артыннан купмыйча, ашавын да, ялын да онытып, ун ар-ундүртәр сәгать эшли ала; иҗади илһам белән рухланган чорда ял яки бәйрәм көннәре белән дә исәпләшми, йокысыз үткәргән иҗади төннәрдән соң да, берни булмагандай, язучылар союзы идарәсенең чираттагы утырышларына, җыелышларга вакытында килеп җитә һәм теге яки бу мәсьәләне хәл итүдә актив катнаша. Бары тик кызарып киткән күзләренең гадәттәгедән ныграк ялтыравы һәм күңеленең^күтәренкелеге генә аның узган төндә төн буенча иҗат иткәнлеген әйтеп тора. Салкын тар окопта булсын, вагон купэсында яки ко;ммуналь квартираның кухнясында булсын, кыскасы, теләсә нинди шартларда да һәр көнне тырышып эшләү — Г. Әпсәләмов өчен гадәти нәрсә. Каләмдәшләре аның турында тынгысыз язучы ул дип юкка гына әйтмиләр, билгеле. Бервакыт яшь прозаикларның иҗади семинарында чыгыш ясап, Г. Әпсәләмов болай дигән иде: — Исегездә тотыгыз, хәтта иң зур талант та хезм.әттәи башка бернигә дә тормый. Язучы эшендәге уңышларның бер проценты таланттан килсә, туксан тугыз проценты эшли белүгә бәйләнгән. Хезмәт, хезмәт һәм хезмәт — яшь әдәбиятчыга беренче чиратта мепә шул нәрсә кирәк. Г. Әпсәләмовның үз иҗат практикасы аның шушы сүзләрен бик яхшы раслап тора. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» буенча Г. Әпсәләмов татар язучылары арасында беренче урынны тота дисәк, һич тә арттыру оулмас. Моның шулай икәнлегенә ышану өчен, Г. Әпсәләмовның сугыштан сонК гы чорда гына да 'биш зур роман («Алтын йолдыз», «Газинур», «Сүнмәс утлар», «Мәңгелек кеше», «Ак чәчәкләр»), зур күләмле ике повесть («Ак төннәр», «Дустым мәхәббәте»), алты җыентык («Зәңгәр кыя», «Үлемнән көчлерәк», «Инженерлар», «Казан порты», «Хикәяләр һәм очерклар», «Миләш») язып бастыруын искәртү дә җитә шикелле. Әлеге оригиналь әсәрләрен язу 'белән беррәттән, ул Фадеевның «Яшь гвардия», Э. Казакевичның «Одсрда яз» романнарын, И. Тихоновның «Ленинград хикәяләре»н, Н. Лесковның «Сулагай»ын, А. НовиковПрибойның «Героик кораб»ын, М. Пришвин, Д. Мамин-Сибиряк, Джек Лондон, Ги де Мопассан хикәяләрен һәм башка рус һәм чит ил язучылары әсәрләрен дә тәрҗемә итте. Шушы чагыштырмача кыска вакыт эчендә бу тикле эш башкару профессиональ тәрҗемәчеләр өчен дә шактый зур хезмәт саналыр иде. Хәер, Г. Әпсәләмовның хаклы рәвештә профессиональ тәрҗемәче саналырга нигезе бар: заманында 1 орький исемендәге Әдәбият институтының тәрҗемәчеләр бүлеген тәмамлаган бит ул. Шул ук вакытта Г. Әпсәләмов бик дәртле һәм күп эшләүче публицист та, очеркист та һәм әдәбият тәнкыйтьчесе дә. Аның чорыбызның мөһим мәсьәләләренә багышланган публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре, зарисовкалары әледән-әле үзәк һәм республика газета-журналларында басылып тора. Инде килеп Г. Әпсәләмов каләме белән язылган әсәрләрнең тематикасына игътибар итсәк, монда да аның өлгерлегенә сокланмыйча мөмкин түгел. Нинди профессия кешеләре турында гына язмый ул! Мәскәү метросын төзүчеләр яки Бөек Ватан сугышы чорында Карелиядә фашистларга каршы сугышкан совет солдатларының батырлыгы дисеңме, Фирганә чүлен буйсындыручылар яки Татарстан нефтьчеләре дисеңме— һәммәсе турында да яза ул. Партиянең XXII съезды турында русча һәм татарча публицистик мәкаләләр язарга да, әдәбиятта бүгенге көн темасының роле турында үз фикерләре белән уртаклашырга да өлгерә. Күренекле татар һәм рус әдипләре иҗаты турында язган мәкаләләре дә аз түгел аның. Болардан тыш Г. Әпсәләмов бик күп җәмәгать эшләре дә алып бара һәм, яшь язучыларның әсәрләрен укып, аларга үзенең акыллы, эчкерсез киңәшләре белән ярдәм итәргә дә өлгерә. Габдрахман Әпсәләмов, СССР Верховный Советы депутаты, КПССның Казан шәһәр комитетының пленум члены, Татарстан язучылары союзы идарәсенең правление члены, идарә председателе урынбасары һәм язучылар партоешмасының бюро члены буларак та, хисапсыз күп эшләр алып бара. Ул бу эшләрне бөтен җаваплылыгын тоеп, чын күңелдән башкара: тормыш-көнкүреш һәм культура мәсьәләләре буенча сайлаучылар белән туктаусыз язышып тора, еш кына республикабыз авылларына бара, укучылар белән очраша. Бу уңайдан Г. Тукайның С/ Рәмиевкә язган мәгълүм сүзләре хәтергә килә: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә», — дигән ул. Шагыйрьнең бу сүзләре Г. Әп- сәләмовка карата да бик туры килә. Г. Әпсәләмовка күп санлы кулъязмалар укырга туры килә. Аның бу өлкәдә дә тырышып, иренмичә эшләвенә мисал рәвешендә бер генә фактка тукталып үтик. Моннан берничә ел элек атаклы генералыбыз Гани Сафиуллин сугыш турындагы истәлекләрен язды. Ул истәлекләр, кызыклы һәм гыйбрәтле материалларга бай булсалар да, әдәби яктан йомшак иде. Шул ук вакытта Сафиуллиннын алармы тиешле «кондициягә» җиткерә алмаячагы да мәгълүм иде. Башка эшләре бик күп булуга карамастан, Г. Әпсәләмов генерал Сафиуллиннын, кулъязмалары белән кызыксынып китә һәм, авторга ярдәм йөзеннән, машинкада язылган мең биттән артык шул -материалны үз кулы белән төзәтеп, әдәби яктан эшкәртеп бирә. Шулай итеп, Г. Әпсәләмовның эчкерсез ярдәме'нәтиҗәсендә, Г. Сафиул- линның хәзер күп санлы укучыларыбыз яратып укый торган «Җиңү юллары буйлап» исемле истәлекләр китабы дөньяга чыкты. Г. Әпсәләмовның тиз һәм күп язуы, җәмәгать эшләрендә актив катнашуы, аның китапларын,укучыларны тына түгел, бәлки каләмдәшләрен дә гаҗәпкә калдыра. Менә шуңа күрә дә, тууына 50 ел тулу уңае белән язган котлау хатларында дуслары Г. Әпсәләмовны, шаяртып, әдәбиятта коммунистик хезмәт ударнигы дип атаганнар иде. Әдипләргә чыннан да шундый исем бирелә торган булса, аңа Г. Әпсәлэмов лаеклы булыр иде. II Иҗади активлыгы һәм тырышып эшләве никадәр әйбәт һәм мактауга лаеклы булса да, язучының әдәбият дөньясында тоткан урынын бу сыйфатлар тына билгеләми. Язучы ничек кенә күп язмасын, әгәр аның язганнары укучылар күңеленә барып җитмәсә, йөрәкләрен тетрәтмәсә, дулкынландырмаса һәм аларны уйланырга мәҗбүр итмәсә— ул чын мәгънәсендә язучы була алмый. Ә Г. Әпсәлэмов исә язучыларыбыз арасында иң күп һәм нәтиҗәле иҗат итүче кеше генә түгел, бәлки иң популяр язучыларның берсе дә. Моннан берничә ел элек республикабызда чыга торган «Комсомолец Татарии» газетасы үз укучыларына үзенчәлекле анкета белән мөрәҗәгать итте. Анкетаның бер пунктында болан диелгән иде: «Татар прозаикларыннан сез кемне күбрәк яратасыз?» Ул сорауга җавап биргән яшь укучыларның күбесе Г. Әпсәләмовны яратуларын әйткәннәр иде. Кызганычка каршы, -мондый анкеталар бик сирәк кулланыла. Укучы фикерен өйрәнү мәсьәләсе бездә бик начар куелган. Без китап укучыларның кайсы язучыбызны күбрәк, кайсын азрак яратуларын, хәзерге вакытта нинди китапка сораулар зур, ә ниндие үтми-укылмый икәнен төгәл белмибез. Бездә язучының укучылар арасында популярлыгын азмы-күпме билгели торган бер генә күрсәткеч бар. Ул — китапның тиражы. Бөтенсоюз китап палатасы мәгълүматларына караганда, Г. Әпсәлә- мов каләме белән язылган китапларның тиражы хәзер ике миллион данәдән артып китте. Аның «Алтын йолдыз» романы гына да (рус һәм татар телләрендә) 16 мәртәбә басылып чыкты, һәм шул басмаларның гомуми тиражы ярты миллионга җитте. Язучының «Газинур» романы 8 тапкыр, «Сүнмәс утлар»ы чагыштырмача кыска вакыт эчендә 4 тапкыр (шул исәптән 450 мең данә тираж белән «Роман-газетада») басылып чыкты. Сүз дә юк, китаплары татар телендә генә басылган булса, Г. Әпсә- ләмов шушындый зур тиражга ирешә алмас иде. Әйе, аның әсәрләре рус Һәм СССРда яшәүче башка байтак милләтләр теленә генә түгел, чит ил телләренә дә (фин, поляк, кытай һ. б.) тәрҗемә ителгән. Г. Әпсәлэмов әсәрләре буенча әледән-әле конференцияләр, диспутлар, әдәби кичәләр үткәрелә. Аның нинди дә булса әсәре буенча фикер алышу үткәрмәгән авыллар, ихтимал, республикабызда юктыр. Г. Әпсәләмовның укучылар арасында ни дәрәҗәдә популяр икәнлеге аның үз исеменә һәм Татарстан китап нәшриятына килгән күп санлы хатлардан да бик яхшы күренә: «Бүген, — дип яза Пермь өлкәсеннән очучы Синяков, — Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз»ын өченче кат укып чыктым. Бик яхшы, .менә дигән китап ул» L 1 Г. Әпсәләмовның үз архивыннан алынды, д. „С. Ә.“ № 11. «Газинур минем иң яраткан героема әверелде. Газинур кебек кешеләр— үлемсез», — дип яза Свердловскида яшәүче токарь Шабусова. Г. Әпсәләмов исеменә килгән мондый хатлар берәү-икәү генә түгел. Алар йөзләрчә, меңнәрчә. Әгәр барысын да туплап бастырып чыгарсаң, алар берничә том булыр һәм, ихтимал, күләмнәре оелән Г. Әпсәләмов язган китаплардан да артып китәрләр иде. III Г. Әпсәләмовны еш кына бәхетле язмышлы язучы дип атыйлар. Әйтик, тәнкыйтьче Г. Иделле «Язучының бәхетле язмышы» XXV исемле мәкаләсендә Г. Әпсәләмовны бәхетле йолдыз астында туган дип язып чыкты. Чыннан да, Г. Әпсәләмов әле яза гына башлаган яшүсмер вакытында ук М. Җәлил җитәкчелек -иткән әдәби түгәрәккә^эләгә. Аның беренче шигыре дә М. Җәлил редакторлыгындагы «Октябрь баласы» журналында басылып «чыга. (Биккүп прозаиклар кебек үк, Г. Әпсәләмов та башта шигырь яза.) һәм Г. Әпсәләмовның шуннан соң бөтен әдәби эшчәнлеге дә беренче карашта тоташ җиңү һәм уңышлардан гына тора шикелле күренергә мөмкин. Әмма чынлыкта исә Г. Әпсәләмовның -иҗат юлы һич тә шома һәм тигез генә түгел. Әле бер проза әсәре дә матбугатта басылып чыкканы булмаган вакытта ук «Совет әдәбияты» журналындагы «Әдәби консультация» исемле рубрика астында Г. Әпсәләмов иҗатын тетеп салган зур гына мәкалә басыла. Мәкаләнең авторы П Рин Мәскәү заводларының берсендә токарь булып эшләүче Г. Әпсәләмов. хикәяләренең йомшак икәнлеген күрсәтеп бирә: теле кытыршы булуын, хикәяләрдә сурәтләнгән вакыйгаларның уйлап чыгарылганлыгын, образларының шаблон һәм схематиклыгын, композициянең каршылыклы һәмчлогик бәйләнеш- сезлеген — барысын да әйтә. Г. Рин мәкаләсендә бер кызыклы деталь бар: ул яшь авторның нибары ярты ел эчендә редакциягә өч зур хикәя, бер күп актлы пьеса һәм күп санлы фольклор материаллары җибәрүен әйтә, һәм, шуннан чыгып, яшь автор чамадан тыш ашыгып яза дигән нәтиҗәгә килә. Рецензент белән килешкән тәкъдирдә, Г. Әпсәләмовның яшь «чагында ук тырышып һәм күп эшли башлавына гаҗәпләнмичә мөмкин түгел. Токарь буларак станокта эшләве белән беррәттән, ул елларда Г. Әпсәләмснв күп кенә җәмәгать эшләре дә алып бара: иптәшләре аны комсомол комитеты секретаре итеп сайлыйлар, ә кичләрен ул, (производстводан аерылмыйча, Мәскәү индустриальконструкторлык техникумында укый. Г. Әпсәләмовның утызынчы еллар ахырында басылып чыккан беренче хикәяләренә дә уңай бәя бирелми. Яшь тәнкыйтьче Г. Халит 1939 елгы проза әсәрләренә күзәтү уңае белән язылган мәкаләсендә аларны тәмам сүтеп сала, ә «Бәхет кояшы» исемле иң зур хикәясен (чынлыкта кечкенә повестьны) «әдәбиятта схематизмның иң тупас төре» дип атый. Г. Әпсәләмовның беренче әдәби тәҗрибәсендәге бу уңышсызлыклар, күрәсең, яшь авторның тормыштагы әһәмиятле, әдәбиятка керергә хаклы вакыйгаларны, күренешләрне сайлап ала -белмәве белән аңлатылырга тиештер. Ул чакта аны көчле, ачык күренеп торган характерлар, гадәттән тыш хәлләр һәм ситуацияләр кызыксындыра. ФЗУны тәмамлаганнан соң, 6 елдан артык үзе шунда эшләгән Мәскәү заводының гадәти тормышы аңа бертөрле булып тоела. Әнә шул гадәтилектә батырлыкны күрә белмәгәнлектәи, яшь автор аны үзе уйлап чыгара. Аның Г. Рин тарафыннан дөрес тәнкыйтьләнгән беренче хикәяләрендә шпионнар да, диверсантлар да, урланган сызымнар да, маңгайга терәлгән пистолетлар да, поезд барган вакытта ^агоннаи тотып ыргытылган кешеләр дә. XXV «Социалистик Татарстан» газетасы, 1962 ел, 17 январь саны. кыскасы, яшь автор тиешенчә аңлап җиткерә алмаган ялган кызыклар бик күп. Ул хикәяләрдә бары тик -бер генә нәрсә — тормыш дөреслеге генә юк. Ләкин Г. Әпсәләмовның беренче хикәяләрендә үк .инде соңыннан аның иҗатында 'бар көченә җәелеп киткән «кайбер билгеләр бар иде. Мавыктыргыч һәм динамикалы сюжет, геройларның кичерешлә- реннән һәм хисләреннән бигрәк, алар башкарган эшкә игътибар юнәлтү, кискен конфликтлылык, яхшылык белән яманлыкның аяусыз бәрелеше — менә бу үзенчәлекләр Г. Әпсәләмов иҗатының башыннан ук килә. Г. Әпсәләмовның эстетик -карашы формалашкан һәм өлгергән чордагы хәлләргә карата берничә сүз әйтми китү һич тә дөрес булмас иде. Яшь авторның «Маһинур» исемле беренче хикәясе 1937 елда «Совет әдәбияты» журналында басыла. Бу чор, мәгълүм булганча, шәхес культының иң котырган чагы, иң югары ноктасы. Татар әдәбиятына нигез салган, озак еллар буена халык өчен тырышып эшләгән күренекле язучылар бер-бер артлы юкка чыга торган вакыт. Шул ук вакытта ул елларны вульгар-социологизмның яңадан кабына башлау периоды дип тә атарга -була. Әйтик, «Совет’әдәбияты» журналының шул ук Г. Әпсәләмов хикәяләре басылган саннарында, художестволы әсәрдә барысы да туп-туры, ачыктан-ачык әйтелгән булырга тиеш, бернинди подтекстка, ике төрле -мәгьнәлелеккә урын булмасын, дип язылган мәкаләләрне дә бик еш очратырга мөмкин. Подтекст — «Бухарин уйдырмасы», әдәбиятта оппортунизмның чагылышы һәм Совет властен җимерергә омтылу дип игълан ителде. Мәсәлән, күренекле тәнкыйтьче Гомәр Галине под- текстны яклаган өчен түгел, хәтта «Бухарин уйдырмасын» фаш итеп чыкмаган өчен дә гаепләп кулга алдылар. Әдәби әсәрләрдәге характерларның катлаулылыгы, диалектик каршылыгы «дошман коткысы» булып санала иде. Ул «чорда хакимлек иткән фикер - буенча, әдәби персонажларның характеры катгый рәвештә шул персонажларның сыйнфый, чыгышына туры килергә тиеш иде: әгәр ул фәкыйрь һәм пролетарий икән — уңай, ә инде кулак яки буржуй булса — тискәре, җан биздергеч булсын. Әгәр теге яки бу әсәрдә тиешенчә үк яхшы характерлы фәкыйрь образы булмаса, шунда ук аның авторын ялганчылыкта гаеплиләр. Ә инде автор берәр кулак яки акгвардияче образында аз гына кешелек сыйфатын күрсәтсә — аңа халык дошманы дигән ярлык ябыштырылачагын көт тә тор. Менә шушындый вульгарлаштыручы догмалар ул чордагы юарлык язучыларның иҗатында да диярлек чагылмыйча калмады. Ә Г. Әпсәләмов иҗатында ул хәл аеруча сизелерлек эз калдырды. IV Чын прозаик утыз яшьтән соң гына тудысынча формалаша, диләр. Г. Әпсәләмовка карата бу чыннан да туры килә. Ләкин монда хәлиткеч рольне язучының яше түгел,' бәлки икенче, тагын да мөһимрәк вакыйгалар уйнады. 1941 елда, Г. Әпсәләмовка утыз яшь тулган -һәм аның «Бәхет кояшы» исемле хикәяләр җыентыгы -басылып чыккан вакытта, Бөек Ватан сугышы башлана. Башта разведчик, аннары .миномет-расчеты командиры, ә соңыннан хәрби корреспондент буларак, сугышның башыннан алып соңгы сәгатенә кадәр Г'. Әпсәләмов фронтта була һәм бары тик 1946 елда гына Казанга кайта. Сугыш елларында -берничә мәртәбә яралана, госпитальләрдә ята һәм яңадан фронтка китә. Шулай итёп, ул сугыш мәхшәренең эчендә кайный: җиңелү кайгысын да, чигенү авырлыгын да, җиңү шатлыгын да, солдат дуслыгының ут эчендә, кыен чакта сыналган көчен дә үз күзе белән күрә, үз җилкәсендә татый. Дары төтене эчендә кайнаган Г. Әпсәләмов, сугыш араларында сирәк була торган тыныч .минутлардан файдаланып, үзе күргән һәм кичергән вакыйгаларны көндәлек язмаларына терки, фронт газеталары өчен очерклар, сугыш турындагы беренче хикәяләрен яза 'оара. Шушы чорда ҮЛ яңадан бер тапкыр язарга өйрәнгәндәй була. ШУНЫСЫ характерлы, бу чорда да Г. Әпсәләмовның игътибарын га- дәти сугыш вакыйгалары, һәр жен кабалана торган кызыксыз, оертөрле окоп чынбарлыгы җәлеп итми. Барыннан да элек, кеше характерының какшамас көчен чагылдыра торган гадәттән таш һәм героик вакыйгалар кызыксындыра аны. Советлар Союзы Геройлары Ильдар Маннанов. Фәхри Заһидуллин, Покрамович һәм башкалар турында очерклар яза. Бу очеркларның һәркайсында җанлы кешеләр турында сүз бара, әмма Г. Әпсәләмовны, барыннан да элек, аларның батырлыгы һәм батырлыкка мөнәсәбәте «кызыксындыра. Мәсәлән, «Свирьны кичү» исемле очеркта Советлар Союзы Герое Фәхри Заһидуллинның элекке тормышы турында бик йөгерек рәвештә, .информацион -белешмә төсендә генә сөйләнелә. Ләкин Заһидуллинның Герой исемен алуга лаек булган төп сыйфаты иң вак детальләренә кадәр сурәтләнгән. Анда автор Заһидуллинның ничек итеп көймә әзерләвеи, ничек итеп мина һәхМ снаряд кыйпыл чыклары арасыннан беренче төркемдәге сугышчыларны елга аша чыгаруын, ничек кире кайтуын, резин 'көймәнең снаряд кыйпылчыклары тигәннән соң ничек бата башлавын — барысын да, барысын да иренмичә, бөтен ваклыкларына кадәр тукталып сурәтли. Кыскасы, гадәттән тыш 'була торган героик хәлләр — Г. Әпсәләмовның стихиясе, һәм ул анда ү’зен судагы балыктай хис итә. Сүз уңаенда искәртеп китик, Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романында тулысы -белән әлеге очерклардан «алып утыртылган» кисәкләр очрый/ Очерклар аның язучы булып формалашуына теләсә нинди мәктәптән дә күбрәк ярдәм иттеләр. Аларны язганда ул соңыннан иҗат иткән романнарында файдаланырлык бик күп героик материал туплады. Г. Әпсәләмовның сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда язылган хикәяләре дә, характерлары буенча, аның очеркларына бик якын тора. Ул. хикәяләрнең нигезендә дә, кагыйдә буларак, героик факт, эш, хәрәкәт ята, тик андагы персонажлар гына очерклардагы кебек чын кешеләр түгел, бәлки автор фантазиясе белән тудырылганнар. Мәсәлән, «Зәңгәр иртә» хикәясендәге элемтәче Нурулла, тәне берничә җирдән яраланган һәм каны туктаусыз агып торуга да карамастан, кеше түзә алмаслык кыенлыкларны җиңеп, билгеләнгән урынга барып җитә һәм бары тик ашыгыч пакетны тиешле кешесенә тагтшырганнан соң гына аңын югалта. Авторның мондый хикәяләреңдәге характерлар бер-ике штрих белән генә билгеләнгән. Мәсәлән, коралсыз һәм бары тик чыкмаган җаны гына булган Хәйбулланың («Солдат Хәйбулла» хикәясе) үзен әсир иткән ике ак финның берсен үтереп, икенчесен коралсызландыруына һәм аны үз частена алып кайтуына ышануы читен, әлбәттә. Ул гына да түгел, юлда кайтканда Хәйбулланың кинәт күзе сукыраеп кала, әмма ул барыбер үз бурычын үтәп чыга. Менә шушы -кинәт сукыраю эпизоды (Г. Әпсәләмов әсәрләрендә берничә 1кат очрый *ул хәл) авторга, барыннан да бигрәк, сюжетны куерту һәм хикәя ахырына тикле укучыны кызыксындырып барсын өчен генә кирәк «булган, күрәсең. Сугыштан соңгы елларда I. Әпсәләмов, үзенең «фронт хикәяләрен һәм очеркларын туплап, берничә җыентык ‘бастыра. Алар арасында соңыннан берничәшәр кат яңадан басылып чыккан уңышлы әсәрләр дә аз түгел. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул хикәяләре белән Г. Әпсәләмов, •язучы буларак, әллә ни таныла алмады. Аларны аның язачак романнарына әзерлек эскизлары итеп карарга кирәк. Г. Әпсәләмовның язучылык галанты, барыннан да элек, киң полотнолы эпик әсәрләрендә романнарында бар көченә җәелеп, үсеп китте, һәм ул күп миллионлаган китап көючеләр арасында нәкъ әнә шул романнары «белән данлыклы да. V Ватан сугышы фронтларында совет халкының ‘батырлыгы темасы Г. Әпсәләмовның иҗади хыялын озак еллар буена биләп килде. Бу тема «Алтын йолдыз» (1948) романында аеруча ачык һәм поэтик чагылышын тапты. Ул әсәренеп максатын автор үзе менә болай дип билгели: «Алтын йолдыз» романында мин совет егетләренең һәм кызларының Алтын Йолдыз турындагы, ягъни илгә чын мәгънәсендә хезмәт итү турындагы хыялларын күрсәтергә теләдем. Шул теләк романның рухын билгеләде. Беренче кисәгендә мин унынчы класс укучыларының саф, хәтта азрак беркатлы хыялларын, ә калган кисәкләрдә — аларның шул хыялны тормышка ашыру өчен көрәшүләрен күрсәттем» ] . Унынчы классны тәмамлап кына чыккан Галим Урманов, Мөнирә Ильдарская, Ләлә, Андрей Верещагин, Ильяс Акбулатов һәм романдагы башка геройлар эшләгән батырлыкларга гаҗәпләнмичә мөмкин түгел. Янып торган госпитальдәге яралыларны коткарган өчен, Мөнирә Ильдарскаяга Ленинград фронтының хәрби советы члены А. А. Жданов үзе рәхмәт белдерә һәм аны орден белән бүләкли. Свирь елгасын кичкәндәге батырлыгы һәм тырышлыгы өчен, Галим Урманов Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек була. Шул ук мактаулы исем Галимнең якын дусты Виктор Шумилинга һәм классташы Таня Влади- мировага да бирелә. Үз геройлары башкара торган эшләрне сурәтләгән вакытта автор еш кына романтик күпертү һәм кискенәйтү алымын куллана. Мәсәлән, фашистлар Ильяс Акбулатовны тереләй тимер мичкәдә яндырганда аның батырларча үлемен сурәтләгән урыннар Гоголь Тарас Бульба үлемен язган сценаны искә төшерә: «Куллары артка бәйләнгән һәм ике ягыннан икешәр солдат тоткан Андрей Верещагинны аланга алып килгәндә, Акбулатовны ут өстенә куелган мичкәгә бастырганнар иде инде. Верещагин күзләренә ышанмады. Фашистларның ерткычлыгы турында аның укыганы һәм ишеткәне бар иде. Ләкин ‘бу күренеш алдыңда урга гасыр палачларының вәхшилекләре дә бик кечкенә булып калды. Әнә немец солдатлары учакка утын өстиләр, мичкәдәге кайнар суның буы күтәрелә, немец һәм фин офицерлары, гасабиланып, кулларын тырпайта-тыр- пайта мичкә тирәсендә ату йоткан этләр -кебек угаланып йөриләр, сүгенәләр. Верещагин (бөтен көче белән алга ыргылды, ләкин аны нык Тотканнар иде. — Хуш, иптәш! — дип кычкырды Акбулатов һәм, коточкыч йөзен дошманнарга борып, бөтен нәфрәтен туплап, үзенең соңгы сүзләрен әйтергә ашыкты. — Белегез, кабахәт җаннар, халык сезнең бу кара эшләрегезне онытмас! Элек тә сез безнең әтиләрнең бугазларына кайнар кургашын салдыгыз, аларны тереләй утта яндырдыгыз, тереләй җиргә күмдегез. Ләкин җиңә алмадыгыз. Хәзер без йөз тапкыр көчлерәк. Сез котырган этләр кулында безне, совет кешеләрен, тез чүктерә торган көч юк, юк!.. Кызыл ялкын мичкәне төрле яклап ялый. Су кайный башлады булса кирәк. Акбулатов бәргәләнергә тотынды. Аннары җан ачысы белән үзенең иң соңгы сүзләрен кычкырды: — Яшәсен Советлар Союзы! Яшәсен...» Башка геройларның батырлыклары турында да шушындый ук романтик рухта сөйләнелә. Г. Әпсәләмовның иҗади хыялы аша үткәндә кырыс фронт тормышы сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрә. Ул, гадәти 'көндә булып торган хәлләргә игътибар итмичә, хәтта кайвакыт детальләрнең психологик реальле! е 1 «Комсомолец Татарии» газетасы, 1955 ел, 19 июнь саны. белән дә исәпләшмичә, батырлыкка бәйләнешле -материалларның бары тик үз күңеленә охшаганнарын гына сайлап ала. «Алтын йолдыз» романы басылып чыккач та.тәнкыйть аның әнә шул дөреслеккә охшамаган моментларына игътибар итте. Тәнкыйтьче И. Арамилев «Новый мир» журналында басылган мәкаләсендә, мәсәлән, әле яңа гына хәрби диңгез мәктәбен бетергән Галим Урмановның миналар арасында су асты көймәсен йөртә алуына, ә медицина институтында нибары бер елдан аз гына артыграк укыган Мөнирә Ильдарскаяның бик яхшы хирург булып /китешүенә һәм хәтта йөрәккә операцияләр дә ясый башлавына ышану кыен дип язып чыкты. Шушындый ук арттырулар, ышандыруы чамалырак булган хәлләр башка геройларның эш һәм хәрәкәтләрендә дә очрый. Әйтик, бик каты яраланганнан соң землянкага ябып ■куелган, шуның өстәвенә, стенага беркетелгән юан чылбырга бәйләнгән Андрей Верещагин чылбырны, өзә дә, сакчыны үтереп, урманга кача. Сугыш 'вакытында бик әйбәт снайпер булган һәм уннарча гитлерчыны юк иткән Ләлә, «жил кызы», әсирлеккә эләгә. Аны җәзалыйлар, лагерьдан лагерьга күчереп йөртәләр һәм, ниһаять, аталар. Әмма ул очраклы рәвештә исән кала: ыңгырашу тавышы ишетеп, аны бер карчык кабереннән казып ала һәм Ләлә, терелгәннән соң, яңадан корал тотып гитлерчыларга каршы көрәшә. Әгәр бу юлларны сугышның башыннан алып ахырына кадәр фронтта йөргән кеше язмаган булса, бу әсәрнең авторы фронт хәлләре белән таныш түгел икән, сугышны ул начар фильмнар һәм китаплар аша гына белә икән дип уйлар идек. Ләкин, ни хәл итмәк кирәк, Г. Әпсәләмовның күзләре сугышны шулай героик, күтәренке планда күрергә җайлашканнар инде. Китапта сурәтләнгән хәлләрнең һәркайсы, бик сирәк кенә булса да, тормышта очрарга мөмкин. Ләкин әнә шул гадәттән тыш хәлләрне Г. Әпсәләмов нормаль итеп карый. Аның иҗатының көчле яклары да, җитешсез яклары да бер чыганактан — дөньяны романтик итеп күрүдән килгәнлекне ачыклап китәргә кирәк. Г. Әпсәләмов татар әдәбиятына бик кирәк булган, әмм«а моңарчы тулы итеп яктыртылмаган нәрсәне—бөек хыял поэзиясен, туган ил хөрмәтенә зур һәм данлы эшләр башкару романтикасын, батырлык темасын алып килде. Авторның «Алтын йолдыз» романыннан элегрәк язылган «Ак төннәр» повесте да шул ук сугышчан батырлык темасына багышланган. Повесть" та сурәтләнгән образларның сугышчан дуслыгы, аларның үзара ярдәмләшеп эш итүләре кыргый, кырыс, ләкин үзенең шул кырыслыгы белән матур булган Төньяк Карелия табигате фонында бик матур ачылган. «Газинур» романы татар халкының данлы улы Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның батырлыгына багышланган. Аннан алданрак язылган кайбер хикәяләрен искә алмаганда, халкыбызның Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы темасыннан Г. Әпсәләмов 1958 елда басылып чыккан «Сүнмәс утлар» романында гына читкә китте. Ләкин шунысы кызык: «Сүнмәс утлар»ы артыннан ук автор яңадан Ватан сугышы темасына мөрәҗәгать итте һәм «Мәңгелек кеше» исемле яңа роман язды. Язучының әлеге гадәттән тыш хәлләргә, рухи батырлыкка омтылышы бу әсәрендә аеруча нык сизелә. «Мәңгелек кеше» турында язган бер тәнкыйтьче ул әсәрне геройлар китабы дип атарга мөмкин дигән иде. Бу сүзләрне Г. Әпсәләмовның сугыш темасына язган барлык әсәрләренә карата да әйтергә була. Г. Әпсәләмов әсәрләрен игътиоар белән караган кешегә аның таланты үскәннән-үсә баруын күрү һич кыен булмас. Аның һәр яңа әсәре дөньяга чыккан саен, аларда психологик дөрес булмбула. Моны, ‘бер яктан, осталыгы һаман үсә һәм камилләшә барган авторның үзенә файда өчен булса, икенче яктан, аның талантына баш июче укучыларны эстетик тәрбияләү өчен эшләргә кирәк. VII Чорыбызның алдынгы кешеләрен чагылдырган образлар галереясы (Галим Урманов һәм Газинурдан алып «эшчеләр династиясе» вәкилләре булган Уразметовлар семьясына кадәр) язучының татар, әдәбиятына биргән бик кыйммәтле хәзинәсе булып тора. Аларның һәркайсында замандашыбызның нинди дә булса бер реаль сызыгы чагыла. Ләкин кайчакта, романтик күпертеп, аларның уңай яки кире якларын аеруча ачык итеп күрсәтергә тырышу белән мавыгып, Г. Әпсәләмов әдәби геройның теге яки бу сыйныфны, эпоханы һәм күренешләрне чагылдыручы гына түгел, ;бәлки, барыннан да элек, аның җанлы, индивидуальләшкән һәм тормышчан ышандыргыч булырга тиешлеген онытып җибәрә. Кайчакта ул берәүнең тышкы кыяфәтен, икенчесенең акылын, өченчесенең герои-к үткәнен, дүртенчесенең тырышлыгын һәм ныклыгын 'бергә кушып ясалма геройлар конструкцияли башлый. Әнә шуның нәтиҗәсендә аның әсәрләрендә вакыт-вакыт шартлы рәвештә генә уңай сыйфатларга ня булган, ниндидер абстрактлар суммасын тәшкил иткән образлар хасил була. «Сүнмәс утлар»дагы Иштуган, -мәсәлән, шундый: бик әйбәт һәм акыллы да ул, талантлы һәм производство алдынгысы да, иң яхшы рационализатор һәм семья-тормыш мәсьәләсендә дә менә дигән кеше. Лә-' кин, плакаттагыча диярлек идеаллаштырылса да, Иштуган укучыны дулкынландырмый, үзенең тормышчан булуына ышандырмый. Ә менә кызу һәм бетмәс-төкәнмәс тормыш көченә ия булган, вакыт-вакыт ялгышлыклар да эшләп куя һәм гаепсез-кешегә кычкыргалап та ала торган Сөләйман укучының күңеленә күбрәк ошый, чөнки аның һәр эше, һәр хәрәкәте үз характерына туры килә. Иштуган беркайчан да ялгышмый, бер вакытта да шикләнми, ул һәрчак абсолют дөрес булган сүзләр сөйли дә шундый ук эшләр эшли. Автор аның аша хәзерге буын эшчеләр сыйныфының иң яхшы вәкилен күрсәтергә тели, билгеле. Ләкин ул эстетик нигезләнгән һәм укучыны ышандыра алырлык дәрәҗәдә художестволы образ иҗат итә алмаган. Мондый җитлекмәгән образларны Г. Әп- сәләмовныи башка әсәрләрендә дә («Алтын йолдыз»дагы полководец Ильдарский, укытучы Белозеров) очратырга була. «Алтын йолдыз» басылып чыккач ук тәнкыйть авторның әсәргә чамадан тыш күп образлар кертүен, ләкин алармы тиешенчә индивидуальләштереп бирә алмавын билгеләп үтте. Алда искә алынган рецензиясендә И. Арамилев романда төссез-йөзсез, бары тик исемфамилияләре* белән генә бербереннән аерылып торган образлар булуын һәм китаптагы йөзгә якын персонажның бик азы гына хәтердә калуын язган иде. Чыннан да, Г. Әпсәләмов әсәрләрендәге икенче дәрәҗәдәге образларның күбесе бары тик төп геройлар характерындагы теге яки бу якны күпертебрәк бирү өчен генә хезмәт итә шикелле. Мәсәлән, «Алтын йол- дыз»дагы Галим Урмановның антиподы булган әшәке, куркак Кәшиф Шәмгунов образы Галимнең батырлыгын һәм яхшылыгын ачыграк күрсәтү өчен кертелмәде микән дигән уй тудыра. Шуңа охшашлы ситуация Газинурга антипод буларак хезмәт-итә торган Сәлим һәм Мортый образларында да бар. Шуның өстенә һәр ике романдагы уңай һәм тискәре геройлар мәхәббәт мәсьәләсендә көндәшләр итеп бирелә һәм һәр икесендә дә кызлар тискәре геройларның мәхәббәтен кире кагалар. Г. Әпсәләмов әсәрләренең художество ягыннан җитди кимчелеге шунда, ул геройларын, аларның үз характерлары буенча хәрәкәт иттерүдән бигрәк, үзе җитәкләп йөртергә ярата. Ул кимчелекләр геройлар үз характерлары буенча эш иткәндә түгел, бәлки автор кушуы буенча әйтергә теләгән әзер фикерне үткәргән вакытта аеруча ачык күренә. Автор әнә шулай иллюстративлык белән мавыгып киткән очракта еш кына кызыклы булачак персонажларга сизелерлек зыян килә. «Сүнмәс утлар» романыннан бер генә мисал китерик. Партком секретаре Сөләйманнан Котельниковларның тәҗрибәсе турында сорый. —- Ә инициативалары турында нәрсә дисез? — ди Гаязов. — Инициативалары турындамы? Әллә ни шауларлык урын күрмим. Күп уйлап тормастан, Сөләйман әнә шулай дип җавап бирә Гаязовка. Аннары Гаязов безнең җәмгыятьтә алдынгы тәҗрибәнең роле турында озын гына речь сөйли. Сөләйман карт мондый речьләрне үз гомерендә күп ишеткән, әлбәттә. Ләкин Гаязовны тыңлаганнан соң, автор кушуы буенча, Сөләйман абзый кинәт фикерен үзгәртә. — һы, —. диде Сөләйман абзый, башын кашып. — Бу кадәресен мин төпченеп тормаганмын шул. Алай гына да түгел, әле генә Котельниковлар башлангычына һич тә шаккатмаган Сөләйман, өенә кайткач ук аларның эшен хуплап, төннәр буена йокламыйча индивидуаль планнар төзергә керешә. Бу эпизодлар а-вторга ни өчен кирәк булган соң? Шуңа кирәк булган, чөнки ул моның белән партиянең җитәкче роле турындагы фикерне иллюстрацияләргә теләгән, ышандыра торган һәм образлы итеп күрсәтмәгән, нәкъ менә иллюстрацияләргә теләгән. Болай итүе белән автор, үзе дә сизмәстән, героеның дәрәҗәсен төшерә. Сәнгатьтә иллюстративлык иртәме-соңмы'барыбер үз үчен ала ул. «Сүнмәс утлар» дөньяга чыгуга күп тә үтмәде, һәр эшчегә индивидуаль план төзү кампаниясенең һич тә реаль җирлеге булмавы оеленде, чөнки һәр эшче эшләргә тиенҮле эшләрне бер ел алдан ничек белеп торырга мөмкин ди? Шуңа күрә ул кампания инде күптән онытылды. Ә менә үз гомерендә бик күпне күргән, акыллы, хәйләкәр һәм эшчән Сөләйман абзый романда әле хәзер дә шул иске планнары белән мәш килеп йөри. Автор уңай геройларын иҗат иткәндә «аларның бары тик яхшы якларын гына күрсәтә, тискәре типларны сурәтләгәндә күбрәк кара буяулар куллана. Әйтик, «Ак төннәр» повестендагы эсэсчы Лаиге мәкерле һәм куркыныч дошман гына түгел, бәлки куркак, карьерист, аңгыра һәм һәр минутта үз иптәшен сатарга әзер торучы кеше итеп тә күрсәтелә. Язучы аны шул тикле каралтып күрсәтә, хәтта образ реальлеген бөтенләй югалтып, «явызлыкның» романтик амплуасына әйләнеп кала. Әлбәттә, Ланге кебек аңгыра дошман белән эш итүе әллә ни кыен түгел, һәрбер дошманны ахмак итеп сурәтләве t белән автор тарихи перспективаны гына бозып калмый, бәлки Бөек Ватан сугышында халкыбыз күрсәткән батырлыкны да киметә. Ә бит безнең халыкның көче һәм батырлыгы шунда, ул акыллы, хәйләкәр һәм көчле дошманны җиңеп чыкты. «Алтын йолдыз» романындагы Шәмгунов, «Сүнмәс утлар»дагы Зонтик Шәмсия, Идмас, Хйсами Ихсанов, Ходайбирдин һәм башка тискәре тип персонажлар да әлеге шул кара буяу белән «ясалганнар». Г. Әпсәләмовның кайбер тискәре геройлары башта ук сүзләре һәм эшләре белән генә түгел, бәлки тышкы кыяфәтләре белән дә үзләренең кире тип икәнлекләрен «әйтеп» бирәләр. Бер генә мисал китерик: «Сүнмәс утлар»дагы Ихсановның тышкы кыяфәтен автор менә болай сурәтли: «Ул кай ягы беләндер тамырда корыган гарип агачка да, карт маймылга да охшый иде. Зур башы алга таба яньчелгән, калын һәм юеш ирене салынып тора, -күзЛәре әйләнчек сарыкныкы төсле — мәгънәсез». Шушылай гел җан биздергеч буяулар белән генә эш итүнең гадиләштерүгә,-вульгарлаштыруга китерүен автор үзе дә сизми, ахрысы. Безнең җәмгыятьтә начарлыкның ачыктан-ачык яши алмавын, бәлки аның яхшылык маскасына яшеренеп, яңгыравыклы сүзләр ’ әйтеп, кача-поса гына гомер итәргә мәҗбүр булуын онытмаска кирәк иде. Ә алай яшәү өчен тискәре кешеләргә вакыты белән акыл да, хәйлә дә һәм, үзенә күрә, талант та кирәк. Җыеп әйткәндә, иҗатында инде шактый зур уңышларга ирешкән, күп миллионлы укучылары оулган язучы Г. Әпсәләмовка үзенең художество осталыгын тагын да үстерү өстендә эшлисе урыннар да бар әле. Г. Әпсәләмов — актив эшләүче, тынгысыз, туктаусыз үсеп бара торган художник. Аның иҗатына карата төрле фикерләр, капма-каршы карашлар булуы мөмкин. Ләкин бер нәрсә бәхәссез: Г. Әпсәләмов иҗаты бүгенге татар әдәбиятында һәм гомумән күп милләтле совет әдәбиятында үзенең зур һәм данлыклы урынын яулап алды/ Кайбер аерым кимчелекләргә карамастан, аның иҗаты коммунистик җәмгыять төзелешенә, яңа кеше тәрбияләү эшенә хезмәт итә. Язучы Гомәр Бәшировның Татарстан .язучыларының IV съездында: «Әгәр дә миннән: кем бүген татар язучыларының алдынгы сафында бара?—дип сорасалар, мин бер дә икеләнүсез җавап кайтарыр идем: Гаодрахман Әпсәләмов», дип әйткән сүзләре бер дә очраклы түгел.