БАЛА КҮҢЕЛЕ ДАЛАДА
Ул ишеккә җитәр-җитмәс борын, коймак исе аңкытып торган өсте каплаулы авыр коштабак күтәреп, юрга тайдай юргалап, ихахайлап Тәзкирә килеп керде. — И, иптәш бригадир, монда икәнсез ләбаса!—дигән булды, тәмле телләнеп, түргә узып. — Иртән әле ашамагансыздыр, тамак ялгап алы- гыз менә. Әле яңа гына табадан төшкән, кулны пешерә. Алай ашамый йөрсәң, бик тиз кибегерсең монда, җанкисәгем... иптәш бригадир. Кая куйыйм? Шунда гына утырып ашыйсыңмы, әллә кухняга барыпмы? Яна бригадирның чыннан да бик ашыйсы килә иде, ә чыжлап, майда лычкылдап торган коймакка ул баягынак та ымсынып куйган иде. Ләкин хәзер Тәзкирәнең шундый җирәнгеч-ялагай кыяфәтен, ярарга тырышып шундый тәмле теллеләнүен күргәч, аның ашыйсы килүе үзен- нән-үзе юкка чыкты. — Ярар, хәзер кухняга барырмын, — диде ул коры гына һәм ишектән беренче булып чыгып та китте. Тәзкирә, коштабакны ике куллап тоткан көе, йөгергәләп аның артыннан иярде. Юлда аларга Димка очрады. Ул да лас-лос атлап алар артыннан тагылды. Барый бая утырган урынына — өстәл башына килеп утырды да, ашның тәмен бозмас өчен, Тәзкирәнең керле киеменә, маңгаена төшеп торган мунчаладай саргылт чәчләренә карамаска тырышып, алдына куйган коймакны көчәнеп кенә ашарга кереште. Ул бер-ике коймак кабарга да өлгермәде, кулындагы ачкыч бәйләмен чылтыратып, сулыга төшкән аксыл, ябык йөзле һәм, яшь булуына да карамастан, җәелә, юаная башлаган авыр гәүдәле бер хатын килеп җитте. Иптәш бригадир, — диде Ира, Барый каршысында туктап калып. Бу сүзләрне ул үзенең күптәнге таныш кешесенә әйткән кебек итеп, шулай үзара сөйләшергә гадәтләнгән кешесенә әйткән кебек итеп, ничектер үпкәләп.- ачуланып әйтте, ләкин үз күреп, якын күреп әйтте. Бу бер дә Белугинның яисә Тәзкирәнең «иптәш бригадиры» түгел иде, бу аны чын-чынлап олылауны, хөрмәт итүне һәм тулысынча бригадир итеп тануны аңлаткан «иптәш бригадир» иде. Барый моны бөтен күңеле белән аңлады һәм чак-чак кына күңеле күтәрелгәндәй булып: — Нәрсә булды? — диде. Сез өйләнгән кешеме? — диде Ира. 4 Дәвамы. Башы 10 санда. У — Шуннан? — диде бригадир, үзендә кинәт сәер бер сагаю тоеп. Ира, бик үк урынлы булмаган сорау бирүен аңлап, үзеннән-үзе көлеп куйды. — Өйләнгән булсагыз, әйтегез әле, — диде ул, яңадан җитди-ачулы булып күренергә тырышып, — өйләнгән кешеләр бергә торырга тиешме, әллә аерыммы? — Кызык,— диде Барый.— Ә үзегез ничек уйлыйсыз? — Мин бик дөрес уйлыйм, иптәш бригадир — иргә чыкканмын икән, ирем белән бергә торырга тиешмен! — Торыгыз, сезгә кем комачаулый? — диде бригадир, берни аңламыйча. — Комачаулыйлар икән шул, иптәш бригадир! — диде Ира. —Менә бу авызын җырып утырган Димка белән Ислам комачаулый. Алар ике буйдак бер бүлмәдә торалар, ә без, өйләнгән булып та, бер-беребездән аерым яшибез. Тигезлекме бу? — Кайда торалар? Ирегез кем соң сезнең? Рәтләп кенә аңлатып бирегез әле, — диде Барый. Эшнең болайга китүен күреп, сүзгә шунда Димка кушылды, ләкин Ираның бары үзе генә сөйлисе килде. — Берегез генә сөйләгез! — диде бригадир. Ниһаять, ул мәсьәләгә төшенеп алды. Ислам белән очрашу, сөйләшү яисә аның белән бәрелешкә керү түгел, хәзер әле аның бу турыда уйлыйсы да килмәде. Ислам турында ул элек тә бераз гына ишетеп белә иде. Бүген аңа тагын кайбер нәрсәләр^ күрергә, ишетергә туры килде һәм шуңа күрә Исламның «бер төнлек» бригадирлыктан төшерелүе белән һич тә килешергә теләмәячәген, ике арада ачыктан-ачык дошманлык барлыкка килмәгән очракта да, аның барыбер яңа бригадирны тиз генә үз итә алмаячагын Барый бик яхшы сизенде. Ул әле монда нибарысы бер сәгать чамасы булды, ул әле монда бик күп нәрсәне төшенеп тә җитмәде, күп кешенең холкын-фигылен түгел, исемнәрен дә белмәде, ләкин күргән-белгән кадәресе дә аңа дус белән дошманны аерырга гына җитәрлек иде. Ирага ул тиз генә җавап кайтармады. Ләкин җавап бирмичә дә булмый иде. — Менә нәрсә, — диде ул, уйчан гына, — минем әле башым керсә, аягым кермәгән, аягым керсә, башым кермәгән. Бригада хәлләрен мин белмим. Менә бераз бергәләп эшлик, ияләшик, аннары күз күрер. Шулаймы? — Шулаен шулай да... — диде Ира. Аның, күрәсең, хәзер үк үз теләгенә ирешәсе килә иде. — Таран да шулай, диде^ ярар, күз күрер, диде, ашыкмыйк, диде. Ныклап әйтә башлагач, бүлмәсеннән үк куалап чыгарды. Ә менә бу Димка белән Ислам якын да килмәделәр. Игорь Андреичка да әйтергә уйлаганыем, Леша рөхсәт итмәде. Ислам белән болай да пычакка пычак килеп торалар... Әләкләшеп йөрмә, диде... Ярар, рәхмәт, иптәш бригадир!1 Ира, иңбашларын мыскыллы сикерткәләп, ачкычларын чылтыратып кузгалып та китте. — Мин хәзер үк күченеп чыгам,— диде Димка, ашыгып. — Егетләр янында буш урыннар бар. Ира туктарга кирәк тапты һәм, бригадирның соңгы сүзен ишетү нияте белән, көтеп тора башлады. Болай булгач, инде хәзер буш вәгъдә белән генә котылып булмаячак иде. Беренче адымнан ук ихтыярсыз булып күренмәс өчен, нинди дә булса билгеле бер карарга килергә кирәк иде һәм, яхшымы, начармы, ул карар катгый булырга тиеш иде. — Ярар, әйдәгез алайса,— диде бригадир, ашавыннан туктап. Ул, нык-нык басып, Таран вагонына юнәлде. Ислам өйдә юк, Көктугайга китте, — диде Димка. Барый туктап калды. — Менә нәрсә, — диде ул тагын да, баштагы фикерен үзгәртеп. Алайса, син, Димка, хәзер үк егетләр янына күчен. Булдымы? Ә без Ира белән Исламның кайтканын көтәрбез. Үзе юкта кешенең урынын туздыру ярамый. Шулаймы? — Шулай инде, шулай, — диде Ира, килешергә мәҗбүр булып. XIII Үзе генә калгач, Барый җиңеләеп, көрсенеп куйды. Дөрес эшләдеме ул, юкмы? Әйе, дөрес. Аның урынында булган һәркем шулай итәр иде. Ләкин Ислам белән очрашасы бар бит әле! Әгәр дә ул Белугинсыман киреләнеп торса, чыкмаса? Нишләргә, җыелышка куяргамы?.. Ярый ла, үзе аңлап чыгып китсә. Ярар, күз күрер әле. Бу четерекле мәсьәләдән вакытлыча котылып, инде нишләргә, кая барырга, эшне кай җиреннән тотынып башларга кирәклеген белмичәрәк торганда, тамагын кыргалап, ничектер кыюсызланган шикелле әкрен генә атлап, аның янына кәкре аяклы, калку яңаклы бер ир кеше килеп туктады. Галимулланың йөзенә карагач та, бригадир аның да ниндидер бик әһәмиятле йомыш белән килгәнлеген сизенеп алды. «Менә башланды да!» — дип уйлап алды ул үзалдына. — Галимулла абзый бит әле сез? — диде ул. — Менә нәрсә, Галимулла абзый, Фәрхәнә апага әйт — моннан соң егетләр чатырын себермәсен дә, чистартмасын да. Үзләре җыештырсыннар. — Ә синекен? — Минекен дә... булгач. Хәзергә әле минем торыр җирем дә юк. — Ничек соң... алай булгач, баш белән уйлап караганда... акча ягы ничек соң? — Анысын уйлашырбыз. Ким-хур булмас. Ул турыда кайгырма. Керләрен юа — анысы бик әйбәт, ләкин идән себерү, өстәл җыештыру — аларның үз эше. — Шулай инде,. Барый, баш белән уйлап караганда... — диде Галимулла, мондый тәкъдимне хуп күреп. — Ни... минем дә сиңа бер сүзем бар бит әле... Барый дип әйтимме, иптәш бригадир. — Сез олы кеше... ничек әйтсәгез дә ярый, — диде Барый. — Исем белән әйткәч — якынрак та. Ашыкмыйча гына Галимулла үзенең йомышын аңлатып бирде: — Нәрсә мин, җир сөрмәслек кешеме? — диде ул. — Кирәк булгач йөрим, бернинди каршылыгым юк. Бөтенесенә дә йөрим, ә акчасы һаман шул көе: биш-алты йөз. Бүтәннәр икешәр мең эшләгәндә, хурлык бит бу ир кеше өчен, Барый. Үгезгә утырып йөргәнче, сабанга утырып йөрим мин. Яна бригадир Галимуллага да тиз генә җавап таба алмады. «Башланды!» диде ул тагын да, үзалдына. Башланды. Менә инде аны һәртөрле сорауларүтенечләр белән күмеп тә ташладылар. Алар аның мондый мәсьәләдә бөтенләй диярлек тәҗрибәсез булуын да, бригада белән җитәкчелек итү шикелле зур эшне ничек итеп башкара алырмын дип эчтән хәтта шүрләвен дә белмиләр. Алар бары үзләрен генә беләләр, үзләренең таләпләрен генә куялар, үз теләкләрен генә әйтәләр. Ничек итеп аклар ул шушы ышаныч-ө.метләрне, ничек итеп бөтен эшне дөрес кенә, туры гына алып бара алыр? Алып бара алырмы, юкмы? Яшь бригадир өчен әлегә бу ниндидер томанлы, аңлаешсыз нәрсә иде. Дүртенче бригадада^ эшләгәндә аңа мондый мәсьәләләрне хәл итәргә туры килмәде, ул бары техник карауда гына катнашты һәм тәҖ' рибәсезрәк, яшьрәк тракторчыларга теге-бу нәрсәдә ярдәм итте, өйрәт- те-күрсәтте, аннары бригадирның кайбер йомышларын үтәштерде. Анда ул күбрәк техника өчен җавап бирде. Ә монда кешеләр. — Ярар, Галимулла абзый, —диде ул, куен дәфтәрен чыгарып,— Бухгалтериядә белешермен, сөйләшермен. Бу бит, үзең беләсең, мин генә хәл итә торган нәрсә түгел. Бер дә булмый дисәләр, директор белән киңәшермен. Ничек тә җае чыгар. Ә синсез бригадада эш бармаячак. Алай димә син. Бригаданың тоткасы син! Шулаймы? — Тоткасы инде, тоткасы, Барый туган, —диде Галимулла, күңеле күтәрелеп. — Бөтен эш минем кулда, баш белән уйлап караганда... — Безнең ат ничегрәк, йөрерлекме? — диде Барый, сүзне икенчегә борып. — Менә дигән! Биеп кенә тора. — Син аны, алайса, иярләп кенә куй әле. Мин хәзер басуга эшчеләр янына китәм. — Була ул!—диде Галимулла, күтәренкелек белән. Берничә минуттан Барый өстендәге авыр сырмасын үзенең әйберләре янына салып куйды да, гимнастеркадан гына калып, бил каешын, якаларын төзәткәләп, Галимулла янына китте. Галимулла әле генә кола бияне даладан алып килгән, иярләп куйган иде. Бригадир каеш тезгенне кулына алды, аелларның ничек каптырылуын, иярнең ат сыртында ничек ятып торуын үз? кулы белән тотыпкапшап карады һәм шуннан соң җиңел генә сикереп атка атланды. — Сорасалар, әйтерсең, — диде ул Галимуллага, кузгалып киткәч. — Әйтермен, Барый туган, әйтермен, — диде Галимулла. XIV Ислам вагонга килеп кергән теге кичтән алып Фәридә өчен ниндидер тынгысыз, борчулы һәм киеренке тормыш башланды. Ислам абыйсы аның - күңеленә серле, дәһшәтле ут салып калдырды. Ул бер янды, бер сүнде — көчле ялкын булып күккә ашты, я булмаса әкрен генә пыскырга тотынды. Үз-үзен тыярга, янудан-көюдән тотып калырга аның хәзер бернинди әмәле булмады. Ул үзенең нишләгәнен дә, кая басканын, кайда йөргәнен дә тоймас, сизмәс булды. Ул үзенең көн дә күреп гадәтләнгән иптәшләрен, көн дә күреп гадәтләнгән -тирәягыи танымас бул; ды. Ул хәтта төсләрне, исләрне һәм шуның ише гап-гадн, гадәти нәрсәләрне буташтыра башлады. Аның барлык күрү сәләтен, тою-сизү сәләтен бары бер генә нәрсә биләде, бары бер генә нәрсә томалап торды. Ул моның яхшымы, начармы икәнлеген дә белмәде, акмы, карамы икәнлеген дә белмәде. Ул бары аңа гына омтылды, ул бары аны гына теләде. Баштарак бу аның котын алды. Ләкин шулай да бу куркып кире чигенү булмады. Бу кот алынуда аңа таба — серле, куркыныч ялкынга таба ашкыну һәм шуннан бәхет, ләззәт эзләү шикеллерәк нәрсә бар иде. Аның өчен бу һәлакәт иде, ләкин бу һәлакәттә шулай ук яшерен бер мәгънә бар иде, һәм әгәр дә мәгәр шул яшерен мәгънәнең төбенә төшмәсәң, беркайчан да үзеңә тулы тынычлык та, бәхет-куаныч та таба алмассың шикелле иде. Шул кичтән соң алар бары кеше алдында гына очраштылар. Хәер, бу алай очрашу да булмады, бу бары бер-береңне күрү генә булды, һәм Ислам абыйсының үзәккә үтеп керә торган күз карашын күрдеме, шундук „ул башын түбән иде, битенә шундук алсулык йөгерде һәм сандугачтай кечкенә йөрәге шундук күкрәк читлегендә ашкынып канат кагарга тотынды. Ул шулай берничә көй әйле-шәйле йөрде. Ә Беренче май көнне Иртыш буенда, әрәмәдә, алар тагын бергә булдылар. Бергә алар язгы урман һавасы суладылар, бергә атлап Иртыш яр буена барып чыктылар һәм, көлеп-шаярышып, яр буенда саргылт тал пипиләре өзделәр. Беренче бал кортлары гүләп торган, беренче бал исе, яшел тереклек исе аңкыткан тал янында Ислам абыйсы аны тагын кочагына алды, үпте һәм тагын шул ук сүзләрне кабатлады: торыйк бергә, Фәридәм, аппагым, былбылым, диде... Халык монда усал, диде, мин хәзер сине теләсә кемнән көнли башладым, диде. Ул көнне дә ул аңа берни җавап кайтармады. Кайтара алмады алар янына тагын көтмәгәндә албасты Тәзкирә килеп чыкты! Мунча пәрие, сары шайтан Тәзкирә килеп чыкты... Әмма аны инде Тәзкирә генә өркетерлек түгел иде. Аны хәзер беркем дә, берни дә өркетә дә, куркыта да алмаячак иде. Ул көчле иде, беркайчан да булмаганча көчле һәм бәхетле иде. Аның хәзер ныклы таянычы бар иде, якчысы бар иде. Тик шулай да бу бәхет тә чамадан тыш кыска гомерле булып чыкты. Иртыш буендагы очрашудан соң алар бер генә мәртәбә дә ныклап торып очраша да, сөйләшә дә алмадылар. Күңелдәге ялкын һаман үзалдына яши бирде — кинәт-кинәт кабынып китте һәм тагын да искәрмәстән сүнеп-сүнеп калды. Кызу эш вакытында икәүдән-икәү г^нә очрашуларның бик үк мөмкин түгеллеген ул, билгеле, аңламый булдыра алмады. Ләкин күңел аңга буйсынмады, ул үзенекен даулады, үзенекен таләп итте, һәм сүнгән күмер-көл астында һәрвакытта өмет чаткылары пыскып ятты. Әйе, кайчан да булса бер аның белән барысын да ачыктан-ачык сөйләшәчәгенә, барысын да аңлашачагына ул әз генә дә шикләнмәде. Ләкин аның күңелендә .бүген сәер бер үзгәреш барлыкка килде. Бу үзгәреш бөтенләй көтмәгәндә, уйламаганда булды. Аның кинәт күзе ачылып китте! Аның кинәт колагы ишетә башлады! һәм әле кайчан гына башаяк килеп күренгән кешеләр, әйберләр, дала, күк йөзе — барысы да тиз арада җиңел генә үз хәленә кайтты. Һәм ул үзе дә, әйтерсең, каяндыр күктән җиргә килеп төште. Бик каты төште, шап итеп төште, авыртынып куйды, чайкалып куйды, әмма шулай да егылмады — аягында торып калды. Җыелыш вакытында ул Исламның тупаслыгын күрде, аның тупас сүзләрен ишетте. Беренче мәртәбә күрде, беренче мәртәбә ишетте. Аннан да бигрәк, ул аның ялганчы икәнлеген, намуссыз икәнлеген аңлагандай булды. Һарунның кырык сигез гектар турында әйткән сүзләренә ул һәркемнән элегрәк ышанды, бернинди шикләнүсез, бернинди икеләнүсез ышанды. Менә шушы нәрсә андагы барлык томанлы нәрсәләрне туздырды да ташлады. Шул ук вакытта ул ачык күзләре белән, берни капламаган саф. дәртле күзләре белән, икенче бер кешене, көчле, кырыс кешене күрде. Күрде, һәм яшь кызның сизгер күңелендә хөрмәттән дә олырак бер яңа хис калкып чыкты. XV Бодай ташучы машинага утырып, Ислам чыннан да Көктугайга китте. Бригадада ул хәзер бер минут тора алмады. Монда аңа дөнья тараеп, кысылып калды, монда аңа суларга һава җитмәде. Нәрсә булганлыгын ул әле тулысынча аңлый да, ачыклый да алмады, чөнки бу шундый тиз оулды, шундый көтмәгәндә булды. Ул үзен искәрмәстән ниндидер капкынга эләккәндәй, ниндидер базга барып төшкәндәй хис итте. Аның мондый хәлдән котыласы килде, капкынын ватып, йолкып ташлыйсы килде, капкын куючының, аяк астына чокыр-баз-казучының бугазын чәйнәп өзәсе килде. «/1әкин моннан берничек тә котылу мөмкин түгеллеген ул бөтен күңеле белән сизде. Шуны ныграк сизгән саен, аның котылу теләге, тоткынлыкны юкка чыгару теләге һәм кемнәрдәндер үч алу, кемнәр беләндер исәп-хисап ясау теләге көчәйгәинәикөчәя генә барды. Аның у; ттай кызган миендә мең төрле план кайнады; үзенен хурлыкка төшүен җуеп ташлау өчен, һичшиксез өскә, югарыга’калкып чыгу өчен ул үзенчә мең төрле юллар эзләде, мең төрле ысуллар эзләде һәм үз теләгенә ирешүдә хәзер бер генә нәрсәдән дә тайчанмастай булды. Шофер белән юл буенча ул берни сөйләшмәде. Ул бөтенләе белән үз-үзенә, үз зәһәренә укмашып, йомарланып калды һәм дәһшәтле, караңгы бер чырай белән, җансыз таш сыйдай җансыз утыргычта тирбәлеп тик барды. Көктугайга җитәрәк, икенче бригада ягыннан килә торган юлны аркылы кисеп, олы юл үтә иде. Юллар кисешкән турыга җиткәч, Ислам шоферга туктарга кушты, кабинадан төште дә, артына борылып та карамыйча, турыдан, юлсыз җирдән китеп барды. Әле эш вакыты иде, Мәрьям кибеттә булырга тиеш иде. Ул шунда ашыкты. Аның өчен хәзер дөньяда бары ул гына, Мәрьям генә калган иде. Аның агарынган, төсе качкан йөзен күреп, ( Мәрьям чак-чак кына кычкырып җибәрмәде. Ләкин кибеттә кешеләр бар -иде, һәм үз-үзен ул тыеп калырга мәҗбүр булды. Алар, гадәттәгечә, күз карашлы белән генә исәнләштеләр, күз карашы белән генә бер-берсеиә сораулар-җаваплар бирделәр. Ислам бер читкәрәк, тәрәзә янынарак килде дә шунда сөялеп туктап калды. Ярма үлчәгән арада Мәрьям, куркып-борчылып, әледән-әле аңа күз төшереп алды, ялгышты, ярмасын койды, акчасын төшереп җибәрде. Товар алучы беткәч, ул шундук кибетен япмакчы булды. Кулларына төенчекләр тоткан һәм берберсениән һич тә аерылыша алмыйча үзара гайбәт сатып торган ике хатын, аның җыенуын күреп, әкрен генә ишеккә юнәлде. Иң соңгы кеше булып өсте-башы акбурга буялып беткән бер эшче кыз чыкты. Алар ишектән чыгып бетүгә, кибет каршысына атка атланган бер казакъ карты килеп туктады. Ул, бүтән хатын-кыз белән бергәләп, ак халатлы сатучның да чыгып килүен күрде дә, атын баганага бәйләп тә тормыйча, ашыгып баскычка килеп менде. Өстенә ул иске генә сырма, башына кызыл төлке тотылган озын колакчынлы бүрек, аякларына җиңел күн итек кигән иде. — Япмале, кызым, тора тор, — диде ул, Мәрьямгә кычкырып.— Чай керегиде, чаең бармы? Шулай сөйләиә-сөйләнә ул кибеткә кермәкче булды, ләкин шул чакны аның юлында Ислам калкып чыкты. —..Бетмәс монда чәйләр!—диде ул, картның күкрәгенә төртеп. Карт чайкалып китте, инде егылдым дигәндә генә, бер кулы белән ишек яңагына тотынып калды. Ул берни аңламады. Үз-үзен хаклы санап, ул һаман кибеткә кермәкче булды, ой-бой, диде, бо калай болады бо, диде. Ислам җилтерәтеп аны беләгеннән тотып алды, Димканы яиоә Карамны төрткәләгән кебек төрткәләп, көчләп ишектән үк чыгарып җибәрде. — Кая тыкшынасың?! — диде ул, җикеренеп. — Әйткәннәр сиңа ябык дип! Арага шундук Мәрьям керде. Карт кешегә карата тупас кылануы өчен ул Исламны җиңелчә генә шелтәләп алды, шулай да картның теләген үтәргә дә батырчылык итмәде. — Мин хәзер киләм, бабай, көтеп тор, — диде ул, ишегенә йозак салып. — Чәй бар, көтеп тор. Карт, үзалдына сукранып, атының тезгененнән тотып алды, яшьләрчә җиңед генә сикереп ияргә атланды. Аның бик нык хәтере калды. Ул Мәрьямнең сүзен тыңлап та тормады — атының корсагына бер тибеп алды да юрттырып каядыр китеп тә барды. — Кодай орган адамдар! Келеп толды каңгырган адамдар... Өз илеңдә әзеңә бостандыгың жок. Эттең балалары! — диде ул ярсып. Мәрьям Исламнан бернәрсә турында да сораштырмады. Аның хәзер кәефе чамадан тыш начар икәнлеген сораштырмыйча да аңларга була иде. Ул аны бары яратып, үз итеп шелтәләп кенә алды, и җүләр, диде, и тиле, диде. Аның ягымлы шелтә сүзләренә колак салгандай итеп, Ислам әкрен генә арттан атлады. Хәзер ул «гайбәт»тәи дә курыкмады, бернәрсәдән дә курыкмады. Аңа хәзер Мәрьям кирәк иде, бары ул гына кирәк иде, һәм башкасында аның ичмасам тамчы да катнашы юк иде. «Төкерәм дөньясына!» дип уйлады ул, нәфрәтләнеп. Өйгә кайткач, Мәрьям аны бала-чага кебек итеп урындыкка утыртты, өстен-башын салдырды, аннары плитә өстендәге сулы чәйнекне алды да, сөйләнә-сөйләнә, гөрелди-гөрелди, олы сабыйның битен юдырды, чиста ак сөлге белән колак артларын, авыз тирәләрен сөрткәләде. Аның һәрбер сүзенә, һәрбер хәрәкәтенә буйсынып, Ислам кымшанмыйча тик кенә утыруында булды. — Атнасына бер киләсең, анда да кашың-күзең җимерелгән була. Харап буласыңмы инде син болай... миннән башка... — диде Мәрьям, сөйләнүеннән туктамыйча. «Әһә, кая бора!» дип уйлады Ислам үзалдына, ачусыз гына. — Ник теге көнне килмәдең? — диде Мәрьям. — Мин сине төн уртасына кадәр көттем. — Булмады. — Шулайдыр инде. Харап буласыңмы инде син шушы әчүләрең белән. — Эчмәдем, — диде Ислам, тыйнак кына. Усал, кырыс Исламны шундый юаш, көлке кыяфәттә күреп, Мәрьямнең тәмам күңеле эреде. Аның аннан көләсе килде, аның аны иркәлисе, сөясе килде. Сул кулы белән ул аның башын йомшак күкрәгенә кысты, уң кулы белән яратып кына аркасына чәбәкләп алды. — Җүләрем, диванам, — диде ул, сөйләнеп. «Нинди яхшы хатын!» дип уйлады Ислам, аның шулай сөйләнүенә,, иркәләвенә рәхәтләнеп. Битендә ул аның йомшак йон киемен тойды, аның җиңелчә хуш исен сулады һәм ун-унбиш минут вакыт узмады, үз-үзен тәмам терелеп, яңарып киткәндәй хис итте. Эшкә киткәндә Мәрьям аның өстеннән бикләп китте. Кичке сигезләргә чаклы Ислам берни белми йоклады. Ул күзләрен ачып җибәргәндә, кечкенә бүлмәдә балкып ут яна иде, Мәрьям исә, җәйге җиңел күлмәген киеп, өстәл өстенә иелгән көе, нидер тегепме, ямапмы утыра иде. Аның нәрсә эшләгәнлеген белмәкче булып, Ислам күзләрен ныграк ачты һәм көчәнеп, үз-үзен мәҗбүр итеп аның кулларына карап ята башлады, ләкин никадәр караса да, берни аера алмады. — Сәгать ничә? — диде ул, кайдадыр текелдәгән сәгать тавышы ишетеп. — Иртә әле, иртә,— диде Мәрьям, көлемсерәп. Уянгач та Ислам түшәмдә балкып янган утка ничектер игътибар итеп җиткермәгән иде. Якты лампочканы ул әле яңа гына күргән кебек булды, һәм шундук аның күңеленә: «Сменага соңга калганмын!» дигән бер уй килде. Ләкин ул моңа әз генә дә хафаланмады. Бүген иртән ул, бригадага кайтмаска дип, үз-үзенә сүз биргән иде, ихтимал, бөтенләй Көктугайда торып калырмын, дип тә уйлаган иде. Хәер, мондый теләк әле ныгып, күңелендә берегеп тә өлгермәгән иде, бу әлегә ярсыган миендә бер-бер артлы туган йөзләрчә теләкпланиарның берсе генә иде. — Ай-Һай, йоклыйсың да соң! — диде Мәрьям, эшеннән аерылмыйча гына. — Йокласа ни булган? Көндез йоклыйм, төнлә эшлим. — Соңга калдың шул инде эшеңә, — диде Мәрьям, үкенгәндәй итеп _ Уятамуятам — юк! Мәет тә мәет, ул да мәет. Мин сиңа әйттем, сменаңа өлгермисең, дидем, йокы аралаш мине куып җибәрдең, өлгер- мәсә эшләр әле патриотлар, дидең. Ни дип җавап бирерсең инде кайткач? — Ал арга тагын җавап биреп торырга! — Нәрсә булды соң шулкадәр —ник сөйләмисең? — диде Мәрьям. — Сөйлисе килми әле,—диде Ислам, ялкау гына иснәнеп. — Сөйләрлек тә түгел. Эшләр хаиа. — Нәрсә, сугыш чыкканмы әллә? — Аннан да яманрак. — Шулай да? Ислам үзенең нинди хәлгә таруын сөйләп бирергә мәҗбүр булды. Мәрьямнең моңа ичмасам керфеге дә селкенмәде. Үз кайгысына карата, үз теләкләренең җимерелүенә, гомумән, үз шәхесенә карата аның шундый илтнфатсызлыгын күреп, Исламның чын-чынлап хәтере калды. — Алайса, бригадир булып булмады? — диде Мәрьям, бик гади, әһәмиятсез нәрсә турында сөйләгәнсымаи. — Кирәге юк. Булма да! Урак өстендә яңа машиналар кайтачак. Инде күп тә калмады. Берике... өч ай ничек тә түзәрбез әле... Ислам кашларын гына җыерып куйды. — Туктале, нәрсә ямыйсың соң син анда? — диде ул, кинәт. Мәрьям кулындагы ак чүпрәк аңа бик сәер булып күренде. Бу аны аңлаешсыз бер шиккә төшерде. Хатын исә, үз эше белән мавыгып, аның ягына әйләнеп тә карамады. Курчакныкы шикелле бәләкәй генә, нәни генә күлмәкне, ике җиңеннән ике куллап тоткан көе, югары күтәрде дә, караватта сузылып яткан кешейең исен китәрмәкче булып: — Менә нәрсә ямыйм!—диде. Үзенең балага узуы турында ул әле һаман әйтмәгән иде. Ләкин ике арада бу хакта сүз булмаса да, ни өчендер аңа Ислам инде барысын да беләдер шикелле булып, белмәве мөмкин түгел шикелле булып тоела башлаган иде. Үз хәленә ул инде тәмам күнегеп җиткән иде, һәм Ислам бу турыда белмәгән булса да, аңа әйтү хәзер һич тә кыен булмас шикелле тоела иде. Ул хәзер беркемнән дә курыкмый да, оялмый да иде, ул бары бер генә нәрсә турында уйлый, бер генә нәрсә турында борчыла иде. Бу бер генә нәрсә, әлбәттә, «ул» иде, каяндыр, нишләптер барлыкка килгән һәм үзенең барлыкка килүе турында көннән-көн ныграк сиздерә торган өченче җан иясе иде. Хәзер аның күңелен моңарчы беркайчан да булмаган яңа бер куаныч, яңа бер өмет-теләк биләп алган иде. Бу яңа куаныч, бу яңа өмет-теләк андагы барлык иске, таныш хис-тойгыларны күмеп киткән, юкка чыгарган иде һәм булачак ана кеше кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, һәрвакыт үзен сиздереп тора иде. Ислам мәсьәләгә төшенеп алды һәм тагын да ныграк гаҗәпләнеп: — Кемгә соң ул? — диде. — Кемгә булсын — үзебезнең улыбызга! — диде Мәрьям, гаҗәеп бер тынычлык белән. Ислам моңа ачуланырга да, ачуланмаска да белмичә, икеләнгәндәй итеп калды. Анда әле чын-чынлап тавыш куптарырлык ачу да, зәһәр дә юк иде. Шул ук вакытта бу эшне болан гына да калдырырга ярамый иде. Ачулаимасаң, тавышланмасаң, Мәрьямнең чынлап та аны бу хәбәргә сөенде дип, һич югы, килеште, риза булды дип уйлавы мөмкин иде. Аңа исә һич тә андый мөмкинлеккә урын калдырырга ярамый иде. Баланың һәм балалы хатыннарның нәрсә икәнлеген ул инде белә иде. Менә сиңа кирәк булса, авыртмас башка тимер тарак! Мәрьям — балалы хатын, Мәрьям — бала анасы! Юк, мөмкин түгел бу! Ул беркадәр вакыт берни эндәшми ятты. Кинәт аңа бөтен нәрсәнең асты өскә әйләнгән шикелле булды. Ягымлы, юмарт, чибәр Мәрьям каядыр юк булды, аның урынына усал телле, ябык, ямьсез Дания, явыз, хәшәрәт Дания торып калды, һәм Дания күз алдына килү белән, аның күкрәк читлегендә йокымсырап яткан шәфкатьсез ерткыч шундук кыймылдап, кузгалып куйды. — Ничә ай? — диде ул, урыныннан торып. — Дүртенче ай инде, атасы!—диде Мәрьям, елмаеп. — Малай! Карале менә тотып. Нәкъ синең төсле: кара чәчле, кылыч борынлы, үзе шундый ус-саал! Күрше малайлары белән сугышырга гына тора, атасыннан урлап тәмәке тарта башлаган, имансыз! Нәрсә кушарбыз икән инде? Исламгәрәй? Исламҗан, Исламбай, Исламгул, Исламетдин? Ислам... Мин инде әллә никадәр исем эзләп таптым. Кайчакта шулай искә төшә дә исем эзләргә тотынам. Ә кыз булса? Кыз булса син аны яратырсыңмы? Кызлар исеме дә эзләп куярга кирәк. Исламия... Илһамия... Икълимә... Эшеннән туктап, ул Исламга күтәрелеп карады. — Ник син шундый төче? — диде ул, исе китеп. — Әллә кыз булса дигәнем ошамый? Мин үзем дә малай булыр димен ич! Ирләрнең малай яратканлыкларын әллә белми дисеңме? Аны гына беләбез! Данияңне син кыз бала тапкан өчен яратмагансың да... Туктале, әллә малай да кирәкми? — Юк, кирәкми, — диде Ислам, җан өшеткеч бер салкынлык белән. — Кирәкми?! Малай да кирәкми, кыз да кирәкми — кем генә кирәк соң сиңа? Кыз-тәкә булмас лабаса ул! - — Берсе дә кирәкми! — Берсе дә кирәкмәгәч, кая куярбыз соң без аны?—диде Мәрьям әллә чынлап, әллә юри үчекләшеп. — Төшерт. Әле соң түгел. XIII Мәрьям, олы сабыйның баягынак караватта юашланып, буйсынып утыруыннан көлгәнсыман, чын күңелдән көлеп куйды. — Жүләр!— диде ул, яратып, үпкәләп. — Нинди акылсыз әле син! Аның үз-үзен шундый тыныч тотуы, куанычы-шатлыгы Исламга да тәэсир итте, һәм ул һич кенә дә дулап-тузынып китә алмады. — Көлмә, соңыннан җыларга туры килмәсен, — диде ул. — Шушы эт оясында ничек итеп бала карамакчы буласың? Әллә шушында төпләнеп калырга уйлыйсыңмы? — Син кайда, мин шунда, — диде хатын җитди итеп. Аның нәкъ менә шушы сүзләре Исламга кирәкле тәэсирне ясады. Ата булачак кешегә бу элеккечә чиксез ярату, чиксез бирелгәнлек сүзләре булып түгел, бәлки бала белән муенга тагылырга теләү булып, усаллык, явызлык булып ишетелде. — Ә мин ияртмәсәм? — диде ул әкрен генә. — Ияртмә...— диде Мәрьям, кинәт күңеле төшеп, кызганыч, сынык бер тавыш белән. — Иярер дип курыксаң... Юк, курыкма! Алай курка торган булгач иярмәм. Ул һаман да үзенең тынычлыгын, шат күңеллелеген саклап калырга, һич югы, җылап җибәрмәскә тырышты, ләкин ихтыярсыздан тамак төбенә шунда каты төер булып кайнар яшь тамчысы килеп тыгылды. Бите буенча агып төшкән бер-ике бөртек яшен ул авызына йотты да, чын-чынлап җылап җибәрүдән куркып, беравык тынып утырды. Каты төер, ниһаять, кире төшеп китте. Төшерттерү турында уйлама да!—диде ул, башын калкыткандай итеп. — Теләмисең икән, синеке булмас, үземнеке генә булыр. Гадәттә юаш, күндәм хатын авызыннан чыккан мондый нык, каты сүзләр Исламның тагын да ныграк кытыгын кузгатып куйды. Теләсәң нишлә! — диде ул, кырт кисеп.—Мин сиңа яхшылап әйттем... бел: соңыннан үпкәләштән оулмасын! Аның бу сүзләреннән соң Мәрьям туңып, бөрешеп калгандай булды. Шул ук вакытта ул үзенең хәзер бер нәрсә турында да сөйләшәсе кил- мәгәнлеген, сөйләшсә дә, баягыча тыныч кына сөйләшә алмаячагын аңлады. Әле генә шундый җылы булып, күңелле булып тоелган бүлмә Исламга кабердән дә тар булып, суык, шыксыз булып күренде. Аның тизрәк моннан чыгып китәсе килде. Ләкин кая китәрГә? Бригадагамы? Аида исә мондагыдан да күңелсезрәк, мондагыдан да чиркәндергечрәк. Аның күңеле бушап, коргаксып калды. Анда хәзер берни дә юк иде: бернинди теләк тә, бернинди ярату да, җылылык та юк иде. Көтмәгәндә аның җылыйсы килде, кемгәдер зарланасы, барлы-юклы эч серләрен түгәсе килде, кемнәндер җылы эзлисе, элеккечә ягымлы иркәләү сүзләре ишетәсе килде. Әйе, хәзер инде Мәрьям белән бөтенесе бетте, ул хәзер бөтенләй чит-ят булып әверелде. Аңа хәзер карыйсы да килми. Кемгә таянырга, кемгә сыгынырга хәзер, кем алдына килеп башыңны салырга? Мондый эч пошу, мондый әрнүсыкрануларны аның элек тә кичергәне бар иде, ләкин хәзергесе аңа бигрәк тә яман, бигрәк тә авыр булып тоелды. Шул чакны ул Фәридә турында уйлады. Аның сынган күңеле талпынып куйды. «Хәзер инде мине эт белән эзләсәң дә таба алмассың! — диде ул, күңеленнән Мәрьямгә эндәшеп. — Үзеңә үпкәләрсең. Бу бала бик яхшы сылтау булды әле. Үзеңә үпкәләрсең...» Ул кисәк кенә торды да киенә башлады. Мәрьям, аның барлыгына* юклыгына әз генә дә игътибар итмәгәнсыман, тавыш-тынсыз һаман үз эшендә булды. — Ярый, хуш, — диде Ислам киенеп беткәч. Ул Мәрьямнең элеккечә: китмә, кал дип ялынуын, иркәләнеп муенга сарылуын көтте, әмма күңеле кырылган хатын, бугазыннан буып алган кирелеген, үзсүзлелеген җиңә алмыйча, үпкәләгән бер кыяфәт белән, башын салындырып тик утырды. Аның мондый кыланышы Исламның тагын хәтерен калдырды, тагын аның мин-минлеген котыртып куйды һәм ул тамагын кырды да, монысында инде катырак итеп: — Хуш, мин киттем!—диде. — Сау бул, — диде Мәрьям, авызын көчкә кыймылдатып. Ислам ишекне тартып җибәрде, шапылдатып кире япты да ашыгып, бәреләсугыла китеп тә барды. Бу аларның беренче мәртәбә чын-чынлап ачуланышулары булды. XIX Икенче бригадага бригадир булып килергә Барыйның һич тә күңеле тартмады. Тегендә ул үз эшен яратып эшләде һәм шуннан да зуррак, .шуннан да җаваплырак эшкә үрләү турында беркайчан да уйлап та карамады. Бригадир ярдәмчесе дә, билгеле, үзенә күрә зур гына дәрәҗә иде, ләкин үз-үзен ул анда әз генә дә баш кеше итеп, дәрәҗә кешесе итеп сизмәде. Ул бары үзенең тракторларын гына, тагылма инвентарен гына белде һәм, йомышчы малай кебек, кая чакырсалар шунда барды, кая җибәрсәләр шунда китте. Таран урынына бригадир итеп кую турында сүз кузгалгач, ул моңа бары көлеп кенә карады. «Аның кебек бригадир булу өчен аның кебек үк эчәргә кирәк, ә мин алай ук эчә алмыйм», — диде ул, шаяртып. Ләкин чынлап торып кыстарга тотынгач, ул пошаманга калды. Ул үзенчә каршы килде, минем җитәрлек тәҗрибәм юк, диде, җитәрлек белемем юк, диде, авыл хуҗалыгын да инде күптән онытып бетергәнмен, диде. Ләкин аның сүзен ишетергә дә теләмәделәр. Ул әле чынында армия тормышыннан аерылып та җитмәгән иде. Әллә шуңа, әллә бүтән сәбәптән, мондагы тормыш аңа кайсыдыр ягы белән нәкъ менә шул армия тормышын хәтерләтте. Кече сержанттан кисәк кенә капитан, я булмаса майор дәрәҗәсенә күтәрелү акылга сыймаган нәрсә булган кебек, көтмәгәндә бригадир булып кую да аңа шундыйрак бер акылсызлык булып тоелды. Дөрес, монда бераз башка- чарак иде, бригадир ярдәмчесе белән бригадир арасында кече сержант белән капитан я майор арасындагы кебек үк аерма юк иде, әмма шулай да, башкарган эшләре буенча бр-игадир ярдәмчесе кече сержантка тиң булса, бригадир чын-чынлап рота командирына, хәтта батальон командирына тиң иде. Горшков белән сөйләшкәндә ул үзенең шундыйрак чагыштыруларын ычкындырып җибәрде. Директорга бу ошап куйды. — Ә синең сугыш вакытындагы хәлләрне укыганың, ишеткәнең юкмыни?—диде ул. — Кирәк булгач, кайчагында сержантлар түгел, хәтта солдатлар да взвод белән, рота, батальон белән командалык иттеләр! Ә соң монда да шул ук сугыш түгелмени? Ягъни икмәк өчен көрәш, дала белән, кыргый табигать белән сугыш-көрәш түгелмени? Нәкъ менә сугышның иң кызган чагында, иң җаваплы бер урында безнең бер командирыбыз яраксыз булып чыкты. Син яшь кеше, көчле кеше, шул булдыксыз командирны алыштырып, ротаны, батальонны уз артыңнан ияртергә тиешсең, шул көрәштә җиңеп чыгарга тиешсең! Нәрсә, авыр булыр дип куркасыңмыни? Әйт дөресен генә. Үзең беләсең, безгә куркаклар кирәкми. — Юк, куркуын курыкмыйм,— диде ул. — Мин бит монда җиңел булыр дип килмәдем. — Соң, шулай булгач?! — диде Горшков. — Алай кисәк кенә майор буласың килмәсә, әйдә хәзергә үзеңне лейтенант итеп кенә хис ит! Шулай итеп, килешергә туры килде. XX Үзе теләмәсә, аны, әлбәттә, беркем дә мәҗбүр итә алмас иде. Ә соң теләдеме ул бригадир булып килергә? Кешеләргә, үз-үзенә ул: теләмим, диде, аягым тартмый, күңелем тартмый, диде. Әмма күңеленнән, яшертен генә, сиздермичә генә ул инде күптән риза иде. Үзенә күрә моның бер сере бар иде. Бу чыннан да сер иде, хәтта аның үзе өчен дә сер шикеллерәк иде —шундый тирәнгә, шундый еракка яшеренгән иде ул! Көктугайда бер кыз бар иде, бүтән беркайда да булмаган һәм булуы да мөмкин булмаган бердәнбер кыз бар иде. Менә нәрсәгә барып тоташкан иде ул сернең очы! Ул инде аның белән бер-ике мәртәбә сөйләшеп тә алган иде, ләкин бер-ике мәртәбә сөйләшү генә ул әле танышу да, бер-береңә якынаю да түгел иде. Бу бары сөйләшү генә иде. Ә сөйләшүне бер-ике мәртәбәдән арттыру өчен, ныклап торып танышу өчен һич тә аның вакыты да, мөмкинлеге дә юк иде. Дүртенче бригада Көктугайдан әллә кайда еракта ята иде, буш вакытларда авылга килеп китү турында хәзер уйларга да туры килми иде, чөнки,^беренчедән, бригада өчен кирәк йомыш белән, гадәттә, бригадир үзе йөри иде, икенчедән, аңа, гомумән, бер генә минутка да тракторлардан аерылып торырга ярамый иде. Ни генә булмасын, Көктугайдагы кыз турында аңа бары уйлау-хыяллану белән генә канәгатьләнергә туры килә иде. Хәер, анысы да әле онытканда бер генә, бик иркен, бик тыныч вакытларда гына була иде. Ә бит шулай читтән генә кызыгып йөрсәң, беркайчан да аның белән чынчынлап таныша алмавың да мөмкин! Хәзер, кызу эш вакытында, кем белә, бәлки атналар, айлар буена бригададан чыкмый ятарга туры килер. Ул арада, кем белә, кыздан инде җилләр искән булыр, ягъни, кем белә, әллә кияүгә-нигә чыгып куяр, әллә бүтән берәрсенә гашыйк булыр... кем белә аларны! Ә бригадир булгач? Ул чагында инде бөтенесе аның үз кулында булачак! Теләсәң дә, теләмәсәң дә көн саен Көктугайга кибеткә-иигә барырга, тегесемонысы артыннан чабарга кирәк булачак. Аннары икенче бригада Көктугайга якынрак та. Димәк, кызга да якынрак... Бүген иртән ул юри кибеткә сугылып узды. Вакыт.әле иртәрәк иде. Кибет бикле иде. Бикле булса да, ишек янында, баскычта аңа ул күренгәндәй булды. Медиклар кебек ап-ак халатын кигән, кыска чәчләрен чыгарып ап-ак башлыгын киеп куйган—Казан гастрономнарында сату сатамыни?! Ник, ул бит болай да Казанныкы. Шулай булырга тиеш тә. Казанча чиста, пөхтә, Казанча әдәпле, тыйнак, матур... Ә ул чынлап та әдәпле, тыйнак. Сабыр холыклы. „Ана менә нәкъ шундый сабыр холыклылар ошый да... Әле берсе кычкыра, әле икенчесе кычкыра, берәр исереге, җитмәсә, чиратсыз кермәкче була. Арттан этешәләр- төртешәләр яисә кинәт кенә шикәре-фәләне бетеп куя. Барысына да сатучы гаепле! Ник аңа чиратсыз бирәсең? Ник аңа шикәрне биш кило үлчәдең?— барысы да аның өстенә ява. Ә ул бер дә үртәлми дә, кычкырмый да. Кыска гына 'Итеп һәркемгә җавап бирә, ипләп кенә берәрсен шелтәләп ала, үзе тагын бер дә кабаланмыйча, шулай да тиз-тиз генә, җитез генә үзенең эшен эшли бирә.— Җәгез, сезгә нәрсә? — Әнә теге селедканы.— Күпме? — Берне, берне! Җиткән, әллә сасып беткәндер ул... — Сасымаган. Тагын нәрсә? — Берәр кило тары ярмасы бирерсең дә, ике консерва. Треска... — Аракы юк. Җегерме тиен вагыгыз бармы?.. Үзе шулай сөйләнә, сорый, җавап кайтара, бер кулы белән ярма үлчи, икенче кулы белән паппрос-фәлән, шырпы-фәлән алып бирә, счет төймәләрен шалт-шолт китерә. Беркемне тоткарлап, вакыт уздырып тормый. Өлгер,1 җитез... ә йөзендә нурлар уйный... Тик менә кибеттә эшләве генә ничектер күңелгә ятып бетми кебек. Кибет халкының инде аның күптән даны чыккан. Аларның бармак бераз кәкрерәк була. Хәер, һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре. Аларның барысы турында да шулай дип уйлау, бәлки, дөрес тә түгелдер, кем белә аны... Шулай да... Кем белә аларны! Кайчан барырга соң? Бүген булмый. Ярамый. Бүген әле эшләр күп. Ә цишләргә тиеш соң ул? Тракторлар сөрә, чәчү хәзергә тоткарлыксыз бара. Тиешле кешеләр далада, тиешле кешеләр ял итә. «Ә Ислам? Ул да бит ял итә», — диде ул үз-үзенә, күңелле уйларыннан бүленеп. — Кайтты микән? Кайгысыннан, ачуыннан китеп барды микәнни? Яңа бригадир белән күзгә-күз очрашмас өчен? Кем белә аны, шуңа күрәдер... Бераз вакытка бу аңа ничектер көлке булып тоелды. «Шулкадәр бригадир булырга тырышкан кешеләр дә булыр икән!» — дип уйлады ул, беркатлы бер гаҗәпләнү оеләи. Ләкин аның бу гаҗәпләнүе озакка бармады. Шундук иртәнге җыелыш күз алдына килде, Белугинның- «Кирәкми!» дигән сүзләрен һәм ничек итеп аның «бригадир» Исламны яклап алып калырга тырышуын хәтерләде. Аннары ул Исламның нәфрәт белән, ерткычларча дошманлык белән янган күз карашын күргәндәй булды. 2. »С. Ә.* Уб 11, ... . Юк, монда һич тә мәсьәләгә алай өстән генә карарга ярамый. Киресенчә, монда минут саен, сәгать саен сак-уяу булырга кирәк, андый- мондый нәрсә була калганда да, тиешенчә җавап бирергә әзер булырга кирәк. «Кайтты микән?» — дип уйлады ул тагын да, тынычсызлангандай итеп. Ул атын куа төште һәм бригада «авылы»на кайтып җиткәнче юырттырудан туктамады. XXI Ул кайтып кергәндә, егетләрнең күбесе гырылдап йоклап яталар иде, ләкин кайберәүләр инде торып юынырга һәм төшке ашны ашап алырга да өлгергәннәр иде. Өстәл өстендә, идәндә-ни дә баягыча чүп- чар, калдыкпостык нәрсә күренми иде — үзенә кушканны Белугин әзме-күпме үтәп чыккан иде. «Хәзергә ярый», — дип уйлады Барый. Йоклаучыларны уятмас өчен ул, мөмкиң кадәр саграк кыланырга тырышып, буш карават өстендәге үз әйберләрен әвеш-түеш китерде дә. бераз ял итеп алу нияте белән, астына сырмасын җәйде һәм болан гына, артык кызыксынмаган шикелле генә: — ИслахМ кайтмаган ахрысы, — дип куйды. Егетләр аңа Исламның Көктугайда кем беләндер сугышуы турында әйттеләр. Бу турыда аларга бодай ташучы шофер җиткергән иде, бодай ташучы шоферга исә бүген иртән Исламның казакъ картын кибеттән төрткәләп чыгаруын күреп калган бер хатын әйткән иде. Егетләргә сөйләгәндә шофер бераз гына үзеннән дә өстәгән иде. Ә егетләр Барыйга сөйләгәндә шулай ук бераз гына арттырып, шыттырып җибәрделәр., һәм, аларча, Ислам анда ниндидер коточкыч эш эшләгән кебегрәк булып аңлашылды. — Кайтмас инде ул — милиция алып киткәндер!—диештеләр егетләр, үзләренчә фараз кылып. Аларның мондый имеш-мимешләре Барыйның тынычсызлыгын гына арттырды. Бүтән вакыт булса, ихтимал, ул андый коточкыч» эшләрне- уйлап та бирмәс иде, ләкин ул хәзер бригадир кеше иде, җаваплы кеше, баш кеше иде, ә кыйнашкан-сугышкан кеше аның кешесе иде, анын шәхси дошманы булса да, аның бер солдаты иде! Ә бит ул-бу була калса, барыннан да элек аңа сүз ишетергә, аңа җавап бирергә туры ки ләчәк. Менә ул нәрсә икән бригадир булу! Нишләргә? ■ Артыннан эзли китәргәме, әллә үзе кайтканны көтеп торыргамы? «Тегендә, ичмасам, ике кулыма бер эш иде. Юкка килештем», — дип уйлады ул үзалдына. Менә монда ирекле башыңнан ирексез булып, ниндидер Исламнар, ниндидер башкисәрләр турында кайгырып ят икән! Юк, бармаска! Бала түгел, теләсә нишләсен. Ул яткан җиреннән сикереп торды да чатыр эчендәге сасы һавага чыдый алмыйча, тышка чыгып китте. Аның инде ятып, ял итеп торасы килмәде. Төшкелекне ашап алды да бригада хуҗалыгы белән, язу- сызулар белән таныша башлады. Беренче трактор кайтып җитү белән, ул шундук заправка урынына чыкты, сорашты, тегесен-монысын тикшереп карады. Беренче трактордан соң икенчесе, өченчесе кайтты. - Бригадир алар янына да барды,, сорашты, тикшерде, җиң сызганып тракторчыларга булышты һәм эшләгән арада әледән-әле Көктугай ягына карап алды. Ислам вакытында кайтмады. Бу турыда инде бөтен бригада белеп өлгерде. Барый үзен кеше алдында бик тыныч тотты, Ислам турында бөтенләй уйламаган-кайгырмаган шикелле итеп тотты.. — Болай булгач, төнге сменага үземә китәргә туры килер инде, — диде Андронов. __ СИн ял ит, үзем китәрмен, — диде бригадир. — Ничек алай? —диде Андропов. — Бригадир кешегә тиеш түгел., Барыйның киеренке, көчәнүле тынычлыгы шундук юкка чыкты. — Кем әйтте сиңа аны бригадир кеше эшләргә тиеш түгел дип? — диде ул кинәт, тавышын күтәреп. ' __ Эшләргә тиеш түгел димим... сменага чыгу... Сезнең бит үз эше гез дә... — дип мыгырданды Андронов. _ Барыбер түгелмени? — диде бригадир. — Моннан соң андый карашларны ташларга кирәк булыр. Өйрәнеп беткәннәр: анысы тиеш түгел, монысы тиеш түгел! Барышнялармыни! Кирәкмәгән чакта икешәр смена рәттән эшләү бер дә батырлык түгел. Батырлыгыңны күрсәтәсең килсә, үз сменаңда күрсәт. Синең әле иртәгә дә эшлисең бар. Булдымы? Кабинада йоклап йөргәнче, бар, чатырга кереп йокла. Андронов шундук телен тешләргә мәҗбүр булды. Бригадирга шулай кинәт кенә кызып китәргә сәбәп булырлык әллә ни әйтмәгәнлеген һәм Рамазановның бу очракта бик үк хаклы түгеллеген аңласа да, никтер ул аңа ачулана алмады. Киресенчә, яңа бригадирның каты-каты сүзләреннән соң аңа хәтта күңеллерәк тә булып китте. «Бу инде Таран түгел, тешле күренә. Капкан җирдән өзми куймас», — дип уйлады ул. Алар шулай әйткәләшеп яткан чакта, сиздермичә генә Галимулла килеп җитте, беравык аларның эшенә карап торгандай итте дә, кыяр- кыймас кына: / Q — Карале, Барый туган, сиңа тагын бер йомыш барые, — диде. •— Сөйлә, Галимулла абзый, — диде Барый, йөзендәге ачуын юкка чыгарып, ә күңеленнән уйлап куйды: «Монысы тагын эш күплектән зарланмакчы була микәнни?» — диде. Ләкин Галимулланың йомышы бөтенләй икенче төрле булып чыкты. — Минем хәзер төнлә эшем юк, Барый туган, — диде Галимулла. — Төнлә эшлисеңме син, эшләмисеңме — анысы миңа ^караңгы!— диде Барый, кинәт кенә күңеле күтәрелеп. Галимулла шаяртканны, аңламады, бригадирның сүзе бетүен ихти- - рам белән көтеп торды да ашыкмыйча гына яңадан ялгап алып китте: — Ни... Барый туган, бодайны хәзер машина ташый чәчүчеләр янына. Миңа эш бетте. Үгезләр дә, ат та беркая китмәс... — Аңлашылды!—диде Барый, аның сүзен бүлдереп. — Син төнге сменага чыгарга телисеңме? Рәхмәт, Галимулла абзый. Ләкин сиңа бик авыр булмасмы? — һи-и, Барый туган, — диде Галимулла, йөзе яктырып. — Җиңел эш кайда гына соң ул?! — Алайса бар, киенеп чык,—диде бригадир. — Үзем белән барырсың. — Хәзер, Барый туган!— диде Галимулла, сөенеп, кабаланып. XXII Ислам бригадага төнге уникеләрдә генә кайтып төште. Яңа бригадирны ул Таран бүлмәсендәдер дип уйлады. Үзенең кайтканлыгын белдерү өчен аны уяту һәм уяткач икәүдән икәү генә очрашу, сөйләшү нияте белән, ул ишекләрне юри дөбердәтеп ачты, тамак кырды, сеңге- ренде; бүлмәгә кергәч, авыр итекләре белән әле тимер мичкә, әле* сәкегә орынып китте, идәнгә каты-каты басып куйды, ләкин күрше бүлмәдә бернинди уяну галәмәте сизелмәде. Үзе^юк чакта бригадада ниләр булганлыгын, яңа бригадирның ниләр сөйләгәнлеген белмәкче булып, ул Димканы тарткалап торгызырга исәпләде. Ләкин Димка урынында как тактадан башка бүтән берни юклыгын тоеп, ул тагын да аптырап китте. Ул шырпы сызып җибәрде, лампа кабызды. Бүлмәдә беркем юк иде, Димкадан җилләр искән иде’ 2* Аскы сәкедә, җыештырылмаган урын-җир өстендә, аның үзенең мендәрләре, керле сөлгеләре генә аунап ята иде. «Әһә, Таран бүлмәсе ошамаган, шуңа күрә бу якка урнашмакчы булган, — дип уйлады ул, үзенчә мәсьәләгә төшенеп. — Димка ишәкне куалап чыгарган... Аңа шул кирәк тә! Ә минекен чыгарып ташларга кыюлыгы җитмәгән. Чыгармый тор!» Үз бүлмәсенә күз йөртеп'алгач, ул лампасын тотып күрше бүлмә ягына чыкты, ишеккә якынрак килде. Таран ишегендә йозак эленеп тора иде. «Кайда булыр соң бу?» — дип уйлады ул, гаҗәпләнеп. Янадан үз бүлмәсенә керде дә идән уртасында туктап калды. Аның ятасы килмәде. Аңа бу тын, буш бүлмәдә кинәт бик моңсу булып китте. Аңа бүген, һичшиксез, аны күрергә кирәк иде; күрергә, сөйләшергә кирәк иде, шулай булды, болай булды, гаеп миндә, фәлән-төгән дип, аңлатып бирергә кирәк иде. Хәзер һич тә ансыз ярамый иде, хәзер аның бары сырт буеннан гына сыйпарга кирәк иде. Югыйсә, бөтен эшнең харап булуы мөмкин иде. Ә менә ул юк. Ничек кенә бөгелергә исәпләмә, ничек кенә баш орырга исәпләмә — юк булгач юк! Кая гына олакты икән соң ул? Үзен кызыксындырган мәсьәләне ачыкламакчы булып, ул егетләр янына юнәлде. ,Ашыкмыйча гына атлап барганда, кемдер арттан килеп, тавыштынсыз аның кулына тотынды. Ул туктады, артына борылды. Ьу — Тәзкирә иде. — Кая киттең болай? — диде Тәзкирә, пышылдавык тавыш белән. — Абзар артына! — диде Ислам. Тәзкирәне култыклап, ул кире вагонга борылды. «Нәрсә анда күренеп йөрергә!—дип уйлады ул. — Бу пумаладан да яхшырак итеп беркем сөйли алмаячак». Ислам култыгына эләккәч тә Тәзкирә, куанычын яшерә алмыйча, бер дә юктан көлеп-хихылдап җибәрде, туңган булып иңбашларын җыерды, җылы эзләп Исламга сыенгансымаграк итте. — Кара, безнең «папаша» кая булды икән? — диде ул вагонга кергәч, беренче сүзе итеп. — Нәрсә, бик кирәк булдымыни?—диде Ислам. — Кирәге барые бик! Болан гына... үлгән кешене искә төшерәсең ич шулай кайчагында,—диде Тәзкирә, тимер мич янына килеп. — У-у, бигрәк суык монда, ягып җибәрик әле. — Як. Ислам, озын гәүдәсе белән' урталай бөгелеп, сәкегә җайлап утырды да, Тәзкирәгә каш астыннан гына караган килеш, тынып калды. — Синдә бер ярты булырга тиеш, — диде ул Тәзкирәгә. — «Папаша» бүлмәсендә калды бит ул, — дигән булды Тәзкирә, күзләрен майландырып. — Эх, карга! Шунда калдыралармы? — диде Ислам, шелтә белән. Ул каяндыр бер кадак табып алды да Таран бүлмәсен ачып эчкә керде. Аның артыннан Тәзкирә дә керде. Кирәкле нәрсәне алар икәүләп эзләделәр. Караңгыда Исламның әле кулына, әле битенә полтыранган дымлы чәч бөртекләре тиеп китте. Аның ачуы килде, әледәи-әле үзенә орынып киткән сөйкемсез хатынны төртеп җибәрүдән ул үз-үзен чак кына тыеп калды. Ниһаять, өске сәке почмагында, ниндидер пычрак керләр ■ арасында эзләнгән нәрсә килеп чыкты. — Бар, ашарга алып кил, — диде Ислам. — Каранып йөре, кызларны уятма. Тәзкирә кухняга чыгып йөгерде һәм бер-ике минуттан ачылмаган бер консерва белән кипкән балык, икмәк-фәлән күтәреп керде. Ислам, ишекне бикләде дә, яңадан үз урынына сәкегә килеп утырды. — Җә, сөйлә барысын да... ниләр булды М1ин юкта?.. XXIII Кичтән авызына аракы алдымы, Тәзкирәнең иртән тора алмый азаплана торган бер яман гадәте бар иде. Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, бүген дә нәкъ шулай булды. Аның Ислам вагоныннан чыгуын беркем дә күрмәде. Бер читтәрәк гимнастика ясап яткан Мансур, үз эше белән мавыгып, аңа бөтенләй игътибар итмәде. Тәзкирә башта поход кухнясына, аннары титанга ут кабызып җибәрде, тыз-быз чабып, тегесен-монысын әзерләргә кереште. Әмма, никадәр ашыкмасын, никадәр куырмасын, барыбер өлгерә алмады. Көндезге эшкә китәчәк кешеләр ашарга тиешле вакытка казандагы су да кайнап чыкмады. Булачак тавыш-гауганы күз алдына китереп коты алынган Тәзкирә нишләргә дә белмәде. Шулай итеп, аш өлгермәде. «Убырлар» исә, торып аякларына басу белән" бербер артлы өстәл янына килеп тә утырдылар; килеп утырдылар да, хәзергә әле бик үк тавышланмыйча, шулай да шомлы, дәһшәтле бер тынлык саклап, көтә башладылар. — Хәзер, хәзер, җанкисәкләрем! Бер генә минут, биш кенә минут. Хәзер кайнап чыга... Кайнап чыккач инде ул, җанкисәкләрем, бер-ике минуттан пешеп тә чыга. Хәзер, хәзер... — дип сөйләнде ул, 'ары чабып, бире чабып. Ләкин якынлашып килгән җил-давылны туктату инде .аның көченнән генә килерлек түгел иде. Ә җил-давыл килде, бары далада гына булганча, бик тиз килде, көчле, дәһшәтле булып килде һәм бөтен нәрсәнең астын өскә әйләндерде дә ташлады. Төнге сменадан арып-алҗып кайтып төшкән Барыйны яшьләр ризасыз шаушу белән каршыладылар. Аларның бозык кыяфәтләрен күреп, бригадирның үзүзеннән канәгать йөзе шундук үзгәреп китте, ниндидер яман нәрсә булганлыгын сизенеп, йөрәге кысылып куйды. «Тагын! /Монысы нәрсә икән инде?» — диде ул үз-үзеиә. — Ни булды? — диде ул, тыелып кына. Егетләр аңа аңлатып бирделәр. «Кичәгенәк коймаклар пешергән иде... Ислам кебек аяк чалмакчы була микәнни?» — дип уйлап алды бригадир кеше. — Чыгарып ташларга кирәк шул шакшыны! — Чыгарабыз, кирәге юк!—диештеләр яшьләр. Аларның бу шаулашуында, бер яктан, Тәзкирәгә карата ачу булса, икенче яктан, яңа бригадирга сыгыну, аннан ярдәм көтү, аңа ышаныч баглау ишетелде. XXIV Барый шул чакны вагоннан чыгып килүче Исламны күреп алды. «Кайткан бит, кайткан! —диде ул үзалдына, -куану шикелле бернәрсә тоеп.--Милициягә дә эләкмәгән, кул-аягы да исән, башы да исән». Ә ул аны чын-чынлап кайтмас дип, хурлыгыннан, я булмаса үчлек- ләшеп бөтенләй бригаданы ташлап китәр дип, тагын әллә нәрсәләр дип уйлап бетергән иде. Мондый чакта кеше качырып яту, әлбәттә, күңелле нәрсә булмас иде. Ә бит ул бер дә алай начар кеше күренми, кем белә, оәлки чыннан да аның белән бергәләп эшләп китәргә булыр. Бераздан, күнегә, өйрәнә төшкәч, ярдәмче итеп билгеләргә булыр. Начальство булырга ярата икән, әйдә, була бирсен! Ләкин шул ук вакытта аны бары бригададан качмаган өчен генә башыннан да сыйпап булмый. Аның белән хәзер бик күңелсез сөйләшү булырга тиеш, котылгысыз сөйләшү булырга тиеш. Икәүдәи-икәү генә сөйләшергәме әллә?... Юк, ул Тәзкирә түгел, аның белән кыенрак булыр. Аны... шулай ук менә бу ялкау Тәзкирәне, күрәсең, бары бергәләп кенә, бөтен бригада белән генә акылга утыртырга мөмкиндер. Көн салкынча, җилле булганга, җыелышны олы чатырда ясарга булдылар. Кызлар, егетләр озын өстәлнең ике ягындагы озын утыргычларга. тимер караватларга тезелешеп, кысылышып утырдылар, һәркемнең өстендә эш киеме иде, һәркемнең кыяфәте түземсез, ачулы иде. Соңгы кеше булып Галимулла белән Фәрхәпә апа кергәч тә, өстәлнең түрге башында басып торган Барый җыелышны ачып җибәрде. — Ярар, башладык, — диде ул, беренче сүз итеп. — Бригадир булуыма әле бер тәүлек тә булмады — менә инде икенче җыелыш. Эш вакытында сүздән ботка кайнату килешми. Шулаймы? Шулай булса, менә шул: чәчү беткәнче бу икенче һәм соңгы җыелыш булсын! Иптәш .Мусин! Басыгыз, сөйләгез — көн тәртибе буенча иң элек сезнең мәсьәләне тикшерәбез. Мөмкин кадәр кыска сөйләгез. Башын күтәрмичә тын гына утырган Ислам кыймылдап куйды, ләкин торырга ашыкмады. Бригадир белән килешү теләге, аннан гафу үтенү, һич булмаса, аңа барысын да сөйләп бирү теләге — Барыйның үзен күргәч тә, эчтән генә тантана итә шикелле тоелган Һаруннарны, Андроновларны күргәч тә — барысы да анда хәзер кирелек белән, ярсырга, дуларга торган бер нәфрәт белән алышынды. — Нәрсә сөйләтмәкче буласыз миннән? — диде ул, чак-чак кына үртәлгәндәй итеп. — Мин артист түгел, шулай ук кәмитче дә түгел. Аның янында утырган Карам, озын сырма җиңе белән авызын каплап. пырхылдап көлеп алды. — Ислам Мусинның кәмитче түгел икәнлеген мин дә раслый алам! —дип кычкырды Белугин. Якындагы кызлар Карам белән Белугинга ачулы пышылдап алдылар. Бригадир, бөтен чатырны яңгыратып, кинәт боеручаи тавыш белән кычкырып жибәрде: — Торыгыз!—диде. Ислам чак-чак кынЪ калтыранып китте. Ул торырга кирәк тапты һәм, бригадирга сөзеп караган килеш, нәрсәдер көтә башлады. — Алдан кисәтеп куям: юк-бар сөйләп вакытны алмагыз, — диде Барый. — Качышлы уйный торган чак түгел. Ник кичәгенәк сменага кайтып җитмәдегез? Артык киреләнеп, үзсүзләнеп торуның хәтәр икәнлеген Ислам бик тиз аңлап алды. Ачуын, ярсуын тыеп булса да, ул бераздан сүзгә кереште; түбәнсенмичә генә, мескенләнмичә генә һәм шулай ук бүтәннәрнең күңелен кытыкларлык дәрәҗәдә кыланмыйча, чак-чак кына бәйсез, чак-чак кына күндәм, килешүчән кыяфәттә, кичәгенәк үзенең нишләве, ни өчен соңга калуы турында сөйләргә кереште. Кайтырга машина көтеп торганда, диде, биш ел күрешмәгән бер иптәшемне очраттым, диде; шәһәрдән кайтып килә, кайдадыр бездән ары бер совхозда эшли икән, диде; очрашкач, билгеле, бик куаныштык, диде, кесәсендә моның яртысы да бар иде, диде, шуннан соң бу мине узе янына кабинага утыртты да, үзләренә алып китте, диде; юлда яртыны кактык, бераз башка киткән, сөйләндерә-сөйләндерә бу мине үзләренә үк алып киткән, диде; күптән күрешмәгән дус булгач, мин үзем дә карышмадым, диде, аннары, ул мине кичәгенәк үк бригадага китереп куярга сүз бирде.^чөнки ул үзе шофер, машина үз кулында, диде; алар- га баргач, тагын оераз салырга туры килде, диде; бик арыган булганга, мин ооларда йокыга киткәнмен, диде; уянып китсәм, кичке сигез булган, диде; соң булса да ул мине бригадага китереп куйды, диде, менә шулай итеп туры килде инде, диде. Ул беркадәр вакыт уйланып торгандай итте дә, күрәсең, болай гына котылып булмаячагын үзе дә аңлап: Мондый нәрсәнең яхшы түгеллеген үзем дә аңлыйм, — диде.— Үз хатамны җую өчен бүген көндез берәрсе белән прицепщик булып •барам, төнлә — сменага... — Молодец, төзәлә башлагансың! — диде Белугин. — Кем нәрсә әйтә?—-диде Барый, утырган кешеләргә карап. — Тагын нәрсә әйтәсең инде — җиткән! Төзәлергә сүз бирде ич,— дип кычкырды Илгиз. — Җиткән, җиткән! Ашыйсы килә, бетерик инде! — диде Карам да. XXV — Җитмирәк торсын әле, — диде Андронов, урыныннан торып,— Бик җиңел генә икән: иптәшен очраткан, эчкән, исергән, йоклап калган... Кем кушкан аңа эчеп йөрергә? Җитәр, күп эчтегез Таран белән! Минемчә, болан гына калдырырга ярамый моны. Эшләргә теләми икән, әнә бара юлы! Иң дөресе аның шул булыр. Ислам өчен түгел, хәтта бригадир өчен дә бу көтелмәгәнрәк тәкъдим булды. Кешеләр җиңелчә генә шаулашып алдылар. Яңадан урынына утырган Ислам туптай атылып караваттан торды да, күзләрен шардай итеп, бөтен гәүдәсе белән Андронов ягына тартылып куйды. — Кем сиңа эшләргә теләмим дип әйтте!—диде ул, бүртенеп. Аннары шундук Барый ягына борылды. — Алыгыз шуны миннән, я бул- маса мине икенче тракторга куегыз. Күп канымны бозды инде... я бугазын чәйнәп ташлармын ачу килгәндә! — Мин дә бик синең белән эшләргә атлыгып тормыйм, — диде Андронов. — Башта үзең җибәрмәдең бит. — Ал мине!—диде Белугин Исламга. — Анысын әле карап карарбыз, — диде бригадир, тыныч кына.— Хәзер без ул турыда сөйләшмибез, сезнең турыда сөйләшәбез, иптәш Мусин. — Нәрсә барыгыз да миңа ябырылдыгыз? — диде Ислам, бер кызудан Барыйга да кычкырынып. — Чыгарыгыз! Әллә бик исе китте дип белдегезме? Дала киң, совхозлар җитәрлек. Төкерәм бригадагызга! Бу сүзләрне ул бераз гына үпкәләп әйтте, үзенең сүзен кирегә борып, үзенә бөтенләй икенче гаеп ташларга ниятләүләре өчен ачынып ч әйтте һәм, бригададан китәсе килмәгәнгә күрә дә, китү белән куркыт- макчы бульЙ! әйтте. Ләкин ул чакчак кына эшне бозып ташламады. Аның соңгы сүзләре иң тыныч, иң пошмас кешеләрне дә кузгатып җибәрде. Юк, монысы инде чамадан тыш иде, монысы инде һич тә ярый торган нәрсә түгел иде. — Алай төкерә торган булгач, тотмаска кирәк!—дип кычкырды .Мансур. — Бар, китә бир! Эзеңә көл сибеп калырбыз, — диде Һарун. Ислам, аларның да авызларын томаламакчы булып, тагын бер мәртәбә урыныннан ыргылып алды, ләкин шундук арттан, алдан, уң яктан, сул яктан— төрле яктан аңа каршы бүтәннәр кычкырды, кызлар, егетләр кычкырды. Кирәкмәгәнне ычкындыруын Ислам бары шунда гына * аңлап алды. Ул беркемгә дә җавап кайтара алмады, беркемнең дә авызын томалый алмады, киресенчә, аның үзенә хәзер тешен кысып, башын нсп утырырга туры килде. Иң азактан Галимулла сүз сорады. Гадәттә беркем эшенә катышмый торган кешенең нидер әйтергә, җыенуын күреп, Ислам үзалдына мыскыллы гына көлемсерәп куйды. Ләкин, гаҗәпкә каршы, Галимулланың сүзе бүтәннәрнекенә караганда да үткенрәк булып чыкты. Галимулла, ишек төбендәге карават кырыена, җир идәнгә чүгәләп утырган җиреннән ашыкмыйча гына торды да, тамагын кыргалап, уртага, өстәл янына килде һәм, никтер Барыйдан күзләрен алмыйча, тыныч кына сөйләргә кереште, — Баш белән уйлап караганда, дөрес, иптәшләр, — диде ул.— Андронов белән эшлисем килми дип, ни, алай, Ислам туган... Менә минем дә үгезләр белән тарткалашып йөрисем килми дә бит —кушкач, нишлисең... кирәк булгач... Андронов белән эшлисең килмәсә, әйдә, ал минем үгезләрне, алышабыз. Мондый алыш-бирешне ул һич тә шаяртып кына тәкъдим итмәдеахрысы, шулай ук аның Исламнан көләргә дә исәбе юк иде шикелле. Ләкин шунда бөтен чатыр эче тетрәп, дер селкенеп китте — барысы да кинәт бушанып, тыела алмыйча көләргә тотындылар. — Ике үгезгә бер трактор әзрәк булмасмы? — Өстәвенә нәрсә сорыйсың? — диделәр егетләр, шаркылдашын. Үзенең сүзен көлкегә алган өчен кәефе кырыла язган Галимулла сабыр гына көтеп торды да: — Чынлап әйтәм,— диде. — Ата-баба күрмәгән үгез... Бүген менә Барый белән сөреп кайттык, күңелләр күтәрелеп китте. — Булдымы, Галимулла абзый? — диде Барый, аның сүзен бүлеп. — Үзең беләсең, вакыт тар. Соңгы сүзеңне әйт тә... — Соңгы сүзме, Барый туган? Соңгы сүз менә шул... — диде Галимулла, бригадирның ашыктыруын бик үк ошатмыйча.—Туктагыз әле,, ник сез миннән соңгы сүз әйттерәсез? Әйтсен Ислам, гаепле икән, әйтсен. Алай гына булмый бит ул, иптәшләр. Баш белән уйлап караганда, егет кеше эше түгел бу, дезертир эше! Шул минем соңгы сүз. Ул сөйләп бетерде дә, кәефләнеп, тыныч кына яңадан үз урынына утырды. Ислам турында аның «дезертир» дип әйтүе Андронов сүзләре шикелле тагын да көтелмәгәнчәрәк булып, кискенрәк булып яңгырады. Бригада тып-тын калды, һәркем үзалдына: «Шулайрак микәнни? Тагын кем нәрсә әйтер икән?» кебегрәк сорау бирде һәм барысы да, кем дә булса башлап җибәрсә, я аны якларга, я аңа каршы чыгарга кирәклеген аңлап, сагаеп, тынычсызланып көтүендә булды. Бригадирның һич тә сүзне озайтып торасы килмәде. Ислам турында ул җитәрлек әйтелде дип, үткәзеп әйтелде, тиешенчә әйтелде дип исәпләде. һәрнәрсәнең чамасын белергә кирәк булган кебек, монда да, билгеле, чама дигән нәрсәне онытып җибәрмәскә кирәк иде. Төрле яман исемнәр белән атап кына, сүгеп-тиргәп кенә Исламны, әлбәттә, төзәтеп тә, акылга утыртып та булмаячак иде. Моның хәтта кире нәтиҗәгә китерүе дә мөмкин иде. Бригадирлык итүенең беренче аДымыннан ук ул андый күсәк күтәрү юлына басмаска булды һәм, артык сүзләргә- урын калдырмыйча: — Ярый, бу турыда хәзергә җитәр, — диде кискен генә итеп.— Галимулла абзыйча әйткәнчә, егет кеше эше түгел бу! Шулаймы? Шулай булса, менә шул: үз гаебен чын күңелдән тануын, калдырган бер смена өчен бүген прицепщик булып эшләргә теләвен искә алып., иптәш Мусинны бу юлы гафу итәбез. Икенче кабатламасын дип, сабак, булсын дип, фәлән-төгән дип әйтеп тормыйбыз. Акылсыз кеше түгел кирәген үзе аңлар. Каршылар юкмы? — Юк, — диделәр, тыелып кына. — Бертавыштан кабул ителде. XXVI Барый баштарак: Ислам яклылар күбрәк була күрмәсен тагын дип. бераз гына шүрләп тә куйган иде. Күпчелекнең үзе яклы икәнлеген күреп, аның күңеле үсеп китте, тыны озаеп китте. Аның өчен бу беренче җиңү булды, бәләкәй генә булса да җиңү булды. Әле кичә генә шундый ят булып тоелган, әмма менә бүгеннән, шушы минуттан кинәт якынаеп киткән кешеләр арасында — күбесенең әле лсем-фамилияләрен дә белеп бетермәгән, йөзләрен дә әле ныгытып хәтердә калдырмаган кешеләр арасында ул үзенә ышаныч ноктасы тапты һәм менә шул ышаныч ноктасына таянып эш иткәнгә күрә дә шундый җиңүгә иреште. Ислам белән икәүдән икәү генә сөйләшсә, ихтимал, бернәрсә дә барып чыкмаган булыр иде. Әйе, кем белә аны... — Тагын шуны да ^әйтәсем калган икән, — диде ул аннары, бөтенләй сак нәрсә турында сөйләнгән шикелле. — Бүген үк егетләр чатырына күченегез. Бер үзегезгә бер бүлмә биләү бик үк ярап бетмәс. Аңлашылдымы? — Аңлашылды... — диде Ислам. — Монысы бетте. Тәмам! — диде Барый, кулын күтәреп. — Хәзер аш пешерүче турында... Бригадир, кыска гына итеп, бу мәсьәләнең ни өчен җыелышка куелуын аңлатып бирде. Әле генә без иптәш Мусиины тәнкыйть иттек, диде; ни өчен тәнкыйтьләтәиебез аңлашылып тора^диде, чөнки ул эшкә аяк чалды, диде. Ә менә аш пешерүче Тәзкирә Садриханова, әйтүегезгә караганда, көн дә эшкә аяк чала, диде; бүген менә тагын ул үз эшенә соңга калган, диде; бөтен -бригаданы ач тота, бөтен бригаданың эшенә аяк чала, диде; кайберәүләр аны эшеннән үк алырга кирәк, диләр, мин яңа кеше, берни әйтә алмыйм, диде; үзегез карагыз, сез нәрсә әйтәсез, мин шуңа риза, диде. Бу мәсьәләдә күп сүз булмады. Җыелыш бик коры тотты. Тәзкирәне эшеннән алырга һәм прицепщик итеп куярга дип, бертавыштан карар чыгарылды. — Ләкин кемне куябыз соң? — диде Барый, җыелышка карап.— Шуны да онытмыйк — аш пешерү бик авыр эш, җаваплы эш. Бөтен бригаданың яхшы эшләве барыннан да элек аш пешерүченең тырышлыгына бәйләнгән. Тамагың ач булса, эшлисең дә килми, күңелең дә төшенке була. Шулаймы? Бәлки, бу авыр, җаваплы эшне үзләре теләп алучылар булыр? Бригадир хатын-кыз халкына сораулы күз карашы ташлап алды. — Иң яхшысы монда Фәрхәнә апа булыр,—диде Илгиз.—Хатын- кызлардан монда аннан да тырыш, аннан да чиста кеше юк. — Мин дә шундыйрак фикердә, — диде Барый, бераз гына ашыгычлык күрсәтеп. — 10 к, Барый туган, туктале син,— диде кинәт Галимулла тавыш биреп. — Фәрхәнә апагызның эше бар. Җиткән. Баш белән уйлап караганда, ике эшне бергә алып бара алмас ул. Үзең дә' әйтеп торасың, авыр дисең, җаваплы дисең. Монда яшь кеше кирәк, өлгер кеше. — Кая соң әле ул үзе? — диде Барый, Фәрхәнә апаны күрмәкче булып. — Үзе нәрсә әйтә бит! Фәрхәнә апа әлерәк кенә чыгып киткән иде. Ул Тәзкирә пешереп өлгертмәгән ботканы пешерә иде. — Ул, Барый туган, мин нәрсә әйтсәм, шуны әйтер, —диде Галимулла, чүгәләп утырган урыныннан кымшангандай итеп. Халык күңелле генә гөрелдәп алды. —- Менә ул капитализм калдыгы! — дип кычкырды Белугин шау-шу арасында. — Карале, Галимулла абзый, син әле шундыйрак икәнсең! — дигән булдылар кызлар, Галимулланы оялтмакчы булып. Галимулла алариың шаяртуына бөтенләй игътибар итмәде, ышанмас агыз, үзеннән сорарсыз алайса, диде. Шулай күңелле генә шаулашкан чагында, ишек төбендәге караватларның берсенә утырган берәү кулын күтәрде. — Мине куегыз, —диде ул. Нинди батыр кеше икән ул дигән шикелле, барысы да аның ягына борылып карадылар. — Фәридә! — диде Илгиз, чатыр эчен яңгыратып. — Табылып тора соң кешесе дә! Барысы да тынып калдылар. — Ничек, ышанасызмы, булдыра алырмы? — диде бригадир, җыелышка эндәшеп. Беркем дә туры гына җавап бирә алмады. Кайсылары, кем белә аны дигән төсле, иңбашларын җыерып куйдылар, кашларын сикерттеләр, авызларын кыйшайттылар; кайсыберсе үзара пышылдашып алырга да өлгерде. Чыннан да, кем белә аны? Эштә әллә ни куандырмый, ләкин шул ук вакытта ялкау да түгел бугай. Тик шунысы бар инде — Чибәр! Чибәрләргә, гомумән, ышаныч баглавы кыенрак. Беркем дә яклап сөйләмәгәч, ничектер уңайсыз була башлады. — Минемчә, булдырыр, — диде Зәкия, беренче булып. — Булдырыр, н!ц< булдырмасын, — диде Наташа да, тыелып кына. — Сез нәрсә беләсез соң! — дип кычкырды Илгиз кызларга. — Әнә Һарун әйтсә дә ярый ичмасам! — Юк, Ислам әйтсен, Ислам!—дип кычкырды кемдер почмактан. Һарун, һәркемнең үзенә төбәлгән елмаюлы күз карашын тоеп, кинәт кызарынып китте. Аның Фәридә турында ни булса да әйтүен алар чынлап телиләрме, әллә болай гына шаярталармы? Әйтсәң, нәрсә әйтергә? Кара, ничек итеп чеметтереп алды! Туктале, аның чеметтерүенең монда ни катнашы бар? Фәридә бит аның белән эшли, шулай булгач, чыннан да ул аны яхшырак белә. Ул торып басты да, буталып, тотлыккандай итеп: — Минемчә дә... булдырыр... — диде. — Ул кыз кеше. Чәчүдә аңа авыр. Монда да авыр инде... Аш пешерү аның эше инде... Үзе теләгәч... булдырыр, тырышыр инде... Аннан беркем дә көлмәде, аны бик игътибар белән тыңлап тордылар. һәм бөтенләй көтмәгәндә аның сүзе бу мәсьәләдә хәлиткеч булып чыкты — аш пешерүче итеп Тәзкирә урынына Фәридәне куйдылар. Шул чакны чатырга Фәрхәнә апа килеп керде. — Ашарга өлгерде, оланнар, — диде ул һәм театр сәхнәсендәге шикелле шундук кире чыгып та китте. Бишенче бүлек I Чит кешегә дала никадәр киң, иркен булып, буш, ташландык булып тоелмасын, чынында ул иясез җир түгел, җансыз-өнсез сахра түгел. Еллар, гасырлар буена ул шулай тарау булып җәелеп яткан; еллар, гасырлар буена ул шулай берни үсми торган, беркем тормый торган сихри бер патшалык булып тоелган. Әмма еллар, гасырлар буена монда кеше гомер иткән. Әйе, гомер иткән. Ләкин алар монда беркайчан да иген дә икмәгәннәр, җимеш бакчалары да үстермәгәннәр, агач-таштан гүзәл итеп зур- зур калалар да салып калдырмаганнар. Ничек гомер иткәннәр соң алар, нәрсә белән көн күргәннәр, дөнья көткәннәр? Еллар, гасырлар буена алар монда көтү көткәннәр, сыер, сарык асраганнар, ателкы тотканнар. Шуның белән алар тамак туйдырганнар, шуның белән киенгәннәр, җылынганнар, һәм аларга шуннан башка төрле туенырга, киенергә дә, башка төрле гомер итәргә дә мөмкин түгелдер шикелле тоелган. Көтүченең бөтен гомере шушы киң далада үткән, күл буенда, су буенда, малтуар арасында үткән. Бәрән, бозау белән, колын белән бергә туган, сыер, сарык белән, ат-елкы белән бергә үлгән. Бөтен илгә уртак булган олы үзгәрешләрне исәпкә алмаганда, хәтта егерменче гасыр уртасына хәтле монда тормыш өчен төп чыганак шул көенчә торып калган: беркем берәү җир сөрмәгән, беркем берәү иген икмәгән. Шул ук иркен дала калган, көтүлекләр, мал-туарлар калган, тик хәзер ул көтүләрнең хуҗалары фәлән хан да, фәлән биләр, бикләр түгел, бәлки фәлән колхоз, фәлән совхоз булган. Еллар, гасырлар буена казакъ даласында тормыш шулай дәвам иткән. Ләкин тын даланы корыч чыңы, мотор тавышы белән күмеп, киң табанлы чаналарга утыртылган кызыл вагоннар һәм әкәмәт зур цистерналар тагып, каркөрт ерып, көтмәгәндә фәлән елны монда көчле тракторлар килеп чыкты; килеп чыктылар да буран уйнап торган дала уртасыннан бертуктамый көн-төн алга үрләделәр. Авылларга җиткәч, тракторлар буран күмеп киткән саман йортлар каршысында туктал калдылар. Вагоннардан сикерешеп яшьләр төште; яшьләр белән бергә чемоданнар, капчык-төенчекләр төште, чатырлар һәм караватлар төште. Алар бик күп иде, алар хәтта бөтен Көктугай халкыннан да күбрәк иде. Туңмасыннар өчен, ерак юлдан арып килгәч ял итсеннәр өчен, киң күңелле дала халкы кунакларны үз өенә кертте, җылы урынын бирде, ашын-чәен бирде. Болан да бик кысан йортлар тагын да кысанланып, кечерәеп калды. Ләкин беркем шыңшымады, зарланмады — шулай кирәк булгач ничек тә түзәргә, сер бирмәскә тырыштылар. Әмма шул чагында көтелмәгән икенче бернәрсә килеп чыкты. Ерак җирдән килгән бу -кешеләр көннәрдән беркөнне белдерделәр: без, диде- .ләр, монда гомерлеккә килдек—киң даланы сөреп иген игү өчен, яңа тормыш кору өчен килдек, диделәр. Әйе, шулай диделәр. Озакламый Көктугайга күченергә туры килде. Далаларын ташлап, туган йортын, урыннарын ташлап, Көктугайлар алыстагы Камыскүлгә юнәлделәр. Дөрес, аларга әйттеләр: безгә эшчеләр бик кирәк, диделәр; калыгыз үз авылыгызда, җолдастар, бергә- бергә иген игәрбез, диделәр. Ләкин «иген игү», «дала сөрү» турында беркемнең дә ишетәсе дә килмәде. Шулай итеп, Көктугай күченде. Атлар, дөяләр җигелгән чаналарга барлык җиһазларын, барлык киемсалымнарын, азык-төлекләрен төяделәр дә, сыерларын, сарыкларын арттан куып, әкрен генә, шыгыр-шагыр Камыскүлгә сәфәр чыктылар. Дөрес, совхоз аларга торып калган йортлар өчен тиешле акчасын түләде, күченергә машиналар бирде, ярдәм итеп эшчеләрен бирде. Шуның өстәвенә, совхоз янындагы төзелеш оешмасы Камыскүлдә яңа .йортлар җиткерүдә күченүчеләргә тегесе-монысы белән булышуны үз өстеиә алды. Ләкин картлар әйтте: дала бетә, җир бетә, диделәр; кысылдык, диделәр, ул даланы сөрәбез дип әйтүләре чынга чыкса, көтүлекләр, болынлыклар харап була гой, диделәр; кайда көтү көтәрбез дә ничек итеп мал-туар асрарбыз, диделәр. Кайбер б.ашлыклар әйтте: юк сүз ул, булмас, диделәр; шушы яшькә җитеп әле беркемнең дә далада иген игеп була икән дигән сүзен ишеткәнем юк, диделәр; менә күрерсез, бидайла- ры тишелеп тә чыкмас, шундук кояш көйдереп ташлар, диделәр; берәр җәй азапланырлар да, берни булдыра алмагач, үзләреннән-үзләре таралышып бетәрләр, диделәр. Төрлесе төрлечә юрады, төрлесе төрлечә кайгырды. Бер-бер артлы Камыскүлгә килә тордылар, кеше өстенә кереп, ни- ■чек кирәк алай урнаша тордылар. в Ә инде язлар җитеп җир ачылгач, Камыскүлнсң бер читендә тнп- тигез бер яңа урам барлыкка килде. Хәер, бу әле урам ук түгел иде. бу бары тик булачак урамның сызыклары, билгеләре генә иде. Бу булачак авыл иде, Көктугайга, Камыскүлгә охшамаган тигез, төзек авыл иде. Озакламый Көктугайдан вәгъдә ителгән бер машина килде, төзү эше осталары килде. Килделәр дә, күп сөйләшеп, сатулашып тормаен- ча, эшкә тотындылар. Хәзер инде аларга беркем дә кырын күз белән дә карамады, ләгънәт тә укымады, киресенчә, уңган, оста бу яшьләрне авыл халкы тиз арада яратып та өлгерде. Әкренләп-әкренләп тормыш шулай үз җаена керде. Маллар көтүгә чыктылар, абзарлар бушап калды, сыер савучылар, терлек караучылар далага — ерактагы утарларга-фермаларга күченеп киттеләр. Зурайтыл- ган «Җамбыл» колхозының көтүләре күзгә күренеп артты, ишәйде. Ләкин, гаҗәп хәл, көтүләр никадәр күп, ишле булмасыннар, көтүлекләр беркемгә дә тар, кысан булып күренмәде. Ни әйтсәң дә,-монда да туган дала иде, монда да шул ук Иртыш буйлары, шул ук болыннар- тугайлар иде. Юк, дала әле һамай киң иде, һаман әле иксез-чиксез иде. Нишләтсәң дә аны берничек тә кысып, тарайтып булырлык түгел иде. II Көктугайдан Байболат карт иң соңгы кеше булып күченде. Камыс- күлдә беренче төнне ул бөтенләй диярлек аяк өсте уздырды. Монда аның бер генә нәрсәгә дә күңеле ятмады, бер нәрсәгә дә кулы бармады. Бүтәннәр шикелле ул яңа җирдә яңа йорт өчен урын да сайлап йөрмәде, ул яңа йортны ничек итеп җиткерербез икән дип тә хафаланмады. Шулай бер-ике көн каңгырап, башын иеп йөрде-йөрде дә фермага маллар янына китте. Ул көтүче иде, бер еллык, ике еллык кына да түгел, тумыштан ук, туганчы ук көтүче иде. Көтүгә чыгарга, әлбәттә, бик иртә иде әле, фермада да эшчеләр җитәрлек иде. Ләкин ул барыбер фермага китте, бөтен вакытын шунда мал-туар арасында уздырды, бөтен кайгысын шунда онытмакчы булды. Чынында ул бары шунда гына үзен: тыныч, иркен сизде, ләкин эче-тышы бала-чага белән, хатын-кыз белән тулы кысан өйгә кайттымы, беркайчан да булмаганча, әле анысын кырды, әле монысын кырды, бер дә юкка хатынына бәйләнде, балаларына бәйләнде. Бары тик Сәлим белән генә ул тынычрак сөйләште дә, аның хатынына гына каты орынмады. Сәлим аның беренче хатыныннан туган кече улы иде. Көктугайда чакта Сәлим өйләнгәч тә әкәсеинән башкала- нып чыккан иде, ләкин монда кеше өстендә алар бөтенесе бергә торалар иде. Сәлимне ул тирги дә, кыздыра да алмады, шулай ук аңа ул акыл да өйрәтә алмады. Сәлим инде аннан узган иде. Киресенчә, әкә кешенең үзенә аннан еш кына каты-каты сүзләр ишетергә туры килгәли иде. Сәлим әйтте: аңсыз адам син, әкәм, диде; ашлыкны безгә элек читтән китерәләр иде, хәзер менә үзебезнең бидаебыз булачак, диде; син әйтәсең, дала бетә, җир бетә, дип әйтәсең, диде; нишләп бетсен, кая булсын, диде; дала беркая да китми, шунда кала, диде, әллә соң акылың юкмы шуны аңларга, диде; җәйге кояш кыздыра башлагач та корыпсаргаеп бетә торган кылган, әрем урынына анда шаулап иген үсәчәк, диде; синең әллә беркайчан да иген басуларын, шаулап утырган бидай, арыш басуларын күргәнең юк, диде, ә мин күрдем, шуңа күрә һич тә курыкмыйм да, борчылмыйм да, диде. Камыскүлдә тора башлавының беренче көненнән үк үзен монда ул бөтенләй үз кеше итеп тотты: көн дә иртән каядыр чыгып китте, кемнәр- беләндер дуслашып-аралашып алды, тегесе турында, монысы турында кайгыртты һәм шулай азапланып йөри торгач, Камыскүлнең ватылып эштән чыккан двигательләрен рәтләп бирде, электр утлары кабызды, тирән кое насосларын эшкә җибәрде. Әйтәсе дә түгел, үзе уңган, үзе оста — нигә генә барып тотынмасын, коя да куя, ясый да куя. Ул ягына берни әйтеп булмый. Кем улы — аның улы!— дигәндә үзе ни тора. Ләкин хәзер аның уңганлыгы да картның ачуын гына китерде. Бигрәк тә аның шуңа эче пошты: гомергә шушында торгаисыман, туган авылын, туган болыннарын Сәлим исенә дә кертеп чыгармады, кайгырмады, уфтанмады һәм кайгыруч£>ьуфтаиучы адамдарга эз генә дә теләктәшлек белдермәде. Ихтимал, ул да эченнән генә сызгандыр, әмма ләкин Байболат карт берни сизенмәде. Ул яшьләрнең барысы да шулай, әйтерсең, аларга инде дала да кирәкми, җир дә, болыннар да кирәкми, хәтта мал-туар да кирәкми. Аларга шул машина да трактор булсын, электр да радио булсын. Бүтәне турында алар исләренә дә кертеп карамыйлар. Эх, бозылды заманалар, бозылды дөньялар! Тора-бара Байболат та ил кайгысы белән килешә башлагандай булды, бик үк килешмәсә дә, сирәгрәк көрсенә-уфтана башлады. Килешми нишлисең? Кая барасың? Кире Көктугайга кайтып китмәссең бит! Ярый ла акыллы башларның сүзе дөрескә чыгып, бер нәрсә дә булдыра алмыйча, үзләреннән үзләре таралышып бетсәләр!.. Еш кына аның күңелендә шуидыйрак өмет чаткылары да кабынып алды. «Үлгәнче кайтам әле мин Көктугайга... үз болыннарыма!» — дип уйлады ул үзалдына, гайрәтләнеп. Әйе, ул менә күнегә дә башлаган кебек булган иде, ‘ күнекмәсә дә, ул кадәр үк бетеренми иде. Ләкин тыныч кына шундый бер вакытта юлдан язган Сәлим коточкыч бер яңа хәбәр алып кайтты. Әкәм, диде, без Дә быел дала сөреп бидай игәчәкбез, диде; совхоз гына түгел, безнең «Җамбыл» колхозы да ашлык үстерәчәк, диде. Үз гомеребездә беренче мәртәбә җир сөрәчәкбез, диде. МТСтан безгә тракторлар килә, кешеләр килә, шуны белдем бүген, әкәм, -диде. III Мондый сүзне ишетеп, Байболат карт телсез-өнсез калды; көрәктәй зур куллары белән сул як күкрәген кысып тотты да, хәлсезләнеп, лып иттереп сандык өстенә утырды. Улына ул берни эндәшмәде. Ни дә булса әйтергә һәм нәфрәт, ләгънәт белдерергә аның хәзер көче-тәкате җитмәде. Бары тик күкрәген бик кечкенә чүкеч булып, авырттырып, сызландырып бертуктаусыз йөрәге типте дә, колак төбендә пышылдап кемдер: дала бетә, дала бетә, дала бетә, диде. Шулай итеп, чыннан да бетә... Моңарчы әле, дала бетә дип сөйләнгәндә дә, күңеленең яшерен бер җирендә аның беркайчан да бетмәячәгенә, аның зурлыгына, киңлегенә ныклы бер инану бар иде. Кайчагында ул да нәкъ Сәлим шикелле уйлап куя иде һәм күңеленнән, үз-үзен юатып: берничә совхоз гына ул даланы барыбер сөреп бетерәчәк түгел, дидер иде. Иртыш буенда әле авыллар, колхозлар бар иде һәм барлык колхозларны совхозга әйләндереп тә, барлык авылларны далага сөреп тә булмаячак, дидер иде; кайда авыл — шунда казакъ, кайда казакъ — шунда дала, мал-туар, көтү булачак, дидер иде. Ләкин әнә алай түгел икән шул. Алайса, колхозлар да совхозга әйләнәчәк, авыллар да бетәчәк, ягъни мал-туарны юкка чыгарып, һәммә җирдә иген игәргә тотыначаклар! Болай булгач, чыннан да бетә, бетә... Бернигә өмет юк. Байболат карт хәзер тәмам телдән язды. Бер-ике көн эчендә ул күзгә күренеп ябыгып калды. Ерактагы фермаларның кайбереннән маллар кыш көпе дә кайтарылмый иде. КыШкы фермаларның берсе Иртыш ^'е !’^^ККу^ бР"гаДиР егетләрне үз янына җыеп алды да жирдә аунап яткан чәчкеч тимерләренә күрсәтеп: — Хәзер инде боларны җыярга да кирәк, — диде. — Исламны сезгә оаш итеп -куям. Хәзер үк, шушы минутта ук, эшкә тотынасыз. Булдымы? Мин үзем хәзер оасуга китәм. Берәрсен алып .кайтырга кирәк булачак. — Сөрүдән туктатып?! чынлап сүгеп ташлады. Менә шушы вакыйгадан соң Һарунның күңеленә оер шом төште. Аның өчен яңа борчу артты. Ул тракторны курын оашлады, трактор өчен генә түгел гомумән, Вагыйзьнең эше өчен курка оашлады, аның өчен үзен бүтән вакыттагыга караганда да җаваплырак итеп сизде һәм •күңеленнән һәрвакыт аңа күз-колак булып торырга кирәк, дигән бер ■карарга килде Шулай итеп, теләсә дә, теләмәсә дә, аңа гел оасуда өчен ул-бу була күрмәсен дип кур- Ә беркөнне Вагыйзь сменасы көндезге ашка туктагач, тракторга ул үзе утырды. Вагыйзьләр иркенләп ашадылар, ял иттеләр һәм төштән соң яңа көч, яңа дәрт белән эшкә тотындылар. Бүтән ^көннәрне җилгә оча торган вакыт — кимендә ярты сәгать вакыт — файдага узды. Шул ук төнне иптәшенә бурычлы булып каласы килмичә, Вагыйзь дә, кешеләрен уятты да, Һарунныкыларга: «Сез бераз ял итеп алыгыз, сезнең өчен без әйләнербез»,— диде. Алар бер сәгать чамасы йоклап алдылар. Бу бер сәгать йокы аларны бөтенләй икенче кешегә әйләндерде. Һәм ул көнне таңга кадәр йокы алар тирәсеннән читтә йөрде. <. Менә шул чагында инде Һарун агрегатында үзенә күрә бер яңалык барлыкка килде. Хәер, бу яңалыкны алар элегрәк тә, Беренче май көнне дә, кулланып караганнар иде, тик ул вакытта алар моңа әллә ни әһәмият кенә бирмәгәннәр иде. Сменага бүленеп эшләү, әйтерсең, юкка чыкты. Кешеләр үз сменалары өчен генә гүгел, бәлки бүтәннәр сменасы өчен дә үз-үзләрен җаваплы итеп сизделәр һәм төнләме, көндезме анда — һәрвакыт бер-бер- сенә ярдәм итәргә әзер тордылар. Баштарак бу булышу, ярдәм итү ирекле рәвештәе булса, соңгарак, үзара киңәшеп, килешеп, мондый нәрсәне агрегатта эшләүче һәркем өчен мәҗбүри бер кагыйдәгә әйләндерделәр. Шулай итеп, унар, унберәр сәгатькә сузылган ялыктыргыч озын сменалар урынына кыска вакытлы сменалар барлыкка килде. Сәгагь механизмы кебек төгәл көйләнгән, төгәл идарә ителгән һәм һәрвакыт Һарунның уяу күзәтүе астында булган агрегат берөзлексез көн-төн эшләде дә эшләде. Ул бары тик кирәк вакытларда гына: зарури техник карау һәм бакларга су, май, ягулык салу өчен генә—тәүлегенә ике мәртәбә генә туктатылды. Бүтән төрле ихтыяҗлардан чыгып туктап' торулар бөтенләй бетерелде, элек анда-монда әрәм ителә торган секундлар, минутлар тулысынча эш өчен, чәчү өчен файдаланылды. Дөрес, болай эшләү мәшәкатьлерәк булды, һәрвакыт уяулыкны һәм көндәлек тормышта гадәтләнгән кайбер нәрсәләрдән баш тартуны таләп итте. Ләкин моңа беркем зарланмады, беркем ризасызлык белдермәде. Киресенчә, болай күбрәк тә, яхшырак та эшләргә мөмкин икәнлеген күреп, һәркемнең күңеле күтәрелеп китте, һәркем үзендә бер горурлык хисе, җиңелчә бер өстенлек, мактану хисе тойды. Димка бүген иртән җитмеш алты гектар дигәч, Һарун башта ышанмыйча рак торды, дөрес түгелдер, диде, яңадан үлчә әле, диде. Ләкин икенче мәртәбә үлчәгәч тә барыбер җитмеш алты чыкты. Һарунның үзеннән-үзе авызы ерылып китте, чакчак кына башы әйләнгәндәй булды, һәм шул чакны ул үзен әллә нинди батыр итеп, ниндидер бик зур эш башкарган гадәттән тыш кеше итеп хис итте. Ни әйтсәң дә, аның әле беркайчан да бу кадәр күп чәчкәне юк иде, шулай ук аңа. бүтәннәрнең дә җитмештән, җитмеш биштән уздырганнарын ишетергә туры килмәгән иде. Ләкин капчыклардан, киндер чыбылдыклардан теркәп тегелгән ясалма чатыр эченә кереп яткач, аның җилкенгән күңелендә әкренләп-әк- ренләп икенче төрле фикерләр туа башлады. Чәчүгә төшкәннән бирле, хәтта сөрә башлаганнан бирле, ул үзләренең хәзергечә бер-берсенә ярдәм итеп эшләмәүләренә һәм шуның аркасында никадәр кадерле вакытның бушка әрәм булуына үкенеп куйды. Җитмеш алты хәзер аның өчен бик гадәти сан булып, хәтта бөтенләй әһәмиятсез сан булып калды. Анда кинәт үз-үзеннән, үзенең эшләгән эшеннән ризасызлык тойгысы барлыкка килде, гадәттә кешене алга өндәүче, яңадан-яңа югарылыкка рухландыручы күркәм бер ризасызлык барлыкка килде: «Масая да башлады!» — диде ул әле генә куануы өчен үз-үзен шелтәләп. Нәрсә ул җитмеш алты гектар? Ә чәчәсе никадәр! Аны бит әллә кем килеп чәчмәс, барыбер аларга чәчәргә туры киләчәк. XXVI „ ^aP bI'nr^^,Н пР?лби 6и килеп җиткәндә, Һарун инде икенче мәртәбә йокла.. с иртәнге җитмеш алты гектар да, үзенең куанытп1 Д3 барысы да инде онытылып беткән иде. ^Уң ’ Р Дирның рәхмәт сүзләре аңа бөтенләй диярлек тәэсир итмәде. Мактау сүзләренә ул, гадәттәгечә, бик тыныч көе калды. Шулап ук бригадирның ниндидер ят кыз белән килүенә дә ул бөтенләй битараф шикелле күренде. Бары тик Мансур, пышылдап: «Кара, нинди матур бу казакъ кызы»!—дигәч .кенә ул кызга күтәрелеп карагандай итте дә үзалдына. «Бетмәс монда матур кызлар!» — дип уйлап куйды. by кызны сездә калдырырга туры килер, — диде бригадир, алар- ны 1 өлоиои оелән таныштыргач. Ник? диде Һарун. — Миңа кеше җитә, Вагыйзьгә дә. Яңа чәчкечләр «кайтты. Өченче агрегат җибәрәбез, — диде Барый. — Өченче? Безгә ярдәмгә? — Ник ярдәмгә? Бөтенләйгә, үзебезгә! — Ник соң алайса бу кызны шунда куймыйсың? — Ярамый, — диде бригадир. — Аның беркайчан да чәчү чәчкәнне х күргәне юк... — Әһә’ диде Мансур. — Тәҗрибәсез кешеләрне өйрәнергә безгә бирәләр, тәҗрибәлеләрне өченче агрегатка җибәрәләр..., аларны да безнең кебек эшләргә өйрәтергә! Теләсәгез нишләгез, мин моннан китмим. Мансур, әйтерсең, бригадирның күңеленә кереп чыкты. Барый чыннан да: өченче агрегатка Мансурны алганда яхшы булыр иде, дип уйлап куйган иде, чөнки ул таза иде, карусыз иде, аннары аны хәзер үк чәчкеч җыярга кайтарып җибәрергә дә була иде, ләкин, шул ук вакытта, бердәм, тату коллективны таркату да мөмкин түгел иде. Бу беренче агрегатның үзәгендә Һарун булса, Һарун сменасындагы чәчүчеләрнең рәсми булмаган башлыгы Мансур иде, һәм сменаның, хәтта • бөтен агрегатның яхшы эшләве күбесенчә аның тырышлыгына, аның җитезлегенә, өлгерлегенә бәйләнгән иде. — Ярый, син калырсың, — диде бригадир Мансурга. — Әйт, кемне бирәсең? — диде ул, аннары Һарунга. — Ал әнә Тәзкирәне, — диде Һарун. Шул чакны ике басу арасындагы сөрелми калган җир өстеннән боланга таба килүче Тәзкирә күренде. Төтен чыгару өчен ул күп итеп коры үлән, әрем җыйган иде. Ерактан ук барысы да аны көтеп-каршылап алдылар. Тәзкирә бригадир белән исәнләште дә: — Менә әрем җыйдым әле, Барийкаем, — диде. — Теңкәие кортты бу черки. Каян чыгалар алар? Әллә соң американнар җибәрәме? Әллә шунда Иртыш буенда берәр яшерен оясы бармы? Берәрсенең корткычлык эшедер бу, билләһигазим! Син дә йөрисең бригадир булып, Барый җаным. Мәскәүгә шалтыратып бер атом бомбасы гына ташлатасы бар — Телеңә бетмә, китер әле тизрәк!-дип кычкырды Мансур. Ул Тәзкирә кулындагы бер кочак чүп-чарны тартып алды да юл читендәге сүнгән учакка илтеп салды. Учак, күрәсең, бөтенләй үк сүнеп бетмәгән, иче-бераз вакыттан көчсез генә шырт-шырт килгән тавыш ишетелде һәм күперенке үлән, әрем челтәрен үтә-сүтә тишеп, югарыга әчкелтем зәңгәрсу төтен күтәрелә башлады. Барысы да, черкидән какилде,-диде Мансур, Тәзкирәгә ЭНДТәзе киоә күз кырые белән генә Гөлбибигә карап алды, коры гына исәнләштер ләюп? аның кем булуы турында да, ни өчен килүе турында да төпченеп тормады. Шулай да аны: безгә килде, дигән сүзләр шиккә төшерде, ахрысы. — Ник килгән безгә? Кунаккамыни? — диде ул, Барыйга карап. — Бу вакытта кеше кунакка йөримени? Эшкә килгән, — диде Мансур.— Сине өченче агрегатка-жибәрәләр. Ишеттеңме — яңа чәчкечләр кайткан. — Ишетмәдем шул, Мансуркаем, әрем җыйганда беркемне дә очратмадым.— дигән булды Тәзкирә. Аннары ихахайлап үз-үзеиә әйтеп куйды: — Үзем генә әрем арасында йөргәндә, ичмасам, адашып булса да берәрсе килеп чыкмый. — Әйе, — диде бригадир, аның юк-бар сүзләренә игътибар итмичә. — Сине өченче агрегатка күчерергә туры килер, Тәзкирә. Тәзкирә Мансурның сүзләрен бик үк аңлап җитмәгән иде бугай. Хәзер ул аңлады, һәм шатлыклы елмаюы аның шундук юкка чыкты, нуры качкан саргылт йөзенә кинәт кан бәрде. — Ниткән сүз бу? — диде ул, аптырап. — Бер жирдәи икенче җиргә куалап йөртергә... Кем дип белдегез мине? Инде әйбәт кенә эшләп яткан җирдән... рәтләп йокламыйбыз, көн-төн аяк өстендә. Ю-ук, беркая китмим мин моннан! Сүзем сүз — китмим. Инде йөзәр гектар чәчә башлагач та ошамаган икән. Бригадир сүзсез генә аның сүрелүен көтеп торды. «Менә нинди болар! Берсеннән берсенең аерыласы килми. Бөтен бригада шундый булса!» — дип уйлады ул күңеленнән. — Туктале, аңлатканны көт, — диде ул Тәзкирәгә җайлап, кына.— Сине беркем анда куалап җибәрми. Мин сине айда күчерәм, шулай кирәк булганга күчерәм. Син хәзер монда эшнең рәтенә төшендеңме? — Төшенмәгән кая ул!—диде Тәзкирә, чак-чак кына масаю белән. — Шулай булгач, яңа агрегатка тәжрибәле кешеләр кирәк. Булдымы? — Син анда тәҗрибәсез яшьләрне өйрәтерсең, — диде Мансур. Мансурның үзеннән көлгәнлеген Тәзкирә, билгеле, бик яхшы аңлады, шулай да мондый сүздән аның шундук авызы йомылды. — Шулаен шулайдыр да, Мансуркаем,— диде ул, бирелә башлап. — Кыскасы шул, хәзер син бригадага кайтырсың, — диде Барый, катгый итеп. — Мансур дөрес әйтә, монда ничек эшләгән булсагыз, анда да шулай ук эшләрсез. Өйрәтергә кирәк икән, өйрәтерсең, күрсәтерсең. Сез монда әнә йөзәр гектар чәчәсез, анда да йөзәрне чәчәрсез! — йөз дигәч тә, анысы инде аның болай гына әйтелә, Барыйкаем, — дигән булды Тәзкирә, күңеллеләнеп. — йөз булмасын, җитмеш-сиксән булсын!—диде бригадир. — Булдымы? — И, булмаган кая инде ул, Барыйкаем!—диде Тәзкирә кинәт балкып китеп. — Нәрсә, хәзер үк кайтып китимме, әллә үзең алып китәрсеңме? — Көтеп тор, сөрүчеләр янына барып әйләнәм дә алып китәрмен. Бригадир китеп баргач, Тәзкирә учак читендәге әремнәрне уртага- рак өеп куйды да кыюсызланып бер кырыйдарак торган Гөлбибигә эндәште: — Кил, якынрак кил, жолдас, — диде. — Син соң бөтенләйгәме инде дигәндәй? Син инде минем урынгадыр... Өйрәтүен болар өйрәтер, мин инде синең белән азапланып тормам, жолдас. Гөлбиби бер-берсенә нык сыенып утырган тигез ак тешләрен күрсәтел елмайды да учак янынарак килде. — Менә, далагызны сөреп-чәчеп бетерәбез, жолдас, — диде Тәзкирә, сөйләнүеннән туктамыйча. — Килеп тә карамыйсыз, ичмасам. Бер дә жан дигән нәрсә юк икән үзегездә, .илаһым. Теленә ни килде шуны сөйләнгәләп утыра торгач, ул ничектер серле генә итеп башта Мансурга, аннары Рәшидә йоклап яткан ясалма чатыр ягына күз ташлап алды, аннары шаулатып «уф!» дип көрсенеп куйды да, уенын-чынын бергә кушып: — Ну мут та соң үзегез дә!—-диде. — Беләм мин сезне! Тәзкирә апаларыннан котылмакчы булганнар. Бер күрүдә кызый башларын әйләндереп тә өлгергән, мәхәббәтсезләрнең... Берсенә берсе, икенчесенә монысы — пар да килгәнсез инде үзегез дә, илаһым! Гөлбиби аның сүзләрен аңламады, ләкин Тәзкирәнең үзенә карап- карап алуы буенча, аның үзе турында ниндидер гайбәт сатканлыгын шәйләми булдыра алмады. Ул, уңайсызлангандай итеп, кысык күзләрен түбән иде. — Әнә, кып-кызыл булды! — диде Тәзкирә, Гөлбибигә күрсәтеп. Һарун, Тәзкирәнең дөрес әйткәнлеген-әйтмәгәнлеген белмәкче булган кебек, Гөлбибинең йөзенә игътибар беләнрәк карады. «Карале, чыннан да матур икән ләбаса бу!»—диде ул, кинәт үз-үзенә. Тиз генә ул күзен читкә борды, ләкин шул ук секундта аның тагын ят кызга карыйсы килеп куйды һәм ул сынап, җентекләп, яшертен генә янә аның оял- чан, мөлаем йөзенә күз төшереп алды. XXVII Барый чәчелгән, сөрелгән җирләрне тиз-тиз генә үлчәде дә ашыгып кирегә борылды. Юл уңаенда ул Һаруннар янына тукталды; озын аяклы таягын җитез атлатып, Вагыйзь җирен дә үлчәп чыкты, ләкин исәп- ләп-иитеп тормады — Тәзкирәне утыртты да пыр туздырып бригадага чапты. Бригада «авылына» бер яктан ул килеп керде, икенче яктан ят машина — ашыгыч медицина ярдәме машинасы килеп керде. «Ярый әле мин юкта килмәгәннәр», — дип уйлады бригадир. Ят машинадан ак халатлы кешеләр төште. Алар арасында Рәйхана апа да бар иде. — Менә, килеп тә җиттек, — диде ул. — Галимулла абзыйда дизентерия табылды. Теге егетегез барып җиткән. Анда да шул ук нәрсә булуы мөмкин. — Ул дизентерияне монда гына, өйдә генә дәвалап’ булмыймы соң? — диде Барый, үз кайгысын кайгыртып. Рәйхана апа көлеп кенә куйды. Ак халатлы кешеләр бригаданың астын-өскә әйләндерделәр: вагоннарны, чатырларны, кешеләрнең урын-җирләрен, кухняны, ашау-эчү, юыну-йөрү урыннарын — бөтен җирне хлорлы известь белән дезинфекцияләп чыктылар. Мондагылар белән эшен бетергәч, санитария фельдшеры, үзләренең машинасына утырып, басуга, төнә-куна ятып эшләүчеләр янына китте. Рәйхана апа белән санитария врачы «авылда» торып калды. Рәйхана апа Барыйга кешеләрне җыярга кушты, һәм санитария врачы — яшь кенә бер казакъ егете — дизентерия турында кыска гына лекция-әңгә- мә уздырды. Шуннан соң Рәйхана апа сөйләде. Идеаль чисталык булдыру өчен сезнең монда тиешле шартларыгыз юк, әлбәттә, диде; ләкин, шуңа да карамастан, кеше үзен һәркайда кеше итеп сизәргә тиеш, диде, нинди генә шартларда булса да, иң гади гигиена кагыйдәләрен сакларга тиеш, диде; моннан соң сезгә бу мәсьәләгә аеруча игътибар итәргә туры’киләчәк, диде; киләчәктә дә шундый күңелсез хәлләр булмасын өчен, бригадада санитар пост оештырырга кирәк, диде, ягъни, хәтере- гездәме мәктәптә укыганда класс саен санитарлар була торган иде, ди ае; монча да шундыйрак берәр кеше сайлап куярга кирәк, диде; ул кеше бригадада чисталык саклауны күзәтеп торыр, кирәк икән, беренче ярдәм күрсәтер, киселгән, яраланган җирләрегезне бәйләр, диде. Рәйхана апаның мондый тәкъдиме һәркемгә ошады. Эш вакытында төрле хәлләр булгалый иде, әле кул киселә, әле күзгә чүп керә иде. Менә шундый чакта нәкъ менә шушындый «санитар пост»ның юклыгы сизелә иде. Ә бригадага бирелгән «аптечка» күптән инде таралып, таланып беткән иде, һәм аның өчен чынында беркем дә җаваплы түгел иде. — Фәридәне куярга кирәк, — диделәр егетләр бер авыздан. Үз исемен ишетеп Фәридә шундук башын түбән иде. Иптәшләренең үзенә шундый ышаныч күрсәтүләренә аның күңеле җилкенеп куйды. Аның, көттерепнитеп тормыйча, мин риза, дип әйтәсе килде, ләкин мондый ашыгычлыкның әдәпсезлек булып исәпләнүе мөмкин булганга, ул тыйнак кына көтеп утырды. — Үзе аш пешерүче дә булгач, бик яхшы, — диде Рәйхана апа, Фәридә кандидатурасын хуплап. — Ашарга утырганда кулын-битен юмаган кешегә аш бирмәс, бар әле башта юынып кил, дияр. Медик кеше әйткәнне тыңламый хәлең юк! Медикларның законы үзләре белән! Кем нинди авыру белән авырый — аңа әйтерсез. Ул сезгә бинт, мамык бирер. Мин аны өйрәтермен, кайбер дарулар калдырырмын. Та^ын шушындый эч китүләр була икән — шундук миңа хәбәр итәр. Авыр булмас бит, сеңелем? — Булмас, — диде Фәридә, үзенең ризалыгын белдереп. Аның мондый күндәмлеген күреп, егетләр тагын да үстереп җибәрделәр.' — Булдыра ул безнең Фәридә!—диделәр. — Хәзер сиңа- ак халат кына кирәк инде. — Дөрес, — диде Рәйхана апа.— Фәридәгә болай да ак халат тңеш. Моны менә иптәш бригадирның колагына киртеп куярга кирәк. — Ярый, карарбыз, — диде Барый. — Карарбыз гына түгел, кирәк, тиеш, — диде Рәйхана апа, нык итеп. — Булды. Карамабыз, эшләрбез! — диде Барый. — Вакытыгыз сыйдырса, көн дә чатырларны, вагоннарны тикшереп чыгарга була, — диде Рәйхана апа, өйрәтүен дәвам итеп. — Староста белән бергәләп! — диде кемдер. — Староста ярдәм итсә, тагын да яхшырак булыр, — диде Рәйхана апа, аларның шаяртуын аңламыйча. — Староста гына түгел, барыгыз да ярдәм итәргә тиешсез. — Итәрбез, итәрбез! — диделәр кешеләр, тизрәк таралышырга ашыгып. XXVIII Медицина кешеләрен озаткач, Барый үз бүлмәсенә керде, иңбашындагы сумкасын салып ташлады да лампага ут кабызды. Аның әле үлчәнгән җирләрне исәплисе, бланклар тутырасы бар иде. Иң элек ул чәчүчеләр җирен исәпләде. Иаташаныкы алтмыш гектар чыкты. Вагыйзьнеке алтмыш биш булды. «Шулай да Һарунга җиткерә алмыйлар», — дип уйлады бригадир. Ә бит һәркем шулай’эшләсә, һәрбер смена; һәрбер агрегат шулай чәчсә... ул чагында... Ул чагында бригада чәчүне иң беренче булып тәмамлар иде! Беренче булып!» Ә башкалар аныңча эшли алалармы? Алалар, һичшиксез, эшләргә тиешләр! Эшләтергә кирәк. Бик кирәк! Бераз гына вакытка бригадир кеше онытылып киткәндәй булды. Үз бригадасын аның беренче итеп, һәр яктан беренче һәм алдынгы итеп күрәсе килде. Ул шулай уйланып утырганда, әкрен генә ишек шакып, бүлмәгә Фәридә килеп керде. Барый абый, диде ул, ничектер үпкәләп тә, назланып та.— Сез бит бүген бер җиргә барырга тиешсез. — Кая? диде Барый. — Ә, балыкка! Ярый әле искә төшердең, мин инде онытып та бетергән идем. — Шулаймыни, Барый абый? — диде Фәридә һәм бер дә юктан чыңлатып көлеп җибәрде. — Ник көләсең? — дигән булды бригадир, юри хәтере калып. — Болаи гына, Барый абый,—диде Фәридә. — Кайчагында минем шулай гел көләсем килә. — Күңелең күтәренке чактамы? Кызык, нилектән күңелең күтәренке икән синең? «Сине яратканга, Барый абый!» — дип әйтәсе килде кызның. — Минем күңелнең төшенке булганы юк, — диде ул, каядыр читкә карап. — Нилектән дип... менә балыкка барасыз... — Шулай микән?!—дигән булды бригадир. Тотмакчы булып, шаярып кисәк кенә ул кызга таба кулын сузды. Фәридә шыркылдап җибәрде, читкә тайпылды һәм тиз генә вагоннан чыгып йөгерде. Ул чыгып киткәч, Барый сумкасын яңадан иңбашына киде, акчасын санап карады һәм утын сүндереп, ишеген бикләп тышка чыкты. Кузгалып киткәнче, ул иң әүвәл чәчкеч җыючыларның хәлен белеште. Бер чәчкеч инде җыелып беткән иде, ләкин әле икенчесенә беркем тотынмаган иде. — Ислам кая? — диде ул Андроновка. — Суга китте бугай, — диде Андронов.— Мин хәзер ашап алам да кузгалам. — Булды. Илгизгә'әйт, Ислам кайтканчы икенчесенә тотынсыннар. Мине Көктугайга чакыралар. Хәзер кайтып җитәрмен, — диде бригадир һәм, артык сөйләшеп тормыйча, кузгалып та китте. Бер биш-алты минуттан ул бригаданың иске урынына барып җитте. Ислам коедан су алып ята иде. — Карале, — диде Барый тыелып кына, — нәрсә бу, су кытлыгы башландымыни бездә? Иртән дә килгән идең түгелме соң? — Сорагач, мин нишлим? — диде Ислам, бәндәгә бәндә кешесыман, юаш кына. — Мин үзем эчеп бетермим инде аны, Барый. — Ярый, алып кайт та, икенче чәчкечкә тотыныгыз. Мин хәзер кайтып җитәрмен. — Сөйләштек бит инде, Барый,— диде Ислам, килешүчән тонда. — Син кайтканчы әзер булыр. Аның шулай күндәм генә сөйләшүе Барыйда никтер шик тудырды. «Эх, юкка барам, ахрысы!» —дип уйлады ул күңеленнән. Иң кирәге хәзер нәрсә — балыкмы, чәчкечме? Каян уйлап тапты соң әле бу Фәридә? Ләкин бер юлга чыккач, хәзер инде кире борылу килешмәс шикелле тоелды, һәм тагын ул үзен Көктугайга чакырулары турында, озак- ламый әйләнеп кайтачагы турында әйтте дә янә кузгалып китте. XXIX Маякчы йортының кайдалыгын Барый алдан ук чамалап барды. Иртыш үзәнлегенә төшеп, бер өч-дүрт чакрым чамасы баргач, юлның ике ягында да таллыклар, вак-вак куаклыклар очрый башлады. Куаклыкларны узып киткәч, юл икегә аерылды, һәм Барый, үзенең хәтеренә һәм Фәридәнең әйтүенә ышанып,- бернинди икеләнүсез уңга борылды. Бик үк тапталмаган тар гына иске юл аны озакламый Иртыш яры буена алып чыкты. Яр буеннан әчкелтем төтен исе килде, чит кешене сизенеп, шундук эт өреп җибәрде, һәм күз ачып йомган арада караңгылык эченнән очлаеп бер йорт түбәсе калкып чыкты, ә сул якта, болынлыкта, ниндидер ат кешнәп куйды. Барый, яр буендагы йорт янына килеп житәр-житмәс туктады да, як-ягына карангалап, сукмак буенча сак кына алга атлады. Эт әллә бик карт иде, әллә бик ялкау иде — чит кеше якынаю белән өрүеннән үк туктап калды һәм, яткан җиреннән дә тормыйча, Барыйны ишеккә кадәр уздырып жибәрде. Ишек эчтән бикле түгел иде. Барый керосин лампасы белән яктыртылган тәбәнәк кенә, кысан гына бер өй эченә килеп керде. Кечкенә өстәл янында ике ир кеше утыра иде. Аяк астында, идәндә сузылып берничә бала белән хатын-кыз затыннан булган бер-ике олы кеше йоклап ята иде. һава бөркү һәм бераз гына бозылган иде. Ир кешеләрнең берсе яшьрәк, икенчесе картрак иде. Яшьрәге — табак битле, зур, такыр башлы һәм ике якка салынып төшкән озын, нечкә мыеклы казакъ агае, күрәсең, йортның хуҗасы иде. Ул күлмәкчән генә иде һәм күлмәк изүләрен чишеп жибәргән көе жәелеп, иркенәеп утыра иде. Аның янындагы картның исә башындагы бүреге дә, кыска сырмасы да салынмаган иде, шуның өстәвенә, кулына ул камчы тоткан иде. Шуңа карап аны әле генә атка атланып килгәндер дип уйларга була иде. Гомумән, аның монда чит кеше икәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Бу Байболат карт иде. Гөлбибине очратмыйча, ул күптән түгел генә Камыскүлдән кайтып төшкән иде һәм менә хәзер шул кайгысы белән дусты Әлембайга килеп чыккан иде. Килеп кергәч тә Барый кычкырып сәлам бирде, аннары үзенең кеАм икәнлеген әйтте. — Җаксы, түргә уз, җолдас,— диде хуҗа, урыныннан кузгалгандай итеп. Барый, хуҗаның сүзләрен туры мәгънәсендә аңлап, бер-ике адым алгарак атлады, кыю гына кыланып, шундагы бер сандык өстенә килеп утырды. Шуннан соң ул үзенең нинди йомыш белән килүен аңлатып бирде. Хуҗа да, Байболат карт та тавыш-тынсыз гына тыңлап утырдылар. Аларның берни эндәшмәвен күреп, Барый да тынып калды. — Даланы җыртасызбы? Бидай чәчәсезбе?—диде Әлембай, җавап урынына сорау биреп. Аның шулай сүзне бөтенләй икенче якка каеруы Барыйның эчен тырнап куйды. Шулай да ул, тыелып булса да, җавап бирде: сөрәбез, диде, чәчәбез, диде; йомшармаслармы дигән бер өмет белән: көзгә үзегезне бодай күмәче белән сыйларбыз, дип тә куйды. Ләкин хуҗа, андый вәгъдәгә әз генә дә исе китмичә, авыр, йомры башын чак-чак кына иеп, таш сындай һаман тынып утыруында булды. — Ничек, булырмы? — диде Барый, түземлеген җуеп. — Асыкпа, җегетем, — диде Әлембай тыныч кына. — Ашыкмыйча, минем бит кайтасым да бар. Булса әйтегез дә, булмаса — хушыгыз! — Отыр, отыр, — диде хуҗа, җанлану әсәре күрсәтеп. — Балык бар. Канча кирек, сонча табылат. Иртыш үзебездеке. Иртышты җыр- тып болмайды. — Шулай булгач? — Канча сом бирәсең? — диде Әлембай, аягына басып. «Менә нәрсәдә икән хикмәт»,— дип уйлады Барый һәм хуҗанын үзе кебегрәк итеп: — Канча сорыйсың, сонча булыр! — диде. — Акча үзебездеке, орлап алган түгел. Әлембай елмаеп җибәрде. — Ой-бой, нугай болса да жаксы болады экән! — диде мактау белдереп һәм тс^ен шартлатып куйды. — Балыктың киласы он сом. Була. Китер балыкны, — диде Барый, биленә буган капчыгын чишеп. Хужа тәмам ачыльш китте. Иртыштан, Иртыш буендагы күлләрдән балык тоту, маякчы хезмәтеннән кала, аның төп кәсебе иде. Моңарчы ул Көктугай халкын яңа тотылган балык белән тәэмин итеп торды. Ләкин Көктугай Камыскүлгә күченеп киткәч, аның бу эше тукталып калды. Яна совхоз оешу аның өчен менә шушы яктан зыянлы булып чыкты. Ә яңа кешеләрдән әле беркемнең дә моңа кадәр балык сорап килгәне булмады. Менә беренче адамдары килгән. Бер кило, ике кило да сорамый, күпме булса, шулкадәр алмакчы була. Бәясенә дә сатулашып тормый. Әлембай унике, хәтта унбиш сум сорамавына үкенгәндәй итеп куйды, ләкин әйтеләсе сүз инде әйтелгән иде, һәм ул хатынын уятты да, аңа нидер пышылдады да, Барыйга карап: — Кумыз эшәсеңбе? — диде. — Була, эчәм, — диде Барый. Хатын тавыш-тынсыз гына торды, тавыш-тынсыз гына чыгып китте. Бераздан ул зур гына ак җамаяк белән кымыз алып керде. Салкынча әчкелтем эчемлекне Барый бер күтәрүдә эчеп бетерде. — Рәхмәт, — диде ул, кәефләнеп. Ул кымыз белән булашкан арада, хуҗа койрыкларыннан сулары агып торган зур-зур дүрт чуртан алып керде. — Менә, бәген генә тоткан, — диде ул, үз товарын мактап. Барый балыкларның ничә кило булуын, күпме акча тиешлеген сорады һәм, хуҗа үз сүзен әйткәч тә, кесәсеннән бер йөзлек чыгарып, шундук исәп-хисапны да өзде. Аннары тыпырчынган, елкылдап торган шома, авыр балыкларны бер-бер артлы капчыгына шудырды. — Ярый, хушыгыз. Рәхмәт, — диде ул, саубуллашып. — Тагын кил, — диде Әлембай. — Балык көп миндә. — Килермен, — диде Барый. — Болай булгач, килербез! Ярый, хуш ыгыз. — Хош, хош. XXX Совхоз бригадиры Әлембай белән сөйләшкәндә дә, йотлыгып кымыз эчкәндә дә, ниһаять, балык сатулашканда да Байболат берни эндәшмәде— төнге кунак килеп кергәндә нинди кыяфәттә булган булса, һаман шундый ук кыяфәтендә кала бирде. Барыйга ул бары әледән-әле кырын күз карашы гына төшереп алды һәм аның һәрбер сүзен, һәрбер кыланышын аеруча бер киеренкелек белән, ачу, хәтта дошманлык белән тыңлап-күзәтеп утырды. Барый ишеккә таба борылгач кына, ул җан әсәре күрсәтте — әкрен генә башын борып, аның аркасына карады, ләкин шулай да кунакның саубуллашу сүзенә берничек тә җавап кайтармады. Хуҗа кунакны озата чыккач, Байболат кинәт тынычсызлана башлагандай булды, кысык күзләрендә ят бер очкын кабынып китте, авызыннан ниндидер мыңгырдану авазлары ишетелде. Көтмәгәндә ул урыныннан торды, кулындагы камчысын кырт* кына селтәп алды да ишеккә ташланды, ләкин тышка чыкмады, кире уйлап, бусага алдында туктап калды. Әлембайның хатыны әле ятмаган иде. Байболат пышылдап, ашыгып аңа нидер сөйләргә тотынды. Хатын баш какты һәм шундук тышка чыгып китте. Чоланда ул шыпырт кына иренә Байболатның үтенечен белдерде. Әлембай аның әйтеп бетергәнен дә көтеп тормады, ут капкандай, ашыгып-кабалаиып каядыр китеп барды. Барый әле кузгалып китмәгән иде, капчыктагы балыкларын мотоциклының арткы утыргычына бәйләп ■ азаплана иде. Искәрмәстән каршысына Әлембай килеп чыккач, ул сискәнеп киткәндәй булды. Инде с. ә.- № п. сатулашып ^бетергәч, тиешенчә саубуллашу сүзләре әйтеп аерылышкач, аның яңадан килеп җитүе бригадирга гаҗәбрәк булып тоелды. «Нәрсә кирәк икән инде моңа тагын?» — дип уйлады ул, ошатмыйча. —Әлдә бәйләп болмаибы? — диде Әлембай, ялагайлаигансыман. Бау керәкпе? Үзендеке бармы? —Бар, рәхмәт, — диде Барый, караңгыда аның кыяфәтен аерырга тырышып. 4 '— Ә, бар болса, ярайт...— диде Әлембай һәм, бүтән әйтер сүз таба алмыйча, тынып калды. • — Сапкуз акчаны күп бирә сездең. — дип куйды ул кинәт кенә. Тик торганда аның шулай сөйләнүе Барыйга ч тагын да гаҗәбрәк тоелды. «Әллә тиле-миле инде», — дип уйлады ул үзалдына. Әлембайга ул җавап кайтарып тормады, капчыгын бәйләп бетерде дә кыегаебрак юрган мотоциклын турайтып бастырды. Болай гына сөйләнгән шикелле, Әлембай тагын сорап куйды: — Бригадада мөселмандар гынабы, әлдә орыстар да бармы? - диде. «Монысы тагын нигә инде?» — дип уйлады Барып, әле булса хуҗаның тел төбен сизенә алмыйча. «Бик динле кеше микәнни? — диде аннары үзалдына. — Мин тоткан балыкны мөселманнар гына ашасын, кафергә ризык булмасын дип әйтмәкче була микәнни?» — Төрлесеннән бар, — диде ул Әлембайга. — .Мөселманнар да. орыстар да... — Казакътан җокпы? — диде Әлембай һәм кинәт сагаеп’/тынып калды. Барый, аны-моны абайламыйча: — Бар, — диде. — Бүген генә бер казакъ кызы килде әле. Камыс- күлдән диме... — Җаксы, җаксы, — диде хуҗа, башын селкеп. — Хош. Җолың оң болсын. Тагын кел. Балык миндә көп болады. Барый соңгы кат саубуллашты да кузгалып китеп барды. Аның тизрәк бригадага кайтып җитәсе, Фәридәне, Фәрхәнә апаны сөендерәсе килде. «Нәрсә дип әйтерләр икән?» — дип уйлады ул, шулкадәр күп балык күргәч аларның ничек шатланачакларын күз алдына китереп. Аннары аны иртәнге ашка кыздырырга микән, әллә көндезгегә калдырырга микән дигән мәсьәлә кызыксындырып куйды. Иртыш үзәнлеген үтеп, Көктугайга килеп менгәнче, ул шундый нәрсәләр белән юанып кайтты. Бераздан балык та, Әлембай да, анык белән' булган сәер сөйләшү дә әкренләп онытыла барды. Бригадага ул төн урталарында кайтып керде. Каршыда таныш вагоннар, чатырлар калкып чыкты, мотоцикл фарасы ярып үткән якты ачыклыкта таныш нәрсәләр: ниндидер тимер-томырлар, солидол мичкәсе һәм ике метр озынлыгындагы юан-юан агачлар күренеп калды. Чәчкечләр җыелып беткән булырга тиеш иде, ул якта берни күренми иде. Барый үз вагоны каршысына килеп туктады да бәйләнгән капчыгын чишеп алды. Авыр, шома -балыкларны яңадан үз кулында тою анда үзеннән-үзе канәгать булу тойгысы, сөенеч тойгысы уятты. Ул капчыгын кул очына гына тотты да кухня чатырына юнәлде. «Хәзер уятырга кирәкмәс, йокласын», — дип уйлады ул Фәридә турында. Иртәгә иртән уянып киткәч күреп алыр да кычкырып җибәрер. Аһ, дияр, менә шәп булган, Барый абыкаем, дияр... Алай кызыграк та йулыр... Чатыр янына килеп туктагач, аңа анда кемдер бар шикелле тоелды. — Кем ул? — диде бригадир, беркадәр тыңлап торганда-й иткәч. Эчтә кемдер куркып «ыһ!» диде һәм кисәк кенә тынып калды. Барый капчыгын шапылдатып җиргә ташлады, чатыр ишегенең каптыр* маларын ычкындырды да, соравын кабатлап: — Кем ул? — диде. — Мин. Мин бу. Фәридә... — диде җир идәндә яткан кеше үксеп, тотлыгып. — Ни булды? Ник җылыйсың?— диде бригадир, аптырап. Фәридә җавап бирмәде. — Менә сиңа балык алып кайттым, — диде Барый һәм җирдә яткан капчыкка тибеп алды. Фәридә тагын җавап кайтармады. Барый, нишләргә дә белмичә, баскан урынында катып торды да: — Кара, исләнмәсен! — диде. Фәридә монысында да эндәшмәде. Караңгыда аның озын итеп көрсе- непсулкылдап куйганы ишетелде. Бригадирның кинәт дәрте сүнде, кәефе кырылды. Нәрсә булганын төпченеп торырга аның хәзер нишләптер кыюлыгы җитмәде, һәм башына суккан кебек ул күңелсез генә китеп барды. XXXI Чәчкеч артына басып йөрү Гөлбибигә бер дә авыр булмады. Беркайчан да мондый эштә эшләмәгәнгә, гомумән, мондый нәрсәне күргәне- белгәне булмаганга, бу аңа бик кызык, бик күңелле булып тоелды. Шундый күңелле булып тоелды, ул моны хәтта эшкә дә исәпләмәде. Нинди эш булсын инде бу! Бодай болгатып барырга, тегеңә-моңа суккалап алырга кем дә булдыра ала. Тик менә тузаны гына эчне пошыра да, аннары караңгы. Кап-караңгы. Берни күренми. Ә бит бу як дала аңа таныш, бик таныш. Бу бит аларның элекке көтүлекләре. Күрәсе иде хәзер шул көтүлекләрне, күрәсе иде элекке ямь-яшел даланы! Юк, кирәкми даласы да, көтүләре дә... берсе дә кирәкми. Камыс- күлнең дә, берсенең дә кирәге юк. Гомергә күрмәсә дә үкенәсе юк. Әкәсе белеп әйтә, әкәсе... Ә менә кызының өйгә кайтмый йөрүенә, җитмәсә, дала бозып йөрүенә ул нәрсә әйтер! Кадалып кит, моннан соң син минем кызым түгел, диярме, күземә күренәсе булма, диярме? Шулай дияр... Әйтсә әйтер! Камыскүлгә генә түгел, ул хәзер Иртыш буена да кайтмаячак. Теләсә нишләсеннәр. Ул монда кайтырга килмәде. Ул монда бөтенләйгә килде. Нишләп ятсын ул анда, урман эчендә, нишләп берүзе көтү көтеп йөрсен? Көтсен әнә Алтынбай... ялганчы Алтынбай... Ә бит Камыскүлгә ул чынында аны күрәсе килеп барды. Ул аны сагынып барды. Ләкин Алтынбай аны бөтенләй сагынмаган булып чыкты. Аны күреп, үзенең сөйгән кызын күреп әз генә дә куаныч белдермәде. Гөлбибинең, билгеле, моңа хәтере калды, шундый нык хәтере калды, үз-үзеи кызганып хәтта җылыйсы килеп китте. Ләкин җыламады, үпкәләргә, ачуланырга тотынды. Ул шунда Алтынбайның бүтән чакта күрсәткән салкынлыкларын исенә төшерде, Иртыш буена күченеп китәр алдыннан Камыскүлдә калырга димләмәвен дә, күченеп килгәч исә, урманга бер генә мәртәбә килеп чыкмавын да исенә төшерде. Бер ачуы ташыгач, бер дә аптырап тормады, сипте генә: сарыклар арасында ятып син сарыкка әйләнеп беткәнсең, диде, Алтынбай түгел син, Сарыкбай, диде. Алтынбайның да хәтере калды, Алтынбайның да ачуы килде. Ничек ’ кенә килде әле! Шул көннең икенче көнендә аларның көтүе ерактагы көтүлеккә күченеп китте. Алтынбай бу турыда Гөлбибигә әйтмәгән иде. Аның шулай сиздермичә китеп баруын ишеткәч, Гөлбиби нәрсә уйларга да белмәде. Ул һич тә моны көтмәгән иде. Күңеленнән ул инде аны күптән гафу иткән иде, күптән инде аның белән татулашырга әзер иде. Ләкин алар, шулай итеп, яңадан күрешмәделәр дә, татулашмадылар да. Гөлбибинең хәзер Камыскүлдә дә каласы килмәде, Иртыш буена да кайтасы килмәде. Аның инде кыш көне дә бервакытны йөрәге җилкенеп куйган иде. Аның да читтән килеп тулган шул чая, шат кызлар, егетләр кебек буласы килә иде, алар кебек такта вагоннарда торасы, алар кебек машина, трактор тирәсендә кайнашасы килә иде. Бу әле теләк тә, омтылыш та түгел иде, бу бары кызыгу, көнләшү шикелле бернәрсә генә иде. Аннары, үзенең туган йортын ташлап китәргә торганда, моның нинди дә булса теләк-омтылыш булуы да мөмкин түгел иде. Ә хәзер... хәзер инде эшләр башкачарак. Хәзер инде аның күңелендә икенче төрле давыл котырына. Артык уйлап тормыйча, ул очраган беренче машинага утырды да. таныш юлдан туган авылына китте дә барды. Бу шундый тиз булды, ШҮНДЫЙ искәрмәстән булды — ничек итеп үзенең монда килеп төшүен дә, ничек итеп ят. чит эштә эшли башлавын да ул, әйтерсең, үзе дә сизми калды. БҮ аңа төштәгесыматрак булып тоелды. Аннан соң, ул узеидә артык читләшү тойгысы да сизмәде, чөнки ул үзен барыбер үзенең туган җирендә итеп, туган йортында, туган даласында итеп хис итте. XXXII Баштарак үзен бик җиңел сизсә дә, төн урталарыннан соң Гөлбибинең йокысы килә башлады. Ул инде уйланмады да, хыялланмады да. Ул хәзер бөтен игътибарын икенче нәрсәгә юнәлтте, ул хәзер аяк өсге йоклап китә-нитә күрмим дип, чәчкечтән төшеп калмыйм тагын дип кенә барды. Ә бер заман ул шундый йончылды, шундый хәлсезләнде — нәрсәгә булса да карау, нәрсә булса да эшләү түгел, хәтта тотынып барырга да көченнән килми шикелле тоелды. Беренче көнне үк сер сынатуның үзе өчен нинди хурлык булачагын ул бик яхшы аңлады һәм ничек кенә булса да бирешмәскә тырышты. Беркадәр вакыттан соң аның урынына икенче кыз килеп басты. Аңа капчыкларга төренеп йокларга куштылар, һәм ул шундук җиргә ауды. Күпмедер вакыттан соң аны яңадан уяттылар, яңадан чәчкеч артына басарга куштылар. Хәзер инде ул бөтенесен (белеп, аңлап эшләде, күзләрен ачыбрак, игътибар .беләнрәк карады. Төн аңа коточкыч озын булып тоелды. Таң аттыра алмый ул азапланып бетте. Иртән смена бетеп, үз-үзен иректә сизгәч, аның өстеннән тау-таш ишелеп төшкәндәй булды. Үзенең дә бүтәннәр кебек эшли алуы өчен күңеленнән ул сөенеп бетә алмады. Туган дала, сөрелгән, чәчелгән һәм бигрәк тә үзе чәчкән дала аңа хәзер элекке яшел далага, көтүлек даласына караганда да якынрак, кадерлерәк булып әверелгәндәй булды, һәм юл читендәге ясалма чатыр янына килеп утыргач та, ул әледән-әле бер якка — төнлә үзе чәчеп калдырган «үз җире» ягына карапкарап алды. Ашаганда иптәшләре аннан ничегрәк булды дип, ошадымы, авыр булмадымы дип сорадылар; йокың килмәдеме, башың авыртмадымы, диделәр. Бер төн эчендә ул үзенең шушы ят кешеләр белән якынаеп- дуслашып киткәнлеген тойды һәм аларга теләп, иркенләп җаваплар кайтарды, жок, жок, авыртмады, диде, җаксы болады, диде. Иртәнге аштан соң алар Рәшидә белән бер чатырга керделәр дә бөгәрләнеп, бер-берсенә терәлеп йокларга яттылар. Ләкин куп тә үтмәде, якында гына таныш тавыш ишетеп, ул искәр' мәстән уянып китте. Чәчүчеләр янына Гөлбибинең әтисе килеп туктаган иде. Атланган агыннан төшмичә, ул әллә Һарун белән, әллә Мансур белән сөйләшеп тора иде. Ул сөйләшми дә иде, ул кычкырына иде. Йокы качты, тынычлык качты, һәм яшь кызның күңелендә мең төрле сорау калкып чыкты. Нишләргә? Кая барырга? Шушында качып калыр' гамы? Ләкин ничек итеп үз атаңнан качып калмак кирәк? Иртыш буена кайтып китәргә туры килсә, тагын көтү көтәргәме, тагын Алтынбай тУ' рында уйлап гомер уздырыргамы? Ә монда нинди күңелле булган иде! Бәлки, улчаны алырга да килмәгәндер әле. Яхшылап аңлатып бирсәң, бәлки, ул бер сүз дә әйтмәс, ярый, кал инде шунда, дияр, бер каршылыгым да юк, исәнлегеңне белгәч тынычландым, балам, дияр. Ни генә булмасын, атасыннан яшеренеп калырга аның йөрәге җитмәде. Иң элек капчыклар арасыннан чыгып килгән ике күн итек күренде, аннары сырган чалбар күренде. Байболат карт чатыр эченнән шуышын чыгып килгән күн итекләргә дә, сырган чалбарга да бөтенләй игътибар итмәде. Өсте-башы тузанга буялган, чәче тузгыган һәм баштанаяк ирләр киеме, ят кием киенгән Гөлбиби үзенең каршысына килеп баскач исә, чак-чак кына артына авып китмәде. — Ой-бой!—диде карт, шаккатып. Шуннан башка ул бүтән бер сүз дә әйтмәде, телен шартлатып җиргә бер төкереп алды һәм, исен-акылын җыя алмыйча, һаман кызының өс- башына кайравында булды. Гөлбиби гаепле кешесыман елмаеп җибәрде, иптәшләре алдында тавыш-гауга чыгудан куркып һәм әтисе белән тизрәк килешергә исәпләп, шундук аңа таба тартылып куйды. — Кайда өз киемең? — диде Байболат, тыныч бер дәһшәтлелек белән. — Вагонда калды, әкәм,— диде Гөлбиби һәм, кайда икәнлеген аңлатып, бригада «авылы» ягына күрсәтте. — Әйдә!—диде карт, усал гына итеп. Кыз тынып калды, башын иде һәм каш астыннан гына яңа иптәшләренә— тынсыз-өнсез басып торган Һарун белән Мансур ягына карап алды. — Мин кызметкә кердем, әкәм... Китүгә җарамайды. Без бидай чә- чәмез, әкәм, — диде Гөлбиби. Байболат карт камчысы белән кизәнеп җибәрде һәм ярсуыннан.тыела алмыйча: — Әйдә!—дип кычкырды. — Жөр! Ат койрыгына тагып алып кайта рм ын! — Бабай, кызмале син! — диде Мансур, картка якынаеп. — Ул хәзер безнең кеше. Бригадир белән сөйләш. Карт аңа кырын күзе белән дә карамады, кызына тагын нидер җикеренде дә атын юлга борды. Гөлбиби аның артыннан кузгалды. — Гөлбиби, китмә!--диде кинәт Һарун. Кыз туктагандай итте, әйләнеп иптәшләренә карады, яңадан алдына борылды да, башын иеп, атасы артыннан атлады. Юл буенда ал арны иярле ат көтеп тора иде. Гөлбиби үзенең атын танып алды, атына атланды, һәм алар — ата белән кыз — аллы-артлы китеп бардылар. Һарун белән Л1ансур аякларын аерып баскан килеш, моңсуланып, арттан карап калдылар. Алтынчы бүлек in Чәчү бетте. Биш мең биш йөз гектар җиргә — моңа кадәр кысыр яткан җиргә гәрәбәдәй бодай чәчелде. Икенче бригада, берничә көнгә соңлап булса да, бирелгән планны тулысынча үтәп чыкты. Совхоз буенча бригада икенче урынга күтәрелде. Ә икенче бригада буенча... икенче бригада буенча гына түгел, хәтта бөтен совхоз буенча Һарун беренче урынны алды. Үзенең алдан барганлыгын ул инде күптән белә иде. Бу турыда аңа гектар исәбе генә түгел, процентлар һәм һәрвакыт тракторда җилфер дәп йөргән кызыл әләм генә түгел, бәлки бүтән нәрсәләр дә белдереп торды. Бригадирның үзенә карата булган ягымлы, җылы карашы Һәм ни теләсәң, шуны үтәргә әзер торуы да; Вагыйзьләрнең, Мансурларның, орлык ташучыларның, шоферларның аның һәрбер сүзенә, һәрбер теләгенә каршылыксыз риза булулары да; аш китергәч Фәридәнең үзе янында гадәттәгедән дә өлгеррәк-җитезрәк кылануы да — барысы да, барысы да шул турыда сиздереп торды. Кешеләрнең үзенә икенче күз белән карауларына аның, билгеле, күңеле үсеп китте. «Әһә, диде ул, күрдегезме инде Һарунны! Шулай булыр әле ул, иптәшкәйләрем!» Ләкин шулай да аның минминлеге шуннан ары узмады. Беренче куаныч, беренче күтәренкелек тиз арада узып китте, һәм тора-бара ул һәртөрле мактау сүзләренә дә, үзенең алдынгылыгына да бөтенләй диярлек әһәмият бирми башлады. Аннары, үзе белән, үзенең алдынгылыгы белән мавыгырга аның вакыты да булмады. Бертуктаусыз аның миен, ниндидер яман чир булып, эш кайгысы тынгысызлап торды. Ятса да, торса да аның күңелендә бары чәчелгән һәм чәчелмәгән гектарлар булды, тракторның яисә чәчкечләрнең теге-бу кыланышлары, теге-бу кисәкләре булды. Бары тик бер генә көнне кемдер килеп: «Синең турыда гәзиткә язганнар бит әле, малай», дигәч кенә, аның йөрәге кинәт әллә ничек кы- ; бырсып тибәргә тотынды. Аның тизрәк шул газетаны күрәсе килде, үзе турында язылган сүзләрне укып карыйсы килде. Газетаны китерделәр. «Татарстан» совхозы турындагы бер мәкаләдә аның исеме-фамилиясе телгә алынган иде, иптәш Фәлән Фәләнов көнлек нормасын фәлән процентка арттырып үти диелгән иде. Ләкин шуннан башка анда бүтән берни юк иде. Ул бик тиз тынычланды—аның турында инде тегендә авылда чакта да язганнар иде, һәм мондый Фәлән Фәләновлар, фәлән процентлар аңа инде таныш нәрсә иде. Шулай да ул күңеленнән: әллә кисеп алып өйгә җибәрергә микән дип уйлап та куйды. Өенә җибәрде исә, газетаны бөтен авыл укыр шикелле булып, үзе турындагы хәбәр бөтен тирә-якка таралыр һәм, һичшиксез, Хәлимәгә дә барып ирешер шикелле булып тоелды. Ул хәтта бераз гына хыялланып та алды. Ләкин бу да озакка бармады. . Чәчүне бетереп кайткан әлеге иртәне дә ул андый-мондый нәрсә турында уйланмады һәм кайчан да булса бер исерткеч дан-шөһрәт коткысына бирелермен дип башына да китереп карамады. IV Һарун агрегаты чәчүне ерак басуда тәмамлаган иде, шуңа күрә бригадага алар бүтәннәргә караганда соңгарак калып кайттылар. Алар кайтып төшкәндә, чәчүчеләр дә, сөрүчеләр дә — барысы да өйдә иде. Өсләренә соргылт тузан кунган, кайбер җирләренә үлән катыш балчык сыланып калган, табаннары шомарып, ялтырап .беткән һәм ке- шеләрсыман эшчән, кырыс чырайлы тракторлар, тигез сафка басып, чатырлардан бер читтәрәк туктап торалар иде. Монда бары кечерәк ДТ тракторлары гына иде, ә баһадир С80 әле булса яраланган көе кырда, буразнада утыра иде. Кичәгенәк кенә өлкә шәһәреннән кирәкле частьлар кайтарылган иде, ләкин ремонт әлегә төгәлләнмәгән иде. Бригада авылында гадәттән тыш күтәренкелек, җанлылык хөкем ' сөрә иде. Басуда инде беркем калмаганга, бөтен халык кайтып җыелганга, «урамда», кухня өстәле, буфет тирәсендә әрле-бирле кешеләр кайнаша иде. һәркемнең йөзе тыныч-шат иде, беркем беркая ашыкмый, беркем кабаланмый иде. Кайберәүләр, пычрак эш киемнәрен салып ташлап, көндәлек чиста киемнәрен генә түгел, хәтта бәйрәм кием нәрен дә киеп куйганнар иде. Бригадир вагонының тышкы ягына махсус шүрлеккә утыртып куелган радиоалгыч ягыннан иртәнге музыка моңнары тарала иде. Кухнядан кыздырылган балык исе килә иде. Чәчкечләрен юл читендә ычкындырып калдыргач, тракторын Һарун бүтән тракторлар янына — сафның бер як читенә китереп туктатты. Мотор бүлеп бирелгән соңгы газ исәбенә шәбәеп, кызулап бераз үкереп алды да тынып бөтенләй туктап калды. Кабинадан тупырдашып кешеләр төште. Аларның кайтып җитүләрен мондагылар, күрәсең, дүрт күз белән көтеп торганнар иде — шундук алар янына иптәшләре җыела башлады. Килгән берсе елмаеп әле Һарунның, әле Мансурның кулын кысарга, котларга, мактау сүзләре әйтергә тотынды. Һарун аптырап -калды. Бөтенләй уйламаган чакта, көпә-көндез кешеләрнең шулай кул кысуын, елмаюын, мактавын ул чынга да, юригә дә алырга белмәде һәм күңеленнән хәтта: «Әллә тилергәннәрме болар чәчү беткәч тә?» — дип тә уйлап куйды. Котлаучылар арасында Исламнарның, Белугиннарның булуы аны чын-чынлап шиккә төшерде. Ләкин шул чакны җилләнеп бригадир килеп җитте. Килеп җитте дә сул кулы белән аның учын җыеп тотты, ерактан селтәп, уң кулы белән шапылдатып сугып алды. — Булдырдың, Һарун, рәхмәт! — диде ул. — Нәрсә булдырдым соң мин? — диде Һарун, мәсьәләгә төшенмә кче булып. — Кыланма'инде! — дип кычкырды Ислам, дусларча шелтә белән. — Кара, әллә чынлап та белми?!—диде Барый. — Социалистик ярышта син беренче урынны яулап алдың!—диде Белугин, трибунадан кычкыргандай, кулларын бутап. Әйе, үзенең беренче урынга чыгуын ул инде моңарчы да белә иде, ләкин хәзер аңа кинәт әллә нәрсә булды. Үз-үзен ул хәзер бөтенләй 'икенче кеше итеп күргәндәй булды; моңарчы үзенә шундый таныш булган гап-гади бер авыл малае итеп түгел, бәлки искәрмәстән үсеп, куәтләнеп киткән һәм башкалардай кайдадыр өстәрәк — җир белән күк арасындарак асылынып торган батыр итеп күргәндәй булды. Тыштан караганда ул һаман шул ук тупас, беркатлы Һарун булып калды, әмма эчтән инде ул әллә кемгә әйләнде. Ул сукырайды, ул миңгерәүләнде, ул акылдан язды! Шундый көтмәгәндә һәм шундый кыска вакыт эчендә ул даншөһрәтнең, минминлекнец, масаю һәм өстенлек хисенең бер- ике тамчысын татып карады. Татып карады, һәм чыныкмаган яшь йөрәккә шул җитә калды. — Һарун безнең флагман! — диде Белугин, трактор маңгаендагы кызыл материя кисәгенә күрсәтеп. «Флагман» сүзенең нәрсә икәнлеген Һарун аңлап җитмәде, шулай да ул аның бик зур олылау сүзе булырга тиешлелеген чамалый алды. Шундый сүз әйткән Белугинны ул элекке начарлыклары өчен шундук күңеленнән гафу итте. Аны гына түгел, хәтта үзенең явыз дошманы Исламны да, икейөзле Илгизне дә, чәрелдек Карамны да, Тәзкирәне дә — барысын да, барысын да гафу итте. Гафу^иткәч, алар аңа хәзер бүтәннәргә караганда да якынрак булып тоела оашладылар. — Һарун булмаса, белмим, бу чәчүне җырып чыга алган булырыек микән, ________ диде Ислам, башы әйләнгән егет күңеленә соңгы тамчыны өстәп. Әмма монысы инде чамадан тыш булды. Моның шулай икәнлеген Һарун үзе сизмичәрәк калды, ләкин бүтәннәрнең бу шундук тешенә тиде. — Ярый, котладык, мактадык — җитте! — диде бригадир, җитди генә. — Ул кадәр теге... Бөтен бригада җиңеп чыкты, без бөтенебез тә... Булдымы! V Галимулла белән Димкадан башка бүтән беркем дә яман чир белән чирләмәде. Ләкин, шулай булса да, дизентерия бригадага шактый курку салды. Чисталык мәсьәләсенә хәзер ныграк игътибар ителә башлады. һәм кешеләр иркенләп тын алгач та, бригадирның иң беренче эше шул булды: иртәнге аштан соң ул «чисталык сәгате» игълан итте, ягъни һәркемгә вагоннарны, чатырларны тәртипкә китерергә, ятак урыннарын җилләтергә, юрган, мендәр ише нәрсәләрне каккаларга-сукка- ларга һәм күмәк көч белән «урамны» һәм һәртөрле «тыкрыкларны» себерергә кушты. Бу эшкә ул турыдан-туры үзе җитәкчелек итте. Шундук кешеләр ишек-тәрәзәләрне ачып җибәрделәр, чатырларның итәкләрен күтәреп куйдылар, шаулашып-кычкырышып һәм, әлбәттә, тузан туздырып, урын-җирләрне, тегендә-монда аунап яткан кием-салымнарны порхылдатырга тотындылар. Кызлар тора торган җирдә болай да чиста иде—үз эшләрен -алар бик тиз бетерделәр. Егетләр аларны үзләренә «социалистик ярдәмгә» чакырдылар. Бергәләшеп эшләгәч, аларның да эшләре озакка бармады. Ул арада бер-ике кеше сөрелмәгән җирдән әрем алып килде. Шуннан соң әрем себеркеләр белән «урам» себерергә керештеләр. Шул ук вакытта «авыл» читендә ут ягын җибәрделәр һәм барлык чүп-чарны, чебен җыеп, сасып яткан консерва банкаларын, кәгазьгә төреп ташланган балык башларын, ашамлык калдыкларын шунда утка илтеп ыргыта тордылар. Бер сәгать чамасы вакыт үтмәде, бөтен җир чистарып, ялт итен калды. Ыгызыгы инде басыла төшкән бервакытта, чатырлар, вагоннар- арасына түбәсе ябулы машина килеп керде. — Әзерсезме? Әйдәгез тизрәк! — диде шофер. — Кая? Нәрсәгә? — диделәр кешеләр, берни аңламыйча. — Мунчага. Мунчага алырга килдем. Кемдер бригадирны эзләп йөгерде, кемдер чатырга кереп китте, шундук «мунча» сүзен элеп алдылар, һәм бер-ике минут эчендә бөтен бригаданы күңелле шау-шу биләп алды. Күз ачып йомган арада яңадан урын-җирләрне, кием-салымнарны актарып ташладылар, чистарак киемнәр эзләделәр, сабын-сөлге эзләделәр, шуларның барысын да бер төргәккә йомарладылар да, бер-бер- сен узышып, шаулашып машинага ташландылар. — Мунчага, мунчага! — Яшәсен мунча! Ура!—дип кычкырдылар егетләр, тилереп-җү- ләрләнеп. Бригадада бары Галимулла да Фәрхәнә апа, Барый һәм тагын ике- өч,кеше генә торып калды. Алар иркенләп икенче чиратка, «җылысына» гына бармакчы булдылар. VI Чәчү беткәч тә, кешеләргә өч көн ял бирелергә тиеш иде. Узып китә язган беренче көнне исәпләмәгәндә, ул өч көннең бер генә көне ял булачак иде, чөнки өченче көнне профилактик ремонт булырга, шуннан сон исә каты сука башланырга тиеш иде. Мунча кереп кайткач та, кешеләр үзара төркем-төркем җыела башладылар һәм кызып-шаулашып бер үк нәрсә турында — иртәгәге ял көнен ничек үткәрү турында бәхәсләшергә тотындылар. Кызларның бер өлеше машинага төялеп район үзәгенә кино карарга барырга кирәк, диде; икенче өлеше исә беркая бармаска, кер юарга, хат-фәлән язарга, кыскасы, вакытны күңелле генә итеп өйдә үткәрергә- кирәк диде. Ә егетләр ду китереп бер «мәҗлес ясап» алу ягына басым ясадылар. Бригадир беркемгә дәвачык кына җавап кайтармады. Үзен аптыраткан кешеләргә ул я берәр шаян сүз әйтеп куйды, я көлемсерәп куйды, яисә, берни вәгъдә итми торган бер килешүчәнлек белән, карарбыз, уйлашырбыз, диде. Төзәнгән-бизәнгән көяз кызлар, иртәгәге көн турында артык баш ватмыйча, күңел ачуны хәзер үк башлап җибәрергә булдылар. ГархМ.ун- чы Коляны өстерәп диярлек тышка алып чыктылар да бригадир вагоны янындагы такта әрҗәгә утырттылар, алдына елкылдап торган эре ак басмаклы аккордеон китереп куйдылар, һәм шундук «мәйдан» уртасында як-ягында чатырлар, вагоннар түгәрәкләнеп утырган такыр җир өстендә шәһәрчә вальс бию башланып китте. Музыка тавышын ишетеп бүтәннәр дә чыкты, биючеләргә яңа парлар кушылды, тузан күтәрелде. Күңелле шау-шу, музыка кызып кына барганда, Карам кинәт: — Директор килә! Таралышыгыз!—дип кычкырып җибәрде. I үгәрәк чптендәгеләр кыймылдашып куйдылар, башларын борып, як-якка карандылар; аккордеон ялгышкандай итте, биюләр әкренли төште. Көктугай ягыннан чыннан да бригадага таныш машина якынлашып килә иде. Машина ике-өч минуттан яшьләр янына килеп тә туктады. Аягына яхшы күн итек, өстенә зәңгәрсу галифе чалбар белән парлап яңа кара пинжәк киел куйган, галстук таккан, кырынган-чистарынган һәм бөтен кыяфәтеннән, бөтен килешкилбәтеннән бәйрәмчә җанлылык, тантаналык сизелеп торган Игорь Андреич кабинадан чыкты. Елмаеп ул яшьләргә сәлам бирде. Ләкин нишләптер аның сәламенә беркем дә җавап кайтармады — барысы да, телләрен йоткансыман, берберсенә карашып тик тордылар. Тик шулай да мондый нәрсә нибарысы ике-өч секунд кына дәвам итте. Көтмәгәндә каршылау маршы яңгырап китте, төрле яктан бер үк вакытта диярлек сәлам авазлары ишетелде. — О, сездә башланган да икән! — диде директор, тагын да ныграк елмаеп. — Без, ахрысы, соңгарак калганбыз. Директор артыннан кабинадан чыгып килүче парторг белән совхоз комсоргы күренде. Алар да елмаеп куйдылар, нидер әйткән булдылар, ләкин күңелле ыгызыгы арасында аларның нәрсә әйткәнлекләре ишетелми калды. Машинада тагын бер кеше бар иде. Кемдер аны күреп алды, тамак ярып шундук «ура» кычкырды, һәм күңелле шау-шу искәрмәстән җил-давылга, күк күкрәүгә әйләнде. Барысы да шаулашып, көлешеп әлеге кеше янына агылдылар, аны уратып алдылар да кулларына күтәреп диярлек бригадир вагонына алып киттеләр. Мондый кадер- хөрмәткә лаек булган кеше — совхоз кассиры Айсылу апа иде. Май аеның беренче яртысы өчен ул хәзер эш хакы алып килгән иде. — Беләм мин сезне! — дигән булды Горшков, бармак янап. — Безне марш белән генә каршыладылар... Кассирны әнә күтәреп йөртәсез! — Игорь Андреич, сезгә дә кассир буласы калган,— диде Белүгиң,. аның каршысына чыгып. Директор күңеллеләнеп көлеп куйды. VII Акча бирү тәмамлангач, Барый кешеләргә кухня өстәле тирәсенә җыелырга кушты. Берничә минуттан бригаданың язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган җыелышы башланып китте. Бригадир, андый-мондый рәсмилекне Саклап тормыйча, кулындагы кәгазыә карап, турыдан-туры сүзгә күчте. Кыска гына итеп ул бригаданың кайчан, нинди шартларда сөрә башлавы, чәчә башлавы турында, эш барышындагы җитешсезлек- ләр турын да әйтте; бригаданың ничә гектар җире булуы, шул арның. күпмесе ничә көндә сөрелеп-чәчелеп бетүе турында әйтте. Аннары, бернинди керешсез-нисез, кемнең ничек эшләве мәсьәләсенә күчте. Халык алдында сөйли белмәгән һәммә кеше кебек, ул бик күңелсез итеп, эч пошыргыч итеп сөйләде. Ләкин кемнең ничек эшләвенә килеп җиткәч кызыксыну арта төште. Бригадир монда да бары коры саннар гына әйтте дә, исемфамилияләрне генә әйтте. Фәлән Фәләнов яхшы эшләде, диде, көнлек нормасын фәлән процентка үтәде, ә Фәлән иптәш нормасын фәлән процентка гына үтәде, диде. Әмма Һарун агрегаты турында сөйләргә тотынгач, ул коры саннар .белән генә дә чикләнмәде — каяндыр матур сүзләр дә тапты, чагыштырулар да тапты, тавышын да күтәребрәк җибәргәндәй булды. Аның һәрбер сүзеннән соң, барысы да: «Менә кемнәр икән алар! Менә нинди кешеләр икән!» дигәнсыман, кызыгып, исләре китеп, әле Һарун ягына, әле Вагыйзь, /Мансур ягына карап-карап алдылар. Бригадирдан соң парторг сүз алды, чирәм җирләрне үзләштерүнең әһәмияте турында, «яшь патриотларның» фидакарь хезмәте турында сөйләде, ахырда, гадәттәгечә, мактауга күчте, тәҗрибәсе аз булуына да карамастан, бригадага дөрес җитәкчелек иткән яшь коммунист «иптәш Рамазановны» мактады, тегесенмоиысын мактады һәм, аерым басым ясап, янә дә Һарун агрегатына тукталды, Һарунның үзенә тукталды. Парторгтан соң совхоз комсоргы Саша Кауфман сөйләде, бик кызып. кайнарланып сөйләде. Аннан соң сүзне директор алды. Ул күп сөйләп тормады. Кыска гына, үтемле генә итеп дирекция исеменнән бөтен бригадага рәхмәт белдерде. «Беренче сынауда сынатмадыгыз, -киләчәктә дә сынатмассыз дип ышанам», — диде. Башлыклар сөйләгәндә Һарун, шатлык һәм оялу тойгысыннан нишләргә белмичә, кызарынып, уңайсызланып тик торды. Директор сөйли башлагач, ул, үзе дә сизмәстән: «Минем турыда әйтер микән?» дип уйлады. Аның хәзер һәркем авызыннан бары үзе турында гына ишетәсе килде, бары мактау сүзләре генә ишетәсе килде. Әгәр директор аның турында берни әйтми калса, ниндидер гаделсезлек эшләнер шикелле тоелды. Ә директор нишләптер аны мактарга бик үк ашыкмады. Менә ул әкрен г-енә, салмак кына кыланып, эчке кесәсеннән бөкләнгән бер кәгазь кисәге чыгарды, кәгазьне җәйде дә, гадәттәгегә караганда тавышын күтәрә төшеп, укырга кереште. Бу гади генә сүзләр түгел иде, бу кәгазьгә язылган, боерык рәвешендә белдерелгән мактау һәм рәхмәт сүзләре иде. Директорның укып бетерүе булды, барысы да шаулашып кул чабарга тотындылар. — Чөяргә, чөяргә' —дип кычкырды Ислам, беренче булып. — Тотып селкергә!—диде Карам. Күп сөйләшеп тормыйча, каты, нык куллар Һарунны эләктереп тә алдылар. Эләктереп алдылар да җиңел генә югары күтәрделәр һәм, ул исенә-акылына килеп өлгергәнче, чөеп тә җибәрделәр, «һап-һоп!» дигән, көлешкән тавышлар ишетелде, куллар, башлар чайкалды. Куллар, башлар гына түгел, бөтен тирә-як чайкалатирбәлә шикелле тоелды. VIII Аннары тагын Барый суз алды һәм иртәгә ял көнне «бригада буенча» сабан туе ясалачагын әйтте. Бу хәбәрне яшьләр ду килеп каршы алдылар. Тиз арада башлыкларны уратып алдылар, сораштылар, үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр. Кызлар аш-су мәсьәләсен кузгаттылар, Илгиз былтыр үзенең сабан туен кайда, ничек каршылавы турында борчак чәчәргә тотынды. Шау-шулы төркемнән Һарун ничектер читтәрәк торып калды. Үзе дәрәҗәсендә макталмаган, күккә чөелмәгән кешеләр арасында ул үзен кинәт ялгыз итеп тойгандай булды. Нишләптер аңа хәзер һәркем аннан көнләшәдер шикелле булып, шуңа күрә юри аның белән сөйләшмәскә, хәтта аның ягына әйләнеп тә карамаска тырышадыр шикелле булып тоелды. Бүген ул акчаны шактый күп алды. Шул да аны масайтып үстереп җибәрде. Бригадада ул үзенә үзе иң бай кеше булып күренде. Анда кинәт шуның белән мактанасы килү теләге туды. Кесә тулы акчаң була торып, тып-тын гына, мыштым гына йөрү килешмәгән эш булып тоелды. «Әллә иртәгә бөтен бригаданы үз исәбемә сыйлыйм микән соң?» дип уйлады ул, чамадан тыш юмартланып. Менә ярар иде бу, ичмасам! Белсеннәр, күрсеннәр Һарунның кем икәнлеген! Әйттеме ул аларга күрсәтермен әле дип! И күрсәтте дә! Ул әле тагын күрсәтер аларга... Колак төбендә кемдер аңа шундый нәрсәләр пышылдады. Ашыгып ул Вагыйзь белән Мансур янына килде. Алар белән бергә эшләү дәверендә ул үзенең барлык эч серләрен иптәшләре белән уртаклашырга гадәтләнеп киткән иде. Ләкин ул үзенең бөтен бригаданы сыйлау нияте турында әйткәч, Вагыйзь дә, Мансур да моңа әллә ни куаныч белдермәделәр. — Белугин белән Исламны дамы? —диде Мансур, шаккатып. — Ю-ук, кирәкми, — диде Вагыйзь, илләп кенә, каты бәрелмичә генә. Ник, ник кирәкми? — диде Һарун, кыза башлап. — Минем хәзер •акча җитәрлек! - Эчмәгәнсеңдер бит син? — диде Мансур, дусларча елмаеп. Аннары кисәк кенә аның җиңеннән тотып алды. — Алай бик бай булгач, чыгар әле акчаңны! — Нәрсә? — Взнос. Комсомол взносы. Вагыйзь, син дә!.. Әнә Саша миңа ка- рап-карап ала: кыздырырга җыенадыр. Стена газетасын чыгарып өлгермәдек, взнос җыелмаган... Хәзер эләгә миңа! — Кайгырма, үзем яклармын!—диде Һарун, эре генә, дәрәҗәле генә. / IX Иртыш буена бүген теге вакыттагы кебек берничә кеше генә түгел, бәлки бөтен бригада бара иде. Авыручылар да, шулай ук үзе теләп <моида калучылар да юк иде. Ләкин бригадада кемне дә булса каравылчы итеп калдырырга кирәк иде, штатта исә андый кеше юк иде. Сабан туена әзерләнеп, тыз-быз килеп йөргән арада, Барый шул турыда исенә төшерде. Бу нәрсә аңа шактый катлаулы булып тоелды. Ул егетләр вагонына керде дә мәсьәләне аңлатып бирде. — Кемнең башы авырта, кемнең эче авырта? — диде. _ Калсын шул көе! йомраннардан, төлкеләрдән башка монда кем килеп йөрсен? — диде Белугин, кулын селтәп. — Шобага тотарга кирәк, егетләр, — диде Ислам. _ Юк, Галимуллага әйтергә кирәк, — диде Илгиз. — Аның эше ШУЛ. „ , ' _ ДӨрес, Галимуллага әйт, Галимуллага әйт!— дип кычкырдылар төрле яктан. — Бәлки, ул оүген авырып та киткәндер әле. Бригадир артык сатулашып тормады, тиз генә кузгалды да «авыл» читендә утырган ялгыз чатырга китте. Ишек хезмәтен үтәгән чаршауның бер кырыен күтәреп, ул чатыр эченә күз төшереп алды. Галимулла, җир идәндәге палас өстенә аякларын бөкләп утырган көе. консерва савытына терәп куелган көзгегә ка рана-карана барлы-юклы сакал-мыегын кырып азаплана иде. Иренә аркасы белән утырган Фәрхәнә апа тпрләп-пешеп чәй эчә иде. — Исәнмесез, — диде Барый, яртылаш чатыр эченә сузылып. Бер як чигәсе ялтыратып кырылган, икенче як чигәсендә сабын күбеге булган Галимулла ипләп кенә муенын борды да, иреннәрен чак- чак кыймылдатып: — Бик исән... — диде. — Барый икән, — диде Фәрхәнә апа. — Кер әйдә, нишләп ишек ; төбендә генә торасың? Кортны качырырсың! Ишек төбендә керми торсаң, элек безгә шулай диләрие. — Галимулла абзый кирәк иде, — диде Барый, түргәрәк узып. — Менә бу мин булам инде, Барый туган, — дигән булды Галимулла. — Сабан туена әзерләнеп ятам әле менә. Барый аның кырынып беткәнен тавыш-тынсыз гына көтеп торды. Аннары, серле генә итеп, әйдәле, Галимулла абзый, диде дә,аны тышка алып чыкты һәм, йомышын әйгеп тә тормыйча, үз вагонына ияртеп китте. — Сабан туе дигәч тә, әллә ни булмас инде ул. Галимулла абзый,— диде бригадир, үзалдына сөйләнеп. — Бу көнне анда черки талап үтерер! Елга буенда бигрәк тә. Мин әле үзем дә ике аягымның берсен дә атламас идем. Аның тәртәне кайсы якка каерганлыгын Галимулла әз генә дә сизенмәде. Ул аны чын күңелдән сөйли дип уйлады һәм, аның һәрбер сүзен җөпләп, әйе, әйе диештереп барды. Бүлмәгә килеп кергәч, Барый сәке астыннан бер яртыны тартып чыгарды да шешәне Галимуллага тоттырды. — Ал әле менә шуны, Галимулла абзый, — диде ул. — Каян алдың?—диде Галимулла, исе китеп. — Кичәгенәк итәк астыннан гына алдым, — дигән булды бригадир.— Бүген әле аның булмавы да мөмкин тегеләргә. Аңлыйсыңмы? Беркемгә сиздермә! Галимулланың авызы ерылып китте. Аннары ул аптырагандай итте, тамагын кыргалады, үз-үзенә урын таба алмагандай, бер аягыннан икенче аягына баскалады, ничек була соң әле бу, Барый, диде, рәхмәт инде, диде: кайчакта бит, Барый туган, тамак чылатып алу да зыян итми, диде. — Олы кешегә ансыз буламы соң!—дигән булды Барый. Шулай да, шешә Галимулла кулына күчкәч, ул артык нечкәләп тормады, син бит, Галимулла абзый, бригадада каласы кеше, диде; бодай булгач, күңелсез булмас үзеңә -генә, диде. Галимулла, ниһаять, аңлап алды. Аңлап алды да ыңгырашкандай итеп куйды. Шуннан сои бөтенләй тынсыз-өнсез калды, күзләрен челт-мелт йомгалап торды, ләкин бригадирга каршы сүз әйтергә нишләптер теле бармады. Бераздан аның йөзе янә яктырып китте, һәм ул үзенчә хәйләкәр генә бер елмайды да: — Баш белән уйлап караганда...— диде. — Бер дә уйлап торасы юк, Галимулла абзый, — диде Барый.— Үзең уйлап кара, шулкадәр техниканы ташлап китикмени? Синнән дә ышанычлырак кем бар безнең? — Менә, мин хәзер каравылчы да! — диде Галимулла. — Шулай булып чыга инде, Галимулла абзый,— диде бригадир. Галимулла, чалбар кесәсен кабартып торган шешәне кулы белән капшап карады да ишеккә төртеп җибәрде. — Ярар, хафаланма, Барый туган,--диде ул, тыныч кына.— Кирәк булгач кирәк. Шуның өчен күршегә кереп тормабыз лабаса! X Гигез юлдан машина очты гына. Каршыга ыргылып җил исте, аяк астында җиңелчә калтырап, дерелдәп сиртмәле идән тирбәлде. Юл читендәге яшел уҗым басуы, ниндидер конвейр тасмасы шикелле, коточкыч тизлек белән артка шуышты. Бер ярты сәгатьтәй еракта Көктугай күренде. Бар тавышларына кычкырып җырлап килгән яшьләр тиенер түбәле яна йортлар яныннан, төзүчеләрнең яшел чатырлары яныннан, таудай итеп өеп ташланган җыелма йорт детальләре, агач-таш яныннан выжлап узып киттеләр дә иске Көктугайга килеп керделәр. Автомашина кибет каршысында туктап калды. Барый кабинадан чыкты да, өстә утырганнарга төшмәскә, беркая таралышмаска кушып, кибеткә кереп китте. Үзенең тынычсызланганлыгын, күңеле җилкенгәнлеген сиздермәс өчен ул бик нык ашыккан, кабаланган кеше кебек кыланды. Хәер, кылану гына түгел, чыннан да аны нидер кыстап, котыртып тора шикелле тоелды. Кибеткә килеп керер-кермәс борын ук: — Исәнмесез!—дип кычкырды ул, саңгырау кешесыман. 1 өлбибине бригадага алып барган чакта туктап, сатучы кызга сүз кушып азапланган теге көннән соң ул монда тагын бер-ике мәртәбә кереп чыккан иде. Ләкин бер керүендә дә Мәрьям аңа ачылып китмәде. Хәзер ул элеккегә караганда да тәкәбберрәк күренде. Шулай булуга да карамастан, аның белән барыбер сөйләшергә кирәк иде, ничек тә сөйләшергә кирәк иде, бары тик аулакта гына, икәүдән-икәү генә сөйләшергә кирәк иде. Ләкин менә ничек итеп аның белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсең? Бөтен бригада алдында! «Эш белән лә мин аңа!—диде ул^ аннары, үз-үзен юатып.— Бер дә юктан түгел. Серләшү генә иммени.:. Болай сөйләшергә дә була ич әле!» Күңелендә шундый каршылыклы уйлар булганга, бүген дә ул аның салкын күз карашын очратырмын дип уйлады, ләкин — гаҗәп хәл! — Мәрьям бүген аңа бөтенләй икенче кеше булып күренде. Кибеткә бригадир килеп кергәч тә, ул, алсу иреннәрен суза төшеп, хәтта елмайгандай итеп куйды һәм сәламгә каршы сәлам белән җавап бирде дә, тәрәзәгә үрелеп; тышка карады. — Килеп тә җиттегезме? — диде ул, үзе сүз башлап. Бригадирның күңел кошы кинәт тирбәнеп куйды. Тар, кысан кибет эче кисәк кенә киңәеп китте. Ясалма кабалануга, ясалма күтәренкелеккә икенче бер җиңеллек өстәлде, һәм үзенең ни сөйләгәнлеген үзе дә рәтләп аңламыйча, ул кызның соравына каршы әллә никадәр сүз сөйләп ташлады. _ Сез инде сабан туен башлагансыз да икән,— дигән булды Мәрьям, сәйлән тешләрен елтыратып. — Без инде кичәдән бирле бәйрәм итәбез! — диде Барый, бөтен кибет эченә шаулап. — Сабан туе гынамы соң! Беләсеңме, Мәрьям, әйдә безнең белән! Ташла кибетеңне. Бер көнгә берни булмас. Кем тияр дисең? Төлкеләрдән, йомраннардан башка монда беркем юк, — диде ул, иртән кемдер әйткән сүзләрне хәтерләп. Хәзерге төлкеләр, йомраннар, үзең беләсең, аңлы халык. Мәрьям тагын тәрәзәгә карап алды да көлеп куйган булды. —Валлаһи, хәзер менә Галимовка барам, рөхсәт алам, чынлап! Булдымы? — Бер машина кызлар алып барасыз — миңа инде анда урын да калмагандыр,- дигән булды Мәрьям, назландырып. — Мин сине бер машина кызларга да алыштырмыйм, Мәрьям: - диде бригадир, чамадан тыш кыюланып. Мәрьям тагын көлеп куйды. Монысында инде көчлерәк, озаграк, көлде, үзе һаман ишеккә, тәрәзәгә карап-карап алды. Чибәр кызны күреп кинәт диваналанып киткән бригадир егет гый- г шыкгашрәт сүзләре сөйләп азапланган арада, кибеткә тагын икенче рер дивана килеп керде. — Барый абый, аракы өчен акчаны үзем түлим! — дип кычкырды, ул, адашкан кешесыман. Бригадир тиз генә артына борылып карады. — Нәрсә? — диде ул, Һарунны ашардай булып. — Аракы өчен акчаны үзем түлим, — диде Һарун. — Шулкадәр* акча була торып, иптәшләрне бер сыйламый ярамый. — Бар әле... йөрмә!—диде бригадир, сөекле тракторчысын тупас кына читкә этәреп. Һарун каушап калды. Ул һич тә мондый нәрсә көтмәгән иде. Ләкин Барый абыйсы белән даулашырга, аның алдында үз фикерен яклап маташырга шулай да аның йөрәге җитмәде. — Мин бит... Барый абый... — диде ул, буталып, мыгырданып. Аның артыннан ук кибеткә Белугиннар, Илгиз, Карамнар килеп керде. — Кая, буламы инде анда, иптәш бригадир?—диде Белугин. — Нәрсә әйттем мин сезгә — таралышырга куштыммы?! — дип кычкырды Барый, кәефе кырылып. Мәрьям исә үзенә бирелгән акчаны санады да, үз ягына үтәргә кушып, кечкенә ишекне ачты. $ — Керегез, менә бу ящики ы алыгыз, — диде ул. Ялт итеп Белугин эчкә, Мәрьям янына кереп китте, күрсәтелгән әрҗәне ике куллап тотып алды да, баш өстенә күтәргән көе, шаулап, кычкырынып ишеккә таба атлады. Акча түләнде, товар алынды, ләкин Барыйның әле һаман чыгып китәсе килмәде. Шул ук вакытта яңадан сүз башлап җибәрергә дә бернинди сәбәп юк шикелле тоелды. Шул чакны шау-шу арасында Исламның тыелып кына: «Исәнмесез» дигән тавышы ишетелде. Мәрьям кинәт балкып китте, аннары кинәт кенә сүнде һәм, күзләрен түбән игән көе, кабаланып-калтыранып, бер мәртәбә санаган акчасын яңадан санарга кереште. Андагы бу үзгәрешне Барый бик яхшы күреп торды. Эчке бер сизенү аны тетрәндереп җибәрде. Ирексездән ул артына борылды, күз кырые белән генә Мәрьямгә карап торган Исламны күреп алды, һәм шунда, аңа бөтенесе дә аңлашылган төсле булды. — Әйдәгез, әйдә!—диде ул, кешеләрен кибеттән куалап.
Ахыры бар