Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ГАЕПЛЕМЕ?

(Судья язмалары) I

Бүген халык судьясының кабул итү көне. Коридорда шактый кеше чират көтеп утыра. Алар арасында кирәгеннән артык чуар киенгән яшь ирләр дә (билгеле инде, андыйларның күбесе хатыны белән аерылышырга дәгъва күтәреп йөри), шундый ук яшьтәге хатыннар да (гадәттә алар балаларына алимент дәгъвалиләр яки квартир бүлүне таләп итәләр), карт һәм карчыклар да бар, юк-барга судлашырга йөргән бәйләнчек кешеләр дә юк түгел. Менә шуларның уннарча сорауларына җавап биреп утырган халык судьясы Мөэминовның йөзендә инде бераз арыганлык сизелә. Ул килүчеләрнең кайберләре белән шактый озаклап сөйләшә, кайсыларына эш буенча кирәкле булган документлар китерергә әйтә. Берәүнең дә шулкадәр чират көтеп судья янына бер кергәч, тиз генә чыгып китәсе килми. Кат-кат сораша. Ә судья барысын да бәйнә-бәйнә аңлатырга тиеш. Дөрес инде: халык бирегә тиктомалга гына килми, һәрберсенең бүтәннәрнекенә һич охшамаган үз гозере, үз кайгысы, үз йомышы бар. Аларны дикъкать белән тыңларга, закон нигезендә канәгатьләндерерлек итеп җавап бирергә кирәк, бу — судьяның изге бурычы. Менә судья янына зур инсафлык күрсәтеп, авыз эченнәй*'генә ниндидер догалар укый-укый, юан гына бер карчык килеп керде. Карчыкның йөзе Мөэминовка таныш кебек тоелды. Ләкин бу турыда ныклап уйлап торырга вакыт юк иде. Ул карчыкка ишарәләп урындык күрсәтте. Карчык утыргач та, шактый гына вакыт сүзен башлый алмый торды. — Тыңлыйм сезне, — диде судья, карчыкка ягымлы гына карап. — Рәхмәт, улым. Мин синең янга бик зур йомыш белән килгән нем, — дип сүз башлады карчык, урындыгын өстәл янына тагын да якынайта төшеп. — Сөйләгез, сөйләгез. Тыңлыйм, — судья өстәл өстендәге эш папкаларын .бер кырыйгарак этәрде. — Улым, менә шул. Теге каһәр суккан белән бергә торырга һич тәкатем калмады. Көне-төне эчә. Өйгә акча алып кайтмый. Ачлы-туклы торам. Өйдә гел тавыш. Көне-төне сугыша. Кая барырга белмичә, менә синең янга килдем. Инде ул картдйган көнемдә мине адәм хуры итте бит. Хәзер менә алтмыш яшемә җиткәндә, кеше почмагында аунап ятам, — дип сөйләп китте карчык, еламсыраган тавыш белән. Аннары борынын тарткалап алды да, шәленең очы белән күзләрен һәм борынын сөртеп куйды. Аның күзләре ачулы, нурсыз иде. Б Мәгъфур Ханнанов — Сез ирегезгә карата судта нинди чара күрүне телисез соң, әби? — дип сорады судья. — Зинһар, улым, коткарыгыз шул каһәр суккан мәлгуньнән. Чыгарыгыз фатирдан шул адәм имгәген. Болан үгет-нәсихәт белән дә, башка юл белән дә көйгә килерлек түгел. Бер ел эчендә генә шул хулиганлыклары өчен ничә рәт инде унбиш суткыга утырып чыкты. Утырып чыккач, әйбәтләнеп китмәсме, дидем. Ran ул! Хужеланды гына. Ул иблис аркасында менә картайган көнемдә судлашып йөрергә туры килә... Шунда гына Мөэминовның исенә ике ай чамасы элек Шәмсетдин исемле ябык кына бер карт кешене вак хулиганлык өчен унбиш тәүлеккә хөкем итүе, бу карчыкның аның хатыны икәнлеге исенә төште. Ул шунысына игътибар иткән иде: Шәмсетдин карт гәүдәгә ул кадәр зур булмаса да, куллары таза һәм нык иде. Шул вакытта Мөэминов, аның сөялле кулларына карап, эшкә өйрәнгән шундый таза куллар да сугыша белер икән дип, гаҗәпләнеп утырган иде. Милиция работниклары төзегән беркетмәдә: «4 февральдә 20 сәгать 10 минутта Шәмсетдин Миңлегалиев, исерек килеш, квартирында хатынын әшәке сүзләр белән мәсхәрәли һәм аны балалары белән куып чыгара, аның хулиганлыгы аркасында күршеләрнең дә тынычлыгы бозыла»,— дип язылган иде. Судья беркетмәне укыганда; Миңлегалиевнең борчылуы йөзенә чыкты. — Иптәш судья, миңа алтмыш яшь тулып килә. Аракыны авызыма да алмаганга дүртенче ел китте. Шулай булгач, мин ничек исерек булыйм ди инде? — Исерек булмагач, хатыныгыз нигә өстегездән жалоба белән йөри соң? Миңлегалиев дәшмәде. — Хатыныгыз белән күптән торасызмы? — Утыз ике ел. — Утыз ике ел бергә торган хатынны җәберлисезме? — Ни эшләтсәгез дә сезнең кулда, тик монда минем бер гаебем дә юк. Менә шул... Миңлегалиевнең сүзләре судьяны уйга калдырды. Дөресрәге, ул нәрсәдәндер шикләнде. Секретарена икенче көнгә шаһитларны да чакырырга кушып, картны өенә кайтарып җибәрде. Икенче-көнне шаһит булып Миңлегалиевнең хатыны Фәхерелбаян белән тагын ике карчык килде. Судья дөресен сөйләргә кирәклеген аңлатып, кул куйдырды. Аннары Фәхерелбаяннан сорау ала башлады. Фәхерелбаян әби иренең хулиганлану гадәтләрен чәчми-түкми сөйләп бирде. Шаһит карчыклар да әби сүзләрен дөресләделәр... Гадәттә күпчелек юристлар шаһит кеше, җинаять кодексы нигезендә кисәтелгәннән соң, һичшиксез дөрес сөйли дип уйлыйлар, чөнки аның ялган сөйләвен каршы як исбат итәргә тиеш. Әгәр каршы як исбат итә алмый икән, шаһит сөйләгән сүз хак сүз итеп алына һәм шуның нигезендә карар чыгарыла. Менә бу очракта да Миңлегалиев хатыны беркетмәдә язылганнарны кабатлап чыкты, аның артыннан карчыклар да шул сүзне сөйләделәр. Хатыны сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый, Миңлегалиев гаҗәпләнеп башын селкеп торды да әшәке сүз әйтүен үзе дә сизми калды һәм, кулын селкеп, тиз генә икенче якка карады... Миңлегалиевнең әшәке сүз әйтүен дә искә алып, судья аиы 15 тәүлеккә сак астына алды. Өч шаһитның сөйләгәннәренә һәм аның судта үз-үзен тотуына караганда, андый гына җәза Миңлегалиев өчен бер дә күп түгел кебек иде... Фәхерелбаян әбинең әлеге сүзләреннән соң, судья әнә шуларны исенә төшерде һәм: — Унбиш тәүлек утырып чыккач та акыл кермәдемени, — диде ул, гаҗәпләнеп. — Кая инде ул, балакаем, хужеланды гына. Менә, билләһи дип әйтәм иңде, әстәгыфирулла, аның белән бер генә минут та торырлык түгел. — Ярый, әби, алайса гаризагызны калдырыгыз, карарбыз!—диде судья. Карчык дүрткә бөкләнгән дәфтәр битен судьяга сузды. Аннары мыштым гына догалар укый-укый чыгып китте. Вакыт соң иде. Фәхерелбаян әби чыгып киткәч, судья беравык үз янына берәүне дә кертми торды. Ул алтмыш яшькә якынлашып килгән карчыкның күңелсез язмышын, ямьсез тормышын күз алдына китереп, аны кызганып та куйды... Берничә көн үткәч, чакыруны да көтмәстән, Миңлегалиев үзе судья янына килде. — Иптәш судья, безнең эшне бу айның 21 нә билгеләгәнсез икән. Мин сездән менә шушы шаһитларны чакыруыгызны сорар идем,—дип, Миңлегалиев судьяга гариза суЗды. Судья аның гаризасына күз йөртеп чыкты да, акланырга маташа инде бу, дип уйлады. — Инде, Миңлегалиев, картаеп барасыз, эчү гадәтләрегезне ташласагыз да бик -вакыт җиткәндер, — диде ул һәм аның гаризасында күрсәтелгән шаһитларны чакырырга дип резолюция салды. — Мине унбиш тәүлеккә нахакка утырттыгыз сез, иптәш судья, — диде Миңлегалиев, үпкәле тавыш белән. — Менә хәзер утыз ел буена яшәгән квартирамнан да куу мәсьәләсе судка куелгач, эш уеннан узганын сиздем. Минем сүзләремә ышанмасагыз, менә шушы шаһитлар сезгә барын да сөйләр. Аның кара күзләре бүген судьяга уйчан һәм акыллы булып күренде. Бу карт белән аның карчыгы арасында ниндидер сер бар икәнлеге күренеп тора. Утыз ике ел бергә кулга-кул тотышып, дүрт бала үстергән Миңлегалиевлар семьясына нинди кара мәче килеп кергән, бер-бер- се белән килешмәслек дәрәҗәдә аларны нәрсә дошманлаштырган? Әллә аракымы? Бик мөмкш/. Үгезнең мөгезе, атның тоягы куркыныч, ә исерекнең бөтен ягы да коточкыч. Котылыйм бу исерек баштан, картайган көнемдә, берничә ел булса да, тынычланып торыйм, дигәндер Миң- легалиевнең карчыгы. Алай дисәң, шунысы гаҗәп: ул үзе эчмим дип ант итә бит. Әгәр эчмәсә, бөтен гомерен бергә үткәргән карчыгы аны куар идеме? Әлбәттә, юк... II Числоның егермесе килеп җитте. Судья Мөэминов, өенә кайтыр алдыннан, иртәгә каралачак эшләргә тагын бер кат күз йөртеп чыкты. «Миңлегалиевләр эшен клубта карау яхшырак булыр, — дип уйлады ул,— чөнки, беренчедән, мондый гыйбрәтле эш эчеп- .исереп, семьялары белән начар торган ирләргә бик әйбәт сабак булса, икенчедән, суд шушы конкрет эш, җанлы мисал белән совет законнарын халыкка ачыграк аңлатачак. Мондый чара сәгать буена сөйләгән лекциягә караганда да тыңлаучыга зуррак тәэсир итәчәк...» Мөэминов Миңлегалиевләр эшен өйрәнергә халык утырышчыларына биргәндә:. — Эш болай әллә ни катлаулы түгелсыман, — диде. — Аңа карата законнар белән танышыгыз. Гражданлык законнары нигезенең 61 статьясын карагыз. Бәлки, мин уйлап бетермәгән нәрсәләр килеп чыгар, яңа фикерләр әйтерсез... Эш катлаулы булып күренмәсә дә, Мөэминовның, ни өчендер, күңеле тыныч түгел иде. «Судка кадәрге әзерлек эшләрендә «берәр нәрсәне онытмадыммы?» дигән сорау аның күңелен гел борчып торды. Ул, гадәттә, судка кадәр үк, дәгъваләшүчеләрнең фикерләрен, шаһитларның ни әйтәчәкләрен алдан ук белеп тора иде. Ә суд утырышында, әгәр оерәр шаһит ялган сөйли башласа, алда сөйләгән кеше’ соравы белән чагыштырып аңа сораулар яудыра, һәм ялган -сөйләүче шунда ук тотыла торган иде. Бу юлы ничек булыр? Алдан әйтү читен. Фәхерелбаян әби күрсәткән шаһитлар —бары да аның якын кардәшләре һәм тагын ниндидер карчыклар. Ә якын кешеләр, шаһит буларак, күп вакыт бик гадел булып бетә алмыйлар бит алар, иң кирәкле сүзләрне әйтми калдыралар, кайберләре күзләрен дә йоммый алдаша. Шуңа күрә дә судьяларга ак белән караны аеру өчен бик катлаулы эш башкарырга туры килә. Миңлегалиев ягыннан шаһит булып күршеләре, эшләгән урыныннан хәтта вәкил дә килгән иде. Эшләгән җиреннән бирелгән характеристиканы укып карасаң, исең китәр: «Миңлегалиев — .исерек, хулиган түгел, ә коммунистик хезмәт ударнигы», диелгән анда. Хәер, кайвакытта характеристика язганда әзер бланкка фамилияне генә куеп бирәләр. Бәлки, Миңлегалиевкә бирелгән характеристика да шулайрактыр. Бәлки... Миңлегалиев чыннан да эшендә үзен яхшы тота торгандыр, ә семьясында сугыш чукмарыдыр. Андыйлар да тормышта була. Бик була. Судьяны тагын бер нәрсә борчый иде: әйтик, системалы рәвештә эчүе, хатынын кыйнаганы ачыкланса, Гражданнар законнарының 61 статьясы нигезендә, аны квартирыннан куып чыгарырга да мөмкин. Ә озакламый пенсиягә чыгарга җыенган карт кеше' шуннан соң кая барыр. Димәк, монда бердән-бер юл — алармы килештерү... Килешсәләр, бар да үз урынына кайтып калачак. Тик килешерләрме? Судьяның уйларын эштәге кәгазьләрне укып чыккан халык утырышчысы Бариев бүлдерде: — Күрәсең, исереклеккә каршы көрәш лекция, аңлату юлы белән генә без теләгән нәтиҗәләрне бирми икән әле. Ал арга каршы ныграк чаралар кулланырга, бөтен җирдә күзләрен ачырмаслык атмосфера тудырырга кирәк. Уйлап карасаң, исереклек коточкыч зур оятсызлык бит, ә!..—диде. — Ә Миңлегалиев бит — мин аның белән сөйләшеп карадым — үзе, эчмим, ди. Ләкин нәрсәнедер яшерә, сөйләп бетермим.. — Эчмәгәнгә күрә шулай ике мәртәбә, вак хулиганлыкта гаепләнеп, унбишәр тәүлек утырып чыкканмы?.. — Шулай да алдан нәтиҗә ясап куймыйк әле. Тыңлыйк, тикшерик, — диде судья, суд залына чыгар алдыннан. Зал халык белән шыгырым тулган иде. Иң алдагы урындыкларга Миңлегалиевләр утырганнар. Миңлегалиев нечкәрәк кенә муенын әле бер якка, әле икенче якка боргалап ала. Кемнедер эзли ахыры. Мөгаен, шаһитларныдыр. Ә Фәхерелбаян әби, күз кабакларын аска төшергән килеш, тын гына утыра бирә. Ул иреннәрен селкетеп тавышын чыгармый гына «Аятель көрси» укый. Янәсе, дога укудан теләге кабул була. Судья, залдагы халык бераз тынычлангач: «Суд утырышы ачык», — дип белдерде. Аннары исемлек буенча шаһитларны залдан чыгарды, суд составын әйтте, эзләүче һәм җавапчының хокукларын һәм бурычларын аңлатты. Әнә шундый формаль процедуралар үткәргәннән соң, суд тикшерүе башланды. Беренче сүз эзләүче Фәхерелбаян Миңлегалиевага бирелде. Ул бик юаш кына, зур инсафлык, түбәнчелек күрсәтеп, суд составыма күтәрелеп карамый гына сөйли башлады: — Туганнар, мин сездән менә шушы каферне квартирамнан куып чыгаруыгызны үтенәм,—диде, иренә таба башы белән ишарә ясап. Аннан Миңлегалиевнең 'һәр көн диярлек эчеп кайтуын, бик күп төрле хулиганлыклар ясавын, аны 1кыйнап үтерә язганын сөйләп .китте. — Сөйләсәң аның явызлыкларын, кыйнауларын, эчүләрен, өч көн сөйләргә кирәк. Фараздан берсе шушы арада гына булды. Ул узган айның 16 числосында эчеп кайтты, мине квартирдан куып чыгарды. Ул көнне мин күршеләрдә йокларга мәҗбүр булдым. Аннан да алдан, бер ай чамасы элек, (балалар алдында әшәке сүзләр белән сүгенде. Мине үтер- мәкче булып пычак алды. Тәнемңең кара янмаган урыны юк. Аның төн- көн кыйнавына башым авыруга'сабышты... — Кыйналган булгач, бәлки сезнең врачтан справкагыз бардыр? — дип сорады судья. — Алла сакласын, мин ни эшләп картайган көнемдә тәнемне врачка күрсәтим ди. Инде, туганнар, мин сездән аны бары квартирдан гына чыгаруны сорыйм. Картайган көнендә аны өтермәнгә дә яптырасым килми. Минем аның белән бер квартирда торасым юк. Белмисез сез .аны. Аның белән бер генә сәгать үткәрүе дә үлем белән бер, — дип зарланды карчык. Фәхерелбаян әбидән соң, судья Шәмсетдин агай Миңлегалиевтән •сорау алырга кереште. — Хатыныгыз сөйләгән сүзләр: семьягызда тавыш чыгаруыгыз, аны куып чыгаруыгыз дөресме? — Әйе, дөрес. Чыннан да мин аны орыштым, хәтта бер көнне бәреп тә җибәрдем. Тик моның бик зур сәбәпләре бар. Әнә шул сәбәпләрне суд каршында сөйләп (бирәсем килә. Әгәр гаебем бар икән, җәзасын бирерсез... — Сөйләгез! —диде судья... Ill Шәмсетдин агай белән Фәхерелбаян әби тату гына гомер иткәннәр. Берсе сүзеннән .икенчесе чыкмаган. Андый-мондый табак-кашык шалтыраган вакытларда берсе ачуланганда, икенчесе дәшмәгән. Хәер, хезмәт белән мавыгып яшәгән бу кешеләр арасында ачуланышырлык зур сәбәпләр булмаган да дип әйтерлек. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, бер дә уйламаганда, алар ике юл чатына килеп тукталганнар. Шәмсетдин агай белән Фәхерелбаян әби элек бер вакытта да икесе ике юлдан китәрбез, дип уйлап карамаганнар, әлбәттә. Киресенчә, алар юлыбыз бер булды, үлгәч тә каберләребез бергә булсын иде, дип теләкләр теләгәннәр. Хәтта .шундый бер хәл булган: Фәхерелбаян әби моннан бер-ике ел элек, бик каты гына авырып яткан вакытта, олы улы Гильмегаянны чакырып алып: — Улым, хәлем бик начар. Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки, үлеп тә китәрмен. Үлсәм-нитсәм, сиңа васиятем шул: әтиеңне дә минем каберем белән бергә рәттән куярсың, — дигән. Фәхерелбаян әбине үлем бу юлы читләтеп үтә. Ул ике атнадан терелеп, аягына баса, алай гына да түгел, тазарып, юанаеп китә. Егерме елдан артык эшләгән фабрикасы аны зурлап пенсиягә озата. Ыгы- зыгыга, көнгә мең төрле вак -һәм зур эшләр башкарып өйрәнгән Фәхе« релбаян әбигә кинәт кенә үзгәреп киткән тормыш әллә ничек сәер тоела. Аңа нәрсәдер җитми. Кайсы көннәрне кире фабрикасына кайтасы, элекке кебек кемнәр беләндер бәхәсләшәсе, эш өчен янасы-көясе килә аның... Тормышка яраклашу дигән нәрсә бар бит дөньяда, Фәхерелбаян әби дэ акрынлап үз хәленә өйрәнә башлый. Ул күрше карчыклар белән таныша, ә күршеләр аны үзләре белгән башка карчыклар белән таныштыралар. Ул көннәрне әнә шул карчыклар белән үткәрә торган булып китә. Алар белән сөйләшеп утырып, -вакытның үткәнен сизми дә кала. Ул өенә дә соң гына кайтып керә башлый. Хәер, өйдә аның ул кадәр эше юк та: бала-чагалар үсеп буйга җиткән, аш-суны үзләре әзерлиләр, бүлмәләрне үзләре җыештыралар. Иртән торып ирен аннан моннан гына эшкә озата да ул «ахирәт»- ләре янына китә. Алар анда көнозын нәрсәләр генә сөйләмиләр. Фәхе- релбаян әби өчен хәзер шау килгән җыелышлар да, план тутыру өчен көрәшкән коллектив та юк инде. Каты чәй, карчыклар белән гәпләшү аның өчен «рәхәт»нең иң югары баскычына әверелә. Шәмсетдин агай карчыгының үзгәреп китүенә баштарак игътибар- итми. «Әйдә, — дип уйлый ул, — балалар күп булды, тырышты, дөнья булсын, диде, шуңа юньләп кешеләр белән дә шөрешә ал.мады. Картайган көнендә үзе теләгән дус-ишләре белән сөйләшсен, йөрисе килгән җиренә рәхәтләнеп йөрсен»... Бу хәл җомга көнне була. Шәмсетдин агай, икенче сменада эшләп кайта да, ял итәргә ята. Шулай йокылы-уяулы килеш ятканда, өйдәге ниндидер пышылдап кына сөйләшкән авазлар, чыңлап киткән чынаяк тавышлары аны сагаерга мәҗбүр итә. Күзләрен ачып җибәрсә, бүлмәдә үз карчыгы белән бергә алтмыш, алтмыш биш яшьләр тирәсендәге берничә карчыкны күрә ул. — Фәхерелбаян ахирәт, — дип вәгазь укырга керешә берсе, — без бу дөньяга мәңгелеккә килмәгәнбез, кунакка гына килгәнбез. Бүгенге көн. турында уйлаулар бик зур гөнаһтыр. Гомерләребез үтеп бара. Хәзер- безгә күбрәк ахирәт турында уйларга кирәк. Мәңгелеккә менә анда барасыбыз бар. Хәзерге заманныкылар үлемне, заман ахыры турында уйлап та карамыйлар. Адәм балалары гөнаһ артыннан гөнаһ кылып кына йөриләр. Алла сакласын, ахры заманнар якынлаша ахыры. Балаларыбызны дингә өйрәтмибез. Бик зур гөнаһ бит бу. Аның өчен безгә- аллаһы тәгалә каршысына баргач, бик нык җавап бирергә туры киләчәк әле. Алла сакласын, алла сакласын... — Аллага шөкер, — дип ялгап китә икенчесе, — уразасын да тоттым, фытырын да түләдем. Җомга саен сәдакасын да бирәм... Әлеге абыстай монысына бик мәкерле генә карап ала да: — Теләсә кемгә сәдака бирү дөрес түгел диелгән, — дип каршы төшә. — Бәлки ул догасын укый белмидер. Дога кылганда, таһарәте булу шарт... Аннан һәркемнең теләге кабул да булмый. — Ә син Фәхерелбаян? — Мин, абыстай, ни... һаман биргәнем юк әле. Дөнья артыннан чабам, — дип җавап бирә хуҗа карчык. — Үлемең турында бер дә уйламыйсың икән, алла сакласын, алла сакласын... Фәрештәнең амин дигән вакытына ' туры килмәсен, алла сакласын. Болай саранлансаң, мәңгелек тәмугъта янарсың!.. Кая әле бер дога кылыйм үзеңә. Савабы була торсын. Фәхерелбаян әби агарынып китә... — Лә илаһа иллалла... — Әлеге карчык, озак кына иреннәрен селкетеп алганнан соң, кулы белән ике мәртәбә битен сыйпый да тагын сөйләп китә. Бу карчыкның коткысы Шәмсетдин агайны чыгырыннан чыгара башлый. Ул арада Фәхерелбаян әби комод тартмасын ачып җибәрә дә оч сумлык акча тартып алып, әлег^е абыстайга суза. Абыстай озак кына- тагын дога укый. — Ходаем, бәндәңнең биргән сәдакаларын кабул ит,—дип мыгырдана. Аннары ул Фәхерелбаян әби янына килеп утыра һәм, бик якын- кешесесыман, аңардан: «Әрвахлар төшеңә кереп аптыратмыйлардыр бит», — дип сораша башлый. — Әйе шул, бу арада ни өчендер әтиемне төшемдә бик еш күрә башладым, — ди Шәмсетдин агай карчыгы. — Шулайдыр шул, шулайдыр дип уйлаган идем аны, — дип әлеге абыстай тагын сөйләп «китә. — Коръән чыгарганың юктыр. Әрвахларга коръән чыгармаганга ничә ел булды инде? — Егерме биш еллар чамасы булыр, — ди Фәхерелбаян әби, бик гаепле кеше кебек итеп. — Ансын да картыма сиздерми генә чыгарган идем... — Әстәгъфирулла! Алай ук түгелдер лә. . Чынлапмы? Әгәр чын булса, мәрхүмнәр рәнҗи-рәнҗи арып беткәннәрдер инде. Болай булгач, алла боерса, иртәгә үк үзем коръән чыга башлыйм. Мин алай башкалар, кебек күп тә алмам, аллаһы боерса... Шәмсетдин агайның башка түзәрлеге калмый. Ул эчке киеменнән сикереп тора да ашык-пошык чалбарын эзли башлый. — Кара әле, сиңа әйтәм, чалбарны кая куйдың? Китер, әле тизрәк,— дип кычкырып җибәрә. — Сиңа ни булды, картым, кеше барында шул кадәр кычкырмасаң, гомер булмаганны, — дип Фәхерелбаян әби аңа чалбарын китереп тоттыра.— Акрынрак әйтсәң дә чукрак түгел ләбаса мин... Чалбарны киеп, әлеге кызулыгы белән, өске бер төймәсен генә эләктергән килеш, Шәмсетдин агай тагын да ачуланыбрак: — Алар нинди кеше булсыннар? Беләсең килсә, җен карчыклары алар, аферистлар. Сине көпә-көндез талыйлар ич. Эх син, алар талаганда авызыңны ачып утырасың. Эт белән куасы урында, аларны сыйлап, акча да бирәсең, — дип орышырга керешә ул карчыгын. Әлеге карчыклар «әстәгъфируллаларын» әйтә-әйтә чыгып таялар. Ләкин, алар чыгып киткәч тә, квартир эчендәге «буран» тынмый. Карчыклар артыннан ишек ябылырга да өлгерми, Фәхерелбаян әби коточкыч ярсып иренә ташлана: — Син... син гомер иткән хатыныңны бөтен халык алдында хур иттең, — дип еларга тотына. Шәмсетдин агай, аның янына килеп, тынычландыру ягын карый башлый. Кая ул, карчыгы тагын да катырак ярсырга һәм чәпченергә тотына... — Я ходаем! Изге юлда йөргән кешеләрне ничек хурлый. Ләхәүлә вә... син тәмам динсез иблис белән заяга үткәргәнмен икән гомеремне... — Җитте! — Кая ул җитү, җитми торсын әле... — Җиттеме сиңа, юкмы, — ди Шәмсетдин агай кызганнан-кыза барып. — Син нәрсә миңа кычкыра башладың әле. Хәерче вакытларыңны исеңә ал. Сине кем кеше итте, тирес бит. Мин булмасам, күптән башың черегән булыр иде. Кеше дигәнең бик тиз изгелекне оныта шул, — дип такылдавын гына белә Фәхерелбаян әби. Утыз елдан артык вакыт электәге фәкыйрьлекне исенә төшергәч, Шәмсетдин агайның йодрыклары йомарланып кысыла. Ләкин тешләрен кысып булса да ул үзен кулга ала һәм ярсып: — Җиттеме сиңа, юкмы? — дип кабатлый. ? — Юк, җитмәде әле, — дип каршына килеп gaca карчыгы һәм балаларны үчекләгән кебек ирен үчекли башлый. — Мә, алайса, җитмәсә,— Шәмсетдин агай, хатынының яңагына сугып җибәрим дип, кулын күтәрә. Карчыкка «тамызырга» уйлап шактый көчле кизәнә ул, тик кулы карчыкның битенә якынлашкач, әз генә тукталып кала. «Чебен тисә^ чер итәр, тукмак тисә тик торыр» дигәндәй, карчыкка бу җитә кала. Фәхерелбаян әби бөтен йортны яңгыратып: — Каравыл, үтерәләр, каравыл... ярдәмгә!., дип кычкырырга тотына. Шәмсетдин агай ни эшләргә белми аптырап торганда, бүлмәгә милиционер белән берничә кеше килеп тә керәләр. Алар арасында әле чыгып киткән карчыклар да була. Карчыклар ишек артында тынлап торганнар һәм тавыш чыгу белән урам чатындагы милиционерга барып: «Анда кеше үтерәләр», дип әйткәннәр икән. Яшь кенә милиционер, Фәхерелбаяи әбинең елап кызарып беткән кечкенә борынын күрүгә, Шәмсетдин агайга авызын да ачарга бирми. Ул ни булганын Фәхерелбаян әбидән һәм әлеге ике карчыктан сораша да: — Фактлар җитәрлек, шаһитлары да бар, — дип, вак хулиганлык турында беркетмә яза һәм әлеге кешеләрнең һәммәсеннән дә кул куйдыра... г Икенче көнне Миңлегалиев судья каршында басып тора иде инде. «Иртә уңмаган кич уңмый, бер уңмаган һич уңмый» дигәндәй, аныц эшләре судья янында да бер дә уңмады. Бу эшне караучы судья Мөэминов ул көнне бик ашыга иде булса кирәк, ул аның фамилиясен, исемен, кайда эшләгәнен аннанмоннаң гына сорашты да: — Сүгендеңме? — дип сорады. — Сүгендем,—диде Шәмсетдин агай. — Хатыныңа да суктыңмы?.. — Әйе, суктым, — Шәмсетдин агай ни өчен сукканлыгын сөйләргә җыенды. Ләкин судья аннан сәбәпләрне сорап тормады, Миңлегалиевне алып килгән милиционерга коры гына: — Алып китегез! — диде. — Миңлегалиевкә унбиш тәүлек. Карарга шикаять кабул ителми! — Судья: «Ни өчен сүгендең», дип тә, «Ни өчен суктың», дип тә төпченеп тормады. Күрә.сең, аның алай төпченеп торырга вакыты да юк, ахрысы. Милиционерлары да, ичмасам, нәкъ судның башка эшләр карарга җыйналган вакытында алып 'килделәр, бәхетсезлеккә каршы,— дип уйлады Шәмсетдин агай, судьяның эшне ашыгып хәл итүенә хәтере калып. — Ә син аның аркасында 15 тәүлек гомереңне әрәм ит инде менә!.. Әйе, уйлап карасаң, кайвакытта совет суды исеме белән чыгарылган ялгыш карарның ни хәтле зарарлы нәтиҗә бирүен бер төрле үлчәү белән дә исәпләү мөмкин түгел. Ул кешене җәберли, кимсетә, кайвакытта, судның, хәтта совет властеның абруен төшерә. Халык арасында судка каршы мәгънәсез әйтемнәр, ышанмаучылык күрсәтүләр азмыни?! Законнарны ялгыш аңлаулар да аз түгел. Әйтик, магазинга яки трамвайга кесә караклары килеп 'керәләр дә, кешеләрнең кесәләренә керә башлыйлар. Әгәр шунда алариы тотып алсалар һәм катырак та тотсалар, караклар тиз генә койрыкларын кысарлар иде. Яки исерек хулиган бер таза кешегә бәйләнә, хәтта сугып та җибәрә. Ә тирә-яктагы кеше дә, түзүче дә әлеге хулиганга тиешле отпор бирмиләр, авызларын ачып карап торалар. Болай караганда, аны бик акылга утыртырга кирәк-кирәген, тик алар аңа кагылмыйлар. Тешләрен кысып булса да түзәләр. Бик акылга утыртырлар иде дә, хөкем алдында җавап бирүдән куркалар. Ә бу юкка түгел бит. Кайчандыр судның шундый эшләрне карап: «Ни өчен самасуд ясадың», дип кешеләрне хөкем итүе фактлары булды. Судның андый ялгышын партиябез төзәтте, әмма законны ялгыш аңлау фактлары кайбер кешеләр аңыннан хәзер дә чыгып бетмәгән әле... Унбиш көн утырып чыккач, Шәмсетдин агайда да судка карата ышанмаучылык, ә судьяга каршы рәнҗү кичерешләре туды. «Кәгазьгә язылгач, бер нәрсә дә эшләп булмый, кәгазьгә эләгергә ярамый икән, ә судья өчен хатыннар ни әйтсәләр шул дөрес икән», дип уйлады. Ул шуннан соң хатыны белән юньләп сөйләшми дә башлады. Соңгы вакытларда өйдә азрак булырга тырышты. 4 — Бәладән баш-аяк, үзе теләсә нишләсен, — диде ул, кулын селтәп. Шулай итеп аларның арасы торган саен ерагая һәм салкыная барды. Ул күңел тынычлыгын теләде, ләкин моны өйдә таба алмады. Шуңа ул иртүк эшкә китә, соң кайта башлады. Өч ай чамасы вакыт үтеп китте. Бер көнне Шәмсетдин агай эштән шактый арып кайтты. Ул, ашаганнан соң, бераз ятып, ял итәргә әзерләнә башлады. Фәхерелбаяи әби өйдә юк иде. «Авызы пешкән өреп капкан», дигәндәй Шәмсетдин агай да, тавыш чыгарудан сакланып, карчыгына: «Кайда, ни эшләп йөрисең?» — дигән сораулар бирми иде. Карчык өйдә булса да, өйдә юкта да ул урынын үзе җәя дә ятып йоклый. Бүген дә мендәрләрне бер читкә алып урын жәя башлады. Икегә бөкләнгән юрганны ябынырга жайлап куйганда астагы жәймә бераз гына ачылган иде, Шәмсетдин агайның тәне эсселе-суыклы булып китте. Ул үз күзләренә үзе ышанмый торды: жәймә астында күн тышлы ике бөти ята иде. Ул аларны шакшы бер әйбер тоткан кебек бармак очлары белән генә алды да: — Шул гына житмәгән инде, — дип, сүгенә-сүгенә, юынтык сулар сала торган чиләккә илтеп ташлады һәм урынына барып ятты. Ләкин аңа бүген тынычлап йокларга туры килмәде. Ул, яткан жирениәи генә утны сүидермәкче булып, выключательгә үрелде, шул вакыт күзләре, ишек төбендә эленеп торган эш киеменә текәлде. Пальто чабуының бер урыны ни өчендер яңа гына типчелгән һәм нәкъ шул типчелгән урып бераз гына кабарып та торгансыман тоелды. Шәмсетдин агай, урыныннан торып, пальтоны кулына алды. Аны ут яктысына якынрак китереп, өстәлгә жәеп салды да чабуны куллары белән капшый башлады. Кулы каты әйбергә тиде. Пычак алып, чабуның шул урынын сүтеп жибәрде. Аннан тагын бер бөти килеп чыкты. Анысын да ачу белән чиләккә томырды. Ни өчендер аңа хәзер бөтен тишек-тошык бөти белән тулгансыман тоелды, һәм аны-моны уйлап тормастан, үзенең бөтен киемнәрен капшарга кереште. Эшкә киеп йөри торган курткасының чабуыннан тагын бер бөти тапкач, ул тәмам ярсыды, аның иреннәре тарткалашты, куллары калтыранып китте. Шәмсетдин агайның, ярсыган йөрәгенә чыдый алмый, тыны кысыла башлады, ишекле-түрле йөрергә кереште. Аның йодрыгы бер кысыла, бер языла иде. Ярый әле Фәхерелбаяи әби өйдә түгел иде. Әгәр ул бу вакытта өйдә булып, аның әнә шул йомарланган йодрыкларына эләксә, бу вакыйга бик зур күңелсезлекләр белән бетүгә шик юк иде... Ниһаять, карчыгы кайтты. Бисмиллаларын әйтеп, ишекне бикләгәнче, Шәмсетдин агай тын гына утырды. Аннан: — Утыр әле, карчык, яхшылап кына сөйләшик, кычкырышмый гына аңлашыйк, — дип башлады ул сүзен. — Синең шул динең аркасында беркөн дә уеннан уймак чыгардың. Гомергә суд, милиция ишеген атлаган юк иде, картайган көнемдә унбиш тәүлеккә утырып чыктым. Брлай этле-мырлы яшәп булмый лабаса. Динеңне үзең бик тотасың килә икән, тота бир, тилеләргә закон язылмаган. Тик син ул нәмәстәң белән мине дә, балаларны да кеше алдында мәсхәрә итмә. Мин андый хурлыкка чыдый алмыйм. Әнә ул бөтиләрне әллә кайларга нигә тегеп куйдың? Аларның кемгә кирәге бар? — Аллага. — Аллаңа кирәк булса, аллаңа так, тик аларның миңа кирәге юк. Инде газет укымасаң, радио тыңлар идең. Кеше галәмгә очканда, син кеше киеменә бөти тагасың, хурлык бит билләһи. — Бар да ялган, радиуң^да ялган. Кусмуска оча дигәне дә ялган. Алладан узып күккә очып буламы соң, алла сакласын... Син үзең ялганга ышанып йөрисең... Әнә кара, мин бөтиләреңне чиләккә бәрдем... Менә акчаны нәрсәгә тотасың икән син!.. — Лә илаһа иллалла! Иблис икәнсең. Изге догаларымны чиләккә ташласаң, кулың черер, — дип карчык тиз генә почмакка китте. — Син әллә бу дөньяга гомергә килдем дип белдеңме? Шул акча дип, үләр көнен дә уйламый бит, ходаем. Бакчы, иң әйбәт догалардан тегелгән бөтиләрне кая салгансың бит! Әй ходаем! Нинди җаваплар гына биреп бетерербез мәхшәр көннәре килеп җиткәч?.. Карчык чиләктән бөтиләрне алып, кран янына барды һәм, ниндидер догалар укый-укый, аларны юа башлады. Бу хәл Шәмсетдин агайны тагын чыгырыннан чыгарды. Ул аның янына йөгереп килде дә карчык кулыннан юеш бөтиләрне ачу белән тартып алды һәм аларны яңадан чиләккә орды. Карчык шашып калды. Ул бер мизгел телсез торды. Аның орчык башы кадәр генә кечкенә борыны кызарып китте. Аннан аңына килде дә бөтен дөньяга: — Каравыл, үтерә,—дип кычкырырга тотынды. Әлеге тавышка күршеләр, урамнан үтеп барган дружинниклар килеп керделәр. Керүчеләрдән берсе Миңлегалиев өстеннән элек беркетмә язганда да катнашкан иде. — Ә син, картлач, һаман хулиганланасың икән әле. Алтмыш яшеңә җитеп тә үзеңә акыл кермәс икән. Элек бер утырып та чыктың бит инде, — дип, бик һәйбәтләп акыл өйрәтә-өйрәтә, Миңлегалиев өстеннән акт яза башлады. Дөрес, актта бер генә ялган сүз дә юк иде. Миңле- галиевнең әшәке сүзләр белән сүгенүе хак, моны күршеләре дә ишеткән икән. Әбинең каравыл кычкыруы да хак. Монысын һәммә кеше ишеткән. Шулай булгач, актка кул куймаска урын юк Һәм керүчеләрнең барысы да кул куйды. Укучыларга инде билгеле, бу юлы да Миңлегалиев унбиш тәүлеккә сак астына алынды. Ни өчендер, судка Фәхерелбаян әби әйткән шаһитлар гына килгән иде... IV ...Суд дәвам итә. Миңлегалиевләрдән кат-кат сорыйлар. — Соң сез ник боларның барысын да беренче мәртәбә үк судьяга баштанаяк сөйләп бирмәдегез? —диде халык утырышчысы Бариев. — Миннән ул вакытта алай төпченеп сорашып тормадылар. Бары: «Сүгендеңме?» — диделәр. Мин: «Сүгендем», — дидем, «Хатыныңа суктыңмы?» — диделәр. Мин: «Суктым», — дидем. Судья бер кызарды, бер агарынды. ?Ленә икенче рәттә утырган мөлаем генә йөзле бер карт, пенсионер булырга кирәк — судьяга карап башын селкеп алды да, күршесенә нидер әйтте. Тегесе колагын салып тыңлады һәм кызганулы итеп елмаеп куйды. Мөгаен, алар үз бурычына шундый җиңел караган судья турында сөйләткәннәрдер... Мөэминов шулай да югалып калмаска тырышты. Алдан ук нинди җаваплар булачагын белеп торды һәм каршы сораулар белән тикшерү юлын үз уңаена җибәргәләп барды. — Алай булгач, хатыныгызның сезне квартирадан кууы ничек килеп чыкты? — Әйтсәм әйтим инде алайса. Карчыкка мәүлет, җомга кебек дини җолалар үткәрү, үзе ишеләрне җыеп намаз укыту өчен урын кирәк. Хәзер бик күп кешеләр квартираларында андый ахмаклыкларны эшләргә ирек бирмиләр. Мин үзем исән вакытта хезмәтем белән алынган квартирамда гыйбадәт урыны ясарга ирек бирмәячәкмен. Ә минем кар чыкны әнә шундый карчыклар һаман котыртып торалар. — Ул шаһит итеп чакырылган ике карчыкны искә алып ишеккә ымлап күрсәтте. — Алар хәтта ялган шаһит булудан да, көпә-көндез алдау юлы белән кеше талаудан да чирканмыйлар. Алар законнарны да беләләр. Менә шулар астыртын гына минем хатын кебек аңсызларны эләктереп алалар да, тәмам ияләштергәч, шундыйлар кулы белән утлы күмер чүпли башлыйлар... Судья карчыкларның берсен залга чакырды. — Миңлегалиев турында нәрсә әйтә аласыз? — дип сорады. — Ул бәндәне күптән беләм мин, судья энем. Савит законы хатын- кызга кул тидерергә кушмый, ә бу бәндә минем күз алдымда карчыгын канга төшереп кыйнады. Көн күрсәтми, ашатмый-эчбрми. Тирә-күршедә ашап-эчеп йөри. Хәер сорарга гына калды инде мескен Фәхерелбаянга. Савит законы кушканча итеп, утыртып куегыз шул мәлгуньне... Шул вакытта залда кемдер, суд алып бару тәртибен бозып: — Иптәш судья, бу карчыкны без бик яхшы беләбез? — дип кычкырды. Судья әлеге кешене туктатырга теләде, ләкин туктасы урынга: — Кемнәр ул «без?»—дип сораганын сизми дә калды. — Без монда күпләр, — өстенә җылы йон фуфайка кигән бер егег торып басты. — Узган ел минем күршемдәге Камилә түтине өшкерә- әшкерә теге дөньяга җибәрделәр. Ялгыз хатын иде мәрхумә. Менә шушы карчыклар көнтөн шунда булдылар, салкын вакытта ишек ябылып тормады. Үлгәч кенә врач чакырдылар... Егетнең сүзләре халыкны тагы да дулкынландырды. Судья шау- шуны көч-хәл белән туктатты. Бик күп шаһитлар Шәмсетдин агайны яклап сөйләделәр. ...Суд, әлбәттә, Шәмсетдин агай файдасына карар чыгарды. ...Тышта салкынча. Сирәк-сирәк кенә кар төшкәли. Урамнан меңләгән кешеләр узып тора. Аларның күпчелеге дини бозыклардан күптәннән арынганнар, ә яшьрәкләре исә аның нәрсә икәнен дә белмиләр. Аларның җаннары тыныч, тормыш матурлыгын, бәхетне теге ахирәт дөньясыннан эзләмиләр, аны менә бүгенге көндә чынбарлыктан табалар, шуның өчен көрәшәләр. Кызганычка каршы, кара таракан кереп поскан бөтен ярык та сыланып бетмәгән әле. Аларның шул ярыктан чыгып, тешләп алулары да бик мөмкин икән... Мөэминовның йөрәген тыштагы салкын да, җәяү кайту да тынычландыра алмады. — Кара син, — дип куйды Мөэминов үз-үзенә, — бу мәкерле җаннар үзләренә каршы төшүчеләрне совет власте органнары белән дә кыйнатмакчылар. Мондый хәл булыр дип башыма да килгәне юк иде. Алар без уйлаганча гади дә, ахмак та түгел икән. Нинди ваемсызлык күрсәткәнмен?!. Әйе, алар үзләрен кызгандыра да, ялагайлана да, усаллана да беләләр. Юха елан кебек зәһәр, хамелеон кебек төрле төскә керә .алар. Бик нык уяу булырга кирәк андыйларга каршы...