ИНТЕРНАЦИОНАЛИСТЛАРНЫҢ ӨЧЕНЧЕ ЛЕГИОНЫ
1 Q1 Q елның 3 июлендә Кызыл Армия Оренбургны калдырып, Тургай далалары ягына чигенде. Җәйге төн үзенең кара канатларын йокыга талган кырлар өстенә җәйде һәм, шул караңгылыкка ышыкланып, армия батальонының соңгысы ашыгып Урал күпере аша үтеп китте. Күтәрелеп килүче кояш вагоннарның кызыл түбәләрен яктырта башлаганда шәһәр инде чак-чак кына күренә иде. Ул, зәңгәрсу томанга уралып, горизонт сызыгы янында ята, һәм, әйтерсең, безне чакыра, кире кайтуыбызны тели иде. Сөекле, кадерле шәһәр! Без синнән аерылырга тиешбез, ләкин бу озакка түгел. Курыкма, синең урамнарыңны юнкер-казаклардан бөтенләйгә чистартырга без яңадан кайтырбыз... Эшелоннар бер-бер артлы тиз-тиз генә рельслар буйлап үттеләр һ^м аларның башы еракка китеп югалган иде инде... Кичә, чигенү барышында станциядән йөзгә якын поезд китеп калырга тиеш иде... Китә алдылар микән — белмим, чөнки күп санлы паровозларның уфылдавы мине йокыга талдырган иде. Мин уянганда барлык эшелоннар да туктап торалар иде. Котылу шатлыгы мине вагоннан яшел болынга төртеп төшергәндәй итте. Үз велосипедымны тапкач, штабны эзләп табу җиңел иде инде. Тимер юл полотносы буйлап бархаттай сузылган юлдан велосипед күңелле генә тәгәри башлады. Бераздан алда кызыл вагоннары яшеллектән чак-чак кына аерылып торган эшелон күренде. Вагоннар янында озын, таза кешеләр күңелле генә сөйләшеп торалар иде. Мин аларны шундук таныдым: венгрлар иде бу. Моның шулай икәнлеген, барыннан да бигрәк, яшел үлән белән капланган вагоннар «әйтеп» тора иде. һәм, шунын өстенә, алар кызылармеецларга да охш а м а га н н а р. Ал а р тәртип л ел әр, һәм үз-үзләрен тотышлары ук ничектер кешеләрнең игътибарын җәлеп итә иде... Бер минут эчендә мин тыгызланып тезелгән кешеләр боҗрасы эчендә калдым. Аларны бернәрсә кызыксындыра иде: отрядларнын хәле ничек? Венгрлар белән без иске танышлар: Оренбургка кадәр үк, Ново- волоцк станциясен бергәләп саклаганда, очрашкан идек без. Монда безнең татарлар һәм венгрлар тагын да ныграк дуслашып киттеләр, шундый 'итеп дуслаштылар, хәтта ике отрядны берләштерү турында сөйләшә башладылар. Әгәр көтмәгәндә килеп туган вакыйгалар тот- карламаса, ихтимал, берләшкән дә булырлар иде. Хәзер, араларына көтмәгәндә килеп кергәч, алар мине куанышып урап алдылар һәм * Интернационалистларның өченче легионы чын-чынлап сорау алырга керештеләр. — Иптәш комиссар, — дип сорый берсе, — сез ничек анда? Үзегезне ничек хис итәсез? Сезнең мөселманнар нишлиләр? Кичә сезне Сакмар буенда тукмаулары чынмы? Әлбәттә, Сакмар бәрелешеннән ничек котылуыбыз турында мин аларга тәфтишләп сөйләп бирергә мәҗбүр булдым. — Җиңел котылгансыз! Сүз әйтеп булмый, мөселманнар — булдыклылар, менә дигән егетләр! — диде бер таза венгр. һәм яңадан берләшү турында сүз башладылар. — Әгәр без барыбыз да — татарлар, венгрлар, немецлар — бервакыт берләшсәк... — Әйе, әйе! Күп санлы вак отрядлар урынына бер зур отряд төзибез. — Полк! һәм ул чакта казак дөньясы бетте дигрн сүз! Аерылышканда беренче мөмкинлек туу белән бу планны тормышка ашырырга сүз куештык. Мин штабтан алган хәбәрләр тынычландыргыч түгел: без әле һаман казаклар боҗрасыннан котылмаган; үзәктә дә эшләр начар; Себер- дәге күп кенә отрядлар чехословак бандалары кулына эләккәннәр иде. Үз отрядыма кайткач, ишеткәннәремне сөйләп күрсәттем. Мөселманнарның күбесе, барыннан да элек, «венгр эше» белән кызыксындылар. — Чыннан да, бик шәп булыр иде бу! — дип әсәрләнеп кычкырып җибәрде пулемет расчеты командиры Турдхиманов. — Мин дә нәкъ шуны әйтәм! — дип өстәде отделение командиры Гафият, хәйләкәр, чибәр егет.— Венгрлар белән бергәләп күп кенә көрәшләрдә җиңеп чыкканыбыз бар безнең! Каршы килүчеләр дә бар иде. — Шулай да бераз сәеррәк килеп чыга: дөнья сугышы вакытында русларга артыгын күп бирелделәрIII бит алар. Саграк булырга кирәк, юкса хәзер дә теге вакыттагы кебек килеп чыкмагае, теге... Ләкин аңа сүзен әйтеп бетерергә III Беренче бөтендөнья сугышы чорында русларга әсирлеккә бирелү күздә тотыла. ирек бирмәделәр, берьюлы берничә кеше ябырылды: — Сарык! Тиле! Син нәрсә аңлыйсың соң бу эштә? — Ә узган сугышта һәркем дә тизрәк әсирлеккә бирелү ягын чамаламадымыни? Ник дигәндә, кем өчен, нәрсә өчен сугыштык? Патша өчен, буржуйлар өчен... — Беркем дә алар өчен җан тәслим кыларга теләми иде. — һәм бу кызыллар-советныкы- лар өчен дә теләмәсәләр?— дип белдерде әлеге кызылармеец, һаман үзсүзлеләнеп. — Әгәр кирәк булса, советлар өчен үләрләр дә! Отряд, тантаналы рәвештә, венгрлар белән гомуми полкка берләшергә карар кылды. 9 июльдә безнең эшелон Актүбәдән 5 чакрымда тукталды. Безнең күбебез чигенү барышындагы бу тукталышның соңгы тукталыш икәнлегенә ышана 'иде. Ләкин кайберәүләр башкачарак уйлый иде. Актүбәдән Төркстанга, ә аннан Каспий диңгезе аша Астраханьга, һәм, шулай итеп, турыдантуры үзәккә юл ачык иде. Менә шушы ачык юл кешеләрне омсынды- рып, үзенә тартып тора иде. Кайберләре, туган ягына кайтып, үзе эшләгән фабрикада эшләргә яки үзләренең сабанына тотынырга хыялланалар, ә икенчеләре исә үзләрен монда, Тургай далаларында, булуга караганда үзәктә кирәкле- рәк дип саныйлар иде. Әнә шундый хәлгә чик кую өчен, без батальонда «чистарту» үткәрергә булдык. Кешеләрне җыйдык та: — Кемнең өенә кайтасы килә — әйтсен һәм кайтып китәргә рөхсәт алсын!—дип белдерү ясадык. Күрәсең, беркем дә кинәт мондый хәлнең килеп чыгуын көтмәгәндер— озак кына җавап бирмичә тордылар. Ниһаять, Гафият сүз башлады: •— Без монда барыбыз да үз иркәбез белән килдек. Безне беркем дә мәҗбүр итмәде. Һәм, раз без монда икән, бер җан иясе дә отрядны ташларга тиеш түгел! — Дөрес! Шулай! — Барыбыз да монда калабыз. Ләкин мин барыбер үз сүземдә идем әле. Озаклап бәхәсләшкәннән һәм сөйләшкәннән соң, кайтырга теләүчеләр 18—20 ләп кеше җыелды һәм алар, азат ителгәнлекләренә таныклык алып, шундук Актүбә ягына юнәлделәр. Алар күздән югалырга да өлгермәгәннәр иде әле, Бузулук отрядыннан минем янга бер венгр килде: — Иптәш комиссар, нигә отрядны таратасың? Мин аңа мәсьәләне һәрьяклап аңлатып бирдем: — Безнең отрядта, — дим мин,— 500 гә якын кеше бар. Шул сан белән чагыштырып караганда, 18 кешенең китүе хәлгә әлләни үзгәреш кертми. Ә менә сыйфат ягыннан без хәзер икеләтә көчәйдек, чөнки монда калган кешеләр теләсә нинди боерыкка да буйсыначаклар һәм тәртипне саклау өчен дә тырышачаклар. Каршымдагы чибәр венгр җитдиләнде: — Матур сөйлисең син сөйлә- вен, — диде ул, — ләкин моңа кадәр солдат булганың юклыгы күренеп тора. Куркыныч чакларда мондый йомшаклык харап итә ул! — Хәрби күзлектән караганда,— дидем мин аңа,—ихтимал, мин ялгыш эшләгәнмен, әмма политик яктан бу адымымны дөрес дип саныйм. Икенче көнне хәрби өйрәнүләр булды. Походларда һәм сугышларда йөреп талчыккан кызылармеецлар командир күрсәтмәләрен үрнәк булырлык итеп башкардылар. Батальонны чистартуның, чыннан да, файдасы тиде. Моңа кадәр егетләрне без зур кыенлык белән генә бо- лай туплый торган идек. Өйрәнү маневрлары әле тулысынча бетеп тә җитмәгән иде, кинәт минем кулны кемдер килеп тотты: — Молодец, иптәш! Бик дөрес! Чыннан да, нәкъ менә шушылай эшләргә кирәк булган икән! Минем янымда әле кичә генә сугыш алып баруда тәҗрибәм булмауга пошынган теге чибәр венгр тора иде. Маневрлардан соң, биек трибунага чыгып, иптәш Коростелев сүз алды. Аның һәр әйткән сүзе пролетар революциянең бетмәс-төкәнмәс көчен, җиңелмәслеген аңлата иде. Тәбәнәк буйлы, йомшак кыяфәтле ул большевикның ялкынлы рече ке шеләрдә рух күтәренкелеге тудырды һәм җыелыш: — Актүбәдә калабыз. Үзебез кал« дырып киткән Оренбургны азат итәргә әзерләнәбез! — дип карар чыгарды. РЕДАКЦИЯДӘН Танылган язучы һәм гражданнар сугышы чорындагы атайлы комиссар Шамил Усмановныц бу язмасын теге яки бу әдәби жанрга кертүе кыен. Аны безгә КПССныц Татарстан Өлкә Комитетында фәнни сотрудник булып эшләүче Н. Субаев иптәш тапшырды. «1959 елда, — диде ул, — В. И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт библиотекасында миңа венгр телендә чыккан «Урак һәм Чүкеч» («Sarld es Kalapacs») журналын карарга туры килде. «Урак һәм Чүкеч»— гражданнар сугышыннан соң Советлар Россиясендә калган венгр интернационалистларының политик-әдәби журналы булган. Аның һәр санында гражданнар сугышында катнашкан венгр интернационалистларының истәлекләре, шигырьләре, поэмалары басылган. Журнал шулай ук Советлар власте өчен венгрлар белән бергәләп сугышкан рус, татар, украин, латыш кызылармеецларының һәм командирларының истәлекләренә дә киң урын биргән. Менә шул журналларның берсендә мин Усманов фамилиясенә юлыктым. Аннары авторның кызы Айсылу ханым Шамилева ул язманың фотокопиясен соратып алдырды. Ә соңыннан без Венгр Социалистик Эшчеләр Партиясе каршындагы партия тарихы институты белән бәйләнешкә кердек һәм алар Ш. Усманов язмасының русча тәрҗемәсен җибәрделәр». Күрәсез, бу язманың язмышы шактый кызыклы һәм, венгр иптәшләрнең язуына караганда, ул «Интернационалистларның өченче легионы» дигән истәлекнең беренче бүлеге, аның да кыскартылган варианты гына.