ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘРЕМ
Үпкә авыруына дучар булган кешеләр бик явыз булалар, үз Ү авыруларын башкаларга да йоктырырга тырышалар, дип сөйлиләр. Бәлки, кайбер кешеләргә карата бу дөрестер дә. Ләкин Галимҗан .бөтенләй амдыйлардан түгел иде. Ике бүлмәнең уртасындагы коридорда, Галимҗанның ишеге янында, юынгыч тора иде. Әгәр мин, Галимҗанның бүлмәсенә кереп чыккач, шуд юынгычта кулларымны юарга онытсам, Галимҗан яткан җиреннән: — Балакай, кулыңны юмадың ич! Хәзер үк ю, — дип кычкыра иде. Рөстәм белән мин ашый торган тәлинкә, чынаяклар өйдә юыла, Галимҗан ашаган тәлинкә, чынаяк, кашыклар хуҗа хатынга тапшырыла иде. Бу турыда да Галимҗан яткан җиреннән әмерләр 'биреп ята. Хезмәтче хатын үз вазифаларын бик яхшы белсә дә, Галимҗан: — Шура, «минем тәлинкә-кашыкларымңы аралаштыра күрмә, хәзер үк түбәнгә алып төшеп тапшыр да кулларыңны ю,—ди. Бу сүзләрне ул һәр көн, һәрбер аш, чәйдән соң кабатларга онытмый. Кайбер вакыт аның (бу сүзләреннән йөдәп: — Шурага аны бин һәр көн әйтеп утырмасаң да белә ич инде! — дип әйтсәң, ул бу сүзләргә каршы: — Менә син үзең дә күп вакыт, минем бүлмәдән чыккач, кулыңны юарга онытасың. Шулай булгач, Шураның да онытуы ихтимал! — дип җавап кайтара. Шулай ук өстән төшкән керле киемнәрен дә һичбер вакыт өйдә юдыртмый, читкә, кер юучы хатыннарга бирдереп юдырта. Безнең керләрне исә читкә бирергә рөхсәт итми, өйдә юарга куша иде. — Монда килгәннәрнең күбесе үпкә авырулы кешеләр. Кер юучылар—бу авыру кешенең кере, бу сәламәт кешенең кере дип аерып тормаслар, барысын бергә кушып юарлар, —ди торган иде. Кайвакыт Рөстәм аңардан: — Әни мине һәрвакыт үбә. Әти, син ‘.мине ни өчен бервакытта да үпмисең? — дип сораса, күзләренә яшь тула. — Угылкаем, миңа сине үбәргә ярамый!—ди дә, Рөстәмнең башына куеп, үз кулын үзе үбә иде. Рөстәмнең туганыннан үлгән көненә кадәр Галимҗан, баласын ни кадәр яратса да, аның битеннән бер тапкыр да үпмәде. Хәтта аның өстенә сулышын тидерергә курка иде. Рөстәм үлем түшәгендә ятканда гына Галимҗан аны беренче һәм соңгы мәртәбә маңгаеннан һәм битеннән үпте. 1 Ахыры. Башы 9 нчы санда. 7. „с. Ә." № ю XII Безнең улыбыз Рөстәм 1926 нчы елның 5 нче ноябренда Казанда туды. Рөстәм дөньяга килгәндә, Галимҗан Гульрипшта иде. Әтисе баланы бик сабырсызлык белән теләп, сөенеп көтеп торганын белсәм дә, баланы бик авыр табуым сәбәпле беренче көннәрдә: — Галимҗанга телеграмма бирегез!—дип үтенергә хәлем булмады. Бер-ике көннән, бераз һушыма килгәч, мин үзем Галимҗаннан котлау телеграммасы алдым. Күрәсең, иптәшләре бала тудыру йортыннан минем хәлемне сорашып торганнар һәм бала туу белән Галимҗанга хәбәр иткәннәр булса кирәк. Берничә көннән соң хат та килеп җитте. Бу хатта Галимҗанның ир бала тууына шатланып язган түбәндәге сүзләре хәтеремә сеңеп калган. Ул: «Ир бала, кыз бала туса да, синең сау-сәламәт котылу хәбәреңне мин зур шатлык белән каршы алган булыр идем. Ләкин ир балалар өчен дөньяның ишеге киңрәк ачыла, шуның өчен минем шатлыгым чиксез зур», — дип язган иде. Галимҗан Гульрипштан кайтуга бала инде бер айлык чамасы булган иде. Күрәсең, Галимҗан чыннан да бик бала теләгән булса кирәк, чөнки, бала коляскасының кырыена терсәкләре белән таянып, бик озак- озак балага карап утыра торган булды. Вакыт-вакыт ул: — Малаебыз бик таза булыр төсле күренә!—дип әйткәли иде.— Син аның башына, маңгаена дикъкать белән бер кара әле! Күзләрен күрәсеңме? Нәрсәдер аңлаган төсле карый бит! Акыллы егет булып үсәр төсле күренә... Яки: — Матур малай бит? — дип сорый иде ул миннән. — Башының формасы — минеке төсле. Борыны да минекенә охшый бугай. Ләкин күзләре— синеке: зур, күгелҗем. Юк, синең күзләреңнән дә күгрәк. Ә керфекләре нинди озын, нинди кара! Син аның битен сыйпап кара әле, тәне нинди йомшак, нинди нәфис, әйтерсең ак атлас! — дип әйткәләп куя иде. Баланы вакытлы-вакытсыз имезүгә һәрвакыт каршы тора иде. Феня белән бергәләп баланы юындырганыбызны сөенеп карап тора, кулына баланың йомшак зур фланель җәймәсен тотып көтә һәм, юындырып бетергәч, баланы, бу җәймәгә урап, үз кулына ала. Ләкин Галимҗанга баласын болай иркәләргә күп туры килмәде. Балага дүрт ай тулар-тулмас Галимҗанны авыруы тагын аяктан екты һәм, югарыда әйткәнемчә, ул профессор Чебоксаровның клиникасына урнаштырылды. Галимҗанның шундый авыр, каты яткан көннәрендә Рөстәм дә чирләп китте. Апрельнең башында Феня бик борчулы хәлдә елап клиникага чабып килде. Кулында Рөстәм юк иде. — Ни булды? Ни өчен Рөстәмне алып килмәдең? Аны бит имезергә вакыт җитте. — Рөстәм чирләде. Ни эшләргә дә белмим, аптырап калдым... — Ни булды? — һаман коса да коса... Эче китә. Өзлексез елый. Куллары, аяклары боз кебек салкын... Күз яшьләрен тыя алмыйча каршымда басып торган Феняга карап, таш кебек катып калдым. Бер минут та кичекмичә, өйгә чабарга кирәк. Ләкин Галимҗанга ни дип әйтергә? Ул бит бик борчылачак! Ләкин палатага кергәч, Галимҗан минем кыяфәтемә карап, ниндидер көтелмәгән күңелсезлек булганын сизеп алды. Ул миңа текәлеп, борчылып карады. Күз яшьләремне тыеп, борчылуымны сиздермәскә тырышып, мин аңа: — Галимҗан, Феня килде, — дидем. — Ләкин Рөстәмне^өйдә калдырган. Син борчылма. Аңа бераз суык тигән. Температурасы күтәрелгән икән. Син миңа өйгә, Рөстәм янына кайтырга рөхсәт бир: мин бүген аның янында булыйм, иртәгә килермен, — дидем. Галимҗан ишетелер-ишетелмәс тавышы белән: — Бар, тизрәк кайт, тик иртәгә я үзең кил, я телефон аркылы хәбәр ит, — диде. Мин шул ук минутга өйгә чаптым һәм тиз генә педиатр чакырдым. Феня баланы клиникага көнгә ике мәртәбә китерә иде. Калган вакытта балалар ашханәсеннән сөт алып, шешәдән имезә иде. Бушаган сөт шешәсен Феня типография буявы кибеп җитмәгән газета белән юган да, яхшы итеп чайкамыйча торып, шул савытка салып сөт алып кайткан һәм балага имезгән. Нәтиҗәдә бала типография буявы белән агуланган иде. Рөстәмнең хәле бик авыр, куркыныч иде. Аны Феня кулында калдыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Җитмәсә тагы профессор Воробьев берничә көн балага ана сөтеңнән һәм чи йомырка агыннан башка һичбер нәрсә бирергә ярамый дип әйтте. Профессорның билгеләгән даруларын эчерткәч һәм, ул кушканча карап, ул әйткән чараларны күргәч, кичкә таба Рөстәмнең хәле яхшырган төсле булды. һәрхәлдә, косудан тукталды, йокыга китте. Күңелем бераз күтәрел де, өметем артты. Баланың йоклавыннан файдаланып, иртәгә калдырмыйча, бүген үк Галимҗан янына барып килергә кирәк, чөнки болай да Галимҗан бөтен көн буена «балага ни булды икән?» дип борчылып яткандыр. Телефон аркылы гына хәбәр бирсәң, «баланың хәле бигрәк начар булса кирәк», дип, тагы да артыграк хафаланыр. Төн буе борчылып чыкмасын, авыруы көчәймәсен, дип уйладым. Ләкин баланың хәле турында уйлабрак сөйләргә кирәк булачак, әгәр «инде хәле яхшы» дип әйтсәң ул: — Алай булгач, өйгә кайтма, минем янымда кал, — дип әйтүе ихтимал. — Баланың хәле әле авыр. Ул агуланган икән, — дип әйтсәң, бик борчылуы мөмкин. Ләкин миңа күп сөйләнеп торырга да туры килмәде. Көтелмәгән рәвештә ул мине үзе өйгә куа башлады. — Бар, бала янында бул! Әгәр Рөстәмнең хәле яхшырмаса, иртәгә бөтенләй килмә. Минем янымда кешеләр кирәгеннән артык күп, син анда кирәгрәк. Баланы яхшы кара!—диде. Сүз уңае белән шуны әйтергә мөмкин: Рөстәм авыруының барышы «Тирән тамырлар» романында әзрәк күрсәтелеп үтелә. Хәтерегездә булса, Нәгыймә суд залында утырганда, аңа алты айлык баласы Фатиханың авыруы турында әйтеп, язу бирәләр. Нәгыймә, бөтен дөньясын онытып, өенә авыру баласы янына кайтып китә. Өйгә кайтса, сабыйның хәле бик авыр: хәлсез, күзләре тонган, бернәрсә дә капмый, көчләп каптырсалар да, һәммәсен шунда \к кире чыгара, укшый, коса. Фатиханың авыруын язганда Рөстәмнең пичек авыруын, аны ничек, нәрсә белән дәвалаганны Галимҗан миннән бик җентекләп сораштырды. Әлбәттә, ул әйткәннәрнең бөтенесен әсәренә кертмәде, ләкин төп моментлардан файдаланды, әдәби чагылдырды. Рөстәмнең авыруы вакытында клиника белән өй арасында чабудан бушамадым, ләкин кичләр, төннәр улым янында үтә иде. Әгәр Галимҗан янына бармасам, ул, Рөстәмнең хәле бик начардыр, шуның өчен килмидер, дип борчылып ята, әмма инде Галимҗан янында озаграк булсам, Рөстәмнең хәле ничек икән, дип үземнең йөрәгем әрни. Ниһаять, Рөстәм терелә башлады. Галимҗанны Кырымга алып киткән көннәрне бөтенләй терелеп җитмәгән булса да, шулай да хәле яхшырган иде инде. Ялта, Галимҗан өчен генә түгел, Рөстәм өчен дә бик файдалы булды. Ул көннән-көн ныгый, үсә башлады. Врачларның киңәше буенча мин аны һәр көн яртысы диңгез суыннан, яртысы гади судан ясалган ваннада коендыра һәм, пляжга алып барып, бер сәгать чамасы һава ваннасын кабул иттерә идем. Пляждан кайтканда Рөстәм, гадәттә башын минем җилкәмә куеп, йоклап кайта иде. Бер көн шулай кайтып килгәндә, кемдер артыбыздан җитеп, русча: — Какая прелестная, какая очаровательная девочка!—диде. Мин артыма әйләнеп кАрадым, бер карт кеше иде ул. — Кыз бала түгел, ир малай, — дип җавап кайтардым мин аңа. Карт ышанмады: — Юк, мине алдый алмассыз. Мин бала үстергән кеше. Инде балаларымның балалары да бар. Мондый матурлык кыз балаларда гына була ул*.—диде. Дөрестән дә, Рөстәм шундый матур йоклый иде ки, аның кыз бала дип ялгышуы гаҗәп түгел иде. Керпе дә үз баласын: «йомшагым!»—дип сөя икәһ, диләр/Әлбәттә, минем күземә Рөстәмнән дә матур бала юк кебек күренә иде. Ләкин шуны да әйтергә кирәк: Рөстәмне күргән һәрбер кеше аның матурлыгына, акыллылыгына соклана иде. Рөстәм өч яшьләрендә иде бугай. Галимҗан, гадәттәгечә, верандада ятып тора, мин нидер эшләп йөрим. Рөстәм бакчада үзе белән яшьтәш күрше кызы белән уйнап йөри. Бу кызның анасы гамакта балаларны күзәтеп ята. Бакчадан русчалап: — Ибраһимов монда торамы? — дигән тавыш ишетелде. Мин тәрәзә янына килеп җавап биргәнче, Рөстәмнең: — Ибрррагимов мин булам, — дигән җавабын ишеттем. Карасам, Казан медфагының деканы икән (исеме һәм фамилиясе хәзер хәтеремдә калмаган). Рөстәм, уенын ташлап, аның алдына килеп баскан. Декан: — Бик шатмын. Исемегез ничек? — дип сорады. — Р-р-рөстәм Ибр-р-рагимов. — Әтиегез өйдәме? — Ул һәрвакыт өйдә... — Мин сезгә кунакка килгән идем, өегезгә керергә мөмкинме? — Рәхим итегез, кулыгызны бирегез, мин сезне алып керәм, — дип, Рөстәм деканга кулын сузды, Мин, тәрәзә яныннан китеп, кунакка чәй урыны әзерли -башладым. Рөстәм кунакны верандага алып керде. Декан, безнең белән исәнләшкәч: — Мин сезнең балагызның акылына да, матурлыгына да хәйран булдым!—дип, бакчада Рөстәм аны ничек каршы алганын һәм баскычтан менгәндә ниләр сөйләгәнен әйтте. — Миннән: «Сезнең минем кебек малаегыз бармы?» — дип сорый. Мин: «Юк» дигәч, «Алай булгач, сезгә бик күңелсездер бит, ә?» дип әйтә, — дип Рөстәмне мактый йашлады. Галимҗан, күзе белән Рөстәм ягына ишарәт итеп, деканга: — Күрәсезме, кайберәүләр сезне нинди дикъкать белән тыңлап торалар? Алар алдында мактау сүзләрен сөйләмәвегезне үтенәм. Мактауга лаеклы эшләр эшли торган кеше булып үссә, вакыты җиткәч мактарлар әле, — диде.*Теле шулай дип әйтсә дә, Галимҗанның йөзендә дә, күзләрендә дә улының шулай макталуына шатлануы күренеп тора иде. Үләреннән берничә ай элек Рөстәм яныма үзенең китапларын күтәреп килде. — Әни, миңа «Трамвай турында» укы әле, — дип, кулыма китапны тоттырды. Бу китапны мин күңелдән белә идем. Шуңа күрә китапны, беренче битен ачып, тез өстемә куйдым да карамыйча гына укый башладым. Кинәт Рөстәм: — Бу жирдә китапның битен әйләндерергә кирәк, ә син әйләндермисең! — диде. — Я син аны каян беләсең? — Беләм!—диде дә китапны минем тез өстемнән алып, юллары буйлап бармагын йөртеп, күңеленнән укый башлады. — Монда: Ваши билеты! Ваши билеты! Больше нету места! На площадке, Словно в кадке: Тесно, _ Тесно, * Тесно! — / дип язган да икенче биткә күчкән, — диде. — Я, син аны каян беләсең? — дип сорадым мин. Рөстәм: — Син үзең миңа әллә ничә мәртәбә шулай укыдың ич!—дип жа- вап бирде. — Алай булгач, син китапны үзең укы, мин тыңлап утырыйм, — дидем. » Рөстәм китапны ахырына кадәр күңеленнән укып чыкты. Бер урында да ялгышмады. Мин аптырап калдым. — Ә башка китапларыңны да шулай укый беләсеңме? — дип сорадым. — Беләм. — Я, менә бусын укып күрсәт, — дип, кулына «Мойдодыр»ны тоттырдым. Бу китапны да щулай башыннан ахырына кадәр, юллары буйлап бармагын йөртеп, күңелдән укып чыкты. — Бөтен китапларыңны да шулай беләсеңме? — Беләм! Башкаларын да укыйммы? Аның егерме-утызлал китабы бар иде. Бу китапларны ул, әтисе шикелле, бик пөхтә тота, ертмый, буямый иде. Әгәр берәрсен алып икенче бер җиргә куйсаң: — Минем шундый исемле китабым кайда, аны кем алды? — дип таптыра һәм урынына алып куя иде. Шулкадәр нәрсәләрне күңелдән белгәненә аптырап, мин әтисе яны на кердем. — Син аны махсус өйрәтмәдеңме? — дип сорады Галимҗан. — Юк, — дидем мин. Бүгенгәчә мин аның бу китапларны күңелдән өйрәнгәнен белми идем. Очраклы рәвештә генә белдем. — Алай булгач, син аңа китапларын сирәгрәк укы. Хәзергә яңа китаплар алма. Күбрәк хәрәкәтле уеннарга өйрәтергә кирәк. Яшь бала ның зиһененә мондый йөкләмәләр бирергә ярамас, — диде Галимҗан. — Аны һичкем махсус өйрәтеп утырмый. Ул үзлегеннән шулай өйрәнә икән. Галимҗан уйланып торды да: —Баланың шундый бай зиһенле булуы безнең өстебезгә зур мәсьүлият йөкли, — диде. — Без аны бик карап тәрбия итәргә бурычлыбыз. Аңын вакытыннан элгәре үстереп, бик иртә арытмаска кирәк, ләкин шуның белән бергә ясалма рәвештә киртәләргә дә ярамас... Син аңарда матурлык хисен үстерергә тырыш, шуның өчен аңа язусыз матур рәсемнәр ал, уйнап арыган вакытларында шуларны күрсәт, үзеннән рәсемнәр ясат, — дигән кебек киңәшләр бирде. Рөстәмнең моның кебек аптыраткан моментлары күп була иде. Шуннан соң дүрт-биш ай чамасы үтмәде, Рөстәм авырый башлады. Балалар поликлиникасыннан врач чакыру белән канәгатьләнмичә, Галимҗан Ялтаның иң атаклы педиатры саналган бер карт врачны да чакыртты. Ике врач бер авыздан: — Балага суык тигән, ике-өч көн өйдә ятыр да яңадан балалар бакчасына барыр, — дип, безне тынычландырдылар. Ләкин икенче көнне баланың хәле яхшырмады, киресенчә, бик сәер йөткерә башлады, бугазы кысылган кебек сизелде. Тагы врачлар чакырдык. —йөткерүе бик шикле күренә, дифтерия ютәленә охшый, — дигәнгә каршы әлеге карт атаклы педиатр: — Сез бик яхшы ана, ләкин начар врач, — дип җавап бирде.— һичбер куркыныч юк. Бу — суык тидергән вакытларда балаларда еш кына шулай була. Моңа «ложный круп» дип әйтәләр. Аякларын горчицалы кайнар суга тыгып тотсагыз, бернәрсә калмас, бетәр. Балалар поликлиникасыннан килгән яшь хатын врач та картның сүзләрен кабатлады. Ләкин авыруының өченче төнендә Рөстәм бөтенләй буыла башлады. Мин бик курыктым. Галимҗанны уятып, аңа хәлне аңлаттым да, баланы күтәреп, больницага чаптым. Мин больницага барып җиткәнче, Галимҗан өйдән бу больницаның өлкән врачы хирургның өенә телефоннан шалтыратып өлгергән икән. Хирург үзе исә больницага: — Мин хәзер килеп җитәм, операциягә әзерлек күрегез!—дип хәбәр иткән. Рөстәм бик авыр сулыш ала. Вакыт-вакыт бөтенләй буыла иде. Борыны, иреннәре күгәрде, куллары белән күкрәгемә ябышты. — Ни өчен миңа ярдәм итмисең! —дигән төсле күзләремә тилмереп карый иде.* Тиз ара хирург та килеп җитте. Килүе белән Рөстәмне карады да: — Хәзер үк трахеотомия ясарга кирәк!—дип, операциягә әзерләнә башлады. Мин күпме үтенсәм дә, мине операционныйга кертмәделәр. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, операционныйның ишеге ачылды һәм сестра мине эчкә алып керде. Рөстәмгә операция булган иде. — Рөстәмдә бугаз дифтериясе. Бөтен бронхларына таралган. Дифтериягә каршы сывороткалы укол ясаганнан соң аны йогышлы авырулар больницасына алып китәргә кирәк. Ибраһимов иптәшкә мин үзем хәбәр итәрмен, — диде хирург. Бу врач безгә таныш иде. Ул Галимҗанны да, мине дә, Рөстәмне дә бик яхшы белә иде. Рөстәмне ашыгыч ярдәм каретасы белән йогышлы авырулар больницасына илттек. Төнлә тыныч йоклады. Иртә белән дә елмаеп уянды. — Ашыйсым килә, әни, — дип, күмәч сорап алды. Аның кызарып пешкән өстен үткер тешләре белән кытырдатып ашый башлады. Ул арада врачлар да килеп керделәр. Баланың ашаганына сөенеп карап тора иделәр, ләкин чырайлары кинәт җитдиләште. — Ни булды икән? — дип, мин тиз генә Рөстәмгә карадым. Рөстәмнең күзләре үзлегеннән йомылып, күз төпләре ничектер күләгәләнеп баралар, йөрәгемне курку басты. Мин: —- Рөстәм! — дип кычкырып, кровате янына чүктем дә кулларына тотындым. Врачларның берсе: — Эндәшмәгез, ярамый,—дип, Рөстәмнең өстеннән минем кулларымны алды. Кемдер: — Йөрәк параличы! — дип куйды. Ни булганын мин әле дә тулысынча аңлап җитә алмыйм. Ләкин йөрәгемне дәһшәт кысып алды. Күз алдым караңгылана башлады. Мине ике яктан тотып, Рөстәмнең яныннан күтәреп алдылар. Соңыннан ни булганын хәтерләмим. Күзләремне ачу белән мин Галимҗанны күрдем. Ул мине яткырган кроватьның читенә утырган, йөзе көл төсле булган, иреннәре калтырый... — Үзеңне кулга алырга тырыш, балакай! Сиңа укол ясасыннар да Рөстәмне өйгә алып кайтырбыз... Ни эшлисең, никадәр авыр булса да, түзәргә кирәк, башка чара юк... — ди. ' Рөстәмне өйгә алып кайттык. Өйдә кешеләр күп. Болар кемнәр, ни эшлиләр?.. Белмим. Авыр, каһәрле төш күрәм төсле... Галимҗан да шунда... Ни өчендер пальтосын да, шляпасын да салмаган... Вакыт-ва- кыт килеп, мине Рөстәм яныннан алып китә... Рөстәмне 1күмү шул ук көннеме, яисә икенче, өченче көннеме булды,— анысын бүгенгәчә ачык итеп әйтә алмыйм, чөнки ул көннәрне минем акылым томан эчендә кебек иде. Тик шул исемдә: Рөстәмнең табутын линейкага чыгарып куйдылар. Кемнәрдер Галимҗанны һәм мине култыклап алды, табут янына, линейкага утырттылар. Бөтен Халтурин урамы халык белән тулы. Болар танышлармы, әллә болай гына Җыелганнармы, белмим. Рөстәмне кабергә ничек төшерүләрен дә хәтерләмим, һушымнан яздыммы, әллә хәтерем хәсрәт упкынына чумдымы,—әйтә алмыйм... Өнгә ничек кайтканыбызны да хәтерләмим. Мондый хәтер югалтулар еш булды... Тик шуны яхшы беләм: Галимҗан бу авыр көннәрдә аяк өстендә йөрде. Вакытвакыт таягына ике кулы белән таянып, әйткән сүзне ишетмичә, таш кебек катып калган моментлары булды, йөзе каралып көйде, күзләренең нуры сүнгән төсле булды, ләкин бер тамчы күз яше түкмәде. Язмышның бу рәхимсезлеге миңа шулкадәр авыр тәэсир итте, мин акылдан язу дәрәҗәсенә килдем ахры. Галимҗан, үзенең авыру булуына карамастан, врачларның киңәше буенча мине Севастопольдәге Сеченов исемендәге институтка дәваланыр өчен җибәрергә мәҗбүр булды, үзе исә «Красный крест» санаториена кереп ятты. Бу ике путевканы да Ялта шәһәренең Партия комитеты секретаре Шакир Даутов иптәш' табып бирде. Рөстәм 1931 елның 21 мартында үлде. Дөньяда барлыгы дүрт ел да дүрт ай ярым гына яшәде. XIII Зур кешенең тормыш иптәше булу — зур бурыч йөкли икән. Галимҗан белән тормыш башлаган чакларда мин яшьлек нәтиҗәсендә ничектер бу турыда уйланмый идем. Ләкин аның миңа үз «культура уни- верситеты»нда биргән дәресләре, тәрбиясе минем күңелемдә Галимҗанга лаеклы иптәш булу, аның иҗатына якынрак тору теләген үстерә башлады. Галимҗан үзе дә моны сизде бугай. Минем үсү дәрәҗәмне сынар өченме, әллә белемем ягыннан камилләшә баруыма ышаныпмы, кайбер әдәби мәсьәләләр турында минем белән киңәшә башлады, хәтта кайчак ярдәмләшүемне дә сорый башлады. «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» дигән китабын язганда беренче мәртәбә минем ярдәм итүемне үтенде. Партия өлкә комитетының партия тарихы бүлеге Галимҗанга бу эшне тапшырганнан соң, башта ул үзе, архивка барып, материаллар җыя башлады. Ләкин соңыннанрак, архивта көннәр буе утырып, жандармериянең калңгнкалын папкаларын актарып, карап чыгарга җитәрлек вакыты юклыгы билгеле булды. Шуның өчен ул бер-ике көн мине үзе белән архивка алып барды да соңыннан бу эшне миңа тапшырды. Мин, архивта утырып, бик күп материаллар карап чыктым һәм Галимҗанның китабына кирәк булганнарын күчереп алдым, һәр көн кич белән мин Галимҗанга эшләгән эшләрем турында хисап бирә торган идем. Галимҗан мин күчереп кайткан материалларның күбесеннән файдаланды, аларны китабына кертте. Бу эштән соң Галимҗанның миңа ышанычы артты булса кирәк, чөнки бу әсәрне рус телендә дә чыгару мәсьәләсе күтәрелгәч, ул тәрж.е- мәне миңа тапшыру турында партиянең Өлкә Комитеты ‘белән үзе сөйләште һәм аннан ризалык алды. Китап языла башлагач, мин кулъязманың аерым битләрен карасы кибеп бетәр-бетмәс Галимҗанның кул астыннан алып, рус теленә тәрҗемә итеп бардым. Бу кисапның татарчасы да, русчасы да бер үк вакытта басылып чыктылар. 1925 елны Сочида санаторийда вакытта «Тирән тамырлар» («Тугры сүз») романы языла башлады. Бу әсәр өстендә эшләгән вакытта да Галимҗан мине үзенең иҗат эшенә җәлеп итәргә тырышты. Хәтта ул 1926—1927 елларда, «Әдәбият кануннары»н яза башлагач, миңа татар шигырь төзелеше турында аерым мәкалә язу эшен дә тапшырды. Галимҗанның шундый эш кушуларын мин бик шатланып каршы ала идем, чөнки моның белән Галимҗан мине үз мәктәбенең югары сыйныфына күчергәнлеген аңлый идем. Ләкин безнең болай бергәләп эшләү күпкә бармады, чөнки, югарыда әйткәнемчә, 1927 елның башында Галимҗан бик каты авырый башлады һәм аны авыр хәлдә Ялтага алып китәргә мәҗбүр булдык. Ул монда ун айлар чамасы башын мендәрдән күтәрә алмыйча ятты. 1928 елның башына таба Галимҗан түшәктән тормаса да, шулай да аш-суны үз кулы белән ашау, мендәргә аркасын терәп, кровать өстендә утырып тору, ара-тирә кроватьның аркасына тотынып, берничә минут кына булса да аяк өстендә басып тору дәрәҗәсенә килде. Әкренләп иҗат фикерләре дә уяна башлады. Башын арткарак ташлап, кайдадыр еракка карап, сәгатьләр буенча дәшми ята торган булды, һәрхәлдә, бу — хәлсезлектән килгән хәрәкәтсезлек түгел иде. Бөтен чыраенда, күз карашында тирән уйлану сизелә иде. Берәр әсәр я мәкалә язарга уйласа, Галимҗан сау вакытында да шулай, сәгатьләр буенча дәшмичә, һичбер нәрсәгә илтифат итмичә, башын арткарак ташлап, күзләрен бераз кыса төшеп, әллә кая карап, аркасын мичкә терәп, тынып кала яки бүлмә буенда туктаусыз арлы-бирле йөри торган иде. Хәзер исә Галимҗанның шулай түшәктә уйланып ятуы — аның җисеме әле зәгыйфь, авыру булса да, иҗади рухы җанланып, канатлана башлаганын сиздерә һәм өметләндерә иде. һәм дөрестәй дә шулай булып чыкты. Кайвакытларда ул күңелендә иҗади уйлар уяна башлавын сиздергән сүзләр әйткәләп куя иде: — Әй, балакай, һич булмаса, аяк өстендә йөреп, бер ун гына ел яшәп каласы иде. Бәлки, уйлаган әсәрләремне язып бетерер идем... Яки болай ди торган иде:* — Уйлаган саен шундый фикергә киләм: беренче язган әсәрләремне яңабаштан эшләп чыгарга кирәк... «Безнең көннәр» трилогиясен язып бетерер өчен өч-дүрт ел җитәр иде. Материал җитәрлек. Кирәгеннән артык... Аның авызыннан шундый сүзләр чыга һәм болар мине өметләндерә иде. Ниһаять, көннәрнең берендә ул миннән: — Балакай, сцн «Тугры сүз»нең кулъязмасын алып килдеңме? — дип сорады. «Тугры сүз» язылып беткән бер әсәр «булгач, .мин аны, һич икеләнмичә чемоданга салып, 'Казыштан үзебез белән алып килгән идем. Кулъязманы Галимҗанга бирдем. Ул аңардан бер айлар чамасы һич тә аерылмады. Укымаган чакларда баш очына, мендәр астына тыгып куя, алып, өстәл өстенә куйыйм дисәң, Еирми. — Тимә, балакай, шунда торсын!—ди. Ниһаять, кулъязманы укып чыкты да миңа кире кайтарып бирде. — Син моны бик дикъкать белән укып чык әле. Ләкин ашыкма, соңыннан миңа үз фикерләреңне әйтерсең, — диде. Китапны укып чыктым. Сүз арасында шуны әйтеп китәргә кирәк табам: Галимҗан белән ун ел гомер итеп, мин һичбер вакыт аның куен дәфтәре белән файдаланганын күрмәдем. Башка язучылар, журналистлар кебек, ул хәтердә саклау өчен куен дәфтәре тотмый иде. Минем белән бергә яшәү елларында Галимҗан күп кенә китаплар язды. Алар арасында әдәби әсәрләрдән тыш политик, тарихи, иҗтимагый, фәнни темаларга багышланганнары да бар иде. Ләкин һичбер вакыт мин аны истә калдыру өчен заметкалар ясаганын һәм алардан файдаланганын күрмәдем. Газета- журналлардамы, китаплардамы үзенә соңыннан кирәк булачак берәр мәкалә яисә әсәр очратса, ул аларны җыеп куя иде. Аның хәтере гаҗәп яхшы, үткен иде. Еллар үтсә дә, ул нинди газетада яки журналда, кайчан, нәрсә турында сүз барганын кичә генә укып чыккан шикелле хәтерли һәм кирәк булган материалны, күз ачып йомганчы диярлек, табып ала иде. Ялтада торганда, авыру хәлендә кайбер хат-мәкаләләрен әйтеп яадырганда ул матбугатта басылып чыккан төрле чыганаклардан файдалана иде. Китапханәбез Казанда калганлыктан, ул бу чыганакларның үзеннән түгел, бәлки күңеленә урнашып калганы буенча файдалана иде. Бу хәл — әдәбият, культура, политика өлкәсендә булып үткән һәрбер вакыйга, һәрбер, факт, һәрбер, сүз, һәрбер исем, һәрбер яңалык Галимҗанның күңеленә урнашып, онытылмаслык тирән эз калдыруын күрсәтә иде. Ялтада, хәле бераз яхшыра башлагач, ул Татарстанда басылып чыккан әдәби әсәрләрне берсен дә калдырмыйча күзәтә башлады. Ул аларны укый һәм үз карашыннан чыгып бәя бирергә тырыша иде. Газеталарны, журналларны үзе уку дәрәҗәсенә килгәнчегә кадәр ул аларны миннән укыта иде. Тормыштан артта калмас өчен ул, кровате янына радио үткәртеп, көндәлек хәбәрләрне колакчыннар аркылы тыңлап ята иде. . Галимҗанның иҗат эшенә -ничек әзерләнүе һәм ничек иҗат итүе мәсьәләсенә килсәк, шуны әйтергә мөмкин: ул язачак әсәренең планын, андагы вакыйгаларны, хәрәкәтләрне, типларны җанландырып, бөтен күләме белән күз алдына китереп бастырганчыга кадәр буш вакытларында сәгатьләр, көннәр, хәтта айлар буена уйланып йөри иде. Инде вакыйгалар, хәрәкәтләр бер-бере белән бәйләнде, типлар, персонажлар^ характерлар үз калыпларына керделәр, формалаштылар дигән карарга килгәч кенә, I алимҗан өстәле янына утыра һәм яза башлый иде. Шу- ның өчен булса кирәк, яза башласа, өзлексез яза, күп һәм тиз яза иде. Кайбер вакытларда каләме нинди дә булса берәр сәбәптән төртелеп калса, тагын бүлмә буйлап арлы-бирле туктаусыз йөри башлый иде. XIV «Тугры сүз» романын язу уе Галимҗанда 1923—24 иче елларда ук туган иде. Ул еллар — авылда сыйнфый көрәшнең кискенләшкән еллары иде. Газеталарда һәр көн диярлек кулаклар тарафыннан селькор- ларның үтерелүләре турында заметкалар чыгып тора иде. Бер көн шулай газетаны укып чыккач, Галимҗан бүлмә буйлап йөр- дейөрде дә минем каршыма килеп басты. — /Ченә бит сыйнфый дошманның кабахәтлеге! Тагы бер селькорны вәхшиләрчә үтергәннәр! — диде дә тагы бүлмә буйлап йөри башлады. Бераздан минем янда яңадан туктады: — Татарлар арасында нинди сыйнфый көрәш булсын дигән бәндәләр бүген дә бар бит әле. Бу заметкалар үзләре генә дә авылда сыйнфый көрәшнең ни дәрәҗәдә, кискен булганын күрсәтмиләрме соң?.. Әллә бу турыда берәр хикәя языйммы икән? — диде. Галимҗанның күңелендә «Тугры сүз» романын язарга теләү шул көннәрдә тугандыр дип уйлыйм. Моннан соң ул, көндәлек эшләреннән бераз бушаган араларда, язылачак әсәрнең төп идеясе, күрсәтергә теләгән моментлары, турында тукталып, ешеш кына сөйләнә башлады. Әсәрнең идеясе — социалистик революциянең беренче елларында авылда булып үткән сыйнфый көрәшне күрсәтү иде. Бу көрәштә бер якта түбәннән күтәрелгән, иске дөньяның бөтен авырлыкларын, изүләрен үз башыннан кичергән Фәхри һәм аның иптәшләре булса, икенче якта капиталистик шәхси милекчелек җанына-канына сеңгән Вәли бай һәм аның иярченнәре булырга тиеш иде. Бу идея китапның соңыннан басылып чыккан редакциясендә дә шулай үзгәртелми калды. Баштагы план буенча әсәр түбәндәгечә дәвам итәргә тиеш иде: Фәхри белән Вәли бай арасындагы көрәш көннән-көн үсә, кискенләшә; селькор Фәхри фаш итә, каләме һәм сүзе белән аларга каршы көрәшә һәм фаҗигале рәвештә һәлак була. Шуңа күрә дә китапка башта «Тугры сүз» дип исем бирелгән һәм әсәрдә төп акцент Фәхринең селькор- лыгына төбәлгән иде. Менә бу планда «Тугры сүз» романы беренче мәртәбә 1925 елның язында Сочи шәһәрендә санаторийда языла башлады. Сочида Галимҗан бу әсәр өстендә һәр көн 3—4 сәгать эшли торган булды. .Кайчак ул үзе яза, кайчак әйтеп яздыра иде. Санаторийның зур балконына чыга идек. Галимҗан шунда, агач койкага ятып яки балкон буйлап арлы-бирле йөреп, әйтеп тора, мин исә аның артыннан язып өлгерергә ашыгам. Әлбәттә, санаторийда вакытта бу әсәр язылып бетмәде. Казанга кайткач, эш күп булды. Галимҗанның эш көне гыйльми үзәктә үтә. «Уңнар», «суллар» белән политик көрәш тә Галимҗанның күп көчен һәм вакытын ала. Эш белән дә, болай да өйгә килеп китүчеләр күп. Культура, әдәбият, сәнгать өлкәсендәге көндәлек эшләр дә (мәкаләләр язу, утырыш үткәрү, доклад ясау, лекцияләр һ. б.) өелеп тора... Шулай итеп, көз дә килеп җитте. Көзге озын кичләрдә яңадан «Тугры сүз»гә'кайтты: кайбер .вакыт ул үзе утырып яза, төи уртасына хәтле утыра, бик арыган чаклары булса, ялкынланып янып торган камин алдына качалкага утыра яки бүлмә буйлап арлы-бирле йөри һәм миңа әйтеп яздыра. Эш арасында сизелмичә көз дә, кыш та үтеп китте. 1926 елның башларында «Тугры сүз», ниһаять, язылып бетте. Бу турыда иптәшләренә сөйләп куйгаласа да һәм китапның язылып бетүе матбугатта телгә алынып үткән булса да, Галимҗан әсәрне нәшриятка тапшырмады. Мин аңардан: — Китап язылып бетте. Ни өчен бастырырга бирмисең? — дип сораганда, ул: — Ашыкма, балакай, әдәби әсәрләр — шәрап төсле ул. Никадәр озак ятса, шулкадәр яхшыра. Моны әдиплек тәҗрибәм бик ачык күрсәтә. Бераз ятып торсын әле. Аннан зарар булмас. Уйлый торгач, кайбер урыннары күңелемне канәгатьләми башлады. Кул тигәндә тагы бер мәртәбә җентекләп карап чыгарга кирәк булыр, — дигән мәгънәдә җавап бирә иде. Ләкин «Тугры сүз»гә һаман нәүбәт җитешмәде. Галимҗан «Әдәбият канупнары»н яза башлады. — Соң синең язган «Әдәбият кануниары»ң бар түгелме? —дип сораганда, ул: — Тормыш бер җирдә генә тормый; мәдәният, сәнгать үсә, — ди торган иде ул. — Шуның белән бергә әдәбиятка булган таләпләр дә арта... Укучыларны читтә калдырып, язучыларның үзләрен генә алсак та, әдәбиятыбыз әдәбият булсын өчен нинди кануннарга буйсынырга тиешлеген белергә тиешләр. Кызганычка каршы, алар, бигрәк тә яшьләр, моны күз алдына бик томанлы китерәләр, күбесенчә, үзләренең талантларына ышанып яшиләр, эшлиләр... Бу кануннарны билгеләү заманның иң кирәкле, беренче нәүбәттә торган эшләренең берсе дип карыйм... Ләкин бу китап та язылып бетми калды. 1927 нче елның март аенда Галимҗанны аяктан еккан авыру аркасында язу эше тукталып калды. Әйткәнемчә, «Тугры сүз»гә Галимҗанның кулы бары тик 1928 нче елда гына яңадан тиде. Мин, аның кушуы буенча, әсәрне яңабаштан укып чыктым. Ул миңа бик эчтәлекле, интригасы бик бай, кызыклы, яхшы язылган булып күренде. Шулай булса да, кайбер җирләре күңелемне канәгатьләндермәде. Болар түбәндәге моментлар иде: әсәрнең беренче редакциясендә Галимҗан Гайшәнең, Нәгыймәнең матурлыкларын, нәфислекләрен, ирләре белән бертуктаусыз иркәләшүләрен бик тәмләп, адарны Рафаэль яки Тициан мадонналарына охшатыбрак тасвирлаган иде. Болар бит кырларда, яланнарда эшләп үскән авыл кызлары. Иргә чыккач та күп авырлыклар күргәннәр. Аларның тышкы матурлыкларыннан бигрәк, эчке матурлыкларын, эшчәнлекләрен, бөтен авырлыкларны җилкәләренә күтәреп алырлык көчләрен күрсәтергә кирәк иде дип уйладым. Зирекле ишан хатыннарының да — яше, карты карт бабайны үзара бүлешү, сәдакага килгән нәрсәләрне үзара бүлешә алмыйча талашудан башка эшләре, омтылышлары, теләкләре юк кебек. Карт хатыннары бер хәл инде, әмма яшь хатынның үз ихтыяры белән икенче-өчен- че хатын булып яшәүгә ризалыгына ышанасым килми иде. Аның яшь күңелендә ашкынулар, канатланып очарга омтылулар, үз тормышыннан ризасызлыклар сүнеп бетмәгән булырга тиеш иде кебек. Галимҗан миннән әсәр турында фикеремне сорагач, мин аңа менә шуның кебегрәк берничә моментны күрсәттем. — Нәрсә беләсең син, нәрсә аңлыйсың! Тагы миңа акыл өйрәтеп утырган буласың!—дип, Галимҗан кәефсезләнер дип уйлаган идем, ләкин аның кыяфәтендә җитдилектән башка һичбер* нәрсә күрмәдем. — Уйлап карарга кирәк булыр, балакай, — дип кенә куйды. Нәтиҗәдә Гайшәнең бите сипкелләнде. Ул минем тәкъдим белән кертелде, аңа мин гаепле булып калдым. Ир һәм хатын араларындагы иркәләшүләр киметелә төште. Ишан дүртенче хатын алды. Бу хатын ишанның өйләрен тентегән вакытта юлбашчылык итеп йөрде. Гайшә советка сайланды, съездларга барды... Моның белән әйтергә теләгәнем шул: үзенең әсәрләренә аз гына булса да файда бирер дип табылган кечкенә генә киңәшләрне дә Галимҗан читкә какмый иде. Кыскасы, «Тугры сүз» яңабаштан эшләнә башлады. Бу вакытта Галимҗанның өстәл янына утырып, үзе язарлык хәле юк иде әле. Шуның өчен ул яткан җиреннән әйтеп тора, мин исә аның әйткәннәрен язып бара идем. Кайбер арада тукталып, ул уйланып кала. — Син, балакай, бар, ял ит. Әзрәк Рөстәм белән булыш. Ул сине сагынгандыр, — дип, мине чыгарып җибәрә. Мондый уйланулар ике-өч көн дәвам иткән вакытлары була. Бу араны мин, үз бүлмәмдә утырып, Галимҗан артыннан язып өлгерим дип ашыгып язган битләрне — черновикны акка күчерү өстендә эшлим. Моның кебек тукталып калу моментларыннан соң, Галимҗанның, әсәрнең язылып беткән өлешләреннән кайбер җирләрен яңадан укытып, тыңлап яткан чаклары да була иде. Менә шуның кебек моментларга таянып булса кирәк, Галимҗан «Тирән тамырлар»ның иң беренче басмасының сүз башында минем исемне телгә алып үткән иде. Иҗади эшенә яңадан кайткач, Галимҗанның сәламәтлеге дә ничектер тизрәк яхшылана башлаган кебек булды. Китапның ахырына таба якынлашып барганда Галимҗан инде, кроватьтан торып, кеше ярдәме белән өй эчендә таякка таянып йөрү дәрәҗәсенә җитә башлады. Ара-тирә, аз гына вакытка булса да, өстәл янына утырып, кулына каләм ала иде. Үзе күп язмаса да, миңа әйтеп яздырганнарын алып, яңабаштан карап чыга, төзәтә, өсти, сыза... Кыскасы, әсәре өстендә көче җиткән чаклы бирелеп эшли. Кулына каләм алып, аны карага манып, кәгазь өстенә беренче сүзне язуы белән ул миңа: — Беләсеңме, балакай, каләм очында караның ялтырап, юешләнеп торганын, каләмнең кәгазь өстендә үз артыннан мәгънәле эзләр калдырып йөрүләрен бик, бик сагынганмын икән! —дигәне әле дә хәтеремдә. һәм дөрестән дә, ул вакытта аның йөзе янып, балкып тора иде. Ул шатлана, сөенә, ул бәхетле иде. Ниһаять, Фәхри «Тугры сүз» өчен җанын фида иткән селькор булып кына түгел, тирән иҗтимагый тамырлардан үсеп чыккан, иске белән яңа арасындагы канлы фронтларда чыныккан, социализм кору юлында һәлак булган көрәшче сыйфаты белән алга килеп басты. Фәхринең фаҗигале үлеме уңае белән әсәрдә хикәя кылынган вакыйгаларның, типларның тарихи, иҗтимагый һәм политик тамырлары беренче редакциядәгегә караганда тагын да көчлерәк, тагын да күләмлерәк булып, тирәннән актарылып чыгарылды һәм шул сәбәптән әсәргә «Тирән тамырлар» дип исем бирелде. «Тугры сүз» дигән исем җәя эчендә генә калдырылды. Китап яңабаштан язылып бетте һәм Казан нәшриятына җибәрелде. Ялгышмасам, 1928 елның ахырларында басылып та чыкты. Галимҗанның бер гадәте бар иде: зур романмы, журнал-газета мәкаләсеме, ничек кенә булмасын — барыбер, басылып чыккач, ул күп вакытлар бу әсәреннән аерыла алмый, хәтта йокларга яткан вакытта баш астына куеп ята, йоклап киткәнче, мендәр астыннан чыгарып, берничә мәртәбә алып карый, я бу битен, я теге битен ачып укый торган иде. Бу гадәтен мин беренче тапкыр «Казакъ кызы», романы басылып чыккач күргән идем. Ул чакта да Гали1.мҗа'н, китап аның -кулына килеп төшү белән, шулай иткән иде. Хәтта эшкә киткәндә дә үзе белән бергә алып китә, мин укырга дип сорасам, бирми, аз гына буш вакыты булса, кулыннан төшерми. Берничә битен укый да, кулына китапны тотып, бүдмә .буйлап уйланып йөри, тагын укый, икенче җирен ачып карый, ятканда баш астына куеп ятаь йоклап киткәнче берничә мәртәбә чыгарып тагын укый, тагын уйлана. Бу юлы да шулай булды. Китап ни өчендер башта бер нөсхә генә килде. Бәлки, сигнал нөсхәсе булгандыр, анысы хәтеремдә юк. Шуның өчен беренче атнада мин китапны ип ләп карый да алмадым. Мендәр астыннан тартып чыгарып, өстәл өс- тенә куям дисәң, рөхсәт итми: — Торсын, тимә, — ди. Тик бер атна чамасы вакыт үткәч кенә, ул миңа китапны үз бүлмәмә алып чыгарга рөхсәт итте. Шунда да, икенче көнне үк кире кайтарып алды. Сүз уңае белән шуны да әйтеп үтәргә кирәк табам: «Тирән тамырлар» басылып чыкканнан соң, бер-ике ел үткәч, Гайшә Шәрипова бу әсәрне рус теленә тәрҗемә иткән иде. Бу тәрҗемә Галимҗанның кулына төшкәч, ул аны бик җентекләп укып чыкты. Хәзер, Галимҗанның карашыннан чыгып, тәрҗемәнең яхшы яклары яки кимчелекләре турында сүз йөртә алмыйм, чөнки ул вакыттан бирле бик күп еллар үтеп китте. Шулай да, аның шул чакта әйткән сүзләре хәтеремдә калган: — Мин әсәрне «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән сүзләр белән болай гына башламаган идем. Моның мәгънәсе бар иде. Беренчедән, бу — безнең әдәбиятыбызда классик форма алган бер кереш, икенчедән, бу әсәр — детектив түгел. Тәрҗемәче менә шуны аңламаган. Кайбер урыннарны «төзәтергә» тырышкан. Белмим инде, тәрҗемәче гаеплеме, редактормы? һәрхәлдә, мин бит әле җир өстендә, тере. Басып чыгарудан элгәре тәрҗемәне миңа җибәреп таныштырсалар булмас идеме икән? — дигән иде. XV «Тирән тамырлар» язылып беткәч, Галимҗан иске әсәрләрен яңабаштан эшләп чыгарга уйлады. Бу аның күптәнге теләге иде. Мәсәлән. «Безнең көннәр» трилогиясенең дәвамын яза башлаудан элгәре, инде язылып, күптән матбугатка чыккан беренче китабын яңадан эшләп чыгу фикере аңарда 1923— 25 елларда ук, «Татарлар'арасында революция хәрәкәтләре» исемле тарихи китабын язганда туган иде. Моның сәбәбе дә бар. Үзенең әйтүе буенча, Галимҗанның политик карашлары формалашуда, туры юлга чыгуда, күп нәрсәгә күзе ачылуда роль уйнаган нәрсәләр— беренчедән, 1913 нче елдагы Киев төрмәсе, соңыннанрак февраль һәм Октябрь революцияләре, шул вакытлардагы көрәшләрнең эчендә кайнавы иде. Әлбәттә, бу фактлар аны үз иҗатын яңабаштан бәяләргә мәҗбүр иткәннәр. Әмма инде 1923—24 елларда жандармериянең документлары белән якыннан танышу, революция хәрәкәтендә большевиклар партиясенең җитәкчелек роленә тәмам төшенү, сынфый көрәшләрдә эшчеләрнең һәм интеллигенциянең тоткан урыннарын киңрәк, тирәнрәк аңлау—болар барысы да элегрәк язган әсәрләрен яңабаштан карап чыгарга кирәк дигән уен тагын да ныгыттылар. Бу — мәсьәләнең бер ягы булса, икенче ягы түбәндәгедән гыйбарәт иде дип беләм: еллар үткән, тәҗрибәләр арткан саен, язучының, әлбәттә, әдәби осталыгы да үсә бара, примитив, схематик формалардан котыла, чынбарлыкны киң, тирән, тулы тормышчан, типик сурәттә күрсәтү ысулларын өйрәнә һәм язучы буларак үз-үзенә таләпләре арта бара. Шулар нәтиҗәсендә, электә язган кайбер әсәрләренең эчтәлеге Галимҗанны канәгатьләндерми башлады. Тарихи хакыйкатьне бу вакытта инде җитешеп өлгергән социалистик реализм методы белән ачып бирү өчен бу әсәрләрне яңабаштан эшләп чыгарга кирәк булды. Ләкин моңа һаман вакыт табылмый, көндәлек эшләр Галимҗанның КҮЛЫН тотып торалар иде. Сау вакытында Галимҗанның көннәре дә, кичләре дә эш белән үтә иде. Иртәнге чәйне эчкәч, яз булса, фаэтонга утырып, кыш бглса. чанага утырып, ул гыйльми үзәккә китә. Сәгать 1’2 ләрдә кайтып, көндезге чәен эчә дә тагын шунда китә. Аннан сәгать дүртләрдә, бишләрдә генә кайта. Бу вакытта инде аш әзер була. Битен-кулын юа, өстәл әзерләнгәнче көндезге почтаны карап чыга: газета-журнал,-хатларны укый. Аштан сон, кулына газета алып, бер ярты сәгать софага ятып, ял итә. Кыш көне булса, кунак бүлмәсендәге каминны яктырып, камин алдында качалкага утырып, тагын газета, журнал, китаплар карый. Безгә^кеше килмәгән көн булмыйдыр пде. һәр көн я Шаһит Әхмә- диев, я 1 абидуллин, я Габдрахман Сәгъди, я Сибгат Гафуров, я Фатих СәйфиКазанлы, тагы әллә кемнәр килеп чыта... Алар арасында сүз, күбесенчә, әдәбият, культура, политик хәл, политик көрәш, Татарстанның көндәлек бурычлары һәм башка шуның кебек мәсьәләләр тирәсендә йөри. Габдрахман Сәгъди килгәндә, ике арадагы сүз, күбесенчә, Сәгъдинең язган һәм язылачак мәкаләләре турында була иде. Яшь язучылар да, килеп, әсәрләре, иҗат планнары турында киңәшәләр. Чит шәһәрләрдән килүчеләр дә күп була иде. Алар — әдипләр, шагыйрьләр, мөхәррирләр, укытучылар. Культура мәсьәләләренә бераз мөнәсәбәте булган кеше Казанга килсә, Галимҗанны күреп китүне үзенең бурычы саный иде. Галимҗан боларның һәммәсе белән сөйләшергә сүз таба, күп кенә сораулар бирә. Кайвакытларда яшь кунакларны үзенең сораулары белән аптыраткан чагы да була иде. Кайберәүләр аның соравына түбәндәгечәрәк җавап бирәләр иде: — Бу әсәрне әле укыганым юк... — Бу мәкаләне әле күрергә туры килмәде... — Бу исемне ишеткәнем юк иде... — Мәсьәләнең ул ягына ничектер тиешле әһәмиятне бирмәгәнмен... . Яшь кунаклар белергә тиешле мәсьәләләр белән Галимҗанның танышлыгы аларныкыннан күбрәк, тирәнрәк, әтрафлырак икәне күренеп тораиде. Күп вакытлар гыйльми үзәктә эш сәгатьләрендә чишелеп бетмәгән мәсьәләләр белән Г. Шонаси килеп чыга. Шул арада я Каюм Насыйри- ның юбилеен үткәрү мәсьәләсе күтәрелә, җыентык әзерләргә. Каюм бабаны күргән, белгән картларны табарга, алардан аның кыяфәте, өс- башы, гадәтләре турында сорашырга, бу күрсәтүләр нигезендә художник тарафыннан ясалган эскизларны Г. Сәгъди, Г. Газиз, Г. Рәхим, Г. Шонаси һәм башкалар белән бергә утырып тикшерергә кирәк була, яки нәүбәткә әлифба мәсьәләсе килеп чыга, бу мәсьәлә тирәсендә көрәш башлана, тюркология съездына әзерлек алып барыла... Кыскасы, кеше артыннан кеше, эш артыннан эш һәр көн өзлексез дәвам итә. Кичләрен берәр җирдә җыелыш, утырыш булмаса, Галимҗан төнге сәгать икеләргә, өчләргә кадәр шуның кебек эшләр белән утыра. Менә болар барысы, бергә җыелып, Галимҗанга иркенләп утырып эшләргә, иҗат итәргә, яңа әсәрләр язу эшенә бөтен көчен куярга ирек бирмиләр иде. Көндәлек эш, көрәш белән үткән айлардан, еллардан соң Галимҗанны каты авыру аяктан екты. Инде әзрәк аякка баса башлагач, иҗади фикерләр уянгач, хәлсезлек йөдәтте. Үзе утырып язу гына түгел, яткан җирдән әйтеп яздыру да Галимҗан өчен бик авыр эш булып калды. Дөньяда яшәүнең мәгънәсе иҗат итү, көрәш дип таныган, бөтен аңлы гомерен шуңа багышлаган, көрәш казанында өзлексез кайнаган Галимҗан хәлсез, авыру хәлендә дә тик ятарга теләмәде. «Безнең көннәр»нең дәвамын язу, Галимҗанның үз сүзләре белән әйткәндә: «пролетариат революциясе көрәшләрендә партиябезнең юлбашчылык ролен партия оешмаларының эчке тормышларын, зур кыенлыкларга каршы җиңү моментларын» бөтен тулылыгы ‘белән күрсәтү эше зур көч-куәт таләп итә иде. Бу эшне башлап җибәрү өчен җитәр лек дәрәҗәдә көч-хәл кайтмаган әле. Шуның өчен элек язылган кайбер әсәрләрне яңабаштан эшләп чыгу планга кертелде. Галимҗан «Татар хатыны ниләр күрми» дигән әсәрен яңабаштан эшләп чыгарга уйлады. Бу китапны яңадан эшләү турында сүз кузгалгач, мин аңардан: — Ничек соң алай? Инде күптән язылып, басылып чыккан, бөтен укучы, халык тарафыннан танылган әсәрне яңабаштан эшләп чыгарга мөмкинме соң? Моның кебек эшләр әдәбият дөньясында очрыймы? - дип сораган идем. Галимҗан миңа моны эшләүнёң кирәклеген бик тәф- сыйллап аңлатты. — Бөтенләй яңабаштан эшләнмәсә дә, төзәтелеп чыгарылган әсәрләр аз түгел, — диде. — Ләкин мин бу әсәрне бөтенләй яңабаштан эшләп чыгарга уйлыйм, чөнки аның әдәби сыйфаты да, эчтәлеге дә яшь балаларның беренче адымнары кебек зәгыйфь. Бу — мәсьәләнең бер ягы. Икенче ягына килгәндә, әсәрнең төп каһарманы булган Гөлбануның авыр язмышы аркылы татар халкының революциягә кадәр булган тормышындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, бу тормыш үзе үк тудырган каршылыкларны киң һәм тирән рәвештә ачып бирергә мөмкинлек бар. Бу мөмкинлекләр китапның беренче басмасында әрәм булып яталар. Тагын шунысы да бар: китапта күрсәтелгән Гөлбануның язмышы ул иске тормыш өчен бер дә типик түгел. Бу язмыш гадәттән тыш бер вакыйга. Вакытында бу әсәр Эстәрле Тамакта булып үткән һәм ишетүем буенча Оренбургта да булып үткән чын вакыйгага нигезләнеп язылган иде. Ул заманда бер яшь кызның, явыз тормыш кануннарына каршы курыкмыйча көрәшкә чыгып, үз язмышын үз кулына ала белүе мине бик мавыктырган иде. Моның кебек хәл ул вакытлардагы иҗтимагый мөнәсәбәтләр өчен табигый бер вакыйгамы, юкмы — ул турыда уйланылмаган. Әмма язучы тормышны дөрес, чынбарлыктагыча күрсәтергә теләсә, аның язган әсәрендәге вакыйгалар, персонажлар тасвир ителгән тормышның үзеннән мәҗбүри рәвештә туарга һәм тормышның иҗтимагый тамырларын ачып бирергә тиешләр. Ягъни бу вакыйгалар, бу персонажлар тасвир ителгән тормышның җимеше, үрнәге булырга тиешләр. Әмма бу килеш Гөлбануның язмышы ул заманнардагы патриархаль тормышның җимеше дә, үрнәге дә була алмый...—дип аңлатты ул. — Алай булгач, Гөлбануның язмышы да башкача булырга тиеш. Әллә мин ялгыш аңладыммы? — Әлбәттә, башкача күрсәтелергә тиеш, — диде дә Галимҗан миңа Гөлбануның яңа язмышын кыскача сөйләп бирде. Мин: — Болай үзгәрткәч, ул бөтенләй икенче әсәр булып чыкмасмы соң? — дип сорадым. — Бәлки, шулай булыр да... Ләкин беренче басмадагы китапка кергән төп персонажларның исемнәре, характерлары шулай калыр, дип уйлыйм, әмма болардан башка да яңа персонажлар күп булыр төсле... Шулай итеп, «Татар хатыны ниләр күрми» дигән әсәр яңадан эшләнә башлады. Бу вакытта да әле Галимҗанның үзе утырып язарлык хәле юк иде. Аркасын берсе өстенә берсе куелган ике мендәргә терәп, кровать өстендә ярым утырган, ярым яткан хәлдә ул уйланып-уйланып әйтеп тора, мин язып барам... Шулай да Галимҗанның хәле яхшыра башлады. Әйтеп яздырмаган көннәрне ул, акка күчерелгән нөсхәне алып, үзе карап чыга, төзәтмәләр кертә. Бу әсәрнең яңадан язылу мөнәсәбәте белән шуны әйтәсем килә: Гөлбануның тормышындагы иң фаҗигале моментларны яздырган вакытта Галимҗанның чырае үзгәреп, йөзендә, күз карашларында әрнү сизелә иде. Мондый моментларны яздырганнан соң ул бер-шке көн эшли алмый ята иде. — Гөлбануны дәвам итмибезме, Галимҗан? — дип янына керсәм, ул: — Бу көннәрне яза алмабыздыр ахры... Ничектер авыр... күңелем борчулы... Син миңа, китапханәгә барып, «Мең дә бер кичә»не алып кайт әле, күңелем бераз ачылмасмы икән... — ди торган иде. Моның кебек моментларда Галимҗанның даруы — «Мең дә бер кичә», «Декамерон», «Унике урындык» кебек китаплар була иде һәм, бу китапларны укып, күңел төшенкелеген җиңә иде. Шулай итеп, сизелмәстән «Татар хатыны ниләр күрми» китабы язылып бетте һәм шул ук 1929 елны Казанда басылып та чыкты. XVI I Ниһаять, нәүбәт «Безнең көннәр»гә дә килеп җитте. Бу китапның беренче басмасын мин Казаннан башка китаплар белән бергә алып кайткан идем. Күрәсең, Галимҗан бу әсәре турында бик уйланган булса кирәк: беренче басманы бик өстән генә карап чыкты. Мин кайтканнан соң, «Безнең көннәр»нең беренче китабын яңадай яза башлады. Бу китапның яңабаштан эшләнергә тиешлеген Галимҗан миңа болан аңлаткан иде: — Марксизм-ленинизм тәгълиматы иҗтимагый-тарихи вакыйгаларны дөрес аңларга өйрәтте. Икенче яктан, татарлар арасында революция хәрәкәтләре тарихы өстендә эшләвем күп нәрсәгә яңача бәя бирергә, яңа күз белән карарга мәҗбүр итте. Дөньядагы катлаулы, тирән кузгалышлар, каршылыклар, аяусыз көрәшләр үзлегеннән килеп чыкмыйлар. Болар барысы да халыкның җитештерү мөнәсәбәтләре белән бәйләнештә мәйданга чыгалар. Татар халкының уяну мәсьәләсе дә менә шул мөнәсәбәтләргә бәйләнгән. Бу — бөтен Россиядә кузгалган көрәшләрнең бер тармагы гына. Беренче редакциядә мәсьәләнең менә бу ягы тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәгән. Әсәрнең алгы планында Давыт Урмановлар түгел, Гәрәй Солтаннар, Зариф Булатовлар кебек кешеләр торырга тиеш, чөнки болар иҗтимагый-тарихи вакыйгаларны дөрес аңлаган, көрәшнең үзәгендә кайнаган кешеләр. Болар — большевиклар һәм шулай күрсәтелергә тиешләр дә. Тарихи хакыйкатьне дөрес күрсә- тәм дисәң, пролетариатның сыйнфый көрәшләрендә партиянең җитәкчелек ролен, партиянең адып барган көндәлек эшен менә шундый кешеләр аркылы күрсәтергә кирәк булачак... — Давыт Урмановларны ни эшләтәсең соң? — дигәч, ул: — Давыт Урманов та, башка персонажлар да үз урыннарында калачак... Урманов күп кенә ялгышулар, эзләнүләрдән соң туры юлга килеп чыгачак кеше ул... — Давыт Урманов билгеле бер дәрәҗәдә синең үз портретың дигән сүзләрне ишетергә туры килгән иде. Аның сөеклесе Рауза булуы да бу сүзләрне дөреслиләр кебек... Шул сүзләр дөресме, түгелме? — Дөрес дисәм дә, түгел дисәм дә, ялгыш булачак... Урмановның карашлары, адашулары, эзләнүләре белән минем ул вакытлардагы эзләнүләрем, адашуларым арасында гомуми моментлар юк түгел. Ләкин бу моментлар тик минем өчен генә хас түгел иде. Бу — демократ интеллигентларның күпчелеге өчен хас моментлар... Инде Рауза мәсьәләсенә килсәк, бу китап язылган вакытта мин син уйлаган Раузаның дөньяда барлыгын да белми идем... — Рауза мәсьәләсен әллә мин уйлап чыгардым дип уйлыйсыңмы? Моны миңа Галә Ходаяровның хатыны Зәйнәп ханыммы, әллә башка берәүме әйткән иде... Хәер, моның әһәмияте юк, Раузамы, Разиямы. әмма аның тышкы матур кыяфәте эченә яшеренгән эчке череклеген бик оста күрсәткәнсең, —дип фикеремне тәмамладым. — Менә бу фикерең үзе юк сүзләргә каршы бик яхшы дәлил! — диде Галимҗан. Әлбәттә, моның кебек фикер алышулар «Безнең көннәр» язылган вакытта күп булды. Хәтеремдә, бер көн мин Галимҗаннан: — Син бу беренче китапны реакция елларына китереп туктатасың. Икенче, өченче китапларда нинди вакыйгаларны, нинди заманнарны күрсәтмәкче буласың? — дип сорадым. — Икенче китапта реакция еллары, 1914 нче елның империалистлар сугышы һәм, ниһаять, Февраль революциясе күрсәтелер дип уйлыйм,— диде Галимҗан. — Өченче китапта исә партиянең февраль белән октябрь арасындагы көрәше, Бөек Октябрь революциясенең җиңеп чыгуы... — Ул кинәттән тукталды һәм мыек астыннан көлемсерәп куйды. — Менә бит, «Безнең көинәр»не яза башлаганда мин аны трилогия булыр дип уйлаган идем. Руслар әйтәләр: «аппетит приходит во время еды», диләр. Минем дә шулай... Хәзер инде яңадан бу эшкә тотынгач, күрсәтергә уйлаган вакыйгаларны, җыйган материалларны өч китапка сыйдырып булырмы икән дип шикләнә башладым. Тормыш һаман алга бара бит!.. Пролетариатның көрәш эпопеясын яза башлагач, аның җиңеп чыгуын, дошманнарга каршы туктаусыз, авыр, канлы сугышлар, көрәшләр эчендә Совет дәүләтен төзү, социализм кору юлындагы уңышларын ничек күрсәтмәскә кирәк?!. Болар бит барысы да бер йомгакка уралган җепнең дәвамы... ' — Димәк, син бу әсәрнең каһарманнарын безнең бүгенге көннәргә кадәр алып килергә уйлыйсың икән, — дидем мин. — Птәрхәлдә, беренче бишьеллыкның җиңеп чыгуын күрсәтергә ки рәк иде дип уйлыйм. Хәер, бу киләчәкнең эше. Өченче китап язылганчы дөньяда күп яңалыклар булыр әле. һәрхәлдә, күрсәтелүне таләп итеп яткан материаллар бик күп... \ Менә шулай «Безнең көннәр»нең беренче китабы языла башлады. Бу вакытта Галимҗан инде өй эчендә йөри, кайбер вакыт бакчага да чыгып утыра, таягына таянып, врачларга, китапханәгә үзе бара иде. Барганда, унунбиш адым атлаган саен, ял итә-итә бара, әмма кайтканда, тауга каршы линейкага утырып кайта. Әлбәттә, ялгыз чыгып китәргә курка иде әле. Үзе белән мине алып йөри. Кая барса да, мин аның күләгәсе кебек янында барырга тиеш була идем. Көндезләре, мин эштә вакытта (мин тәмәке техникумында рус теле һәм әдәбият укыта идем), Галимҗан, «Безнең көннәр»нең акка күчерелмәгән караламаларын алып, бик җентекләп карап чыга, төзәтмәләр кертә, кайбер җирләрен үзгәртә, кыскарта, аерым бүлекләр яза. Шулай эшли ала иде инде ул. Хатларны да үз кулы белән яза, тик күчермәләрен генә миннән яздыртып ала. Ләкин кичкә таба хәле бетә һәм шул сәбәптән, күбесенчә, «Безнең көниәр»нең караламасын миңа әйтеп яздыра иде. 1933 елның башында бу китап та язылып бетте. Ул аны төзәтә-төзә- тә үз кулы белән акка күчерде. Ләкин, гадәтенчә, Галимҗан аны Казанга нәшриятка җибәрергә бик ашыкмады. Мин үземнең ашыгучанлы- гым белән: — Әйдә инде, китапны Казанга җибәрик!—диюемә каршы ул: — Бераз ятып торсын. Зарар итмәс... Суына төшкәч, тагын бер карап чыгарга кирәк булыр, — дип җавап кайтарды. Мин Ялтадан киткәч, Галимҗан «Безнең көннәр» өстендә тагын бер мәртәбә бик ныклап эшләгән булса кирәк, чөнки романның ахырында язылып бетү датасы «6 декабрь, 1933 ел» дип күрсәтелгән. «Безнең көннәр» романының 1934 елда Казанда басылып чыккан икенче басмасын редакцияләүче иптәшләрнең сөйләүләренә караган- 8. .с ә.- № ю. да, Галимҗан кулъязмасын нәшриятка яз көне җибәргән булса кирәк. Аңа тәнкыйтьче Г. Нигъмәти иптәш рецензия биргән, һәм шул рецензия нигезендә Галимҗан Ибраһимов аны яңадан бик ныклап эшләгәндер, тиешле төзәтмәләрне керткәндер, дип уйлыйм. Нәүбәткә «Безнең көннәр»нең икенче китабы килеп басты. Ләкин, Галимҗан бу икенче китапны эшли башлаганда мин аңа булыша алмадым, Сәмәркаидка әнием һәм туганнарым янына киттем. Әлбәттә, бу язу эшләре бертуктаусыз, һәр көн дәвам итте дип әйтеп булмый. Кайбер вакыт Галимҗанның авыруы көтмәгәндә көчәеп китә: туберкулез я тамагына күчә башлый, я тамагыннан кан килә, я плевриты кузгала... Кайбер вакыт кунаклар килеп, аның әллә никадәр вакытын алалар. Күрергә килүчеләрне, сөйләшеп утыручыларны әйтеп торасы да юк. Аларның килмәгән көннәре булмый. XVII Курорт сезоны башлану 'белән безгә туктаусыз кунаклар килә башлый иде. Казаннан, Уфадан, Мәскәү, Оренбург, Астраханьнан да һәм башка күп шәһәрләрдән ял итәргә яки дәваланырга килгән һәм татар культурасына нинди генә дә булса мөнәсәбәте булган иптәшләр Галимҗанның хәлен белергә дип килеп чыкмыйча калмыйлар иде. Казаннан Габдрахман Сәгъди, Уфадан Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш кебек иптәшләр һәр елны Ялтага киләләр һәм атнага бер-ике мәртәбә 'бездә булалар, Галимҗан белән сөйләшеп утыралар. 1929 елны бер төркем татар язучылары килеп чыкты. Алар тугандаш республикаларга сәяхәткә чыкканнар, культура уңышлары белән танышып йөриләр икән. Шуннан файдаланып, махсус, Галимҗанны күрер өчен, Бакудан туры Ялтага килгәннәр иде. Бу группа язучылар белән төшкән рәсем «Безнең юл» журналында басылып та чыкты булса кирәк. Кырым татар язучылары да, культура, мәгариф эшчеләре дә килеп йөриләр. Безгә бик еш килеп йөрүчеләрнең берсе—Ялтаның халык судьясы Гобәйдуллин иптәш иде. Ул бездән ерак түгел, Аутская урамында тора иде. Бик сабыр, тотнаклы кеше иде ул. Ул да актив формада булмаган туберкулез белән авырый иде. Бу кеше Галимҗанны бик зур ихтирам итә, аның күңелен, рухын кулыннан килгәнчә күтәрергә тырыша иде. Күп вакытлар ул өзлексез дәвалану белән бергә Ялтаның һавасы да туберкулез авырулары өчен бик файдалы, гаҗәеп шифалы икәнен сөй-’ ли, бу һава аркасында үзенең ничек терелүен мисал итеп китерә, судьялык эшендә очраган кызыклы вакыйгаларны сөйләштергәләп ала, Ялта хәбәрләре белән таныштыра. Гобәйдуллин иптәш килеп киткәннән соң, Галимҗанның рухы-күтәрелә, йөзе ачылып китә иде. Безгә килеп йөрүчеләр арасыннан тагын Ялта укытучысы исемдә калган. Бу кешенең исеме дә, фамилиясе дә хәтеремдә сакланмаган. Ләкин аның Аутская урамындагы урта мәктәптә эшләгәнен, шул ук мәктәп бинасында яшәгәнен бик яхшы беләм. Соңыннан, Галимҗан торып йөри башлагач, без аларга үзебез дә берничә мәртәбә бардык. Гадәттә, бу иптәш безгә хатыны белән бергә килә торган иде. Ул балта белән юнып эшләгән шикелле зур гәүдәле, шомырт төсле кара калын кашлы, 30—35 яшьләр тирәсендәге кеше иде. Хатыны да үзе кебек зур гәүдәле, ягымлы гына, шаян гына хатын иде. Икесе дә шат күңелле, сүзчән, уен-көлке яраталар. Болар килгәч, кичәләр күңелле генә үтә, җитди сүзләр шаян сүзләр белән аралаша. Галимҗан өй эчендә таякка таянып йөри башлагач, яшьлегендә, бигрәк тә өйләнмәгән чакларында бик яратып, бирелеп уйный торган «егерме бер» дигән карта уенын алар белән бергәләп уйный башлады. Мин карта уенын яратмасам да, сан бозмас өчен, дүртенче ‘булып уенга катнаша идем. Ставка булып эстенә «10 тиен», «20 тиен», «50 тиен» дип -язылган кәгазьләр йөр<и. Кайбер вакыт уен шундый кызып китә иде, ставкалар, гадәттә, 50 тиеннән артмаса да, банкта ‘берничә йөз сумлык кәгазь җыела. Галимҗан бик җитди кыяфәт белән, - кәефсезләнгәнен яки куанганын һич тә сиздермәскә тырышып уйный. Мин аңа сынап җзраштыргалап алам. Әгәр борынының сул канаты хәрәкәтләнә башласа, .мин аның кулындагы карталары начар булганын, борынын берничә мәртәбә рәттән тартып куйса, кулындагы карталары яхшы булганын аизәм. 1929 нчы елда Ялтага Уфадан Гозәеровлар килде. Болар килү белән безгә еш катнаша торган кунакларның саны артты. Гозәеровның хатыны Галимҗанга якын кардәш тә иде. Бу гаиләнең Галимҗанга чын, ихлас күңелдән ихтирамлы мөнәсәбәттә булуы сизелеп тора иде. Моны раслар өчен бер вакыйганы искә төшереп үтүне кирәк табам. Көннәрнең берендә ниндидер 'бер газетада Бакуның медицина галимнәре туберкулезга каршы дару тапканнар, дигән хәбәр чыккан икән. Бу хәбәрне укыгач ук, газетаны кулына тотып, Гозәеров безгә йөгереп килде. Шундый, куанган, шундый шатланган, әйтерсең, аның кулында хәерле хәбәр язылган газета гына түгел, ә Галимҗанны терелтә, тәмам аякка бастыра торган шифалы даруның үзе! Галимҗан бу хәбәргә бик шатланды. Гадәтенчә, шатлыгын бик ачык белдермәсә дә, чыраеның ачылып китүе, ара-тирә борынын тартып куюы аның бу хәбәргә шатлыклы өмет бәйләгәнен күрсәтә иде. Гозәеров киткәч үк, ул миңа Бакуга хат язарга кушты, чөнки бу яхшы хәбәр, ялгьвшмасам, Бакудан чыккан иде. Мин 'аның кушуы буенча Әзербайҗан Сәламәтлек саклау комиссариатына хат яздым. Җавапны Галимҗан сабырсызлык белән көтте. Хат язганнан соң биш-алты көн үткәч, почта килгән саен: — Бакудан хәбәр юкмы? — дип сорый иде. Өметләнә дә, өметләнергә дә курка иде, чөнки, бик нык өметләнеп, өмете бушка чыкса, күңеленә бик авыр булачагын белә иде. Ниһаять, Бакудан бу юнәлештә бик тирән тикшерүләр алып барылганлыгы, ләкин даруның әле тикшерелеп бетмәгәнлеге, лаборатория тәҗрибәләреннән ерак китмәгәнлеге һәм шул сәбәптән клиника, больницаларга дару сыйфатында тәкъдим итү дәрәҗәсенә килеп җитмәгәнлеге турында җавап килде. Бу хәбәрне алгач, Галимҗан берничә көн күңелсезләнеп йөрде дә: — Нишлисең, балакай, вакыты килеп җитмәгән әле. Вакыты белән туберкулезга да, ракка да дару табарлар, — дип куйды. Ялтада безнең белән аралашкан һәм Галимҗанны бик ихтирам иткән кешеләрдән'берсе — партиянең Ялта шәһәр комитеты секретаре Шакир Даутов иде. Бу — урта буйлы, дулкынланып торган коңгырт чәчле, 30—33 яшьләрдәге хәрбиләрчә җыйнак, мәһабәт бер кеше «иде. Өс-башы да ярым хәрбиләрчә иде. Бу иптәш 1924 нче елга кадәр Ватанның чик сакчылары арасында политик эш алып барган һәм соңгы елларда аны партия эшенә күчергәннәр икән. Бу елларны Ялтада азык мәсьәләсе читенләшкән иде. Шуның өчен, без торган пансионатның хуҗалары инде аш-су әзерләмичә, курортка килгәннәргә дә, безгә дә тик квартира гына бирә башладылар. Без, хезмәтче хатын яллап, аш-суны өйдә әзерли башладык. Үз вакытында Татарстан хөкүмәте Галимҗанны бик кадерләде, хөрмәтләде. Каты авырып киткәч, аның сәламәтлеген кайтару юлында бөтен чараларны күрде һәм 'бөтен расходларны үз өстенә алды. Моннан баника, Галимҗанга дәваланыр өчен дип, еллар ’буенча, өзлексез, һәр ай саен 400 сум акчалата җибәреп торды, инвалидлык пенсиясе дип, шул ук күләмдә 8* Һәр ай саен ярдәм итеп килде. Бу акчалар врачларга бирергә дә, пансионатта квартира һәм аш-су өчен түләргә дә җитә иде. Ләкин азык әйберләрен табыштыру читенләшкәч, бу акчалар җитми башлады. Бераз кысынкы торган чаклар да булды. Тик Казаннан, нәшрияттан Галимҗанның басылган әсәрләре өчен гонорарлар килә башлагач кына иркенәеп киттек. Ялтаның зур базары янында партия эшчеләре өчен махсус магазин ачылган иде. Шакир Даутов Галимҗанны шул магазинга беркетте. Өстәмә тукланырга тиеш булган авыру кешегә җитәрлек түгелдер диптер, елга өчдүрт мәртәбә санаторийларга путевкалар алып бирә һәм бу путевкалар белән Галимҗанга паеклар »б ирдер тә иде. Аның Галимҗанга күрсәткән илтифаты һәм ихтирамы хәтта вак- төяк эшләрдә дә күренә иде. Бу уңай белән мин бер вакыйганы искә төшереп үтәргә телим. Рөстәм үлгәч, Галимҗан мине Астраханьга җибәреп (ул вакытта әнием Астраханьда яши иде), сеңелем Ләйләне алдыртты. Ләйлә бу вакытта 13—14 яшьләрендәге кыз иде. Бер көн Ләйлә белән бергә магазинга продуктлар алырга чыгып киттек. Магазинга кергәч, Ләйлә «юнг-штурм» костюмын күреп алды да: — Миңа шул киемне алып бир! — дип йөдәтә башлады. — Минем күптән инде шундый костюм киясем килә. Безнең мәктәптә бөтен кызлар шулай киенгәннәр!—диде. Бик йөдәткәч, мин алып бирмәкче булдым. Ләкин сатучы: — Бу костюм бер җаваплы эшченең кызы өчен калдырылган, гаеп итмәгез, сезгә сата алмыйм, — диде. Юл буе Ләйлә шыңшып кайтты. Өйгә кайткач, мыш-мыш елый башлады. Галимҗан, Ләйләнең ни өчен елаганын белгәч, аның башыннан сыйпады да: — Әй, җүләр, шуның өчен кеше күз яше түгәме? Тукта әле, мин Даутов иптәшкә шалтыратып карыйм, ни дип әйтер, — дип, үз бүлмәсенә кереп китте. Галимҗан Даутовка: — Кызыбыз магазиннан елап кайткан... — дип мәсьәләне аңлатты. Даутов: — Мин хәзер магазинга шалтыратырмын, костюмны барып алсын. Ул җаваплы эшче белән мин үзем аңлашырмын, сез борчылмагыз! — дип җавап кайтарды. Галимҗанга кирәк булган һәм Ялтада табылмый торган мамык, бинт кебек нәрсәләрне, риванол кебек даруларны Даутов иптәш Сева- ‘ стопольнең партия комитеты аркылы диңгезчеләр госпиталеннән алдырта иде. Даутов иптәш Галимҗанны берничә мәртәбә Максим Горький белән очраштырырга тырышып йөрде. Ул елларны Максим Горький Кырымда — «Мелас»та тора иде. Ләкин, кызганычка каршы, очрашу булмады: я Галимҗанның, я Максим Горькийның хәле начарланып китә, я тагы нинди дә булса берәр хәл килеп чыга... Әмма В. Бахметьев, Ф. Гладков, И. Овчаренко, Афзал Таһиров, ФәритХәсәнов (Башкортстан өлкә комитеты культура һәм пропаганда бүлегенең мөдире) кебек иптәшләрне Галимҗан янына үзе белән бергә алып килә иде^ Безнең үзебезнең дә берничә мәртәбә Даутов иптәшләрдә кунакта булганыбыз бар. Галимҗан белән' Даутов арасындагы сүз, күбесенчә, партия эшләре, партия алдындагы бурычлар, бишьеллык план, хөкүмәтнең уңышлары, Ялтада язучыларны оештыру кебек мәсьәләләр тирәсендә бара иде. Бу мәсьәләләрне Галимҗанның инәсеннән җебенә кадәр беләсе килә, бик җентекләп сораша иде. Галимҗан үзе дә Даутов иптәшне якын кардәше, туган энесе кебек итеп күрә һәм чыныккан большевик итеп саный иде. XVIII Галимҗанга юбилей ясау мәсьәләсе 1927 иче елларда, ул үзе Казанда чакта ук, кузгатылды. Ләкин Галимҗан бу эшкә каршылык күрсәткән иде. Бу турыда Татарстан Халык Комиссарлары советы председателе Габидуллин иптәш сүз кузгатканда, Галимҗан кистереп: — Әле иртә. Эшләнгән эшләрдән эшләнәсе эшләр күбрәк, — дип җавап кайтара иде. — Эшләнгән кадәресен дә яңабаштан карап чыгасы бар. Икенче яктан, егерме ел хезмәт юбилей өчен бик аз вакыт. Мин үземнең төп эшем матур әдәбият дип беләм, әмма бу егерме ел эчендә, бигрәк тә соңгы ун ел эчендә, бу эшкә үземне канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә вакыт бирә алмадым. Ашыкмаска кирәк, хәзергә юбилейны калдырып торыйк. Юбилейның кирәклеге турында Галимҗанга бигрәк тә күп сөйләүчеләрдән Габдрахман Сәгъди һәм Гомәр Гали иптәшләр булды. Болар һәр килгәннәрендә бу турыда сүз кузгатып, Галимҗанны күндерергә тырышалар иде. Болар, Галимҗанның татар матур әдәбиятын, гомумән культурасын үстерүдәге роле, аның зур сүз художнигы булуы, тел, гомумән филология, тарих өлкәсендәге эшчәнлегенең зур әһәмияте турында сөйлиләр иде. Ләкин Галимҗан һаман үз сүзендә торды. — Юк, хәзер юбилейлар ясый торган вакыт түгел, — ди торган иде ул. — Мин коммунист, пролетариат революциясенең бер солдаты. Мин халкым алдында көчем җиткән кадәрле үз' бурычымны үтәргә мәҗбүр дип беләм һәм моның өчен юбилейлар ясауны кирәкмәгән, артык нәрсә дип саныйм. Бу егерме ел эчендә матур әдәбият өлкәсендә мин үз бурычымны тиешле дәрәҗәдә үти алмадым дип хисаплыйм. Юбилейга минем ризалыгым юк! Галимҗан, авырып, Кырымга китәргә мәҗбүр булгач, инде юбилей мәсьәләсе шулай сүнеп калыр, артык «кузгатылмас дип уйлаган идек. Дөресен әйткәндә, Галимҗанның ул вакыттагы хәле юбилейлар турында уйланырлык, андый шау-шулы тантаналарны күтәрерлек түгел иде. Ләкин Казаннан килгән кайбер иптәшләрнең сөйләнүләре, килеп торган тәбрик телеграммалары, хатлар, 1927 нче елның ахырларында матбугатта чыккан кайбер материаллар һәм, ниһаять, Тулумбайский- ның хаты — бу мәсьәлә, ягъни юбилей мәсьәләсе, көн тәртибенә яңадан куелган кебек күренә башлады. Болай булгач, әлбәттә, өй эчендә бу турыда сөйләшкән идек. Үзара сөйләшкәндә дә Галимҗан юбилейга каршы икәнлеген әйтә иде. — Юк, иркәм, син яшьлек белән күп нәрсәне аңлап җитә алмыйсың әле, — дигәне әле дә хәтердә. — Мине шулай хөрмәтләргә, күтәрергә теләүләре, - бу ихтирамга мине лаеклы дип табулары, бәлки, күңелемә дә хуш килә торгандыр. Ләкин төп мәсьәлә минем шәхси тойгыларымда түгел, һич булмаганда егерме биш еллык булса, уйланып карарга мөмкин булыр иде әле. Әмма егерме еллык — юбилей өчен аз вакыт. Егерме еллыкка юбилей ясалмый ул. Хәзер илебез алдында берсеннән-берсе зур, кызу эшләр, вазифалар торганда, халыкны мондый шәхси эш белән мәшгуль итүгә ризалык бирү коммунист өчен килешми! Минемчә, Галимҗанның юбилейга булган бу мөнәсәбәте рыялы түбәнчелектән, яисә үзенең эшчәилегенә тиешле бәяне биреп бетермәүдән түгел иде. һичшиксез, ул үзенең әдәбиятта тоткан урынын аңлый иде. Үзен һәр эштә җаваплы саный иде. Аны шуннан гына аңларга мөмкин иде: кемгә дә булса хат язарга кирәк булса, бик уйлап яза. Бик ашыгыч булмаса, язган көнне үк җибәрми, икенче көнне яңадан укып чыгып, төзәтмәләр кертә, акка күчертә, караламасын ерттырмый, аны өстәлнең караламалар өчен дип аерып куйган тартмасына, хат папкасына тыгып куя, саклый. Бу төгәллек фәкать язган хатларына карата гына түгел. Үзе турында чыккан мәкаләләрне дә ул шулай ук җыя, саклый, ара-тирә аларны караштыра, хәтерендә яңарта тора. Үзенең язган китапларың гына түгел, мәкаләләрен, хәтта кечкенә газета заметкаларын да югалтмый, аларны газета, журналлардан кистертеп алдырта, «ак кәгазьгә келәй белән китап рәвешендә ябыштыртып, үзләренә махсус папкаларга куй- дырта. Бу папкалар аның кадерле кара шкафында сакланалар. Шулай ук ул үзенә килгән хатларны да ертмый, югалтмый, тәртиплән җыеп бара нде. Мондый фактлар аның каләме астыннан чыккан язуларның бервакыт әдәбият тарихы өчен кирәк «булачагын 'белгәнен күрсәтәләр дип уйлыйм. Ләкин юбилейга каршылык күрсәтүе, дөрестән дә, рыялапу түгел иде, бәлки үзенә артык дәрәҗәдә таләпчән булуыннан, татар әдәбияты, татар культурасына биргән җимешләрен юбилей өчен җитәрлек дип санамавыннан, күңеле канәгатьләнмәвеннән, бу өлкәдә егерме ел гына эшләвен аз дип табуыннан, киләчәктәге вазифалары тагын да зуррак, тагын да күләмлерәк булырга тиеш дип уйлавыннан иде. Ләкин Татарстан хөкүмәте, Галимҗанның риза булмавына карамастан, бу юбилейны үткәрергә карар чыгарган иде һәм ул аиы 1928 нче елның башында бик тантаналы итеп үткәрде дә. Галимҗан үзе бу юбилейга бара алмады. Ул вакытларда өй эчендә таякка таянып, кеше ярдәме белән йөрерлек дәрәҗәдә сәламәтлеге кайткан булса да, ерак юлга чыгарлык, тантаналы мәҗлесләрдә сәгатьләр буенча утырырлык хәле юк иде әле. Юбилеена үзе бара алмаса да, юбилей аңа бик сизелеп үтте. Ул көнне иртәдән башлап телеграммалар ташкын кебек ага башладылар. Почтальоннар бер китергәндә 15—20 ләп телеграмма китерәләр иде. Лрасы ярты сәгать үтми — тагын киләләр, тагын китерәләр... Почтальоннар телеграммаларны ташыйташый бик арыдылар булса кирәк. Ниһаять, көн урталарында телеграф начальнигы: — Телеграммаларны и-ке-өч сәгатькә бер җыйнап китерергә рөхсәт итмәссезме икән? —дип сорарга мәҗбүр булды. Әлбәттә, Галимҗан моңа риза булды. Кайдан гына юк иде телеграммалар! Казанны телгә дә аласы юк.. Бик күп. Татарлар күп булган Мәскәү, Уфа, Оренбург, Троицк, Чиләбе, Астрахань һәм башка шуның кебек шәһәрләрдәй телеграммалар явып тордылар. Хәтта, өмет ителмәгән Архангельск, Мурманск, Сахалин кебек җирләрдән дә бар иде. Болар аерым кешеләрдән дә, төрле фәнни, әдәби, иҗтимагый җәмгыятьләрдән, оешмалардан да иде. Хәтта Германия, Төркияләрдәи дә телеграммалар килде. Бу телеграммалар ташкыны Галимҗанның рухын, күңелен күтәргәнлеге сизелеп тора: йөзе алсулана төшкән, чырае ачык, күзләре нурлы... Ләкин, гадәттәгечә, үзенең шатлыгын бик үк сиздермәскә тырыша. Бүлмәсенә алып кергән һәрбер телеграмманы бик дикъкать белән укып чыга, кай җирдән килгәненә карап аера, кровате янына шул көн махсус кертелгән өстәл өстенә куйдырта. Ара:тирә алып, яңадан укып чыга. — Юбилей бу дәрәҗәдә киң күләм алыр дип уйламаган идем мин, — дип ;куя. Тагын тора да: — Бу инде юбилейлар вакытында була торган хәл, ләкин, шулай булса да, бик үк артык кабартып җибәрмәделәрме икән? — ди. Юбилей көннәрендә килгән хәбәрләргә караганда, юбилей тантанасы Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә һәм башка республикаларда да, Мәскәүдә дә билгеләнеп үтелгәнлеге билгеле булды. Бу көннәрдә Галимҗанны Татарстанда һәм Казатыстаида өлкәне өйрәнү җәмгыятьләренә почетный член итеп сайлаулары турында хәбәрләр алдык. Шулай ук почетный членлык билеты Татарстанның педагогик җәмгыятеннән дә килде. Юбилейдан бераз элегрәк Художество фәннәре академиясенең гыйльми секретариатыннан Галимҗанның бу академиягә член итен сайланганлыгы турында да белдерү алынды. Юбилейдан соң, бераз вакыт үткәч, ВЦИК президиумының Галимҗанга «Художество фәннәре академиясе члены Галимҗан Ибраһимовка Хезмәт батыры исеме бирелде» дигән протоколы килде. Мондый зур ихтирам күрсәтү Галимҗанны борчыгансыман да булды. — Мин бит бик авыру кеше. Бу бик зур ихтирамны аклар өчен көчем дә, гомерем дә җитәрме икән?—дигән кебек сүзләре шуны күрсәтә иде. Юбилейдан соң бераз вакыт үткәч, Ялтага Мөхәммәт Таһиров иптәш килеп чыкты. Бу кеше ул вакытта Татарстанда Мәгариф халык комиссары иде. Таһиров иптәш үзе .белән бергә юбилей вакытында алынган бик күп котлау адресларын, телеграммаларны, газета-журнал- ларны алып килгән иде. Таһиров иптәш Казанда юбилейның ничек үткәнен бик тафсиллы рәвештә сөйләде. Аның белән бергәләп рәсемгә төштек. Бу рәсехМ шул ук елда «Безнең юл» журналында басылып чыкты. Мөхәммәт иптәш, Ялтада күп тормыйча, Казанга кайтып китте. Ул ничектер бик борчулы, тынычсыз күренде. Күзләрендә әрнүме, пошынумы бар иде. Галимҗан да моны сизгән икән. Таһиров иптәш кайтып киткәч: — Бу Мөхәммәтне нәрсәдер бик борчый. Читләтеп сораштырып карадым, сүзне икенчегә бора, аңламаган кебек була. Үзе әйтергә теләмәгәч, бик ныклап сораштырырга уңайсыз кебек булды. Хәерлегә булсын! — дип куйды. Арасы күп үтмәде, Казаннан Мөхәммәт Таһиров иптәшнең фаҗигале үлеме турында хәбәр килде. Шул вакытта Галимҗан бик әрнегән» көенгән, үзүзен шелтәләгән иде. — Менә бит безнең интеллигентщииалык! Мин аның күңелендә ниндидер бер авырлык барлыгын сизгән идем. Үзе әйтергә теләмәгәч, ныклап сораштырырга уңайсыз дигән булып, кире чигендем! Д1иңа коммунист белән коммунистларча турыдан-туры, ачык сөйләшергә кирәк булган лкәп. Каян (беләсең, бәлки, ничек тә булса яр(дәм итәргә яисә тәэсир итәргә мөмкин булган булыр иде! —дигән «кебек фикерләрне кабатлады. Галимҗан тыштан кырыс кеше кебек күренсә дә, үзе нечкә күңелле, сизгер иде. Юбилей вакытында Казан шәһәр советы безнең Казандагы квартирабызны Галимҗанга гомере буе тиген файдаланырга бирү турында, ягъни квартира һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү алмау турында карар чыгарды. Шуннан соң без Казандагы квартирабызга акча түләми башладык. Шулай да без бу квартираны 1929 нчы елны, бушатып, яңадан Татарстан Мәгариф халык комиссариатына кире кайтардык. 1929 нчы елның икенче яртысында Галимҗан мине безгә кунакка килгән Габдрахман Сәгъди белән бергә Казанга җибәрде. Үзем белән бергә Рөстәмне дә алып кайттым. Казанда Сәгъдиләргә төштек. Галимҗанның киңәше буенча, мин башта Совнарком председателе К. Абрамов иптәшкә бардым. Ул мине бик яхшы каршы алды. Мәсьәләне Совнаркомның президиумына куеп: — Галимҗан Ибраһимов Казанга кайтуыннан ике ай элек хәбәр биргәннән соң, аңа хәзерге тапшырган квартирасы урынына шул ук күләмдә хөкүмәтнең карары буенча тиген файдаланырга башка квартира әзерләп куярга өстебезгә алабыз дигән мәгънәдә рәсми карар чыгарырга кирәк булачак, — дигән фикерне әйткәч, әлбәттә, мин бик риза булдым. Ул миннән: — Квартирыгызны бушатыр өчен сезгә нинди ярдәм кирәк?'—дип сорады. — Казанга кайткач, өйдәге бөтен нәрсәләр кирәк булачак. Шуның өчен аларны берәр җиргә вакытлыча сакларга бирергә кирәк булыр дип уйлыйм, — дигәч, Абрамов иптәш: — Алай булгач, менә нәрсә эшлик: музейның кыйммәтле экспонатларны саклый торган подваллары бар, — диде. — Мин Мәгариф комиссары белән сөйләшермен. Мөмкин булса, шунда куярбыз, мөмкин бул- маса, башка берәр җир табарбыз. Сез борчылмагыз. Бу мәсьәләне хәл иткәч үк сезгә хәбәр итәрбез. Икенче көнне Гомәр Гали килеп әйтте: — Әйберләрне, китапханәне музей подвалына куярга хәл .ителде, — диде.— Ярдәмгә Тулумбайский белән мине билгеләделәр. Кирәк булган ящик, кап, катыргы, кәгазь, бау кебек, ат-арба кебек нәрсәләрне Мәгариф комиссариаты бирә. Әйберләрне тапшырганда Мәгариф комиссариатыннан бер вәкил булачак. Икенче көнне үк эшкә башладык. Гомәр Гали белән Тулумбайский әйберләрне төрергә, китапларны куярга кирәк булган бөтен нәрсәләрне- алып килделәр. Китапханә һәм Галимҗанның кулъязмалары бик зур җиде ящикка тутырылды, кадакланды. Пианинодан башка бөтен өй җиһазлары да, савытсабага кадәр җыештырылып, ныклап бәйләнде. Пианиноны Сәлах Атнагулов иптәш, вакытлыча файдаланып торырга һәм кирәк булуы белән кире кайтарып бирергә дип сүз биреп, алып китте. Аның балалары музыкага өйрәнәләр икән дә инструмент таба алмый җәфаланалар икән. Кайбер кешеләрнең әйтүенә караганда,, бу пианино бүгенгәчә Сәлах Атнагулов иптәшнең балдызыныңмы, кай- нигәченеңме өендә саклана икән. Әйберләрне музей подвалына илтеп куйдык. Галимҗан Ибраһимов- ның өй җиһазлары, китапханәсе, кулъязмалары, үзе яки аның хатыны Гөлсем Мөхәммәдова килеп сорап алганчы, вакытлыча саклап торырга, кабул ителде, дигән мәгънәдә акт төзелде һәм бу актка музейның директоры кабул итеп алучы рәвешендә, мин'тапшыручы рәвешендә, Мәгариф комиссариатының вәкиле һәм, хәтеремдә юк, Тулумбайскиймы, Гомәр Галиме шаһитлар рәвешендә кул куйдык. Актның бер нөсхәсе- миңа, бер нөсхәсе Мәгариф комиссариаты вәкиленә тапшырылды, өченче нөсхәсе музейда калды. Бу вакытка инде, К. Абрамов иптәш әйткәнчә, Совнаркомда квартира турында да карар чыгарылып, аның копиясе минем кулыма тапшырылган иде. Димәк, Галимҗан Ибраһимов ике ай алдан хәбәр итүе белән, аңа шул вакыт эчендә хәзер тапшырган квартира күләмендә яңа квартира әзерләнеп куелачак. Эшләрне бетереп, мин Ялтага кайтып киттем һәм бу кәгазьләрне Галимҗанның үз ңулына тапшырдым. Бу җирдә шуны әйтеп үтәсем килә: 1963 нче елны Казанга баргач, мин бөтен музейны һәм аның фондын карап чыктым, ләкин безнең сакларга дип тапшырылган нәрсәләрнең берсен дә таба алмадым. Әйберләр генә түгел, хәтта шул вакытта язылган һәм 4—5 кеше тарафынндн кул 1куелган акт та югалган. Бу актны «музейның үз архивыннан таба алмагач, Казанның Үзәк архивыннан да эзләп карадым, ләкин музей тарафыннан да, Мәгариф комиссариаты тарафыннан да тапшырылган документлар арасыннан бу акт килеп чыкмады. Әгәр Галимҗанның китапханәсе табылса, аның иҗатын өйрәнү өчен генә түгел, бәлки татар әдәбиятының тарихын өйрәнү өчен- дә моның бик зур әһәмияте булыр иде дип уйлыйм. Кызганычка каршы, Казанга бу баруымда вакытым аз булды. 1929—1939 нчы елларда музейда эшләгән иске хезмәтчеләрне табып-, алардан сораштырырга, дәүләт фондының архивларын карарга вакытым булмады. Шул кадәр китапларның, әйберләрнең бер төрле дә эз калдырмыйча югалуы мөмкин түгел, моңа һич тә ышанасы килми. Бо лар бит инә түгел! Бик кадерле китапларны, кулъязмаларны тутырып кадаклаган ящиклариың, өй җиһазларының кая киткәнен күргән, белгән кешеләрнең кайберләре, бәлки, исәннәрдер, дигән өмет бар. Архивтагы кәгазьләр, ящиктагы китаплар шәхес культы елларында ертылып, яндырылып, юкка чыгарылган булсалар да, өй җиһазлары калырга тиеш иде. Әлбәттә, бу нәрсәләр Галимҗанның китапханәсе, кулъязмалары урынын тота алмыйлар. Шулай да булса, бу әйберләр Галимҗанның хатирәсе, төсе булып, тиешле урында сакланырга лаеклы дип уйлыйм. Зират итик дисәк, бүген без Галимҗанның кабере кайда икәнен дә белмибез бит! һичшиксез, тиешле оешмалар, Галимҗанның бу мирасын табып, дәүләт милке итәргә тырыша торганнардыр. Галимҗанның замандашлары исән вакытта бу эзләнүләрне киңрәк күләмдә алып барасы һәм ашыктырасы иде. Берничә елдан аның соң булуы мөмкин. XIX 1940 нчы ел, март ае иде бугай. Бәлки, 1941 нче елдыр, — анысын яхшы хәтерләмим. СССР язучылар союзы Мәскәүдә драматургларның, тәрҗемәчеләрнең конференциясен үткәрде. Язучылар союзының Кырым идарәсе мине тәрҗемәчеләр секциясенең конференциясенә җибәрде. Көннәрнең берендә, Мәскәүнең Воровский урамындагы язучылар клубында, А. Фадеев иптәшнең җитәкчелеге астында пленум булып үтте. Бу пленумда, ялгышмасам, Валентин Катаев иптәшнең әсәре тикшерелде. Пленумнан соң, курчак театры җитәкчесе Сергей Образцовның чыгышы булачак, диделәр. Мәскәүдән еракта яшәүче кешеләр өчен бик кызыклы чыгышны күрмичә гостиницага кайтып китәсем килмәде. Калырга, атаклы артистның чыгышын тыңларга булдым. Бик мавыгып карап утырганда, кемдер, капшанып, минем яныма килде дә: — Сез Гөлсем Мөхәммәдова буласызмы? — дип сорады. — Әйе, — дидем мин аңа. — Сезнең монда икәнегезне ишеткәч, -бу йортка .махсус килдем, кешеләрдән сорашып таптым. Бәлки, сез мине оныткандырсыз, мин Садрый Җәләл булам. Минем сезгә әйтәсе сүзләрем бар... Галимҗан Ибраһимов турында... — диде ул. Бу сүзләрне ишеткәч, мин башта аптырап калдым, аннары, аңыма килеп, Садрый Җәләл иптәшнең кулыннан тотып алдым да, башкаларга уңайсызламас өчен, аны читкә алып киттем. — Галимҗан алдындагы бурычымны үтәргә вакыт җиткән икән,— диде дә ул пышылдап кына сөйләргә кереште: — Көтелмәгән җирдә сезне очраттым... Мин аның белән бер төрмә лазаретында яттым. Ул минем кулымда үлде дип әйтсәм дә ялгыш булмас... Аякларым-кулларым хәлсезләнеп китте. Ни әйтергә сүз таба алмыйча, Садрый Җәләлгә текәлдем. Ярым караңгы- зал эчендә аның чырае ачык күренми, тик күзлегенең пыялалары гына ялтырый. Ул миннән җавап көтми дә төсле. Сөйләвендә дәвам итте. Әйтәсе сүзләрен тизрәк әйтеп калырга ашыга кебек иде ул. — Мин глаукома авыруына дучар булдым һәм шул сәбәптән мине төрмә лазаретына күчерделәр. Бу авыру нәтиҗәсендә бөтенләй сукырайдым дисәң дә була. Бер көн кичкә каршы койкамда утырып тора идем, палатаның ишеге ачылды да кемнедер алып керделәр. Ул вакытта ук күзем яхшы күрми иде, әмма, шулай булса да, бу кешенең сыны миңа ничектер бик таныш, бик якын күренде, ләкин күзләремә ышанырга курыктым... «Булмас!» — дип уйладым. Бу кешене минем койкам яныннан алып китеп барганда: «Садрый, бу синме?»—дигән йөрәктән өзелеп чыккай тавыш ишеттем. Шигем калмады: бу—Галимҗан иде! Урынымнан сикереп торып, аны кочаклап алдым. Ул да мине ко- чаклады. «Сине дәме, Галимҗан?!» — дидем дә елап җибәрдем. Галимҗан: «Эх, Садрый!..» — дип, хәлсез гәүдәсе белән күкрәгемә ауды, башын җилкәмә куйды. Аны да күз яшьләре буа иде... Болан, төрмәдә очрашырбыз дип кем уйлаган, кемнең башына килгән!.. Менә шулай без Казан төрмә лазаретында очраштык... Төрмә стартларында үзенең озак яши алмаячагын ул бик яхшы аңлый иде. Бер көн ул миңа бу уен ачыктан-ачык әйтте: «Бервакыт Гөлсем минем уч төбемдәге сызыкларның күплегенә хәйран калганда, мин шаярып:— менә, /күрәсеңме, бусы— тормыш сызыгы, ул рәшәткә рәвешендәге сызыклар астына кереп югала, димәк, минем гомерем төрмәдә өзеләчәк, дигән идем. Ләкин шаярып әйткән сүз көтмәгәндә дөрес булып чыкты. Мин инде моннан чыкмам, тиз үләрмен кебек сизәм», диде. Дөрестән дә, аның хәле көннән- көн бетә бара, соңгы сәгате якынлашканы сизелә иде... Бер көн ул миннән карандаш таптырып алды. Янындагы тумбочканың тартмасын чыгарып, үзенең күкрәге өстенә куеп тотып торуымны үтенде. Бу тартманың эченә хәлсез кулы белән ул: «Халкым, партиям алдында минем һичбер төрле гөнаһым юк, аны тарих үзе күрсәтер. Галимҗан Ибраһи- мов», дип язды. Моннан соң биш минут та үтмәгәндер, Галимҗанның күзләре мәңгегә ябылды. Соңгы минутына кадәр ул аңын югалтмады... Мин колакларыма ышанмадым, хәтта бу минутларны өнме-төшме икәнен дә аерырлык хәлдә түгел идем. Катып калдым. Тамагыма, күзләремә яшь тыгылды, әйтәсе сүземне әйтә алмадым, сорыйсы сүземне сорый алмадым. Хәзер дә әле ул минутлар миңа томанлы төш шикелле булып тоелалар. Садри Җәләл, як-ягына каранып, сөйләвендә дәвам итте: — Галимҗан болай гына онытыла торган кешеләрдән түгел... Вакыты килер, хакыйкать ачылыр. Хакыйкать ул бервакытта да ятып калмый!.. Шул заманда минем әйткәннәрем кирәк булыр... Мин сезгә караганда күп карт. Төрмә дә күп сәламәтлекне алды. Ул вакытка кадәр яшәрменме, юкмы — белмим. Шуның өчен мин сезне эзләп таптым да... — диде. Садри Җәләл китеп барды. Мин, баскан җиремнән кузгала алмадым. Садри Җәләлдән Галимҗанның соңгы минутлары турында җентекләбрәк сораша алмавыма хәзергә кадәр үкенәм. Авыр көннәр артта калды... Бөек партиябез, аның ленинчыл Үзәк Комитеты шәхес кулыгын фаш итте, совет халыклары тормышында, җәмгыятебездә ленинчыл принциплар тулысынча торгызылды, зарарлы юшкыннар бетерелде. Шәхес культы чорында хаксызга гаепләнеп, безнең арабыздан киткән барлык күренекле кешеләрнең исемнәре белән бергә, Галимҗан Ибраһимовның да намуслы исеме акланды, әдәби мирасы халыкка кайтарылды. Хәзер аның бай иҗаты китапханәләребезне бизәп тора, совет укучыларына эстетик ләззәт бирә, аларны коммунистик рухта тәрбияли һәм күп милләтле совет әдәбиятының алтын фондында киләчәккә — Коммунизмга бара.
1964 ел, Самарканд.