Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗ СУЛЫШЫН ТОЕП


«Пзгы авазлар»1 романының '•соңгы
битең ачуга «1954—62» датасы күзгә
ташлана. Колхоз кешеләре тормышына
багышланган бу әсәр партия Үзәк
Комитетының 1953 елгы Сентябрь һәм
1954 елгы Февраль пленумыннан соңгы
вакыйгаларның кайнар эзеннән языла
башлаган икән. Романны пленум
карарлары белән чагыштырып карасак,
алар арасында чынлап та искитмәле
аваздашлык күрербез. Беренче карарда,
мәсәлән, авыл хуҗалыгының, аеруча,
терлекчелекнең, артта калганлыгы
билгеләп үтелә һәм бу өлкәне күтәрүнең
конкрет чаралары күрсәтелә. Ә роман-
да? Биредә дә артта калып бара торган
колхоз, аның фермасы игътибар үзәгенә
куелган, халык бәхете өчен янып-көеп
йөргән бер төркем коммунистларның,
терлекчелекне трамплин итеп, колхоз
тормышында сикереш ясау өчен көрә-
шүе тасвир ителгән.
Тагын да кызыграгы шул: авыл
хуҗалыгының артта калуына ка-
рарларда нинди сәбәпләр күрсәтелсә,
эшне төзәтүнең нинди конкрет
чаралары тәкъдим ителсә, романда без
шуларның барысын да табабыз.
Әсәр җанлы эшкә сусаган Солтанның,
министрлыктагы эшен ташлап,
Шнръяздан авылына зоотехник булып
килүе белән башлана. Өч ай элек кенә
райком секретаре Ифрат Аллаһъяро® та
шушы колхозда председатель булып
эшли башласаң икән.
' А. Расих. Язгы авазлар. Роман. Татарстан
китап нәшрияты. 1963. Редакторы Н. Юзиев.
Колхозның хәле исә җиңелдән түгел.
Элек колхоз белән җитәкчелек итүдә
шаблон ысуллар, колхозчыларны
материаль кызыксындыру
принципларының бозылуы, шәхси
интересларны җәмәгать интереслары
белән куша белмәү — моның сәбәпләре
әнә шулар. Болар барысы да нәкъ
Сентябрь пленумында күрсәтелгәнчә.
Хуҗалыкны бөлгенлектән ничек
чыгарырга? Райком секретаре Халиков
һәм председатель урынбасары Баһави
кебекләр, дәүләт интересы һәрнәрсәдән
өстен, дигән дөрес күрсәтмә артына
яшеренеп, гайкаларны ныграк борырга,
каты куллы булырга, колхозчыларны
чыбыркылап эшләтергә тәкъдим
итәләр. Ифрат исә болан ди: «Уңышны
күтәрү өчен башта колхозчының
күңелен күтәрергә кирәк. Ул хезмәтнең
үзенә байлык китергәнен тойсын».
Колхозчының шәхси интересы белән
җәмәгать интересын бергә кушуның үзе
бу. Нәкъ карардагыча!
Әнә шуңа ирешүдә беренче адым,
Ифрат фикеренчә, колхозчыларга аванс
өләшү. Зоотехник Солтан да моңа
кушыла, тик болай ди:
— Ләкин акча юк бит.
Аз-маз акча табыла: район җи-
тәкчеләренең һәм урындагы «эшем
кешеләренең» ай-ваена, янауларына да
карамастан, доход китерми торган
терлекне һәм кош-кортны симертеп
суялар. План дигән булып, зарар китерә
торгаи гарип терлек асрап яту Сентябрь
пленумы карарында да бик каты хөкем
ителгән иде.
Бу карарда тагын җыеп алынган
салам, печәннең ун процентын хезмәт
көненә бүлеп бирү турындагы пункт
бар. Ифрат белән Солтанда, салам
запасын искә алып, артыгын
колхозчыларга өләшәләр.
Үлән чәчүне кыскартуның кирәклеге
турындагы сүзләр исә әсәрнең 1963 елда
гына дөньяга чыгуы белән аңлатыла
төсле. Әмма чынлабрак карасаң, 1954
елгы Февраль карарында ук бу турыда
кисәтү булган икән.
Ачык булса кирәк: «Язгы авазлар»
романы Үзәк Комитет карарларын
тормышка ашыру өчен зур көрәш
башланган көннәрдә укучы кулына
кергән булса, һичшиксез, шактый зур
эш башкарыр иде. Әмма әсәр Сентябрь
пленумы булып... ун ел үткәч кенә
дөнья күрде. Өлгер язучы булып
танылган А. Расих күләме белән артык
зур булмаган бу бинаны ни өчен шулай
сигез ел буе салган? Бәлки ул торырга
уңайлы итү өстенә, гүзәллекнең югары
дәрәҗәсенә ирешү өчен озак еллар буе,
ювелирлык остасы кебек, нечкәләп
эшләргә уйлагандыр? Алай дияр идең,
әсәрдә таләпчән редактор да бетерә
алырлык вак кимчелекләр, тел
кытыршылыклары шактый күп. А.
Расихның геройлары, мәсәлән, гел генә
«караш ташлыйлар». Бик күп кабатлана
башлагач, бу ике сүз туйдыра. Бер
урында кайсыдыр хәтта «...ачулы күз
карашы ташлый». Әйтерсең лә караш —
перчатка! Яисә күплек санын чамадан
тыш активлаштыруга игътибар итик.
Сыер савучы хатыннар болан диләр:
«Халатлар, халатлар бирсеннәр безгә».
«Халаты, пусть нам дадут халаты»
җөмләсенең тәрҗемәсе ич бу! Бер нарат
турында сүз барганда «кәүсәләре» дип
әйтү, «...озакламый умырзая чәчәкләре
атар» тәгъбире, яисә «күзләреннән
кичерү» кебек сүз тезмәләре авторның
татар теле үзенчәлегенә игътибар итеп
җиткермәве турында сөйләмимени?
Романда, шулай ук, сүзне урынсыз
куллану очраклары яки гарип җөмләләр
дә күренгәли: «Рәхмәт сезнең
кайгыртучаилыгыгыз өчен», «ярым
елмайган килеш йокыга талды», «...үз
әнисеннән олы сыер саву чы Хәерниса».
Юк, «Язгы авазлар» романы башта
ук кабул ителгән проект бу- енча сигез
ел салынган бина түгеп' Эше бетте
дигәндә, автор аиы мө гаен, яртылаш
сүтеп, яңадан өеп менгән. Нәтиҗәдә —
качар ышкыланган ишек яңагы,
кагылмый калган идән тактасы, кубып
төшкән штукатура кисәге һ. б. һ. б.
һәр чагыштыру азмы-күпме аксый
диләр. Йорт төзү эшендә, аерым
җитешсезлеге бар дип, торырга яраклы
яңа өйне сүтеп ташламыйлар.
Әдәбиятта исә андый хәлләр булгалый.
Халтура калкып чыгып, чын сәнгать
әсәренең азга- мы-күпкәме ятып калуы
да мөмкин. «Язгы авазлар» романы да
шундый язмышка очраган булса, гаять
кызганыч. Кирәкле корал ничә еллар
буе тик яткак дигән сүз.
Бу урында укучының шиккә төшүе,
бәхәскә керешүе, ихтимал, ирония -
белән елмаюы мөмкин. Рецензент,
янәсе, авторны партия карарларын
кабатлавы өчен мактап, «иллюстрация
методы»на чакырмыймы? Көннең
кадагына сугарга өндәп, әдәби иҗатта
ашыгучанлык- ны якламыймы?
Аңлашып китми булмый.
Вакыйганың үз эчендә торып
язылган әсәр чын мәгънәсендә сәнгать
ачышы була алган .кебек, күптән
шаулап узган хәлләр турысын-
дагысының чыкылдап торган иллю-
страция рәвешен алуы мөмкин.
«Күтәрелгән чирәм» романының бе-
ренче кисәге 1932 елда язылып беткән
иде. Кем аны партия күрсәтмәләренә
иллюстрация дип атарга җөрьәт итәр?
М. Шолоховның уңышы шунда: ул
талантлы һәм тирән белемле художник
булу өстенә, Донда туган, Донда буй
үстергән, Донда совет властен
урнаштыру һәм ныгыту өчен үзен
аямыйча көрәшкән. Дон уллары һәм
кызларының уй-хисләрен, теләк-
омтылыш- ларын ул үзенең биш
бармагы кебек белә. Кыскасы, үз күз
алдындагы процессны ул философ күзе
белән күрә, художник йөрәге белән
сизә. Донда колхозлашу хәрәкәте исә —
кичәге хәлләрнең законлы
дәвамы. Кичәге көн «Тын Дон»
эпопеясеидә гәүдәләнгән. Ә инде бу
әсәр геройларының яңа шартларда
ничек хәрәкәт итәчәкләре Шолохов
өчен сермени? Әнә ничек туган бу гүзәл
әсәр. Инде килеп, «Күтәрелгән чирәм»
шул заманның партия документларына
аваздаш икән, шул- документлардагы
фикерләр анда кабатлана икән, әсәрнең
«тирән сөреп» язылганлыгына өстәмә
д әлил генә бу.
«Язгы авазлар» романын «Күтә-
релгән чирәм»гә тиңләмәстән, шуны
гына әйтәм: бу әсәр дә карарларга
иллюстрация генә булып калмаган, ул
да күп еллар буе күзәтү, уйлану, өйрәнү
җимеше булып туган. Ул да чын сәнгать
әсәре. Романның көттеребрәк чыгуына
ачыну белән бергә, соң булса да уң
булсын, дибез. Чөнки әсәрдә күтәрелгән
үзәк проблема бүген дә актуаль, бүген
дә көн тәртибендә тора. Ленин
тибындагы җитәкчеләр генә безнең
иҗтимагый стройның табигатендә
булган гаять зур потенциаль мөм-
кинлекләрне чынбарлыкка әверелдерә
алалар — әнә шулай ди безгә роман.
Шушы идеяне үткәрергә тырышу
авторны уңай геройларын тәти, әмма
җансыз курчак ясап чыгаруга этәрергә
мөмкин иде. Бәхеткә каршы, алай
булып чыкмаган.
Ифрат, мәсәлән, беренче күренү
белән үк җанлы кеше булып яши
башлый. Ул «...уртадан түбән буйлы,
нык, таза гәүдәле» кеше. Игътибар
НТЙК: «уртадан түбән буйлы». Менә ул
зоотехник Солтанны каршы ала.
«Белгечнең буе озын, җилкәләре киң
иде — монысы Ифратка ошады, хәтта
аңарда чак кына, күрәсең, яшь чактан
калган бер нәрсәдер, көнчелек тә
уятты». Сүз уңаеннан гына әйтелгәндәй
тоелган соңгы ике сүз персонажның кан
тамырларыннан берсен хәрәкәткә
китерә. Күрәсең, Ифрат үсмер чагыннан
ук үзенең кыска буйлылы- гыннан
кимсенеп, буйчан кешеләргә кызыгып
яшәгән.
Яисә менә мондый деталь. Фронтташ
пптәше, хәзер исә үзенең урынбасары
Баһави аны кунакка чакыра. Хатыны
Тәзкирә аңа кисәтү ясый: «Эчмә».
«Берне эчәм, артыгын якамнан койса да,
эчмим. Менә күрерсең! — диде Ифрат,
мут күзләрең ялтыратып». Әһә,
председательнең мондый йомшаклыгы
да бар икән. Моңа тагын аның үтә кызу
канлылыгын да өстәргә кирәк. Шул
кимчелеге аркасында ,ул еш кына
ялгыш адым ясый, дуамаллык күрсәтә.
Шул ук вакытта Ифрат — ташып
торган энергияле, кристаллдай саф
һәм... бала кебек беркатлы кеше.
Ифрат эшкә чакыру фикерен бер якка
ташлый да Камиләнең сүнеп барган
өметен кабызмакчы була. Тегесе
киреләнә, кул селти, булмый, ди.
Колхозны да күтәрә алмассың, үзеңне
дә харап итәрсең, кызганам мин сине,
ди.
« — Син үзеңне кызган, — диде
Ифрат, — акылсыз! — Ул, кинәт, артык
тыела алмыйча дулап: — Юләр хатын!
— диде».
Юләр хатын! Бу сүзләрдә ачудан да
бигрәк, кырыс мәхәббәт, изгелек теләү,
үз эше өчен яну сизәсең.
Шактый вакытлар үткәч Ифрат
идарәдә Солтанны «...балаларча
шатланып» каршылый: «Теге качкын
табылды бит.
«— Нинди качкын? — диде Солтан
аптырау аша көлемсерәп.
— Теге инде, ах, алла, Хәлиулла,
Камиләнең ире».
Әнә шундый кешенең, авылдаш-
ларын фәкыйрьлектән йолып алыр өчен,
райком креслосын калдырып,
председатель камыты киюенә ышанмый
мөмкин түгел.
Солтанның үзе теләп колхозга
китәргә карар итүенең сәбәпләре исә
бүтәнрәк. Ул җанлы эшкә сусаган,
фәнне практика белән кушып, үрнәк
хуҗалык булдыру уе белән яна. Әмма
моның да нигезендә шул ук нәрсә —
халыкка хезмәт итү теләге. Чак кына
бөкрәебрәк йөри торган бу озын буйлы
белгеч тә үз кеше булып, якын кеше бу-
лып күңелдә кала.
Бу ике җитәкче арасында урнашып
киткән дуслыкны карагыз.
Сентиментальлекнең эзе дә юк. Бср-
берсен чәнечкеләп тә алалар, тупаслык
та күрсәткәлиләр. Әмма үз итү, якын
итү бөркелеп тора. Идея
берлеге нигезендә генә туа ала торган
д услык бу.
Тискәре образларны язганда да А.
Расих кара буяу белән генә эш итмәгән.
Райком секретаре Халиков баштарак
хәтта уңай тәэсир калдыра: күп эшли
булса кирәк, арыган, талчыккан, шулай
да кешегә игътибарлы. Әмма язучы
акрын-ак- рын аның иҗтимагый һәм
мораль йөзен, эш стилен һәм яшәү
фәлсәфәсен ача бара. Ике сүз белән әйт-
кәндә, Халиков — үзеннән түбәннәргә
каш җыерып, өстеннәргә балкып карый
торган җитәкче. Беренчеләр аның өчен
производство планын тутырырга
куелган эш көчләре, винтик һәм
болтиклар гына. Икенчеләр исә
Халиковка төшемле һәм почетлы урын
тәэмин итүчеләр. Беренчеләрне ул
чыбыркылап тора, икенчеләр алдында
дүрткә бөгелә, кирәк икән, күз буяу
юлына баса. Моңа тагын «партия үзенең
эшлек- леләрен саклый», ал арга яхшы
тормыш шартлары тудыра дигән «тео-
рия»гә нигезләнеп, колхозларны имеп
ятуын да өстик. Менә сезгә шәхес
культы хөкем сөргән чорда
калыпланган җитәкче тибы!
Ике төрле эш стиле, ике төрле
тормыш фәлсәфәсе. Әсәрдә әнә шул
капма-каршы ике башлангыч очкыннар
чәчрәтеп бәрелешә.
Ифратлар, кешенең күңел кылын
чиртеп, йокымсырап калган җан
матурлыгын уятуга керешәләр.
Аларның шифалы йогынтысыннан
күпләр турая, языла, күтәрелә. Югарыда
Камилә турында сүз булган иде инде.
Мондыйлар әсәрдә тагын да бар.
Фатыйманы гына карагыз. Солтанга
булган эчкерсез мәхәббәте аңа
сафлыгын, намусын саклап калырга
ярдәм итә. Тора- бара ул хезмәт
турында, кешеләр, колхоз турында
киңрәк уйлый башлый. Соңыннан аны
ферма мөдире итеп куярга карар
итүләре безне һич тә гаҗәпләндерми.
А. Расихның сөйкемле образла-
рыннан тагын берсе — яшүсмер Ш.мит,
Колхозның авыр хәле аның язмышың да
катлауландырган. Кирәкле һәм
мәгънәле эш эшләп, матур яшәргә
омтылган бу беркатлы һәм дуамал егет
анда ташлана, монда ташлана, чәбәләнә,
ещ кына көлке хәлләрдә кала. Ахыр
чиктә ул да тормышның олы юлына
алып чыга торган үз сукмагын таба.
Күп кенә әсәрләрдә инде шаблонга
әйләнеп бара торган ситуация
кабатланып кплде: яшь егет укырга керә
алмый, яисә кереп тә тәм тапмый да
колхозына кайтып эшкә керешә,
бәхетле була. Шмиг- ңек тарихы исә,
киресенчә, авылдан китү белән тәмам
була. Әмма аның шагыйрь булырга
ниятләп Казанга барып чыгуы белән
чирәм җирләргә путевка алып китүе
арасында зур аерма бар.
Әйе, кешеләр үсә, матурлана.
Халиковларның эш стиле исә кешене
рухи гарипләндерә, мораль яктан боза.
Үз «политикаларын» тормышка ашыру
өчен аларның Баһавиларга таянулары
очраклы хәл булмаса кирәк.
Шулай итеп, тормышчан кискен
конфликт омтылышлы хәрәкәт бар-
лыкка китерде, кешеләрдәге яхшы һәм
яман якларның калкурак күренүенә
ярдәм итте һәм, нәтиҗәдә,
чынбарлыкның күп кенә законча-
лыкларын ачып күрсәтте.
Ләкин... әсәрнең өчтән ике өлеше
тәмам булгач, хәрәкәт, вакыйгаларның
агышы кинәт сүлпәнләнеп кала, күп
кенә персонажлар яңадан-яңа яклары
белән ачылу урынына бер урында
таптана, үз-үзләрен кабатлый
башлыйлар.
Ник шулай? Эш шунда икән: А. Расих
әсәрне өстерәп бара торган әлеге төп
конфликтны алып ташлады: Халиковны
райком секретарьлыгыннан
тәгәрәтәләр, Баһави- ның бөтен
«дәһшәте» янып көлгә әйләнә,
колхозчыларда рухи борылыш булып,
алар җиң сызганып эшкә керешәләр.
Менә кыш та узып китә, яз күкрәк
тутырып сулый башлый. Укучы
шириязданлыларның язгы чәчүне
уңышлы үткәреп, мул уңыш җыя-
чакларына, ферманы азык белән тәэмин
итеп, фән һәм техника ярдәмендә ит,
май, сөткә тиенәчәклә- ренә ышанычта
кала.
Димәк, роман тәмам.
Әмма автор нокта куярга ашыкмый,
«язгы авазлар»пь! ишетте
рергә, Ифратлар эшчәнлегеиең нә-
тиҗәсен күрсәтергә телп. Моның өчен
дә конфликт кирәк, билгеле. Автор,
икенче дәрәҗәдәге конфликтларны
«җигеп», әсәрне кыенлык белән булса
д а алга тәгәрәтә.
Нинди конфликтлар соң алар?
Менә беренчесе. Баһави яңа
секретарь Иван Ивановичка Ифратлар
өстеннән язылган жалоба белән бара.
Авылда да, райкомда да таянычын
югалтып, япа-ялгыз калган бәндәнең бу
тыпырчынуы филгә өргән көчек кадәр
дә тәэсир итә алмый, әлбәттә. Димәк, бу
«конфликт» кисәге әсәрне алга этәрә
алмады.
Икенчесе — Шмитның мәхәббәт
тарихы, дөресрәге, сөйгән кызы Җәмилә
өчен кызның үзе белән дә, ата-анасы
белән дә тартышып йөрүе. Бу эпизодлар
Шмит образын тулыландыруга хезмәт
итсә дә, тулаем әсәргә күп җегәр бирми.
Өченчесе исә — Солтан һәм Суфия
конфликты. Авыр, кискен, драматик
конфликт. Хатынның авылга күчеп
килергә мөмкинлеге юк, Солтан үзенең
тормышын Шириязданнан башка күз
алдына китерә алмый. Семья
тынычлыгымы, сөйгән эшме? Солтан
соңгысын сайлый һәм безнең күздә
тагын да үсеп китә.
Ләкин бу конфликтлар әсәрнең төп
герое Ифратны бер дә үстермиләр. Ул
инерция белән генә хәрәкәт. итә бирә.
Кыскасы, язучы бу романны «кыш
узар» темасы белән чикләп, икенчесең
«язгы тавышлар» темасына багышласа,
отышлырак булмас иде микән?
Ифрат образы уңае белән тагын бер
мәсьәләгә тукталып китәсе килә. Бу
образ, әйткәнемчә, язучының уңышы.
Әмма А. Расих аның эчке
мөмкинлекләрен файдаланып
бетермәгән.
Балыкчылар арасында мондый мәзәк
йөри. Бер балыкчы әйтә икән: «Ун
килолы чуртан тоттым».— «Кайда соң
ул?» — «Суга Тибәрдем». — «Ник?» —
«Барыбер ышанмаслар дип».
l0- .С. О,«№|,
Ифрат Аллаһъяровны тагын да
мәһабәтрәк итеп бирергә мөмкин иде.
Исеме үк Ифрат ич аның. «Бик артык»,
«чамадан тыш» дигән суз бу.
Ләкин язучы, бик зураеп китәр дә,
ышанмаслар дип куркудан булса кирәк,
эреле-даклы детальләр ярдәмендә ара-
тирә героеның колачын чикли,
канатларын бәйли.
Күз алдына китерик: өстәл, өстәл
өстендә зур табак белән ботка. Эреле-
ваклы дүрт бала һәм элекке райком
секретаре Аллаһъяров белән хатыны
сузылып-сузылып шул табактан ботка
ашыйлар. Өлеш тәлинкәсе дигән нәрсә
бүген колхозчы өенә дә керә башлады
ләбаса. Яисә Ифратның «кәнишне» дип
сөйләвең карагыз. Беренче карашка, рак
нәрсәләр болар. Ләкин сәнгать «вак»
нәрсәләрдән, «чак кына»дан тора
түгелме?
Без Ифратны акыллы, белемле, кыю
кеше дип кабул иттек. Аның райком
секретаре һәм Советлар Союзы Герое
булуы турындагы информацион
белдерүдән чыгып түгел, билгеле.
Эшләреннән һәм сүзләреннән. Кинәт
шушы кеше аптырарлык сәбәп
булмаганда аптырый, элементарь
нәрсәләрдә наданлык күрсәтә, хәлиткеч
ситуацияләрдә ахмаклык эшли.
Мисалга райкомдагы җәнҗалны алыйк.
Мин тәмәке савытын идәнгә атып бәрүе
турында әйтмим. Ифратның
характерындагы кеше зуррак нәрсә,
әйтик, кара савытын атарга, идәнгә
түгел, бәлки Халиковның башына
тондырырга тиеш иде. Әйтергә
теләгәнем — бу җанҗалда Ифратның
вакчыл һәм ахмак булып күренүе. Син,
ди ул Халиковка, миннән үчләреңне (?}
шулай итеп ялмакчы буласыңмы?
Бу урында инде Халиковка ку-
шылмыйча булмый. Ул болай ди:
— Сез нәрсә, монда базар хатыннары
кебек гайбәт сатар өчен килдегезме?
Ифрат образына киңрәк тукта-
луымның сәбәбе аның икеләтә герой
булуы өчен генә түгел, билгеле.
Принципиаль мәсьәлә бу. Безнең татар
әдәбиятында гомумән «масштаблы»
уңай герой тудыру ягын-
нам эш бик үк шәптән түгел. Мин,
әлбәттә, үтә күренмәле «зәңгәр»
геройларны ясап чыгарырга чакыр-
мыйм. Сүз үрнәк булырлык тере
геройлар турында бара. Язучының
таланты да җитә, ди. Ул тәкъдим иткән
герой үзендә зур потенциаль мөмкинлек
асрый, ди. Автор шул мөмкинлекне
чынбарлыкка әверелдерү урынына,
ышанмаслар дигән куркудан, героеның
түбәсенә басып кечерәйтергә тырыша
икән, ачынмый хәлең юк.
Ниһаять, соңгы мәсьәлә. Шулай ук,
тормышча булсын, ышандырсын
диптер, күрәсең, А. Расих үз
геройларын я диалекталь сүзләр белән
яисә рус сүзләрен мул кушып сөйләтә.
Ибрай Сабитыч, мәсәлән, ике сүзнең
берендә кыстырылган «слушай»лары
белән карикатурага охшап кала. Суфия
телендә дә рус сүзләре күп. Баһавины
әйтәсе дә юк, Ифрат белән Солтанда да
мон- . дый гөнаһ җитәрлек.
Әйе, тормышта шулай сөйләшү-
челәр бар. Ләкин бит әдәби әсәр ,
тормышның гади копиясе түгел. I
Персонаж теле дә бер үк законга — I
сайлап алу, типиклаштыру законы- \ на
буйсына. Тормыштагыча булсын дип,
персонаж телен гарипләндерә- 4ең икән,
героеңның «типиклык» / Дәрәҗәсе
кимеп, ул тормыштагы ' меңнәрнең
берсенә, гади бер ха рак- 1 терга әверелә
башлый.
Г. Ибраһимов яисә Ш. Камап
характер тудыру өчен, мәсәлән
диалекталь сөйләм белән дә, руё сүзләре
белән дә, мавыкмаганнар. Фәхри,
Нәгыймә, Гайшә, Садыйк яисә
Мостафа, Мәдинә, .Фәтхи, Каюм кебек
персонажлар саф әдәби телдә
сөйләшәләр. Әмма моның белән
аларның индивидуаль характерына
кимчелек килмәгән.
И. Гази, М. Әмир, Ф. Хөсни, Ә. Еники
геройлары турында да шуны ук әйтергә
мөмкин.
Җыеп әйткәндә, А Расихның «Язгы
авазлар» романы илленче еллардагы зур
үзгәрешләрнең җимеше булып дөньяга
килде. Тормышта барган тирән
процессларга үтеп керү, гражданлык
пафосы, кешегә мәхәббәт — менә нәрсә
белән көчле бу әсәр. Тормышта гына
түгел, бәлки әдәбиятыбызда да кыш
узып, яз башлану турында сөйли торган
шаһитларның берсе ул. Соң булса да уң
булсын, төкле ..аягың белән, дибез.