Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯНА ТАБЫЛГАН БЕР ХАТ ТУРЫНДА


КаРа реакциянең иң котырынган көннәре. Ил өс- ”
'“'тенә килгән афәт «иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Руссия!» —
дип жырлаган Тукайга да үзен нык сиздерә. Шагыйрь материаль яктан гаять
авыр хәлдә кала.
Эшсезлектән газапланган әдип, тормышыннан зарланып, 1908 нче елның
23 нче июнендә Серно воде кийда дәваланып ятучы дусты Фатих Әмирханга
мондый хат яза:
«...үзем хәзер бернәрсәне дә, беркемне дә сөймим, күңел... тәмам бо-
зылган.
Торам, торам да: Ярәбби! ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан
авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар
мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап килдегем истигъдат 26 очкыны... бер
дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?» 27
Шагыйрьнең авыр хәленә иптәшләре салкын как белән карап тора
алмыйлар, әлбәттә. Алар Тукайны кыенлыктан коткару юлын эзлиләр. Күптән
түгел без ТАССРның Үзәк дәүләт архивында бер хат28 таптык. Аны
Оренбургта чыга торган «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кә- римигә 1908
нче елның 7 нче мартында «Сабах» 29 китапханәсе редакторы Хәбибрахман
Зәбири язган:
«Оренбургтагы «Вакыт» газетасы мөхәррире
әдип фазыл Фатих әфәнде Кәрим и җанабгалиләренә Рәфгатле әфәндем!
Мин бу мәктүбем илә сезгә һәм милли һәм мадди һәм мәгънәви
.мәсьәләләр илә мөрәҗәгать итәмен: игътибар илә укуыңыз (н) и өмет итәмен.
Мәгълүмеңез Габдулла Тукаев дигән бер шагыйребез бар моның кем
идеки жанабеңез(г)ә дә бик билгеле, шул кеше һаман эшсез уларак иләкдәген
чиләккә бушатып, мин масгуд түгел, мин бәхтияр 30 түгел дип дөньядан
зарланып әллә нинди юк-бар фикерләре хезмәт итеп йөрүеннән башка үзинең
хаятыны, истикбалыны югалтачак... Бу үзе хәкикәттә фәкыйрь, зәгыйфльбжуд
31 тугрысы дәрвиш бер кешедер. Аның шул кәкре- бөкре фикерләрине үзенә
хаклы күрсәтеп, җумалап, алдап... язган
26 И с т н г ъ д ә т — булдыклылык, талант.
27 £а бдулла Тукай. Әсәрләр, 4 т., 214 бит, Таткннгоиэдат, Казан, 1956 ел.
•’ Фатих Карими фондында саклана.
Октябрь революциясенә кадәр Казанда һәм Уфада китап белән сәүдә иткән кам-
30 М а с г у д, бахтияр — бәхетле, шатлыклы.
с Тән бәдәне белән зәгыйфь.
нәрсәләреме бастырып файдаланучылар да юк түгел. Мәсәлән, Шәрәфләр
аның бу көнгә кадәрле язган бөтен шыйгырләрене бөтенләй бушлый диярлек
бер баһага гомерлеккә сатып алганнар.
Холасасы: 32 Габдулла әфәнде шул хәлендә дәвам итсә, арабыздан берәү
чыгып аңа мадди вә мәгънәви ярдәм итеп бу хәлдән тартып ал- маса бичара
бер заман тәмам эштән чыгачак, милләт үзенең бер әди- бене, бер шагыйрене
югалтачак димәкче буламын.
Соң моның чарасы ни? юллу бер сөаль киләдер. Моның чарасы бик җиңел.
Үзенең планы буенча борып йөртә алырлык бер кешенең кулына якә
тәхтидарәсендә33 уларак тамагы туярлык вазифа бирелсә һәм үзенә
самостоятельный эш бирелсә шунда яши бирәчәк һәм эшкә керәчәк дип
уйлыйм.
Бу екетнең тагы шундый бер кызык акылы бар; бер байның эшчесе булып,
шул бай кулы астында үзенә байлар күзе илә каратып мәхкүм вә мәсъүл булып
торасы, килми. Мин хөр кеше, ди, мимем гиззәтенәф- сем34 моны күтәрә
алмый, ди.
Минем фикеремчә бу екет сезнең кулда булса иде «Вакыт», «Шура»
идарәләрендә яки «Кәримов— Хөсәйновлар ширкасенең» конторасында үзенә
муафыйк бер эш табылыр һәм шунда мәсгуд булыр иде. Моннан күп файдалар
күрү мөмкин, әгәр безнең куәтемез Кәримов—Хөсәй- нов ширкасенең куәте
кадәрле, эшембез алар эше кадәрле зур булса иде, бер дә башкаларга тәкъдим
итеп тормас идем, шул «Сабах»ныц конторына китереп утыртыр идем дә аны
да файдаландыра, үзем дә файдалана белер идем, ләкин безнең эшемез Сез (г)ә
караганда бик кечкенә, андый эшләр (г)ә мөсагадә35 кылмый...
Бу мәктүпне укудан соңра шаяд көлеп кенә «алмазсыз жөзи генә36 бер
фикерегезне кызганмассыз дип өмет итәм.
Хәбибрахман 3 ә б и р и»
Материаль нигезе нык булган «Вакыт» газетасы редакциясе Зәбири- нең
хатын игътибарсыз калдырмый һәм заманында зур сумма булып саналган
хезмәт хакы белән Тукайны эшкә чакыра.
Тукайның Оренбургка китү мәсьәләсе хәл ителгән булса да, редакциянең
аны нинди шартларда эшкә чакыруы билгеле түгел иде әле.
Хәбибрахман Зәбири хатының артында түбәндәге сүзләр бар:
«Җавап язылды:
15 март 1908,
Ашау, эчү, фатир үземнән булып
40 сум жалуния бирелер дип».
Аны Ф. Кәримн язган. Димәк, Фатих Кәриминең бу язмасы «Вакыт»
редакциясенең Тукайны нинди шартларда эшкә чакыруын тулысынча
ачыклый.
Г. Тукай Габдрахман Дәүләтшингә адреслап язган хатында: (1908 нче ел, 9
нчы июнь) «Ушбу көннәрдә Оренбургка хат яздым. Анда барсам, баргач та,
акчагызны җибәрермен...»,37 дип Оренбургка барырга җыенуын белдерсә дә,
анда китү мәсьәләсен тулысынча хәл итеп бетерми. Ул үзгәреш көтә һәм шул
хакта Фатих Әмирхан белән киңәшә.
«Бу хәл туйдырды инде тәмам. Оренбургка Фатих Кәримов чакырган иде.
Анда барсам, бәлки, үземә могаянь эш булуы һәм серьезный кешеләр тирәсе
файдалы булыр иде, дим. Ни эшлим? Барыйммы икән?
32 Нәтиҗәсе.
33 Тәхтидарәсендә — юлбашчылыгында,
34Гяэзәтенәфсем — мин-ми итегем.
35 Мөсагадә — мөмкинлеге.
s Җөзи генә — үз фикерегезне.
4 Габдулла Тукай. Әсәрләр. 4 т„ 213 бит. 1 аткнкгоиздат. Казан, 1956 ел.
Монда «Эльислах» ходка китсә, көлке журналы да чыкса, үземнең кальбән
сөйгән газета вә идеямә хезмәт нтәр идем. Ләкин бу да бзгынть ’. Шушы минем
кайгым турысында бер-пке юл языгыз әле...»2, — дип яза ана Тукай.
Фатих Әмирхан «Авырулар галәмендә» исемле әсәрендә Тукайның
югарыда китерелгән хаты турында «...Өченче хатны укый башлыйм. Ип-
тәшләремнән бер шагыйрь яза. Анда әсаслыча бер эшкә тотынып китә
алмавыннан зарлана...
Ләкин мин иптәшемнең бу пессимизмына мөшарәкәт итмим3. Бу
хәләтләрнең безнең башта вакытлы гына икәнлегенә ышанам. Дөнья,
мәгыйшәт безне эшкә тотынырга үзеннән-үзе мәжбүр итәр дип уйлыйм...» \—
дип искә ала.
«Әльислах» газетасының 1909 нчы елга кадәр басылуы һәм көлке журналы
чыга башлау Тукайның Оренбургка китү-китмәү мәсьәләсен тулысыңча хәл
иткән булса кирәк. Ул анда бармый һәм Фатих Кәрими дә яңадан аны
чакырмый.
Н. ТАҖЕТДИНОВ