Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

КПСС ҮЗӘК КОМИТЕТЫ КАРШЫНДАГЫ
ИДЕОЛОГИЯ КОМИССИЯСЕНЕҢ КИҢӘЙТЕЛГӘН
УТЫРЫШЫ
25 һәм 26 ноябрьда союздаш республикалар
Компартияләренең Үзәк Комитетлары.
партиянең край һәм өлкә комитетлары
секретарьлары, үзәк идеология учреж-
дениеләренең һәм җәмәгать оешмаларының
җитәкче работниклары, галим нар, матбугат,
радио һәм телевидение, урта мәктәп, куль- тура-
агарту учреждениеләре работниклары, әдәбият
һәм сәнгать эшлеклеләре, атеизм
пропагандистлары катнашында КПСС Үзәк
Комитеты каршындагы Идеология комиссия-
сенең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта КПСС Үзәк Комитеты секретаре.
КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Идеология
комиссиясе председателе Л. Ф. Ильичев
«Дөньяга фәнни карашның формалашуы һәм
атеистик тәрбия мәсьәләләре» дигән доклад
белән чыкты. Утырышта катнашучылар
атеистик тәрбня буенча практик чараларны
тикшерделәр.
27 һәм 28 ноябрьда КПСС Үзәк Комитеты
каршындагы Идеология комиссиясенең
киңәйтелгән утырышында драматургия һәм
театр репертуарлары мәсьәләсе тикшерелде. Бу
мәсьәлә буенча докладны СССР культура
министры Е. А. Фурцева ясады. ------------ •
КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Идео-
логия комиссиясе утырышында 'Татарстан
язучылары Союзыннан драматург Риза Иш-
морат катнашты.
В. И. ЛЕНИН ТУРЫНДА ЯҢА
ФИЛЬМНАР
Владимир Ильич Ленинның үлмәс образы
кино сәнгатендә һаман тирәнрәк чагылыш таба.
Әле күптән түгел генә даһиның аерым
чорлардагы тормышын һәм эшчәнлеген ча-
гылдыруга багышланган өч кинофильм —
«Россиягә якын гына» («Вблизи России»),
«Ленин Америка белән сөйләшә» («Ленин
говорит с Америкой») һәм «Ленин. Соңгы
битләр» («Ленин. Последние страницы») исемле
картиналар чыгарылды.
«Леннаучфильм» студиясендә төшерелгән
«Россиягә якын гына» («Вблизи Россия»), ры Н.
Асвнцкпй, сценариен Л. Попов язган) Ленинның
«Якын эмиграцнялдәге, ягъни Финляндиядә
вакытларындагы эшчәи- леге турында
сөйләнелә. Мәгълүм булганча, патша
жандармнарыннан яшеренеп, Владимир Ильич
өч мәртәбә Финляндиядә яшәргә мәҗбүр була,
һәм фильм әнә шул чорларны күрсәтүгә
багышланган «Бишенче ел» («Пятый год»),
«Вакытлы тынлык» («Временное затишье»),
«Давыл алдыннан» («Перед бурей») дип
исемләнгән өч новелладан тора. Ә «Ленин
Америка белән сөйләшә» картинасы (сценариен
С. Зархия катнашында В. Капитановский язган,
режиссеры М. Товарное) зур түгел. Аида фильм
авторлары заманында газета һәм журналларда
язылган фактны (сүз В. И. Ленинның 1918 елда
язган «Америка эшчеләренә» дигән хаты
турында бара) кино теле белән кызыклы итеп
сөйләп бирергә тырышканнар.
«Соңгы битләр» картинасында (режиссеры Ф.
Тяпкин, сценаристы Г. Фрадкин) В. И.
Ленинның соңгы мәкаләләрен язу өстендә
эшләгән вакытлардагы эшчәнлеге һәм тормышы
сурәтләнгән.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНДА
9 декабрьда, язучыларның Г. Тукай
исемендәге клубында, Татарстан язучылары һәм
республика газета-журнал редакцияләре
работниклары КПССның Татарстан өлкә
комитеты секретаре М. 3. Тутаев белән
очраштылар. Бу очрашуда иптәш Тутаев Партия
һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең иҗат
интеллигенциясе белән очрашуларыннан һәм
Татарстан язучыларының V съездыннан соң
республикабыз язучылары иҗат иткән әсәрләр,
аларның уңышлары һәм кимчелекләре турында
сөйләде.
— Партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең иҗат
интеллигенциясе белән очрашуыннан һәм
Татарстан азучыларының V съездыннан соң, —
диде иптәш Тутаев, — әллә ни күл вакыт үтмәде
әле. Шулай булуга да карамастан,
республикабыз язучыларыныя нҗат активлыгы
сизелерлек дәрәҗәдә артты. Алар, социалистик
реализм нигезендә иҗат итеп, бүгенге көн
кешеләренең эшләрен, уй-хисләрен
чагылдырган әсәрләр язу өстендә эшля
башладылар. Әнә шул хезмәтнең нәтиҗәсе
буларак, проза әсәрләреннән берничә роман һәм
повесть дөньяга килде. Мәсәлән, Г. Әпсәләмов
медицина работниклары тормышын
чагылдырган «Ак чәчәкләр» исемле яңа
романын, А. Расих ветеринария институты
работниклары турындагы «Ике буйдак»
романын, М. Хәсә- пов бүгенге колхоз
тормышын яктырткан «Саф җилләр» романын,
Ян Винецкий per.' публикабыз нефтьчеләре
турындагы романын, И. Салахов чирәм
җирләрне үзләштерүчеләргә багышланган
«Күкчәтау далаларында» романын, Э. Касыймов
«Гомер ике килми» романын һәм А. Гыйләҗев
«Зәи энҗеләре», Р. Төхфәтуллнн «Тамчылар нн
сөйли» исемле повестьларын яздылар.
— Проза әсәрләре язуда шактый зур алга
«итеш сизелсә дә, — диде оратор, — драма
әсәрләренә карата ул фикерне әйтеп булмый. X.
Вахитның соңгы пьесаларын һәм Ш.
Бикчурипның «Украина кызы», Ф. Хөснинең әле
яңа гына язылып беткәй «Янып бетмәгән йөрәк»
пьесаларын исәпләмәгәндә, үткән елда яңа
драма әсәрләре язылмады.
Поэзия әсәрләренә тукталып, иптәш Ту- таев
ул өлкәдә дә шактый зур жаилылык булуын,
шагыйрьләрдән С. Хәким, ■ Давыдов һәм Г
Хуҗңевның, актуаль проблемаларны күтәргән
поэмалар иҗат итүләрен әйтеп үтте.
— Уңышлы әсәрләр белән беррәттән, — диде
ул аннары, — идея ягыннан йомшак әсәрләр дә
булды. Мәсәлән, үзе талантлы һәм сәләтле язучы
булса да, А. Гыйләҗев- нең «Өч аршын җир»,
оста каләм иясе Ә. Еникиның «Рәшә»
повестьларында идея ачыклыгы җитеп бетми.
Әлбәттә, Ә. Еники дә, А. Гыйләжев тә уз
әсәрләрен яхшы ният белән язганнардыр. Без
аның шулай булуына шикләнмибез. Ләкин
җәмәгатьчелектән читләшеп, күбрәк
вакытларын үз бүлмәләрендә үткәргәнлектән, бу
авторларның әлеге әсәрләре тиешле
югарылыкка күтәрелә алмаган. Ә бит язучы
халык белән аралашырга, аның тормышын
туктаусыз өйрәнергә тиеш. Шул вакытта гына ул
югары идеяле һәм художество эшләнеше
ягыннан камилләшкән әсәр иҗат итә ала.
Соңыннан иптәш Тутаев балалар әдәбиятына
тукталды һәм язучыларның балалар өчен аз
язуларын искәртеп үтте.
— Балалар, —- диде ул, — безнең алмаш-
чыларыбыз, коммунизмда яшәячәк кешеләр.
Менә шуңа күрә дә язучылар аларга ком-
мунистик' аң, тәрбия бирә торган әсәрләр нжат
итү өстендә эшләсеннәр иде.
РЕДАКЦИЯДӘ ОЧРАШУ
Узган елның ноябрь аенда «Социалистик
Татарстан» һәм «Советская Татария» газе-
таларының берләштерелгән редакциясе рес-
публикабыз язучылары, композиторлары,
художниклары, Казан театрлары, Татар дәүләт
филармониясе вәкилләре, театр һәм сәнгать
белгечләре, кино, радио һәм телевидение
работниклары белән очрашу үткәрде.
Хөкүмәт җитәкчеләре белән очрашулардан
һәм КПСС Үзәк Комитетының июнь
Пленумыннан соя әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез
яңа темалар, образлар һәм художество
алымнарын тудыруда нинди уңышларга
иреште? Иҗат коллективлары алдында ппнди
фикерләр, проблемалар туды? Әдәбият һәм
сәнгатьпен тормыш белән бәйләнеше ничек
киңәя, әсәрләр халык арасында ипчек
пропагандалаиа? Очрашуда суз энә шул
мәсьәләләр турында барды.
— Партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең
художество интеллигенциясе белән очрашулары
Һәм КПСС Үзәк Комитетының июль Пленумы,
— днде язучы Г. Әпсаләмов,— безгә ике
дөньяның идеологии көрәшендә уз
позициябезне тагып да яхшырак аңларга прләм
итте. Совет әдәбияты империализмның идея
коралын йөртүчеләргә каршы бөтен линия
буенча һөҗүм алып барырга тиеш. Безнең
илебездә буржуаз идеологиянең караклар,
хулиганнар, дәүләт байлыгын әрәм-шәрәм
итүчеләр, эчкечеләр кебек таяныч нокталары
бар. Без аларга уголовный җинаятьчеләр итеп
кенә карыйбыз: Ә алар— безнең идея
дошманнарыбыз. Үз иҗатыбызда без әнә шул
нәрсәне истә тотып эш итәргә һәм ул
дошманнарга карата аяусыз булырга тиешбез...
•— Мин үз-үземә шундый сорау бирәм, —
дип башлады язучы Ф. Хөсни үзенең чыгышын,
— без иҗади эшебезгә жятәрлск җаваплы
карыйбызмы соң? Әйе, кайбер уңышларыбыз
бар. Мәсәлән, Ибраһим Газиның «Онытылмас
еллар», Атилла Расихның «Язгы авазлар», Риза
Ишморатның «Давылга табан» дигән әсәрләре
шундыйлардан. Әдәбиятыбызда психологик
сурәтне тнрәнтен эшләүгә мәгълүм борылыш
бар. Ләкин, мин әйтер идем, безнең кайбер язу-
чыларыбыз үз эшләренә тиешенчә җитди
карамыйлар әле.
РСФСРның һәм ТАССРиың халык артисты Г.
Шамуков үзенең чыгышып драматургия
мәсьәләләренә багышлады һәм, башка
жанрларда шактый актив нжат итсәләр дә,
язучыларыбызиың сәхнә әсәрләрен аз язуларын
күрсәтеп үтте. Шул ук вакытта ул язучылар
белән сәнгать работниклары арасында тиешле
элемтә булмавын тәнкыйтьләде, киләчәктә
ешрак очрашырга чакырды.
Муса Ж.әлил исемендәге татар дәүләт опера
һәм балет театрының баш дирижеры И. Шермап
театрның милли репертуар мәсьәләсендә
шактый кыен хәлдә булуын, язучыларыбызиың
либреттоларны аз нжат итүләрен, нжат
ителгәннәрепең дә кимчелекле икәнлекләрен
әйтеп үтте.
Композитор Җәудәт_Фәйэи республикабыз
композиторларының иҗади''уңышлары һәм
хәзер нинди әсәрләр нжат ятү өстендә эш-
ләүләре турында сөйләде. Казан киносту-
диясенең баш редакторы В. Гузаиов язучыларны
замандашларыбыз турында мавыктыргыч
очерклар яжат итәргә чакырды һәм хәзер
студиядә Татарстанның зур химиясе турында
документаль фильм төшерүнең төгәлләнеп
килүен, оператор А. Стремя- ковның зур Идел
балыкчыларына, режиссер И. Карамышевның
Татарстан нефтьчеләре тормышын чагылдыруга
багышланган фильмнар әзерләүләрен әйтте.
ЛЕНИНГРАД АРТИСТЛАРЫ КАЗАНДА
Ноябрь аенда нәфис сүз остасы Олег
Милявскпй җитәкчелегендәге Ленинград джаз-
оркестры Казанда гастрольдә булып китте.
Ленинград композиторларының җырларын,
интермедияләрен, Бөтенроссия конкурсы
лауреатлары — эстрада артистларының һәм
иллюзионист Г, Сиухин чыгышларын
казандылар бик жылы кабул иттеләр.
Акробатлар Эдуард һәм Федор Ка- занджаннар
башкарган цпрк номерлары да тамашачылар
күңеленә хуш килде.
ЯЗУЧЫЛАР КОМАНДИРОВКАДА
14—19 ноябрь көннәрендә шагыйрьләрдән И.
Юзеео һәм Ш. Галиев Алабуга идарәсенең
Әгерҗе зонасында командировкада булып
кайттылар. Алар Әгерҗе шәһәр урта мәктәбе
һәм Нж-Бубый урта мәктәбе укучылары һәм
укытучылары белән очрашу үткәрделәр, анда
үзләренең шигырьләрен укыдылар, бүгенге
татар совет әдәбияты турында сөйләделәр,
сорауларга җаваплар бирделәр. Алар шулай ук
Әгерҗе культура йорты каршындагы үзешчән
сәнгать коллективы членнары белән дә
очраштылар һәм И. Юзеевның «Янар чәчәк»
исемле спектаклен сәхнәгә куярга әзерләнүче
драмтүгәрәк членнарының репнтнцнясендә
булдылар. Автор драмтүгәрәк членнарының
теге яки бу рольне ничек башкаруына карата
үзенең фикерләрен әйтте, киңәшләр бирде.
Ноябрь аенда язучы С. Шакир Удмурт
АССРда командировкада булып кайтты. Ул
Ижевск шәһәренең татар урта мәктәбендә һәм
«Строитель» клубында татар укучылары белән
очрашулар үткәрде, удмурт радиосы аша чыгыш
ясап, «Совет әдәбияты» журналының 1964 елга
билгеләнгән планы белән таныштырды, үзенең
шигырьләрен укыды.
■t- ' »
28—30 ноябрьда Г, Минский һәм Г. Латыйп
Буа районында командировкада булдылар. Алар
анда район үзәгендәге радиоузел аша чыгыш
ясадылар һәм Вахитов исемендәге урта мәктәп
укучылары белән очрашып, аларвы бүгенге
татар совет әдәбиятындагы яңалыклар белән
таныштырдылар, Г. Кутуй турындагы
истәлекләрен сөйләделәр. Очрашу вакытында
татар совет язучыларының китапларын сату да
оештырылган иде. Г. Минский һәм Г. Латыйп
китап сөючеләргә автографларын бирделәр.
ОЧРАШУЛАР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР
22 ноябрьдә Дербышка поселогының
культура сарае китапханәсендә Атилла Ра-
сихның күптән түгел генә аерым китап булып
басылып чыккан «Язгы авазлар» романы буенча
укучылар конференциясе булды. Китап
сөючеләр романга карата үзләренең фикерләрен
әйттеләр һәм авторга иҗади уңышлар теләделәр.
27 ноябрьда Ленин исемендәге республика
китапханәсендә Гариф Ахуповның «Хәзинә»
исемле яңа романы буенча укучылар
конференциясе үткәрелде.
Башта библиограф Дания Баһаветдииова
конференциягә килгән укучыларны язучының
тормышы һәм иҗаты белән таныштыр- ды,
аннары кнтап сөючеләр роман турында
сөйләделәр. Чыгыш ясаучылардан Р i ■ һнсва
(студентка), Р. Афенднн (ннженёо) А. Филиппов
(студент), 3. Шәфигулшш (журналист), Я.
Бактнкова һәм Р. Измай лова (пенсионерлар)
иптәшләр «Хәзинә» романын нигездә яратып,
кызыксынып уку ларын әйтү белән бергә, аңың
үзләренә ошап бетмәгән урыннарын да
күрсәттеләр һәм авторга киләчәк иҗатында
уңышлар теләделәр. ' 1
Конференциядән соң Г. Ахуновтан:
— Конференция сездә нинди тәэсир кал-
дырды? — дип сорагач, автор:
— Кыска гына итеп әйткәндә, мин бу
сөйләшүдән бик бик канәгать булдым, — диде.
— Барыннан да куанычлысы шул: укучылар
әсәрне бик төпле итеп тикшерде! ләр, матур-
матур киңәшләр бирделәр. Киләчәктә мин
аларның фикерләрен әлбәттә искә алырмын.
ДРАМАТУРГНЫ КОТЛАУ
Татарстанның атказанган сәнгать эшлек-
лесе, күренекле драматург Риза ага Ишмо-
ратның тууына 60, әдәби-иҗат эшчәнлегенә- 40
ел тулу бәйрәмен республикабыз җәмә-
гатьчелеге бик зурлап билгеләп узды. Казанда
үткәрелгән очрашулардан, тантаналы
кичәләрдән тыш, драматургның юбилеен 21
ноябрьда Әлмәт шәһәре хезмәт ияләре дә
үткәрделәр.
Партиянең Әлмәт шәһәр комитеты секретаре
Н. 3. Закирова юбилей кичәсен ачып, шәһәр
комитеты һәм шәһәр Советы исеменнән Риза
Ишморатны кайнар котлады. Аннан соң
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
рея<нссер Габдулла Юсупов драматургның
тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.
Котлаулар һәм бүләк тапшырулар тәмам-
лангач, сүз юбилярга бирелде һәм ул үзен
тәбрикләүчеләргә, ихтирам итеп килүчеләргә
рәхмәт әйтте, нефтьчеләр тормышыннан пьеса
язарга вәгъдә бирде.
ЗУР БҮЛӘК
СССР Верховный Советы Президиумының.
1963 елның 30 ноябрендә игълан ителгән Указы
нигезендә, совет драматургиясен үстерүдәге
уңышлары өчен һәм алтмыш яшь тулу уңае
белән драматург Риза Фәхретдин улы
Йшморатов (Риза Ишморат) «Почет билгесе»
ордены белән бүләкләнде.
ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ
29 ноябрьда язучыларның Г • Тукан
исемендәге клубында Фатих Сәйфи-Казан-
лының тууына 75 ел тулуга багышланган кичә
булды. Кичәне язучы А. Шамоа ачты. Язучының
тормыш һәм иҗат юлы турындагы докладны
филология фәннәре кандидаты X. Хисмәтуллнн
ясады. Аннары әдипнең сеңелссе Һаҗәр ханым
Сәйфи, каләмдош дусларыннан өлкән
журналист ИсмәгьшЛ' Рәмнев, Габдрахман
Вәлнтов, язуТы Әмпр- ran-Еники истәлекләр
белән чыктылар.
Соңыннан Татарстанның X еллыгы ис*
мендәге культура сарае үзешчән сәнгать
түгәрәге членнары (җитәкчеләре Ш. Сала-
хетдинов һәм К. Мөхәммәтжанов иптәшләр) зур
концерт бнрделәр.
РСФСРиың һәм Татарстанның халык артисты
Габдулла Шамуков әдипнең әсәрләреннән
өзекләр укыды.
КУТУЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘЛӘР
Үзенең «Тапшырылмаган хзтлар»ы белән күп
милләтле илебез халыкларына гына түгел, бәлки
чит илләргә дә билгеле булган татар совет
язучысы Гадел Кутуйның тууына алтмыш ел
тулу көнен республикабыз җәмәгатьчелеге зур
итеп билгеләп үтте. Шул уңай белән 28 ноябрьда
республика музеенда үткәрелгән кичәдә Г.
Кутуйның тормышы һәм иҗат юлы турында
язучы Г. Минский кереш сүз белән чыкты.
Аннары Ш. Сарым- саков, Г. Галиев, Җ. Фәйзи
һәм Ә. Галимов Г. Кутуй турындагы
истәлекләрең сөйләделәр. М. Шарипова һәм Ш.
Сарымсакоз Г. Кутуйның әсәрләрен укыдылар.
Язучының улы Рөстәм Кутуй әтисенә багышлап
язылган шигырен сөйләде.
КПССның Казан шәһәр комитеты, ТАССР
Культура министрлыгы, Татарстан язучылары
Союзы тарафыннан оештырылган һәм В. И.
Ленин исемендәге Казаң дәүләт уни-
верситетының Актлар залында 8 декабрьдә
үткәрелгән кичә дә Г. Кутуй юбилеена ба-
гышланган иде. Язучы Г. Минский ачып
җибәргән бу кичәдә Г. Кутуйның тормышы һәм
ижат юлы турындагы докладны 3. Усманова
ясады. Аннары Г. Кашшаф, Ш. Са- рымсаков
һәм язучының хатыны Г. Кутуева истәлекләр
сөйләделәр. Соңыннан филармония, опера һәм
балет театры артистлары концерт бирделәр.
Юбилей көннәрендә республикабыз газе- та-
журналлары да Г. Кутуйга багышланган мәкалә
һәм истәлекләргә киң урын бирделәр.
«Литературная Россия» газетасында язучының
улы Р. Кутуйның әтисе истәлегенә багышланган
«Балачакка кайту» («Возвращение в детство»)
исемле мәкаләсе басылып чыкты.
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР СЕМИНАРЫ
21—23 ноябрьда Татарстан язучылары Союзы
республикабыз районнарында яши һәм иҗат итә
торган яшь язучыларның семинарын үткәрде.
Семинарга Бөгелмә, Чистай, Тәтеш, Сарман,
Саба, Лениногорск, Зеленодольск
районнарыннан, Кукмара эшчеләр
поселогыннан һәм Казан шәһәреннән 24 яшь
язучы килгән иде.
Семинарга килгән иптәшләрнең әсәрләрен
тикшерүдә язучылардай Г. Әпсәлә.мос, С.
Хәким, -L Давыдов. И. Юзеев, Г. Ху-. жиев, X.
Туфан, Ф. Хөсни, Ш. Галиев, ‘А~Расих, Г.
Гобәй, Г. Галдев катнашты. Алар яшь
авторларга иҗатларындагы уңышлы һәм
кимчелекле якларны мисаллар өстендә
аңлаттылар, киңәшләр бирделәр. Семинарда
катнашкан яшь язучыларның яхшы дип
табылган әсәрләре газета-журнзл
редакцияләренә тәкъдим ителде.
РЕДАКЦИЯ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ
РЕСПУБЛИКАБЫЗ РАЙОННАРЫНДА
10—15 дскабрьда «Совет әдәбияты»
журналы хезмәткәрләре республикабызның
төрле районнарында булып кайттылар.
Журналның җаваплы редакторы Газиз-
Мөхәммәтшин Чистай районына барган иде. Ул
анда Чистай идарәсе каршындагы радиодан
чыгыш ясап, тыңлаучыларга 1963- елда
журналда басылып чыккан әсәрләр һәм
редакциянең 1964 елга билгеләнгән перспектив
планы турында сөйләде, «Ленин галы»,' «Путь
Ленина» газеталары оештырган эшче һә.м авыл
хәбәрчеләренең икенче киңәшмәсендә
катнашты.
Журналның җаваплы секретаре Әхсән Баянов
һәм шагыйрь Шәүкәт Галиев Алабуга
районында булдылар. Алар Алабуга
пединституты укытучылары һәм студентлары
белән очраштылар, анда үзләренең ши-
гырьләрен укыдылар; институт каршындагы
әдәби түгәрәк утырышында катнашып, яшь
язучыларның әсәрләрен тикшерделәр, алар- га
карата үзләренең фикерләрен әйттеләр,
киңәшләр бирделәр. Аннары Бондюг химия
заводында эшчеләр белән очраштылар, со-
рауларга җаваплар бирделәр.
Журналның бүлек мөдире Вакыйф Нуруллин
Питрәч районына барды һәм, шул районның
Шәле, Күн, Иске йорт авылларында булып,
укучылар белән очрашты һәм аларны
журналның 1964 елга перспектив планы белән
таныштырды.