Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛЫК СӘНГАТЕ ХАКЫНДА


әнгать — халык күнелен, аның
мәгънәви тормышын чагылдыра
торган иҗади хезмәт.
Шуңа күрә күпчелек очракта ха-
лыкның тарихын һәм хәзерге хәлен
сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать
аркылы өйрәнәләр, танып беләләр.
Мәсәлән, борынгы Римның Помпей
хәрәбәләрендәге һәм башка корыл-
маларындагы бизәкләрне, японнарның
декоратив сәнгатен, Кытай савыт-
сабаларын, Иран келәмнәрен бөтен
дөнья сокланып карый һәм бу
милләтләр белән иң әүвәл шулар
аркылы таныша.
Безнең татар халкының сынлы
сәнгате тулысынча бизәү һәм сыр-
лаудан тора дисәк, ялгышмабыз кебек.
Халык үзенең кием-салымын, йорт-
жирен, көнкүреш җиһазларын
гасырлар буе үзенә хас декоратив
рәсемнәр белән бизәп килгән. Чабата
үрү, чыпта тукудан башлап, катлаулы
сарайлар салуга кадәр һәркайсында
халыкның иҗади зәвыгы чагылган.
Сәнгатьне сәнгать әсәре төшерелгән
материалдан аерып карау мөмкин
түгел. Чөнки художникның уңышы
материалның декоратив мөмкинлеген
ача белүендә чагыла.
һәр художник, үзенең хыялына һәм
сәләтенә карап, материалның пластик
һәм декоратив мөмкинлекләреннән киң
һәм тирән рәвештә файдаланырга
тырыша. Аерым художникларның иҗат
стиле әнә шулай барлыкка килә. Без аңа
«фәлән останың эше бу, аның кулы
сизелә монда» дибез. Теге яки бу
халыкка, заманга хас стиль шул чорда
файдаланылган материал, кулланылган
корал һәм иҗтимагый, экономик мө-
нәсәбәтләргә бәйле рәвештә хасил
була.
Димәк, әдәбият һәм музыка кебек үк,
татар халкының бизәү рәсемнәре дә
үзенчә формалашып, башкалардан үзгә
булган милли колориты һәм характеры
белән гасырлар буе сакланган. Бизәм
рәсемнәрне кием- салымнан, йорт
җиһазларыннан һәм башка шундый
көнкүреш әйберләреннән аерып,
абстракт рәвештә, күз алдына китерү
бик кыен. Мәсәлән, сөлге, ашъяулык,
тастымал кебек тукымаларның;
беләзек, чулпы кебек алтын-көмеш
әйберләренең; читек, башмак кебек
күннән эшләнгән аяк киемнәренең;
калфак, такыя, намазлык, яулык кебек
чигүләрнең һәр кайсының үзләренә хас
булган бизәкләрен бары тик шул_
материалларның эчке төзелешләренә
бәйле хәлдә генә күзалларга мөмкин.
Бу бизәкләрне ясаган вакытта борын-
борынңан һөнәр йоласына әйләнеп
киткән әмәл-алымнар буын- нан-
буынга күчкәннәр һәм озак дәверләр
буе стильне саклаучы фактор булып
хезмәт иткәннәр.
Эшләү техникасының, һәм кулла-
нылган коралның да стиль тудыруда
зур катнашы бар. Ләкин материал гына,
корал гына стильне хәл итми. Төрле
заманда, төрле илләрдә бер ук
материалдан төрлечә файдаланганнар.
Мәсәлән, күн эшләү сәнгатен алыйк.
Кайбер илләрдә күннең әвәләнү
үзенчәлегеннән файда- ланып, төрле
басма һәм кысма чара-
С
дар белән, рельефлы орнаментлар ясау
таралган булса, безнең татар халкы,
борын-борыннан күннең бүтән
үзенчәлекләреннән файдаланып,
тиндәшсез декоратив сәнгать төре
тудырган: (.күн эше—Болгар ханлыгы
заманыннан бирле безнең җиребездә
дан тоткан эш). Әнә шул бай культура
мирасларын ныклап тикшерәсе,
ө йрәнәсе бар.
Шул юнәлештә эшләнгән күңелгә
ятышлы мәгълүм бер-ике хезмәт тә бар,
Аларның берсе — Исмәгыйль
Гайнетдиновның «Казан татарларының
агачтан төзү осталыгы» 25 дигән
китабы. Бу монографиядә Мәскәү
архитектура институты доценты Ис-
мәгыйль Гайнетдинов халык сәнга-
тенең бер өлкәсен күзәтә.
Сүз айда татар халкының төзү
сәнгатендә күренекле урын тоткан өй
алды коймасы хакында бара. Өйнең
урамга караган фасады алдында корыла
торган койма безнең өй төзү сәнгатендә
характерлы конструктив һәм декоратив
урын тота. Автор Татарстанның ике
генә ягын: Арча һәм Әтнә якларын
тикшергән. Зур түземлелек белән
һәрбер рәшәткәне фотога төшергән,
үлчәүләрен алган, һәрьяктан сызымна-
рын ясаган, кайсы авылда икәнен
теркәп, тулы рәвештә паспорт- лаган.
Әйберләрне документлау, паспортлау
халык сәнгатен өйрәнгәндә — иң
мөһим шартларның берсе. Исмәгыйль
Гайнетдинов ул рәшәткәләрнең
эскизларын һәм сызымнарын өендә
утырып кына да ясый алыр иде. Ләкин
бу очракта ул рәсемнәр халык сәнгатен
чагылдыра алмаслар иде. Алар
Гайнетдиновның халык стилендә
эшләгән проект эскизлары булып кына
исәпләнер иде.
Бер уңайдан, монографиядә күзгә
ташланган кайбер кимчелекләргә дә
кагылып үтәргә кирәк. Әгәр автор, бу
теманы киңрәк алып, күбрәк
районнарны һәм Татарстан чик-
ләреннән тышта яшәгән татар хал-
кының коймаларын да тикшергән һәм
объектларның эстетик-декора- тив
якларын кабартыбрак, күпертебрәк
язып, полихром (төрле төс) фото-
рәсемнәр белән китапны бизәгән булса,
хезмәтнең әһәмияте тагы да арта төшәр
иде.
25 Татарстан китап нәшрияты, Казан, I960 ел.
Җае туры (килгәндә шуны да әйтеп
үтик: рәшәткәләрнең характерлы
берничә үрнәге үзәк музейда сакланса,
илебезнең төзү сәнгатен өйрәнүдә зур
эш эшләнгән булыр иде.
Борынгы әсәрләр белән халык
сәнгате һәм халыкның материаль
культурасы әйберләре янәшә һәм уртак
яшиләр. Алар бер үк объектта органик
рәвештә береккәннәр. Шуның өчен
халык сәнгате әсәрләре тарих
музейларында тупланалар. Безнең
Татарстан Дәүләт музеенда халык
сәнгате әсәрләре байтак. Ләкин музей
диварлары эченә керә алмыйча халык
кулында, сандыкларда саклана торган
әйберләр дә күп. Алар көн саен кими,
югала баралар. Без кайвакыт
белемсезлектән- ме,
илтифатсызлыктанмы тарихи
кыйммәте булган халык сәнгате
әсәрләрен игътибарсыз калдырабыз.
Нәтиҗәдә, уникаль әйберләр югала;
харап була.
Халыкның культура дәрәҗәсе үскән
саен, музейларның да әһәмияте арта.
Инде музейлар, тарих һәм сәнгать
әсәрләре саклана торган архив кына
булудан чыгып, халыкка аң- белем
бирүче учакларга әверелделәр. Хәзер
күп җирләрдә халык сәнгате музейлары
да ачалар. Бездә исә, чынлап караганда,
сынлы сәнгатьнең аерым музее да юк.
Ләкин мондый музейның кирәклеге
көн- нән-көн ачыграк сизелә.
Киләчәктә андый музей, һичшиксез,
булыр.
Республикабызда турыда н-туры
халык сынлы сәнгате мәсьәләләре
белән шөгыльләнүче ике оешма бар.
Мин СССР Фәннәр Академиясе Казан
филиалының сәнгать секторы һәм
Дәүлә.т музее хакында әйтәм. Бу
оешмаларда шул эш өчен әзерлеге
булган белгечләр, галимнәр һәм
кирәкле материаллар бар.
СССР Фәннәр Академиясе Казан
филиалы сәнгать секторының яше
бәләкәй булса да, үзәк музей инде
үзенең йөзенче яшенә җитеп килә.
Дөрес, Дәүләт музее сирәк кенә
булса да халык сәнгате әсәрләре
күргәзмәсен оештыргалый. Ләкин без
музейда сакланган халык сән
гате әсәрләренең барысы хакында да
төгәл белмибез. Хәтта кайбер
факторлар борчылырга мәҗбүр итәләр.
Мәсәлән, тарихчы Шиһаб Мәр- жәни
үзенең «Мөстәфадль-Әхбар» исемле
әсәрендә бер кабер ташы хакында яза.
Мәрҗәни аның ничек табылуын,
ташның үлчәвен, текстының"
укылырлык өлешен язып калдырган. Бу
кабер ташы — тарих өчен дә
кыйммәтле бер әсәр. Ләкин ул ничә
еллардан бирле музей ишек алдында
ята, машиналар һәркөн аңа орынып
ү тәләр.
Кайчандыр аз булса да укылырлык
булган текст бүген бөтенләй танырлык
түгел. Моңа охшаш байтак ташлар
капка астында ята. Бу, һичшиксез,
аянычлы хәл.
’Халык сәнгатен популярлаштыру
гына түгел, шул сәнгать белән шө-
гыльләнүне дә терелтергә, үстерергә
кирәк.
Әлбәттә һәр эшкә керешкәндә әү- вәл
кул астында булган материалларны
тикшерергә, өйрәнергә һәм, шуның
нигезендә, булмаганнарны булдыру
уңайлы. Ул эшне болайрак алып
барырга мөмкин булыр иде.
Дәүләт музеенда, СССР Фәннәр
Академиясе Казан филиалының сән-
гать секторында һәм башка оешма-
ларда сакланган татар халык сәнгате
әсәрләренең коллекцияләреннән музей
залларында зур бер күргәзмә
оештырып халыкка күрсәтергә кирәк.
Тикшерү, күздән кичерү нәтиҗәләрен
йомгаклар өчен җыйнак кына комиссия
төзелсә, шулай ук уңайлы булыр иде.
Ихтимал шул күргәзмәләрдә татар
халык сәнгатен төрле яктан
чагылдырырлык экспонатлар да чыгар,
һәм әнә шул нигездә матбугатта «Татар
халык әсәрләре» исемле .каталог яки
альбом бастырып чыгарырга ’.мөмкин
булыр иде.
Минем фикеремчә, әле халык ку-
лында байтак кына сәнгать әсәрләре
тынып, хәтта ихтимал, күгәреп тә
яталар булыр. Әйе, Бөек Ватаны-
бызның төрле өлкәләрендә таралып
яшәгән татар халкының кулында
сәнгать әсәрләре саклануы табигый.
Шул әйберләрне нинди булса да юллар
белән калкитырга, хәрәкәткә китерергә
иде. Моның практик юлларым табу
кыен түгел. Кайбер әйберләрне,
хөкүмәт милкенә сатып алып,
музейның коллекциясенә өстәргә,
булмаса, югалмасыннар өчен аларны
адреслап һәм паспортлап бер журналга
теркәргә, һәм кирәк булганда
хуҗасының рөхсәте белән аны
матбугатка чакырырга һәм күр-
гәзмәләрнең экспозициясенә кат-
наштырырга. Минем белүемчә, безнең
театрларыбыз реквизитлары арасында
да борынгыдан калган байтак кына
халык сәнгате әсәрләре бар. Аларны
бутафория белән алмаштыру әйбәт
булыр иде.
Мәскәү, Ленинград һәм башка күп
кенә шәһәрләрнең музейларында татар
халык сәнгате әсәрләре саклануы
мәгълүм. Ал арның кайберләре фәнни
яктан тикшерелгән булсалар да, күбесе
әле тиешле рәвештә өйрәнелмәгәннәр.
Әнә шул әсәрләрнең барысын да
урыннарыннан кузгатып «Татар халык
сәнгате күргәзмәсе» оештырырга
мөмкин.
Әлбәттә халык сәнгате әсәрләренең
һәммәсен, мәсәлән, биналар һәм башка
корылмаларга төшерелгән бизәк һәм
уймаларны урыннарыннан алып
күчереп йөртергә, бер җиргә тупларга
мөмкин түгел. Ләкин аларның
фоторәсемнәрен алып бер фототека
ясау алай ук авыр эш түгел бит. Пөхтә
фототекадан галимнәр, художниклар һ.
б. кирәгенчә файдалана алырлар иде.
Шулай итеп, халык сәнгате
әсәрләреннән җыелган фототека бер
зур фәнни хезмәтнең нигезе була алыр
иде.
Кинемотография, телевидение
шулкадәр камилләшкән заманда кино
һәм телевидение аркылы халык сәнгате
әсәрләрен күрсәтү белән бергә, ул
әсәрләрне ясау процессы да күрсәтелсә,
бу — халыкның белемен арттыру,
эстетик тәрбияләү һәм һәвәскәрләргә
һөнәр өйрәтү ягыннан да файдалы
булыр иде.
Сәнгатьне өйрәнү, фәнни тикшере-
нүләр һәм халык мәгарифе эшендә
музейларның көннән-көн киңрәк һәм
төплерәк урын тота башлаулары,
аларның функцияләренең артуы
һәркемгә мәгълүм. Моннан тыш му-
зейлар халык хуҗалыгы мәсьәләлә-
рендә дә зур колачлы эш алып ба
ралар. Табигый, бу эшләрнең барысын
да Татарстан Дәүләт музее кебек бер
музейда гына алып бару көннән-кен
читенләшә. Хәзер фән һәм техника
тармакланган һәм алып адымнар белән
алга барган заманда музей эшчеләренә
нефть, сынлы сәнгать, халык сәнгате
мәсьәләләрен белеп, шул мәйданда
халыкка файдалы ярдәмче була алу бик
кыен, хәтта мөмкин түгел. Шуның өчен
сынлы сәнгать һәм халык сәнгате
әсәрләрең Дәүләт музееннан алып
аерым музейлар оештыру кичекте-
релмәс бурычларның берсе түгелме
икән?
Советлар Союзының башкаласында
һәм күп кенә башка шәһәрләрдә
керамика-пыяла музее, халык сәнгате,
курчаклар, театр һәм башка фәнни һәм
иҗади максатларга хезмәт иткән аерым
музейлар барлыгы билгеле. Бу
музейлар шул өлкәдә эшләүче эшчеләр,
һәвәскәр художниклар һәм, гомумән,
халык өчен күп файдалы хезмәт
күрсәтәләр.
Без халык сәнгате музее ачсак, башта
ул бик җыйнак кына, кечкенә генә
булса да гаять кирәкле һәм зур эш
башкарылыр иде. Халык сәнгате һәм
материаль культурасы әсәрләре ун
еллар, гасырлар буенча акрынлап кына
җыйналалар. Алар- ны кирәк вакытта
кибеттән генә сатыл алып яки заказ
белән ясатып булмый. Безнең
игътибарсызлыгы- быз сәбәпле кайбер
тарих өчен дә, сәнгать өчен дә әһәмияте
булган әйберләр югалып китә. Бер
мисал: үткән гасырда безнең хатын-кыз
киемнәре арасында өрпәк булган. Өр-
пәк саргапнар. Бу Мәрҗәнинең
«Әхбар»ында да язылган, һәм әле дә
карт ханымнардан өрпәк саруны
белүчеләр бар. Безнең Дәүләт музеенда
бу кием юк һәм аны белүче дә юк.
Мондый игътибарсызлык өчен киләчәк
буын галимнәрнең үпкәләүләре бик
табигый. Шуның өчен халык сәнгате
әсәрләренең музейларда
булмаганнарын җыю бүгеннән ин-
тенсив рәвештә башланырга тиеш. Бу
эштә төрле сәнгать процессларын
күрсәтә торган кыска метражлы
кинофильмнар файдалану бик уңайлы
б улыр иде.
Әле авылларда тукучылар һәм халык
сәнгатенең башка төре белән
шөгыльләнүчеләр, шәһәр һәм район
артельләрендә алтын-көмеш, күн һәм
чигү осталары бар. Әгәр әнә шул
осталарның эш процесслары фотога
һәм фильмга төшереп алынса, халык
сәнгатен дөрес күрсәтү өчен генә түгел,
бәлки тарих фәне өчен дә файдалы эш
эшләнер иде. Безнең матур сөлге һәм
башка тукымаларның җепләре кайдан
алынганлыгын, киндерне, җитенне
үстерү, йолку, суда чылату, талку, агар-
ту, туку һәм башкалар хакында яхшы
белүче яшьләр бармы икән? Нинди бай
һәм колоритлы материал, бигрәк тә
төсле фильм өчен! Болар бар да халык
сәнгатенең җимешләре бит.