Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАНЫШ БУЛЫЙК


РӘМИ ГАРИПОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ
К,еше өчен кояш көн дә калка. Бер үк кояш. Әмма шул һәр көн чыккан кояш нурларының яктысын, җылысын, моңын һәр иртәдә, гомердә беренче тапкыр күргән шикелле, күрә белү шатлыгын һәркем кичерә алмый. Моның өчен шагыйрь күңелле, шагыйрь йөрәкле кеше булырга кирәк.
Рәми Гарчпов шигырьләрен укыганда мин шундый кеше белән сөйләшәм, серләшәм кебек.
Рәми Гариповның исеме — башкорт поэзиясендә байтактан таныш исем. Аның тормышка мәхәббәт белән, борчылулы һәм өметле мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен поэзия сөючеләр бездә яратып укыйлар.
Шагыйрьнең берничә әсәрен татар укучыларына да тәкъдим итәсе килә. Алар турында хөкемне укучылар үзләре чыгарсын.
Мостам Карим
ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР
//'Силләр булып исәм, искәндә, Гөлләр булып үсәм, үскәндә, Сулар булып агам, акканда, Таулар булып басам, басканда; Әйтер сүзем — искән җилләрдә, Якты уем — агар суларда;
Җиткән буем — горур тауларда; Ал канымда кояш нуры бар, йөрәгемдә җирнең җыры бар, Күзләремдә халкым күзе бар, Шуңа минем әйтер сүзем бар!..
ӘМАНӘТ
елең барда — илең бар, Илең барда — иркең бар, Иркең барда —күркең бар, Җир, су, ут, күк —дүртең бар.
Шул дүртәүдән башка заттан Кешегә соң ни кирәк?
Шул дүртәүнең дүртесендә Ьл таянган дүрт терәк:
Дүрт күз белән багып торган Ьайлыгы да дүртәүдә;
Лүрт ягын да кыйбла иткән Барлыгы да дүртәүдә...
Дүрт терәкнең дүртесен дә 1 уып үскән ил бәйли;
Ил язмышын ир муйнына Кылны ярыр тел бәйли.
Бәпләп-әрләп тел белән Кеше иткән анабыз, Эшле иткән анабыз; Сөиләп-көйләл тел белән Хисле иткән анабыз, Көчле иткән анабыз. Терелткән дә тел шуңа, Үтерткән дә тел шуңа; Тел әйткән сүз жил түгел, Кадер-хөрмәт бел дңа, Кадер-хөрмәт бел аңа!..
Тел ачкычы — ил ачкычы, Күз өстендә каш кебек, Каштан язган, күздән язып, Катып калыр таш кебек, Катып калыр таш кебек!., һай, таш булма, таш булма, Аң гына бул телеңә;
Аң булмыйча, туң булсаң. Бер имгәк син илеңә, Бер түмгәк син илеңә!..
Тел төпкәе — тал төпкәе, Тал төпкәе — тамыр ул, Тамырына балта чапсаң, Талың корып калыр ул; Тал төбендә ни үсәр? Ни иркәләп җил исәр? Ис китәрдәй гөл үсәр, Гөл иркәләп җил исәр; Гөлләр нурын таратыр, Җилләр җырын таратыр; Телләр белән тел булып, Илләр белән ил булып, Халкың бәхет каратыр, Үзенә дус каратыр;
Чәчән теле барында, Ким-хур булмас табында, Ким-хур булмас табында.
Телең барда — илек бар, Илең барда —иркен бар. Иркен барда — күркең бар, Ил гизәргә дәртең бар.
Җир, су, ут, күк —дүртең бар; Шунда һәркем киләчәк, Шунда һәркем көләчәк;
Төрле гөлләр үсәчәк,
Татлы хуш пс сибәчәк Бер бакча ул — киләчәк, Хөр бакча ул — киләчәк. Ата-баба калдырган сүз Әманәтем шул сиңа, Әманәтем шул сиңа. Әманәткә хыянәтсез Актан да ак юл епца, Актан да ак юл сина
ТИМЕР ЮЛДА
^Хпләм, ҖИЛӘм!
Илгә кайтып киләм, Тәрәзәләрдән күз дә алмыймын. Туган таулар белән күрешмичә, Сөйләшмичә түзә алмыймын. Тык-тык килә чуен тәгәрмәчләр, Тып-тып тибә ярсып йөрәгем: Бер кыз карап калды, Яра салды йөрәгемә кәйлә-к өрәге...
Тимер юллар буйлап күпме үтсәң, Шул юлларның ташын, комнарын һаман актара бит шушы кызлар, Кулларына тотып ломнарын... Сызламыймы икән куллары?
Айга кул сузабыз! Ә җирдәге Менә шул эшләргә кешенең Нигә әле һаман кулы җитми, Бу эш хәзер кеше эшеме? Соравымнан күңел өшеде...
Тык-тык килә чуен тәгәрмәчләр, Тып-тып тибә ярсып йөрәгем. Безгә чәчәк чөеп калды ул кыз, Сөйгәне дә юктыр, күрәсең, Чуен изеп үтте бүләген.
Бәлки шулап газиз сөюен дә Туп изгәндер сугыш кырында. Кулын болгый-болгый көлгән булды Үксеп-үксеп елар урында, Көлсен бу кыз минем җырымда.
Күпме алар илдә!
Ярсыз калып,
Яшьлекләре янды көл булып!
Булмаганга, сөяр егетләре, Күз яшьләре тамды тоз булып... Нигә тугап алар кыз булып?
Күп күрерсең әле син алармы Кыш —• фермада, җәен — җәйләүдә.
Кайда әтиең? •— дип баласыннан Сорым.күрмә белми иң тәүдә... Сүз алтыны — уйлап сөйләүдә.
Кузгатма син ана җәрәхәтен, Болгатма син бала йөрәген. Сугыш үткән, сугыш күптән беткән,
1 як эзләрен һаман күрәсең, Күмә алмый кәйлә-көрәгең.
Каршы килгән сылу каеннарны, Юк, бу юлы, гүя, күрмәдем: Кайда гына булма, илгә кайткач, Юлларыңның шушы бер мәлен Онытма дип тибә йөрәгем.
Онытма дип тибә йөрәгем, Онытмыйк без илнең күргәнен.
ҖИР ШАВЫ
w*
/Җ и бәрдем дә атны күк үләнгә, Җиләк җыям үзем чүгәләп. Тирә-ягым тулы гөл чәчәкләр, Тирә-ягым тулы күбәләк.
Чикерткәләр, сансыз чикерткәләр Чың-чың килә күзгә күренми. Бер өзлексез чалгыларын янап, Ничек алар шулай иренми?
Ничек арымый соң бал кортлары Чәчәкләргә кунып көн буе?
Алар җыйган сары балны эчеп, Шаулар икән көзен кем туе?
Башың чайкый-чайкый моңланырга, Каеккаем, сиңа ни булды?
Әллә бер-бер җилкуарга тарып, Өметләрең микән кырылды?
Men-мең сорау биреп, һәр үләннең, һәрбер җанның хәлен сорашам, һәр чәчәккә туктап сәлам бирәм, һәрбер кошны кылам тамаша.
Бер кат гашыйк булган оу җирләргә Кат-кат гашыйк булган шикелле, Туган җирнең мәңге шавын тыңлау Күпме тыңласаң да күңелле.