Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ ЭСТЕТИКАСЫНА ТАКТАШ КЕРТКӘН ӨЛЕШ


у сүзләр тулысымча расланды. Такташ социалистик реализм поэзиясенең классикларыннан берсе булып танылды. Идея тирәнлеге һәм сәнгатьчә матурлыгы ягыннан беренче дәрәҗәле әсәрләр бирү белән бергә, ул социалистик реализм сәнгатенең теориясенә дә кыйммәтле өлеш булып керерлек фикерләр әйтеп калдырды. Әлбәттә, шундый дәрәҗәгә ул кинәт кенә ирешмәде. Социалистик революция вакыйгаларына политик хәзерлексез килеп кергән яшь интеллигент гражданнар сугышы Һәм илне аякка бастыру елларында — яңа тормыш өчен көрәшнең үз эчендә элекке вак буржуаз карашларыннан арынды. Комму-нистлар партиясенең фәнни тәгъ-лиматын үзләштерде, иҗатында революцион романтизмнан социа-листик реализмга эволюция ясады. Егерменче елларның башларында татар әдәбиятына формализм йогынтысы килеп керде. Такташ бу күренешләргә каршы чыкты. Ул классик сәнгатьнең традицияләрен саклау Һәм үстерү ягында иде. Аның футуризмга каршы көрәше турында моңа хәтле матбугатта кайбер материаллар басылды. Шулай да бу көрәшне киңрәк яктырткан материалларны эзләргә кирәк әле. Таһир Госман-Сулмаш тара-
Әгәр тарихның яңа мәгънәсен камил үзләштереп житсә, тормыш моңа булышлык кыйлса, Һади Такташтан, шөбһәсез, пролетариат революциясе дәверенең алгы сафындагы шагыйрьләрнең зурысы чыгар.
Нбраһимов
фыннан 1941 елда язып калдырылган истәлектә бу хакта әле моңа хәтле мәгълүм булмаган кызыклы белешмәләр бар. 1924 ел җәендә Казан сәнгать'техникумы бинасында художниклар күргәзмәсе оештырылган. Монда футуристлар да үз «әсәрләрен» куйган булганнар. Такташ күргәзмә карарга килә. Монда ул футуристларның үзләренә үк тап була. Карау бәхәстән башланып китә. Такташ Репин, Суриков, Рафаэль, Рембрандт кебек даһилар һәм аларныц традицияләре турында сөйли. Футуристларның киндерләренә күчкәч, ул шундый фикерләр әйтә: «Белмим, бу сезнең футурист художниклар, нәрсә уйлап, ул шарларны, почмакларны ясыйлар? Аларныц әсәрләрен күрү белән бер генә хис тә ала алмыйсың. Мин аңларга тырышам, күзне йомып, уйланып карыйм: юк, бары да бушлык» Шундагы футурист, күрәсең, пошынып: «Шул турыда «Чаяи»га берәр әйбер бирергә уйлыйсыңмы?» — ди. Истәлектә Такташның җавабы турында болан әйтелгән: «Менә шул кубикларның авторларын табып, «Чаян»га ишәк итеп төшерсәң, урынлы булыр иде»,— диде Такташ. Шуннан көл- 1 Научный архив КФАН СССР. ф. 17, оп. 1, ед. 7, стр. 30.
Б
де: Женевада ишәк койрыгы белән ясалган рәсемне сөйләп алды». Берничә көннән сон күргәзмә турында «Кызыл Татарстан»да белдермә бирү турында сөйләшкәндә, Такташ бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайта: «Күргәзмәдәге шарларның, кубикларның, сызыкларның культура өчен нинди баһасы бар? Юк. Миңемчә, андый нәрсәләрне таланты булмаган художниклар ясый. Ул кубик-сызыкларны нинди генә маляр булса да ясый ала»
Такташ фикер йөртүләренең үзә-гендә эстетиканың әлбәттә нигез мәсьәләсе тора: бу — сәнгатьнең иҗтимагый тормышка мөнәсәбәте. Мәгълүм ки, бу мәсьәләнең фәндә зур тарихы бар, шулай да аның тулысынча фән нигезендә чишелүе тик марксизмда гына: сәнгатьнең чыганагы иҗтимагый тормышта, функциясе дә — иҗтимагый прогресска хезмәт итүдә. Такташ бу өйрәтмәне конкрет тарихи чорга — социализм төзү киң фронт белән җәелеп киткән чор таләпләренә карата куллана. «Безнең идеяләребез... конкрет тормышыбызда, безнең көрәшебез эчендә туалар, яшиләр һәм хәрәкәт итәләр»2, — ди ул. «Без» дигәннән тар бер төркемне түгел, бәлки социалистик җәмгыять төзүче эшче һәм крестьяннарны — миллионлаган халык массаларын аңлый. Яна идеяләр халыкның тарихны иҗат итүе вакыйгаларында туа дигән сүз иде бу. Социалистик төзелеш җырчысы бу идеяләргә нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Такташ моңар да ачык җавап бирә. Аныңча, беренчедән, шагыйрь үзе дә «без»дән аерылгысыз, «без»- нең үз кешесе. Икенчедән, «без» эчендә ул пассив элемент түгел. «Пролетариат шагыйре,— ди Такташ,—шул хәрәкәтләрнең( ягъни социализм төзү өчен барган көрәшнең, — X. Г.) эчендә торып, бүгенге көрәш тәҗрибәсе белән якыннан таныш булса гына һәм шул көрәштә шул теләкләр өчен көрәшүче булып
1 Научный архив КФАН СССР. ф. Г7, оп. 1, ед. 7. 31 бит. «Партиясез» Һәм партияле шигырьләр
турында.
4 Такташ кулъязмасыннан (М. Мамин. 1акташ поэзиясе. Казан, 1952 ел. 82 бит). 1 '■ Гактащ. Әсәрләр. Казан, 1942 ел, 355 бит.
2 һ. Такташ. «Партиясез» һәм партияле шигырьләр турында («Яңалиф» журналы, Г931 ел, 10 сан). катнашса гына (курсив безнеке, — X. Г.) үзенең әсәрләрендә бүгенге көрәшкә кирәкле булган актуаль идеяләрне вакытында күреп, җанландыра ала һәм аларны үзенең иҗат аппаратында формалаштырып, массага бирә ала»3.
Бу юлларда, күренә ки, социализм төзүче халык белән социалистик төзелешне җырлаучы шагыйрьнең тулы берлеге мәсьәләсе куелган. Шушында халык рухи дөньясы белән шагыйрь рухи дөньясы тулысынча бергә кушылып, бер диңгез хәленә килә. Ләкин шушы бергәлек, уртаклык эчендә шагыйрьнең күмелеп, югалып калу ихтималы юкмы? Уртак эштә аның индивидуаль вазифасы нәрсәдә? Ул аны .ничек башкара? Такташ бу сорауларны да җавапсыз калдырмый. «Шагыйрь сәяси яктай кем? — дип сорау куя ул кулъязмаларының берсендә һәм бик тә тирән мәгънәле җавап бирә:— Ул сәяси галим»4. Шагыйрьне болан дип атау белән Такташ аның социалистик җәмгыять төзү эшендәге алдынгы ролей ачыграк аңлатырга тели, күрәсең. Шул ук сорауга җавабында ул тагын: «Ша-гыйрь... хисләргә исем бирүче», «ул массаның йөрәгендә һәр көн туып, яңарып торган хисләрне җыючы һәм аларны бер төрле рәвешкә китереп бирүче», — ди. Без аның фикерләрен «Җавап» шигыре вариантларының берсендә дә очратабыз:
Без —
Үткәннең каты җиңелүе, Бүгенгенең җиңеп килүе Уртасында туган миллионнарның йөрәк хисен җыеп йөрүче, Туып та әле исем бирелмәгән Хисләренә исем бирүче5.
Социалистик төзелешне алып барган кешеләрдә туган яңа хисләр, яца тойгылар, яңа рухи сыйфатлар — соц иалистик сыйфатлар. Ләкин бу кешеләр үзләрендәге бу сыйфатларның яңалыгы турында уйламаска да мөмкин, бу аларда
тормышның тулылыгыннан килә торган бәхет, кеше булуыңның тәмен белеп яшәү кебек хисләрдә, сәбәбе турында үзеңә тулы хисап биреп тормастан кичерелә торган көрлектә, сөенечтә гәүдәләнергә мөмкин. Бу аларның тормышын, көнкүрешен матурлый, аңарга нур кертә. Ләкин бу, рухи энергия буларак, шул ук кешеләрнең хезмәтне алып баруларына да кайтадан тәэсир ясый, хезмәттәге илһамны үстерә, хезмәтнең иҗади асылын көчәйтә, аны нәтиҗәлерәк итә, аңарда сәнгать хасиятен тудыра.
«Без яңа тормыш төзү белән бергә, үзебезне дә яңарта барабыз»6,— ди Такташ. Ләкин бу яңару, алда әйтелгәнчә, һәркемдә үзе махсус күзәтеп тормаган эволюция төсендә хәрәкәт итә, рухи социалистик сыйфатлар кешеләрдә дәвамлы вакыт барышында акрыи- акрын туплана киләләр. Кешеләр үзләрендә мондый яңа сыйфатлар туплануы турында күп вакытта исләренә алмыйлар, аларда бу сыйфатлар тикшереп танылган нәрсәгә һәм инде аң кушуы буенча эш итә торганга әверелеп түгел, бәлкн үзләреннән ташып килү көче белән хәрәкәт итәләр. Алар хәтта шулай хәрәкәт иткәндә дә зур энергиягә, энтузиазмга, илһамга әвереләләр. Ә менә әгәр аларның исемен табып, атап әйтсәң, аларның җанлы сурәтем ясап, асыл эчтәлекләрен халык күзе алдында ачып салсаң? Бу аларның матурлыгына соклану тудырыр, аларның чыннан да яңа нәрсә икәнен күрсәтер, төшендерер иде, аларның асыл эчтәлекләрен үстереп, идеягә әверелдерер иде. Үз күңелләрең тутырып алган хис һәм тойгыларның әнә шундый чынлыклы сурәтен күреп, кешеләр үз- үзләрең, үз рухи дөньяларын танырлар, интуиция — ачык аңга, сәбәбе анык булмаган дәрт, сөенеч исә - горурлыкка, энергиягә, кешенең иҗат көчләрен кинәт үстереп җибәргән идеягә әверелер, кешеләрдә акрын-акрын гына үзлегеннән тупланып килгән яңа рухи сыйфатлар аңлы казанышка әйләнер, югалмас дәрәҗәдә беркетелер, ныгытылыр иде.
Хиснең исемен табу — аның идея
1 «Яңалиф» журналы. 1931 ел, Г0 сан.
7 «Безпен юл» журналы. 1927 ел, 6—7 сан, 38 бит.
8 М. Мамии. Һади Такташ поэзиясе. 1952 ел, 83 бит.
үзәген табу булып чыга. Такташ менә шуңар омтыла, яңа матурлыкның сынын ул нәкъ менә шушында таба да.
Халык массалары күңелендә туган яңа хисләрнең исемнәрен табар өчен иң элек аларны үз күңелеңә алырга кирәк. Аларны үз күңелеңә алуга бөек төзелештә халык массалары белән бердәмлектә, «сәяси галим» буларак актив катнашу нәтиҗәсендә генә ирешеп була.
Шагыйрь халык күңеленнән үз күңеленә күчереп алган рухи байлыкны сәнгать әсәренә шул килеш, туп-туры гына чыгарамы? Юк. Бу турыда Такташ кайта-кайта яза. 1927 елгы бер мәкаләсендә ул үзен «...язган вакытта гына иң бәхетле— иң бай кеше итеп хис» кылуын әйткәч, моның ни өчен шулай булуын да аңлата: «Чөнки мин атналар буенча укучыларымның йөзләреннән, күзләреннән, йөрәкләреннән урлап җыеп йөргән байлыкны (аларның) үзләренә кайтарып би- рәм»7. Монда ук инде Такташ үз шигыре сөекле кешеләренең күңелләрендәге хисләрне гомумиләштерү буларак туганын аңлата. Моннан соңгы язмаларында ул иҗат процессының шагыйрь күңелендәге эчке хәрәкәтен тагын да ачыграк аңлатырга омтыла. Шагыйрь, ди ул, «миллионнарча кешеләрнең йөрәк тибүләрен тыңларга, аларның күзләре аркылы йөрәкләренең иң тирән җирләренә карый белергә — таркау, эшләнмәгән, үзләре дә ачык аңламаган теләкләрен, хисләрен җыярга, ул теләкләрнең орлыкларын үзендә урнаштырып, йөрәк каны беләи тәрбияләп үстерергә, аларны үсеп беткән бер рәвешкә кертеп, миллионнарның үзләренә кайтарырга тиеш» 8.
Ә соң шагыйрь үз йөрәгенә алган теге яки бу хис, тойгы орлыгын нәрсә исәбенә үстерә? Әлбәттә, талант көче исәбенә. Ләкин бу җавапны да ачыклап әйтергә кирәк: дөньяга марксистик-ленинчыл караш белән коралланган талант исәбенә. Хис орлыгын үстерү, хиснең «исемен эзләү» бу асылда аңар анализ ясау, аның төшен табып, ул төшне идея байлыгы белән азык-ландыру, ана куәт бирү һәм нәтиҗәдә
аның яралгы хәлендәге билгеләрен, үзенчәлекләрен җитлегү дәрәҗәсенә күтәрү, аны билгеле бер идея максатында формалаштыру дигән сүз. Такташ үзе үк бу процесста язучының индивидуаль үзенчәлекләре, ягъни таланты, аның тиешле хәзерлеге зур роль уйнавын әйтә. Теге яки бу идеяне формалаштыруда, ди ул, язучының «...субъектив аерымлыклары шиксез роль уйный. Аның психологик аерымлыклары теге я бу идеяне формалаштыруда бик күп үзенчәлекләрен катнаштыра» Шагыйрь, ди ул, миллионнарның үз йөрәгенә алган хис һәм тойгыларын «үзендә булган шигъри буяулар белән» баета. Күңелгә хис һәм тойгыларны алу, аларга күңелдә анализ ясау, аларны «үз йөрәк җылың»да үстерү, «үзеңдәге шигъри буяулар» белән матурлау — катлаулы һәм гаять нечкә хасиятләрдән гыйбарәт булган бу процесска бер нәрсә җитәкчелек итә: шагыйрьнең идеясе, аның дөньяга карашы. Бу про-цесста фикер һәм хис, идея һәм сурәт берләшә, бер бөтенгә оеша, сәнгать элементына әверелә. Моның практикада ничек баруын Такташ бер урында язып та үтә. Ул 1929 елның көзендә язучыларның экскурсиясе вакытында булган бер моментны ала. Алар Баку белән танышалар, андагы социалистик шәһәрчекнең кварталларың карап йөриләр. Такташ шунда иптәш язучысының «йөрәгендә уянган хисләрен укырга тели», ягъни аның хисләрен, үз йөрәгенә алып, үстер- мәкче, аларга анализ ясап, җитлек- термәкче була. «Мин, — ди ул,— аның йөрәгендә яңа, бөтенләй яңа хисләрнең уянуын, шул исемсез бөек шатлыгы уртасында уянган хисләренә ашыга-ашыга исем э3лэ, вен, таба алмый газаплануың карап тордым. Чөнки ул хисләр минем үземнең йөрәк томаным уртасында, иҗат хаосы эчендә туып килгән планета кебек, аерым бер рәвешкә кереп өлгермәгән килеш әйләнә, бутала, йөрәкне гакылсыз бер ашкыну белән белемсезлек эчендә очынды- ра иде»2. Күренә ки, хиснең «исемен эзләү» салкын ваемсызлык бе-лән бармый, бәлки шагыйрьнең бөтен рухи көчләре хәрәкәткә килгән шартларда илһамлану, исемне табарга ашкыну белән бара, хиснең ■исемен табу бөтен бер ачыш дәрәҗәсендә санала. Ләкин бу процесста, кабат әйтик, җитәкче рольне шагыйрьнең дөньяга карашы, аның иҗтимагый идеаллары уйлый. Ачыграк әйткәндә, бу процесста без халык хисләре белән партия идеяләренең шагыйрь күңеле уртасында бергә кушылып китүләрен күрәбез. Нәтиҗәдә халык хисе иҗтимагый максаты ачыкланган хәзинәгә әйләнә, ә дартия идеяләре халык хисе җылылыгы белән баеп, татын да тәэсирлерәк төскә керә. . Шагыйрь үз күңеле уртасында халык хисе белән партия идеяләрен берләште-рә, халык күңеле белән партия идеалларын икесен, бер бөтен итә, халык белән партия берлегенең матурлыгын ача. Такташның шагыйрьне «сәяск галим» диюе, бәлки, шушы хәлне күздә тота торгандыр да. Мондый берлек шул ук вакытта социалистик 'җәмгыять төзү шартларында халык һәм сәнгать берлеген дә гәүдәләндерә.
Без эстетика мәсьәләләрендә
Такташның фикере тулысынча Горький
юнәлешендә, Горькийча үсеп бара дип
әйтә алабыз. Халык хисе белән
Коммунистлар партиясе өйрәтмәләрен
сәнгатьтә бер итү мәсьәләсендә дә ул
тулысыңча Горький сафында бара.
Горький элек-электән әйтеп килгән бер
фикерен 1934 елны язучылар
съездында сөйләгән докладында аеруча
үткенәйтеп кабатлады. Ул болай диде:
«Геркулес, Прометей, Микула Селя-
2 Т а к т а ш. Бүгенге матурлык һәм ai,bf
җырлаучылар («Кызыл Татарстан» газетасы.
J929 ел, 6 октябрь).
нинович, Святогор камил килгән об-
разлар, моннан ары—доктор Фауст
Василиса Премудрая, иронияле
уңышка ирешүче Иван-дурак һәм,
ниһаять, докторны, попны, поли-
цейскийны, җенне һәм хәтта үлемне дә
җиңеп чыгучы Петрушка—болар
шундый образлар, алариы иҗат итүдә
рацио һәм интуицио, фикер Һәм хис
гармоник төстә бергә кушылган (курсив
безнеке,— X. Г.). Мондый кушуга
чынбарлыкны иҗат итү эшендә,
тормышны яңарту өчен көрәштә
сәнгать иясенең тик туры- дан-туры
катнашуы белән генә ирешергә
м өмкин»
Такташ идеяләрендә дә без шуны ук
күрәбез.
Без моңа хәтле социалистик төзе-
лештә катнашучы кеше рухи хәленең
бер ягы — анда социалистик эчтәлекле
яңа хисләр тууы турында сөйләдек. Бу
әле мәсьәләгә күбрәк лирик поэзия
ноктасыннан якын килү. Әмма
шунысын да әйтергә кирәк: бу хисләр
буш урында ту- •мый. Аларга кадәр
кеше күңелен элекке тормыш шартлары
тудырган хисләр, шул хисләргә
бәйләнгән психология биләп тора.
Элекке хисләр арасында, әлбәттә, яңага
уңай килгәннәре дә бар. Ләкин шунда
ук аңа каршы торучы, хосусый милек-
челек белән бәйләнгән хисләр, той-
гылар, күнекмәләр, .карашлар һәм
психик хасиятләр дә бар. Димәк,
социалистик төзелешкә килеп кергәндә
күп келә кешеләрнең рухи дөньялары
өчен билгеле каршылыклар хас.
Социалистик хисләр һәр кешедә әнә
шушы каршылыклы руки дөнья
шартларында туа һәм баш калкыта,
үзеннән-үзе билгеле, алар кеше
күңелендә электән үк килгән һәм
социалистик идеяләре уңай булган
хисләр белән бәйләнешкә керәләр,
алариы да акрынлап социалистик
эчтәлек беләи баета башлыйлар.
Нәтиҗәдә социалистик як беләи
хосусый >милекчелек ягы арасында
кискенлек көчәя, алар бер күңел эчендә
сыеша алмый башлыйлар. Алар
арасында көрәщ кызып китә. Ахырында
ул
1 М. Горьки й. Собрание сочинении, в и0-
томах, том 27, стр. 305. чишелә.
9 Такташ. «Закуан мулла шәҗәрәсе» («Кызыл Татарстан». 1929, 16 апрель, 84 сан).
10 Русские писатели о литературном труде. Том 1, 1954, стр. 318.
Социалистик як җиңеп, кеше рухи
дөньясында социалистик эчтәлекле
бөтенлек урнаша. Яңа кеше барлыкка
килә.
Кешенең бөтен барлыгын, тирән-
нән үк кузгатып, хәрәкәткә кнтергән бу
процесска Такташ, сәнгать нок-
тасыннан карап, гаять зур игътибар
бирә, моны шигырь өчен дә, драма
өчен дә, роман өчеи дә бик әһәмиятле
күрә. «Типларны берьяклы итмәскә,
аларның эчке каршылыкларын ачарга»,
— ди ул. Чөнки, аңыңча, «кешене шул
эчке каршылыклар белән көрәш кенә
үстерә...» Шуңар күрә дә бу көрәш
картинасын драма аша сәхнәдә ачып
салсаң, тамашачы өчен дә гаять гыйб-
рәтле булуы мөмкин: «Караучыга үз
булган эчке һәм тышкы каршылыклар
белән каһарманның көрәшүен күрү
аны (тамашачыны) уйларга мәҗбүр
итә, һәм шул нигезгә корылган
драмалар гына нәфис әсәрләр булып
саналалар». Шагыйрь «нәфис дөреслек
нигезендә кешенең бөтен эчке
каршылыклары белән җанлы
психологик типлар тудырырга»9
кирәклеген алга сөрә.
Бу сүзләре белән Такташ А. Пушкин
тарафыннан инде күптән әйтелгән
фикерләрне генә кабатламыймы?
— Байрон дөньяга һәм кешелек
табигатенә берьяклы караш ташлады да
үз эчке дөньясына чумды, — диде
Пушкин, — инглиз шагыйре үз
әсәрләрендә тик үз-үзен, үз характерын
гына рәсемләп күрсәтте, дигән фикер
әйтте: «Инде ул үз трагедиясен иҗат
итәргә керешкәч, вакыйгаларда
катнашучыларның һәркайсыиа үзенең
шушы ачулы һәм көчле характерының
состав өлешләрен берәмләп таратып
бирде һәм үзенең мәһабәт әсәрен шул
рәвешле берничә вак һәм әһәмиятсез
кешеләргә бүлгәләп бетерде»10.
Шекспир белән Мольерны чагыш-
тырып та ул шундый фикерләр язды:
«Шекспир тарафыннан иҗат ителгән
затлар Мольердагы шикел
ле фәлән-фәлән мавыгуларны, фәлән-
фәлән бозыклыкларны гәүдәләндерүче
типлар түгел; алар күптөрле
мавыгулары, күптөрле бозыклыклары
булган җанлы кешеләр; вакыйгалар
тамашачы алдында аларның төрле-
төрле һәм күпкырлы характерларын
а чып салалар
Такташның фикер йөртүендә үткән
заманнарның Пушкин кебек
даһиларыннан килә торган мәгънә дә
бар, әлбәттә. Шагыйрь 1927 елда ук
ярым шаярулы тонда болай язган иде:
«Элек, бик зур, бөтен дөньяга мәшһүр
шагыйрь булырмын, дип уйлый идем.
Тора-бара, бөтен дөнья әдәбияты белән
никадәр якыннан таныша барсам,
шулкадәр ул теләгемнең ерагая
барганын сиздем. Хәзер инде, булып
булмастыр ахры, дим»11 12. Бу
сүзләрнең җитди мәгънәсе, һичшиксез,
классик мирасның байлыгына
сокланудан гыйбарәт. Такташ үзен
кечерәя барган кебек күрсәтсә дә,
асылда ул үсә, аның уз сәнгатенә таләбе
күтәрелә бара, ул үз иҗат дәрәҗәсен
дөньяның даһи художниклары ирешкән
биеклекләргә нисбәтләп үлчи. Бу бик
яхшы. Тик шулай да аның кеше
характерларын ничек тасвирлау
турындагы фикер йөртүләренең төп
мәгънәсе —иҗади. Чорның зур
художнигы буларак, ул сәнгать
осталыгы өлкәсендә үткән заманнарда
ирешелгәң казанышларны социалистик
төзелеш җәелеп киткән заман
идеаллары югарылыгына күтәреп,
билгеле формада йомгаклый, аларны,
социалистик сәнгать тәҗрибәсе белән
баетып, алга үстерә. Соңгысында да
аны кеше характерын катлаулы
сыйфатларында тасвирлаган әсәрләр
күбрәк кызыксындыра: 1929 ел маенда
М. Шолоховның «Тын Дон» әсәрен
укыгач, ул болай язып куя: «Әсәр бик
матур язылган. Революциядән соң
чыккан романнарның иң яхшысы
урынын алырлык»13.
Әсәргә соклану—аңардан сабак алу
дигән сүз. Бу очракта Такташ
Шолоховтан укучы буларак кына түгел,
художник буларак та сабак ала, аның
иҗат тәҗрибәсенең «иң- дидер
11 Русские писатели о литературном труде, Т. Г, стр, 333,
12 «Безнең юл». 1927. 6—7 сан, 37 бит.
> Һ. Такташ. «Партиясез» һәм партияле шигырьләр (1931 ел).
14 К. Марк с, сц. Энгель с. Избранное произведения. Рус телендә. 2 томда. 1У’ И том. 384
бит.
әһәмиятле бер ягын үзләштерә.
Шул рәвешле Такташ сәнгать
осталыгы тәҗрибәсен тарихи хәрә-
кәтендә алып йомгаклый. Аның хөкем
йөртүендә үткән заман даһиларын искә
төшергән элементлар белән хәзерге иң
сугышчан эстетик идеяләрнең бер
бөтен булып оешуы да мәсьәләне
тарихи хәрәкәтендә алып
йомгаклавына бәйләнгән. Чыннан да бу
бик ачык ярылып ята. Кеше характерын
җанлы каршылыклары белән алу
мәсьәләсендә классиклар фикере белән
Такташ фикере нигездә бер. Әмма
характерның сыйфатын һәм үсешен
билгеләүдә алар аерылалар. Маркс
әйткәнчә, «кешенең асыл хасияте...
үзенең чынлыгында иҗтимагый
мөнәсәбәтләр җыелмасыннан гый-
барәт»14 икән, художникның тасвирлау
объекты булган характерларны һәр
конкрет тарихи чорда, әлбәттә, шул
чорның иҗтимагый шартлары билгели.
Классиклар тасвирлаган характерлар
каршылыгының төбендә буржуаз
хосусый милеккә нигезләнгән
ерткычлык морале белән гуманистик
идеаллар арасындагы антагонизм ята.
Классиклар, күбесенчә, индивидуаль
алынган бер кеше характерында бу ике
каршылыкның ничек хәрәкәт итүен һәм
кешенең үзен, аның белән бәйләнгән
башка кешеләрне нинди язмышка
дучар итүен ачып салалар. Монда,
күбесенчә, характерның баштан алып
ахырга кадәр, үз-үзеннән ничек яшзп үтүе,
характер тарихы ачып салына. Такташ
исә башкача куя. Ул хосусый милеккә
нигезләнгән бер тарихи шартларда инде
оешып җиткән характерның революция
сәбәпле икенче, социалистик милеккә
нигезләнгән ижтимагыи шартларга
килеп керүен, нәтнжәдә характерның
үзәгендә яңа, социалистик элемент
тууын һәм үсә башла' вын нигезгә ала.
Ул инде характердагы эчке көрәшнең
уртасына бур* җуаз җәмгыятьнең
индивидуалистик психологиясе белән
социализмның коллективистик мораль
принциплары арасындагы бәрелешне
куя. Днын төп максаты характер
тарихы түгел, характер революциясе,
ягъни характер тарихында аны
барыннан да бигрәк революция өлеше
кызыксындыра, ул характер
сыйфатларының башта алынган
үзәненнән ахырга кадәр ташып үтүе
белән канәгатьләнми, бәлки, әйтергә
яраса, барыннан да бигрәк аның үзен
алмаштыруы белән кызыксына. Ха-
рактерда революция кинәт сикереш
төсемдә түгел, бәлки эволюцион,
социалистик сыйфатларны ишәйтә,
үстерә бару нәтиҗәсендә, эволюцион
алмашыну төсендә бара. Шуңар күрә бу
— дәвамлы. Монда эчке көрәш
киеренке, характер хәрәкәте башта
билгеләнгән‘сыйфатларны гел үстерү,
зурайту, көчәйтү белән генә бармый, бу
хәрәкәттә бер сыйфатлар көрәш
аркылы үсә,, көчәя, икенчеләре җиңелә,
юкка чыга, өченчеләре әле тартышып
ята. Әмма бу хәл мәңгелек түгел, шарты
булып җиткәч, кешедә хосусый ми-
лекчелектән килгән рухи сыйфатлар
бетә, социалистик як җиңеп, өстенлек
ала. Шушы хәлдә кеше характерында
бөтенлек урнаша, характерның
табигате белән бәйләнгән индивидуаль
үзенчәлекләре шушы бөтенлек
нигезендә билгеле бер гармоник ипкә
керә.
Әнә шушы ноктадан Такташ
«кешене эчке каршылыклар белән
көрәш кенә үстерә» дигән карашка килә
дә. Ул мондый хәлне күп миллионлы
халык массаларының капитализмнан
һәм аның калдыкларыннан тәмам
котылып, социалистик шартлар
тулысымча урнашкан җәмгыятькә
килеп җитүләре барышымда
котылгысыз кичерергә тиешле Рухи
революциясе итеп карый, моның
дәвамлы һәм катлаулы кө- рәш белән
баруын әйтә:
К'ига сеңеп калган иска гадәт, Иске
караш, пске йолалар, Яна кешенең туып
үсүенә Киртә булып чыгып торалар, —
ДИ ул.
Кеше рухи дөньясының катлаулы
«артниасы аның җанлы тормыш
вакыйгаларымда актив катнашуы
шартларында тулы хәрәкәткә килә.
Социалистик эчтәлекле яңа хисләр дә
башлап шул вакытта яралалар.
Аларның туу күренешендә хисләр
иясенең билгеле бер батырлык эшләве
гәүдәләнә. Шушыннан бер эстетик
бурыч туа: укучыны шушы хисләрнең
дөреслегенә ышандырыр өчен аларны
туу, хәрәкәт итү процессларында ачып
салырга кирәк. Такташ, шулай ди:
Батырларның батыр булганлыгы Сугыш
кырларында беленә, Уңган кешеләрнең
уңганлыгы Эшкә килгән чакта күренә.
Бик күпләрнең, әйтик, кемлекләрен Еллар
буе белми барасың.
Кинәт бер вакыйга уртасында күреп, Аның
кемлегенә хәйран каласың.
Әнә шуның өчен дә, «батырның
батырлыгын чәй эчеп утырган чагында
күргәзеп булмый. Аның батырлыгын
батырлык кирәк булган вакыйгалар
эчендә генә күреп һәм күргәзеп була» *.
Бу уңай белән Такташ вакыйга һәм аның
фоны мәсьәләсе турында гаять кызыклы
фикерләр күтәреп чыга. Художестволы
әсәрдә вакыйга белән фон мәсьәләсен
беренче башлап үз вакытында К. Маркс
һәм Ф. Энгельс яктыртканнар (Ф.
Лассальгә 1859 елның 19 апрелендә К.
Маркс һәм 18 маенда Ф. Энгельс язган
хатлармы карагыз). Фон — тарихи
чорның гомуми җанлы күренеше,
масса. Вакыйга яки, дөресрәге, вакыйга
эчендәге герой — шушы фонның
индивидуаль вәкиле. Герой үз-үзен
тотышының барлык социаль мотив-
ларын фоннан ала. Фон өчен хас булган
барлык әһәмиятле тарихи
тенденцияләр, геройда индивидуаль
төскә кереп, геройның эшләгән эшләре
аркылы ачылып китәргә тиешләр. Фон
геройга рух биреп тора. Фоннан өзелгән
герой төссезләнә, шиңә. Әнә шуңа күрә
Ф. Энгельс Лассальгә тарихи драмада
Шекс- пмрча фонның аеруча әһәмиятле
роль уйнаганын күрсәтә.
Үз заманы турында, бүгенге көн
турында язучы өчен геройны бүгенге
вакыйгалар фонында калкытып чыгару,
һичшиксез, җиңел эш түгел. Монда
шагыйрьдән аеруча сизгерлек, үткен
һәм тирән караш таләп ителә. Чөнки
үтеп киткән вакыйгаларны читтән
торып караганда, аларны күз күреме
белән иңләп, характерлы сыйфатларын
сайлап алу җиңелрәк. Әмма бүгенге көн
аркылы киләчәккә бара торган
чынбарлыкта әле яңа гына туган
күренешләрне күреп, тотып алу һәм
аларның шунда ук гомумнләште-
релгән сынын иҗат итү шагыйрьдән
аеруча талант һәм хәзерлек сорый.
Аның алдыңда бүген туып килә торган
геройны бүгенгенең социаль үз-
гәрешләрендә күрсәтү бурычы күтә-
релә. Моны инде тик социалистик
реализм методы белән коралланган
язучы гына эшли ала. Такташ бу
мәсьәләне ничек аңлый соң? Бу турыда
аның ачык билгеләнгән карашлары бар:
«Фоны якын, бүгенгенең телендә
йөргән вакыйгалар, теләкләр турында
язу, аларны нәфис дөреслек нигезендә
караучы алдында җанландыра алу бик
авыр бер нәрсә. Үткәннәр фонында кал-
ган социаль вакыйгалар, аларның
социаль төсләре еллар үтү белән
бертөрле калыпка салынып өлгерү
сәбәпле, аларны алып язу ул кадәр
■авыр да, мәсьүлиятле дә булмый. Әле
кичә генә караучы алдыннан шаулап
үткән вакыйгаларны әдәби калыпка
салып күрсәтү, үзе шул вакыйганы
күреп үткән укучыны язган нәрсәгә
ышандыру, аны әйтергә теләгән уйлары
белән чолгау язучыдан күп көч, күп
эшләүне сорый. Безнең театр, әдәбият
шул фоны ераклашкан вакыйгалар
исәбенәрәк яши. Бүгенге
проблемаларны, теләкләрне
җанландыруда соңлый яки зур
уңышларга ирешә алмый аксап бара. Ә
бит әдәбият, театр бүгенге теләкләрне
җанландыру, укучының, тыңлаучының
фикерен шул теләкләр тирәсенә
оештыру нигезендә үсәргә, көндәлек
проблемалар белән караучының
йөрәген дулкынландырып, бүгенгенең
туып килгән вакыйгаларына
реагировать итәргә тиешле!» ’.
Такташ герой һәм фон бәйләнеш,
лэрениэн сәнгать өчен ни көтә? геройда
туган эчке каршылыкларның чишелүе
геройның социалистик коллектив белән
15 һ. Такташ. «Җавап» («Кызыл Та-
тарстаи», 1929, 8 декабрь).
тулы рухи берлеккә ирешүе беләи
барлыкка килә дцп уйлый.
Индивидуалист социалист булып
әверелә. Бу хәл аның коллективка тулы
ышанычын тудыра, коллектив белән
мөгамәләсеннән Һәр- төрле сагаю,
шикләнү, эчендәгесен яшерергә теләү'
кебек нәрсәләрне юкка чыгара.
Кешенең коллективка ышанычы аны
гади, ачык кеше итеп әверелдерә,
коллектив беләи үз эчке дөньясы
арасындагы берлек аиыц
сыйфатларыңа бөтенлек һәм таби-
гыйлек бирә. Шагыйрьчә, сәнгать
образының матурлыгы шушы нокта-
ның сынын таба белүдән тора да.
Кутуйның «Җавап» әсәрен сәхнәгә кую
уңае белән дә ул шушы фикерләрне
яклап чыга. Әсәрдә яшь эшче кыз
Фатиха образы бирелгән. Шагыйрь бу
образ һәм аны Галия Булатованың
башкаруы турында мондый юлларны
яза: «йөрәк хисләренә бай Фатиха
пьесада аерым бер матурлык белән
бара. Фатиха ролендә уйнаган
Булатованың йөрәге аркылы үткән хисләр
беләк тышкы хәрәкәтләрнең кушыла баруы
бүгенгә кадәр иң күренекле
артисткаларыбыз бирә алмаган
табигыйлекне, осталыкны күрсәтте»15 16
(курсив безнеке, — X. Г.). Яки без аның
Донбасста алдынгы эшчеләрдән берсе
булган Чубай турындагы фикерләрен
алыйк: «Чубай күпне күргән. Элек
көтүче булып... 16 елдай шахтада эшли
башлаган. (Гражданнар) сугышы
елларында Кызыл гаскәр сафында
булган. Егерме алтынчы елдан хәзергә
кадәр тагын шахтада забойщик булып
эшли... Аның характерында кискенлек,
ярым катлылык сизелә. Мин аның
белән якыннан таныша башладым.
Катылык характерын3 аиыц гади
иптәшлек, йомшак хислелек
сыйфатлары кушылды. У-'* мип
уйлаганның киресенә әйләнә башлады.
Чубайиың эше беләи <>т'
Макташ. «Җавап» («Кызыл Татар стан»
газетасы. 1929 ел, 8 декабрь).
ношенпесемдә бертөрлелек — туры-
.ОЫК күренә»17 18 .
Такташ кешенең үз тирәсендәге
кещеләргә тулысымча ышанып, аларга
эчке серләрең бөтен таби-
гЫйлекләреидә үз ихтыяры белән ачын
салуын матурлык итеп күрә, Бу хәлне
сәнгатьнең дөрес күчереп алуын
осталыктан саный.
Социалистик фон һәм яңа герой
мәсьәләсен Такташ әнә шул планда күз
алдына китерә. Ләкин ни өчен ул
фонны һәм аның җирлегендә геройны
безнең көннәргә мөмкин хәтле якынрак
торган хәлләрдән, хәтта бүген бара
торган тормышның үзеннән алырга
чакыра? Чөнки Такташ сәнгать образы
аша үтеп киткән кичәге көй нинди
булганын тануны гына түгел, бәлки
иртәгә туачак, яңа көн нинди булыр —
шуиы алдан белүне бигрәк тә мөһим
саный, шуиы төп максат итеп ала. Ул
бүгенге көннән иртәгегә карый. Ул
бүгенге көннең казанышлары
арасыннан иртәге көннең, үсеп китеп,
матурлыгын тәшкил итәчәк
яралгыларны эзли. Кешедә, геройда да
ул әнә шул сыйфатмы беренче планга
куя. Матурлык сынын ул бүгенге тор-
мыш белән коммунизм идеалы ара-
сында эзли, аңарда бүгенге чынлык
белән коммунистик идеал органик бер
булып, бер бөтен булып гәүдәләнүен
максат итә.
Бу уңайда аның «Алсу» әсәре
игътибарны җәлеп итеп тора. Иң элек
әсәрнең туу тарихына караган, ләкин
моңа хәтле матбугатта чыкмаган
мәгълүматларны искәртеп китик.
1928 елның 3 октябрендә Гөлчәһ- рә
Хәмзинага язган хатында Такташ яңа
әсәр өстендә эшләвен хәбәр итә: «Хәзер
зур гына нәрсә эшләргә торам. Кичә,
шигырь белән, романымның өч
главасын яздым. Роман булып
чыгармы. Романның героинясенә синең
характерны салырга уйлыйм. Кайбер
юлларын язам:
Коридордан басып Алсу кнлә.
Үзе кола, үзе сөйкемле,
Үзе усал, үзе болан бер дә Усал кебек
түгел шикелле.
Үзе дәрес тыңлый, үзе бер дә
17 Такташ. Куен дәфтәреннән. («Азат
хатын» журналы, 1961 ел, январь. 1 сан,
Г5 бит).
Тыңламаган кебек итенә, Үзе
профессорга карамый да, Үзе аның
борынын кәкре итеп Төшереп куя дәфтәр
читенә.
Үзе зачетларын әзерләргә Барыннан да
соңрак тотына, Үзе әллә ничек
зачетларын Алдан бирә, алдан котыла!
Собраниегә бүген ул соц килде, Әллә
кайда йөреп кичеккән. Үзе сопга калган,
үзе әле Көлә-көлә керә ишектән,—
Һәм башкалар...
Бу — берничә юл гына... Сине бик
нык сагындым. Шуның нәтиҗәсе
буларак, романымны язганда гел синең
рәсемең чуала»г. Хәзер без белгән
«Алсу» әсәре башта шулай шигъри
роман итеп уйланылган.
1929 елның 18 январенда шул ук
Хәмзинага җибәргән икенче хатында ул
болан ди: «Син киткәннән алып, әле
серьезный эшли башлый алганым юк.
Эшкә һаман кайтып булмый, йөрәктә
ниндидер яшерен дулкынлану. Впрочем,
таныш дулкынлану. Эшләр, язар
алдыннан булган хисләрнең уянулары алар»
(курсив безнеке, — X. Г.). Күптә үтми,
ул ике әсәр тәмамлый. Боларның берсе
«Мокамай» (9 февральдә тәмамланган),
икенчесе «Алсу» (!9 февральдә
тәмамланган) 19.
Иҗат алымнарында Такташның
какшамаслык нык бер кагыйдәсе бар:
теге яки бу әсәрдә алынган
проблеманы, алынган теманы уңышлы
эшләр өчен ул бу проблема һәм бу
теманың, бер яктан, үз күңеленә тирән
бәйләнгән ягын эзли, икенче яктан,
укучы күңелен дә тирәннән каптырып
ала алырлык үткен ягын табарга
тырыша. Тормыштагы теге яки бу
хәлнең үз күңелеңә тирән бәйләнүе бу
хәлне тудырган вакыйгада шәхсиян үзе
катнашып үтү белән генә булырга
мөмкин дип ышана шагыйрь.
Шушыннан вакыйгада үзен катнашу
белән алган тойгыга, күңелгә
вакыйганың \'зен-
» «Безнең юл» журналыкың 1929 ел, февраль,
2 санында басылган.
«Шунда ук.
дә катнашу белән алган рәсемгә ул
кыйммәтен бүтән һичнәрсә белән
чагыштыра алмаслык пҗат материалы
итеп карый. Ул иҗатта—беренче
чыганактан алынган тойгы кешесе. Аның
һәммә нәрсәне үзе барып күрергә, һәр
яңалыкны үз тойгысы белән капшап
карарга теләве, башка язучылардан да
шуны ук таләп итүе шушы иҗат
концепциясе белән бәйләнгән.
Г. Хәмзинага язылган һәм югарыда
китерелгән юлларда ук инде без
Алсуның характер сыйфатларыннан
кайберләрең оста каләмнең зур нә-
фислек белән сурәтләп бирүен күрәбез.
Соңрак бу юллар шул килеш диярлек
поэманың үзенә дә кертеләләр. Ләкин
монда бер мөһим нәрсә бар. Никадәр
яраткан кешесе булса да, шагыйрь
аңардан образга күчергеч алганда аны
нәкъ шул натураль хәлендә генә
калдырмый, аны үстерә, үзендә булган
шигъри буяулар белән баета. Аның шул
ук Г. Хәмзинага 16 январьда (1929 ел)
язган икенче хатында мондый юллар
бар: «Синең хакта һаман уйлыйм...
Миндә инде кызык бернәрсә башланды.
Син китү белән минем хыялымда
эшләнгән синең рәсемең урыныңны
ала. Ул рәсем синең үз төсеңнән күп матур.
Аңлыйсынмы, минем хыялымда
яшәгән Галя20 ул усал түгел. Ул мин
теләгән минутларда мине ярата,
чәчләремнән сөя. УЛ хрусталь кебек саф.
Тормыштагы Галя кебек, юк нәрсәләр
өчен ачуланмый да, тиргәми дә... һаман
минем хыялымда елмая. Матур,
хыянәтсез, йөрәкне дулкынлатып
елмая. Син ташласаң да, ул ташламас.
Син башкаларга алмаштырсаң да, ул
алмаштырмас. Чөнки ул рәсемне мин
үземнең хыял көчем белән тудырдым.
Чөнки ул Галя минем иҗат юлымның
һәрбер хәрәкәтенә буйсына. Ул Галя
бары минеке генә. Аны беркем дә
күрми дә, беркем дә белми дә. Үлгәндә
дә ул минем белән үләчәк. «Югалган ма-
турлыкка мин аның шәүләсен генә бирдем.
Андагы Г алия хыялымдагы Г аляның айлы
төндәге шәүләсе генә» (курсив һәр җирдә
безнеке X. Г.).
1928 елның көзендә үк Алсу обра.
зын иҗат итү өчен Такташ иягезгә
«синең характерны салырга yg. лыйм»
дигән иде Хәмзинага. Шуң. паи
башлап, күренә ки, «Галя» исеме
20 Такташ Гөлчэһрәие хатларында шулай исемләп йертә.
астында аның хыялында образ һаман
үсә, байый, тирәнәя, ачыклана бара.
Китерелгән хаттан аның 1929 ел
башында инде шагыйрь күңелендә
аерым бер кешенең истәлеге
дәрәҗәсеннән үткәнлеге, шагыйрьнең
кеше матурлыгы турындагы идеалларын
үзендә җыйнаган, әдәбият теориясенчә
әйтсәк, гому- миләштерелгән
мөстәкыйль образ булып өлгергәнлеге
аңлашыла, аның аяк атлап, шагыйрь
күңеленнән дөньяга чыгасы гына
калган кебек.
Алсу — күңелендә кайгы, хәсрәт
ярасы булмаган сәламәт рухлы кеше.
Аңарда кем тарафыннан да булса
кимсетелү, мәсхәрә күрү, тормыштан,
кешеләрдән күңел кайту, өмет киселү
кебек нәрсәләрнең эзе дә юк. Аның
кешелеге кадерсезлек күрмәгән. Шуңар
күрә аның өчен рухи камиллек хас. «Ул
үзенә үзе хуҗа», — ди шагыйрь дә,
Алсу үзе үк иренә язган хатында: «бик
бәхетле синең Алсуың», — дип хәбәр
итә.
Ни өчен бу шулай? Чөнки Алсуның
тирәлеге, мохиты аның үзе кебек үк
кешеләрдән оешкан. Аның дөньясы
алдынгы совет яшьләреннән,
студентлардан тора, ягыш социалистик
коллективтан гыйбарәт. Болар уртак
иҗтимагый .идеал, уртак тарихи максат
нигезендә берләшкән ирекле, хөр
кешеләр, монда,. Такташның үзе үк
әйткәнчә, «берләр —меңнәр өчен,
меңнәр —берләр өчен яши» («Болай...
гади җыр гыпа»—1928), кеше —
кешегә дус, иптәш, туган. Алсуның
мохиты аны үзенең тиңе күрә, аның
кешелеген хөрмәтли, олылый, аның
турында ип яхшы ният белән кайгырта,
аныя кешелек кадерен югары күрү генә
түгел, бәлки һәртөрле яман ниятле
орынулардан саклый да. Үз нәүбәтендә
Алсу да үз мохиты кешеләрен чиксез
ярата, аларга чиксез ышана, аларга
таяна. Нәтиҗәдә — Алсу белән аның
мохиты, Алсу шәхесе
белән аны чолгаган социалистик коллектив
арасында тулы берлек, тулы гармония. Бу
— әсәрнең нигез проблемасы. Ләкин
Такташ моны туп-туры әйтеп салу
белән билгеләп бармый. Ул моны
Алсуның ташып торган бәхет
тойгысында, аның тирә-юньгә
мөнәсәбәтендә, үз тиңнәре белән
булган мөгамәләсендә, ачык һәм шат
күңелле, мәкерсез һәм туры сүзле
булуында гәүдәләндерә, нәтиҗәдә
проблема сүзгә салынган кагыйдә
төсендә түгел, бәлки социалистик
мохитның һәм шунда яшәгән кешемен
сокландыргыч матурлыгы төсендә
ачыла. Алсу үзенең һәр яктан камил
матурлыгы белән укучымы
сокландыра, ләкин бу соклануда әле
тагын сөенеч тә бар. Бу — кешене яхшы
ниятләргә кузгата торган, иҗтимагый
көчкә ия булган матурлык.
Үз геропиясенең рухи дөньясы белән
аның мохиты арасындагы берлек
шагыйрьнең сурәтләү алымнарын да
билгеләгән. Ул тормышның әнә шул
ике дөньяны берләштерә торган
күренешләренә күбрәк игътибар бирә,
кешедәге эчке, психик хәрәкәтләр
ничек итеп аның йөреш-торышы,
фигыле, жестлары аша тышка чыгуын,
тирә-юнь, мохит белән багланышуын
күрсәтә. «Тормышта менә мондый
кешеләр очрыйлар: аларның тән
хәрәкәтләре, ни өчендер, үз
хәрәкәтләре булып тоелмый, ябышсыз
булып чыгалар, кемгәдер иярә,
кемчәдер итенергә теләгән кебек
тоелалар, ничек тә кешенең йөрәк
хисләренең кушу мәҗбүрияте буепча
эшләнгән хәрәкәтләр булып
тоелмыйлар. Дөрестән дә бу — кешенең
тышкы хәрәкәтләре белән эчке йөрәк
тормышының бергә кушылмавыннан килеп
чыккан табигыйсезлек» (.курсив безне-
ке,—X. Г.), —дип язды ул үзе21. Алсуга
килгәндә инде: «Алсуның эчке
тормышы хәрәкәте белән күбрәк
бирелә»22, — ди шагыйрь. Алсуның
хәрәкәтләре—гел үзенеке, алар аңа
килешеп торалар, аны матурлыйлар.
Димәк, Такташның үз сүзләре белән
әйткәндә үк, аиың «тышкы хәрәкәтләре
белән эчке йөрәк тормышы бергә
кушылган», димәк, бу хәрәкәтләр
шәхеснең эчке дөньясы белән
21 һ. Такташ. «Тан» («Кызыл Татарстан» газетасы. 1931 ел, 5 август).
22 һ. Такташ кулъязмасыннан (М. Мамин. Һади Такташ поэзиясе. Казан, 1952 ел, 73 бит).
социалистик мохит арасындагы
гармоник берлекне гәүдәләндерәләр. Бу
шагыйрьнең гаять тирән мәгънәле
табышы, тормышта тугай яңа
матурлыкны ачып салуы, аиың сынын
табуы.
Бу шартларда Алсуның характеры
нишли? АныУ[ төсе китмиме? Такташ,
художник буларак, тойгысы белән
монда да тирән кергән. Алсуның
табигатендә капма-каршы
сыйфатларның орлыклары булган,
күрәсең. Ул зирәк һәм усал, тиктормас
һәм үткен, тагын башка шундый
сыйфатларга ия. Әгәр ул, буржуаз
мохитка эләгеп, аның белән кискен
конфликтка керсә, аңардагы бу
сыйфатлар бунтарьлык белән
сугарылырлар иде, бунтарьлыгы,
бәлки, сәер формалар да алыр, бәлки,
аның холкын чатлы-чотлы итеп
әверелдерер иде. Әгәр социалистик
коллектив белән конфликтка керсә,
аның бу сыйфатлары ихтыяр- сыздан
буржуаз индивидуализм белән
сугарылырлар, аның зирәклеге мәкер,
үткенлеге зәһәр белән сугарылыр, ә
инде тиктормаслыгы исә коллектив
тормышының әхлак кагыйдәләрен
бозуга, җимерүгә әйләнер, үзе яшәгән
мохит өчен борчу, кәефсезлек кенә
китереп торучы бәлагә әверелер иде.
Бу ике ихтималның кайсы гына
чынлык булып әверелгәндә дә без
кешенең үз табигате бозылуын,
гарипләнүен күрер идек. Алсу белән бу
икенең берсе дә булмаган. Ул
үсмерлегеннән үк совет яшьләренең
социалистик коллективы мохитына
эләккән, бу мохитның карашларын,
әдәп-әхлак кагыйдәләрен үзләштереп
үскән. Нәтиҗәдә аның барлык эчке
дөньясын бергә җыеп, бер бөтенгә
әверелдергән үзәк — коммунистик морале
барлыкка килгән. Шушы мораль прин-
циплары аның бөтен табигатен уртак
иҗтимагый эчтәлек белән сугарып
алганнар. Уртак эчтәлек белән
сугарылу аңарда.капма-каршы бу-
лырдай сыйфатларын, әлеге үзәк
уртасында килештереп, бергә бәйли дә
Алсу безнең каршыбызга рухи
бөтенлекле, ләкин характеры күпкырлы
һәм асыл таш шикелле бал- кулы
үзенчәлекләргә бай бер кеше булып
килеп баса. «Үзе усал,—ди Такташ
аның турында, — үзе болай бер дә усал
түгел кебек шикелле». Шул рәвешле
шәхес белән социалистик коллектив
арасында уртак гармония туу шәхеснең
үз эчке сыйфатларына да гармоник
төзеклек кертә, аларны үзара
килештереп бергә бәйли, моңардан
шәхес сокландыргыч матур булып
әверелә. Табигатендәге каршылыклы
элементлар башка иҗтимагый мохитта
кеше характерын эчтән өзгәләрлек
сыйфатларга әвереләчәк булса,
социалистик мохит аларның каршы-
лыгын җиңә һәм, социалистик иҗ-
тимагый эчтәлек биреп, аларны кеше
характерын күпкырлы итә торган
байлыкка әверелдерә. Такташ Алсу
образында әнә шушы хәлне
тормышның үзеннән калкытып чы-
гарган да.
Такташка .юмор хас. Аңарда юмор
социалистик шәхеснең эчке
каршылыклары чишелүе һәм рухи
бөтенлеккә ирешүе нигезендә туа,
мондый юморда совет кешесенең рухи
камиллеге, тарихи көрлеге гәүдәләнә.
«Алсу» әсәрен сугарган соклану,
сөенеч тойгысы да үзенә аерым юмор
аша балкый. Бигрәк тә бу Алсудагы
каршылыклы сыйфатларның килешеп
бер бөтенгә әверелүләрен тасвир иткән
урыннарда аеруча куәтле. Мондый
урыннар әсәрнең төп урыннарын
тәшкил итәләр. Гадәттә, Такташ үзе
әсәрендәге мондый урыннарны, рефрен
итеп, кабат-кабат китерергә ярата. Без
моны «Алсу»да да күрәбез.
Салкын карга басып Алсу килә, Үзе көлә,
Үзе сөйкемле, Үзе усал, Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле.
Монда Алсу характерының төп
сыйфатлары җыеп күрсәтелгән. Ләкин
шагыйрь строфаны һәр китергән саен
героиняның характерында ниндидер
яңа элемент ача бара, градация үткәрә.
Строфа икенче тапкыр китерелгәндә
■—Алсу көзге алдында: ул инде
салкын карга басып килми, ул инде
өйдә. Строфа да «Алсу күзен алмый,
үзең карын, үзе матур...» дип башлана.
Өченче кабатланганда бу юл «кори-
дордан басып .Алсу килә» белән ал-
маштырыла. Ә инде әсәрнең бетемендә
строфа:
Ул үзенә үзе хуҗа бүген, Үзе акы.тлы, үзе
сөйкемле, Үзе усал...
дип башлана. Моның беләк шагыйрь
Алсу ■ характерындагы төп
сыйфатларны туктатып калдырылган
хәлендә түгел, бәлки җанлы тормыш
вакыйгалары барышында күрсәтергә
омтыла. Ләкин кеше табигатендәге
каршылыклы сыйфатларны
коммунистик мораль көче белән
эчтәлекләндереп, бергә килештерү, бер
бөтенгә әверелдерү, шул нигездә туган
көрлек, сөенеч хисләрен, аларның да
мөлаем юмор аша сирпелүләрен —- бу
кадәр бай һәм катлаулы нәрсәләрне —
ничек итеп бер сурәткә җыеп алырга?
Шагыйрь моның өчен нинди әдәби
чаралар куллана? Без бер детальгә генә
игътибар юнәлдереп үтәргә телибез:
бу—анафора. Рефрен булып килүче
строфада «үзе» сүзе анафора итеп
китерелгән һәм ул строфаның эчтәлеген
-нәфисләп ачуда гаять зур роль уйный.
Бу сүзнең функциясен шагыйрь ике
яклы итеп алган булса кирәк: бер яктан,
«үзе» сүзе Алсудагы характер
сыйфатларын берәмлекләп, аерым-
аерым атап бирү өчен, һәр сыйфатны
калкытып күрсәтү өчен кирәк, икенче
яктан, Алсуның гаять җитез алма-
шынып, уйнаклап торган, хәтта бер-
берсеиә капма-каршы төсле күренгән
бу характер сыйфатларын шагыйрь
«үзе» сүзе аркылы бер үзәккә җыйнап
ала, дөресрәге, аларның бер үзәккә
җыйнала алу һәм, бергә кушылып, бер
бөтен тәшкил итә алу хосусиятләрен
ача, бер-берсе белән һич тә
килешмәстәй нәрсәләрнең (үзе усал, үзе
усал түгел ШИ' келле) Алсу
характерында сокландыргыч рәвештә
килешә алуларын күрсәтә, шушының
белән аның тирәндә яткан сыйфатын —
рухи бө*
тенлеген ачып сала. Анафора булып
килгән сүз бу очракта бер үк вакытта
сыйфатларны аера да, куша да, тойгы
һәм фикернең жанлы; жнтез хәрәкәтен
уята, сурәт аша кешенең эчке
сыйфатларына барып ирешү юлын ача.
Кабатланып килүче сүз строфаның
гаять ягымлы авазлардай торган
музыкасын барлыкка китерә, бу
музыкада күңел көрлеге, житди белән
шаян нәрсә- век килешле булып
бәйләнеп китә алуы, ниндидер бер үтә
самими һәм саф сөенеч, шатлык хисе
г әүдәләнә.
Социалистик җәмгыять төзү ба-
рышында кешенең, эчке каршылык-
ларын җиңеп, рухи бөтенлеккә ире-
шүен Такташ «Киләчәккә хатлар»
әсәрендә дә сурәтләде.
Бу әсәрен иҗат иткән елларда
Такташ үзенең социалистик сәнгать
турында иң әһәмиятле мәкаләләрен
язды. «Киләчәккә хатлар»ны әнә шул
мәкаләләрдә әйтелгән эстетик идеяләр
белән бергә бәйләп тикшерергә кирәк.
Шунсыз хакыйкатькә ирешү мөмкин
булмаячак.
«Каләм безнең кулларда тормышны
социалистик нигездә япартып коруның
һәм кешелекне үзгәртүнең куәтле
коралы»,— ди ул башта ук, әсәрендә
«яңа тормыш өчен, яңа кеше өчен алып
барган героик көрәшебезне
тасвирларга» дигән максат куя. Совет
әдәбиятының лартня- лелеген ул шушы
максатка хезмәт итүендә күрә, шуңар
да: «Без сәнгатьтә беренче урынга
партиячелекне куябыз», — ди.
Такташның иҗатында, сәнгать
турында фикер йөртүләрендә М.
Горькийга тартым хәрәкәт егерменче
елларның башларында ук сизелә. Бу
барыннан да элек кешенең,
кыргыйлыкны җиңеп чыгып, куль-
тураның балкулы биеклекләренә баруы
өчен горурлану хисендә гәүдәләнә.
«Мәңгелек әкият» шигырендә (1923)
шундый гуманистик идея тәүдәләигәп
дә: «Адәм каян килгән? Тагы да кая
китәр?» — дигән сорау кызыксындыра
яшь геройны, яшь Щагыйрь-фнлософны.
Ул вакытларда М. рОр, да укырга-язарга
өйрәнер өчен ликбезларга килгән өлкәң
агайларның: «Кеше каян " -с- ә.« « 1.
килгән? Нәрсә ул тормыш? Җирдә ул
ничек башланган?» — кебек сораулар
бирүен сөенеп бәяләде: «Бу
фикерләрдән дөньяда Толстойлар,
Шекспирлар, Эдисоннар, Маркслар,
Лениннар туган», — диде ул 1920
елның 30 апрелендә Петроград советы
депутатлары алдында ясаган
чыгышында. Шул чакта ук, күренә ки,
Такташ поэзиясендә Горький
гуманизмына аваздаш мотивлар
яңгырады. Соңрак бу аңарда, халыкның
түбән катлауларыннан чыгып,
социалистик революция аркасында,
культураның балкулы биеклекләренә
таба юл алган яшь герой булып үсте
(«Син дә үл инде», «Нәни разбойник»,
«Мокамай» дагы «мин» һ. б.).
Егерменче елларның икенче яртысында
Такташ Горький белән очрашу
бәхетенә дә иреште. «Бездә Горький
хәзер. Кичә күрештек үзе белән...
Бәхетле карт»,—дип язды ул М.
Максутка 1928 елның, августында.
«Горький минем кебек икән, оялчан,
күзен кая итәргә белми», — дип, ярым
юмор катыш әйтелгән сүзләрендә аның
бөек язучыга хөрмәте, аны күңеленең
иң якын кешесе итүе аңкып тора иде.
Горький Казанда булган көннәрдә
Такташ аның белән бер генә
очрашмаган. 1929 елны Мәс- кәүдә
булган очрашу аңарда гаять тирән
тәэсир калдырган. Бу турыда ул «Үзем
турында» исемле истәлегендә
(«Красная Татария», 1931, 24 май)
шактый киң итеп яза. Шул очрашу
вакытында алган тойгыларын ул
«Киләчәккә хатлар» әсәрендә дә язып
үтә. Мәҗлес җыелып җиткән булган.
Горький соңгарак калып кергән һәм
Такташ янындагы урындыкка килеп
утырган.
«Горькийга, — дип яза шагыйрь үзе,
— ни әйтергә белми, аптырап калдым,
бөек кеше алдында «хур булмас өчен»,
һәрбер сүземне уйлап кына әйтә
башладым, ә ул тотты да минем белән
шундый гади итеп сөйләп китте, мин
шунда ук үземнең к ы юсыз л ы гы м ны
о н ы тты м ».
Горькийның Такташка хәлиткеч
тәэсир ясаган сыйфаты, әлбәттә, аның
гуманизмы, аның зур хәрефтән языла
торган Кеше турындагы
идеяләре. Такташ бу Кешенең ги-
гантларча җәелеп киткән социалистик
төзелеш вакыйгалары уртасында,
киләчәк коммунизм кырларына юл яру
хезмәтендә күрә. Шулай да бу нинди дә
булса титан түгел. Бу —
миллионнарның бер вәкиле. Такташны
бу Кешенең бер үк вакытта бөек тә,
хакыйкатьнең үзе шикелле, гади дә
булуы сокландыра. Ул моны
Горькийның үзендә үк күрә: даһи; аның
янында шагыйрь үзен башта «бик
кечкенә итеп тоя». Ләкин сүзгә керешү
белән Горькийның гадилеге ачылып
китә: даһилык белән гадилек аңарда
икесе бер сыйфат. Ул үзе дә Кеше һәм
башка кешеләргә туган. Горькийда
күреп белгән шушы сыйфатны Такташ
социалистик гуманизмның бер мөһим
күренеше итеп кенә түгел, бәлки кеше
матурлыгы дәрәҗәсен билгели торган
эстетик төшенчә итеп тә ала, шуңар
таянып, киләчәк кешеләре белән
шигъри әңгәмәсен дә Горь- кийча алып
барырга омтыла: «Безнең эпохабыз
турында аларга гади итеп сөйләргә
т ырышам», — ди ул.
«Киләчәккә хатлар» күп хатлардан
торачак булган. Ләкин шагыйрь аның
өчесен генә язып калдыра алды. Бу өч
хатның төп проблемасын ул үзе
түбәндәгечә аңлата: «Беренче хатта...
мин сыйнфый көрәшнең гомуми фонын
бирдем. Икенче хатта... колхозчы һәм
гомумән безнең күчү чоры кешесенең
психологиясендәге каршылыклар
берлеген күрсәттем. Өченче хатта мин
социалистик хезмәтнең кеше
психологиясен ничек үзгәртүен
сурәтлим».
Шагыйрь сыйнфый көрәшне, Ленин
өйрәткәнчә, «социализмны тормышка
ашыручы иҗади көч» булуы 23 ягыннан
тасвирлый, аның гуманистик эчтәлеген
ачарга омтыла, тормышның бөтен
тармакларына үтеп, аның искелектән
сафландыручы көч буларак хәрәкәт
итүен күрсәтә:
Сыйнфый көрәш хәзер фронтлардан
Бөтен почмакларга күченә; һәр гаилә ике
каршылыкның Берләшүен ала эченә, —
ди шагыйрь • һәм тиңе булмаган
тарихи яңару барышында
кешенең нинди язмыш кичерүен
күзәтә.
23 Ленин. Сочинения. 4-изд. Том 5 стр. 300.
24 Такташ. О себе (1931 ел, ман)-
Әсәрнең буепнан-буеиа бара торган
образ—лирик герой. Бу безгә таныш:
Такташның зур күләмле әсәрләреннән
килгән герой бу. «Киләчәккә хатлар»да
без инде аның бик нык үскән булуын
күрәбез. Аның урыны — социализм
төзүчеләрнең алгы сафыида. Ул безнең
каршыбызга ленинчы гуманист, чын
мәгънәсендә партияле сугышчан фикер
иясе, принципиаль политик һәм үткен
күзле, тормышны төгәл һәм тирән бе-
лүче художник булып килеп баса.
Социализмның киң һөҗүм алып баручы
фронтында ул партиянең якын
хезмәтчесе, ялкынлы трибуны,
һәрвакыт халыкның үз арасында эш
алып баручы шагыйре.
Әсәрдә тормыш һәм көнкүрешнең
төрле-төрле яклары яктыртыла, тер-
риториаль мәгънәдә бер-берсеннән
еракта барган вакыйгалар тасвир ителә,
эреле-ваклы төрле-төрле проблемалар
куела. Ләкин болар- ның һәммәсе дә
лирик герой сөйләме аша алып барыла
һәм бер бөтенгә оештырыла, чорның
тарихи ташкыны үзәненә кертелә, «яңа
җир, яңа кеше өчен» барган көрәш
идеясеннән торган төп проблеманың
катлаулы, бай, ләкин бердәм эчтәлеген
барлыкка китерә. Лирик герой әсәрдәге
төп проблема берлегенең композицион
гәүдәләнешен тәшкил итә.
Әсәрдәге төп проблеманың үзәген үк
тәшкил иткән иң мөһим нәрсә —
капитализмнан коммунизмга юл ярып
чыгуы барышында кешенең ничек яңаруы,
эчке дөньясының ничек ■ алмашынуы
мәсьәләсе. Моны шагыйрь күбрәк
Л^охтар карт образында күрсәткән.
«Мохтар бабай аңында, — ди шагыйрь
үзе, ■— каршылыклар көрәше. Бер
яктан, бу колхозның өстенлекләрен,
акылы белән уйлап, бик яхшы белә,
икенче яктан, хосусый милекчелек
гадәтләреннән аерыла алмый»24.
Мондый каршылыклы хәл Мохтар
бабайга гына түгел, шул чордагы
миллионнарга хас:
Бездә һәр гаилә хәзер каршылыклы, Бик
күп кешеләр икегә бүленә; Мохтар бабай
кебек күпләр әле Үзе дошман бүген
үзенә...
Без монда да Такташның, художник
буларак, чор кешесенә хас рухи
сыйфатларны Горький позициясеннән
торып күзәтүен әйтергә тиешбез. 1930
ел башында ук Горький болай язган
иде: «...бездә социализм һаман да әле
«җир белән бәйләнгән» йөз егерме биш
миллионлы борынгы
индивидуалистлар чолганышында
индивидуалистлар тарафыннан төзелә.
Шуңа карамастан, без нәкъ менә
социализмны уңышлы рәвештә
тормышка кертә барабыз. Безнең яшь
әдипләргә момы күрергә һәм аңларга
кирәк»*. Такташ менә шуны күрүче
һәм аңлаучылардан. Мохтар бабай
образы—мона дәлил. Мохтар карт үзе
дә: «Хәзер, малай, миндә ике «мин»:
берсе менә аның коммун яклы, икенчесе
каршы, сукин сын», — ди. Такташ үлеп,
берничә ел үткәч, 1933 елда бу мәсьәлә
турында М. Горький да нәкъ шуны ук
әйтте: «Безнең көннәрдә кеше, — диде
ул, — ашкынып давылланган
чынбарлыкның гаять дәрәҗәдә төрле-
төрле тәэсирләре астына эләгә, ул үз
эчендә индивидуалист белән социалист
көрәшен кичерә (курсив безнеке — X.
Г.), килешүсез каршылыклар көрәшен
кичерә, метанлыкның күп елларча
көчләве нәтиҗәсендә үзләштерелгән
сыйфатлары белән тарихның кискен
һәм кырыс таләбе — тарих тара-
фыннан яңа кешелекне башлап җи-
бәрергә чакырылган эшчеләр сый-
ныфы партиясе таләпләре бәрелешен
кичерә»25. Болар Такташның бөек
революциядә Кеше язмышын, шәхес
язмышын аңлауда һәм бу тарихи
хакыйкатьне сәнгать көзгесендә
чагылдыру мәсьәләсендә тулысымча
Горький шәкерте булуың раслыйлар.
Капитализм таптаган, яньчегән,
томалаган шәхесне социалистик
төзелеш күтәреп торгыза, аның эчке
иҗат мөмкинлекләрен чишеп җибәрә,
кешене сәламәтләндерә, кешелек
кадерен аның үзенә тулысымча кай-
тарып бирә һәм кеше булуы өчен
горурлану тойгысын уята, үстерә. Кеше
горур яңгырый башлый. Бу идеяләр —
1 Горький. О литературе. 1953 г. стр. 369—370.
’Там же. стр, 60].
Горький гуманизмының һәм
эстетикасының үзәген тәшкил иткән
идеяләр. Такташта да без шуны ук
күрәбез. Мохтар бабайны ул аңың
шәхесен элекке хосусый милекчелек
тормышы яньчегәнен, ботарлаганын
күрсәтер өчен генә- түгел, бәлки,
барыннан элек, социализмның аны
шичек күтәреп торгызуын күрсәтер
өчен тасвирлый. Иске карашлардан
социалистик карашларга күчкәндә карт,
әлбәттә, эчке каршылыклар көрәшен
кичерә. Ләкин бу—мәңгелек хәл түгел.
Индивидуалист белән социалист
арасындагы каршылык бервакыт
котылгысыз рәвештә чишелергә тиеш.
Ләкин чишелүнең үзе конкрет нәрсәдән
гыйбарәт? Кешенең үзендә
каршылыклар көрәше баруын танудан!
Аңарда каршылыклар көрәше бу
каршылыкларның социаль-политик
асылын ул үзе аңлап җитмәгән чагында
гына катлаулы һәм драматик төстә
бара, ләкин инде кеше, шарты килеп,
үзендә каршылыклар көрәше баруын
төшенү ноктасына килсә, бу
каршылыклар шунда чишеләләр дә.
Кешенең рухи дөньясы бөтенлекле
хәлгә ирешә. Такташ Мохтар картны
шушы дәрәҗәгә күтәрелү хәлендә
сурәтләгән.
Шагыйрь кешенең рухи дөньясын-
дагы, шулай булгач, тулаем халыкның
рухи дөньясындагы революцион
алмашынуларга беренче игътибар
бирде, беренче дәрәҗәдәге әһәмиятлесе
итеп, аларның социаль- политик
төсмерләрен куертып күрсәтте; чөнки
халыкның рухи йөзендә социалистик
революция һәм аннан соңгы төзелеш
еллары тудырган яңа билгеләр — шул
нигездә матурлык төшенчәсендә туган
яңа мәгънәләр—бу төсмерләр аша
рельефлерәк булып алга чыга, халык
рухи дөньясында башка кардәш
халыклар белән уртак социалистик
билгеләр .нәкъ шушында җанлы сын
рәвешендә күренә. Үтә зирәк, үтә
сизгер күңелле ша
гыйрь Һәм тарихи ташкынның эчке
законнарын күреп торган революцион
фикер иясе буларак, Такташ бу билге
һәм сыйфатларны ялгышмыйча ачып
сала. Ул, халыкның материаль
хәзинәләренә, тормышта яңа
мөнәсәбәтләрне иҗат нтә-нтә
коммунизмга таба баруы хәрәкәтенә
бәйләп, аның рухи хәрәкәтен дә
күрсәтергә омтыла, аның тулаем рухи
йөзендәге үзгәрү, алмашынуларны
ачып салырга тели. Ул милли
чикләнгәнлекне артта калдыра.
Шушы уңай белән Такташ поэ-
зиясенең алдан күрүчәндек сыйфатына
тукталырга кирәк. Моның нигезендә,
әлбәттә, шагыйрьнең ^бүгенге
чынбарлык белән иҗтимагый идеал —
коммунизм идеалы арасында фикри
бәйләнешне генә түгел, бәлки
барыннан да бигрәк материаль
бәйләнешне дөрес күрүендә. Мәгълүм
ки, марксизм, бүгенге тормышта
элементлары булмаган нәрсәнең
идеалын тудырып булмый, дип өйрәтә.
Тик тормышта инде элементлары туып,
хәрәкәт итә башлаган нәрсәнең генә
идеалын тудырырга мөмкин, тик шушы
нигездә генә бүгенге көн чынлыгы
белән киләчәк идеалы арасында мате-
риаль багланыш булырга мөмкин.
Такташ, ленинчы буларак, бүгенге
чынлык белән коммунизм идеалы
арасын бәйләгән материаль фактор-
ларны тормыштан аеруча дәртләнеп
эзләде. Моңардаи максаты аның бер
иде: коммунизмны ул мөмкин хәтле
якынрак барып, аның матурлыгын
тәшкил иткән билгеләрен мөмкин хәтле
ачыграк, тулырак күрергә,
коммунизмда киң җәелеп китәчәк
тормыш үзенчәлекләренең эченәрәк
керергә омтылды. Ул белә иде:
шагыйрь идеалны никадәр ачыграк,
тулырак күрсә, аның бүгенге көн
тормышының үзендә инде хәрәкәт итә
торган элементлары матурлыгын да
шулкадәр тулырак, сокландыргычрак
итеп тасвирларга, җанлы сынын ук
ачарга мөмкин. Ул шуңар күрә дә
үзенең бөтен рух көчен, бөтен эмо-
цияләрен, күңел сизгечләрен, хис итү
һәм тою зирәклеген — барысын
тормышта туа килгән коммунистик
яңалык яралгыларын табуга аңлы
рәвештә төбәде, хезмәт иттерде. Бу
аңарда киләчәкнең билгеләрең ачу,
и.решеләчәк җиңешләр турында алдан
хәбәр итү сыйфатына әйләнде. Без
моны «Гасырлар һәм мннут- лар»да ук
күрәбез. Әсәрнең бетем өлешендә
Ленинның үлмәве, аның шәүләсе көн-
тен туктаусыз җир шары өстеннән
һаман алга баруы тасвир ителә.
Шагыйрь ленинизмның үлемсезлегеи
һәм киләчәктә бөтен кешелекнең аңын
биләп алачагын әнә шулай әйтә.
«Нәни разбойник» әсәрендә шагыйрь
капитализм басып тоткан халык
талантларын социалистик
революциянең ничек азат итүен һәм
ничек киң юлга чыгаруын җырлады, бу
хәлнең киләчәгенә күз ташлап, совет
кешеләренең «тайгада яз ясаячакларын,
Айга шлем киертәчәкләрен» әйтте.
Тормышның үзендә туган коммунизм
элементлары хасиятенә таянып
әйткәнгә, бу да дөрескә чыкты: безнең
Урак һәм Чүкеч бизәге төшерелгән
вымпелыбыз инде Ай кочагында.
Такташ социализм заманының кешене
бәхетле иткән шарты «берләр — меңнәр
өчен, меңнәр—берләр өчен» яшәвендә
булуын («Болай... гади җыр гына»,
1928) сөенеп, шатланып һәм чиксез
горурлык белән әйтте. Бу принципны
XXII съездның коммунизм төзүчеләр
мораль кодексы нигезләреннән берсе
итеп расл-авы шулай ук Такташның
егерменче елларда ук яңа кешедә ярал-
ган коммунистик әхлак билгесен алдан
күреп, алдан әйтеп бирүен раслый.
Аңардагы бу сыйфат социализм
төзелешенең бөтен фронт буйлап
гигантларча җәелеп киткән
шартларында аеруча тулы, аеруча
җитлеккән төс алды: 1931 елның
көзендә ул болай язды: «Тарих та-
рафыннан бетәргә хөкем ителгән бөтен
дөнья буржуазиясе, пычраклыгы һәм
канлылыгы белән мәшһүр нажива,
хосусый милек идеясеннән башка
һәрбер идеягә каршы булса, без
әдәбиятта, сәнгатьтә пролетариат
сыйныфы тудырган һәм кешелек
дөньясын хурлыклы түбәнлектән
чыгарырга алып бар*
гам иң 'бөек идеаллар өчем көрәш алып
барабыз».
Иң бөек идеал — коммунизм. Үз
катнашлыгы белән туа килгән
социалистик җәмгыятьтә ук инде
шагыйрь коммунизмны китерәчәк
билгеләрне күрде, аларның шигъри
матурлыгын ачып салу белән халык
күңелен, халык күз күремен
коммунизмга якынрак китерергә,
коммунистик идеал белән тирәнрәк
бәйләргә омтылды. Тормышта туган
коммунизм элементларын ти- рәнтен
һәм яратыл өйрәнү бу бөек киләчәкне
— шагыйрьнең китаплардан укып
белгән белеме хәленнән— җанлы
тормышның үз хәрәкәтендә күргән,
тойган, хис иткән эмоциясенә
әверелдерде; аның коммунистик
тойгысына тормыш көче керде, шуңар
да ул коммунизм кешеләрен хыял итү
генә түгел, аларны менә алда гына,
дәшеп сүз җиткерерлек якында гына,
күптән күрешмәгән туганнардай сагы-
нып, үз итеп зур сөенеч, шатлык шау-
шуларында бер-беренә кул бирешердәй
чын тормыш хәлендә күрде әнә шундый
югарылыкка күтәрелде:
Бишьеллыкның бөек гигантлары һаман
үсә, һаман күккә таба үрелә.
Башларыннан инде сез яшәгән
Коммунизм кыры күренә.
Бу аның бөек шигъри ачышы иде.
Ачыш булганга да, бөек булганга да, бу
Голлар безнең бүгенге көннәрдә —
коммунизм иртәсеидә дә бүген генә,
хәзер генә язылган яңа булып
я ңгырыйлар.