Логотип Казан Утлары
Шигърият

СЕЗ АҢЛАРСЫЗ МИНЕ


(Истәлекләр дәфтәреннән)
1
■/Иинем алда Галәм тәрәзәсе, Күк капкасы киереп ачылган. Егерменче гасыр уртасыннан Горур атлап барам. Башымнан Уза ләкин бүген минор көйләр, Шаулап тора зәһәр бураннар...
Тышка карый бала. Тәрәзәләр Мәңге эремәс кебек туңганнар. Тыны белән әнә боз эретеп, Тышка карый бала. Пыяла, Сыңар күзгә охшап, ачылып куя. Шуннан карый бала дөньяга.
Ерак офык, карлы билгесезлек Сабый күңелен дәшеп тилертә. Китә малай зәңгәр киңлекләргә, Ләкин төштә... Аңа шул җитә... Юк, очмый ул сихри паласларда, һәм очмый ул космик корабта. Кош шикелле җилпи ике кулын — Әйләнгәннәр куллар канатка^ Аста кала туган урманнары, Елгалары, чишмә, таулары.
Ул төшә дә җирне сыйпар өчен, Менеп китә тагы югары.
Малай... Ул — мин. Очам төннәр буе, Татыйм шулай очу ләззәтен.
Бу очуны үсү билгесе дип, Әйткән иде бугай әллә кем. Балачакта, дөрес, үскәнмендер, Тик үсү бит күптән тукталган. Калдым, ахры, мәңге малай булып, Очам төштә, очам мин һаман.
Аерма тик шунда — җитми хәзер Җир киңлеге, кирәк бар Галәм.
Җидегәннәргә менәм, Андромеда Томанлыгын очып әйләнәм.
Ә өнемдә, жирдә шулай атлыйм: Бу барышым, гүя, .мәңгелек. Күрсен мине утызынчы гасыр, Канатлы мин, көчле һәм бөек, һәйкәл түгел, таш түгел мин ләкин, Йөрәгем бар минем, бар хисем.
Очу — мимем бәхетем. Ләкин беләм, Яхшы беләм егылу әчесен. •
Егерменче гасыр уртасыннан Атлап узам... Кемдер: «Син башта Әйт шуны. — ди, — кая барасың син?» Илтә юлым, илтә кояшка!..
2
Бу маршрут килә балачактан, Килә ерак туган яклардан. Бөек бәхет итеп, күңел аны Күпме еллар инде саклаган. Саклаган ул чирәм яшеллеген. Чишмә җырын, Базы ярларын; Көнбагышлы ындыр, бакчаларга Кушылып киткән «Елан таулары»н.
Чәчәклекләр тауда - палас сыман, Үләнлектә җиләк бар шунда. Күбәләкләр оча. һәм... еланнар, Ыслап чыга синең каршыга...
Истә: килдем мин дә шушы тауга, Алты гына яшьлек баламын; Яманлыкка күңел күнекмәгән, Тик җиләкләр күреп барамын. Куаклардан узам куакларга; Тагын куак... таныш күптәй үк. Кул сузам да җиләккә дип, кинәт... Чигенәм мин, чигенәм сискәнеп. Күрәм: нинди елан! Көянтәдәй!
Чыкты шуып куак төбеннән.
Килә миңа, ыргый минем өскә! һәм мин сикереп алга йөгерәм. Елан куа, куа ыргып, очып... Калды ләкин. Нигә? Соңыннан Белдем моны: мин кояшка таба Йөгергәнмен. Кояш нурыннан Сукыраеп чагыла елан күзе...
Беләм хәзер: җирдә янау, куркытулар һәм ялалар әллә сирәкме?
Алар ләкин мине куркытмыйлар, Балачагым шуңар өйрәтте. Чагалмады мине һичбер елан. Кайда гына ләкин булсам да;
Үзем белгән бер хам Саматов та, Төзек җөмлә төзи белмәс «шагыйрь» Укучысыз «даһи» Салам Торхан да, Башкасы да...
Явыз ихтыярга
Үчләшәм тик, юк, һич тезләнмим. Гел кояшка таба сайлыйм юлны, Башка юллар җирдә эзләмим.
3
Кояш — гадел, тик нурлары аның Җиргә никтер тигез таралмый.
Нинди көч соң кеше аралый ла, Нинди көч ул еллар аралый?
Заман шундый хәзер... Минем бер дус Эзли һәр көз көньяк кояшын.
Кызынганда диңгез комлыгында Ничек кенә рәхәт булмасын, Яктылыктан балкыса да йөзе, Күзләрендә шатлык юк аның.
Ул — философ, ләкин сорый миннән:
— Кая китте яме дөньяның?
Теге чакта, тузан асларыннан, яшь үләндәй, Чыкканда да яңа 'баш төртеп, Кар суында умырзаясыман Шытканда да... дөнья наз бөркеп Торган иде миңа.
Ә минем дус?..
Бер генәме язмыш тиргәгән?
Сорый миннән тагы: — Кем син?
Җавап
Эзлим аңа узган көннәрдән.
4
Күз алдымда менә: унбер яшьлек Апам килде бүген хәтергә.
Аның яшенә тиздән кызым җитәр!
Апа диеп ләкин әйтергә Кирәк аңа һаман. Сагынаммы? Җирдән киткән өчен яшь көйгә Кызганаммы? Белмим, искә төшсә, Күзләремә һаман яшь килә.
Нәрсә булды, безне ник ташладың Җирне бизәп үсәр чагыңда?
Белеп торды серне саз суына Яфракларын койган тал гына.
...Өйдә — алты бала. Әти больницада Соңгы сулышын алып
Күзен йомганда,
Әни ятты өйдә... һәм шул көндә Үз хакында тагын бер бала Хәбәр салды, елап, дөньяга.
Бала туды...
Биләп аны, апам, Тоттырдылар синең кулыңа. Кайгырмадың йокым бүленде дип, Тик елмаеп куйдың моң гына...
Си и елмайдың. Ахры, зурлар эшен Тапшырганга сиңа ышанып.
Син елмайдың... Туды шул минутта Күзләреңдә моңсу уйчанлык.
Шул минутта сиңа, Унбер яшьлек сабый җилкәсенә Ана булу йөге менгәнен Син белмәдең.
Көндез җыелып киттек зиратка без, Күмәр булып бөтен моң-шомны. Күмелмәде кайгы, ә күмелде әти... Кич... балага исем кушылды.
Бу фәлсәфә булган, тууның гел Үлем белән бергә йөргәнен- Яши төшкәч өйрәтәләр икән! Син, Әгъния, моны белмәдең.
Шулай, туды бала. Җидәү булдык. Зурыбызга унбиш яшь иде.
Яфракларын агач көзен койса, Безнең семья язын чәчелде. Эщ табылды әнигә дә. Ә син Көннәр буе бала карадың.
Балалыгың калды ур 1 суында, Хәтерлидер таныш
талларың.
Кызлар күрәм... Алар зуррак синнән Дүрт-биш яшькә бик күп дигәндә: Буяталар аяк тырнакларын Киерелеп утырып диванда...
Ә син?
Яз-көзләре яланаякларың Яиар иде ничек алланып! Челтәр бозны синең нәни куллар Яз-көзләрдә һич тә шаярып Ватмадылар: юдың бала кере... Малай үсте, аяк атлады.
йөрмәс булды тик үз аякларың, Тик үз гомерең чәчәк атмады.
Кызганучы, белмим, булгандырмы, Хушлашырга ләкин килделәр.
«Кырау сукты гүя», димәделәр, Бәхетле икән сабый, диделәр.
Бу фәлсәфә булган. Белмәгәнбез, Сүзләр эзлим шуны әйтергә...
Чүпрәк яулык, күксел сырмаң белән, Яланаяк хәлдә, хәтердә
Гомерлеккә калдың... Көн саен мин Синең яшьтәшләрне күрәм дә
! У Р — диалект, сазлык жпрдә казылгаи ясалма инеш мәгънәсен йөртә.
Эзлим сине. Кинәт сөенеп куям: Син йөрисең кебек тирәмдә.
Ләкин кайчак күрәм шундыйларны — Боргаланып алар кичләрен Бииләр дә, бутыйлар да тагы Ләззәт белән хәмер исләрен, Бик фәлсәфи генә әйтә алар:
— Мәгънәсе юк безнең заманның.
Көзге шыксыз -көндә таллар моңын Тыңлаганы юк шул аларның.
Эх, ул таллар, эх, шул моңсу таллар, Ямансулап, һаман баш ия.
Әгәр сизсәң, акыл җитмәс мәгънә, Фәлсәфә бар монда, Әгъния.
5
Гранит — каты. Аңа язган китә Сәлам булып ерак елларга.
Ни дисәң дә күңел таш түгел шул, Күңелдәге язу... югала.
Җил шикелле, кар һәм яңгырсыман, Юа вакыт күпме төсләрне!
Салкын ташкын белән агызып китә Күпме хисләрне!
Еллар...
Алып китте еллар рәсемен минем Иң кадерле, якын кешемнең, йөрәгемдә хәзер саклыйм аның Бары исемен.
Әтием!
Белмим,
Холкы кушмаганмы;
Рәсемгә ул, никтер, төшмәгән.
Сабый чагым, нишлим, хәтеремә төсе Югалмаслык булып күчмәгән.
«Әти нинди, кайда рәсеме» дип, Артык йөдәткәнгә, күрәсең, Әни шул чак стенага Элде бер рәсем.
— Әтиегез менә шушы! — диде, Без берсүзсез аңа ышандык.
һәм елларга киттек, шул рәсемнән Сихри көч алып.
— Бу чаклы да охшар икән, кара! Нәкъ бит әтиегез!
Мыеклар да нәкъ шул! — диешеп, Күрше-тирә кайчак сөйләнсә дә, Аңламадык башта, һичбер шик Йөрәкләргә безнең юл тапмады. Ә аңлагач, серне бикләдек — Ятимлекне өйгә кертмәдек.
Тик шулай да булды төрле чаклар... Ярамыйдыр моны онтырга.
Мине түгелме соң, мәктәп ишеген Ачар көнне, әни укырга Җибәрмәде, кияр киемең юк дип? Шул көнне соң күпме үкседем! Юк, булмады тавышым ишетүче, Сыйпамады кулы һичкемнең. Ияреп мин өлкән туганнарга, Тыштан тынып, киттем көтүгә. Аяк туңса көзге кырауларда, Зарланмадым килеп беркемгә. Ә кышларын, тәрәзәдән карап Күрше малайларның уйнавын; һәм аларның коньки-чаналарда Шау-гөр китерүен Елга буйларын, — Күпме уйландым!
Туң тәрәзне эретеп тыным белән, Җылы көннәр көтеп юандым. Көттем һаман, көттем ышанып мин Менә ишек ачылып китәр дип.
Кереп аннан кемдер җылы пальто һәм шәп итек бүләк итәр дип. Көттем шулай, узды күпме вакыт, Ләкин, «кемдер» һаман кайтмады. Тәрәзәдән кер'де кыш сулышы... Бүрәнәләр шартлап чатнады. Я улады буран. Ә мин һаман, Тышка карап, язны эзләдем. Өйдән ерак түгел тау өстендә Җир ачылган көнне, түзмәдем: «Вакыт җитте!» — диеп, яланаяк Кар өстеннән чаптым чирәмгә. Өстә чирәм, аста боз ятканны, Әрнүемне туңып кемгә дә
Әйткәнем юк һаман... Килде апрель — Тәрәзәләр чыңлап ачылды.
Дәште киңлек:
— Җитәр, булма боек, Алга кара, күтәр башыңны!
Ычкынсын дип нужа тырнагыннан, Ишле семьяларга шул заман Бнрде дәүләт акча—меңнәр белән!— Безне, димәк, кемдер аңлаган. Кем ишеткән йөрәк тавышыбызны? — Җавап эзләп башны ватабыз.
Стенада рәсем... Карый безгә... Әйтте әни:
— Сезнең атагыз.
Ятимлекне кудык еракка без, Өнсез елау инде басылды. Тәрәзәдә бозлар эреп акты, Каршыбызда офык ачылды.
һәм шуннан соң күпме шатлык килсә, Каршыдагы изге рәсемгә
Карадык без. Кышкы салкыннар да, Кыраулар да. төнге яшен дә Куркытмады безне үскәндә.
Шул ук рәсем хәерле юл теләп Калды, гүя,
Без зур юлга чыгып киткәндә.
Дөнья буйлап күпме әйләнмәдем, Саклап йөрттем аны к ү цел дә.
Күңел нәрсә, саклар аны гранит! Гранит һәйкәл булып, ул Җирдә Мәңге торыр басып һәр мәйданда, Сәлам әйтеп ерак елларга.
Ни дисәң дә күңел таш түгел шул, Күңелдәге төсләр югала.
Ул чакларда шулай уйладым мин, Тик ялгыштым, әйтим дөресен — Күрдем җирдә моның киресен.
Юк, гасырлар түгел, еллар белән Исәпләнде гранит гомере, һәйкәлләрне, ииктер, көннәр түгел, Төннәр җимерде...
Нинди хисләр минем’Кичергәнне Замандашлар аңлый, сөйләсәм. Ә сип аңларсыңмы, аңларсыңмы, Килер буын? Сиңа эндәшәм!
Ир бала соң кемне әтисеннән Кайнар сөя ала? Беркемне...
Еллар буе шундый бөек хисләр Саклап йөргән хәлдә, бер көнне Атасалар синең шул кешеңне «Үтерүче!» дип, Сиңа, ничек, җиңел булырмы? Килер буын, аңларсыңмы, нинди Сыкрау белән язам бу җырны?
Авылыма күптән кайтканым юк.
Язам:
— Әнием, әйтче, кадерле.м, Начар төшләр күрәм бу арада; Әтиемнең, имеш, каберен Әллә кемнәр таптый, пычраталар... Рас килмәс бит минем бу төшем? Безнен әти тыныч ятадыр ич?
Ул үзеиеи йөрәк тибешен Калдырмадымыни байракларда? Киңлекләре колхоз җиренең Саклыйдыр ич аның гомерен?
Син җавап бир, әни, безнең өйдә Еллар буе торган бер рәсем Бармы хәзер? Килә туган җирне, Килә тизрәк кайтып күрәсем.
һич омтылмый: мал-туарга кышлык Печән чабып, ташып өяргә Кирәк булды безгә ирләр кулы.
Әти эшем ышанып берәүгә Тапшырдык без: туган тиеш абый Алып килде. Каян тапкандыр.
Килде, белмим, кайда, кем хакына Чучка кебек симереп яткан ир. Ул чакта шул аера белмәгәнбез Саф күзләрне шакшы күзләрдән. Соңыннан да, хәер, ышанучан Җаннар безнең бик аз түзмәгән...
Чабылды да печән, җыелмады. Бер көн күрәм,
Су эчәргә кайткан бу кеше.
Ишек бикле, һәркем үз эшендә, Табылмаган ачып кертүче.
Мәчесыман мендем кәрнизгә мин, Ачкыч шунда... Белмим шом-шикне. Чәлдердем дә телем икмәк, киттем һәм бикләргә куштым ишекне.
Мин ышанып аңа өй калдырдым...
Ә кич белән
Өйгә кайтсам, анда — шыр ялан.
Сандыклар буш, барысы киерем ачык, Стенада чөйләр моң калган.
Башкаларның бәлки табынын кысып, Киендергән иде ил безне, Кышкы салкын өйгә куып кертмәс Дигән идек, өмет өзелде.
Печәнче ир качкан — әйберләр юк, Качкан явыз, эзе суынган.
Әни белән йөреп авыл саен Юкка гына аны соңыннан Эзләп йөрдек. Әйттем әнигә мин:
— Урлагандыр кирәк булганга.
Бездән ул күп, бик күп ярлырактыр, Гафу итик, әни, елама...
7
«Очам» дидем, үзем сикерәм буган, Тәнкыйть, ахры, тиргәр үземне. «Башлый да сүз, ташлый» дияр бәлки... Бераз, дуслар, булыйк түземле.
Узган гомер — йолдызлы күксыман, Җәйге болын төсле чуар ул.
Узган гомер — язгы ташу төсле, Киңлек иркен анда, сулар мул. Мин сөйләргә телим кояшымның Югалуын, баеп, каршымда. Буйсындырдым әнә тик шуңарга Җырларымның бүген барсын да.
Йолдызларның чүплим кирәген тик, Чәчәкләрнең өзәм сирәген.
Утр ау л а рд а н ы р гы й м утр а ул а р г а, Сикерә шулай чөнки йөрәгем.
.8
«Сугыш!» сүзе безне куркытмады... Туйдырганмы авыл тынлыгы, Якалыкка күңел сусаганмы, Бүтәнчәме— белмим ми и моны.
«Сугыш» сүзе ләкин 'куркытмады, Җәйге күкрәүсымаи ишетелде. Яшен сукса суга, җәйге яңгыр Борчымый бит әмма һичкемне.
Үзем дә мин бер мәл, эт дип белеп, Күпме дәшеп тордым бүреме!
Этемә дә куштым «Гитлер» диеп, Дошман бары шулай күренде.
«Сугыш» сүзе безме куркытмады, Без аңладык аны соңыннан.
Кыңгыраулы олауларга төялеп Китте ирләр... Бер көн шул юлдан Озаттым мин туган абыемны...
Калдым кырда, борчак сугыштым. Беренче кат әнә шунда сиздем Нәрсә икәнлеген сугышның.
Абыемның бәйрәм киемен киеп, Карлы кырда бодай чапканда, Эскертләргә ташыганда ләкин, Шатлыксыман яуды ак кар да. Мин хуҗасы кебек бу тормышның, Йөрәгемдә сөенеч бар төсле: Урамнардан узсам, олы итеп, Сәлам бирә миңа һәр кеше.
Болыннарда чын бер егетсыман Сузган чакта яшьлек җырларын, Сизмәгәнмен, никтер, кызларның мин Сулыгып-сулыгып нигә елавын.
Сиздем, сары белән авыргандай, Сары янып чыккач туган җир.
Мәктәп ишеген ачып өйгә кайтыйм дисә.м, Кырга дәшкән чакта бригадир.
«Таибә карчык» дигән карт козгынның Мәет күреп һаман туймавын,
«Гитлер килер көнгә» (мине дә кертеп) Зур исемлек төзеп куйганын Ишеткәч, мин белдем, күреп тордым «Сугыш» сүзенең нәрсә икәнен.
Истә калды ачы иәфрәт белән Бер көн юлга чыгып киткәнем.
Киттем ера-к район үзәгенә, Р ай комол га —■ билет алырга.
Каршы киттем карлы бураннарга, Ләгънәт әйтеп канлы давылга.
9
Ап-ак карга басып кайтып киләм, Көнбатышка борылып карыймын. Күкрәк кесәмдәге күк билетны Адым саен капшап барлыймын:
— Кызармасын җирдә кар, — димен.
«Тик... билет та тынгы бирмәс ахры...
Пуля түгел, бомба түгел ул —
Нәрсә әйтмә тыл ул — тыныч почмак;
Батырлыкка илткән туры юл Узадыр тик сугыш кырларыннан. Яшең җитеп шунда бар идең!..»
Урам. Атлыйм... Тыңлыйм: әни тавышы...
Ул тиргиме кемне, каргыймы?..
Бүтәннәр дә, ишетәм, шау киләләр.
Тиз-тиз атлыйм. Күрәм—-йөкле ат. Карт-корылар әйтә күккә карап:
— Я, рабби ла, бетсен җинаять!
— Ник җир йотмый Гитлер дигәннәрен? Тәңре-хода, нәрсә карыйсың?
— Мә бияләй, апа, шуны киеп, абыем Мылтык атсын, ядрә яудырсын.
Нинди дошман тагы күрде икән Бу чаклы да халык каргышын!
Ул чакта шул хәлләр шундый иде, Кирәк икән, бир син җаныңны. Окопларга, посылкалар итеп, Соңгы кием-ризык салынды.
Ә мин? Мин соң нәрсә карап торам? Оныттыммы әллә тегендә,
Идел ярларында ниләр барын?
һәм т-унымны салып бирдем дә
Җиңел сулыш алдым:
— Бара торсын!
Шау-шу тынды, халык таралды.
Аннан... әкрен-әкрен йөк, тау булып, Кичте күздән, төшкәч караңгы.
Ай узгандыр, әни тунны ләкин Кайтты табып, кайтты базардан:
Сатып ята берәү... Түләп алдым... Бер тиенгә төшми, кадалган.
Түрә диләр үзен... Басыйров ди...
Күп нәрсәне Шуның өенә кертеп өйгәннәр. Сизгән кебек уйлап йөргән идем, Тыгынмасын, диеп, бирәннәр.
Балакаем, оии шул аңламыйсың, Җирдә түгел, күктә яшисең.
Нәрсә җавап бирим?.. Эх... Чәнчелсен.
10
Юксыналар яшьли сөйгән ярны... Үткәннәрдә калган эзләрне Мин дә сагынам. Күз алдыма бүген Китерәм тик башка күзләрне. Иокә төшсә авыл, кышкы җилләр, Ямансулап килгән яз-көзләр, Туган җирнең моңсу кырларыннан Карап тора миңа шул күзләр...
Ул чакларда еллар шундый булды: Туплар инде шаулап тынса да, Ишекләрне шатлык еш ачмады, Күп өйләрдә һаман бусага Саклады тик аның чыккан эзен. Шуңаргамы, өйдә торырга Яратмадым. Җае килгән саен Я урманга шунда, я кырга Юнәлдем гел. Ялгыз гына түгел, Булдык һаман сөйгән зат белән — Йөрдек икәү җирән ат белән.
Их, жирәнкәй, урман чыгарумы, Болыннардан печән ташумы, Көлтә төяп, эскерт тирәсенә Китерүме җырлап; басуны Иңләүләрме сабан-тырма тагып, Бер нәрсә дә бездән калмады, һәр яка көн безне кавыштырды, Якынайтты безнең араны.
Башкалардай йөгән кидертмичә, Көннәр буе чабып йөргәнең, Мине күргәч, кешнәп килүләрең Күз алдымнан китми, җирәнем.
Еллар ләкин көнләштеләр бездән, Ул елларны син дә каһәрлә.
Шәһәр кешеләр сорый, кит, энем, дип, Җибәрделәр мине шәһәргә.
Җирән дусым, кичер, каладан мин Кайтыр юлиы озак тапмадым.
Кайттым... Ә сип танырлык та түгел, Сиздем, бәгырем, соңлап кайтканмын.
Белдем, синдә ничә кабырга бар, Күрдем, сине ничек җиккәннәр. Җикмәгәннәр, каның эчкәннәр.
Эчкәннәр дә хәзер ташлаганнар, Гадәте шул агач җаннарның. Күзләреңнән шуны аңладым-мин, Сине, дусым, ташлый алмадым. Берничә көн рәтләп карадым да Киттек таңда ерак болынга.
Барган чакта һич тә сынатмадың, Озын булды кайтыр юл гына.
Хәлдән таеп егылдың син. Ә мин Әмәлләрнең күрдем төрлесен. Суздым соңгы кисәк икмәгемне, Ә сия аны ашый белмисең. Колхоз аты, син бит нинди идең! Нинди генә әрңү тоймадым.
Икмәк белән сыйлап рәт чыкмагач, Таяк белән сине сынладым.
Ә соңыннан, кыйнаганга сине, Сулкылдады тәнем үземнең. Үземне мин әле дә гафу итмим Җитмәгәнгә шул чак түземем. Тукталдым да кинәт күз алдыңда, Тамакларым яшькә тыгылды. Гарьләнеп тә, гафу үтенеп тә, Үпкәләп тә миңа берьюлы Карадылар синең акыллы һәм Моңсу күзләр, яшькә манчылып. Яшь түктең син, җаным, нәкъ кешечә, Үз-үзеңие тиргәп, ачынып.
— Мин ат кына түгел, мин—колхоз ул!— Син шул сүзне әйттең мөлдерәп.
Күтәрәмгә сине калдыручы Вакытларга җәза, суд кирәк!
II
Әчесен дә дөнья кызганмады, Төчесен дә. Безгә бу тәмнәр Күптән таныш. Без күрәсең җирдә Күрмәгәндер бер дә бүтәннәр.
Яла якты берәү... Ялган бәла Бал түгел ул!
Кояш яңа чыгып килгәндә, Тәрәзәне какты... «үптән инде... Тәрәзәне -какты бер бәндә, йомшак кына басып әни чыкты...
Тавыш килә миңа урамнан:
— Таптым килеп сезнең кар базыннан... Кәрәзле бал... улың урлаган...
— Ни сөйлисең, Нуретдин? Улым кровате Янда гына:
Төнлә чыгу түгел,
Борылып та хәтта ятмады.
Урман ташып хәлдән тайга мие, Ышанмасаң, әнә атлары...
— Закирҗанның балын урлаганнар! — Китте Нури авыл буйлата.
Закир агай өе янына килеп, Баллы рамны кулда уйната.
Мин дә киттем халык арасына (Күзне ертып.}, бәла сиздем дә.
Халык ерып алга чыкты Нури:
— Менә карак, килде үзе дә!
Бирик җәза!
Кешеләргә карыйм:
Күзләр мине яклап яналар.
Нури шаша:
— Нишләп эндәшмисез?
Менә ник ул бозыла балалар, Сез ул гаеплеләр!
Закир агай
Тыныч кына әйтте:
— Менә син
Аңлат шуны:
Минем бал югалган,
Үзем белмим,
Ә син аны каян беләсең?..
Өнсез калды «батыр»... өстәделәр:
— Синнән башка һичкем алмаган!
— Теге чакта,
Син колхозның сарыгын урлап суйгач,
Хур иткәнгә тотып атасы,
Үч аласың хәзер баладан.
— Юньсез! Үзен тотып ватасы!
Тимәделәр. Ләкин сизгәндер ул Нәфрәт-җәза кемне көткәнен.
Гомере буе оныта алмагандыр Балның мичек әче икәнен.
Чаллар кергән башын күрсәтеп ул,
Антлар әйтеп, Юкка көчәнде.
Халык
Елан телле Нуретдинга түгел, Миңа ышанды.
Эх, бу ышану!
Ул тудырган хисләр тәмен һәм бал тәмен мин дә Беренче кат шунда аңладым. Әй, изге тәм!
Иң зур байлык итеп, аны Йөрәгемдә
Еллар аша саклап барамын.
Күпме йөрдем,
Үзем сөреп-чәчкән
Кырларымны
Күпме йөрдем инде мин карап.
Арыш бөртекләре—балавыз күк...
Бал шикелле...
Юк, юк,
Балдан тәмле, тәмле мең кабат!
Күкрәк көчем, әче тирем җиргә Таммый икән;
Кеше көч түккәндә
Мин зарлансам һаман ял сорап,
Бирмәгез ял, бирмәгез бал миңа, Бу бал — агу,
Агудан да хәтта ачырак.
Мондый бал — ул яла...
Аңлаттылар!..
Шуңар миндә рәхмәт хисе бар.
Авыр хәлдә калсам әгәр тагы, Сез аңларсыз, беләм,
Сез аңларсыз мине, кешеләр!
12
Узган белән яши башлый кеше, Әгәр алда көннәр азайса. Санаулымы көнем, ник уйларым Узганнарга китеп адаша?!
Искә түгел, алар өскә төшә,
. Җиргә агач ауган шикелле.
Әй, яшьлегем, әнә синең урман, Кара урман аша үтелде...
Бүреләрең менә хәтерләдем, Теңкәгә лә тиде бүреләр!
(Хәзер алар калды юк санында һәм алай ук явыз түгелләр...)
Кич җиттеме, авыл тирәсендә Тотынырлар иде уларга.
Этләр, кереп күтәрмә астына, Шыңшыр иде...
Бер төн фермага
Кереп бүреләр, буып сарыкларны
Тау кадәрле итеп өйгәннәр.
Бер сарыкны ашасыннар икән, Тик кан гына эчкән, бирәннәр.
Бөтен авыл иртән зар елады, Ә без киттек, киттек урманга.
Яңа абзар ясыйк, малкайларны Бүреләргә бирмик буарга.
Шау куптардык урман эчендә без, Тынмады һич гармонь моңнары. Гармонь моңын эшкә кушты яшьлек, Җырга күчте пычкы чыжлавы.
Урман кисеп без соң күнеккәнме, Булган дисең күпме хаталар!
Тукта! Бу ни? Өскә агач ава, Ә тегендә гармонь тарталар. Агач ава, өскә үлем төшә, Ай-яй акрын төшә икән ул! Мәңгелекне тойдым бер минутта, Ай-яй озак кичә икән ул! Агач ава, гүя бөтен дөнья Җимерелә — күк тә, болыт та...
Китә алмыйм читкә, атлый алмыйм, Ни җибәрми мине, кем тота?!
Агач ава... дөнья җимерелә, Тик куркуны телим тоймаска.
— Әйдә аусын агач, аусын өскә, Ә мин менә карыйм кояшка!
Нинди якты дөнья, нинди матур, Нинди моңнар торам ишетеп! Тыңлыйм гармонь тавышын, Кызлар җырын, Бөтен авырлыкка үч итеп. Агач ава...
Баш өстемдә менә Чайкалды да
Бәрелеп кинәт башка ботакка, Чинап узды бүре тавышы белән, Җир тетрәнде кинәт шул чакта.
Агач ауды. Ләкин минем өстә Нидер калды тагын асылып. Еллар узган саен авар кебек, Төшкә керә...
Ә мин,
Мин кычкырам төштә ачынып...
Ә өнемдә
Бүре тавышык, дошман ысылдавын Тырышам мин һамаң тоймаска.
— Әйдә, аусын агач, ә мин җырлыйм, Җырлыйм яшьлек җырын,
Алда — кояш, карыйм кояшка.
13
Ни дисәң дә хәтер — архив түгел, Күп нәрсәләр имде онтылды.
Бер көнгә дә ләкин чыкмый истән Калдыруым туган йортымны.
Күз алдымда һаман әнкәемнең Көянтәләп суга киткәне.
Сыер савып, җылы сөт белән ул Каршылыйдыр һәрбер иртәне.
Барадыр ул аннан сепаратка һәм сөйлидер минем хакымда. Чебиләргә җим сибәдер... Болай Язган иде миңа хатында: «Тавык асларында чыгып үскән Үрдәк бәпкәләре шикелле, Таралды да бетте балаларым, Тавыклардан каргыш төштеме...» Китәр-таңда кырлар әйләндем мин: Басу кипкән, каткан таш кебек. Сарут — билдән, чәчәк аткан билчән, Күзләремә ачы яшь килеп, Уйладым мин: монда кайчангача Ашлык чәчеп ачлык урырлар? Каян җитте күпме чәлдерерләр, Үлән җыеп күпме торырлар?
Берәү әйтте: «Яшә кешеләрчә, Урла, бае, төкер каһәргә». Җавап бирдем: Әйе, кешеләрчә, Нәкъ кешечә телим яшәргә. Кирәк миңа бөтен ил бәхете... Торма, күрше, торма үчекләп, һич теләмим, белмим, яши алмыйм Тавыксымаи .вак-вак җим чүпләп. Табактагы суга төшеп үлгән Чебешләргә мине тиңләмә. .
Өйрәндек ич Базы елгасында, Китик хәзер, йөзик тирәндә. Тирән сулар, белик, ничек ага, Нинди көчләр кайный аларда, Тау җилләре исә кай таба,— Белик шуны, меник тауларга.
йөрәк итен пешереп, ялмап торган
Мең сораулы ялкын басылсын. Киңлекләрдә томан таралсын да, Таралсын да офык ачылсын.
14
Истә бер төн. Рәтләп йокламадык.
Хәбәр килде безгә таң белән...
Мәңге яшәрсыман тоелса да. Тоелса да...
Ул... үлгән.
Ниндилеген күкнең белмәдек без — Болыт иде ахыры ул көнне.
Кичен күрдек: батты кояш, мәңге Чыкмас өчен баеган шикелле.
Иртәгәсен ләкин чыкты кояш, Гаҗәпләнү булды чамасыз!
Постта тордык аның бюстын саклап, Хәрәкәтсез күзләр һәм җансыз.
Траур... митинглар...- Актовый зал...
Профессорның күзе — кан гына.
Ул да ятим, үксез киләчәге Килеп баскан бугай алдына. Өзгәләнде безнең комсорг кыз... Ышандырмый, никтер, шикләнәм. Тамды минем тик бер тамчы яшем, Кызның, сизәм, яше —чишмәдән.
Актовый зал шул ук. Өч ел узгач Без укыйбыз җыелып яшерен хат. Каберләрдән торып миллион җаннар Дау куптарды анда. Соңгы кат Сулаганда, каберләрен күреп, Бу кешеләр, Зоя шикелле, Кычкырганнар барысы бер исемне; Ишетмәгән Хаклык беркемне...
...Актовый зал. Тыңлыйм. Трибунадан Комсорг кыз чәчә төкерек:
— Җиргә күмдек явыз шәхесне без, Кара рухын аның бетердек!
Еллар узгач, тагын сөйләр бу кыз... Ә профессор гүя гаепле:
Түбән карый...
Актовый зал. Күпме еллар буе .Ышанудан,
Алданудан туган гарьлекне Алып чыктык моннан ничә кабат! — Аксын яшьләр, бераз бушаныйк. Изге дигән кешем шундый булгач, Инде кемгә, кемгә ышаныйм?! Кабатладым шундый бер минутта:
— Мәгънәсе юк безнең заманның...
һәм уйладым сагынып көзге шавын Авылдагы моңсу талларның...
Актовый зал...
Керде укытучы...
Егерменче съезд хакында
Сөйли безгә. Кем ул? Таныйм тик- мин, Истәлек бар еллар артында.
Хәтерләдем бер чак фронт өчен Сары туным салып биргәнем.
Бу бәндәгә (исемен әйтәсем дә килми). Әниемнең «Бирән!» дигәнен.
Звонок. Тәнәфескә. Укытучы Янына мин мендем тиз генә.
— Укытырга безне юк хакыгыз! — Шул сүзләрне бәрдем йөзенә. Гаҗәпләнеп, соңрак нәфрәт белән Аңлатуны сорый бу адәм.
Мин аңлатам...
Өч кенә көн узды. Актовый зал.
Меңләгән күз миңа төбәлгән.
Мин — «гаепле», торам зал каршында, Жәлләмиләр тозлы сүзләрне. «Калдырдылар» каты шелтә белән...
— Сынап карыйк, бәлки төзәлер... Таммады яшь, бушанмады күңел, Ышанмас ул бәлки хакка да... Райкомолга килдем. Ишек шакыйм, Ул ишекне барып какканга
Күпме генә хәзер үкенсәм дә, Эшләнәсе ләкин эшләнгән.
Нәкъ каршына басып секретарьның, Күк билетны алдым кесәмнән:
— Комсомолец түгел бүгеннән мин.
Сөйләшергә кирәк иде дә — Ишетмәдем берни. Киттем чыгып, Җуеп аңны бераз мизгелгә.
Әйтмим хәзер, ул чак дөньяда да Килмәгәндер бәлки яшисем. Тик хәтерлим, кабатладым тагы Таныш сүзне:
— Чәнчелсен.
15
Курыктыммы? Ахры булды бераз. Шул көннән соң (бар бит уйларлык) Кем дә булса килми калмас диеп, Көттем һәр төн, кат-кат уянып. Көттем: ишек кагарлар да менә, Өлгер мәсәм ачып ми и әгәр, Җимереп кереп, бугазларын киереп:
— Киттек безнең белән! — диярләр. Таныш булган бу хис күпләр өчен Теге чакта... Минем бер дусым, Кычкыра да төштә нидер күреп, Еш-еш алып тора сулышын.
Минем көтү ләкин булды юкка, Бозылмады һич тә төп яме. һәм дуслар да никтер сизмәде дә, Акыл бирик тагы димәде.
Нишләп әле тыныч калдырдылар? Җавап алып моңа, — өч көннән Килде берәү... райкомолдан. Таныш... Төнлә түгел ләкин, кич белән.
Ул тоттырды миңа билетымны:
— Сөйләмәдем пока һичкемгә. Мин ышанам сиңа... юк хакыбыз Явызлыктан болай өркергә.
Пычрак җаннар булган, булыр тагы, Син дә бар ич ләкин, без дә бар. Син Кешеме? — Расла менә шуны! Иске чирләр алар узарлар.
'I- иС. Ә,* 1,
...Үз хәлемне шунда төшендем мин, Теркәгәндер моны елъязма: Җәеп күкрәп, коеп яңгыр узса, Шиңеп кала яфрак беразга.
16
Яман төшләр мине борчымады, Көннәр узган саен, яхшысын Күбрәк күрдем һаман. Керде бер төш, Килә сүзне шуннан башлыйсым. Төштә күрдем тагы Әгънияне... Чәчләремнән сыйпап назлады. Апалыгын үзенең саклый һаман, Иркәләгән шатлык аз аны... Олыларча киңәш бирде миңа:
— Күзәтәмен сине күптәннән: Көн дә торып эшкә юл тотасың...
ВУЗ бетереп чыгып киткәннән Башлап, синең хакта басулардан, Промыселдан, төзелеш кырыннан Әйбәт сүзләр килә. Тик үзеңнең Була һаман кәефең кырылган. Куй, боекма, кичерделәр сине... Оныттыңмы әллә син тагы Яныңа килеп, партком секретаре: «Гариза яз» диеп чыкканны? • Исендә тот моны, узган гомереңне Табарга син әгәр уйласаң.
Киләчәгең шунсыз көлмәс сиңа, Тыныч булмас күңелең һичкайчап!»
Тыңладым да сорадым мин аннан:
— Син исәнме? Әйтми калмачы! — Ул югалды. Калды соңгы сүзе:
— Мин — ышану, өмет алласы.
— Ул үлмәгән, алдаганнар мине!.. Башта минем шундый уй булды, Билет биреп, райком секретаре, Кыскан чакта бер көн кулымны.
Ышандылар:- шул бит заман сүзе! — Тап көрәштә бәхетең, тап яуда. Ышанычтай кайда зуррак бүләк? — Беләм, аны тулы аклауда.
Ялгышмасмы ләкин заман миндә? — Әйт сүзеңне, яшьлек, җавап бир. Ышануның көчеи син беләсең, Синдә туды минем характер. Бәрелешләр яудан ки.м булмаган Олы эшләр җирдә бетмәгән — Күрсәт көчең, йолдыз кисәкләре Алып кайт син яки күкләрдән.
Яшьлек исеме белән бар дөньяга Эндәшәм мин: «Үзем исәндә — Җирдә йөрсәм, Галәм гизсәм дә Бу билетым булыр кесәмдә».
Ерак күктә җем-җем к-илә йолдыз, Сүнми тауда төнге учак та. Бүген таңда озын юлга чыгам, Әниемә язам шул хакта.
...Ераккамы, әллә якынгамы, Кая булса чыгып киткәндә — Хәтерлә дә минем гадәтләрне — Сип өеңне, әни, бикләмә.
йозак күрсәм, минем каным таша һәм кысыла башлый тыннарым. Әтиемнең аякларын кискән Каилы богауларның чыңлавын Ишетәм мин. Заман шундый хәзер: Барлык бикләр шартлап сыналар. Ә йозаклар, богау хәтерләтеп, Ничек яшәп калган соң алар?
Әни, менә үзең әйт әле син, Ник син өең бикләп йөрисең? Я, ни өчен? Шук малайлар кереп, Пыр туздырыр дипме өй эчен?
Шаян диеп, тәртип боза диеп, Нәниләрне ник гел хурларга? Малайларны беләм, бермәл алар Бик шәп дәрес бирде зурларга. Безнең йортта почта әрҗәсе бар: һәр семьяга — аерым бүлеме. Иске гадәт керде яңа өйгә — һәр бүлемгә йоза-д эленде. Кич эленсә, иртән юкка чыкты, һәм әрҗәгә һәркем иелсә, Күрә: анда йозаклардан инде, Йозаклардан көн дә җил исә. һәрбер хуҗа кө.н дә йозак элә һәм югалта көн дә яңасын.
Айга түгел, елга китсә бу хәл, Кем гел генә йозак ал алсын. Чыр-чу килде чәпчеп хатын-кызлар, Ир-кыркын да шактый тузынды.
Хәтта карт коммунист болай диде:
— Хулиганнар чисти узынды.
Газеталар, хатлар югалмады... Ә шулай да ник дау купты соң? Ишек ачык калса, урлыйлармы Кешеләрнең тыныч йокысын?
Мин берәүне сөйдем. Завод кызы... Шул заводның ишек төбендә Кетәм аны. Менә сакчы тора: Усаллыкның
Шәүләсе дә һич юк йөзендә.
Кешеләр чыга... Сакчы нишли?—• Тенти! Ә чибәр кыз? Менә ул килә!
Килә. Мине күреп очынып куя, Күзләреннән шатлык бөркелә. Ул кызга мин бөтен тормышымны, йөрәгемне бирдем ышанып.
Ә сакчыга «ышану», «хөрмәт» дигән Төшенчәләр, гүя, һич тә юк.
Ул капшады кызның күкрәкләрен, Ул капшады аның билләрен. Аякларын — инде күпме йөреп Минем кул тимәгән җирләрен.
Кешелек горурлыгын моннан артык Мыскыл итеп тагын буламы!
Бу соң нәрсә, Егерменче гасыр, Азгынлыкмы, кыргын йоламы? Ләкин кызын?.. Юк, ул кимсенмәде, Елмаюы калды. Нилектән?
Аңлыйм, Ул моңарга, димәк, күнеккән. Кеше!
Бөеклеккә, бәхет һәм сафлыкка Барлык юллар сиңа гел ачык. Киләчәккә илткән барлык юлда Яшел утлар яна нур чәчеп. Ачык сиңа Галәм капкалары, Коммунизм җирдә төзисең. Ләкин монда, завод капкасында Мәсхәрәләү нигә? Кем белсен. Ә юк, беләм, син бу түбәнлеккә Тик бер сәбәп белән түзәсең: Ишек бикле булсын,
Океан аша чыккан күләгәләр, дисең, Серне сизмәсен.
Вакыт килер, җиребездә булган Барлык капкаларны ачарбыз. Шул яклардан килеп күңелләргә Үрмәләгән барлык бацилланы Себереп ташларбыз.
Алар өчен күңел бикле торсын, Ачылмаслык йозак эленсен.
Сыйнфый чикнең бу ягында ләкин Ник ишекләр бикле? Ни өчен? Шундыйлар да була: алар хыялында — Махсус машиналар, Больницалар,
Ашханәләр, аерым дачалар һәм башкалар.
Тик үзләре керә алган Махсус ишекләрне
Ничек алар горур ачалар! Алар — миңа дошман!
Югарыга чөнки Җылы урын, «Махсус зурлык» эзләп менәләр. Күңелләре бикле, гомер буе Ачылмаган пакет, сер алар.
Мондый чиргә бикле булсын йөрәк,
Ә тормышка булсын ачык ул.
Гасыр шау-шуына, кояш-йолдызларга Булсын гашыйк ул.
Ай да ачык әнә. Шуңар аңа Күпме метеор килеп бәрелә. Без дә, әни, айдан үрнәк алыйк, Бәхет сөйгәч, күник әрнүгә. Бурыч шундый 'безнең: Яман чирләр, Түбән гариплекләр Бүген булса, булмас иртәгә. Бәрелеш — «аты, калкан йөртмик ләкин, Гасыр җиле шаулап искәндә!
Гаҗәпләнмә мәзәк сорау диеп, Кая булса чыгып киткәндә, Син өенне, әни, бикләмә.
18
Егерменче гасыр уртасыннан Атлап барам. Минем каршымда Күк капкасы, тәрәзәләр, юллар һаман киңрәк булып ачыла.
Миллиард еллар буе яшереп торган Серләрен һәм байлык океанын Ачып минем алда, салып тагын Полюстагы бөек ак таҗын. Реверанс ясый Җир-патша.
Аның күкрәк тавышы без тудырган Хезмәт шавы беләи тоташа.
1963.