Логотип Казан Утлары
Публицистика

НЕФТЬ ҖИРЕННӘН ХАТЛАР


БЕРЕНЧЕ ХАТ
НӘРСӘ УЛ РОМАШКИ но?
«...Нефть сүзен ишетү белен, гадәттә, вышкалар урманы эчендә утырган Баку, Майкоп, Грозный промыселларын яки Каспийдагы нефть эстакадаларын күз алдына китерәләр. Ә шуң^ук вакытта бүген илебезгә барлык нефтьнең 85 процентын көнчыгыш ятмалары бирә. Алар арасында, таҗдагы иң зур алмаз кебек, уникаль Ромашкино ятмалары аерылып тора...»
«Татнефть» берләшмәсенең баш инженеры П. С. Васильев белән әңгәмәдән.
лары, авыр йөк төягән «ЗИЛ»лар, җитез «Газик»лар зур тизлек белән узып китә. Юл буйлап труба һәм цемент, стена блоклары һәм нефть корылмлары җайланмалары, он һәм станоклар, мебель һәм тимер-бетон балкалар агыла.
Бульдозерлар, тракторлар ерткалап бетергән кырлар уйсулыклар өстеннән югары вольтлы электр чыбыклары сузылган. Аларныц корыч баганалары әле текә калкулыклар, әле тигез урман ызаннары буйлап, әле инеш үзәннәре аша җиңел генә атлап узганнар
Юл кырыеннан ук, бетон койманың теге ягыннан,’товар паркы башланып китә. Анда яшь тополь һәм өрәңге куаклары эчендә кояшта ялты-
Юлларда машина гөрелтесе бер генә минутка да тынып тормый. Шома асфальт өстеннән гигант бензоцистерналар йөгерә. Кырыйларына цемент ябышып каткан кою агрегат
Юлның ике ягында да. сөрелгән басулар өстендә, саргая башлаган яфраклы урман аланнарында, текә калкулык түбәләрендә скважиналар күренеп кала. Ара-тирә, көн яктысында беленер-беленмәс булып, факел телләре җилферди Үлчәгеч резервуарларның көмешсыман кырыйларына зур кызыл хәрефләр белән «Тынычлык», «КПССка дан’» «Химиягә- олы юл!» сүзләре язылган.
J
Ра' ’„„nlin,, " ЛЫ РезеР8Уарлар утыра. Впек трубалар нар казан- наР 1 1 ■ккан төтенне болытларга озаталар. Газ-бензпи заво-
дынь! I ру 'а ср белән чорналып беткән гигант «этажеркаялары, су кудыр , азокомпрессор, нефть күчергеч станцияләренең корпуслары күренеп кала. Аларның кайберләре әле төзелеп кенә ята.
Бу әнә шул, Ромашкино инде...
Мин, йөк .машинасының кузовына баскан килеш, күреп туймастай булып тирә-ягыма каранам. Каршы искән көчле җиляең үзенә бертөрле рәхәт оиреп биткә бәрелүен тоеп, моннан берничә көн элек кенә булган әңгәмәне «. 1 атнефть» берләшмәсенең баш инженеры Павел Стелано- вич Васильев Ослән сөйләшүемне хәтерлим,
Павел Степанович — озын буйлы, таза, нык гәүдәле, инде чәчләренә ак төшкән илле яшьләрендәге кеше — эше күп булуга карамастан, минем белән берничә сәгать сөйләшеп утыру өчен вакытын кызганмады. Мин аның гади һәм ачык итеп сөйләшүенә, әйтергә теләгән фикеренең асылын кыска һәм образлы ител аңлата алуына гаҗәпләндем,
Ромашкино ятмалары турындагы соравыма җавап итеп Павел Степанович графин астыннан калын пыяла тарелка алды да, аны әйләндереп, төбенә чиертте.
— Тупас кына әйткәндә, — диде ул, — Ромашкиноны шушы асты- өскә әйләндерелгән тарелка белән чагыштырырга мөмкин. Геологлар телендә ул дөрес булмаган формадагы антикликаль-гөмбәзсыман структура днп йөртелә.
Ул бер бит кәгазь алды һәм ятманың яннан күренешен сызып күрсәтте: катлам көянтәгә охшап, аның өоке ягы бүлтәеп тора, һәм шушы «көянтәянең югары өлешендә нефть ятмалары урнашкан икән. (Бу урынны баш инженер буяп куйды.) Ә «көянтә» итәкләрендә үзенең күләм авырлыгы белән нефтькә караганда авыррак су ята.
— Кайберәүләр нефтьне җир астындагы куышларда җыелып торган күлләр дип уйлыйлар. Чынлыкта 'Исә ике километр тирәнлектә бернинди бушлыклар юк. Нефть җир астындагы тыгыз булмаган токымнарга сеңгән хәлдә'була. Ул өстән дә, астан да сыеклык үткәрми торган каты катламнар белән чикләнгән...
Өстәлнең иң аскы тартмасыннан актарып, Павел Степанович махсус шомартылгандай шоп-шома таш кисәкләре алды. Алармы төргән кәгазь үтәдән-үтә майланган иде.
— Бу керн,— дип аңлатты ул. — Девон нефть токымының узе... — һәм ул миңа нефтьле токым үрнәкләрен берәм-берәм күрсәтеп чыкты.—Девонның төп байлыгы әнә шул токымнарга тупланган инде. Аларның гомуми куәте, ягъни нефтьле токымнарның калынлыгы Ро- машкинода 100—150 метрга җитә.
Павел Степанович өстәлдән бу токымнарны җыеп куйды, кулъяулыгына кулын сөртте дә сүзен дәвам итте:
— Ромашкино чыганагы литологии күп төрлелек белән аерылып тора. Ромашкино ятмасын еш кына катлы паштетка охшаталар. Ашап караганыгыз бардыр: бер катлам павидло, бер катлам камыр... Монда да шуңа охшашрак. Бер катламда, Д-1 катламында гына, нефть чыга торган биш горизонт. Бу «паштет» алай-болай гына ясалган. Бер урында павидло калын итеп ягылган, нкенче урында ул бөтенләй юк. Нефтьле токымнар бер-берсеннән бик нык аерыла. Берсе нефтьне күп бирә, икенчесендә — нефть аз. Үзегез дә күрә торгансыздыр: бу нефть чыга-нагының геологик структурасы гаять катлаулы.
Ромашкино нефть чыганагың эшкәртүдә төп кыенлык бу катлаучылыкта' гына түгел ә аның моңа кадәр элек күрелмәгән күләмдә, нефть запасының зурлыгында иде. Нефть бирә торган мәйданның зурлыгы уннарча мең квадрат километрлап исәпләнә. Бу территориягә Европа
дагы кечерәк бер ил кереп урнашыр иде. Ромашкино чыганагы мОңа камр бмгелЛ^ган кефгь'щгавакларывнвн уннарча, назларча тап. К“:6>ИЙ ™6улгэяча. Ромашкино авындагы беренче скважина 1948 м. да нефть бирә башлый. Нефть чыганагының күләмен һәм запасларын билгеләүгә, төрле юнәлешләрдә девон тирәнлегендәге катламнарлы «капшап карау»га берничә ел вакыт китә. Разведка эшен тәмамлаганнан соң, сорау туа: мондый тиңдәше булмаган чыганакны ничек эшкәр- тергә?
Исәпләүләр шуны күрсәтә: Ромашкино нефтен гадәттәге ысуллар белән чыгара калсаң, моның өчен тугыз нөз ел вакыт, ә нефтьнең төп промышленность запасларын жир астыннан чыгару өчен нөз меңгә якын скважина борауларга гажәп күп средство тоту кирәк булыр иде. Буровойларны һәм промыселларны эшче көчләре оелән тәэмин итү өчен Ромашкино территориясенә Баку кадәрле берничә шәһәр салырга туры килер иде.
Әгәр нефть чыгаруның хәзерге ин яка алымнарын 1уймазыдагы кебек тирәли су кудыру алымын куллансаң?..
Павел Степанович сөйләүдән беразга туктап, тагын әлеге кәгазьне алды һәм катламны күрсәткән сызыкларга аркылы берничә вертикаль
Бу метод бик гади. Паштетны бөтенләе белән авызга кабып булмый бит. Нишлибез?.. Бик дөрес, без аны вак-вак кисәкләргә бүлгәлибез. Монда да шулай. Ромашкино нефть ятмаларын аерым-аерым 20 мәйданга бүлгәләргә, дигән карарга килдек, һәм һәр мәйданны аерым нефть чыганагы формасында эшкәртергә булдык. Әлбәттә, жир бәлеш түгел, аны пычак белән бүлгәләп булмый. Бертигез сызык буйлап су кудыру - скважиналары борауларга ниятләдек.
Башта бу проектка каршы килүчеләр бик күп булды. Аның турында бик күп бәхәсләштеләр, аны бөтенләй юкка чыгардылар, көлделәр. Эш шунда: су — нефтьнең иң зур дошманы. Скважинага су килү — нефтьнең бик аз калуын күрсәтә. Ә без нефть катламының үзенә су кудырырга ниятлибез. Мондый эшнең дөньяда булганы юк. «Сез нефтьне оозасыз,кыйммәтле чыганакны юкка чыгарырга телисез». —дпп кычкырдылар оезгә, корткычлыкта гаепли яздылар. «Акрын барыр—-тиз алыр», — диделәр. Икенче берәүләр: «Нефтьне акрынлап чыгару хафасызрак. Ятмаларда эксперимент ясап маташу дөрес булмас» —дип каршы төштеләр.
Безнең исәпләүләрне тормыш, чынбарлык үзе раслады Хәзер инде. ^У™.МеТОДг ЛӘН’ ',агь,шть1Рма',а кечерәк булган чыганакларны да кисәкләргә бүлгәлиләр. н
Безнең проектны тормышка ашыру ии бирә соң? Беренчедән, нефтьнең төп промышленность запасларын алу өчен 900 хоттп *4(10 ол да түгел. э 50—60 ел вакыт җитә. Шу1ай бу/гач Үер ' S^a нефть чь га У күләме дә шулкадәр үк үсә дигәп сүз. Р
сызык сызды.
—- Тирәли су кудыруның асылы шунда: нефть катламы тирәсенә зур басым белән су кудыралар. Шушы су басымы астында скважиналардан нефть фонтан булып өскә чыга, — дип дәвам итте ул сүзен, кәгазьдәге сызыкларны күрсәтә-күрсәтә. — Аңлаешлы сөйлимме мин? Менә шулай, хәтта бу алдынгы алым белән дә төп запасларны өскә чыгару өч йөз елга сузылыр иде. Яңа, аерым бер метод эзләргә туры килде, һәм, җитди фәнни-тикшеренү нәтиҗәсендә, бер төркем белгечләр бу методны таптылар...
Әмма партия һәм хөкүмәт ал арны түгел, безне яклады. Чөнки безнең проект катламның гидродинамикасын төгәл белү тәҗрибәләр, исәпләүләр нигезендә төзелгән иде.
Икенчедән б-ч :әү тэТНеи finnavnnw гч g
Р,ш янга калдыпдык Янз 1,°рау"У өчек КЛТӘ торган бнк күп аЮ'а’ ..кономия бирә. Бу саниыц нИКаДп 6 миллиард сумга ЯК1ЫН vu пп , ,, , 1 никадәр зурлыгын күз алдына китерү өчен
й™ита "n™'oKPX'raUTn," 'ь'га|,уга' шул "сэ“т8" "ке шэ|юр артык акча тотылуын айту’м Х”"1 Р ми-'"'аЕ’д су“иан 33 г“"а Өченчедән, япа методны куллану нәтиҗәсендә катламнан күбрәк нефть ә '5' d -м-мкинлек туа. Катламның нефть бирү коэффициенты, гади метод 'ел^1'! ЧЬ|гарганда, 20—30 проценттан артмый. Ә тирәли су кудыру методын файдаланганда, катламдагы нефтьнең 60—70 процентын җир өстенә чыгарырга уйлыйбыз. Буда бик гыйбрәтле сан. Шуны истә тотыгыз: омашкино шартларында нефть бирү коэффициентын бер процентка гына арттыру да уртача күләмдәге яңа нефть чыганагы ачу белән бер Ул-
Дүртенчедән, яна метод нефтьнең төп массасын аеруча файдалы юл — фонтан юлы белән җир өстенә чыгарырга .мөмкинлек бирә. Мәсәлән, 1962 елда Татарстанда чыккан барлык нефтьнең 92 проценты фонтан юлы белән чыгарылды. у
Бу әңгәмәдән соң ике көн үткәч, мин бу проектны тудыру өстендә эшләгән белгечләрнең берсе — Ленин премиясе лауреаты Рәфкать Мингәрәевнең яшь нефтьчеләрнең X юбилей слетына катнашучы кунаклар белән әңгәмәсен тыңладым.
Управляющий безне үзенең зур зәвык белән җиһазланган киң бүлмәсендә кабул итте. Рәфкать Мингәрәев — тәбәнәгрәк буйлы, кара чәчле, калкып торган маңгайлы, шактый кырыс йөзле кеше — һәр сүзен уйлап, салмак тавыш белән сөйләде. Ул слет кунакларын — илебезнең нефть чыга торган барлык районнарыннан дип әйтерлек килгән делегатларны— Татарстан нефте, аның хәзерге көне һәм киләчәктәге үсеш перспективалары белән таныштырды.
Татарстан нефтьчеләре 1963 ел уртасында ук нефть чыгару буенча җидееллык ахырына билгеләнгән дәрәҗәгә ирешкәннәр. Җидееллыкның дүрт ел ярымы эчендә Татарстанда нефть чыгару ике тапкырдан арткан.
Бу еллар эчендә нефть чыгаруда хезмәт житештерүчәнлеге 171 процентка җиткән. Йөзләрчә һәм меңнәрчә скважиналарны файдалануга тапшыру өстәмә эшче көчләр кулланмыйча гына башкарылган. Соңгы ун ел эчендә бораулау эшендә уртача коммерческий тизлек дүрт тапкырга якын үскән. Шуның нәтиҗәсендә бораулау бригадаларын һәм бораулау эшендәге эшчеләрне берникадәр кыскарткан хәлдә дә өч мәртәбә артыграк эш башкарылган.
Татарстанда иң беренче мәртәбә буровой вышкалары индустриаль эре блоклы метод белән күчерелә башлады. Менә дигән нефтьче кадрлар үсеп чыкты Татарстан аз гына вакыт эчендә нефть чыгару буенча илебездә беренче урынга чыкты. Татарстан нефте иң алдынгы капиталистик илләрдә чыгарыла торган нефть белән чагыштырганда да арзанрак. . ,
Татарстан промыселлары гаять ритмлы, авариясез эшлиләр: бу йөзләрчә .мең сум дәүләт средстволарын янга калдырырга мөмкинлек оирә. Нефть чыганакларын эшкәрткәндә электрои-хисаплау техникасы кгщ кулланыла. Лениногорск һәм Әлмәт шәһәрләре төзелде һәм ике нефть шәһәре —Түбән Кама белән Җәлил шәһәрләренә нигез салынды Татарстанда йөзгә якын нефть чыганаклары ачылды. Алариың әлегә бары ТИК бише генә эшкәртелә. Ромашкиноның үзендә дә нефть мәйданының әле яртысы гына үзләштерелгән...
Иптәш Мингәрәев слет делегатларына әнә шулар турында сөйләде. Татарстан нефте биографиясеннән ул китергән фактларның күбесе
мина электән үк таныш иде инде. Мин управляющий сөйләгәнне тыңлап утырганда аның үз биографиясендәге фактларны исемә төшердем, Аның биографиясендә, беренче карашка, гадәттән тыш Перин дә юк. Стәрлетамакта техникум тәмамлый. Студент елларында Баку Грозный һәм Майкоп шәһәрләрендә практикада була Аннары 1уокнн исемендәге Мәскәү нефть институтына укырга керә. Институтны өек Ватан сугышының беренче елында бетерә һәм Андижан промыселларына эшкә җибәрелә. Ике ел эчендә нефть чыгару буенча мастер ярдәмчесеннән промыселның производство бүлеге начальнигы булып үсә, 1У43 елда аны тагын Мәскәүгә, укуын дәвам иттерергә җиоәрәләр. Аспирантураны тәмамлагач, диссертация дә яклап тормастан, яңа гына ачылган Шөгер нефть ятмаларын эшкәртүгә катнашу өчен Татарстанга китеп бара. Мингәрәевнең аннан соңгы бөтен тор,мышы Татарстан нефте белән бәйләнгән. Ул Ромашкпно авылы янындагы беренче промысел директоры булып эшли. Бу елларда Татарстан нефтьчеләренә зур кыенлыкларны җиңәргә туры килә. Моңа кадәр девон нефть ятмаларын эшкәртү буенча анык теория булмый әле. Рәфкать Шәймәрдәповңч— ул вакытта гөмбәзсыман токымнарда сыеклык хәрәкәте буенча бердәнбер диярлек белгеч кеше (аспирантураны ул җир асты гидравликасы кафедрасы буенча тәмамлый) — әлеге яңа проектны әзерләүгә гаять зур өлеш кертә...
Әйе, Ромашкпно — хезмәт җитештерүчәнлегенең дөньядагы иң югары урыны (мәсәлән, монда хезмәт житештерүчәнлеге АКШ нефть промыселлары белән чагыштырганда 5 тапкыр артык). Монда нефтьнең үзкыйммәте Баку нефтеннән якынча дүрт мәртәбә кимрәк. Слет делегатлары белән әңгәмәсендә иптәш Мингәрәев бик кызыклы чагыштыру китерде. Татарстан нефтенең үзбәясе сиропсыз газлы судан берничә мәртәбә арзанрак.
Алты яшьлек улым миңа сораулар яудыра:
— Әти, — ди, — нң зур кош нинди була?
— Ә иң зур кеше?
— Ә иң зур йорт?..
Ә монда барысы да «иң зур». Дөньяда иң зур нефть үткәргеч труба — «Дружба» моннан башланып китә. Европадагы иң зур җылылык электростанцияләренең берсе - Зәй ГРЭСы монда салына. Илебезнең иң ерак почмакларыннан, хәтта чит илләрдән алдынгы тәҗрибәне өйрәнү өчен монда киләләр.
Ромашкино- Советлар Союзындагы иң зур, ә киләчәге тагы да зуррак нефть чыганагы.
Менә нәрсә ул Ромашкино!..
ИКЕНЧЕ ХАТ
ЗИНҺАР, ТӨЧЕЛӘНМӘГЕЗ!
Мин пндс ячснче атна Тптлпгг».. «
•гтәм. Күп кешеләр 6cSU JpSu ^промыселлары буйлап сәяхәт оешчалары җигокчеләрг белән J № Ф°" 3UMWU,M;»pe. ««H* рымдигы пнобасиа-itnii? ’’•’•ашам Мнмкнн кадәр нефть якла-
барган caei иннсм 6amaS Г“ришзм- ,һэм иона лрешэ
нэреэ-таргә тжыйть карашы 1,3,1 «V"
ры РафаэлРтукаевД ф| начальнигы урыибаса-
җыенганымны белгәч, бик кызык»,. Р-Гаи ЯКлар тУРь>ВДа яыры » почыклы сүз әйтте:
- Язарга дисезме? Бик яхшы эш
бездә. Ләкии, зииһар, төчеләнмичә языпгчД v' ' Язар нәрсәләр күл китәләр. Укыйсың да чәч төпләренә катәп ТӘЛӘр дәлзып
җәннәт, ә кешеләр урынына фәрештәләп очи С’1 ^1тер ец’ ДӘ инде бар нәрсә дә хәл ителеп 6emf! Р Әйтерсең, монда
Әйе’ Х^ИяппМӘГӘН ПроблемалаР монда күп әле. Бу табигый да: Һәр зур эштә алар оерсе артыннан берсе чыгьш кына тора бит
һәм аларның иң беренчесе, иң әһәмнятлесе, кичекмәстән хәл ителергә тиешлесе эшсез торган скважиналар фонды проблемасы.
Промысел территориясен өстән генә карап йөргәндә, барысы да үз урыннарында кеоек. Ләкин «Газнк»тан төшеп, янына барсаң, күп вакытта аяныч картина очратасың. Колагыңны корыч трубага куеп, тыңлап карыйсын — тып-тын. Нефть аккан тавыш та, корычның чыңлаганы да ишетелми. I адәттә самовар кебек чыжлап торган трап та тып-тын. Махсус баскыч буенча үлчәгеч түбәсенә менеп, люктан эчкә карыйсың, — буп-буш. Тимер чаң һәр тавышка озак яңгырап торган кайтаваз белән җавап бирә. Скважина эшләми, Һәм мондый скважиналар берән-сәрән генә түгел, алар йөзләрчә. Кайбер промыселларда һәр бишенче, хәтта дүртенче скважина хәрәкәтсез тора. Ә Татарстан буенча 1963 елның беренче яртысында һәр унынчы скважина шундый булган. Үзеннән-узе сорау туа: нң карт промыселларына ун яшьтән артык булмаган Ромашкине нефть ятмалары әллә саега башладымы икән?
Ләкин бу мәсьәлә белән төптәнрәк танышсаң, мондый шикләнүләрнең нигезсез икәне күренә. Хәрәкәтсез скважиналарның яртысына якыны күптән түгел генә борауланган, илебезгә әле нефть бирергә өлгермәгән яңа скважиналар икән.
Гаҗәеп хәл. Бораулаучылар һәр тәүлек, һәр сәгать өчең көрәшәләр, һәр скважинаны мөмкин кадәр тизрәк бораулап бетерергә тырышалар. Әгәр элек бер скважина бораулауга берничә ай вакыт киткән булса, хәзер алдынгы бригадалар ике километр тирәнлекне тугыз-ун көндә бораулыйлар. Ә әзер скважинаны нефть җыю челтәренә тоташтыруга күп чакта ярты ел яки аннан да .күбрәк вакыт китә. Шундый очраклар да була: әзер, төзек скважиналар еллар, буе тик тора.
Ни өчен болай соң бу? Бәлки әзер скважиналарны файдалана башлауның артта калуы яңа эшкәртелә торган ятмаларга хас нәрсәдер? Юк, һ.ич алай түгел, һәр скважинаны бораулау генеральный проект буенча алып барыла, һәм төзүчеләр хәтта бораулаучылардан алдарак та үз эшләрен тәмамлый алалар.
Хикмәт шунда: нефтьчеләр белән төзүчеләр арасында төгәл координация, бәйләнеш юк.
Бу турыда промысел идарәләре җитәкчеләре белән сөиләшсән, алар авыр сулап кулларын як-якка җәяләр: «Безне төзүчеләр кыеп хәлгә калдыра алар скважиналарны үз вакытында җайлаштырып бетермиләр», диләр. Төзүчеләр янына барсаң, алар футбол мәйданындагы югары класслы мастерлар осталыгы белән тупны каршы якка юнәлтәләр: темпны тизләтергә алар каршы түгел, тик нефтьчеләр смета документацияләрен соң тапшыралар, акчаны үз вакытында җибәрмиләр.
Ә тыштан «арагаида, эшләр ал да гөл: боларның да, тегеләрнең дә планнары үтәлә генә түгел, арттырып үтәлә. Отчеттагы мондый уңай саннар янында аларга хәрәкәтсез скважиналар чүп булып күренә булса Кирәк Әмма бу чүп түгел, чөнки бу скважиналарның һәрберсен оорау- лау өчен якынча 50 мең сум (яңа акча белән) дәүләт акчасы тотылган.
„ Бу турыда промыселда эшләүче бер карт мастер бик кызыклы фикер
V <- ттшытабыз,— дип башлады ул сүзен. Ләкин
>.Я1, Бе3 ^ер Э1^ Ө ieJ ипД Бораулаучылар, мәсәлән, иң элек метрлар максатлар төрле булып чыга, оораулауч г н
инде бар нәрсә дә хәл ителеп беткән.
турымда уйлыйлар. Аларга планмы метрлап бирәләр, метрлар саны артса, бүләклиләр, метрлар тулмаса, җавапка тарталар. Аларга нәрсә— җиргә тишек ясыйлар да китә бирәләр, тагын тишәргә. Аннан нефть чыгачакмы, юкмы — бу мәсьәлә аларга турыдан-туры карамый. Ә тезүчеләрнең бар белгәннәре — акча. Аларга акчаны эшкә кушу шул акчага күбрәк эш башкару, техниканы бер урында күбрәк файдалану кирәк. Сроклар аларның отчетларына кертелми. Шулап итеп без генә, промыслоаиклар гына, нефть чыгару күләме белән кызыксына "горган кешеләр булып калабыз. Шулай эшләргә кирәк: барысы да нефть турында уйлап эш итсеннәр, моның белән материаль яктан да кызыксынсыннар...
Әйе, карт мастер фикере беләк килешмичә булмый.
Хәрәкәтсез скважиналарның яртысы — элек нефть биргән, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында сафтан чыккан скважиналар. Алар ни өчен сафтан чыкканнар? Ни өчен соңгы елларда нефть бирми торган скважиналар саны кимеми, киресенчә, арта бара?
Әйтергә кирәк, хәрәкәтсез скважиналарның аерым бер проценты бик табигый. Монсыз мөмкин түгел. Чөнки аларның кайберләреңә капиталь ремонт ясарга, ә бүтәннәрен нефть чыгаруның ме.хаңикалаштырылгаи ысулына көйләргә, ә өченчеләрендә нинди дә булса бер ватылган урынны төзәтергә кирәк. Ләкин Татарстанда хәрәкәтсез скважиналар мондый табигый тик торулар процентыннан берничә мәртәбә артык. Моның сәбәбе нәрсә?
Сәбәбе шул. һәр чыганакны эшкәртүнең баштагы чорында меңнәрчә еллар буена тупланып килгән катлам энергиясе нефтьне куәтле фонтан итеп җир өстенә куа. Шуңа күрә бу чорда, карт мастер әйтмешли, нефть чыксын өчен жир астына тишек ясау да җитә. Әлбәттә, чыганакны файдалану өчен ул вакытта әле капиталь чыгымнар аз була.
Әмма катламның энергиясе мәңгелек түгел. Ул бөтенләй зәгыйфьләнмәсен өчен катламга су кудырыл аны арттыра торырга кирәк. Ә бу эш инде шактый чыгымнар таләп итә: су саклагычлар, су чистарткыч корылмалар (катламга кудырыла торган су чәй суыннан да берничә мәртәбә саф булырга тиеш), су кудыргыч станцияләр салырга, уннарча, йөзләрчә километрга су трубалары сузарга кирәк.
Сонгы елларда бу корылмаларга җитәрлек игътибар бирелмәгән. Катлам энергиясе үз эшен башкарган вакытта бу игътибарсызлык нефть чыгаруга ул кадәр тәэсир итмәгән әле. Вакыт узган саен, су җитешмәү нефть чыгару эшендә зур проблемага әверелә барган.
Срогыннан шактый соң, бары тик 1963 елда гына Кама су үткәргече сафка баса. Әмма ел ахырына су тагын да җитми башлый. Су үткәргечнең икенче чиратын төзергә кирәк, ә моңа тагын ике-өч ел китәчәк.
Су нефть ул, — диләр нефтьчеләр. Катламга кудырылган су күләме чыгарылган нефть күләменә туры пропорциональ. Җитәрлек су кудырылмаган участокларда катлам энергиясе вакытыннан элек бетә, фонтан атмый башлый, скважиналар берсе артыннан икенчесе хәрәкәтсез калалар.
Тагын әле шунысы да бар: нефть катламына су кудырганда нефтьнең су белән кушылуы да арта бара. Күп кенә скважиналардан чыга торган нефтьтә 20—00—40, хәтта 70—80 процент су була Нефтьне судай һәм төрле тозлардан аерып алу өчен махсус җайланмалар, асылда бетен бер заводлар салу таләп ителә. Ә моңа кадәр мондый заводлар салу
ГСМП җеЛӘН иарАЬ!- ШУИЬ”1 аркасында нефтьчеләр коп- диициягә кермәгән нефть өчен штраф түләргә, тимер юл цистерналары- \ РУб ЭРЫ буИЛа? Та мениәрчә тонна бернигә дә ярамаган, беркемгә дә кирәкмәгән су җибәрергә мәҗбүрләр. Кайчакларда чистар
Т\Хиналаони U ^магаииан чык сулы нефть бирә торган төзек скважиналарны да ябып куялар...
/ РаФаэль Тукаевның ни өчен укышлар турын- да»п1<пяп пряпт штир;' ,Ш1ӘВен анладым. Әйе, төче зариссвкалар, шома 04 Р . ufnlv ит т fi Рлык күренешләрен бозып кына күрсәтәләр, жә- *!әгат " 3 11 аРЬ1и мондый проблемаларны хәл итүдән читләште-
Хәзер хәрәкәтсез скважиналар турында Татарстанда чыга торган барлык газеталар да язалар. Нефтьчеләрне;! һәр җыелышында, киңәшмәсендә, утырышында бу турыда сүз булмый калмый, һәм бу сөйләшүләрнең инде практик нәтиҗәләре дә күренә: 1963 елның соңгы айларында хәрәкәтсез скважиналар акрынлык белән генә булса да кими барды.
Мин «Лениногорскиефть» идарәсенең 5 промыселындагы А. А. Ревякин участогында булдым. Идарәдә үк инде миңа бу участок үзенең геологик структурасы буенча бик катлаулы икәнлекне әйткәннәр иде. Анда күп кенә скважиналарга су кудыру да тәэсир итми икән. Шуларга да карамастан, бу участокта бер генә дә хәрәкәтсез скважина юк.
Бригада моңа ничек ирешкән соң? Мондагы кешеләр дә үзгә түгел, алар кулындагы техника да бүтәннәрдән аерылмый, һәм кыенлыклар да шундый ук. Мондагы уңышларның сере — мастерның эрудициясендә, оештыру осталыгында. Август Андреевич Ревякин — яңа тип .мастер. Практик тәҗрибәсен ул һәрвакыт һәрьяклап тирәнтен теоретик белем белән ныгыта. Август Андреевич техникумда алган белеме белән генә канәгатьләнмичә, Губкин исемендәге нефть институтына читтән торып укырга керә һәм аны узган ел тәмамлый. Диплом проекты итеп үз участогының геологик структурасы темасын сайлый. Бу участокта нефть горизонтлары үзенчәлекләрен өйрәнү аңа теге яки бу скважинада нефть килүнең кайвакыт туктаячагын алдан белергә һәм тиешле чараларны күрергә мөмкинлек биргән.
тора.
Ромашкино Павел Степанович әйтмешли, катлы паштетны хәтерләтә. Изотоп пар’ярдәмендә тикшерүдән күренгәнчә, бу паштетның һәр катламы суны төрлечә кабул итә икән. Кайбер катламнар, мәсәлән кудырылган СУНЫ бөтенләе белән кабул итәләр, бүтәннәре бөтенләй кабул йтмиләо Шуңа күрә кайбер катламнар тизрәк эшкәртелә, ә бүтәннәре алай ук түгел Шунлыктан, аерым катламнар тулысыңча эшкәртелсә дә,
Ревякин участогындагы мөмкинлекләрне бүтән участокларда да бул-дырып була бит. Кызганычка каршы, нефть горизонтларын Ревякин участогындагы кебек белеп, фәнни нигездә файдалану бөтен участокларда да юк әле. Планда, беренче чиратта, аерым бер күләмдә нефть тапшыру күздә тотыла. Хәрәкәттәге һәм туктап калган скважиналар саны отчетта хәлиткеч роль уйнамый. Шуннан файдаланып, каиоер җитәкчеләр туктап калган скважиналарны сафка кертү турында уйламыйлар, хәрәкәттәге скважиналардан алынган нефть күләмен барлык скважиналар санына бүләләр дә отчетка теркәп куялар. Бу хәл аларга күпмедер вакыт алдынгылар исемлегендә йөрергә, планны арттырып үтәгән өчен бүләкчәр алырга мөмкинлек бирә. Әмма, белгечләр әйтүенчә, нефть чыгаруда мондый тигезсезлек нәтиҗәсендә аерым скважиналарга су үтеп керүе ал арның вакытыннан элек сулы нефть бирә башлаулары һәм, җир астында бик күп нефть калган булса да, бөтенләй нефть бирүне туктатулары мөмкин...
Хәрәкәтсез скважиналарны киметү - хәзерге вакытта Татарстан нефтьчеләре алдында торган бердәнбер проблема түгел. Катламга аерым су -кудыру проблемасы да шундый ук җитди проблема булып
башка катламнарда нефть бөтенләй кагылмаган килеш калуы да мэм- кип. Аны чыгару инде бик кыен яки бөтенләй мөмкин булмаячак.
Мондый хәл килеп тумасын өчен, бөтен катламнар да тигез эшкәртелсен өчен, аларныц кайберләренә суны зур басым белән, бүтәннәренә исә аз басым белән кудыралар. Татарстан нефтьчеләре теоретик яктан да, практик яктан да моңа әле тулысыңча әзер түгелләр. Суны аерым кудыру җайланмалары бары тик эшкәртелә генә әле...
Әлбәттә, бу турыда шау-шу, паника куптару урынсыз булыр иде. Әмма хәрәкәтсез скважиналар да, күп кенә участокларның вакытыннан элек сулануы да — болар җир асты байлыкларын үзләштерүдәге уңайсызлыкларны күрсәтә торган беренче дәлилләр. Моны, әлбәттә, нефть предприятиеләренең җитәкчеләре дә бик яхшы беләләр. Управляющий Рәфкать Миигәрәев яшь нефтьчеләрнең X слетында болай диде:
— Без җир асты байлыкларын акыллы, тнрәнтен уйлап, ныклы фәнни нигездә үзләштерергә өйрәнергә тиешбез, чөнки нефть безгә генә түгел, безнең балаларыбызга, оныкларыбызга да кирәк булачак...
Алтын сүзләр!
Тик сүзе эштән генә аерылмасын...
(Ахыры бар.)