Логотип Казан Утлары
Автобиографик повесть

МИНЕМ ТӘРӘЗӘЛӘРЕМ


(Автобиографик, повесть)
I. САБЫЙ ЧАК
дәбият фәне белән шөгыльләнүче иптәшләрдән берсе көннәрдән бер көнне әйтте миңа:
— Сип, агай-эне, тормыш юлыңны язып кара әле, берәр нәрсә килеп чыкмасмы, — диде.
Димәк, картаю шулай башлана булса кирәк. Бүтәне чыгар дип инде ышанмыйлар, һич югы, әйдә, үзенең тормыш юлый язып карасын, имеш. (Җәяләр эчендә генә булса да әйтеп үтим, ышанычны югалтырга әле иртәрәк, тырышканда бүтәне дә чыгар, еллар узу белән чишмә, бәлки, бераз саега торгандыр, ләкин чишмәнең корыганы әле сизелми.)
Тормыш голы икән — тормыш юлы! Сөйләргә була ул турыда. Күз явын алырлык әллә ниткән бизәкле картиналар булмаса да, артка әйләнеп караганда игътибарны азмы-күпме тотып торырлык кайбер истәлекле сәхифәләр бар. Мин дә ата баласы ич, кешеләр башыннан кичкән михнәтләр минем баштан да кичкән, дөнья булгач, әлбәттә, рәхәте дә булмыйча калмагандыр. Кыскасы, сөйләп карыйм:
1908 нче елның 20 иче январенда (яңа стиль белән 3 иче февральдә), ул чагындагы административ бүленеш буенча, Казан губернасы Лаеш өязе Пановка волосте Олы Мәтәокә авылында, урта хәлледәи түбәнрәк крестьян Хөснетдин Хәертдинов семьясында, бер көтү кыз бала арасында тансык ир малай сыйфатында, төпчек булганлыктандыр, бераз чирләшкәрәк һәм бик тә елак бер нәмәстәкәй булып туганмын. Шул төпчеклек аркасындадыр инде һәм, бәлки, җир өләшү елларына туры килеп, дөньяга тууым белән үземә имана җире эләктереп алуым өчендер, семьяда .миңа башка балаларга тимәгән иркәләү тигән, бераз үсә төшкәннән соң да, бүтән балаларын иске өйдә яткызып калдырганда, әнинең .мине үз янына яңа өйгә яткызганын, әтинең түгәрәк икмәкне башлап кискәндә, «кибән башы иң элек менә малай кешегә!» дип, апайлардан әүвәл миңа кисеп куйганлыгын һәм шуның өчен яхшы ук борын күтәреп утырганымны ачык хәтерлим. Хәер, төпчек бала булу бәхете озакка сузылмады, миннән соң безнең семьяда янә бер кыз бала артты. Гарифә исемле иде ул кыз, әмма бик кыска гомерле булды, икеме-әчме яшендә юк кына чирдән үлеп китте. Ул кечкенә сеңелемнең, апайлар табынны җыеп алганнан соң, сәке читләрендә коелып калган ипи валчыкларын бәләкәй бармаклары белән чүпләштерүен һәм олыларның бу
Ә
эшне бик тә хуп күрүләрен хәтерлим. Соңыннан, Гарифә үлеп, күпмедер вакытлар узганнан соң, әти белән әни һәм өлкән апаларым, аны телгә алып сөйләгәндә, нәкъ әнә шул коелып «алган ипи валчыкларын оста чүпли белгәнлеге өчен сагынып искә төшерә торганнар иде. Тагын бер деталь: кышкы салкыннарда кайчакта шулай безнең иске өй тәрәзәсе алдына, тышкы нигезгә, як-и тәрәзә рамына песнәкме, кызылтүшме кунып кагына башласа, апайлар миңа: «Әнә, Гарифәнең җаны очып кайткан!» — ди торганнар иде һәм мин, жылы сулышым белән тәрәзә бозын эретеп, «күз ясап», шуның аша «Гарифәнең җаны» белән сөйләшә, аны кызганып елый торган идем. Күрәсең, ул кечкенә, зәгыйфь кызчыкның дөньяга килүе һәм, ипи валчыгы чүпләүдән бүтән эш күрсәтмәгән килеш, ашыгып кына дөньяны ташлап китүе, гәрчә мин үзем моңа һич игътибар итмәгән кебек булсам да, минем балалык хыялымда билгеле бер эз калдырган булса кирәк...
Кабаттан әйләнеп кайтып, бер нәрсәне ачыклап үтәсем «илә. Дөресен әйткәндә, үзем өчен дә томанлы булган бу хәлне мин, белмим, ни дәрәҗәдә ачыклый алырмын икән? Бу — минем туган елым мәсьәләсе. Әни мәрхүмнең миңа әледән-әле әйтүенә караганда, мин көз көне, карабодайлар сугып бетергәч, ындыр эшләре беткәч, каз өмәләре башланыр алдыннан, бер сүз белән әйткәндә, бик кызык вакытта, көзге байлыкта туган .кеше. Әни чаклы әни үзе шулай дип раслап торгач, мин бер вакытта да — элек тә, соңыннан да — .бу турыда дәгъва кузгатып йөрмәдем. Кайчан тусаң да барыбер түгелмени! Көзге чебеш икән— көзге чебеш. Кайсы айда, кайсы числод-а, нинди көнне, нинди сәгатьтә туганлыгым мәсьәләсе минем үземне дә, бүтәннәрне дә кызыксындырмаган. Электә, революциягә кадәр, караңгы авыл шартларында нужага күмелгән крестьян семьясында алай нечкәртеп торырга, хәер, вакыты да тимәгән булса кирәк. Ис китәрлек ние бар ул хәтле, -бер мин генә тумаган, кутыр-чутыр баскан бала-чагага иске авыл бик бай була торган иде. «Әле ярый, туган елымны чамалап калганнар» дип, күңелемнән шуның өчен әти-әнигә бик зур рәхмәтләр укып, инде картаеп килгәндә, бервакытны, әле күптән түгел генә, хәрби исемгә аттестацияләү максаты белән, миннән туган аемны һәм туган -көнемне ныклабрак таптыра башладылар. Нишләмәк кирәк, хәрби кешеләр төгәллекне ярата, аларны әнинең «карабодай суккан» датасы белән генә канәгатьләндереп булмады. Тотындым туган көнемне эзләргә. Үлгәнне, туганны теркәп баручы ЗАГС органнарына гариза биреп, шулар аркылы тырышып эзләтә торгач, киһаять, таптык, әй. Метрика кенәгәләренең күрсәтүе буенча, «көз көне туган» дигән версия бөтенләй күккә очты, мин — чирләшкә малай — кышкы суыкта, январь азагында туганмын, имеш. Бәлки шул салкында туып, бар туңасымны берьюлы, аңсыз сабый чагымда туңып калгангадыр, кышкы салкыннарга минем исем дә китми, үз ягыбызның «ак тунлы» кышын чын күңелдән яратам, кыштан язга борылган айларда аеруча очынып яшим, язган әйберләремнең дә иң күбесе шул чакларга туры килә. Әмма ничек кенә булмасын, томанлы сәхифә — томанлы сәхифә булып кала: көзге чебешме мин, әллә кышкы салкыннарда туып та, шундук әни иске әрмәккә бик нык төреп өлгергәнлектән, катып үлмичә исән-сау сакланып калган бәхетле бер бәндәме? Бу билгесезлек- нең бер нигезе дә бар. Безнең күршедә генә мулла абзый тора иде. Үзегез беләсез, иске авылда метрика, үлгәнне-туганны теркәп бару эше мулла кулында. Мулла безнең күршедә генә, ә мин әтинең төпчек бер малае, җыен кызлар арасында бик сагындырып туган кадерле чыпчык, шуннан үзегез нәтиҗә чыгарыгыз инде: нишләп яздырырга ашыксын мине әти, бер ел алдан наборга кертеп, актык малаен бер ел элек солдат итү өченме? Әнә шуларның барысын дз күздә тотсаң, бик ихтимал, көз көне — ел азагында туган мин бичара башны, ул елны яздырмыйча, икенче елны яздырган булулары. Болай фараз кылу минем файдага
түгел, әгәр ул фараз чынлыкка туры килсә, мин хәзерге яшемнән бер яшькә картрак булып чыгам. Әмма мин шулай фараз кылмыйча да бул- дыра алмыйм. Чөнки, беренчедән, иске крестьянның характерын яхшы белом, икенчедән, әлеге шул мулла күршесендә туган булуымнан шик- ләнәм, өченчедән — монысы минем өчен кире кагып булмаслык дәлил — әни әйтә торган әлеге «карабодай сугу» датасы. Шулай итеп, минем дөньяга кайсы айда, кайсы көндә килгәнлегем шушы көнгә хәтле тәки ачыкланмаган бер сәхифә булып кала дигән сүз.
Балачак истәлекләреннән тагын өлкән апамның туе, кияү кертү, ишек бавы тоту кебек кайбер эпизодлар истә калган. Ләкип ишек бавы тотканда әлеге теге традицион такмакны көйләп торганымны һич хәтерләмим. Ахрысы, жизни бик агрессив кеше булып, минем такмаклап торуымны көтә алмады булса кирәк. Югарыда әйтеп үткәнемчә, минем Хәдичә, Гайшә, Нәфисә исемле өч апам бар иде. Шулардай берсен — өлкәнен — Хәдичә апаны без күрше Яннл авылының хәлле генә бер кешесенә бнк зурлап туйлап бирдек. Шунда инде мин татар туеның ни-кадәр шау-шулы, расходлы һәм мәшәкатьле бер вакыйга булганлыгын бик яхшы белеп калдым. Ул чагында әле мин өч-дүрт кенә яшьлек булганмын, шулай да кыңгыраулар, җигелгән атлар, ястык-мендәр салынган тарантаслар, кунаклар, шәл чуклары белән тулган ишек алдыбызны, мәчет таяклары, кәвешләр, юкә' «башмаклар белән тулган өйалдыбызны бүгенгедәй ачык хәтерлим. Безнең ише малай-салайга андый мәшәкатьле көннәрдә өйдә урын да, кадер дэ, әлбәттә, булмагандыр. Шунлыктандыр инде, келәт буенда, утын әрдәнәләре арасында кысылып. җизни бүләк итеп алып килгән сөяк саплы пәке белән юнышып утырганым, ничектер, үтә ачык булып истә калган. Кыскасы, бер дә икеләнмичә әйтә алам: күрдем мин аларны — татар туйларын! Өлкән апамның туе бик мәшәкатьле, чыгымлы булганын күреп сабак алып торган булса кирәк, уртанчы апам, андый мәшәкатьләр тудырмыйча, ябышып кына чыкты. Үзем белән гел бергә сугышып-кырылышып үскән Нәфисә апаны 192! нче елны, «әйдә, тамагы узса да файда» дигәндәй, шулай ук бик ашыгыч озаттык. Апалар киткәч, безнең өебез минем өчен сизелерлек бушап, тынып калды. Җырлар да, уеннар да, кич утырулар да бетте. Бигрәк тә шунысы сиздерде, олырак егетләр арасыннан хәзер инде берсе дә мине, элекке кебек, «әйдә, минем каениш буласыңмы?» — дип тотып кысмый башлады. Ничек кенә димә, апайлар белән рәхәтрәк иде. Халык җырларының матурлыгын, мәхәббәт хатларының баш-башлары ниндирәк бизәкләргә буялуын һәм нинди сүзләр белән башланып, ниндирәк җырлар белән очлануын, егет белән йөрүнең ни дәрәҗәдә мавыктыргыч бер эш икәнлеген, шау-шулы туйларны, кызы рөхсәтсез ябышып чыкканнан соң ана күңеленең ничек рәнҗүен, барыннан да элек, мин нәкъ әнә шул апаларым күп булу аркасында белә-тоя алдым кебек. Хәзер дә әледәи-әле шул турыда уйлыйм: әгәр минем әсәрләремдә егет белән кыз арасындагы сөешү-мәхәббәт эпизодлары, кияүгә чыгу, өйләнешү һәм туй картиналары билгеле бер дәрәҗәдә тормышча дөрес чагыла икән, моның өчен мин, барыннан да элек, үземнең кызлар арасында буталып үткән балачагыма бурычлы. "
Шундый ук зур урынны янә сабан туйлары, җыеннар биләп тора. Ходәвәндә! Сөйләп яки язып бетерерлек«кенәме соң! Әйтик, иртәгә сабан туе — күкәй җыярга чыгасы, йокы да юк ул кичне, рәтләп уяу да булып булмый. Күпме яңа тәэсирләр! Әии тектереп куйган яңа күлмәк- ыштанны, әти алып кайткан яңа кәләпүшне, кичтән яныңа салып куеп, шул якка борынны төртә биреп, ярты төнгә хәтле йоклый алмыйча ятулар, иртәгесен әнинең: «Тор, улым, тор! Соңга каласың, сиңа дигән кызыл күкәйләрне бүтән малаГмар җыеп бетерерләр», — дип сөйләнә-сөй- ләнә, иркәләп уятулары, йокы исереклегеннән айнымаган килеш, шулай да ашыга-кабалана киенүләр, кызыл башлы тастымалдан теккән капчык-
ны тотып, караңгылы-яктылы иртәләрдә кардәш-ырулардан, күрше-ку- ләинәрдән күкәй җыярга чыгып китүләр... Кайбер күрше-күләннәрнең буяулы күкәй урынына кара оннан катырган эре-эре төшләр генә биреп чыгарулары һәм аны биргәндә: «Безнең тавыклар быел менә шушындый кабыксыз күкәй генә салдылар, мур кыргырлары!»— дип, тавыкларны әрләгән булып, симе мыскыл итүләре, күкәйне азрак җыеп кайтсаң, әнинең: «Фәлән түтәең нәрсә бирде? Күкәйме, төшме?»'—дип кызыксынып сорашулары, — о, болариы әле хәзер дә, аннан соң инде илле елдан артык вакыт үткәч тә, тыныч .кына сөйләп булмый. Авыл малаеның бүтән чүп-чарлар белән тутырылмаган саф күңеле өчен никадәр юаныч һәм куаныч булганнар алар!
Тагын бер эпизодны китерми узсам, сабый чак алдында хыянәт булырдыр кебек. Бу — безнең актык бер атыбызны сатып җибәрү вакыйгасы. Чынлап та, зур вакыйга, йөрәк әрнеткеч бер вакыйга булды ул минем өчен. Күз алдыгызга китерегез: әйләнә-тирәгә бары тик -күзе генә төшә башлаган крестьян баласы. Иптәш малайлары атка утырып йөри, хәтта атларын инешкә су эчерергә дә үзләре алып төшәләр. Әтиләре янына арбага утырып тегермәнгә китәләр. Олы капкалары зур итеп ачыла, капка төбендә дегет исе аңкып кала... Ә инде сабан туйларында, җыеннарда ат чаптыру турында сөйләгәнне әйтеп тә торасы юк... Борынына ат исе керә башлаган авыл малае өчен никадәр ләззәт алар!
Ә миңа болар берсе дә эләкмәде. Борынга нәкъ шул ат исе керә генә башлаган бер вакытта, минем әти безнең актык атыбызны сатып җибәрде. Аптыраганнан-йөдәгәииән дип әйтмәс идем мин моны. Ул чагында безнең байда приказчик булып эшләүче өлкән абыйдан (әтинең элеккеге, үлгән хатыныннан туган беренче малае), акмаса да тамгалап тора иде. Дөресен әйткәндә, атны саттыручы да шул абый булды. Моны мин соңыннан рак, бераз үсә төшкәч белдем.
— Әти, син картайгансың, Фатих әле бик яшь, ат карар -кешегез дә юк, сукагызны м-ин үзем акча җибәреп су.калаттырырмын, булган ашлыгыгыз кырда калмас, мәшәкатьләнмәгез ат белән, — дигән абый.
Олылар арасында тагын нинди сүзләр булгандыр, анысын белмим. Әмма зур-зур ике кеше безнең җирән бияне йөгәнләп алып чыгып киткәч, үземнең элек, яшен суккан кебек, катып калуымны, аннары койма өстеннән аз гына вакыт эчендә башы, ике колагы, ялы, сырты күренеп барган җирән кашкабызны ян тәрәзәдән мөлдерәп озатуымны әле дә онытасым юк. Булды менә шундый хәл. Бүтәннәр өчен бәлки чүп тә түгелдер, ә минем өчен бик тә фаҗигале булды ул.
П. ҮСМЕР ЧАК, САБАК БАШЛАУ, САБАК ТАШЛАУ ЕЛЛАРЫ
Сабыйлыктан ничек үсмер чакка 'күчкәнемне, ничек һәм ничә яшьтә сабакка йөри башлаганымны ачык кына әйтә алмыйм. Авылда, крестьян семьясында, гомумән, эшне яшькә карап йөртмиләр. Башта малайның тик тора алмаудан нәрсәдер кайнашкан булуы, олыларның бу эш өчен малайга мактау сүзе әйтеп, үстереп җибәрүләре бик кызык тоела. Шулай «тик тора алмаудан» тотынган вак-төяк эшләрдән, йо- мышка-юлга йөгерүләрдән әкренләп кул арасына керә башлыйсың... Әйләнеп карарга да өлгермисең, кул арасына кергәләп йөрүдән сии инде тәмам өлгереп җиткән «эш кулы» булгансың. Минем белән дә шу- лайрак килеп чыкты. Өл-кән апаларым -кияүгә китеп, балалардан без Нәфисә апам белән икәү генә калгач (әти бу вакытта картаеп өлгергән, җитмәсә тагын саусыз да иде), миң семьяда кинәт, үзем дә сизмәстән, «алла биргән эш кулы»на әйләндем. Урак уру, ындыр эшләре, йорттагы эшләр, терлек карау, кар көрәү, ишек алды себерү — менә болар
барысы да Нәфисә апа белән минем җилкәдә пде. Җитмәсә тагын На- фисә апа, үзе күрше кызлары белән ләчтит сатып, баш карашып утырганда, төрле юма сүзләр белән миңе эретеп, уенчыклар белән алдалап, идән себерү, утын кертү кебек вак-төяк эшләргә дә мине җигәргә ярата иде. Ә минем «алла биргән эш кулы» өй эшләренә дә хәйран ябыша, хәтта андый вак-төяк эшләрдән мин үземә ниндидер эчке бер ләззәт табып, рәхәтләнеп эшли идем. Бигрәк тә җәйге эсселәрдә, уракка алып бармыйча, ашарга әзерләп, өй эшләрен .карап торырга дип өйдә калдырсалар, мин идәндә башым белән йөрергә әзер — идән-сәкене дә юам, суын да кптерәм, бәрәңге алып, аны чистартып, аш та пешереп куям, самавыр да кайнатам, хәтта бервакыт әнигә нгш изәргә җилпуч тутырып он иләп куйганымны да хәтерлим. Ләкин бу эшем шулай да барып чыкмады, тизрәк иләп бетерергә тырышып, мин аны эре иләктән — ярма иләгеннән генә туздырганмын, кич кайтканнан соң, мин иләгән онны әни яңадан бер кат нечкә иләктән иләргә мәҗбүр булды.
Сабакка кайчан, ничә яшьтән йөри башлаганымны ачык кына әйтә алмыйм. Башта Нәфисә апа белән бергәләп күрше Галим мулла өенә, абыстайга йөрдек. Аларның ике катлы «гүриәчәләре»нең аскы таш өендә, сарык бәрәннәре арасында, юештә, сасыда көйләп-көйләп Ясин, Әлебби «чәйнәүче» .кызлар арасында берничә генә «юеш борын» күрше- тирә малайлары — без үзебезне «законга буй бирмәс качкын солдатлар» итебрәк исәпли идек. Абыстайның игътибары кызлардай артмый, кызлар эшкә дә безгә карагайда өлгеррәк — суын китерәләр, салам көлтәлиләр, югары өйнең идәнен, баскычларын юалар, бүгенге газета теле белән әйткәндә, алар һәр яктан игътибар үзәгендә иделәр. Шуннан файдаланып без таш өйнең караңгырак почмагында, иртәдән үзебез алып килгән утын пүләннәре арасында, рәхәтләнеп, төймәдер, тоткычтыр, пәкедер кебек әйберләр белән сату итешеп, выжылдавык уйнатып, «Без-без-без идек, без унике кыз идек» көенә әкрен генә такмаклап, күңел ачып утыра идек. Шулай итеп, берме-икеме кыш узып китте, ул таш өйдәй нәрсә булса да алып чыга алдыммы? — ул чаклысын әйтү кыен. Ләкин бөтенләй үк файдасыз үткән еллар дип тә әйтмәс идем. Нәкъ әнә шул юеш таш өйдә, кызлар арасында без әкренләп усаллыкка, шуклыкка, абыстай утырырга тиешле киез астына өреп тутырылган каз куыгы куеп шартлатырга, кызларның чәчүргеченнән тартырга өйрәндек...
Аннары тау башындагы «мәптөк», Гата хәлфә, Борһан хәлфә, Әхмәтша хәлфә. Бу хәлфәләрнең берсе икенчесеннән кай ягы белән аерылгандыр, ул турыда әйтә алмыйм. Шулай да Борһан хәлфәнең бер эше хәтердә бик ачык сакланып калган. Үзе шунда, мәдрәсә йортының такта белән бүлеп алган кечкенә бер бүлмәсендә яшәп, күп эшен бездән — шәкертләреннән эшләтүче бу хәлфә абый кайбер кичләрне, үзенә якынрак торучы өлкән яшьләрдәге ике малайны ияртеп, безне мәдрәсәдә куна калган кечерәк малайларны — яхшы ук аптырашка куеп, каядыр чыгып китә иде. Китешли алар, бик хәвефле бер эшкә юл тоткан кешеләр кыяфәте алып, безгә әйтә торганнар иде:
— Без менә шушы караңгыда Казыган тауга барабыз, ишетсен колагыгыз, азынасы булмагыз. Ястүдән чыгышлый алай-болай мулла аб*. зый кагылса, сүзегез бер булсын: «Хәлфә абый клипдерик алырга китте», дип әйтегез.
Аптыратырлык та, шомландырырлык та: шушындый караңгыда, буранлап торганда өчәүдән өчәү Казыган тауга китеп барсыннар әле- Ә ул «Казыган тау» дигәненең үзенә бер шомлы даны чыккан: кайчандыр тауны кистереп баганалы юл салганда, безнең авылның ике егете шунда таш астында басылып калган һәм, халыкта йөри торган HMCIH мижшләргә караганда, менә шушындый буранлы төннәрдә ул ике егетнең өрәкләре терелеп чыгып, узгынчы юлчыларның чаналарына килеп
утыралар һәм, шуннан сон, теге юлчының аты, ничек кенә яхшы булмасын, кара._щргә төшә, имеш. Әнә нинди хәвефле җир бит ул безнең авылның Казыган тавы. Ә хәлфә абый уйлап та карамын, кич булды.мы, китә дә бара шул Казыган тау ягына.
Шулай да көннәрнең берендә, язга таба, хәлфә абыйның болан буран ерып бара-кайта йөрүләренә чик куелды. «Казыган тауга барабыз» дигәне бөтенләй юк сүз, без малай-салайдан эз югалту өчен генә әйтелә торган сүз булган икән. Кичтән кеше аягы басыла төшкәч, мулла үзе ястү намазында чакта, безнең хәлфә абый, әлеге теге үзе белән ияртеп алып бара торган ике шәкертне ике якка сакка куеп, үзе мулла кызы янына — караңгы лапас астына кереп, аның хәлен белеп чыга, имеш. Соңыннан аларнын. бу «Казыган тау»лары фаш ителде, шау-шуы бөтен авылга таралды. Яз житеп, «тиздән сабак ташлыйбыз» дип кодрәтләнеп йөргәндә, мулла абзый Борһан хәлфәне безнең авылдан куып җибәрде. Тычканга үлем, мәчегә көлке. Хәлфә абыйның сөрелүе безнең өчен бик тә шәп булды: без ул кышны сабакны без көткәннән күп элек, инештә ташу кузгалганчы ук, ташладык.
Икенче кышны безнең авылга, Борһан хәлфә урынына, Әхмәтша хәлфә килде. Күн авылының шактый хәлле, ишле балалы игенче семьясында, барысы да эшләп үскән каты куллы ир туганнары арасында тик бусы гына ничектер «укымышлы» булып киткән Әхмәтша абый Вәл?.- шин, аннан элгәре укыткан Борһан хәлфәдән үзгә буларак, сары мыегы белән үк өркетеп торучы кырыс характерлы бер кеше иде. Бусы инде кичләрен «Казыган тау»га барып йөрмәде, гомумән, мулла абзый-ны бик өнәмп иде. Бервакытны шулай, иртәнге намаздан соң, ни өчендер, бик тузгып мәдрәсәгә килеп кергән мулла абзыйга каршы аның, бер дә алай калтырап калмыйча, каты гына итеп:
— Син бик алай бугазыңны киермә, хәзрәт, хәзер сиңа патша заманасы түгел, бик алай кычкырынырга ирек бирмәсләр, — дигән сүзләре әле дә хәтеремдә. Аннары тагып шул ук .кышнымы икән, әллә икенче кышнымы, безнең мәктәпкә өсте авыш итеп бик тә җайлап ясалган һәм карага буялган, утыргычы, ящиклары үзендә булган матур-матур парталар китерделәр. Парталар китерү вакыйгасыннан бераз элегрәк бугай, көзге караңгы кичләрнең берсендә безнең авыл кешеләре күрше Цепилов алпавытын таларга киттеләр. Иртәгесен малайларга ияреп һәм бу турыда әнигә һич сиздермичә мин дэ чаптым. Ләкин без барып җиткәнче, төрле авыл кешеләре алпавытның мал-мөлкәтең ташып бетергәннәр иде инде. Ниндидер кодрәт белән нсән калган һәм янган өй урынында аунап яткан бер кара савыты табып алып кайттым.
Тугыз яшьлек малайның — минем революциям әнә шулай килде. Әхмәтша хәлфәнең, мулла алдында калтырап калмыйча, чатылдатып сүзен әйтүе, өсте карага буялган матур-матур парталар, алпавыт талаган вакытта алып кайткан кара савыты... Шулай да Әхмәтша хәлфә мулла йогынтысыннан дәррәү генә ычкынып китә алмады. Өстенә ике як чабуы асылынып төшкән һәм шактый ук каешлана башлаган гел бер тужурка киеп йөри торган Әхмәтша хәлфә кнлгәч, безнең мәдрәсәдә кунып ятуларыбыз бетте, мәдрәсә «мәктәп» дип йөртелә башлады. Мәктәптә төшкә чаклы фән сабагы укыталар, ә төштән соң әлеге шул ук бер кеше, фән сабагы укытканда безнең өчен «укытучы абый», «Әхмәтша абый», «Шәкерт абый» булган укытучыбыз кинәт-кенә яңадан «хәлфә абый»га әверелеп, дин сабагы укыта башлый иде.
Тагын бер яңалык: инде хәзер хәлфә абыйга мәктәп бинасында торып, вак-төяк эшләрен балалардан эшләтергә «хөррият кушмый» икән. «Семьягыз зур түгел, өегез ике, җыештырып-карап торырга кызыгыз Да бар» дип, соңыннан Әхмәтша абыйны, яшәү-тору өчен, безнең «Яна өй» дип йөртелә торган өебезгә куйдылар. Минем бәхет басты, укытучы абый хәзер безнең үз өебездә тора. Башка вакыттагы кебек бик
алай җикерә алмас инде миңа. Үз чиратында моны малайлар да белеп торсыннар, мин бу турыда, бераз горурлану хисе белән, аларга да әй- теп үттем.
Ләкин укытучы абыйның безнең өйдә торуыннан миң көткән нәтиҗә чыкмады. Ул элеккечә үк кырыс һәм юк-барга бирелмәс таш күңел булып калды. Ә беркөнне хәтта уттай кызган табага да бастырды. Хәер, сәбәбе дә бар иде, сәбәбен мин үзем 1кптереп чыгардым.
Төштән соңгы сабак — дин сабагы вакытында булды бу хәл. Ахрысы, ике тәкә башы бер казанга сыймаган, Әхмәтша абый дин сабагын төштән соң безнең өйдә, ягъни үзенең фатирында укыта башлаган иде. Үз өебездә булгач, мин үтә әтәчләнеп, тәнәфескә чыккан чакта бермәлне шулай печәнлеккә менеп киттем. Җанның үзеннән-үзе ташып торган давыллы бер минуты иде, ниндидер әкәмәт бер эш эшләмичә басылып буламы соң андый вакытта. Печәнлекне гизеп йөри торгач, мин шунда бер почмактан узган җәйдән калган тавык оясы табып алдым. Ояда маяга калдырылган, шомарып һәм пычранып беткән иске бер .күкәй дә аунап ята иде. Шул күкәйне алдым да, озак баш ватып тормас- таи, шуннан— югарыдан торып кына бер малайның башына томырдым. Черек күкәй теге малайның туң башына бәрелеп, челпәрәмә килде, бите-борыны буялды, бүтән малайлар, минем бу сослыкны хуплап, үзара шаркылдашырга тотындылар. Үзеннән-үзе аңлашыла, теге малай, әлеге шул .күкәй сарысы ягылган бите белән һәм бик яман елап, хәлфә абыйга әләкләргә йөгерде. Менә шунда инде безнең өйдә торучы ул Әхмәтша абый миңа безнең авылда кояшның кайсы яктан чыкканлыгын күрсәтте. Минем үземнән, аш өенә чыгып, чырагач алып керттер- де һәм шул чырагач белән тәмам янып чыкканчы учымны ярды. Өстәвенә тагын, минем бу егетлегем турында әтигә дә җиткергән булган, кичен, сабактан чыккач, бик әйбәтләп кенә әти пешерде. Хәер, шифасы да тиде бу ике яклап «өшкерүнең», шуннан соң мин черек күкәй белән кешеләрнең битләренә бәрмәс булдым. Үземә бәрсәләр дә әләкләп тор-мыйм, малай вакыттагы шуклыгыма каршы җаваптыр бу, дим дә тизрәк сөртеп, .кеше-кара күргәнче, эзен югалту ягын карыйм.
Шулай да укытучы абыйның безнең өйдә торуы минем өчен бик файдалы булды. Аңарга ияреп безнең өйгә китаплар килде. Гел кәрсәдер берәр «мөгез чыгаруны» сорап тора торган тынгысыз җамыма эш табылды, әкренләп китапларга ияләшә башладым. Укытучы абый алып кайткан китапларны укып бетергәннән соң, мин шул елларны гына безнең авылда, әлеге шул бер Әхмәтша абый тырышлыгы белән ачылган китапханәгә чабарга тотындым. Китапханә дигәне аргы яктагы берәүнең ягылмаган ак өенә бикләнгән бер шкаф китап иде. Шул шкафны көннең билгеле бер сәгатендә Әхмәтша абый үзе барып ача һәм, салкыннан борыннарын җебетеп, ишек төбендә көтеп торган берничә малайга китап биреп җибәргәннән сон, кетеп-көтеп тә, бүтән килүче булмагач, кайтып китә. Тышлыклары каерылып, керләнеп беткән берничә дистә китаптан торган шул кечкенә авыл китапханәсе әмма эшлисе эшен эшләде, кем белә, бәлки шуннан килеп төшкән нур валчыклары, үзләре янына башка нурларны йоктырып, безнең күңелләрдә әле һаман исән- сау саклана торганнардыр...
Соңыннан Әхмәтша абый безнең авылдан күчеп китте. Ник киткәнен, кая киткәнен белмәдем, ахрысы, өй хәлләре мәҗбүр итте булса кирәк. Тагын да соныннанрак, ул вакытлардан соң уннарча ел үткәч, сугыштан.сон, юлым төшеп, Күн авылыннан үткәндә агай-энеләреннән сорашып белдем: безнең ул Әхмәтша абый Ватан сугышы фронтларында батырларча һәлак булган.
Аннары, күңелемдә үзенең мәңгелек буш урынын калдырып, минем тормышымнан янә бер кеше китте; 1921 нче ачлык елны, ачлыкның дәррәү сугып егуыннан булмаса да, шулай да алабута, имән чикләвеге
оны белән кушылып пешерелгән җитәр-җитмәс азыклардан әкренләп өзелә килгәнлектән булса кирәк, минем әни үлде. Яз көне, март азакла- рына таба булды бу хәл. Бик ачык хәтерлим: кар астына су төшкән, басу юллары 'купшакланган, адым саен диярлек бата, аякны көч-хәл белән төнә тартып алырга туры килә иде. Шундый юллардан, бата- чума, мин бездән утыз биш чакрымдагы Чүкәй авылына — кияүдәге апага — кайгылы хәоәр алып киттем. Язгы җилдә юл буе берөзлексез елап чабудан булса кирәк, битем-күзем җилсенеп шешенкерәгән, барып кергәч, бермәл сүземне әйтә алмыйча тордым. Аннары тегеләрнең «Ни- хәлләр? Әти, әни исәннәрме?» дигән беренче сорауларына, телемне ничек кирәк алай әйләндереп:
— Әти сау, әни үлде, мин сине алмага килдем, — дидем дә, шундук йөзтүбән капланып, янә сулыгып-сулыгып елый башладым.
Иртәгесен^ апа, мин, бик үк ихластан булмаса да, җиңги дә шунда безгә-ияреп, без өчәүләп тагын юлга чыктык. Кичә озын юл килүдән аякларым кабарган иде, шулай да мин, тизрәк кайтып җитәргә теләп, апа белән җиңгине узып-узып китәм, аннары аларны ашыктырырга тотынам:
— Аягыгызга таш тактылармы әллә? Сезнең беләи йөрсәң соң...
Шулай да, ашыктыруыма да карамастан, без әнинең җеназасын озатышырга өлгерми калдык. Көткәннәр-көткәннәр дә, .кояш баеганчы җирләргә ашыгып, әнине алып киткәннәр, өй эче буш, җанны тетрәтер дәрәҗәдә күңелсез иде.
Аннаң соң да күп кенә кешеләрне озаттым мин, зур гына кешеләр дә китте, газиз кешеләр белән хушлашуның җиңел түгеллеген беләм, әмма ләкин әлеге шул егерме беренче елның март киче кебек салкын, күңелсез кичне һәм дөньяның дәррәү бушап, шыксызланып калуын һич белмим. Соңыннан да кайта-кайта уйлап карадым, әле хәзер дә — кырык ел узганнан соң да — артыма әйләнеп уйланып калгалыйм, ләкин һич кенә дә очына-кырыена чыга алмыйм: унөч яшьлек арык малай, кай җирем белән күтәреп чыктым икән мин ул тау чаклы кайгыны? Шун-дый рухи тетрәүләр, күрәсең, үзләре көч бирәләр булса кирәк кешегә.
Әнине югалтканнан сои, мин кинәт олысымак бер малай булып калдым. Шулай булмыйча соң! Иркәләнер кешем юк, күңел каткан: әнине бүтәнчә беркайчан да, беркайчан да кайтарыл булмаячак. III. ӘТИ БЕЛӘН ИКӘҮ
Димәк, шулай. Минем өчен иң газиз кеше, күңелгә беренче мәртәбә яхшылык, гаделлек, самимилек орлыклары салучы, үгет-нәсихәт белән түгел, акыллы сүзләр белән дә түгел, әллә ничек кенә, үзе дә сизмичә булса кирәк, миңа да сиздермичә, мине сафлыкка, пөхтәлеккә, кеше арасында тыйнак һәм кечелекле була белергә өйрәткән кеше —әни инде юк. «Калганын үзең кара инде, улым!» дигән кебек китте дә барды. Әлбәттә, шулай. Гомер буена әни җитәкләп йөртмәс, калган ягын үземә карарга кала шул.
Без хәзер өчәү: әти карт, мин, Нәфисә апа. Инде күптән үк бездән китеп, байларда приказчик булып йөреп, соңыннан үзе дә аз-маз. «май» Җыя башлаган, крестьян эшенә ничектер чырай сытыбрак карарга өйрәнгән Салих абыйны яңадан буразнага кайтарырмын димә. Хәер, буразнасы да ташка үлчим генә калып бара. Ачлык елны көздән, орлыгын авыздан өзеп, нибары уналты сажин җир чәчтереп калдыра алдык. Ачлык арты, 1922 иче елның язы һәм җәе бик уңышлы килде. Чәчелгән игеннәр гөрләп уңды. Әмма чәчелгән чаклысы бик чамалы иде шул. Бө- тең бер басулар кысыр калып, әрем-алабута, төрле чүп үләне басты, шулар арасында — анда бер, монда бер — узган елдан коелып калган
арыш, солы кыяклары үсеп утыра иде. һич онытасым юк, шул җәйне без ишек алдыннан гына да бер кибән печән чабып өйдек. Таптарлык терлек-туар калмаган, ишек алдында тавыктан башка кош-корт юк, җылысы, яңгыры үз вакытында булып кына торды, кеше әйтеп кеше ышанмас, ишек алдыбызда билдән үлән үсте. Өч бөртек кеше, әлеге шул уналты таяклык җиребездән көтеп, елның уңышлы килүенә куанып. бер-беребезгә берегеп торасы бер вакытта без тагыи бер кешебезне озаттык. Минем Нәфисә апа кияүгә чыкты, без әти белән икәү генә кал-дык. Бу юлы күрше Янил авылындагы Хәдичә алам тырышлык күрсәтте.
— Әйбәт, зур җир, хәлле кешеләр. Шундый урыннан сорап торганда бирик булгач бирик, — диде ул һәм, шулай итеп, минем актык апамны, елына күрә җылы шулпасын пешереп, Янил авылының _яргыч- чыД1браһим малаена биреп җибәрдек.
Шуннан соң инде безнең өп эче бөтенләй ятим булып калды. Ашау- эчү ягы ул хәтле йөдәтми, язга чыккач без инде кычыткан, какы кебек яшь үләннәрдән дә аш пешерергә өйрәнгән идек. Турап саласың яшь кычытканны, шуның янына берме-икеме күкәй сытасың, шуның янына паекка чыккан кукуруз онын күзгә .кырып салгандай гына бутыйсын, ашап туймаслык шулпа килеп чыга. Җитмәсә бит әле кырда да бик уңышлы күренеп тора, яшь кычыткан янына карт өмет тә кушыла. Кешеләр чебен урынына кырылган яз һәм кыш айларында аякны сузма-ганны хәзер, инде, шәт, сузмабыз. Иң йөдәткәне — өй эченең шар тәгәрәтеп уйнарлык бушлыгы. Әтн — алтмыштан узган карт, ә мнн— ике бозауга кибәк аерып бирә алмаслык малай. Шуның өстенә, якын итеп кенә әйтүем, минем әти гомерен кайда коймак — шунда кунак булып уздырган кеше. Яшь чагында ул тегүче булып та йөргән, соңга таба ике ат җигеп, байлар йөге белән, калага да чапкан, авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең, иртәге көнме бик кайгыртып тормаган, тапкан да капкан. Яшьрәк, гайрәтлерәк чагында, Теләче базарыннан иптәшләре белән кәеф-сафа кылып, арбасы исән булса — арбага төялеп, арбасы ватылса — аны юлда ыргытып калдырып, кеше арбасында сөрән салып кайтып керүләрен олырак кешеләр әле дә булса исләре китеп сөйлиләр. Яраган, үкенечкә .калдырмагансың, әти! Әгәр вакыт-вакыт минем дә тамырларымда шундый тиле каи кузгалып-кузгалып киткәли икән, әгәр мин язган китапларымда беркадәр үлчәүсезрәк, ләкин шашкын йөрәкле ике Айдар, бер Сәфәргали тудыра алганмын икән, моның өчен, шактый ук дәрәҗәдә, тынгысыз җанлы шул әтигә бурычлы.
Бер ук вакытта мин әтинең кайбер эшләренә кул да куймадым, әле дә кул куя алмыйм. Бары тик үзенең әнә шул «тәмле тамак» булуы аркасында гына дип уйлыйм. 1922 нче елның җәендә ул безнең ярты йорт урыныбызны һәм әни килен булып төшкән иске өебезне сатты. Әле кемгә диген? Безнең авылның зур кызыл мал сәүдәгәре һәм соңыннан, 1930 ичы елны, зур шау-шу белән авылдан сөрелгән Галиәхмәт байларның «чыбык очлары»на. Монда эшнең кая таба үрләп барганын мин бәләкәй булсам да сизендем. Элек алар «чыбык очлары»н кертеп торырлар, элек ярты урынны алырлар, аннары, юк кына калҗа бәрабәренә, үзеңнең ата-баба нигезеннән бөтенләй кысрыклап ук чыгарыр-, лар. Ә безнең йорт урыны авылның иң матур бер җирендә: тигез, зур урам. Авыл уртасы. Чишмәсе-инеше шунда гына. Кирәк икән, күршебездә генә мәчет. Әгәр бүтән тагың да кызыксызрак шөгылең булмаса, мәчетнең тузанлы идәненә ора-ора маңгаеңны күпертеп бетер. Уен-муен бер якта калып торсын, малай кеше бит, крестьян малае, мнн әтинең үзе исән чакта ук, ике малаеның киләчәген һич искә алмыйча, йорт урынын сатуын бер генә дә ошатмадым.
һәм озак баш ватып та тормадым, әлеге шул бездән утыз биш чакрымдагы Чучәй авылына, абын янына чаптым. Дөрес сизенгән икәнмен,
этипен бу эшен абый да бер дә ошатмады. Тиф авыруыннан әле терелеп кенә килә торган әйле-шәйлерәк абый, бу күңелсез хәбәрне ишеткәч, кинәт терелеп киткәндәй булды һәм икенче көнне үк без, абыйның кара айгырын җигеп, утка чапкандай, Мәтәскәгә чаптык...
Әле дә хәтеремдә: әти белән абый арасында бик каты сүз булды.
— Ике малаең бар өстеннән, нигез балчыгын сатып ашарга керешкәнсең, акылыңдамы син, карт тиле, — диде абый, һәм әтинең нәрсә дип әйткәнен көтеп тә тормыйча, Галиәхмәт кулакларның «чыбык очлары»н чакырып кертеп, алардан алган акчаны, ашап бетергән солы оны хакын кире кайтарып бирде һәм ике арада төзелгән договор кәгазен үз кулы белән ертып ташлады.
Әмма әти дә авыз йомып калмады.
— Алай булгач, — диде әти, үз нәүбәтендә ул да булдыра алганча
күперенергә тырышып, — й®Рмә әллә кайда койрыгыңны сыртка салып. Кайт та йортка хуҗа бул. Хатының үкчәле читеген салып, аягын чабатага тыксын. Монда мин әнә ул чиертеш малай белән ялгызбаш аягымны сузмам. *•——
«Үкчәле читек» дигәннән, мин әле алда тагын бер тукталырмын, чөнки яхшы у»к йөрәгемә төште ул минем. Хәзергә сүз «чиертеш малай» турында. Нәрсә уйлап чыгармый, картаеп, энә күзенә җеп саплый алмын башлаган борынгы тегүче. «Чиертеш малай» дигәне — мин инде аның, момы ул башкача уйларга урын калдырмаслык итеп әйтте. Ә мин, җүләр. ул чагында инде үземне үсеп килә торган егет дип исәпләп йөри идем. Борынга кызлар исе керә башлаган, өс-баш начарга һәм аннары йортта ат юкка гына бераз тыелып торам, югыйсә, чнттән-чаттанрак итәкләренә кызыгып йөри торган берничә кызым да бар иде инде.
Шулай да әти белән абый арасында булып узган бу җәнҗал ярап куйды, шул елны көзен, сакланып калган бар күк байлыгын, бер малаен һәм әлеге теге үкчәле читекле хатынын, ягъни минем Туганым- җицгине арбага төяп, тиф авыруыннан соң, үзе әйтмешли, «киләбе'чуалган» Салих абый үз нигезебезгә кайтып төште. Егерме елдай артык крестьян эшеннән читтә яшәгән, элек бай кызына өйләнеп, байлар кибетендә приказчик булып, каракүл бүрекне кынгыр салып кына йөргән, аннары, байлары белән арасы бозылгач, Солтан авылы мулласының сеңелесенә өйләнеп, мулла кияве булып алган безнең ул абый шулай да крестьян эшенең тәмен онытып өлгермәгән икән әле. Кайтуы белән әлеге теге тыр-тыр чаба торган кара туры айгыры өстенә, сукага җигү өчен дип, авыр гәүдәле, салмак хәрәкәтле янә бер бия сатып алды, ачлык елны суеп ашаганнан бирле ишек алдыбызның сыер күргәне юк иде, сыер алдык, кыскасы, урыс әйтмешли, не было ни гроша — вдруг алтынь! Шулай да мин сизеп йөрдем, без адәм рәтле крестьяннар булмадык. Адәм рәтле крестьян дип әйтер идем, беренчедән, безнең ике атка бер генә булса да таза ящиклы, таза көпчәкле арбабыз юк, абыйның озак еллар базардан базарга чабып .түгы.мы ашалып беткәй тимерле арбасы бөтен авылга көлкегә калдырды. Тугымы ашалып киңәйгән, күчәре ашалып нечкәргән, кыскасы, арт тәгәрмәчләр, ач карынга берьюлы яртыны салган арык исеректәй, чалыш-чолыш тәгәриләр. Тузанлы юлдай безнең шул «исерек» арба узып киттеме, тәгәрмәчтән төшкәй бормалы эзләрдән шундук белеп алалар:
— Ә бу алар... Хөснетдин Салихы узган, безнең сала кешеләре эземнән йөри белми аның тәгәрмәче, кала ягына каера.
Аннары кеше арасында мине җир тишегенә керерлек нтә торбаң икенче бер мәзәк килеп чыкты. Әлеге шул «кала ягына каера» торган исерек көпчәкле тимерле арбаның нәкъ урт.асыпа кереп, аякларын кунакка баргандагы кебек алга таба сузып, минем әлеге шул үкчәле читек кигән Туганым-җиңги утыра һәм без, әнә шулай илдә булмаган бер кыяфәттә, уракка китәбез. Авылдагы барлык бүтән кешеләр аякларын
арба ящигыннан асылындырып утыралар, ә минем Туганым-җиңгң авылда бер үзе, аяклары белән арба ящигын тутырып, исе дә китмичә утыра. Барлык бүтән хатын-кызлар кыр эшенә оек-чабатадан йөриләр, ә минем Туганым-җнңги үкчәле читек киеп йөри. Әй, аның шул үкчәле читеге өчен хурлануларым! Әй, шул «исерек тәгәрмәч» аркасында ишеткән сүзләрем! Адәм көлкесе бит, ике атыбыз бар, кешенеке кебек җүнле бер арбабыз юк. Урманнан утын урлап кайта алмыйбыз, шундый берәр шуклыгыбыз булдымы, тәгәрмәч эзеннән шундук лесник килеп җитә.
Аннары кеше белми торган тагын бер әкәмәтебез бар: абыйның бай вакытыннан сакланып калган алтын рамлы зур көзгесе кайтты. Туга- ным-җиңги, үкчәле читектән аерылырга теләмәгән кебек, бу көзгедән дә һич аерылырга теләми иде. Алтын рамлы зур түгәрәк көзге. Гомердә онытасым юк. ишектән сыйдыра алмыйча тенкәбез корды. Керткәч, ишек каты стенаны бөтенләй каплап алды, артына иске бишмәтләр, ертык бүрекләр атып бәрәбез, һич тутырып булмый. «Бөтен авылыгызны йотам!» дигән кебек кара янып тора арты. Аның каравы алгы, көзгеле ягы үзе бер кино инде. Урамнан узып китүче атлар, бозаулар, кичен көтү кайтканы — бөтенесе безнең .көзгедә чагылып кала. Әмма кире ягы белән. Көтү, әйтик, зират очыннан кайтса, безнең көзгедә ул зират очына таба китеп бара кебек күренә...
һәм әнә шул ындыр табагы чаклы көзгегә карап минем Туганым- җнңги кершән-иннек ягына. Кунакка барганда булса икән, юк, уракка барганда да ягына.
Аякта үкчәле читек, җилкәдә озын чуклы шәл, биткә кершән-иннек сылаган, әлеге теге тәгәрмәче авыш йөри торган тимерле арбаның уртасына ук кереп, аякларны алга таба сузып җибәрә, әй, хурлыгымнан җир тишекләренә керерлек булам. Шулар менә барысы да миием яшь чакка, борынга кызлар псе керә башлаган чакка туры килде. Әйтеп тә торасы юк, күрде инде безнең бу газиз башлар!
Әмма шулай да эшкә бик уңган булып чыкты ул миием Туганым- жиңги. Уракны минем белән ярышып ура һәм, дөресен әйтим, күп вакытта мине кәҗәгә калдыра иде. Көлтәләренең пөхтәлеге турында әлла ни кайгыртып тормый, әмма уруын ура инде, җеннәре булыша диярсең. Кичкырын берәр җирне бетерергә туры килә күрмәсен, бетермичә җир өстеннән һич алып чыгып булмый.
Соңыннан бу тырышлыкның ' кайбер «бәйрәмнәре» дә чыккалый иде, хәер. Бик яхшы исемдә, бервакытны шулай Янбулат басуы ягындагы ун таяклык җиребездә солы урабыз. Көн кичкә авышты, кояш төшкәннән-төшеп бара, ә безнең бетерәсе кишәрлегебез һаман бетми.
— Бу җәһәннәм астына икенче килеп йөрисем юк, килгән-килгән, бетереп кайтабыз, — диде җиңги, каршы килеп сүз әйтергә һич урын калдырмыйча, һәм тотындык без, тотындык кыздырырга. Шулай итеп, кояш тәмам баеганны, кешеләрнең кайтып бетүләрен абайламыйча да калганбыз. Көлтә җыеп, бәбкәләр куйганчы, ат җигеп, авылга кайтып житкәнче көнгә караңгы кабып, күктә, йолдызлар күренә башлады. Җитмәсә тагын өйдә буран күтәрелде.
Үз гомерен гел түбә җирдә генә басып, үз ихтыярын һич каршылыксыз семья членнарына тагып, ашау ягыннан бик үк тәмле тамак булма- са да, шулай да ашауны казага калдырмыйча өйрәнгән безнең әти, картаеп, кулдан идарә дилбегәсе ычкынганнан соң да, ахры, элекке хакимдар чакларын сагынып булса кирәк, зур тавыш күтәрде. Янәсе, имеш, аңарга вакытында ашарга әзерләмәгәннәр. Мулла сеңелесе. булса да (ә бәлки, шул мулла сеңелесе булганлыктандыр), минем Туганым* җиңги каената белән сөйләшкәндә тел яшереп тормый иде. Өстәвенә тагын эт булып арып кайткан чак. Әти берне әйткәнгә, теге ун белән җавап кайтара башлады. Китте тавыш, кузгалды буран, чыдап кына тор. Мин яшем ягыннан да, тоткан урыным белән дә кечкенә кеше, ШУ"
лай да бу очракта күңел Туганым-җиңгине яклый, ул гаеплемени монда. Аның кебек ут уйнатып эшләп карагыз әле сез.
Абый бер сүз әйтмәсә дә, эченнән генә мыекны кабартып утырган икән. Тааыш кызып җиткәндә генә, тегеләрнең икесенә дә берьюлы үткәзә торган итеп:
— Туктый беләсезме сез? — диде дә, кайнаган самоварны җен ачулары белән тибеп очырды. Без чирәмгә табып җәеп ишек алдында утыра идек, самоварның суы беребезне дә пешермәде, ләкин, тама:к бик чатнап кайткан булса да чәйсез калдык ул кичне.
— Мин мондый җәһәннәм кисәүләре белән торып өйрәнгән кеше түгел, — диде Тугаиым-җиңги, абыйның зәһәреннән шулай да бик .калтырап төшмичә, я мине алып кит, я әнә атаңны кочаклап ят.
Аннары ул болай дип тә өстәде:
— Карамадың түгел, кырык яшеңә чаклы тарадың, әнә хәзер икенче малае карасын.
«Икенче малае» дигәне — мин инде аның. Ә мин ул вакытта, әлеге теге кешенекечә тәгәрәми торган көпчәкләрдән качып, калага — укырга сызмакчы булып йөри идем. Шуңа күрә Туганым-җиңгинең ул сүзләре мине кинәт бөтенләй .аптыратып калдырды. «Дөрес әйтә бу чукынган мулла сенелесе» дип уйлап куйдым эчемнән генә.
Тагын шунысы хәтердә саклана: ул кичне безнең савылмыйча калган сыерыбыз, абзар капкасыннан башын сузып, төннең төн буена савырга килгәнне көтеп, мөгрәп чыкты. IV. УКЫРГА КАЧУ
Барлык бүтән кешеләрдә була торган тормыш диалектикасыннан минем җиңги дә өлешсез ук түгел иде шикелле. Соңыннаирак төшендем, ахрысы, ничек тә булса мине йорттан җибәрергә, әти үлгәннән сок, нигездә үзе генә хуҗа булып калырга теләп булса кирәк, ул мине йортка кадаклап кую белән һаман саен котырта, ә минем күңел яхшы ук чуарла-на башлаган, элеккерәк елларда өебездә укытучы абый торганлыктан, борынга аз-маз гына китап исе дә сеңеп калган. Теләчегә бар-ган чакларда һәртөрле портфельле кешеләргә — контора -кешеләренә дә күз төшкәли. Әлеге теге әвеш-тәвеш тәгәри торган «исерек көпчәк- ләр»дән дә хурланам, кыскасы, ике тәкә башының бер казанга сыймас- лыгын сизеиәм, җиңги котырткан саен куы-к .кебек кабарына барам. Сүзләрен дә таба башладым, хәер.
— Сәвит укырга куша, укырга китәм дисәм, мине берәү дә тота алмый, тотарга хакы да юк, — дип кенә җибәрәм җиңгигә. Икәү генә урак урганда, я булмаса әлеге шул атаклы арбага утырып берәр җиргә барганда безнең арада бу турыда еш кына сүз була,' икебез дә кызу канлы, Туганым-җиңгн белән шәп-шәп кенә әйткәләшеп алабыз. Ләкин Җиңгинең бер ягы бик яхшы, абыйга әләкләми, булган сүз ике арада бетә иде. Шулай да бу сөйләшүләр эзсез генә калмады, 1924 нче елның көзенә таба без, күршебез Галим мулла малае Габдулла белән сөйләшеп, Казанга укырга китәргә булдык. Үзебезчә блк килештерергә тырышып педтехникумга гаризалар яздык, авыл Советыннан таныклык яздырып алдык. Моның өстәвенә әле Габдуллага, чыгышын яшереп, мулла малаеннан «ярлы -крестьян баласыяна әверелү өчен янә бер печать- ле кәгазь кирәк булды. Шуларнын барысын да җыйгач һәм ул кәгазьләрне өйдәгеләрнең, бигрәк тә Туганым-җиңгинең, борыны төбендә селкеп күрсәткәч (янәсе, шушы хәтле печатьле кәгазе булган кешене тотып кара син, бар!) ниһаять, тәвәккәлләп, почтага салдык. Ләкин безнең 3УР өметләр баглап җибәргән бу кәгазьләребез Ванька Жуковның «Авылга бабайга» дигән хаты булып чыкты. Без аңарга бер җавап та алмадык, шулай ук кәгазьләребезне кире кайтаручы да булмады.
Ә,* X? |
Көтеп-көтеп тә нәтиҗәсе күренмәгәч, ©йдәгеләрне сукрандырып, яланаяклап кына үзебез юлга кузгалдык. Казанда Габдулланың әтисе белән бертуган абыйсы сәүдә итә иде, Габдулла аркасында мин п.г аларга барып сыендым. Көндез бер уку йортыннан икенчесенә йөреп, ләкин берсендә дә үзебезнең әлеге теге печатьле кәгазьләребезне тапмыйча һәм авыл мәктәбенең булыр-булмас дүрт -классын гына бетергән такыр башларыбызны кая да куя алмыйча, тәкәббер непмапнары, чатыр чабучы экипажлары, тахылдап-такылдап сату итүче папиросчы малайлары белән -кайнап торган ыгы-зыгылы Казанда берничә кәп бащ әйләндереп йөргәннән соң, абыйсы кибетендә сәүдә эшенә өйрәнергә булып Габдулла калды, ә мин әлеге шул чебиләп беткән ялан аякларымны яңадан Мәтәскә якларына таба бордым. «Юк, кайда ул безгә дигән уку, бүтәннәргә яраган авылың сиңа ярамыйча, эш ташлап йөргәч соң...» дип, кимсенеп, үземяе-үзем тиргәп алдым мин. Нәм, дөресен әйтим, шул берничә көн интегеп йөргән арада шәһәр мине тәмам туй-дырып өлгерде, шәһәрдә башыма урын таба алмавыма һич исем китми, хәтта күңелемнең бер почмагы белән моңа куанам да, тик абый белән җиңгидән генә хурланам, Туганым-җинги тагын очып куначак инде. Исемдә бик яхшы саклана: хәзерге Чехов базары урынында ул чагында вак кына частный кибетләр, лареклар тезелеп киткән, ачык өстәлләрдә җиләк-җимеш, пешкән өйрә, көнбагыш маенда кыздырылган бәрәңге боламыгы һәм бүтән ризыклар саталар, тирә-юньгә җиләк-җимеш, пешкән ризык исе таралган һәм бөтен җирдә чебен мыжгып тора иде...
Көнбагыш маенда кызарып пешкән алсу бәрәңге боламагы исеннән борын кимерчәкләрем бик сикерсә дә, алып ашарлык акча юк, вак-төяккә дип өйдән биреп җибәргән тиеннәрдән соңгы өч тиенлек бакыр гына калган иде. Шуңа ярты кило «пүкләвәнни» күмәч алып куенга кыстырдым да, борылып, шәһәрләренә карап та тормадым, чаптым авыл юлы белән. Утыз километрлар чамасы үткәннән соң, утырып, әлеге теге күмәчне «бөгеп салдым», аннары торып тагын чабарга тотындым. Шәһәрдә урын тапмаса да, шулай да башым йомры, үземчә план корый кайтам: көннең-көи буена чабып, кичкә ничек тә авылга кайтып җитәргә, шулай да бик ашыкмаска, укырга керә алмыйча борылып кайтканны ничек тә кешеләргә сиздермәскә. Ә Казан белән безнең Мәтәскә арасы, чама белән, җитмеш километрлар тирәсе, бу араны ат белән чыккан кешеләр дә юлда кунып кайталар.
Ә миңа юлда кунуга һич исәп тотарга ярамый. Моның өчен минем акчам да, ризыгым да юк. Юлда кунсаң, аннары авылга көндез, көн яктысында кайтып кермәк кирәк, ә бу минем өчен бер дә файдалы түгел иде.
һич онытасым юк, үзебезнең урманга кайтып җиткәндә көнгә караңгылык төшкән, болытлы көзге төн шактый ук караңгы иде. Ә миңа шул караңгы төндә километр ярымлы калын урманны үтеп чыгарга кирәк. Тәпиләрем кабарган, үзем җилгә дә авып китәрдәй булып арыганмын, әмма куркудан болариың берсе белән дә исәпләшеп тора алмадым. Юлны кыскарта төшә торган турырак сукмаклардан да түгел, олы юлның нәкъ уртасыннан, як-ягыма һич карамыйча, белгән-ишеткән догаларымны авыз эчемнән гел кабатлап, акыл ирешмәслек тизлектә урманны чабып үттем. Чабып үттем һәм чыктым да егылдым. Шул егылудан ник кенә тора алыйм! Гәүдәм бөтенләй үземнеке түгел, б.от итләре таштай .каткан, кабарган урыннар әрнеп сызлый иде. Ләкин авыл инде шуп- да гына, аннары тагын көидез кайтып керергә ярамаганлыгын дз онытмаган идем. Күбенә тырышканны азына ничек тә тырышырга булып, янә торып бастым. Ләкин шул аз гына арамы, урман белән авылыбыз арасын узу никадәр азап булганлыгын гомердә дә онытасым юк.
Ындыр артлатып кына кайтып кердем. Хәер, вакыт та бик сон ИД₽- Хәтта күңел өчен бер генә эт тә өреп карамады. Ишекне шакыйм, иШеЛ
ачучы юк. Тәрәзәгә килеп чиертеп карыйм, өйдән тавыш биргәннәре ишетелми. Соңыннан белдем, әти күрше авылга — дәү апаларга кунакка киткән икән, ә абый белән Туганым-җиңги, чебеннән качып, җәй буе амбарда йоклаганнар иде, хәзер дә шунда йоклыйлар булып чыкты. Билгеле җирдән кәкре башлы кәшәкә таякны алып, өйалды ишегенең эчтән салынган бастырыгын төшердем. Аннары өйгә кереп, кулга нәрсә эләксә, шуның белән тамак ялгадым да чоландагы җәйнең җәй буена җыелмаган әзер урынга аудым.
Иртәгесен бик иртә -кузгалдылар. Йокым туймаган иде, шулай да өйалды сайгагы шыгырдауга уянып, байтак кына тыңлап яттым. Сүзләренә караганда, абый каядыр юлга җыена иде бугай. Әле чоланда мин ятканны белмиләр, әти өйдә юк, җиңги, бәйләнер кеше калмаганга аптыраган кебек, үз алдына, я булмаса савыт-саба көен тапмыйча, авыз эченнән мыгырданып йөри, ара-тирә абыйга да яхшы у<к кычкыргалап ала иде.
Кичә Казан белән авыл арасын берөзлексез чабып -кайту үзенекен иткән, аякларны кузгатып та булмый, табан асларындагы кабарган урыннар әрнеп-әрнеп сызлый иде. Ничек кирәк алай торып, чоланнан чыктым. Тегеләрнең икесенең дә күзләре шар булды.
— Укырга дип киткән тәти егет әйләнеп-кайткан икән. Күрәсең, калкавычы бик җиңел булган, батмаган,— диде җиңги, абыйга әйткән булып.
Абый, үз нәүбәтендә, шулай ук читкә карап кына, өченче бер зат белән сөйләшкәндәй, ачулы мыгырданды:
— Эш ташлап йөргән була шунда. Кара сарык башы белән, укып, тиз генә камисар булмакчы. Аны гына .көтеп торганнар, ди, калада.
Аннары кинәт борылып, каршы сүз кушарга һич урын калдырмыйча, өзеп кенә әйтте:
— Киен аягыңны, әйдә, Теләчәгә киттек. Ат янында торсаң да эш- булыр. — Калган фикерен бүреген башына кигәннән соң, бүрек эченнән тапкан бик яңа нәрсәдәй, аеруча басым ясап өстәп куйды: — Кара сарык йонын агартырга маташканчы, солы җыеп калага барып кайтсак. ичмасам, ат тамагы узар, йортка чәйлек-шикәрлек файдасы калыр.
Ишеткәнем бар, бик таныш сүзләр болар миңа. Безнең Мәтәскә авылының яртысы диярлек, җәйге кыр, ындыр эшләре беткәннән соң, Теләче базарыннан солы һәм бүтән азык-төлек җыеп, шуны Казанга алып барып, аз-маз файда белән сата. Кышкы салкыннарда йөк белән куна- төнә юл йөрүләрнең бәйрәм түгеллеген аз булса да үземнең дә татып караганым булды. Соңыннан, ниһаять, Казанда укырга калып, «кара сарык йоны агарта» башлаганнан соң, кышкы каникул вакытларында шундый йөкчеләрнең чанасына утырып, авылга бер генә яки берничә тапкыр гына кайтмадым. Беләм, беләм. Казаннан кайтышлый, җил уйнап торган буш чанада, аз гына салып алган крестьян агайның атка ничек кычкырганы әле дә колак төбемдә яңгырап тора. Ахырысы, миңа Да шулай кала юлында катып-калҗаеп йөрергә туры килер инде.
Юк, туры килмәде, әй. Анадан бәхетле карындык эчендә туганлыктан түгел, ул яктан без барыбыз да бер иш: бик үк зарыктырып көттермичә, кайда туры килсә, шунда туган һәм тууы белән үк иске әрмәккә төрелгән бәндәләр. Күрәсең, революция безнең үзебезгә дә сиздермичә күңелләребезгә тынгысыз нур сипте булса кирәк, юк, «чәйлек-шикәрлек» файда белән генә чикләнеп каласым килмәде, каядыр, карурманның артына сикереп чыгасым, андагы очсыз-кырыйсыз юлларның берсе белән еракка-еракка китәсем килә иде.
Солы җыярга дип чыкка-н әнә шул базарда, ат саклап торганда, мин Төрек авылында укытучы Габделхәй җизнине күреп, анар барысын да сөйләп бирдем.
5*
— Ә син шулай да борыныңны төшермә, — диде җизни,— бер барың керә алмасаң, икенче бар.
Аннары ул үзенең шушы көннәрдә Казанга ■ниндидер йомышы тешәргә торганлыгын, барышлый Лаешка — өяз мәгариф бүлегенә керең чыгарга тиешлеген әйтте һәм, сүзенә йомгак ясап, ярым ишарә беләң өстәде:
— Әгәр тагын бер мәртәбә бәхет сыныйм дисәң, әйдә, утыр минем арбага. Тулке мин арба белән түгел, Рыбный слабата аркылы, пароходка утырып китәчәкмен.
Минем әле үз гомеремдә пароходка утырганым да, аны күргәнем дз юк иде, җизнинең бу тәкъдименнән күңелем тагын иләсләнде, карур. ман артындагы серле юлларның берсе нәкъ әнә шулдыр кебек күренә башлады. Бу сәфәргә чыкканчы җизнинең туган авылы Чүкәйгә кагыласы бар икән, анда кайчан булачагын әйтте, мин шул көндә аны Чү- кәйдә туры китерергә тиеш булдым, шулай сөйләштек. Ләкин бу сөйләшүне безнең өйдәгеләр һәм, гомумән, бүтән беркем дә белмәскә тиеш. Абый күрмәгәндә генә һәм, ул кайтып җитмәгәе, дип курка-курка сөйләшенгән шушы сүз һәм ул сүзнең җизни белән ике арабызда гына калырга тиешлеге безнең бу киңәшкә үзенә бертөрле серлелек бирә, шул ук вакытта, өзлексез күңелне кымырҗытып торучы тынгысызлык уяткан иде.
Мин үзем, тулаем алганда, эчемдә караңгы бүлмәләр асрый торган кеше түгел, сер саклый белмим. Малай чагымда да шулай идем, әле хәзер дә, берәр яшерен серем бар икән, шуны кемгә дә булса чишәргә теләп эчемдә берьюлы бер дистә мәче мыраулый башлый. Шуны чамалап булса кирәк, аллага шөкер, иптәшләр миңа бер дә андый йөк күтәртмиләр, әйтердәен шундук әйтеп бирәләр, әйтмәстәе булса, ул турыда теш агартып сүз -ачмыйлар. Әнә шундый «сер тотмас үрдәк», мин шулай да үз гомеремдә бер серне, җизнигә ияреп яңадай Казанга качарга җыенуымны берәүгә дә әйтмичә тәки чыдадым. Моның сәбәбенә тик әле хәзер генә төшендем кебек: димәк, миндә укырга китү дәрте бик көчле булган булса кирәк. Әзерләнүем нәрсә: чикләвек җыеп саткан аз-мгз акчам бар иде, аны кесәгә алып салдым. Алды яшел, арты шәмәхә материядән тегелгән һәм кигәч үземне төкле-турага охшатыбрак күрсәтә торган жилетым бар иде, аны кул астынарак алып куйдым. Абыйның бай вакытыннан сакланып калган бер саквояже ауналып йөри иде, китап тутырырга-мазарга кирәк булса дип аны да эләктереп китәргә булдым. Чабата-овк әзер иде, бүтәне турында уйлап та тормадым. Сөйләшенгән көнгә, берәүгә дә сиздермичә, көтү куганчы ук кузгалдым да, алдыма-артыма һич карап тормыйча, чыгып сыпырдым. Чү- кәй авылына беренче генә баруым түгел, Чүкәйдән соң җизни белән барасы, ә җизни укытучы кеше, шулай булгач баш ватып торасы да юк. Казанда минем Габделхәй жизнине белмәгән кеше булмас, җитмәсә тагын, бу сәфәргә без пароход белән китәчәкбез, кыскасы, бу чыгып китү — чынлап чыгып китү булырга тиеш!
Янә тагын Балык бистәсе пристаненда, яр буенда, утыртма аяклар өстенә салынган оклад астында, бик күп кешеләр бергәләп, ничек эләксә, шулай ташланып, төн буе пароход көткәнебез хәтеремдә калган.
— Әйдә, Фатих, тор... пароход килә, — дип уятты җизни. Ахрысы. ;бик татлы таң йокысы булгандыр, торгач, озак кына аңыма килә алмыйча, миңрәп калдым. Тәнне чирата..су җиле-шактый салкын иде. Кинәт күземне ача төшебрәк карасам, ходәвәндә, пароход дигәннәре шушу и-кән! Бөтен җире яшелле-кызыллы утлар белән тулгап, үзе безнен авылдагы Галиәхмәт байларның ике патлы өйләренә караганда да би- егрәк, үзе бертуктаусыз гөжләп тора, үзенең морҗасы бар, морҗасыннан гел төтен чыга. Болаи да башым әйләнгән чак, шунда тагын җиз ни башымны әйләндереп ташлады! «Җизни! Пароходны соң аны н“чеК
йөртәләр?» — дип сораган идем, исе дә китмәде, әйтте дә салды: «Астына ут ягалар да, үзе шуннан йөри дә китә», имеш. Юк, яки минем җизни пароход мәсьәләсендә пычагымны да белми, я белеп тә әйтергә теләмәде. Астына ут якканга карап кына йөри торган булса, әвеннең дә астына ут ягалар ич, нишләп соң әвен йөрми? Хәзер инде үземә күрә максатым да ачыклана башлады: Казанга барып укый башлау белән иң элек шуны беләчәкмен — пароходны ничек йөртәләр? Аннары тагын бик кызыклы уй килде башка. Кызыклы, ләкин үземә үзем әйтергә дә шик- ләнәм. Шундый акыл җитмәслек уй: «Әгәр укып, пароход йөртергә өйрәнсәң, ә?»
V. АК ЧӘҮКӘ
Пароход капитаны булырга теләү коры бер җилкенү булып кына калмады, бу идеяне миң байтакка кадәр үземдә саклап, җайлы форсат чыкканны көтеп йөрдем. Ниһаять, Мулланур Вахитов исемендәге тугыз еллык мәктәпнең 7 иче классын бетергәч, 1928 иче елның җәендә, Кәрим Вәлиуллин дигән таза гәүдәле зур бер малай — шәһәр малае белән Нижиеновгородка барып, Зайцев исемендәге политехникумга гариза бирдек һәм, причалда торган иске бер дебаркадерның өске катларында куиа-төнә математика формулалары кимерә-кимерә, имтихан тапшырдык. Пароход йөртүче капитаннар, механиклар һәм яр буе службасы өчен белгечләр хәзерләп чыгаручы, югары типтагы бу уку йорты, дөресен әйтергә кирәк, минем өчен ватып булмаслык «каты чикләвек» булып чыкты. (Җәяләр эчендә генә булса да әйтеп үтим, математика һәм физика кебек төгәл фәннәрне мнн элек-электән авыр үзләштерә идем, ничә мәртәбә шахмат уйнарга өйрәнеп карадым, күңелем утырмады, әле хәзер дә сакалы биленә җиткән дәү генә абыйларның сәгатьләр буена шахмат тактасы яиында кадакланып утыра алуларын һич башыма сыйдырып җиткермим. Бу — мактанып әйтүем түгел, офтанып әйтүем: күрәсең, шулай сыңар канатлы гына булып туганмындыр). Унбиш көннәр чамасы шулай этләнә торгач, Вәлиуллин кабул ителеп, мин, башка фәннәрдән имтихан 'бирә алсам да, бу уку йорты өчең аеруча әһәмиятле булган математикадан имтихан бирә алмыйча, яңадан Казанга кайтып китәргә мәҗбүр булдым.
- . Әмма бу фактны мин бераз алга сикерә төшеп, әлеге шул пароход дигән сүздән чыгып кына сөйләдем. Чын дөреслектә җиденче класска хәтле миңа әле байтак кына калач ашарга һәм аны нужа шулпасы белән юдырырга туры килде. Әлеге теге, мине пароходка утыртып алып киткән җизни, болай үзе миңа карата яхшы теләктә булса да, укырга тиз генә урнаштыра алмады. Ул чагында, революция кояшыннан күзләре ачылып, минем кебек, авылдан шәһәргә агылучы яшьләр гаять күп иде. Ф. Әсгать, белем нуры эзләп, таш калага омтылган яшьләр дулкы-нының күтәренке өметләрен чагылдырган мәшһүр «Таш кала» нәсерен нәкъ әиә шул елларда язды. Шулай да, әйтергә кирәк, шәһәр мине алай ансат кына «йота» алмады. Бугаздай үтмәвемнең төп сәбәпләреннән берсе: белеммен аз булуы. Авыл мәктәбенең барлы-юклы өч классың гына бетергән, русча бер авыз сүз рәтләп белмәгән, хәйләсе-мазары булмаган, таныш-белеш комиссарлары шулай ук булмаган, бары тик матур хыялы да, үзен төкле-турага охшатып күрсәтә торган яшел жилеты гына булган ялан аяклы авыл малаен бөке итеп кая булса да тыгын куярга мөмкин түгел, ә башкага ул ярамый иде. Ж,пзни мине кулымнан Җитәкләп йөртә алмады, кайбер танышларына ышандырып, калдырып кайтып китте. һич онытасым юк: аңарга хәтле бер җиргә дә чыкмаган авыл малаена — миңа, бер тиен акчасыз, ныклы таныш-белешсез, укырга керүе яки керә алмавы ачык билгеле булмаган бер хәлдә, шау-шу-
лы шәһәрдә торып калгач, бик тә күңелсез булды, әйтерсең, мине адащ. тыру ©чей юрп китереп ташладылар да инде беркайчан да, беркем дә эзләп алмаячак. Әмма нәрсә генә булмасын, мин инде авылга — абын белән җиңги янына икенче мәртәбә кире борылып кайтачак түгел, үземә үзем шулай сүз биреп кундым.
Ул чагында Казанда, элекке «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасында, «Мулланур Вахитов исемендәге .күргәзмә-тәҗрибә мәктәп-шәһәрчеге» дигән, 1 иче һәм II пче баскыч мәктәпләрдән торган һәм яхшы гына укытучылар белән тәэмин ителгән зур бер уку йорты бар иде. Мин Казанга килгән шул егерме дүртенче елда бу мәктәп каршында, авылдан килеп укучылар өчен, интернат та ачылырга тиеш иде. Ләкин мии II нче баскыч мәктәпкә эләгә алмадым, I нче баскычның дүртенче классымда гына калдым. Ә стипендия һәм интернат икенче баскычтан гына билгеләнәчәк, диләр. Шуннан нишләргә? Тотындым Вакыйфь абый артыннан чабарга. Мәктәпнең директоры Вакыйфь Зыя дигән бер кеше иде һәм, минем белүемә караганда, йомшак күңелле, рәхимле кеше иде. Берәү булса, безнең ише ябышкак малайларның (андыйлар без икәү: Казан арты ягыннан килгән Габделхак Губәев дигән малай да мим) өзлексез итәккә тагылып йөрүенә җене чыгар һәм, урамда ияргән иясез көчек балаларым таш атып куып җибәргән кебек, яныннан куып җибәрер иде. Әмма мин Вакыйфь абый мәрхүмнең безгә хәтта тупас суз әйткәнен дә хәтерләмим. Әлеге шул Вакыйфь абый чабуына тагылып, әле Наркомпроска, әле кая йөгерә торгач, безнең хәлгә кереп, Казан арты малае белән миңа «күк капу»сын ачарга булдылар, ягъни II нче баскычта укымасак та интернатка алырга һәм стипендиягә кертергә сүз бирделәр.
Бу, әлбәттә, безне бик канатландырды, ләкин шулай да җирдән очып китә алмадык. Стипендия билгеләргә һәм интернатка алырга карар бирсәләр дә, ул карар закон төсенә кергәнче һәм безне интернатка алганчы, кайда эләксә, шунда кунып, тагын ике ай вакыт үтте. Интернат ачылачак йорт, элекке Әхмәт байларның Кабан күле буендагы зур сары йортлары, әле тик ремонтлана гына башлаган иде. Ә вакыт үзенекен итә, көзге җилле-яңгырлар, салкын төннәр башланып китте, Казан арты малае Габделхак белән минем өчен бик үк җайлы түгел, кем якты чырай күрсәтсә — шунда кунып йөрибез. Белгән-күргән авыл-дашларыбызны, һәртөрле «чыбык очы» кардәшләрне йөреп чыктык. Әле интернат ачылу турында телгә дә алмыйлар иде. Белгән-күргән кешеләрдә якты чырай бетсә, әлеге шул интернат булачак Әхмәт бай йортына да кереп кунгалыйбыз, уты-суы үткәрелмәгән, ләкин ул чагында без утсыз һәм сусыз, бары тик күңел уты — өмет чаткысы белән генә җылынып та төнне үткәрел җибәрергә өйрәнгән идек инде.
Кунып чыгар урыны булмаган, кайтып китәр юлны өзеп килгән авыл малаеның салкын шәһәрдәге тормышы ипләр белән генә бәйләнми! Бервакытны шулай, башны куеп төн уздырыр җир эзләп, мин Гәрәй дигән бер авылдашыма төртелдем. Аны толчокта вак-төяк алу-сату эше белән йөри, дип сөйлиләр иде. Чын булса, башка һөнәрләре дә бар — авылдан йөк белән килгән ачык авызларны да утырткалый, имеш. Әмма без берсе турында да уйлап тормадык, көннәрдән бер көнне акы эзләп киттек. Бусы инде минем авылдаш, Габделхак алдында авылдашымның яман атын сатмыйм, шул ук вакытта бик күп шапырынырга да ашыкмыйм. Кырмыска оясы кебек кайнап торган толчокта, кешеләр арасында бәрелә-сугыла эзлибез. Ниһаять, очраттык. Йомры телемне яссы итеп сүз башладым, хәлне сөйләп бирдем. Авылдаш агаем бик ала» йомшарып төшмәде, әмма гозеребезне кире дә какмады.
— Минем әлегә эшем бар, кичкә таба әнә теге Олы лабазның аргы башына таба килерсез, мин шул тирәдә булырмын, — диде дә китеп тә барды. Димәк, бүгенгә җылы почмак табылырга тора, ти.к менә ОлЫ
лабаз дигәне генә бик олы. Җитмәсә тагын теге ягында да, бу ягында да кеше мыжгып тора, таба алырбызмы икән?
Башына төшкәч, башмакчы буласың икән, кунарга урын кирәк булгач таптык.
— Әйдә, миннән калма, — диде Гәрәй абый эре генә һәм, артына әйләнеп карап та тормыйча, тиз-тиз атлап Яна бистә ягына таба китеп тә барды. Ул чагында әле Яңа бистәгә бернинди трамвай да, автобус та йөрми, хәзерге мех фабрикаларының исе дә юк, сәүдәсе уңган кешеләр дагалы атлар җигелгән экипажларда «чак-чак» узып китәләр, әмма күбесе безнең кебек җәяүләп тәгәри иде. Яңа бистәнең олырак урамнарын аркылы узып, тар гына тыкрыклардан дәшми-тынмый гына атлыйбыз. Йортлар һаман кечерәя, җимерек коймалар, өем-өем тиресләр һаман күбәя бара, сасысы да аллага шөкер. Ниһаять, менә без тиреслек башына ук килеп чыктык. Инде монда өйләр дә рәтләп күренми, чокырлар да, шул чокырлар ярына казып ясалган вак-вак кына землянкалар. Без шул чокырлар арасында йөри торгач кичке эңгер төште, землянкаларның дүрт почмаклы кечкенә-кечкенә тәрәзәләрендә тычкан утыдай утлар күренгәли башлады. Ахыр, менә без дә килеп җиттек кебек.
— Карап кына төшегез, минем дворецка керү алай ансат түгел,— диде Гәрәй абый. Өенә кайтып җиткәннекеме, аның тавышы шактый күңелле яңгырады бу юлы. Җирне баскычлап чокып төшкән тар гына коридорны үтеп, ишекне дәррәү тибеп ачты, без керосин лампасы беләп яктыртылган һәм керосинка гөжләп торган кечкенә генә землянкага килеп кердек һәм аптырап калдык. Кинәт өч кеше килеп кергәч өн эче кинәт тулып калды, борылыр урын да юк иде. Әмма Гәрәй абыйның күңеле киң күренә, ахрысы, ул бераз гына салган да иде булса кирәк.
— Нәрсә сез катып калдыгыз, егетләр. Хәзинәдә бары шушы, салыгыз өсләрегезне,— диде ул, тәкәллефсез генә. Шундый ук корылык белән кулындагы капчыкны хатынына атып бәрде:
— Эченә кереп карарга вакыт булмады, ни туры килде, шуны ап- кайттым.
Без аның бу сүзләреңнән, әлбәттә, бернәрсә дә аңламадык, ләкин шунысы яхшы: ул моны ачуланып әйтмәде.
Гәрәй абыйның киң күңеллелеген без соңыннан, ашарга утыргач тагын да якыннанрак белдек. Ахрысы, безнең ачлы-туклы йөргәнне ул да чамалады булса кирәк, култык астына кыстырып кайткан тегермән ташы кебек ак күмәчне турады да өеп салды табынга. Менә хатыны керосинкадан кайнар аш алып килде, ниһаять, мондый бәхетне күрер көн дә бар икән! Без инде һөҗүмгә ташланырга әзер идек, әмма Гәрәй абыйның юмартлыгы чигенә барып җитмәгән булган икән.
— Кайнар аш алдыннан менә моны тотмыйбызмы? — диде ул, кайдандыр мич артыннан ярты литр аракы чыгарып.
Хатыны безне яклап арага керде:
— Укучы балаларны алай аздырмачы, Гәрәй. Языгын җыеп бетерә алмассың. -
— Язык казык башында, биеп торчы каршымда, — дип җырлап ук җибәрде хуҗа, һәм бер стакан аракыны дәррәү авызына чөйкәлтеп койды да, бераз җиңен иснәп торганнан сон, безнең кашыкка тотынуыбыз яки тотынмавыбыз белән һич исәпләшеп тормастан, шупырдатып ашын Да башлады. Без дә, әлбәттә, аннан бик калышмадык. Мондый аш-су, мондый иркенлек, мондый күңел хөрлеге тагын кайчан эләгер, эләккәндә чамалап кал — Габделхак белән әллә нидә бер күзгә күз карашып, сүзсез генә шулай сөйләшеп алабыз. Әмма үзебез вакытны һич тә бушка уздырмыйбыз, авыз белән тәлинкә арасында кашыкны йөгертә бирәбез, табын тутырып киселгән ак күмәч тә, әкренләп эрегәндәй, юкка •чыга бара иде...
Аннары алар, жир идәнгә салам түшәк җәеп, безне шунда — салам түшәккә, үзләренең аяк очларына түшәп салдылар. Озын буйлы Гәрәй абыйның сәкедән артып калган аягы нәкъ минем борын төбенә туры килде. Керосинка исенә хәзер инде аяк исе дә килеп өстәлде. Әмма шулай да Яңа бистәнең тирес башындагы шул кечкенә землянкада, идәндә, авылдашымның аягын иснәп йоклаган шул йокыдан да тәмле йокым булганын һич хәтерли алмыйм.
Иртәгесен алар безгә чәй эчертеп, кесәләребезгә берәр телем күмәч тыгып, якты йөз белән озатып калдылар. Җитмәсә әле аптырап калсак тагын килергә куштылар. Димәк, шулай икән бу Казан. Борын күтәреп йөрүче непманнардан гына тормый, аның әйбәт кешеләре дә күп икән. Инде безнең дә күңел әкренләп утыра башлады. Көндез барып укырга мәктәбебез бар, кирәк чагында -кич барып .кунарга Яна бистәнең тиреслеге башында җир идәнле «дворецыбыз» әзер.
Гәрәй абыйның җәмәгате, исеме хәтердә калмаган, бик тә рәхимле хатын булып чыкты. Ул хәтта якты чырай белән генә чикләнеп калырга теләмәде, минем аякта бернәрсә дә юклыкны күреп, бүтәнчә берничек тә ярдәм итә алмагач, үзенекенме, кайдандыр Гәрәй абын эләктереп кайтканнымы, озыи балтырлы, тезгә хәтле шнурланып менә торган, биек үкчәле хатын-кыз титры китереп тоттырды. Мин ул биек үкчәне киеп алгач берьюлы биш карыш үсеп киттем, әмма ләкин мәктәптә Казан малайларының мыскыллап көлүләре генә бераз эчемне тырный иде.
Казан малайлары дигәннән, алар арасында мин, гомумән, кара каргалар арасына эләккән ак чәүкә булдым. Буй җитеп килә торган уналты яшьлек егет, инде биек үкчәле сары гитр да киеп алгач, бөтенләй сузылдым. Билемнән генә булып калган шул кылчык малайлар арасында, ашаган көнне тук, ашамаганда ач укып йөргән булам. Тегеләрнең дөньялары түгәрәк, кайсыларын, берәр җиргә үтешли, әтиләре атка утыртып алып килә, иреннәреннән майлары чәчрәп торгандай туклар, көр күңеллеләр, өсләре-башлары бөтен, тәнәфес вакытларында, укытучыларга күрсәтмәскә тырышып кына, кыйммәтле папирослар тарталар. Исенә караганда, болай да тәмледер инде ул папирос, ә яшеренеп, тарткач, бөтенләй үстереп җибәрә тегеләрне... Эчтән генә уйлыйм: «Әмма да бер суырып карарга иде!» Ләкин сорарга хурланам. Шулай итеп, авылны сагынып, ләкин кайтып китү турында хәтта башка да китермичә, шәһәргә ияләшмәгән .килеш, әмма аның урамнарында ачлы- туклы һаман буталып, тиздән ачылачак -интернатны дүрт күз белән көтеп, көннәрне үткәрә бирәм.
Сонга таба мин әлеге теге мине биш карыш үстереп җибәргән һәм Казан малайлары өчен чәйнәр азык булган озын балтырлы, биек үкчәле сары гитрданда котылдым, шулай куна-кнтә йөргәндә тагын бер изге җан табылды. Ул изге җан дигәнем минем гитрны үзенә алып калды да аның урынына миңа үкчәсе бераз кыйшая башлаган, ләкин брезент ■кунычы әле таза сакланган итек бирде. Инде аяктан кайгы китте, Казанның ул чагымдагы калтыр-колтыр урамнарын таптый бирәм. Сорап жиоәрсәм, авылда иләгән сарык тиресеннән теккән туным да бар, искерәк булса да тужуркам да калды, ләкин үземә күрә түгел, ярлы тәкәббер, абый белән җиңгигә сер бирәсем килми, хәбәр җибәрмим. Ашлык базары рәтенә барып, солы сата килгән авылдашларымны читтән геяә' күзәтеп торам, әмма ләкин берсенә дә күренмим. Чөнки әле һаман ишаным җитмим: кала кешесе булып булырмы? Интернатка алырлармы?
Шулай икеле-микелерәк йөри торгач, үзө бер го1мердәй озын Һәм пычрак ай октябрь да узып китте. Ноябрь башларында, ахрысы килүче Октябрь бәйрәмен күздә тотып булса кирәк, Кабан күле буендагы Әхмәт оай йортында, челтәрле баскычлы, идәннән түшәмгә сузылган зур көзгеле, тәрәзә каршында балконы булган зур йортта, безнең ише авыл*
дай килеп укучы ябала тайлар өчен интернат ачылды. Бу—минем өчен революциянең беренче иң җылы .кочагы булды. И-нде хәзер, йөз суы түгеп, .кеше хозурында йөрүләр бетте, башың җиткәнчә укы да укы!
VI. ТУН ТРАГЕДИЯСЕ
Интернатка урнашып алгач, күңел тәмам тынычланды, инде мин авылдашларымның, бигрәк тә абый 'белән Туганым-җиңпипең күзенә курыкмыйча «арый алам. Шуның өстенә аерылып торган ике ай гомер эчендә авыл да сагындырып өлгергән. Барыннан да бигрәк, салкынпар якыная, өс киеме турында кайгыртырга .кирәк. Ә минем авылда әле узган кыш кына тектергән сары туным бар, көзге салкын җилләр кабатланган саеи^ бигрәк тә шул искә төшә 'башлаган иде. Шулариың барысын да сәбәп итеп, м.ин Октябрь бәйрәме арасында, берничә көнгә авылга .кайтып килергә рөхсәт алдым.
Мәтәскә шул иске урынында, өйдә дә әллә ни үзгәреш юк, тик а'бый белән Туганым-җиңги генә курсмы яхшы ук үзгәрткәннәр, башта хәбәр- сез-хәтәрсез йөреп тә, минем, ниһаять, укырга кереп кайтуым аларны сизелерлек йомшарткан иде.
— Безнең авылдан да бер камисар чыгып куйса, белмәссең. Сип, әнкәсе, бүреккә тагарлык берәр кызыл чүперәгеңие шулай да әзерли тор, — дигән булды абый, гадәттәге җорлыгына бераз мыскыл да кушып.
— И яшь кешегә укымыйча сон, — диде Туганым-җиңги. Күренеп тора: минем йорттан китүгә җиңги бик шат, тик менә әти карт кына ничектер бераз аптырабрак калган иде. Бер яктан, кече улының укып кайчан да булса бик зур «урындагы кеше» булып чыгу ихтималы аның күңелен кымырҗыта, икенче яктан, малайны канат астыннан бик үк ычкындырасы да килми иде булса кирәк. Дөресен әйткәндә, минем үз хәлем дә бик алай ансат .түгел иде. Укырга керүен кердем, ул яктан ■күңел тынычланды, ә менә авылдашларымның, бигрәк тә иптәш малай-ларның: «Соң син кем булып чыгасың инде?» дигән сорауларына җавап бирүе читен. Чөнки мин әле гомуми урта белем бирүче мәктәптә генә, аның да дүртенче .классында гына укыйм. Кем булып чыгуым турында әйтү өчен, аз дигәндә,, тагын җиде-сигез ел чиләнергә .кирәк иде. Хәер, бераздан хәйләсен таптым, авызларын тиз томалыйм тегеләрнең:
— Кем булып чыгаммы? Анысын әле сокыннанрак әйтергә булдылар. Хәзер үк әйтсәләр, куркалар: ник дисәң, безгә дпгәи урынга икенче берәүнең алданрак барып утыруы бар, шуңа күрә аны секрет итеп саклыйлар икән.
Болаи чолпап-чолгап әйтүнең ике яктан файдасы бар: беренчедән, ык-мык килеп торудан котылам, икенчедән, аны-моны шәйләп өлгермәгән авыл кешесе тиз генә үзенчә нәтиҗә ясап, баш селкеп куя: янәсе, зур урый 'булырга тиештер инде ул, алай секрет .итеп саклардай булгач.
Авылда ике кич кунып, коймак, кабартма ашап, мунча кереп, өспе- башпы алыштырып, ниһаять, тугызынчы ноябрь көнне иртә таңнан юлга чыктык. Кар яуган иде инде, .абый түрле чана җигеп Казанга үзе илтеп куярга булды. Әлбәттә, вак-төяк йомышлары да табылды бугай, ләкин сизеп торам, күңеле йомшарган, юк йомышны бар итеп минем өчен юри бара.
Әлеге теге сары тунны киеп, түрле чанага, йомшак печән өстенә кыяфәт саклап кына чыгып утырдым. Авылдан чыгып, ун-унбиш километрлар киткәнче шулай кыяфәт саклап бардым, шуннан соң һич уйламаганда кыяфәтем шиңә башлады. Ник дисәң, көн кинәт җылытып, кар урынына яңгыр ява 'башлады. Шул .көннәрдә генә яуган йомшак кар эреп, аяк асты пешмәгән боламыкка әйләнде, юл тәмам изелде. Болай да
картаеп хәлсезләнә башлаган һәм гомер-гомергә сырт сөяге күмелмӘ1..(| вХД™i кашкабыз изелгән юлдан тимерле чапаны урталай бвг.: леп. актык көчен куеп тарта иде. Канда ул кыяфәт саклап тору, ү , менгән чакларда абын бер яктан, мин икенче яктан атка булышып, чан ', иы мөгезеннән тартып менә идек. Ат туйдырып, үзебез чәй белән җВДы. нып чыгарга дип фатир төшкән җирдә, ниһаять, без түрле чанамы туга. рып калдырып, двор хуҗасы Михайло агайның ушн ароасың җигеп китәргә мәҗбүр булдык. Әмма минем әлеге тире тунны ни белән Дд алыштыру мөмкин түгел иде, көннең көн оуена өстән берөзлексез эретеп явып торган җылы яңгыр астында туным-мескеием тәмам җебеп, озынлыгы аяк йөзенә җитте.
Алай гынамы! Иза чиктем мин ул тире тун беләу. Югарыда бер әй- т2п үтелгәнчә, безнең интернатта изрысы дз дип әйтерлек авылдан кцд« гән ярлы балалары нде. Озынлыгы аяк йөзенә җиткән һәм, тәмам җебеп, буяу катнаш тире исе аңкытып торган туннан, суга төшкән тычкандай, күшегеп кайтып керүгә, интернатташ иптәшләрем төрле яктан миңа киңәшләр яудырырга тотындылар. Үзем турында түгел, тун турында Янәсе, син аны болай ит. Юк, алай итмә, менә болан ит. Батареяга элеп куярга, балконга чыгарып җилдә генә киптерергә, номшаган чагында итәген биш-алты карыш чамасы кисеп алырга да шундук бөгеп чыгарга, кыскарсын өчен аркылыга тарттырып, йонлы ягы белән стенага кадаклап куярга — о, нинди генә киңәшләр бирмәделәр миңа. Шулар арасыннан иң колакка ятышлысы — матрацны күтәрергә дә тунны бик пөхтәләп кенә, ягъни һич җыерчык-мазар калдырмыйча, матрац астына җәеп салырга һәм өстенә менеп йокларга!
Чынлап та, дөнья күргән малай авызыннан чыккан киңәш булды бусы. Иртәгесен мин тунымны матрац астыннан шактый кыскарган, кибүен кибеп җитмәсә дә, сасысы сизелерлек кимегән хәлдә тартып алдым. Шул килеш өстемә киеп мәктәпкә дә киттем. Ләкин дөнья гел яхшы кешеләрдән генә тормый икән шул, кадалып киткере. Безнең интернат малайлары арасыннан да бер хыянәтче табылды, кайсыдыр берсе минем тунның тартсаң сузыла торган кызык ягы булганлыгын шәһәр малайларына чишкән. Шуннан китте, малай, китте кәмит кору. Дөресен әйтим, безнең Вахитов мәктәбендә дә төрлесе бар иде: авылдан килеп укучы ярлы-ябагай балалары белән бергә үк шәһәрдән йөрүче, туклыклары йөзләренә бәреп чыккан һәм безнең ише «җәелергә торган сала кабартмаларыннан» ничек көләргә белмичә аптырап йөргән непман малайлары да шактый иде. Әнә шундыйлар тотындылар минем тунның итәгеннән тартырга, өскә кигәч тә килеп тарталар, вешалкада эленеп торганда да барып тарталар, кыскасы, юл килгәндәге җебүеннән әле тиешенчә кибеп җитмәгән тун янә аяк йөзенә хәтле сузылды.
Әле ул шул бер көнне генә яки берничә кен дәвамында гына булса икән. Шактый озакка сузылды бу тамаша. Көндез, мәктәпкә баргач, минем тунны итәгеннән җиргә таба тартып озынлыкка сузалар, ә кичен, мәктәптән кайткач, мин аны караватка җәеп салып, аркылыга сузам- Шулай төрлечә тарткалый торгач, аның алгы чабулары сузылып, зрт тактасы кыскарып, шактый ук Хуҗа Насретдин җөббәсенә охшап кал ды. Кыскасы, күп кенә мыскыл сүзләре ишеттем мин үл тун аркасыяД3- Шул ук вакытта аның файдасы да тимәде түгел. Беренчедән, үземнән һәм тире тунымнан мыскыллап көлүче мещан малайларьша үч !,теП' мин бик ныклап укырга керештем. Көндез мәктәптә, кичен, бирелгә" уҗинны тәлинкәсенә чаклы ялтыратып куям да,'мәктәп янәшәсендәге. анысы да шулай ук Вахитов исемендәге, китапханәгә йөгерөм һәм т3' ма.м ябылу минутына чаклы китапка кадалып утырам. Соңыннан мыек ка урый башладым, әле хәзер дә уйлангалап куям: Казанга килүемне" әнә шул 'беренче елларында, тун ачуын эчкә йотып, китапханәдә өадР
дүртәр сәгать буена рәттән матур әдәбият «кимерү» булмаган булса иде, белмим, миндә әдәбиятка хиреслек кузгалган булыр идеме икән?
Тире тунның читләтеп тигән икенче файдасы: мыскыл итүче мещан малайларына ачу итеп һәм, шунда беррәттән, мәктәптәге пионер отрядының эшен дә тәнкыйтьләп, мин «Яшь ленинчы» газетасына мәкалә яздым. Мәкаләм басылып чыкты. Мәкалә астында үземнең чабата кадәр итеп «Учкор Фатих Хөснетдинов» дип куелган исем-фамилиямне күргәч, башым күккә тиярдәй булып шатландым. Хәлбуки, эш әле аның белән генә дә бетмәде, бу мәкалә өчен миңа күпмедер шунда гонорар акчасы да тиешле,-имеш. Мин бу сүзгә башта ышанмый торсам да, акчага бик сусаганлыгым җиңде, бер дә бер көнне, сорашкалап, әлеге шул акча бирә торган җирләренә киттем. Бирделәр, әй. Чын икән, барып сорасаң, бирәләр икән! һәм шуннан соң мин хәзерге Ленин урамындагы «Советларның икенче йорты» дип атала торган йортка урнашкан «Гажур» (газета-журнал редакцияләре) якларына сукмакны мичек тә онытмаска тырыштым. Авыл җырлары кыйсасына яңа сүзләр тезеп, тәнкыйть такмаклары да чыгарам, «Яшьләр клуб көтә», «Күпер кайчан төзәлер икән?» кебек хәбәрләр дә илт.кәлнм. Шулар өчен килгән азмы-күпме гонорар акчасын һич әрәм-шәрәм итмичә җыеп бардым да, кышкы каникулга кайтыр алдыннан кибеттән дүрт метр, чапсаң балта үтмәслек, кара материя сатып алып, башны бик югары тотып, авылга кайтып кердем.
Сагынып кайттым, дип сер бирү юк, тун тышлатырга кайттым, янәсе. VII. МИН ДӘ БОЗ ЯЛЫЙ БАШЛАДЫМ
Авылдан әлеге теге бәлале тунны, бераз кыскарта төшеп, тышлатып килдем. Ул да түгел, безгә интернат буенча да барыбызныкы бер төсле кара шинельләр тектереп бирделәр. Аякта, шулай ук барыбызныкы бер очтан, резинкалы, кунычлы ботинкалар, кайгы китте өс-баш турыннан. Интернаттагы, мәктәптәге, пионер һәм комсомол оешмаларындагы тамашаларны яза .китсәң, алар үзләре биш китаплык. Кызганыч, көндәлек алып барылмаган, теркәлмәгән, хәтергә ышаиылгап. Әлеге дә баягы, культура җитмәү галәмәте. Менә хәзер моннан утыз биш-кырык ел элек баштан кичкән ул маҗараларны күз.алдына китерергә тырышып карыйм да, күбесе тузан астында күмелеп калган шул.
Кыокасы, Мәтәскә малае хәзер бер тун, бер шинель хуҗасы иңде. Тамак тук, өс бөтен, башына сыйган белемне тутыр да тутыр. Мин инде, укудан тыш, әкренләп кеше арасына да кереп барам кебек. Мәктәптә ана теле укытучысы (соңыннан ул «РСФСРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемне дә алды). Гобәйдулла Таһиров ярдәмендә әдәбият түгәрәге тезеп җибәрдек. Җитәкчесе—өлкән класс укучысы һәм соңыннан үзе дә матур-матур гына хикәяләр язган .Нигъмәш Булат дигән кеше. Казанның зур булмаган 'бер сәүдәгәренең, баласы Нигъмәш Булат, фанатик фикерле әти-әниләре белән килешмичә, араны өзеп, алардан чыгып киткән, безнең белән интернатта тора, без ашаган карабодай боткасын ашый, ләкин үзенә бездән артыграк та өлеш чыгаралар: «сарык тиресе бөркәнгән бүре баласы» дип, әле теге, әле бу яктан ком-сомол матбугатында чеметкәли торалар иде. Мәктәп җыелышларында Да әледән-әле эләгә тора үзенә. Бик тирәнтен кичерә иде ул мондый Ашлануларны. Болан да бик йомшак, оялчан, сөйләшкәндә теле тотлыга торган Нигъмәш Булат, башына әнә шундый тукмаклар төшкәннән соң, бөтенләй телсез кала. Кешедән кача, ашарга да башкалардан соңга калып кына төшә һәм бертуктаусыз укый, күзләре кызарып беткәнче укый иде. Шул ук вакытта кушылган җәмәгать эшләрен дә бик төгәл башкара: учкомда да ул, әдәбият түгәрәгенең җитәкчесе дә ул, интер-
натта чыга торган стена газетасының редакторы да ул. Әнә шул Hi!rb. мәш Булат үзе чыгара торган стена газетасына минем бик тә Тукайча иттереп вәзенен, кафиясен җиткереп язган шигыремне басып чыгарды «Басып’чыгарды» дип әйтәм, чөнки почеркы бик яхшы, уңга да, сулга да авышмаган түп-түгәрәк хәрефләрне берсе артыннан икенчесең тезеп кенә бара һәм әнә шул матур почеркы белән стена газетасын башыннан азагына чаклы бер үзе коеп чыга иде. Соңыннан да мин оаитак кына матур почерклы кешеләрне күрдем, әмма Нигьмәш Булат кебек коеп куючы кешене күргәнем булмады.
Гомумән, җылы күңелле, миһербанлы, кагылу-сугылуны күп күргән кеше буларак, китек күцеллеләрне бик тиз танып алып, үз җылысына тарта белә торган бу иптәш начар язучы да түгел иде. Аның соңыннан байтак кына хикәяләре матбугатта басылып та чыкты, ялгышмасам, хәтта бер җыентыгы да чыкты түгелме икән! Шул хикәяләре арасыннан «Малай укырга .качкач...» дигән хикәясе, ничектер, аеруча хәтердә калган. Гади бер авыл кешесе авызыннан, шуның теле һәм дәиьяга карашы аша үткәзеп, сөйләнә торган бу хикәядә крестьянга хас җиңелчә Юмор, әйләнә-тирәдә кузгалган хәл-әхвәлләргә сәерсенеп карау, ләкин, бер үк вакытта, күңеленнән бик тә килешү, дәшми-тынмый гына хуплап тору бөркелә иде. Күрәсең, безгә, безнең әтиләргә, шул гомуми .күтәрелеш чорының байтак кешеләренә хас, алар өчен уртак тойгылар булганга күрәдер, Нигьмәшнең ул хикәясе аеруча хәтердә калган.
Соңыннан Нигьмәш Булат Татарстан районнарының берсендә укытучы булып эшләде һәм электән үк саулыкка туймыйча килгән бу бик тә юка, бик тә нәзберек кеше Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт фронты частьларының берсендә хезмәт иткәндә үпкәсенә каты салкын тидереп, шул чирдән терелә алмыйча, яшьлән генә дөньядан китте.
Шул Нигьмәш Булат җитәкчелек иткән әдәби түгәрәктә катнашкала п йөргәндә безне Тукай урамының аргы очында, элекке атаклы «Учительская школа» бинасына урнашкан татар мәктәбенә алып киттеләр. Үзешчән көчләрне аралаштырып ясалган катнаш кичә булды кебек. Ул мәктәптә ана телен һәм әдәбиятны танылган шагыйрь Төхфәт Ченәкәй урыта иде. Барысы да хәтердә калмаган, кичәдә үзем язган бер шигырьне укып, мин дә катнаштым. Шигыр_ем ошагандыр дисәм, гөнаһлы булудан куркам, нәрсә булгандыр, кичәдән соң Ченәкәй мине үзе яши торган бүлмәгә кунакка алып китте. Ул хәзерге Киров урамында, автопарк янындагы бакча каршында, элекке Апанаев номерларының берсендә, озынлыкка сузылган тар гына бер бүлмәдә тора иде. Без икәү генә түгел, безгә кечерәк кенә бер кыз да кушылды.
— Менә бу туташ та сезнең Вахитов мәктәбендә укый, — диде Ченәкәй, юлда килгәндә мине әлеге кыз белән таныштырып. — Салиха атлы. Син әле аны белмисең дә икән, үзең тагын шигырь язган булгансың.
Чынлап та, аңарга хәтле мин Салихәны белми идем. Бәлки күргәнем булгандыр, ләкин шәһәрдән йөреп укучыларны мин, үҗәт бер кирелек беләи, һаман әле кабул итә алмыйм, туң ачуы да бетмәгән булгандыр, өс-башларына әдәм рәтлерәк киенеп, шәһәрдән йөреп укучылар минем өчен әлегә барсы да бер чыбыктан сөрелгән яки сөрелергә тиешле «непман балалары» иде.
^Ченәкәй бүлмәсенә кереп ут алгач, кинәт аптырап киттем: кара әле, сөйкемле генә кыз ңкән бу Салиха дигәннәре. Мөгаен «непмаи кызы» түгелдер. Өске киемен салгач, ул тагын да юкара, нечкәрә төшкәндәй булып калды. Ишек төбендәге урындыкка бөрешеп кенә утырды, Ү^® әледән-әле маңгай астыннан гына ятсынып караигалап ача иде Ченәкәй агай, чәй һәм пәрәмәч китерәм, дип каядыр аска төшеп китте. Ул әйләнеп кергәнче без Салиха белән ләм-ми.м бер сүз алышмыйча читлеккә эләккән бүре балаларыдай, икебез ике читтә тып-тыи гына утырып тор-
дык. Вакыт, әлбәттә, бик озак үтте. Шуяда мин Салихаиың үкчәсе кырылган иске туфлиен күреп алдым һәм кинәт күңелем йомшап китте. «Юк, непмам кызы түгел бу, туфлиеннан үк күренеп тора».
Ченәкәй агай пәрәмәч белән чәйгә әле тик заказ гына биргән икән, пәрәмәч өлгергәнче безнең укуларыбыз, ничек яшәвебез турында сораш- каларга тотынды. ЛАинем кайчан яза башлавым, кемне яратып укуым белән кызыксынды. Мин ык-мы.к килдем, колакларыма чаклы кызардым. Ахры, рәтле-башлы бер җавап та бирә алмадым кебек. Чөнки минем яратып укымаган бер кемем дә юк, минем шундый чагым, юк кына колачым белән дөньяны колачларга әзер идем. Шуннан соң Ченәкәй агай үзе миңа вәзеннәр, шигырьнең калыбы, кафиясе, үлчәве турында микем башыма сыймын торган зур-зур киңәшләр бирде. Ул арада подноска олы гына ак чәйнек, аның янына чәй пешергән икенче бер кечкенә чәйнек куеп, тәлинкәгә кайнар пәрәмәч өеп, безгә ужин китерделәр. Бүлмәгә ризык исе таралды, хәзергә минем өчен иң аңлашыла торганы менә шушысы иде.
Пәрәмәчне дәррәү урып ташларга бик ният булса да, андый тупаслыкны эшләп буламы соң, өлкән шагыйрь абый өендә утырабыз лабаса. Ченәкәй агайның бик тырышып .кыставы да безгә берәр пәрәмәчтән арыга китәргә мөмкинлек бирмәде.
Чәйдән соң без кинәт аптырабрак калдык. Сөйләшенәсе сүз сөйләшенеп беткән, ашагач та торып качарга ничектер уңайсыз иде. Ченәкәй агай мондый хәлне дә күз алдында тоткан булса кирәк, -китаплары арасыннан карта колодасы .кебек, ләкин зурлыклары ягыннан картадай зуррак, төрлесе төрле чәчәкле, төрлесенә төрле матур сүзләр, җырлардан өзекләр, чәчәк исемнәре, кеше исемнәре, гөл исемнәре язылган открыткалар тартып чыгарды һәм:
— Әйдә алайса, почта уены уйнап карыйк, — дип, әлеге открыткаларны безгә өләшә башлады.
Авылда почта уены бөтенләй башка, анда «почта» сине караңгы өналдыиа чакырып чыгара һәм шунда күңелеңә ошаган кыз белән икәү генә каласың. Әлбәттә, салкын булмый. Монда болай өстәл янында гына утырып уйныйсы икән. Көн туган саен белемем арта бара, менә инде кала «почта»сын да уйный белә башладым.
Шулай да «почта» уены әллә ни кызып китә алмады. Мин аның серенә дә рәтләп төшенә алмый калдым, Салиха, кинәт урыныннан торып, китәргә җыена башлады.
— Юк, китәм, китәм... Соцга калсам, аннары Алма-апа ишекне бикләп куя, — дип кабатлавын белде ул, Чөнәкәйнең утырырга кыставына каршы. Мин чын күңелемнән Салиха ягында идем, без өчебез дә кузгалдык. Өстәлдә ничек эләксә, шулай ташланган «чәчәкле открыткалар», яртылаш кына эчелгән стаканлы чәйләр, инде суынып беткән пәрәмәч, укылмаган шигырь китабы һәм язылмаган кәгазь битләре аунап калды, ялгыз тормыш белән яшәүче Ченәкәй агай мондый «шагыйрәмә тәртип- сезлек».кә күнеккән иде булса кирәк, барысына да кул гына селтәде.
— Мондый караңгы кичтә кыз баланы ялгызын гына йөртергә ярыймы соң, — диде ул, урамга чыгу белән Салихәның култыгыннан алып. Ул моны үзенчә бик килештереп, шагыйранә нәзакәтлелек белән, оездәп шактый олы кеше буларак, икебезгә дә акыл биргән кебек итеп әйтте. Ләкин мин аның бу соңгы сүзләрен дә, Салиханы һич тәкәллефсез култыклап алуым да ошатмадым. Ак маңгайлы, кап-кара күзле, озын керфекле, җимерек түфлнле ул чандыр кызга, аның озак-озак һич сүзсез мөлдерәп карап утыруларына, аның кинәт ясалган кискен хәрәкәтләренә, аның көмештәй чыңлап торган саф, җанга ягымлы тавышына, күрәсең, мин дә бик алай битараф калмаганмын булса кирәк.
Шуннан соң мин Ченәкәй агай белән алай якынтын очрашканымны хәтерләмим һәм бу .аңлашыла да. Ул — инде ун еллардан бирле басы
лып килгән өлкән шагыйрь; өлкән яшьләрдәге кеше ә мин сыерлар Су эчкәндә әле тик боз гына яларга өйрәнеп килүче яшь бозау -- 6e3BJ арада нинди дә булса җитди уртаклык булуы мөмкинме! Шулай да Ченәкәи агай мине онытып та бетермәде. Ул елларда укучы яшьләрне, күбрәк җыелу урыны булган Педтехникум, Татрабфак, Вахитов Мәк. тәбе кичәләренең әле берсендә, әле икенчесендә, әллә кайдаң таньщ алып, исәнләшә, кулын бирә, укуым, шигырь язу эшендәге уңышларым белән кызыксына һәм анык бу эше мине ярыйсы гына .канатландыра идг
Соңыннан, 1927 нче елларда бугай, Ченәкәи агайның шул Апанаев номерларындагы бүлмәсендә ул мине беренче тапкыр Муса Җәлил белән таныштырды. Мусаның Мәскәү университетында укыган чагы идд булса кирәк, матбугатта исеме шактый гына күренгән .кеше иде. һәрхәлдә, Муса минем хыялымда зур һәм шактый мәһабәт кыяфәтле бер кеше булып гәүдәләнә иде. Әмма кышкы салкыннан түгәрәк битләре алсуланып янган, йомры гына, көләч кенә, үзе гаҗәп тере, сөйләргә, шауларга ярата торган, күрер күзгә әле тик минем сыңар гына бер яшүсмер килеп кергәч һәм ул яшүсмер дигәнем ииде исеме яңгырый башлаган Муса
Ченәкәи агайның әлеге шул тар гына бүлмәсендә, ләкин киң күңел белән куелган сые (әлеге шул кайнар пәрәмәч тә, олылы-ксчеле ике ак чәйнек) янында башланган дуслыгыбыз озын гомерле һәм шактый нык булып чыкты. Мин үзем, мәсәлән, Мусадан бик тә канәгать. Сүзем бераз тый- наксызрак яңгыраса, гафу итегез, әмма күңелемдәген әйтми калдыра алмыйм: Муса мәрхүм исән булган булса, ихтимал, ул да минем турыда начарны әйтмәс иде. V111. ЯЗНЫҢ БЕР КӨНЕНДӘ
1926 нчы елның марты татарның ике зур язучысын алып китте. 9 нчы мартта Казанда атаклы Фатих Әмирхан үлде, мартның икенче яртысында 5 фада Сәгыйть Рәмиевне җирләделәр. Боларның икесе дә мәктәп программаларында урын алган, әсәрләре хрестоматияләргә кергән, класста үтелә торган язучылар, шуның өстенә Сәгыйдьнең бунтарь рухлы кайбер шигырьләрен ятлап та өлгергәнбез, мәктәптә аз гына кырын килә башласа яки шуклыгыбыз аркасында укытучылардан бераз эләксә, үзебезне шундук урынсыз җәберләнгән бөек геройлар дәрәжэ- сенә күтәреп, мәктәп администрациясенә мөнәсәбәттә оппозициягә керәбез һәм шундый чакларда Сәгыйть Рәмиевнең кизәнү һәм ләгънәт белән тулы шигырьләре безнең кәефкә аеруча тәңгәл туры җилә торган иде. Ә инде аның «Сызла, күңелем!» дигән шигырен мин үзем, мәсәлән, күп' ме генә кызларның альбомына тырышып-тырышып күчереп язмадым
Фатих Әмирханның «Тигезсезләр»е буенча булган бер диспутта У»м‘ тучыбыз бу әсәрнең геройларыннан Рокыя белән Гомәрне, Евро"? культурасына омтылучылар сыйфатында, билгеле бер дәрәҗәдә яклы» башлагач, җыйнаулашып аңарга ташлануыбыз һәм бичара укытучыны чак кына контрреволюционлыкта гаепләмичә калуыбыз әле дә булса хәтердә, һәрхәлдә, без ул чагында татар әдәбиятын күбрәк, яратыбрак
ҮТеЛГӘП адәбият белән геиә чикләнмичә, китапханәләргә чабыл, яраткан язучыларыбызныц барлык әсәрләрен дә «сөре»
Җәлил булып чыккач, мин бер үк вакытта гаҗәпләнеп тә, аптырабрак та калдым. Шул ук вакытта рәхәт тә иде миңа. Бу инде, Ченәкәи агай кебек, һәр сүзен акыл бирергә тырышып әйтми, бу — бөтенләе белән үз кеше. Моның белән сөйләшергә, бәхәсләшергә, туры килсә, бергәләп ат саклый барырга, туры килсә, икеңә дә бердәй ошаган матур кыз өчен егетләрчә бер бәргәләшеп алырга була. Дөрес, Муса мәрхүм белән без ул чиккә үк барып җитмәдек. Бәхеткә каршы, чорыбыз бай, яшьлегебез мул, кызларыбыз куп иде, талашмыйча да бик әйбәт бүлештек. Әмма
чыгарга» тырышабыз, язучы, артист турында телдә йөри торган төрле сүзләрне колак яныннан тыныч кына һич уздырмыйбыз, шундук үзебезнең мөнәсәбәтебез калкып чыга, яраткан язучыңа карата нинди дә булса начар сүз әйткәннәрен ишетсәң, юк шпагаңны бар итеп, шундук кылычка-кылыч килергә әзер торасын. Менә нинди изге Дон-Кихотлык чорларын кичердек без!
һәрнәрсәне, хәтта кечкенә генә хәл-әхвәлне дә йөрәгебез аша үткәрергә өйрәнгән без яшь энтузиастлар өчен .икс зур язучының бер-бер артлы үлеп китүе, үземнән-үзе аңлашыла, тетрәткеч бер вакыйга булды. Әле дә бик яхшы хәтеремдә: Фатих Әмирханны .күмәсе көнне мин мәктәптән интернатка кайтмыйча, сумкамны аскан килеш, иртәдән кичкә хәтле, ашау-эчүне онытып, гел аяк өстендә, кешеләр арасында буталып йөрдем. Мартның беренче яртысы гына булса да, аяк асты яхшы ук җебегән иде. Башта язучының Жуковский урамындагы фатиры тирәсендә чуалдык. Аннары мәрхүмнең гәүдәсен хәзерге Ирек мәйданына куеп, шунда кайгы митингысы оештырдылар. Митингны мәһабәт зур гәүдәле, җитү чәчле, яңгыравык тавышлы бер кеше ачты. Китапларда .күренгән рәсеме буенча да чамалап алган идем, ул да түгел, җыелган халык арасында «чыш-пыш» сүз дә китте, митингны ачучы — шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурмаш икән. Күп кенә сүзләрен ишетеп тә булмады, ишеткән чаклысы да минем тар бугаздан ансат кына шуып үтәрлек түгел иде. Аңлаган чаклысы шул булды: Фатих Әмирхан дигәне бераз тегеләйрәк булган икән. Беренчедән, әйтергә кирәк, мулла малае икән. Ә безнең ул чакта, чыгышын яшереп, ялган белешмәләр ясатып, укырга кереп урнашкан мулла малайлары белән көрәшеп тә баш катып беткән иде. Ул халыкны бер дә өнәмибез, сарык тиресе бөркәнгән бүре балалары дип кенә атыйбыз. Икенчедән, ул Фатих Әмирхан дигән язучы революциядән сон бик алай ишеп-торып язмаган да, имеш. Шулай да үзе, аумакайлык күрсәтеп, маташтырып йөрмәгән, сәламәтлеге начар булуга карамастан, эшләгән, укыткан, газеталарда мәкаләләр язган, кыскасы, платформалы бер кеше булган.
Мин үзем, мәсәлән, ул «платформалы» дигән сүздән пычагымны да аңламасам да, шулай да күңелемә бик ошады ул сүз. Платформалы кеше булгач, начар кеше түгел инде ул, юкны маташтырмагыз. Язган китапларын бик яратып укыган булганлыктан, мин күңелемнән Ф. Әмирханны гел яклыйм, аңарга карата бер дә авыр сүз әйттерәсем килми иде.
Фәтхи Бурнаштан соң, бүрекләрем салып та, бүрекләрен салмыйча да, тагын дүрт-биш оратор чыгып сөйләде — язучылар, редакцияләрдә эшләүчеләр, наркомнар булды болары. Барысы да Фатих Әмирханны бик шәп кеше итеп чыгардылар, ә мпн үзем инде бу мәсьәләдә әллә кайчан карарымны әзерләп, пичәтемне басып куйганмын: шәп кеше булмаса, .көндезге ашны онытып, болан авызымны ачып йөримме соң ми и!
Аннары табутны салган машинаны кузгатып, түбәнгә таба әкрен генә алып төшеп киттеләр. Халык төркеме кузгалды, китаплар тутырган авыр сумкамны артка таба шудыра биреп, мпн дә шунда, халык төркеме арасында атладым. Болакның бу ягына чыккач, халык төркеме тагын да ишәя төште, койма башларыннан яки, җәйгә ерак булуга карамастан, ябыштырылган тәрәзәләрне каерып ачып, сөйгән әдипне соңгы мәртәбә күзләре белән тавышсыз-тынсыз гына озатып калалар иде...
Хәер, барысы да тавышсыз-тынсыз гына түгел иде. Мәсәлән, Тукай Урамы чатыннан борылганда кыска аяклы, ак бишмәтле, сай гына каракүл бүрекле бер карсак кеше, таягын болгын-болгын, сафны ярып арага килеп керде дә:
— һай, бәдбәхет! Тар балаклы Зариф хәзрәт малае. Яхшыдан яман туган нәрсә. Шәкертләрне аздырып, марҗа кызлары артыннан чабып аягың корган иде, чнде ходай кодрәте белән бөтенләйгә каткан икәнсең,
бәракалла1 - дип сөйләнә-сөйлриә, табут куелган машинага таба ырып. ерып бара башлады. Шактый ук тамаша чыгарыр кебек !<ҮРенгәи бу камыт аякка, хәер, озак канат ярырга ирек бирмәделәр. Кайсыдыр берсе аны, кыскыч белән баканы күтәреп аткан кеоек, ик у. тыгын нан җиңел генә күтәреп алып, тротуар читенә чыгарып атты. Соңыннан кешедән ишетеп белдем: иске Казаннан, заманасында 1а >ду. i а 1укай һәм Фатих Әмирхан каләме тарафыннан кайта-каита көйдерелгән иске Печән базарыннан ничектер исән-сау сакланып калган бу тип неп- маннар Казанының колоритлы бер мәзәкчесе Гыймади хәлфә булып чыкты. Гыймади хәлфә турында төрле сүзләр йөри иде ул чагында. Имештер, ул хатынын кыйнарга дәрте бик кузгалган минутларда иң элек өстәл өстенә сикереп менә икән дә, ди, хатынын өстәл янына чакырып китереп, шуннан, өстәлгә баскан җирдән генә тукмый башлый, имеш. Булыр, ник булмасын, болай кыннарга буе җитмәгәч.
Аннары тагын мондый бер фактны да әйтәләр иде. «Кызыл Татарстан» газетасында аның турында бик усал бер фельетон басылгач, Гыймади хәлфә редакциягә барып: «Кайсыгызны таяклыйм? Я әйтегез?» дип дау кубарып йөргән, имеш. Шуннан озак та узмады, шул ук газетада «Татарстан Бәчәсакасы» 1 дигән исем астында, аның турында икенче фельетон да басылды. Бу чүплек башы героеның котырынып табутка ташланырга маташуын күргәч, әдип Фатих Әмирханның минем караштагы әһәмияте аеруча үсеп киткәндәй булды.
«Чаткы» мәйданына килеп җиткәч, процессияне тагын туктаттылар, бу голы инде дин әһелләре канат ярган иде. Муллалардан берсе чыгып, Фатих дамелланың, янәсе, имеш, дин юлында күрсәткән хезмәтләрен, динне, укыту-гыйлем бирү эшләрен «ислах кылу»да үзеннән күп көч сарыф иткән «тәрәккый-пәрвәр бер адәм» булганлыгын тырышып-тыры- шып исбат итәргә маташты. Икенче бер чалмалысы, бүтән бер сүз дә таба алмагач, мәрхүмне Харитонов матбагасында күп төрле хаталар белән басылган Коръанны төзәтеп бастыруда зурлап искә алды. Югарыдан, Театр мәйданындагы митингтан килгән совет активы да шунда ук иде. Бу «мактаулар» барганда алар, колакларын кая куярга белмәгәндәй, арткырак планда аптырабрак басып тордылар. Әмма иң аптырат-кычы алда булган икон. Бер кызып киткән дин әһелләре, иске Печән базары калдыклары алдында үзләренең әле яхшы ук йогынтылы булуларын чамалап булса кирәк, кызмага бирелеп киттеләр:
— Мәрхүмнең үлем алдыннан әйткән васыяте шулай, җеназа намазы укып җирләргә кушкан, әйдәгез, әһеле-мөселман, сафка басыгыз, ваҗип эшне башкарыйк, —дип, берсе шунда әйдәү дә салды. Җыелган халык арасында ачыктан-ачык бер уңайсызлану кузгалды, кемнәрдер арткарак шуып калырга тырыштылар, кайсыларыдыр алгарак үтте. Шулай бер ыгы-зыгы килеп алганнан соң, арттагыларның аптырау катнаш сәерсенеп һәм үзара пышылдашып карап торулары астында, әлеге теге дин әһелләре, бик үк җиренә җиткереп бул-маса да, шулай да киртәсенә кертеп, бер-ике мәртәбә «ят та тор» ясап алдылар. Күренеп тора: монда эш яхшы ук оуталып бара иде. Җеназа намазы бетеп, процессия >рыныннан кузгалганнан соң, кешегә аны-моны сиздермәс өчен кепкасының козыреклы ягын тиз генә алга әйләндереп маташучыларны (намаз укыганда ул козырекны артка әйләндереп кигән булган!) мин Ү3 күзләрем белән күрдем. Ә кайбер таркаурак кешеләр, әйләндереп кияр- ™пб®те“лән онытып’ шулаи аРтка караган козыреклы килеш атлый бир-
ШНеҢ ала:кола бер төс ала барганлыгы күз алдында иде. Иртз- беп ИКР * ГСЛ ЭЯК ӨСТеНДӘ йөреп бик а1’ьж‘<ан булганга, тагын
бер'Ике чат баргач- мнн каласы иттем. Шунда әллә кайдан гына безне»
интернат малайлары да килеп чыкты, без ишеткән-күргәннәрсбез турында сөйләшә-сөиләшә кайту ягына борылдык.
Әллә шаяртып, әллә .үчекләү нияте белән, Вилданов дигән бер очлы гел шунда мина төрттереп әйтә куйды:
— Ул да Фатих атлы булган, син дә Фатих, бушаган урынга син кереп бас инде, малай.
Нпткәп бушаган урып? Ниткән авыз еру бу? Җитмәсә тагын шундый буталчык бер көндә! Күрәсең, аның «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында басылган бармак башы чаклы җырларыма, стена газетасында Нигьмәш Булат төзәтеп урнаштырган шигыремә, я булмаса өченче ел, интернатта узган бер кичәдә, үзем җырлап, үзем кул чабуга ишарәләп, мине мыскыл итеп әйтүе булгандыр. Янәсе, әнә нинди була ул язучы! Үлгәннән соң да чалмалысын да, кспкалысын да — бөтен дөньясын аякка бастыра. Ә син авылда тышлатып килгән сасы туның белән үзеңне, имеш, язучы дип йөргән буласың.
Язучы дип йөргәнем юк. Ә шулай да бик ачуымны китерде бу мишәр малае.
— Әллә басмаммы? Әллә язучыны мөгезле кеше була дип уйлыйсынмы? — дидем .мин, теге малайның якасыннан борып алырдай булып.
һәм әнә шул кичне, март аеның челтәрле бозлар белән . тулган әнә шул кичендә, язучы Фатих Әмирхан абыйны озаткан моңсу көннең моңсу кичендә, теге Вилданов дигән мишәр малаена ачу итеп, мин үзе.мә-үзем сүз бирдем: ә менә мин дә чынлап торып язучы булып китсәм! Фатих Әмирхан абый урынына дип әйтмим, аның үз урыны, минем үз урыным булыр. Нигә? Мин кешедән кнммени?
J IX. БЕЗ ТАКТАШНЫ ТЫҢЛАДЫК
Ант итүен итсәм дә, шулай да язучы булып китү алай ансат бер эш түгел икән. Дөрес, «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында минем халык җырларыннан азган шигырьләрем әледән-әле чыккалый тора. Дөрес, мине хәзер мәктәптә «шагыйрь» дип кенә йөриләр, янәсе, безнең Вахитов мәктәбенең дә бер язучысы, бер шагыйре бар. Язучы дигәне — Нигъмәш Булат, шагыйре, янәсе, мин булам. Яшерен-батырын түгел, «гонорар» дигәннең дә тәмен белә башладым, шулай аз-мазлап тамып торган тиеннәрне җыеп килеп, өскә ул вакытларда яшьләр арасында бик модада булган «юнгштурм» костюмы, күптәннән кызыгып йөргән күн куртка, коричневый штиблетлар, йон гитр алып кидем, койрык сыртта хәзер. Мәктәптәге деткорлар түгәрәгенә генә сынмый башладым, атнага бер мәртәбә Мәдәният йортына — яшь язучылар түгәрәгенә чабам. Островский урамы почмагындагы, хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасында яшь язучылар түгәрәге җыела, анда озын йонлы кыска тунын киеп, тирән эчле кепкасын күзләренә чаклы батырып, кулына .мәңге аерылмас күренгән кәкре башлы таягын тотып, салкыннан алсуланып Такташ килеп керә. Аңарга ияреп, киеме белән дә Такташка охшарга тырышып йөрүче бүре тунлы Кутуи, озын шинельдән Демьян Фәтхи килә. Ул да түгел, ТКУдаи үзләрен тәмам пешеп чыккан яшь марксистлар итеп санаучы, туры килсә, авызларыннан төкерекләр чәчә-чәчә ораторлык итүче, мәхәббәт, шәхси бәхет-сәгадәт, гаилә тынычлыгы кебек иске тормыш «крамолалары» турында сүз кузгалса, өскә очып кунарга әзер торучы яшь тәнкыйтьчеләр — Яуми, Ф Мө^әгыҢть^ Г. Кадиров килеп чыга. Башлана шигырь уку, китә кайнар бәхәсләр. Бәхәс — кайчагында талашка әйләнә, сүзләрне үлчәп торулар бетә, пәри тУе кузгалган чаклар була. Тыңлап, карап торып туеп булмый. Бөтен кеше дәртле, бөтенесендә яшьлек энтузиазмы кайный. Әле канатлар гына чыккан, дөньяның киңлеген, яктылыгын әле тик тоя гына башла-
Ә.“ № 1.
гаи. иртәгә шундый ук якты көн тагып туасын уйлап та карамый, бүген, җирдән бер күтәрелеп киткән чагында очып калырга, уйнап калырга, кычкырып калырга ашыга.
Әле тик канат кына ярган шул яшъ бөркетләр арасыннан, шау-щу һәм ыгы-зыгы арасыннан, зур һәм чак кына мопсу бер күренеш булып,, күңелдә ялгыз бер Такташ кына утырып калган. Менә кемдер аның исемен әйтә, менә ул Мәдәният портының сәхнәсенә чыгып раса. Кайчандыр Татар театры бинасы булган бу йортның сәхнәсе шактый зур, юк-бар әсәр, юк-бар тавыш белән анда югалып калуың да мөмкин һәм безнең күз алдында куырылып төшкәп яшь әтәчләр шактын күп булды анда. Ө менә Такташ... Өстендә нәрсә була иде аның? Хәзер инде, утыз-утыз биш елдан сон, ул турыда сүз алып бару да кыеп. Бер нәрсәне бнк ачык әйтергә мөмкин: эмә-җептән генә төшкән бик шәл костюм булмас иде бервакытта да. Садә генә киемнән, чалбарының бер балагы икенчесенә караганда чак кына кыскарак та кебек, шуның өстеннән билсез, киң толстовка кигән. Ашыкмый гына атлап чыгар, сәхнә алдына ук килеп туктар, зур зәңгәр күзләре белән томырылып залга бер карап алыр... Калын иреннәреннән әлегә әйтелмәгән, мепә-менә әйтеләчәк елмаю нуры узар һәм секундның кыска бер мизгелендә аның горур җил-пенеп, башын артка ташлап алуы булыр... Аннан соң да мин байтак кына сәхнәләрне, ораторларны, үз әсәрләрен укый белеп укучы язучыларны, шагыйрьләрне, сәхнәдә үзен судагы балыктай тотучы эстрада кумирларын кургәләдем, әмма Такташ чыгуы кебек сәхнәгә чыгуны һәм Такташның башын чайкап башлап китүе кебек башлап китүне беркайчан да күргәнем юк. Тел белән әйтеп булмый торган ниндидер бер садәлек бөркелеп торыр иде аңардан, һәм менә ул башлый, әкрен генә сөйли башлый. Әйе, элек әкрен генә, кабаланмыйча гына, аннары, ахрысы үзе дә мавыгып булса кирәк, тавышы үсә бара, үзе дә дәртләнә, безне дә кабыза бара, без, тыңлаучы буларак, үз-үзебезне онытабыз, тотышыбыз белән аның «сихеренә» бирелеп, ул тавышның күңелне иркәләүче аһәңе, шагыйрьнең хәкимдарлыгы астында калабыз: әйдә, кая алып барса да барсын, соңыннан Ф. Мөсәгыйть белән Яүми безгә, шәт, әйтеп бирерләр, ә хәзергә, шагыйрьнең уз авызыннан чыккан үз сүзләрен тыңлаган минутта, безнең өчен гүяки бүтән дөнья юк, без үзебез теләп үзебезне аның сихерле дөньясына тапшырганбыз...
Бигрәк тә шунысы хәтәр: мин әнә шул чакта, Казан урамнарыннан Такташ атлап йөргән әнә шул көннәрдә, Казан сәхнәләрендә Такташ яңгыраган чорда әдәбият "дөньясына а.як басарга җөрьәт иттем. Үземнең әле кичә генә буразнадан тартып алган кып-кыска аякларым белән, Кеше каршына чыгып баскач югалып кала торган юк кына тавышым белән. Ходавәндә! Нинди генә саташулар кичерми кеше дигәнең!
Шуннан соң мин, мәктәп тормышыннан вак-төяк хәбәрләр язудан башка, бернәрсә дә язмас булдым. Мәктәптә, интернат малайлары арасында кем дә оулса миңа «шагыйрь» дип эндәшсә, җен ачуларым чыга иде. Нишләп шагыйрь булыйм, ди, мин! Әнә ул кемнәр шагыйрь: Такташ, Кутуй, һич югы Демьян Фәтхи дә ярый. Әллә нинди кеше аңламастан сүзләр табын, шигыренә чегән кызлары кыстырып яза. Укуы да ярыисы гына. Такташ кебек ләп үк ташламаса да бәрхеттән
баритон тавышы белән сузып-сузып укуы миңа бик ошый. Шигырь язмасам да Мәдәният йортына - яшь язучылар түгәрәгемә кызыксынып чабам. Такташ белән Кутуй чыгыш ясаячак дисәләр әлеге теге кыска кун курткамны элеп, җир читенә дисәләр —җир читенә китәргә әзер. (Җәяләр эчендә генә булса да әйтим: Кутуй мәрхүм үзенең «Аттылар», «Пычкы», «Портфель» дигәп шигырьләрен бик яхшы укый һәм әдәбият турыңда ярсып-ярсып речьләр сөйли иде ул заманда ВПИ бе
тергән, русчасы бик яхшы булган, әдәбиятта шактый тирән йөзә торган кеше икәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде.)
Зур нәрсәләргә үрелеп, әдәбият эшенең читен бер хезмәт булуын тиешенчә искә алмыйча, ялтыравыклы тышкы бизәкләренә кызыгып (шагыйрьләр озын чәч үстерәләр, аларның портретларын журналларда басып чыгаралар, шагыйрьләрне кызлар ярата), ләкин үзем язган чүп- чарларның берсеннән дә канәгать булмыйча, иләсләнеп йөргән әнә шул көннәрдә минем күңелемне ачкан, хәлсезләнеп салынган канатларыма көч биргән тагын бер нәрсә — ул рус әдәбияты булды. Үзебезнең авылда чакта ук Әхмәтша абый ачкан авыл китапханәсенең бер шкаф китабын инде «ашап килгән», Казанга килгәч, ялгыз башым ямансулап йөргән чакларымда 'китаптан тынычлык табып, Вахитов исемендәге зур китапханәгә йөреп, татар әдәбиятыннан булган байлыкны байтак кына чөмергән идем һәм менә шунда минем авызым тиз генә чөмереп бетерә алмаслык диңгезгә — бөек рус әдәбиятына тиде. Дөресен әйтим, башта мин аны ул хәтле тирәннән аңлап та җитми идем. Кызыксынуым, бәлки, шактый дәрәҗәдә әлеге шул тышкы, өстә ялтырап яткан сәбәпләрдән булгандыр. Беренчедән, ничек кенә димә, кулыңа русча китап тотып йөрү кызык: янәсе, мин дә русча укый беләм хәзер! Икенчедән, кычкы- рып-кычкырып русча укысаң, тел шомара. Авылга кайткач, элекке иптәш малайлар арасында ялтырап алырга мөмкин булачак. Юкса аларның баш катырган сораулары шул: «Урысча беләсеңдер инде син, Фатих малай?»
Өченче сәбәбе дә булды. Бусы турында мин тавышыма чак кына да шуклык өне чыгармыйча, җитди итеп кенә, бары тик җитди итеп кенә сөйли алам. Безнең Вахитов исемендәге мәктәп шәһәрчегендә, үрнәк- тәҗрибә мәктәбе булганлыктайдыр инде, бик яхшы татар укытучылары белән берлектә, университет мәгълүматы алган, тышкы кыяфәтләре, кием-салымнары ягыннан да бик культуралы, зәвык белән киенә белүче, барыннан да бигрәк, үз эшләрен сөеп башкаручы, тырыш, гадел күңелле, безгә — татар балаларына — чак кына да өстән карамыйча, нәкъ үз туганнарыдай күр₽п, белем һәм тәрбия бирергә тырышып йөрүче гаять демократ рухлы бер төркем рус укытучысы бар иде. Шуларпың берсе, эчке һәм тышкы культурасы күзгә бәрелеп торган пөхтә кеше, математика һәм черчение укытучысы Петр Семенович Кожевников (без аны, үзе юк чагында, кыскартып һәм малайларча тәкәллефсез ярату белән «Петсемкож» дип кенә йөри идек), өйләнмәгән егет, шул өйләнмәгән килеш, шулай матур һәм саф килеш туберкулез авыруыннан үлеп китте. Табигатьнең бу мәкерле шуклыгын гомердә дә гафу итәсем юк.
Шундый ук олы җанлы кешеләрнең берсе — Елизавета Васильевна Нечаева — безгә рус теле һәм рус әдәбияты укыта иде. Русның элек- электәң килгән халыкчан укымышлылары традициясен билгеле бер дәрәҗәдә дәвам иттерүче, революциягә кадәр үк югары мәгълүмат алган, француз телен белүче һәм фортепианода бик оста уйнаучы Елизавета Васильевна, Өченче тау урамы (хәзерге Калинин урамы) дигән Урамның иң югарыгы очыннан Тукай урамындагы безнең мәктәпкә кадәр, шәһәрне көн саен берничә тапкыр диярлек аркылы гизеп чыга һәм, нинди генә салкын буран булганда да, үз фәненә, кешеләргә, яраткан геройларына булган ялкынлы мәхәббәтен суытмыйча алып килә торган иде. Бигрәк тә ул М. Лермонтов прозасына, аның «Безнең заман герое» дңгәи мәшһүр романындагы Печоринга гашыйк иде шикелле. Ул вакыттагы әдәбият теориясе буенча, күбесенчә берьяклы социология өянәгенә бирелеп язылган трактовкаларга ияреп, менә ул Печоринны танкыптьләмәкче була, аны эгоистлыкта, эгоцентризмда, башкаларга карата шәфкатьсезлектә, мәхәббәткә уенчык итеп карауда гаепләргә тотына. Ләкин, әллә ничек кенә, үзе дә сизмәстән бугай, боларнын барысы да гаҗизлектән, Печоринпың үз көченә тиң эш таба алмавын
нан, әйләнә-тирәсенең, Грушницкой кебек буш, мәгънәсез яки Максим Максимович кебек беркатлы ходай бәндәләре белән генә чолганып алынган булуыннан килгәнлеген әйтеп, геройның каршылыклы җанын ачып сала Ә шуның өстенә ул геройда никадәр шәхси күркәмлекләр бар: Печорин — нечкә итеп һәм гомумән шагыйрәмә уйлый оелүче. Печорин — кешеләрне бер күрүдән танып ала. Печорин тынгысыз җан, син аңарга һәрвакыт яңадан-яңа тәэсирләр, яңадан-яңа маҗаралар, яңадан-яца куркыныч хәлләр китереп тор. Ниһаять, Печорин гаять дәрәҗәдә тәвәккәл. Кара син аны, «Тамань»да бер^ кирәкмәскә нинди хәтәрлекләргә ташлана! Әнә шул рәвешчә, бик әйоәт кешелек сыйфатлары белән өртелгән герой шулай да дөньядан әллә ни эш кыра алмыйча үтеп китә икән, димәк, дөньясының үзендә ниндидер яшертен бер гөнаһ шомлыгы булган булса кирәк. Димәк, моның өчен, кереп кунып чыккан мосафирны әрләргә түгел, өйнең үзен, аның шомлы тынлыгын, черек нигезен әрләргә кирәк.
Белинский да шулайрак аңлата бугай моны. Ләкин ул вакытта безнең буй Белинскийга чаклы җитми иде әле. Мин Елизавета Васильевна чәчеп калдырган орлыктан үстереп әйтәм.
Болары — шулай да -беркадәр аңлатып була торганы. Ә -менә аңлатып булмый торганы, бары тик тойгыларга гына төшеп, бары тик тойгыларны, акыл астындагы дөньяны, интуицияне генә кузгатып калдырганы күпме!
Хәтерлим, ләкин монысын әле хәзер дә үземә үзем-дә аңлатып бирә алмыйм. Нигә кирәк булгандыр, Елизавета Васильевна бервакытны шулай безне, Нигъмәш Булат белән икебезне, өенә -кунакка чакырды. Нигъмәш бара алмады, ул авырып калды булса кирәк. Мин, әрсез алабай, тәвәккәлләп киттем. Югарыда әйтеп үткәнемчә, Елизавета Васильевна бездән ерак, шәһәрнең югары өлешендә, Өченче тау урамының аргы очында тора иде. Сарыга буялган ике катлы агач йорт, бераз искерәк стильдә, ләкин төзеклеккә бик төзек. Рәттән ике ишек, урамга чыга торган парадный ишекләре, шул ике ишекнең берсе Нечаевалар- ныкы иде. Курка-курка гына звонокны тарттым.
Өйләре якты, җылы. Бөтен нәрсәдән аклык, пакьлек бөркелеп тора. Мондый тормышны күрмәгән кешегә — миңа — бераз уңайсыз булып китте. Нәрсәдән сүз башларга да белмичә аптырап калдым. Минем рухи хәлемне шундук сизеп алган Елизавета Васильевна, такәллефкә һич урын калдырмыйча, минем тышкы киемемне салдырып элеп куйды да кабинетына алып керде. Аның зур булмаган пөхтә бүлмәсе бөтен яктай китап шкафлары, китаплар белән тулган иде. Нинди китаплар булганлыгын хәзер инде ачык кына әйтә дә алмыйм, Елизавета Васильевна .минем алга, берсе артыннан икенчесен, күп кенә китаплар китереп өйде. Бу китаплар оарысы да сафьян тышлыкта, алардап үзләренә бер төрле, борынны кытыклый торган, әчкелтем ис аңкый иде.
— Менә бу китапларны син тиз генә таба алмассың, Фатих, — диде Елизавета Васильевна (ул миңа һәрвакыт исемем белән эндәшә һәм исемемне татарның үзеннән болайрак җиренә җиткереп, нәзакәтле итеп әйтә белә иде), — Булатның килә алмавы үкенеч, ул, югарырак класста укучы буларак, китапны синнән яхшырак таный.
һәм кинәт, тыелып кала алмыйча, бик тә үз кеше итеп ярып салды:
— Укы.мыйча язучы була алмассың, Фатих, мин сине язучы булырга йөрисең дип ишстәм. Юк, акыллым, синнән элегрәк тугай китапларда миеңне черетмичә язучы була алмассың.
Моны ул укытучы буларак та, өлкән яшьтәге кеше буларак та әйтмәде, аның тавышында үгет түгел, аның тавышында кырыс кисәтү иде. Ә мнна, үз оямда андый җитди кисәтү сүзләре ишетмәгән кешегә, әле юньләп йөзә белмәгән килеш әдәбият диңгезенә ташланырга торган җил-як малайга нәкъ әнә шуидыи кисәтү сүзе җитми иде булса кирәк.
Аннары без алариың җыйнак ак залында, кар кебек ак эскәтер җәелгән өстәлдә печенье белән берәр чынаяк чәй эчтек. Алариың чын фарфор чынаяклары чак -кына кагылганга да чыңлап куя һәм бу чыңлауны мин безнең авылда калган тай муенындагы шөлдер чынлавына охшатып утырдым. Шул кичне мин Елизавета Васильевианыц шәхси китапханәсеннән бер кочак китап алып киттем.
Менә нинди яхшы күңелле кешеләр чолгап алган иде мине. Шуның янына тагын колакта өзлексез бер тавыш — Такташның әле дәртле очыну 'белән, әле йомшак моңсулыкка бирелеп, башын артка ташлап шигырь укуы яңгырый. Кайдандыр бик ерактан күңелле чың да ишетелгән кебек: әллә авылда калган таебызның шөлдере чыңлый, әллә Елизавета Васильевналариың чынаяк тавышы? Юк, болай булгач, чык- са-чыкмаса, язып карамыйча булмастыр ахрысы.
X. КОЙРЫК ОЧТЫ. ӘЙДӘ, ОЧА БИРСЕН
Инде җан-фәрман шигырьләр язам. Дәрес араларында, дәрестәй соң, ял көннәрендә, төнге йокы сәгатьләрендә — башта гел рифма да рифма. Инде «Авыл яшьләре» журналында да басылгалый башладым, яшьләр газетасында бөтенләй үз кешегә әверелдем, берничә мәртәбә «Безнең юл» журналы редакциясенә дә барып, керергә кыймыйча, коридорыннан борылып кайттым. Ул чагында «Безнең юл» журналы татар әдәбиятының түшәме исәпләнә, аңда Такташ, Кутуй, Ченәкәй, К. Нәҗми кебек зур шагыйрьләр, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, М. Гали кебек танылган әдипләр басыла, ул да түгел, Галимҗан Нигъмәти, Уралдан — Хәнәф Наум кебек тәнкыйтьчеләр үзара «әтәч сугыштырып» алалар. Әйләнеп карарга өлгермисең, «Иҗат механизмы» дигән мәкаләсе өчен Хәертдпи Вәлине, чалкан әйләндереп салып, кычкыртып кисәләр.... Кыскасы, җанлы әдәби тормыш кайный иде. Яхшы хәтерлим, элек «Безнең юл» редакциясе Кремльдә, .хәзерге Мәгариф министрлыгы урнашкан бинаның тычкан юлы кебек тар гына караңгы коридорыннан барып керәсе кечкенә генә бер бүлмәдә иде. Шунда ук «Мәгариф» журналы редакциясе урнашкан нде. Анда Хөсни Кәрим агай эшли һәм, кайчан гына-барма, ул үз урынында була иде. Ә «Безнең юл» редакторы Гомәр Гали — берьюлы берничә көймәнең койрыгын тота торган актив кеше, аңарга гел генә бер җирдә утырып тору, әлбәттә, эләкми иде. Менә шунда инде Хөсни Кәрим агай белән безнең арада, чама белән, түбәндәгечәрәк сөйләшеп алу була торган иде:
— Шигырь китердеңме, бәбкәм?
— Әйе, шигырь алып килгән нем шул, абый.
— Син аны калдыр, бәбкәм, калдыр. Монда аны карап куярлар.
Калдыр дигәч, калдырмый хәлең юк, сөйләшеп торырга әле борын астың юеш. Бик пөхтәләп, дүрт почмаклзп төрелгән кәгазьне кесәгшәи тартып чыгарасың да Хөсни Кәрим абзацның өстәленә җәеп саласың. Хәрефләре нәрсә? Борчак, хәреф кенә түгел. Шундый матур почерк белән тырышып .күчерелгән, аерылып китәсе килми шигырьдән. Ләкин китми хәлең юк, Хөсии Кәрим аозаңның үз эше, ул печать сугу өчен биткә салынган, ләкин әлегә китап булып җитмәгән оттисклар укый. Борылып чыга башлагач, ишеккә барып җиткәч, ул сиңа тагып бер эндәшеп куя:
— Әй кил әле монда, энем. Ашыкма әле син чыгып китәргә.
Курку катнаш өмет белән әйләнеп барасың, өстәл каршына килеп туктыйсың. • , ,
— Кара әле син, бәбкәм, - ди Хөсни агай, сиңа атаң кебек шәфкатьле бер караш ташлап, - шигыреңнең теге ни... идея ягы ничегрәк соң?
_ Булганы шунда инде, абын, үзегез карарсыз.
— Карарбыз, бәбкәм, карарбыз, калдыр син аны, әйе, калдыр,— Чыгып китә башлагач, яна көч белән өсти: — Ә син, энекәш, искә алдынмы икән, шигырьнең теге... идея ягына аеруча нык .игътибар итә торган бул төрле формалпзм-мазар җибәрә күрмә.
' Бу калдырып киткән шигырьләр ияләренә, шәт, барып җитә торган булганнардыр, әмма «ияләреннән» миңа күңелне тынычландырырдай х<авап килгәнен хәтерләмим. Шулауда бер көнне миңа әйттеләр, сине Г Гбмэр'ГТЗПГузеТсурерТэ тели, диделәр. Башларым күккә тиярдәй булып шатландым. Әлеге шул үзе юк чагында калдыргалап киткән шигырьләремнең берсе тәки редакторга барып ирешкән, алай гына да түгел, хәтта аңарга ошаган да икән. Өстәле каршына утыртты, кайдан килүемне. кайда укуымны, ничек укуымны сорашты. Үткен кара күзләре белән күңелемдә ни кайнаганын укырга теләгәндәй карап, һаман сораша: кемнәрне яратып укуым, кайда торуым, асылда кемнәрем булуы — берсе дә, берсе дә калмады. Соңыннан, кул астына алып утырган уйлап шигырьдән берсеи күрсәтеп, әйтте бу миңа:
— Менә бусын иптәшләргә күрсәтеп карарга ярый. Алар каршы кил- мәсә, хәтта басып чыгарырга да булыр. Ләкин...
Гомәр Гали, утырган урыныңнан торып, үзенә генә хас җитез хәрәкәтләр белән йөренде, тәрәзәдән Казанка ягына чак кына күз төшереп алды һәм, яңадан өстәле янына килде, ләкин эчкәрегә кереп утырырга ашыкмады, минем каршымда туктап, дусларча елмаеп карап торды:
— ...Ләкин, дус кеше, турысын әйткәнгә хәтерегез калмасын: исем- фамилиягез бик озын: «Мөхәммәт Фатих Хөсиетдинов». Бер очыннан икенче очына барып чыкканчы туктап ял итеп алырга кирәк. Моңарчы татар әдәбиятында андый озын фамилияле шагыйрь булганын никтер хәтерләмим.
һәм кинәт, бөтенләй үз кешесенә әйләндереп һәм каршы килеп торырга һич урын калдырмаслык катгыйлык белән, өзеп кенә әйтте дә
Шундук аңарга хас җиңел шуклык белән көлеп тә алды:
— Болай кыска койрыклы булганда любой ярыктан кысылып үтәргә мөмкин. Кем белә, заманалар узу белән, бәлки, Сәйфи, Сәгъди, Әми- ри, Мәгарриләр рәтенә кереп китүең дә бар.
Соңыннан, фамилиянең койрыгын кисеп ташларга мин каршы килмәгәч, оу юлы инде бөтенләй җитди бер төс белән, сүзне йомгаклап куйды.
Шулай, анда-санда язгалый торыгыз. Дөресен әйтим, Фатих иптәш, сездә шигырь техникасын, бигрәк тә татар әдәби теленең эчке аһәңен белү сизелә... Күпләрдә җитми бу нәрсә хәзер.
Ш}идый зур кешенең, «Безнең юл» редакторының, танылган тән-кыйтьченең. җитмәсә тагын шулай ягымлы итеп, шук көлемсерәү белән күңелеңә карый белә торган дәү абыйның, мин малайны каршына утыртыл, шулай сөйләнеп торуыннан эредем дә төштем. Исемнең башын, фамилиянең койрыгын кискәнгә кайгырып тору кайда ул кисә бирсен. «Фатих Хөсни»— нигә ярамаган! ’ ’
Шулай итеп, мәрхүм Гомәр Гали кискән койрык белән киттем дә .киттем һәм менә бүгенгәчә шулай килом.
салды:
— Ә без аның башын һәм койрыгын кисик, черт с ним, «Мөхәммәт Фатих Хөсиетдинов» түгел, әйтик, «Фатих Хөсни» генә, ди. Аннан рево-люциягә ни зыян?
«Безнең юл» журналында да басыла башлагач, борын күтәрелә ' Шулаи да узем\ ша™йрь дип күз алдыма китерергә дә куркам, язганнарымпан күңел һич канәгать түгел. Әйтик, 1927 иче елны, ‘‘Д.' 'ГгДНе,И ЮЛ>> жУР!|аль11!да «Тормыш дулкынланганда» исемле шигыремне бастырып, ул шигырьне:
Кимсетелеп үстем. Чөнки мине
Картлач еллар үги иттеләр, Җылак көннәр, миңа ачуланып, Кырып карап үтеп киттеләр, —
дигән строфа белән башлап җибәргәнмен икән, уйлап карасаң, нәрсәсе, кан җире минеке соң моның? Үткәндәге хәерчелекне каргау, дөресен әйтергә кирәк, барлык шагыйрьләрдә дә тулып ята иде ул елларда. «Картлач еллар», «Җылак көннәр» дә кемдәдер булды булса кирәк. Нәкъ үзләре булмаса, шуларга охшашлы эпитетлар бу'лгандыр. «Иттеләр» белән «киттеләр» рифмасындагы яңалыкны әйтерең бармы? Татар халкы үзенә аерым бер тел белән яши-сөйләшә башлаганнан бирле —■ җырларында булсын, такмак-такмазаларында, мәкаль һәм әйтемнәрендә, ниһаять, Кол Галидән башлап, Ченәкәйгә хәтле, барлык шагыйрьләре авызыннан андый шома, ләкин күңелгә йогып калырлык моңы иик җиңел булган рифмаларны күпме генә кабатламаган инде? Әйтик, менә шул елларда килеп чыккан һәм, кинәт ялтырап, күзнең явын ала башлаган шагыйрь Хәсән Туфамны ал сип. Анда ичмасам рифма дисәң лә рифма:
Талган күзләремә карый-карый Сүнә бу, дип, юкка боекма, Ташла, кызый! Бу гомернең алсу чәчәкләре, Җимеш бирер өчен коелган.
«Боекма — коелган» —'.моңа тикле колак ишетмәгән, күз күрмәгән рифма. «Аваздаш рифма» дип кенә җибәрәләр моны шигырь техникасы турында сүз чыкканда. Иярүчеләре дә шундук табылды. Газиз Әхме- тов шундый рифмалар белән яза. Әбүзәр Түрәй шул рифмага җайлашырга маташа. Салих Баттал, «тәнкыйтьнең буе җитмәүдән» файдаланып, Ленинград янындагы очучылар мәктәбеннән Такташ белән шул рифмада әрепләшә. Күңелгә сенә төшсен өчен Газиз Әхметовтаи да шундый бер аваздаш рифманы китерик:
Сентябрьдә Кырым чәчәк ата, Ө Казанда...
Ә Казанда тездән баталар,
Ых.
Кайтмас идем Казанына,
Комсомолкам кала ятларга.
«Баталар — ятларга» — шәп рифма бит, шайтан алгыры! Шәп булмаса да, моңа хәтле берәүгә дә күренмәгән, колак ишетмәгән. Бөтен нәрсәне яңадан корырга тотынган бер чорда нигә соң безгә — шагыйрьләргә генә — иске рифмаларга ябышып ятарга! Мин дә, ыштан
■ балакларымны сызганып, шул яңалык артыннан чабарга тотындым. Ва- кыт-вакыт кайбер уңышларым да ялтырап киткәли кебек. Мәдәният йортында туры кптергәләп, Туфан абый башымнан сыйпаштыргалап, Җылы сүзләр дә әйткәләп куя. Шулай да теге вакытта Гомәр Гали әйткән сүз дөрескә чыга, ахры, каһәр. Татар җырының, татар шигыренең элекке аһәңе канга нык сеңгән, яңа рифманы иярләп алдым дигәндә генә иске рифма чабудан тарта да төшерә. Бу әйтелгәннәргә беркадәр мисал Да булыр, дигән өмет белән, ләкин чын дөреслектә күңелем яратканга күрә, үземнең әлеге шул «Безнең юл» журналында (192/ пче елның 4-5 санында) басылган «Лөнья матур миңа» дигән шигыремне тулысыңча күчереп утәм:
Кирәк булса, биек тауга менеп, Таштан уклар ясап атыгыз, Тәннәремә кызыл билге салсын Очлы чуер ташлар ватыгы.
Кирәк булса әгәр, муеным бпрәм,
Бугазымны килеп бусыннар,
Кирәк булса, менә йөзем куям, Агу белән йөзем юсыннар.
Шунда да мин һаман шат булырмын, Үз сүземне үзем сөйләрмен, Дөнья матур, дөнья көләч әле, «Яшим әле мәңге!» диярмен...
Бу очракта сүзне рифмаларда!! башлаган икәнбез, шул турыда да. вам да итик. Беренче строфадагы рифмаларга, шәт,^ игътибар иткәнсездер- «атыгыз — ватыгы». Әлеге теге Туфан абыебыз ачкан аваздаш рифмамы? Аның да менә дигәне. Ләкин икенче-өченче строфаларда мин инде яңа рифма ияреннән егылып төшкәнме!!, ягъни яңа рифмага атланып барырга көч җитмәгән.
Ә чынлап торып хөкем йөрткәндә, мисалга китерелгән ул шигырьнең азмы-күпме истә калдыра торган «сихере» бөтенләй рифмаларында түгел, барыннан да элек, ул алып килә торган оптимизмда, яшәүгә һәм тормышка чын күңелдән ышануда.
Шигырь техникасыннан, рифмадан башланган бу гәпне, шигырьдә рифманың әһәмиятен һич кире какмастан, шулай да бүтән бер нәрсә белән, соңыннанрак төшенеп алган бүтән бер хакыйкать белән очлыйсым килә: шигырьгә дә, башка бер төр сәнгать әсәренә дә яшәү көче бирә торган нәрсә, барыннан да элек, шагыйрьнең иманы.
«Дөнья матур миңа» дигән шигырь уңае белән бигрәк тә шуны әйтәсем килә: аңа чаклы да каләм кыштырдатып шаярулар булуга карамастан, мин үз ижадиятемне нәкъ әнә шул югарыда китерелгән шигырьдән башлап җибәрдем, дип раслыйсым килә. Шулай раслау миңа рәхәт, шулай раслау поэтик дөреслеккә дә туры килә шикелле. Ә аңар- чыга хәтлесе — басылган яки басылмыйча калган булуына карамастан—һ. Такташның кулга каләм алгач та язып ташлаган иң беренче:
«Дыр-дыр драбаи
Мокамай йомырка урлаганаы.
Кемдә булмый андый көйле «драбаинар»!
Бу главада әйтәсемне әйтеп бетердем шикелле. Инде тынычландым дигәндә генә тел очыма җор бер эпизод килеп төште. Ул елларны Казанда, яңгырдан соң тишелеп чыккан гөмбәләр кебек, бик күп техникумнар тишелеп чыккан иде. Шуларның берсе — Суконный бистәсендәге Бакчачылык-түтәлчелек техникумы иде. Шуларның һәрберсендә берме яки берничә кабатмы — булып чыгу безнең изге бурыч санала иде. Әнә шул Бакчачылык-түтәлчелек техникумында, студентлар белән очрашу кичәсендә, тәнәфес вакытында миңа моидыйрак бер картинаның шаһите булырга туры килде.
Бер егет белән оер кыз. Тәнәфес вакытында коридорда йөриләр. Кызы кинәт «эчәсем килә» дип өзгәләнергә тотынды. Өзгәләнгән саен cj.'iia коридор башына таба каерыла мескенкәем. Моны мин тик бераздан гына чамалап алдым: анда, коридорның, ул башында, буфет bap. имеш. Ә оуфетта студент кесәсенә генә чамалапган вак-төяк тәмле әй- оерләр лимонад, бөкесен ачкач сызгырып җибәрә торган күбекле су- p... - мма теге сусаган чибәр кыздың егете, үз рәтен үзе чамалап бул- мэгъшУкасьп,ы^ бөтен өзгәләнүләренә каршы берьюлы һәм бик тә лаконичный итеп җавап кайтарды:
— Түбәндә бак, алайса бар, эчеп мен,— диде
Шул егет кебек, минем дә әйтәсем килә:
Монда язылганнар белой генә тунмасагыз, әнә безнең белән рәттән генә тормыш үзе, шуннан чөмерегез. өезпең ое; н
XI. АКЧА ЭШЛИБЕЗ, ТОРМЫШ ЭЗЛИБЕЗ
Фамилиянең «койрыгын» өзел ташлауны иң авыр кичерүче кеше минем әти булган. Моны миңа соңыннан җиткерделәр, бу турыда ул бпк рәнҗеп, күрше-күләнгә, кем тыңласа, шуңа сөйләп йөргән. Инде ничә еллар буена карчыгыннан да калып, төпчек улыннан да мә.хрү.м булып, килеп кулына 'карап яшәгән бичара картның күңеленә, күрәсең, барысы да җыелган булгандыр. Минем бу «җинаятем» өчен дә ул абый белән 1 уганым-җиңгине гаепләргә тотынган. Янәсе: «Бөтенесе шулар- дап. Йортка үзләре генә баш булып каласылары килеп, иң элек Фатихымны калага качырдылар. Инде килеп, ул кырыкка бер тулмаганы, картайган көнемдә -минем баштагы бүрекне кыз-хатын яулыгы белән алыштырып, «лөснетдияов» фамилиясен «Хөсни»гә әйләндергән. Янында тыяр ата белән тыяр ана булмагач соң».
Бичара әти, җылы күңелле әти, тиле әти! Фамилиядәмени соң хикмәт. Әгәр дә мин, шул койрыгы киселгән фамилия белән йөреп тә, -кешеләрнең игътибарына лаеклы эшләр башкара алсам һәм соңыннан кешеләр, мәшәкать белән тулы тормышларында, көндәлек ыгы-зыгы арасында, мин язып калдырган сүзләрдән җылылык табып, рәхәтләнеп бер елмаеп куя торган булсалар, бәхет шул түгелме соң?! Кул чабулары кирәк түгел, шаулап та йөрмәсеннәр, каберемә чәчәкләр дә китермәсеннәр, туган авылымны, әти-әниләремяең кемнәр булганлыгын сорашып башларын да катырмасыннар, бары тик мопсу бер уйлану белән елмайсыннар гына. Кыскасы, дөньяны без ясамадык, дөнья безгә кадәр үк ясалган иде. Әмма без үтеп киткән юлда, бездән соң киләчәк кешеләрнең дә күңелләрен ачып, без ясаган шул туй кыңгыраулары һаман яңгырап торсын иде, торсын иде!
Ләкин фамилиябезнең «койрыгын кисү» өчен әтинең -миңа рәнҗеп ни дә булса әйткәнен һич хәтерләмим. Хәер, шуннан соң ул озак та тормады, дөнья куйды. Мин аны күмешүдә катнаша алмадым, чөнки кайгылы хәбәрне миңа соңыннан гына җиткерделәр. Шактый ук чуар гомер кичергән, әтисе белән бертуган Фәхри бабасыннан шактый гына мал калып, ул малны озакка сузмыйча туздырып бетергән, аннары бөртекләп үзе җыйган, тегүен дә теккән, байлар йөге белән калага да чапкан, берсе үлгәннән соң, икенче хатын — минем әнине алып, бу ике хатыннан барлыгы унсигез баланың дөньяга килүенә сәбәпче булган, соңыннан бу икенче хатыннан да калып, алты-җиде ел тол каңгырып йөргән, элекке гөнаһларын искә алып булса кирәк, гомеренең соңгы елларында бик тә диндар бер картка әйләнеп, маңгаен мәчет идәненнән күтәрмәгән бу чуар табигатьле кешенең үлеме дә башкаларныкы кебек булмаган. Ул мунчада үзен-үзе чабып, үзен-үзе яндырып үтергән. Үз мунчабызда булса икән әле, юк, кеше мунчасында. Йөрәге тузган карт кешегә кирәк бит шул хәтле чабынырга! Тынгысыз җанлы мәрхүмнең соңга таба, күрәсең, тәне дә тыпгысызга әйләнә башлаган булса кирәк. Ничек кенә булмасын, мин аны, үз гомерендә яхшысын да, яманын да күпне күргән бу дәртле, ашкынулы, гөнаһлы кешене яхшылык белән, бары т.ик яхшылык белән генә искә алам, һәрхәлдә, ярыктагы таракан булып түгел, кеше булып яшәде ул! — Бу сүзнең барлык якты һәм күләгәле якларын искә алып әйтүем.
Әти үлгәннән соң мин җәйге каникул вакытларында авылга кайтмас булдым. Бәлки, монда әти мәрхүм әйтә торган сүзләрнең миңа психологик йогынтысы да булгандыр. Казан белән авылыоыз арасындагы алтмыш-җитмеш чакрымлык ераклык аша мин күңелемнән йнда калганнар белән әледәи-әле әрепләшеп алам: «йортта үзегез генә каласыгыз килгән иче теләгегезгә ирештегез инде. Мин сезгә батрак оулып, баш пешергеч эссе җәй айларында кара тиремне сыгасым юк!» Ләкин кайтмый калуымның чын сәбәбе бу түгел, чын -сәбәбе җитдирәк һәм тирән-
оэк мае Кышка өс-башымны рәтләрлек акча төшерү нияте белән мин кая булса да берәр заводка эшкә керергә булдым. Акча, төшерү белән бергә,’минем өчен бик тә әһәмиятле икенче ягы да оар: ул чатын- да инде «Мин үзем заводта эшләгән кеше. Социальное положение- рабочий'» дип күкрәк төебрәк сөйләргә мөмкинлек ачылачак. Революциянең беренче ун елында,'иске тормыштан әле тик чыгып кына килгән- дә һәм мл иске тормышның өзелмичә калган сөякчел куллары әле теге яктан, әле бу яктан сузылып. Совет властепың бугазыннан буып алырга торганда, иҗтимагый чыгышның эшчеләр сыйныфыннан оулуы, яки үзеңнең завод исен иснәгән булуың— бик әһәмиятле өстенлекләр бирә иде (дөресеп әйткәндә, моның бүгенге көндә дә базары төшкәне юк).
Әмма әти үлгәннән соң беренче җәйдә үк мин заводка кереп эшли алмадым. Күрәсең, моның рәтен дә белмәгәимендер, бәлки, авыл малае буларак, миндә заводтан чак-чак кына өркү дә булгандыр. Ләкин анын каравы шул юнәлештә беренче адымнарны ясап, типографиягә корректор булып кердем. Александров исемендәге типография ул елларда Кремльдә, Наркомзем бинасының аскы катында, калын стеналы, түшәмнәре гөмбәзләнеп килгән, берсеннән икенчесе аркалар белән генә аерылып торган зур-зур галереяларга урнашкан иде. Ул чагында полиграфия техникасы’ бик түбән баскычта, 1бөтеи нәрсә диярлек кулдан, эшләнә һәм шунда, хәреф кассалары арасына башларын яшереп, кайберәүләр чама белән генә «төшерел» тә алгалыйлар иде. Безнең корректорский бераз эчкәрәк урнашкан, шулай да арада калын стена юк, безнең мыдыр-мыдыр гранка укуыбыз (берәвебез кычкырып укый, икенчебез оригиналны карап бара) хәреф җыючыларга, хәреф җыючыларның эш арасында шаяртып сөйләшүләре, үзара кычкырып көлүләре, бигрәк тә бугазда)! «кургашын тузанын юып төшергән» агай-эненең, аеруча күңеллеләнеп, суганлы-борычлы анекдотлар сөйләп җибәрүләре безгә аермачык ишетелеп тора иде. Тик Зәкәрия абзый чыгып, тегеләрне тәртипкә чакырганнан соң гына, бераз басылгандай булалар иде. Наборшиклар белән аранын болан якын булуы, дөресен әйткәндә, миңа бик ошый, бушаган араларда мин дә алар янына чыгып, хәреф кассалары тирәсендә чуалгалыйм, хәреф җы.ярга өйрәнеп маташкан булам, кулымны кургашын тузанына буйыйм. Ул да түгел, мәзәк яратучы берсе, арттан гына килеп, «Менә болай иелә төшебрәк чүплән!» дигән булып, биш бармагын биш якка җәеп, минем битемнән учлап тота, биттә бармак эзләре җәелеп кала. Бүтәннәре шаркылдап көләргә тотыналар. Аларның болай рәхимсез шаярулары өчең эчемнән тырналсам да, тулаем алганда, бик канәгать идем. Шулай булмыйча соң! Наборшиклар белән бер үк тузанны иснибез, бер үк түшәм астыида эшлибез, җитмәсә тагын, үзләренә иш санап, кәефләре килгәндә минем биткә өнә шундый лечатьләр дә суккалый торалар. Хәреф кассалары яныннан үтеп-сүтел йөргәндә үзем дә бармакларны тузанга манып алгалыйм шулай булгач, кан жирем «раоочий класс» түгел иңде минем.
Шулай да бармакны хәреф тузанына манып кына «рабочий класс» булдым дип йөрмә икән. Моны миңа бер көнне безнең өлкән коррек- торыоыз Зәкәрия абзый аңлатып бирде. «Син, Фатих туган үз эшеңне онытып, наооршнклар тирәсендә буталып йөрмә, яме Ак чәүкә башын белән сине барыбер кара каргалар үз араларына кертмәсләр»,-диде ул миңа, мыскыллы той белән. Дөрес, мин ул чагында бераз онытылып п' п' -," ' ' ' ' ' ;J"' ӘМз| ‘иУлаи Да Зәкәрия абзыйның алай каты бәре-
'Ш хакь1 бар сон?! Ть"Дтаи тел кайтарып бер сүз әйтмәсәм дә. э смнән генә ^әкәр-ия карт белән әрепләшмичә булдыра алмадым: «Шу- Түге\и,1де’ Зәкэрия абзый, синең кебек, буржуйлар газетасында редактор оулып эшләгәнем юк, аллага шөкер» У
•ше. ул кытта бе нен «Кызыл Татарстан» газетасының өлкән кор- ректоры оулып эшләүче Зэкэрия Садре'тд»,,ов ага^ыц “дек реоол»-
циягэ кадәр, татар буржуазиясе акчасына чыгарылган «Кояш» газетасының фактик редакторы булган бер кеше икәнлеге турында мин инде ишетә белә идем һәм, Зәкәрия абзый берәр хәреф хатасы җибәреп, шуннан нинди дә булса мәгънә хатасы килеп чыкса, сонгы мәртәбә укучы корректор сыйфатында, мин шул мәгънә хатасын тотып алсам, анарга үткәзә торган итеп бер әйтергә бик әзер идем. Ләкин бу теләгемә ирешә алмадым. Зәкәрия абзый, болай үзе мина малайсытыбрак караса да, үз эшен белеп һәм яратып башкара торган намуслы карт иде. Әмма аның «Ак чәүкә башың< белән кара каргалар арасына тыгы-лып.дип, мине мыскыллап әйткән сүзләре дөрес булып чыкты. Көзеп, укулар башланыр алдыннан, типографиядән киткәндә биреп чыгарган кәгазьдә, болай үзе тулаем яхшы характеристика булса да, шулай да «эшче» дип язмаганнар, «хезмәткәр» дип кенә язганнар иде. Никадәр хәреф тузаны йоттым, кулларымны хәреф кассаларындагы тузанга ман- галап йөрдем, битемә ничәмә-ничә тапкыр биш бармак эзе төште, ә биреп чыгарган кәгазьләрендә нибары «хезмәткәр» генә! Монарга минем бик яман ачуым килде һәм икенче җәйне без, Гыймад Нугайбәк агайның безнең мәктәптә укучы каенмше Галимҗан Юсупов дигән бик чая мишәр малае белән, Паратский затонындагы «Красный .металлист» заводына өйрәнчек малайлар булып кердек.
«Красным металлист» заводы ул елларда, купең Паратскийлардан калган хәлдән азмы-күпме «кузгалган» булса да, тулаем алганда, бик •ерак китмәгән, ярга ябышып утырган кечкенә-кечкенә кузнечный цехлардан, кустарный мастерскойлардан, яртылаш су өстенә корылган һәм түбәсе күк белән ябылган сборочный площадкалардан торган, кадровый эшчеләре бик аз булган, күп кешесе безнең ■кебек килеп кенә эшләүче бик таркау бер завод иде. Мин анда айга күпме акча төшергәнебезне дә хәтерләмим, һәрхәлдә мактанырлык эшебез булмады шикелле. Шулай да без инде монда «кара каргалар арасына эләккән ак чәүкәләр» түгел, без монда подручный эшчеләр исәпләнәбез, атнага бер килә торган ял көннәрендә Казанга кайтып, бәхеттән, урамда иске дуслардан берәрсен очратсак, тавышыбыз бөердән гөрләп чыга: «Безнең заводта, малай... безнең рабочий класс арасында бик алай шаярырга туры килми»,— дип кенә җибәрәбез.
Тулаем алганда, «чыгышым — эшчеләр сыйныфыннан» дип язу, бәлки, анкета тутырганда бик шәптер, әмма үзең барып заводта эшләү .һич тә алай уен түгел .икән. Бер торып, завод капкасыннан кереп киткәч, мишәр әйтмешли, чүп тә түгел, мастер кая йөгертә — шунда чаба бирәсең. Кирәкле инструментларны алып киләсең, баржа корпусларын Җыйганда та'баклы тимерләр җилкәңнән үтә, заклепка вакытында чүкеч сугасың, чүкечне кувалда алыштыра, бик тирләсәң, мастер күзеннән шыгаел, тиз генә чумып аласың. Су эзләп барасы түгел, су шунда — безнең аяк астында гына. Болары шулай. Кич белән беләкләрнең, иңбашларның күтәргесез авыраеп, катып калуын искә алмаганда, эшләве берни түгел. Иң читене иртән йокыдан тору. Ул вакытта эшчеләр өчен, хәзерге кебек, бөтен шартлары җиткерелгән тулай тораклар юк, килеп эшләүче сезоиниклар өчен апяап-мониан гына кораштырылган тар гына бардкларда тыгылып беткән кеше була торган иде. Шунда ук, һәркай- сы үзенә аерым, ашарларыпа пешерәләр. Ризык исе, аяк чолгавы исе, самосад тәмәке исе һәм бүтән имгә яраклы исләр... /Дитмәсә тагын эссе... Шул шартлардан, кешеләрнең төнлә үлгәндәй йоклауларыннан файдаланып, тапчаннарны, урын-жирләрне кандала сырып зла.
Шулай да без, Галимҗан белән икәү, хәйләсен таптык. Мәктәптә һәм интернатта чагында ук гел югартын, кеше башыннан йөрергә яратканы өчен, аннары ул чагында бик популяр булган «Багдад карагы» картинасы’йогынтысында булса кирәк, «Дуглас Фербенкс» кушаматы алган җиңеп сөякле шук табигатьле Галимҗан эшне көйләде. Тыш-
ТП HKf' бапак апасында, тар гыпа бер аралык бар иде. Шул аралыкка . «идерз «садык. Hu «м V» имезеп»,? «&» шагыйрькешедам арга карап, nalia», жи « . - ».гэ» булды Дуг.
тТк%Х“пР,кХХк’д^безпец аранлыкка борын сузулары бар. „ һеи.кши1 niw I P-,f>nn өстә бүлгач, янәсе, кандала vn-
Икенчедән бусы инде иц җитди сәоәп, өсы “ ’р
мә- алмас Көннең көн буе чүкеч сугып, тимер-калаи ташып, тәмам арыган гәүдәләрне кичең югарыдагы «тәхетеоезгә» сузып саласыз. Аяк очыбызда гына, ниндидер хикмәт буенча киселми калган, карт имән сак- лап тора, имән яфраклары аша йолдызлар җемелдәшә, затоннан Һәм Идел ягыннан йомшак җил искәләп куя. һава шундый саф,»исереп йоклап китүеңне сизми дә каласың.
һәм әнә шунда кинәт гудок тавышы яңгырап китә, Әле яңарак кына яткан идек кебек, юк, алай булмаган, төн узып киткән, инде әллә 'кайчан яктырган, сәгать — алты, әлеге гудок урыннардан кузгала башларга дип хәбәр итүләре икән, йокы әлбәттә туймаган, күз ачу читен,, урыннан кузгалу тагын да читенрәк. Әмма кузгалмый да мөмкин түгел.
Аның каравы, бетенең бергә гөрләшеп эшкә баруы ни тора! Инде йокы ачылган, анда-санда уен-көлке сүзләр ишетелеп куя, үз ишләре итеп, синең дә янтыгыңа бер төртеп алалар, онн дә әҗәтле булып калмыйсың. Иң кызыгы шунда: барың да бер капкагатаба барасың, барыбызга бер кояш чыккан, бүләсе малыбыз юк.
ХН. ЭЗЛӘНҮ, ТАБА АЛАТАУ, ТАГЫН ЭЗЛӘНҮ
Кызык хәл: элегрәк, моннан берничә ел элек, авылдан килеп укый башлагач һәм, өстәвенә тагын, кулда каләм дә кыштырдап торгач, мян үземне Габдулла Тукай дәрәҗәсенә үк куймасам да, һәрхәлдә эшләр шул якка таба бара, зур шагыйрь булып танылырга күл калмады, киерелеп бер сикерсәм, мин аның өстенә үк басачакмын дип уйлый идем. Нихәтле беркатлылык, җиңел уйлау, сабыйлык. Кыскасы, чокырда булганмын мин. Бары тик үз өстемдәге бер кисәк күкне күргәнмен дә, үземне генә күргәнмен. Аз-маз гына кеше арасына керә башлагач, өлкән агайларның акыллы сүзләрен ишеткәли торгач, әлбәттә, укыган китаплар да күзне ача баргандыр, бигрәк тә, бер җәйне типографиядә, икенче җәйне «Красный металлист» заводында эшләү мине дәррәү генә чокырдан тартыл чыгаргандай булды, һәрхәлдә, күрә, сизә башладым: бик күп нәрсә җитми әле миңа! Югыйсә, хәзер зур-зур гына парчаларым да басыла инде. Шул ук «Безнең юл» журналында «Машиналар арасында мәхәббәт» дигән, бөтен бер биткә җәелгән поэмасымак бер нәмэстә- кәй дә бастырдым. Бик тә «индустрияләштереп» язган идем мин бу мә-хәббәтне. Кызында почмаклап бәйләнгән кызыл яулык, зәңгәр блуза. Машина «шалтыр-шолтыр»лары да ишетелеп тора кебек иде. Ләкин, дөресен әйтим, берәүнең дә исе -китмәде. Бераз суыма төшкәч, читтән* рәк торып, үзем укыл карадым: үземнең дә исем китмәде Яна рифмалар бар, корым турында, гудок турында сүзләр бар, ә менә кешеләр, алариың күңелне ышандыра торган үзара мөнәсәбәтләре, иртән күзеңне ертып аякка бастыра торган аяусыз тормыш юк. Бөтенесе ясалма, бара ктан суырылып чыгарылган, конфет кәгазе ябыштырып, чуарлап эшлангән 1
Әллә бу тормыштан бөтенләй читкә китеп, безнең ише гади кеше- япцеЦ ая‘Ь! ™мәгән |1ЭМ ?ягы беркайчан да тимәячәк хыялый дөпья- nfP “болытларны, I аденан бакчаларың айкап йөрергәме икай? Әнә Фәтхи Бурнаш, күптән түгел геиә, «Мөкәррәмә» дигән шундый бер
поэма язып чыкты 1!ч . ,н.ереп җитеп кара син анда тасвирланган дөнья артышк-'i. Н-НМСЙ яңгырап, очып, чын болытлардай күпереп тора.
Ул n,3ZX,Я?Җ? алима" ШУ"‘" - ““««= сы“ I кара- дым. «Луиза» дигән поэма яздым. Тышкы бизәкләре җирнеке. Хәтта исеме дә иар бу җирнең. Казан пристане. Дебаркадер. Айлы кичләр. Идел өсте. Пароходта эшләүче егет. Кыз аны айлы кичләрдә каршы ала. шундый ук айлы кичләрдә озатып кала. Бөтен детальләре хәтердә калмаган, кешеләре шулай ук хәтердә калмаган, хәер, безнең кебек кара әпәи ашап, төрле мәшәкать чигеп яшәүче кешеләр юк та иде бугай анда. Айдын тормышны һәм андый кешеләрне сурәтли алу өчен, күрә-сең, болыттай! ишелеп торган хыяллар гына җитми иде булса кирәк. Әйе, персонажларын юньләп хәтерли алмыйм, ә менә айны хәтерлим: ай бар иде.
-•"“ТГПнары тагын «Безнең юл» журналы редакциясендә булган бер эпи-зодны хәтерлим. «Безнең юл» редакциясе ул чагында инде «Мәдәният йорты»ида, өченче каттагы тар-тар гына ике- бүлмәдә иде. Шунда бер барып чыкканда Гомәр Гали минем әлеге теге «Луиза»ны Галимҗан Нигъмәтигә күрсәтеп тора иде. Әллә элегрәк күрсәтел, шул турыда үзара сүз алышып торулары булдымы икән? Барлык ваклыклары белән истә калмаган. Истә калганы шул: Галимҗан Нигъмәти нәкъ .минем күз алдында чалбарын күтәргәндәй бер хәрәкәт ясап куйды. Аннары, һәрвакыттагы гадәтенчә, борынын тарткалады. Аннары әрләп тә түгел, ләкин, шул ук вакытта, бик үк исе дә китмичә, гадәтн генә бер нәрсә турында хәбәр иткәндәй, әйтте:
— Жуковскийда мин .мондый романтиканың яхшырагын укыганым бар, син редактор кеше, үзең кара, — диде Г. Галигә.
Гомәр Гали сер бирмәскә тырышты, әсәрне яклап азапланды, һәр-вакыттагы кебек, аңарга минем шигырь төзелешем, телнең йөгереклеге, колакны рәнҗетерлек яңа рифмалар артыннан куып маташмавым ошаган иде булса кирәк.
— Безнең чабаталы агай-эненең Жуковскийиы хәтерләтерлек ител яза алуы начар түгел ул, — диде соңыннан, шаяртыпмы, чынлапмы Нигъмәтигә каршы килде, һәм ул поэманы үзенең журналында бастырып чыгарды. Дөресен әйтим, минем дә бик күңел булды бу эшкә. Шулай булмыйча, «Безнең юл»да поэма хәтле поэма бастыр әле син! Җитмәсә тагын, шул уңайдай нинди зур кешеләрнең исемнәре телгә алынды бит әле. Әйтергә генә ансат: Жуковский!
Ләкин Нигъмәтинең чалбарын күтәргәндәй итеп һәм, шуиа өстәп, борынын тарткалап торуы бик озакка чаклы .минем күз алдымнан кшг- мәде. Тел белән әйтеп бетермәгән .ниндидер бик зур мыскыл бар иде бу хәрәкәтләрдә.
Мин моны соңга табарак аңлый башладым һәм хәзер инде, акыллы башланып, яшьләргә, яшь язучыларга киңәш итеп әнтәм: бүтәннәр сайраган тавыш белән сайрарга тырышмагыз, җан кисәкләрем. Яхшымы- ямаимы, үз тавышыгыз, үз җырыгыз, үз догагыз булсын.^
Тагын бер тукмак. Шул елларны мин «Европа үлә» дигән оер шигырь язып, «Авыл яшьләре» журналында бастырып чыгарган идем. Жуковский романтикасына сугылудан сон, бусы инде икенче чиккә тайпылып, үтә «кызыл», үтә заманча булырга тырышып ясалган оер селтәнү иде. Шул гөнаһ шомлыгы шигырь кисәге ничектер Такташның күзенә чалынган һәм, әлбәттә, бер дә ошамаган.
«Мәдәният йорты»нда яшь язучыларның атна саен җыела торган нәүбәттәге утырышларының берсендә, ничектер сүз чыгып, Такташ мине бу шигырем өчен шактый гына кыздырды.
— .. Соң син үзең уйлап кара, йөрәк парәм, - дип, бераз мишәрчә- рак сузып әрләп китте ул мине сүзнең ахырына таоа. --юашың белән Уйлап бак, Европа дигәнен зур бит ул, канатым. Аның Пуанкаресе дә,
Чемберлины да бар барлыкка. Болары минем үземә дә бер дә ошамый. Тиктәп генә «Чемберлиниын сатыйм апасын, тупка тоткан Мәккә каласын» дип язмаганмындыр. Но бит, йөрәк парәм, белер! ә тиешсең. Европада әнә ук кәкре койрыклы сукпи сыннарга караг<н әллә ничә, тапкыр күбрәк икенче кешеләр — яхшы кешеләр ар. ролетариат сыйныфы, янә дә килеп, Ромен Роллан, Бернард Шоу, 'М ic Ланн кебек зур әдипләр бар. Аларны да үтереп бетер мәк келисеңмени син бер селтәнү белән? Одним словом, йөрәк парәм, уйлап җиткермәгәнсең они бу шигыреңне. Ә уйлап җиткермичә шигырь язарга ярамый, язсаң да, бастырырга ашыкмаска кирәк. Сал да кун архивыңа. Бүген оашың җитмәсә, бәлкем, иртәгә җитәр, иртәгә уйлап карарсың...
Иртәгесен дә, аның иртәсендә дә кабат-каоат уйлап,, ниһаять, мии бер карарга килдем: үзем дә канәгать түгел, әнә Такташ абыйныкы кебек табигый, җылы һәм уен-көлкеле дә килеп чыкмый. Җитмәсә тагын, уйлап җиткерү' дә шул чаклы гына икән. Ак тәүбә, кара тәүбә, юк, бүтәп бер юл да шигырь язмаячакмын. Бусы, бәлки, үземне-үзем юату, үземнең булдыксызлыгымны яшерергә тырышу өчен булгандыр инде: авыл көнкүреше белән бәйләп, бераз крестьянчарак итбп, үземчә теоретик нигез дә табарга тырышам. Шигырьдә син, аркандагы ат кебек, рифма казыкларына бәйләнеп куелгансың, фикергә үсәргә, хисләргә ташырга .мөмкинлек юк. Ә менә хикәядә яки драмада син инде тәрхаидә, теләсәк кая чап, койрык чәнчеп чап!
Җитмәсә тагын бу елларда мин театр белән дә нык кына мавыга башлаган идем. Опера беләи димим, операга минем ул чагында да тешем үтмәде, хәзер ,дә «Евгений Онегин», «Пики дамасы». «Кармен», «Чио-чпо сап», «Мәзәкчеләр» кебек берничә операдан башка операны тыңлый алмыйм. «Татарда беренче опера» дип бик нык шаулап, ярты аршынлы хәрефләр белән басылган бизәкле афишалар чыгарып игълан ителгән «Сания» операсына актык тиеннәремә билет алып барып та, яртысын карагач иптәшемне ташлап, качып киткәнемне әле дә бик яхшы хәтерлим.
Ә менә драма — ул минем элек-электән йомшак ягым. Мактанып әйтә ала.м, мин татар сәхнәсендә Нури Сакаевиы, Бари Тархановны, Шакир Шамильскийны, Зәйни Солтановны, Хәлил Әбҗәлиловны, Нәгыймә Таҗдарованы күргән кеше. Хәлил Әбҗәлиловка булган җылы карашым, бу зур актерның үзенчәлекле сәнгате турыңда соңыннан язып та чыкканым бар. Әле ул елларны Фатыйма Ильскаяның да гөрләгән чагы иде. Ничектер, «Канлы чәчәкләр» спектакле, аның да бөтенесе түгел, аерым кисәкләре, бигрәк тә үзенең дан йолдызына менеп баручы Фатыйма Ильскаяның бу спектакльдәге маркитанка ролей башкаруы истә калган. Солдат формасына .киенгән кыз: чая, темпераментлы уен, көмештәй чыңлап торган тавыш, сәхнәне яңгыратып көлүе — барысы бергә кушылып, дала карлыгачыдай, күз алдында уйнап тора Соңыннан, әлеге спектакльдән соң күп еллар узгач, Ватам сугышы фронтла-рында газета чыгарып йөргәндә, көньяк далаларында күргән кайбер тормыш тәэсирләре оелән рухланып, .мин «Хатын солдат» дигән бер хикәя яздым (соңыннан мин бу хикәяне «Машук апа» дигән исем астында үзгәртеп тә эшләдем). Һәм, дөресен әйтим, әнә шул хикәяне язганда да, апы үзгәртеп эшләгәндә дә, фактик материалларга шигъри канатлар биргәндәй булып, әлеге шул Фатыйма Ильская иҗат иткән маркитанка образы күз алдымда уйнап торды. Бер күңелгә сеңеп калган образный еллар гына юып бетермәс көче әнә шулай була икәп шул! Ул Бари Тархановның «Камали карт»тагы кызыл билбаулы, кырпулы бүрекле, бүрек "ӘРСӘ1!С СӨЗСП> СЬшап’ Ү3 Файдасына нәрсә булса да п үКараУм‘ асть1Ртьш-хәйләкәр карашлы Камали карт
ооразы, ул аның «Хөсәен Мирза»дагы дивана карты... Мин аларны күр-
дем, шунлыктан мин «Татар театрын күрдем!» дип һич офтанмыйча әйтә алам. г
Ә,1Ә«Х ип":' J’’’ театРЬ1бы3 әнә шундый якты йолдызлары
белән >- ' '«Р ,l!IAa’ эчендә җаны һәм кулында яхшымы-ямач-
Мы кал -у- - • | !' ы язучы гына бу театр репертуарына нәрсә булса
да бүләк итү турында хыялланмады лкәи? Һәм чынлап та — хикәячесе дә, шагыйре дә, публицисты да — барысы да кулларыннан килгәнне бирделәр, бирергә тырыштылар. Шагыйрь Гадел Кутуй «Балдызкай», «Күк күгәрченнәре белән әнә шул чорда бер шаулап алды. Хикәяче Фатих Сәифи-Казанлы, хикәяче Шамил Госмапов үзләренең драмалары белән бигрәк тә әнә шул чорда күренделәр. Мирза Заһитов дигән бер кеше бар иде, бер чакны ул татар театрының директоры да булып алды кебек. Соңыннан аның язмышы пи белән беткәндер? Әйтә алмыйм, һәрхәлдә, әдәбият кешесе түгел иде шикелле. Хәтта менә шул кеше дә бер пьеса язып, сәхнәдә куйдырып китте. Юкарак кына булса да татар телендә «Тамашачы» дигән махсус журнал чыга, анда артист-каларның маңгайларына энҗеле калфакларын кәкрәйтеп төшкән карточкалары басыла, Сәйдәш көйләре яңгырый башлаган чак, театр темасына әледәи-әле кызу бәхәсләр булып ала, күптән түгел генә Театр техникумын бетереп чыккан Хәким Сәлимҗаиов, Зариф Закиров, Риза Ишморат кебек яшь артистлар, озын чәч үстереп, шакмаклы пиджаклар. киеп, татарда соңга калып уянган «футуризмны» аякка бастырмак- чы булып йөриләр. Бөтен нәрсә яшь күренә, барыбыз да бугаз киереп кычкырырга яратабыз. Үзеннән-үзе аңлашыла, шундый бер кузгалыш чорымда нигә миңа, әйтик, пьеса язып карамаска! Бигрәк тә тагып шигырь белән дә эш пешмәде. Басуын басалар, шул ук вакытта башка да чүкеп кенә торалар. Теге вакытта Такташ тәнкыйтьләгәннән сон, җир тишекләренә керерлек булдым. Барыннан да бигрәк, шигырьләремнән үзем канәгать түгел идем, һәм әнә шул каршылыклы хисләр астында, театрга якынаерга бик нык өметләнеп, мин «Көрәш кызы» дигән дүрт пәрдәлек драма язып ташладым. Әлбәттә, ул бик зәгыйфь туган иде булса кирәк, образлары юк, риторика поты белән иде. Шулай да мин аны тәвәккәлләп театрга алып бардым. Ул чагында Татар дәүләт театры хәзерге Качалов исемендәге Зур драма театры бинасында иде. Аның баш режиссеры һәм художество җитәкчесе Гомәр Дивешев дигән кеше, пьесамны әллә укып, әллә укымыйча ук, берничә сүз белән мине әйлән
дереп салды:
— Юк, энекәем, пьесагыз безнең театрда барырлык түгел, — диде ул һәм, сезнең белән суз тәмам дигән кебек итеп, телефон трубкасына борылды.
Шуннан соң пиде мин нишли алам, дп? Әлбәттә, бик нык хурландык: һәм, кызыл тыш белән пөхтәләп тышланган пьесамны култыгыма- кыстырып, борынымны тарта-тарта, кайтып киттем. Без ул чагында шикаять белән икенче ишекләргә барып йөрүне белми идек. Шундый зур кеше «Ярамый!» дип әйтеп тора икән, димәк, шулап инде, ярамый дигән сүз.
Ничек кенә булмасын, бервнче пьесамның миңа файдасы тиде, шуның белән булашып мин шигырь язудан башта читләштем, аннары бөтенләй язмас булдым. Гомумән, бу вакытларда инде мин яхшы ук уңлама башладым: язучы булырга кызыгып, читтә-чатта боз ялап йөрүләрдән рәтле нәрсә чыкмастыр, ахрысы. Буй үсеп оара, яшь тә егермегә җитте өлкәнрәк классгагылар, мәктәпне тәмамлап, кайсы кая таралыштылар. Укырга башта ук соңга калып .керешкән һәм гомумән бөтен нәрсәгә соңга калып, кичегеп өлгерә торган мин - тиле сөяк җыен балачага арасында сузылып калдым. Шул ук вакытта замана тавышын да ишетәм, бөтен җирдә белгечләр кирәк, әле тегендә, әле монда югары Уку йортларына хәзерли торган курслар ачыла иде. Бу Вахитов мәктә-
бенпэ бот 6vc балалар - арасында чуалып бөргәнче, алла, бөтенесе» таштап шЛ ку» «арга «өрергәме «кан? Вакыт-вакыт шундый уГ1лар . башка кнагэт иде, ләм, пи я.кматтер, шулап да китмәдем. де.
ресе а па "’итмәвемнең ике сабабе бар иде. Вереичедм, Вологда өлкаееппап килен укучы Мөнирә Сафиуллина даган гажап чирар бер кызга "унымнан’гашыйк булып калганмын Ул н моны беләме- юкмы? Ә менә мин беләм, төннәрен йокламыйча, аның турында уйланып чыгам. Шул кыз өчен интернатта оер малай белой ботинка атыша- атыша ссгышырга да өлгердек инде. Гаҗәп дигәнемнең сере тагын шунда: теленә әллә ниткән әкәмәт сүзләр катнаштырып сөили. Мишәрчә дә. себерчә дә шайтанча да. \зе шулай сөйләвеннән ояла. Оялган чакта битенә алсу кызыллык йөгерә. Башын тәкәббер генә чайкап, йөзен читкә бора Башын читкә борган чакта чәч чуклары җилфердәп кала, һәм аннары, үзенең рәтләп татарча белмәвемә ачу итеп, русча сөйләшә башлый. Ә русчасы аның, минем ул вакыттагы аршын белән үлчәгәндә, рус кызларын көпә-көндез чабата бәясенә сатып җибәрерлек шәп иде. Бер сүз белән әйткәндә, гомумән, бераз сәеррәк иде ул кыз. Юк- барга күз төшми инде минем, мактана дни уйламагыз. Җибәрмичә, әнә шул кыз тотып калды, хәерсез. Икенчедән, ничә еллардан бирле укып, коллективка, бигрәк тә укытучыларга ияләшкәнмен, ташлап китәсем килмәде. Аннары гомумән, вәсвәсә бик көчле: бер җирдә утырып, түгәрәкләнгән урта белем аласым килде. (Җәяләр эчендә генә булса да әйтеп үтим: бу гадәтемне гомер буена ташлый алмыйм. Әгәр бер ботакны эләктереп алам икән, аның күршесендә тагын да җимешлерәк нинди генә икенче агач үсеп утырмасын, я узем егылып төшмичә, я ботакны сыкмыйча, беренче ябышкан ботагымнан төшмим!) Күбенә түзгәнне, азына түзәрмен. Менә хәзер сигезенче классны бетерәм, тагың нибары бер класс, аниары түгәрәкләнгән урта белем белән югары уку йортына!
Шул үҗәтлегем аркасындадыр инде, буш вакытлардан файдаланып мин тагын кулга каләм алдым. Теге пьесам ярамаган икән, кызыйлырак итәргә тырышып, һәм шактый гына детектив та кушып, кооператив тирәсендәге соры кортларны фаш итеп, «Усаллар» дигән исем астында янә бер пьеса яздым, һәм бусы ярады булса кирәк, 1929 елны, минем беренче китабым буларак, аерым китап булып басылып та чыкты.
ХШ. АКТАНЫШ ЯКЛАРЫНА СӘЯХӘТ
Бөтенесе бер якта калсын, быел җәй, укулар туктагач, авылга кайта.н. Авылны, аиың җәен, кичке уеннарны, тальян гармун көенә җырлап урам әйләнүләрне сагындым. Такташ әйтмешли, кайдан гына килеп адаштырдылар сон әле мине бу таш калада? Муеныма никадәр генә шәһәр шөлдерләре элмәсеннәр, синеке мин, авыл! Җаным-тәпем, уйла- рым-хисләрем, җырым-моңым белән, бөтенесе белән синеке тик синеке генә. 1 уфрактан актарылып чыкканмын, яңадан туфракка әйләнеп кайтканчы синеке булып калсам иде!
ӘЯпмП'ШЯ1^..Шу,-аЙ ИДе' адси яңадап тУган авылыма кайтып, гамг.- пн > 6 Ә”ЛЭП*1ӘКЧС идем, барып чыкмады. Картлар әйтмеш- "" «яля I б .ерса» д. - этмәгән булганмындыр. Хәер авылның да асты Хан’ж ’!1 У Ир,кэте “У™™. «™°“ы у“т ашап,
1 мунчаларга җыелып ләчтит сатып утыра тор- почмакчы' Хта жмп,,; """ ’• айы« ..................................................... -колхозлы, кызыл
.-■• ч- яг’| т пг7 яя,’ Шул УК Сакытта эчке каршылыклары да
зешудэ fan л! L ,ТЛ Т" Килә Менә ШУД яна авылны те- ты. Мең тугыз йөз егерме тугызынчы елнын
Шулай итеп, оешып килә торган яшь колхозларга ярдәмгә китәргә җыена башладык. Моның уен эш түгеллеген үзебез дә чамалый идек, үзебез белгәнгә өстәп, комсомол райкомында да, мәктәп дирекциясе дә, Наркомпроска җыеп та әйтә тордылар: юк, уен эш түгел бу, әгәр шулай әйтергә яраса, бу безгә — өлкән класс укучыларына — мәктәпне тәмамлап чыгу алдыннан иң җитди бер имтихан булачак.
Карыйсы эшләрне карадык, аласы стипендияләрне алдык, юдырасы керләрне юдырдык һәм, укулар тукталачак май азагын көтеп тә тормыйча, дүрт-биш көн алдан пароходка төялдек. Пароходның ни исемле булганлыгы хәтердә калмаган, Казан белән Уфа арасында йөри торган кечерәк кенә бер Агыйдел пароходы иде. Кечкенә булса да ике катлы һәм пароходта булырга тиешле бөтен ялтыр-йолтырлары бар иде. Бик үк югарыга күтәрелә алмасак та, шулай да әллә ни койрыкка да калмыйча, Ш класстагы урыннарны ябырылып алдык. Яшь-җил-кенчәк бар җирдә, үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, уен-көлке, шау-шуы да җитәрлек, өч укытучы гына баса алмаса, ■комсомол фракциясе секретаре буларак, мин дә юк мыекларны тырпайтып кунган булам. Тулаем алганда, каравыл кычкырырлык бернәрсә дә булганы юк әлегә, барысы да үз уры-иында.
Кузгалып киттек, Казан белән саубуллаштык, кемнең капчыгында нинди хәзинәсе бар — шулар белән мактаиыша-мактаныша, барысын да уртага салып, чәйләр эчтек. Шуннан соң без, әлеге өч укытучы һәм фракция секретаре буларак мин, җыелып, эш турында сөйләшә башладык. Хәзер инде Казаннан кителгән, безне кайгыртып торучылар юк. барысы турында да үзебез .кайгыртырга тиеш: ныклабрак сөйләшмичә дә мөмкин түгел. Ә ныклабрак сөйләшә башлагач, ачыкланды: Казанда чагында хәзерлек чаралары турында бик күп сүзләр сөйләнгән булса да, иң кирәклеләре искә алынмыйча калган икән. Җыр - китаплары алганбыз, радиоустановкалар алганбыз, стена газеталары чыгару өчен буяу карандашларына хәтле онытылмаган, физкультура укытучысы Габдерахман Галиев авыл яшьләре арасында физкультур a-спорт эшләрен җәеп җибәрү өчен волейбол җәтмәседер, туплар, әллә ниткән герләр, һәртөрле сикерү, evra чуму, муен сындыру әсбаплары алгаи, хәтта, гартма-тартма зарядлары белән, кече калибрлы мылтык алырга да онытмаган. Ә менә пң әһәмиятлесен, баргач та эшне башлап җибәрү өчен иң кирәклесен — нинди дә булса җайлырак, кечерәк кулдагы, уйнар өчен дә, карар өчен дә кызыклы берәр пьеса алырга онытканбыз. Имәндә икән ләбаса чикләвек, хәзер нишләргә инде безгә?
Чәйдән соң, пароходның әкрен генә тирбәтеп алып баруы җаена ■кайсыларыдыр кырын авып төшкәннәр иде, барысын да аякка бастыр- Аык. Өченче класс салонына җыелдык, соңгарак калып булса да тревога сУгарга тотындык. Монда инде кул болгый-болгыи каннар нотыклар сөйләп торырга вакыт калмаган һәм аңарга омтылыш ясап караучы да Д "О. Ә.* № ].
5!ЗЬ,,р'да’ 11 h' 'и мәктәпләрдә укулар туктагач, өлкән
класс укучыларыппан һәм, җитәкчеләр тәртибендә өч укытучыны да
ИдТ кХеп/бЗ;™УЛЬ7-
бр(!ГсД . ' !р0ИЬ! Актаныш волостена, колхозлар эшенә
ярдәмг ■ Р' Р -У ды. Безнең бригадада барлыгы егерме бер кеше, җидеш р 1 ‘ I ' гРУппага бүленеп, без өч колхозда эшләргә тиеш пдек. ■ иг з II I класс укучысы, буи җиткән егет, өстәвенә җыелыш саен чәчрәп-чәчрәп чыгышлар ясаучы комсомолец дип йөрткәннәре, мондый эштән мин соң читтә каламмы инде! Әле рядовой гына да түгел, муенына карата камытын да таптылар, бригаданың комсомол фракциясе секретаре. Шулай итеп, заманасында мин дә бер «фракцио- иер»га әйләнеп караган идем, ләкин, дөресен әйтим, әллә ни зур эш кенә кырып булмады.
булмады. Барыбыз И өстебезгә : ........ л™™" >’™ т’«лете„
сизә идек суз кыска, сөйләшү эшлекле булды.
° ’LZ »гү бела,. -
карар кылдык. Бу 'ь“чә^'’ шуИДух тпшнен әдәби-художество сузылмаган кеР^шт.,- ' “ ' . аер^ ИОмерлары әзерли башладык. Әлеге бүлегенә күчәргә L1M ДҮк ко терт no. Р I булмады:
шул -азаплылык хисен сизүдәдер инде, юк ‘ ' Җф
жыо.чаога теләүчеләр дә, биючеләр дә, д 4 /итеп бепничз якппг ' физкультура укытучысы Галиев, олы оашын кече итеп, берничә акроба- ?< к номер күрсәтергә сүз бирде. Бикчәнтәев дигән бер м аланның бер- ничә фокус номеры бар икән мәсәлән, кечкенә генә ак шарны тиз генә авызына каба да, куллары белән ниндидер галәмәтләр кыландырганнан соң, җиң очыннан тартып ала. Бик үк шома эш түгел инде түгеллеккә, ит югында үпкә дә тансык, дпгәндәи, әйдә, аның ул шарын да файдаланырга булдык. Шуның янына тагып барган җиребезнең үзендә дә яшьләр юк түгелдер, аларны да тартырбыз. Шулай итеп, булачак кичәбез- нең концерт өлешен, шәт, ерып чыга алырбыздыр кебек к\ренә. Ләкин концертка кадәр бер-ике генә пәрдәлек булса да спектакль^дә уйнап күрсәтергә иде бит. Барыбыз да шул фикердә, әмма кулчыбызда бер генә пьеса да юк. Инде Казандагылар белән сүгешергә дә бераз соңгарак калганбыз. Шуннан нишләргә?
— Безнең язучыбыз үзебез белән бит, егетләр, — диде кайсыдыр, шаярган төсле генә итеп. Ләкин күзләреннән күренеп тора, шаярырга Һич җыенмый иде, — язып ташласын Фатих бер нәрсә.
Барысының да колагы торды бу тәкъдимгә. Шул җөмләдән мин үзем дә назландырып торуны артык санадым.
— Калдырыгыз минем үземне генә шушы салонда, — дидем мин, бар күк тәвәккәллегемне бергә туплап, — булдыра алганча утырып карыйм, әгәр барып чыкмаса, гаеп итеш юк.
Эшнең уен түгеллеге, бугаздан килеп тоткан җаваплылык хисе үзенекен итте булса кирәк, шул көнне көне буена утырып һәм төнен байтак кына чәч йолкый торгач, кечерәк-кечерәк ике пәрдәлек пьеса пешеп тә өлгерде. Хәзер мин аның исемен дә әйтә алмыйм, архивымда бернинди эзе дә сакланмаган, бәлки, бик шәл әсәр булгандыр, бәлки, профессиональ күзлектән караганда, тәнкыйтьтән түбән торгандыр, ничек кенә дисәк тә, безнең ул минуттагы ач карынга әче икмәк булды ул. Икенче көнне төштән соң, шундук рольләрне бүлешеп, репетициягә дә тотындык. Хәтердә ничектер өзек-өзек корамалары сакланып калган: а'выл активының өе. Гөн. Җиделе лампа яна. Лампа яктысына иелеп нәрсәдер эшләп утыручы яшь кенә бер егетнең башы күренә. Кинәт тәрәзә пыяласы челпәрәмә килеп коелып төшә. Егет күтәрелеп карарга өлгерми, ишектән, танытмас өчен битләренә кара яулыклар бәйләгән билгесез ике дәүкәди кереп, егетнең кулларын каерып алалар... Колхозга каршы әйтелгән берничә усал реплика яңгырап үтә. Аннары, ялгышмасам,. икенче пәрдәсендә булса кирәк, «Матәм маршы» көенә салмак кына җырлап, төнлә чәнчеп үтерелгән әлеге яшь активның җеназасын озату башлана иде кебек. Аннары ачуланып кузгалган авыл ярлыларының гөжләүләре ишетелә башлый. 1 өжләү көчәйгәннән-көчәя бара һәм. ниһаять, төрлесе төрле яктан килеп чыккан бу ачучы ирләр сәхнәне тәмам тутырып, хәзергә әле тотылмаган, ләкин бүген булмаса, иртәгә тотЫлачак, һичшиксез тотылачак бандитка кизәнеп, йодрыкларын югары күтәрәләр. Сәхнә ачулы йодрыклар белән тула. Шунда ук кайберләре, ючырьшган сыйнфый дошманга ачу итеп, колхозга язылырга дип китә; J Р.м егГТ’ СӘ^™яӘИГаТе каңуннаРы ягыннан каоаганаа. бик алай • i.-.iui: егар.и.-. >улмаса да, шул чорның кискен таләпләрен чамала/ ягыннан авторның төтене дөрес чыккан иде булса кирәк. Шуңа күрэДеР-
ы*«. .ЙЛ*; J«»s3 нитетр "рои“я „т- вы&7:хж
■JH '„зкАскя Х ? з
и> спектакльдә hunt; cei ун iaora риза *№! VAr X’. ™ ™P фа' ”гм"‘ «-Р 'вулса кпрак
Дорес, Асия Хэс.» ова у , чагында а.те, хиерге Дебек, «Азат хатын» Я\)рна. . р ук булмаса да, шулаи да русча, татарча күп укы* ган, чәчме заманча бик хәтәр кыркытып йөрүче һәм, әтисе Фәрид агай Наркомпрос тирәсендә эшләүче булганлыктай, безнең барыбыз өчен дә кагылгысыз авторитет исәпләнүче бер кыз иде
Пароходларның ул вакыттагы йөрешен чамалыйсыздыр дип уйлыйм. Без төшәчәк Әҗәкүл пристанена барып җиткәнче өч тәүлеккә якын вакыт үтте. Ьез спектаклебезгә һәм булачак концертыбызга биш-алты мәртәбә репетиция ясарга өлгердек. Бер-беребезгә ияләшеп, бер семья кешеләредәи, дуслашып беттек. Ләкин алда торган эшләрнең җитдилеген онытмадык, онытырга мөмкннме соң! Барасы җиребезгә якыная төшкән саен безнең, бер-беребезгә сиздермәскә тырышып кына, эчтән борчылуыбыз, «Нәрсә булса да чыгара алырбызмы икән? Ничек каршы* ларлар икән?» дип хәвефләнүебез көчәя бара иде.
(Давамы бар.)